Kitabı oku: «Кыргый атауга сәяхәт»
Кыргый атауга сәяхәт
Повесть
Бу хакта мин язып чыгу түгел, хәтта якындагы биш ел эчендә һичкемгә бер авыз сүз сөйләмәскә вәгъдә биргән идем. Сүземдә тордым, ул көннән байтак еллар узды. Инде, ниһаять, сөйләп кенә түгел, хикәяләп бирергә дә тулы хокукым бар дип беләм.
2002 нче елның февралендә без – мин һәм күренекле рус шагыйре Валентин Сорокин – Халыкара язучылар берлегеннән вәкил буларак, дөнья читендә урнашкан Яңа Зеландиягә барып чыктык. Рәсми очрашулар ике көн дәвамында илнең башкаласы Веллингтонда узды. Шуннан дөньяның төрле почмакларыннан килгән кунакларның теләкләре белән кызыксындылар: кем нинди музей, нинди шәһәр яисә утрауга сәяхәт кылырга тели, рәхим итегез, кунакларыбызның теләге – безнең өчен канун, һәммәсе үтәләчәк, диделәр. Килгән язучыларның күбесе өлкән яшьтә иде. Шуңадырмы, аларның байтагы илнең башкаласында яисә индустриаль мәркәз саналган Окленд шәһәрләрендә калып, бөтен шартлар тудырылган биш йолдызлы «Хилтон» отелендә яшәп, көндезләрен кояшта кызынып, җылы океанда коенып, кичләрен ачык һавадагы театр һәм затлы рестораннарда уздыруны кулай күрде. Кемнәрдер океан астындагы ачык аквариум урнашкан атауга барырга теләвен белгертте, икенчеләре тулы бер утраудан гыйбарәт булган кыргый зоопарк урнашкан төбәкне сайлады. Бөҗәкләр питомнигы саналган утрауга да китүчеләр булды кебек. Ә без исә Валентин Васильевич белән кызык итеп кенә, Тын океанның әллә кайдагы ерак бер почмагында урнашкан, дөнья картасында энә очы кебек күренер-күренмәс булып торган нәни бер утрауны сайладык. Аның кечкенәлеге дә, башкаладан ераклыгы да түгел, күрәсең, исеме җәлеп иткән булса кирәк безне. «Кыргый атау» – ерак Россиядән килгән кунаклар өчен экзотика түгелмени?..
Сайлавын сайладык та, шуның белән онытылыр дигән идек… Иртәгәсен таңның беренче нурлары тәрәзәгә төшәр-төшмәс борын номерда телефон шалтырады. Аккош мамыгыннан ясалган йомшак мендәр өстендә тәмле төшләр күреп изрәп йоклап яткан чагым иде. Йокыдан уяну түгел, телефонга да үреләсе килми, шулай да үрелергә мәҗбүр булдым. Безне озатып йөргән гидның ягымлы тавышы ишетелде. Тавышы ягымлы ягымлысын да, кызлар тавышы башкача буламы соң(!), тик русчасын гына йокы аралаш чакта һич аңларлык түгел иде:
– Кем бу… Нәрсә кирәк? – дидем, йокыдан айныр-айнымас. Яңа көндә авызым ачып әйткән беренче сүзләрем дорфарак килеп чыккандыр, әлбәттә. Ә ярымачык тәрәзәдән океан шавы, бакчадагы гөлләр һәм чәчәкләргә кунып сайраган оҗмах кошлары тавышы ишетелеп тора.
– Господин Мухам…ма…диев. Бу – Элизабет, сезнең гид, – диде ул, ярым русча, ярым инглизчә, фамилиямне иҗекләп булса да, зур авырлык белән ерып чыкканнан соң. – Вакытсыз уятуым өчен гафу үтенәм. Әмма безгә тагы илле минуттан һава аланында булырга кирәк. Сез сайлаган утрауга самолёт атнага ике тапкыр гына оча икән. Бер сәгатьтән инде без һавада булырга тиешле. Егерме минуттан да кичекмичә, мин сезне холлда көтәм. Господин Сорокинга инде хәбәр бирдем.
– Рәхмәт, Элизабет туташ. Аңлашылды, егерме минуттан холлда булырмын.
Нәкъ шулай иттем дә, унбиш минуттан артык узмады, юынып-киенеп, юл багажымны өстерәп төшеп тә җиттем. Валентин Васильевич өлгеррәк булып чыккан, алар инде Элизабет белән көлешә-көлешә, нидер гәпләшеп, мине көтеп торалар иде.
Самолёт дигәннәре бик кечкенә булып чыкты, нибары унике кешелек. Без үзебезнең кая юл тотуыбыз хакында беренче кыскача мәгълүматларны һавага күтәрелеп очып киткәч кенә ишеттек. Аларын да стюардесса булып эшләүче ханым авызыннан. Баксаң, безне озата баручы гид үзе дә кая очканлыгын әле генә аңлый башлаган булып чыкты. Үзе ишеткәннәрнең бер өлешен ул безгә дә тәрҗемә итәргә тырыша иде. Әле егерменче гасырның урталарына кадәр ул утрауга анда көн күргән кыргый аборигеннардан гайре, кеше аягы басмаган, имеш. Утрауны шул сәбәпле, «Кеше яшәми торган…», ягъни «Кыргый атау» дип йөртәләр икән. Зурлыгы бик чамалы – буйга бер чакрым тирәсе булса, аркылыга ике йөз-өч йөз метр. Монда шәһәр-фәлән юк, асфальт җәелгән киң урамнар да юк. Төп проспект функциясен атнага ике мәртәбә очып килә торган самолётның төшү-күтәрелү юлы үти икән. Самолёт төшкән һәм күтәрелгән вакытта анысы да ябылып тора. Йөк машиналары булып, гайрәтле филләр хезмәт итсә, җиңел машина һәм такси ролен нәни атлар үти икән. Бик кызыксынып, тәгаен ачыкларга теләп күзәтсәм дә, мин аларның ул «ат» дигәннәрен бик үк аңлап бетерә алмадым, ишәк идеме алар, әллә понимы, Ходай үзе генә белә торгандыр… Атланырга да кыймадым мин аларга. Атланырсың да билен сындырырсың һәм гаепле булырсың… Велосипед-фәлән кайтарсаң да, ерак китәрлек түгел, кая карама анда тау һәм таш, куе булып, безнеңчә әйтсәң, котырынып үскән биек агачлар һәм берсенә икенчесе уралып үскән куаклыклар…
Швециядән килүче туристлар булган икән арабызда. Шуларның берсе стюардессадан сорап куйды:
– Зинһар, әйтегез әле, безгә нинди отельда тукталырга киңәш итәсез?..
– Әлеге атау Рио-де-Жанейро түгел, әлбәттә, – дип, ихлас елмайды стюардесса ханым. Ул гаять итагатьле һәм эчкерсез иде карап торышка. Төсе-кыяфәтенә караганда, үзе дә җирле халыктан, ягъни аборигеннардан булмадымы икән. – Самолёттан төшкәч тә күрерсез, бетон юлның ике тарафында капма-каршы диярлек урнашкан ике бина булыр, утрауда булган ике кунак йорты шулар.
– Ә җирле халык, ягъни папуаслар кайда яши? – дип, кызыксынуында булды швед.
– Һава аланы һәм кунак йортлары атауның түбәсендә, – дип, аңлатуын дәвам итте ханым. – Ә җирле халык түбәндә – су читендә яши. Хәтерләп калуыгызны үтенәм, Яңа Зеландиядә папуаслар яшәми, мондагы җирле халык мәшһүр маорлар токымыннан. Кызганыч, алар инде бик аз санлы хәзер. Аларның яшәү урыннары да, эш урыннары да су читендә яисә суда. Гомерләрен шушы атауда уздырып та, аның түбәсенә менеп карамаган кешеләр бар монда. Аларны коры җир түгел, су тарта. Су аларны ашатучы да, яшәтүче дә. Алар су өстендә туа һәм фани дөнья белән дә шунда хушлашалар… – Бераз сүзсез калып торгач, ханым тагы шуны өстәргә кирәк тапты: – Белеп торуыгыз кирәк: сез бара торган утрауның ике тарафында ике кабилә яши. Сан ягыннан бик күп түгелләр, якынча һәркайсы йөз-йөз илледән артык түгел. Алар икесе ике телдә сөйләшә, бер-берсен аңламый диярлек. Һәм үзара бик аралашмыйлар да. Дошманлыклары, тарткалашу-бүлешүләре булмаса да, һәркайсы үзаеры яшәргә күнеккән. Телләре генә түгел, яшәү рәвешләре, йола һәм табынулары да бөтенләй башка, бер-берләренә һич охшамаган.
– Тагы да бер сорау туды, – дип, әлеге дә баягы теге швед чираттагы мәртәбә урыныннан калкынып куйды. – Ә менә шул аборигеннар янында яшәү мөмкинме?
– Киңәш итмим, – диде ханым, озак уйлап тормастан. – Аралашырга, яннарына кунакка барырга мөмкин, әмма сезгә яшәү өчен отельда уңай булачак. Торган шалашларына чит кеше белән ят рух керүдән саклана алар. Ышанулары рөхсәт бирми…
– Димәк, шул ике отельдан башка барыр җир юк дисез инде… – дип уфтанып куйды әлеге дә баягы шул ук швед.
– Мин алай ук дип әйтмәс идем. Утрауның табигате уникаль, андагы үсемлек һәм тереклек дөньясы… Сез бу утрауда, дөньяның башка һичбер почмагында күрергә, очратырга мөмкин булмаган тереклек дөньясы – сайрар кошлар, нәни коала һәм искиткеч матур маймыллар белән таныша аласыз. Һәм тагы кеше кулы тимәгән кыргый табигать, океан…
– Анысы шулай, килешәм, – диде швед. – Мин рестораннар, күңел ачу урыннары хакында соравым иде…
Әйтергәме-әйтмәскәме дигән сыман бераз уйга калып торгач, ханым тагы сөйләп китте:
– Моннан биш-алты еллар элек булса кирәк, әлеге утрауга ниндидер качаклармы, әллә пиратлармы килеп чыккан дип ишеткәнем бар. Алар атауның иң аргы почмагында океан эченә үк кереп торган кыя өстендә зур сарай корганнар, имеш. Акчага да бик бай икән үзләре. Исерткеч эчемлекләр ясап, аборигеннарга саталар икән дип тә сөйләделәр. Дөрес булса, килгән туристлар өчен ресторан да ачып җибәргәннәр һәм шунда анадан тума шәрә калып, яшь блондин кызлар бии икән… Әхлаксызлык бит ул, үзегез беләсез, цивилизациядән һич калышмый, өлгеррәк тә була кайчак. Әмма… – дип, кинәт кискен хәрәкәт ясап, кулы белән гүя читкә этәрде ул аларны. – Кирәкми, алар хакында сөйләшеп, вакыт уздырмыйк әле. Утрауда матурлык, муллык, хозурлык алардан башка да чамасыз күп.
– Кызык… Менә монысы бик кызыклы информация булды бит әле, – дип, янәшәсендә йокымсырап барган өлкән яшьләрдәге икенче бер юлдашына хәйләкәр генә күз кысып куйды теге кызыксынучан швед.
Ике сәгать чамасы булса кирәк тоташ су өстеннән очтык, коры җир-фәлән күзгә чалынмады кебек. Ниһаять, түбәндә океан өстеннән йөзеп барган зур бер яшел яфракны хәтерләткән утрау күренде. Ул арада «без килеп җиттек» дигәндәй, утраудагыларга каты гүелдәү авазы белән хәбәр салган самолёт, кош сыман очып барган җиреннән шул яшел яфрак өстенә килеп тә кунды.
Пассажирлар бер-бер артлы җиргә – яшел чирәм өстенә сикерделәр. Каршы алучылар санаулы гына, нибары ике-өч кеше иде. Самолёттан, күп булса унбиш-егермешәр метр читтә, капма-каршы ике якта, бер-беренә бик тә охшаш игезәкләрне хәтерләткән ике катлы ике бина калкып тора. Утрауның йөзек кашы булган кунак йортлары шулар икән. Шведларны уң тарафтагы бинага чакырдылар, ә безне сул тарафка озата киттеләр.
Урнашып, чәйләп алгач, юлдан килгән кеше буларак, хәл алу өчен бераз вакыт бирделәр. Бүлмәләребез янәшәдә генә, икенче катта. Валентин Васильевич бераз ятып алам, йокыга китсәм, бер ярты сәгатьтән уятырсың дип, үз бүлмәсенә кереп китте. Бүлмәмә кергәч тә, иң беренче эш итеп, кондиционерны сүндердем һәм форточканы ача төштем. Океанның саф һавасы кереп торсын, җир читенә килеп тә, ясалма сулышка канәгатьләнеп ятып булмый бит инде. Чишенеп тормастан гына караватка барып аудым. Каршымда зур тәрәзә. Бинаны уратып алган эре яфраклы, зур шәмәхә-алсу чәчәкле ниндидер экзотик үсемлек аша үтеп чыккан кояш нурлары күзне чагылдыра. Шул матурлык белән хозурланып яткан чагым. Кинәт, форточкага кош килеп кундымы дисәм, югарыдагы ботаклардан кечкенә генә бер маймыл сикереп кунаклаган булып чыкты. Курыктым дип әйтә алмыйм, әмма бу минем өчен бөтенләй көтелмәгән һәм гайре табигый тамаша иде. Маймыл күзләрен мөлдерәтеп, миңа карап тора, мин – аңарга. Бер мәл дәшми генә шулай бер-беребезне өйрәнеп, карашып тордык. Андый чакларда хуҗа кыюрак була, беренче булып, бу тынлыкны маймыл бүлде. Тел шартлаткандай аваз чыгарып, миңа кашын сикертте һәм уң тәпиен сузды. Гүя, кул биреп исәнләшергә тели иде. Мин, магнитланган сыман, урынымнан калкынып, тәрәзәгә якынлаша төштем. Кулымны сузаргамы, сузмаскамы – белмим…
Ә ул, мине үзенчә аңлап, уң тәпие белән тыштан этеп, форточканы тагы да киңрәк ача төште. Әллә керергә үк җыенамы бу дип, куркуга төштем, бераз артка да чигеп куйганмын булса кирәк. Югалып калуымны аңлап, ул өстәлгә таба ым какты. Анда, кунакчыллык йөзеннән куелган җиләк-җимеш өелгән зур савыт тора икән.
– Ә-ә, аңладым, хәзер бирәм… Кайсы кирәк? – дип сөйләшә үк башлаганмын маймыл белән. Ә ул татарча белми иде, ахры, ым кагып, «анысы түгел, анысы да түгел…» дип, тәпие белән һаман да читкәрәк күрсәтте. – Барысын да тәкъдим итеп чыктым бит инде. Ә син баш тартасың да баш тартасың, – дидем, камыштан үрелгән савытны кире урынына куеп.
Ул аңлатуын дәвам итте, мин ятып торган карават читендәге тумбочкага таба ымлады. Һәм, иреннәрен чәпелдәтеп, конфет суырган сыман аваз чыгарды.
– Аңладым. Күптән шулай диләр аны… Конфет кирәк булган икән бит аңарга.
Самолётка утыргач та, стюардесса, күңел болганмасын өчен дип, карамель таратып чыккан иде. Мин, гадәтемчә, икене алганмын. Берсен суырганмын, ә икенчесе кесәдә калган. Шуны тумбочкага алып куйганмын икән. Маймылның «Җиләк-җимеш безнең утрауда болай ди күп. Син миңа әнә шул карамельне бир» дип аптыратуы булган.
Аның бүлмә эченә үк сузылган тәпиенә шул конфетны илтеп тоттырдым. Ул куануын, ул шатлануын күрсәгез иде сез аның! Ике-өч мәртәбә башын иеп, рәхмәтләр әйтте хәтта.
Күңеле булып – китәр дигән идем. Ашыга төшкәнмен. Карамельне алгач та, сабыйларча куанып, иреннәрен ялый-ялый, ул аңарга озак кына карап торды. Шуннан соң гына зур осталык белән кәгазеннән арчыды. Ниһаять, авызына капты, чәп-чәп итеп, тәмләп суырырга кереште. Һәм, шунысы хикмәт, кәгазен ташламады, «чүп савытына сал инде, яме» дигәндәй, миңа сузды. Бары шуннан соң гына, миңа тагы бер мәртәбә рәхмәт юллап, чәчәкләр-яфраклар кочагына, таныш ботакларына сикерде.
Черем итеп алу һәм ял турындагы уйлар онытылды, тәрәзә каршысына килеп, аннан ачылган манзара белән сокланып торуым иде. Ишек шакыдылар. Җавап бирергә өлгердемме-юкмы, ашыгып-кабаланып, Валентин Васильевич килеп керде:
– Ринат, кил әле… Әйдәле, минем номерга керик әле… Бер хикмәт күрсәтәм, – дип, үзе артыннан әйдәде ул ашыга-кабалана.
Килеп керсәк, тышкы яклап, аның тәрәзә төбендә әлеге дә баягы маймыл сикергәләп йөри икән. Форточкасы бикле булу сәбәпле, ул аңарга керә алмаган. Аның каравы, ачыгыз дигән сыман, бармак очлары белән ипле генә итеп пыяланы шакылдатуы ни тора. Безнең өчен бик тә кызык күренеш иде бу. Юлдашыма кушылып, мин дә елмаеп куйдым.
– Карале, нәрсә кирәк икән аңарга? Ул бит нәкъ кеше кебек, нидер сорарга тели бездән, – диде Валентин Васильевич, соклануын һич яшерә алмыйча.
– Мин беләм, – дидем, бик белдекле булып.
– Каян беләсең?
– Барыгыз әле, форточканы ачып җибәрегез.
– Син нәрсә… Ә бүлмәгә килеп керсә, мин аны нишләтим?
– Ачыгыз. Мин сезне өйрәтеп торырмын, – дидем, тагын белдеклеләнеп.
Ул сак кына адымнар белән барып, форточканы ача төште һәм шундук, итәгенә ут капкан кешедәй, җәһәт кенә кире янәшәмә килеп басты. Аңлашыла кирәк, шагыйрь юлдашымның гаҗәпләнүенә каршы, маймыл шундук батутта сикергәндәй җиңеллек белән форточкага менеп кунаклады. Һәм күзләрен мөлдерәтеп, Валентин Васильевичка текәлде, әйе-әйе, миңа таба ялгышып та карамады. Уң тәпиен бүлмә эченә сузды.
– Ул нидер сорый түгелме? – диде ачык авызын йомарга да онытып торган шагыйрь. Кулын кесәсенә тыкты. – Бәлки, аңарга акча бирергә кирәктер, миндә бер долларлык булырга тиеш…
– Доллар сорамый ул… Сезнең әнә шул кесәдә, ялгышмасам, бер карамель булырга тиеш иде.
– Каян беләсең? – дип гаҗәпләнеп карап алды ул миңа. Һәм чынлап та кесәсеннән теге карамельне тартып чыгарды.
Ә мин инде үземне циркта кыргый җанварларны кулга ияләштергән, өйрәткән кәмитче кебек хис итә башладым. Өйрәтәм бит әнә, һәм әйткән һәр сүзем чынга ашып тора. Ничек тәм тапмаска мөмкин шуңардан?..
– Ә хәзер, Валентин Васильевич, шул конфетны маймылга илтеп бирегез. Ул сездән шуны көтә…
– Кулдан эләктереп алса, – диде ул, уенын-чынын бергә кушып. Һәм конфетны кәгазеннән арчырга керешмәкче булды.
– Кирәкми, – дидем, аны бу ниятеннән бүлеп. – Шул көе генә бирегез.
Ул нәкъ шулай итте дә. Ә маймыл баягыдан да болайрак куануын белгертеп, мең рәхмәтләрен җиткерде бирүчегә, хәтта тәпиен чәбәкләп куйды.
– Менә бу цирк… Чын цирктан да болайрак, – дип, сабыйларча куанып, кире чикмәкче булды шагыйрь.
– Аз гына сабыр итегез, ашыкмагыз…
Ул туктап калды. Бер маймылга карый, бер миңа… Бер маймылга, бер миңа… Ул арада маймыл, ашыкмыйча, килештереп кенә, конфетны кәгазеннән арчып, соңгысын бүлмә хуҗасына кире сузды.
– Бу ни дигән сүз тагы… Ул нәрсә әйтергә тели?
– Улмы, ул, Валентин Васильевич, безгә караганда тәрбиялерәк. Табигатьне чүпләргә ярамый, аның чисталыгын сакларга киңәш итә. Ә сездән конфет кәгазен чүп савытына илтеп ташлавыгызны үтенә.
Хуҗа кеше үзенә килгән кунак үтенечен бик теләп башкарып чыкты. Шунда гына маймыл конфетны авызына кабып, тәмләп суырырга кереште. Үзенә сокланып һәм яратып караганлыкны тою аңарга өстәмә дәрт һәм рух күтәренкелеге өсти иде кебек, сәхнәдәге артист кебек уйнавын, маймыллануын дәвам итте ул. Ә без исә рәхәтләнеп тамаша кылдык – көлдек, кулларыбызны чәбәкләдек. Конфетны әллә суырып бетерде, әллә йотып җибәрде, бераздан, тамаша тәмам дигәнне аңлатып, җитдиләнеп калды маймылыбыз. Һәм башын иеп, тагы бер мәртәбә рәхмәтен җиткергәч, тәрәзә каршында үскән агач ботакларына – үзенең җәннәте кочагына сикерде.
Маймыл шуның белән китте. Әмма китте дә онытылды дип әйтмәс идем, ул шулай көн дә бер килеп, безнең хәлләрне белешеп торды. Без дә саранланмадык, карамельне кесә тутырып алып кайттык аның өчен. Тик иң гаҗәбе шул: Валентин Васильевич минем теге көнне маймыл белән шулай җиңел аңлашуымның сәбәбен генә таба алмый азапланды. Кат-кат төпченгәчтен генә, дөресен сөйләргә мәҗбүр булдым. Шул маймылны искә төшергән саен рәхәтләнеп көлә торган булып киттек без. Әле дә, очраштыкмы, иң элек шул маймылны сагынып искә төшерәбез һәм хатирәләребезне яңартып, рәхәтләнеп көлешеп алабыз.
…Кыргый атау үзе кечкенә генә булса да, анда күргән матурлык, экзотика, гыйбрәтле очрашу һәм вакыйгаларны сөйләп чыгу өчен байтак вакытлар кирәк булыр иде. Утрауның кайсы гына почмагына барып чыкмыйк, анда кеше кулы тимәгән бай табигатъ, тереклек дөньясы һәм, моңа кадәр төшебезгә дә кереп карамаган, көтелмәгән күренешләргә тап булдык без. Җирле халык вәкилләре, ягъни маорлар белән бергә, аларның каекларына утырып, океан киңлекләрен дә урап кайттык. Алар тоткан балык һәм су асты нигъмәтләре белән сыйланганда, Мәскәүдән үк алып килгән соңгы шешәбезнең дә кирәге чыкты. Бер шешә эчемлек җиде-сигез ир-атны, вакытлыча гына булса да, дөньяның иң бәхетле затлары итте кебек. Мактап туймадылар үзебезне, тагы да килегез, күчтәнәчкә тагы бер шешә алып килегез, дип чакырып калдылар. Шул очрашу вакытында мин гомеремдә беренче тапкыр Россия яисә СССР дигән мәмләкәт хакында ишетеп тә белмәгән кешеләрне очраттым. Һәм тагы, күпме генә аңлатырга тырышып та, язучылык дигән һөнәр барлыгына төшендерә алмадык үзләрен. Россия турында ишеткәннәре дә булмагач, язучының нигә кирәклеген аңламагач, ни дияргә дә белмим, бәхетле дип санаргамы инде үзләрен, юкмы?..
– Ни белән шөгыльләнәсез? – дип сорадылар кайтып-кайтып.
– Беребез шагыйрь, беребез язучы, – дидек.
– Ә балыкны соң сез ничек тотасыз? – диләр аңлыйсы урынга.
– Без язабыз гына, – дибез. – Балыкны башкалар тота.
– Балык тотмый гына яшәп буламы?.. – дип, бер-беренә төртә-төртә, ихлас көлешеп алды алар. Безне болар үз акылындамы-юкмы дигән сыман күзәтәләр иде һаман.
– Балык тоту – күңелле шөгыль, әлбәттә…
Фикерне тәмамларга да бирмиләр, үз туксаннары туксан аларның.
– Ә менә үзегез һәр көн иртән океанга чыккач, нинди балык тотарга яратасыз соң? – диләр аның саен.
– Бездә океан да юк, балык та… – дип котылмакчы булабыз.
Алар көлә. Ничек инде океансыз, балыксыз тормыш булсын? Океан ул бөтен дөньяны каплап алган әнә. Кая гына барма, кая гына карама, һәр дүрт тарафта тоташ океан. Океан – ул иксез-чиксез, аңардан да көчле һәм гайрәтле җан иясе юк. Мөмкин дә түгел. Дөнья – тоташ океаннан тора… Океан – ул безне үстергән бишек тә, безне йоклатучы түшәк тә, бу дөньядан киткәч яшәячәк мәңгелек йортыбыз да… Әйе, берсен икенчесе бүлдерә-бүлдерә, алар нәкъ әнә шулай фикер йөртәләр иде.
– Океан ул бөтен тарафта, балык та хисапсыз күп. Балыксыз, океансыз тормыш юк, шаяртасыз, – диләр, ышанмыйлар… Башны кисәргә бирәм дисәң дә, ышанмаячаклар менә.
Ә инде караңгы төшкәч, океан читендә ягылган учак әйләнәсендә йола биюләре башланып китте. Без дә аларга кушылып, барабан кага-кага яланаяклап, туйганчы алтын ком өстендә сикергәләп биедек. Үзебезгә аңлаешлы булмаган кыргый авазларга кушылып, бергә-бергә яман затларны куаладык. Инде тәмам үзебез дә папуаслар, әй, юк ла, маорлар булып киләбез инде дигәндә генә, кайтыр вакыт та җитте. Иң дәрәҗәле зат – кабилә башлыгының шәхси филе җилкәсенә утыртып озатып куйдылар үзебезне. Җилкәсенә затлы келәм ябылган, муенына эреле-ваклы кыңгыраулар, елкылдавыклы чуклар тагылган фил өстендә кайтып килүебезне күргән туристлар хәйран калып, артыбыздан ияреп бардылар, ялт та йолт ялтыратып, безне фоторәсемнәргә төшерделәр.
Ә шулай да безнең өчен бөтенләй көтелмәгән һәм иң гыйбрәтле очрашу алда булган икән әле. Теге, самолётта очып килгәндә, берөзлексез кызыксыну белдереп, стюардесса ханым белән әңгәмә корып килгән швед туристына рәхмәт әйтергә туры килә ул кадәресе өчен.
Кабилә башлыгының шәхси филендә утырып кайткан кешеләр буларак, утрауда безнең дәрәҗә кинәт кенә бермә-бер күтәрелүе хакында искәртеп тору да артык булса кирәк. Шул вакыйгадан соң безне инде һәркем таный һәм очрашканда, үзебезгә олылап сәлам бирә торган булып китте. Икенче көнне иртәнге чәйдән соң, бераз җилләнеп керү нияте белән урамга чыккан идек. Чыгуыбыз булды, каршы яктагы отель каршында торган берәү ерактан ук кулын болгап, безгә сәлам бирде. Һәм ул да түгел, яныбызга ук килеп күреште. Бу шул әлеге дә баягы швед туристы булып чыкты.
– Ә сез беләсезме, монда кемнәрне очраттым мин, – дип башлады ул сүзен. Бу кичәге фил хакында сораштыра башлый инде бездән, дип көткән идек, ялгышкан булып чыктык.
– Кемнәрне очраттың? – диде Валентин Васильевич артык исе китмичә генә. Сер бирү кая ул! Үзебез дә төшеп калганнардан түгел бит – аборигеннарның кабилә башлыгы хөрмәтенә лаек дип табылган затлардан.
– Утрауның ерак бер читенә качаклар һәм пиратлар килеп урнашкан, дип сөйләгәннәр иде безгә. Хәтерегездәме? – дип сорады мавыгып сүз башлаган швед.
– Хәтеребездә. Шуннан?
– Без кичә шул пиратларны эзләп таптык. Аларда кунакта булдык…
– Ничек курыкмадыгыз! Куркыныч түгелме? – дидем, сүзгә кушылып.
Швед кычкырып көлеп җибәрде:
– Куркыныч кынамы соң… Беләсезме, кемнәр булып чыкты алар?
– Пиратлардыр…
– Пират кына булса, бер хәл. Алармы? Алармы… – дип, махсус көттерә һәм киеренкелек өсти төшеп әйтеп куйды швед. – Алар – руслар…
Валентин Васильевич йөзен чытып куйды. Үз милләтенең чын патриоты буларак, каяндыр килгән бер килмешәкнең руслар хакында алай сөйләвен ошатып бетермәде, әлбәттә. Ярым шаяру катыш сөйләнгән сүз булса да, авырткан җир бик тиз җәрәхәтләнә бит ул.
– Нинди руслар… Русларга монда ни калган? Безнең үз ватаныбызда да җир-су бар кешегә җитәрлек, – дидем мин, туа язган киеренкелекне тизрәк майлап-шомартып кую кирәклеген аңлап. Дөрес уйлаганмын, Валентин Васильевич иркенләп сулыш алды.
Швед шунда гына, үзен дөрес аңламавыбызны күреп, ачыклык кертергә ашыкты:
– Беләсегез килсә, сезнең ватандашлар шушы Ходай да аның кайдалыгын оныткан кыргый утраучыкта җәннәт почмагы корганнар. Ул аш-су, ул музыка… Ә кызлары, кызлары нинди?! – Ул шулчак иреннәрен ялап куйгандай итте. – Кыскасы, бары да супер, андый сервис Европаның төшенә дә керә алмый! Андый колач һәм тәвәккәллек бары сезнең халыкка гына хас! Мин сезгә һичшиксез анда барып чыгарга һәм якташларыгыз белән күрешеп сөйләшергә киңәш итәм. Сезнең килүгә алар куаначак, һич онытылмаслык очрашу булачак ул.
– Рәхмәт, – диде якташларын мактаганга кинәт күңеле нечкәреп киткән шагыйрь юлдашым. – Вакыт тапсак, һичшиксез барырбыз.
– «Вакыт тапсак» түгел, бөтен эшегезне ташлап, бүген үк барыгыз. Юкса, үкенәчәксез.
Һәм ул ничек капылт кына яныбызга килеп чыккан булса, шулай ук кинәт кенә китеп тә барды. Киңәше өчен янә бер кат рәхмәтләр әйтеп калдык үзенә.
Якташларыбыз белән күрешү теләге хакында, кичекмәстән, үзебезне һәрдаим озатып йөргән тәрҗемәче кызга җиткердек.
– Сезнең программада бу каралмаган, – диде ул коры гына.
– Ә без очрашырга телибез, – дидем мин, ике уйларга урын калдырмаслык итеп. – Программаны кыса төшәрбез. Һәм йокы хисабына булса да, бүген үк барып танышып кайтырбыз…
Кыз икеләнә калды һәм ниндидер авыр мәсьәлә чишкән кешедәй, бераз уйланып торды. Күренеп тора, ул моңа хәер-хак бирергә вәкаләтле түгел.
– Әйдәгез, болай килешик, – диде ул, кинәт җанлана төшеп. – Программа тәмам булгач та, сез анда үзегез генә барып кайтырсыз. Мин ул хакта белмим дә, ишетмәдем дә, килештекме?
– Килештек, – диде Валентин Васильевич куануын һич яшермичә, тәрҗемәче кызның аркасыннан кочып, хәтта бит очыннан үбеп алды.
– Әмма кисәтергә кирәк саныйм, – диде, шагыйрьнең бу кыланмышыннан күңеле була төшкән кыз. – Күрәм, сез шук ир-атлар икәнсез. Шулай да андагы шәрә кызлар белән бик мавыкмасагыз иде… Сез дәүләтебезнең дәрәҗәле кунаклары саналасыз. Ә җиңел холыклы хатын-кыз белән бәйләнүне бездә җәмәгатьчелек кискен рәвештә кире кага. Сез мине аңладыгыз, шулай бит!..
Шундый сүзләре өчен бу юлы инде тәрҗемәче кызны үзем үбеп алырдай булдым, тик кыюлык җитмәде, гөнаһ шомлыгы.
Кичен без утрауның икенче тарафындагы кабилә тормышы белән танышырга тиеш идек. Матур гына каршыладылар үзебезне. Әмма кайгылы көннәренә туры килгән булып чыктык – океаннан ике балыкчы әйләнеп кайтмаган. Караңгы төшкәч тә, шулар истәлегенә дип, күк йөзенә канатлы фонарьлар очыртырга керештеләр. Тын гына югары күтәрелгән һәм җилсез, тыныч күк йөзендә очкан, гүя тибрәлеп торган шул якты «кош» ларда булды җирле кешеләрнең бар игътибары. Аңлавыбызча, алар шул рәвешле океан үз эченә алган кардәшләренең җаннары белән хушлашалар икән. Еламыйлар, тавышланмыйлар, шул ук вакытта аңлашыла кирәк, шатланыр өчен дә сәбәп юк. Хушлашалар гына бары… Һәммәбез дә иртәме-соңмы шул океан кочагына кереп югалачакбыз, безне дә шундый ук якты кошлар булып очкан парашют-фонарьлар белән озатачаклар бит бер заман, дип уйланалар иде булса кирәк. Безнеңчәрәк фикер йөрткәндә, аларның да үзләренә күрә теге дөнья һәм оҗмах хакындагы уйлары була торгандыр. Аерма тик шунда гына: безнеке җир куенында булса, аларныкы – океан кочагында…
Бу юлы инде аборигеннар янында без артык озак тоткарланмадык. Отельга әйләнеп кайткач та тәрҗемәчебез, артык үгет-нәсихәт биреп тормый гына, үз номерына юл тотты. Ә безнең исә, сезгә мәгълүм булганча, планнар бик зурдан. Бикләп куеп та, үгетләп тә, ниятебездән кире кайтарып яисә туктатып булмагандыр инде. Швециядән килгән танышыбыз күрсәткән тарафка илтүче җәяүле сукмагы белән, ниһаять, серле якташларыбызны эзләп, сәфәргә чыктык.
Якты урам һәм киң проспектлар булмаса да, такси һәм автобуслар йөрмәсә дә, бу утрауда юлдан язу яисә адашу мөмкин түгел. Һәр сукмак монда һичшиксез океан читенә илтә. Үзебез дә утрауга бүген генә килгән кешеләр түгел, тәҗрибә җитәрлек, шактый ияләштек һәм үзләштек дип әйтергә дә була. Бер-беренә уралып үскән агачларның куелыгы да, кыргый җәнлек һәм кошларның, кичке караңгылыкка шом өстәп, үзара хәбәрләшкән сәер авазлары да куркытмый инде хәзер безне. Баш очында, нәкъ үзебезнең туып-үскән яклардагы кебек, яңа пешеп чыккан түгәрәк ак күмәч сыман якты ай эленеп тора, җете зәңгәр күкне бизәп, йолдызлар җемелдәшә. Уң тарафтан да дулкын шавы ишетелеп тора, сул тарафта да океан шавы. Әкиятләрдә генә була торган шундый серле төндә ничек адашырга, ничек сукмакны югалтырга мөмкин…
«Пиратлар сарае» дип искә алынган корылманы без бик җиңел эзләп таптык – утрауның нәкъ читендә, энә очы сыман океанга кереп торган борынында ук булып чыкты. Һәм ул шундый зәвык белән салынган ки, гүя океан уртасыннан йөзеп барган мәһабәт зур корабны хәтерләтә. Өч катлы палубаларында сүрән яктылык. Дулкыннар шавына кушылып, ишетелер-ишетелмәс кенә классик музыка яңгырый. Салават күперен хәтерләтеп, төрле төстәге якты нурларда балкыган капка янында ук, кунакчыллык күрсәтеп, инглиз телендә сәлам бирделәр. Без аларга, махсус, рус телендә җавап кайтардык. Янәсе, кемнәр килгәнне белеп торсыннар һәм Россиядән килгән хуҗаларына кичекмәстән хәбәр җиткерсеннәр. Монда бит безнең исерткеч эчемлек яисә шәрә хатын-кыз күрергә дип килүебез түгел, ә үзебезнең якташлар белән күрешергә киләбез. Әмма безнең русчабызга игътибар итүче булмады, үзләренчә сукалавында булды каршы алучы.
Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.
