Kitabı oku: «Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…», sayfa 3

Yazı tipi:

Әйдәман

Без яшь чакта кошлар да өздеребрәк сайрый, чишмәләр дә челтерәбрәк ага иде… Хәзергедәй муллык булмаса да, тормыш та кызыклырак, дөнья да серлерәк иде. Тагын… мәхәббәтнең дә чыны бар иде әле ул заманнарда…

Кешеләр генә түгел, мал-туар, кош-корт, җәнлекләр дә үзләренчә чынлап торып сөешә белә иде…

Безгә, малай-шалайга да, әллә ни күп кирәкми. Уйнасаң, аклар-кызылларга бүленәсең дә сугыш-сугыш уйныйсың. Боз ныгуга, буага төшеп, үзебез ясаган кәшәкәләр белән туп куабыз. Язгы ташуларда көймә йөздерәбез. Эт булып арып, муеннан пычракка батып, кайтып егылабыз. Дәрес әзерләргә вакытыбыз да калмый. Йә булмаса, дурга төшеп, яңа туган тайларны карашабыз. Кайсысы чапкын, кайсысы йөк аты буласын билгеләмәк булып, бәхәсләшеп бетәбез. Әйтергә онытып торам икән: «дур» дип кәнүшнине әйтәләр безнең якта. Кайсы вакытта «ат абзары» да диләр. Шунда бахбайлар ауный-ауный кышкы ябагаларын алыштырганда, шуны җыябыз. Аны тире җыючыга тапшырып, кытай фонарьларына батареялар аласың.

Ул гына түгел әле, атлар янына төшүнең тагын бер зур сәбәбе бар. Анда безнең яраткан колыныбыз, якты дөньяга китергәндә әнисе гүр иясе булып, ятим калган бик матур таебыз яшәп ята!

Дәресләр тәмамланып, өйдә ашап-эчкәч, өлкәннәр кушкан эшләрне эшлибез дә шунда ук чыгып таябыз. Кулыбыздан йомшак печән ашатабыз, сөтне дә шешәдән имезәбез. Ятимә бит – кызганыч! Үзе шундый матур, шук, наян тагын! Коңгырт төстәге йоны елкылдап тора. Чем-кара яллы, шундый ук койрыклы, маңгаенда ап-ак кашкасы булган бик гүзәл ат кызы иде ул. Үсә, көрәя төшкәч, без, аңа атланып, кәнүшни ишегалды буйлап әйләнеп тә килгәли идек. Тора-бара ул бөтенләй кулга ияләшеп бетте. Чакырсаң – килә, ияртсәң – артыңнан калмый йөри. Үзебез тәрбияләп үстергәнгәме, бик ярата идек без бәләкәчне. Кушаматын да, маңгаендагы тамгасын истә тотып, «Кашка» дип куштык. Ул да безне үз итә. Түземсезләнеп көтеп ала. Әллә каян ук тавышларыбызны танып, бөтен тирә-юньне яңгыратып кешнәп җибәрә, малай! Үзенчә: «Тизрәк килегез, сездән башка күңелсез», – диюедер инде нарасыйның!

Вакыт уза торды, безнең гүзәл Кашкабыз да үсеп буй җиткерде. Озын торыклы, баскан урынында биеп, янып тора. Кайсы вакытта безне күрү шатлыгыннан уйнаклап чабып та китә. Ә озын керфекле күзләре шундый зур, акыллы. Әйткән һәрбер сүзебезне аңлап тора. Кил дисәң – килә, кит дисәң – китә. Ә бөтен ишегалдын тутырып кешнәп җибәрсәме? Андый матур тавышлы атлар бүтән җирдә юктыр кебек тоела безгә.

Һәрбер җүнле кәнүшнидә бахбайларның үз әйдәманнары була. Ә бездә Пират дигән нәсел айгыры иде ул. Аны дүрт-биш ел элек армиядән исәптән чыгарып кайтардылар. Ул чакларда хезмәттәге атларны, вакыты җиткәч, колхоз-совхозларга нәсел яхшыртырга җибәрә торганнар иде.

Пират төшеп калган «ир» ләрдән түгел иде түгелен! Яңарак кына туган колыннарда аның чалымнарын шәйлисең. Байтак тайларга әти булган айгыр ул. Ни шәләй-вәләй! Рәхмәт аңа безнең авыл чапкыннарының канын яңартып җибәргәне өчен. Безгә атларның тиз йөгерә торганнары да кирәк. Пиратның элеккеге тырышлыклары нәтиҗәсендә инде менә ничә ел рәттән Сабан туенда беренче урын безнеке! «Дастуйный ат ул», – ди минем Мәүлетдин абый, тикмәгә түгелдер.

Тик соңгы елларда бераз биреште әле ул. Картаебрак китте. Бияләргә дә әллә ни исе китми, битараф кылана башлады. Тик безнең гүзәл Кашкабызга гына түгел. Аны күрде исә, әллә нишли, бөтен тынычлыгын югалта, бәгырь! Без, малай-шалай да, моны сизеп алдык. Юри, тегене уятып җибәрер өчен, Кашкабызны җитәкләп аның янына китерәбез. Пират дурны яңгыратып кешни, пошкыра, аран эчендә урын табалмый. Тибенә, иреккә чыгарга омтыла. Шулай булмыйни: безнең Кашка чибәр шул!

Мал караучы Габдулла абый гына:

– Йөрмәгез әле, заслужынный атны котыртып, – дип, безне куалап чыгара.

Ә без барыбер канәгать, таебыз белән чын күңелдән горурланабыз. Чибәр лә ул безнең Кашка!

– Кашкага ир куенына керергә иртәрәк әле, – ди минем дус малай Рөстәм. – Тагын ярты елдан әзер була, дип әйтте әти, – дип тә өсти.

…Ниһаять, ул ярты ел дигәннәре үтеп тә киткән икән. Беркөнне тышта Рөстәмнең сызгырганы ишетелде. Чыксам, ул, ашыга-кабалана:

– Әйдә, тиз бул! Бүген Пиратны безнең Кашкага сикертәчәкләр! – дип кычкыра.

Озак уйлап торырга вакыт юк, әби ясап биргән сөтле чәемне дә онытып, Рөстәм белән су буена йөгердек. Яшь колыннар кебек уйнаклаша-уйнаклаша, кешни-кешни, кушаяклап чабабыз. Хәтта михахайлап тибешеп тә алабыз. Читтән карап торсаң, малай, чын бахбайлардан бер дә ким түгел үзебез дә. Безнең ачуны чыгарып, тагын өч-дүрт малай иярде. Алары гына җитмәгән – Сәләхиләрнең сипкелле Наҗиясе белән кәкре сыйрак Оркыя да безгә тагылды. Әй, җен ачулары чыкты да инде шунда! Чыкмыйча соң, йөрмәсеннәр малайларга ияреп, юк нәмәстәләр! Ат сикерткәнне карау – рәзве кызлар эше? Рөстәм, нәфрәтен тыя алмыйча, тегеләргә:

– Яле, калыгыз әле, ирдәүкә тәреләр! – дип кычкырды.

Кая ул безне тыңлау! Бераз туктап торган булдылар да тагын иярделәр. Алар белән кабат әрепләшеп торырга вакыт юк. Ашыгабыз. Соңга калуыбыз бар.

Без килеп җиткәндә, ирләр Кашканы су буена алып чыккан иде. Көтүче Гарәфетдин абый, Рөстәмнең әтисе инде, йөгәнен үзе урап тоткан. Кашка безнең тавышларны ишетеп, каерылып карады да: «Болар мине нишләтергә җыена соң, җибәрсеннәр, әйтегез әле, зинһар», – дигән сыман, кызгандырырлык итеп кешнәп җибәрде.

Без яраткан бахбаебызның башыннан, муеныннан сыйпыйбыз. Ул тынычланган, сабырланган кебек булып китә.

Тынлыкны бозып, кәнүшни эченнән Пиратның дулап аваз биргәне ишетелә.

Габдулла абзый безнең төркемгә күз төшереп алды да, кызларга карап:

– Барыгыз, өйләрегезгә таегыз әле, чәчбикәләр. Сез генә җитмисез монда! Хәзер колакларыгызны кисәм, – дигәч, кызлар чыр-чу килешеп, теләр-теләмәс кенә кайту ягына борылды. Безгә дә тимәсәләр ярый инде, дип борчылып торган идем, сүз әйтүче булмады – егет булуыма тагын бер тапкыр шатланып куйдым. Рөстәм колагыма пышылдый: «Кусалар да кайтмый идем мин», – ди. Аңа әйтергә җиңел ул: әтисе биредә бит! Күрә торып малаен куалап кайтарырга ирек бирмәс.

Шулай итеп, безгә бәйләнүче булмады. Иркенәеп китеп, яңадан Кашка тирәсендә кайнашырга керештек. Кемдер танау астын кашый, кемдер чирәм өзеп каптырган була.

Гарәфетдин абый түзмәде:

– Малайлар, әз генә читкәрәк китегез әле. Хәзер айгырны ычкындыралар, йә берәрегезне тибеп очырыр, – диде.

Без кырыйгарак барып чүмәштек. Куып кына кайтармасыннар. Ну, малай, күргән галәмәтләребезне сөйләп, бөтен мәктәпне шаккатырабыз инде иртәгә! Шул арада Рөстәм әтисен тәнкыйтьләп тә ала: «Җангаллый әти. Пиратта тибеп очыру кайгысы юк бүген», – ди.

Рөстәмнең әтисе атны йөгәненнән тагын да ныклабрак тотты да: «Әйдә, Мәүлетдин, җибәр!» – дип кычкырды.

Ат абзарыннан кешнәштергәләп, пошкырынып, нәсел айгыры Пират атылып чыкты. Кашкага: «Менә кара! Мин нинди көчле, дәртле», – дигән кебек, арт аякларына басып, тагын да катырак кешнәп җибәрде. Шуннан соң бия тирәли әйләнеп чыкты, аны иснәштерә башлады.

Миңа кызык та, абзыйлар алдында уңайсыз да. Кая барасың инде: күрәсе килә бит!

Айгыр күзгә күренеп үзгәрә башлады. Рәфкать атлы иптәшебез түзмәде:

– Ай-яй, малай! – дип куйды.

Пират әйләнә дә тулгана, Кашкабыз тирәсендә бөтерелүен белә.

Рөстәм, исе китмәгәндәй кыланып, миңа пышылдый:

– Минем мондыйларны гына күргән бар инде, – ди. Аннан минем аптырап калган чыраемны күреп, юатып куя:

– Иң кызыгы алда әле…

Кашка мондый ыгы-зыгыга һич кенә дә риза түгел. Пиратны санга сукмаска маташа. Йә тибеп җибәрә, йә тешләп ала. Гарәфетдин абыйның кулыннан ничек тә ычкынып китәргә итенә.

Айгыр беравык тынычланып торды да яңадан «тәртәгә тибә» башлады. Тик эше барып чыкмый гына бит! Кашкабыз кушаяклап, ярсып-ярсып тибә. Ай-яй, бу хәтле дә күралмас икән, әй!

Шактый азаплангач, Пират та өмете өзелеп, тынычланып калгандай булды. Шултиклем тешләсәләр, типкәләсәләрме? Мин әллә кайчан өйгә кайтып киткән булыр идем инде.

Гарәфетдин абый да, сукрангандай:

– Кәҗәләнә, зараза, – дип куйды.

Шулвакыт кәнүшни ягыннан башка бер атның кешнәгәне ишетелде. Бу тавыштан җанланып киткән Кашка колакларын уйнаткалап алды, үзенчә җавап та бирде. «Мин биредә, чыгып күр әле», – диде, ахрысы. Дур эченнән кабат хәбәр килде. Бу – Пиратның улы, яшь айгыр Очкын тавышы иде.

Гарәфетдин абый сыкранулы тавыш белән:

– Моннан булмас, ахрысы, егетләр. Бәлкем, Очкынны сынап караргадыр, – дип әйтеп куйды.

Мәүлетдин абый исә:

– Яшь бит әле, тәҗрибәсе дә юк. Очлап чыга алыр микән соң? – диде.

– Тәвәккәллик. Булса булыр, булмаса юк инде, егетләр, – диде Рөстәмнең әтисе.

Мәүлетдин абый, шуны гына көткәндәй, аран ишеген барып ачты да эчкә кереп китте. Аннан кешнәп, уйнаклап Очкын килеп чыкмасынмы! Борын тишекләре киерелгән. Әйтерсең лә аннан пар түгел, ялкын бөркелә. Кашканы күргәч, тыпырдап биеп тә алды әле. Бераздан, бөтен дөньяны яңгыратып, тагын кешнәп җибәрде. Ә Кашка башын игән, күзен яшергән була. Сипкелле Наҗия диярсең.

Пират, көндәшенең үз улы икәнен искәрептер, тояклары белән җирне тырный башлады. Аннары кинәт башын югары чөеп, давыллар куптарып, Очкын тарафына омтылды. Нәрсә булыр икән? Шунда яшь айгыр кушаяклап тибеп җибәрмәсенме! Ләкин әтисенең гәүдәсенә ник бер тоягын тидерсен. «Әти, якын киләсе булма», – дип кисәтүе генә иде, ахрысы. Пират үз хәлен аңлады шикелле: кинәт кенә башын аска иеп, аранына таба юыртып китте.

Ниһаять, Очкынның сәгате сукты… Кашкабызның сыртын ышкыштыргалап алды. Әйләнде, тулганды. Иреннәрен җыерып, Кашканы иснәштерде. Ни булыр икән хәзер, дип көтәбез. Кашка да нигәдер тибенми башлады! Бигрәк җебеде дә төште инде Очкын алдында. Үзе, борылып-борылып: «Нәрсә булыр икән инде?» – дигән кебек, зур матур күзләре белән койрыгын караштырган була…

Менә Очкын, ыжгырып, Кашкабызның өстенә сикерде. Бичаракай яшь айгырның авырлыгыннан сыгылып куйды.

Гарәфетдин абый тәмәкесен җиргә төкерде дә:

– Юк, авызлый алмый инде. Тәҗрибәсе юк, – диде.

Мәүлетдин абый аның белән килешмәде:

– Ашыкма! Барыбызның да башыннан үткән хәл…

Гарәфетдин абый тагын «черт» иттереп җиргә төкерде:

– Мәүлетдин, нәрсә карап торасың? Үзең юнәлт инде, алайса!

Өлкәннәрнең тәҗрибәсе җитәрлек булып чыкты. Ниһаять, абзыйлар җиңел сулап куйды.

Яшь айгырның бөтен тәне буйлап дулкын-дулкын калтырау узды.

Мин, Кашкага бераз гына үпкәләп, өйгә кайтып киттем. Ул безнеке түгел иде инде хәзер.

Көннәр язга авышканда, авызын җәеп, безгә Рөстәм килеп керде.

– Чык әле, тиз бул!

– Ни булды?

– Кашканың кызы бар, – диде Рөстәм, зур авызын шатлыгыннан тагын да ныграк җәеп.

Без тагын җай чыгуга, тагын дурга чабарга тотындык. «Ай-яй матур инде, малай, безнең таебыз. Әнисенә охшаган – койган да каплаган менә. Исән булсак, аны да үзебез карап үстерербез әле. Кушаматын да Рөстәм белән икәү куштык – Йолдыз.

Менә шулай итеп, Очкын – әти, Пират бабай булды.

Кызганыч, хәзер Пират та, Очкын да, Йолдыз да юк инде. Атларның гомере кешенекеннән күпкә кыскарак шул…

Бахбайлар җигеп, җир җимертеп, ут уйнатып йөргән авылдаш абыйларым да юк инде бүген.

Ә кайчагында колагыма Кашканың яңгыратып кешнәгәне ишетелгәндәй була.

Сабакташлар

Инде өченче уку елымны Казанда башладым, малай. Ияләштем инде хәзер, кая барасың. Дөресен әйтим, каникул саен авылыма чабам, сагынып кайтам, моңсуланып китәм. Шуңа күрә язгы каникулмы ул, көзгесе, кышкысымы – зарыгып көтеп алам. Бигрәк тә иң озын җәйге ялымны тилмереп көтәм.

Авылда бәя зурдан миңа хәзер. Туганнар да, дус-ишләр дә кайтканымны көтеп кенә тора. Бигрәк тә бабам, тәтәм белән Мәүлетдин абыем юксына мине. Җәйге каникулда көндезләрен абыем белән урманга печән йә утын әзерләргә йөрибез. Тәтәм исә, тәмле-тәмле коймаклар, кабартмалар, борай бәлешләренә хәтле пешереп, безне өйдә көтеп утыра. Ә инде урманга бармый калган көннәрдә, дус-ишләремне җыеп, печән әйләндерәбез. Йә булмаса, өмә ясап, утын кисәбез, аны ватып, матур итеп алачыкка өябез. Кышлык утын әзерләгәндә, безнең эш ярыш төсен ала. Икешәрләп бүленәбез дә, бертигез юанлыктагы бүрәнәләрне кем тизрәк кисеп чыгара, дип бәхәсләшәбез. Менә шуннан соң китә инде бер-беребез белән узышу. Тирә-юньгә пычкы чүпләре генә атыла. Бөтен өс-башыбыз онга баткан тегермәнченекен хәтерләтә башлый. Галошларга гына түгел, чалбар, күлмәк эчләренә хәтле агач чүбе кереп тула. Тулсын, әйдә, бер дә исебез китми, чөнки кызу эштән соң минем егетләрне тәмле аш белән кайнар мунча көтә. Каен себеркеләре белән бер-беребезне алмаш-тилмәш пешекләгәч, тәнебезгә бер атнага җитәрлек хуш ис сеңә. Чөнки ташка да мәтрүшкә, бөтнек, кычыткан, әрем салып пешерелгән су гына коябыз. Менә кайда ул Ходай Тәгаләнең сигезенче могҗизасы! Ару-талулар үзеннән-үзе юкка чыга, бөтен уй-фикер кыз-кыркын тирәсендә әйләнә башлый. Сөйләшү-мактанышулар да тулысынча шул темага күчә…

Кичкырын без, яхшы итеп үтүкләнгән ак күлмәк белән чалбарларны киеп, утлары ерактан ук балкып күренеп торган клубка юнәләбез. Унике малай без. Шуларның бишесе гармун-баянын кулына алса, ут уйната инде: биемәс җиреңнән биисең, җырламас җиреңнән җырлыйсың. Чөнки без, буш вакытыбыз булдымы, бер-беребездән дә уйнарга өйрәнәбез. Әйтик, Чүлү Рәфкате ниндидер матур яңгыраш тапкан икән, тотабыз да кушып уйныйбыз шуны. Сәләү Ирек нәрсәнедер үзенчәлекле итеп яңгыраткан икән, анысын да өйрәнәбез. Тирә-як авылларда да хәзер гармун уйнауда безне узучы юк. Еш кына: «Килеп, гармун гына булса да уйнап китегез әле», – дип, чит авыл чибәркәйләре дә безгә ялына. «Гармун уйнап китегез әле», – димиләр, «Гармун гына булса да уйнап китегез әле», – диләр. Менә шул «булса да» дигән сүз күңелгә ниндидер шик сала да инде. Әһә, димәк, алар безне гармун уйнарга гына чакырмыйлар. Әй, хәйләкәр дә инде бу хатын-кыз заты! Әллә ничә чакрым юл үтеп, Балчыклы авылыннан ук төшкән егетләр гармун гына уйнап китәр ди сиңа! Тот капчыгыңны! Бушка гармунда уйнап, биетеп йөрергә районнан килгән үзешчән сәнгать артистлары түгел ич без. Хәер, алар да тиккә йөрми хәзер, колхоз саен бушлай ашап-эчеп, өстәвенә теге «урыс чәен» дә чөмергәлиләр бугай председатель белән. Бусына әллә ничә тапкыр үзем дә шаһит булдым: бер-ике авылда чыгыш ясаганнан соң, безнекенә килеп җиткәч кенә, тегеләрнең баянчылары ишелә дә төшә. Артистлар да, үзебезнең авыл яшьләре дә миңа: «Хәниф энем, зинһар, артистларны коткар инде, өзмә концертны», – дип ялына. Әйтерсең лә тамашаларын мин өзәм. «Үзеңне яхшы итеп бер сыйлар идек», янәсе. Беләм мин аларның нәрсә белән сыйларга җыенганнарын. Ә безнең төркемдә «закон» кырыс – гармунда уйнау осталыгын арттыра барырга һәм физик яктан да ныклап әзерләнергә дигән таләпләр куелган. Сыйланып йөреп кенә егет булып булмый ул. Ни өчен соң безнең авыл егетләреннән башкалар шүрли дә, хөрмәт тә итә? Чөнки без бердәм шул, чын дуслар! Онытмагыз: бердәмлектә генә көч! Өстәвенә оста гармунчылар да әле без! Начар уйнасак, күрше авыл кызлары: «Гармун гына булса да…» – дип чакырып тормас иде.

Әле быел да, авылга игенчеләрне котларга дип, районнан көтмәгәндә бер төркем артистлар килеп төште. Туры килүен кара син: минем бишенче сыйныфка йөреп укыган күрше Иске Казиле авылына төшәсем бар! Ни өчен, дисезме. Менә анысы зур сер инде. Хәер, әйтсәм әйтим инде, алайса. Анда минем күзем төшеп йөргән Әсфәния чибәркәй бар. Сабакташым да әле ул минем. Үз авылында да беркем белән йөрми, егете юк. Миңа да бик исе китми бугай. Алланың рәхмәте яусын, озаттыра тагын үзе. Капка төпләренә кайтып җитүебез була: «Синең, Хәниф, авыл саен бер кызың бар ич, мыскыл итеп йөрмә инде, зинһар, мине», – ди. Мин шундук акланырга тотынам: «Аларны бит мин дусларча гына озатам, синең белән эшләр бөтенләй башка – серьёзный», – дим, урысча белүемә дә басым ясап. Тик шулай да безнең эшләр бик «серьёзный» га китми әле һаман. Әллә яратып бетерми, әллә… Аңламассың бу хатын-кыз затын. Хет: «Хәниф, бушка вакытыңны әрәм итеп йөрмә, мин бүтәнне яратам», – дип әйтсен иде шунда, кистереп. Мин дә ике-өч атна янып-көеп йөрер идем дә бүтән берәрсенә гашыйк булып куяр идем. Безнең илдә, Аллага шөкер, чибәрләр җитәрлек әлегә!

Гафу итегез, тагын читкә кителде. Авылыбызга үзешчән сәнгать артистлары килеп төшүе турында сөйли идем бит әле. Аларның репертуары күптән таныш инде безгә, килгән саен бер үк җыр, шул ук иске биюләр. Җырчы Фәрит Садыйковның тавышы матур гына, тик шул бер үк тамашаны күпме карап була инде. Тотарга да, кичен күрше авылга төшеп, Әсфәниягә яратуым турында турыдан-туры әйтергә кирәк. Яратам, дип әйтүдән нигә куркырга әле? Әнә бит мәхәббәт турындагы киноларда: «Мин сине сөям», – дип кенә калмыйлар, әүмәкләшеп әллә нәрсәләр эшләп бетерәләр. Безне укытучылар андый гыйшык-мыйшык уйнала торган фильмнарга кертмәскә тырыша. Янәсе, вакытыннан алда кирәгеннән артыгын белмәсеннәр! Кем әйтмешли, күп белсәң – тиз картаерсың, дигән кебек була инде. Ходайның биргәненә шөкер, алай иртә картаерга җыенганыбыз юк әле, ә менә егет булып йөрисебез килә, малай! Кача-поса гына түгел, өлкәннәр кебек, үз бәяңне белеп, рәхәтләнеп утырып, киноның тегесен дә, бусын да карыйсы килә. Дөрес, быел бәйләнүчеләр юк инде авылда. А как же, сигезенчене бетердек ич. Борын астына кара мыек та төртеп маташа! Нишләп әле безгә тегесе-бусы ярамасын. Бабай әйтмешли, элек унбиш яшендә ирләр инде, гаилә корып, бәби таптыра торган булган. Миңа да унбиш тулып, уналтынчы китте түгелме соң? Булды-җитте! Яратам, дип әйтәм бүген Әсфәниягә. Әле, бәлкем, ул, чыннан да, мине бала-чагага саный торгандыр. Миннән сөю сүзләре көтеп йөргәндер-йөргәндер дә… Бүген, Алла боерса, барысын да әйтәм.

Тик Ходай бүген бөтенләй башкача боерган икән. Әбәт тирәсендә иң якын дустым Сәләхи Тәлгате килеп керде.

– Чык әле, сөйләшәсе бар, – ди.

Ни булды икән, дип чыксам, дустым әйтә:

– Хәниф, бүген Казилегә төшеп йөрмә, теге Фәрит Садыйков һинд җырларын җырлаучы бик чибәр яшь кыз да ияртеп килгән, биегәнен күрсәң шаккатасың, – ди. – Кичә Олы Бортаста концерт куйганнар, малайларның ис-акыллары китеп кайткан, бөтерчектәй бөтерелә, ди. Карыйк әле шуны, иртәгә Иске Казилегә бергә төшәрбез, яме, ахир.

Мин дуслар сүзенә каршы килә торганнардан түгел: авылда калдым. Ул заманда каян булса да концерт, театр-мазар килсә, авылда бәйрәм була, халык шуның белән яши, кичке тамашага төштән соң ук җыена башлый иде.

Концерт безгә дә ошады. Бигрәк тә теге биюче кыз Гөлнара сихерләде. Ул бөгелә-сыгыла биюләре, һинд кызларыдай яңгыратып җырлаулары белән тамашачыларны шаккатырды. Безнең авыл егетләре бөтенләй мөкиббән киткән, кызыйның авызына кереп китәрдәй булып утыралар. Татар халкы болай да һинд киноларына гашыйк бит, тик анысы аның еракта, әллә кайда кебек, ә менә монысы – үзебезнең һинд, кулың сузсаң тотып алырлык арада гына. Кинодагыча чибәр, сылу, сәхнәдә бөгелә-сыгыла биюләре белән әсир итте дә куйды ул халыкны. Кул чабалар да кул чабалар, теге мескенкәйне биш-алты мәртәбә каршыларына чыгарып бастырганнардыр. Ниһаять, Фәрит абый, чыгып:

– Җәмәгать, безнең әле иртәгә Иске Казиледә дә чыгыш ясыйсыбыз бар, бик арыды кызыбыз, теләгән кеше шунда төшеп карасын, – дигәч кенә, халык тынып калды. Ниһаять, концерт тәмам. Авылның өлкәнрәк яшьләре Фәрит Садыйковны каядыр кунакка алып китте, без, унике малай, җыелышып киңәшкәч, кунак кызын танцыдан соң мин озатырга тиеш булдым. Бер иптәшем – Ибрай Фәрите генә каршы иде: «Гел сиңа да сиңа инде», – дип ырлап куйды. Ләкин малайлар аңа: «Фәрит, киреләнмә инде, ул кызый, тыңласа, бары тик Хәнифне генә тыңлый. Балчыклы егетләренә карамаган икән, димәсеннәр, авылның яманатын чыгармыйк әле», – дип, четерекле эшкә нокта куйды.

Мин, шулай итеп, чибәр әртискәне куна төшкән йортына озата киттем. Капка төбенә җитәрәк, кереп качмасын тагын дип, эләктереп алдым бит сылукайны.

– Җибәрегез әле, ни хакыгыз бар мине көчләп алып калырга? – ди бу.

– Бераз гына сөйләшеп утырырбыз дигән идем. Мин – Хәниф, – дим тегеңә.

– Миңа димәгәе, хет әллә кем булыгыз, сезнең кебекләргә озаттырып йөрергә урам себеркесе дип белдегезме әллә мине, үзегезнең авылныкыларны озатыгыз, сезгә шул да җиткән, – ди бу, ачуны китереп. «Безнең авыл кызларына ни булган, Аллага шөкер, берсеннән-берсе уңган, берсеннән-берсе чибәр, һинд биюләрен бии белмәсәләр дә, синнән бер дә ким түгел», – дип уйлап куям. Үзен бик әллә кемгә куя түгелме соң бу? Сәхнәдә ялтырап күренгән кызый, инде бөтен булган соклануымны юкка чыгарып:

– Минем егетләрем, Аллага шөкер, авыл саен буа буарлык, синең кебек хәчтерүшләр түгел алар, – дип тә өстәп куймасынмы.

Бусы инде иң чыдам ир-атларны да чыгырдан чыгарыр иде. Ачу чыкты, малай, чәпәдем инде мин дә эчкә җыелганның бер өлешен:

– Сәхнәдә ялтырап күренсәгез дә, тормышта бер юк кына нәмәстә икәнсез, – дип борылдым да киттем. Үзем кайтам, үзем, гарьлектән ахмаклыгымны сүгәм: «Әсфәнияң янына төшмичә, йөр инде шунда, үзен әллә кемгә санап йөргән биюче кыз янында», – дим. Ярый әле, Әсфәниям күрше авылда, минем этлекне күрми, белсә, битемә төкерер иде. Иртәгә, Алла боерса, Иске Казилегә төшеп, турыдан-туры: «Минем өчен синнән дә матур, синнән дә акыллы кыз юк, мин сине генә яратам», – диячәкмен. Тыныч йокы сиңа, гүзәл Әсфәниям. Син дә, менә бу якты йолдызларга карап, минем турыда әз генә булса да уйлыйсың микән? Их, Әсфәниям, җанкисәгем!

Иртәгә малайлар көләчәк инде миннән. Бигрәк тә гарьчел Фәрит: «Менә әллә кем булып йөргән идең, сине дә тыңламадымы кунак кызы», – дип төрттерәчәк, күр дә тор. Әй, чәнчелеп кенә китсен биючеләре, биемәүчеләре, безнең башлар ни күрмәгән. Иң мөһиме, Мәүлетдин абый әйтмешли, баш исән булсын!

Икенче көнне иртән миңа бер кәгазь кисәге китереп тоттырдылар. Анда, теге «Диләфрүзгә дүрт кияү»дәге кебек итеп, тастымал хәтле биткә ике генә җөмлә язылган иде: «Хәниф, синең нинди егет икәнеңне белмәдем, тупас кыландым, гафу ит. Бүген күрше авылда концертыбыз була, мин сине шунда көтәм, яме». Бу, әлбәттә, биюче кызның мәктүбе иде. «Хатың өчен рәхмәт, Гөлнара туташ, син мине дусларым алдында хурлыктан коткардың! Мин төшәчәкмен Иске Казиле авылына, тик сине күрер өчен түгел, ә беркемгә дә алыштыргысыз Әсфәниям янына!» – дип уйлап куйдым мин. Сөйгәнемнең матур итеп үрелгән калын, озын чәч толымы, елмайганда ике бит уртасында барлыкка килә торган чокырлары, тулып торган иреннәре исемә төшеп, йөрәк тагын да ешрак дөпелдәп тибә башлады. Их, шул чокырларыннан бер суырыптин-суырыплар үбәсе иде.

Кичен, без Тәлгат белән килеп туктаганда, концерт бетүгә таба бара иде. «Минск» матаен клуб ишегалдында үсеп утырган каен агачына сөядем дә, тамаша залына юнәлдек. Гөлнара мине күреп алды, күзләреннән шатлык нурлары чәчелде, хәзер инде ул сәхнәдән тамашачылар өчен түгел, бары тик минем өчен генә бии-җырлый иде кебек. Бу хәл мине әллә ни куандырмады: «Кеше-мазар сизмәсә ярый инде», – дим. Үзем күз карашым белән Әсфәнияне эзлим. Әнә алар сабакташым Суфия белән янәшә утырган да бик бирелеп концерт карый. Тамашачылар исә, Гөлнараның кай тарафка карап җырлавын чамалар өчен, борылып-борылып, кемнедер эзли башлады, ул да түгел, Суфияның үткен күзләре халык арасыннан мине искәреп тә алды, ул авызын зур итеп ерып кул болгады, шундук Әсфәниянең колагына да нидер пышылдап алырга өлгерде. Анысы, борылып, моңсу гына елмайды да, исәнләшкәнен белдереп, башын селкеде, аннары берни булмагандай кабат сәхнәгә терәлеп катты. Ниһаять, алып баручы бераздан танцы булачагын әйтте, яшьләрнең кайтып китәргә ашыкмауларын сорады.

Мин, уен башланганчы, күрше авыл егетләренә сәлам биреп, һава сулап керергә булдым. Клуб алдындагы бакчада төркем-төркем авыл яшьләре кайнаша, кайсы тәмәке көйрәтә, кайсы мәзәк сөйли. Равил дигәне, синең белән сөйләшәсе бар әле дип, мине читкәрәк дәшеп алды.

– Бар, Хәниф, кайтып кит хәзер үк, югыйсә дус дип тормыйм, сиңа хуже була! – диде ул, башы белән читтә торган унлап егеткә ымлап.

– Нәрсә булды, ник җыйдың инде миңа каршы бу төркемне? Үзең генә куркасыңмы әллә?

– Курыкмыйм мин синнән, кисәтәм генә, матаеңа утыр да тай моннан яхшы чакта! – дип әтәчләнде табак битле, калын иренле Равил. Мин, аптырап:

– Ни булды, аңлат, шуннан соң гына китәм, – дидем.

– Бүген биюче кыз янына бармыйсың, мин озатам аны, – димәсенме бу. Минем эчкә шундук җылы йөгерде.

– Бөтен кайгың шул гынамы, минем кем янына төшкәнне син бит яхшы беләсең. Хәтереңне яңартыйммы: Әсфәния янына! – мин әйтәм. Теге ышанмый.

– Ялганлама, синең кем янына төшкәнеңне бөтен авыл белә. Теге кыз үзе көне буе мактанып йөрде, – диде ул, миңа усал карап. Юк, тәки ышанмый бу миңа. Хәниф шундый сылу биюче кызны үз авылларының Әсфәниясенә алыштырыр дип башына да китерә алмый. Көнләшүдән тәмам миңгерәүләнгән, ахры.

– Равил, син теләсәң кемне озат, мин Әсфәния янына керәм. Әгәр матайга зыян-фәлән саласың икән, үзеңә үпкәлә, – дип, мин ишеккә юнәлдем. Минем арттан Тәлгат тә иярде, үзе:

– Хәниф, болар чынлап сөйләшә, икәү генә каршы тора алмаячакбыз, кайтыйкмы әллә бүгенгә? – ди.

– Башта кереп Әсфәния белән сөйләшәм, аннан күз күрер! – дим.

Әсфәния белән Суфия янында буш урын бар иде, килеп утырдым.

– Сәлам, Әсфәния!

Кызый коры гына:

– Исәнме! – дип куйды.

Мин яңадан сүз каттым:

– Әсфәния, әйдә, урамга чыгып аңлашыйк әле, сиңа әйтәсе сүзләрем бар.

Ул, миңа борылып:

– Хәниф, нигә икейөзлеләнәсең, биюче кыз бит, Балчыклыда егетем бар, кичә озата кайтты, бүген сезнең авылга минем белән күрешергә төшәчәк, дип сөйләнеп йөргән. Нигә алдашасың? – дип, сүзләре белән биткә «чәпәде».

– Юк, Әсфәния, мин синең янга төштем. Ул кызга мин, бүген очрашабыз дип, ялгыш кына да әйтмәдем. Юкка мактана ул, бәлкем әле гайбәтчеләр чыгарган сүз генәдер.

– Юк сүз түгел бу, Хәниф, биюче кыз Суфияларда квартирда, ул аңа үзе сөйләгән, әле аның белән генә тукталмаган, клубка төшкәнче, авыл кызларына да мактанган. Хәзер бөтен авыл шул турыда гына сөйли.

Сүзгә Суфия да кушылды:

– Син дә туйдырдың инде, Хәниф, мин бит сине чын күңелдән дус итәм, менә дигән Әсфәнияне ташлап, очраган бер кызга ияреп китәсең. Менә ялганламыйча әйтәм, бүген өйдә сүз гел синең турыда гына булды. Синең белән бер партада утырып укыганымны белгәч, көне буе төпченде. Гашыйк булган ул сиңа. Мин дә син азгынны мактап ташладым тагын. Нишлим соң?

– Әсфәния, әйдә, чыгып, икәүдән-икәү генә аңлашыйк әле, – мин әйтәм.

– Юк, Хәниф, бетте, бүтән минем янга төшеп йөрмә, минем егетем бар, – диде ул. Әйтерсең көтмәгәндә яңакка китереп суктылар. Урынымнан сикереп торып ишеккә юнәлүем булды, арттан Суфия иярде: «Хәниф, китмә, алдалый ул, китмә!» – диде. Кая ул тукталып торулар! Урамга чыксам, табак битле Равил белән Казиле егетләре уратып алды. Мин, игътибар итмичә генә, матайны кабыздым да, Тәлгат дустым утыргач, газга бастым. Клуб ишегалдыннан төтен болытлары гына күтәрелеп калды. «Бәхетле бул, Әсфәния!»

Каникул бетәргә дә күп калмады. Гомердә булмаганны, тизрәк Казанга китәсем килә башлады. Әйтерсең лә шәһәрдә Казиле кызы Әсфәния онытылачак. Үземне дә бик еш: «Шул кирәк cиңа, тиле-миле, җилбәзәк сыңары!» – дип сүгәм.

Шундый котсыз көннәрнең берсендә клубка чыккан идек, малайларның: «Яңа кунак кызы бар», – дигән сүзләре колакка керде. Чыннан да, залда бик матур гәүдәле, чибәр генә кыз утыра. Рәфкатькә гармунны тоттырдым да киттем тегене биергә чакырырга. Чыкмый гына бит кунак кызы: «Я не умею», – ди.

– Чыгыгыз, шунда өйрәнерсез, – дип тә әйтеп карыйм, юк! Шуннан гармунчыга: «Медленный танец!» – дип кычкырдым. Ләкин читтән кайткан чибәркәй һаман кәҗәләнүен белә. Авылдаш кызлар да: «Бар инде, кыланмасана, Хәниф ич ул», – дип, туташны үгетли. Теге мескенкәем: «Нинди Хәниф икән бу, авылларының бер башкисәредер инде», – дип уйлаптыр инде, теләр-теләмәс кенә, танцыга чыга. Читтән генә күзәтеп торган минем дуслар, җиңел сулап, авызларын ерып җибәрә, күз кыскалый. Бию тәмамлангач, мин чибәр туташны дус-ишләре янына илтеп куйдым да бик горур кыяфәт белән залдан чыгып киттем. Арттан дуслар иярде.

– Йә, ничек, ошадымы? Бүген озатасыңмы? Син бармасаң, үзем барам, кайткан берсе сиңа димәгәндер ич! – дип, тагын Фәрит бәйләнә башлады.

– Кемнәргә кайткан кыз соң ул? – дидем мин, тегене ишетмәмешкә салышып.

– Шул инде, Гыйльман абыйларга, элек апасы Фәния кайта иде, быел сеңлесе – Флёрасы кайткан, – диде Рәфкать, чөнки белә: Гыйльман абыйлар урамында бер ул гына яши.

– Алайса, син, Фәрит, теге Аксөя дигәнен бүген сөйләштер, мин бу яңа кызны озатам. Аның Фәния апасы белән без бик дус идек, – дип тә өстәп куйдым мин, җитди кунак кызын озатыр өчен сәбәп табылуына сөенеп.

* * *

Җәйге каникул шулай сизелмичә узып та китте. Мине борынгы Казан кабат үзенә суырып алды. Авылдагы сабакташлар авылда калса, шәһәрдәгеләре шәһәрдә каршы алды. Уку башланды. Класста үзләренә генә хас холыклы, үзләренә генә хас гадәтле сыйныфташларым утыра. Әйтик, Рәмзия белән Таһирә… Икесе дә «биш» легә генә укый, пөхтә киенә, үз бәяләрен белеп кенә йөри. Үзләренә сүз әйттерми, башкалар турында да начар сүз сөйләгәннәрен ишеткәнем юк. Чөнки кечкенәдән төпле татар тәрбиясе алган, матур гаиләләрдә үскән кызлар алар.

Ә начар укучыларга килгәндә инде, малай, Шиһапов Рафаэльне уздыручы юк. Татар телеме аңа, урысныкымы, алгебра, геометрияме яисә кешене сүтеп-җыя торган анатомияме – барыбер. «Өч» ле куйсалар, аңа шул җитә. Укытучыларның күпчелеге шулай итә дә. Әмма барысы да түгел. Бер Рафаэльнең генә түгел, фәнен яратмаган бөтен укучының канын эчкән математика укытучысы Мансур Вәлиевич бар бит әле. Озын буйлы, яртылаш пеләш башлы. Класска килеп кергәндә, башта зур бүксәсе пәйда була торган, шактый явыз холыклы адәм иде ул. Менә шул килеп кергәч башлана инде дәреснең чын мәхшәре. Яхшы белгән укучылардан сорап та тормый ул, бөтен авырлыгы «өч» легә укучы без мәхлукларга төшә. Мансур Вәлиевич башта журналдагы исемлек буйлап өстән аска, астан өскә таба ләззәт табып күз йөртеп чыга. Безнең фамилияләр янына җиткәч, җирәнгән кыяфәт чыгарып, чыраен сытып куя. Без исә тыныбызны кысып, аның усал бәбәкләренә чалынмас өчен, алдарак утырган иптәшләрнең артына ук посып бетәбез. «Өч» легә көчкә укучы минем ишеләр: «Миннән генә сорамаса ярар иде», – дип, һуштан язардай булып, «суд карарын» көтә. Класс тып-тын, очкан чебеннең канат җилпешләренә кадәр ишетелә. Тараканнар чабышкан тавышка хәтле колакларга керә. «Йа Ходаем, кем булыр икән инде чираттагы ул бәхетсез?» Тынлыкны аяз көнне яшен суккандай яңгыраган «Шиһапов» дигән сүз боза. «Аллага шөкер, мин түгел икән».

Рафаэль исә торып баса да, гадәттәгечә, бер аягына таянып, сорау билгесе сыман сыгылып төшә. Тагын кабер тынлыгы урнаша. Күпмедер вакыттан соң яңадан Мансур Вәлиевичнең күк күкрәгәнен хәтерләткән куркыныч тавышы ишетелә:

– Йә Шиһапов, сөйлә инде, моңаеп торма, нәрсә ул параллелепипед? Әйдә, башла!

– Параллепипед ул… паралле-лепи-пед инде ул!

– Әйе, Шиһапов, монысын аңладым. Әйдә, сөйлә хәзер, нәрсә соң ул?

Бар да Рафаэльгә ярдәмгә ташлана, арттан да, ян-яктан да геометрияне әйбәт белүче укучылар пышылдый: «Нигезләре параллелограммнар булган!..»