Kitabı oku: «Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)»
Валеев Разиль Исмагилович
Публицистические заметки, интервью, поэтические посвящения, юмористические зарисовки
Составитель Муртазин Мансур Газизянович
© Татарстан китап нәшрияты, 2019
© Вәлиев Р. И., 2019
© Мортазин М. Г., төзү, 2019
Иҗат белән сәясәт – минем ике канатым
Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел…
Г. Тукай
Бәләкәй чактан ук шигырьләр язып, аларны башта район газетасында, аннары республика матбугатында, аерым китапларда бастыра-бастыра, әкренләп шигърият дөньясына кереп киткәч, мин үземнең язмышымны гомерлеккә бары тик әдәбият белән генә бәйләрмен дип уйлаган идем. Шул хыялымны тормышка ашыру нияте белән Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кердем, анда күңелемә урын тапмыйча ике ел изаланганнан соң, Мәскәүгә М. Горький исемендәге Әдәбият институтына китеп бардым. Советлар берлегенең бик күп төбәкләреннән һәм төрле илләрдән җыелган хөр фикерле яшь әдипләр һәм укытучы-профессорлар белән биш ел аралашу, белем эстәү дәверендә минем дөньяга күзләрем ачылган кебек булды. Бу аралашулар иҗатыма гына түгел, ә фикерләү юнәлешемә дә бик нык тәэсир итте, мин илдәге вазгыятькә, татар халкының дөньяда тоткан урынына, аның тарихына һәм бүгенге хәленә башка күз белән карый башладым. Нәкъ менә шул елларда мин елап-сыктап, сыкранып-сукранып кына яшәмәскә, ә милләтнең киләчәген кайгыртып көрәшкә чыгарга кирәклеген әкренләп күңелемә сеңдердем. Нәкъ менә шул елларда мин үземнең фикердәшләрем белән бергәләп Татарстан язучылар корылтаенда татар яшьләре өчен әдәби журнал ачуны таләп итәргә карар кылдым, нәкъ менә шул елларда мин, тугандаш Кырым татарларына нахак гаепләр ташлаган профессор белән бәхәскә кереп, бәлагә тарый яздым, чак кына институттан куылмадым, нәкъ шул елларда минем милләт язмышы өчен гасабиланып язган тәүге шигырьләрем дөнья күрде. Кыскасы, Әдәбият институтында укыганда, минем киләчәк иҗатыма һәм язмышыма ныклы нигез салынды.
Ә инде иҗади һәм сәяси яктан күпмедер тәҗрибә туплап, Казанга кайткач, үземнең берьюлы әдәбият һәм сәясәт дөньясына кереп чумганымны сизми дә калдым.
Мин үз язмышымнан зарланмыйм, аның иҗат күкләремне биегәйткән чалт аяз көннәре дә, канатларымны канаткан ачы җилле, давыллы чаклары да булды. Язмыш мине вакыт-вакыт иркәләде дә, вакыт-вакыт типкәләде дә. Кайчакларда упкын читенә барып җитеп, Әҗәлнең үзе белән дә күзгә-күз карашып торырга туры килде. Язучылар берлегендәге җанымны телгәләгән катмарлы хәлләрдән соң язмыш мине Әфганстан мәхшәрләре эченә дә илтеп ташлады, чечен сугышы ялкынына да алып керде, җиде ай буе Казан һәм Мәскәү хастаханәләрендә аунарга, берничә мәртәбә пычак астына керергә дә мәҗбүр итте. Шул җиде ай эчендә палатада бер үк диагноз белән янәшәмдә яткан унөч хастаның унөче дә берәм-берәм вафат булып, бер минем генә исән калуымны язмыш бүләге димичә, аңа рәхмәт әйтмичә мөмкинме соң инде?!
Мин боларны монда ни өчен язам соң әле? Әлеге хәлләрнең менә бу китапка ни катнашы бар? Катнашы шунда: әгәр үз тормышымда шундый сынаулар узып, сират күперләрен кичмәсәм, мин дөньяда бик күп нәрсәләрне аңламаган, бәлки, тормышта да, сәясәттә дә үз юлымны таба алмыйча, гомер буе бәргәләнеп, адашып йөргән булыр идем. Әлеге сынаулар мине киләчәк елларым, алдагы эшчәнлегем өчен чыныктырды, иң мөһиме, миңа үз кыйбламны табарга ярдәм итте. Нәкъ шул елларда мин милләтебез һәм җәмгыятебезнең дә шулай ук хаста хәлендә булуын бөтен барлыгым белән аңладым, язучы һәм әдип язмышының милләт язмышы белән аерылгысыз булырга тиешлегенә иман ныгыттым.
Билгеле, милләткә хезмәт итүнең, аны дәвалауның төрле юллары, төрле ысуллары бар. Шигырь-җыр, роман-повесть-пьеса язып та, милләтнең рухын ныгыту, аны савыктыру өчен, бик зур һәм файдалы гамәлләр кылып була. Әмма, ни кызганыч, бездә бүген, элекке заманнардагы кебек, ил һәм халык белән руханилар, мәгърифәтчеләр, шагыйрьләр идарә итми, киресенчә, аларның җәмгыятьтә тоткан урыны, әдәби сүзнең тәэсире көннән-көн кими бара. Дөнья бүген икътисадчылар, финансистлар, сәясәтчеләр кулында, шуңа күрә көрәшнең алгы сызыгы шулар тирәсеннән уза. Бөек Тукаебыз бу вазгыятьне үз заманында ук аңлап: «Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел, мин сәясәтче дә, дипломат һәм җәмәгать эшлеклесе дә, минем күзем күпне күрә, колагым күпне ишетә», – дип, юкка гына әйтмәгәндер инде…
Әйе, минем фикеремчә, һәрбер әдип, һәрбер әдәбият-сәнгать әһеле сәясәтче, үз халкының мәнфәгатьләре өчен көрәшүче дә булырга тиеш! Бигрәк тә бүгенге көндә, бүгенге шартларда. Ә сәясәтнең үзәгендә һәрвакыт кеше язмышы, халыклар, милләтләр язмышы тора. Кеше тулы канлы тормыш белән яшәсен, милләтләр көннән-көн камилләшә барсын, аларның исеме дә, җисеме дә дөньяга яңгырасын өчен, халыкны мул тормышта яшәтү белән бергә аның рухи дөньясын да баетырга, рухын ныгытырга кирәк. Телсез, динсез, гореф-гадәтсез, милли сәнгатьсез һәм мәгарифсез халык милләт булып яшәүдән туктый, аннары әкренләп бөтенләй онытыла, юкка чыга. Ләкин безнең, татар милләтенең, йә булмаса башка милләтләрнең юкка чыгасы киләме соң? Берзаманны, Бишкәк каласында очрашкач, мин кыргыз белән татарның бөек улы, дөньяга кыргыз язучысы буларак танылган Чыңгыз Айтматов белән милләтләр һәм телләр язмышы турында әңгәмә корган идем. «Чыңгыз ага, Юнеско мәгълүматлары буенча, дөньяда ел саен дистәләгән тел юкка чыга. Татар һәм кыргыз телләренә дә шундый куркыныч янамыймы?» – дигән сорауга ул, бераз уйланып торгач, болай дип җавап биргән иде: «Үз акылында булган бер адәм баласы да якты дөньядан үз теләге белән китәргә җыенмый. Ә милләтләр шундый кешеләрдән тора бит, димәк, бер милләт тә үз теләге белән үлемгә бармас. Татар халкы да, кыргыз халкы да озын гомерле, мәңгелек булыр. Ләкин моның өчен безнең һәммәбезнең дә милләт кайгысын кайгыртып, аңа куәт өстәп яшәвебез кирәк…»
Мәшһүр язучының бу сүзләре күңелемә гомерлеккә уелып калды. Әмма кайберәүләр әле һаман да шагыйрь-язучы кешенең сәяси эшчәнлеккә кереп китүен гайре табигый хәл дип саный. Алар фикеренчә, имештер, чын шагыйрь булу өчен, сукбай тормышы алып барырга кирәк, имештер, бары тик шундый затлар гына чын «шагыйрь-әдип» исемен йөртергә хаклы. Югыйсә дөньяда хәтта патша тәхете яулаган, ханнар һәм солтаннар затыннан булган, гомер буе сәясәт казанында кайнаган шагыйрь һәм әдипләр дә шактый бит. Мәсәлән, урыс дәүләтенең беренче юстиция министры булган якташыбыз Гавриил Державинны чын шагыйрь түгел дип әйтеп буламы соң? Үзебезнең Кол Шәрифләрдән башлап Тукай һәм Дәрдемәндләрне, Галимҗан Ибраһимов белән Муса Җәлилләрне дә бары тик «коеп куйган шагыйрь яисә язучы» гына дип әйтергә кем җөрьәт итәр икән?
Милләтне саклау һәм яклау өчен, бүген иң беренче чиратта аның телен, милли мәктәбен, милли мәгарифен, милли сәнгатен, милли мәдәниятен кайгыртырга кирәк. Моның өчен иң беренче чиратта әдәбият-сәнгать әһелләре көрәшкә чыгарга тиеш. Үзләренең милли рухлы иҗатлары һәм сәяси активлыклары белән! Бүгенге вазгыятьне яхшы якка үзгәртү өчен, газета-журналларда милләт кайгысын кайгырткан үткен телле һәм дәлилле публицистик язмаларның, республика һәм ил күләмендә барган вакыйгаларга үз мөнәсәбәтеңне белдереп, халык мәнфәгатьләрен яклап ясаган чыгышларның тәэсире кайчакта язучының әдәби әсәрләреннән дә тәэсирлерәк була. Әлеге дә баягы Тукайның публицистик язмалары һич кенә дә аның әдәби әсәрләреннән кайтышрак түгел, алар үз заманында газета чыгуга ук кулдан кулга йөреп укылган, искиткеч зур популярлык казанган.
Кемнәр нәрсә генә димәсен, мин үземнең сәясәт дөньясына кереп китүемә үкенмим. Әгәр Татарстан парламентында Туфан Миңнуллин кебек татар язучылары булмаса, туган телебезне, динебезне, милли мәгарифебезне яклап, кемнәр сүз әйтер иде икән? Без Туфан ага белән бер-беребезне аңлап, фикердәшләр булып, бер-беребезгә куәт өстәп, еш кына үз артыбыздан башкаларны да ияртеп, парламентның фикерен кирәкле юнәлешкә борып җибәрә ала идек. Милләтне милләт итеп саклап калу, аңа законлы шартлар тудыру өчен, Дәүләт Советында, һичшиксез, әдәбият-сәнгать әһелләре булырга тиеш. Дөрес, депутатлык эше, күпмедер дәрәҗәдә иҗатка зыян китереп, бик кадерле вакытны ала. Ә гомер бер генә. Әмма ул вакыт та бушка узмый бит, сайлаучыларның аһ-зарларын күңелеңә салып, аларга ярдәм итү өчен, мең төрле мәшәкатьләр аша үтү киләчәктә язучының әсәрләренә дә күчә, аны яңа әсәрләр язарга рухландыра. Кешеләр язмышы белән очрашмасам, халык тормышыннан хәбәрдар булмасам, мин нәрсә турында язар идем соң? Бары тик үз күңелендә генә казынып, үз фатиры яисә ишегалды кысаларыннан чыкмыйча гына иҗат иткән бер генә каләм иясенең дә әле зур әдәби һәм милли мәйданны яулый алганы, халык тарафыннан танылганы юк, бу барыбызга да мәгълүм.
Ныклабрак уйласаң, язучы белән депутатның уртак вазифалары, уртак максатлары шактый күп икәнне аңлый башлыйсың. Депутатның да, әдипнең дә төп бурычы – халык, милләт мәнфәгатьләрен кайгырту. Ә кайгыртуның төп чарасы, төп юлы – халык белән хакимият арасында даими багланыш булдыру, халык ихтыяҗларын хакимияткә җиткерү, аңлату. Моның өчен инде, билгеле, сөйләү һәм язу осталыгы, шуның өстенә бик тә мәгълүматлы булу кирәк. Талантлы язучы, гадәттә, нәкъ шушы сыйфатларга ия дә бит инде. Шуңа күрә мин парламентта әдәбият-сәнгать әһелләре булуны иң кирәкле шартларның берсе дип саныйм.
Югары мөнбәрләрдән ясаган чыгышыңны һәммә кешене ышандырырлык итеп образлы чагыштырулар, мәкаль-әйтемнәр белән баетып бизәсәң, иң кирәкле урында гыйбрәтле хәлләр турында оста итеп сөйләсәң, хәтта көн кадагына суга торган шигырь дә укып җибәрсәң, кайчагында иң катлаулы мәсьәләләрне дә чишәргә, депутатларның һәм җитәкчеләрнең күңелләрен кузгатып, фикерләрен үз ягыңа борып җибәрергә була. Моны үз мисалымнан да яхшы беләм: Дәүләт Советында беренче булып шигырь белән чыгыш ясаган депутат та мин булганмындыр, ахрысы…
Әдәбият җәмгыятебезнең көзгесе булырга, аның бөтен өлкәләрен дә күрсәтергә, чагылдырырга тиеш, дибез. Әйтүен әйтәбез, әмма чынбарлыкта алай ук булып чыкмый, әдипләребезнең күп кенә әсәрләре сюжет ягыннан да, тасвирланган даирәләре, күтәрелгән мәсьәләләре ягыннан да игезәкләр кебек бер-берсенә охшашлар. Ни өчен шулай? Чөнки авторларыбызның язмышлары да бер-берсенә бик нык охшаган. Алар һәммәсе дә диярлек авылда туып үскән, мәктәп тәмамлагач, Казанга килеп университетларга укырга кергән, тулай торакта яшәгән, аннары, гадәттә, редакциягә эшкә урнашкан, фатир алган, тормыш корып җибәргән. Ә бит язучы үзе күргәнне, үзе белгәнне генә яза ала, ә аларның күргән-белгәннәре бер-берсенә бик тә охшаш. Бу яктан караганда, язмыш мине башкарак юлдан алып китте. Менә инде алты тапкыр рәттән депутат булып сайланып, утыз елга якын парламентта эшләп, мин көн-төн сәясәт казанында кайныйм. Мәскәү белән ике арадагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең, үзара тарткалашуларның да шаһиты булдым, республика җитәкчелеге белән һәрдаим аралашып, үземне хаклырак дип санаган очракта сүз көрәштереп яшәдем, хакимият мәйданындагы четерекле мөнәсәбәтләрне үз җилкәмдә татыдым. Юк, һәрчакта да башымнан сыйпап, аркамнан кагып тормадылар, кемдер әйтмешли, мин хакимияттә күп вакытларда «ала карга» идем, әмма нишләптер мине артык читкә дә тибәрмәделәр. Депутат-шагыйрьнең җан авазын хәтерләткән «җайсыз чыгышлары» аша, бәлки, гади халык фикерен ишетергә, халык кәефен белергә теләүләре булгандыр. Юкка гына әдәбият-сәнгать әһелләрен «җәмгыятьнең тере барометрлары» дип атамый торганнардыр инде.
Депутатларны «халык вәкиле», «халык илчесе» дип атыйлар. Шуңа күрә Дәүләт Советының бар эшчәнлеге һәрчак халык күз алдында булырга тиеш кебек. Әмма чынлыкта ул алай ук булып бетми, парламент комиссияләрендә, комитетларда, «түгәрәк өстәл» ләрдә, сессияләрдә күтәрелгән мәсьәләләр, андагы кайнар бәхәсләр, фикер бәрелешләре турында бик аз гына мәгълүмат дөньяга чыга. Бу китапка кергән язмалар менә шул бушлыкны тутырырга да күпмедер ярдәм итәр.
Яшьрәк чакта йөзләгән шигырьне яттан сөйли ала идем, депутат булгач, йөзләгән законны яттан өйрәнергә туры килде. Дәүләт Советында чыгыш ясаганда, мин еш кына: «Дөньядагы иң камил канун, иң камил Конституция – Коръән, чөнки ул шигырь теле белән язылган», – дип әйтергә яратам. Ә Коръәнгә мең еллар дәвамында да бер үзгәреш-поправка, бер өстәмә кертелмәгән. Димәк, без дә законнарыбызны, карарларыбызны да чын шигырь кебек камил итеп эшләргә тиешбез, димәк, ул – чарланган, остарган, тәҗрибәле каләм белән язылырга тиеш, дигән сүз бу.
Парламент дөньясы, хакимият даирәсе – әле моңа кадәр әдәбиятта чагылыш тапмаган гаять катлаулы һәм кызыклы дөнья, ачылмаган «планета». Бу китабымда мин сезгә шул «планетаның» үзем күргән, үзем белгән өлешен тасвирлап бирергә булдым. Мондагы язмалар, бәлки, киләчәктә кәгазьгә төшәчәк әдәби әсәрләрем өчен чимал да булыр әле.
Разил Вәлиев,
дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе,
Татарстанның халык шагыйре,
Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Халык вәкиле
Вәгъдә – иман
– Сезгә сәеррәк бер сорау: ни өчен депутатлыкка кандидат булырга ният иттегез? Эшегез болай да хәттин ашкан лабаса…
– Депутатлыкны мин вакыты иркен булган, моңа кадәр ике кулын ике кесәгә тыгып йөргән кешеләр эше дип санамыйм. Бөтен ил бөлгенлеккә төшеп, халыклар хокуксыз, милләтләр телсез, кешеләр имансыз булып барган чорда язучы кеше, эчендә җаны булган һәммә кеше тыныч кына утыра алмый торгандыр. Матур сүзләрне күп сөйләдек, инде конкрет сүз һәм эш кирәк. Минем үз халкым, үз республикам мәнфәгатьләрен яклап, өстәл янында каләм тотып кына түгел, ә ил агаларына да үземнең фикеремне үтемле итеп әйтеп көрәшәсем килә. Язучы гомер-гомергә үз халкының илчесе булган. Ә инде депутат мандаты алган язучыны мин халыкның гадәттән тыш вәкаләтле илчесе дип атар идем.
– Кандидат булгач, сез халыкка нидер вәгъдә итәргә, үзегез әйтмешли «матур сүзләр сөйләргә» тиештер бит инде. Программагызның төп фикере нидән гыйбарәт?
– Мин, гомумән, «сайлау алды программасы» дигән нәрсәгә бераз икеләнебрәк карыйм. Барлык кандидатларның да программасы бик яхшы, алар нигездә барысы да бер үк проблемаларны күтәрәләр, бер үк нәрсәләр вәгъдә итәләр. Депутат булырга ният иткән кеше сезгә начар программа тәкъдим итмәс бит инде! Ә бу программаны киләчәктә тормышка ашыру мәсьәләсенә килгәндә, анысы күпкә катлаулырак… Минемчә, кандидат берничә көн утырып программа «сочинять итмәскә», ә депутат мандаты алу өчен, гомер буе әзерләнергә тиеш. Депутат булырга җыенган кешенең программасы – аның язмышы, биографиясе, моңа кадәр кылган эшләре.
«Культура бик кыйммәт тора. Ә культурасызлык аңа караганда да кыйммәткәрәк төшә», – дигән иде бер акыллы адәм. Культурага акчаны кызганырга ярамый, чөнки берничә елдан ул безгә икеләтә-өчләтә файда бирәчәк. Ә акчаны каян алуга килгәндә, безнең республика ул кадәр үк хәерче түгел. Ике миллиардтан артык тонна нефть чыгарган, бөтен дөньяга билгеле КамАЗлар, химия комбинатлары салган республика тамак хакына гына эшләргә тиеш түгелдер бит инде? Безнең белән бер чамада нефть сатучы гарәп дәүләтләре күптән коммунизмда яшиләр түгелме соң? Тамагыбыз тук, өстебез бөтен, күңелебез көр булсын өчен, безгә иң элек үз илебездә, үз җиребездә хуҗа булырга кирәк. Ә бу хокукны безгә беркайчан да бүләк итмәячәкләр. Ирекне, мөстәкыйльлекне бары тик көрәшеп кенә алып була. Соңгы бер ел эчендә генә дә йөз меңнән артык кеше, Татарстанга союздаш республика вәкаләтләре сорап, үзенең имзасын салды. Ләкин Мәскәүнең моңа бер кылы да селкенмәде. «Мәскәү күз яшенә ышанмый». Мин, милли-территориаль округтан тәкъдим ителгән кандидат буларак (ә андый округлар Татарстанда нибары дүртәү генә!), иң беренче чиратта халыкның милли мәнфәгатьләрен кайгыртуны, һич кичекмәстән союздаш республика статусы бирү мәсьәләсен күтәрүне үземнең төп бурычым дип саныйм.
– Социаль өлкәдә халык ихтыяҗларын кайгырту ягыннан нинди эшләр кылырга җыенасыз?
– Шуларның берничәсен генә әйтеп китәм… Бүгенге көндә илебездә кырык миллионнан артык кеше очын очка гына ялгап яши. Шуны истә тотып, мин, көндәлек кулланыштагы иң кирәкле товарларның бәясе арткан саен, аз хезмәт хакы алучыларның окладлары, пенсияләр, стипендияләр дә тәңгәл рәвештә арта барырга тиеш дип саныйм. Караучысыз калган картларга, авыруларга, инвалидларга, социаль ярдәм фондын арттыруны да көн тәртибенә куярга вакыт.
– Сезнең платформада «Аз эш хакы алучы мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә урындагы Советлар һәм предприятиеләр хисабыннан өстәмә түләү кертүне хәл итү» дигән пункт бар. Аның эчтәлеген тәфсилләбрәк аңлатмассызмы?
– Алда саналган һөнәр ияләре, бигрәк тә мәдәният хезмәткәрләре, илдәге уртача хезмәт хакыннан ике ярым мәртәбә кимрәк алып эшли. Мәсәлән, китапханәченең уртача эш хакы 80–100 сумнан артмый. Шунысы сәер: илдәге иң түбән хезмәт хакы алып эшләүче кеше дөньядагы иң югары культуралы кешене тәрбияләргә тиеш!
Быел мәдәният оешмалары яңача хуҗалык итү шартларына күчәргә тиеш. Димәк, алар күпмедер дәрәҗәдә мөстәкыйльлек алалар, үз хисапларына күчкән акчаны үзләре теләгәнчә файдалана башлыйлар, предприятиеләр, заводлар, оешмалар һәм шул ук Советлар белән килешүләр төзиләр. Моңа кадәр күп нәрсәне бушка эшләгән булсалар, хәзер алар һәр эш өчен түләү таләп итәрлек вәкаләткә ия булалар. Ләкин моның бер куркыныч ягы бар: кайбер җитәкчеләрнең, «безгә культура кирәк түгел, без болай да культурный» дип, мондый түләүле хезмәтләрдән баш тартуы мөмкин…
Үткән елны Эстониядә, Мәскәү карарын көтмичә, республика хисабына мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакын 30 процентка күтәрделәр. Безнең республиканың (аерым Советларның һәм предприятиеләрнең дә) шундый ук хокуклары бар. Бик теләгән очракта акчасын да табып булыр иде… Ләкин моның өчен акча гына түгел, ә культуралы җитәкчеләр дә кирәктер, ахрысы.
– Сез республикада эре промышленность предприятиеләре салуга һәм Татарстан, Башкортстан атом станцияләрен төзүгә каршы чыгыш ясыйсыз. Хәер, реаль фикер йөртүче күпләр шулай уйлый хәзер. Ләкин бу өлкәдә конкрет карарлар, кискен чаралар күрелми. Депутатлар корпусының кайчан да булса бу мәсьәләдә бердәм фикергә килә алачагына ышанасызмы?
– Бөек Тукайның «тотса Мәскәүләр якаң» дигән бик гыйбрәтле сүзләре бар. Безнең өчен хәзер бөтен нәрсәне Мәскәү хәл итә, җитәкчеләребез Мәскәү авызына гына карап тора. Республикабыз политик һәм экономик мөстәкыйльлек алмый торып, мондый зур мәсьәләләрне хәл итү гаять катлаулы булачак. Әнә бит Татарстан АЭСын төзүне туктату турында карар кабул иткәнгә күпме вакыт узды, ә Мәскәү һаман үз сүзен кистереп әйтми. Кем әйтмешли, Мәскәү бисмилласын әйтми торып, безнең догабыз, теләкләребез чынга ашмый. Ә депутатлар корпусының бердәмлегенә килгәндә дә, минем икеле уйларым байтак. СССР халык депутатлары арасында Казан каласыннан сайлаган 6 кешенең берсе дә үзебезнең милләттән булмады. Монысында да шул ук хәл кабатлануы мөмкин. Аннары райком секретаре, генераль директор «милләтеннән» булган кандидатларның да артык ишәеп китүе күңелгә шома сала.
– Миңа Сезнең платформаның бер пункты аеруча ошады. Сез анда: «…уртак иманыбызга, дин тудырган гаҗәеп зур рухи байлыкка киртә коручыларга, аннан баш тартучыларга каршы көрәшәчәкмен», – дигәнсез. Әлеге киртә коручылар кемнәр алар? Аларны конкрет атап буламы? Һәм, Сезнең фикерегезчә, бу мәсьәләдә тыеп тору политикасы алып баруларның сәбәбе нәрсәдә?
– Безнең партиябез, хөкүмәтебез менә инде җитмеш ике ел буена халыкка «үз иманын» кертергә тырышты. Яңа иман кертер өчен, халыкны искесеннән ваз кичтерергә кирәк. Шушы максатны тормышка ашыру нияте белән мәчетләр җимерелде, муллалар, дин тарафдарлары эзәрлекләнде, дини китаплар яндырылды… Болары, нигездә, партия вәкилләре һәм аларның куштан тарафдарлары кулы белән эшләнде. Дингә каршы көрәшүчеләрнең тагын бер армиясе кара шовинистлардан гыйбарәт иде. Төрле телдә сөйләшкән һәм милли аңы булган халыклар белән идарә итү – шактый катлаулы нәрсә. Шуны истә тотып, шовинистик тәхет башында торучылар тиз арада 160 милләттән «совет халкы» дигән бер милләт ясарга ният иттеләр. Ә халыкны халык иткән төп сыйфатның беренчесе – тел булса, икенчесе – һичшиксез, дин. Телгә каршы турыдан-туры көрәшергә кыенсынып (анысын астыртынрак алып бардылар), шовинистик идеология башлыклары, вульгар атеизмны корал итеп, диннән көлү, динне мыскыл итү юлына бастылар. Ләкин аларның ниятләре барып чыкмады. Киресенчә, еллар узган саен, халык алардан читләшә генә барды. Шунысы кызганыч: бу хакыйкатькә төшенгәндә, безнең күпләребезнең күңеленнән иман нуры качкан иде инде… Бүгенге көндәге бәлаләребезнең күбесе шушы имансызлыктан килә дип уйлыйм мин.
– Сез торгынлык елларында үз авылыгызда мәчет манарасы куйдырган идегез бугай?
– Дөньяга күзем ачылганнан бирле, минем диннән зыян күргәнем булмады. Ә дин китергән изгелек һәм әхлак нормалары, мәдәни байлыклар турында сөйләп бетерерлек түгел. Туган авылымдагы мәчеткә килгәндә, аның җимерек булуына күптән эчем пошып йөри иде. Казаннан булдыклы егетләр җыеп кайттым да, җәйге ял вакытында манараны торгызып та куйдык. Моның өчен баштан сыйпамадылар, билгеле… Моннан дистә ел элек, торгынлык заманында булды бит ул хәлләр… Әле күптән түгел генә мин эшли торган Ленин китапханәсе Печән базары мәчетен торгызырга алынды. Киләчәктә анда борынгы татар китаплары бүлеге ачарга, гарәп, фарсы телләре өйрәтергә уйлыйбыз. Хәзер аның манарасын торгыза башладык. Татарстанның 70 еллыгына мәчетне ремонтлап бетереп, манарасына алтын ай куярга ниятлибез.
– Алда торган эшләрегез, корган планнарыгыз бик зурдан. Амин, аларның барысы да тормышка ашсын иде.
– Буш вәгъдәләр тыңлап арыдык. Хәзер җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк. «Вәгъдә – иман», ди бит безнең халык.
Әңгәмәдәш Флёра Низамова
Татарстан яшьләре
27 февраль, 1990 ел