Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2», sayfa 8

Yazı tipi:

Эт оясы

Тукбаевның күңеле тантана итте. Ул әле Австралия, Төркия җирләрен аркылыга-буйга гизеп, ял итеп кайткан тәэсирләреннән арынып җитмәгән иде. Бүген исә шатлык өстенә шатлык: чит илдәге шәхси счётына бер миллион акча күчерә алды. Төрек егетләренең, районга килеп, мәчет төзергә дип тапшырган валюталары аңа ярап куйды. Ул берьюлы ике куянны атты: Абага районының төзелеш оешмасы белән килешү төзеп, Байтирәктә мәчет төзү мәсьәләсен валютасыз гына хәл итте, мәчетне якын арада аякка бастырырга дип, куллар кысышты…

Аны мин барысын да булдыра алам дигән хис канатландырды. Чөнки ул, югарыдагы кайсы ишеккә барып керсә дә, максатына ирешми чыкмый, түрәләрне үз вәгъдәләренә ышандыра, аларны районга кунакка да чакыра. Аныңча, тормыш тәгәрмәчен майлый, олуг кунагыңны сыйлый алу да – зур осталык. Яшәү рәвеше шуңа корылган. Тапшырган бүләгең дә икеләтә файда китерсен. Бүләк тә акча! Ә акча үз чиратында акча эшли. Аның өчен башыңны эшләтергә кирәк, башыңны! Шулай булмаса, ул шушы өч катлы коттеджны бушка салдыра алыр идеме? Районда мондый байлыкка кем ирешкән? Юк, беркем дә!

Ул хан сараедай йортында рухланып йөрде, туктап-туктап алды, күзләрен кояш нурлары чагылдыргандай, авызын колакларына кадәр җиткереп елмайды. Тәмле ашаудан кабартмадай кызарып пешкән шома битләре ялтырап-ялтырап китте. Аны күтәренке хисе бүлмәдән бүлмәгә йөртте. Эчтәге нарат бүрәнәләрдән хуш ис таралды. Өй җиһазларын гына күр, күз явын алырлык! Аларны ул кайсын Төркиядән, кайсын Италиядән кайтартты. Барысы да заманча, зиннәтлеләр. Тукбаев үзен бер дә чит ил байларыннан ким сизмәде. Ә нигә?! Теләсә, «тойота», «мерседес» машиналарына утырып элдертә ала. Тагын ни кирәк?

Тукбаев шулай үзен бөек хис итеп зур йодрыгы белән шыкылдап торган юан бүрәнәләргә сугып-сугып алды. Мондый йортта яшәүләре – үзе бер бәхет, җанга шифа. Җәннәт инде! Юкка гынамы ул бу агачларны Себер урманнарыннан ук кистертеп кайтартты? Һәм бик дөрес эшләде, дәрәҗәсен төшермәде. Бирегә кемне генә кунакка чакырсаң да, хет Дәүләтхан Бариевичның үзен, абруең төшми, йөзең ак. Бергә-бергә затлы ризыклардан сыйлана-сыйлана, үзеңне дә аңа тиң санап, фикер алышасың… Кунак чакырып сыйлауның да сәнгати төшенчәләрен белергә кирәк. Һәркем тәмлене ярата, берәүнең дә затлы ризыктан йөз чөергәне юк. Кешене тәмлегә ияләндерү, яхшылап сыйлау зарур, һәм үзең дәрәҗәгә ия бул! Аннары дәрәҗә үзенекен эшли. Әле берәүнең дә югарыдан мәтәлеп төшәсе килми, һәркем кәнәфиенә теше-тырнагы белән ябышкан. Үзенә җил-яңгыр тидермәс өчен, өстән кушканны үтәргә генә тора. Чөнки власть иреген югалтасы килми, аның сүзе закон булырга тиеш! Түрәлек ул – синең арка терәгең дә, менә шушы байлыкларың да, тормыш диңгезендә рәхәтләнеп йөзәр җилкәнең дә…

Аның бу уй-фикерләрен бүрәнәләрдән чекерәеп карап торган ботак «күзләр» дә «синеке дөрес, синеке дөрес» дип раслап торган кебек тоелды. Ә хуш исле бүрәнә ярыкларыннан күз яшьләре сыман сыпылып чыккан сагызлар, кеше хакын хакла дигәндәй, дәгъва да белдерәләр иде шикелле. Әмма аңа барысы да хәләл булып күренде, тиеш саналды. Үзен Алланың кашка тәкәседәй санап, ул йомшак кәнәфигә килеп утырды. Аннан, бишектә тибрәнгәндәй, урындык күчәрендә әйләнә-әйләнә як-ягына каранды һәм яшьлек хатирәләренә бирелде…

Тукбаев үскәндә үк, буйга кечерәк булса да, төптәй нык, көчле иде, батыр булырга омтылды, иптәш малайлары белән туптай тәгәри-тәгәри көрәште. Үсә төшкәч, техника тирәсендә чуалды. Күршедәге Әхми абыйларының капка төбендәге ташландык «Запорожец» машинасы эченә кереп утырыр иде дә, мәктәпкә дә бармыйча, көннәр буе аның рулен әле уңга, әле сулга боргалап мәш килә, өйгә әнисе чыгып дәшкәч кенә керә торган иде… Инде көчкә-көчкә җиденче классны тәмамлагач, колхозда ат көтәргә теләмичә, район үзәгенә – Байтирәккә менде, шунда буталып йөри-йөри, киномеханик һөнәрен үзләштерде. Бар нияте ничек тә машина алырга иде. Кинодан калган тиеннәр машинага җитмәгәч, тотты да шабашкага китте. Шунда, кулы бик эшкә ятмаса да, шактый шомара төште, бригада туплады, бүтәннәрне эшләтә алды. Өйдәгеләргә кесә тутырып акча алып кайта башлагач, аңа, урлашмый микән бу малай дип, башта ышанмый тордылар. Юк, баксаң, малай булдыра торган егет икән… Тора-бара тракторист-комбайнёр да булды ул. Аннары иптәш егетенең ярдәме белән авыл хуҗалыгы институтының агрономнар әзерләү факультетына керде. Институтны тәмамлагач, агроном акчасына эшләп йөрисе килмәде, озын берлекләр аны сәүдәгәрлеккә алып килде. Райпода эшли башлагач, «кемнең кулында, шуның авызында» дигән төшенчәне яхшы үзләштерде. Әйе, һәркемнең авызы бар, ул үз кирәген сорый. Тукбаевтан да сораучылар күбәйде, ул кирәкле кешесенә карап кына бирергә өйрәнде. Шуны чамаламаса, ул мондый дәрәҗәгә ирешә алыр идеме соң? Тот капчыгыңны!..

Ул, үз фикерләрен хуплагандай, кәнәфиендә тибрәлә-тибрәлә елмайды. Һәм кинәт, нидер исенә төшереп, урыныннан сикереп торды да хатынына дәште:

– Иркә! Иркә, дим!

Аш-су бүлмәсендә кайнашкан хатыны, кара бөдрә чәчләрен тибрәтеп, ире каршына килеп басты.

– Нәрсә булды?

– Әйдә, бер утырып шампан эчик әле.

– Нәрсә уңаеннан? – диде Иркә, гаҗәпләнеп.

– Кәеф шәп бүген, көн удачный булды.

– Нәрсә оттың?

– Отмадым, просто миллион «заработал» һәм аны чит ил чутына салып та куйдым.

Акчага, байлыкка хирыс Иркә канәгать елмайды.

– Син молодец минем…

– Шампан эчә-эчә, шахмат та уйнап алырбыз.

– Миңа җиңеләсең бит, – диде Иркә, аңа сынап карап.

– Җиңелсәм җиңелермен, мин шахматта синең кебек район чемпионы түгел түгелен дә… Шахмат миңа шушы миләрне, – ул бармакларын чигәсе турында бөтерде, – яхшырак эшләтергә ярдәм итә, логик ходлар ясый белергә өйрәтә. Ә главаның башы начар эшләргә тиеш түгел. Беләсеңме шуны?

Иркә килешкән булып көлде.

– Беләм, беләм…

– Минем бу башны бутарга теләүчеләр болай да җитәрлек.

– Кемнәр инде ул?

– Авылдашың Нәфис абый да кирегә сукалый… Куам мин аны районнан. Моңарчы түздем, синең сүзне тыңлап та…

Иркә Рәсименә текәлеп карады. Күңеленнән: «Әллә көнчелек саклап, син аннан үчеңне алмакчы буласыңмы?» – дигән уй узды. Һәм ул тыныч кына сорады:

– Нигә?

– Әйткәнне аңламый… Динар Хамаевич та кергән саен «редактор кирәкмәгән материалларны бастыра» дип зарлана. Әле киленнәренең ниндидер мәкаләсен дә бастырган бугай.

Иркә, күзләрен ялтыратып:

– Син ул мәкаләне үзең укыдыңмы соң? – дип сорады.

– Минем гәҗит укырга вакыт бармы?

– Ә мин укыдым. Ул алар турында түгел. Бер кыз баланың мәхәббәттә ялгышудан үкенгән зары гына. Башкаларга гыйбрәт өчен язылган адрессыз хаты. Аны кем ничек кабул итә бит. Синең Динарың чит кул белән утлы күмер чүпләмәкче, шул гына.

– Нәфисеңне яклап үлдең инде… – диде Рәсим, кинәт килешмичә.

Иркә аптырап калды.

– Ничек Нәфисеңне? – Ул аның күзләренә керердәй булып текәлде. – Әллә мин аның белән уйнашып йөргәнме? Мине үзең белән чагыштырма. Яшьлектә кем кем белән очрашмас…

Рәсим артыгын ычкындырганын абайлап алды.

– Ярар, ярар… – диде, Иркәне тынычландырырга тырышып. – Баш-күз чыкмаган, әйдә, бу шампанны тотып куйыйк әле.

Тукбаев, шампан эчә-эчә, шахматта ике тапкыр оттыргач, уеннан тукталды. Аннары ул, көне буе чабып арыганнарын юып төшерергә теләп, йөрәк сурәтендәге төрек ваннасы эченә кереп ятты. Сабын күбекләре өстендә түгәрәк башы гына торып калды. Ул, үз-үзенә кызык тапкандай, ияк асларына үрмәләгән сабын күбекләрен читкәрәк өреп куды. Шулвакыт телефон шалтырады. Аның судан чыккан юан кулы стенага ябыштырылган телефон трубкасына таба үрелде.

– Ал-ло! Кем әле бу? Кем, кем? Борнаш?.. Ә-ә, Борнаш Шәехович… Каян килеп чыктың әле син? Чыгардылармы? Шәп булган. Иреккә чыгуың белән! Яхшы, яхшы. Очрашыргамы? Әйдә, иртәгә минем кабинетка сугыл. Иртәнге якта. Шунда сөйләшеп бетерербез… Булды, килештек…

Ул трубканы элгәч уйлана калды: «Борнаш минем белән нәрсәгә очрашасы итте икән? Берәр эш-мазар кирәктер инде… Аны кая куярга соң? Тагын райпога тыксаң, тоткынны үз эшенә кайтардылар дип уйлаулары бар… Ну и что? Кеше нәрсә уйламас, барысын да исәпкә ала башласаң… Бу дөньяда бер генә яшисе. Районга пока мин хуҗа! Минем сүзгә каршы килмәсләр, аңлатырмын. Борнаш эш рәтен белә диярмен. Белүен дә белә инде. Хәзергә райпо рәисе урынбасары булып эшләп торыр, аннары күз күрер… Борнашны поддержать итми ярамый, юкса оятыңа көч килер. Теге вакытта нинди акыллы поступок ясады бит, бөтен гаепне үз өстенә алды…»

Тукбаевның колагына тышта эт өргән тавыш ишетелгәндәй булды. Ул хатынына дәште:

– Иркә! Иркә, дим!..

– Нәрсә тагы? Тыныч кына юына да алмыйсың, һаман мин кирәк.

Иркә ванна ишеген ача төшеп җавап көтте.

– Барсны ашаттылармы бүген? – диде Тукбаев, күбекле башын суза төшеп. – Эт өргән күк, ач түгелдер бит ул?

– Нишләп ач булсын, райподан Чуртан каравылчысы Кәрим килеп этеңне ашатып китте. Ашханәдәге калдык-постыкларны тутырып килгән иде.

Тукбаевның ачуы чыкты.

– Тукта әле, син нигә дип Әхәт Хәбировичны «Чуртан» дип атыйсың. Кешене мыскыл итеп. Давай, кончай это…

– Мин кеше сөйләгәнне генә әйтәм ич, – диде Иркә, акланырга тырышып.

– Оныт ул сүзне!

Иркә дәшмәде, борылып китеп барды.

Тукбаев, тынычлана төшкәч, корт чаккандай кабаланып, телефон номерын җыйды.

– Ал-ло! Динар Хамаевич! Бу мин әле. Минем яңа эт оясы ни хәлдә? Аны шушы көннәрдә ясап бетерәсе иде бит. «Сельхозтехника» начальнигы белән уртак фикергә килдегезме соң? Салих Сәләхиевич тоткарлый?.. Ну, вәгъдә биргәч, ни җитми аңа? Әллә тимер уголоклар, калай таба алмыймы? Тапсын, аның эше шул… Тыңламый икән, чарасын күр. Ә-ә? Ты как считаешь, анысы синең кулда. Давай, бу мәсьәләне иртәгә ачыклап бетерик…

Ул, трубканы куюга, авыз тутырып борычлы сүзләр әйтте. «…Вәт тинтәкләр, бер эт оясын ясый алмасыннар инде, – диде, чит илдән самолётта алып кайткан нәселле этен кызгангандай. – Эте эт кенәме! Бер елда бозау кадәрле булып үсте. Бер каптырып алса, ычкынырмын димә! Шушындый йорт-дәүләтеңнең сакчысы булган эткә оя да кора алмасыннар инде. Барска аерым игътибар, яхшы шартлар кирәк…»

Тукбаев ваннадан сөртенгән сөлгесен иңенә салып чыкты да, авыр үлчәмдәге көрәшчедәй атлап, икенче катка – йокы бүлмәсенә юнәлде. Баскычның урта бер җиренә җиткәч, хәл алгандай, фасонлап станокта кырдырылган терәкләргә таянып, янә үз-үзенә куанып йортын күзәтте. «Шәп бит, шәп!» – дип тел шартлатты. Аннан шул шәплек рухы аны янә җиңелчә генә өскә күтәрде. Йокы бүлмәсендә аны Иркәсе көтә иде…

* * *

Иртәнге эш, гадәттәгечә, телефон шалтыраудан башланды. Тукбаев иң элек хуҗалык, оешма җитәкчеләре белән элемтәгә керде, кемнәрнеңдер үтенеч-зарларын тыңлады, аерым күрсәтмәләр бирде. «Инеш» кооперативында узачак семинарда төп игътибарны нәрсәгә юнәлтергә кирәклекне, аерым алганда, сөт күрсәткечләрен ничек арттыру турындагы кайбер фикерләрен туплады. Шулвакыт югарыдан кызыл төстәге телефон шалтырады. Телефонда министр Сөнгатов үзе иде. «Рәсим Юлаевич! – диде ул. – Менә нәрсә, безгә «Россельмаш» заводының генераль директоры Савельев Пётр Анатольевич килә. Без аны республиканың берәр районында кунак итеп җибәрергә планлаштырган идек. Абага районы главасы белән сөйләшенгән иде дә, ул отказ бирде, рәсми делегация белән чит илгә китеп бара. Син Пётр Анатольевичны, безгә кирәкле кеше инде ул, Байтирәктә кабул итә алырсыңмы? Кайчан дип, бүген кичкә. Әйе, вакыт аз калды анысы. Җавап хәзер кирәк. Уйла, уйла… Нәрсә, оештыра аласыңмы?

Бер мәлгә тынып калган Рәсим Юлаевич башын алай да, болай да эшләтте һәм исәп-хисабын тотып тәвәккәлләде:

– Була, Фәрһад Акаевич, – диде.

– Алайса килештек…

Тукбаев, трубканы куйгач, тәвәккәл таш яра дигәндәй, башын өскә чөйде һәм боргаланып, кабаланып эшкә кереште. Иң элек аэропорттагы танышы Тимәш белән элемтәгә керде, вертолёт белеште. Ул моны уңай хәл итте. Ашау-эчү якларын оештырырга, мунча хәстәрен күрергә дип райпо рәисен чакыртты, калган кирәкле кешеләрне кисәтеп чыкты. Ишкәевкә дә тиз генә кереп чыгарга хәбәр салды.

Бу вакытта Ишкәев «Инеш» кооперативында сәгать сигездә башланачак семинарга әзерләнә иде. Эт оясын хаман ясап бетермәгән «Сельхозтехника» башлыгы Салих Сәләхиевичны ничек тукмакларга кирәген алдан ук планлаштырды. Аны тәнкыйтьләп чыгу өчен, үзенә якын колхоз рәисләре белән элемтәгә керде. Рәисләр әлегә аның сүзен тыңламый калганнары юк, юкса эшнең ахыры ни белән бетәчәген яхшы төшенәләр иде. Ул, Тукбаев чакыруын ишетүгә, икенче катка кабалана-кабалана менде. Ал бүлмәдә Тукбаевның кабул итүен көткән бер бөдрә чәчле кешене күргәч аптырап китте. Ул аны кайда күргәнлеген, кемлеген хәтерләргә тырышты. «Әйе, әйе, Абага районы райпосында эшләп, ирегеннән мәхрүм ителгән Борнаш бит ул… Ул бандит монда ничек килеп чыккан тагын? Әллә тоткынлыктан качканмы?»

Ишкәев, шулай уйланып, Борнаш белән исәнләшми генә Тукбаев бүлмәсенә узды.

– Менә нәрсә, Динар Хамаевич, – диде Тукбаев, Ишкәевкә бик тә җитди проблема барын сиздереп. – Әле генә министр Сөнгатов шалтыратты. Аның тәкъдиме буенча без Казанга киләчәк «Россельмаш» генераль директорын үзебездә яхшылап кабул итәргә тиеш булабыз. Моны йөзгә кызыллык китерми генә эшләргә кирәк. Директорны матур табигать кочагына алып чыгарга, мунча кертергә!.. Кыскасы, татарча күңелен күреп, яхшылап кунак итәргә!.. Калган «ский»ларын уйлашып бетерербез. Мин вертолёт заказал… Ничек яхшырак булыр, Аксу урманы аланлыгындагы мунчаны сайлыйбызмы?

– Иң кулай урын шул булыр дип беләм, Рәсим Юлаевич, – диде Ишкәев, килешеп.

– Аннары, – дип сүзен дәвам итте Тукбаев, – килгән кунактан безгә дә файда тиярлек булсын инде ул. Син беләсеңме, безгә бит яңа «Дон» комбайннары җитми, ә алар шушы генераль директор Пётр Анатольевич карамагында. – Ул учын учка шапылдатты. – Безгә аңа кул куйдырасы хатларны алдан әзерләп куярга кирәк, күчтәнәчләрен дә хәстәрләргә кирәк. Мунчада бераз җеби, йомшара төшкәч, гадәттәгечә, әкрен генә аңа хатларны төртергә… Аның бер имзасы ничә миллионга төшкәнен чамалый белергә кирәк!..

Ишкәев бүлдерми генә тыңлады, хуҗаның һәр сүзен күңеленә сеңдереп барды. Ахырдан:

– Мин сезне аңладым, Рәсим Юлаевич, – диде, җаваплылыкны үз өстенә алырына ышандырып.

Ишкәев, бүлмәдән чыгарга әзерләнгәндә, сәгатенә күз салды. Инде җиде тулып килә иде. Ул ишеккә таба бер-ике адым атлауга борылып сорады:

– Рәсим Юлаевич, бүген «Инеш» кооперативы семинарында катнаша алырсыз микән?

– Катнашырмын! – диде Тукбаев, уйлана калып. – Аны озакка сузмабыз инде. Минем обедка кадәр каладан да әйләнеп кайтасы бар.

– Яхшы…

Ишкәев, килешеп сөйләшеп бетергәч, башын кагып чыгып китте. Кабул итү бүлмәсендә чиратта торучылар янына райпо рәисе Әхәт Хәбирович та килеп баскан иде.

Тукбаев, кемне кабул итәргә дигәндәй, өстәл читендәге күзәтү телевизорына карады. Ишек артында аппарат җитәкчесе – бет чәйнәгән кылчык бәндә Мәхмүт Тәкәев, мин-минлеген күрсәтеп, Борнаш юлына аркылы төшкән дә: «Сез кем буласыз? Главага нинди йомыш белән керергә йөрисез? Мин башта ачыкларга тиешмен», – дип, аңардан сорау ала иде.

Тукбаев шунда ук Борнашны чакыртты, аны урыныннан торып каршы алды, ике куллап күреште һәм урын тәкъдим итеп сорады:

– Ну, исән-сау гына кайтып җиттеңме?

– Күргәнеңчә, сау-сәламәт, зарланмыйм, – диде Борнаш.

– Яхшы. Кәефләр ничек? Нинди планнар белән?

Сүзгә сак Борнаш, ничегрәк әйтергә дигәндәй, бераз тынып калды һәм, ияләнгән гадәтенчә, каш астыннан сөзеп карады.

– Планнар шул инде минем, – диде ул. – Миңа берәр эш тәкъдим итә алмассызмы дигән идем. Үзең беләсең, мин эшсез яши торган кеше түгел.

– Аңлыйм, аңлыйм… – Тукбаев торып йөреп китте, аны башы тулы эшләре ашыктыра төште, һәм ул Борнашка таба борылды. – Үзең ничек уйлыйсың соң, бу мәсьәләдә берәр конкрет фикерең бармы?

– Әлегә юк… – диде Борнаш, иңбашын кагып. – Киңәшми булмый бит.

– Яхшы, – диде Тукбаев, үз карарына килеп, һәм сигнал төймәсенә басты.

Сәркатип кыз Ләйсән шунда ук, ишекне ачып, башын тыкты.

Тукбаев аңа:

– Әхәт Хәбирович керсен! – дип боерды.

Райпо рәисе Әхәт, керүгә, баш кагып исәнләште дә ни өчен чакыртканнарын төшенмичә катып калды.

– Утыр! – диде аңа Тукбаев, аннан Борнашка ишарәләде: – Син бу кешене беләсеңме?

– Юк, – диде Әхәт.

– Белмәсәң, таныш бул! Борнаш Шәехович Шабаев була ул. Райпо системасында эшләгән, үз кеше. Эш рәтен яхшы белә. Син аны үз ярдәмчең итеп эшкә алып тор. – Ул пауза ясады һәм өздереп сорады: – Буламы шуны эшләп?

Әхәт, Тукбаевның карышканны яратмаганлыгын белеп, аның тәкъдимен кабул итте.

– Сез әйткәч була, – диде.

Тынгысыз Тукбаев кабаланды, ашыкты, аннары, Борнашка борылып:

– Ярыймы шулай? – диде.

– Мин риза, – диде Борнаш, тәкъдимнән канәгать калып.

– Алайса, бу сөйләшүне төгәлләп торыйк, калганын икенче очрашкач хәл итеп бетерербез.

– Аңлашылды, – диде Борнаш һәм саубуллашып чыгып китте.

– Син ашыкма, – диде Тукбаев Әхәткә. – Бүген «Россельмаш» заводының генераль директоры Байтирәккә киләчәк. Аны бик яхшылап каршы алырга, кунак итәргә туры киләчәк. Маршрутлар билгеләнер… Район ашханәсендә дә, Аксу урманындагы кунак йортында да иң затлы ризыклар, эчемлекләр әзер булып торсын. Бер яхшы гына бүләк турында да уйла. Мунчадан башлап, һәммәсен тәртипләп бетерәсең, отсечку не дать!..

Райпо рәисен озаткач, иртәнге ыгы-зыгылар кими төште. Тукбаев, сигез тулырга егерме минут кала, джип машинасына утырып, «Инеш» кооперативына элдерде. Аны болында, җәйләүдәге терлекчеләр йорты янында, хуҗалык, оешма җитәкчеләре көтеп алды.

Машинасыннан чыгып, җитәкчеләр янына килүгә, ул Ишкәевкә боерды:

– Әйдә, башлагыз!..

Хуҗалык җитәкчеләре, Тукбаевтан тәнкыйть тукмагы эләгә калса дип, терлекчелек тармагындагы үз күрсәткечләрен өйрәнеп, ничек җавап тотарга алдан әзерләнеп килгәннәр иде. Ни гаҗәп, Ишкәев сүзен сөт-савымнан башламады, турыдан-туры «Сельхозтехника» башлыгына мөрәҗәгать итте:

– Салих Сәләхиевич! Эт оясын эшләп бетердеңме? – диде.

Еш кына баш өянәге чиреннән интеккән Салихның көтелмәгән сораудан йөзе агара төште. Күп еллар идеология эшендә калыпланган холкы аңа әдәп саклау кирәген оныттырмады.

– Юк, – диде ул тыныч кына.

– Ник? – диде Тукбаев кырыс кына.

– Калай табып булмады.

– Шул бер эт оясын да ясый алмагач, син нинди начальник инде? – диде Ишкәев, ярсый төшеп.

Каушый төшкән Салих Сәләхиевич:

– Соң, – диде, Ишкәевкә карап, – үзегез, калайга күмәм, дидегез, калайны май заводыннан да, «Калач»тан да, «Акъяр»дан да вәгъдә иттегез, берсендә дә юк, бирмәделәр.

Ишкәевнең хәйләле күзләре майлы таптай ялтырап алды.

– Булмагач, юк инде ул сездән, үзем тотынган булсам…

Түбәнсетү сизгән Салих Сәләхиевич сүзеннән кире кайтмады:

– Ул эт оясына күпме тимер уголоклар гына китте, – диде. – Бәләкәй генә булса иде ул, аның размеры дүрт метр киңлектә, алты метр озынлыкта. Әле биеклеге никадәр! Гади генә эт оясы булса иде, өч машина сыяр гараж зурлыгында бит ул. Аның түбәсенә генә бер йортлык калай кирәк…

– Булса соң?! – диде Ишкәев, зарлануны ошатмый, һәм Тукбаев алдында сүзен өстенгә чыгарырга тырышты. Артислыгын эшкә җигеп, Салихның баш өянәге чире килгәндәгечә, аны мыскыллап, башын кырын салып, калтырана-калтырана йөреп китте, тилегә сабышкан кешедәй, селәгәйләрен агыза-агыза, түгәрәкне әйләнеп чыкты һәм: – Иптәшләр, менә шушындый кешедән нинди эшлеклелек көтеп була инде? – диде.

Җитәкчеләр алдында үзен хурлауга түзә алмаган Салих Сәләхиевич бер-ике адым алга чыкты һәм, бер ботын тотып, Ишкәевчә аксый-чатанлый йөреп китте. Ишкәев, колхоз рәисе булып эшләгәндә, исерек килеш машинасында әйләнеп, тез сөяген авырттырган иде. Шуннан бирле аның вакыт-вакыт бер аягы аксаклап киткәли, аннан уколлар белән рәткә килә. Аксаклап киткән Салих, ниһаять, тукталып, Ишкәевкә борылды.

– Син дә бит кеше шикелле генә йөри алмыйсың, – диде. – Чатанлыйсың, кешене мыскыл иткәнче, үзеңне бел…

Бу кадәресен көтмәгән Ишкәев пеләш башын як-якка боргалады.

– Иптәшләр! – диде ул, эчтән ачуын баса алмыйча. – Безнең арада шушындый җитәкче кеше булырга тиешме?.. Кемнәрдә нинди фикерләр бар? – Аның күзләре алдан сөйләшеп куелган «Калач» рәисенә төбәлеп калды, тегесе «мин әзер» дигән ым какты. – Әйдә, Әюп, әйт үз фикереңне!

Әюп, маңгай читенә салынган берничә бөртек чәчен артка чөеп, киң түшен киерә төште дә:

– Егетләр, гафу итегез, болай бала-чага уены уйнап кына эш бармый ул. Без авыл хуҗалыгы профессорына тиң Динар Хамаевичның дәрәҗәсен шушылай түбән төшерә башласак нәрсә була ул? Мин шуны беләм: дөрестән дә, «Сельхозтехника»га бирелгән комбайннар рәтләп ремонтланмый, ә ремонтланган техниканың сыйфаты начар. Моны мин ничек итеп тә аңлата алмыйм. Тиздән урып-җыюга төшәбез…

Әюпнең сүзләреннән соң «Балан» хуҗалыгы рәисе Газиз, кабынып, алгарак чыкты.

– Безнең «Сельхозтехника» тырма тешләрен дә рәтләп ясый белми… – дип тезеп китте ул.

Аның сүзен Ишкәев үзе күтәреп алды:

– Иптәшләр! Аңа тырма теше нәрсәгә? Ул безгә, әнә күрәсез, үз тешләрен генә күрсәтә белә. Шәп бит теше, үткен…

Җилнең каршы яктан искәнлеген чамалаган Салихның сабырлыгы төкәнде.

– Кайсыгызның «Сельхозтехника»га әҗәт акчасын күчергәне бар? – диде ул. – Без бушка эшләргә тиешме? Оятсызлар икәнсез. Район бюджетыннан бүленгән акчалар иң элек сезгә китә. – Ул Ишкәевкә төбәлде. – Ул акчаларны син ничек кирәк, шулай бүләсең. Кая синең намусың? Көнгә ничә төрле битлек киясең?..

Моңарчы түзеп торган Тукбаев, шушы урынга җиткәч, Барс этедәй чәйнәп атарга җитешеп, Салих Сәләхиевичка җикеренде:

– Ничек син начальнигыңа шулай «син» дип әйтә аласың?

– «Сез» дияргә ул аны не заслуживает… – диде Салих, дулкынлануын яшерә алмыйча.

Хәлнең мондый юнәлеш алуын көтмәгән Тукбаев, урынбасары Ишкәевкә тел-теш тидертәсе килмичә, мунча ташыдай кызды, Салихка җикеренде:

– Бар, кайтып кит моннан, үзеңне бүгеннән эштән азат дип сана…

– Ярар… – диде Салих, рәнҗүен эченә йотып һәм борылып китеп тә барды. УАЗ машинасына утырып кайтырга чыкты.

Салих машинасы сикертмәле юллардан доңгыр-доңгыр барды, барган саен, аның ачуы кабарды, уфтанды: «Эх дөньясы, дөньясы – эт оясы… Эт оясын кормасаң да, гараж ишеген ясамасаң да, башыңа тукмак төшә… Өстәвенә әле теге «дус»ка, әле бу «таныш»ка дип, бүләген ал!.. Байтирәктә тәмам эт оясы ясадылар… Эт оясында нинди гаделлек көтәсең? Аларга синең тырма тешең кирәкме? Эх дөнья, дөньясы… Барыбер Тукбаев туя белми. Җиде буын бабасына чардуган гына ясатты. «Сельхозтехника»ны эттән ким таламадылар. Бу башбаштаклыкның бер чиге булыр микән?..»

Байтирәккә кайтып җитәрәк, Салихның УАЗ машинасын Тукбаевның «тойота»сы выжылдап узып китте. Аның, семинар эшләрен Ишкәевкә тапшырып, Салих урынына «Калач» колхозы рәисе Әюпне куярга кушып, Казанга китеп барышы иде. Уенда ниләр бар? Һаман да акча юллаумы, кемнәрнедер җайлап-майлап керем-төшем ясаумы? Һич белмәссең…

Салихның чигәләре кысты, уйларыннан башы чатнар дәрәҗәгә җитте. Машинасы, Байтирәк урамына барып керүгә, уңга борылды, балтасы кулыннан төшкән кешедәй, тизрәк кайтып караватына егыласы гына килде…

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
14 mart 2023
Yazıldığı tarih:
2017
Hacim:
641 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4
İndirme biçimi:

Bu kitabı okuyanlar şunları da okudu