Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4», sayfa 2
Бишенче күренеш
Сәхнәнең бер почмагында басып торган яшь хирург Билгизнең йөзенә сүрән ут яктысы төшкән. Ул янә үткәннәрне хәтерләп, күңел монологын (монолог тасма язмасында да бирелергә мөмкин) бәян итә.
Билгиз. Миңа ул ачы хәбәрне Кәримә апа мәктәпкә килеп әйтте: «Наный! – диде – Әбиең авырый. Начар хәлдә, – диде. – Кәҗә сөтенә дип керсәм… Мөнҗия урын өстенә ауган… Дөнья хәлен белеп булмый, син, наный, ашык, йөгер…» – диде. Мин аның соңгы сүзләрен ишетүгә, туп-туры өйгә чаптым. Уйларым мине ашыктырдылар да ашыктырдылар: «Әби! Син авырма, озак яшә!.. Бу дөньяда синнән дә кадерлерәк минем кемем бар? Әни дә син миңа, әти дә… Клиндерләреңне, актык җимешләреңне авызыңнан өзеп гел миңа суздың. Көйле җырларың үсәргә талпынган канатларыма көч бирде. Күңелемне беркайчан боектырмаска тырыштың, төрлечә юата килдең… Җылы кулларың мине иркәләп, йокыларга талдырды, иртәләрен башымнан сыйпап уятты!..» (Ул, кулларын җәя төшеп, күккә карый.) «Әй сез, кара болытлар! Кая дип болай ашыгасыз? Шомлы күңелемне тагын да караңгы итәргә телисезме? Китегез, Каф таулары артына китеп югалыгыз! Әбигә кояшлы көн, яз кирәк! Китегез, кит!.. Кояшны капламагыз! Капламагыз кояшны!.. (Куллары, авыраеп, аска төшә, тавышы үзгәреп сүлпәнәя.) Әби, терел син, яшә!.. Их, мин врач булсам, врач булсам…» Мин кайтып җиткәнче шулай дия-дия әсәрләнеп чаптым да чаптым. Ачык капка турына килеп җиткәч, шып туктап калдым. Өй бусагасын атлап керергә аякларым тартышты. Әбием янына инде кешеләр җыелган иде. Мин соңардым…
Ут сүнә. Сәхнә яктырганда, яшь Билгиз бүлмәсендә ялгызы.
Билгиз (төшенкелектә). Өй эче күңелсез. Әби булмагач, тәрәзә төбендәге гөл дә моңаеп калган. (Тәрәзә янына килә, андагы йон эрләгән орчыкны алып, кулында бөтереп карый, аннан кире куя.) Миңа дигән сыңар оекбаш та яртылаш бәйләнми калган… Бар да әби кулын көтә… Бабай үзе ясаган карават та буш. Бу йорт-җир оныгыма калыр дип тырышкандыр инде ул. Нишлим соң? Туган җир булса да инде мин монда кала алмыйм… Әйе, мин – әтиле ятим. Миңа монда үземне гаепсездән гаепле тоеп, килмешәк, зимагур малаедай яшәүнең нигә кирәге бар? Юкса мин гаеплеме? Җәләй үз баласын кабул итмәсен, аңардан йөз чөерсен дә… (Пауза.) Бу нинди дөнья, нинди яшәү?! Юк, минем аларга күз көеге буласым килми. Тынычланырсыз, китәм… (Пауза. Тынычлана төшә.) Киткәндә, бабайның әби белән төшкән карточкасын да алам. Әнинекен дә…
Кәримә керә.
Кәримә (керә-керешкә аваз салып). Тордыңмы, наный?.. (Каршы чыккан Билгизне күреп.) Кәстрүл чыгар әле, кәҗәне савыйм дигән идем…
Билгиз. Ә-ә, хәзер… (Өйгә кереп, алюмин кәстрүл чыгарып бирә.)
Кәримә лапаска юнәлә. Билгиз өйдә чәй хәстәрен күрә. Озак та үтми, Кәримә әйләнеп керә.
Кәримә (сөтне өстәлгә куеп). Булды бу, наный… Исән-сау гына тора күр инде.
Билгиз. Рәхмәт, Кәримә апа! Әйдә, бераз утырып ял ит. Менә монда өстәл янына утыр. (Урындык тәкъдим итә.) Чәй өлгерде, чәйләп алырбыз. (Чәй ясый.)
Кәримә (утырып). Әй, тиз дә уза инде бу гомерләр. Бүген бар син, иртәгә – юк. Бер киткәч, аннан кире кайтыр юл юк шул. Әбиең ару гына йөреп торган күк иде дә… Нишлисең бит?.. Менә җидесе дә узып китте. Шулай кырыгы да килеп җитәр, боерган булса. Кырыгына Казаннан Зөлфия апаң да кайтыр инде?
Билгиз. Кайтам дип киткән иде.
Кәримә. Кайтыр, кайтыр, боерган булса. Исән-сау гына булсын. Әбиеңнең бердәнбер сеңлесе бит… Аннары Зөлфия апаң белән син дә Казанга китәрсең инде.
Билгиз. Исәп шулай иде…
Кәримә. Өегезне кемгә сатарсыз икән? Урыныгыз бик әйбәт…
Билгиз. Түбән оч Тәвкил абый кереп белешкән иде бер тапкыр.
Кәримә. Ә-ә, шулаймыни?
Билгиз. Ул быел Сабан туена өйләнергә җыена бугай.
Кәримә (җанланып). Йөргән нәмәрсәсе бардыр шул аның. Кемгә өйләнә икән?
Билгиз. Җәннәт апага, диләр.
Кәримә. Ә-ә, әйбәт кызны эләктерә икән… (Исенә төшереп.) Җәннәт апаң әниең Мәрвия белән бик дуслар иде кана. Ул да киткән җиреннән кайта гына алмады, балакаем… Күрәчәкне кем белгән?.. Бу нигездә Җәннәт апаңнар бәхетле булсыннар инде. Тәвкил – үзе дә булган кеше. Шуфир. Кулы эш белә. Эштә алдынгы. Рәхәтләнеп кенә яшәсеннәр. Бездән хәер-фатиха шул.
Билгиз Кәримә алдына чәй ясап куя.
Билгиз. Әбинең сәйлүн чәен пешердем.
Кәримә. Рәхмәт, наный! Мөнҗиянең чәе дә, пешергән ризыклары да тәмле була торганые.
Билгиз. Мин дә әбидән ким пешермим хәзер.
Кәримә (куанып елмая). Бик әйбәт, шулай кирәк… (Конфет кабып, чәен эчеп куя.) Наный! Онытканчы әйтим әле. Яңа кабер балчыгы иңүчән була, үзең киткәнче, дим, әбиеңнең кабер туфрагын рәтләп, өеп китсәң иде.
Билгиз. Мин әле аңа рәшәткәдән чардуган да корам.
Кәримә. Кор шул, кор. Савабы булыр үзеңә. Буяп та җибәрәм дисәң, бездә зәңгәр буяу да бар.
Билгиз (уйлана калып). Зәңгәр төс әбинең яраткан төсе иде.Үзе дә зәңгәр күзле иде.
Кәримә. Шулай булгач, бик әйбәт, зәңгәргә буя.
Билгиз. Минем бабай да әбинең зәңгәр күзләрен охшаткандыр инде, «Зәңгәрем!» дип иркәләп, назлап кына йөргән.
Кәримә. Зәңгәр күзләре дә матур, үзе дә сөйкемле иде шул Мөнҗиянең. Бер-берсен хөрмәтләп, сөешеп кенә яшәгәннәр иде. Урыннары җәннәттә булсын инде. Амин!
Пауза.
Билгиз. Мин әби каберенә агач та утыртам әле.
Кәримә. Утырт, наный, утырт. Савабы булыр үзеңә.
Билгиз. Әби үзе яраткан балан агачын утыртам. Тау урманына менгән саен, баланнарны, кан басымына әйбәт дип, гел җыя иде.
Кәримә (башын кагып). Һе-е, авырткан шул инде, авырткан. Бер дә авыртмаса… (Пауза.) Төшеңә кергәне юкмы соң?
Билгиз. Керде.
Кәримә (ачылып). Ничегрәк итеп?
Билгиз. «Улым! Зөлфия апаң кайтмадымы әле?» – диде дә, шуннан китеп югалды. Бүтән бер сүз дә әйтмәде. Башында – чиста ак яулык. Кулына кып-кызыл бөрлегәннәр җыеп тоткан, мәрҗәннәрдәй алсуланып яна.
Кәримә. Хәерлегә булсын! Бик матур төш, урыны җәннәттә булсын! (Чәен эчә.)
Билгиз. Тагын бер чынаяк чәй ясыйм әле, Кәримә апа.
Кәримә. Булды, наный, рәхмәт! Чыгыйм (Кузгала. Ишек янына җиткәч тукталып.) Ут-күзләреңне, берүк, карап йөри күр инде…
Билгиз. Ярар, Кәримә апа. Рәхмәт сиңа!..
Кәримә. Исән бул!.. (Чыга.)
Ялгыз калган Билгиз, аптырап, ишекле-түрле йөренә, стенадагы көзге каршына килеп туктый. Үзенең төс-кыяфәтен күзәтә һәм, көзгедәге сурәтен – «энекәше» итеп исәпләп, аның белән әңгәмә кора. («Энекәш» җавапларын язмада бирергә мөмкин.)
Билгиз (башы белән ишарәләп) Әй, исәнме, «энекәш»! Мин синең белән сөйләшмәкче булам.
Энекәш. Рәхим ит, «абый»!
Билгиз. Әйт әле, бәхетлеме син?
Энекәш. Аны эзләп табасы бар әле.
Билгиз. Синеңчә, нәрсә соң ул бәхет?
Энекәш. Әти-әниле булу.
Билгиз. Тагын?
Энекәш. Максатыңа ирешеп яши алудыр.
Билгиз. Синең кыен чакларың буламы?
Энекәш. Бик! Әбием назын сагынганда… «Улым!» дип башымнан сыйпауларын исемә төшергәндә…
Билгиз. Тагын?
Энекәш. Әниемне җирсенә-җирсенә сагынганда… Әтиең була торып та «Әти!» дип дәшә һәм «Син кем малае соң?» дип сораганда, «Мин – Җәләй малае!» дип җавап бирә алмаганда…
Билгиз. Җәләй исемен нигә һаман оныта алмыйсың?
Энекәш. Йөрәк бәхилләмәгәнгә…
Билгиз. Бәлки, ул, син уйлаганча, начар ук кеше дә түгелдер?
Энекәш. Үз малаен танырга теләмәгән кешене ничек әйбәт дип атыйм.
Билгиз. Бәлки, бер эндәшер әле. Тормыш бит бу…
Энекәш. Белмим, белмим… Мине, зинһар, андый сораулар биреп аптыратма. Кирәкми, җитәр!..
Билгиз. Бетте, бетте… Миңа китәргә вакыт… (Торып баса.) Артымнан ияргән күләгәдәй булдың син, Җәләй… (Ишегалдына чыга, йорт-каралтыларны күздән кичерә, кечерәк кенә көрәк табып ала да, «Таудан әби каберенә агач төпләп алып кайтыйм әле…» дип, капкадан чыгып китә.)
Алтынчы күренеш
Урман аланы чите. Чүнник. Чүнникне әйләндереп тотылган пләтән чите кырыендагы эскәмиядә умартачы Гыймай кәрәз рамнарын рәтли, балавызларын кыра, тимерчыбыкларын тарттыра. Янында гына тактадан ясалган өстәл. Өстәлдә – учак сөременнән каралган чәйнек, стаканнар. Җирдә дымарь1 утырып тора, эскәмия башында – битлек.
Гыймай (үз-үзенә). Бу рамнар яңа умартага яңа күч ябарга булыр инде. Ул бал кортлары үзләренә бер дәүләт булып яши бирсеннәр. Бу дөньяда кешеләр дә бал кортлары кебек тырышып эшләсәләр, тормыш ал да гөл булыр иде, мөгаен. Хәерчелектән дә тизрәк чыгар идек. Дөнья матурлыгын да күрә белер идек. Юк шул, юк. Безгә әзергә бәзерне ашап ятучы сорыкортлар комачаулый. Бактың исә алар кайда да җитәрлек. Бугаз киереп кычкыруны гына беләләр. Кайсыберләре «Мин – коммунист!» дип күкрәк кага, кемдер исә рәис Җәләй кебек үзен гел хаклы саный. Хаклы пычагым… Быел кортлар өчен урман буендагы Казна күле тирәсенә карабодай да чәчтертмәде. Умарта кортлары балны күбрәк җыяр дип уйлагандыр инде. (Юлдан УАЗ машинасы килеп туктаган тавышка колак сала.)
Чүнниккә Җәләй килгәне күренә.
(Үз-үзенә). Үзе үк килеп чыкты тагын, юкка түгелдер.
Җәләй (килеп җитеп). Йә, ни эшләр бетерәсең? (Гыймайга салмыш түгелме бу дип сынап карый.)
Гыймай. Менә умарта рамнарын ясаштыра идем… (Алъяпкычына кулын сыпырып торып баса.)
Җәләй (кырыс кына). Бал изгән мичкәң кайда синең?
Гыймай. Нинди мичкә? Гомер булмаганны…
Җәләй. Алдашма. Кеше белми сөйләми ул. (Күзенә текәлә.)
Гыймай. Кем сөйли?
Җәләй. Кемлеге сиңа кирәкми. «Гыймай чүнниктә әчегән бал эчеп ята» димәсләр иде. Бу хәбәр райкомга да барып җиткән. Әйдә, күрсәт әле бал мичкәңне? Подвалга яшердеңме, өеңәме?
Гыймай. Әнә керегез дә карагыз, ишекләр ачык. Минем яшерен эшем юк…
Җәләй. Булмаса әйтмәсләр иде. (Күзенә текәлә.) Ялганласаң… Әгәр тапсам, мин сине монда бер генә көн дә эшләтмим.
Гыймай. Ярар, ярар эшләтмәсәң…
Җәләй подвал, өй эчләрен карарга кереп китә.
(Үз-үзенә). Кайсы тәресенең теле кычытты икән? Шул хөрәсән, сәрхуш Кәнәфидер инде. Беркөнне өйгә «бер стакан бал бир» дип кергән иде. Аңа бер стакан бирсәң, мичкәнең төбенә төшеп җиткәнче чыгып китә белми… (Аптырап йөренә.)
Җәләй әйләнеп чыга.
Җәләй. Кая яшердең мичкәңне? Әйт? (Шикләнеп тирә-якны күзәтә.)
Гыймай. Булмаганны ничек әйтим инде.
Җәләй. Ничек булмаганны? Булмаганны әйтмиләр, синең ишеләр яшерә генә.
Гыймай. Юк дигәч юк инде.
Җәләй. Кара аны, мин сине теге вакытта бер кисәткән идем. Оныткан булсаң, тагын исеңә төшерермен… (Башын кыңгыр салып китеп бара.)
Гыймай эндәшми генә аның киткәнен көтә. Кире борылып килмәгәе дип карана.
Гыймай (тынычлана төшеп). Син генә акыллы ди бу дөньяда. Әнә үз аланыңдагы күл читендә кәеф-сафа кор, шунда райком әһелләре белән чөкердәшеп мунча кер, шунда кызлар белән «качыш» уйна… Минем чүнникә бал мичкәсе эзләп килгәнче… Таптырган ди сиңа бал мичкәсен! Мин аны син табар җиргә яшерәмме инде? Әнә тегендә ул. (Урман эченә ишарәләп.) Имән төбендәге кырмыска оясы эчендә – җылыда әчеп утыра. Кирәге чыкканда эчкәлим, билгеле. Авыз кемдә дә бар… (Эскәмия янына килә, янә рамнарын төзәтергә керешә.)
Шулвакыт юлдан кулына көрәген тотып узып барган Билгизне күреп ала.
Исәнме, Билгиз!
Билгиз (тукталып). Әйбәт кенә, Гыймай абый! (Борылып янына килә.)
Гыймай. Нишләп йөрисең?
Билгиз. Менә тауга, урманга чыккан идем әле…
Гыймай. Яхшы булган. Ял итеп кит. Читләп кенә узып барасың, хәл дә белмичә…
Билгиз. Урманнан балан агачы төпләп кайтырмын дигән идем, әби каберенә утыртырга.
Гыймай. Изге эш белән йөрисең икән, әйбәт…
Билгиз. Бу чүнник тирәләрендә баланнар үсә иде.
Гыймай. Үсә. Өстәрәк, комлы чокырны үткәч күп алар.
Билгиз. Умарталар ни хәлдә соң, Гыймай абый?
Гыймай. Болай исән-саулар, менә рамнарын рәткә кертеп куйыйм дигән идем. (Рам балавызларын кыра, чыбыкларын тарткандай итә.)
Билгиз (уңайсызланып). Эшегезне бүлдем инде…
Гыймай. Зыян юк. Эшнең бетәсе юк аның. Әйдә, утыр. Бераз ял итеп китәрсең. Урман һавасы сулап чәй эчәрбез. Үзеңне язын, умарталарымны чыгарышкан көнне, рәтләп сыйлый да алмадым… (Торып чәйнеккә дип кереп китә.)
Эскәмиягә утырган Билгиз дымарь кырыенда яткан битлекне алып, башына киеп карый. Озак та тормый, Гыймай, чәйнек, кружкаларны тотып, кире әйләнеп чыга.
(Билгизнең битлек кигәненә игътибар итеп). Әллә умартачы булыргамы исәбең?
Билгиз. Юк, болай кызыксынып кына карыйм…
Гыймай (чәйнек, кружкаларны өстәлгә куеп). Бераз тамак ялгап алырбыз, урманда тамак тиз ача ул. (Үзалдына.) Ипине онытканмын икән… (Кире кереп китә.)
Билгиз (үзалдына). Гыймай абый нигә дип мине якын итә икән? Алар урамыннан булгангамы, әллә балалары юккамы?
Гыймай целлофан пакетка салган ипи, пешкән күкәйләрен күтәреп, бер савыт бал алып чыга, ризыкларын өстәлгә куя.
Гыймай (өстәл әзерләп). Әйдә, җитеш, капкалап ал. Баллап чәй эчәрбез. Арусынмыйча торма. Син егет кеше, кыюрак бул! Балдан да җитеш.
Билгиз. Рәхмәт! (Ашарга тотына.) Бал ашагач, корт килеп чакмасмы соң?
Гыймай. Чакмас. Бал кортларыннан курыкма син, кешедән курык. Алар кемне чагарга белә. Кортлар да яман кешеләрне тиз сизә, исле, шапшакларны яратмыйлар. Алар бит табиб кебек. Чәчәктән чәчәккә кунып, тырышып бал, дару җыялар, кешеләргә сәламәтлек кенә телиләр.
Билгиз. Балны шифалы диләр шул…
Гыймай (үзалдына көлемсерәп). Берсендә шулай Субаш авылыннан Гөргөри Иваны чүнниккә килеп чыкты. Урманга печән чабарга менгән бу. Ап-ак сакалы түшенә җиткән. Авыз гүпчим капланган. «Как живёшь, Гыймай?» – ди. «Хорош, Иваныч, хорош!» – мәйтәм. «Кругом лес у тебя тут, воздух хороший…» – ди. Сакалын селкетеп, як-ягына карана. Сине күптән күргән юк, килеп тә чыкмыйсың, понимаешь, ди. (Чәен эчә.) Хәл-әхвәл белешкәч, мин аны бал белән сыйларга булдым. Алдына бер табак бал, ипи китереп куйдым. «Кушай, Иваныч! Потом чай будем пить» дим. «Сакал-мыек каплаган авызы белән ничек ашар икән?» дип кызыксынып карап торам. Бу ике бармагын балга манчып алды да ирен тирәли үскән сакал-мыегын бал белән ябыштырып чыкты. Һәм, ашыкмыйча, «Бу чәчәк балыдыр инде» дип мактый-мактый ашарга тотынды. Инде күптән күренгәне юк. Ни хәлдә йөридер? «Аяклар сызлый» дип зарланган иде. Үзе, барган саен, тозлаган гөмбә белән сыйламый калмый…
Билгиз. Гыймай абый! Сез күптәннән умартачы булып эшлисезме?
Гыймай. Яшьтән үк инде, гомер буе диярлек…
Билгиз. Урманда бер үзеңә генә куркынычтыр, бүреләр килеп чыкса?
Гыймай. Бүреләр? (Көлемсерәп.) Минем эттән курка алар. Ике аяклы «бүреләр» куркынычрак. Җанвардан явызраклары очраса?!
Билгиз. Качкын-мазармы?
Гыймай. Юк, безнең тирәдә әлегә качкыннар күренми. Караклары очраштыргалый…
Билгиз (исенә төшереп). Бервакыт чикләвеккә барганда, качкын бар дип, Сәрбиҗамал апа котны алды. «И-и балакайлар», ди, берүк, чикләвеккә барып йөри күрмәгез! Урманда качкын бар, билләһи газыйм менә. Ни, төрмәдән качканнар, ди. Берсен үзем күрдем. Озын гына гәүдәле. Котларым алынды. Артыма да карамый чаптым да чаптым, сулышларым капты, ди. Күрсәң, кулында менә шушындый зур пычак, ялык-йолык килеп тора. Йөзен сакал-мыек баскан. Йөрәгем алына дип торам. Урманга чикләвеккә дип барырга ярыймы соң, җүләр, ди. Юк, юк!.. Ике аягыгызның берсен дә атлый күрмәгез!..» – ди. Шуннан безгә җитә калды, кире борылып кайтып киттек.
Гыймай (көлемсерәп). Сәрбиҗамал апаң аның ише коткыга оста инде ул. Урмандагы чикләвекне җыеп бетерерсез дип курыккандыр.
Билгиз (уйланып). Ике аяклы «бүреләр» сезгә дә очраганы бармы?
Гыймай (көттереп). Бар. Алар чын бүреләрдән дә явызрак. Берсен бүген дә очраттым әле. Әлерәк кенә килеп чыккан иде. Аның теге вакытта авыл Советы рәисе булып торган чагы иде. Аңарчы налог агенты булып та эшләп йөрде ул. Идән астына качырган кәҗә бәтиләренә кадәр тикшереп йөри иде. Үзенчә бер гайрәтле әтәч инде! Күп кенә хатын-кызларның күз яшьләрен дә агыздыртты. Менә шул кеше бүген (аңа районның партсекретаре кушкандырмы) монда килеп чыкты. Элеккесендә мине болай дип гаепләде ул. «Бал саткансың», – ди. «Кемгә?» – дим. «Җамал әбигә», – ди. Прәме күзгә карап. «Мин Җамал әбигә балны сатмадым, хәер итеп кенә бирдем», – дим. Чөнки Җамал әби – безнең авылда барыбызның да кендек әбисе. Синеке дә, башканыкы да. Ул, ялгыз калып, бик озак яшәде. Аның кылган изгелекләрен аңламады. Мине, дәүләт милкенә кул сузасың, дип, 1 елга төрмәгә утыртты. Янәсе, райком алдында үзенең «чын коммунист» икәнлеген күрсәтте. Нишлисең, бозыклыгы хәттин ашканмы, чыгышы, тәрбиясе шундыймы, белмәссең. Күңеленә большевиклар рухы сеңгәнен дә аңлап бетермәссең. Аңа колхозда һәрберсен куркытып, буйсындырып тору кирәк. Шул нәрсә моны канатландыра. Янәсе, миндә – власть! Властька, дәрәҗәгә табынган кешегә каршы әйтеп булмый… Ярамый да иде.
Билгиз (сабырсызланып). Гыймай бабай! Ул кеше кем соң?
Гыймай (теләр-теләмәс). Син борчылма, аның өчен үпкәләмә дә, минем әтине хурлый бу дип. Мин дөресен сөйлим. Хет, син, Җәләй тәрбиясендә үсмәсәң дә, егет кеше булып калырга тырыш. (Пауза.) Әбиең, мәрхүмә, әйбәт кеше иде. Ул әнә шул безнең таулы урманнан, корыган чыбык-чабыкларны, Җамал әби кебек, иңенә күтәреп ташыды. Салкын өйдә син туңмасынга учак утын суытмады… Үлгәндә әйткән «Җәләй харап итте кызымны» дип. Монда әниең Мәрвиянең гөнаһысы юк. Җәләй үзе гөнаһка батты. Ул кылган гамәлләр өчен әниең бәхилләмәгәнгә… Әле хәзер генә ул монда булып китте.
Билгиз. Ник килгән урманга?
Гыймай. Тикшереп йөри, кешедән гаеп эзләп… Ярар, анысы чурт булсын… Монда гаеп тапмагач китеп барды үз аланына. Анда урман эчендә түрәләргә, шәмдәй үскән нарат агачларын кистереп, бура бурата бугай. Үз «эшләрен» шулай урман эчендә качып эшлиләр. Аларга ни кылансалар да ярый… Син, Билгиз, борчылма, нык бул, егет бул! Әйдә, чәйләреңне эч, аша. Бер дә кыенсынма.
Билгиз. Рәхмәт, Гыймай абый, ашадым, эчтем… Китим инде мин. (Кузгала.)
Гыймай. Ярар алайса, үпкәләп китмә, шулай сугылгала. Онытып бетермә…
Билгиз. Юк, Гыймай абый, сезне онытмабыз… (Китә. Урман эчендә балта тавышлары ишетелгән якка китеп бара. Туктап-туктап тыңлый. Юл читеннән кереп, агач төпләп чыга. Арырак китеп калкулыкка менгәч, кулындагы агачына ишарәләп, янә хатирәләренә бирелә.)
Балан, балан! Әбиемнең яраткан агачы! Баланнарыңны итәгеңә җыйганда, тукталып калыр идең дә «Улым! Ишетәсеңме? Әнә бер кош матур итеп моң түгә!» дияр идең. Әби, син үзең дә юмарт идең. Агачтагы баланнарны, кошларга, песнәкләргә дә калсын дип, бөтенләй җыеп бетерми идең. Аннары, шушы тау астындагы изгеләр чишмәсенә төшеп, битләреңне юар идең. (Билгиз калкулыккарак чыккач, туган ягын күзәтеп соклану кичерә.) Исәнме, изге тау, җиләкле аланнарым!.. (Авыл ягына борыла.) И-и туган җир! Киткәч тә, күңелемдә мәңге сакланып калырсың син… Әнә шул безне тәгәрәтеп үстергән су буйларың, болыннарың белән һич тә истән чыкмассың… Яшел чирәмнәреңә чалкан ятып, шушы иксез-чиксез зәңгәр күкләреңә карап хыяллана идек… Йолдызлар, күзләрен йомып, күк пәрдәсе астында йокыга талганнар. Хыял канатларында йолдызларга кадәр очып менәбез. Анда без, Зәбидә белән икәү, кулга-кул тотынып көлешә-көлешә, галәм киңлекләрендәге могҗизалар белән танышып йөрибез. Безне беркем күрми, беркем ишетми. Теләгән җиргә барабыз, кайтабыз. Без – ирекле кошлар! Мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирешәбез. Инде зур булып үскәнбез. Шулай күктә яшәргә калганбыз. Мәрмәр таштан салынган хикмәтле сарайлар эчендә яшибез. Мин инде врач булып укып чыкканмын. Күктә яшәү шартларын өйрәнәм. Зәбидә – геолог. Ул төрле-төрле кристалл, ташларны җыя, серләрен өйрәнә… Безгә тормыш гаҗәп матур, җирдәгедән дә кызыклырак. Беркем беркемне «чеметми», җанын рәнҗетми. Дустанә яшибез. «Күктә һәркемнең үз йолдызы бар» дигәннәре рас булып чыкты. Монда йолдызлардай туктаусыз хәрәкәтләнеп торган кешеләр, бәрелгән-сугылган, авырткан җирләрен дәваларга дип миңа «приёмга» киләләр. Мин аларга, хәлемнән килгәнчә, медицина ярдәме күрсәтәм, тиешле дарулар бирәм… (Күкне күзәтә-күзәтә калкынып-калкынып ала.) Ә беркөнне, уйламаганда-көтмәгәндә, ишектән Җәләй килеп керде. Аптырап киттем. Ул бирегә каян килеп чыккан? Шактый картайган, чигә чәчләре агарган. Мин аңа утырырга урын тәкъдим итәм. «Кай җирегез авырта? Нәрсәдән зарланасыз?» – дим. Ни гаҗәптер, ул мине танымый, берни булмагандай җавап бирүен белә: «Бил-буыннарым сызлый, талчыктыра, картаям бугай», – ди. Аңа бил тиңентен чишенергә кушам. Кечкенә чүкеч алып, тәненә тидереп-тидереп алам да сорыйм: «Салкынны сизәме?» – дим. «Сизәм», – ди. «Монда ничек?» – «Шулай ук», – ди. «Ярар», – дип, төрле хәрәкәтләр ясатам. Кулларын, аякларын бөктереп карыйм… Аңа дарулар, киңәшләр биреп озатып калам… (Ул, кинәт акылына килгәндәй, хыялларыннан арынып, җирдә үскән балан агачына тотынып тора.) Нигә соң әле мин һаман шул Җәләй турында уйланам? Онытырга кирәк аны, онытырга… (Ул көрәген, балан агачын алып, тиз-тиз авылга таба китеп бара.)
Җиденче күренеш
Билгиз өйләрендә ялгызы.
Билгиз (үзалдына). Әби бу мендәр, одеялларны – барысын пөхтәләп урнаштыра иде. Кайберләрен шушы бизәкле сандыгы өстенә таслап тезде. (Сандыкка карап тора, аны ача.) Онытканчы, сандык эчендәге әйберләрне рәткә салыйм әле. Үлемтеккә дигәннәрен алгач буталып яталардыр. (Киемнәрне берәм-берәм кулына алып карый.) Монысы әбинең балитәкле күлмәге. Бөреп тегелгән җиң очларына кулъяулыгын кыстырып куяр иде… (Күлмәкне куеп, икенче әйберне ала.) Монысы әниемнең ак шәле… (Шәлне җәеп, әйләндереп-әйләндереп карый, әбисен күзаллагандай, аны кадерләп күкрәгенә кыса.) Нинди йомшак!.. Ул, шәлен ябынгач, агарган чигә чәчләрен, сыпырып, шәле астына яшерер иде… (Шәлне төреп, таслап куя, сандыктан ак кофта чыгара.) Әниемнең кофтасы! Кешелеккә кияргә дип, ак бәрән йоныннан бәйләгән. Үзе җыйнак, үзе шундый җиңел. (Кофтаны әнисен сагынып сыйпый, үзенә үлчәп карагандай итә.) Гәүдәсенә килешеп кенә торгандыр инде бу кофтасы… (Ул кулына тоткан кофтага карап уйга кала, әнисен хыялында тергезә, ут сүнә. Сәхнәдән чыга.)
Сәхнә яктырганда, Билгизнең әнисе Мәрвия пәйда була. Ул, Билгиз кулына алган ак кофтасын киеп, урам чатында Җәләйне көтә, сәгатенә карап-карап ала, аның килгәнен күрүгә шатланып куя.
Мәрвия. Сине көтә-көтә көтек булып беттем инде.
Җәләй (җитди). Районда тоткарланырга туры килде. Анда ару гына «пешекләп» тә алдылар.
Мәрвия. Нигә?
Җәләй. Налог планнары үтәлми дип.
Мәрвия. Халыкны ничек таларга белмиләр инде… «Бездетность» дип тә баш катыралар… Күпме ир-егетләр сугыштан кайтмасын да…
Җәләй (шелтәләп). Син партия эшенә тел-теш тидермә…
Пауза. Мәрвия Җәләйнең кырыслыгыннан аптырап тора.
(ясалмалык күрсәтеп). Сагындырдың әле… (Мәрвияне кочагына тарта, үзе як-ягына карана.) Әйдә, монда басып торганчы, минем бүлмәгә кереп утырабыз?..
Мәрвия (читенсенеп). Урамда гына торыйк әле, кичке һавада рәхәт ич…
Җәләй. Безгә урамда нәрсә калган, кеше күзенә чалынып торганчы…
Мәрвия. Безгә кеше тими ич… Монда да тыныч, беркем юк. Икәүдән-икәү генә…
Җәләй (хәйләләп). Минем бүлмәмдә бераз эшләрне караштырасы бар.
Мәрвия (урыныннан кузгалмый, уңайсызлана). Җәләй!..
Җәләй. Нәрсә инде?..
Пауза.
Мәрвия. Мин сиңа бер әйттем ич. Йөккә уздым, дип. Нишлибез? Син һаман сузасың… (Пауза.) Миңа өйдәгеләрдән оят, алар күрәләр ич, сизенәләр… Бер карарга килергә кирәктер бит? Өйләнәм, дип ышандырдың да…
Җәләй. Синең һаман да шул: «Өйлән дә өйлән»… Әйттем ич мин сиңа: «Әкълимә әбигә бар да төшерт балаңны»,– дип.
Мәрвия (аптырап). Ничек инде? Син бит «өйләнәм» дидең. Вәгъдәләр бирдең. Ә хәзер?..
Җәләй. Мин хәзерге вакытта өйләнә алмыйм… Мине партия курсларга укырга җибәрә…
Мәрвия (рәнҗеп). Җибәрсә, бергә булганнан укуың комачауламас.
Җәләй. Мин әлегә әзер түгел.
Мәрвия. Теге вакытта бик әзер идең. Ә хәзер… Миңа нишләргә соң?.. Бу хурлыкны ничек күтәрим?
Авыр тынлык.
Җәләй. Йә, аптыратма инде… Әйдә, минем бүлмәгә керик әле… Шунда сөйләшербез… (Мәрвиянең җиңеннән тарта.)
Мәрвия, чарасызлыгын сизеп, теләр-теләмәс, Җәләй артыннан атлый. Алар киткәч, ут сүнә. Сәхнә яктырганда, Билгиз янә элекке урынында.
Билгиз (сыкранып). Их, әни, әнием! Нигә син Җәләй белән бәйләндең? Күңел газаплары кичерер өченме?.. Шушы кофтаңны да өстеңдә киеп туздыра алмагансың… (Кофта кесәсендәге әйбергә кулы тиеп китә.) Кесәсендә нәрсәдер бар… (Ала.) Блокнот! (Ачып укый.) Җырлар, бәетләр. Ә болары нәрсә? Көндәлекләр! (Кызыксынып, өстәл янына килеп утыра. Лампа утын яктырта төшә, сүзсез генә укый. (Көндәлеккә язылганнар магнитофон язмасында әнисе Мәрвиянең үз тавышы белән бирелергә дә мөмкин, аның көндәлек язып утыруы, бер читтәге тәрәзә аша гәүдәләнүе дә, укый-укый үз тавышы яңгырашында бирелергә дә мөмкин.)
Мәрвия. «Билгиз улым инде ике тешен ялтыратып көлә дә башлады. Бу кадәр әтисе белән бер-беренә охшарлар икән…»
Билгиз. Кемгә охшаган икәнен атап әйтмәгән. Җәләй исемен телгә аласы килмәгәнме, әллә сер итеп саклап калдырганмы? (Блокнотның икенче битен ача.) Монысында нәрсә язылган икән? (Сүзсез укый.)
Мәрвия (үзе яки тасма язмасында). «Бүген, улым белән бергәләп, Кече Үзән буена төштек. Көн кояшлы булды. Инде яз сулышы җанга ниндидер рәхәт иркенлек бөрки. Күңел тәрәзәләрен ача. Кояшның юмарт нурларыннан Билгизнең күзләре чагыла, йөзе балкый. Аның көләч йөзенә карап бара-бара, ихтыярсыздан, шомланып куйдым. Син искә төштең. «Әтисез» улым кызганыч булып китте. Хәтеремнән синең белән сөйләшеп үткәргән көннәр йөгереп узды. Сабан туеннан соң. Шул Черек Күл уеннарында танышкан идек без. Егерменче июнь киче иде ул. Беренче тапкыр мине озата кайттың. Ул чагында без бер-беребезнең күзләренә карашып туя алмадык… Көннән-көн бер-беребезгә якыная бардык, бергә булырга вәгъдәләр бирештек… Һәм мин, көтмәгәндә, үпкәм шешеп авырып киттем. Әле терелгәч тә йөткергәләп йөрдем. Шуннан соң син, Җәләй, никтер салкынаеп калдың. Белмим, нәрсәгәдер?.. Мине гомерлек хаста булыр дип уйладың бугай. Аннары син шәһәргә агрономнар курсына укырга китеп бардың… Шул чакта кайгымнан күпме күз яшьләре түктем мин!..»
Билгиз. Монда кайчан язганлыгына числосын куймагансың. (Укуын дәвам итә.) «Инде улыма өч яшь. Мин аңа бүген тал песиләре өзеп бирдем. Билгиз улым нәни бармаклары белән мамыктай йомшак нәфис бөреләргә сокланып кагылды. Тал песиләре миңа яшел чирәм өсләрендә, артларына чүгә-чүгә, нәни томшыклары белән кыяк өзгәләп йөргән сары каз бәбкәләрен хәтерләтте. Сабый улымны әнә шул ныгып җитмәгән каз бәбкәләренә тиңләдем. Күңелем бер сөенде, бер көенде. Әмма мин улымның тернәкләнеп үсәчәгенә нык өметләнәм. Билгизем минем тәүге мәхәббәтем!.. 20 апрель».
(Дулкынлана-дулкынлана блокнотның алдагы битен ача, язылганнарны күздән кичерә.)
Мәрвия. «Бүген 27 май. Ат утары яныннан узып барганда, улым кинәт кычкырып җибәрде.
– Әни! Әнә ат!
– Нишли, улым?
Билгиз ат рәвешенчә башын селкеп җавап бирде.
– Миңа «исәнме!» әйтә.
Рәхәтләнеп көлдем. Ул сүзгә синең кебек тапкыр булыр, ахры».
Пауза.
Билгиз уйланып калган җиреннән көндәлек битләрен алга таба ача, укый.
(Тасма язмасында). «Тагын улым белән икәү урамга чыктык. Көн матур, тыныч. Билгиз арт урам чатында җыелып торган бер төркем кешеләрне күреп сорады:
– Әни! Анда нишлиләр?
Алар Җамал әбине күмешергә килүчеләр иде.
– Андамы? – дим. – Кечкенә балаларга конфет бирүче юмарт әбиең үлгән.
– Үлгән? Нигә?
– Картайган.
– Нигә картайган?
– Менә син дә үсәсең-үсәсең дә картаясың, бабай буласың.
Билгиз соңгы сүземне ошатмады: йөзе турсайды.
– Юк, минем бабай буласым килми, бабай булгач үләләр…
Кирәкмәс сүз әйттем, ахры, дип, йөрәгем жу итеп китте.
– Юк, син үлмисең, улым.
– Беркайчан дамы?
– Беркайчан да.
– Ә ничек?
Тәмам аптыратты.
– Әбиең сиңа авырмый да, картаймый да торган дару бирер, һәм син озак-озак яшәрсең.
Мин шулай дигәч, ул дәшми ризалашты. Сабый шул әле. Ни әйтсәң дә ышана. Үзе барысын да белергә тели. Әтисенә охшаса, укымышлы булыр, мөгаен. 11 июль».
(Билгиз, фикер йомгагы очын табарга теләгәндәй, янә көндәлек битенә ябыша.)
(Тасма язмасында). «Улым! Бердәнберем! Инде син йоклыйсың. Күземә йокы керми. Уемда – син генә… Әллә ниләр уйлап бетердем. Аптырагач, шушы хатны язарга керештем. Уйларымнан эчем бушамасмы дим.
Инде соң. Баш очында янган җиделе лампа яктысы, мае кимеп, зәгыйфьләнеп калган, йөзең турысына моңсу шәүлә элгән. Шәүлә күңелемә ниндидер шом салгандай итә. Әллә бу, иртәгә сине калдырып китәсе булганга, миңа гына шулай тоеламы? Хәерлегә булсын! Дөнья хәлен белеп булмый инде… Иртән юлга чыгасы. Свердлау ягына вербовать итәләр. Карьер, җир, урман эшләренә. Срогы өч айдан алып алты айга кадәр, ди. Нишлисең бит, ул кушкач… барасың инде. Үҗәтләнде, якларга тырышмады. «Балам бар…» диюем белән исәпләшмәде… Барыннан да бигрәк миңа син кызганыч, улым… Яшь шул әле син. Синең өчен йөрәкләрем телгәләнә, елыйсыларым килә… Ичмасам, юатыр кешем дә юк… Белмим инде, бәхетле итә алырмынмы үзеңне? Әлегә син берни белмисең. Менә үсәрсең, күп нәрсәләрне үзеңчә аңлый башларсың… Исән-сау бул, улым! Мин тиздән әйләнеп кайтырмын. Әбиеңне тыңла! Елама, яме?.. Әниең Мәрвия».
Билгиз (паузадан соң, гасабиланып). «Кушкач», «кушкач»… Кем кушкан соң аны? Кем? (Дәфтәрдән укып.) Монысы кемгә багышланган соң моның?
Шул ук күренеш.
Мәрвия (тавышы тасма язмасында бирелә). «Җәләй! Бу минутта сиңа әрнүләрем йөрәк түремнән дулкын-дулкын булып бәреп чыга. Әнисеннән үз баласын аерып, шултикле ерак җирләргә җибәртмәсәң, бүтән кеше таба алмас идеңмени? Берсендә, ярым шаяртып, «Байлар нәселеннән булган кызлар эрерәк була инде» дигәнең дә юкка гына булмагандыр. Безме инде байлар? Гомер буе балта чапкан әтием баймы? Мине яклый дип әйтүләреннән, кеше сүзеннән курыккансың инде. Кызганычка каршы, кеше сүзенә тиз ышанучан булдың шул син… 28 июль».
Мәрвияне яктырткан ут сүнә, ул сәхнәдән чыга. Билгиз, блокнотын ябып, урыныннан тора, йөренә.
Билгиз (әрнү кичереп). Их, әнкәй, әнкәй! Үзеңне сагалап торган фаҗигане күңелең сизенгән икән… Сине кызганудан йөрәгем сыкрап елый. Исән-сау әйләнеп кайткан булсаң, мин сине хәзер ничекләр итеп чәчләреңнән сыйпап юатмас идем… Минем өчен күпме газаплы уйлар кичермәгәнсең?.. Их, Җәләй! Җәләй Хисамов! Әни исемеңне күрсәтмичә, күп нокталар куеп үтсә дә, мин ул кешенең син булуына инде шикләнмим. Әнием дөрес сизенгән: син куркак та булгансың икән, кара эшләреңне яшереп эшләгәнсең… Син үзгәрмәгән, ничек бар, шулай булып калгансың. Гәрчә сине онытырга теләсәм дә, исемең дә, күләгәң дә артымнан калмый ияреп йөри… (Чыгып китә.)
Ут сүнә.