Kitabı oku: «Балачагым килә каршыма», sayfa 2
Үлгәннәрнең каберен бел!
Бүген әниемне төшемдә күрдем. Аның турында бик еш уйлансам да, соңгы елларда төшемә кергәне юк иде. Минем бик кечкенә чагым, имеш. Бер төркем хатын-кыз, атлы арбага утырып, болынга таба төшеп баралар. Кайсысы агач сәнәк, кайсысы тырма тоткан. Алар арасында әнием дә бар икән. Үзләре нәрсә турындадыр сөйләшәләр, көлешеп тә алалар. Әнием һаман элеккечә чибәр, матур. Ялгызым гына урамда яланаяк басып торуымны күреп, әни миңа кычкырып җибәрде:
– Әйдә, улым, безнең белән барасыңмы?
– Син кая барасың соң, әни? – дим икән мин.
– Әтиең янына…
– Ул да исәнмени?
– Исән-исән, улым… Әйдә, тизрәк бул!
Мин, елый-елый, арба артыннан йөгерәм, имеш. Ул ара булмады, атлылар юкка чыкты. Әнине, елый-елый, озак эзләдем әле мин. Әллә нинди агачлар арасына кереп адаштым. Мин моннан бүтән чыгалмыйм икән, дип үкси-үкси елап торганда, янәшәдә яткан хатыным Розалия төрткәләп уятты үземне. (Әле ярый төш кенә булган икән!) Уф, дип куйдым мин, авыр сулап.
– Кайчаннан бирле елап ятасың… Берәр җирең авыртмыйдыр бит?
Мин аңа төшемне сөйләп бирдем.
– Алай булса ярый. Берәр ятим балага хәер бирергә кирәк. Зиратка барып, каберләре янында дога укып кайтсаң, тагын да әйбәтрәк булыр.
– Ярый, шулай итәрмен. Бик дөрес әйтәсең, – дип килештем аның белән. – Бер чыккач, Кот Чокырында яшәп, якты дөньядан үткән ерак бабамнарның рухына да дога кылырга кирәк булыр алайса. Күптәннән булганым юк. Бергәләп барсак ничек булыр? Көздән бирле барганыбыз юк бит инде. Өч яшендә вафат булган кече улыбыз Наилнең бакыйлыкка күчүенә дә быел егерме бер ел була бит! Аның каберенә дә чәчәкләр куярбыз. Әй гомерләр диген…
Розалия, кече улыбызны искә төшерүдән, күз яшьләренә ирек бирде. Минем күзләр дә дымланып китте. Бераздан ул тынычланып калды һәм:
– Зират тавына менәргә минем аякларым авырта шул… Бик менәр идем дә… Үземнең дә күптәннән барасы килә, – дип куйды. – Лаләләр, мәкләр шау чәчәктә чагында каберләренә куеп кайтсак, әйбәт булыр иде шул…
– Зиратка бару өчен бер дә борчылма, машина белән барырбыз. Әйберләрне дә күтәреп йөрисе булмас, – дип тынычландырдым аны.
– Машина Римнең үзенә кирәк булса?
– Кирәк булмый. Бүген алар Мәдәният йорты тирәсен җыештыру өмәсе үткәрәләр, беркая да барырга җыенмыйлар. Иртәгә район күләмендә ниндидер семинар буласы, ди.
* * *
Ял көне икәнен белеп, барлык адәм балаларына куаныч-сөенеч алып килергә теләгәндәй, бүген кояш та башка көннәргә караганда иртәрәк уянды. Май кояшының җылы һәм ягымлы нурлары барлык җиһанны назлый, сөя, иркәли. Әйтерсең әниемнең җылы, йомшак куллары. Талгын гына иртәнге җил исә. Өй каршындагы бакчада үсеп утыручы гөлләр миңа карап елмаялар, үзара нидер сөйләшәләр, серләшәләр. Розалия шикелле минем дә башларыннан сыйпап үтүемне көтәләр, ахры.
Розалия, мин белә-белгәннән бирле, гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата. Аны авылыбызда аш-су остасы буларак кына түгел, берсеннән-берсе матур, күркәм гөлләр үстерүче хуҗабикә буларак та беләләр. Кемнәр генә сокланмый икән ул үстергән шау чәчәкле гөлләргә! Яңа төр гөлләрне дә каяндыр табып тора ул. Аның бу шөгылен белгән дүрт кызыбыз да, киленебез дә ят гөлләр бүләк итеп торалар аңа. Эшләре нитикле күп булмасын, тәрәзә төпләрендәге, идәндәге, стеналардагы, хәтта түшәмдәге йөздән артык гөлләре белән сөйләшеп чыгарга, аларга су сибәргә җитешә ул. Кайчагында мин аңа:
– Көн саен артып торган гөлләрең белән өйдәге кислородны бөтенләй калдырмыйсың бит инде! – дим шаярып.
Аның миңа җавабы кыска була:
– Гөлләр алар үзләре кислород чыгаралар. Синең уннан артык шкафка дыңгычлап тутырылып, ярты гасыр буе сөрсегән ис чыгарып ятучы китап-журналларың түгел лә алар. Гөлләр дә балалар кебек иркәләгәнне, тәрбияләгәнне ярата. Нәзберек җаннар! Алар – минем гомер юлдашым, юанычым.
– Шуңа күрә «Роза гөлем минем!» дип иркәләп торам да инде мин сине.
Урам яктагы кечкенә бакчада да нинди генә чәчәкләр үстерми Розалия. Иртә яздан чәчелгән-утыртылган чәчәкләре кара көзгә чаклы урамыбызга аерым бер матурлык, ямь биреп торалар. Кем генә гамьсез үтеп китә алыр икән берсеннән-берсе балкып утыручы чәчәкләргә күз төшермичә! Ә 1 сентябрь иртәсендә мәктәпкә җыенган оныкларыбызга, биредән үтүче балаларга иң матур чәчәкләрне үз куллары белән өзеп бүләк итә ул. Яңа гына өйләнешкән парлар да, бирегә килеп, бер кочак матурлык, шатлык, куаныч төяп китәләр. Чөнки чәчәкләр тормышка матурлык биреп кенә калмыйлар, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итәләр. Алар минем өчен илһам чыганагы да.
Утыз елга якын туган авылыбыз мәктәбе интернатында тәрбияче булып эшләгән Розалиянең гөл-чәчәкләре башка авыллардан килеп, биредә яшәгән укучыларның хәтерләрендә хәзер дә саклана әле. Килгән хатларыннан чыгып әйтүем. Тере табигатькә мәхәббәт, шау чәчәктә утырган үсемлекләрнең гүзәллегенә соклану хисләре уяту укучыларга тәрбия бирүнең бер юлы түгелмени?!
* * *
«Калина»ны гараждан алып чыгуым булды, яныма оныгым Радик килеп басты. Үзе, бернәрсә белмәгәндәй, хәйләкәр елмая.
– Бабай, син кая җыендың болай? – дип сорады ул йомшак, ягымлы тавыш белән. – Әле сәгать җиде генә тулып килә бит!
– Кояш кыздыра башлаганчы, машинаны юып куйыйм дигән идем, улым. Безнең шикелле аның да юынасы килә ич. Син нигә иртүк тордың соң әле? Бүген ял көне ич. Йоклыйсы иде туйганчы.
– Вәт хитрый бабай! Машинаны кичтән үк әти белән юып куйдык бит. Оныттыңмыни?
– Әй, карт кешенең нинди хәтере булсын инде аның. Бөтенләй истән чыккан бит, тәкә сөзгере!
– Итәрсең сине хәтерсез! Сез әби белән зиратка барырга йөрисез бит. Әби гөл бакчасыннан бер чиләк чәчәкләр җыеп куйды анда. Зиратка барып кайтабыз, диде. Мине дә алып барасыздыр бит бүген?! Бер атна элек вәгъдә иткән идең, бабай… Онытмадыңмы?
– Ник аны баштук шулай димәдең соң?
– Үзең бит: «Кешеләр белән һәрвакыт җайлап, итагатьле итеп, ашыкмыйча сөйләшегез», – дисең. Менә мин дә шулай сөйләшергә өйрәнәм инде.
– Ярый алайса. Апаңа да әйт! Аңа да вәгъдә биргән идем. Җыеныгыз!
Башкалар җыенган арада, Тау асты урамында әнисе белән генә торучы алты яшьлек Илдарга, башыннан сыйпап, хәер биреп кайттым. Акыллы малай күренә. Иртүк әнисе тирәсендә бөтерелә. Үткән ел әтисе, машина авариясенә юлыгып, мәңгелеккә киткән иде. Урыны җәннәттә булсын!
Зиратка барырга җыену озакка сузылмады. Целлофан капчыктагы кыска саплы ике тырманы, пластик савыттагы суны, ике чиләкне һәм башка кирәк-яракны багажникка урнаштыргач сорыйсы иттем:
– Озаграк торырга туры килер, ашау-эчү дә алдыгызмы? Гөлләрегезне дә күрмим әле…
– Юкка борчылма, бабай. Барысын да алдык инде, – дип куйды Лилия.
Әниләре күтәреп чыккан гөлле чиләкне арткы утыргычта урын алган балалар арасына урнаштыргач, әбиләре дә минем янәшәмә кереп утырды.
Һәрвакыт машинада йөрүче дисбене кулына алгач, Розалия белгән догасын укып алды һәм: «И Ходаем, юлдагы бәла-казалардан үзең сакла!» – дип куйды. Улыбыз Рим белән киленебез Людмила безне кул болгап озатып калдылар.
Иң беренче эш итеп, моннан җиде ел элек агачтан салынган Рәшидә мәчетенә кереп, унике бала табып тәрбияләп үстергән Рәшидә апа рухына Илфат хәзрәт белән дога кылдым, хәер акчасы калдырдым. Бу мәчетне төзү өчен аның балалары зур көч куйдылар. Күңелдә үзеннән-үзе түбәндәге шигъри юллар языла:
Игелекле кешеләрең белән
Бәхетле син, авылым Комлы Ызан.
Алар көче белән кабат кайтты
Ерак еллар аша моңлы азан.
Шунысы куанычлы: Зирекле ягында да зур таш мәчетебез бар бит әле безнең. Кем кайда тели, шунда барып намаз укый, дога кыла ала…
«Калина», авыл урамнарын йөгереп үтеп, иске зиратка таба юл алды.
Авыл зиратын үтеп китүебезне абайлап алган Радик кычкырып куйды:
– Бабай, бабай, дим! Без зиратны үтеп киттек бит…
– Без, улым, башта иске зират урынына барып килербез. Анда да дога кылып китмичә булмас. Ни әйтсәк тә, анда ерак бабаларыбыз җирләнгән бит. Алар да рәнҗеп ятмасын! Ара якын бит, кул сузымы гына.
– Минем бу тирәдә генә бернинди зират та күргәнем юк, кайда соң ул? – дип сүзгә кушылды атна-ун көннән сигезенче сыйныфка күчәргә җыенган өлкән оныгыбыз.
– Ерак түгел. Менә килеп тә җиттек инде. Әнә теге наратлар артында…
Моңарчы үз уйларына бирелеп, сөйләшми-нитми тирә-юньне күзәтеп килүче Розалия дә бераз үпкәле тавыш белән сорап куйды:
– Син зират урынын төгәл хәтерлисеңме соң? Башта безгә авыл зиратына кереп чыгасы иде. Синең бу зиратта булмаганыңа да бишбылтырдыр инде.
– Хәтерлим, ник хәтерләмәскә… Безнең балалык елларыбыз биредә үтте бит. «Уфалла» арбасына җигелеп, күпме печән ташуымны үзем генә беләм. Беренче тапкыр әтигә ияреп килдем мин бирегә. Икенче класста укый идем ул чакта. Кечкенә чалгы белән печән чабарга, янавыч белән эш итәргә әти өйрәтте. Элеккеге авыл, зират урыннарын да беренче булып ул күрсәтте. Икенче көнне дустым Мансур белән килгән идем… тик… Чалгыны яный гына башлаган идем, янавыч шуып китеп, баш бармак чалгы йөзеннән ике тапкыр үтеп китмәсенме. Үзәк өзгеч авыртуга түзә алмыйча кычкырып җибәрдем. Яныма Мансур йөгереп килде. «Нәрсә, малай, кистең мәллә?» – дип сорап куйды ул, ни әйтергә белмичә. Бармактан аккан кан чабыла башлаган үлән өстенә тып-тып тама башлады. Мин яралы бармакны икенче кул белән кысып тоткан хәлдә аптырап торганда, Мансур, үзенең күлмәк итәген ертып алып, минем бармакны бәйләп куйды. «Бар, хәзер авылга йөгер, туктап торма, – диде ул миңа. – Арбаң белән чалгыңны үзем алып кайтырмын!»
– Бармактагы яра озак төзәлде. Ә аның җөе гомерлеккә калды. Тәк шту! Укучыларымны да ел саен диярлек Кот Чокырына алып килеп тордым бит.
Розалия, мин сөйләгәннәргә йомгак ясагандай, елмаю катыш:
– И балакаем, кечкенәдән үк күпне күреп үскәнсең икән шул! – дип куйды.
Барыбыз да көлеп җибәрдек…
Машинаны киң ябалдашлы имән күләгәсенә куеп, җиргә аяк басуыбыз булды, төньяктан кисәк кенә җан өшеткеч салкын җил исеп куйды. Барыбыз да калтыранып алдык. Көлеп торган кояш та ни өчендер йөзен чытты. Тып-тыныч кына үзара сөйләшеп утыручы куак-агачлар, ниндидер шомлы, елаган авазлар чыгарып, төрле якка бөгелә-сыгыла ыңгырашып алдылар. Ул ара булмады, кинәт килеп чыккан өермә, элеккеге авыл урынында бөтерелә-бөтерелә пәри туе ясап алды да, үзенең күренмәс кул-аяклары белән комлы балчыкны корсагына тутырып, өскә таба күтәрелде һәм бераздан, Комлы Ызан ягына таба юнәлеп, юкка чыкты. Ярый әле табигатьнең бу гайре табигый халәте озакка сузылмады, бераздан җиһан яңадан элекке хәленә кайтты. Могҗиза дими ни дисең инде моңа! Машинага ул-бу булмаганга сөенеп, аны читкәрәк тарттырып куйдым. Менә ышан син көнгә!
Кот Чокыры. Иске зират
Табигатьтәге бу сәер үзгәрешләрне гаҗәпләнеп карап торгач, без тар юл буйлап өскәрәк күтәрелдек. Шунда Розалия болай дип куйды:
– Машинадагы чәчәкләрне салкынрак җиргә алып куярга онытканбыз бит. Сез үзегез генә менегез. Минем анда булганым бар бит инде. Кыр чәчәкләре җыя торырмын.
– Ярый-ярый, без бит анда озак тормыйбыз. Әйдәгез, балалар, тагын бераз өскәрәк күтәрелик әле… Арыш басуы беткән урынгарак. Уң якка таба…
Элекке авыл турында без туктап калдык. Кайчан килсәң дә, сине биредә ниндидер моңсулык, сагыну хисләре биләп ала. Күңелдә – авыр бушлык.
– Менә биредә өч йөз ел чамасы элек Кот Чокыры исемле авыл булган, – дип сөйләп киттем мин, укучыларга дәрес аңлаткан кебек. – Кайчандыр унбишләп өй булган урында, карагыз әле, бүген, котыра-котыра, алабута, билчән, кычыткан ише үләннәр үсеп утыра. Мин – кул ишарәсе белән юкка чыккан авылның якынча чикләрен күрсәтеп алдым. – Мин үземне белә-белгәннән бирле бу урында иген үстермиләр. Дөрес, колхозлашу елларында җирнең бер өлешенә, атлар белән сукалап, кулдан бодай чәчеп караганнар. Әйбәт кенә тишелеп, матур гына үсеп тә киткән игеннәр. Мул уңыш алуны да өмет иткәннәр. Тик озакка киткән көчле яңгырлар, җил-давыллар иген басуын тар-мар итеп бетергән. «Күпне күргән, озак яшәгән Бәхтияр картның сүзләре дөрескә килде. Элекке авыл урынында икмәк үстерүнең җүнлегә алып бармавын, нинди дә булса бәла-каза килеп чыгасын аңлатып та караган иде ул колхоз оештырып йөрүчеләргә. Тик аның сүзләрен тыңлаучы булмады», – дип сөйләгән иде әти бервакыт.
– Бабай, ни өчен авыл Кот Чокыры дип аталган? Ә авыл үзе кая киткән соң? – дип сорап куйды Радик. (Алтынчы сыйныфка күчәргә җыенган оныгым нинди сорау бирәсен белә. Молодец!)
– Хәзер без яши торган Комлы Ызан авылының элекке урыны менә шушы Кот Чокыры дигән урында булган да инде. Уналтынчы гасыр ахырларында, Явыз Иван яуларыннан качып, Казан ягыннан бирегә килеп чыккан бабаларыбыз, үлемнән котылып, бу урында үзләренең бәхетләрен тапканнар. Шуңа күрә яшәү урыннарын Кот Чокыры (бәхет чокыры) дип исемләгәннәр. Берәр авыруданмы, яшәү шартлары начар булуданмы яки берәр фаҗигадәнме (монысын төгәл генә әйтү кыен) бу урында яшәүчеләр үзләреннән ике чакрым тирәсендә генә булган табигый яктан җайлы урынга урнашалар. Терәлеп торган урман-болыннары, чишмә-күлләре һ. б. уңайлыклары булган урынга башта дүрт аучы урнашкан булган, дип сөйли иде әтием. Шуның берсе әтинең дүртенче буын бабасы Тимерхан булган. Ул миңа – бишенче буын, сезгә җиденче буын бабабыз була. Менә шул дүрт аучы Комазан чишмәсе янында йортлар төзеп, шунда яшәгәннәр. Аннан соң берәм-берәм башкалар килеп утырганнар. Башта аучылык, балыкчылык белән кәсеп иткәннәр, аннары, шул тирәдәге җирләрне агачлардан арындыргач, игенчелек белән дә шөгыльләнә башлаганнар. Шунысы кызык: бу урам бүген дә Чишмә урамы дип атала. Белдегезме инде ике авыл арасында нинди бәйләнеш барын?
– Болар турында син каян белдең соң, бабай? Бу турыда китаплар бармы?
– Юк шул, кызым. Безнең авыллар тирән өйрәнелмәгән әле. Интернеттан да мәгълүматлар таба алмадым. Кот Чокыры турында да Сөләйман бабай һәм әти сөйләгәннәргә генә нигезләнеп сөйләдем. Аңа Җамалый бабам сөйләгән булган. Авылыбызның тарихы юкка чыга бара бит. Шуңа борчылам. Дөрес, кайчагында студентлар килеп сораштыра авылларыбыз тарихын…
Бу уңай белән, моннан утыз-утыз биш еллар элек «Кот Чокыры» исемле шигырь язган идем.
Явыз Иван яуларыннан качып,
Бире килеп чыккан бабайлар,
Сазлыкларны кичеп, урман кисеп,
Авылымның нигезен салганнар.
Бу турыдан һәрчак узган саен,
Күңелемдә котыра бураннар.
Бабамнарның рухы яши монда –
Җанга якын изге урыннар.
Мин хәтерлим әле әтиемнең
Биредә утырып дога кылганын.
Бала идем – аңлый алмаганмын
Аның нинди уйлар уйлавын.
Еллар тузанына күмелгәннәр
Ерак бабамнарның каберләре.
Кот Чокыры – бәхет чокырының
Нигә юкка чыккан кадерләре?
Җанны өшетерлек җилләр исә монда,
Үксегәнен тыңлыйм ташларның.
Юкка чыккан авыл эзен эзләп,
Сыйпап үтәм әрем башларын.
Әйтерсең лә изге дога укый
Ботакларын җәйгән имәннәр.
– Беркайчан да онытмагыз! – диеп
Аваз сала язын үләннәр.
– Барысын да бер килүдә генә сөйләп бетереп булмас, балалар! Без әле бирегә, Аллаһы боерса, тагын килербез. Сөйлисе килгән сүзләрем күп әле минем сезгә. Менә бу үзәннең кайчандыр инеш булуы, урмандагы чишмәләр, Сәләхетдин коесы, Торна сазы, Яшь килен үзәне һ. б. турында исән чагында сезгә җиткерәсем килә. Бигрәк тә сиңа, улым. Бу турыда онытма. Әйдәгез, хәзер әбиегез янына төшәбез. Ул нишләп ята икән анда?
Без өстә чагында, Розалия бер кочак басу чәчәкләре җыеп куярга да, ике такыя үрергә дә җитешкән икән. Берсен башына ук киеп куйган. Күкчәчәкләрне эре тукранбаш чәчәкләре белән аралаштырып үргән такыясы аны чибәр, матур, шактый яшь итеп күрсәтә иде.
– Тиз булдыгыз әле сез, – диде ул, утырган урыныннан торып. – Кая, кызым, монысын сиңа киертеп куйыйк әле. Менә ничек килешә үзеңә! Бүтән вакытта үзеңә үргәндә, мине дә онытмассың!
– Ә миңа юкмыни? – дип куйды Радик, шаяртасы килеп.
– Сиңа бабаң үреп бирә инде, улым, – диде әбисе, миңа күз кысып.
– Кирәк икән, үрермен дә, – дип куйдым мин горур гына. – Кәрзин белән чуман үргәнне… Хәтерлисең микән, кызларыбыз кечкенә вакытта мәктәп аты белән Нократ буена бөрлегән җыярга барган идек. Ул елны җир җиләге дә, бөрлегән дә бик уңган иде бит. Тукай әйтмешли, күз ачып йомганчы ике чиләк бөрлегәнне җыеп та куйдык. Савыт булса, тагын җыясы идек әле. Ул елны җәе дә, көзе дә җылы булды бит. Яңгырлары да вакытында явып торды. Барыбыз да туйганчы ял иттек ул көнне. Сез чәчәкләр җыйган арада, мин, һиндыба үләненнән әйләнә ясап, аңа ромашка чәчәкләрен үрдем. Әй сөенгәннәр иде кызларыбыз, мин үргән такыяларны күреп. Исеңә төштеме инде ул вакытлар?
– Әйе! Бабагыз дөрес сөйли, балакайларым. Такыя үрүнең әллә нинди төрләрен белә ул. Безнең иң бәхетле чакларыбыз иде бит ул! Әй гомерләр…
– Бабай, һиндыба чәчәге нинди була ул?
Радикның соравына әбисе җавап бирде:
– Әнә тегендә бер өем булып үсеп утыручы озын сабаклы зәңгәр чәчәкләрне күрәсеңме? Шулар була инде һиндыба чәчәкләре. Русча цикорий диләр аны. Тамырын кофега кушу өчен файдаланалар…
Радик тиз генә басу читендәге берничә чәчәкне өзеп тә килде.
– Шушы буламыни инде ул һиндыба? – диде ул, гаҗәпләнеп.
Балалар, машина янына барып, су эчеп килделәр.
– Хәзер наратлар үскән үзәннең икенче ягына чыгабыз, – дидем мин, кулым белән ишарә ясап. – Әле онытып торам икән: исән калган кабер өстенә куярга сулы банка белән ике-өч бакча чәчәге дә кирәк булачак. Минем машинада йөри торган намазлыкны да алырга онытмагыз!..
Балалар алып килгән әйберләрне барлагач, без, гөлҗимеш, бөрлегән үскән урыннарны читләтеп үтеп, Кот Чокырының зираты ягына юнәлдек. Бераз аскарак төшкәч, бодай басуының читендә таш өеме күренде. «Аллага шөкер, таратып бетермәгәннәр икән әле», – дип сөенеп куйдым мин.
– Менә бу ташлар зираттан могҗиза белән исән калган бердәнбер кабер өстендә ята. Моннан җиде-сигез ел элек унынчы сыйныф укучылары белән җыеп өеп куйган идек аларны. Тимер казыкка беркетелгән калайга «Кот Чокыры авылының зиратыннан калган кабер урыны» дигән язу да язып куйган идек. Өченче ел көз көне бирегә килгәч, мин ул язуны күрмәдем. Ярый әле ташларын таратып атмаганнар!
Без чәчәкләр утыртылган сулы банканы ташлар арасына урнаштырдык. Бераз тын торгач, мин сүземне дәвам иттем:
– Илленче еллар уртасында, бу якка әти белән печән чабарга килгәндә, алты кабер урыны саклана иде әле. Ял иткән чагында әти авыл тарихы турында сөйләде, зират урынын күрсәтте. Мин алтынчы сыйныфта укыганда, көчле тракторлар бу урыннарны сукалап ташлаганнар иде инде. Тракторчылары МТСтан җибәрелгән кешеләр булган икән, дип сөйләделәр соңыннан. Башкаларыннан читтәрәк торганлыктан, бу кабергә бәхет елмайган. Ләкин озаккамы? Монысын әйтү кыен. Бигрәк тә хәзерге заманда. Тагын бер шигыремне искә төшерим әле:
Бу урынны күпләр урап уза:
Шомлы җилләр исә төньяктан.
Каргалар да оя кормый язын,
Авыл халкы юлны оныткан.
Иске зират. Тынлык сакчылары –
Кычытканнар – юлны бүлгәннәр.
Карт имәннәр, кыйбла якка карап,
Башкайларын түбән игәннәр.
Мин чарасыз калып басып торам
Аунап яткан ташлар каршында.
Җаннарыма урын таба алмыйм,
Әллә нинди уйлар башымда.
Шәҗәрәмнең башы түгелме, дип,
Һәрбер ташны карыйм чүгәләп.
Мүкле ташлар дәшми, йөзен чыткан,
Авылдашларыма үпкәләп.
Онытылган авыл, каберстан…
Иң яманы: хәтер калмаган.
Әй кешеләр! Нигә онытабыз соң
Китәселәр барын дөньядан…
Беркем белми гомер йомгагының
Кайчан, кайда сүтелеп бетәсен.
Тик шунысын телик: беркемне дә
Онытылган зират көтмәсен!
Ә хәзер мин догалар укып алырмын. Сез машина янына чыга торыгыз! – дидем мин, шигырьне укып бетергәч. – Калганнары турында икенче килгәндә сөйләшербез. Әле безнең авыл зиратына да керәсебез бар бит.
Мин, намазлыгымны тигез урынга җәеп куйгач, кыйбла ягына карап, үзем белгән догаларны укырга керештем…
…Ашап-эчеп алганнан соң, машина авыл зиратына таба элдерде.
Комлы Ызан зиратында
Авылымның зиратында йөрим,
Вакыт шундый әкрен, тын ага.
Мин йөримен якты җир өстендә,
Ярты авыл – теге дөньяда.
И. Юзеев
Авылым зираты. Комазан тавының көнчыгышка караган ягында үзе бер авыл булып утыра ул. Авыл читендәге тауның сөзәк өлешендәге каберләр иле – авылдашларымның иң нык сакланган, иң нык кадерләнгән урыны. Әллә кайдан күренеп торучы сагыш-хәсрәт дөньясына чумган карт өянке-тирәкләр, йөзәр яшьлек чыршы-каеннар, миләш-баланнар соклану өчен утыртылмаганнар. Монда ата-бабаларыбызның, әбиләребезнең, кадерле туганнарыбызның рухлары яши…
Машинабызны зиратның өске ягында калдырып, аласы әйберләребезне алып, сөйләшми-нитми, зират капкасы аша эчкә үтәбез. Кайчан кермә, монда һәрвакыт сине салкын һава, күңелне айкый торган моңсулык, авыр хисләр каршы ала. Күзгә тагын бер нәрсә ташлана: зиратның ике өлештән торуы. Аның түбәнге өлешендә берсеннән-берсе биек карт агачлар менә авам, менә егылам дип торалар. Ярый әле алар кул бармакларына охшаган яфраксыз калган ботаклары белән күккә тотынганнар. Кайчандыр агач тактадан ясалган чардуганнар инде күптән череп беттеләр, зиратны чистартканда, учакта яндырылдылар. Бүгенге көндә чардугансыз калган каберләр янында утызга якын гарәпчә язылган таш кына тырпаеп тора. Дөрес, сынып-уалып кабер өстендә аунап ятучы ташларны да күрергә мөмкин әле. Ярый әле ул ташлардагы язуларны вакытында язып алган идем!..
Зиратның өске өлешендәге каберләр исә тимердән ясалган чардуганнар белән әйләндереп алынган, яннарына заманча эшләнгән ташлар куелган. Араларында мәрхүмнәрнең портретлары ясалган мәрмәр ташлар да күренгәли.
Без үзебезнекеләр күмелгән каберләр янына килеп бастык. Розалия белән мин биредә еш булабыз. Чардуганнарны буяганда балаларыбыз, оныкларыбыз да килгәләп торалар. Әле көз көне генә буяп киткән идек чардуганнарны яшел төскә. Быелга буямаска да була.
Розалия өч яшендә якты дөньядан киткән улыбыз Наил кабере янына килеп басты һәм, чардуганга тотынган хәлдә, «Улы-ы-м!» диде дә елап җибәрде. Минем күзләрдән дә яшь тамчылары сытылып чыкты. Алтынчы бала булып туган төпчек улыбыз күрше кызы янына уйнарга кергәч, алардан исән чыкмады. Каты бәрелүдән, башына кан сауган иде. Урыны җәннәттә булсын бер гөнаһсыз сабыебызның. Быел аңа, исән булса, егерме бер яшь тулган булыр иде.
Радик һәм Лилия әбиләре белән бергә каберләрне көзен калган үлән-яфраклардан чистартырга керештеләр. Мин үз уйларыма бирелдем.
Әти-әниемнең каберләре янәшә торалар. Менә аларның тормыш юллары, кино кадрлары кебек, тиз-тиз күз алдымнан үтә.
Кечкенәдән ятим калып, дөньяның әчесен-төчесен күреп үскән әтием егерме яшендә үз куллары белән чыршы агачыннан яңа йорт, каралты-кура җиткерә. Бер елдан ул әнием белән тормыш корып җибәрә. Бер-бер артлы ике уллары туа. Әтием, яхшы тормышка өметләнеп, «ВИЛком» колхозын төзүдә катнашкан. 1930 елны беренчеләрдән булып колхозга кергән, ферма мөдире, балта остасы булып эшләгән. Тагын бер уллары һәм ике кызлары дөньяга килгән. 1939 елның май аенда, көчле янгын чыгып, йортсыз, каралты-курасыз калганнар (1912 елны да бер янгынны кичергән булган әти). Җитмәсә, июнь башында үпкәсенә суык тидерүдән олы уллары Раим үлеп китә. Бу исем җирдә ятмасын дип, тутасы Бибигалиянең өченче улы тугач, малайга шул ук исемне кушалар.
Җиде кешедән торган гаилә урамда калгач, әти, хөкүмәттән кредит акчасы алып, яңадан йорт җиткерергә керешә. Малмыжка авылыннан дүрт тәрәзәле иске өй һәм яңа бура сатып ала. Аларны туганнары ярдәмендә такта, салам түбәләр астына урнаштыргач, әти калдык-постык агачлардан җылы лапас эшләп куя, иске өйгә мич чыгара. Иске өй яшәрлек хәлгә килгәч, үзе Урал ягындагы Югары Түрә шәһәренә китә. Хәрби заводка эшкә керә.
Анда бер ел эшләгәч, авылга кайтып гаиләсен үзе белән алып китә. Бу вакытта Зөлхәбирә әбиемә – җитмеш, Нургали абыема – ун, Зәки абыема – алты, Наилә апама – өч, кече апам Разиләгә бары бер генә яшь була. Алар баракта яши башлыйлар.
Бөек Ватан сугышы башлангач, әни, әби белән балаларны алып, авылга кайтып китә. Әти аларны озатып кала.
Өч айдан ул, үзе теләп, фронтка китә. Смоленск өлкәсе ягындагы сугышларда катнаша. 1942 елның октябрендә, сул як җилкәсе яраланып, госпитальгә эләгә. Ярасы бераз төзәлә төшкәч, Яңа ел алдыннан авылыбызга кайтып төшә ул. Минем дөньяга килүемә, Равил Фәйзуллин әйтмешли, немец пулясы сәбәпче булгандыр инде, 1943 елның сентябрь башында мин дөньяга килгәнмен. Миңа да олы абыемның исемен кушканнар. Авылда тормышның ни дәрәҗәдә авыр икәнен әти үз күзләре белән күргән. Ачлык, ялангачлык. Бер телем икмәккә тилмерү. Хәер сорашу. Авыр эш, суык өй. Нургали абыем авыру.
Шул ук елның февралендә әти яңадан фронтка китә. Минем тууымны, абыемның вафат булуын хатлар аша белә ул. Кул пулемётчысы булып сугышкан әтием икенче улының үлемен авыр кичерә. Калининград өлкәсендә барган сугышларда уң кул чугы һәм сул аягы яралана аның. 1945 елның 21 февраленнән тагын госпиталь көннәре башлана. 1945 елның май ахырында күкрәгенә «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» медальләре тагып, туган авылына кайтып төшә ул.
Күп еллар үткәч, «Шунысы үкенечле булды: әни мин кайтырга ике көн кала гына үлгән булган. Бу вакытта әнигә җитмеш биш яшь була. Аны күмүдә катнаша алмадым», – дип, зиратта сөйләгәне хәтердә калган әтинең.
Әти сугыш еллары турында искә алырга яратмаса да, үзенең госпитальдә булган көннәрен берничә тапкыр сөйләгәне булды. «Мин куллары, аяклары киселгәннәр белән бер палатада яттым. Минем кулларым әйбер тотарлык түгел. Шулай да ишек тоткасын тешләрем белән эләктереп кереп-чыгып йөри алам. Минем белән ятучылар еш кына саташалар, ыңгырашалар, бәргәләнә башлыйлар, сүгенәләр. Сестраларны, врачларны миңа чакырырга туры килде. Гангренадан үлүчеләр күп булды. Яралылар өстәлеп торды».
Әти үзе дә төннәрен еш кына ыңгыраша, саташа иде. Куллары сызлый иде аның. Ничә карасаң, ул кулларын ышкып-угалап утырды. Ләкин мин аның бервакытта да зарланганын ишеткәнем булмады. Ә бит ул мин белә-белгәннән бирле балта эшендә булды. Сугыштан соң, колхозга амбарлар, кәнүшниләр, фермалар, сушилкалар… төзүдә булышты. Җиде кешедән торган гаиләне туендырырга-киендерергә дә кирәк бит. Күпме авыл кешеләрен өйле итте ул. Мич тә чыгарды, рамнар өчен пыяла да кисте. Инвалид буларак, аның льготалардан файдаланганын хәтерләмим мин.
Уйларым озынгарак сузылды, ахры. Каберләрне инде күптән чистартып, алып килгән чәчәкләрне урнаштырып куйганнар иде инде. Мин кабердәгеләр рухына белгән догаларымны укыдым.
– Нәрсә, канәгать булдыңмы инде? – дип сорап куйды Розалия.
– Юк әле, – дидем мин. – Бер килгән-килгән, сезгә әби-бабайларымның, туганнарымның каберләрен дә күрсәтәсем килә минем. Оныкларым да күреп калсыннар.
– Син аларның каберләрен дә беләсеңме, бабай? – дип сорады Радик.
– Беләм, улым, беләм! Һәркем үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш, диләр бит. Миңа аларны әтием күрсәткән иде. Аңа – әтисе. Мин әтиеңә күрсәткән идем инде. Үзем исән вакытта менә сиңа да күрсәтеп каласым килә.
Без иске каберләр янына төшә башладык.
– Менә бу кабергә мине укыткан Рәшит абый Мозаффаров, янәшәдәгесенә аның әнисе Факиһәбану күмелгән. Алар турында икенче тапкыр килгәндә сөйләрмен. Бу кабердә әфган сугышында булган Рифат Әхәтов, монысында Таҗикстанда һәлак булган Илшат Шәйхаттаров күмелде.
Без янәшә үскән өч каен янында тукталдык. Монда мин белгән чардуганнар юк инде.
– Менә бу юан каен астына әтинең әтисе – минем бабам Җамалый Биктимер улы күмелгән. 1917 елны илле ике яшендә үлеп киткән ул. Ул авылда танылган балыкчы була. Бу елны Нократ ташуы көчле булганга, су авыл эчендә озак торган. Бабай, Бакмач күле тирәсеннән көймә белән кайтып килгәндә, артыннан ике метр чамасы озынлыктагы балык куып килгәнне күреп алган. Ул кызу-кызу ишкәк ишәргә керешкән. Балык та аннан калышмый икән. Бабай куркуыннан калтырана башлаган. «Үз гомеремдә мондый хәлне күргәнем юк иде. Балык артыңнан үзе куып килсен әле!» – дип уйлаган балыкчы. Үзе: «Коткарыгыз!» – дип кычкыра икән. Аста сай булуын белеп алгач, бабай көймәдән суга сикергән һәм бар көченә йөгерергә тотынган. Ходай Тәгалә саклап калгандыр инде, балык көймә тирәсендә калган. Шул кайтуыннан соң, ул авырый башлаган. Унөч көннән соң бабай җир куенына кергән.
– Ә бу уртадагы каен Раим абыемныкы. Авыл ягына таба авышып үскәне – Зөлхәбирә әбиемнеке.
– Нургали абыеңның кабере кайда? Анысын күрсәтмәдең бит әле! – дип куйды Розалия. – Аныкын белмисең мәллә?
– Беләм. Ник белмәскә! Бераз астарак аның кабере. Олы юл кырыендарак. Ач, хәлсез кабер казучылар тирән карны ерып тормаганнар, зиратның иң аскы ягында гына җирләгәннәр аны. Үзебезнең туганнар гына.
Без тагын аскарак төштек. Рәшәткә белән әйләндереп алынган кабер янында туктап калдык.
– Сиксәненче еллар ахырында Нургали абый каберенә чардуганны әти белән бергәләп такталардан ясап куйган идек. Әнә күрәсезме, аның турында калайга язып та куйган идем. Сезгә тагын бер кабер урынын күрсәтәм.
Нургали абыем кабереннән утыз-кырык метр читтәрәк үсүче яшь каенга таба юнәлдек. Каен янына җиткәч, Розалия тагын сорап куйды:
– Монда берәр яшь баланы күмгәннәр мәллә? Каены бик яшь күренә.
– Юк! Менә шунысы серле дә, гыйбрәтле дә инде. Бу – Җамалый бабамның әтисе Биктимер бабай күмелгән урын. Әле ун-унбиш еллар элек кенә кабер өстендә иң карт, юан ботакларына тикле корып беткән каен бар иде. Көчле давыл вакытында эче куышланган черек агач авып төшкәч, шактый еллар җир өстендә ятты. Ә агачның төбеннән яшь каен үсентесе калкып чыкты. Әнә күпме биеклектә инде ул хәзер. Биктимер бабамның әтисе Биктаһирның кайда күмелгәнен әти миңа күрсәтә алмады. Менә шулай, балалар. Зират юлын беркайчан да онытмагыз! Радик улым! Бу сүзләр сиңа күбрәк кагыла. Син – ир кеше. Безнең нәселнең дәвамчысы.
– Карале, бабай! Иртәгә дә килик әле. Башка каберләрне дә күрәсем килә минем.
– Килербез, улым, килербез. Иртәгә булмаса, башка вакытта килербез. Ә хәзер өйгә кайтабыз. Әнә тегендәрәк зиратның аскы як капкасы бар. Шуннан урамга чыгыгыз. Мин өске яктан машинаны алып төшим әле…
* * *
Атна-ун көн чамасы вакыт үтте. Мәктәптә түбән сыйныфларның укулары тәмамлангач, мин Радик белән яңадан зиратка барырга булдым. Тагын барырга сүз биргән идем бит. Балаларга бервакытта да ялганларга ярамый. Бер тапкыр ялганлыйсың йә сүзеңдә тормыйсың икән, ул сиңа башка вакытта ышанмаячак. Бала үзе барам дип торганда, ничек бармый каласың инде. Димәк, теге вакытта мин сөйләгәннәр аның күңеленә хуш килгән.
– Бабай, Илсурга да безнең белән зиратка барырга ярыймы?
– Ярый, улым. Ник ярамасын. Аның бабалары да шул зиратта җирләнгән бит. Зираттан соң таудагы нарат урманына да менәрбез. Авылларны өстән карау өчен бигрәк матур вакыт хәзер.
Без җәяүләп зиратка юл тоттык. Көн аяз. Күктә кояш көлә. Җылы.
Зират эче тын, салкынча. Максатым – мине башлангыч классларда укыткан, 1934 елда районыбызда иң беренче булып Ленин ордены белән бүләкләнгән Рәшит Әсфәндияр улы Мозаффаров һәм Михеева Мария Максимовна (без аны Мәрьям апа дип йөри идек) турында сөйләү. Бер авылдан ике укытучы Ленин ордены белән бүләкләнсен әле! Мәрьям апаның каберен эзләп торасы юк. Чишмә ягындагы капкадан керү белән күзгә ташлана ул. Менә без чәчәкләргә бизәлгән кабер каршында басып торабыз. Оныклары, яз җиткән саен, аның кабере янына килеп торалар. Тимер чардуган эчендәге ташка «Михеева Мария Максимовна. 14.04.1897 – 17.04.1985» дип язылган. Шушы саннар арасында тулы бер кеше гомере, тарих чагылып ята. Мин аның турында үзем белгәннәрне сөйли башладым.
Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.