Kitabı oku: «Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке)»
Редколлегия:
Р. И. Вәлиев, М. Г. Арсланов, И. М. Ибраһимов, Р. Г. Ханнанов, И. К. Сәгъдәтшин
Төзүчеләр:
Илфак Ибраһимов, Гөлзадә Бәйрәмова, Фәйрүзә Мөслимова
© Татарстан китап нәшрияты, 2015
© Ибраһимов И. М., Бәйрәмова Г. Ә., Мөслимова Ф. Ә., төзү, 2015
Туфан белән горурлану, иҗатына соклану көчәя бара
Минтимер Шәймиев,
Татарстан Республикасының
беренче Президенты
Туфан – тормышның ямен дә, тәмен дә, мәгънәсен дә, идеалларын да үз туган җирендә, үз милләтенә хезмәттә тапкан затлы, зыялы шәхес, татар баласы. Көн артыннан көн үтә, еллар уза, Туфан хәзергәчә күз алдында, мыек астыннан елмаеп, дәррәү кабынып китә… Аның әсәрләрен, аның турында истәлекләрне телевизордан да, газета-журналларда да, Интернетта да күрәм, хәтеремә аның кайчандыр әйткән сүзләре килә дә, фәлсәфи уйларга биреләм. Дөрестән дә, иҗатында кайчак тарихка мөрәҗәгать итсә дә, гамендә һәрвакыт татарның бүгенге язмышы иде. Ул, Тукай шикелле, табигать матурлыгына мөкиббән, иҗади илһамын авылдан эзләде, очрашканда, авыл турында сөйләми калганы бик сирәк иде. Ул бит әдәби геройларын да, тормыштан, үзебезнең арадан алып, сәхнәгә менгерде, без тамашачыларга күрсәтеп бирде: сез менә шулай яшисез, ә бит башкача яшәргә дә мөмкин, дип, бу дөньяны игелеклерәк, яхшырак итү юлларын тасвирлап бирде. Аның бу омтылышы бигрәк тә үзгәртеп кору елларында ачык чагылды.
Гомумән, минем фикеремчә, Туфан Миңнуллинның иҗаты киләчәк буыннар өчен үлемсез халык иҗатына тиң кадерле мирас булачак. Чөнки аның бөеклеге, фикер тирәнлеге, халкыбыз өчен әһәмияте көннән-көн ныграк ачыла, аның белән горурлану, иҗатына соклану көчәя бара.
Әйе, горурланабыз, Туфан Миңнуллин белән бер чорда яшәвебез, аны шәхсән белүебез белән бәхетлебез. Бу яңгыравык сүзләр түгел, күңел түреннән чыккан хисләр.
Язмыш дигәнең кызык нәрсә бит ул. Мин моңа Туфан белән бер утырып сөйләшкәндә инандым. Язмыш безне, тизрәк очраштырырга теләгәндәй, гел янәшә йөрткән булып чыкты. Икебез дә авыл балалары, икебез дә бер үк чорда Казахстанда чирәм җирләр күтәреп йөргәнбез: ул – Кустанай өлкәсендә хисапчы, мин – Павлодар өлкәсендә комбайнчы студент. 1960 еллар башында ул – Минзәлә театры артисты, мин – Минзәлә районара «Сельхозтехника» берләшмәсе башлыгы. Ниһаять, Казан һәм безне таныштырган, якынайткан Камал театры. Ул – шактый ныгып килүче драматург, мин – мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, театр сөюче. Дөресен әйтергә кирәк, безне гомер буе янәшә тоткан көч ул, һичшиксез, театрга, сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт иде.
Дөрес, соңрак без Туфан белән зур сәяси мәйданга да бер чордарак аяк бастык. СССР халык депутатлары булып Мәскәүләрдә йөрдек. Татарстан Дәүләт Советы сессияләрендә ул – депутат, мин – аның шактый четерекле сорауларына җавап бирүче Президент. Шунысын әйтәсем килә: гаять катлаулы чорларда халык мәнфәгатьләрендә дөрес карарлар кабул итә алуыбызда Туфан Миңнуллинның да роле зур булды. Туфан үзен һәрчак лаеклы тота белде. Гомумән, без бер-беребезне тигез күреп, үзара ихтирам итеп аралаштык.
Туфан, заманча дөньяви процессларны, глобальләшү үзенчәлекләрен яхшы аңлаган хәлдә, бу проблемага ераккарак китеп карый белә иде. Җир шарында ни генә булмасын, кеше барыбер үзенең тамырларын эзләячәк, дип санады ул. Мин аның бу фикерен бүген – халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын торгызу һәм саклау эшенә керешкәч – тагын да ныграк аңладым. Иманым камил, Туфан әсәрләрен укып, аның фикерләрен аңлап, васыятьләрен үтәп яшәсәк, тарихта эзебез югалмас.
Беренче бүлек
Рамил Ханнанов
Ничә Туфан бәхәсләшә аларда
Туфан ага Миңнуллин белән мин үз гомеремдә нибары өч тапкыр очрашып, сөйләшеп, фикерләшеп калдым. Аның беренчесе университетта соңгы курста укыганда булды. Без – татар яшьләре – «Шәрык» клубына җыелган идек. Туфан ага белән очрашуга… Бирегә ул Нәҗибә апа һәм оныгы Данияр белән бергә килде. Чәй өстәле янында шактый гына кызыклы әңгәмә булды. Татарның олпат әдибеннән бераз шүрләтсә дә, аңа бер-бер артлы сораулар яудырганыбыз исемдә. Туфан ага, безне сынап, үзе дә сорау арты сорауларын кызганмады. Замана яшьләрен, аеруча да фикерлеләрен ярата, аларны өйрәнә иде ул…
Икенче очрашу, инде мин укуны тәмамлап, университетта эшли башлагач булды. Татар драматургиясе һәм аның төрки әдәбиятлар контекстында формалашу үзенчәлекләрен кандидатлык диссертациясе кысаларына тупларга омтылып йөргән көннәремнең берсе иде. Уку йортыбызның «Мизгел» яшьләр театры Туфан аганың «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәрен сәхнәләштерде. Режиссёр Марсель Җаббаров, күренекле драматургыбызны инде ничә тапкырлар чакырып та, аерым сәбәпләр чыгып, гел килә алмыйча калуына үзенә генә хас бер борчылу белән янып йөри, премьера көнне бик үзгәрә, уйга кала, инде ышанып бетмәсә дә, Туфан Миңнуллинның да килүе мөмкин, дип, безгә хәбәр салып куя. Һәм килә Туфан ага… Килү генә бер хәл, спектакльгә зур бәя бирә. Чыннан да, «Мизгел» сәнгатьнең бар таләпләрен күздә тотып иҗат итә, аны тамашачы ярата, төрле районнарга гастрольләр оештырыла, хәтта «Халык театры» исеменә лаек була!
Менә шулай әвәрә килеп йөргән вакытта (журналистлар белән теге яки бу рольне башкаручыны, режиссёрны, хәтта Туфан аганың үзен «кавыштырып» чабулаганда), әйдәман драматургыбыз белән минем арада кем булуым, ни белән шөгыльләнүем һ. б. хакында җәһәт сүз алышу булды. Мин, аның телефон номерын сорап алып, «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсенә (бу вакытта аның җитәкчесе идем) чакырачагыбызны әйттем. Туфан ага сынаулы караш ташлады…
Берничә көннән теге номерны җыям. Туфан Миңнуллинның көр тавышы минем үтенеп чакыруга (яшьләр арасында пьесалар язарга теләк-омтылыш, хәтта беренче тәҗрибәләр дә бар, тик тиешле юнәлеш бирердәй остаз юк!) уңай җавап кайтара. Тиешле вакытка килә, очрашабыз… Аудиториябез шыгрым тулы. Туфан ага шат: иҗат турында ачылып китеп сөйләшердәй егет-кызлар, яшь мөгаллимнәр бар, драматургия буенча диссертация әзерләнә…
Туфан ага белән өченче очрашуым шулай була. Әлбәттә, яшьләр өчен бихисап тәҗел фикерләр яңгырый, даими очрашып торырга килешенәбез, драматург берничә өметле яшь «пьесачыны» шефлыкка алырга вәгъдә бирә. Әмма… бу очрашуыбыз соңгысы булуын ул вакытта кем уйлаган?!
Еллар узган. Соңгы очрашуыбызда Туфан аганың иҗат турында әйткән бер, әмма берәгәйле фикере истә: «Матур әдәбият әсәре тудыру өчен, бер Туфан булып кына язу җитми, әсәрдә ничә персонаж булса, ничә образ катнашса, минем күңелдә дә шулхәтле Туфан була. Үз-үзең белән бәхәсләшеп, гадел хакыйкатькә җитәргә, укучы-тамашачыңа да шуны җиткерергә кирәк!»
Олуг әдиптән зур иҗат кала. Басылганнары һәм басылмаганнары, әйтелеп бетмәгән фикерләр… Туфан ага безне калдырып киткәч тә шулай булды. Тәкъдим ителә торган өч повесть (берсе төгәлләнмәгән) һәм өч пьеса (берсе төгәлләнмәгән) әле моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә таныш түгел иде. Без ул кулъязмаларны редакцияләргә, үзгәреш кертергә, пьесаларның автор билгеләгән исемнәрен алмаштырырга җөрьәт итмәдек. Ул әсәрләр кайчандыр язылып онытылган, читкә куелган кулъязмалар түгел, ә әдипнең тән һәм җан җылысын гомеренең иң соңгы мизгелләрендә үзенә сеңдереп калган язмалар – ничек бар, шулай калсын, дидек. Алар әдипнең иҗат лабораториясен дә хәтерләтәдер әле. Бер нәрсәдә шигебез юк: бу өр-яңа әсәрләр сезгә ошаячак! Нәкъ Туфанча, яшәешебезнең төрледән-төрле актуаль мәсьәләләрен кыл үзәккә куеп, ничәмә-ничә Туфан бәхәсләшә аларда!
«Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!» ике пәрдәле комедиясе, Туфан Миңнуллинның һәр әсәренә хас булганча, иң баналь тоелган проблеманы галәми яссылыкта киң, колачлы һәм җәмгыяви яктан актуаль рәвештә ача: гомерләрен бергә уздырган ир белән хатын (Вәсим белән Вәсимә) бер-берсеннән туйган. Аеруча да хатын. Арадагы сүзалмаш бәхәс вакытында Вәсимә иреннән канәгать булмавын белдерә – конфликт үстерелгәннән-үстерелә бара. Ахыр килеп, хатын дөньядагы барлык ир затларының юкка чыгуын Ходайдан сорауга ук барып җитә. Кискен конфликтны шартлы аллегорик Сихерче карчык хәл итә: Җир шарында бер генә ир-ат та калмый.
Әлеге вакыйга җәмгыятебездәге бик күп проблемаларның – каршылыкларның калкып чыгуына китерә: «аллар» адарына башлый, акчага ләззәт бүләк итеп көн күргән тәтәйләр газап чигә, Вәсимәне каргый, кеше хокукларын яклаучылар баш калкыта, гомерен ялгызлыкта үткәреп, башкаларның ирләрен бер ярты аракыга яллап, йә булмаса, башкача кодалап нужа куган авыл хатыннары пошаманга төшә һ. б. Коточкыч хәл! Бер селтәнүдә меңәрләгән еллар буе үз җаена аккан җәмгыять җимерелә.
Вакыйга-мизансценаларны Туфан Миңнуллин һәрвакыттагыча оста, шома үрә, хәтта бу очракта алар аерым лозунглар белән «беркетелеп» тә барыла. Вәсимә белән калган персонажлар арасында туган тартышулар шаукымына бирелгән укучы-тамашачы төп героиняның йокыдан куркып уяну эпизодында гына исенә килә. Баксаң, болар һәммәсе начар төш кенә икән бит.
Әйе, бер караганда формада оригинальлек юк – күп әсәрләргә хас клише. Автор бу очракта нәрсәсе белән алдыра соң? Әлбәттә, эчтәлек белән, астарлы гыйбарә-җөмләләре, гадилеге, ләкин тирән фәлсәфи фикере белән.
Татар әдәбиятында фикер драматургиясе буенча үзенең абруйлы исемен булдырган Туфан Миңнуллин, игътибар итегез, татар халкы турында гына язмый. Комедиядә башка милләт вәкилләре дә актив. Бу үз чиратында автор күтәргән проблемаларның Россиядә яшәүче һәммә милләткә, хәтта дөньякүләм даирәдә актуаль булуын раслый. Тикмәгә генә ул пьесаны «Җир шары өстендә урын-җире җәелгән карават» ремаркасыннан башламый.
Кызганыч, әсәрнең драматург тарафыннан эшләнеп бетмәгәнлеге үзен сиздерә. Камилләштерәсе урыннарга әдип күпнокталар куеп калдырган. Аеруча чит милләт вәкилләренең репликалары язылмаган. Шулай да комедиянең, төгәлләнгән сәнгать әсәре буларак, әдәбиятыбызда үз урыны бар.
«Әбрәкәй» комедиясенә тукталсак, алдагысы белән чагыштырганда, әсәрне тулаем эшләнеп беткән дип саный алабыз.
Вак кына кебек тоелган бер мәсьәлә: федераль трасса буенда утырган гади бер татар авылында гомер итүче карт белән карчыкның бакча башын пассажир-шофёрлар бәдрәфкә әйләндереп бетергән. Аптыраган әби белән бабай туктаган машина-автобуслардан төшеп, күнегелгән урыннарына йөгерүче халыкны куып җибәреп тора. Узгынчылар арасында Германиядән килгән эшмәкәр дә бар. Ул картларга бәдрәф салып куярга тәкъдим итә, әби белән бабай шулай эшлиләр дә. Шуннан китә тикшерү, төпченү. Кайсы гына оешмалардан килмиләр…
Туфан Миңнуллин комедиядә гади генә мәсьәлә аша җәмгыятебезгә хас проблемаларны ачып сала. Прокурор-полицейскийларның да, янгын сүндерүче, салым инспекторларының да, кәттә егетләрнең дә реаль портреты күз алдына килеп баса. Автор фикерен җиткерүдә авыл диванасы Хәяли дә үз урынында.
Пьеса тирән фәлсәфәгә корылмаган, эчке конфликтка да урын юк кебек, фәкать бер фокус – кешелек шуннан башка тереклек итә алмый торган ихтыяҗ атрибуты – бәдрәф тирәсендә оешкан.
Фольклорда без әкиятләрне берничә төркемгә бүлеп өйрәнәбез. Шунда тормыш-көнкүреш әкиятләре чынбарлыкны бик тә тәфтишле һәм гади итеп яктырта. Туфан Миңнуллинның «Әбрәкәй» комедиясен дә мин «тормыш-көнкүреш комедиясе» дип атар идем. Тик бер ягы бар: әсәрдә күтәрелгән бәдрәф проблемасы киң җәмәгатьчелеккә бер ягы белән генә таныш – уңайлырак кай урында туктап, ихтыяҗны үтәргә?! Ә юл өстендә утырган авыл халкы мәсьәләнең ике ягыннан да хәбәрдар. Ләкин алар күп түгел, азчылыкны тәшкил итә. «Әбрәкәй» шул ягы белән дә актуаль: кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә!
«Го-о-о-ол!» – кызганыч, тәмамланмаган комедия. Туфан ага аның жанрын да «сатирик комедия» дип билгеләгән булган. Катнашырга тиешле унтугыз персонажның ул язып өлгергән мизансценаларда нибары алтысы гына катнаша. Глобаль, актуаль тема күтәрә автор, аны проблема дәрәҗәсендә кискенләштерә: «уеннардан «дан» дигән төшенчә югалды», «чын спортта акча төп рольне уйнамаска тиеш…» Һәм фикер тирәнлегенә төрелгән проблеманы Артист авызыннан әйттерә. Билгеле, автор позициясе әлеге персонаж аша уздырылырга тиеш була… Ни кызганыч, тулаем әсәр белән таныша алмыйбыз. Көчле сатира буларак, «Го-о-о-ол!» комедиясе күп еллар сәхнә тотар иде!
Әлеге китапка туплап бирелгән өч проза әсәре дә үзләренең Туфанча гади, «тәмле телле», реаль яшәешебезнең фотокүчермәсе булулары белән кыйммәт.
Унбиш бүлектән торган «Хат башы – яз каршы» повесте – хатлардан оешкан әсәр. Иҗатка омтылган Чулпан исемле кыз белән яшь язучы Ризван Маликов хат алыша. Сүз фәкать иҗат, әдәбият, дөньяны танып белү турында гына бара. Аларның бу иҗади фикер-киңәш алышуына Чулпанның әбисе Сөембикәнең Ризванга язган хаты сәбәпче була. Кызларының киләчәк язмышы өчен борчылган (шагыйрә була күрмәсен тагын!!!) әти-әни дә повестьны «оештыруда» үз хатлары белән «катнаша» – кискен каршылык туа – өч буын арасында аңлашылмаучанлык чоңгылы барлыкка килә, кызыксыну даирәләре дә төрле. Шуңа да Чулпан язганнарын үзен һәрчак аңлаучы әбисенә укырга мәҗбүр. Җәмгыятебездә акны – ак, караны кара дип кенә яшәргә тиешле урта буын тәрбияләнгән. Нәкъ менә шул сәбәпле Ризван Маликов белән Чулпанның әнисе арасында «сандугач сарымы?» бәхәсе киң колач ала.
«Сез бик яхшы беләсез, каен утыны әйбәт яна, күмере дә самовар чыжлату өчен начар түгел шикелле, ә мунчада чабынырга каен себеркесен ни алыштыра?! Әмма каен утынга кисәр өчен, себеркегә тунар өчен генә үсми ләбаса. Без сылу каенга карап сокланабыз да, каен кызы дип җырлар да җырлыйбыз. Дөньяда матурлык бар…» – ди автор. Һәм ул хаклы. Бу әсәрендә генә түгел, кеше, аның күңел дөньясының матурлыгын табарга омтылган яшь корреспондент егет образын тәкәббер колхоз председателенә каршы куйган «Кырларым-тугайларым» бәяны белән дә.
Әсәрнең жанрын повесть дип атау дөрес үк булмас, әлеге жанр таләпләренә җавап биреп бетерми ул. Туфан ага аны эшләп бетерергә уйлаган булгандыр…
Күрүгә үк сагаеп каласың: әсәр шушы ук исемдәге ике пәрдәле драматик хикәянең проза варианты түгелме? Юк, ике әсәр дә мөстәкыйль. Шулай да уртак сызыклар шәйләнә: колхоз, аның председателе һәм әлеге җитәкче белән очрашырга килгән корреспондент (пьесада – Гадельшина фамилияле кыз). Бу формаль як кына. Әмма пәриләр һәм бөкре егетләр турындагы мәгълүм притчаны («Дуслар җыелган җирдә» пьесасындагы) биреп, Туфан Миңнуллин үзен кабатлый да.
Повесть булып язылырга тиешле «Тәгәри китте йомгагым» әсәре үзенең оригиналь формасы белән кызыклы. Капка төбендә утырган егет белән кыз һәм аларга контраст рәвештә бирелгән карт белән карчык. Әсәрдә ачык диалоглар юк. Ул күңел монологлары аша бәян ителә: Габдрахман карт белән Хәдичә карчык чиратлап күңелләрен «сөйләтәләр». Әлеге парны гомерләре дәвамында читтән күзәткән «Алар» да бар әсәрдә. Бу өчлек Һади Такташның «Ак чәчәкләр» ендәге «Мин», «Ул», «Алар» тандемына да охшаш (кем нишли, нишләгән, аңа «Мин» яки «Ул», ә бәлки «Алар» ни рәвешле бәя бирә).
Кызганыч ки, безгә әдипнең әлеге повесте белән тулаем танышу мөмкин түгел. Сигезенче бүлеген яза башлаган әдипнең каләме дүртенче җөмләдә туктап калган: «Хәтер иләгең тишелмәгән булса…» Әсәр ничек төгәлләнергә тиеш булган, гомерен зимагурлыгы аркасында төрмәләрдә уздырган, уллары тәрбиясендә катнашмаган Габдрахман картның да, аны көтеп, авырлыкларга бирешмичә гомер сөргән карчыгы Хәдичә әбинең дә, әсәр башында капка төбендәге бүрәнәләр өстендә утыручы яшь парның да язмышы билгесез көе кала…
Күргәнебезчә, өч бәян да автор тарафыннан геройларны сөйләтүгә корыла. Табигать тасвирын да, портрет тудыруны да, башка сурәтләү үзенчәлекләрен дә әдип, пьесалардагыча, образ-персонажларына йөкли. Диалогларга хас кыска, фикер һәм мәгълүмат ягыннан тыгыз, йомры җөмләләр игътибарны җәлеп итә. Гомумән, Туфан Миңнуллин прозасында да драматург булып кала. Драматургиягә хас таләпләр бәяннарда ачык сизелә, һәм бу алым шактый ук отышлы килеп чыга. Оста драматург прозаны җиңел яза кебек… Шул ук вакытта Туфан аганың шагыйрьлеге дә ачыла. Пьесаларында булсын, бәяннарында булсын, аерым-аерым строфалар, җыр куплетлары рәвешендә тәкъдим ителгән шигъри сүз – әдипнең шагыйрьлегенә ачык мисал.
Китапта Туфан Миңнуллинның «Үзгәрү» («Үзем турында үзем») публицистик бәяны да тәкъдим ителде. 2012 елда «Казан утлары» журналында (1–3 нче саннар) басылып чыккан әлеге әсәр укучыларда шактый зур кызыксыну һәм әдипкә карата гаҗәпләнү хисе уяткан, татарны күпмедер сискәндергән дә иде. Гомере буе тугры калган тормыш фәлсәфәсенә икеләнебрәк, башка күзлектән карый бу бәянда Туфан ага. Ничек алай була ала?! Тәүбәгә килүме бу, үкенүме, әллә васыятьме? Соңгысыдыр! Гәрчә автор: «Язмам әле тәмамланмаган. Бераз бу якты дөньяда яшәп алырга өметләнәм», – дисә дә, редакциягә үз аягы белән китергән соңгы язмасы була бу. Шул рәвешле, «Үзгәрү» – Туфан аганың, узган гомер юлына йомгак ясап, сөйгән халкына яшәеш кануннары, кешенең җир йөзендәге тереклек эволюциясе турында җиткереп калырга ашыккан фәлсәфи трактаты, васыяте, бәхилләшүе ул.
Зур әдипнең иҗат лабораториясе дә кызыклы, «язу кухнясы» да киң биләмәле. Тәкъдим ителгән әлеге әсәрләр мисалында гына да Туфан Миңнуллинның бай әдәби-иҗади маясын күрдек. Мирасында калган яңа кулъязмалары алга таба да дөнья күрер, галимнәребез аларны өйрәнеп, киң әйләнешкә кертер дип өметләник.
Туфан Миңнуллин
Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар !
Ике пәрдәле комедия
Катнашалар:
Вәсимә } ир белән хатын.
Вәсим } ир белән хатын.
Сәлимә } авыл хатыннары.
Хәтимә } авыл хатыннары.
Галиябану – авыл карчыгы.
Айсылу – авыл кызы.
Сихерче карчык.
Варвара – балалар бакчасында тәрбияче.
Хөллия } «аллар».
Наташа } «аллар».
Шарлотта } «аллар».
«Бомба» } тәтәйләр.
«Попка» } тәтәйләр.
«Мисс Пипис» } тәтәйләр.
Ләлия } кеше хокукын яклаучылар.
Маша } кеше хокукын яклаучылар.
Элизабет } кеше хокукын яклаучылар.
Гузелька } балалар.
Наташенька } балалар.
Беренче пәрдә
Җир шары өстендә урын-җире җәелгән карават. Күктә ай һәм йолдызлар. Айга эленгән бауда Вәсим белән Вәсимәнең бергә кочаклашып төшкән рәсеме эленеп тора. Сәхнә өстендә тар гына экран. Анда сәхнәдә барган вакыйгаларга комментарий рәвешендә икеюллыклар язылып бара.
Вакыйга башланыр алдыннан экранда:
«Куйдык та сыртны сыртка,
Пешердек тозсыз ботка», —
дип язылган. Караватның ике ягында, сыртны сыртка куеп, ир белән хатын – Вәсим белән Вәсимә утыра.
Вәсим (авыз эченнән көйләп).
Былтыр җуйган балдагымны
Быел таптым утлыктан.
Җырлыйсым килеп җырламыйм,
Җырлыйм хатын юклыктан.
(Вәсимәгә таба борыла.) Әйт инде берәр сүз.
Вәсимә. Җырла, җырла. Оятсыз. Янында хатыны утыра, хатын юк, ди.
Вәсим. Дәшмисең бит, сөйләшмисең бит. Мин сине юк дип торам.
Вәсимә. Юктыр шул. Сөйрәлчекләр янында йөргәч, хатын юк булып күренәдер.
Вәсим. Сөйрәлчек, дип, бүтән хатыннарны мыскыл итмә, Вәсимә. Алар да бит синең җенестәшләрең. Сөяркәләр, диген.
Вәсимә. Үртәмә. Миңа сөяркә ни, сөйрәлчек ни. Мир үгезе.
Вәсим. Алай түгел ул, Вәсимә. Сөяркә, хатын кебек үк, күңелгә якын була. Үзең кебекләрне мыскыл итмә.
Вәсимә. Минем кайчан сөйрәлгәнем бар?
Вәсим. Алла диген, Вәсимә. Дөнья бу. Ярый ла синең менә дигән ирең бар.
Вәсимә. Синме ир?
Вәсим. Кем соң?
Вәсимә. Әйтер идем инде…
Вәсим. Син әйт, Вәсимә. Барысын да әйт, мин белеп торыйм. Ир түгел дисең инде? Син, Вәсимә, ни сөйләгәнеңне белеп сөйлә. Уйлабрак әйт. Үзең «мир үгезе» дисең, үзең «ир түгел» дисең. Сөяркәләрең дисең, үзең ир түгел дип әйтәсең. Ир булмаган ирнең сөяркәләре буламы?
Вәсимә. Көлмә миннән. Җитеп килә торган кызларың бар. Оялмыйсың да, һаман сөйрәләсең.
Вәсим. Әйдә болай сөйләшик, Вәсимә. Син минем кебек оятсыз белән торма, аерып җибәр. Үзеңә менә дигән ир тап.
Вәсимә. Бик кирәкләре бар. Барыгыз да бериш. Кулымнан килсә, бөтенегезне кырып бетерер идем. Берегезне дә калдырмас идем җирнең йөзендә.
Вәсим. Бөтенебезне дә димә инде. Арабызда әйбәтләребез дә бардыр… Мин дә ул кадәрле үк начар түгел инде.
Вәсимә. Сине беренче булып юкка чыгарыр идем. (Эленеп торган карточканың алдын артка әйләндереп куя.)
Вәсим. Карточкадан үч алма.
Вәсимә. Тормасын җан көйдереп.
Вәсим. Рәхмәт, Вәсимәкәй. Ләкин булып чыкмый ниятең. Ирләрсез яши алмый хатын-кыз.
Вәсимә. Яшәмәде ди, көтеп тор. Әнә Сабира апа әйтә, ирдән котылгач рәхәтләнеп яшим, ди.
Вәсим. Сандугачым…
Вәсимә. Әйтмә миңа «сандугачым» дип.
Вәсим. Карлыгачым…
Вәсимә. Мыскыл итмә, диләр.
Вәсим. Ярый, алайса, сандугачым да димәм, карлыгачым да димәм, чыпчыгым диярмен. Менә нәрсә, чыпчыгым, синең рәхәтләнеп яшим дигән Сабира апаң беркөн миңа әйтә, бер генә кочакла әле, Вәсим, ди.
Вәсимә. Алдашма. Кирәгең бер тиен.
Вәсим. Ярый инде, алайса. Бер тиен тек бер тиен. Хәзерге тиенне җирдә ятса да иелеп алучы юк. Шулайдыр инде без дә. Ничек соң сине бәхетле итәргә, Вәсимәкәй? Син, әйдә, болай эшлә. Ходайдан сора, и Алла, бу дөньядан ир дигән хайваннарны юк ит, үзебез генә калып рәхәтләнеп яшик, диген.
Вәсимә. Авызың ерма, сорармын да шул.
Вәсим. Юк, Вәсимәкәй. Алла андый этлекне эшләмәс. Ни әйтсәң дә, ул безне алдан яраткан. Аннан соң безнең кабыргадан – сезне. Син иң яхшысы – сихерче карчыклардан сора. Алар явыз. Алар сине тыңлар. Мин бетәргә риза үзе. Әйдә, икәү бергә чагында ятып сөйләшик. Мин сине кочагыма алырмын, син шунда, ирләр кирәкми, диярсең. (Ята.)
Вәсимә. Якын киләсе булма, орынасы булма! (Вәсимгә аркасын куеп ята.)
Серле музыка астында утлар сәхнәдә хакимлек итә. Ай дерелди, йолдызлар сикерешә. Сәхнә яктырганда, Вәсимә ялгызы гына караватта ята. Вәсим яткан урынны капшап карый. Вәсим булмагач торып эзләнә.
Әй, кайда син? Вәсим! Вәсим, дим.
Экранда язу:
«Ирләр бетсен, үлсен, катсын,
Хатыннар чәчәк атсын».
Сихерче карчык пәйда була.
Сихерче карчык. Вәсим юк. Ирең юк.
Вәсимә. Ничек юк? Син кем?
Сихерче карчык. Мин бөтен Җир шарындагы сихерче карчыкларның президенты. Кичә сезнең ишегалдында безнең җыелышыбыз булды. Көн тәртибендә сезнең теләкне тикшерү иде. Озакка сузылган фикер алышулардан соң сезнең теләкне канәгатьләндерергә булдык.
Вәсимә. Нинди теләк?
Сихерче карчык. Кулымнан килсә, бөтен ирләрне дә кырып бетерер идем, дидегез. Дидегезме?
Вәсимә. Дигән идем.
Сихерче карчык. Дисәгез, шул: теләгегез үтәлде. Җир шарында һәм космоста бөтен ир заты юкка чыгарылды.
Вәсимә. Ничек?
Сихерче карчык. Сихер көче белән. Рәхәтләнеп яшәгез, Вәсимә ханым.
Вәсимә. Туктагыз әле…
Сихерче карчык. Туктарга ярамый безгә. Без һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Сихерчеләр илендә сездәгечә түгел. Бездә барысы да уйланылган. Без сүзләребезне уйлап сөйлибез. Сүзебезне төгәл үтибез. Бездә кризис-мризис юк. Бездә барысы да модернизацияләнгән һәм структуризацияләнгән. Бездә сездәге шикелле бюрократизм юк. Хушыгыз. (Югала.)
Вәсимә сәхнәнең төрле ягына барып карана. Тыңлый. Җир шарындагы хатын-кызларның шатлыктан көлгән тавышлары яңгырый. Күрше хатыны Хәтимә керә. Аның белән бергә экранда:
«Тыныч ашаган ашым –
Юк янымда алкашым», –
дигән язу языла.
Хәтимә. Вәсимә, минеке сезгә кермәдеме ул? Иртә таңнан чыгып югалды, заразы, дуңгыз прачункасы.
Вәсимә. Синеке түгел, үземнеке дә юкка чыккан әле.
Хәтимә. Бергә киткәннәр микәнни? Алай дисәң, синеке минеке кебек дуңгыз урынына эчми дә инде.
Һавада «Ур-ра!» дигән хатын-кыз тавышлары яңгырый.
Син ишетәсеңме, нәрсә кычкыралар анда?
Вәсимә. Сихерче карчыкның әйткәне дөрес булып чыкты, ахрысы.
Хәтимә. Нинди сихерче?
Вәсимә. Иртән торсам, каршымда бер карчык тора. Бөтен ирләрне бетердем, ди, хатын-кызлар гына калды Җир шарында, ди.
Хәтимә. Кит әле! Нишләп икән?
Вәсимә. Кичә Вәсимгә ачуым чыккач, бөтен ирләрне бетерер идем Җир шарындагы, дип теләк теләгән идем, шул теләгең үтәлде, ди.
Хәтимә. Кит аннан!.. Чынмы икән?
Вәсимә. Юк бит, синеке дә, минеке дә юк.
Хәтимә. Ходаем, шундый бәхетнең дә килер көне булыр микәнни? (Карана.) Кара, чыннан да, урамда ир заты күренми. Тукта, Санияләргә кереп чыгыйм әле, аның хөрәсәне нишләде икән? (Чыгып чаба.)
Вәсимә. Кара, көтмәгәндә килеп чыкты бит әле бу. Нишләргә икән? Кызык булып китте бит әле. (Җырлый.)
Мондый көнне күрер көн дә булыр икән,
Тормышыма бәхет ташып тулыр икән –
Ир дигән азгыннан котылдым;
«Ялгыз башым – тыныч колагым» дип кенә,
Үз җаема, үз көемә ипләп кенә
Рәхәттә яшәргә тотындым.
Кайчан кайтып керер икән бу азгын дип,
Кайсы кошны тотты икән бу козгын дип,
Ут йотып ятмамын төннәрен;
Бәхетемне шатлыгыма төйнәп кенә,
Җырлап кына, көен көйгә көйләп кенә
Рәхәттә үтәрдер көннәрем.
Хәтимә (атылып кереп). Валлаһи, дөрескә чыкты әйткәнең, Вәсимә, Саниянең дә ишәге юкка чыккан, Әминәнең дә сарыгы югалган. Сөенеп туялмый Әминә. Аерылам, аерылам дип яшәдем шул сарык белән, ди. Рәхмәт яусын Вәсимәгә, ди. Авыл тулы өйләнмәгән егетләр иде, урам этләре кебек өерелеп йөриләр иде, берсе дә күренми. Чыннан да, кая олактылар икән алар?
Вәсимә. Үле гәүдәләре дә күренмиме?
Хәтимә. Ю-ук, күренмәве яхшы да әле аның. Күмеп мәшәкатьләнер идек.
Көлешәләр. Сәлимә керә.
Экранда язу:
«Мохтаҗ түгел ир-атка,
Сезнеке булган чакта».
Сәлимә. Карале, кызлар, ирләр юкка чыккан, диләр, дөрес микән? Карагыз әле, законный ирләр генә бетте микән, законный булмаганнар калды микән?
Хәтимә. Өметләнмә, Сәлимә, бетте килгән-киткән мужикларың.
Сәлимә. Ир бетсә дә, сөяркә бетми ул, җаным.
Вәсимә. Вәсимгә дә өметең сузма, югалды.
Сәлимә. Юкка шикләнәсең, Вәсимә, синекенең кунганы булмады.
Хәтимә. Синдә кунмаган ир булды микән?
Сәлимә. Аллага шөкер анысы. Тагын да кунарлар әле. Болай гына, юри генә әйтәләрдер әле, бетмәгәндер ирләр. Ирләр бетсә, дөнья бетә ич.
Шулвакыт «Тыңлагыз! Тыңлагыз!» дигән тавыш яңгырый.
1 тавыш. Тыңлагыз! Тыңлагыз! Казан сөйли. Мәскәү вакыты белән сигез сәгать кырык минут.
2 тавыш. Говорит Москва. Московское время восемь часов тридцать минут.
Сәлимә. Карале боларны. Икесе ике төрле сөйли. Казан «кырык минут» ди, Мәскәү «утыз» ди. Әллә Мәскәү безгә вакытны бераз арттырганмы?
Хәтимә. Тукта, тырылдама, тыңлыйк.
1 тавыш. Казан сөйли. Бүген иртәнге сәгать алтыда бөтен Җир шарында ир җенесеннән булган затлар юкка чыкты. Бары тик хатын-кыз җенесеннән булган затлар гына калды.
2 тавыш. Сегодня в шесть часов утра на всей территории Земного шара ликвидирован мужской род. Остались только особы женского рода.
Сәлимә. Мәскәү әйткәч, дөрес булып чыкты, алайса. Мәскәү белми сөйләмәс. Аның ялганы да дөрескә охшаган. Этлек ишетәсең килсә, Мәскәү радиосын тыңла. Ходаем, нишләрбез икән ирләрсез?
Вәсимә. Нишләрбез икән димә, нишләрмен икән диген.
Сәлимә. Аллага шөкер, мин, ичмасам, күрәсен күреп калдым. Бетсәләр дә, үкенечкә калмады. Үкенечкә калмады. Китим әле, берәрсе берәр җирдә посып калмады микән. (Чыгып китә.)
Вәсимә. Сөйрәлчек.
Хәтимә. Шулар аркасында бозылды да инде дөньясы. Алар булмаса, син дә теләк теләмәгән булыр идең. Карале, күрше, кемнәр ул тегендә? Әллә бүген берәр бәйрәмме?
Экранда язу:
Үзебез үзебезгә –
Кирәкми ирләр безгә.
Ал төстәге флаглар, лозунглар күтәргән бер төркем хатын-кызлар керә. Лозунгларда «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!», «Яшәсен хатын-кыз белән хатын-кыз мәхәббәте!», «Ал төс – затлы төс!» дигән язулар. Төркем Вәсимә каршына килеп җиткәч, сафларга тезелеп җыр суза.
Без котылдык безне басып торган,
Безне изгән ирләр затыннан.
Без әйткән сүз – безнең девизыбыз:
Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!
Безнең байрагыбыз ал төстә —
Ал төс балкып торсын һәр төштә.
Җыр тәмамлангач, төркемдәгеләр Вәсимә алдына чәчәкләр сибәләр.
Хөллия (алга чыгып). Хөрмәтле Вәсимә! Сез җир йөзеннән ирләр дип аталган котсыз, шыксыз, кыяфәтсез, шөкәтсез, килбәтсез, мәнсез, рәтсез, нурсыз, йогышсыз, кошбәтсез, мөрәвәтсез затларны кырып-себереп ташлап, бөек эш эшләдегез. Бу гамәлегез безне чиксез шатландырды, куандырды, сөендерде. Төрле төбәкләрдә яшәүче, төрле телләрдә сөйләшүче аллар исеменнән сезгә зур рәхмәт. (Вәсимәне үбеп ала.)
Наташа (Хөллияне алыштырып алга чыгып). Дорогая наша подруга Васима! Уничтожив безобразный род человечества – мужчин, вы сделали огромное дело. От имени всех розовых вам огромное спасибо! (Вәсимәне үбеп ала.) А вы очень сладкая, Васима.
Вәсимә. Туктагыз әле, сез кемнәр?
Шарлотта. Мадам Васима…
Хөллия белән Наташа әйткәннәрне французча кабатлый һәм Вәсимәне караватка егып салып үбә. Башкалар кул чабып котлап торалар.
Вәсимә (Шарлотта кочагыннан котылып). Нишлисең син? Сез кемнәр?
Хөллия. Әйткәнемчә, без – «аллар». Әллә ишеткәнегез юкмы? Икенче төрле итеп әйткәндә, лесбиянкалар. Без – дөньяның рәхәтен ирләрдән башка гына татый белүчеләр. Без – нәфислек символлары. Ирләр дип аталган тупас җаннардан җир өстен арындыруыгыз өчен, без сезгә роза чәчәкләре алып килдек. Ә болары ал төстәге мәк чәчәкләре. (Җырга күчә.)
Мәк чәчәге, мәк чәчәге,
Мәк чәчәге ал була;
Күзең сирпеп бер карасаң,
Йөрәгемә ял була.
Белегез, кадерле Вәсимәкәй, без мәк чәчәген чүп үләне белән бутаучылар түгел.
Мәк чәчәге бәйләмен Вәсимәгә тапшыра. Хатыннар төрле телләрдә Вәсимәгә рәхмәт әйтәләр. «Огромное женское спасибо!», «Данке шон!», «Мерси!», «Сенкью веремеч» дигән авазлар яңгырый.
Хөллия (Хәтимә янына килеп). Ә сез кем буласыз?
Хәтимә. Мин Вәсимәнең күршесе – Хәтимә булам.
Хөллия. Сез дә чибәр хатын.
Наташа (Хәтимә янына килеп). Аппетитная, правда?
Хәтимә. Сез әллә кыз-тәкәләрме? Ирдәүкәләрме?
Хөллия. Анысы да түгел, монысы да түгел. Без – нәфислек фәрештәләре. Килегез әле бирегәрәк, кочаклагыз әле мине.
Хәтимә. Хатын-кыз кочакларга мине кем дип белдең?
Хөллия. Ә син кочаклап кара. (Хәтимәне кочаклый, үбә.)
Хәтимә. Нишлисең, җибәр! (Хөллиядән ычкынып, Наташа кочагына керә. Аңардан ычкынып чыгып чаба.)
«Аллар» төркеме көлешә, кул чаба.
Хөллия (Вәсимә каршына килеп). Без китәбез, Вәсимәкәй. Без әле очрашырбыз. Безне эзләп табарга теләсәң, безнең адрес: бөтен Җир шары.
Наташа. Наш адрес: весь Земной шар.
«Безнең байрагыбыз ал төстә.
Ал төс балкып торсын һәр төштә», –
дип җырлап чыгып китәләр.
Хәтимә керә.
Хәтимә. Киттеләрме? Шулар бу, Вәсимә, шулар – кыз-тәкәләр. (Көлеп.) Кочаклый, үбә… Кытыкны китерделәр. Начар түгел икән үзе.
Вәсимә. Ни сөйлисең син?
Хәтимә. Ни сөйлисең дип… Дөньяда булмаган эшме? […] Иркәләнәсе дә килә бит. Кил әле, кочаклыйм әле үзеңне, Вәсимәкәй.
Вәсимә. Якын киләсе булма!
Хәтимә. Курыкма, шаярам гына. Әй дөньялар, дөньялар. Кая таба бара бу дөньялар? Нишләтәсең, Вәсимә, ирләр исемен йөртеп, ир булмаганнар дөнья тулы. Алар бар дип алданып яшәгәнче… Аптыраганнан инде болар барысы да. Үгез теләп тә үгез булмаса, сыер өстенә сыер да атлана шул. (Караватка чалкан ава да җыр суза.)
Наз күралмыйча үтте гомерләр,
Чәчәк атмыйча сулдылар гөлләр.
Яфрак ярмыйча корды каеннар,
Корган каеннар – безнең кайгылар.
Синең, ичмасам, ирең, азгын булса да, ир иде. Рәхәтен күрә идең.
Вәсимә. Каян беләсең?
Хәтимә. Үзең зарлана идең ләбаса. Йокларга ирек бирми, дия идең. Бүтән хатыннар янына йөргәнгә тузына идең. Йөрерлек ирең булсын иде лә ул. Миңа да булмады, бүтәннәргә дә тәтемәде. (Вәсимәне кысып кочаклый да чыгып китә.)
Экранда язу:
«Ир-атлар да кешеләр,