Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3», sayfa 9
«Һөнәрле үлмәс…»
Поезд тәгәрмәчләре, «тук та тук», чакрымнарны саный-саный, төрле-төрле язмышларны үз юлыннан еракларга алып бара. Алда аларны ниләр көтәсен беркем дә анык кына әйтә алмый. Шулай да егетләрнең тормышка булган өметләре әнә шулай каядыр омтылдыра, бер урында туктап калуны өнәми. Ә күпләрнең теге яки бу хезмәттә үзләрен сынап карыйсылары да килә. Араларында нужа куып йөрткән егет Гали дә бар. Ул, Казахстан далаларына – чирәм җирләргә баручылар вагонына кереп урнашкач та, бу юлны үзе теләп сайлаганын аңлады. Инде хәзер, һөнәр иясе буларак, тракторын да, комбайнын да йөртә белә. Алга таба да аның эшләп көн күрәсе, яшисе килә. Ул юкка гына үзенең туган авылы Балансуны калдырып чыгып китмәде ич. Артыннан озатып калган әтисенең «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс» дигән сүзләрен дә колагына киртләп куйды ул. Хәзер исә тыкылдап барган поезд тәгәрмәчләре дә аның колагына шул сүзләрне кабатлап тукыйлар сыман: «Һөнәрле үлмәс…, һөнәрле үлмәс…» Ә аның һич тә үләсе килми, тук булып, якты дөньяда шатланып яшисе дә килә. Инде «артык кашык» булып түгел, үзе эшләп тапкан «әпәйгә» туенып… Ә ул кемнән ким соң? Юк, беркемнән дә! Ул инде хәзер, колхозда сыныкка эшләп иза чиккән әти-әниләренә, сеңел-энеләренә булдыра алган кадәр ярдәм дә итәргә тиеш… Сугыштан соңгы нужалар аларның иңнәренә авыр йөк булып төште ич. Шул газаплар аларның да күзләренә моңсулык иңдергән, сабыр канатларын каерган… Бу яман хәлләрне сүз белән генә аңлатып та булмый. Юкса ул өлкән агайлар авызыннан ишеткән менә мондый сүзләрне хәтеренә сеңдермәс иде:
Байлар, байлар бал эчә,
Урта байлар сыра эчә,
Ярлы мескен ни эшләсен –
Ярга ятып су эчә.
Ярга ятып су эчәргә генә калгач булмый икән шул ул, булмый. Кайчанга кадәр барыр бу гаделсезлекләр? Кайчан ярлылар да тәмлерәк ашаучылар белән тиңләшер икән? Юкса аларның да, бераз бал да татып, матур тормыш кичерәселәре килә. Сүздә тигез, матур тормыш төзибез дип сөйләнсәләр дә, күрәмсең, моңа кемнәрнеңдер талымсыз нәфесләре ирек бирмидер шул. Димәк, арифметик тигезләмәне дә гадел генә корып төзеп булмыйдыр…
Еракка, Казахстан далаларына дип сәфәр кылган Гали үз сорауларына җавап таба алмый да интекте. Шуңа да карамастан аны үз максаты, алдагы тормышы, киләчәге өметләндерде. Поезд тәрәзәсеннән карап барган егеткә юл буенда үскән агачлар да, яшел «яулыкларын» болгый-болгый, «бирешмә, егет!» дигәндәй басып калдылар.
Туктаусыз чакрымнарны санаган поезд тәгәрмәчләре гүя аның хәтер йомгагын да сузып сүтә-сүтә барды. Шулай бара торгач, аның уйлары кабат туган ягы – Балансу авылына әйләнеп кайтты. Калку гына гәүдәле әтисе Мәгъсүм күз алдына килде. Ул гадәтенчә иртән торган да такта яра торган зур кул пычкысының тешләрен игәү белән кайрый да кайрый. Аны бүген дә Олы Нырсы авылындагы МТСны төзешергә, такта ярырга дип чакырганнар. Ул инде үз авылында, озын-озын бүрәнәләрне дүрт аяклы стан өсләренә тәгәрәтеп менгезә-менгезә, кемнәргә генә такта ярмады! Үзе гел дә өскә менде, бүрәнә буйлап атлый-атлый, ике тоткычлы пычкысын туры йөртә-йөртә, бүрәнә астыннан пычкы тартучы күрше Хаҗи абыйга да ярдәмгә килде. Тегесе, пычкы кысыла төшкән саен, ике такта арасындагы чөйне дә әледән-әле кыса барды… Әйтерсең әтисе, ике куллы пычкысын уйнатып, өстән дирижёрлык итә. Ул, безнең заманда аны болай итеп тә эшли беләләр, дип горурлангандай, маңгай тирләрен дә сыпырып-сыпырып ала. Авыл салам түбәле йортлардан арынып бетмәгәнлектән, ул күпләргә такта ярды да ярды. Аны авылдашлары әледән-әле эшкә дәшеп тора: ишекләр ясарга, идәннәр җәяргә, түбәләр ябарга. Ул аларның гозерләренә каршы килми, эшләвен генә белде, балтасы да кулыннан төшмәде. Нишләсен, башка чарасы юк иде. Кушкач, аңа Нырсы МТСын төзешергә дә бармый калырга ярамый…
Әтисе шулай пычкы тешләрен игәп утырганда, Гали аңардан болай дип сорап куйды:
– Әти! Нигә безне «Тумран»ныкылар дип атыйлар?
Көтелмәгән бу сораудан Мәгъсүмнең кашлары җыерылды, кара мыегы тырпаеп-тырпаеп алды. Ул, моны улына ничек итеп аңлатырга белми, бераз аптырап та калды. Аннары, кулындагы игәвен кырыйдагы такта өстенә куеп, сүзен болай дип башлады:
– Бу, улым, күптәннән, революциягә кадәр булган хәл, – диде. – Минем әтием Сафа, ул синең бабаң инде, бик хезмәтчән кеше иде. Сыер да, ике ат та асрады. Атын җигеп, җирен үзе сукалый, үзе сөрә, эшкәртә, үстерәсен үстерә. Шулай тырышып эшләгәч, ул гаиләсен дә ач-ялангач итмәгән. Ипигә-ризыкка да бик мохтаҗлык кичермәгәннәр. Әзергә бәзерне көткән ялкаулар ул чорда да эшләп тапканны бик үк өнәп бетермәгәннәр, көнләшеп, күрә дә алмаганнардыр инде. Шулай көннәрдән бер көнне әтием Сәйкә елгасы буендагы «Тәпи башы» дигән кырга, атын җигеп, сукасын арбасына салып, җирен сукаларга китә. Баргач, әбәткә дигән ризыкларын, ашъяулыгына төреп, арба астына күләгәгә куя да эшенә – җир сукаларга керешә. Шулвакыт Каенлык буендагы инешкә су коенырга килгән авыл малайлары моның сукасын тотып кырның аргы башына китеп барганын күреп алалар да, арбасы янына килеп, әтинең төенчеген актара башлыйлар. Тәмле-тәмле ризыкларын күргәч, күзләре ут яна боларның. Һәм алар, әйдә, Сафа абыйны кызык итик әле, дип, бар булган ризыкларын сыпырып та куялар. Аннары ашъяулыгына бер янган ботаклы агач тумранын – утын түмәрен төреп калдыралар да качалар… Тора-бара бу хәлне телләре кычыткан малайлар авылга кайткач та сөйләнгәннәр, «Сафа абыйга «тумран» бүләк итеп калдырдык» дип. Менә шуннан соң тагылган «Тумран» дигән кушамат ул. Нишлисең, ул бүгенге көннәргә дә килеп җиткән… Синең, улым, аңа бик исең китмәсен, үртәлмә дә. Синең бабаң эшчән, тырыш кеше булган. Карап баксаң, бу тормышта нинди генә кешеләр юк та, нинди генә нахакларга да юлыкмыйсың…
Ул әтисенең «…нинди генә нахакларга юлыкмыйсың» дигән сүзләрне әйткәндә, кашларын җыерып, ниндидер уйларга бирелүен дә хәтерли. Гали әтисенең бу халәтен еллар уза төшкәч кенә аңлый алды.
…Бөек Ватан сугышына алынган Мәгъсүмне башта Суслангерга, сугышка әзерлек лагерена дип озаттылар. Булачак сугышчыларны шунда ач-ялангач килеш тә хәлдән тайганчы чаптырганнар, урман да кистерткәннәр. Ниләр генә булмаган… Ә тук чырайлы командирларга барыбер иде, ди. Кемдер агач төбендә хәлсезләнеп егылып каламы, агач басып җан тәслим кыламы, алар «Война всё спишет…» дигән сүзләреннән ерак китә алмаганнар шул… Аннары әти дә тизрәк сугышка җибәрүләрен көтеп йөргән, хет тамагым туяр иде, дип тә өметләнгән. Һәм, ниһаять, ул исән-сау калып, сугышка да китеп барган.
Ә Балансу авылында калган әни, көч-хәл белән очын очка ялгап, безне – балаларын карый. Ул әтинең сугыштан язган өчпочмаклы хатларын бик көтеп алган. Кичләрен безгә дә укып-укып күрсәтә. Аннары: «Исән-сау гына әйләнеп кайта күрсен инде», – дип, авыз эченнән генә сөйләнер иде. «Берүзем бу балаларым белән нишләрмен инде?» – дип тә куяр иде.
Берзаман әтинең сугыштан өчпочмаклы хатлары килми башлады. Әни янә хәсрәткә батты. Исән микән, сау микән, дип кайгыра башлады. Ике ел ярым узды, хәбәр юк та юк. Аптырагач, әни күрше авылдагы багучыга да барып карады. Ул аңа аңлаткан: «Ирең исәнен исән, үзе дүрт ягы да таш стена эчендә, хат-хәбәр җибәрә алмый», – дигән. Шуннан соң әни тагын да кайгыга батты, бетеренде. Безгә күз яшьләрен күрсәтми генә елап-елап та алды, нишләргә дә белмәде.
Инде күпмедер вакытлар узгач, янә әтидән хәбәрләр килә башлады. Һәм ул, сугышлар тәмамлангач, шөкер, әйләнеп тә кайтты. Кайткач, үзе белән булган хәлләрне сөйләмичә булдыра алмады. Ржев шәһәре тирәсендәге каты бәрелешләрдә соңгы чиктә алар армиясенең калдык төркеме дошман камалышында кала. Үлемнәр бихисап була… Исән калганнар актык чиктә урман эченә кереп тупланмакчы булалар. Әмма фашистлар көченә каршы тора алмыйлар, кырылалар да кырылалар. Ахыр чиктә, таркалып, урман эчләренә дә качып карыйлар. Кая гына төртелсәләр дә, аннан да, моннан да немец солдатлары килеп чыга. Әти белән барган ике солдат артыннан да мылтык төзәп әмер бирәләр: «Руки вверх, оружие бросать!..» – дип әсир төшерәләр… Һәм әсирләр казармасына илтеп тыгалар, шунда озак вакытлар интектереп җәберлиләр.
Ул шулай ябылуда күпмедер вакыт җәфа чигә. Яңа көчләр туплаган Совет армиясе, һөҗүмгә күчеп, җиңеп барганда, әсирлеккә төшерелгән солдатлар казармасының өске камера тәрәзәсеннән кемдер таякка бәйләнгән кызыл флаг кисәген чыгарып болгый, үзебезнекеләр икәнен белдереп сигнал бирә. Шуннан соң аларны азат итәләр… Аннары янә алга таба сугышларга керәләр…
Әмма, ни хәлләр итәсең, әтине, сугыштан кайткач та, еш кына военкоматларга чакыртып сорау алдылар. Янәсе, сез ничек әсир төштегез? Үзең теләп түгелме? Бәлки, үлемнән курыккансың да сатылгансың?.. Әллә сезгә бөек Сталинның 227 номерлы «бер адым да артка чигенмәскә!» дигән фәрманын төшендермәделәрме?
Шундый сораулар белән интектерүләр, янә дә, әсир төшкән Мәгъсүм ул дип, аңардан шикләнүләр, хәтта үзенә төбәлгән мыскыллы карашларны татулар да аз булмады. Ә ул сугышкан яу кырында меңәрләгән гөнаһсыз солдат мәете каберләргә, шырпы тартмасына тезелгән шырпылардай, әрдәнәләп җиргә күмелгән…
Гали такта яру станы өстендә, бүрәнәләр буйлап атлый-атлый, пычкысын тарткан әтисен шулай күз алдына китереп: «Үткәндәге сугыш галәмәтләренә йөрәге ничек түзде икән?» – дип тә уйлап куйды.
Ә ул утырган поезд, тәгәрмәчләре гүя рельсларга күп нокталар куя-куя, алга чапты да чапты. Галинең шул күп нокталарга сыешып бетмәгән уйлары, поезд «аргамагы»н уза-уза, Казахстан далалары ягына омтылды. Аның яшь күңелендә сорау арты сораулар туды. Аны алда тагын ниләр көтә?.. Хәер, нинди генә кыенлыкларга дучар булса да, ул, әтисеннән дә үрнәк алып, үз-үзенә: «Мин җиңелергә тиеш түгел!» – дип тәкрарлады. Ул инде бу тормышның чын көрәш икәнен яхшы төшенде һәм бу көрәштә бирешергә теләмәде… Поезд тәгәрмәчләре дә инде йокымсыраган Галигә: «Бирешмәскә, бирешмәскә!..» – дип, гүя өндәү билгеләре куеп тыкылдадылар…
Икмәктә – хикмәт…
Бер поездда чирәм җирләргә баручы 32 кешедән торган механизаторлар группасы, ниһаять, Казахстанның Актүбә шәһәренә килеп тә җитте. Төрле-төрле җирләрдән килүче кешеләрне башта шунда тупладылар. Аннары кайсын кая, төркем-төркем итеп, район хуҗалыкларына озаттылар. Гали Биргизский районының зур гына 14 бригададан торган Тжабас совхозына килеп эләкте һәм шунда төпләнеп эшли башлады.
Инде моңарчы да шактый тәҗрибә туплап өлгергән тырыш егет, бирегә килгәч тә, каушап, югалып калмады. Комбайн штурвалы артына утырган көннән үк, аның күңеле дәртләнеп канат җәйде: киң, иркен Казахстан далаларында гөрләп үскән иген басуларына килеп кергәндә үзе дә шул иген басуларыдай дулкынланды. Ул әле кайчан гына бик тә тансык булган гәрәбәдәй эре бодай бөртекләрен уч төпләрендә дә уып-уып ашады. Яшьтән үк күңеленә сеңеп калган шул бөртекләр аңа бүген дә бик кадерле. Күңеле янә дә бер кат шуңа инанды: барысы да ашауга, тамакка бәйле… Аңа да, туган иленнән бер чыгып киткәч, үз көнен үзе күрергә калды. Башыңа төшкәч, башмакчы буласың дигәндәй, егет тырышмыйча берни дә булмаячагын яхшы аңлады. Беркем дә сиңа кирәгеңне уч төбенә салып китермәячәк. Юкка гына әтисе «тырышкан – ташка кадак кагар…» дип сөйләнмәгәндер инде.
Аның торып-торып калкынган шатлыклы хисләренә диңгез дулкыннарыдай тибрәлгән иген басулары да килеп кушылды. Тук башаклар аны, «Хуш килдең, егет!..» дигәндәй, башларын түбәнчелек белән иеп каршылыйлар… Вакыт-вакыт алар моңсуланып та калалар кебек. Аларның бу табигый халәтен аңлап та буладыр. Әйтерсең алар үзләрен буй калкытып үстергән җир-ана белән тиз генә хушлашырга теләмиләр. Әмма, нихәлләр итәсең, башаклар да, бу кырыс тормыш кануннарына каршы килә алмауларын сизгәндәй, талгын гына исеп куйган җил дә тибрәлеп «канат» җилпиләр, янә дә үсә төшкәндәй, калкынып-калкынып алалар да ерактан, Татарстан иленең Балансу авылыннан килгән яшь егетне дә сәламлиләрдер кебек…
Гали көннән-көн уңышларына куанды, аның үзе иярләгән С-4 комбайны оста хуҗасын «тыңлаучан» да булып чыкты. Чөнки Гали катлаулы техниканың һәр механизмын җаны белән тоеп эшләтте, аны вакытында җайлый, көйли белде. Аныңча, карамасаң, ат та тәртәгә тибүчән. Ә инде «атыңны» чыгымлатасың килмәсә, аны да яхшы аңлый бел, башыңны, зиһенеңне эшләт… «Көчле – берне, акыллы күпне җиңәр» дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул…
Шулай тырышып эшли торгач, аның техника серләренә яхшы төшенүен дә, әзерлеген дә бик тиз күреп алдылар. Совхозның баш инженеры Кунубаев, кайсы комбайн чыгымлап эшләми башласа, Гали янына тиз килә торган булып китте. Әле дә килеп, бераз кысынкырак күзләрен ача-йома төшеп:
– Гали агазан! – дип, казахчалап кына сүзен башлады ул. – Анда өченче бригадада эшләүче Курлабек комбайны туктап калды. Әйдә, тиз генә шунда барып килик әле, нәрсәдә икән хикмәте?
Гали тыңлады, карышмады, чакыргач барды, комбайнның хикмәтле серләренә казахча да аңлатып, төшендереп бирде. Ул инде аларча сөйләшергә дә өйрәнгән иде. Ә биш-алты айлык курсларны гына тәмамлап өлгергән Курлабекның да, Баренбекның да әле катлаулы агрегатларның серләренә төшенеп бетәргә эш тәҗрибәләре җитеп бетми иде.
Гали иртәдән кичке караңгыга кадәр эшләде дә эшләде. Бункерларга тулган икмәкне ташып өлгерергә машиналар да җитешмәде. Шунлыктан урып сугылган икмәкләрне кырда зур бер көшелгә өеп торырга да карар кылынды. Ә эштә туктап тордым юк, бункерың тулды исә, комбайның белән шундагы көшелгә бар да икмәгеңне бушат һәм янә тиз генә үз кырың рәтенә килеп сафка бас һәм С-4 комбайның алга таба, киң, иркен иген басуларың иңли бирсен.
Гали, бара-бара, туган якларын да исенә төшерде, күңелләрен бушатырга теләп, «Сарман», «Шахтёр» көйләрен дә җырлап җибәрде. Җыр-моңнары аны, үз артыннан ияртеп, янә туган авылы Балансуга да алып кайтты, шунда яшәүче әти-әниләрен, энекәш-сеңелләрен исенә төшертте…
Вакыт-вакыт ул үзен тиктомалдан тиргәп-тиргәп тә алды: «Мин үз авылымны ташлап киткәндә үҗәт тә булганмын икән…» – дип, инде үзгәрә төшкән карашларыннан чыгып фараз кылды. Әмма үткәненә, шулай үзе теләп «югалып», «беспризорник» булып йөрүләренә үкенмәде. Ул инде хәзер, бүгенге көнен күзаллап, эшеннән канәгатьлек хисләре кичерде. Нишлисең бит, адәм башларын икмәк кайларга гына алып бармый да, кемнәрне генә нинди хәлләргә дучар итми… «Башыңа төшкәч, башмакчы буласың…» дигәннәрен тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер шул. Колхозда «таякка» эшләп, булыр-булмас ике йөз грамм икмәккә, ач килеш, билләреңне бөгә-сыга йөрергә калгач, дөнья дигәнең үзен тиз таныта икән… Югыйсә ул да бит, – күпләр кебек, чарасызлыктан, җан асрау өчен, читкә-мазарга китәргә бернинди рөхсәт кәгазьләрен бирмәячәкләрен белә торып, авылы белән хушлашкан кеше…
Галинең хезмәткә бирелгән күңеле, тырыша торгач, аны көннәрдән бер көнне комбайнёрлар арасында иң алдынгы рәтләргә алып чыкты. Инде дүрт-биш айга исәпләп бирелгән «подъёмный» сәмәннәре дә кесәсендә саегая төшкән иде. Әле аңа үзе яшәгән йорт хуҗаларына фатир хакын да түләргә кирәк. Ярый әле, ул яхшы кешеләргә тап булды. Квартира хуҗасы Марлин Сабитов Пермь өлкәсеннән килгән кеше булып чыкты, тракторда эшләп йөри. Хатыны Гөләндәм бик тә кешелекле. Эш киемнәрен дә, үзе сорап алып, юып, хәстәрләп куя. Аларга рәхмәттән башка ни әйтәсең? Рафаэль исемле матур гына ул үстерәләр…
Шулай беркөнне Галине совхоз директоры Теләү Асамбаев үзенә чакыртып алды. Ул, хуҗасына кергәнче, «Нәрсәгә чакыра икән?» дип, бераз борчыла да төште. Кабинет ишегеннән узгач, хуҗа аңа кояшта каралган тут йөзенә яктылык сирпеп эндәште:
– Килдеңме, егет, әйдә, уз, утыр әле, – диде, – эшләрең барамы?
– Бара болай… – диде Гали, аннары кыюлана төшеп: – Тырышабыз инде, кирәк бит… – дип өстәде.
– Тырыш, тырыш… Үкенмәссең. Безгә синең кебек кадрлар бик кирәк, – директор иркен сулап куйды да дәвам итте: – Алдынгы рәтләрдә барасың, молодец…
Әңгәмә барышында Гали, кылт итеп, башына килгән уен да әйтеп салды:
– Тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешеп булыр иде дә, – диде ул, бераз уфтана төшкәндәй, – ерак кырларга барырга, кайтырга вакыт күп китә, транспорт мәсьәләсе катлаулырак, гел дә вакытында гына килеп тә җитмиләр, йә соңаралар…
Директор, хикмәтнең нәрсәдә икәнлегенә төшенеп, көрсенеп куйды да үз карарына килеп болай диде:
– Иптәш Сафин, син велосипедта йөри беләсеңме?
– Беләм, – диде Гали, йөрергә өйрәнүне кыенга санамый. – Ул велосипедны каян аласың бит?
– Мин сиңа үзем велосипед алдыртып бирәм, теләгәнчә йөрерсең. Нәрсә, килештекме?
Гали куанычыннан елмайды гына. Аннары директор сүзен дәвам итте:
– Менә нәрсә, энем, миңа кичә военкоматтан чыктылар. Синең ише призывник яшендәгеләрдән кемнәрне армиягә алырга, кемнәрне калдырырга, дип. Мин сиңа ике ел отсрочка бирдерттем. Тора-бара тагын күз күрер. Бездә эшләрсең, кышын, язын техника паркында ремонт эшләре белән шөгыльләнерсең. Килештекме шулай?
Гали, ризалыгын белдереп, башын гына какты. Аннары Асамбаев калынча иреннәрен җәя төшеп елмайды да болай дип тә өстәде:
– Әгәр дә өйләнәм дисәң, без сиңа матур гына бер казах кызын да табып бирә алабыз. Әнә безнең бухгалтериядә эшләүче Дәрзәнәй дигән кыз менә дигән… Ошаса, бик теләгең булса диюем…
Гали, көтелмәгән тәкъдимнән бераз сагая төшеп:
– Миңа өйләнү турында уйларга иртәрәк әле, – диде һәм өстәде: – Әти-әниләргә булышмый булмый… Әпәйгә дә туймый ач утыралар…
Шушы минутта Асамбаев иң мөһим сүзен исенә төшерде дә:
– Без сиңа, энем, – диде ул күтәренке рух белән, – эшләгән хезмәт хакыңны тәртип буенча икмәкләтә дә түләргә тиешбез. Өч центнер икмәк сиңа премияләтә тиеш, тагын сезон нормасын үтәгәнгә, гектарыннан чыгып күпмедер бар… Эшләгән икмәгеңне әти-әниеңнәргә хет бүген-иртәгә җибәртә аласың.
Шушы минутта Галинең тулып ташыган куанычлары йөзенә үк бәреп чыкты! Аннары аңа, озак та тормый, әти-әниләренең адресларын күрсәтеп, бер тоннага якын икмәккә тиешле кәгазь-документларны тутырып, аларны Саба районының Шәмәрдән станциясенә юлларга туры килде. Әти-әниләре икмәкне шуннан гына барып алырга тиеш булдылар.
Директор Асамбаев кабинетыннан канат ярып чыккан көннән соң, бер атнадан Гали велосипедта гына эшкә йөри башлады. Иртүк китеп, соң гына кайта торган булды. Инде аңа хәзер ничек тә үз эшен акларга, беренчелекне һич тә бирергә ярамый иде…
Ә беркөнне аңа, озак та тормыйча, туган авылыннан хат килеп төште, аны укыгач, башы күккә тигән күк булды. Хатны, әти-әниләре кушуы буенча, Гомәр абыйсы язган. Ул болай башланып киткән: «Улым! Без сиңа бик рәхмәтле. Көтмәгәндә безгә, игелекләр кылып, җибәрттергән бер тонна икмәгеңне үзебезнең Шәмәрдән станциясеннән барып алдык. Бик куандык. Ачлыктан да йолып калгандай булдың. Шулай итеп, безгә дә яшәү чыганагы насыйп әйләде – икмәкле булдык. Шатлыктан күңелләребез тулып еладык та… Бу хәлгә авыл халкы да шаклар катты. Кемнәрдер уйлавынча, «качкынлыкта, зимагурлыкта» йөрмәгәнлегеңә дә ышандылар, мактап-мактап телгә алдылар. Инде, улым, сиңа берүк исән-сау гына, хәвефсез-хәтәрсез генә эшләп йөрергә язсын. Артык бетеренмә!.. Алга таба Ходай җүн бирер әле. Бәрәңгеләребез булгач, шөкер, ачтан үлмәбез… Кунакка бер кайтып китә алсаң ару булыр иде. Сагындык үзеңне, күрәселәребез бик килә… Аралар бик ерак булса да, хатларыңны өзмә. Сиңа барчабыздан күптин-күп сәламнәр юллыйбыз, исәнлек-саулык теләп калабыз.
Әтиең, әниең, 10 октябрь,1954 ел».
Гали әти-әниләреннән килгән хатны кат-кат укыды, аны кесәсендә дә тылсымлы дога рәвешендә шактый вакыт саклап та йөртте.
Дәрзәнәй
Тора-бара совхоз директоры Асамбаев Галине хуҗалык техникаларын ремонтлау буенча белгеч буларак та эшкә җикте, гомумән, ул аны үз итеп йөртә башлады. Кайсы техника «чыгымлый», ватыла калса да, аны дәштерде. Җәйге сезонлы эшләрдән арынып, көзгә, кышка кергәч, Гали күбрәк ремонт эшләре белән шөгыльләнде. Ә кичләрен клубка да чыга башлады, яшьләр белән дә аралашты, ике кыллы думбраны да чирттерергә өйрәнде. Авыз белән сызгыра-сызгыра, көйләр дә көйләде. Шул ук вакытта ул совхоз директоры кабинетында булган чакта Асамбаев искә алган, идарә конторында эшләүче, буйга бәләкәйрәк кыз Дәрзәнәйне дә истән чыгармады.
Ә беркөнне ул кичен клубта барган уен кичәсендә шул казах кызын очратты. Үзе болай йөз-сынга сылу гына, шат күңелле дә. Елмайганда, каратут йөзе ниндидер мәрхәмәтле хисләр сирпегәндәй яктырып-яктырып китә. Тигез, энҗедәй тешләре ялтырап-ялтырап ала. Кызның ымсындыргыч, тәэсирле сан хәрәкәтләре дә Галине, ничектер, җилкендереп җибәрде, һәм ул түгәрәк әйләнәсенә җыелган яшьләр уртасына атылып чыкты да татарчалап биеп тә китте. Шунда ук дәртле музыкага да җан керде. Тамашачылар йөзендә кызыксыну, канәгатьлек хисләре пәйда булды. Арадан кемдер «молодец, малайка» дип кул да чапты. Ә Гали, бернигә дә карамыйча, үткер күзләрен ялтырата-ялтырата биеде дә биеде. Аның биегәнен Дәрзәнәй дә күреп торды… Чү! Гали кызның каршына ук килеп бии башлады, аны кара-каршы биергә дә чакырды. Бу хәлне күреп, Дәрзәнәй уңайсызлана төште. Әмма, нихәл итсен, яхшы ук бии белмәсә дә, ул, ару түгел, санлашмау булыр дигәндәй, бер карарга килде дә егет белән култыклашып әйләнергә мәҗбүр булды. Аннары Дәрзәнәй иптәш кызын биергә чакырды. Ә егет белән кызның шулай парлап бию күренеше күпләрдә уңай тәэсир калдырды.
Шул көнне Гали Дәрзәнәйне өйләренә кадәр озата ук кайтты. Алар икесе рәхәтләнеп казах телендә аңлаша алдылар… Шушы кичтә Гали күңелендә уянган яшьлек хисләре, аны канатландыра-канатландыра, өенә кадәр дә озата кайтты…
Очрашулар шактый вакыт дәвам итте. Ул үзе яшәгән йортка еш кына соңгарып та кайта башлады. Ә көннәрдән бер көнне йорт хуҗабикәсе Гөләндәм ханым чәй алдыннан, инде бу хәлләрне ишетә, белә торып, сиздерми генә Гали белән әңгәмәгә керде:
– Син кичләрен еш кына соңга калып кайта башладың әле, – диде ул аңа. – Әллә инде берәрсенә гашыйк булдыңмы?
Егет серен яшермәде.
– Бер казах кызына гашыйк була яздым әле, – диде.
– Кем инде ул?
– Дәрзәнәй. Үзе болай чибәр генә, ачык йөзле…
– Кызлар егетләргә ачык чырайлы булалар инде ул, матур итеп бер елмаялар да шул җитә кала, гашыйк итеп тә куялар. Кызың кайда эшли соң?
– Совхоз идарәсендә бер хисапчы бугай.
– Алай икән, – дип сузды Гөләндәм, – әти-әнисе бармы соң аның?
– Әнисе бар, ашханәдә эшлиме. Әтисе юк. Сугыштан кайтмаганмы шунда…
Гөләндәм авыр көрсенеп куйды, кашларын сикертә төшеп, бертын уйга калды һәм әйтеп куйды:
– Үзеңне өйләндереп куймасыннар тагын, – диде. – Аннары Казахстанда төпләнеп үк калырсың. Әти-әниеңнәр нәрсә диярләр бит…
– Миңа өйләнергә иртәрәк әле. Без болай гына сөйләшеп йөрибез. Аның белән күңелле дә…
– Һе, – диде Гөләндәм, эчтән бик килешергә теләмичә, – үзеңне «капкынга» эләктереп куймасыннар…
– Ничек капкынга?
– Менә шулай, «күп йөрдең, давай, өйлән» дип кыссалар нишләрсең?
– Миңа иртәрәк әле, дим. Армиягә дә бармаган ич. Ике елга отсрочка бирделәр бирүен…
Гөләндәмнең аның белән бик килешәсе килмәде. «Ну, бу егетләр барысын да уйлап җиткерә алмыйлар шул, аннары үкенәләр, терсәк якын, тешли генә алмыйлар», – дип уйлап куйды да:
– Синең армиягә бару, бармавыңны уйлап тормаска да мөмкиннәр, – диде ул, – сак бул! Җаен тапмасыннар… Адәм баласына этлек эшләргә күп кирәкмени?
Гали бу очракта «этлек» сүзенең мәгънәсенә бик үк төшенеп җитми сорап куйды.
– Ничек?
– Ничек тә ничек? – диде Гөләндәм, сабырлыгын җыеп, һәм ул, хатын-кыз хәйләкәрлегенә бик үк төшенерлек тәҗрибәсе булмаган Галигә кырын-кырын карап алды да, ачыклык кертергә теләп, турыдан әйтеп салды: – Әле Дәрзәнәй белән якынлык кылмагансыздыр бит?
Гали, бу сорауның мәгънәсенә сагая төшеп, дөресен әйтергә булды:
– Юк, – диде ул, уйлана төшеп, – андый эшебез булмады…
– Булмаганы хәерле… – диде Гөләндәм, җиңелчә сулап. – Булмаса да «булдырмасыннар» гына, дим. Хәзерге заманда кайбер кешеләргә ышанып бетеп тә булмый… Мин сиңа үзебезнең татар мөселманы буларак, берүк ялгыша күрмәсен, ялгышлык белән кайбер чит бәндәләрнең мәкерлек тозагына килеп эләкмәсен дип кенә әйтүем. Үкенечкә калырлык булгач, әйбәт түгел ул…
– Үкенечкә калынмас… – диде Гали, егетләрчә гаярьләнә төшеп.
– Алла диген!… Сиңа бит Балансу авылында да чибәр кызлар бетмәс әле.
– Безнең авылның кызлары чибәррәк тә әле ул, – диде Гали. – Кысык күзлеләр дә түгел…
– Шулай булгач, өлгерерсең әле… Сиңа, яшь кешегә, төрле ялганга бик ышанып йөрергә дә ярамый.
Гали гаҗәпкә калып сорады:
– Ничек төрле ялганга?
– Шулай, мин бит бу совхозда бер генә ел яшәмим, күбесен күреп, белеп тә торам. Менә сиңа кызың Дәрзәнәй: «Әтием сугышта һәлак булган…», – дигән. Бу чынлыкка туры килми. Аның чын әтисе кем икәнлеге билгесез, әнисе генә белә булыр… Бәлки, әнисе кызына шулай төшендерергә кирәк санагандыр.
Гали түзми сорап куйды:
– Нәрсә, Дәрзәнәй үги кызмыни?
Гөләндәм, бу авыр сорауга ничек җавап бирергә дигәндәй, аптырабрак калды да турысын әйтеп салды:
– Ул Дәрзәнәй, халыкчанрак әйтсәк, – читтән «серкәләнгән» кыз бала, уйнаштан туган… Гөнаһысына керәсем килми, ул да кеше, мин аңа да бәхет телим. Тик мин сиңа, үз кешебез буларак, шунысын әйтергә дә телим: тигезлектә тормыш иткән парларның – әти-әнисе тәрбия кылган татар кызына өйләнсәң, хәерлерәк булыр иде, дим… Тормыш сабакларын гомер итә-итә аңлыйсың ул…
Шушы сөйләшүдән соң өстәл артыннан кубып киткән Галинең йөрәк ярсынуы, каршылыклы уйлары тиз генә тынмады. Гөләндәм ханымның бик тә сәер яңгыраган «…уйнаштан туган…» дигән сүзләре шулай да аның күңеленә бик тә сеңеп калды, һәм ул Дәрзәнәй белән бүтән очрашмаска дигән карарга килде.
Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.