Kitabı oku: «Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет»
Милли идеаллар сагындагы сүз
Рифә Рахман – якташым, замандашым, яшьтәшем, кайбер мәсьәләләрдә фикердәшемдер дә дип уйлыйм. Ул кукмаралыларның барлык уңай сыйфатларын үзенә җыйгандыр кебек тоела. Һәр нәрсәгә өлгерер, һәр эштән тәм табар. Рифәбез, кайчан карасаң, күрсәң, студентлар арасында. Аны яраталар, дус күрәләр, оригиналь күзаллаулы остаз саныйлар, башкаларга охшамаган шәхес, көчле рухлы хатын-кыз сыйфатында таныйлар.
Тормыш казанында, бигрәк тә яшьләр арасында кайнау каләм иясенә рухи көч бирәдер, даими иҗат итәргә әйдидер. Рифә Рахман да китапларын бер-бер артлы гына табадан төшереп тора. Белүемчә, кыска арада туплаган мирасханәсендә инде өч дистә китап бар. Болар – шигырь тупланмалары да, фәнни хезмәтләр дә, хикәя һәм повесть җыентыклары да.
Рифәнең прозасын үземә якын темалар, күңелемә хуш фикерләр эзләп укыйм һәм табам да. Чордашларың иҗат иткән әсәрләр сине күтәрелгән проблемалары, үткен, заманча яңгырашлы фикерләре белән тартып торырга мөмкин, әмма нәфис тел белән язылмаса, бер танышып карыйсың да кабат кулыңа алмыйсың. Рифәне кат-кат, яратып, һәр сүзен җаным аша уздырып укыйм.
«Йолдызлар төстән язганда» – Рифә Рахманның проза мирасында өченче тупланма. Аның «Онытырмын димә» китабы нәкъ менә нәфис теле, психологик нечкәлек белән тасвирланган геройлары, көтелмәгән сюжетлары өчен язучылар арасында мәртәбәле саналган Фатих Хөсни премиясе белән бүләкләнгән иде. Мин бу китапка да шуңа тиңләшерлек уңышлар телим.
Тәкъдим ителгән тупланмага кергән әсәрләрнең кайберләре газета-журналларда дөнья күргән иде инде. Укучыларны алар югары әхлаклы геройлары, бигрәк тә зур авырлыкларга дучар ителеп тә, яшәү мәгънәсен югалтмаган хатын-кыз образлары белән җәлеп итте.
Австрияле этолог К. Лоренц эволюцион гуманизмның хәзерге цивилизациянең таркалуына киртә булып торачагын әйткән. Аның фикеренчә, кешенең үзен «нормаль» тотышы реаль чынбарлыкка яраша алуы белән билгеләнә. «Йолдызлар төстән язганда» повестен искә төшерик. Аның геройлары нинди генә шартларга куелмый. Барысына да түзә, ничек тә исән калырга тырыша алар. Этап белән Себергә озатылган әни кеше баласын соңгы тапкыр имезеп калырга җай эзли. Гомер ахырында авылына кайткач, дошманының кызы йортына килен булып төшкәнне белгәч тә, килеп туган вазгыять белән ризалаша, чөнки ана гаиләсен, бигрәк тә баласын якларга генетик программалаштырылган. Авторның каһарманын Җанбикә дип атавы да табигый. Героиня күңеле кушканны эшли, бәгыреннән өзелеп төшкәнне сакларга омтыла. Шул ук вакытта ул, тормыш проблемаларын чишәм дип, әхлакый киртәләрнең икенче ягына атлап чыкмый.
«Йолдызлар төстән язганда» китабында драматик сюжетлар байтак. Аларның барысын бер җепкә хронологик рәвештә тезеп карасаң, илебез узган гасырда кичергән вәхшәтләр бер-бер артлы күз алдыннан үтәр иде. Мәхәббәт шагыйрәсе данын йөрткән Рифә Рахманның иҗтимагый-сәяси проблемаларны тирәнтен ачуы һәм темаларны үтә дә гыйбрәтле язмышлар, башка прозаикларыбыз иҗатында чагылмаган сюжетлар ярдәмендә тасвирлавы язучы буларак осталыгын, талантының киңкырлылыгын күрсәтә.
Китапта кулакларны социаль төркем буларак юк итүгә юнәлтелгән хәрәкәтләр, шәхес культы елларында «халык дошманы»н эзләү күренешләре, акча алмашыну кебек халыкны тәмам бөлгенлеккә төшергән вакыйгалар, Ватан сугышы кебек тарихи-иҗтимагый барышның илкүләм, дөньякүләм эз калдырган хәлләре һәм башкалар чагылыш тапкан. Һәрберсенең үзәгендә кеше драмасы. Геройлар кичергән авырлыклар кайчак чамадан да ашып китә шикелле.
Гомерен балаларына-оныкларына багышлаган, әмма үләр көннәре якынлашканда гына кирәксезгә калган Ямьбикә карчык та, үзе кичергән хәлләр турында уйланганда:
– Замананы авыр, диләр, кем күтәреп караган, – дип көрсенгәндәй итенә.
Әдибә «Сездә нинди хәлләр бар?» һәм кайбер башка әсәрләрендә туган халкы, ата-бабалары, әни-апалары кичергәнне башка илдә яшәүчеләр тормышы янәшәсенә дә куеп карый. Гади кешене кол дәрәҗәсендә тотарга тырышкан иҗтимагый системаларның һәркайсын үзара якынайткан яклар таба. Сездә ничек булса, бездә дә шулай, дип әйтә төсле Рифә Рахманның тормышка аналитик күз белән караган кайбер геройлары. Бигрәк тә тоталитар дәүләтләрдә инсанның кыйммәте шалкан бәясенә дә тормый.
Нәрсә турында, кем хакында гына язмасын, Рифә Рахман һәрвакыт милли проблемаларга килеп чыга. Ул заман әхлагын, гадәтләрен электән килгән традицияләр, олыларда яшәгән уңай сыйфатлар янәшәсенә дә куеп карый. Әдибә гаиләне нәрсәгә нигезләргә, нинди диндәге кешене парың итеп сайларга кебек проблемалар турында уйлана.
Шул ук вакытта, исеме үк ничек кенә сагышлы һәм шомлы яңгырамасын, «Йолдызлар төстән язганда» китабында яктылыкка, өметкә дә урын калган. Матурны, шатлыклы-сөенечлене язучы яшьләр, сабыйлар тормышыннан эзли һәм таба. Рифә Рахман прозасын ягымлы иткән сыйфатларның тагын берсе – гадәти тормыш күренешләрен, геройларын җылы юмор белән сурәтләү. Андыйлар турында укыганда, М. Мәһдиев иҗат иткән саф күңелле, беркатлырак каһарманнар да искә төшә, Ф. Яруллин хикәяләрендәге яратып язылган тормышчан образлар да хәтергә килә.
Рифә Рахман хикәяләреннән аның башка халыкларның да традицияләрен, бигрәк тә мәҗүсилектән үк килгән йолаларны яхшы белгәнлеге күренә. «Күкыжда – Күк алласы», «Юрась һәм Петруся» хикәяләре бу хакта ачык сөйли. Димәк, әдибә һәр халыкның мәдәни мирасына игътибар булуын тели.
Рифә Рахман – гасырлар дәвамында калыплашкан уңай гадәтләр, нормалар, шәхесара мөнәсәбәтләр тарафдары. Заман модернистларының, шул тупламны барлыкка китергән төркем-хәрәкәтләрнең чиксез хокуклар таләп иткәннәрен дә ишетмәгәндәй, ул кешене кеше итеп калдырырдай гуманистик идеаллар сагына баскан. Рифә Рахман – безнең өчен бигрәк тә мөһиме – үз яшәү рәвеше, уйлавы, астыртын шәхси мәнфәгатьләргә нигезләнмәгән бәхәсләре, кыю һәм гадел тәнкыйте белән милли идеаллар сагында да тора. Ул халыкның яшәп калу өчен көрәше мәйданында укучысына барып җиткән Сүз көченә ышана.
Әлфия Мотыйгуллина,филология фәннәре кандидаты
Хикәяләр
Алмашыну
Җиһанша абзый, кичке намазга әзерләнеп, тәһарәт алып йөргәндә, болдыр ишеген шакыдылар. Хатыны Мәхүбзадә, ачлык хәлсезлегеннән рәтләнә алмыйча, ишек катындагы караватта яткан җиреннән кәефсез генә картына дәште:
– Башка бер вакыт булса… җиңел генә кузгаласы да шай… Җиһанша, үзең чыгып ачарсың инде… Тышта чит кеше бар бугай.
Заһирәбану фермадан кайтып кермәгән иде әле. Һәр тиешне үз вакытында эшләргә күнеккән ир эченнән, намазым соңара инде, дип мыгырданды, әмма комганын җылы плитә өстенә куйды да, Мәхүбзадә аркылы гына үрелеп, тәрәзәдән карады: баскыч каршысындагы таныш шәүләнең кемлеген ачык кына фаразлый алмады. Аннан, ябыштырылып, ямалып беткән пыялага сак кына шакып, «Кер, ишекнең эчке келәсе төшмәгән» дигәнне кул ишарәсе белән аңлатты.
Ул да булмады, ишекне киң ачып, Әшрәфҗан кордыеның район банкында эшләүче малае килеп керде. Авылда соңгы вакытта бу күзгә мут, телгә оста, кыяфәткә фырт егетне Җиһаншаның төпчеге Заһирәбану артыннан йөри дигән сүз киткән иде. Кыз матур, эшкә уңган, егетләр күзе төшмәслек түгел, элегрәк тә, тегесе кызыга икән, монысы… дигән сүзләр еш килеп ишетелгәнгә, Җиһанша аларны әллә ни игътибарга алмады. Инде менә… коры холыклы ата каршысына батырчылык итеп килгән икән, гайбәт дигәнеңнең чын булып куюы да ихтимал.
Җиһанша Әшрәфҗанны элек-электән яратып бетермәде. Гомер бакый кеше малына кызыгыр, җир җимертеп эшләмәсә дә, тормышы яхшы булыр. Балалары, үскәндә әллә кем булмасалар да, хәзер районда – начальник урындыгында.
Җиһанша йортын аяктан еккан раскулачивание җилләре дә Әшрәфҗаннарның каралтысын әйләнеп узды. Алай гына да түгел, әлеге хәлләрнең башында торып, күңелендә кинә йөрткәннәрнең барысыннан да үч алырга өлгерде кордые. Шуларның тәүгесе – бала чакта мәдрәсәдә яхшы укып, хәлфәләрнең сөеклесенә әверелеп, кытыгын китергән, инде мыек төрткәч, Сабантуйларда бил бирмәгән, атасының байлыгын тагын да ишәйтеп җибәргән, дөньяны аркылыга-буйга гизеп, бар нәрсәдән хәбәрдар Җиһанша иде.
Әшрәфҗанның иң нык ачуын китергәне Җиһаншаның атасы Әхмәтша су буып ясаган ике тегермән булды. Әле урыс патшасы ил башында утырганда ук, халыкны да ялламыйча, әзмәвердәй гәүдәле алты улы белән генә салган иде ул аларны. Атасының малы мирас булып Җиһаншага күчкәч, гомер бакый туйганчы тамагына ашамаган Әшрәфҗан буылып үләргә җитеште. Күмәк хуҗалыклар төзелә башлаганчы ук, авыл ярлылары белән берләшеп, тегермәннәрне Җиһаншадан тартып алдылар да бар халыкныкы иттеләр. Итүен иттеләр, тартырга ашлыгы гына калмады, бар җитештергән, җыелып, дәүләт амбарларына акты.
Тегермәннәр әкренләп таралды, каралмады, буалар саекты, юньләп буылмады да. Инде ашлыкның колхозга калдырылганы да урман артындагы ерак бер ар авылында тарттырыла башлады. Язгы баткагында да интектеләр, көзгесендә дә капчык өстенә капчык төягән атлар үр меналмый тилмерде, иллә мәгәр, тегермәннәрне генә рәтлик соң, дигән сүз ишетелмәде. Югарыдагыларга халыкны шулай тилмертү яхшырактыр, күрәсең, дип, үз-үзен тынычландырган кебек булса да, су буйларының карачкылары сыман утырган тегермәннәрен күргән саен, Җиһаншаның йөрәге сыкрады. Кирәкләре чыкмагае дипме, аларны сүтәргә ашыкмадылар, әмма авылда электр станциясе төзелгәч, бераз өстәрәк яңасы – утта эшләгәне калыккач, узган тарихның онытылмас хәтеренә ия тегермәннәрне шунда ук оныттылар.
Үз көчең, бигрәк тә кул көчең кергәнне йөрәктән сызып ташлап буламыни?! Күңеле боек көннәрдә су буйларында йөрсә, Җиһанша абзый, такталары куба башлаган, калын сайгаклардан ясалган ишекләре каерылып ташланган тегермәнгә кереп, бер кырда яткан, ашлык тартырга да өлгерми калган ташка утырып хәл ала. Ярыклардан кереп искән җил тавышына моңая, аталары рухын уйлый, дога кыла. Динне бозу булмаса, җаны бар кебек тегермәнне дә догасыннан калдырасы түгел мәгәр…
Салкын тегермән ташында озак утыра алмыйсың. Күз яшьләрен эчкә йотып, яңадан елга буйлап үз очларына кайтып китә ул. Тыкрыктан урамга күтәрелгәндә, иң калку урынга җиткәч, соң кат башын борып, Әхмәтшаның ишле гаиләсен мул табынлы, кулларын эшле иткән мәһабәт тегермәнгә карый. Күзен тагын яшь баса, йөрәген калтыравык ала…
Инде менә Җиһанша гаиләсен эт көненә калдырган Әшрәфҗан малае ишек төбендә утыра. Кем янына, ни дип килгән ул?!
– Ярар, кем, мур кыргыры, атың ни әле?
– Әшрәфҗан малае булам мин, Зиннәтулла. Әле менә бер хуттан дигәндәй, монда төшешли әтәйләргә дә сугылдым, күп итеп сәламнәрен күндерде.
– Сәлам күндерде, дисең инде алайса?! – Җиһанша, юк сакалын сыпыргандай итеп, күзләрен хәйләкәрләндереп, егетнең йөзенә карады. Сүрән ут яктысында ялтырап торган карашыннан нигә килгәнлеген тоярлык түгел иде, мәгәренки нидер сорап кермәгәне ап-ачык. Аласын атасы алып бетерде инде, дип уйлап куйды эченнән Җиһанша. Инде шушы авыр заманда җан акыртып алган сыерына кул сузарга килмәгәндер?!
Йортсыз-җирсез калганнан соң, Җиһаншаларның хәлләре шәптән булмады. Ач үлемнән котылыйк дип, Мәскәү тирәсендә яшәгән тумачаларына да китеп карадылар, аларның да үз хәле хәл иде, кире әйләнеп кайттылар. Бер киткән килеш, башка энеләре кебек, шахта-мазар тирәсенә китеп югаласы, кала җиренә сыенасы булган икән ул. Ул ахмак, алай димичә кем дисең, бала-чагасын төяп, тагын да Өскесуга әйләнеп кайтты. Зур каралтыдан кечкенә бер келәт кенә торып калган иде. Сүтелмичә, ихата буйлап тырпаеп утырган иске мичләренең кирпечләреннән шунда яңасын чыгардылар да кысынлыкта, аның каравы ата-ана нигезендә, дип, сыкранмый-нитми генә көн итәргә керештеләр. Бераз хәлләнгәч, йорт-җирне яңадан киңәйттеләр, мунчасын да, абзарын да салдылар, инде менә сыерын да сатып алдылар.
Авыл Советы башына менеп утырган Әшрәфҗан Җиһаншага, кеше рәтенә кергәч, тагын көн күрсәтмәде. Мәскәүдә яшереп кайткан алтыннарыгызны алып кайтыгыз, дип, ай арты ай кәнсәләргә чакыртты, кордыеның танмавын күргәч, ихата тирәсенә яшердегезмени, дип, район җиреннән кешеләр китереп, ул төштә казындырды, бу төштә, ахырда кул селтәде бугай – килеп аптыратучылар күренмәде. Шулай да, эшкә җитезлеген, тырышлыгын белсә дә, болай тиз генә аякка баскан Җиһаншага барыбер ышанмый, әле дә, һич югы, бер савыт алтыны бәрәңге базында булса да тәгәрәп ята, дип уйлый иде ул.
Зиннәтулласы Заһирәбану артыннан йөри икән, дигән сүз таралгач, Әшрәфҗан сөенеп бетә алмады, болай, иң яхшы дигәндә, дәүләт казнасын тутырасы алтыннар инде турыдан-туры малае кулына күчәчәгенә шик юк. Җиһанша улларының һәр каюсы башлы-күзле, тормышлары артык мактанырлык булмаса да, авыл җире өчен таманча. Йортта, татар гадәтен бозып, Җиһанша төпчек кызын калдырыр, картлыгын ялгыз уздырырга батырчылык итмәс кебек тоелды Әшрәфҗанга, һәм Зиннәтуллага, уңган, чибәр кызга күзең төшкән икән, инде кулыңнан ычкындырма, дип, көнен дә, төнен дә тукыды.
Гомер буе байлар рәтендә йөрергә кызыккан әтисенеке кебек, Әшрәфҗанның да хыялы әле кайчан гына авылның бизәге кебек тегермәннәрне кулда тоткан Җиһаншаларга тиң булу иде, чөнки белә: нинди эшкә дә рөхсәт кәгазенең пичәтен кесәңдә йөрткән рәисме син, авыл урамы буйлап кукраеп узган милиционермы, бер төшермәсәләр, бер әтиеңнең кем икәнлеген дә, ничек кеше булганыңны да исеңә төшерәчәкләр…
Җиһанша белән кодалашу зыян итмәс, билгеле. Аннан да акыллырак, тормышның тәртибен белеп алып барган коданы чыра яндырып эзләсәң дә табасың юк. Шундый авыр елда да сыер юнәтү хәстәрен күргән ул, аннан башка, гаиләң ишле булмаса да, көн итү авырлыгын аңлаган.
Кырык бишнең кышында, бигрәк тә кырык алтыда, авыл халкы кырылды гына. Бөтен ашлыкны хөкүмәт амбарларына җибәреп бетергәч, кинәнеп чәчәрлеге дә калмады. Чын корылыкта да гектарыннан уналты центнердан ким иген бирмәгән кырлардан нибары дүрт-биш центнер җыеп алдылар. Әле башка якларда анысы да юк, имеш. Дәүләт биргән ашлык ссудасы дигәне дә яңа план үтәлешенә китеп бетте. Сугышка түзгәнне бер-ике ел гына түзәрбез, дисәләр дә, һәркемнең хәле хәл иде, малын бөтенләй бетермәгәннәр генә кышларны җиңелрәк чыкты. Урман-сулы Өскесуда, әзерләсәң, коры килгән елны да печәне җитәрлек иде анысы.
Сугыштан соңгы авыр еллар булса да, шахтага киткән улы Габделбари да җибәреп торгач, Җиһанша кулында ярыйсы гына акча тупланган иде. Җыелмаслык та түгел, алам дисәң, кибетендә әйберсе юк, үзең ач утырганда банкта саклавыңнан да файда күренми. Ар авылы Мукдунда сатлык сыер бар дигәч, барып белеште дә, хакын килешеп, өенә кайтып китте. Икенче көнне, ни кызганыч, банкта техник ял көне булып чыкты. Җиһанша ел ахырында исәп-хисап ясауларыдыр инде дип уйлады, килергә сүз беркеткән булгач, кесәсе акчасыз көе генә янә Мукдунга китте.
Ар-чирмеш арасында Җиһаншаның белеше күп иде. Тегермәненә йөргәннәре дә бар, үткәндә-киткәндә чәйгә тукталганнары да юк түгел. Шулардан берсе белән баргач, сыер хуҗасы Әркәшә, килгән-килгән алып кит, иртәгә-берсекөнгә акчасын кызың артыннан тапшырырсың, дип, сыерны җитәкләтеп кайтарып та җибәрде. Инде менә малкайның элекке хуҗасын сагынып мөгрәгәне дә Җиһанша җанына җылылык биреп, йөрәгенә май булып ята. Сыерлы булганны белеп, бер-бер нәрсә майтармакчы мәллә бу иблис Әшрәфҗан?!
– Сәлам күндерде, дисең инде алайса?! – дип кабатлады Җиһанша. – Шул сәламне китерер өчен генә ишекне шакымагансыңдыр?
Зиннәтулла үзен шулайрак каршы аласыларын белә, көткән һәм моңа әзер дә иде.
– Юк, Җиһанша абзый, төнгә каршы эш калдырып, авылга кайтмам лабаса! Бер-бер файдам тимәсме диеп кенә инде. Әле менә сезгә килешли ферма аша да узган идем… Заһирәбану… ни… әтәй янына сугылмассыңмы, дип калды…
– Нинди хәл ул егетне ата йортына җибәрү?! – дип, Җиһанша кызып китә генә башлаганда, Мәхүбзадәнең:
– Чү, атасы, йомыш белән килгән кешегә… – дигәне ишетелде дә, карт шунда ук сабырланды:
– Йә, сөйлә инде алайса, ни йомыш?
– Йомыш дип… бүген төнлә акча алмашына, Җиһанша абзый, моны әле һичкем белми. Кемгә дә ишетелсә, миңа эштә утыру юк. Заһирәбану, әтәйнең сыерга түлисе акчасы әле кулында, янмасын тагын, дигәч кенә… болай батырчылык итеп, сезнең ишекне шакуым. Ышанып, кулыма бирсәгез, банк ачкычы үземдә, тиз генә акчагызга кичәге көн белән яңадан чут ачам.
Җиһанша, «ә» димәде, «җә» димәде, башы әйләнеп китеп, мичкә килеп терәлде. Тормыш рәтләнде генә дигәндә… Тагын шул Әшрәфҗан… Юк ла, бу малайның да, атасының да инде ни гаебе бар?! Ярдәм итәргә теләве дә чын булса?.. Бөртекләп җыйган акча төн эчендә көлләргә калсын әле.
Җиһанша, бераз рәтләнгән кебек булгач, түргә кереп китте. Тимер-калай тавышы аның сандык ачып азапланганын аңлатып тора иде. Артык дулкынлангач, ачкыч-йозакның тиз генә җаен таба алмады, күрәсең. Бераздан сандык ишегенең ыңгырашып күтәрелгәне, кыштырдап акчалар саналганы, тиеннәр шалтыраганы аңлашылды. Ул да булмый, икмәк төрелә торган ашъяулыкка тартым җәймә тоткан Җиһанша яңадан кече якка чыкты.
– Зиннәтулла, дисең инде алайса… акча алмашына, дисең инде… Ышаныргамы сиңа, юкмы? Шул тирәдә эшләгәч, әйткәнең хактыр да… Атаңны белгәч, явызлыгың тимәсә дә, сыер акчасы кадәр сыер акчасын кулыңа тоттырып җибәрергә кул бармый.
Җиһанша Зиннәтулла каршысына идәнгә килеп чүмәште дә ашъяулыкны ачып җибәрде. Бер өем кәгазь акча тирәсендә көндәлектә тотарга дигән бакыры да җитәрлек булып чыкты. Анысын тотып карады Җиһанша, монысын, аннан тимер акчаларны, өстәлдән тәлинкә алып, шуңа салгач, савыты-ние белән Зиннәтуллага китереп тоттырды:
– Уйладым-уйладым да алмаштырмаска булдым әле мин, балам. Без күрәсене кеше күрмәс. Нинди акча белән алырга килешсәң, шундыйда бирергә кирәк булыр. Әркәшәгә иртәгә китерәм, дигән сүзем бар, сүздә тормау яхшы сыйфат түгел. Аллаһы боерса, алмашына-нитә калса, сәвит хөкүмәте ярлы кешене алдамас, тиярен бирер… Һәр көн радиу шул хакта әйтеп тора әнә. Җиһанша дигән исем дә бар бит әле минем. Ялганчы атын күтәрәсем килми. Бер дә булмаса, шушы тимер акчаларны гына ал да…
Зиннәтулла, китәргә теләвен аңлатып, бүреген башына киде, тәлинкәне өстәлгә кире куйды:
– Андые алмашынмаячак аның, Җиһанша абзый!
Андые алмашына, мондые юк. Бер дә ышандырырлык кебек түгел иде, карт, ай-ваена карамый, тимер акчаларны Зиннәтулла кесәсенә шыплап тутырды:
– Яңасын Заһирәбану артыннан гына җибәрерсең.
Зиннәтулла сатулашырга чамалагандай итенсә дә, Җиһаншаның карары нык иде, егетне төрткәләбрәк ишектән чыгарып җибәрде.
Ул да булмады, еламсыраган бер кыяфәттә Заһирәбану кайтып керде. Атасының нәрсә әйтәсен алдан ук сиземләгәнгә, сүзне үзе башлады:
– И әтәй, яхшылык эшли торган кешеме соң ул Зиннәтулла?! Шул минем хакка дип кенә тырыша лабаса! Сорап килсәм, кире бормасын тагын, дип, синнән дә куркуы. Әшрәфҗаннар йортына аяк басасым да юк! Әмма дә ләкин тыңлыйсы иде сүзен, алмаштырасы иде акчаны! Утырып янабыз бит!
Җиһанша ни дип әйтергә дә белмәде. Инде Заһирәсе дә болай чәпченгәч… Намаз укып ятарга да, кояш чыкканчы ук, Мукдунга Әркәшә янына китәргә булды. Зиннәтулла, әле халыкка әйтелмәгән, диде бит… Ничек тә өлгерергә кирәк иде. Җитмәсә, Яңа елга ни дә булса алырбыз дип, банктагы бөтен акчасын алып бетергән иде, чөнки кибеттә әйбернең юк вакыты, бәяләрнең бик нык күперенгән чагы иде.
Кырык җиденең уналтынчы декабрь иртәсен киң юлын ай нуры яктырткан урман эчендә каршылады ул. Чынлап яктырып җиткәнче, радио дигәннәре яңа хәбәр җиткереп аваз салганчы, ничек тә Әркәшәгә барып җитәргә кирәк иде. Кешенең күптән ныклап йөрмәгәнлеге күренеп торса да, кемдер бу төндә алайга-болайга узган. Маяк ылысларны бу кышта кар күмә язып яуган. Анда-санда куян-поши эзләре кисеп үткән юл алай да батып чумарлык түгел, төптәрәк шактый ныгыган икән.
Җиһанша хәлдән тайса да, вакытында барып җитте, әле Әркәшә торган гына, ахрысы, кичтән бикләнми дә калдырылган ишекләреннән кергәндә, мич артындагы лаканда юынып маташа иде. Битен соңгы тапкыр сыпырып алды да, сөлгегә сөртә-сөртә, аның янына чыкты:
– Әйдүк, әйдүк, Җиканша, кер, үстәлгә кил, мин казер.
Җиһанша, дивар белән клеенкасыз-нисез генә әзерләнгән өстәл арасына кереп кысылгач, капчыгыннан тәфтишләп төргән акчалы ашъяулыгын тартып чыгарды:
– Менә китердем, санап ал, Әркәшә. Нәкъ килешкәнчә.
Әркәшә, сүзләрен сайлаганын белдертеп торган иреннәрен мимылдатып, өстәлнең каршы ягына утырды. Аннан таралып төшкән акчаларны танышы турысына этәрде:
– Җиканша, синең бу акчака казер сарык батие дә алынмас, мин сиңа буаз сыерымны туттырып чыкардым.
Җиһанша телсез калды. Ул шушы төндә генә Әшрәфҗанның, малае районга китеп баруга ук, көнчелегенә чыдый алмыйча, булачак кодага зыян салам дип тә тормыйча, Мукдунга йөгергәнен, Әркәшәгә төндә акча алмашыначагын әйткәнлеген башына да китерми иде. Бераз вакыт сүзсез торганнан соң, ашъяулыкны акчалар астыннан кискен генә тартып чыгарды да, шыбырдап идәнгә коелганнарына да игътибар итмичә, китү ягына кузгалды.
– Син аларны, Әркәшә, утка як, өең салкынрак икән… – диде.
Ар авылы урамыннан бик төз генә, йөзенә сыкрау галәмәте чыгармый гына узса да, урманны көчкә үтте, авылына чак кайтып җитте Җиһанша. Инде өйдәгеләр дә яңалыкларның соңгысын радиодан ишеткән, кара хәсрәткә баткан иде. Керә-керешенә, Заһирәбануы, каршысына килеп:
– Нәрсә, әтәй, алдымы? – дигәненә атасы кул гына селтәде. Аның көпә-көндез түр сәкегә кереп ятуыннан кара хәсрәттә икәнен аңладылар.
Атна буе су гына капкалап урында ятканнан соң, ниһаять, йорт хуҗасы торды, әмма элекке Җиһаншаны танырлык түгел иде инде: күзләре утырган, чәчләре агарган, яңак сөякләре калыккан.
Табын янына килгәч тә:
– Олаеп барган көнемдә бер сыер алып унны кайтарасымны белсәм, гомеремдә сөтле чәй күрмәсәм дә риза булыр идем кана, – дип кенә әйтә алды.
Зиннәтулла, чыннан да, атасы кебек үк миһербансыз зат түгелме, яратуы көчле булдымы, бакыр акчаларны тапшырмаган, тиенен дә тотмаган, хуш исле сабын, чәй ише нәрсәләр белән бергә төреп, Заһирәбану артыннан атна дигәндә җибәргән.
Акча алмашынганнан соң кибеткә кайтып тулган товарны алтын бәһасенә дә алырлык түгел иде. Шул көннән Җиһанша абзарга кермәс, чакырып мөгрәгән малкай ягына башын да бормас, сөтле чәйне авызына да алмас булды. Мал-туар бәяләре дә күтәрелеп китеп, инде Әркәшә сыерының ун бәя генә дә йөрмәгәнен, түләүнең дә кызы Заһирәбануга каласын аңлады. Бөтен өмете туачак бозауда иде.
Җиһанша килер җәйләрне күрә алмады. Авылдашлары, март җылысында, җилләнеп китеп, тегермәнгә төшеп утырган да ташының суыгын эләктергән икән… дип кенә сөйләштеләр дә, үз гамьнәре гамь иде, сәбәбен тирәннән уйламадылар, тора-бара бу иртә үлемне тәмам оныттылар. Бөтенләй күзәтүчесез-хуҗасыз калган тегермәннәрне бала-чага уен җире итте, буасын да буып тормадылар. Хәер, аның инде кирәге бар дип тә уйламадылар. Авылга ерактан ут килде, кызы да кияүгә китеп, анасын үзе янына алдыргач, рөхсәт сорап-нитеп тә тормадылар, кешесез калган Җиһанша нигезенә пекарня корып куйдылар.
Төшлектә кибеткә килгән хуш исле ипине алырга төшкән Әшрәфҗан карт соңгы араларда, урам буйлап турыдан кайтмыйча, тегермән аша әйләнергә гадәтләнде. Балаларына аның бу гадәте бик тә сәер тоела, үзгәрдең син, әтәй, димиләр, алмашындың, дигән булалар. Вакыттыр инде, алмашынырга да вакыттыр…
Тегермән кебек нык ир иде Җиһанша, ул менә юк, тал кебек сыек кордые яши… Аның сеткасында хуш исле ипиләр. Бүлешсәң, тирәк төбендә чүпләнгән каргаларга да, Әшрәфҗанның оныкларына да, үзенә дә җитә ул, әмма авыздан өзеп, балалар эшләгән акчага алынган икмәкне ерткыч кошларга барыбер бирәсе килми.
…Кем дип уйлап китте аның турында Җиһанша?
2010