Kitabı oku: «Элеккечә түгел без генә»

Yazı tipi:

Кешене ышаныч дигән бөек көч яшәтә, шул аңа җегәр бирә.

Андый көч, ышаныч – иман.

Әбҗәд иман шарты һәм утыз өч аять

Кыз бала өчен әнинең иң кирәк вакытында ятим калды Гайшә. Алай дисәң, әнинең кирәкмәгән чагы бармы икән? Җидене бетергән иде ул бу елны. Әнисе Фатыйма, озак ятмыйча гына, бер атна эчендә китеп барды. Гайшә өч кызның иң кечесе. Ике апасы инде тормышка чыккан, үз гаиләләре бар. Ә Гайшәгә кадәр туган икесе, бала вакытта ук, Ходай хозурына күчкәннәр. Шуңа Гайшәне әти-әнисе, иркәләп кенә үстерделәр. Гайшә дә әти– әнисен яратып туймый иде. Әнисе авырып киткәч тә яныннан китмәде ул. Апалары чиратлап килеп торсалар да, Гайшә, төнлә әнисе ята торган агач карават кырына чүмәшеп, башын әнисенең аяк очына куеп арып йоклап китә. Шулай әнисе терелер кебек иде Гайшәгә. Терелә аның әнисе, терелә. Көчле, сабыр хатын ич. Алай гына да түгел, атаклы Мөшәрәф мулла кызы бит әле ул. Өченче көн күрше Миңсәрвәр әби хәл белергә кергәч: «Балам, тәһарәтем дә бар, өс-башым да чиста, әллә булмаса ясин укыйммы? Файдасы тияр, җиңеләеп китәрсең бераз, – дигәч, – Сәрвәр астай, иртәрәк булыр, вакыты җитмәгән әле, мин үзем әйтермен», – диде. И куанды инде Гайшә әнисенең шул сүзләренә, и шатланды. Димәк, әле өмете өзелмәгән, ризыгы бетмәгән болай булгач. Әнисе белми сөйләми аның. Тик, әтиләре генә җилкәсенә аскан йөген сала алмаган төсле, башын аска иеп, аякларын көчкә сөйрәп йөри. Сугышларны кичеп кайткан Хөсәен димәссең.

Ниндидер яшел болында күбәләкләр куып йөргәндә, әнисенең тирән-тирән итеп тын алганына уянып китте Гайшә.

– Әни, әллә эчәсең киләме? – диде ул. – Хәзер менә шушы чүпрәкне юешләп башта бит-кулларыңны сөртеп алыйм әле тиз генә.

– Шулай ит әле, кызым, чиста булсын, – диде Фатыйма, ничектер елмаеп, гел сау-сәламәт кеше кебек. Тавышында бер сыкрану, ыңгырашу калмаган иде. Гайшәгә канатлар үскәндәй булды.

– Әле дә ярый син бар, кызым, – диде Фатыйма, бит-кулларын сөрткәннән соң. – Кызым, син хәзер минем өс-башымны да алыштыр инде, матур булып ятыйм.

Гайшә әнисенең өстенә, ак җирлеккә вак зәңгәр җитен чәчкәләре төшкән күлмәген кидерде. Чәчләрен тарап үргәннән соң, ак яулыгын таратып бәйләтте дә ике битеннән үбеп алды. Бигрәк матур инде аның әнисе.

– Кызым, ятканда чәчкә эләгеп җәфалый, син ипләп кенә алкаларымны салдыр әле, – диде Фатыйма. – Юганда-ниткәндә җайлы булыр. – Әллә ничек җаным тарыга, менә бу беләзегемне дә салдыр әле, яме, – диде әнисе. – Хәзер инде бар, Сәрвәр астайны дәшеп чык. Әни чакыра диген.

Гайшәнең йөзендәге елмаюы юып алган кебек юкка чыкты. Ул әнисенең күзләренә карады. Аларда эчкерсез моңсу елмаю иде. Гайшә тиз генә, тыкрык аша торган Миңсәрвәр карчыкка йөгерде.

– Балам, бер-бер хәл юктыр бит, – дип каршы алды аны карчык.

– Юк, юк, киресенчә, әнинең кәефе яхшы бүген. Гел елмаеп кына тора. Чәчләрен дә үрдем, өс-башын да алыштыртты. Менә әле, кереп чыксын дип, сине чакырды, – диде Гайшә.

– Хәзер кереп җитәрмен, кызым. Бар, син әниең янына чыга тор, – диде карчык, күңеле нидер сизенеп.

Гайшә ишекне ябуга, Миңсәрвәр тәһарәт яңартты. Алъяпкычын салып, ике яклап ыштан бөрмәсенә кыстырган күлмәген төзәтте дә, ишегенә таяк кына терәтеп, Фатыймаларга кереп китте.

– Кызым, бар, Ташкоега чишмә суына төшеп мен, – диде Фатыйма, авырлык белән генә тын алганын кызына сиздермәскә тырышып. – Нәрсәдер үзебезнең чишмǝ суын эчәсем килеп китте.

Гайшәнең үсмер йөрәге ниндидер хәтәр нәрсә якынлашканын сизенгәндәй, көзге яфрак кебек, калтыранып куйды. Ишек төбенә җиткәч ул әнисенә тагын бер борылып карады. Аларның карашлары очрашты. Әнисенең күзләренә мөлдерәмә ярату тулган иде. Фатыйма елмайды.

Кыз көянтә-чиләкләрен асып тыкрыктан Ташкоега төшеп китте. Җәйнең кыл уртасы. Су буендагы Талип талларыннан әрекмән яфракларына тып та тып бал тама.

Гайшә чиләкләрен тутырып чишмәдән су алды да, йөгерә-атлый өйләренә ашыкты. Аның тизрәк әнисе янына кайтасы килә иде.

Гайшә чишмәгә дип чыгып китүгә, ишектә Миңсәрвәр карчык күренде.

– Ни хәлләрең бар, Фатыйма балам? – диде ул, тыныч булырга тырышып.

– Йомгак чорналып бетте, Аллага тапшырыйк, Сәрвәр астай. Син ясин чык инде миңа. Менә хәзер вакыты җитте, – диде Фатыйма, кипшенгән иреннәрен ялап. – Мендәрем астында бирнәм белән килгән Коръәнем, шуңардан чык.

Ул әкрен генә күзләрен йомды.

Карчык юатып бер сүз дә әйтмәде. Чөнки Фатыйманың күзләрендә нур бетмәсә дә, күз алмасының акларына кадәр сары суккан иде. Миңсәрвәр карчык ипләп кенә Фатыйманың мендәрен күтәреп китапны алды. Урындыгын җайлап, аның күкрәк турысынарак утырды да, бисмилла әйтеп китапны ачты.

«…Фәсубухәәнәлләзии бийәдиһии мәләкүту кулли шәйъиү вә иләйһи турҗәгүүн. Амин», – дип, Миңсәрвәр карчык кулларын догага күтәргәндә, ишектән Гайшә килеп керде.

– Ходай хәерле кылсын. Аллаһы теләсә барысы да әйбәт булыр. Ходай кушып, менә җиңеләеп китәрсең әле, – дип сөйләнә-сөйләнә, карчык Коръәнне кайдан алган булса, яңадан шул урынга куйды.

Көтүләр кайтып, малларын җыеп япканнан соң, Гайшәнең олы апасы Гаҗилә килде. Миңсәрвәр карчык чыгып азрак торуга, Фатыйма тирән-тирән тын алып, күзләрен ачмыйча гына ята башлаган иде инде.

– Син укы, укы, кызым. Бабаңнан ятлаганнарны укы, – дип пышылдады ул. Гаҗилә әнисе ишетерлек итеп иман кәлимәсен әйтә башлады. Фатыйма кипкән иреннәрен көчкә генә кыймылдатып, кызы артыннан кабатлады. Гайшә исә, әнисенең аяк очында тезләнеп утырган килеш, апасына ияреп «ля иляһы иллә Аллаһы» дип мышык-мышык еларга тотынды. Фатыйманың тын алуы әкренәйгәннән-әкренәя барып тынды. Гаҗилә укудан, Гайшә елаудан шып туктап, нәрсә булганын аңышмыйча әниләренә төбәлделәр. Фатыйма, күзләрен зур итеп ачып, мөлдерәтеп кызларына карады да, әкрен генә күзләрен йомып, бөтенләй тынды. Ире Хөсәен белән кызы Гамилә йөгерә-йөгерә өйгә кайтканда Фатыйманы аяклары белән кыйблага каратып, сузып куйганнар иде инде.

Гайшә әнисенең аякларына капланып үкседе.

Әнисе шулай үзе белән ашның тәмен, өйнең ямен, җылысын алып китте.

Авыр, ләкин ни хәл итмәк кирәк. Апалары Гаҗилә белән Гамиләнең үз гаиләсе, үз оя-куышы бар. Иң авыры Гайшәгә калды: үзенең ятимлеге, әтисенең ялгызлыктан бәргәләнүе. Әтисенә авыр булмасын дип, Гайшә яшен күрсәтмәскә өйрәнде. Инде һич тә түзәрлеге калмаганда, качып кына, әнисенең истәлеге булган Коръәнне кулына ала, шуннан җанына тынычлык таба торган булды.

Ике ел дуадак каз кебек каңгырып йөргәннән соң, әтисе кызларын җыеп, өйләнү хакында сүз кузгатты. Каршы килүче булмады. Ятимлек ачысы, өйгә үги әни килгәч, тагын да куерып китте, җанга тагын да авыррак була барды. Гайшәнең балалык белән үрелгән шат үсмер чагы, әнисенең җеназасын алып китәргә ачкан капкадан чыгып, каядыр югалды.

Бөтен юанычны эштән тапты Гайшә. Җиде классны тәмамлаганлыкка алган таныклыгын, такта чәйдән бушаган укага төреп, сандыкка салды да колхоз эшенә чыкты. Бер атна гына бригад эшенә йөргән иде, ферма мөдире Гарифҗан абыйсы:

– Үскәнем, Хәдичә апаңның кулы гөбе кебек шешеп чыкты. Аның урынына кардага сыер саварга чыга алмассыңмы икән? – диде. – Тыңла, зинһар, берәүне дә ризалата алмыйм. Кулының шеше кайтканчы гына ризалаш инде.

– Ярар, – диде Гайшә. Кеше арасында әз булса да хәсрәтләре таралып китәр. Сыерлар арасында елаганы да күренми. Күрсәләр дә, чыш-пыш сөйләмиләр.

– Кайчан барырга, Гарифҗан абый?

– Бүген кичке савымга кил инде син, үскәнем. Җинан апаң Хәдичәнең чиләкләрен, феләкләрен күрсәтер.

Баштагы ике көндә кеше рәтенә савып өлгерә алмый интекте Гайшә. Шомырт белән Буян һич кенә дә сөтләрен бирмиләр. Хәдичәнең исенә, төсенә ияләнгән әлеге ике сыерның Гайшәне тыңлыйсылары килми иде.

– Гайшә гөлкәем, эштән кайтканда Хәдичә апаңның яулыгын кереп ал әле син. Кайсы мал чит кул тотынса сөтен төшерми торган була. Без үзебез дә шулай итә торган идек, йә яулыгын бәйлибез, йә халатын киябез, – диде Нәмига апасы.

Гайшә кергәндә Хәдичә кулына ниндидер үләннәр ябып, шуларны бәйләргә азапланып утыра иде.

– Ходайның хикмәте, ничекләр генә бәйлим икән инде дип уйлап кына куйган идем. Аллаһ бар шул ул. Әйдә, уз, кызым. Менә шуны гына бәйлә, зинһар. Их, шул ялгызлыклар, – диде Хәдичә уфтанып. – Хәзер чәйләп алырбыз.

Габдулла абзый Хәдичәсе диләр аны авылда. Бер тапкыр да тормышка чыкмыйча ялгыз картайган карт кыз. Чалгы чүки, печән чаба, утын яра, ат җигә, сыер сава – колхозның тоткасы.

– Хәдичә апай, Шомыртың белән Буяның һич кенә дә сөтләрен төшерәселәре килми. Нәмига апа, «Яулыгын булса да сорап тор, Хәдичә исе килгәч җайланып китәләр алар», – дигән иде. Шуңа гына керүем.

– Алай гына булса ярар. Мә, истә чагында алып куй, аннан онытыла да башлар. Әйдә, әйдә, кунак кызы кебек торма, ал чынаякларны.

Гайшә, Хәдичә апасы биргән яулыкны артка чөеп бәйләде дә, чәй ясарга кереште. Хәдичә, ниндидер эш тапкан булып, Гайшәне күзәтте. Йөреше, хәрәкәтләре, бөтен булмышы белән әнисе Фатыйманы хәтерләткән Гайшә, яулыкны чөеп бәйләгәч, тач әнисе булды да куйды. «Гайшә-Фатыйма булган бит бу», – дип эчтән генә уйлап куйды Хәдичә. – Сагынмаклык өчен туган икән, – дип, Гайшәгә күрсәтми генә күзләрен сөртеп алды.

Үзеннән өлкәннәр белән эшләү Гайшәгә күп нәрсә бирде. Сабырлыкка, кеше алдында сер бирмәскә өйрәнде. Әнисенең: «Авызың тулы кара кан булса да, ятлар алдында төкермә», – дип әйтә торган сүзенең мәгънәсен менә шушында аңлады ул. «Эшкә өйрәтеп үстермәгән», – дип, әнисен начар исем белән телгә алмасыннар өчен, кайда нинди эш бар, шунда йөгерде, батырып эшләде.

Беркөнне көтүләр кайтып, ябасын карап япканнан соң, арып-талып Гайшә өйгә кергәндә, үги әнисе Закирә Фатыймадан калган сандыктан нәрсәдер эзләп маташа иде. Гайшәнең кергәнен абайламый калды булса кирәк. «Закирә апа, нәрсәдер югалттыңмы әллә?» – дигәненә сискәнеп китте. Сандык капкачы, кулыннан ычкынып, шапылдап ябылды. «Абау, Гайшә, куркыттың бит, җаным», – диде Закирә, әйбер урлап тотылган кеше кебек, уңайсызланып.

– Анда әнинең төсе итеп саклап тота торган кием-салым да, үз кулы белән миңа бирнәлек итеп суккан ашъяулык-тастымаллары гына, – диде Гайшә.

– Ай Аллам, мин ул киемнәргә калмаган инде Гайшә. Бер көнне әтиең, Фатыйманың Коръәне бар дип сөйләнгән иде. Шуны гына карый идем.

– Закирә апа, син зинһар ачулана күрмә. Әни аны үзе исән чагында да кешегә бирмәде. Ясинны да шул китаптан чыгарга кушкан. Ачуланма, бирә алмыйм мин аны сиңа, – диде Гайшә, эчке бер тынычлык саклап.

– Кит моннан, комсомол башың белән шул хан заманыннан калган, тетелеп беткән китапка ябышып ятмасаң. Төннәрен Коръән актарып утырганыңны белсәләр, идарәдәгеләр дә рәхмәт әйтмәсләр. Харап икән, миңа бирсәң, кырыен кимермәс идем, тычкан түгелмен. Эчеңә бәйлә инде алайса, – диде дә, почмак якка кереп китте. Гайшә сандык янына тезләнде, азрак сандыкны кочаклап торды. Аннан сандыкны ачып җибәрде. Борынга әнисе исе килеп бәрелде. Гайшә ипләп кенә әнисенең Коръәнен алды да күкрәгенә кысты. Шундый да җылы, шундый да рәхәт, ә җанда әйтеп аңлата алмаслык юксыну ачысы иде. Вакыт-вакыт, әнисен юксынудан, урамга чыгып кычкырырдай була да, тиз генә шушы китапны ала. Әнисенең җаны шушы изге китапның ясин сүрәсенә кереп урнашкан кебек Гайшәгә. Алай гына да түгел, Гайшәнең бөтен сере шушында. Шушы дусты гына бөтен хәсрәтне, бөтен шатлыкны сыйдыра.

– Кызым, әйдә ашарга чык. Әле бит син, эштән кайтканнан соң, һаман ашамаган килеш йөрисең.

Әтисенең тавышы Гайшәне айнытып җибәрде.

– Чыгам, чыгам әти, хәзер, – дип ул китапны әнисе кебек итеп, ак киндер намазлыкка төрде дә, сандык төбенә салды. Аннан ипләп кенә сандыкның капкачын ябып, өс-башын рәтләгǝч, табынга чыгып утырды.

Шул көнне Гайшә белән үги әни арасыннан кара мәче үтте. Кара-каршы талашмадылар, закон эзләп сәвиткә бармадылар, тик сердәшләр дә булмадылар. Эләгешеп алырга Закирә җай эзләп кенә торды. Ә тормыш булгач төрле вакыт була. Теләгән кеше җаен таба. «Хастын күрсәң, астын күрәсең», дия торган иде Миңсәрвәр карчык. Гайшә аңламый иде элек бу сүзләрне. Менә хәзер аңлый башлады. Хәзер ул бик күп нәрсәне аңлый. Үги тормыш рәхәт булса, әкияттә дә рәхәт итеп язарлар иде аны. Әкият ул әкият түгел, чын икән.

* * *

Ерак утардан икенчесенә күчкәндә, сыерларның су эчә торган улакларын күчерергә дип, Гарифҗан абый председательдән тракторы белән Миневәлине сораган иде. Ялгызы төяп бетерде улакларны трактор арбасына. Гайшә булышыйм дип янына барган иде, кычкырып көлде.

– Гайшә, синең чәең тәмле була, диләр, бар булмаса миңа да ясап чык әле син. Улак төяү кызлар эше түгел ул, – диде Миневәли.

– Кем әйтә аны тагын? – дигән булды Гайшә.

– Сүз иясе белән йөрми инде, – дип кычкырды Миневәли, трактор гөрелтесен күмеп.

– Менә анысы начар, Миневәли абый. Сүз иясе белән йөрсә дөрес була ул. Ә болай… әллә мин тәмле ясыйм, әллә Нǝзирǝ апа. Ярар, әз генә ял итә тор, болай мактагач, ясап карыйм инде, – дип, Гайшә савымчылар йортына кереп китте.

Чыннан да, тәмле пешерә Гайшә чәйне. Башкаларның савып бетергәннәрен көткән арада Сәлимә тау итәгеннән әллә ниткән генә үләннәрне җыя да, шуларны сөт өсте белән салмак утта пешереп ала. Эчеп туймаслык була.

Гайшә чәй күтәреп чыкканда, Миневәли иртәнге кояш нурларына изрәп, җир җылысына оеп йокыга китеп бара иде. Гайшә, дәшәргәме, юкмы дип басып торганда, буш чиләкләрен юри шалтыратып әллә каян гына Сǝкинǝ килеп чыкты.

– Әстәгъфирулла, кызлар. Улаклар күчерергә Миневәли килде дигән буласыз. Әзрәк сыер астыннан башларыгызны күтәрегез инде. Кызыбызны урлап китәләр бит, – дип, бөтен урман буена шǝрран ярды.

Сǝкинǝнең тавышына Миневәли сикереп торып, чак кына Гайшәнең кулындагы чәйне төртеп төшермәде. Миневәли сүзсез генә чәйне эчте. Аннан соң, Сǝкинǝгә әйткән булып, савымчы хатыннар ишетелерлек итеп:

– Мондый да тәмле итеп чәй пешерүче кызны урласаң да начар булмас, – диде. Гайшә авыз ачып сүз әйтмәде. Чәйне эчеп бетергәнен көтеп торды да, буш кружканы алып өйгә таба юнәлде.

Миневәли инде егерме бишне тутырды. Күптән өйләнергә дә исәбе, тик авыру әнисе булгач, кызлар аңа тормышка чыгарга бик атлыгып тормыйлар иде.

Ерак утарга улаклар күчерергә баргач, Гайшәне күреп, Миневәлинең эченә корт керде. Үги әни белән бик борчаклары пешмәгәнен дә, уңганлыгын ишеткән булса да, ничектер артык игътибар бирмәгән иде. Ә менә ул пешергән үлән чәен авыз итеп карагач, күңеле күкәй салды Миневәлинең. Кайда эшләсәләр дә, Миневәли Гайшә белән күрешергә җай таба башлады.

Беркөнне кибеттә ипи чиратында торганда Сǝкинǝ Закирәгә:

– Кызый, нәрсә соң әле, туйлар кайчанрак? Анда Миневәли артын өзгән кигәвен урынына кайнаша Гайшә тирәсендә. Исе чыкканчы, җибәрү ягын карагыз инде, – диде.

– Башка кайгың булмаса, аның өчен бер генә дә кайгырма син, Сǝкинǝ. Ис чыгара торган нәсел баласы түгел, – дип, Закирә бик тиз авызын каплады. Кеше арасында үги кызын шулай яклаган ананы, кем инде начар дип әйтә алсын. Өйдә Гайшәне көндәш күрсә дә, кеше арасында сер бирми иде ул. Үзе Сǝкинǝгә шулай диде, үзе эчтән сөенеп куйды Закирә. Җайлап кына Хөсәенгә бу хакта әйтергә кирәк, дип уйлады ул.

Каткак, кара туң җирне каплап беренче кар төшкән көн иде. Көн дип, җомга киче иде. Кичке ашны бүлеп, табынга утырганда ишек шакыдылар.

– Керегез, кер. Бу вакытта ишек бикләп утырмыйбыз, кайсыгыз анда? – диде Хөсәен, урыныннан кузгалып. Ул арада ишек ачылып китте дә, елмаеп Миневәли килеп керде.

– Нихәл, Хөсәен абзый, – диде ул ике кулын сузып. Исән-сау гына яшәп ятасызмы?

Гайшә каушады. Табын яныннан тиз генә торды да, әтиләре хәл-әхвәл сорашкан арада, эчке якка кереп китте. Закирә дә чаршау артына кереп югалды, үзе шыпырт кына ирләр сүзенә игътибар итте.

– Әйдә, уз, Миневәли. Мактап кына йөрисең икән, әле генә табын янына утырган идек. Әй, тараканнар кебек кая качтыгыз?! Әйдәгез әле, Миневәлигә аш бүлегез. Кызым, Гайшә, син кайда?

– Гайшә, әтиең дәшә бит, – дип ысылдады Закирә, чаршау артыннан гына.

Гайшә кыенсынып кына чыкты да, почмак яктан аш бүлеп, Миневәли алдына китереп куйды. Үзе тагын тиз генә эчке якка үтте.

– Әйдә әле, Миневәли, тартынып торма. Эшләр барамы? Колхозны алга җибәрәбезме? – диде Хөсәен, ит кимереп.

– Тырышабыз инде, Хөсәен абзый. Бөтенесе дә авылны ташлап нефтьче булып китсә, авылда кем эшләр соң? – диде Миневәли авызына капкан ашын йотып. – Аннары, әнине калдырып китүе дә уңайсыз. Самат кыстап караган иде Кичүгә. Нәрсәдер барасы итмәдем. Башы күренсә дә башка авыл бит. Болай, җае чыкканда өйгә кайтып, әнинең хәлен белә алам, – диде ул тәмләп ашый-ашый.

– Әниеңне ташламавың әйбәт. Эшләгән кешегә кайда да эш бетми ул. Тик колхозда ялы юк, шунысы авыр.

– Баш исән булсын, Хөсәен абзый. Эштән курыккан юк анысы, – диде дә, туктап ничек сүз башларга белмичә торды Миневәли. Аннан бөтен батырлыгын җыеп:

– Хөсәен абзый, мин бит олы бер эш белән килдем. Сез каршы килмәсәгез, Гайшә белән башлы-күзле булырга иде исәп. Нәселне беләсең, яман аты белән даныбыз чыкканы юк. Алтын-көмешкә күмәрмен дип вәгъдәләр бирә алмыйм, ләкин мохтаҗлыкта яшәтмәм, тел белән дә, кул белән дә рәнҗетмәм.

– Алай икә-ә-ә-н, – диде Хөсәен абзый. – Хәерле булсын. Үзе нәрсә ди соң? Кызым, Гайшә, син ишетәсеңме безне?

– Ишетәм, әти. Син каршы килмәсәң, мин риза, – диде Гайшә, эчке яктан.

Әлеге сөйләшүне шыпырт кына почмак якта тыңлап торган Закирә куанычыннан нишләргә белмәде.

Ашлар ашалып бетеп, дога кылганда никах көнен инде тәгаенләп куйганнар иде.

* * *

Гайшәне ак мендәрләргә бастырып, бал-майлар каптырып каршы алучы булмады. Трактор кабинасыннан төштеләр дә, бирнәләргә кагылмыйча өйгә уздылар. Миневәли ишекне ачып Гайшәне уздырды, аның артыннан үзе керде.

– Исәнмесез, – диде Гайшә куркыбрак һәм сүзсез генә елмаеп Миневәлигә карады.

– Балалар, сезме? – диде чаршау артыннан Гадилә карчык.

– Без, әни, без, – диде Миневәли һәм, Гайшәне җитәкләп, әнисе ята торган якка узды.

Гадилә карчык үрелеп чаршауны ачты.

– Исәнме, әни, – дип, Гайшә Гадилә карчыкка ике кулын сузды.

Әни! Ничек рәхәт бу сүзне әйтүе. Җанга гына түгел, хәтта авызга да рәхәт икән бит. Бу сүзнең җылылыгы, йомшаклыгы! Әйткән саен әйтәсе килеп кенә тора. Юк, бу сүзне әйтүнең рәхәтен әнилеләр белмиләрдер. Белсәләр дә аңлап җиткерми торганнардыр.

– Төкле аягың белән, балам. Хәерең, бәхетең белән кил! Улымны санлап, минем авыру икәнне белеп безнең йорт бусагасын атлап керүеңә рәхмәт. Бу йортта сиңа да рәхәт булсын, миңа да рәхәт булсын. Икебезгә рәхәт булса, безнең яндагыларга начар булмас, – дип, догага кулын күтәрде. Гайшә белән Миневәли дә янәшә урындыкларга утырып кулларын күтәрделәр. «Ходаем, шушы күтәргән кулларыбызны буш итмә, тигез мәхәббәт, бәхет бир», дип пышылдады Гайшәнең иреннәре.

– Улым, Гайшәне язмыш шактый елатты. Син елатма. Ходай каршында ир хакы гына түгел, хатын хакы да бар. Шуны хаклап яшә. Гайшәне нахакка елатсаң, риза-бәхил түгел. Йорт җылысы хатында. Син балам, Гайшә, бүгеннән йортны үз кулыңа ал.

– Әни, рәхмәт яхшы сүзеңә. Ышанычыңны аяк астына салмам, – дигәндә, Гайшәнең иреннәре дерелдәп куйды.

– Хуҗабикә булсаң, хуҗабикә бул, әйдә, чәй көйләп җибәр алайса, – диде бу моңсу сөйләшүгә дәрт өстәп Миневәли. – Менә шушында хәзер өстәл көйләп куябыз да, өчәүләп бергә чәй эчәрбез.

– Ай Аллам, сиңа әйтәм, безнең бит бөтен бирнә тракторыңда калган, – дип көлеп җибәрде Гайшә.

– Яшьлек шулай инде ул. Улым, бар, син алып кер, Гайшә чәй куя торыр, – дип, улына күрсәтми генә, Гадилә карчык яшь киленнең җиңеннән тартты. Миневәли тиз генә күздән югалды.

– Иреңне – ир, мине – әни ит, балам. Тормышта төрле чак булыр, кешегә сер бирмә. Сине кызганган булып тыңлар да, яныңнан киткәч, «шул кирәк сиңа», дияр. Шул сүземне исеңнән чыгарма, – дип, ул ялварулы моңсу күзләрен килененә текәде. Гайшәнең күзләреннән мөлдерәмә яшьләре бәреп чыкты.

– Кайда син, мәле, мендәр-ястыкларны алып куй, – диде ишектән башын тыгып Миневәли. – Әле сез һаман аерыла алмыйсыз икән, мин инде чәй эчәргә җыендым.

* * *

Гайшә эшләп туймый торган җан. Инде эштән кайтканнан соң, мал-туар яныннан кереп, аш-су хәстәрләп ашагач, тагын берәр эш таба. Аркасын түшәккә терәп гәҗит карап утырган Миневәли вакыт-вакыт: «Ничек арымый да, ничек гел эшлисе килеп тора икән моның?» дип уйлап куя иде.

Гайшә үзенең авырга калганын белгәч, сөенеченнән елап җибәрде. Шатлыгы эченә сыймады. Миневәлинең эштән кайтканын көтеп арып бетте. Ире исә, Гайшәдән дә ныграк куанды.

– Гайшә, авылда миннән дә бәхетле кеше юктыр. Берүк үзеңне сакла, – диде ул.

– Син кешегә әйтә күрмә. Үзем дә куркам. Чокырны сикергәнче, алдан «хоп» димик. Алла сакласын.

Бу шатлыкны каенанасы белән уртаклашасы килсә дә, түзде. Вакыты җиткәч белерләр дип, шатлыгын җанына яшерде. Кеше күрмәгәндә генә, намазлыгын да сүтмичә, Коръәнне күкрәгенә кысып җанына тынычлык, рәхәтлек алды.

Гайшәдәге үзгәрешне Гадилә карчык үзе сизде.

– Гайшә, балам, түгәрәкләнеп киткәнсең бугай. Исәнлек белән табып, тигезлектә үстерергә Аллаһ насыйп итсен. Уңганлыгың алдан йөгерә. Сакланыбрак йөре, күз тидермәсеннәр, – диде ул беркөнне. – Пункытка барып, Гыйльмери килененә күрен.

Бу яңалыкка, әнисе әйткән Гыйльмери килене – авыл фельдшеры Лениза да куанды. Гайшәне исәпкә куйганнан соң, карап-танышып чыгарга бер китап биреп җибәрде.

Каенанасы эчке якта яткан булса да, өйдә әллә ниткән рәсемле китап актарып утырырга уңайсызланды. Мунчага китте. Карындагы бала рәсемен күргәч, Гайшә чак кына кычкырып җибәрмәде. Әстәгъфирулла, кара әле, сәҗдәгә тезләнгән кебек бит бу.

Лениза янына күренергә баргач, Гайшә:

– Кара әле, бөтен бала да карында шулай сәҗдәгә тезләнеп торамы? – диде.

Лениза башта аңламый торды. Аннан соң гына:

– Ни чыкмаган синнән чыгар. Әйе инде, бөтен бала да карында шулай ята, – диде.

– Минеке дәме?

– Юк, синеке аягүрә кыямда басып тора, һәм биш вакыт намаз укый, ди.

– Укыйдыр, укыйдыр, Лениза. Тугыз ай буе сәҗдәдә ничек намазсыз булсын.

Соң да түгел, иртә дә түгел, үз вакыты җиткәч, Гайшә тупырдап торган кыз бала алып кайтты.

– Кыз бала булуы бик әйбәт. Игелекне кыз баладан көтәр заман килер сезгә. Имезгәндә балаңа бәхет кенә сорама, тәүфикъ та сора. Үзе бәхетле булып та, ул бәхеттән сезгә өлеш чыкмаска мөмкин, балам. Тәүфигы булса, бәхете дә булыр. Ул бәхеттән сезгә дә өлеш тияр.

Гадилә карчык үзе Гайшәгә сөйләде, ә кипкән, коргаксыган куллары, килене аның күкрәгенә китереп салган нарасыйны иркәләделәр.

* * *

Бәрәңгеләрне алып, урнаштырып бетергән көннәр иде.

– Әни, эшкә киткәнче мин әтиләргә барып хәлләрен генә белеп килим әле, – диде Гайшә каенанасына.

– Бар, бар. Миннән дә күп итеп сәлам әйт. Берәр нәрсә хәстәрләргә идең, буш кул белән төп йортка бару килешми. Кичә оеткан катыгыңны булса да ал, кодагыйдан ару түгел.

– И-и баш инде үзеңдә, әни. Син ничек шулай булдыра аласың соң?!

– Гайшә, балам, киленем булса, телемне әйләндереп, авыр сүз әйтмәс идем, дип елаган чакларым әз булмады. Барысы да үтте инде. Ходай хәерле кылсын. Шуңа да сине рәхәт яшәтәсем килә, – диде әнисе.

– Рәхмәт, әни! Алайса, мин, теге катыкны алам? – дип елмаеп каенанасына карады ул. – Без озак тормыйбыз, хәзер кайтабыз.

Гадилә карчык, бала җитәкләгән киленен, җылы карашы белән озатып калды. Атлап йөрүләре үк нык шул килененең. Ашаса – батырып ашый, эшләсә – җир җимертеп эшли, әйтсә – ике сөйләргә урын калдырмый. Гадиләнең үзенә охшаган.

Гайшә килгәндә әтисе бакча якта нәрсәдер казына, ә Закирә апасы тавыкларга пешергән бәрәңге төя иде.

– Нихәл, Закирә апа? Әнә, кара әле, кызым, безнең әби тавыклар сыйларга йөри бугай, – диде Гайшә.

– Атакаем, кемнәр килгән безгә, – дип сөйләнә-сөйләнә, Закирә алъяпкычына кулларын сөртеп, Нәсимәне кулына алды. – Әйдәгез, өйгә узыгыз.

– Бабасы, кайда йөрисең син? Кызларыңны каршыла, – диде Закирә бакча якка таба карап.

– Монда, монда, – дип сөйләнеп, бакча яктан әтисе килеп чыкты. – Нихәл, кызым, – диде ул, ике кулын сузып. Өйдәгеләрең исән-саулармы?

– Аллага шөкер. Әни сәлам әйтте.

– Үзенǝ дǝ Ходай сǝламǝтлек бирсен, – диде Хөсǝен.

– Әйдәгез, өйдә дә сөйләшеп була, – диде Закирә, Нәсимәне җитәкләп.

– Закирә апа, менә бу катыкны алып куярсың әле, әни бирде, – диде ул, галошын салып.

Өйдә таныш ис иде. Һаман шул балачак исе. Әле дә югалмаган, бетмәгән.

– Менә, син килергә булган икән. Кабакны кырып, шуңардан коймак пешергән идем. Авыз итеп кара әле. Без картларның хәзер йомшак нәрсә ашыйсы килә бит. Әзрәк аш төрләндерү булсын дигән идем, әтиеңә дә. Көн саен умач белән токмач та туйдыра, – дип, Закирә чәй табыны көйләргә тотынды.

Чәйләр эчкәч, Гайшә Ташкоедан су алып кайтты да:

– Озак булдым инде, әни югалткандыр. Ярар, киттек, исән булып торыгыз, – дип, ул бер кулына кызын, икенчесенә алмалар салган сеткасын күтәреп, йөгерә-атлый Хафиз тыкрыгыннан гына өйләренә ашыкты.

– Без бу, әни. Югалттыңмы? – диде ул керә-керешкә. – Өйдән чыгып китсәң вакыт үтә шул. Ничек хәлләрең, әни?

Гайшә Гадилә карчыкка таба иелде. Ул юрганын башыннан ук бөркәнеп яткан иде. Карчык Гайшәнең тавышына юрган астыннан башын чыгарды.

– И-и-и, монда сез китүгә әллә ниткән кешеләр кереп тулды. «Тәһарәтең бармы?» дип әллә кай җирләргә үреләләр. Берсе басып ятмакчы була, – дип, Гадилә карчык, гомер булмаганны, әшәке сүз әйтеп куйды.

Гайшә куркып як-ягына каранды. Каенанасының күзләре тоныкланып нурын югалтканнар иде.

– Беркем дә юк бит, әни. Йокымсырап китеп төшләнгәнсең генәдер.

– Күрмисеңмени, әнә бит бер юаны һаман сандык өстендә утыра, – диде Гадилә карчык, өеп куелган мендәрләргә төртеп күрсәтеп.

– Юк, юк, әни, анда мендәрләр генә. Син әшәке төш кенә күргәнсең, – дип, Гайшә каенанасының юрганын рәтләп куйды да, тиз генә Сǝкинǝгә йөгерде.

– Сǝкинǝ апа, мин бүген кичкесенә бара алмыйм. Зинһар, кызлар белән минем сыерларны гына савыгыз әле, ярыймы. Әни авырып китте, – дигәндә Гайшәнең иякләре дерелдәп куйды.

– Ай Аллам, авырып китте, ди. «Терелде» дисәң, менә анысы гаҗәп булыр иде. Мин белә-белгәннән бирле чирли торган Гадилә карчык бит инде ул. Ярар, юкка борчылма. Бүген синекен саусак, иртәгә син безнекеләрне саварсың, – диде ул, чәй ясый-ясый. – Әйдә, утыр.

– Юк, рәхмәт, – диде Гайшә.

– Эчкәч әйтерсең рәхмәтне. Әйдә инде, берәрне генә эч.

– Чынлап, Сǝкинǝ апа, рәхмәт, – дип, чыгып китте.

Гайшә әйләнеп кергәндә, Гадилә карчык, берни булмагандай, яны белән борылып, тәрәзә буендагы караватында уйнап утырган җиреннән йоклап киткән Нәсимәгә карап, авызын кыймылдатып нидер укып ята иде.

– Чәй кертимме үзеңә, әни? – диде Гайшә шыпырт кына, кызын уятудан куркып. Гадилә карчыкның ул әйткән сүзләргә ничек тәэсир иткәнен беләсе килә иде аның.

– Юк әле, эчәсем килми. Син кызымны бүген Мәдинәгә кертеп торма инде. Әле генә йоклап китте, – диде әнисе.

– Бүген мин эшкә бармыйм, әни. Шулай берәр-берәр ял итәргә сөйләштек, – диде ул, кинәт кенә шундый фикернең башына килүенә куанып. Кызының өстенә япты да, урындык куеп, каенанасы кырыена килеп утырды. – Ничек соң хәлең? Алай бер җирең дә авыртмыймы үзеңнең? Бая бит куркыттың, – диде Гайшә.

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.

Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
16 mart 2026
Yazıldığı tarih:
2022
Hacim:
90 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-4494-0114-4
Telif hakkı:
ТАТМЕДИА
İndirme biçimi: