Kitabı oku: «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки»
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
* * *

Бу – хөрмәтле бабаларыбызны һәм ислам динендә файдалы күрелгән эшләрне иң ышанычлы таяныч итеп алып, хәзерге көндә дөньяга кадерле милләтебез турында ачык итеп язылган хезмәт.
Монда тәртип итү гүзәл булуга, мәсьәләләрнең җентекле аңлатылуына әһәмият бирелми, алынган мәсьәләләр арасындагы мөнәсәбәтләргә дә артык игътибар ителми.
Әсәр язучылар үз әсәрләрен, гадәттә, киләчәк буыннарга бүләк итү һәм аларга истәлек калдыру, аларның хәер-догасын алу максаты белән язалар. Без инде бу нигъмәтләрдән мәхрүмнәрбез. Без бу әсәрне әби-бабаларыбыз, ата-аналарыбыз җәннәткә кергәннән соң укысыннар өчен (укуларын өметләнү белән ләззәтләнеп) язабыз. Сынык күңелләребез белән кылган догаларыбызны, шаять, Аллаһы Тәгалә кабул итәр һәм теләгәннәребезне дә бирер.
Әй тырыш һәм чыдам бабаларыбыз!.. Сез әле күптән түгел генә бу илдә гомер сөрә идегез. Мәчетләр һәм мәдрәсәләр торгызып, мәдрәсәләрнең тормышларын тәэмин итә идегез. Мәхәлләләр – мәчетләр белән, олы шәһәрләрдәге, мәшһүр авыллардагы мәдрәсәләр чалмалы шәкертләр белән тулы буладыр иде. Һәр ел йөзләрчә имамнар җитешеп торадыр иде. Сәүдәгәрләрегез, Төркестан һәм Фирганәләр, Сәмәрканд һәм Бохаралардан үтеп, Әфганстан һәм Һиндстанга, Багдад һәм Кашгарларга тоташтан йөреп торадыр иде.
Бу көндә бу хәлләргә ни булды?.. Үзегез кайларга киттегез?..
Ризаэтдин Фәхретдин
Кереш сүз1
Укучыга тәкъдим ителә торган бу китапта мәшһүр галимебез Ризаэтдин Фәхретдиннең әлегә кадәр матбугатта басылмыйча, кулъязма рәвешендә сакланган «Болгар вә Казан төрекләре» исемле хезмәте зур урын алып тора, һәм китап шул исем белән аталды да. Әлбәттә, бу хезмәтеннән тыш аның халкыбыз, мәдәниятебез тарихына, мәдәниятебез тарихында күренекле урын тоткан шәхесләребезгә, шулай ук рухи мәдәниятебез тарихына караган әсәрләре кертелде. Аларның кайберләре генә матбугатта басылган.
Әсәрләрне хронологик тәртиптә урнаштыру дөрес булыр дигән караштан чыгып эш ителде һәм шунлыктан халкыбызның борынгы тарихына бәйле булган «Болгар вә Казан төрекләре» дигән әсәрдән башлап кителде. Бу кулъязма әсәр шул исемдәге беренче кисәктән һәм борынгы кабер ташлары, төрле чорда, төрле урында сугылган тәңкәләр, халкыбызның тарихын өйрәнергә ярдәм итә торган башка чыганаклар турында язылган кисәкләрдән тора.
Р. Фәхретдин бу хезмәтен күптөрле тарихи чыганакларга, үзе язып барган язмаларга, Диния нәзарәте архивында булган рәсми кәгазьләргә таянып язган. Аңа «Болгар вә Казан төрекләре» дип исем биреп, «Төрек милләте – безнең үз милләтебез, без төрек милләтеннәнбез» ди. Ләкин милләтнең атамасын без бүген аңлаган, Төркиядә яшәүче «төрек халкы» мәгънәсендә түгел, ә «төрки халык» мәгънәсендә аңлата. Ул төрек кавеменең бик борынгы һәм бик шөһрәтле, түзем, чыдам, төпле, нык бер халык булганлыгы һәм күп җирләрдә таралып яшәүләре турында яза. Р. Фәхретдин, «төрек» атамасын киң мәгънәдә кулланып, төрек милләтен өч төркемгә аера: 1. Төшлек төрекләре. 2. Көнчыгыш төрекләре. 3. Шималь төрекләре.
Төшлек төрекләренә бүгенге Анатолия һәм Урта Азиядә, Кырым һәм Кавказ, Иран һәм Төркиядә, шушы урыннарның төшлек тарафларында һәм Африканың кайбер урыннарында гомер сөрүче төрекләр керә дип күрсәтә.
Көнчыгыш төрекләренә Төркестан һәм Фирганә, Бохара һәм Харәзем, Кытай һәм Әфган, Кыргыз һәм Казах төрекләрен кертә.
«Төн (төньяк) төрекләре, ягъни шималь төрекләре, – әүвәлге ике бүлемнән башкалар», – ди ул. Себер һәм Уралда, Идел, Дон һәм Җаек буйларында, шушы суларга коя торган елга үзәннәрендә гомер сөрүче төрекләрнең һәммәсе шушы өченче бүлемгә керә.
Р. Фәхретдин: «Болгарлар (иске болгарлар, олуг болгарлар) – шул өченче бүлем төрекләренең ерак бабалары һәм, дөрестән дә, үзләредер», – ди. Ул: «Һуннар – Сибириядә Уртун (Һун) елгасы яныннан Дон буйларына, аннан Идел һәм Урал буйларына күчеп килгән төрекләрдер. Болар, шушы урыннарга килгәннәреннән соң, җирле төрекләр белән аралаштылар һәм көчле бер хөкүмәт (Болгар хөкүмәте төзеделәр)», – дип яза.
Бу китапка кертелгән икенче бер хезмәт – әле матбугатта басылмаган һәм Россия Фәннәр академиясе Урал Фәнни үзәге Башкортстан тарих, тел һәм әдәбият институты архивында сакланган кулъязма әсәр. Ул – халкыбызның борынгы Болгар чоры тарихын, этнографиясен, рухи мәдәниятен өйрәнү өчен бердәнбер кыйммәтле чыганак – Әхмәд ибне Фазланның сәяхәтнамәсе. Мәгълүм булганча, Әхмәд ибне Фазлан – Багдад хәлифәсе әл-Моктәдир биллаһ тарафыннан Борынгы Болгарга ислам динен өйрәтү һәм мәчетләр салдыру, шулай ук кальгалар төзетү өчен җибәрелгән илчелектә мәсьүл сәркатип вазифасын башкаручы мәшһүр гарәп галиме, сәяхәтче, тарихчы, язучы. Ул әлеге сәфәрендә Багдадтан чыгып киткән көннән башлап Болгар дәүләтенә килеп җиткәнче нинди мәмләкәтләр аркылы үтеп килгәнен, ниләр күргәнен һәм ниләр ишеткәнен язып калдыра. Бу сәяхәтнамә – борынгы Болгар чорына караган һәм шул чорны дөрес итеп тасвирлаган чыганакларның сакланып калганнарыннан бердәнбере. Әлбәттә, ул безнең көннәргә күчермә кулъязма рәвешендә килеп җиткән, һәм анда шактый гына кыскартулар да булган.
Якут Хәмәвинең (һиҗри белән 626, милади белән 1229 елда вафат булган) халкыбызның борынгы тарихына караган «Мөгъҗәмел-бөлдан» («Илләр сүзлеге») китабы мәгълүмдер. Ризаэтдин Фәхретдин Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенең бераз кыскартылган нөсхәсен әлеге «Мөгъҗәмел-бөлдан» китабыннан тәрҗемә итә. Шунлыктан моны Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенең тулы нөсхәсе дип йөртү дөрес булмавына безнең игътибарыбызны юнәлтә.
Мәгълүм булганча, безгә әлегә кадәр Ибне Фазлан юлъязмасының 1939 елда «Путешествие Ибн-Фадлана на Волгу» исеме белән рус телендә басылып чыккан тәрҗемәсе генә билгеле иде. Р. Фәхретдиннең бу кыйммәтле тарихи чыганакны тәрҗемә иткәнен без әле белми идек. Аның бу кулъязмасы Уфада югарыда телгә алынган архивта саклана һәм әле моңарчы бер тапкыр да матбугатта басылмаган.
Р. Фәхретдин, бу язманы тәрҗемә иткәндә, коры тәрҗемә белән генә шөгыльләнми, тирән мәгълүматлы галим буларак, теге яки бу мәсьәләгә ачыклык, төгәллек кертеп, искәрмәләр һәм шәрехләр дә биреп бара. Аның гарәп телен камил дәрәҗәдә белеп тәрҗемә итүе һәм бик урынлы, мәгънәле бирелгән искәрмәләре бу юлъязманы Р. Фәхретдин үзе язган кебек тәэсир калдыра.
Китапка кертелгән әсәрләрнең тагын берсе – «Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте». Ибне Баттута – XIV гасырда яшәгән һәм сәяхәт иткән, сәяхәте вакытында Болгар мәмләкәтенә дә килеп чыккан мәшһүр гарәп сәяхәтчесе. Бу әсәр XIV гасырның урталарында Идел буенда урнашкан Алтын Урда ханлыгының, Дәште Кыпчак далаларының ничек яшәвен күз алдына китереп бастыра. Әгәр Ибне Баттута узган юлны картага төшерсәң, аның гаҗәеп күп җирләрдә булганлыгын күреп булыр иде. География һәм тарих фәннәренә бөтен гомерен багышлаган, мөселман илләрен бер башыннан икенче башына кадәр йөреп чыккан Ибне Баттутаның исеме борынгы гарәп китапларында телгә алынмавына Р. Фәхретдин бик гаҗәпләнә. Аның исемен һәм сәяхәтнамәсен дөньяга таратучылар фрәнкләр булуын ассызлыклап күрсәтә.
Бу зур күләмле сәяхәтнамә белән танышкач, халкының тарихын өйрәнү эшенә бөтен гомерен багышлаган Р. Фәхретдинне бер нәрсә борчый: ул да булса Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакта һәм Болгар дәүләтендә кайсы елларда йөрүе. Галим моны безнең өчен иң әһәмиятле нәрсәләрнең берсе булуын әйтә, ләкин сәяхәтнамәнең үзендә моңа ачык җавап булмавына һәм сәяхәтченең бу җирләрдә йөргән елларын үзе сөйләмәвенә көенә. Игътибар беләнрәк өйрәнеп карагач, ул Ибне Баттутаның Дәште Кыпчак һәм Болгарда һиҗри белән 734, милади белән 1333 елда йөргәнлеген исәпләп чыгара.
Р. Фәхретдин бу сәяхәтнамәдә дә бит саен бик күп аңлатмалар, искәрмәләр, төзәтмәләр биреп бара һәм, андагы төрлелекләргә пошынып, Ибне Баттута тарафыннан сөйләнгән вакыйгаларның дөрес булуына шикләнә. Әмма мондый кыйммәтле тарихи чыганакның әлегә кадәр тәрҗемә ителми торуына аның йөрәге әрни.
Сәяхәтнамә башка исемдә булса да, Р. Фәхретдин аны үзенчә үзгәртә һәм китапка «Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте» дигән исем куя. Укучыны сәяхәт юлыннан, эзлеклелек һәм мәгънә ягыннан читкә җибәрмәс өчен, әсәрнең структурасын да үзенчә төзи.
Р. Фәхретдин, бу әсәрне тәрҗемә иткәндә, сайлап, үзе мөһим дип санаган урыннарын гына ала. Шикле урыннарын, шикле сүзләрен мәгънә агышына, сүз уңаена карап тәрҗемә итә. Кайбер шикле җөмләләрне үз гыйбарәләре белән сызык астына төшереп, аларга аңлатмалар биреп бара, искәрмәләр ясый. Кыскасы, үз әсәре кебек эшләп, иҗади тәрҗемә итә. Бабларның исемнәрен һәм саннарын, җәягә алынган җөмләләрне, сызык астындагы аңлатмаларны үзе эшли.
Шулай итеп, зур күләмле әсәрдән халкыбызның борынгы тарихына караган урыннарын гына сайлап алып, Р. Фәхретдин хәзерге заман тарих фәне өчен гаять кыйммәтле чыганак бастырып чыгара. Шул кечкенә генә күләмле хезмәттә без борынгы бабаларыбыз турында нинди генә кызыклы мәгълүматлар тапмыйбыз: күчмә кабиләләр булып яшәгән кыпчакларның дала тормышы, аларның үзара мөнәсәбәтләре, кием-салымнары, бизәнү әйберләре, диннәре, гыйбадәт кылулары, шул чорның азык-төлекләре, гореф-гадәтләре турында һәм тагын әллә никадәр гаҗәеп кызыклы һәм кыйммәтле этнографик мәгълүматлар алабыз.
Р. Фәхретдин «Ибне Баттутаның Болгар шәһәренә сәфәре» дигән бүлектә сызык астында биргән аңлатмасында бу китапның Ш. Мәрҗани иҗатында да чагылыш тапканын әйтеп уза. Аның фикеренчә, Ш. Мәрҗани үзе бу хакта берни язмаса да, кайчандыр, кайдадыр күчереп алып, «Мөстәфадел-әхбар…» һәм «Назурәтел-хак…» әсәрләрен язганда шуларны файдаланган булып чыга.
Әмма Ибне Баттута үзенең Болгарда булуы турында бик аз мәгълүмат бирә. Бу уңайдан Р. Фәхретдин чын күңелдән ризасызлык белдерә. Бу вакытта Дәште Кыпчак хөкүмәтенә буйсынганлыктан, Болгар шәһәренең әүвәлге көче һәм шөһрәте беткән була. Ибне Баттутаның Болгар шәһәре хакында кыска язуы да шуңадыр дип фараз ителә. Китабының төп фасылы булмаган «караңгы мәмләкәт» хакында шулкадәр җентекләп язганчы, Болгар мәмләкәте турында бераз тулы мәгълүмат биргән булса, безнең өчен бик кыйммәтле бер ядкяр калдырган булыр иде, ди Р. Фәхретдин.
Ничек кенә булмасын, Ибне Баттутаның бу сәяхәтнамәсе, халкыбызның борынгы тарихын, Алтын Урда чорын күз алдына китерер өчен һәм, әлбәттә, өйрәнер өчен, гаять кыйммәтле чыганак булып тора. Р. Фәхретдиннең аны тәрҗемә итеп бастырып чыгаруы да очраклы хәл түгел. Ул моны бик зур тарихи бушлыкны аз гына булса да тулыландыру максатыннан чыгып эшли һәм шуның белән тарих фәненә зур өлеш кертә.
Р. Фәхретдиннең остазы Ш. Мәрҗанигә мөнәсәбәте турында алда бераз әйтелде. Яшь галим Ш. Мәрҗанигә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен аңа багышлап язган язмаларында ачык белдерә.
1880 елда Ш. Мәрҗани хаҗ сәфәренә юнәлә һәм, үзе өчен кызыклы бар нәрсәне язып барып, юлъязма туплый. Ш. Мәрҗанигә олы хөрмәт йөзеннән, Р. Фәхретдин әлеге гаять кызыклы кулъязма чыганакны 1897 елда «Рихләтел-Мәрҗани» исеме белән бастырып чыгара. Бу китапны ул бик җентекләп әзерли, анда китерелгән мәгълүматларны күпсанлы белешмәләрдән һәм географик карталардан тикшереп ачыклый. Гадәтенчә бу сәяхәтнамәдә дә, Ш. Мәрҗани фикерен һәм мәгълүматларын тулыландыру яки ачыклау өчен, күпсанлы искәрмәләр биреп бара.
Ш. Мәрҗанинең бу сәяхәтнамәсе дә, башка әсәрләре кебек, бик җитди һәм тәфсилле итеп язылган. Аның тагын бер әһәмиятле ягы бар: без биредә Ш. Мәрҗанинең һәрнәрсәгә сәнгать белгече күзлегеннән чыгып биргән бәяләрен күреп гаҗәпләнәбез. Ул үзе күргән әйберләрдән, шул исәптән скульптура сынында гәүдәләнеш тапкан мәрмәр хатын-кыз гәүдәсеннән, кайбер надан руханилар кебек, гел бозыклык, гөнаһ һәм динсезлек эзләп йөрми, ә аларга карап соклана, гаҗәпләнә һәм табигый рәвештә рухланып, ләззәтләнеп яза. Әлеге сәнгать күзәтүләреннән һәм аларга биргән бәяләреннән чыгып, Ш. Мәрҗанинең нинди киң карашлы галим булганлыгына тагын бер кат ышанабыз. Бу күзәтүләрдән тыш, ул бик күп этнографик материал да туплый. Кайчан да булса фәнебездә сәяхәтнамәләр өйрәнелә башласа, мәшһүр галимнең бу юлъязмасы – аерым өйрәнелергә лаеклы хезмәт. Аны фәнни эшкәртеп матбугатта бастыруы белән Р. Фәхретдин үз остазына хөрмәтен күрсәтеп кенә калмаган, бәлки халкыбызның тарих, этнография, география, сәнгать тарихы өлкәләрендә дә зур хезмәт куйган.
Р. Фәхретдиннең сәяхәтнамәләр белән мавыгуы очраклы хәл түгел. Ул яшьтән үк шундый китаплар укырга ярата, укыган китапларыннан үзе кызыксынган һәм кирәксенгән урыннарын аерым дәфтәрләргә күчереп ала торган була. Еллар үткәч, аларны үзенең фәнни хезмәтләрен язганда файдалана. Р. Фәхретдин Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар…» китабы үрнәгендә үзенең «Юаныч» исемле 1200 битлек китабын яза. Аның чын мәгънәсендә күпкырлы галим булуына ышаныр өчен, биредә ул күтәргән мәсьәләләрне атап чыгу да җитә: әхлак, тәрбия, тормыш-көнкүреш, гаилә, никах, дуслык, дошманлык, сугыш, тынычлык, хөкүмәт һәм аның җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре, борынгы һәм бүгенге вакытларда ислам хөкүмәтләренең тәхет вә мәркәз шәһәрләре исемлеге (алфавит тәртибендә), суд эшләре (казый турындагы мәзәкләр белән), коллык, хөррият, шагыйрьләребезнең җыр һәм шигырьләре (халык җырлары), зыяфәт-туй, кунак булу, кунак итү, ашау-эчү әдәпләре, тәмәке һәм аракының зыяны, яхшы холыклар, бозык һәм яман холыклар, милләт, миллият, фәлсәфә һәм аның тарихы һ. б.
Китапның икенче бүлегендәге язмалар мәдәниятебез тарихында күренекле эз калдырган шәхесләр Ш. Мәрҗани һәм М. Акмулла турындагы, мәгариф һәм аң-белем бирү тарихы, әдәп-әхлак мәсьәләләре һәм рухи мәдәниятебез тарихы турындагы чыганаклардан гыйбарәт.
Р. Фәхретдин, яшьтән үк шигъриятне яратканга күрә, күптөрле билгесез һәм билгеле шагыйрьләрнең шигъри әсәрләрен күчереп алып барган һәм алар турында үзенең фикерләрен язып калдырган. Ул, гарәп, фарсы, төрки телләрдәге шигырьләр белән беррәттән, күренекле татар шагыйрьләренең шигырьләрен күчереп җыйнап барган. Әдәбият, тел, сәнгать һәм мәдәният мәсьәләләренә багышланган күптөрле язмалар, зур әдипләрнең иҗатларын һәм тормыш юлларын өйрәнүгә багышланган мәкаләләр, фәнни эзләнүләр аны бу өлкәдә дә зур белгеч итеп таныта.
Китапта Р. Фәхретдиннең Мифтахетдин Акмуллага багышлап язган язмасы бирелә. Аның әһәмияте шунда: бу язмада без галимнең үз чорында татар, башкорт, казах халыкларының уртак шагыйре булган Акмуллага шәхес буларак мөнәсәбәтен, аның шигъриятенә хөрмәт белән каравын күрәбез.
Халкыбызның аң-белем, мәгърифәт, мәктәп-мәдрәсә тарихы бик еракларга барып тоташа. Күркәм бер гадәт буларак, бабаларыбыз һәр мәчет янында мәдрәсәсен дә салып куя торган булганнар. Ә мәчетсез яшәү – мөэмин-мөселман өчен мөмкин булмаган эш. Ерак бабаларыбыз тормышта нинди белемнәр кирәк булса, шуларны бик җентекләп аңлатып биргәннәр. Һәм инде, әлбәттә, дөньяви тормыш белән берлектә рухи тормыш турында да онытмаганнар. Дин сабагы да бергә укытылган. Безнең мәктәп-мәдрәсәләребез тарихы да, әнә шулай итеп, бабаларыбызның ислам динен кабул итүләре белән бәйләнгән.
Ибне Фазлан раслаганча, Болгар илендә алар килгәнче үк инде ислам дине таралган, мәчет-мәдрәсәләр, имам-хатыйплар һәм мәзиннәр дә күп була. Гыйлемгә сусаган һәм гыйлем белән генә дөньяда кеше булып яшәп булачагын аңлаган бабаларыбыз әнә кайчаннан бирле үзләренә алмашка киләчәк яшь буынны укыту турында хәстәрен күргән. Алар үз балаларын гына укытып калмаган, ә бик күп тирә-як мәмләкәтләр өчен да белгечләр әзерләгән. Моның шулай булуына XI гасыр башында Борынгы Болгар дәүләтенең ислам дине белгечләре әзерләүче зур бер үзәккә әйләнүе ачык мисал булып тора. Әлбәттә, ул уку йортларында дин сабакларыннан тыш дөньяви фәннәр дә укытылган, шул чор өчен кирәкле белем бирелгән.
Казан ханлыгы чорында да Казанның үзендә һәм башка зур шәһәрләрдә мәчетләр эшләп килә, алар карамагында руханилар җитәкчелегендәге башлангыч һәм югары сыйныфлы мәктәп-мәдрәсәләр укучыларга үз чоры өчен кирәкле гыйлемнәрне бирә.
Мәктәп-мәдрәсәләр язмышы, мәгърифәт торышы Р. Фәхретдинне дә бик борчый. Үзенең алдарак телгә алынган «Юаныч» исемле хезмәтендә ул «Без – шималь (Болгар) төрекләрендә гыйлем тәхсил итү рәвешләре» дигән бер бүлек урнаштыра. Ул, тулысынча күчереп алынып, бу китапка да кертелде. Мондый рухтагы язмаларын аның башка хезмәтләрендә да очратырга мөмкин. Р. Фәхретдин, коры мәгълүматларны гына теркәп бармыйча, укыту эшенең торышына фәнни, тәнкыйди бәя бирә. Бу эштәге җитешсезлекләр аны бик борчый. Борынгыларның укыту ысулларын үрнәк, өлге итеп файдаланып булмавына көенә.
Р. Фәхретдин биредә әле үзенә кадәр беркем тарафыннан да эшләнмәгән бер бик кирәкле һәм кызыклы эш башкара. Ул үзе бала һәм үсмер вакытындагы мәдрәсәдә укытылган фәннәр турында мәгълүмат бирә. Шуннан чыгып, без инде XIX гасыр урталарында гади авыл мәдрәсәсендә нинди фәннәр укытылганлыгы турында күзаллый алабыз. Кайсы фән күпме вакыт укытылганлыгы турында да төгәл мәгълүмат ала алабыз. Гомумән, Р. Фәхретдин бу язмасы белән дә уку-укыту, мәктәп-мәдрәсәләр тарихын өйрәнү өчен бик әһәмиятле эш эшләп калдыра.
Р. Фәхретдинне 1922 елда мөфти итеп билгелиләр. Бу вазифаны башкару чорында ул рәсми эштән калган вакытын бөтенләе белән фәнгә багышлый. Монда эшләве аңа Диния нәзарәтендә тупланган архивны өйрәнү мөмкинлеге бирә. Ләкин В. И. Ленин вафатыннан соң һәртөрле дингә каршы сугыш игълан ителә һәм мәчетләр дә, чиркәүләр дә ябыла башлый. Бу шаукым Диния нәзарәтенә дә килеп тия. Сталин сәясәтен тормышка ашыручы урыннардагы түрәләр, «дингә каршы көрәш» исеме астында, Диния нәзарәте ачылганнан алып, ягъни 1789 елның 4 декабреннән башлап 1917 елга кадәр җыйналган, халкыбыз тарихында бәяләп бетергесез зур әһәмияткә ия булган кыйммәтле тарихи документлар, язмалар сакланган архив бинасын кичекмәстән бушатырга ашыгыч фәрман чыгара. Р. Фәхретдин кайларга гына бармый, кемнәргә генә мөрәҗәгать итеп ярдәм сорамый. Ләкин бернигә дә ирешә алмый. Шуннан соң ул 1925 елның 11 гыйнварында «Уфа шәһәрендә губернский исполнительный комитетка сайланган котлуг татар егетләренә һәм, гомумән, эш башында торучы иптәшкәләргә ачык мәктүб» белән мөрәҗәгать итә. 18 биттән, 6–7 бүлектән торган «ачык хат» ында ул, тирән борчылып һәм күпсанлы дәлилләр китереп, бу кадәр бай тарихи чыганакларны саклап калырга кирәклеге, аларның халкыбыз тарихын өйрәнү өчен биниһая мөһим булулары турында яза. Шулай итеп, Р. Фәхретдин Диния нәзарәтенең архивын бөтенләйгә юкка чыгудан саклап кала. Моның өчен күпме көч, күпме тырышлык кирәк була. Әлегә кадәр матбугатта басылмаган бу тарихи язмасы да әһәмиятле документ буларак бу китапка кертелде.
Р. Фәхретдин һәр мөэмин-мөселман өчен канун буларак үтәлергә тиешле ислам диненә, башкалардан аермалы буларак, галим буларак, фән күзлегеннән чыгып карый. Аның өчен ислам дине гади, бертөрле карашлар тупланмасы гына түгел, ә бик җитди, ныклап өйрәнелергә тиешле һәм олуг игътибарга лаеклы зур бер фән өлкәсе дә булып тора. Шуңа күрә ислам диненә кагылышлы бер генә мәгълүмат та аның игътибарыннан читтә калмый. Күп мәгълүмат бирүче язма буларак, бу китапка Р. Фәхретдиннең «Юаныч» исемле кулъязма хезмәтеннән «Ислам дине» дигән бүлеге кертелде. Ул әле моңарчы матбугатта басылмаган. Биредә без аның ислам динен бөтен нечкәлекләре белән белүен, аның тарихында булган вакыйгалар турында коры мәгълүмат кына бирмичә, җентекле, тирән һәм мәгънәле нәтиҗәләр чыгаруын, һәрьяклап тикшеренү уздыруын күрәбез.
Р. Фәхретдин дингә кешелек җәмгыяте барлыкка килеп яши башлаганнан алып Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Мөрәүвәт, Изгелек, Итагатьлелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Пакьлек, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы итеп карый. Бу аның, дин әһеле булудан тыш, чын галим икәнлеген күрсәтеп тора.
Р. Фәхретдин яшьтән үк укыту-тәрбия эшенә бирелә һәм гомере буена аңа турылыклы булып кала. Тәрбия мәсьәләләренә, әдәп-әхлак мәсьәләләренә багышлап бик күп китаплар бастыра. Әле кулъязма хәлендә сакланып, матбугатта басылмыйча, үз чиратын көтеп яткан язмалары да мәшһүр галимебезнең әхлакый мәсьәләләргә нинди зур игътибар бирүен күрсәтә. Югарыда телгә алынган «Юаныч» исемле китабыннан «Зыяфәт, туй», «Ашау-эчү» дип аталган бүлекләрне бу китапка кертү шулай ук зур әһәмияткә ия. Чөнки ул биредә бүген инде күбесе онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү һәм аны сыйлау әдәпләре, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, исерткеч эчемлекнең зарары, исерткеч эчүдән котылу чаралары, исерткеч эчү аркасында килеп чыккан кайбер гыйбрәтле хәлләр турында һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле булган башка бик күп кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Җәмгыятебез әхлакый яктан шактый бозылу нәтиҗәсендә, «әхлак» дигән югары төшенчә Р. Фәхретдин аңлаган дәрәҗәдән бик күпкә түбән төшкән бүгенге көндә бу язмаларның әһәмияте бик зур.
Әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларның тере гәүдәләнеше буларак, Р. Фәхретдин үзенең балаларын да шул рухта тәрбияли. Кешелек сыйфатын бетерүче һәртөрле бозыклыкларга каршы гомере буе көрәшә. Ул бигрәк тә бөтен әшәкелекләрнең башы, бозыклыкларның анасы булган эчкечелеккә каршы гомер буе көрәш алып бара, кешеләрнең бу юлга төшүләре аны тирән кайгы һәм олуг оят утына сала.
Бу китапның азагында Р. Фәхретдиннең төрле вакытта төрле урыннарга язып куйган гыйбрәтле сүзләре дә бирелә, укучы өчен аларның да тәрбияви әһәмияте булыр дигән өмет бар. […]
Р. Фәхретдин язмаларының теле ничек кенә шома булса да, аларда әле бүгенге укучы өчен шактый кыен урыннар бар. Чөнки ул чордагы әдәби тел чаралары бүгенге әдәби тел чараларыннан шактый аерылып тора. Бу гаҗәп тә түгел, ул чордагы уку йортларында гарәп, фарсы, төрек телләре бик төпле укытылганлыктан, шул телләрдән кергән сөйләм телендәге чуарлык язма телгә дә тәэсир ясаган. Ул үзенең әсәрләрен ана телендә, үзе әйткәнчә, төрки телдә яза. Ләкин гамәли кулланылышта булган гарәп, фарсы, төрек сүзләре, гыйбарәләре аңлауны читенләштерә. Ә кайбер тарихи чыганаклардан төп нөсхәдәгечә, ягъни нинди телдә язылган булса, шундагыча өзекләр китерү бүгенге укучыга аңлауны бик кыенлаштыра. Шуңа күрә, бу китапны әзерләгәндә, андый урыннар бүгенге укучы аңларлык итеп, бик катлаулы җөмләләр гадиләштерелеп, бер үк вакытта үзенең стиле дә сакланып бирелде. Тәрҗемә иткәндә, ирекле, әдәби тәрҗемә килеп чыкмасын һәм Р. Фәхретдин безгә җиткерергә теләгән фикер төгәл булсын өчен, аның стиленнән бик үк читкә китмәскә тырышылды, ә кайбер урыннарда, җөмлә төзелешенә һәм мәгънә төсмеренә зыян китермәс өчен, гарәп сүзләре җөмләдә калдырылып, бит асты төшермәсендә тәрҗемәләр бирелде. Берничә сүздән торган җөмләләр, гыйбарәләрнең гарәпчәсе бирелмичә, фәкать тәрҗемәләре генә урнаштырылды. Гарәпчә чыганаклардан китерелгән өзекләрнең тәрҗемәләрен кабат-кабат «гарәпчәдән тәрҗемә безнеке» дип күрсәтеп тормадык, аларны китапны төзүченең тәрҗемәсе дип аңларга кирәк.
Р. Фәхретдин, һәр чыганак өстендә эшләгәндә, тәрҗемә иткәндә һәм язганда, юл астына бик күп аңлатмалар, шәрехләр, искәрмәләр биреп бара торган булган. Мондый очраклар кайбер битләрдә берничәшәр очрый. Әгәр без аларның һәрберсен «Р. Фәхретдин искәрмәсе» дип күрсәтеп барсак, бик күпкә китеп, китап битләре чуп-чуар булыр иде. Шуңа күрә без аны бирмәскә булдык. Искәрмә ясап шуны гына әйтик: юл астына төшерелгән һәр искәрмә һәм аңлатманы Р. Фәхретдиннеке дип аңларга кирәк.
Өстәмә. Әлеге җыентыкның тарихи материаллар тупланган I өлешенә Р. Фәхретдиннең «Алтын Урда ханнары» дигән хезмәте дә урын алды (Фәхретдин Р. Алтын Урда ханнары / текст. эшкәрт., кереш сүз авт. Р. Әмирханов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 127 б.). – Ред.
Ә. Хәйруллин
Беренче бүлек. Халкыбыз тарихыннан. Тарихи язмалар вә сәяхәтнамәләр
Болгар вә Казан төрекләре
Дөньяда гарәп һәм фарсы, һинд һәм әфган, кытай һәм япон, француз һәм инглиз, итальян һәм рус исемнәрендә милләтләр булган кебек, төрек2 исемендә дә олуг бер милләт бар. Төрек милләте – безнең үз милләтебез, без төрек милләтеннәнбез.
Башка милләтләрнең искедән килгән тарихлары һәм мәшһүр көннәре, аерым гореф-гадәтләре һәм ганганәләре3 булса, без олуг болгар һәм төрек кавеменең дә тарихы һәм мәшһүр көннәре, гореф-гадәтләре, тел-лөгатьләре һәм дә ганганәләре бар.
Чит милләтләрдә булган кебек, без олуг болгар һәм төрек милләтенең дә үзебезнең ислам динебезгә һәм ыругыбыз балаларына, ватаныбызга гакыллары һәм гыйлемнәре, мал һәм әйберләре, дәүләтләре, матди һәм мәгънәви көчләре белән азмы-күпме хезмәт итеп килгән һәм барлык халык мәнфәгате хакында фикер йөрткән, милләтне кайгырткан хөрмәтле һәм фидакяр адәмнәребез бар.
Русларның идарә итү ысуллары, кул асларындагы вак һәм зәгыйфь милләтләр белән булган мөгамәләләре дөньяга мәгълүм булды. Моны озын сөйләүнең кирәге юк. Дүрт йөз еллар кадәр шушындый кавем идарәсендә торып та, икенче бер сурәткә кермәгән, телләрен һәм гадәтләрен, диннәрен һәм үзенчәлекләрен саклап калган бер милләтнең тырышлыгы, чыдамлылыгы, түземлелеге башка кавемнәр тарафыннан да танылса кирәк.
Бу көндә үзләрен мәдәни санаган һәм ирекле рәвештә гомер сөргән милләтләр үз араларында барлыкка килгән уйлап табучы һәм башлап нигез салучы, ачыш ясаучы, бигрәк тә сугыш коралын дөньяга чыгаручы адәмнәр белән мактансалар, безнең дә, изүче бер хөкүмәт кул астында көн уздырганнары хәлдә, шушы кадәр заманнарда милләтне тәрбияләп килгән, яхшы гореф-гадәт һәм гүзәл әхлакларның сәламәт саклануына сәбәп булган, динебез һәм милләтебезгә хезмәт итүне үзенең вазифасы санаган адәмнәр белән мактанырга хакыбыз бар.
Шуңа күрә без әсәребез булган «Асар» да4 шул мәшһүр адәмнәребездән үзебезгә мәгълүм булганнарын яздык. Үзебез белгән кадәр тәрҗемәи хәлләрен һәм гомер сөрү рәвешләрен сөйләп үттек. Шуларга ияртеп, шушы өлкәбезгә чит мәмләкәтләрдән килеп йөргән һәм бабаларыбыз белән аралашкан, тыгыз мөнәсәбәттә торган адәмнәрдән дә хәбәр бирдек. Хәтта, гыйбрәт булсын дип, үзләренең булдыклылыкларын һәм сәләтләрен явыз ният белән кулланган (дингә һәм милләткә, гомумән, кешелеккә файда китерерлек көчләрен урынсызга әрәм-шәрәм иткән) кайсыбер кешеләрне дә арага кыстырдык.
Тәрҗемәи хәлләр язылудан максат эш юклыктан эш ясау булмаган кебек, аларны укудан максат та вакыт уздыру булмый. Бәлки, азмы-күпме гыйбрәт алу һәм берәр төрле караш тудыру мөнәсәбәтендә үрнәк табу һәм файдаланудыр. Шәмсетдин суфиның: «Кабил гыйрфан ирсәң, остазың улыр зәррә»5, – дигәненчә, зирәклеге бар кеше яхшыдан да, яманнан да һәм һәрнәрсәдән өлеш алыр. Файдалана белү сыйфатына ия булган кешегә урам буйлап очып йөргән яфраклар һәм тузаннар да мөгаллимлек хезмәтен күрсәтәләр.
«Асар» ның кереш өлешендә сөйләнергә тиешле сүзләрне бу әсәр керешендә яздык. Моннан зарар юк. Әмма бу эштә милләтебезнең үткән көннәре һәм барлык үткән хәлләребез хакында үз тарафымнан язылган һәм таралып яткан кәгазь битләрен җыячакмын һәм дә Нәзарәт архивында булган рәсми кәгазьләрдән кайбер файдалы җөмләләрне сайлап алып язачакмын, Алла теләсә.
Болгар һәм Казан төрекләренең дөньяда гомер сөрүләре түбәндәге дәверләргә бүленәдер: 1) мөстәкыйль хәлләрендә гомер сөрүләре; 2) татарларга тоткын булып, аларның хакимлекләре астында калулары; 3) руслар тарафыннан басып алынып, рус җәбере һәм золымы астында яшәүләре; 4) миссионерларның хакимлекләренә дучар булулары һәм һәртөрле чирканыч чаралар белән чукындырылулары; 5) коммунистлар кул астында юкка чыгулары6.
Беренче дәвер. Нәсел-ыруыбыз вә кыскача тарихыбыз. Төрекләр. Фин вә сәкълаб. Һун вә болгарлар
Тарих языла башлаган вакытларда Азиянең төньяк тарафында һәм Европаның көнчыгыш ягында «төрек» исемендә олуг бер кавемнең көн күреп торулары һәм гомер сөрүләре мәгълүм булган иде.
Нух пәйгамбәрнең Яфәс исемле углының Төрек исемендә бер углы булып, бу көндә «төрек» дип танылган кавемнең шул Төрек бине Яфәстән, ягъни безнең Нухтан таралган нәсел булуыбыз аталардан – угылларга, аналардан – кызларга, буыннардан-буыннарга күчә килгән, картлардан яшьләргә мирас булып калган риваятьләрдән аңланадыр. Һәрхәлдә, «төрек» кавеме Җир йөзендә иң борынгы һәм иң шөһрәтле, дөньядагы авырлыкларга түземле һәм чыдамлы, төпле һәм нык торучан бер халык булганлыгы мәгълүм.
Тарих үзләштерелә башлаган вакытлардан бирле «төрек» милләте югарыда телгә алынган урыннарда кунып-күчеп йөрде. Алар аерым шәһәрләр дә төзеделәр һәм, һәрхәлдә, шул мәйданнарны биләп тордылар.
Кайсыбер тарих китапларында югарыда әйтелгән урыннарда төрле кавемнәр күрсәтелүеннән аларның төрле-төрле милләтләр һәм бер-берләреннән аермалы, бөтенләй башка халыклар булуларын аңларга ярамый. Бу исемнәрнең, бу көндәге башкортларның борҗан, үсергән, кыпчак, катай, гәйнә, тамьян кебек төрле исемнәр белән йөрүләре кебек, төрле вакытларда йөргән урыннары яки башлыклары, йә булмаса берәр мәшһүр бабалары исемнәре һәм тирмәләре торган елгаларның исемнәре белән танылулары һәм шул урыннарга, кабиләләргә нисбәт ителүләредер. Һәрхәлдә, шул төрле исемнәрдә күрелгән кавемнәрнең һәммәсе – «төрек» кавемедер.
Бу көндәге төрек милләтен шундый өч төркемгә аерырга мөмкин: 1) төшлек төрекләре; 2) көнчыгыш төрекләре; 3) төньяк төрекләре (шималь төрекләре).
1. Төшлек төрекләре. Болар – бу көндәге Анатолия һәм Урта Азиядә, Кырым һәм Кавказда, Иран һәм Төркиядә һәм дә шушы урыннарның төшлек тарафларында һәм Африканың кайбер урыннарында гомер сөрүче төрекләр.
2. Көнчыгыш төрекләре. Болар – Төркестан һәм Фирганә, Бохара һәм Харәзем, Кытай һәм Әфган, Кыргыз һәм Казах төрекләре.
3. Төньяк төрекләре. Болар – әүвәлге ике төркемнән башкалары. Себердә һәм Уралда, Идел, Дон һәм Җаек буйларында, шушы суларга түгелә торган елгаларның болыннарында гомер сөрүче төрекләрнең һәммәсе шушы өченче төркемгә керәләр. Төрекләрне башка рәвештә бүләргә дә мөмкин. Бу әһәмиятле мәсьәлә түгел.
Болгарлар (иске болгарлар, олуг болгарлар) – шушы урында сөйләнгән өченче төркем төрекләрнең ерак бабалары һәм, дөрестән дә, үзләредер. Бу көндәге Казан мөселманнары, мишәрләр, башкортлар, чувашлар, типтәрләрнең һәммәсе – иске болгарлар һәм олуг болгарның үз балаларыдыр.
«Фин» исеме белән йөртелүче кавемнәр бик иске заманнарда, төрекләрдән аерылып, аулак урыннарда бүленеп калганнар һәм башкалардан аерым рәвештә яшәгәннәр. Шул сәбәптән бик күп төрек гадәтләрен онытканнар, хәтта телләрен дә бозганнар. Заман үтү сәбәпле, саф төрекләр тарафыннан үзгәртелеп торылган эш-хәлләрдән боларның хәбәрдар булмаулары да мөмкин. Һәрхәлдә, финнар төрекләрдән ераклашканнар. Мордва (мукшы), ар һәм чирмеш, чувашларның һәммәсе «фин» дип йөртелә. Болардан төрекләргә иң якын торганнары чувашлар, ар һәм чирмешләр булса кирәк.
Һуннар – Сибириядә Уртун (Һун) елгасы яныннан Дон буйларына, аннан Идел һәм Урал буйларына күчеп килгән төрекләрдер. Болар, шушы урыннарга килгәннәреннән соң, җирле төрекләр белән аралаштылар һәм көчле бер хөкүмәт (Болгар хөкүмәте) төзеделәр7.
«Сәкълаб» сүзе бервакыт «фин» белән бер мәгънәдә кулланыла, икенче бервакыт Идел, Дон, Урал буйларында булган төрекләр белән финнарның һәммәсен дә үз эченә алган сүз буларак кулланыла. Икенче төрле итеп әйтелсә: «сәкълаб» сүзе бәйсез йөргән вакытында төрекләр белән финнарны эченә алган булыр. Әгәр «төрек» сүзенә каршы йөрсә, ул вакытта финнар гына күздә тотыладыр.
«Болгар» – күмәк мәгънәдә булган «финнар» белән «һуннар» ның бергә кушылып, аралашып беткәннән соңгы исемнәредер. Мәгәр безнең шушы өлкәбездәге төрекләрнең «болгар» исемен алулары белән үз араларындагы төрек, чуваш, ар, чирмеш, башкорт, мишәр, типтәр кебек аерым исемнәре һаман да дәвам итеп киләдер.
Болгарларның мәмләкәтләре һәм хөкүмәтләре
Болгарлар8, иранлылар белән нык аралашканлыктан, гыйлем һәм сәнгать, иҗтимагый тормыш ысулларын һәм, гомумән, мәдәниятне иранлылардан алганнар һәм күп эшләрдә, гореф-гадәтләрдә аларга ярашканнар.
Болгарлар, бу көндәге Германия кебек күп җөмһүриятләрдән гыйбарәт бер хөкүмәт булып, бөтенесе бер хан идарәсенә буйсына иде. Спас төбәгендә (Казан губернасы), Иделнең сул ягында кайбер тарихи истәлекләре бу көнгә кадәр сакланган Болгар шәһәре болгарларның ханнары тору өчен махсус башкала иде.
Болгарлар хакында башлап хәбәрләр язып, тарихларга кертүчеләр гарәп тарихчылары булды. «Башкорт» сүзен дә башлап дөньяга чыгаручылар һәм кәгазьләргә төшерүчеләр – шулай ук гарәп язучыларыдыр. Болгарлар (безнең бабаларыбыз) хакында гарәпләр тарафыннан язылган хәбәрләр, бер урынга җыелганда, озын бер чылбыр тәшкил итәчәкләрдер.
Әлеге гарәп галимнәре Урал һәм Идел буйларында йөргәннәр, болгар төрекләре белән аралашканнар, хәлләрен тикшереп мәгълүмат җыйганнар һәм шул мәгълүматларны язганнар. Боларның болгар төрекләре хакында биргән хәбәрләре һиҗри белән 310, милади белән 922 елдан башланып күп елларга кадәр дәвам итәдер. Дөрес, гарәп тарихчыларының болар хакында кайсыбер кешеләрне адаштырырлык рәвештә ялгыш хәбәрләр бирүләре дә бар. Моның сәбәбе – үзләренең адаштырылулары һәм ябыштырылуларыдыр (адаштыру һәм хакыйкатьне яшерү теләге белән сөйләнгән хәбәрләргә ышануларыдыр). Шулай булса да, болгарларның төрек кавеменнән булулары хакында биргән хәбәрләренең дөрес булуында һич шөбһә юк. Ул эш – хакыйкать һәм булган эштер.
Гарәп тарихчылары: «Болгар мәмләкәте бортас җире белән күрше булып, бортаслар болгарлар9 белән хәзәрләр (түбән болгарлар) җирләренең уртасындалар, слау (славян) җиреннән чыгып, Хәзәр диңгезенә коя торган Идел – Ител елгасы буенда», – диләр. Болар Болгарны «Олуг Болгар» һәм дә «Кара Болгар» исемнәре белән дә йөреттеләр. «Олуг Болгар» диюләре – Дунай елгасы буена күчеп киткән болгарларны, «Кече Болгар» һәм дә «Кара Болгар» диюләре – Идел буе болгарларының, ислам кабул итүләреннән соң, Габбаси хәлифәләргә ярашуларыннан, хөкүмәт билгесе итеп кара төсне ихтыяр итүләреннән иде, диләр.
Гарәпләр Болгар мәмләкәтен Бәрсула, Әсгаль10, Болгар исемнәрендә бүлемнәргә бүләләр дә боларның бер-беренә күрше булулары турында сөйлиләр. Ләкин бу рәвешле бүленү бер мәмләкәтнең өлкәләргә, төбәкләргә бүленүе кебек кенә булачагы мәгълүм.
Болгарларның бөек хөкүмәтләре (мәркәзләре) һәм мөстәкыйль бер хөкемдарлары булып, шул хөкемдар (хан һәм падишаһ) кул астында вак хөкүмәтләр һәм ханнар булганлыгы югарыда телгә алынды. Мәгәр болар шул заманнарга күрә мәдәниятле һәм дәүләтле булганлыкларыннан, боларның өсләренә кайбер вакытларда, шундагы байлыкны җыеп алу теләге белән, күршеләрендәге вәхши һәм мәдәниятсез, шәригать кушкан юллар белән байлык табуга көче җитми торган халыклар һөҗүм итәләр һәм күп зарарлар күрсәтәләр иде. Шушы сәбәптән Болгар мәмләкәтендә төрле вакытларда зур фетнәләр һәм баш күтәрүләр хөкем сөргәнлеге мәгълүм.
Милади белән 631 елларда бер мең кадәр болгарлар үзләренең хатыннары һәм бала-чагалары белән, шушындый бер фетнәдән котылу теләге белән, мәмләкәтләрен ташлап киттеләр һәм, көнбатыш тарафына сәфәр итеп, Франция өлкәсенә барып керделәр. Шунда җирләшеп, французлар белән аралаштылар һәм французлаштылар.
Һиҗри белән 287, милади белән 907 елларда булган фетнәдә Болгар төрекләреннән олуг бер җәмәгатьнең көнбаеш тарафына китеп, аларның Маҗарстан мәмләкәтенә нигез салулары һәм үзләре белән бергә булган бер шаһзадәне хан итеп куюлары риваять ителә11. Болар да, җирле халыкларга аралашулары сәбәбеннән, үзләренең ата-бабаларының (һун һәм болгарларның) телләрен оныттылар, төрле кавемнәргә аралашулары сәбәбеннән, төсләрен һәм кыяфәтләрен үзгәрттеләр, диләр.
Гарәп сәяхәтчеләренең хәбәрләренә караганда, Болгар мәмләкәте сазлык һәм кара урманлык булып, урманнарда чикләвек агачы күп үсәдер, һәм бу агач унар фәрсәх12 кадәр урыннарны билидер.
Болгар мәмләкәтенең бик зурайган һәм кечерәйгән вакытлары да булды. Күбрәк вакытта үз идарәсендә булган милекләре Урал таулары, Ока һәм Сура сулары, Дон буйларыннан гыйбарәт буладыр иде.
Болгар мәдәниятле һәм үз күршеләренә караганда гыйлемле мәмләкәт иде. Рус кенәзләреннән Владимир беренче тапкыр болгарлар белән сугышырга булганда, гаскәренең башлыгы моңа: «Болгарларның аяклары итекле, без аларны җиңә алмыйбыз, безгә үзебез кебек аяклары чабаталы булган халыклар белән генә сугышырга кирәк», – дип киңәш биргән иде13. Моннан максат – «болгарлар гыйлемле һәм мәдәниятле, өс-башлары бөтен һәм әсбаплары камил, әмма без алар дәрәҗәсендә түгелбез» диюдер. Соңгы вакытларда рус падишаһлары, татарларны җиңеп, дәрәҗәләрен бетергәннән соң да, «болгар кенәзе» дигән дәрәҗәле исемнәрен һаман дәвам иттерделәр һәм моның белән бер мәмләкәттә булган бөтен төрек кавеменә һәм ислам милләтенә хаким булуларын мактану урынында кулландылар.
Болгар хөкүмәте үзе акча сугадыр иде. Шуның белән бергә, Болгар мәмләкәтендә гарәп хөкүмәтләре, шулай ук Иран һәм Европа хөкүмәтләре тарафыннан сугылган акчалар да кулланыладыр иде. Ул вакытларда бу гадәт бер Болгарда гына түгел, бәлки бөтен дөньяда гомуми булып, һәр урында һәртөрле алтын, көмеш һәм бакыр акчалар кабул ителәләр һәм кулланылалар иде.
Болгарларның нәселләре вә телләре
Болгар кавеменең, «төрек» нәселеннән булып, төркичә сөйләшүләрендә шөбһә юк. Боларның мәдәниятләре югары дәрәҗәдә булган чакларында, араларында катнашып йөргән гарәпләр боларның төрек кавеменнән булуларын һәм төркичә сөйләшүләрен (телләре төркичә булуны) бәян кылалар.
«Болгар дигән кавем нинди халык буладыр?» – дип сорауга каршы һиҗри белән 433 елда Багдад шәһәрендә булган Болгар хаҗиларының берсе: «Төрек белән сәкълаблар (яки саклаблар) катнашыннан һәм аралашуыннан хасил булган кавем», – дип җавап бирде14. Бу – дәгъваны исбат итәдер. Чөнки сәкълаб чынбарлыкта үзе дә төрек иде15.
Төрек кавеменнән булган болгарларның сүзләре төркичә булачагы үзеннән-үзе билгеле. Дөрес, кайбер иске кабер ташларындагы язуларның безнең бу көндәге телебезгә нисбәт белән чуваш теленә (җирле сөйләменә) якын булганлыгы инкяр ителми. Ләкин моннан болгарларның телләре төркичә булмавы түгел, бәлки кайбер мөселманнарның чуваш телен кулланган булулары гына аңлашыладыр. Чуваш теле үзе дә төрки телләрнең бер тармагы гына булса кирәк. Һәрхәлдә, әлеге кабер ташларындагы язулардан мөселман чувашлар булганлыгы һәм кабер ташлары да үз җирле сөйләм телендә язылганлыгы аңлашыла. Болгарлар арасында чуваш һәм мордва мөселманнары булуы ихтимал16.
Дунай буена урнашкан болгарлар, җан хисабы белән үзләреннән күп булган славян кавемнәре белән аралашулары аркасында, үз тарихларын һәм милләтләрен онытып, славян булып киттеләр. Бары ыругларының исеме булган «болгар» сүзен генә үзләренә исем итеп саклап калдылар. Юкса алар Казан һәм Урал буйларындагы мөселманнар рәвешендә чын болгарлар һәм чын төрекләр бит. Телне тикшерүче белгечләр, «болгар» сүзе төркичә булган кебек, үзләренең сүзләрендә төркичәдән үзгәргән яки сәламәт хәлендә төркичә сүзләр күп, дип риваять итәләр17.
Болгарларның мәдәниятләре. Кәсеп вә һөнәрләре
Гарәп язучылары болгар төрекләре хакында: «Мәдәни вә көчле бер милләт булып, күбесенчә шәһәрләрдә вә авылларда яшиләр, иген эшләре белән дә шөгыльләнәләр, сату-алу белән кәсеп итәләр», – диләр. Болгарларның биналарын тасвирлаганда, бер язучы: «Бүрәнә өстенә бүрәнә салу юлы белән төзиләр вә бүрәнәләрне агач кадаклар белән бер-беренә беркетеп баралар», – ди18.
Дөрес, болгар төрекләре иген эшләре белән шөгыльләнәләр, бодай, арпа кебек орлыклар чәчеп, азык хәзерлиләр һәм озын кышларны рәхәтлектә уздыралар иде. Шулай булса да артык дәрәҗәдә күңел куйган эшләре сәүдәгәрлек иде.
Греклар белән кайчакта сугыш һәм кайчакта солых хәлендә яшәгән иранлылар яу вакытларында да, тыныч вакытларында да болгарларга күрше урыннардан, күбесенчә алар аша йөргәнлектән һәм дә Европа белән булган сәүдәләре бөтенләй болгарлар аша үткәнлектән, болгар төрекләре мәдәният юлына иртә кергәннәр, хәтта Иран белән Греция мәмләкәтләреннән соң өченче булып саналырга лаеклы булып кәсеп иткәннәр.
Болгар төрекләре, иранлылар белән европалыларның сәүдәләренә арадаш булыр өчен, сәүдә эшләрен иртә өйрәнгәннәр, хәтта ике милләт сәүдәсенең үзәге булу өчен, Болгар шәһәрен төзеп, сәүдә үзәге ясаганнар. Европа, Греция, Иран һәм Төркестан, Кытай һәм Һиндстан кәрваннары Болгарга килеп актарылалар һәм шунда дөньяның һәр тарафына мал төяп китәләр. Бу эшләр бигрәк тә моннан тугыз-ун гасырлар элек аз һөнәр булып саналмаса кирәк.
Бу тарафтагы халыклар тирмәләр белән күчеп һәм мал көтеп йөргән булсалар, икенче якларындагы күршеләре, урманнарда куышлар ясап һәм базлар казып, шуларда гомер сөргән булсалар, болгар төрекләре исә, бүрәнәләрдән бурап, өйләр салалар, кирпечләрдән морҗа чыгаралар, тәрәзә куялар һәм кышкы салкында рәхәт гомер сөрәләр.
Болгарлар, читтән килгән нәрсәләрне алып һәм озатып торуга канәгать булмыйча, сәүдә белән үзләре йөри башлыйлар, Иран, Кытай һәм башка мәмләкәтләр сәүдәсе белән ярышу юлына басалар. Болар сәүдә белән ерак өлкәләргә баралар. Идел, Ока, Чулман19, Вятка елгалары боларның сату белән йөри торган юллары була. Харәзем, Кытай һәм Хорасан, Иран һәм Һиндстан кебек ерак өлкәләргә сату кәрваннары йөреп тора.
Болгарлардан читкә китә торган маллардан күбрәк шушы нәрсәләр буладыр иде: кеш, тиен, сусар, төлке, кама, куян мехлары, кәҗә күне, балавыз, ук, эре балык, балык җилеме, балык теше (мамонт яки морж теше), гәрәбә, чикләвек, кылыч, калкан, каен агачы, ислам әсирләре20, сарык, куй һәм мөгезле хайваннар.
Бу малларның күбесе болгарларның үзләренеке булып, кайберләре руслар, пирманнар21, вотяклар тарафыннан Болгарга китерелгән буладыр.
Сәүдәдә үзләре үрнәк булып тору, сәүдә галәмендә хөкем сөрү теләге белән чит мәмләкәтләрнең сәүдәгәрләрен үзләре аша уздырмау өчен, һәртөрле чараларны күрәләр һәм куркыныч хәбәрләр сөйләп өркетәләр. Шул рәвештәге хәйләләр һәм уйдырма хәбәрләр болгарлар хакында гарәп галимнәре тарафыннан кайбер ялгыш хәбәрләр таратуга сәбәп булды, диләр.
Болгар төрекләренең башкалардан өстен яклары күн эшләү турысында иде. Болгарлар тарафыннан эшләнә торган «болгар күне» шәрык тарафында да, гареб тарафында да яхшы кабул ителә иде. Моннан башка бакырчылык һәм тимер сугу һөнәрләрен яхшы белгәнлекләре, бакырдан һәртөрле савытлар һәм казаннар, агачтан бадьян һәм кәндиләр ясаулары мәгълүм. Тимер эретү учакларының эзләре хәтта бу көнебезгә кадәр калганлыгы риваять ителәдер.
Һәрхәлдә, болгар төрекләре мәдәниятле һәм гыйлемле булып, араларында хәтта тарихчылар булганлыгы да риваять ителәдер. Болгар шәһәрендәге казыйлардан берсе «Болгар тарихы» н язган булган. Ләкин бу әсәр бу көндә дә табылмый. Алла белә, татарларның һөҗүме вакытында гыйльми әсәрләр һәлак булып беткәндә, бу әсәр дә юкка чыккандыр. «Нәсыйхәтес-салихин», «Башлагали», «Нәһҗел-фәрадис», «Бәдавам» кебек әсәрләрне дә шушы болгарларга нисбәт итәләр22.
Болгарларның мәшһүр шәһәрләре
Болгар төрекләре сәүдәгәр һәм һөнәрле, шул заманга күрә мәдәниятле булганлыкларыннан, шәһәрләре һәм авыллары күп буладыр иде. Боларның шәһәрләреннән һәм кальгаларыннан кайберләре бу көндәге шәһәрләр урыннарында булырлар, кайберләре сугыш вакытларында дошманнары тарафыннан җимерелделәр һәм ватылдылар, хәтта урыннары да югалды.
Бу көнгә кадәр исемнәре калган шәһәрләрдән Арнасны, Ибраһим (Бряхимов), Уйшил, Басыф, Биләр, Болгар, Тухчин, Саксин, Сувар, Кирмәнчек, Җүкәтауны күрсәтергә була.
Сувар
Бу шәһәр турында гарәп тарихчылары болай дип язалар: «Бу шәһәр мәшһүр Болгар шәһәреннән бик ерак түгел. Үзендә зур мәчет бар, йортлары нарат һәм чыршы бүрәнәләрдән төзелгән. Кешеләр кыш көнендә шул йортларда тора, әмма җәй көннәрендә җәйләүләренә чыга».
Бу шәһәр урынында хәзер рус авылы бар, диләр.
Кятиб Чәләби: «Бәһҗәтел-әнвар мин хакыйкатил-әсрар»23 исемле әсәрнең язучысы – Сөләйман бине Давыд әс-Суари», – дип сөйли24.
Бу болгар шәһәре булган шушы Сувар шәһәренә мөнәсәбәтле түгелме икән? Суварның бу көндәге Сакмар шәһәре булуын уйлаучылар да бар.
Җүкәтау
Русларның Жукотин дип йөртә торган шәһәрләре шушы Җүкәтау булса кирәк. Бу шәһәр үзе бу көндә Чистай төбәгендә Танавир исемле рус авылы янында, диләр.
Саксин25
Бу шәһәр хакында тарихларда болай язылган сүзләр бар: «Төркестан өлешендә олуг бер шәһәр булып, Иделдән ерып кертелгән судан башка суы юк. Тирә-якларындагы халыклар тирмәләрдә торалар, үзләре ислам динен тоталар. Татарларның Болгар белән сугышу өчен хәрәкәт итүләрен ишетү белән, бу шәһәрдә торучы болгар сакчылары, качып, Болгарга кайттылар һәм вакыйгадан хәбәр бирделәр. Бу шәһәр шушы тирә-якта үзәк шәһәр булып торадыр иде. Соңыннан су астында калып һәлак булды, эзсез югалды».
Соңгы тарихчылар «Иделдән ерып кертелгән су» сүзләреннән Иделгә яки диңгезгә коя торган су һәм елга булуын аңлыйлар, шуңа нигезләнеп, бу шәһәр Җаек елгасы буенда булгандыр, диләр. Бигрәк тә Карамзинның: «Саксин кавеме һәм Болгар сакчылары, татарларның кузгалуларыннан хәбәрдар булып, Җаек буеннан качып, Болгарга бардылар», – дигән сүзе шушы фикерне куәтлидер.
Биләр26
Бу шәһәр Биләркә исемле елганың Чирмешән елгасына койган урынында иде, диләр. Болгар тарихчысы Ягъкуб бине Ногманның Әндәлесигә27 сөйләвенә караганда, Болгар халыклары, үзләренә башлап ислам динен кертүче һәм өйрәтүче Биләр исемендәге кешене ихтирам итү һәм исемен мәңгеләштерү теләге белән, аның исемен шушы шәһәргә биргәннәр һәм «Биләр» дип атаганнар.
Болгар28
Болгар шәһәре Идел елгасыннан 4 чакрым арада булып, шәһәрнең читләре имән бүрәнәләрдән буралган буралар эчләренә таш белән ком тутырган ныгытма белән уратылган иде. Ныгытманың эче 3,5 квадрат чакрым киңлектә булып, агачтан төзелгән 520 ләп йорт һәм хисапсыз күп тирмәләр һәм чатырлар урнашкан иде. Ныгытманың көньяк тарафында һәм почмак булып килгән урынында сугыш өчен ясалган тагын бер ныгытма бар иде. Бу ныгытма бу көндә дә сәламәт булып, руслар ничә гасырлардан бирле җимерсәләр дә, һаман да башына җиткәннәре юк. Үзләре моны «городище» дип йөртәләр.
Багдадтан илчеләр делегациясе килгәндә, Болгар шәһәрендә 10 мең микъдарында җан хисабы бар иде. Базарлары һәм урамнары бик җанлы иде. Таш йортлар һәм бүрәнәләрдән салынган биналар, бакчалар һәм күңел ачу урыннары, шулай ук хөкүмәт биналары шәһәрне зиннәтләп торалар иде.
Болгар шәһәренең шөһрәтле вакытыннан ядкяр булып калган тарихи истәлекләрдән «Кара сарай» һәм «Ак сарай» исемендә биналар һәм кечкенә бер манара бар.
Кара сарай үзенең фасады һәм матурлыгы белән Россиядә булган борынгы истәлекләрнең иң-иң яхшыларыннан саналадыр. Ләкин бу йортның нинди урын булганлыгы һәм нинди вазифа үтәгәнлеге мәгълүм түгел. Моның хакында халык арасында: «Бу йортта явыз һәм усал адәмнәрне хөкем иткәннәр һәм җәза биргәннәр», – дигән бер хәбәр бар. Шул мөнәсәбәт белән моңа «Хөкем сарае» дип тә әйтәләр. Тышыннан кара булып күренүе сәбәпле, «Кара сарай» дип танылган.
Бу сарай дүрт катлы булып, өстендә купол бар, аның уртасы тишекле. Түбән каты квадрат кебек һәм өйнең нигезе хөкемендә булып, һәр тараф дивары 17 аршын озынлыгында һәм 3 аршын биеклегендә, беркадәр җиргә батып торадыр. Бу бату заман үтү белән булганлык мәгълүм.
Өйнең ишеге төньякта булып, ишек янында астан өскә киткән тишекләр бар. Бу тишекләрнең нинди хезмәтләр башкарганлыгы яхшы һәм ачык рәвештә беленми.
Икенче катта өч ишек һәм баскычлар бар. Көньяктагы ишекнең ике ягында ике тәрәзә булып, юыну өчен булса кирәк, тәрәзәләрнең як-якларында савытлар куярлык урыннар бар.
Өченче кат башка катларга караганда тәбәнәк булып, дүрт тәрәзәсе бар.
Дүртенче кат, өченче кат биеклегендә булып, сигез почмаклы һәм сигез тәрәзәле. Халык телендә йөргән хәбәрләргә караганда, бу дүртенче катта махсус кешеләр шәһәрне һәм тирә-якны карап торганнар. Бәлки, дошман килүне һәм яну-фәлән булуны күзәтеп торганнардыр.
Ак сарай да шушы Кара сарай рәвешендә. Формасы ягыннан әһәмиятле мөлкәт булган бу сарай бу көндә харап булу алдында. Моңа «Ак сарай» диюнең сәбәбе – төсе ак булудыр. Бу өй дә квадрат формасында булып, купол белән ябылган. Почмакларында үзе төсле куполлар белән капланган бәләкәй-бәләкәй өйләр бар. Бу өйләр шул уртадагы өйгә ишекләр белән тоташтырылганнар. Моның астында – су юлларымы яки кешеләр йөрер өченме – ниндидер юллар булганлык риваять ителәдер.
Элек шәһәр булып торган урыннарда зур-зур чокырлар бар. Боларны камалу вакытында казылган яки башка берәр сәбәп белән су кытлыгы вакытында әзер булып торсын өчен, су белән тутырылган чокырлар булган дип уйлыйлар.
Зур мәчет хәрабәсе янында калган манарасы, Олуг Пётрның әмеренә күрә тимер кыршау белән ныгытылган булса да, заман үтә-үтә һаман зәгыйфьләнеп барган һәм, ниһаять, һиҗри белән 1260, милади белән 1844 елда рамазан29 аенда җимерелгән30. Бу манараның ишеге көньяк тарафыннан булып, эченнән бормалы 73 баскыч белән менә торган булганнар.
Бу көндә сәламәт булган кече манараның төбе (асты) квадрат формасында һәм һәр тарафы 6 аршын озынлыкта һәм 4 аршын биеклектәдер. Шушы төп өстенә түгәрәк итеп манара салынган. Манара, өскә күтәрелгән саен, нечкәрә барадыр. Түбәсе очлы итеп тимер белән ябылган һәм аның өстендә, иң очында, матурланып торган ае бар. Манараның биеклеге – 28 метр. Манараның эчендә бормалы баскыч булып, аңа төн ягыннан керәләр. Эченә кергәннән соң, 48 баскыч белән югары менәләр.
Шушы манарадан ерак түгел урында иске каберләр бар. Халык боларны «сәхабәләр каберләре» дип йөртә (беренче мәртәбәдә ислам кабул итүчеләр – сабкун каберләре булуы мөмкин).
Европа һәм Азия, Иран һәм Кытай, Греция сәүдәгәрләренә үзәк булып, никадәр вакытлар гомер сөргән, капкасы төбенә маллар төялгән Харәзем һәм Һиндстан, Фирганә һәм Бохара, Чуд һәм Кавказ кәрваннары килеп туктаган, самавидларга31 кадәр кавемнәр җыелып алыш-биреш иткән бу шәһәр Аллаһы Тәгаләнең хөкеме белән бу көн һәлак булган, бары исеме һәм дә хәрабәләре генә калган…
Бөтен шәһәрне яңгыратып торган азан тавышлары, мөнбәрләрендә сөйләнгән хөтбәләр һәм вәгазьләр, галимнәр һәм хафизлар32, дин юлында көрәшүчеләр һәм исламны саклаучылар – кайсы урыннарга киттеләр һәм кайсы төрле җирләргә таралып беттеләр…
Болгар шәһәре бигрәк тә милади белән ХIV гасырда бозылды һәм аннан соң да һаман бозылуда дәвам итте. Һич төзекләндерелү күрмәде, бу шәһәр урынын һәм шәһәрнең борынгы истәлекләрен руслар «Успен» исемле монастырьларына бүләк иттеләр һәм шул исем белән бер рус авылына нигез салдылар. Әлеге рус авылы, ике йөз елларга якын була, Болгар шәһәрен җимерүдә дәвам итте, ташларыннан чиркәү дә төзеде, кабер ташлары һаман һәлак ителде.
Болгар шәһәре харап булса да, болгар төрекләре бу көннәргә кадәр һаман яшәп килгәннәр, диннәрен һәм миллилекләрен, гореф һәм гадәтләрен, телләрен һәм язуларын саклаганнар иде. Моннан соң инде ниләр булыр?..
Болгарларның хөкемдарлары вә ханнары
Болгар кавеменең хөкүмәт үзәге һәм башкаласы Болгар шәһәре булганлыгы сөйләнде. Монгол һәм татарлар боларның өсләренә килеп һөҗүм иттеләр, сугыштылар, һәм болар соңгы чиккәчә зәгыйфьләнделәр. Шуннан соң Болгар төрекләренең бер өлеше үз хөкүмәтләрен Казанга күчереп, беркадәр еллар дәвам иттерә алсалар да, татарлар тарафыннан ясалган җәрәхәт төзәлә алмады, ахырында руслар тарафыннан басып алындылар.
Болгарларның соңгы башкалалары Казан шәһәре булганлыктан һәм Идел буйларындагы мөселманнар, гомумән, болгар төрекләреннән булганлыктан, Казан мәмләкәтен Россиягә кушканнан соң, Мәскәү падишаһы Иван Грозный үзенә «Болгар падишаһы» дигән дәрәҗәле исем биргән иде. Шуннан соң бу дәрәҗәле исем рус падишаһларына һәм императорларның һәммәсенә бирелеп килде. Хәтта иң соңгы императорлары булган Николайның дәрәҗәле исемендә «Болгар падишаһы» дигән җөмлә бар иде. 1675–1686 милади елларда Казан шәһәрендә торган митрополит Йосиф та «Казан һәм Болгар митрополиты» дип аталган иде.
Казан өлкәсе Россиягә кушылганнан соң туган ислам галимнәре үзләрен һәрвакыт «әл-Болгари» дип язалар һәм бу нисбәтне үзләренең әсәрләрендә дә искә алалар иде. Хәлбуки болар үзләре Болгар шәһәре харап булганнан соң дөньяга килсәләр дә, күбесе – хәтта Болгар хәрабәләрен күрү өчен генә дә, анда бармаган кешеләрдер. Шуннан аңларга мөмкин: болар үзләрен Болгар шәһәренә түгел, бәлки болгар кавеменә нисбәт итәләр.
Болгар кавеме өстенә һөҗүм иткән монгол ханнары кул астында «татар» исемендә бер төркем гаскәр булса да, монголлар үзләрен «татар» санамыйлар һәм «татар» исемен күтәрергә риза булмыйлар иде. Монгол ханнары гаскәрләренең күбесе уйгур, Фирганә һәм Төркестан төрекләре иде. Татар ханнарының иң шөһрәтле вакытларында бу мәмләкәттә сәяхәт итүче Ибне Баттута, әлеге мәмләкәт халыклары турында һәрвакыт, төрекләр шулай һәм төрекләр болай, төрекләрнең гадәтләре шундый, төрекләрнең горефләре мондый, дип сөйли. Килеп кергән көненнән алып чыгып киткән сәгатенә кадәр үз араларында йөргән кешеләрне «төрек» сүзе белән тәгъбир итә һәм «татар» дигән сүзне бер генә мәртәбә дә искә алмый.
Шулай булгач, безнең заманыбыздагы «татар» лар кайдан килеп чыктылар да нинди юллар белән ныгып калдылар? Хәлбуки татар хөкүмәте вакытындагы мирзалар һәм түрәләрнең күбесе рус хөкүмәте вакытында чукынып руслашканнар иде. Шималь33 төрекләре арасында татар каны табылу шөбһәле булган хәлдә, русларда татар каны күп булуда шөбһә юк. «Русны казысаң – татар чыгар» дигән дөрес мәкаль бик мәшһүр.
Безнең заманыбызда берләшкән хөкүмәтләр Кытай мәмләкәтенә һөҗүм иткәндә, Кытайның алдан килүче гаскәрләрен «башы бозык» дип атаганнар һәм газеталарда шуны кулланганнар иде. Рус монахлары һәм монастырь хезмәтчеләре монгол хөкүмәтенең алдан килүче гаскәрен «татар» дип яздылар. Рус тарихчыларының чыганаклары юк, боларның күбесе – монахлар тарафыннан язылган нәрсәләрдер. ХIХ милади гасырда безнең гыйлем сөючеләребез Көнчыгышны өйрәнүче галимнәргә катнашып йөри һәм рус әсәрләрен укый башладылар. Рус тарихларында күренгәләгән «татар» исемен тикшерүсез һәм тәнкыйтьсез алып, яманат чыгардылар. Югарыдагы сорауның кыскача җавабы шушы.
Болгар төрекләренең өч башкала шәһәрләре булды. Берсе – үз вакытында бик мәшһүр һәм бу көндә харап булган Болгар шәһәре. Икенчесе – Казан елгасы өстендәге, бу көндә инде харап булган Казан шәһәре. Өченчесе – бу көндә сәламәт булган Казан шәһәре.
Болгар төрекләренең шушы башкалаларында хөкем сөргән ханнары (хөкемдарлары һәм падишаһлары), беркадәр ышану мөмкин булган хәбәрләргә караганда, шушы затлар иде:
1. Сүлки
2. Моның углы Алмас34
Аның заманында һәм аның үтенүе буенча Багдадта Габбаси Болгар төрекләренең ислам кабул итүләре һәм хөкүмәт дине ислам булуын рәсми сурәттә игълан итте.
3. Моның углы Әхмәд
Аның Моктәдир биллаһ хәлифә заманында Багдад аркылы хаҗга барганлыгы һәм үзенә дә хәлифә тарафыннан байрак, әләм һәм дә башка рәсми бүләкләр бирелгәнлеге риваять ителә. Бу сәфәре, падишаһ булуыннан элек, шаһзадә вакытында ук булса кирәк.
4. Моның углы Талиб
Һиҗри белән 338, милади белән 949 елда Болгар шәһәрендә аның исеменә сугылган тәңкә бар.
5. Моның углы Мөэмин
Аның заманында һиҗри белән 358, милади белән 968 елда рус падишаһы Владимир, кыпчак төрекләре белән берләшеп, Болгар мәмләкәтенә һөҗүм ясады һәм күп зарар итте.
6. Хәйдәр
7. Моның углы Мөхәммәд
8. Моның туганы Сәгыйдь бине Хәйдәр
9. Бараҗ
10. Ибраһим
Бу кеше Һиҗри белән 560–561, милади белән 1164–1165 елларда сәламәт иде.
11. Моның углы Сәлим
Сәлим бине Ибраһим тарафыннан Болгар шәһәрендә сугылган тәңкәләрдә Габбаси хәлифәләрдән «ән-Насыйред-дин лиллаһи әмирел-мөэминин» дип язылган язу бар (ән-Насыйред-дин лиллаһи кырык җиде ел хәлифәлек урынында булып, һиҗри белән 622, милади белән 1225 елда вафат булган иде).
12. Моның углы Илһам
Илһам хан заманында, һиҗри белән 620, милади белән 1223 елларда, татарлар болгарлар өстенә килеп сугыштылар һәм тәмам җиңелеп кайтып киттеләр. 1237 милади елда татарлар икенче мәртәбә Болгар өстенә зур көч белән килделәр һәм болгарларны җиңделәр, зур түләүләр салдылар һәм күп байлык алдылар. Шулай булса да болгарларның үзләренең эчке эшләрендә беркадәр бәйсезлекләре калды.
13. Габдулла
14. Хәсән
770, 776, 778 һиҗри елларда Болгар шәһәрендә аның исеме белән сугылган тәңкәләр бар. Рус кенәзе һиҗри белән 778, милади белән 1376 елда Казан өстенә гаскәр җибәргән иде. Шул вакытта әмир Хәсән белән Мәхмүд руслар кулына әсир төштеләр һәм зур шартлар, күп түләүләр бәрабәренә азат ителделәр. Казан шәһәрендә күл башында, архиерей йорты капкасы тышында булган зур кабер ташы әлеге Хәсән каберенә куелган таш түгелме икән дип уйлыйлар35.
Хәсән хан заманында рус кенәзе Дмитрий Константин углы, татарлардан Мамай мирза котыртуы белән Болгарга килеп, күп хәрабәлек ясаганлыгы риваять ителә. Алла белә, бу вакыйга югарыда искә алынган һиҗри белән 778, милади белән 1376 елның азагында булган булса кирәк.
15. Мәхмүд
16. Габдулла
Аның заманында татарлар Тимур исемендәге бер гаскәр башлыгы кул астында Болгарга килеп сугыштылар һәм шушы әмир Габдулланы шәһит иттеләр. Шуннан соң әмир Габдулланың якыннары аның 9 яшьлек углы Алтынбик белән 7 яшьлек углы Галимбикне Казанга алып килгәннәр.
17. Алтынбик
Габдулла әмирнең шушы углы Иске Казан шәһәрендә әмир һәм хан булып торган.
18. Моның туганы Галимбик
Аның заманында Болгарның хөкүмәт үзәге Иске Казаннан яңа (хәзерге) Казанга күчкән, диләр. Рус тарихларындагы: «1429 елда болгарлар һәм казанлылар Галич, Кострома шәһәрләренә кадәр сугышып килделәр, ләкин шәһәрне ала алмый кире кайтып киттеләр, рус гаскәре аларның артларыннан куа барды, алар Али баба артыннан аз гына җитмәделәр», – дигән хәбәрләрдәге «Али баба» Болгар әмире Галимбик дип уйланыла.
Һәрхәлдә, һиҗри белән 834, милади белән 1431 елларда руслар Болгар дәүләтен тәмам туздырдылар. Болгар шәһәре үзе дә шушы вакытларда харап ителгән булса кирәк.
Һиҗри белән 842, милади белән 1438 елда Олуг Мөхәммәд хан Сарайдан куылып Казан мәмләкәтенә килгәч һәм Казан хөкүмәтен басып алгач, әмир Галимбик Казанда югары дәрәҗәле дәүләт әһелләре – бикләр сыйныфыннан вәкил булып калган иде. Олуг Мөхәммәд ханнан соң, тегеләрнең тәхеткә менүеннән сакланып, Олуг Мөхәммәд ханның углы Мәхмүд хан тәхеткә утырды, диләр.
19. Олуг Мөхәммәд хан
Сарайдан сөрелгән бу татар ханы Казан һәм Болгар мәмләкәтенә барып чыкты һәм, Казан тәхетендәге әмир Галимбикне урыныннан төшереп, үзе хан булды. Русларның талауларыннан һәм сугышларыннан йөдәгән болгар төрекләре Олуг Мөхәммәд ханның шушы сәфәрендә русларны җиңеп килүен күреп, бәлки, безне дә руслардан яклап кала алыр дип, Олуг Мөхәммәд ханны кабул иттеләр һәм, үзләренең әмирләрен урыныннан төшереп, аны тәхеткә утырттылар.
Аннан соң бу мәмләкәттә татар ханнары нәселеннән булган ханнар дәвам итәләр, ләкин татардан бәрәкәт чыкмавы мәгълүм. Аның табигатенә төзү, яхшылык итү, файда китерү түгел, бозу һәм җимерү хас. «Татар бар җирдә хәтәр бар».
Моннан соң бу мәмләкәт «Казан мәмләкәте» дип шөһрәт тапты, «Болгар» исеме онытылуга якын калды.
Олуг Мөхәммәд хан, төрле вакытларда руслар белән сугышып, кайбер вакытларда русларны җиңсә дә, бу җиңүләреннән күзгә күренерлек яхшы нәтиҗә чыкмады. Һиҗри белән 849, милади белән 1445 елның җөмадиел-әүвәл36 аеннан соң бу Олуг Мөхәммәд ханның хәбәре беленми. Углы Мәхмүд тарафыннан үтерелде, дигән хәбәр дә бар.
20. Моның углы Мәхмүд хан
Һиҗри белән 849, милади белән 1445 ел көз көнендә хан булды һәм һиҗри белән 868, милади белән 1464 елда вафат булды. Аның заманында электә Болгарда булган сәүдә кәсебе Казан шәһәрендә көчәя башлады. Казанның шөһрәте дә артты.
21. Моның углы Хәлил хан
Атасы вафат булганнан соң, һиҗри белән 868, милади белән 1464 елда хан булды. Хатыны нугай хөкемдары Тимур кызы Нурсолтан иде. Һиҗри белән 872, милади белән 1467 елда үзенең туганы Ибраһим хан тарафыннан төшерелде. Шуннан соңгы хәле мәгълүм түгел.
22. Моның туганы Ибраһим хан
Агасы Хәлил ханны төшереп, аның урынына хан булды һәм агасыннан калган җиңгәсе Нурсолтанга никахланды37. Вафаты һиҗри белән 884, милади белән 1479 елдадыр. Фатыймасолтан (Суфия), Нурсолтан исемендә ике хатыны һәм дә Илһам, Ходай колы (хәзер Ходайкол дип язу кабул ителгән. – Ред.) Миңлетаһир, Мөхәммәд Әмин, Габделлатыйф исемнәрендә биш углы, Хөршид исемендә кызы калды. Угылларының өчесе Фатыймасолтаннан булып, калган икесе Нурсолтаннан иде.
23. Моның углы Гали Илһам хан
Ибраһим хан вафат булганнан соң, Сарай адәмнәреннән кайберләре карт хатын углы Илһамны һәм кайберләре яшь хатын углы Мөхәммәд Әминне хан итү юлына керделәр, һәм шул сәбәптән араларында низаг чыкты. Ахырында беренче төркем җиңеп чыгып, Илһам хан булды.
Казанда Сарай адәмнәре һәм хөкүмәт әгъзалары арасында мәйданга килгән бу низагны уңышлы һәм уңайлы хәл итеп, Мәскәү кенәзе шайтанлык вазифасын үз өстенә алды, ханлык мәсьәләсендә икегә аерылган төркемнәрне бер-берсенә каршы кыздырды. Ызгышу һәм сугышу өчен яратылган татарларга бу эш җитә калды. Болар тәмам кызып җиттеләр, бер-берсенә һөҗүм итәргә әзер иделәр. Шул сәгатьтә (һиҗри белән 893, милади белән 1487 елда) Мәскәү кенәзе Казан өстенә үзенең гаскәрен җибәрде. Гаскәр Казанга килеп җитте һәм 9 июньдә Казанга керде. Илһам ханны әсир алды һәм кенәзнең әмеренә күрә Мөхәммәд Әминне хан итте.
Русларның Казанның эчке эшләренә катнаша башлауларының башы – шушы вакыйгадыр, дөресрәге, татар түрәләре үзләредер. Рус гаскәре Илһам ханны, анасы Фатыймасолтанны, хатынын һәм дә ике туганын, аны хан итү тарафында булган мирзаларны һәм кенәзләрне әсир итеп, Мәскәүгә алып китте. Шушы вакыйгадан соң Мәскәү кенәзе үзенең «кенәз» дигән дәрәҗәле исеменә «Болгар падишаһы» дигән дәрәҗәле исемне дә кушты.
Илһам хан үзе, анасы һәм бер туганы әсир хәлләрендә Мәскәүдә үлделәр, ягъни үтерелделәр. Икенче туганы – Ходай колы чукындырылды. Шуннан соң кенәз аңа үзенең Евдокия исемле кызын хатын итеп бирде. Чукынганнан соңгы исеме – Пётрдыр38. Миңлетаһир вафат булганнан соң, хатыны һәм балалары чукындырылды. Илһам ханның ханлык итү вакыты 8 еллар кадәрдер.
24. Моның туганы Мөхәммәд Әмин хан
Мөхәммәд Әмин һиҗри белән 892, милади белән 1487 елның 14 июлендә ханлыкка утырды. Мәскәү кенәзе ярдәме белән хан булганлыктан, аңа итагатьле булу һәм аның киңәше белән хәрәкәт кылу хакында сүз бирде. Бу көннән башлап Мәскәү кенәзе Казан һәм Болгар мәмләкәтен үз мәмләкәтеннән итеп саный башлады. Чынлыкта Мөхәммәд Әмин хан бөтен эшен Мәскәү кенәзенең киңәше белән башкарадыр һәм, аңа ярау өчен, үзенә буйсынучыларны җәберләүдән дә тайчанмыйдыр иде.
Казан төрекләре һәрвакыт моның мөселманнарны җәберләвеннән һәм русларга артык хөрмәт күрсәтеп торуыннан риза булмадылар, үзен яратмадылар, эшендә кайгыртучанлык күрсәтмәве һәм яклаучан кеше булмавы белән хөкем йөрттеләр, мәмләкәтне бу залимнән коткару чарасын күрергә керештеләр. Ахырда Мамык ханны чакырып китерделәр дә Мөхәммәд Әминне һиҗри белән 902, милади белән 1496 елның көзендә иярченнәре белән берлектә Казаннан кудылар. Ул үзенең ашарга-эчәргә бирүчесе булган Великий кенәз хозурына Мәскәүгә китте. Бу тапкырда моның ханлык вакыты 9 ел булды.
25. Мамык хан
Мөхәммәд Әмин куылганнан соң, Нугай урдасыннан Мамык хан килеп, Казанга хан булды. Ләкин, бәхетсезлегенә каршы, кешеләрне җәберләү һәм халык байлыгын талау юлына басты, шунлыктан язмышы Мөхәммәд Әмин ханга караганда да фаҗигалерәк булды. Ниһаять, моның бозык холыкларына түзә алмыйча: «Безгә халыкны талаучы хан кирәк түгел», – дип, милади белән 1497 елда моны Казаннан кудылар.
26. Габделлатыйф хан
Мамыкны куып җибәргәннәреннән соң, Казан халыклары, Өченче Иванга илче җибәреп, үзләренә хан булыр өчен, Ибраһим ханның Мәскәү кенәзлеге хозурында торучы өченче углы Габделлатыйфны сорадылар. Иван аны Казанга җибәрде һәм дә, ханлык урынына утырту һәм халыкны ант иттерү өчен, үз тарафыннан вәкилләр делегациясе күндерде. Вәкилләр делегациясе Габделлатыйфны һиҗри белән 902, милади белән 1497 елның май аенда Казан тәхетенә утыртты. Ләкин Казанда татар мирзалары һәм кенәзләре арасында кызган дошманлык һәм дәгъвалар Габделлатыйфның хан булуы белән генә сүнмәде. Бәлки, моның утыруы сәбәбеннән тагын да артты һәм ялкынланырга тотынды. Шул сәбәптән Великий кенәз Габделлатыйфны Казаннан Мәскәүгә кайтарып, аның урынына элек хан булып торган Мөхәммәд Әмин ханны Казанга җибәрде, һәм ул ханлык урынына утырды39.
27. Мөхәммәд Әмин хан (икенче мәртәбә)
Һиҗри белән 908, милади белән 1502 елда Мөхәммәд Әмин икенче мәртәбә Казан ханы булды. Беренче мәртәбә ханлыгыннан куылып киткәннән соң, Вологда төрмәсендә ятучы җиңгәсен (агасы Илһам хан хатынын), Өченче Иваннан үтенеп, төрмәдән чыгартты да үзе аңа никахланды. Гайрәтле, тырыш бу хатын, Казанга килгәннән соң, Мөхәммәт Әмин ханны Мәскәү кенәзлегенә һәм Иванга каршы кыздырырга кереште һәм бу эштә күп нәрсәгә ирешә дә алды. Мөхәммәд Әмин русларга дошман була барды. Бу хатын һәрвакыт Мөхәммәд Әмин ханга: «Русларга кара кол һәм Иванга ялчы булып торганчы, кешеләргә хезмәт итүең һәм аларның күңелләрен табу юлында җан корбан кылуың артык!» – дип, ирен шул уңайдан хәрәкәтләндерде. Яратканлыгы сәбәбеннән, ире һәрвакыт сүзенә колак салырга мәҗбүр була иде, диләр.
Әлеге хатынның тырышлыгы сәбәбеннән, Мөхәммәд Әмин хан бу мәртәбә ханлыгында руслар белән сугышты һәм аларга күп зарарлар китерде. Һиҗри белән 911, милади белән 1506 елның 22 маенда Казан өстенә килгән рус гаскәре тәмам диярлек дәрәҗәдә Мөхәммәд Әмин хан тарафыннан кырылды.
Өченче Василийның ахирәт дусты булган Миңлегәрәй ханның хатыны Нурсолтан үзенең углы Мөхәммәд Әмингә Мәскәү кенәзе белән дус тору хакында үгет-нәсыйхәт бирә. Шуның соңында гына Мөхәммәд Әмин хан Мәскәү кенәзе белән солых төзи һәм үлгәненә кадәр сугышмый.
Мөхәммәд Әмин хан һиҗри белән 924, милади белән 1518 елның декабрендә вафат булды. Кабере Казан шәһәрендә булса кирәк. Бу нәүбәтендәге ханлык вакыты 16 ел булды.
28. Шаһгали хан
Шаһгали хан, Алтын урда ханнары нәселеннән Улъяр углы булып, Мәскәү кенәзе хозурында рус хөкүмәтенә хезмәт итәдер иде. Мөхәммәд Әмин хан вафат булганнан соң, Мәскәү кенәзе үзенең вәкилләре белән моны Казанга җибәрде. Өченче Василий тарафыннан җибәрелгән вәкилләр делегациясе белән Шаһгали һиҗри белән 925, милади белән 1519 елның апрель аенда Казанга килде. Рус түрәләре Шаһгалине ханлык урынына утырттылар.
Рус арасында тәрбияләнгән һәм рус әхлагы нигезендә табигате урынлашкан бу адәмнең бөтен хәрәкәте һәм мөгамәләсе Великий кенәзнең яхшы мөнәсәбәтенә ирешүдән һәм аңа яраудан гыйбарәт булды. Мәмләкәтне үзгәртеп кору, халыкка һәм ватанга хезмәт итү хакында уйлап та бирмәде. Шул сәбәптән кешеләр арасында игътибар казана алмады һәм абруйлы булмады.
Моннан хәерле эш чыкмаслыгы ачык беленгәннән соң, Казанның олы кешеләре Кырым ханы Мөхәммәдгәрәйдән үзенең туганы Сахибгәрәйне, хан булу өчен, Казанга җибәрүне сорадылар. Мөхәммәдгәрәй үз туганы Сахибгәрәйне Кырым мирзаларыннан бер төркем һәм дә Кырым чирүе40 белән Казанга җибәрде, һиҗри белән 927, милади белән 1521 елның яз көнендә һичбер каршылыкка очрамыйча, Казанга барып керделәр. Шаһгали аннан чыгып китте. Шаһгалинең бу мәртәбәдә ханлыгы 2 ел булды.
29. Сахибгәрәй хан
Казанга керә-керешкә һиҗри белән 927, милади белән 1521 елда хан булды. Рус гаскәре Казан өстенә килгәндә, һиҗри белән 930, милади белән 1524 елда, гаскәр белән ярдәм итүен сорау өчен, үз урынына туганы Мөхәммәдгәрәй углы Сафагәрәйне куеп, Истанбулга китте. Ярдәм биреп, Казан һәм Болгар мәмләкәтен руслардан саклау һәм коткару урынына, солтан Сөләйман бине Сәлим Сахибгәрәйнең үзен Кырымга хан итеп җибәрде, Казан һәм Болгар мәмләкәте ярдәмнән мәхрүм калды. Сахибгәрәйнең ханлык вакыты 3 ел кадәр булды.
30. Сафагәрәй хан
Сафагәрәй бине Мөхәммәдгәрәй бине Миңлегәрәй хан рус гаскәре белән Казан гаскәре сугышкан һиҗри белән 927, милади белән 1521 елда Казан ханы булды. Яше 13 тә иде. Җиде ел торганнан соң, түрәләр һәм мирзалар арасындагы фетнәләр сәбәп булып, һиҗри белән 937, милади белән 1531 елда урыныннан төшерелде һәм Кырымга кайтып китте.
31. Җангали хан бине Улъяр
Сафагәрәй хан Казаннан куылганнан соң, Казан кешеләре Шаһгали ханның русларда хезмәт итеп торучы 15 яшьлек энесе Җангалине, чакырып, һиҗри белән 937, милади белән 1531 елның 29 июнендә тәхеткә утырттылар. Бу вакытта Казан мәмләкәтенең тышкы эшләренә генә түгел, хәтта эчке эшләренә дә Мәскәү кенәзе катнашадыр һәм зур эшләр аның теләгенчә башкарыладыр иде.
Мәскәү кенәзенең рөхсәтен алып, Җангали хан Нугай кенәзе Йосыф мирза кызы Сөембикәгә никахланды һәм, шушы урында 4 ел кадәр торганнан соң, 20 яшендә Хөршид ана41 һәм Булат исемле кенәзләр тырышлыгы белән үтерелде.
32. Сафагәрәй хан (икенче мәртәбә)
Җангали хан үтерелгәннән соң, Россиянең дәрәҗәсен сындыру һәм Казан өлкәсен рус хакимиятеннән коткарып, мөстәкыйль хөкүмәт итеп калдыру нияте белән, мирзаларның бер төркеме Кырымнан Сафагәрәйне, чакырып, Казан тәхетенә утырттылар. Бу вакытта Сафагәрәй хан Җангалинең тол калган хатыны Сөембикәгә никахланды.
Сафагәрәй хан, бердән, руслар белән сугышуга мәҗбүр булганлыктан һәм, икенчедән, татар мирзаларының бер төркеме рус тарафында, икенче төркеме Россия белән дошманлыкта булып, үз араларында өзлексез дәгъвада булуларыннан тәмам җиксенде. Берәр төрле ярдәм табу өмете белән булса кирәк, һиҗри белән 953, милади белән 1546 елда Сафагәрәй хан Җаек буенда Нугай йортындагы каенатасы Йосыф мирза янына качып китте, һәм Казан мәмләкәте хансыз калды. Сафагәрәйнең бу мәртәбәдә ханлык вакыты 11 ел кадәр булды.
33. Шаһгали хан (икенче мәртәбә)
Казан мәмләкәте хансыз калгач, руслар 953–1546 елда (һиҗри белән 953, милади белән 1546. – Ред.) Шаһгалине икенче мәртәбә Казан мәмләкәтенә хан итеп куйдылар. Ләкин тәхеткә утыру бәйрәмнәре бетеп җитмәде, Казанда исә үзен тәхеттән төшерү чарасын күрә башладылар. Шуны сизеп, Шаһгали хан үзе Казаннан качты. Бу мәртәбәдә ханлык вакыты күп булса 1 ай булгандыр.
34. Сафагәрәй хан (өченче мәртәбә)
Шаһгали хан качканнан соң, Сафагәрәй Казанга кайтты һәм ханлык урынына утырды. 38 яшендә һиҗри белән 956, милади белән 1549 елның март аенда Казанда вафат булды. Кабере Казандадыр. Бу мәртәбәдәге ханлык вакыты 3 кенә ел булды.
35. Үтәмешгәрәй хан
Сафагәрәйнең вафаты соңында углы Үтәмешгәрәй Казан ханы булды. Бары 2 генә яшендә иде. Казан халкы шул балага турылыклы булу турында ант итте һәм аны ханлык урынына утыртты. Анасы Сөембикәне вәсый42 итеп куйдылар.
Бу хәлдән форсат табып, Дүртенче Иван Казан мәмләкәтен алырга әзерләнде. Казан халкы моны сизеп алып, Иван белән килешү төзү юлын тоттылар һәм, теләсәләр-теләмәсәләр дә, аның шартларына риза булдылар. Сөембикә белән углы Үтәмешгәрәйне Мәскәү кенәзе кулына тапшыру һәм Шаһгалине Казан мәмләкәтенә хан итеп кую шул шартлар җөмләсеннән иде.
Татар мирзалары һәм кенәзләре булган мәмләкәтнең байлары үзләренең 4 яшьлек ханнары Үтәмешгәрәй белән аның анасы Сөембикәне һиҗри белән 958, милади белән 1551 ел шәгъбан43 аеның 8 ендә, җомга көнне, ягъни 11 августта, русларга тапшырдылар. Руслар 6 яшьлек гөнаһсыз сабый бала Үтәмешгәрәйне һиҗри белән 960, милади белән 1553 елның гыйнварында Мәскәүдә чукындырдылар һәм Александр дип исем бирделәр. Бу адәм, 19 яшенә җиткәндә, 1566 елның июнь аенда Мәскәүдә вафат булды һәм «Архангел» чиркәвенә күмелде. Сөембикәнең моннан соң беркадәр вакытлар сәламәт булганлыгы мәгълүм.
36. Шаһгали хан (өченче мәртәбә)
Һиҗри белән 958, милади белән 1551 елда, августның 14 нче көнендә Казан халкы Идел белән Бишбалта арасында яңа хан Шаһгалине хан итеп танып ант итте, 16 августта Шаһгали үзенә тарафдар булган татар һәм монгол мирзалары һәм кенәзләре, 500 кадәр рус боярлары белән Казан шәһәренә керде. Шаһгали ханны саклау өчен, хан сараена рус солдатлары куелды.
Шаһгали тыштан хан булып күренсә дә, чынлыкта исе бөтен эш Иван теләгенә яраклы рәвештә йөрде, Шаһгали бары сурәт хезмәтен генә үтәп торды. Бу мәртәбәсендә дә үз урынында яхшы эш күрсәтә алмады. Татар һәм монгол мирзалары белән арасы төзек булмады. Үзенең монда төпләнеп кала алмаслыгын белеп, үз иярченнәре белән Казаннан качып чыкты да әфәндесе Иван янына, Мәскәүгә китте. Шушы вакытта Шаһгали хан үз кешеләреннән, Казан мәхзәннәрендә44 булган дарыдан һәм башка сугыш әсбапларыннан бер кадәресен Зөя кальгасында торучы рус гаскәренә озатты, сугыш тупларын да боздырды, диләр.
Иванның Казанны алуга әзерләнүен белгәннән соң, Казан халкы, үзләренә бер хан куюны тиеш күреп, Әстерхан кенәзләреннән Ядкяр Мөхәммәдне үзләренә чакырганнар. Шаһгали хан Касыйм шәһәрендә һиҗри белән 975, милади белән 1567 елның август аенда дөньядан китте.
37. Ядкяр Мөхәммәд хан бине Касыйм хан бине Сәед Әхмәд хан
Казан мирзаларының чакыруларын кабул итеп, һиҗри белән 959, милади белән 1552 елның апрель аенда Ядкяр Мөхәммәд Казанга килеп хан булды. Яше 19 да иде. Казан эче тынычсыз, Казан руслар белән сугыш хәлендә иде.
Великий кенәз Дүртенче Иван, 190 мең чамасы гаскәр әзерләп, 30 августта Казан шәһәрен камап алды. Немец инженерының өйрәтүе буенча, кальга астын казып, дары куйдылар, ут җибәреп кальганы күтәрттеләр һәм 2 октябрьдә, якшәмбе көн (13 нче шәүвәлдә45), руслар Казан шәһәренә керделәр һәм Ядкяр ханны әсир алдылар.
Казан шәһәрендәге 30 мең гаскәрдән сәламәт калганнары 2 мең кадәр генә булып, болар шәһәр эченә кергән рус гаскәре белән соңгы чиккә кадәр сугыштылар һәм күбесе шәһит булдылар. Калганнары урман арасына кереп югалдылар. Бу югалган баһадирларны киләчәк заманда роман язучы бер мөселман мәйданга китереп чыгарыр яки заман үзе калкытып дөньяга күрсәтер.
Казан алынганнан соң, арлар һәм чирмешләр дә русларга бирелергә мәҗбүр булдылар. Бер-ике елда башкортлар да баш салдылар. Шулай итеп, Олуг Болгар төрекләре рус кул астына керде.
Руслар Ядкяр ханны Мәскәүгә алып китеп чукындырдылар һәм Семён исеме бирделәр. Семённың гомере озын булмады: һиҗри белән 973, милади белән 1565 елда Мәскәүдә дөньядан үтте. Ядкярдән истәлек булырлык бер эш тә калмады46.
Болгар төрекләренең дин вә мәзһәбләре47
Болгар төрек кавеменнән булганлыктан, аларның иске төрекләр ияргән диннәрдән һәм мәзһәбләрдән берәрсенә ияргән булулары табигый. Ислам барлыкка килгәннән соң, кайсы еллардадыр, Болгар мәмләкәтенә һәм Болгар кавеме арасына ислам дине керде һәм яхшы гына таралды. Чөнки боларның рухи халәтләренә ислам дине яраклы һәм туры килә торган иде.
Башлап ислам динен кабул итүләренә тышкы сәбәпләрне бәян итүчеләр дә бар. Ләкин шул төрле сәбәпләр арасыннан җиңелен һәм дөресен табу беркадәр авыр. Аны белүгә зур ихтыяҗ да юк.
Һәрхәлдә, Болгар төрекләре үзләре белән сәүдә мөнәсәбәтендә һәм солых хәлендә яшәүче иранлылар аркылы Гарәбстан җирендә барлыкка килгән ислам хәбәрен бик иртә белгәннәр булса кирәк. Габделмәлик бине Мәрдан заманында ислам кабул иткән хәзәр төрекләре арадашлыгы белән дә боларга ислам дине кергән булуы ихтимал.
Болгар төрекләренең ислам динендә булуы рәсми рәвештә һиҗри белән 310, милади белән 922 елның 12 нче мөхәррәме48, ягъни 12 майдан саналырга тиешле.
Бу көнгә кадәр дә Болгарда ислам дине ачыктан-ачык һәм җиренә җиткереп тотылуы, хәтта мәчеттә дә җомга намазы укылу һәм, хөтбәдә49 Болгар ханы телгә алынып, дога кылынуы Ибне Фазланның: «Без килгәнгә кадәр хөтбә вакытында падишаһ өчен мөнбәрдә «Аллаһуммә әслихәл-мәликә Бәлтуар50 – мәликә Болгар51», – дип дога кылына торган булган»52, – дигән сүзләреннән мәгълүм. Мәчетләр һәм мөнбәрләр төзелү, җомга намазы укылу һәм җомга хөтбәсендә падишаһка дога кылыну – бу мәмләкәттә күп заманнар элек ислам дине тамыр җәйгән булуга дәлил.
Ибне әл-Әсирнең һиҗри белән 433 ел вакыйгаларыннан итеп «Болгар кавеме төрек һәм сәкълаблар арасында туган. Аларның шәһәрләре – төрекләрнең иң ерак шәһәре. Алар кяферләр иделәр, карибләреннән, ягъни якыннарыннан, ислам динен кабул иттеләр. Алар – Әбү Хәнифә (Алланың аңа ризалыгы булсын!) мәзһәбендә» дигән сүзендәге53 «кариб» не беркадәр еллардан гына гыйбарәт дип белү яраклы түгел, бәлки ул сүздән булган максат – болгарларны Сәмәрканд, Амудәрья һәм Сырдәрья далаларындагы төрекләр итеп күрсәтүдер.
Мәсгуди Болгар хакында: «Болгар шәһәре Мантыш диңгезе ярына урнашкан. Мин аларның җирнең җиденче кисәгендә урнашканнарын күрәм. Алар – төрекләрнең бер төре. Харәзем һәм алар арасында Хорасан һәм Харәзем җирләреннән һәм башка җирләрдән кәрваннар йөриләр. Ә инде әгәр тегендә, ягъни башка тигезлекләрдә, төрекләрдән кәрваннар йөрсә, алар болгарларның милке санала. Безнең хәзерге вакытыбыз – 332 ел. Мөселман диненә әл-Моктәдир көннәрендә – 310 елда керделәр. Теге күрүче аны күрде, һәм ул, хаҗга барып, тынычлык шәһәрендә, ягъни Багдадта, догалар укыды. Аның белән әл-Моктәдир байрак күтәрде һәм аларны мәчеткә алып барды», – ди54.
Якут Хәмәви: «Болгар хөкемдары һәм аның кешеләре әл-Моктәдир биллаһ көннәрендә ислам динен кабул иттеләр һәм Багдадка илче җибәрделәр, әл-Моктәдирне белделәр һәм аннан намазлар укырга һәм шәригать кануннарына өйрәтүен сорадылар. Ләкин алар исламга бу сәбәптән генә кермәделәр», – ди55.
Хәмәвинең бу сүзеннән болгарларның элек ислам кабул итеп, шуннан соң хәлифәгә илче күндереп, дин өйрәтүчеләр җибәрүен сораганлыклары аңлашыладыр.
Һәрхәлдә, болгар төрекләренең ислам кабул итүләренең сәбәбе ачык беленми. Төрле сәбәпләр булуы ихтимал, Болгар сәүдәгәрләренең Багдадта ислам диненнән хәбәрдар булып, кызыксынып кайткан булулары, Багдадта төрекләрнең дәрәҗә яулаулары һәм шуның тәэсире булуы кебек эшләр – һәммәсе болгар төрекләренең ислам кабул итүләренә сәбәп булырга мөмкин.
Ибне Фазланның «Сәкълабларның хөкемдары Алмас бине Сүлки Бәлтуарның мөэмин-мөселманнарның әмире әл-Моктәдир биллаһка хаты иреште. Анда ул ислам шәригатен кабул итеп, диннең кануннарын өйрәнеп, аңа тугрылыклы булулары турында ант итүләре хакында һәм үзләре өчен мәчетләр һәм мөнбәрләр төзүне сорап яза. Мәмләкәтнең бөтен шәһәрләрендә, төрле хөкемдарларның һөҗүмнәреннән саклану өчен, крепостьлар төзүне сорый…» дигән сүзеннән ислам диненең инде кабул ителгән, аның мәмләкәт эченә инде кертелгән булуы, хәзер төп максат кальга (крепость) төзү икәнлеге, дин турында бары тик ияртеп кенә искә алынуы аңлашыладыр.
Һәрхәлдә, болгар төрекләрендә ислам дине ныклы рәвештә урнашты, хәлифәлек үзәгеннән һәм ислам бишегеннән ерак булуларына карамастан, Аллаһы Тәгаләнең өстенлеге һәм мәрхәмәте белән дини гадәтләр үтәлеп торды. Бу эш, – болгар төрекләренең ислам кабул итүләре дөньяви бер киңлек өчен генә булмыйча, бәлки, хаклыкны тирән аңлаулары аркасында динне күңелдән тануларына дәлил. Юкса җилдән килгән мәхәббәт, төш һәм кәрамәт юнәлешендәге эшләр сәбәбеннән генә хасил булган ихласның шул эшнең киресе булган икенче төрле җил һәм икенче төрле кәрамәт сәбәбеннән югалуы һәм, һәрхәлдә, ныклы булмавы, гомумиләшмәве мәгъ-лүм.
Өч йөз еллардан артык вакытлар үтте. Болгар төрекләре, әхлаклары соңгы дәрәҗәдә бозык, мөгамәләләре җәбер һәм золым булган рус түрәләренең истибдадлары56 астында яшәп тә, үзләренең әхлакларын, гореф-гадәтләрен саклап килделәр, дингә ышанулары ныклы һәм какшамас булды. Руслар арасында торган хәлдә сакланган дин һәм дөньяга караш, Алла теләсә, дәҗҗал57 көненә кадәр сакланыр.
Икенче һәм өченче дәверләр. Болгар төрекләренең татарлар белән руслар кул астында калулары
Болгар төрекләре, мәдәни һәм әхлаклы, эшлекле һәм мәгърифәтле бер кавем һәм дә сәламәтлек һәм булдыклылык ияләре булган хәлдә, рәнҗетү, изү заманы булу сәбәбеннән, берсеннән-берсе надан һәм берсеннән-берсе вәхши һәм залим булган ике төрле кавемнең хакимияте белән җәфаландылар һәм аларның истибдадлары астында изелүгә дучар ителделәр. Бу эш инде табигатьнең рәнҗетүе һәм дөньяның золымы саналырга хаклы.
Бу ике төрле халык монголлар (рус монахлары тәгъбиренчә – татарлар) белән руслар иде.
«Татар» сүзе Чыңгыз гаскәрендә алда йөрүче бер төркем монгол гаскәренә махсус исем булып, этнографик (нәсел-нәсәп һәм кабил-ыругка әйтелә торган) исем түгел, ул русларның «казачий» лары урынында, Чыңгызның «татар» исемле гаскәри бүлегедер. «Татар» белән «монгол» арасында гомуми үзенчәлек шиксез булып, «татар» җәмгыятьнең югары катлавы булып, «монгол» гади, кара халык мәгънәсендә йөри. Шуңа күрә бу мәмләкәттә Нух пәйгамбәрнең иярченнәре заманнарыннан бирле яшәгән кавемне «татар» дип йөртү – фарсыларны – рус, гарәпләрне – итальян, чирмешләрне – көтүче һәм чувашларны йон тетүче дип йөртү кебек бер эштер. Монголстанда, ихтимал, «татар» исемендә берәр нәсел һәм кабилә дә бардыр. Ләкин Монголстан кайда да, Болгар кайда?.. Һәрхәлдә, без инде, ялгыш булса да, «татар» сүзен кулланырга мәҗбүрбез.
Монголлар (татарлар), Хорасан һәм Мавәраэннәһердә булган ислам дөньясын, мөселманнар тарафыннан төзелгән мәдәниятне харап иткәннәреннән соң, шәһәрләрне һәм авылларны җир белән тигезләп киткәннәреннән соң, дөнья байлыгын кәрваннар белән үз йортларына илткәннәреннән соң, һәртөрле байлыкларның чыганагы һәм дәүләтләрнең хәзинәсе булган болгар төрекләре өстенә бардылар (һиҗри белән 620, милади белән 1223 елда). Чөнки хәзер байлык белән көн күрүнең ләззәтен татыганнар һәм моны ияләреннән тартып алуның юлларын өйрәнгәннәр иде.
Болгар төрекләре монголлар кебек сугыш чукмарлары, кан түгү белән рәхәт табучы кавем түгел, бәлки йорт караучы, иген игүче, сәүдә итүче һәм, гомумән, мәдәни һәм төзеклелек эшләренә бирелеп, дөньяны тынычлык белән уздырырга теләүче бер халык иде. Шул сәбәптән ат өстендә дөньяга килеп, ат өстендә дөньядан китүче, шул ике арадагы гомерен сугыш чукмары ташып йөреп уздыручы татарларга каршы тора алмадылар һәм көннәрнең берендә татарлар хөкеменә калдылар, үзләренең бәйсезлекләрен һәм хакимлекләрен югалттылар.
Татарлар басып алганнан соң, Болгар шәһәрендәге кәсеп һәм сәүдә тукталды, чит мәмләкәтләр белән тоташтан йөргән кәрваннарның юллары киселде. Шул сәбәптән Болгар шәһәрендәге кешеләр төшлек тарафына күчәргә һәм, шулай итеп, күрше мәмләкәтләр белән мөнәсәбәтләрен яңартырга мәҗбүр булдылар. Сарай шәһәре шул сәбәптән һәм икътисади файда юлында мәйданга килде.
Сарайны төзүгә татар ханының рөхсәте һәм ярдәме булса булгандыр, күпләр: «Татарлар, үзләренә башкала булсын өчен, Сарайны төзеделәр», – дип сөйләсә сөйләгәндер. Ләкин чынлыкта бу шәһәрне төзүчеләр болгар төрекләре белән монголлар тарафыннан сөрелеп китерелгән Төркестан төрекләре иде. Бу шәһәр сәүдә үзәге булсын өчен, Болгар шәһәре вазифасын үтәсен өчен төзелгән иде.
Татарлар Болгар мәмләкәтен җимереп эштән чыгардылар, мәйданга файдалы бер генә эш тә китерә алмадылар. Киресенчә, үзләре тел һәм мәзһәб, гореф-гадәт турыларында болгар төрекләреннән җиңелделәр һәм аларга иярделәр. Чыңгыз гамәле белән гамәл кылуда гына тәгассыблары58 йомшармады, диләр.
Һәрхәлдә, монголлар (татарлар) тарафыннан хөкүмәтләре җимерелгәннән һәм җәмгыятьләре таратылганнан соң, болгар төрекләре зәгыйфьләнделәр, түбән хәлгә төштеләр, моңлы маҗараларга һәм зур фаҗигаләргә очрадылар, ахырда руслар хөкемендә калдылар.
Монголларның бу мәмләкәтне төзекләндерергә һәм юлга кергән мәдәниятне үстерергә һәм дәвам иттерергә, һөнәр һәм һөнәрчелекне алга җибәрергә кулларыннан килмәсә дә, чабаталы русларны итекле ясарга, кечкенә генә булган славян кавеменең ярты дөньяны йота алырлык бер хәлгә күтәрелүенә хезмәтләре зур булды. Моның сәбәпләрен хәзерләделәр. Русларны һәм славяннарны «Россия мәмләкәте» хәленә күтәрүчеләр, Екатерина иярченнәре булган немецлардан бигрәк, чукынган татар кенәзләре һәм мирзалары булды. Болар, үз хөкүмәтләрен тәртипле һәм мәдәниятле бер хөкүмәт ясый алмасалар да, үз өлкәләрен үз кулларында тоту хакында чаралар табуга яраклы булмасалар да, «Олуг Россия» исемле мәмләкәтне төзү хакында руслардан артык хезмәт күрсәттеләр.
Бер-берсе белән сугышып торган, эт белән мәче кебек гомер сөргән рус кенәзләрен бер үзәккә җыючылар татар ханнары иде. Ханнарның сарайлары рус кызлары белән тулы буладыр, руслар үзләренең йомышларын шушы кызлар аркылы гамәлгә куйдыралар иде. Шулай итеп, руслар көнләп һәм сәгатьләп үстеләр. Әмма үз хәлләреннән ваемсыз булучы татарлар көнләп һәм сәгатьләп түбән төшеп тордылар, ахырда русларның хезмәтчеләре булып калдылар, рус кенәзләре күрсәткән урыннарга бер-берсеннән көнләшеп йөгерергә мәҗбүр булдылар.
Кешеләр игътибарынча, руслар болгар төрекләреннән күп түгел иделәр. Әмма өлкә зурлыгы, шулай ук гыйлем һәм мәдәният җәһәтеннән болгар төрекләре руслардан югары иделәр. Шулай булса да руслар болгар төрекләрен җиңделәр, руслар «Олуг Россия» булганнары хәлдә, болгар төрекләре давылдагы ком кебек таралып бетте, иҗтимагый хәле сүтелде. Моның сәбәбе нинди нәрсә, тәкъдирме?..
Дөрес, тәкъдир шулай булды. Тышкы сәбәпләр хәзерләнеп беткәннән соң гына, тәкъдир шулай булды. Тышкы сәбәпләр югарыда сөйләнде, аны кабатлауда ихтыяҗ юк.
«Казан шәһәрен татарлар төзеделәр» дигән сүз дөрес түгел. Казан мәмләкәтендә Сарайдан килгән татарлар хөкем сөрсәләр дә, монда Чыңгыз кануннары кагыйдә буларак тотылмады, гомуми фикерләр болгар төрекләрендә булганлыктан, ул кануннарны гамәлгә куя алмадылар. Хөкүмәт башындагы татар мирзалары һәм кенәзләр үзара тоташтан дәгъвалашып торганлыктан, хөкүмәт файдасы күзәтелмәде, ханнары да тынычлап хөкем сөрә алмады, бер-беренең зарарына руслардан ярдәм сораулары ахырда русларның бөтенләй басып алуларына сәбәп булды.
Болгар хөкүмәте вакытында төрекләр, арлар һәм чирмешләр, чувашлар һәм башкортлар – төрекләр белән финнар – Болгар идарәсендә берләшеп яшәгән булсалар, Казандагы татар мирзалары бер сүздә була алмадылар. Болгар хөкүмәте вакытында һәртөрле мәзһәб әһелләре һәм һәртөрле кабиләләр хөкүмәтне саклаган булсалар, Казандагы татар мирзалары бер-беренә каршы кылыч күтәреп сугыштылар.
Болгар төрекләренең игътибардан төшүләре, хөрриятләре бетү Казан шәһәре руслар тарафыннан алынган көндә булды. (Бу тарих Ядкяр Мөхәммәд хан турында сөйләнгән урында бәян ителде.) Шәһәргә керү белән, руслар ирләрнең һәммәсен кылычтан үткәрделәр, хатыннарны, бала-чагаларны, хайван көтүе урынында көтеп, Мәскәүгә алып киттеләр һәм алпавытларга өләштеләр. Хан үзе һәм сарай хезмәтчеләре – һәммәсе Мәскәүдә чукындырылды. Шәһәрдә булган йортлар, биналар, күчемле һәм күчемсез әйберләр русларга бүлеп бирелде.
Авылларда торган, далаларда кунып, күчеп йөргән мөселманнар русларга җиңел генә бирелмәделәр, бәлки, биш-алты елларга кадәр руслар белән сугыштылар һәм бу юлда бөтен гайрәтләрен сарыф иттеләр. Ләкин тәртипле гаскәр булмаганнан һәм сугыш эшендә маһир59 кешеләр дә идарә итмәгәнлектән, мондый сугышлардан зур файда күрелмәве мәгълүм.
Өлкәне басып алганнан һәм тырнакларын батырганнан соң, руслар мәчетләрне, мәктәп һәм мәдрәсәләрне ваттылар, җимерделәр, Изге Коръән һәм башка китапларны яндырдылар. Язулы кәгазь һәм дәфтәрләрдән, язмалардан берсе дә калмады.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга килүеннән элек Гарәп ярымутравы, Гыйрак, Азия һәм Африкада язылган язулардан үрнәкләр бу көннәргә кадәр сәламәт сакланып та, Казан алынмастан элек Болгар мәмләкәтендә һәм Казанның тирә-ягында язылган язуларның табылмавындагы сәбәп – шушыдыр.
«Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын!» – диләр. Бу сүз – бик дөрес, һәр кавемнең үзенең тарихын, үзенең язуын үз халыкларына белдерүе кирәк. Ләкин моның өчен монгол һөҗүме астында калмау һәм руслар хөкемендә булмау шарт. Башкалар хакимияте астында яшәүче милләтләр өчен тарих белән шөгыльләнергә мөмкинлек юк.
Руслар болгар каберлекләрендәге язулы ташларны гына да сәламәт калдырмадылар. Башка нәрсәләрне әйтеп торасы да юк… Кабер ташларын гына да үз хәлләренчә калдырырлык вөҗданга ия булмаган кавем арасында нинди тарих чыганагы калсын?..
Тарихыбыз булмауның, ата-бабаларыбызның, кавем һәм кабиләбезнең хәлләре һәм гомер сөрүләре яхшы беленмәүнең сәбәбе – үткәндәге галимнәрнең тик торулары, халкыбызның тарих гыйлеменә бәя бирмәүләре түгел, бәлки бу эшкә мөмкинлек булмау һәм заман тарафыннан ярдәм ителмәүдер. Бу мәсьәләнең итәге бик озын, шуның өчен кисеп туктатырга ихтыяҗ бар.
Казанга руслар кергәннән соң кача алган мөселманнар казахлар, кыргызлар арасына, Төркестан һәм Кавказ өлкәләренә, Фирганә һәм Әфган мәмләкәтләренә качтылар, кайберләре Урал итәкләренә, Чулман һәм Идел буйларына сыендылар. «Типтәр» дип йөртелә торган халыклар шул качучылар булырга тиеш дип уйланыла.
Ничә еллардан соң гына ислам халкының Казан шәһәренә керүенә, шунда торуына рәсми рәвештә рөхсәт ителде. Шуннан соң гына тау араларында, урманнарда качып яшәүче мөселманнар аз-азлап Казан шәһәренә кайта һәм урнаша башладылар.
Дүртенче дәвер. Миссионерларның хакимлек итүләре, рус хөкүмәте тарафыннан мөселманнарның чукындырылуы
Рус кавеменең уртача фикерле һәм яхшы әхлаклы, төзек табигатьле булмаганлыгы мәгълүм. Шуңа күрә һәр эшләре чиктән тыш түбән юллардан йөридер. Бу көнгә кадәр боларга шушы ике юл уртасындагы зур юлдан йөрү насыйп булмады. Моннан соң уңышлы булу билгеләре дә күренми, болар динле булсалар да, чамадан тыш кыланалар, динсез булсалар да, һәрбер динсезнең өстеннән таптап китәләр.
Рус падишаһларының бу мәмләкәттә булган мөселманнарны чукындыру өчен тырышулары ис китәрлек дәрәҗәдә булды. Бу маҗараны тәфсилләп язу – берничә кисәктән торган китап язу белән бер. Безнең моңа көчебез җитми. Болар шушы дәрәҗәдә тырышып та, бу илдә мөселман токымы югалмавы Аллаһы Тәгаләнең ярдәме булса кирәк.
Дөрес, әгәр дә русларның мөселманнарны чукындырырга тырышулары беркадәр йомшак һәм уртачарак булса иде, рус халкы бу дәрәҗәдә үрчемәс һәм күбәймәс, ислам халкы да Болгар хөкүмәте вакытына караганда бу мәртәбәдә кимемәс иде. Болар мөселманнарны көчләп чукындыру юлына керделәр һәм шул сәбәптән ифрат дәрәҗәдә күбәйделәр. Бу көндә «керәшен» дип йөртелә торган бер халык – көчләп чукындырылган мөселманнардан таралган халыклардыр. Боларны, Казан алынганнан соң, Иван Грозный шулай бик чиркәнеч ясады.
Русларның бу җинаятьләренә мисал итеп, бу урында кайбер вакыйгаларны күрсәтү дә зарар булмас. Ләкин болар – диңгездән бер тамчы кебек кенәдер.
1. Кенәз Василий үз кулына төшкән мөселман ир һәм хатыннардан 200 әсирне милади белән 1536 елда дингә көчләде, риза булмаганнарын үтертте.
2. Ярославль шәһәрендә тоткын булып торучы Күчем хан гаиләсен һиҗри белән 1048, милади белән 1638 елда көчләп чукындырдылар.
3. Ханкирмән шәһәрендә хан булып торучы Сәед Борһан бине Алып Арыслан бине Гали хан бине Күчем ханны һиҗри белән 1065, милади белән 1655 елда, бернәрсә дә аңламаган сабый вакытында чукындырдылар.
4. 1731 елда, Казан һәм Нижний мөселманнарын чукындыру өчен, «Свияжская богородица-монастырь» да рәсми идарә оештырылды.
5. Чукындырылганнарны ислам диненә кире кайтырга өндәүчеләрдән 47 мөселманны 1867 елның 28 гыйнварында Себердәге Турухан якларына сөргенгә җибәрү белән хөкем иттеләр.
6. Берәр төрле эш хакында гаепләнүче һәм дә өсләренә түләүләр төшкән мөселманнар чукынсалар, гаепләреннән коткару, түләүдән азат итү хакында кануннар игълан кылынды. Чукынучы мөселманнар гаскәрлек хезмәтләреннән азат ителәләр иде.
7. Бик күп чакта базарда һәм халык күп җыелып торган җирләрдә поплар җыелып торучылар өстенә үзләренең «изге су» ларын бөркиләр иде дә, шуның белән шул җыелган урында, җыенда булган халык христианлык кабул иткән булып хисаплана иде. Моннан соң шул кешеләрнең: «Минем христиан булганым юк, үз динемнән чыкканым юк!» – дигән дәгъвалары ишетелмидер иде.
8. Русларның талауларыннан, җәфалау һәм газаплауларыннан, үз диннәренә кертер өчен көчләүләреннән йөдәгән мөселманнар бераз булса да тынычлык табу, дөньяларын һәм диннәрен төзәтү һәм саклау өмете белән башкорт сахраларына күчә һәм авыллар корып гомер сөрә башлаганнар иде. Бу эшләре белән мөселманнар шул җирләрдә берләшәләр, Төркестан һәм Фирганә мөселманнары белән мөнәсәбәткә керүләре ихтимал, аннары чукындырып булмый башлар дип фикер йөртеп, Романовлардан Алексей Михайлович һиҗри белән 1059, милади белән 1649 елда, христиан булмаган халыкларның башкорт сахраларында торуларын тыеп, фәрман игълан итте.
9. 1713 елда «Җирләрендә православный крестьяннар булган мөселман җир хуҗалары алты ай эчендә православный мәзһәбкә керергә тиешләр, шуңа риза булмаган мөселманнарның җирләре, йортлары һәм бөтен мөлкәтләре көчләп алыначак» дигән фәрман чыкты. Бу фәрман 1729 елның 1 мартында, 1743 елның 28 сентябрендә тагын кабатланды.
10. Чукынырга риза булмаган мөселман алпавытлар үзләренең җирләрен һәм мөлкәтләрен сатып яки залогка салып акчалы булып калмасыннар һәм чукынудан котылмасыннар өчен, 1737 елның 21 октябрендә «Мөселманнарның русларга җир сатулары тыела» дигән фәрман игълан ителде.
11. 1754 елда «Чукынмаган мөселманнар тарафыннан русларга сатылган яки залогка салынган җирләрнең документлары һәм килешү кәгазьләре игътибарсыз калачак һәм җирләре көчләп алыначак» дигән аерым фәрман игълан ителде.
12. 1749 елда Казанда мөселман балаларын көчләп христиан дине мәктәпләрендә укыту юлына басканнар иде. Ләкин бу дәрәҗәдә хурлыкка һәм җәберләргә мөселманнар түзә алмадылар, «файдасы булса-булмаса» дип, шул вакыттагы хөкүмәткә каты сүзләр белән гаризалар бирделәр. Хәтта бу хәл чит мәмләкәтләргә дә иреште, зур гына гауга күтәрелде. Нәтиҗәдә хөкүмәт мәчетләрне ваттыру һәм җимертү, сабый балаларны христиан диненә көчләп кертү һәм мәктәпләрдә көчләп укыту турындагы законын алмаштырырга мәҗбүр булды.
13. Россиядә булган рус кенәзләре һәм алпавытларының, дворяннарының күбесе крестьяннарыннан яки җир-суларыннан һәм дөньяда тоткан урыннарыннан аерыласы килмичә чукынган мөселман мирзаларының бер өлеше икәнлекләре мәгълүм. Боларның күбесе, үзләренең мөселман вакытларындагы фамилияләрен ташлап, рус фамилияләре алган булсалар да, кайсыберләре әүвәлдәге мөселман вакытларындагы фамилияләре белән калганнар, рус фамилиясен алмаганнар. Бу соңгы бүлем җөмләсендә шундый фамилияләр бар: Абдуллин, Абдеев, Апраксин, Ахмаметов, Астанков, Аксаков, Аструганов, Ахмедов, Измайлов, Удеевский (Уфа шәһәрендә мәшһүр), Ураков, Урысов, Батурлин, Башкиров, Балашов, Поливанов (Пәһлеван), Богданов, Бикбулатов, Башов, Пашин, Полванов, Татаринов, Татищев, Тимашов, Тимошкин, Чибиш, Чичаков, Черкасов, Дадишев, Дашко, Дәүләтгилдиев, Денисов, Родаль, Рузаев, Шаховский, Шулашкин, Шихалеев, Ширинский, Сорокин, Салашников, Сукуров, Годунов (Борис), Котков, Кадушев, Карамзин (тарихчы), Каришев, Карилин, Кантилеев, Калпаковский, Кугушев, Казембек, Клянчин, Мамин, Мартин (Мортаза исемле мирза балалары), Максудов, Мансуров, Мирзаликин, Нахимов, Ермолаев, Языков, Янгаличев, Юсупов. Боларның күбесе – зур мөлкәтләргә ия булган алпавытлар, кенәзләр һәм мирзалардыр.
14. Көчләп чукындырылган мөселманнар әһле ислам каршында «керәшеннәр» һәм «мәкруһлар»60 исемнәре белән йөртеләдер. Рус хөкүмәте тарафыннан Новокрещенская контора ачылганнан соң, чукындырылганнар – «мәкруһлар» дип, аннан элек чукындырылганнар «керәшеннәр» дип аталалар. Бу ике төркем арасында аерма зур. Керәшеннәр, үзләренең иске төрек телен, кием-салымнарын саклап килсәләр дә, ислам диненнән һәм мөселманнардан ераклашканнар, христианлыкта торуларына артык пошынмыйлар. Әмма мәкруһлар үзләрен чын мөселман саныйлар, әгәр дә аз гына форсат тапсалар, үзләренең мөселманлыкларын күрсәтәләр. Бу уңайдан күреләчәк авырлыкларга түзәргә дә хәзерләр. Мәкруһлар турында һиҗри белән 1271, милади белән 1855 елның 29 маенда императорның «Ислам диненнән христиан диненә мөрәҗәгать итмәгән мәкруһлар Казанның духовная консисториясе61 хөкеменә җибәрелсеннәр, бармасалар, балалары ата-аналарыннан полиция көче белән алынып чукындырылсыннар, христиан диненчә яшәмәгән мәкруһлар чиркәүләргә яңадан христиан руханилары тарафыннан йөртелсеннәр, әгәр дә бу эшкә риза булмасалар, ата-аналары аерылсын, ирле-хатынлы булып тормасыннар!» дигән указы игълан ителде.
15. Шушы елларда мәкруһлар руслашсыннар, чын христиан булсыннар өчен, ялгыз-ялгыз гаиләләрне рус авылларына таратып утырттылар, руслар белән аралашырга һәм барлык хәлләре русларның күз алдында булып торуга мәҗбүр иттеләр.
16. Мәкруһларның ислам динендә көчле һәм ныклы булуларын муллалар һәм мәчетләр тәэсиреннән күреп, рус хөкүмәте мәчет салу эшләрен христиан руханиларына тапшырды. Болар риза булсалар, мәчет салуга рөхсәт бирелә, әмма алар яраклы күрмәсәләр – рөхсәт бирелми торган булды. Бу закон һиҗри белән 1188, милади белән 1774 елда гына үзгәрде. Ләкин бу үзгәртү нигездән түгел, бәлки мәкруһлар тормаган һәм, гомумән, христианнарга тәэсир итү куркынычы булмаган урыннарга гына кагыла иде. Әмма христианнардан яки мәкруһлардан бер генә гаилә булса да, ул урында мәчет салуга рөхсәт бирү яки бирмәү христиан руханилары ихтыярында иде. Бу закон Икенче Николайның тәхеттән төшкән көненә кадәр дәвам итте.
17. Кыргыз, казах кавемнәрен руслаштыру һәм христиан итү теләге белән, 1223 һиҗри, 1808 милади елда император тарафыннан «Фәкыйрь кыргыз һәм казахлар үзләренең балаларын Төркестан, Хива, Бохара халыкларына сатарга тиеш түгел. Әмма русларга саткан очракта да ярдәм ителә» дигән указ игълан ителде. Шушы указга таянып, сатып алу дигән булып, руслар кыргыз һәм казах балаларын урлап һәм талап алып кайту юлына бастылар һәм һәммәсен чукындырып тордылар. Шунлыктан бу көндәге русларның ерак әбиләре һәм бабалары мөселман булмаганы бик сирәк һәм аз табылыр.
18. Чукындырылу хакында мөселманнарның күргән бәлаләренең иге-чиге юк. Төрмәдә ятучылар, ватаннарыннан сөрелүчеләр, үтерелүчеләрнең исәбен бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер. Бу турыда иске һәм зур архивлар түгел, бәлки Уфа шәһәрендәге Диния нәзарәте архивында булган эшләр генә дә гакылларны хәйран калдырырлык дәрәҗәдәдер. Көчләп чукындыру турындагы законнар императрица Екатерина тарафыннан юкка чыгарылган һәм алыштырылган булса да, бу юкка чыгару һәм алыштырулар кәгазьдә генә булып, гамәлдә һаман да үтәлеп торды.
19. Кырым ханы Морадгәрәй бине Мөбарәкгәрәй тарафыннан Мәскәү кенәзе Фёдор Алексеевичка һиҗри белән 1093, милади белән 1682 елның рабигыль-әүвәлендә62, ягъни март аенда язылган хатта шундый җөмләләр бар: «Мәмләкәтегездә булган мөселманнарны көчләп һәм кыстап христиан мәзһәбенә кертәсез икән. Мондый эшләр падишаһлар дәрәҗәсенә лаек түгел. Бу – бик яман эш. Бездә һәм дә бәхетле солтан кул астында хисапсыз дәрәҗәдә күп христианнар бар, безнең тарафыбыздан алар турында шундый бер эш булганы юк. Сез мөселманнарны дин мәсьәләсендә кыстамагыз, мөселманнар үз диннәрендә тыныч торсыннар»63.
20. Кырым ханы Мөхәммәдгәрәй ханның вәзире Сәфәргази Ака тарафыннан Мәскәү кенәзе Алексей Михайлович вәзире исеменә язылган хатта шундый сүзләр бар: «Падишаһыгыз, мөселманнарның мәчетләрен һәм мәдрәсәләрен ваттырып, Аллаһы Тәгаләнең сүзләре булган изге Коръәннәрне утка яктырды. Тотсакларны64, йолып алырга биреп, кыйнап, христиан итәсез. Андый эшләр белән генә христиан күбәймәс. Бездә дә христианнар күп. Ләкин без аларның диннәренә тыкшынмыйбыз. Кешеләрне көчләп христиан һәм көчләп мөселман итү лаек эш түгел. Ханкирмән солтанын да көчләп христиан иттегез!»65
Бишенче дәвер
Бу дәвер хакында язарга түгел, хәтта күңел белән фикерләүгә дә мөмкинлек юк. Алла насыйп итсә, җәннәткә кергәнебездән соң язарбыз. Анда кәгазь мул булыр, яхшы каралар, күңелгә ошаган каләмнәр табылыр. Яктылык җитәрлек булыр, караңгыда утырырга, налог түләү өчен иң кирәк әйберләрне сатуга мәҗбүрлек булмас. Алла теләсә, ЧК һәм ГПУ хөкемнәре дә йөрмәс… Шуның өчен моннан соң башка нәрсәләр хакында язачакбыз. Әсәрнең беренче бүлеме бетте, икенче бүлемгә керәчәкбез.
«Болгар вә Казан төрекләре» әсәренә кушымта66
Хисаметдин бине Шәрәфетдин әл-Мөслими, үзенең язуына караганда, Казан төбәге Ташбилге авылының Мөслим баба нәселеннән. Ул һиҗри белән X, милади белән XVI гасыр ахырында әле сәламәт була. Аның «Тәварихы Болгария» исемле әсәре халкыбыз арасында мәшһүр. Бу әсәр 40 биттә Казан шәһәрендә күп мәртәбәләр басылып таралды. Кул белән язылган нөсхәләреннән күпләрен һәм дә бик маһир каләмле затлар тарафыннан язылганнарын күрдем. Мәгәр без күргән нөсхәләр басмаларына күрә беркадәр озынраклар иде.
«Тәварихы Болгария» не халкыбызның каләм белән язып, нөсхәләрен күбәйтүләреннән аларның тарих гыйлеменә сәләтле, хосусан үз тарихларын белүгә ихласлы икәнлекләрен күрергә, әмма язылган нәрсәләргә хөкем чыгармыйча, ышануларыннан артык дәрәҗәдә башкага иярүләре дип нәтиҗә чыгарырга мөмкин булыр.
Тәрҗемәи хәл иясе үзе әлеге «Тәварихы Болгария» не Сәгъдетдин әт-Тәфтазани хозурында укып кайтканнан соң, утыз дүрт ел дәвамында язганлыгын вә һиҗри белән 992, милади белән 1582 ел мөхәррәм аеның 15 ендә Ташбилге авылында тәмам кыйлганлыгын бәян итә.
Бу урында күрсәтелгән тарихка (992 ел) караганда, бу әсәр Тәфтазани вафатыннан (792 ел) ике йөз ел үткәннән соң тәмамланган була. Бу тәкъдирдә әлеге әсәрнең Тәфтазани шәкерте тарафыннан язылган булуы сурәтләнми. Бу – бер.
Икенчесе: русларның Казан өлкәсен сугышып алган вакытларында бу адәм Ташбилге авылында булган, әмма шул олуг вакыйга вә бөек бәла хакында аз гына да сүз сөйләми. Хәлбуки үзе русларның «покровлары» Казан алыну мөнәсәбәте белән һәр ел октябрь башында үткәрелә торган бәйрәмнәре икәнлеген сөйләп китә.
Болардан башка да тәнкыйтькә лаек урыннары бар, бу турыда «Мөстәфадел-әхбар…»да тәфсилләп сөйләнә (208–226 б.). Гали Рәхим белән Газиз Гобәйдуллин аны үзләренең «Татар әдәбияты, татар тарихы» исемле әсәрләрендә дә тәнкыйтьләгәннәр («Тәварихы Болгария» бәхәсендә, 123 б., Казан шәһәрендә басылган).
* * *
Дөрес, «Тәварихы Болгария» китабында нигезсез сүзләр вә ялган хәбәрләр, ясалма вакыйгаларның хикәятләре хисапсыз дәрәҗәдә күп. Әмма, шуның белән бергә, моны язучының белгән нәрсәсе дә хисапсыз дәрәҗәдә диярлек күп. Халыклар моның ялганлавына гаҗәпләнгәннәре вә хәйран калганнары хәлдә, мин үзем матбугат халык арасында таралмаган бер заманда аның бу мәртәбәдә күп нәрсә ишетүе вә белүе хакында хәйранмын.
Хакыйкатьтә исә, әсәрдәге ялганнарның бөтенесе булмаса да, күбесе дөрес сүзләргә нигезләнгән булганлыктан, нигезләрен бу рәвештә белә алуы әһәмиятсез түгел. Шуның өчен дә бу әсәр хакында бу көндә күңелемә ошбу рәвештә фикерләр килә:
1. Китап Тәфтазани хозурында укып кайтучы бер галим тарафыннан язылган да, нөсхәсе сирәк очрый торган булуны көч куймый гына килгән мал дип белеп, икенче бер җилкуар адәм үзе ия булган һәм китапны теләгәнчә үзгәрткән вә бозган.
2. Китап тарихчы булмаган кеше тарафыннан төзелгән булу сәбәпле, ул күзенә төшкән һәрбер язуны, картлар вә хатын-кызлар арасында таралган һәрбер хәбәрне нәтиҗә ясамыйча, хөкем чыгармыйча теркәгән.
3. Китап – бер генә кеше әсәре түгел, арттырылып вә кушылып язылган җыентык. Шуны бер адәм китап рәвешенә китереп күчергән генә.
4. Китапны язучы Бохара, Сәмәркандларда йөргән вә тәкиййәләрдә гомер сөргән мөридләрдән ишеткән сүзләрен иләми вә җилгәрми язып барган. Соңыннан бу мәмләкәткә кайтып, төрле җирләрдә тәбарәк вә фатихачы, ягъни Коръән укучы булып йөргән дә ахырында Болгарда күрше булып торган вә шундагы күршеләрдән ишеткән сүзләрен һәммәсен язган.
5. Мөселманнарның руслар белән сугышулары вә Казанның рус кулына төшүе тәфсилләп язылган булса да, русларның дәһшәтле рәвештә әһле исламны җәфалаган, китапларын вә Коръәннәрен, хәтта һәрбер язуны җыеп вә өеп яндырган вакытларындагы вәхшилекләре, аларның газаплауларыннан саклану өчен, китаптан төшерелгән вә яндырылган.
6. Болгар шәһәре җимерелгәннән вә әһле исламның хөкүмәт мәркәзе Казанга күчкәннән соң да, Болгар зиярәтчеләр белән тулы вә олуг бер мөселманнар җыела торган урын булып дәвам иткән. Хаҗилар өчен рәсми юл күрсәтүчеләр булган кебек, Болгарга зиярәт кылырга килүчеләргә ярдәмләшү өчен арадашчылар вә хисапсыз күп күршеләр булган. Арадашлык итүчеләр зиярәт өчен килүчеләрне үзләренең хосусый дәфтәрләренә язып барганнар. Кайсы өлкәдән килүләре, ир яки хатынмы икәнен – һәммәсен тәфсилләп язу гадәт булган. Бу хәл русларның Казанны басып алуларына вә Болгарда булган борынгы һәйкәлләрне җимерүләренә, ислам халкын аннан куып, русларны урнаштыруларына кадәр дәвам иткән.
Зиярәт кылучы ирләр вә хатыннарның исемнәре язылган дәфтәрләрдән күренгәнчә, соңыннан алар сәхабәләрдән дин өйрәнергә килүче иярчен ирләр вә иярчен хатын-кызлар булып шөһрәт тапканнар.
Сәхабәләрнең Болгарда олуг галимнәрнең каберләре булу турындагы хәбәре вә шуның кебек риваятьләрнең күбесе, Болгарда булган күршеләр вә зиярәт кылдырып йөрүче арадашчылар тарафыннан халыкны җәлеп итәр өчен уйлап чыгарылган нәрсәләр булып, халык арасында таралган. «Тәварихы Болгария» дә дә шундый хәбәр бар.
Бу урында язылган сүзләр, берәр төрле ышанычлы чыганакларга нигезләнгән нәрсәләр булмыйча, бары фараз кылу вә чамалаулардан гына гыйбарәт. Бәгъзе бер ихтималларның дөрес булулары да мөмкин. Шулай булса да үзем бу «Тәварихы Болгария» китабын бу көннән бөтенләй игътибардан чыгару тарафында түгелмен. Сансыз күп ялгышлар вә ялганнар арасында аз гына, санаулы гына булса да әһәмиятле вә кыйммәтле, дөрес нәрсәләр дә булырга мөмкин. «Иннәл-кәзүб кад йусаддику»67. Шуңа күрә дә гыйлем әһелләре тарафыннан яхшы тикшерелеп уку кирәк дип уйлыйм. Тикшерү вакытында Мәрҗани тәнкыйтьләре белән Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин тәнкыйтьләренең ярдәмнәре зур булыр. Шуннан соң нинди бер карарга килсәләр дә килерләр.
Ибне фазланның тәрҗемәи хәле вә сәяхәтнамәсе
Ибне Фазланның исеме Әхмәд булып, атасы – Фазлан, Фазланның атасы – Габбас, Габбасның атасы – Рәшид вә Рәшиднең атасы Хаммад иде. Якут Хәмәви бу затны «Мөгъҗәмел-бөлдан» да бер мәртәбә «мәүла68 Мөхәммәд бине Сөләйман» дип вә икенче мәртәбәдә «мәүла әмирел-мөэминин69, сөммә70 мәүла Мөхәммәд бине Сөләйман» дип аңлатадыр (Мөгъҗәмел-бөлдан, «Башкорт» бүлеге).
Болгар төрекләренә ислам динен өйрәтү вә мәсҗед бина итү, шулай ук дошманнардан саклану өчен кальгалар салырга дип, әл-Моктәдир биллаһ хәлифә тарафыннан җибәрелгән илче һәйәте71 эчендә кятиб72 булып Ибне Фазлан Болгарга килгән иде. Ошбу сәфәрендә Багдадтан чыгып киткән көненнән башлап кайтып киткән вакытына кадәр ишеткән һәм күргән нәрсәләрен язып, бер сәяхәтнамә төзегәнлеге риваять ителәдер. Якут Хәмәви: «Ибне Фазланның сәяхәтнамәсе халык арасында мәшһүр, мин үзем байтак нөсхәсен күрдем», – ди.
Якут Хәмәви заманында (бу зат 626 һиҗри, 1228 милади елда вафат булды) нөсхәсе күп булган бу әсәрнең хәтта бер нөсхәсен генә күрү дә соңгы галимнәргә насыйп булмады, диләр. Гәрчә кайсыбер фиһрисләрдә73 ошбу әсәрнең басылганлыгы язылса да, аның немецча тәрҗемәсе белән берлектә Френ тарафыннан 1832 елда Петербург шәһәрендә басылган рисалә74 икәнлеге мәгълүм булды. Бу рисалә – Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенең үзе түгел, бәлки Якут Хәмәви тарафыннан «Болгар» бүлегендә, сәяхәтнамәдән күчергән беркадәр җөмләләр генәдер. Шуның өчен моны «Ибне Фазлан сәяхәтнамәсе» дип йөртү дөрес аңлату булып җитмәс.
Безнең үз уебызга күрә фазыйль75 Мәрҗанинең: «Яшь вакытымда Ибне Фазлан рисаләсеннән беркадәр кисәкләрен күчереп алган идем, анда Якут Хәмәви вә башкалар күчергән сүзләрдән артык нәрсәләр дә күп иде. Кызганыч ки, аны кая куйганымны хәзер белмим»76, – дип әйтүе шушы Френ тарафыннан бастырылган әсәр турында булыр. Әлеге әсәр Мәрҗани 14–15 яшьләрдә вакытта басылган иде. Шул басылган нөсхәдән берәр адәм каләм белән күчергәндер дә, Мәрҗани шул каләм белән күчерелгән нөсхәдән күчергән булыр. Әгәр дә немецча булган шәрехләр77 беркадәр генә тәрҗемә ителгән булса да, әлбәттә, Якут Хәмәви күчергән сүзләрдән ертык мәгълүмат та булыр. Басма нөсхәләрдән каләм белән күчерү гадәте Мәрҗани заманында түгел, безнең үз заманыбызда да бар иде. Мәдрәсәдә вакытымда басма нөсхәдән «Шәрех мелла Җами»78 һәм дә «Хыялый хашиясенең хашиясе79 – Сиялкүти» әсәрен үзебез дә күчергән идек.
Якут Хәмәви «Мөгъҗәмел-бөлдан» да Ибне Фазлан сәяхәтнамәсеннән Ител, Башкорт, Болгар, Хәзәр, Харәзем, Рус атамаларына бәйле беркадәр җөмләләр күчерә. Күчерелми калган өлешләренә нисбәтән, күчерелгәннәр аз нәрсә булса кирәк. Шулай да ошбу күчерелгәннәр безнең өчен бик мөһим.
Ошбу сәбәптән «Мөгъҗәмел-бөлдан» да Ибне Фазлан рисаләсеннән төрле урыннарда күчерелгән кисәкләрне бер җиргә җыеп, үз телебезгә – төркичәгә тәрҗемә итеп, ошбу әсәрне язабыз. Бүлек исемнәре, саннары һәм дә маддәләргә80 аерып куелган саннар безнең үз эшебез булыр.
Файдаланган нөсхәбез – 1866–1873 елларда Лейпциг шәһәрендә Вюстенфельд тарафыннан алты җилдтә81 басылган нөсхә белән Мисырда «Әс-Сәгадәт»82 матбагасында 1323–1324 һиҗри елда сигез җилдтә басылган нөсхәдер. 1832 елда Петербургта Френ тарафыннан басылган нөсхә дә алдыбызда булса да, монда «Болгар» бүлегендәге җөмлә генә булганлыктан һәм дә тел белмәгәнлегебездән, немецча язылган шәрех вә хашияләрдән файдалана алмадык.
Ибне Фазланның вафаты тарихы безгә мәгълүм булмады. «Иктифаэль-кануг»83 сахибе84 309 һиҗри елда вафат булганлыгын сөйләсә дә, һич шөбһә юк, ул сүз ялгыштыр.
Өстәмә вә кушымта
Академия әгъзасы Бартольдның 1922 елның 23 июлендә Академиягә булган мәгърузәсенең85 рисалә рәвешендә бастырылган нөсхәсен күрдем. Бу мәгърузә Зәки әфәнде Вәлидинең 1923 елда Мәшһәд шәһәрендә имам Риза раузасында булган китапханәдә күргән кулъязма әсәрләр турындагы мәгълүматыннан гыйбарәт. Зәки әфәнде бу китапханәдә Ибне Фазлан рисаләсеннән кайбер җөмләләрне күчереп алган.
Электән төзегән язмама мин шул мәгърузәдәге җөмләләрне дә өстәячәкмен. Шуңа күрә бу әсәрнең чыганагы «Мөгъҗәмел-бөлдан» берлә Зәки әфәнде тарафыннан күчереп алынган мәгълүматтан гыйбарәт.
Ибне фазланның болгарга килүе
Багдадтан сәфәр
1. Сәкълаб кавеменең падишаһы булган Алмас бине Сүлки Бәлтуардан86 әл-Моктәдир биллаһ хәлифәгә «Безгә, дин өйрәтер вә ислам шәригате белән танышыр һәм дә мәсҗед вә минбәр87 төзер, мәмләкәтебезгә дин хөкемнәрен ирештерер вә үзебезгә каршы булган падишаһлардан сакланырлык итеп кальгалар салыр өчен, галимнәр һәм осталар җибәрсәгез иде» дигән үтенеч хаты килде. Ошбу үтенечне хәлифә кабул итте (галимнәр, эшчеләр вә остазлардан гыйбарәт бер һәйәт җибәрде). Илче, тулы хокуклы вәкил вә Мәккә, Мәдинә шәһәрләре исеменнән дингә өндәүче һәм дә әлеге өндәүченең азатлысы – Сәһсән әр-Рәсиби, тәрҗемәче Борис әс-Сәкълаби һәм дә Ибне Фазлан иде.
2. Без (илче һәйәт) «Мәдинәтес-сәлам» нән (Багдадтан) 309 елда88, сәфәр аеның89 унберенче кичәсендә сәфәр чыктык.
Харәзем мәмләкәте
3. Бохара шәһәреннән Харәземгә вә аннан Җөрҗаниягә90 бардык. Харәзем белән Җөрҗания арасы су белән барганда илле фәрсәхтер. Харәзем дирһәмнәре91 бозык һәм башка нәрсә кушылып сугылган. Кургаш һәм җиз дә кушылган. Харәзем кешеләре дирһәмгә «тазча» диләр. Боларның табигатьләре һәм сүз сөйләшүләре – вәхшиләрчә. Сөйләшүләре – бакаларның шаулашуларына охшый. Үзләре әмирел-мөэминин92 Гали разый Аллаһы ганһене93 яратмыйлар вә һәр намаз соңында аннан нәфрәтләнәләр.
4. Җөрҗаниядә беркадәр вакытлар тордык. Җәйхун елгасы тәмам туңды. Бозның калынлыгы 19 карыш94 булды. Атлар, качыр, ишәкләр һәм дә сыерлар һич хәвефсез вә илтифатсыз боз өстеннән йөриләр. Боларга боз аз гына да каушамый, аска таба сыгылмый вә чатнамый. Ошбу рәвештә без монда өч ай тордык. Шәһәр бик салкын булганга, әллә зәмһәрирнең берәр капкасы ачылдымы, дип уйлыйдыр идек. Кар яуганда, көчле җил чыгып, буранлап явадыр иде. Бүләк бирүчеләргә (вә яки башкача изгелек итүчеләргә) яхшылык белән җавап бирергә теләүчеләр әлеге кешеләргә: «Безнең өебездә ут бар, рәхим ит, шунда сөйләшеп, җылынып утырырбыз!» – диләр. (Бу сүз белән алар салкынлыкның катылыгын вә җылылыкның кыйммәтле булуын аңлаталардыр.) Шулай булса да Аллаһы Тәгалә боларга утын муллыгы биргән. Боларда утын арзан. Өч мең ритылдан95 гыйбарәт булган тау утыны (гата) ике дирһәмгә сатыладыр. Боларда теләнүчеләр, ишек төбендә тукталып, туры өйгә керәләр дә ут каршысында берәр сәгать торалар вә «пәкнәд!» диләр. «Пәкнәд» дигәннәре – икмәктер. Бирсәләр – шуны алып, әгәр бирмәсәләр – башларын кашып чыгып китәләр.
5. Җөрҗаниядән 309 елда, зөлкагдәнең96 икенче дүшәмбе көнендә сәфәр иттек. «Зәмбихан» исемендәге рабатка97 туктадык. Бу урын төрекләр мәмләкәтенең капкасы булып, моннан соң төрек өлкәсенә кереләдер.
6. Унбиш көн сәфәребездән соң Чинг дигән тау янына җиттек. Моннан юлыбыз Гузия кабиләсенә очрады. Кәрваныбызда 3000 кадәр ат вә 5000 кадәр кеше бар98.
Гузия халкы
7. Гузия халыклары киез өйләрдә торалар. Хатыннары үзләрендәге ирләрдән дә, башкаларның ирләреннән дә качмыйлар. Үзләренең карт вә олы яшьтәге кешеләрен бик хөрмәт итәләр99.
8. Гузия халыклары куйларны башларына сугып үтерәләр100.
9. Боларда үлекләрне дәфен кылу101 гадәте ошбу рәвештә: бай кеше авырса, аны аерым чатырда яткыралар, гаиләсе янына килми. Ул кеше шул урынында йә үлгәнче, йә терелгәнче ята. Әмма юксыл кеше йә кол кеше авырса, аны кырга чыгарып ташлыйлар да үзләре аннан күчеп китәләр. Үлгән кешеләрнең киемнәрен киендерәләр вә коралларын тагалар да, өй рәвешендә баз казып, шуның төбенә утыртып күмәләр. Кабере өстенә балчык өяләр. Кабер өстендә 10–100 кадәр хайван бугазлыйлар да койрыкларын, баш сөякләрен вә тиреләрен агачларга тагалар, гүя үлгән кеше шул хайваннарга атланып җәннәткә бара буладыр. Исән булганда күпме кеше үтергән булса, шуның санынча һәйкәл куялар, гүя бу кешеләр җәннәттә аңа хезмәт итәчәк. Үлгәннең өченче көнендә каберендә яңадан хайваннар бугазлыйлар.
10. Төрек халкы, гомумән, мыекларын кырып йөри, сакалларын ияк астында гына калдыралар.
11. Гузияләрнең падишаһлары «Ябгу» гонваны102 белән йөртеләдер. Аның урынбасары «Күзиркин» дип йөртелә. Болардан башка гаскәр башлыклары да буладыр. Гаскәр башлыклары – Әтрәх бине әл-Кыйгандыр. Бу гаскәр башлыгының атасы Болгар ханының кияве булып, сәламәт иде. Атасының хозурында Янал дигән тархан торадыр. Без шушы әл-Кыйган ярдәме белән сәфәребезне дәвем иттерә алдык. Әгәр дә ул булмаса иде, Гузиянең башлыклары безгә берәр төрле зарар китергән булырлар иде. Йә таларлар, йә үтерерләр иде.
12. Бу урыннан кузгалып киттек тә Бугтәди елгасына җиттек. Аннан саллар белән аркылы чыктык. Монда башкортларның алдагы өлешләренә очрадык. Аннан Җөм103 елгасына килдек. Аннан соң ошбу зур елгаларны үттек: Җахмыш, Әзәл, Әрдан, Әрыш, Әхты, Мәнә яки Бәнә. Аннан соң диңгез рәвешендә зур вә акмый торган су буена утырган бәҗәнәкләргә (пәчәнәкләргә) килдек.
Пәчәнәкләр
13. Пәчәнәкләрнең төсләре бик кара, сакалларын кыралар. Гузияләргә караганда болар фәкыйрьләр104. Гузияләрдә 100 әр мең куйлары булган кешеләр бар.
14. Пәчәнәкләрдән күчеп киттек вә «Җәнех»105 елгасына килдек. Без күргән елгалардан иң зурысы – шушы елгадыр. Суы күп вә кызу агадыр. Моннан соң ошбу елгаларны үттек: Җаха, Баҗак, Сәмүр106, Кибак яки Кибал107, Сух108, Кәҗлү. Моннан соң башкорт кавеме шәһәренә килдек109.
Башкорт кавеме
15. Төрекләр арасында иң яманнары вә иң нәҗесләре булганлыктан, башкортлардан сакландык. Болар – кеше
үтерүгә кыю адәмнәрдер. Очраганда, кешеләрнең башларын гәүдәсеннән аерып алып китәләр110…
17. Башкортларның һәрберсе агачтан ирләрнең җенес әгъзасы рәвешендә бер нәрсә ясап, шуны үзләренең яннарында йөртәләр. Сәфәргә чыкканда яки дошманга юлыкканда, шуңа сәҗдә кылып үбәләр вә: «Әй Раббым! Миңа шундый теләгемне үтә вә мондый теләгемне кабул ит!» – дип, догалар кылалар вә ялваралар. Тәрҗемәче аркылы: «Нинди дәлилгә таянып, шундый нәрсәне үзегезгә Раббы дип ышанасыз?» – дип сорадым. «Дөньяга килүебезгә шуннан башка сәбәп барлыгын белмибез, шуның өчен аны Раббы дип ышанабыз», – дип җавап бирделәр.
18. Башкортларның кайберләре 12 раббы барлыгына ышаналар. Кыш, җәй, яңгыр, җил, агач, адәмнәр, хайваннар, су, кич, көндез, үлем, тереклек, җирләрнең һәрберсенең үзләренә хас раббылары булып, күктә булган Раббы һәрберсеннән олыдыр. Бу олы Раббы башка раббылар катнашында һәм киңәшләре белән эш итә, диләр.
19. Башкортлар арасында еланга, балыкка, торнага табынучы кабиләләр да бар. Бу турыда: «Без бер дошманыбыз белән сугышканда җиңелгән идек, шул вакыт дошманнарыбыз артыннан торналар кычкырыштылар, шуның сәбәбеннән дошманыбыз җиңелде. Дошманнарыбызның җиңелүләренә сәбәп булганлыкларыннан торналарны раббы санадык вә аларга гыйбадәт кыла торган булдык», – диләр.
Болгарга якынлашу
20. Башкортлардан күчеп киттек һәм дә Чирмешән, Урын, Урым, Тыйг, Бәнаснә, Җаушин исемнәрендәге елгаларны үттек. Елгалар бер-береннән 2–4 көнлек ераклыктадыр.
21. Болгар ханы Хәлҗә дигән елга буеннан Җаушин елгасына күчкән вә шунда ике ай кадәр торган иде. Күчәргә булгач, ул «Суан»111 кавеменә хәбәр җибәреп, үзе белән бергә күчәргә әмер иткән иде. Әлеге кавем ике төркем булып, берсе – Вирг исемле, икенче төркеме Әскәл дип танылган патша кул астында иде. Ләкин ислам динендә түгелләр иде. Башта күчүгә риза булмасалар да, соңыннан, Болгар падишаһының өенә килеп сөйләшеп-ризалашып, Җаушин елгасына күчтеләр. Җаушин елгасы – аркылы 5 аршын микъдарында тар бер елгадыр.
Болгарга килеп җитү
22. Сәфәребездән максатыбыз булган сәкълаб падишаһының тора торган урынына бер тәүлек кадәр ераклык калганнан соң, әлеге падишаһ үз кул астында булган дүрт падишаһ белән үзенең угылларын һәм туганнарын безне каршы алу өчен җибәрде. Яннарында икмәк, тары, ит булган хәлдә, алар безне каршы алдылар. Безнең белән бергә йөрделәр.
23. (Болгар шәһәренә булса кирәк), ике фәрсәх калганнан соң, падишаһ үзе дә безгә каршы чыкты вә, безне күрү белән аттан төшеп, Аллаһы Тәгаләгә шөкер112 сәҗдәсе кылды. Җиңендә тәңкәләр бар иде, аларны безнең өсләребезгә чәчте. Безнең өчен чатырлар корылган иде. Без шул чатырларга урнаштык.
24. Болгар шәһәренә җитүебез 310 ел, мөхәррәмнең 12 нче көнендә, якшәмбе көн иде113. Харәзем мәмләкәтенең башкаласы булган Җөрҗания шәһәре белән Болгар арасындагы сәфәребез 70 көн булды.
25. Мәмләкәтнең хөрмәтле адәмнәре вә түбән дәрәҗәдәге падишаһлар, түрәләр, хәлифәнең хаты укылачак мәҗлескә әзер булсыннар вә җыелсыннар өчен, без үзебез өчен әзерләнгән чатырларда чәршәмбе көнгә кадәр тордык.
26. Пәнҗешәмбе көн җиткәч, төеннәребезне чиштек вә Багдадтан җибәрелгән ияр белән атны иярләдек тә Габбаси хәлифәләрнең билгесе булган кара киемне падишаһка кидердек, башына чалма урадык. Мин хәлифәнең хатын букчадан алдым да кычкырып укыдым. Бу вакытта падишаһ, хәлифәне хөрмәт кылу нияте белән, аягүрә басып торды. Моннан соң вәзир Хәмид бине әл-Габбас тарафыннан җибәрелгән хатны да укыдым. Бу вакытта да падишаһ аяк өстендә торды. Хәлбуки падишаһ авыр гәүдәле адәм иде. Падишаһ кешеләре безнең өстебезгә тәңкәләр чәчтеләр. Без хәлифә тарафыннан җибәрелгән бүләкләрне падишаһка тәкъдим иттек вә хатынына да бүләк ителгән кием кидердек. Үзләренең гореф вә гадәтләренә күрә хатыны үз янында утырган иде.
27. Шуннан соң падишаһ безне үз коббәсенә114 чакырды. Без бардык. Падишаһның уң тарафына шул мәмләкәттән җыелган падишаһлар утырганнар иде. Безгә үзенең сул тарафына утырырга кушты. Падишаһ үзе Рум дибаҗы115 белән өртелгән тәхеттә утыра иде.
28. Падишаһның соравына күрә аш китерделәр. Падишаһ үзе пычак алды да итне өч мәртәбә кисеп, берсе артыннан берсен капты. Шуннан соң илче Сәүсәнгә кисеп бирде. Аннары кечкенә маидә китереп, илче Сәүсән алдына куйдылар. Падишаһ ит кисеп биргән вә авыз иткәннән соң, кешеләрнең һәрберсенә тәртип белән маидә116 китереп тордылар. Падишаһ үзе ит кисеп авыз иттерми торып, ашарга һичкем кул сузмады. Падишаһ тагын ит кисте дә уң ягында булган падишаһка бирде. Шуннан соң аңа да маидә килде. Падишаһ, тагын ит кисеп, уң ягындагы икенче падишаһка бирде. Аңа да маидә килде. Шул тәртип белән мәҗлестә булган кунакларның һәрберсенә маидә китерелде. Һәрберебез үз маидәбездән ашадык. Бер кеше маидәсенә икенче бер кешенең катнашуы булмады. Аш тәмам булганнан соң, маидәдә калган ашларыбызны һәрберебез үз урыннарыбызга алып кайттык. Аш тәмам булганнан соң, падишаһ эчәр өчен бал ширбәте сорап алды. Үзләре моны «сөҗү» диләр. Үзе дә эчте, без дә эчтек.
29. Без килгәнгә кадәр хөтбә вакытында падишаһ өчен мөнбәрдә «Аллаһүммә әслихәл-мәликә Бәлтуар-мәликә Болгар» дип дога кылына торган булган. Мин: «Әл-мәлик» сүзе Аллаһы Тәгаләнең үзенә генә хас исемнәрдән, хосусан ялвару һәм дога урыны булган мөнбәрләрдә әлеге исемне башкаларга атап бирү ярамый, менә синең хуҗаң – мөэмин-мөселманнарның хуҗасы – бөтен Көнчыгыш вә Көнбатыш мәмләкәтләрендәге мөнбәрләрдә үзен «Аллаһүммә әслих габдәкә вә хәлифәтәкә Җәгъфәр әл-имам әл-Моктәдир биллаһ әмирел-мөэмининә!»117 дип телгә алырга боерды», – дидем. Падишаһ: «Алай булгач, ничек әйтергә кирәк булыр?» – диде. Мин: «Үзеңнең һәм дә атаңның исеме телгә алыныр», – дидем. Падишаһ: «Минем атам мөселман түгел иде, үзем дә мөселман булмадым, элеккеге исемемне хөтбәдә телгә алдырасым килми, бөтен мөэмин-мөселманнарның хуҗасы булган хуҗамның исеме ничек? Шуның исемен үземә бирсәм ярармы?» – диде. Мин: «Бөтен мөэмин-мөселманнарның хуҗасы Җәгъфәр исемле, аның исемен үзеңә кушуыңнан тыю юк!» – дидем. Падишаһ: «Алай булса, мин үземне Җәгъфәр вә атамны Габдулла дип исемләдем», – диде. Моннан соң вәгазь сөйләүче – хатыйп: «Аллаһуммә әслих габдәкә Җәгъфәр бине Габдулла әмире Болгар мәүла әмирел-мөэмининә!»118 – дип дога кыла башлады.
30. Болгар падишаһы Хәзәр падишаһына дань түләп торадыр, һәр өй, гаилә башыннан сәмүр119 тиресе биреләдер. Әмма Хәзәрдән сәүдә килмәс, килсә – Болгар падишаһы шуннан уннан берсен аладыр. Әгәр дә руслар вә яки башкалар килсәләр, кол сатучылардан һәр ун колдан берсен аладыр. Болгар падишаһының углы Хәзәр падишаһы янында рәһен120 булып торадыр.
Болгар шәһәрендә гаҗәеп хәлләр
31. Болгар падишаһы шәһәрендә (Болгар шәһәре булса кирәк) санап вә сөйләп бетергесез гаҗәеп нәрсәләр күрдем. Боларның барысыннан да ошбу хәлләрне телгә алып китәм.
Әүвәлге кичәмездә кояш баешы тарафында, кояш батмастан элек, күктә куе кызыллык пәйда булды. Һавадан тавышлар киләдер иде. Башымны күтәреп карасам, ул ут рәвешендә кып-кызыл булып, миңа якын гына җирдә торадыр. Һавадан ишетелгән тавышлар шуннан килә икән. Шул болытта кулларында җәяләр, сөңге вә кылычлары булган адәмнәрнең вә хайваннарның рәсемнәре бар. Дикъкать итеп карасам, шулар төсле үк икенче бер төркем барлыкка килде дә, ике гаскәр бер-берсенә каршы сугышырга кереште. Без курыктык, ялвара һәм дога кыла башладык. Шәһәр халкы безнең бу хәлебезгә бик гаҗәпләнде һәм көлешә башлады. Әлеге ике гаскәр бер-беренә һөҗүм итәләр дә аралашалар, бераздан тагын аерылышалар иде. Озак вакытлар шушы хәл дәвам итте вә соңыннан югалдылар. Бу турыда падишаһтан сораган идек. «Мөэмин җеннәр белән кяфер җеннәр сугышалар, дип бабаларыбыздан ишетәдер идек. Бу хәл һәр кичәдә буладыр», – дип җавап бирде.
32. Падишаһның Багдад шәһәреннән килгән бер тегүчесе бар иде. Сөйләшеп утырыйк дип, шуның белән минем чатырыма кердек. Ястү намазына азан әйткәнне көтәдер идек. Ярым сәгатьләр соңында азан тавышы килде. Чатырдан чыктык, таң туганны күрдек. Мөәззиннән: «Нинди намаз өчен азан әйттең?» – дип сорадым. «Иртә намазы өчен», – дип җавап бирде. «Ястү намазы кайда соң?» – дидем. Мөәззин: «Без аны ахшам намазы белән бергә укыйбыз!» – диде. «Төн кайда?» – дидем. «Үзең күрәсең, моннан да кыска иде, хәзер инде бераз озынайды…» – диде. Шуннан соң, иртә намазы калудан куркып, бер ай кадәр вакыт төнлә йокламадым. Төннең кыскалыгы шулкадәр ки, ахшам вакытында аш салынса – шул аш пешеп чыкканчы иртә намазын уку тиеш буладыр.
33. Болгарда көннең бик озын икәнлеген күрдем. Елның бер вакытында көн озын вә төн кыска булып, икенче бер вакытында моның киресенчә – төн озын вә көн кыска була икән.
34. Икенче төндә күккә карап утырдым. Төрле урында күзгә күренә торган йолдызларның саны унбишләп булды. Көнбатыш тарафында булган кызыллык бөтенләй юкка чыкмыйдыр. Төнлә караңгылык та юк дип әйтерлек. Ук атарлык ераклыктан икенче кешене танып була.
35. Ай күктә бер сәгать тора да таң тугач югала.
36. Падишаһ: «Безнең артыбызда өч айлык ераклыкта «вису» исемле бер кавем бар, аларның төннәре бер сәгатьтән дә кимрәк!» – дип сөйләде.
37. Кояш чыкканда, шәһәрдә булган һәрнәрсә кызара вә һәрнәрсә болыт рәвешендә булып күренә. Кояш югары күтәрелгән вакытка кадәр шушы хәл дәвам итә. Кыш җиткәч, төн озая, аның каравы көн кыскара. «Шәһәрдән бер фәрсәхтән кимрәк ераклыкта булган Идел елгасына барыр өчен, таң вакытында чыгып китүче кеше шәфәкъ батып, йолдызлар, калкып, күкне тутырган вакытта гына барып җитәдер», – дип сөйләделәр.
38. Болгар халыклары эт улауны мөбарәк эш саныйлар вә: «Эт улау – арзанлык-очсызлыкка вә бәрәкәтлелеккә, сәламәтлеккә галәмә», – диләр.
39. Болгарда елан бик күп, хәтта кайбер агач ботакларында ун вә аннан да артыграк елан чорналып тора. Болар еланны үтермиләр вә аларга зарар тидермиләр.
40. Монда бик әче, яшел алма пешә. Кызлар шул алманы ашап симерәләр.
41. Монда чикләвек агачы кадәр күп агач юк. Хәтта кырык фәрсәх мөрәббәгъ121 булган чикләвек урманы күрдем.
42. Монда тагын башы хөрмә агачына охшый торган вә яфраклары башына җыелып та, башка урыннары яфраксыз булган бик озын бер агач күрдем. Моның нинди агач икәнлеген белмим. Бу агачның бер җиреннән тишәләр дә шуның астына савыт куялар. Мәзкүр122 савытка тишектән балдан да ләззәтле бертөрле су агып торадыр. Бу суны күбрәк эчүчеләр хәмер эчүчеләр рәвешендә исерәләр.
43. Боларның күбрәк ашаган ашлары – тары һәм дә ат ите. Хәлбуки үзләрендә бодай, арпа да күп буладыр.
44. Үзләре өчен ашлык чәчүчеләр падишаһка өлеш чыгармыйлар вә бөтен уңышын үзләре генә алалар. Әмма падишаһка йорт, гаилә башыннан үгез тиресе бирәләр. Әгәр дә падишаһ берәр шәһәр өстенә гаскәр җибәрсә, шул гаскәр алган ганимәт малыннан аңа да өлеш чыга.
45. Боларда балык маеннан башка май юк. Моны туң май һәм дә зәйтүн мае урынында файдаланалар вә шул сәбәптән үзләре исле булалар.
46. Боларның һәрберсе башына бүрек кия. Падишаһ үзе генә атка атланып йөри, янында бер кешесе дә булмый. Базардан үткән вакытында, һәммә халык, аякка басып, башларындагы бүрекләрен, салып, култык асларына кыстыралар, падишаһ үтеп киткәннән соң гына, бүрекләрен башларына кияләр.
47. Кирәк олы вә кирәк кече адәм булсын, кем генә булса да, хак, аның балалары вә туганнары да, падишаһ хозурына кергән вакытларында, падишаһның күзе төшү белән, башларыннан бүрекләрен, алып, култык асларына кыстыралар һәм башлары белән ишарәт итәләр, аннары утыралар вә яңадан аякка басалар. Падишаһ үзе утырырга ишарәт иткәнгә кадәр аяк өсләренә басып торалар.
48. Падишаһ хозурында һәркем тез чүгеп утыра. Падишаһ яныннан чыкмый торып бүрекләрен башларына кимиләр вә күрсәтмиләр, чыкканнарыннан соң гына кияләр.
49. Боларда яшен яшьнәү күп була. Яшен сугып яндыра башлаган каралты хакында: «Аллаһы Тәгаләнең каргышы төшкән урын», – диләр һәм аңа якын бармыйлар, сүндерергә дә тырышып карамыйлар. Ул каралты үз хәленчә янып бетә.
50. Мәгърифәтле һәм тырыш адәмнәр хакында: «Моның вазифасы – Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итү», – дип, аны бау белән агачка асып куялар. Ул, бау өзелеп төшкәнче, шунда асылган хәлендә тора.
51. Юлда барган вакытында сугыш кораллары үз өстендә булган хәлдә бәвел итәргә утырган кешенең коралларын да, башка нәрсәләрен дә талап алалар, әмма шул коралларын үзеннән алып, бер читкә куйган хәлендә утырса, аңа бөтенләй тимиләр. Бу хәл – аларда гадәттер.
52. Ирләр вә хатыннар, һәммәсе ялангач хәлләрендә бергәләп су кергәндә, бер-берләреннән пәрдәләнмиләр. Шулай булса да боларда зина кылу бер дә юк. Әгәр дә берәү зина кылса, нинди генә кеше булса да, дүрт казык кагалар да шуларга бәйлиләр. Муеныннан башлап башына кадәр шул кешене балта белән турыйлар вә һәрбер кисәген агачка асалар. Ирләргә дә, хатыннарга да хөкем шушы.
53. Су кергән вакытларында, хатыннарның ирләрдән пәрдәләнеп керүләре хакында күп тырыштым, ләкин сүзләрем тәэсир итмәде.
54. Угрыларны зиначыларны үтергән кебек үк үтерәләр. Боларның хәбәрләре күп вә озын. Без шушы хәлләрен күчереп канәгатьләндек.
Алып адәм
55. Болгарда ифрат зур гәүдәле бер адәм бар дип ишеткән идем. Падишаһ хозурына баргач, шул кеше хакында сорадым. Падишаһ: «Дөрес, шундый бер адәм бар иде. Ләкин ул хәзер вафаттыр. Ул бу шәһәр халкыннан һәм дә адәм балалары җөмләсеннән дә түгел иде, – дип җавап бирде вә аның хакында болайрак итеп бер хәбәр сөйләде: – Кайбер сәүдәгәрләр Иделгә барганнар иде. Идел – бездән бер көнлек ераклыкта бер елгадыр123. Бу вакытта Идел ташыйдыр иде. Әлеге сәүдәгәрләрдән бер җәмәгать, миңа килеп: «Әй падишаһ! Идел ярында бер адәм йөри, әгәр дә аның кавеме дә үзе шикелле зур гәүдәле булып, бездән ерак тормасалар, безгә монда гомер сөрү мөмкин булмас. Күчү кирәк булыр», – диделәр. Алар белән мин үзем дә Иделгә киттем. Барып күрсәм: башы – зур казан рәвешендә, борыны вә бармаклары – бер карыш, күзләре – бик зур, буе да – минем терсәгем белән унике терсәк озынлыгындагы бер адәм. Күргәнемнән соң куркып киттем. Башкаларның күңелләренә килгән нәрсә минем күңелемә дә килде. Сөйләшә башладык – җавап бирмәде. Бары күзләре генә карап торды. Аны алып кайттык. Үзебездән өч айлык ераклыкта булган вису халкына шушы кеше хакында мәгълүмат бирүләрен сорап хат яздым. Алар хатыма ошбу җавапны яздылар: «Ул кеше яэҗүҗ-мәэҗүҗ кавеменнән булып, алар бездән өч айлык ераклыкта булган урында торалар. Алар белән безнең арабызны диңгез һәм дә зур таулар аералар. Алар хайваннардан аермасыз, кием кимиләр. Бөтен мөгамәләләре хайваннар рәвешендә. Аларга Аллаһы Тәгалә һәркөн диңгездән бер балык чыгарып тора. Боларның һәрберсе үзе вә гаиләсе өчен шул балыктан җитәрлек итеп ит кисеп ала. Әгәр дә кирәгеннән артык алса, алучының эче авырта, кайвакыт бөтен җәмәгатьләре белән үлеп тә китәләр. Кирәк кадәр алганнарыннан соң, бу балык кайтадан диңгезгә китә. Ошбу хәл боларда шулай дәвам итәдер. Әгәр дә Җир йөзенә чыгар вакытлары җитсә, Аллаһы Тәгалә әлеге балыкны чыгармас, диңгез җиргә сеңеп кибәр, тау уртасыннан юл ачылыр».
56. «Ошбу алып адәм безнең яныбызда беркадәр вакытлар торды. Күкрәгендә бер авыру пәйда булып, шуның сәбәбеннән вафат булды», – диде падишаһ. Мин үзем моның сөякләрен барып күрдем, бик куркыныч иде.
Рус халкы
57. Болгар шәһәрендә русларны күрдем. Сәүдә белән килгәннәр дә Идел елгасында тукталганнар иде. Боларның гәүдәләре сәламәт вә хөрмә агачы рәвешендә, йөзләре аксыл-кызыл, өсләрендә кыска кием дә, чикмән дә юк. Иңсәләренә зур кием салалар да култык төбеннән бер кулларын чыгарып йөриләр, һәрберсенең янында кылыч, пычак, балта бар. Бу нәрсәләрдән башка йөрмиләр. Кылычлары франк эше булып, йөзе юл-юл итеп ясалган. Хатыннарының имчәкләре өстендә тимер, бакыр, көмеш вә алтын кебек нәрсәләрнең берәрсеннән ясалган коты124 булып, моның зурлыгы ирләренең байлыкларына күрә буладыр, һәрбер кот янына имчәк өсләренә берәр пычак бәйләнеп куеладыр. Муеннарына алтын вә көмештән ясалган муенсалар кияләр. 10 мең дирһәм микъдарында байлыгы булган ир үзенең хатыны өчен – бер, әгәр байлыгы 20 меңгә җитсә – ике вә моннан соң һәрбер 10 мең башына берәр муенса эшләтә. Бик күп муенсалар кигән хатыннар була.
58. Руслар – Аллаһы Тәгаләнең иң нәҗес мәхлукларыдыр. Тизәкне юмыйлар вә госел кылмыйлар, ишәк рәвешендә йөриләр. Үз мәмләкәтләреннән көймәләрдә килеп, көймәләрен Иделдә туктаталар. Идел – зур бер елгадыр. Үзләре, корыга чыгып, агачтан зур өйләр салып торалар. Бер-бер өйдә 10 ар вә 20 шәргә кадәр рус буладыр. Һәрберсе үзе өчен сәрир125 әзерли. Җарияләре дә шул сәрирләрдә торалар. Кеше күз алдында җенси мөнәсәбәткә керүне гаеп санамыйлар. Шуның өчен иптәшләренең күз алларында һәм дә кайсыбер вакытта бөтен җәмәгать берьюлы җенси мөнәсәбәткә керү белән шөгыльләнә. Җария сатып алучылар, боларның яннарына килгән вакытта, шул хәлләренә туры килсәләр, эшләре тәмам булганны көтеп торалар. Һәркөн иртә белән «юыну өчен» дип зур савытка су салып, җария үзенең хуҗасы алдына китерә. Хуҗа шул савыттагы су белән йөзен вә кулларын һәм дә башындагы чәчләрен юа вә аралаштыра, шул савыттагы суга какыра вә сеңгерә, төкерә вә һәртөрле пычракларын вә нәҗесләрен шунда төшерә. Эше тәмам булганнан соң, әлеге савытны шул хәлендә әлеге җария икенче кеше алдына китерә, ул да әүвәлге хуҗа рәвешендә эшли. Җыеп әйткәндә, өйнең эчендә никадәр кеше булса, җария шул бер савыт суны һәммәсенә йөртә, һәммәсе дә шул маңкалы вә какырыклы-төкерекле су белән юыналар.
Русларның гыйбадәтләре вә йолалары
59. Көймәләре Болгарга килгәннән соң, руслар корыга чыгалар. Һәрберсенең икмәк, ит вә савытлары, сарымсак вә әче баллары була. Үзләре тарафыннан утыртылган озын бер баганалары хозурына барып сәҗдә кылалар. Бу баганага адәм йөзенә охшатып бер йөз ясалган, аның тирәсендә вак сурәтләр булып, һәммәсенең дә артында озын баганалар бар. Зур сурәткә сәҗдә кылып: «Әй Раббым! Ерак җирдән килдем, фәлән кадәр сатлык җарияләрем вә фәлән кадәр сусар тиреләрем, фәлән кадәр фәлән нәрсәм бар! – дип, һәммә малының хисабын телгә ала да: – Синең хозурыңа ошбу бүләкне китердем», – дип, кулында булган икмәк, ит вә сөтләрне шул багана төбенә куеп китә. «Миңа алтын вә көмеше күп булган сәүдәгәр очрасын, бөтен мөгамәләсе мин теләгәнчә булсын иде, минем морадыма хилаф килмәсен иде», – дип теләп китә. Әгәр дә малы сатылмый торса, әүвәлге мәртәбәдә булган рәвеш белән янәдән икенче, дөресрәге, өченче мәртәбә бүләк китерәдер. Моның белән теләгәне булмаса, бу вакытта вак сурәтләрдән берәрсенә бүләк китереп, зур сурәткә арадашчы вә яклаучы булуын үтенәдер. Ошбу кечкенә сурәтләрне Раббыларының хатыннары вә кызлары дип ышаналар. Вак сурәтләрнең берсеннән файда булмаса, икенчеләренә ялваралар. Шул арада малы сатылса: «Раббым минем теләгәнемне бирде, мин дә аңа яхшылык эшлим», – дип, сыер вә куйларын үтереп, шуларның ит кисәкләрен китереп, олы вә кече сурәтләрнең яннарына куялар, калган итләрен сәдака итеп өләшәләр. Үтерелгән сыер вә куйларның башларын югарыда телгә алынган баганаларга асып китәләр. Кичен этләр, килеп, бу итләрне ашап бетерәләр. Руслар аннары Раббылары хакында: «Бүләгебезне ашады, безнең эшләребездән риза булды», – дип сөйлиләр.
Русларның угры һәм авыруларга карата мөгамәләләре
60. Руслар угрыны, талаучыны тотсалар, әлеге угрыны вә талаучыны агач янына алып киләләр дә, муенына бау бәйләп, шул агачка асалар. Ул үзе өзелеп төшкәнгә кадәр шунда асылынып тора. Җил яки яңгыр сәбәбеннән бер вакытта өзелеп төшәдер.
61. Араларыннан берәрсе авырса, бер читтә чатыр коралар да, янына бераз икмәк һәм су куеп, авыруны шунда яткыралар вә аның янына якын бармыйлар. Аның белән сөйләшмиләр вә аны карамыйлар, тәрбияләмиләр. Зәгыйфь яки кол булса, бигрәк тә илтифат итмиләр. Әгәр сәламәтләнсә, ул кеше үзе кайта. Дөньядан үтсә, гәүдәсен яндыралар. Кол булса, шул хәлендә ташлыйлар, аннары этләр, кошлар ашап бетерә.
Русларның үлекләрне яндырулары
62. Хөрмәтле адәмнәре вафат булганда, русларның кызыклы эшләре була, үлекләрен яндыралар, дип ишеткәнем бар иде. Шуны күрәсем килеп йөргәндә, бер олы адәмнәре үлгәнлеген ишеттем. Бу адәмне кабергә куеп вә кабернең өстен ябып ун көн тоттылар. Шул вакытта бу мәет өчен киемнәр кисеп тектеләр. Фәкыйрь адәм вафат булса, моның өчен кечкенә бер көймә ясыйлар да мәетне шунда салып яндыралар. Әмма бай кеше вафат булса, аның малын өч өлешкә бүләләр. Бер өлеше үзенең варисларына була, бер өлеше белән күмү өчен кием әзерлиләр, бере белән шул адәмнең җариясе үзенең үтереләсе вә хуҗасы белән бергә яндырыласы көндә ачы бал эчә.
63. Руслар – исерткеч эчүне яратучы бер халыктыр. Көндез дә, төнлә дә эчәләр. Хәтта кайсыберләре үлгән вакытларында да эчеп үләләр.
64. Башлыклардан берәрсе үлгән вакытында үзенең җәмәгате вә җарияләре, колларыннан: «Минем белән кайсыгыз үлә?» – дип сорый. Шул вакытта: «Мин үләм!..» – дип җавап бирүче булса, аның үлүе катгый рәвештә карарлана, бу сүзеннән кайтырга хакы булмый. Мондый эшкә риза булучылар күбрәк җарияләр була.
65. Югарыда телгә алынган олы адәмнәре үлгән вакытында: «Минем белән бергә үләргә кем риза була?» – дип сорагач, үзенең җарияләреннән берсе: «Мин риза!» – дип җавап биргән булган. Шул җарияне саклап йөрү вә һәрчак бергә булу өчен, ике җария билгеләделәр. Саклаучы җарияләр теге җариядән аерылмый йөрделәр. Хәтта үз куллары белән аның аякларын да юганнар. Мәет өчен кием әзерләү вә җеназаны озату сәбәпләрен күрә башладылар. Үләчәк җария эчә дә җырлый, уйный да көлә иде.
66. Яндырылачак көн җиткәннән соң, көймәләре торган җиргә бардым. Көймәне, корыга чыгарып, дүрт багана өстенә куйганнар вә аның тирә-ягына адәмнәр рәвешендә итеп казыклар тезеп кадаганнар иде. Үзләре буталып йөриләр, сөйләшәләр, ләкин мин сүзләрен аңламыйм. Бу вакытта мәет үзенең каберендә иде.
67. Бер сәрир китереп көймәгә куйдылар вә өстен ефәк җәймәләр берлә капладылар, ефәк нәрсәләр белән капланган таянгычлар куйдылар. Бер карчык килде. Үзләре бу карчыкка «үлем фәрештәсе» диләр. Мәет өчен киемнәр әзерләп йөрүче дә шушы карчык булган икән. Ул сәрир өстенә нәрсәләрдер җәйде вә шундагы җарияләрне үпте. Үзенең төсе карарак, йөзе якты вә ачык, гәүдәсе симез вә юан.
68. Моннан соң кабергә барып, иң элек туфрагын вә аннары агачларын алдылар, түшәмен сүттеләр дә мәетне чыгардылар. Мәет үлгән вакытындагы киемендә булып, каберенә ачы бал вә җимешләр, думбра да куйганнар. Боларның һәммәсен алдылар. Шәһәрнең һавасы салкын булганлыктан, мәетнең йөзеннән башка урыны үзгәрмәгән. Әмма йөзе каралган.
69. Мәеткә ыштан, оек вә итек, куртка, читләре алтын белән чигелгән чикмән вә башына ефәк һәм сусар тиресеннән тегелгән бүрек кидерттеләр. Шуннан соң көймәдәге чатырга керттеләр. Ефәк түшәмнәр түшәлгән сәриргә утырттылар да таянычларга сөяп куйдылар. Ачы бал, җимешләр, икмәк, ит, сарымсак китереп, янына тезделәр. Бер эт китереп, урталай кистеләр дә көймәгә салдылар. Коралларын, китереп, үзенең янына куйдылар. Ике хайван китереп, тирләгәнче йөрттеләр дә, шуннан соң һәр икесен кисеп, итләрен көймәгә салдылар. Ике сыер китереп, аларны да кылыч белән кисеп, итләрен көймәгә салдылар. Бер әтәч белән бер тавык китереп үтерделәр дә баягы үләксәләр өстенә ыргыттылар.
70. Үләчәк җария һаман арлы-бирле йөреп торды. Русларның чатырларына бер-бер артлы кереп чыкты. Чатырда аның белән һәрберсе җенси мөнәсәбәткә кереп: «Бу эшне хуҗаның мәхәббәте вә дуслыгы өчен кылдым, үзенә шуны сөйлә!..» – дип чыгаралар икән.
71. Җомга көнне икенде126 вакыты җитте. Ишек яңаклары рәвешендә корылган бер нәрсә янына җарияне китерделәр дә куллары белән күтәреп менгезделәр. Җария ишек тупсасы өстенә басты да беркадәр сүз сөйләде. Төшерделәр. Икенче вә өченче тапкыр менгезеп төшерделәр. Бу мәртәбәләрендә дә сөйләде. Моннан соң җария кулына бер тавык китереп бирделәр. Җария тавыкның башын өзеп ташлады да гәүдәсен көймәгә салды. Соравыма күрә тәрҗемәче: «Ишек тупсасында беренче мәртәбәсендә җария «Атамны, анамны күрәм» диде. Икенче мәртәбәсендә «Барча үлек кардәшләремне күрәм, әнә утырып торалар!» дип әйтте. Өченче мәртәбәсендә «Хуҗамны оҗмахта күрәм, оҗмах бик яхшы вә зиннәтле, хуҗам янында бик күп кешеләр бар, ул мине чакыра, инде мине аның янына илтегез!» диде», – дип тәрҗемә кылды.
72. Шуннан соң җарияне көймәгә алып бардылар. Җария үз кулындагы ике беләзеген алды да үзен үтерәчәк «үлем фәрештәсе» дип йөртелә торган карчыкка бирде, ике балдагын салып, үзен карап вә саклап йөрүче ике җариягә ыргытты. Болар – «үлем фәрештәсе» нең кызлары.
73. Җарияне көймәгә менгезделәр, ләкин чатыр эченә кертмәделәр. Шул арада кулларына калканнар вә төрле агачлар тоткан ир кешеләр җыелышып килделәр. Җариягә савыт белән әче бал бирделәр. Ул җырлап эчте. Тәрҗемәчедән: «Ул ни сөйли?» – дип сорадым. «Иптәшләре белән саубуллаша, хушлаша», – диде. Икенче савыт белән әче бал бирделәр. Монысын да бик озак көйләде. «Үлем фәрештәсе» дигән карчык эчәргә вә хуҗа утыртылган чатыр эчендәгеләргә димләп вә кыздырып торадыр. Бу вакытта җариянең хәйрат127 эчендә калганлыгы беленде. Ул чатыр эченә керде. Карчык та бергә кереп китте. Кулларына калканнар тотып килгән ирләр калканнарына агач белән сугарга керештеләр. Алар, шулай итеп, чатыр эчендәге җария кызның коты чыгып җылавын, акыруын, бакыруын тышта булган җарияләргә ишеттермәскә тырышалар икән. Алар ишетерләр дә үлем хәле авыр икәнлеген белерләр, аннары хуҗалары белән бергә үләргә вә яндырылырга риза булмый башларлар дип куркалар, шуның өчен һичбер тавыш ишетелмәслек итеп шакылдату, дөмбердәтү, шаулау белән мәшгуль булалар икән.
74. Чатыр эченә алты ир керде дә, бере арты бере, һәрберсе, җария белән җенси мөнәсәбәткә керде.
Җарияне хуҗасы янына яткырдылар һәм шушы алты кешенең икесе җариянең ике аягыннан вә икесе ике кулыннан тотты. «Үлем фәрештәсе» бер бау белән җарияне муеныннан урап алды, бауның ике очын ике якта торучы ике иргә бирде. Шул ике ир бауны үзләренә тартырга керештеләр. Киң вә зур бер хәнҗәр белән карчык үзе җариянең кабыргалары арасына тыгып-тыгып чыгарды, ике ир бауны бик нык тартып торды. Җария үлде, вә эше бетте.
75. Шуннан соң үлек хуҗаның якыннарыннан берсе, тәне ялангач булганы хәлдә, бер агачка ут кабызды да, бер кулына шул агачны тотып, икенче кулына да агач алып, арты белән көймәгә барды вә көймәнең астында әзерләнеп куелган утыннарга ут тотты. Шуннан соң һәркем кулларында булган агач башына ут кабызып, шул утыннар өстенә ташлады. Утын кызып яна башлады вә көймәгә дә ут капты. Көймә һәм дә чатыр, хуҗа белән җария һәм дә шунда булган бөтен нәрсәләр вә үләксәләр һәммәсе давылланып чатыр-чотыр янды.
76. Янымда бер рус бар иде. Тәрҗемәче белән сөйләштеләр. «Ни сөйли?» – дип, тәрҗемәчедән сорадым. Тәрҗемәче: «Сез, гарәпләр, ахмак халыклар, үзегезнең иң сөйгән кешегез булса да, туфрак астына күмәсез, аны анда кортлар вә хәшәрәтләр ашап бетерәләр, без яндырабыз да, үлгән кешебез бер сәгать эчендә оҗмахка барып керә, дип сөйли», – диде. Әлеге рус бик каты кычкырып көлде дә: «Менә Алланың нинди яраткан кешесе икән, ут кабыну белән көчле җил чыкты!» – диде. Дөрес, шулвакыт җил чыкты. Көймә вә чатыр, хуҗа вә җария, үләксәләр – һәммәсе көл булды вә югалып бетте.
77. Шуннан соң көймә урынына түгәрәкләндереп аз гына туфрак өйделәр дә уртасына зур каен багана утырттылар. Шул баганага мәетнең һәм үзләренең падишаһларының исемнәрен яздылар, аннары таралыштылар.
Русларның хөкемдарлары вә кенәзләре
78. Русларда хөкемдар кенәзләрнең сарайларында үзләренең хөрмәтле вә ышанычлы асыл затларыннан 400 гә якын адәм була. Болар хөкемдар өчен һәрвакыт җаннарын фида итәргә әзер торалар. Боларның ашау-эчү һәм кирәк-яракларын әзерләр өчен – берәр, хатынлык хезмәте өчен дәхи берәр – җөмләсе икешәр җарияләре була.
79. Әлеге 400 адәм хөкемдар тәхете янында вә аңардан түбән урында утыралар. Хөкемдар тәхете кыйммәтле асыл ташлар белән зиннәтләнгән була.
80. Хөкемдарның үз янында, үзе белән берлектә 40 җариясе утыра. Кайбер вакытта бөтен халык күз алдында шул җарияләрдән берсе белән ир вә хатын арасында була торган яшерен гамәлне дә кыла. Табигый хаҗәтләре өчен тәхетеннән төшми, шунда тас кына китерәләр. Бер җиргә барачак булса, атын тәхет янына китерәләр дә, шуннан гына атланып китә. Кайтканнан соң да, шунда гына килеп төшә. Гаскәрләрен карау, дошманнарга каршы тору һәм халык эшләрен күзәтү өчен үзенең бер наибе128 була.
Хәзәрләр
81. Хәзәр бер мәмләкәт исеме булып, башкаласы – Идел елгасында булган Идел исемле шәһәрдер. Идел елгасы рус белән Болгардан агып киләдер. Идел елгасы бу шәһәрнең уртасыннан ага, шәһәрнең зуррак һәм падишаһ яши торган өлеше – елганың көньяк тарафында, уң ягында, кечерәк өлеше көнчыгыш тарафында урнашкан. Падишаһларын үз телләрендә «белек» вә «бәк» дип атыйлар. Шәһәрнең көнбатыш тарафында булган өлешенең озынлыгы бер фәрсәх кадәр булып, ур белән әйләндерелгән. Мәгәр биналары тәбәнәк рәвештәге киез өйләрдән вә чатырлардан гыйбарәт, балчыктан салынган биналар аз.
82. Сөйләүләренә караганда, шәһәрдә базарлар, мунчалар, 10 мең кадәр мөселман булып, бу мөселманнарның 30 лап мәсҗедләре дә бар. Падишаһ сарае, елгадан читтә вә ерак булып, янган кирпечтән эшләнгән. Янган кирпечтән эшләнгән башка бина юк. Моны падишаһ рөхсәт итми.
83. Кальганың дүрт капкасы булып, бере Иделгә якын, калган башкалары сахрага чыга. Падишаһлары – яһүд, үзенең 4 мең адәме бар.
84. Хәзәрләрнең күбрәге мөселман вә христиан булып, бер кадәресе мәҗүсиләр. Аз гына яһүдләр дә бар. Аз булсалар да, яһүдләр падишаһлык итәләр вә падишаһның үз янындагы адәмнәре дә яһүдләр.
85. Әхлак җәһәтеннән караганда, мәҗүсилек көчле булып, олылау вакытында бер-беренә сәҗдә кылышалар. Шәһәрләрендә булган гореф-гадәтләре исламга да, христианлыкка да, яһүдилеккә дә туры килми.
86. Падишаһның гаскәре 12 мең кешедән тора, шуннан ким түгел. Берәү вафат булса, аның урынына яңа бер кеше алына. Даими килеп тора торган керемнәре юк. Ләкин вакытлыча гына керә торган һәм әллә ни әһәмияте дә булмаган кайсыбер керемнәре бар. Әгәр дә сугыш чыкса вә нинди дә булса акчага ихтыяҗлы зур эш килеп чыкса, үз араларыннан җыелалар. Керемнәре – сәүдәгәрләрдән ала торган гошер кебек нәрсәләр. Су юлларында вә коры юлларда йөрүче сәүдәгәрләрдән дә гошер алалар. Мәмләкәтнең һәрбер өлкәсендә, ашау-эчү нәрсәләрен хәзерләтү өчен, хосусый эш башкаручылары бар.
87. Падишаһ тарафыннан яһүд вә христиан, мөселман вә мәҗүсидән булган 9 казый куелып, болар халыклар арасындагы дәгъваларны вә башка эшләрне тикшерәләр. Халык йомышларын турыдан-туры падишаһка җиткерә алмый, бәлки, шушы хакимнәр аркылы барып ирешә. Хөкем көннәрендә хакимнәр белән падишаһ арасында кешеләр, йөреп, вакыйгаларны җитештереп торалар, вә алар падишаһ теләгенә туры китереп хөкем игълан итәләр.
88. Хәзәрләрнең авыллары юк. Шулай булса да игенлекләре бик таркау вә 20 фәрсәхләр кадәр ерак җирләрдә урнашкан. Җәй көннәрендә шул игенлекләренә җәйләүгә чыгалар. Шунда иген эшләрен эшлиләр, аны җыештырып, кайсыберләре су буйлап, кайсыберләре сахралардан үгезләр белән алып кайталар. Күбрәк ризыклары дөге белән балык булып, башка нәрсәләр рустан, Болгар һәм Киев шәһәрләреннән килә.
89. Идел шәһәренең көнчыгыш тарафындагы өлешендә зур сәүдәгәрләр вә мөселманнар тора.
90. Хәзәрләрнең телләре төркичә дә, фарсыча да түгел, бер кавем теленә дә охшамаган. Үзләре дә төрекләргә охшамаган. Төкләре кара.
91. Хәзәрләрнең бер өлеше «кара хәзәр» дип атала. Боларның йөзләре карасу-кызыл булып, һинди халкына беркадәр охшыйлар. Икенче бер өлеше гүзәл ак йөзле.
92. Хәзәрләрдә коллар – мәҗүсиләрдән. Чөнки мәҗүсиләр үзләренең балаларын вә бер-берләрен базарга чыгарып сатуны дөрес күрәләр. Әмма христианнар, яһүдиләр вә мөселманнар карашынча бу эш дөрес түгел.
93. Хәзәрдән алына торган он вә бал, май вә ефәк һәм дә йон Хәзәр мәмләкәтенең үз казанышы түгел. Алар хәзәрләргә чит мәмләкәтләрдән килә.
Хәзәрләрнең падишаһлары
94. Хәзәрләрнең падишаһлары «хакан» дип атала. Ул, дүрт айга бер мәртәбә урамга чыгып, кешеләргә күренә. Моңа «олуг хакан» диләр. Аның гаскәрләре вә мәмләкәте белән идарә кылучы, дошман мәмләкәтенә каршы сугышучы урынбасарына, ягъни хәлифәсенә, «кечек хакан» диләр. Чит мәмләкәт падишаһлары шушы кече хакан белән эш итәләр.
95. Кечек хакан бик түбәнчелек белән генә һәр көн олуг хакан хозурына керә. Аягы ялангач вә кулында бер агач булып, падишаһ моның сәламен алганнан соң, шул агачына ут кабыза. Янып беткәненнән соң, тәхеткә барып, хаканның уң ягына утыра.
96. Ошбу кечек хаканның да бер хәлифәсе була. Аңа «киндер хакан» диләр. Киндер хаканның да бер хәлифәсе булып, аңа «җаушигъ» яки «җавиш» диләр.
97. Олуг хакан халык белән катнашмый-аралашмый вә, югарыда сөйләгәнчә, аның хозурына хакимнәр һәм кечек хаканнан башка һичкем кабул ителми. Мәмләкәтнең бөтен эше кечек хакан кулында була.
98. Олуг хакан вафат булса, зур бер ихата эчендә 20 өй төзелә вә һәрбер бинада бер кабер хәзерләнә. Он рәвешендә вакланган таш кабер өстенә түшәлә вә аның өсте дә нурә129 ташы белән сылана. Каберләрнең асларыннан зур бер елга ага. Бу рәвешчә эшләнү – үз фикерләренчә, шайтан да, адәм баласы да, корт вә хәшәрәтләр дә зарар китерә алмасыннар өчен.
99. Ошбу каберләрнең берсенә хакан күмелгәннән соң, күмүчеләрнең башларын кисәләр. Шул сәбәпле хаканның кайсы өйдәге кабергә күмелүе беленми каладыр.
100. Олуг хаканның каберен «җәннәт» дип йөртәләр вә күмелгәннән соң: «Хакан җәннәткә керде», – дип сөйлиләр. 20 кабернең һәрберсен алтын белән чигелгән ефәкләргә төрәләр.
101. Хаканның 25 хатыны булып, һәрбер хатыны – үзе кебек бер падишаһ кызы. Падишаһлар әгәр дә кызларын ихтыярлары белән бирмәсәләр, хакан көчлек белән ала. Болар өстенә иң гүзәл кызлардан сайланган 60 җариясе дә була.
102. Хаканның хатыннары вә җарияләренең һәрберсе зиннәтләнгән аерым вә махсус бүлмәләрдә торалар, һәрберсенең үзенә билгеләнгән хезмәтчесе була. Кайсы хатынны вә җарияне күңеле теләсә, хакан, шуның хезмәтчесен чакырып, әфәндесен китерергә куша. Күз ачып йомганчы, хезмәтче үзенең әфәндесен китереп хаканга тапшыра да хакан чатырының ишеге тышында каравыллап тора. Эш тәмам булганнан соң, әфәндесенең кулыннан җитәкләп, үз урынына алып китә, аз гына да юандырып тормый.
103. Хакан йөрергә яки берәр урынга барырга чыкса, гаскәрләре дә ат менеп чыгалар. Ләкин хакан белән араларында берәр миль130 кадәр ераклык була. Хаканны күрү белән, һәрбер кеше сәҗдәгә китә вә, ул үтеп китми торып, башын сәҗдәдән күтәрми.
104. Хаканның падишаһлык итү вакыты 40 ел булып, шуннан бер генә ел үтсә, дә янында йөрүче фикердәшләре: «Моның инде гакылы зәгыйфьләнде вә фикерләре бозылды», – дип, аны үтерәләр.
105. Дошман белән сугышырга баручы гаскәрнең, нинди генә сәбәп белән булса да, аларны күреп качулары вә артка чигенүләре – тыелган эш. Качучы вә чигенүче гаскәрләр үтереләләр. Әгәр дә гаскәр башлыклары качса, шул качучы башлыкларының үзләре, хатыннары, балалары һәм бөтен мөлкәтләре, кораллары – һәммәсе хакан тарафыннан башка бер кешегә бүләк итеп бирелә. Кайсыбер вакытларда хакан шушы башлыкларны урталай ярдыра да муеннарыннан агачларга астырып куйдыра.
Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенең «Мөгъҗәмел-бөлдан» нан һәм Зәки әфәнде Вәлиди тарафыннан күчерелгән мәгълүматтан алынган җөмләләре шушы урында тәмам булды. «Мөгъҗәмел-бөлдан» да төрле урыннарда кайсыбер мөнәсәбәтләр белән язылган җөмләләрнең булуы вә безгә күренми калуы ихтимал. Һәрхәлдә, без үзебез тапкан кадәресен бу урында күчердек.
Якут Хәмәвинең «Хәзәр» бүлегендә: «Фә-калә: әл-Хәзәрү исмү икълимин…»131 – дип башлаганнан соңгы сүзләре бөтенләе белән Ибне Фазлан сүземе, әллә бераздан соң аның сүзен бетереп, үз мәгълүматын яздымы икән?.. Моны ачык белеп булмады. Шуның өчен, риваять мәүзугы132 кабатлана башлаганнан соң, Ибне Фазлан сәяхәтнамәсеннән күчерелгән булмас, дип уйладык та каләмне туктаттык.
Ибне Баттутаның тәрҗемәи хәле
Ибне Баттутаның исеме Мөкәммәд булып, атасы – Габдулла133 вә аның атасы Мөхәммәд иде. Кушаматы – Әбү Габдулла, атамасы – Шәмсетдин. Ерак бабаларыннан берәрсенә нисбәт белән булса кирәк, «Ибне Баттута» дип мәшһүр булды.
Ибне Баттута озын вакытлар вә күп мәмләкәтләрдә гизеп йөрүче ислам сәяхәтчеләреннән вә җәгърафия фәненә хезмәт итүче мәшһүр адәмнәрдән санала. Фас мәмләкәтендә Маракиш шәһәренең искиләсе134 булган Танҗә шәһәрендә һиҗри белән 703, милади белән 1304 елда, рәҗәб (февраль) аенда дөньяга килде вә, 22 яшенә җиткәннән соң, дөнья күреп йөрү вә мәгълүмат җыйнау өчен, һиҗри белән 725, милади белән 1325 ел, 2 нче рәҗәб135 (июнь) аенда сәяхәткә чыгып китте. Бу вакытта атасы белән анасы сәламәт иделәр.
Ошбу гасырларда сәфәр йөрүләр бик мәшәкатьле булса да, исламның гайрәтле балалары арасында дөнья гизеп йөрүчеләр, ерак мәмләкәтләрнең юлларын ачып, хәбәрләрен китерүчеләр аз түгел иде.
Ибне Баттута, Тәләмсан, Әл-Җәзаир, Бәҗая, Тунис, Траблис, Искәндәрия, Дәмйат, Мисыр, Мәнфәлут, Әсиют, Канә, Кус, Гыйззәт, Кодс, Бәйтел-Мөкатдәс136, Наблус, Мәккә, Сур, Бәйрут, Могрәт, Хәләб, Антакия, Димәшкъ, Басра, Мәган, Мәдинәи Мөнәүвәрә137 шәһәрләреннән үтеп, Мәккәи Мөкәррәмәгә138 китте.
Һиҗри белән 726, милади белән 1326 ел, зөлхиҗҗәнең139 20 сендә (15 ноябрь) Мәккәдән чыгып, Мәдинә, Газиб, Кадисия, Нәҗәф, Хурнәкъ, Васит, Басра, Гыйбадан, Тәстәр, Исфаһан, Шираз, Кязәрун, Күфә, Хилләт, Кәрбәлаэ, Багдад, Тәбриз, Тәкрит, Муусал, Җәзирәт ибне Гомәр140, Нәсыйбин, Сәнҗар, Дара, Мардин шәһәрләрендә йөреп, һиҗри белән 727, милади белән 1327 елда кабат Мәккәи Мөкәррәмәгә килде. Зөлхиҗҗәнең 9 ында (17 октябрь) дүшәмбе көн Гарәфәттә туктады вә Мәккәгә чиктәш булып калды.
Һиҗри белән 730, милади белән 1330 елда Мәккәдән чыгып, Хиддә, Җиддә шәһәренә барды вә диңгез белән Ямән мәмләкәтенә юлланды. Зәбид, Санага, Гадән, Зәйләгъ, Зафар, Хазрамаут, Гаман, Катиф, Һәҗәр шәһәрләрендә сәяхәт итте вә моннан да кабат Мәккәи Мөкәррәмәгә сәфәр итте. Хаҗ гамәлләре тәмам булганнан соң, Һиндстанга бару теләге белән, Җиддәгә килде.
Һиҗри белән 733, милади белән 1332 ел мөхәррәм яки сәфәр аенда көймәгә утырып, Җиддәдән аерылган булса да, һава әйбәт булмау сәбәпле, көймәдән төшеп, коры юл белән Мисырга вә аннан Шамга141 барды. Аннан Куния, Аксарай, Кайсария, Сивас, Амасиһ, Әрзәнҗан, Әрзән Рум, Магнисия, Бәрәгъма, Билкәйсәр, Бурса, Кастамуния, Синуб шәһәрләреннән үтеп, Кара диңгез аркылы Кырымга чыкты.
Ибне Баттута шушы сәфәрендә Дәште Кыпчакта сәяхәт итте вә Кастантиния (Истанбул) шәһәренә дә барып килде. Дәште Кыпчактан Харәзем, Бохара, Сәмәрканд, Тәрмәз, Бәлх, Һират, Җам, Сәрхәс, Нисабур, Бәстам, Газнә, Пәнҗаб, Мәлтан шәһәрләренә барды, аннары Һиндстан вә Чин мәмләкәтләрендә йөрде. Соңра Шираз, Исбаһан, Басра, Күфә, Багдад, Әнбар, Тәдмәр, Димәшкъ шәһәрләре аркылы Мисырга вә аннан Мәккәи Мөкәррәмәгә килде. Хаҗ көннәре соңында Мәдинә аркылы Бәйтел-Мөкатдәскә вә аннан, Мисыр, Тунис, Тәләмсан шәһәрләреннән үтеп, үзенең ватаны булган Танҗәгә кайтты. Ошбу сәяхәте 24 еллар дәвам итте.
Ибне Баттута ошбу озын сәфәреннән канәгать калмаган булса кирәк. Дәхи Әндәлес мәмләкәтенә вә, аннан кайтып, Сахраи кәбир142 аркылы Судан мәмләкәтенә барды, Африканың урталарында вә төньяк тарафларында йөрде. Аның бик күп гомере сәяхәттә үтте. Күрелмәгән вә ишетелмәгән мәмләкәтләр вә халыклар хакында хәбәрләр алып кайтып, дөнья әһленә тансык мәгълүматлар бирде.
Шул гасырларда булган гадәткә күрә, Ибне Баттута хәбәрләрне тәнкыйтьсез, тикшермичә, язган вә ишеткән нәрсәләренең күбесен шул хәленчә кабул иткән булса да, хәбәрләре әһәмиятледер.
Ибне Баттута һәм аның хәбәрләре хакында Ибне Халдун ошбу мәгънәдә бер сүз язадыр («Әл-гыйбәре вә диванел-мөбтәдаэ вәл-хәбәре» – «Гыйбрәтләр, башлангычлар җыентыгы һәм хәбәрләр», 1 кис., 89 б.): «Бәнү143 Мәрин падишаһларыннан Әбү Гыйнан заманында Көнбатыш Фас – Маракиш мәмләкәтенә Ибне Баттута килде144. Бу адәм Шәрык вә Гыйрак, Һинд өлкәләрендә егерме еллар кадәр сәяхәт итте. Һинднең башкаласы булган Дәһли шәһәрендә солтан Мөхәммәдшаһ хозурында кабул ителде145 һәм вә йөргән җирләрендәге гаҗәеп нәрсәләрне хикәят итте. Әмма моның күп хәбәрләренә халыклар ышанып җитмиләр вә колактан колакка «Ялган сөйләмиме икән?» дип сөйләшәләр иде. Аллаһы Тәгаләгә ачык булмаган нәрсә юк, һәрнәрсәнең булуы ихтимал. Шулай булса да бернәрсәнең дөрес булуы өчен «ихтималлык» кына җитмидер…»
«Даирәтел-мәгариф» тә ошбу мәгънәдә бер сүз бар: «Фрәнкләр Ибне Баттутаның бик күп хәбәрләрен, хосусан Африка халыкларының сихер белүләре хакындагы сүзләрен расламыйлар. Шулай булса да бу адәмнең бик файдалы хәбәрләре күп. Әгәр дә бәгъзе бер сүзе нигезсез булса, моның гаебе Ибне Баттутада түгел, бәлки аңа хәбәр бирүчеләрдәдер».
Җәгърафия гыйлеменә күп хезмәт иткән вә ислам мәмләкәтләренең бер башыннан икенче башына кадәр йөргән Ибне Баттута ислам дөньясына бик аз мәгълүм булса кирәк. Һиҗри белән 1041, милади белән 1531 елда вафат булган Әхмәд бине әл-Мокрыйэ үзенең «Нәфхет-тыйбә»146 исемле олуг әсәрендә, аерым бер баб куеп, Әндәлескә килүче шәркыйләрне сөйләгән булса да, Көнбатыштан булуы өченме яки башка бер сәбәптәнме, Ибне Баттута хакында сүз сөйләми.
Әгәр дә югарыда Ибне Халдун тарихыннан күчергән сүз чыгарып ташланса, Ибне Баттута исеме иске ислам әсәрләрендә бөтенләй юк диярлек дәрәҗәдә аз. Бу адәмне онытылган урыныннан алып дөньяга танытучылар вә сәяхәтнамәсен дә гүя гыйлем әһелләре арасына таратучылар – фрәнкләр. Соңгы ислам әсәрләрендә моның исеме күп күрелсә дә, бу эш фрәнкләр тырышлыкларының нәтиҗәләре саналырга тиешле.
«Камусел-әгълам» нең Ибне Баттута сәяхәтнамәсе хакында булган сүзләре хәрефкә-хәреф диярлек «Даирәтел-мәгариф» тән алынганлыгы вә бик буталчык төзелгәнлеге мәгълүм. Фикеремә күрә, «Даирәтел-мәгариф» иясе моның Мисырда ташбасма белән басылган кыскартылган нөсхәсен генә күрмеш. Әмма «Камусел-әгълам» иясенә мәтеннең147 озынын да, кыскартылганын да вә һичбер телдәге тәрҗемәсен дә күрергә туры килмәгән.
Ибне Баттута Дәште Кыпчак вә безнең Болгарыбызда кайсы елларда йөрде соң? Безнең өчен әһәмиятле нәрсәләрнең берсе шулдыр. Ләкин сәяхәтнамәнең үзендә моңа ачык җавап юк. Бу җирләрдә йөргән елларын безнең сәяхәтчебез үзе сөйләми, һиҗри белән 733, милади белән 1332 ел мөхәррәмендә яки сәфәрендә Җиддәдән китеп, рамазан яки шәүвәлдәме Куниядә булганлыгы вә икенче рамазанның Үзбәк хан хозурында үткәрелгәнлеге сәяхәтнамәсендә бәян кылына. Шуңа күрә Ибне Баттута Дәште Кыпчак һәм Болгарда һиҗри белән 734, милади белән 1333 елда йөргән булырга тиешле.
Ләкин Ибне Баттута тарафыннан күрсәтелгән тарихларның148 дөрес булуы бик шөбһәле. Чөнки ул үзе, һиҗри белән 732, милади белән 1331 ел хаҗын кылып, Мәккәдән чыгуын сөйләгән; юлда бер рамазан үткәреп, икенче рамазан гаетен Үзбәк хан хозурында укыганын бәян иткән хәлдә, Һиндстанга һиҗри белән 734, милади белән 1333 ел мөхәррәм ае башында барып кергәнлеген яза. Шушы тарихларны җыю, нигездә, мөмкин түгел. Берсе дөрес булса, икенчесе мотлак ялгыштыр.
Һиҗри белән 732 ел хаҗын кылып, Мәккәдән аерылган. Бер рамазанны юлда үткәреп, икенче рамазан гаетен Дәште Кыпчакта укыган, шуның соңында Хаҗитархан шәһәреннән Кастантиниягә барып, биш ай кадәр гомерен уздырганнан соң, Сарайга кайткан бер кешенең һиҗри белән 734, милади белән 1333 ел мөхәррәм ае башында Һиндстанда булуы мөмкин түгел.
Чыннан да, бу сәяхәтнамәнең асыл нөсхәсендә чиктән тыш ялгышлар бар. Җөмләдән берсе – Бохара шәһәрендә имам Бохари каберенә зиярәт кылуы вә каберендәге язуларны күчереп алуы турында хикәят итүе (1 кис., 238 б.). Хәлбуки имам Бохари Сәмәрканд янында вафат булды вә кабере дә шунда. Бу һәркемгә мәгълүм.
Ибне Баттута бик күп шәһәрләрнең исемнәрен онытканлыгын да туры килгән урыннарда искә алып үтә. Өстәвенә күп язуларының югалганлыгын да сөйли (1 кис., 238 б.). Моннан чыгып уйларга урын бар: Ибне Баттутаның Дәште Кыпчак хакында язып йөргән дәфтәрләренең, бөтенләе булмаса да, беразы югалган. Соңыннан язган вакытта еллар да, тарихлар да буталган. «Рамазан гаетен җомга көн укыдык» дигән сүзенә караганда, аның Дәште Кыпчакта йөрүе вә Болгар шәһәренә килүе һиҗри белән 732 елда булырга туры килә. 731, 732, 733, 734 еллар арасында башы җомга көн булган шәүвәл – 732 ел гына.
Бу тәкъдирдә аның Кастантиниядән Хаҗитарханга кайткан вакытта салкыннарга очравы, тәһарәт алган вакытында сакал-мыеклары туңуы бик мөмкин эшләр була. Чөнки ул вакытлар салкынлык чоры. Дөресен Алла белә.
Ибне Баттута хакында язылган мәкаләләрне укыганыбыз соңында ошбу нәрсә аңлашылды: моның сәяхәтнамәсе – өч нөсхә.
Беренче нөсхә – Ибне Баттутаның төрле вакытларда язган вә үзе янында йөрткән бер хатирә дәфтәреннән һәм дә әл-Мөтәвәккил Әбү Гыйнан ишарәте буенча Мөхәммәд әл-Көлбигә яздырган хәбәрләреннән гыйбарәт бер мәҗмугадыр. Бу әсәр дөньяда бармы-юкмы – мәгълүм түгел. Аның әле табылып игълан ителгәне юк.
Икенче нөсхә. Монысы – Мөхәммәд әл-Көлби тарафыннан китап рәвешенә китерелеп төзелгән әсәр. Ошбу нөсхә хакында Мөхәммәд әл-Көлби үзе: «Мәшһүр сәяхәтче шәех Ибне Баттута Фас шәһәрендә туктады вә падишаһымызның (Әбү Гыйнан әл-Мөтәвәккил) илтифатларына туры килде. Әлеге падишаһымыз Ибне Баттутаның күргән вә ишеткән нәрсәләрен китап итеп язу турында безгә ишарәт кылды. Шуңа буйсынып, без эшкә керештек вә шәех (Ибне Баттута) хәзрәтләренең максатларын тәмам яздык, бик күп урыннарда үз сүзләрен вә үз гыйбарәләрен күчердек. Төрлечә укырга мөмкин булган сүзләрне иҗекләдек, гарәпчә булмаган сүзләр хакында үз тарафыбыздан шәрехләр язып, аңлатмалар бирдек», – дигән һәм китап тәмам булган урында: «Шәех Ибне Баттута язуларыннан кыскача эчтәлеген язган нәрсәләребез шушы җирдә тәмам булды», – дип белдергән.
Һиҗри белән 757, милади белән 1356 елда шәех Ибне Баттута үзе сәламәт вакытта тәмам булган ошбу нөсхәнең исеме – «Төхфәтен-наззар фи гараибил-әмсар вә гаҗаибил-әсфар». Моның бер нөсхәсен мәшһүр сәяхәтчеләрдән булган Бур Кәһарәт (бу адәмнең тәрҗемәи хәле «Шура» да мәзкүрдер – 5 кис.), табып, Ингелтирәдә149 Камбриҗ шәһәрендә булган югары уку йорты китапханәсенә бүләк иткән. Французлар да, Мисырдан бер нөсхәсен табып, 1853 елда үз телләренә тәрҗемә иттеләр, тәрҗемә белән асыл гарәпчә нөсхәне берлектә 5 кисәк итеп 1859 елда Парижда бастылар.
Ошбу Бур Кәһарәт нөсхәсе булса кирәк, инглизләр тарафыннан 1838 елда инглизчәгә вә аннан Аурупаның башка телләренә тәрҗемә ителде, һәрбер тәрҗемә күп тапкырлар басылды.
Өченче нөсхә. Монысы, – Мөхәммәд әл-Көлби әсәре булган икенче нөсхәдән кыскартылып, һиҗри белән 1287 елда Мисырда ташбасма белән басылган 79 битлек нөсхәдер. Моны кыскартучы Мөхәммәд әл-Көлби үземе, әллә башка берәр кешеме? Бу безгә мәгълүм түгел. Һәрхәлдә, керештә булган Мөхәммәд әл-Көлби исеме бу кыскартма эчтәлегендә дә төшерелмичә, сәламәт калган булса кирәк. Ошбу нөсхә хакында «Даирәтел-мәгариф» иясе: «Басылган нөсхәсен күрдек, ләкин бик ялгышлы», – димештер.
«Төхфәтен-наззар…»ның французчага тәрҗемәсе белән гарәпчә төп нөсхәсен бергә 4 кисәк итеп Парижда икенче мәртәбә бастырганлыклары риваять кылына.
Ибне Баттута сәяхәтнамәсен бөтен Аурупа күргәнлектән, карты вә яше, хатын-кызларга кадәр – бөтен халык укыганнан соң, мөселманнар аны Мисырда 2 кисәктә ике тапкыр бастырдылар. Әүвәлге басмасы – һиҗри белән 1287, милади белән 1870 елда, соңгысы һиҗри белән 1322, милади белән 1904 елда басылды. Соңгы басманың беренче кисәге – 255 вә икенче кисәге 207 бит.
* * *
Төркия мөхәррирләре150 француз романнары вә хыялый хикәятләр белән бөтен мәмләкәтләрен тутырсалар да, ошбу Ибне Баттута сәяхәтнамәсе кебек җитди вә гыйльми әсәрләрне төркичәгә тәрҗемә кылырга булдыра алмадылар. Әгәр теләсәләр, бу әсәрне бик дөресләп вә кирәк җирләрдә аңлатмалар биреп, тиешле хариталар151 белән нәшер итә алган булырлар иде.
Үз мәмләкәтебезнең моннан җиде гасырлар элек булган хәлләре сөйләнгәнлектән, Ибне Баттута сәяхәтнамәсеннән Дәште Кыпчактагы сәяхәте хикәят ителгән бүлеге – безнең өчен бик әһәмиятле вә бик кыйммәтле хәзинә.
Ошбу бүлек бары 20–30 битләр микъдарында булганлыктан, моны аерып алып, үз телебезгә тәрҗемә кылырга, төп, гарәпчә нөсхәсен һәм дә шунда булган исемнәрне Аурупада басылган нөсхәләр белән төзәтергә һәм Дәште Кыпчакның шул вакыттагы харитасын ясап, аерым билгеләр белән Ибне Баттута юлын күрсәтергә кирәк иде.
Хәзергә без гарәпчә нөсхәдән алып, шушы бүлекне тәрҗемә кылабыз, кулыбызда бары бер генә басма нөсхә бар. Русча тәрҗемәләр барлыгыннан хәбәребез булмады. Шуның өчен шөбһәле урыннар калды. Яхшы тәрҗемәләр, яхшы хезмәтләр чыкканга кадәр безнең тәрҗемәбез дә, бәлки, эшкә ярап куяр. Яхшы нәрсәләр туганнан соң, начарларга хаҗәт булмавы табигый.
Ибне Баттута үзенең асыл ватаны булган Танҗә шәһәрендә һиҗри белән 779, милади белән 1378 елда вафат булды. Яше 72 тирәсендә иде.
1914 ел, 18 гыйнвар. Оренбург, Перовский урамы, 9 номерлыМөхәммәдшакир Рәмиев варислары йорты
Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте
Кырым вилаятенә152 сәфәр
Кырымга бара торган көймәне көтеп, Синуб153 шәһәрендә кырык көн кадәр вакытлар калдык. Бер рум көймәчесен яллаганыбыздан соң, уңайлы җил исүне көтеп, унбер көн тордык. Ахырында көймәгә утырып, диңгездә сәфәр башладым. Өч көн үткәннән соң, каршы яктан җил килә башлады – бу безне зур куркуга төшерде. Һәлакәтне күзебез белән күрдек. Көймә астында хөҗрәдә154 утырганым сәбәпле, Мәгъриб кешесе булган Әбү Бәкер исемле адәмгә: «Диңгез ни хәлдә икән? Хөҗрәнең өстенә чыгып кара», – дидем. Әбү Бәкер карап төште вә хәлнең куркыныч икәнлеген әйтте. Бик курыктык. Бераздан соң җил үзенең уңаен үзгәртте вә безне кире Синуб шәһәренә якын урынга китерде. Бәгъзе бер сәүдәгәрләр корыга чыгарга теләгән булсалар да, көймәчебез моңа ирек бирмәде.
Җил уңаебызга исә башлаганнан соң, тагын да диңгезгә юл тоттык. Диңгез уртасына җиткәч, янәдән әүвәлгечә каршы давыл чыкты. Җил уңаебызга исә башлау белән, сәфәребезне дәвам иттек. Таулар һәм коры урыннар күренә башлады. Керчь шәһәренә туктадык. Тау башында булган адәмнәр шәһәргә кермәскә ишарәт иттеләр. Шуның өчен, шәһәргә кермичә, кире кайттык та шәһәр тышында бер урынга төштек. Монда бер чиркәү күренде. Шуңа бардым. Анда бер раһиб155 бар иде. Диварда башына чалма бәйләгән, кылыч аскан, кулына сөңге тоткан, алдында шәм янып тора торган бер гарәп рәсеме күреп, раһибтан: «Бу кем рәсеме?» – дип сорадым. «Бу – Гали пәйгамбәр рәсеме», – дип җавап бирде. Моның ошбу сүзеннән гаҗәпкә калдым. Кичне чиркәүдә үткәрдек. Ашар өчен дип, тавык пешергән булсак та, диңгез исе белән бозылган сәбәбеннән ашый алмадык.
Ошбу төшкән урыныбыз – төркичә «Дәште Кыпчак» дип танылган сахрадандыр.
Бу сахрада тау вә чокыр, биналар, агач вә утын юк, бик гүзәл вә ямь-яшел бер тигезлектер. Мондагы халыклар тизәк яндыралар. Бик олуг адәмнәрнең, кием чабуларына салып, тизәк җыеп кайтулары күренә.
Дәште Кыпчакта гизүче мосафирлар арбаларда йөриләр. Дәште Кыпчакның зурлыгы алты айлык булып, шуның өч айлык җире солтан Мөхәммәд Үзбәк кулында вә калганы да башкалар карамагында.
Дәште Кыпчакка төшүебезнең икенче көнендә иптәшләребез булган сәүдәгәрләр, сахрада булган кыпчак халыклары янына барып, арба яллап кайттылар. Ошбу кыпчаклар христиан динендә иделәр. Шул арбага утырып, Кәфә156 шәһәренә бардык. Кәфә – диңгез яры өстендә озынча рәвештә төзелгән зур бер шәһәр. Күбрәк халкы җәнәүизләр булып, христиан динендәләр. Шәһәрнең башлыгы Дәмдир дип танылган бер түрә иде. Без мөселманнарның мәсҗедләренә төштек.
Мәсҗедтә урнашып берәр сәгать торганыбыз соңында, һәр тарафтан чиркәү каккан тавышлар ишетелә башлады. Моңа кадәр чиркәү тавышы ишеткәнем булмаганлыктан, бик курыктым. Иптәшләремә: «Югары менеп, Коръән укыгыз, тәкбир әйтегез, азан кычкырыгыз!» – дидем. Алар ошбу рәвештә кылдылар. Шулвакыт өстенә күбә157 кигән, кулларын аскан бер адәм килеп керде дә сәлам бирде вә безнең нинди кешеләр икәнлегебезне сорашты. Без хәлебезне сөйләп бирдек. «Мин азан вә тәкбир әйткән һәм дә Коръән укыган тавышларны ишетеп, бер-бер хәл булдымы әллә дип, куркып кергән идем», – диде вә үзенең бу шәһәрдә мөселманнарның казыйлары икәнлеген әйтеп чыкты.
Икенче көн иртә белән шәһәрнең әмире яныбызга килде вә аш әзерләтеп безне кунак итте. Шәһәрдә йөрдек. Базарлары, урамнары бик гүзәл, ләкин халыклар арасында мөселманнар күренми иде. Пристанен төшеп күрдек, сугыш вә сәүдә көймәләренең зурлары һәм ваклары – барысы 200 кадәр бар иде. Бу урын – дөньяның иң мәшһүр пристаньнарыннан берсе.
Бу шәһәрдә арба яллап, Кырым шәһәренә киттек158. Бу гүзәл вә олуг шәһәр булып, олуг солтан Мөхәммәд Үзбәк хан карамагындадыр. Монда Үзбәк хан тарафыннан Төлке Тимер исемле әмир куелып, шәһәрне шул идарә итә.
Ошбу Төлке Тимер әмирнең бер адәме юлда безнең белән бергә килеп танышкан идек. Шул адәм безнең ошбу шәһәргә килүебезне әмиргә белдергән икән. Шул сәбәпле әмир үзенең имамы булган Сәгъдетдин берлә безгә ат җибәрде. Без Задә әл-Хорасани исемле шәехнең тәкиййәсенә159 төштек. Әлеге шәех безне хөрмәт итте. Ошбу мәмләкәт мөселманнары арасында бу шәех үзе дә хөрмәтле бер адәм икән. Аны зиярәт кылыр өчен, халыклар, хәтта казый, хатыйп160, фәкыйһ161 вә башкалар килеп торалар. Әлеге шәех: «Безнең шәһәребез тышында христианнар тәкиййәсендә бер раһиб бар. Һәрдаим гыйбадәт кыла вә ураза тотадыр, инде кырык көндә бер мәртәбә бер орлык белән генә авыз ачып тора башлады. Әгәр дә күрәсегез килсә, бергә барырбыз», – диде. Ләкин мин кирәк тапмадым, әмма соңыннан: «Күргәнем яхшы буласы иде», – дип, бармый калганым өчен үкендем.
Бу шәһәрдә ошбу затлар белән күрештем: 1) хәнәфиләрнең162 олуг казыйлары – Шәмсетдин әс-Саили; 2) шафигыйларның163 казыйлары – Хозыр; 3) фәкыйһ һәм дә мөдәррис – Галяэтдин; 4) әл-Мәлик ән-Насыр төзеткән мәсҗедтә шафигыйларның хатыйплары – Әбү Бәкер; 5) рум булып та, соңыннан ислам кабул иткән шәех – Мозаффаретдин; 6) олуг фәкыйһләрдән булган Мөзһиретдин.
Төлке Тимер хозурына кабул ителдек. Ләкин ул үзе хаста иде, безне бик хөрмәт итте. Сарай шәһәрендәге солтан Мөхәммәд Үзбәк хәзрәтләренә сәфәр кылыр өчен әзерләнә иде. Мин дә моның белән бергә сәфәр кылырга булдым вә шуның өчен арбалар сатып алдым.
Дәште Кыпчакта арбалар
Арбаның, гадәттә, дүрт зур тәгәрмәче булып, бәгъзеләренә – ике вә бәгъзеләренә аннан да күп ат җигәләр. Бәгъзе кешеләр ат урынына сыер яки дөя җигеп тә йөриләр. Арбаны карап йөрүче кеше үзе тартып бара торган атларның берсенә атланып бара. Астында ияр, кулында камчы һәм дә озын бер таяк була. Тартып баручы хайваннар читкә китә башласалар, шул озын таяк белән тиешле юлга төшерә. Арбаның төрле агачлардан бөгеп ясалган көймәсе булып, бу агачлар бер-беренә каеш белән бәйләнә, көймәгә киез вә башка нәрсәләр каплана.
Көймәнең эчендә утырып баручылар тышындагы кешеләрне күрәләр, әмма тышындагы адәмнәр эчендә булганнарны күрмиләр. Мондый арбалар эчендә теләсәң ничек утырырга, йокларга, хәтта ашарга-эчәргә, укырга-язарга мөмкин. Сәфәр вакыты да бу саналган эшләргә киртә түгел164. Йөк йөртер өчен, өй рәвешендә махсус арбалар бар, аларның ишекләрен бикләп куярга мөмкин.
Сәфәр вакыты җиткәч, үзем белән җариям утырыр өчен, өсте киез белән капланган бер киез арба, иптәшем Гафифетдин әт-Тәүзәри өчен икенче бер кечкенә арба, башка иптәшләрем өчен зур бер өченче арба әзерләдем. Бу соңгысына өч дөя җигелә. Өчнең беренә арба хезмәтчесе атлана.
Әмир Төлке Тимер, аның кардәше Гайсә һәм дә Котлыг Тимер белән Сарыбәк исемле угыллары, имамы Сәгъдетдин, хатыйп Әбү Бәкер, казый Шәмсетдин, фәкыйһ Шәрәфетдин, таныштыручы Галяэтдин, шулар белән без дә бергә барабыз. Юлга чыктык. «Таныштыручы» дип, әмир хозурында торып, килүчеләрне әмиргә белдерүче адәмгә әйтеләдер. Мәсәлән, әмир хозурына казый килеп керсә, таныштыручы бөек тавыш белән: «Бисмиллаһи, сәййидүна вә мәүләна, казыййүл-коззат вәл-хөккям, мөбәййинүл-фәтава вәл-әхкям, бисмиллаһи!..»165 – дип, әгәр дә олуг бер фәкыйһ яки могтәбәр бер адәм килсә: «Бисмиллаһи, сәййидүна фәләнетдин, бисмиллаһи!..» – дип кычкырадыр. Мәҗлестә булган кешеләр, шушы таныштыруга карап, керүче адәмне каршы алырга, урын вә юл бирергә хәзерләнәләр, ихтирам итеп аягүрә торалар, мәҗлесне киңәйтәләр.
Хаҗилар Хиҗаз сахраларында ни рәвештә йөрсәләр, төрекләр дә ошбу чүлдә шул рәвештә йөриләр. Иртә намазы укып китәләр дә олуг аш вакыты җиткәннән соң туктыйлар. Өйлә укып кузгалалар да, кояш иңгәннән соң, аттан төшәләр.
Туктаган урыннарда ат, дөя вә сыерларны арбалардан туарып җибәрәләр, һәркемнең хайваны яланда йөреп ашый. Бу сахра үләне арасында арпа булу – үзенчәлекле. Дәште Кыпчак үләне сыман мал өчен ашлыклы үлән башка урыннарда юк кебек. Шуңа күрә бу җир халыклары терлекне күп асрый. Угрыларга карата гадәтләре бик каты булганлыктан, хайваннар югалмый. Каравылчысыз, көтүчесез йөреп ашыйлар.
Бу мәмләкәт халкының угрыларга карата хөкемнәре ошбу рәвештә: угры тотылса, урлаган нәрсәсе иясенә кайтарыла һәм дә шул нәрсәнең тугыз хакы балаларына күчә. Балалары булмаса, куй суйган сыман итеп, угрының үзен суялар.
Төрекләр икмәк һәм авыр ашлар ашамыйлар. Боларның ашлары «дукый166» исемле нәрсәдән гыйбарәт. Башта савытка су салып утка куялар, кайнап чыкканнан соң, бераз дукый салалар. Әгәр дә итләре булса, аны кисәкләп шушы шулпада пешерәләр. Ашны соңыннан савытларга салып бирәләр. Аңа катык салып эчәләр167. Моның өстенә ат сөте дә кулланалар. Ат сөтен «кымыз» диләр.
Бу кавем (төрекләр) көчле, нык, яхшы табигатьле. Бәгъзе вакытта «борхани» исемле аш та пешерәләр. Иң элек камыр ясап, аны вак-вак итеп кисәләр. Һәр кисәкнең уртасын тишәләр дә казанга салып кайнаталар. Пешкәннән соң, шуңа катык салып ашыйлар. «Борхани» шушы буладыр.
Болар дукый орлыгыннан эчемлекләр дә ясыйлар. Хәлвә ашауны гаеп итәләр. Мин рамазанда бер көн солтан Үзбәк хозурында булдым. Алдыбызга ат ите китерделәр. Боларның иң күп ашый торган итләре – ат һәм куй ите, әрештәдер168. Шул кичәгә мин үз иптәшләрем ясаган хәлвәдән бер табак хәлвә алып барган идем. Шуны солтан алдына куйдым. Бармагы белән алып кабып карады да ашамады. Төлке Тимер: «Ошбу солтанның бик могтәбәр бер колы булып, аның балалары вә балаларының балалары кырыкка җитә иде. Көннәрнең берендә шул колына солтан, хәлвә ашасаң, барыгызны да азат итәм, дигән иде. Кол аңа каршы, үтерсәгез үтерегез, әмма мин ашый алмыйм, дип җавап бирде», – диде.
Кырымнан сәфәр
Кырым шәһәреннән чыкканыбыздан соң,Сәҗан дигән урында әмир Төлке Тимер тәкиййәсенә төштек. Төлке Тимер мине үз янына чакыртты. Атланып йөрер өчен әзерләгән атым бар иде. Шуңа атланып, әмир хозурына киттем. Әмир аш әзерләткән икән. Икмәк тә бар иде. Аш соңында вак савытлар белән ак су төсендә эчемлекләр китерделәр. Халыклар шуны эчтеләр. Шәех Мозаффаретдин әмиргә якын утырды, мин аның янында идем. Эчемлекне татып карадым – ачы тоелды, эчмәдем. Мәҗлестән чыккач соравыма каршы: «Дукыйдан ясалган эчемлек, исеме – буза», – дип җавап бирделәр. Шәех Мозаффаретдин аның хакында: «Һуә маэд-дохни169», – дип таныштырды. Бу халыклар, Әбү Хәнифә мәзһәбендә булганлыкларыннан, мондый эчемлекләрне эчәләр.
Кырым шәһәреннән унсигез көн сәфәр иткәнебездән соң, зур су очрады. Моны тәмам бер көн үттек. Мондый зур сулар аркылы чыкканда арбалар, хайваннар бик авыраялар, лай вә балчык сәбәпле йөрү мөшкел була.
Әмир Төлке Тимер үзенең бәгъзе бер хезмәтчеләре белән безне алдан җибәрде. Азак әмиренә хат язып, минем падишаһ белән күрешү теләгем барлыгын белдерде. Мине хөрмәт вә гыйззәт кылу турысында күрсәтмә бирде. Без киттек вә, бер зур су аркылы ярты көн дәвамында үтеп, өч көннән соң Азак шәһәренә җиттек.
Азак шәһәре170
Азак – диңгез буенда, биналары гүзәл бер шәһәрдер. Сәүдә өчен бу шәһәргә җәнәүизләр һәм башкалар килә. Монда карендәшләрдән171 пычкычы бар иде. Бу адәм, – шәһәрнең могтәбәр затларыннан булып, мосафирларны кунак итүчедер.
Төлке Тимер әмирнең хатын алганга күрә, Азак әмире Мөхәммәдхуҗа Харәзми безне каршы чыгып алды. Янында казый вә шәкертләр булып, аш әзерләткән иде. Сәлам биреп юлыктык вә аш ашадык. Аннан соң шәһәргә җитеп, шәһәр читендә Хозыр вә Ильяс172 пәйгамбәрләр исеменә салынган тәкиййәгә төштек. Асылы Гыйрак вилаятеннән булып та, хәзер Азак шәһәренә нисбәт ителгән Рәҗәб исемле бер шәех безне үз тәкиййәсендә кунак итте. Ике көн торганыбыздан соң, әмир Төлке Тимер дә килеп җитте. Әмир Мөхәммәд, үзенең казыен һәм шәкертләрен алып, аңа каршы чыкты. Ашлар әзерләделәр вә бер-беренә тоташ өч чатыр кордылар. Чатырларның берсе төрле төстәге ефәктән вә икесе киндердән иде.
Әмир Төлке Тимер, җиргә төшү белән, мине үзенең алдыннан йөрергә кушты. Моның максаты исә минем хөрмәтле кеше икәнлегемне әмир Мөхәммәдкә белдерү булгандыр. Беренче чатыр Төлке Тимер утырыр өчен әзерләнеп, түрдә агачтан ясалып зиннәтләнгән мөнбәр бар иде. Әмир минем белән шәех Мозаффарны алга утыртты, үзе икебезнең арабызда югары утырды. Үзенең казые, хатыйбы һәм шушы шәһәрнең казые вә шәкертләр мөнбәрнең сул ягына яхшы паласларга урнаштылар. Төлке Тимернең ике углы вә туганы һәм дә әмир Мөхәммәд вә аның угыллары хезмәт өчен әзер тордылар. Моннан соң ат итеннән вә башка нигъмәтләр килде, ат сөте һәм буза да китерделәр.
Аш тәмам булганнан соң, хафизлар бик гүзәл тавышлар белән Коръән-Кәрим173 укыдылар. Бер мөнбәр куелып, аның өстенә вәгазь сөйләүче менде. Аның хозурында кариэләр174 тагын Коръән укыдылар. Вәгазь сөйләүче бик гүзәл хөтбә175 сөйләде, солтан вә әмир вә мәҗлестә булучылар өчен догалар кылды. Хөтбә вә догаларны гарәпчә кылганнан соң, төркичә аңлатма бирде. Кариэләр бик гүзәл көйләр белән Коръән укып тордылар.
Моннан соң гарәпчә, фарсыча, төркичә көйләргә җырладылар. Гарәпчә көйләргә – «каул» («сөйләү»), төрки көйләргә «мөләммәгъ» («буялган») диләр. Шуннан соң тагын аш килде. Ошбу рәвешчә кичкә кадәр тордык. Чыгып китәргә теләсәм дә, әмир Төлке Тимер ирек бирмәде.
Моннан соң әмиргә, аның ике углына, туганына, шәех Мозаффаретдин белән миңа киемнәр кидерделәр. Әмир Төлке Тимергә – ун, ике углы белән туганына – алтышар, башкаларыбызга берәр ат бүләк итеп бирделәр.
Дәште Кыпчакта ат хайваны
Бу мәмләкәттә ат бик күп, хакы да арзан, иң яхшы ат – үз акчалары белән 50–60 дирһәм. Бу исә безнең бер динарыбызга176 туры килә. Мисырда «Акадши» дип танылган атлар шушы мәмләкәттән бара. Мондагы халыкларның тормыш юллары ат юлы дип әйтерлек. Безнең мәмләкәтебездә куй ничек булса, боларда ат шул нисбәттә. Әмма боларда ат бездәге куйга караганда шактый күп вә файдалы. Бер-бер төрекнең меңәр баш аты була.
Бу мәмләкәттә ат үрчетеп кәсеп кылучы төрекләр хатыннар өчен булган арбаларына берәр аршын177 озынлыгындагы таяк очына бер карыш озынлыгында киез бәйләп асалар. Шундый киезле таякларның һәрбере 1000 баш атка билге булып йөри. Мин шундый унар таяк асылган арбаларны күрдем178. Монда җитешкән атларның бер өлеше Һиндстан йортына китә.
Бер-бер адәмнәр икешәр йөз баш кушып көтү ясыйлар да, шуны Һиндстанга җибәрәләр. Бер-бер көтүдә алтышар мең баш ат була. Һәр 50 ат исәбеннән бер көтүче булып, шул көтүчеләр аларны тәрбияләп алып баралар. Үзләре бу көтүчеләргә «алкыш» (елкычы) диләр. Әгәр дә бер атны тотып алырга кирәк булса, көтүче атка менә, кулында колга вә аның башына таккан дилбегәсе була; тотарга тиешле атка якын килә дә кулында булган колга белән дилбегәне теге атка ыргыта, анны, муеныннан эләктереп, үзенә якын ук китерә вә аның өстенә атлана.
Һиндстанга барган вакытларда, Синд мәмләкәтенә җитү белән, атларга җим бирә башлыйлар. Чөнки Синд сахрасындагы үләндә арпа булу үзенчәлеге юк.
Ошбу сәфәрдә атлар бик күп урлана вә үлә. Моның өстенә Синд хөкүмәте Шишинкар дигән урында ат башыннан 7 динар көмеш вә Синднең башкаласы булган Милтанда беркадәр кимрәк ала. Әүвәлдә бөтен малның дүрттән берен алып килгәннәр, бу хосуста солтан Мөхәммәд Үзбәк хан Һинд падишаһына язганнан соң, мөселманнар малыннан зәкят179 вә башкалар малыннан гошер180 ала башлаганнар.
Шулкадәр күп чыгымнар булса да, Һиндстанга ат озатучы кешеләр күп файда күргән. Чөнки биредә бик арзан булган атлар да, Һиндстанга барганнан соң, яхшы хак белән, хәтта 100 динар бәрабәренә сатылалар. Бу исә безнең Мәгъриб алтыны белән 25 динар була. Бәгъзе атлар моның ике, хәтта дүрт өлешенә сатылалар. Яхшы атларның бәһаләре 500 динар һәм артыграк та була.
Һиндстан халкы Дәште Кыпчак атларын көчле һәм адымлы булулары өчен ала. Әмма чабышыр вә сугышыр өчен аларга атлар Ямән, Гамман, Фарис мәмләкәтләреннән килә. Бу атлар хәтта 4 әр мең динар тора.
Маҗир181 шәһәренә сәфәр
Әмир Төлке Тимер ошбу Азак шәһәреннән сәфәр итте. Мин аннан калып өч көн тордым. Әмир Мөхәммәд минем сәфәр кирәкләремне әзерләтте, шуннан соң мин Маҗир шәһәренә сәфәр кылдым. Маҗир зур елга өстендә төрекләрнең иң гүзәл һәм дә олуг шәһәрләреннән булып, бакчалары, җимешләре күп.
Монда шәех Мөхәммәд әт-Табаихи тәкиййәсенә төштем. Бу адәм Әхмәд әр-Рифагый хәлфәләреннән булып, тәкиййәсендә гарәп, фарсы, төрек вә рум кавемнәреннән җитмеш кадәр мөҗавир182 бар иде. Араларында гаиләле адәмнәр дә, буйдаклар да бар. Тормышлары читтән килгән сәдака белән бара.
Бу җир халыклары мондый мөҗавирләргә ихлас күңелле, ат, сыер, куй кебек малларны сәдака итеп китерәләр. Хосусан солтан һәм дә аның хатыннары, шәехне зиярәт кылыр вә хәер-фатиха алыр өчен, үзләре киләләр, күп сәдакалар вә хәерләр калдырып китәләр.
Маҗир шәһәрендә җомга намазы укыдык. Намаз тәмам булганнан соң, Бохараның фәкыйһ вә укымышлысы, шәкертләре вә иярченнәре күп булган вәгазь сөйләүчесе Гыйззетдин, мөнбәргә менеп, вәгазь сөйләде. Шәһәрнең әмирләре вә хөрмәтле затлары килгәннәр иде. Шуннан соң шәех Мөхәммәд әт-Табаихи, аягүрә торып: «Фәкыйһ вә вәгазь сөйләүче Гыйззетдин сәфәргә чыгадыр, без шуңа бераз ярдәм итмәкче булабыз», – дип, өстендә булган җөббәне183 салып бирде. Шунда булучыларның кайсылары, аннан күрмәкче, киемнәрен салып бирделәр. Вә кайсылары ат яки акча бүләк итте. Күп нәрсәләр җыелды.
Бу шәһәрдә бер яһүди күрдек. Миңа очрап сәлам бирде вә гарәпчә сөйләште184. Нәсел-нәсәбен сораштым. «Мин Әндәлес185 мәмләкәтеннән булам, диңгездән башка, корыдан Кастантиниягә186 килгән идем. Аннан Рум вә Чиркәс шәһәрләрендә йөреп, монда килдем. Әндәлестән чыгуыма дүрт ай буладыр», – диде. Белүче сәүдәгәрләр моның хакында: «Дөрес сөйли», – диделәр.
Төрекләрдә хатыннарның дәрәҗәсе
Бу шәһәрдә күргән гаҗәеп нәрсәләремнән берсе – халкының хатыннарны артык дәрәҗәдә хөрмәт итүедер. Монда хатыннар ирләрдән өстен. Түрәләрнең хатыннарын башлап күрүем Кырымнан чыккач булды. Әмир хатыны Сартияне арбада барган вакытында күрдем. Бөтен арба күк төсле пәрдә белән өртелгән, алдында үзләре вә киемнәре гүзәл булган дүрт җария, артында да арбалар белән җарияләр баралар иде. Әмир торган урынга җиткәннән соң, хатын арбадан җиргә төште. Утыз җария, килеп, махсус ясалган урыннардан тоттылар да җиргә өстерәлмәсен өчен, итәкләрен күтәреп бардылар. Хатын бик һавалы иде. Якын килеп җиткәннән соң, әмир, үз урыныннан торып, хатынга сәлам бирде вә үз янына утыртты. Җарияләре хатынны урап алдылар. Кымыз килде. Хатын үз кулы белән кымызны савытка салды да, әмиргә каршы ике тезе белән тезләнеп, савытны аңа сузды. Әмир эчте. Аннан соң әмирнең туганына салып бирде. Әмир кымызны салды, хатын сузды. Шул вакытта аш китерделәр. Хатын әмир белән бергә ашады. Әмир аңа кием бирде. Моннан соң хатын кайтып китте. Түрәләрнең хатыннары барысы да ошбу рәвештә.
Сәүдәгәрләр вә гадәти адәмнәрнең хатыннары да арбаларда баралар. Итәкләрен күтәреп йөрер өчен, һәрберсенең янында өч-дүрт җариясе бар. Баш киемнәре җәүһәрләр белән зиннәтләнеп, очында тутый кош канатлары187.
Төрек хатыннарында хиҗаб (пәрдәләнү) булмау сәбәпле, өйләре (яки арбалары) ачык булып, йөзләре күренә. Шушы рәвештә базарга килеп, яннарында булган колларыннан куй һәм сөт саттыралар вә яхшы комач нәрсәләр сатып алып китәләр.
Бәгъзе вакытта бу хатыннарның яннарында ирләре дә була, ләкин хатыннар рәвешендә тәкәллефле188 киемнәр кимәгәннәре сәбәбеннән, читләр бу ирләрне шул хатыннарның хезмәтчеләре дип уйлыйлар. Аларның өсләрендә, гадәттә, куй тиресеннән тегелгән тун белән шундый ук бүрек була. Бу бүрекне көллә189 дип атыйлар.
Биштауга сәфәр
Мөхәммәд Үзбәк ханның урдусы190 Маҗир шәһәреннән дүрт көнлек җирдә – Биштау исемле урында булганлыктан, без Маҗирдан Биштауга сәфәр кылдык191. Бу Биштауда эссе чишмә чыгып тора. Төрекләр бу су белән коеналар, коенучылар сәламәтләнүләрен вә хасталыкка очрамауларын гөман кылалар192.
Урду урынына рамазан аеның беренче көнендә барып җиттек. Ләкин бу урыннан урду күчеп киткән иде. Урдуның безнең әүвәлге урыныбызга кайтачагын ишеткәннән соң, без дә әүвәлге урыныбызга кире кайттык.
Мин шушы җирдә бер түбә урынга чатыр кордым вә чатырның алдына байрак утырттым. Атларны, арбаларны чатырның арт тарафына куйдым.
Ошбу вакытта урдуның кайтып килгәнен күрдек. Гүя бөтен бер шәһәр күчеп килә иде. Мәсҗедләре, базарлары, учакларыннан чыга торган төтеннәре – бары бергә күчеп бара. Болар сәфәр вакытларында да арбаларында теләгәнчә аш пешереп йөриләр. Туктаулары белән, учакларын күтәреп алып куялар. Мәсҗедләрен, кибетләрен дә шулай күчереп йөртәләр.
Солтанның хатыннары алдыбыздан үтеп киттеләр, һәрберсе үзенең кешеләре, җәмәгатьләре белән аерым-аерым төркемнәр булып торалар. Солтанның дүртенче хатыны булган әмир Гайсә кызы түбә өстендә минем чатырымны вә чатыр алдында булган байракны күргәннән соң, минем гариб мосафир икәнлегемне белеп (чөнки бу рәвештә байрак утырту шуның билгеседер), үзенең җарияләрен миңа җибәрде. Җария вә егетләр килеп сәлам бирделәр вә хатынның сәламен ирештерделәр. Бу вакытта хатын үзе туктап, җария вә егетләрнең кайтып килүләрен көтеп торадыр иде. Мин үз кешеләрем һәм Төлке Тимернең таныштыручысы аша бүләк җибәрдем. Хатын минем бүләгемне хәер-фатиха санап кабул итте һәм дә мине үзенә якын төшәргә боерды.
Солтан да, килеп, үз кешеләре белән үз урынына төште.
Мөхәммәд Үзбәк хан
Солтанның исеме – Мөхәммәд Үзбәк хан. Хан, – безнеңчә, солтан дигән сүз.
Мөхәммәд Үзбәк хан бик көчле вә шөһрәтле падишаһлардан булып, мәмләкәте бик зур. Кастантиния халкы белән һәрвакыт сугышып, җиңүче булып тора. Кәфә, Кырым, Маҗир, Азак, Сарыдак193, Харәзем кебек олуг шәһәрләр дә – аның биләмәсендә.
Ошбу вакытта Мөхәммәд Үзбәк хан – әмирел-мөэминин Мисыр вә Шам солтаны, Гыйрак солтаны, Төркестан вә Мавәраэннәһер194 солтаны, Дәште Кыпчак солтаны, Һинд, Чин солтаннарыннан гыйбарәт булган дөньяда олуг җиде падишаһның берсе.
Әгәр дә солтан сәфәргә чыкса, үзе бөтен хезмәтчеләре вә дәүләт адәмнәре белән, һәрбер хатыны үзләренең кешеләре белән аерым җәмгыятьләр булып йөриләр. Әгәр дә солтан хатыннарыннан берәрсе янына барырга булса, башта үзенең барачагын белдереп, шул хатынга хәбәр җибәрә, хатын әзерләнеп каршы ала.
Солтанның торышы, йөреше бик гаҗәеп рәвештә. Үзенең гадәтенә күрә, Мөхәммәд Үзбәк хан һәр җомга намазыннан соң «Алтын коббә»195 исемле коббәдә утыра. Коббә алтын белән капланган агачлардан ясалган вә гаҗәеп рәвештә зиннәтләнгән була. Уртасында алтынланган көмеш белән капланган агачлардан ясалган бер сәрир196 бар. Аның аяклары көмештән эшләнгән, башлары җәүһәрләр белән бизәлгән. Мөхәммәд Үзбәк хан шушы сәрирдә утыра. Уң ягында Тыйтыглы197 вә аның уң тарафында Кибәк исемле хатыннары, сул ягында Бәйлүн вә аның сул ягында Урдуҗа исемле хатыннары утыралар. Сәрирдән түбән уң якта үзенең Тәнбәк исемле вә сул якта Җанбәк исемле ике углы, алда Эткөчек исемле кызы утыра. Хатыннарыннан берсе килсә, солтан үзе аяк өстенә торып каршы ала вә кулыннан тотып сәриргә менгерә дә махсус урынга утырта. Шуннан соң гына үзе утыра. Ошбу хәлләр бөтен халык хозурында була, пәрдә-фәлән юк198.
Моннан соң мәмләкәт адәмнәре вә мәэмүрләр199 уң вә сул тарафларда булган көрсиләрдә200 тезелеп утыралар. Солтан мәҗлесенә килгән вакытларында олуг адәмнәр үзләре илә берлектә кулларында көрсиләр күтәреп киләләр. Солтан хозурында шаһзадәләр вә принцлар булып, ишек янында зур түрәләрнең балалары вә алар артында уңда, сулда кадерле гаскәрләр торалар.
Ошбу рәвештә диван201 тезелеп беткәннән соң, мәмләкәт олуглары, өчәр-өчәр булып, солтан хозурына сәламгә керәләр. Сәлам бирәләр дә читкә китеп утыралар.
Икенде намазыннан соң хатыннар үзләренең урыннарына кайтып китәләр. Үзләре – арбада вә һәрберсенең иллешәр җариясе атларга атланган була. Арбаның алдында, арба белән каравыл егетләре уртасында, егермешәр картрак хатыннар ат менеп баралар. Шушы төркем артында йөз сабый кол вә каравыл егетләре алдында йөз балигъ кол булып, һәрберсе ат өстендә. Моннан башка билләре буылган, кулларына кылыч вә сөңгеләр тоткан йөзләп җәяү баручы бер төркем буладыр.
Һәр җомга көн Алтын коббәгә килгән вә кайтып киткән вакытларында һәрбер хатын ошбу рәвештә йөриләр.
Ошбу урында минем урыным шаһзадә Җанбәк урынына якын иде.
Урнашканымның икенче көнендә икенде намазыннан соң солтан хозурына кердем. Яны шәехләр, казый вә фәкыйһләр, шәриф202 вә фәкыйрьләр белән тулы булып, аш мәҗлесе иде. Солтан хозурында ифтар кылдык. Хөрмәтлеләрнең хөрмәтлесе Сәед ибне Габделхәмид белән казый Хәмзә минем хакымда яхшы сүзләр сөйләделәр вә мине хөрмәт итү турысында солтанга ишарәт иттеләр.
Бу төрек халкы мосафирларга яшәү өчен кирәк булган мал (азык) әзерләүне вә урын әзерләп бирүне белми, бәлки, боларның хөрмәтләре суяр өчен куй, ат бирү вә кымыз җибәрүдән гыйбарәт.
Бераз көннәрдән икенде намазы укыганнан соң китәргә әзерләнәдер идем, солтан үзе дә шунда булып, миңа утырырга кушты. Буза һәм куй вә ат ите китерделәр.
Мөхәммәд Үзбәк хан хатыннары
Солтан хатыннарының һәрберсе өчен аерым арбалар булып, шунда йөриләр. Алар өчен салган өйләрнең алтынланган көмеш яки агачтан ясалган коббәләре була. Арбаларына җигелгән атларына алтын белән чигелгән ефәк кидерелә. Арбаның хезмәтчесе атларның берсенә атлана. Аңа «алкыш» (елкычы) диләр203.
Хан хатыны арбада утырганда, ике ягына ике картрак хатын вә алдында – алты, артында ике кыз була. Уң ягында булганга – «олуг хатын», сул ягында булганга, «кече хатын» диләр. Җарияләр бик матур вә сылулар булып, хан хатыны артта кайберләренә таянып утыра. Аның башында тутый кош канаты һәм кыйммәтле ташлар белән зиннәтләнгән таҗ, өстендә дә җәүһәрләр белән бизәлгән ефәк кием була204. Уң вә сул яктагы хатыннарның башларында читләре алтын белән чигелгән бөркәнчек, кызларның башларында көләһ була. Көләһләренең түбәләре асылташ һәм дә тутый кош канаты белән бизәлә, һәрберсенең өстендә алтын белән тукылган ефәк кием була.
Хатын арбасы алдыннан өсләренә алтынланган вә ефәк киемнәр кигән рум вә һинд егетләре бара. Әлеге егетләрнең һәрберсе кулында алтынланган яки көмешләнгән агач яки бөтенләй алтын вә көмештән ясалган таяклар була. Арба артыннан йөзгә якын арба иярә. Бу арбаларның һәрберсенә ефәк киемнәр кигән, башларында көләһ булган җария кызлар өчәр-дүртәр булып утыра. Шушы арбалар артында хатын җиһазы төялгән янә өч йөз кадәр арба булып, боларны үгезләр, дөяләр тартып баралар. Бу арбаларның һәрберсен караучы бер кол була. Боларда хатынсыз колларны җарияләр арасында йөртү гадәте булмаганлыктан, һәрберсенә югарыда сөйләнгән җарияләрдән берәр җария никах ителгән була.
Инде бу хатыннарның һәрберсен (киләчәк бабта) аерым-аерым сөйлибез.
Мөхәммәд Үзбәк ханның хатыннары вә балалары
Беренче хатын. Мөхәммәд Үзбәк ханның олуг хатыны һәм дә Җанбәк белән Тәнбәк исемле угылларының анасы – Тыйтыглы. Ханның Эткөчек исемле кызының анасы бу түгел, ул моннан элекке хатыныннан дөньяга килмештер. Тыйтыглы ханның сөекле хатыны булганлыктан, ул күбрәк аның янында була. Ханга якын булганы өчен, халыклар да аны артыграк ихтирам кылалар. Юкса ул хатыннар арасында иң сараннарыннандыр.
Солтан хозурына кабул ителгәнемнең икенче көнендә ошбу хатын хозурына кердем. Янында иптәш булып ун хатын утыра вә алдында яшь кызлардан илле җария бар иде205. Без хатынга сәлам бирдек. Иптәшләребез арасында Мисыр мәкаме206 вә хуш тавыш белән Коръән укучы кариэ бар иде. Шул адәм Коръән укыды. Хатын боеруына күрә, җиңел вә юка эшләнгән агач савытлар белән кымыз китерделәр. Хатын үз кулы белән миңа кымыз бирде. Бу исә үзләре гадәтенә күрә соң дәрәҗәдә хөрмәт икән. Бу көнгә кадәр кымыз эчкәнем юк иде. Инде үз кулы белән биргәч, алмый мөмкин булмады. Татып карадым, ләкин хәерсез нәрсә таптым вә иптәшләремнән берсенә бирдем. Хатын безнең сәяхәтебез турында күп нәрсәләр сорашты207. Иң элек моңа зиярәт кылуыбызның сәбәбе аның хан хозурында бик могтәбәр булуы иде.
Икенче хатын. Моның исеме Кибәк булып, әмир Нәгътый кызыдыр. Атасын да күрдем, аяк хасталыгы белән интегә иде. Мәликәне (беренче хатын) зиярәт иткәнебезнең икенче көнендә ошбу икенче хатынны зиярәт иттек. Бер югары урында Коръән-Кәрим укып утыра иде. Хозурында егерме карт хатын вә егерме яшь кыз булып, кием чигәләр иде. Сәлам бирдек. Сәламебезне алды. Кариэбез Коръән укыган иде. Аны тәхсин208 кылды вә кымыз китерергә кушты. Үз кулы белән миңа кымыз бирде.
Өченче хатын. Моның исеме – Бәйлүн булып, Кастантиния падишаһы булган Тәкфур кызы. Без кергәндә, бу хатын аяклары көмештән ясалган сәрир өстендә утырып тора иде. Хозурында рум, төрек вә нубә кавемнәреннән булган йөз җария торадыр, боларның бәгъзеләре аяк өстендә вә бәгъзеләре утырганнар. Болардан башка янында егетләр вә рум милләтеннән булган румнар да бар иде. Хатын башта безнең хәлебезне сорашты. Ерак җирдән килүебезне белгәч, безне кызганып елады вә йөзен кулъяулыгы белән сөртте. Кушуына күрә аш китерделәр, без ашадык, ул безне карап торды. Кузгалып китә башлаганыбызда: «Тагын килегез, хаҗәтегез булса – белдерегез!» – диде вә безгә мөлаемлылык күрсәтте, артыбыздан аш, икмәк, май һәм дә куй, акча вә яхшы киемнәр, бик яхшыларыннан өч, гадәтиләрдән ун ат җибәрде. Соңыннан ошбу хатын белән бер кәрван булып Кастантиниягә сәфәр иттек.
Дүртенче хатын. Моның исеме – Урдуҗа209 булып, олус210 әмире Гайсә бәк кызыдыр. Урдуда дөньяга килгәнлеге сәбәпле, шушы исем бирелгән. Урдуҗа – хатыннар арасында иң мөлаемы вә иң шәфкатьлесе. Бу хатынның урдуда миңа илтифат иткәнлеген югарыда сөйләгән идем, без аның мәрхәмәтен күрдек вә холкының гүзәл булуына тәхсин кылдык. Безнең өчен аш китертте. Үз хозурында ашадык, кымыз сорап алды. Иптәшләребез эчтеләр. Безнең хәлебезне сорашты, сөйләдек. Моның бертуган кыз карендәше Гали бине Әзрак исемле әмир никахында. Без аның хозурына да кердек.
Мөхәммәд Үзбәк ханның кызы. Моның исеме – Эткөчектер. Бу хатын атасыннан алты миль кадәр читтә аерым урында тора иде. Моның хозурына кердек. Фәкыйһләрне, казый вә Сәед ибне Габделхәмидне һәм дә шәкертләрне, шәехләрне чакыртты. Ире вә Мөхәммәд Үзбәк ханның каенатасы әмир Гайсә да шунда булып, Эткөчек белән янәшә утырды. Аягы сызлау сәбәпле, бу түрә аякта да, атланып та йөри алмый, бәлки арбага гына утырып йөри. Солтан хозурына кергән вакытында күтәреп алып керәләр. Икенче хатыны атасы булган әмир Нәгътыйны да ошбу рәвештә күтәреп йөртүләрен күрдем. Аяк сызлау (ревматизм) – ошбу төрек кавемендә таралган чир. Ошбу хатынның олуг илтифатларын вә мәрхәмәтләрен күрдек. Аллаһы Тәгалә хәерле бүләк белән яхшылыкка каршы яхшылыгын боерсын иде.
Мөхәммәд Үзбәк ханның угыллары. Мөхәммәд Үзбәк ханның Тыйтыглы исемле хатыныннан ике углы бар. Олысы – Тәнбәк, кечесе Җанбәк булып, һәрберсенең аерым урыннары бар. Тәнбәк бик гүзәл вә матурлык иясе булып, солтанәт варисы һәм атасы хозурында бик яраклы. Ләкин Аллаһы Тәгалә моның хөкүмәт белән идарә итүен теләмәгән икән. Мөхәммәд Үзбәк хан вафат булганнан соң, аз гына вакыт хөкүмәт белән идарә итте дә мөнәсәбәтсез хәрәкәте өчен үтерелде211. Моннан соң тәхеткә Җанбәк чыкты. Җанбәк үзенең агасы Тәнбәккә караганда артык иде. Аны Сәед ибне Габделхәмид тәрбияләгән иде. Бу җиргә килгәнемдә Сәед ибне Габделхәмид, казый Хәмзә, имам Бәдретдин әл-Кавами, имам – Коръән укучы Хисаметдин әл-Бохари вә башкалар Җанбәк тирәсенә төшүемне мәслихәт күргәннәр иде. Мин шулар киңәшен тоттым.
Болгар шәһәренә сәфәр
Болгар шәһәрендә җәй көнендә көн бик озын вә кич бик кыска булып, кыш көнендә моның киресенчә булуын ишеткән идем. Шул хәлне үз күзем белән күрер өчен, әлеге шәһәргә сәфәр итмәкче булдым.
Болгар шәһәре белән Мөхәммәд Үзбәк хан урдусы арасында212 булган ераклык ун көнлек диделәр. Мөхәммәд Үзбәк ханнан шунда алып барып йөртеп кайтарырлык бер кеше бирүен сорадым. Ул миңа бер кеше бирде. Шул адәм алып барды вә алып кайтты.
Болгар шәһәренә рамазан аенда барып җиттек. Ахшам намазы укыганыбыздан соң авыз ачтык. Без ашап торганда, ястү намазы өчен азан әйтелде. Ястү намазын, сөннәт һәм тәравих белән витерне213 укыдык, шул уңай белән таң да беленде. Ошбу рәвештә (кыш көнендә) көн дә кыскара.
Болгар шәһәрендә өч көн тордым214.
Моннан «Караңгы мәмләкәт» кә сәфәр кылырга ният иткән идем. «Караңгы мәмләкәт» не Болгар шәһәреннән кырык көнлек юл диләр. Мәшәкать күп, файда аз булачагын фикерләп, бу фикеремнән кире кайттым.
«Караңгы мәмләкәт» кә баручылар вак арбаларга зур этләр җигеп барырга мәҗбүр булалар. Чөнки андагы сахрада кырау булып торганлыктан, аяк таядыр, шул сәбәпле адәмнәр вә хайваннар өчен йөрү мөмкин түгел. Тырнаклы булган сәбәпле, эт аягы таймый. Бу җиргә булыр-булмас кешеләр түгел, бәлки әсбаплары җитү вә үзләре сәламәт булган сәүдәгәрләр генә сәфәр кылалар. Бер-бер сәүдәгәр йөзәр арба белән үзенә җитәрлек азык, эчемлек, утын төяп китә. Чөнки ул җирдә агач, таш, балчык юк. Монда юлбашчылык хезмәте шунда күп мәртәбәләр барып килгән этләр өстендә була. Мондый этләр мең динарга кадәр сатылалар. Арбаны эт муенына җигәләр дә, аңа иптәш итеп тагын да өч эт җигәләр. Шушы эт алдан бара, вә башка арбаларга җигелгән этләр аның артыннан ияреп баралар. Әгәр дә ул туктаса – туктыйлар. Бу эткә сугу-орышу ярамый. Аш өлгерүгә, иң элек этләрне туйдыралар. Кешеләр алардан соң гына ашыйлар. Юкса эт ачуланып, кешеләрне һәлакәттә калдырып качып китә.
Ошбу рәвештә кырык мәрхәлә барганнан соң, сәүдәгәрләр караңгылыкта туктыйлар вә үзләре алып килгән сатлык нәрсәләрен шунда куялар. Үзләре бераз артка чигеп, мәгълүм бер урында урнашалар. Иртә белән янәдән алга барып, кичә куеп киткән нәрсәләрен күзәтәләр. Нәрсәләре янына сусар, тиен, ас китереп куелган була. Әгәр дә сәүдәгәр үз малын шул нәрсәләр бәрабәренә бирергә риза булса, үз нәрсәсен шунда калдырып, тегеләрне алып үз урынына китә. Әгәр дә риза булмаса, шул хәлендә калдыра. Әгәр дә малны аласылары килсә, әүвәлге нәрсәләр өстенә тагын бераз арттыралар. Аласылары килмәсә, сәүдәгәр малын шунда калдырып, үз нәрсәләрен кире алып китәләр215. Мондагы алыш-биреш тәртибе ошбу рәвештә. Әмма бу халыклар үзләре кемнәр? Адәм җенесендәме, әллә пәриме? Моны белгән-күргән кеше юк216.
Ас тиресеннән иң кадерле туннар эшләнеп, шулар Һиндстан шәһәрләрендә меңәр динарга сатыла. Безнең акча исәбе белән ике йөз илле алтын була. Ул үзе бер карыш озынлыгында, төсе бик ак, койрыгы озын бер хайван булып, койрыгы шул хәленчә калдырылып тегелә.
Сусар исә моңардан кимрәк дәрәҗәдә булып, туны дүртәр йөз динарга йөри, очсызрак та була. Ошбу тиреләрнең үзенчәлекләре шулдыр ки, болар бетләмиләр. Чин һәм Гыйракларның түрәләре вә олуглары якаларына ошбу тиреләрдән куялар217.
Солтан тарафыннан юлбашчы итеп җибәрелгән әмир белән бергә Болгар шәһәреннән рамазанның 28 нче көнендә кайтып җиттек. Солтан урдусы Биштауда иде. Солтан белән гаед намазына катнаштым. Гаед намазы җомга көн укылды.
Гаед намазы уку
Гаедкә катнашу тәртибе ошбу рәвештә булды: гаед көнне иртән Мөхәммәд Үзбәк хан үзенең олуг гаскәре белән ат өстендә, хатыннарының һәрберсе үз кешеләре белән арбаларында, ханның кызы, анасы тарафыннан падишаһлык варисы булу сәбәпле, башына таҗ кигән хәлдә, шаһзадәләрнең һәрберсе үз гаскәрләре белән гаедкә катнашты. Казыйларның казые Шиһабетдин әс-Саили вә аның белән фәкыйһләр, шәехләр, казый Хәмзә, имам Бәдретдин әл-Куали, Шәриф ибне Габделхәмид – боларның һәрберсе тәхет варисы белән иделәр.
Барабаннар сугылды, байраклар күтәрелде. Казый Шиһабетдин имам булып, гаед намазы һәм хөтбә укыды.
Шуннан соң солтан күшәккә таба китте вә анда барып утырды. Хатыннары янында иде. Күшәк янындагы чатырда вәлигаһед218 белән ханның кызы, тагын ике чатырда падишаһның угыллары вә якыннары җирләштеләр. Әмирләр, шаһзадәләр өчен көрсиләр әзерләнде. Аларның һәрберсе үзләренә тиешле урыннарга утырдылар. Һәрбер төмән әмиренең үзләренә махсус табыллары бар иде. «Төмән әмире» дип, ун меңле атлы гаскәр башлыгы булган түрәләргә әйтәләр. Бөтенесе унҗиде төмән әмире бар иде. Боларның атлы гаскәрләре йөз җитмеш мең була. Ләкин гаскәр бу саннан күп артык.
Һәрбер төмән әмире өчен мөнбәр рәвешендә биек урыннар әзерләнде. Кул асларындагы гаскәрләр уйнадылар. Бер сәгать кадәр гомер шулай үтте. Моннан соң һәрбер төмән әмиренә хилгатьләр219 өләшенде. Һәрбер әмир ошбу хилгатьне кигән вакытта, хан көрсие янына килеп, уң аягы белән тезләнә, сул аягы әүвәлге хәлендә тора. Шуннан соң әмиргә иярләнгән вә йөгәнләнгән ат китерелә, ә әмир моны үз көрсиенә алып китә.
Шуннан соң хан, көрсиеннән төшеп, атка менде. Аның уң ягында – вәлигаһед вә ханның кызы Эткөчек, сул ягында икенче углы ат менгән хәлдә бара; алда дүрт хатын ефәк белән төрелгән һәм дә алтынлы ефәкләр ябылган атлар җигелгән арбаларына утырып баралар. Олуг вә кечек түрәләр, шаһзадә һәм вәзирләрнең балалары, каравыллар, хөкүмәт адәмнәре ошбу кәрванның алдыннан җәяү атлыйлар. Кәрван баргяһка220 җитеп туктады.
Баргяһ – өсте алтынланган көмеш белән ябылган дүрт агач багана утыртып ясалган бик зур өй. Багана башларында нурлары балкып торган алтынлы көмеш туплар бар. Ошбу баргяһ ерак җирдән ялтырап күренә.
Баргяһнең эче ефәк сырмалар белән түшәлгән иде. Урта җиренә тәхет куелган. Тәхет зиннәтләп ясалган агачтан гыйбарәт булып, өстендәге тоткалар, челтәрләр көмеш һәм алтынланган такталар белән ябылган, әмма аяклары саф көмештән эшләнгән. Тәхет өстендә калку бер урын бар. Анда хан үзе һәм дә олы хатыны утырды. Уң якларында хан кызы Эткөчек белән хан хатыны Урдуҗа, сул якларында хан хатыннары Бәйлүн һәм Кибәк җирләштеләр. Тәхетнең уң тарафындагы көрси өстендә – вәлигаһед Тәнбәк вә сул тарафындагы көрсидә – ханзадә Җанбәк, әтрафка тезелгән утыргычларда шаһзадә, ханзадәләр һәм дә олуг вә кечек түрәләр тезелеп утырдылар.
Башта алтын вә көмеш табаклар белән аш вә нигъмәт килде. Табакларны дүртәр-бишәр кеше күтәреп китерә иде. Нигъмәтләре куй һәм ат итләреннән гыйбарәт, һәрбер түрә алдына табак куела. Өстенә ефәк кием кигән, билен буган бавырчы, янында кынылар белән аскан пычакларыннан берсен алып, итне турый да алтын яки көмештән эшләнгән савытларга салып түрәгә бирә. Шунда тоз да бар. Әлеге бавырчыларның ит турарга осталыклары гаҗәеп рәвештәдер.
Аш соңында көмеш вә алтын савытлар белән эчемлекләр килде.
Ханның кызы савытны, алып, ханга бирде. Ул эчкәннән соң, тәртип белән хатыннарына бирде. Моннан соң вәлигаһед шушы рәвештә кылды. Хатыннардан соң тутасы Эткөчеккә дә бирде. Аннары Җанбәк, торып, вәлигаһедкә бирде. Моның соңында олуг түрәләр Җанбәккә бирделәр. Кече түрәләр олуг түрәләрне эчерделәр. Бу вакыт көй көйләүләр, җыр җырлаулар булды.
Мәчет янында булган зур коббәдә казый, хатыйп, шәриф вә фәкыйһләр, шәехләр утырганнар иде. Мин дә шулар арасында булдым. Безгә дә алтын вә көмеш табакларда дүртәр төрек күтәреп нигъмәтләр китерделәр. Фәкыйһләрнең бәгъзеләре ашады вә бәгъзеләре алтын-көмеш савытлардан ашауны муафыйк күрмичә тартынды.
Кымыз төялгән арбалар күз күреме җирдә тезелеп торалар иде. Хан әмере буенча, бу кымызны җәмәгатькә тараттылар. Миңа да бер арба белән китергәннәр иде, ләкин мин аны төрек күршеләремә бирдем.
Моннан соң, җомга укыр өчен, мәчеткә җыелдык. Хан килмичә озак торды. Халыкларның бәгъзеләре: «Ул җомга калдырмас, килер», – диләр. Бәгъзеләре исә: «Ул исергәндер, килмәс», – диләр. Бераз вакыт үткәннән соң, ул ава-түнә килеп керде вә шәрифкә сәлам бирде дә көлде. Хан шәрифкә «ата» дип эндәшә иде221.
Җомга намазын укыдык, халыклар таралды222. Хан да, баргяһка кайтып китеп, икенде намазына кадәр шунда калды. Баргяһта булган җәмәгать тә таралды. Хан янында хатыннар белән кызы гына калды.
Гаед көннәреннән соң хан урду белән, алар белән бергә без дә Хаҗитархан шәһәренә бардык.
Хаҗитархан шәһәре
Болгар «тархан» дип һәртөрле түләү хезмәтләреннән азат ителгән кешеләргә әйтәләр. Яхшы бер төрек хаҗие шушы шәһәр урынына утырган да, хан тарафыннан тарханлык бүләк ителгән. Соңыннан бу урын авыл, аннан соң шәһәр булып үсеп киткән.
Хаҗитархан иң гүзәл шәһәрләрдән булып, Ител елгасы буена салынган. Базарлары бик җанлы. Ител исә дөньядагы елгаларның зурларыннан. Көннәр салкыная башлаганга кадәр хан ошбу шәһәрдә тора.
Ител һәм аңа коя торган елгалар туңалар. Ошбу вакыт кешеләр елганың бозы өстенә салам түшиләр. Һиндстандагы кебек, боларда да саламның кыйммәте юк. Шул салам өстеннән арбалар белән Ител һәм аңа кушылган елгалар буйлап өч мәрхәлә баралар. Кыш ахырында йөрүче кәрваннардан суга батучылары да була223.
Хаҗитархан шәһәренә барып җиткәч, хан хатыны Бәйлүн, атасы Рум падишаһын зиярәт кылыр вә йөген дә атасы йортында куяр өчен, ханнан рөхсәт сорады. Ханның рөхсәт бирүен белгәннән соң, Кастантиния шәһәрен күрәсем килеп, аның кәрваны белән бергә барыр өчен, хатыннан мөмкинлек бирүен сорадым. Бу ниятемне хатын муафыйк күрмәде вә берәр төрле зарар килү ихтималы барлыгын аңлатты.
Хатынга кабат мөрәҗәгать иттем вә: «Сезнең яклавыгызда йөрер идем», – дидем. Аннары рөхсәт итте вә мең биш йөз динар, атлар һәм кием бирде.
Башка хатыннар да сугылган көмешләр бүләк иттеләр. Сугылган көмешне болар «сум»224 диләр. Әмма ханның кызы хатыннарына караганда күбрәк бирде. Ошбу сәбәптән янымда атлар, киемнәр, тиен вә сусар туннар бик күбәйде.
Кастантиния сәфәре
Шәүвәл аеның 10 нчы көне иде, хан хатыны Бәйлүн кәрваны белән вә аның яклавы астында булганым хәлдә, Кастантиниягә сәфәр иттек. Хан, аның хатыннары, вәлигаһед озата чыктылар. Бер мәрхәлә барганыбыздан соң, хан үзе һәм дә мәликә (олуг хатын), вәлигаһед кайтып киттеләр. Икенче мәрхәләдә хатыннар озатып калдылар.
Бәйдәрә исемле әмир үзенең биш меңлек гаскәре белән хатынны озата барды. Хатынның үз гаскәре биш йөз атлы казактан гыйбарәт булып, боларның ике йөз кадәресе румнар вә калганнары төрекләр иде. Күбрәге рум кызларыннан гыйбарәт ике йөз җария, дүрт йөз арба; җигәр вә атланыр өчен ике мең ат, өч йөз сыер, ике йөз дөя, рум вә һиндүләрдән егерме егет булып, рум егетләренең башлыклары Михаил исемендә вә бөтен егетләрнең олуг башлыклары һинди исемендә Сәнбәл атлы бер адәм иде. Бу Сәнбәл бик баһадир адәм булып, төрекләр моңа «Лөэлөэ»225 дип гонван биргәннәр.
Бары зиярәт кылу һәм дә йөген кую теләге белән генә барганлыктан, Бәйлүн үзенең бик күп җариясен вә җиһазын хан урдасында калдырып киткән иде.
Моннан Әкәк226 шәһәренә юлландык. Бу шәһәрнең биналары яхшы, зурлыгы уртача, һавасы бик салкын. Моның белән Сарай арасы ун көнлек юл. Ошбу шәһәрдән бер көнлек урында рус таулары бар. Бу җирдә бик ямьсез төсле христианнар торалар, биредә көмеш ятмалары булып, Дәште Кыпчак мәмләкәтендә файдаланыла торган сум шул көмешләрдән эшләнә.
Әкәктән китеп ун көн барганыбыз соңында, Дәште Кыпчак шәһәрләренең берсе булган вә Кара диңгез буенда урнашкан Сәрдак227 шәһәренә җиттек, бу шәһәрнең мәрсасы228 бик зур вә бик гүзәл булып, шәһәр читендә бакчалар, сулар күп. Халыклары төрекләрдән вә алар яклавы астында торучы румнардан гыйбарәт. Мондагы халыклар һөнәр вә сәнгать әһелләре булып, өйләренең күбрәге агачтан салынган.
Бу шәһәр, әүвәлдә бик зур булып, соңыннан төрекләр белән румнар арасындагы сугышта шактый харап ителгән.
Һәр мәрхәләдә хан хатынына ат, куй, сыер, дукый вә кымыз, сөт китерәләр вә кунак итәләр, һәрбер әмир, үз кул астындагы җирләрдән үткәндә үз гаскәре белән аны озата бара иде. Бу, әлбәттә, хан хатынына хөрмәт йөзеннән генә. Бу мәмләкәтләр тыныч булганлыктан, курку юк.
Моннан соң Бабасолтук шәһәренә җиттек. Төрекләрнең иң читтә булган шәһәрләре шушы. Моннан Рум мәмләкәте унсигез көнлек булып, ике араны кеше яшәми торган киң бер чүл аера. Бу чүлдә, сигез көнлек юлда, су вә азык булмаганлыктан, суны күн капчыклар, савытлар белән арбаларда алып баралар.
Салкын вакытта сәфәр кылуыбыз аркасында, суга күп мохтаҗ булмадык229. Төрекләр суны күн капчыклар белән алып бардылар, аңа пешкән дукый катыштырып эчәләр вә шул сәбәпле сусамыйлар иде.
Без Бабасолтук шәһәрендә шушы чүлдә сәфәр кылыр өчен әзерләндек. Саклык өчен бераз ат алырга мохтаҗ булганлыгымны хатынга белдердем. Һәр көн иртә вә кич барып хатынга сәлам бирү гадәт иде. Үзе дә читтән килгән атлардан, куйлардан ат вә ике-өч куй җибәреп тора иде. Үзем ат ите ашамадым, әмма иптәшләрем һәм дә төрекләр ашыйлар иде. Янымда илле баш ат бар иде, хатын янәдән унбиш ат алырга боерды. Хатынның вәкиле: «Суяр өчен дигән атлардан симезләрен үзең сайла! Кирәк булса, тагын да бирербез», – диде.
Зөлкагдә уртасында чүлгә кереп киттек. Ханнан аерылганнан соң, монда кадәр унтугыз көн килдек вә монда биш көн тордык. Зур чүлдән унсигез көн үттек. Иртә бер вә кич бер мәртәбә ат өстеннән төшәдер идек. Аллага шөкер, һичбер мәшәкать күрмәдек230.
Хаҗитархан шәһәренә кайту
Озатып баручы төрекләргә хатынның үз атасы вә анасы динендә икәнлеге һәм дә хан янына кайтырга теләмәгәнлеге мәгълүм булды231. Шуңа күрә хан хозурына кайтып китү өчен, бу төрекләр хатыннан рөхсәт сорадылар. Хатын боларга рөхсәт итте вә күп бүләкләр бирде. Һәм дә Саруҗа исемле адәмне биш йөз гаскәр белән озата җибәрде. Миңа да Бәрбәрә исемендә үз алтыннарыннан өч йөз динар, Бундукыядан мең дирһәм, кызлар эшләгән киемнәр, ефәк вә киндер һәм дә йон нәрсәләрдән киемлекләр, ике ат бүләк итте вә мине олылау хакында Саруҗага искәртте.
Хатын белән саубуллаштым вә аерылып киттем, Кастантиниядә торуым бер ай да алты көн булды. Саруҗа белән бергә сәфәр кылдык. Ул мине бик хөрмәт итте. Рум мәмләкәтеннән чыгып, барганда калдырып киткән иптәшләребез вә арбаларыбыз янына килеп җиттек.
Арбаларыбызга утырып чүлгә кердек. Саруҗа безнең белән Бабасолтук шәһәренә кадәр барды. Шушы шәһәрдә өч көн кунак булганнан соң, кире кайтып китте.
Бу вакытта көннәр бик салкын иде. Мин өч кат тун, ике кат ыштан (боларның берсе эчләгән) киядер идем. Аягымда йон оек, аның өстендә киндер белән эчләгән читек, аның өстендә бүре тиресе белән эчләгән читек, ат күненнән итек буладыр иде. Утка якын торып, эссе су белән тәһарәт алганда, һәрбер тамчы минуты белән боз була. Йөземне юган суларым сакалыма ябышып туңа, әгәр дә селкетсәм, кар рәвешендә коела, борынымнан чыккан суларым мыегыма ката иде. Катлы-катлы киемнәрем күп булган сәбәпле, арбага менә алмый идем. Иптәшләрем күтәреп менгерәләр иде.
Хаҗитархан шәһәренә килеп җиттек. Ләкин Үзбәк хан моннан үзенең башкаласы булган Сарай шәһәренә киткән иде. Без Ител елгасы вә шуңа кушыла торган елгалардан232 Сарайга киттек. Елгалар туңганнар иде. Әгәр дә су кирәк булса, казанга кар салып эретәләр, суга әйләнгәннән соң шуны файдалана идек. Өч көндә Сарайга барып җиттек. Бу шәһәр «Бәркә сарае» (Сарай Бәрәкәт) дип танылган233.
Үзбәк ханның башкаласы ошбу шәһәр булып, шушында тора иде. Хан хозурына кердек. Безнең сәфәребезне һәм дә Рум падишаһын вә шәһәрен сорашты. Безгә нәфәкалек234 әзерләү хакында әмер бирде, урын әзерләтте.
Сарай шәһәре
Сарай шәһәре – Җир йөзендә булган шәһәрләрнең иң гүзәлләреннән вә иң олугларыннан булып, адәм дәрьясы235. Урамнары киң, базарлары бик күңелле, бай.
Көннәрнең берендә шәһәрне күреп йөрү өчен, бәгъзе бер олуг затлар белән ат менеп чыктык. Безнең урыныбыз шәһәрнең бер читендәрәк иде. Иртәдән китеп, икенче читенә өйләдән соң җиттек236. Икенче бер көндә шәһәрнең аркылысын йөреп кайттык. Моның өчен ярты көн үтте. Биналар тоташ, һичбер буш урын вә җимерек йорт юк.
Сарайда унөч җомга мәчете бар. Моның берсе шафигыйларныкы. Әмма җомга мәчете булмаган мәчетләр бик күп. Шәһәрдә төрле таифәләр237 тора. Әмма мәмләкәт хуҗалары вә хөкүмәт адәмнәре (гаскәрләр) – магуллар238. Магуллар арасында мөселманнар да бар алас239 дигән бер кавем бар, болар – мөселманнар. Тагын исә кыпчак, чиркәс, рум халыклары бар. Румнар христиан динендә.
Һәрбер таифә үзе бер мәхәлләдә тора. Үзләренең базарлары, сәүдәгәрләре, мосафирлары бар.
Шәһәрнең читтән килгән кешеләренең күбесе – Мисыр, Гыйрак – гарәп, Гыйрак – фарсы, Шам240 вә башка мәмләкәтләрдән килүчеләр. Болар үзләренә аерым мәхәлләдә торалар. Сәүдәгәрләрнең маллары яхшы саклансын өчен, бу мәхәллә чите ур белән әйләндереп алынган.
Хан сарае «Алтын таш» исеме белән танылган241. Сарай шәһәренең казые – аксак Бәдретдин; ул – иң яхшы казыйларның берсе. Шафигый мөдәррисләреннән242 Сөләйман Ләкзи243 вә маликиләрдән244 Шәмсетдин Мисрый бар. Бу соңгысы – динендә шикле адәм. Низаметдин хаҗиның тәкиййәсе бар. Бу адәм безне кунак итте. Ногман әл-Харәзминең дә тәкиййәсе бар. Бу адәм, – укымышлы кеше булып, гүзәл холыклы, тыйнак, дөнья әһеленә гайрәтле, файдалы бер адәм. Үзбәк хан үзе, һәр җомга көн килеп, моңа зиярәт итә. Ә бу хан килә дип каршы чыкмый вә аягүрә дә тормый. Хан моның хозурында утыра вә мөлаемлык белән генә сөйләшә, тыйнаклык күрсәтә. Әмма шәехнең шушы эшләргә исе китми, артык илтифат итми. Фәкыйрьләр белән булган мөгамәләсе хан белән булган мөгамәләсенең тәмам киресенчә. Аларга кечелек күрсәтә, ачылып сөйләшә, хөрмәт итә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын, миңа күп хөрмәт итте вә бер төрек кол бүләк итте.
Сарайдан Харәземгә сәфәр итәргә булып, ошбу шәехкә киңәш кылган идем. «Бераз көннәр монда тор», – дип, мине сәфәрдән тыйды. Ләкин муафыйк иптәшләр табылганлыктан, алардан каласым килмәде, сәфәргә әзерләндем. Бу хәлемне шәехкә белдердем. Шәех, әүвәлгечә: «Монда калырга мәҗбүрсең!» – диде. Сәфәр итәм дип торганда, бер колым качты. Өч көннән соң әлеге колымны Хаҗитархан шәһәреннән табып китерделәр. Моны шәехнең кәрамәтеннән хисапладым.
Сарайдан Харәземгә245
Сарай белән Харәзем арасы кырык көнлек юл. Үлән булмау сәбәпле, бу арада ат белән сәфәр кылып булмый. Арбаларга дөя җигеп йөриләр.
Сарайдан китеп ун көн барганыбыздан соң, Олы су (Олуг су) өстендә булган Сарайчык246 шәһәренә җиттек. Бу Олуг су өстендә Багдад шәһәрендәге күпер рәвешендә көймәләр өстенә салынып ясалган күпер бар. Безнең ат белән сәфәребез шушы шәһәрдә тәмам булып, монда атларыбызны дүртәр динар тирәсендә хак белән саттык. Атларыбыз зәгыйфьләнгән иде. Өстәвенә бу шәһәрдә ат бик арзан. Арбаларыбызга җигәр өчен, дөяләр ялладык.
Бу шәһәрдә төрек «ата» ларыннан бер изге адәмнең тәкиййәсе бар. Ул безне кунак итте вә хәер-догалар кылды. Казыйларында да кунак булдык. Бу казыйның исеме хәтеремнән чыкты247.
Сарайчыктан китеп, утыз көн бардык. Иртә бер, кич бер төшеп ял итәдер идек. Туктаган урыннарыбызда юануыбыз дукый пешереп эчәрлек кадәр генә була иде. Дукый бер мәртәбә кайнап чыгу белән пешә. Аңа сөягеннән аерылып пешерелгән ит һәм сөт салып ашыйлар. Кәрван халкы арбаларында ашап, йоклап барды. Минем үземнең арбамда өч җариям бар иде.
Үлән булмаган сәбәпле, мосафирлар бу сахрада мөмкин кадәр кызу йөрергә вә тизрәк котылып чыгарга тырыштылар. Җигелгән дөяләрдән бик күпләре юлда һәлак була, исән калганнары да бик начарлана, икенче елда гына, бераз симергәч, эшкә ярый башлыйлар. Су бик санаулы урыннарда гына булып, бәгъзе вакытларда ике-өч көн сусыз барырга туры килә. Ул сулар да яңгыр суларыннан яки сай коеларда булган сулардан гына гыйбарәт буладыр.
Ошбу чүлне үтеп, без Харәзем шәһәренә барып кердек.
Ибне Баттута сәяхәтнамәсеннән тәрҗемә итәргә теләгән урыннар ошбу җирдә тәрҗемә кылынып бетте. Шөбһәле гыйбарәләр кыскартып вә сүзнең уңаена туры китереп кенә тәрҗемә ителде. Бәгъзе бер шөбһәле урыннары үз гыйбарәләре белән сызык астына күчерелде. Шуның өстенә дә бәгъзе бер кимчелекләр калган булырга мөмкин. Кимчелекләр, Алла теләсә, гафу кылыныр.
Бабларның исемнәре вә саннары, җәяләр эченә алынган җөмләләр, сызык астындагы аңлатмалар – һәрберсе безнең үз тарафыбыздан язылган нәрсәләр.
Шәех Ибне Баттутаның ошбу мәмләкәт белән саубуллашып китүенә унбиш еллар үткәннән соң, 600 ел тәмам була. Ул киткән вакытларда Оренбург шәһәренең урыны – буш ялан, Уфа урыны куе бер урман иде.
«Төхфәтен-наззар фи гараибил-әмсар вә гаҗаибил-әсфар» («Искиткеч шәһәрләрне һәм гаҗәеп сәяхәтләрне күрүченең бүләге») исемле әсәрдән алынып төркичәгә тәрҗемә кылынды.Оренбургта «Вакыт» матбагасында 1917 елда басылды.
Рихләтел-Мәрҗани
Галим Мәрҗанинең һиҗри белән 1297, милади белән 1880 елда Гарәбстан сәфәрендә янымда булган хәтер дәфтәреннән тупланды. Олуг галимебезгә бер хезмәт булсын вә дусларга ядкяр калсын дигән ният белән гомер сарыф кылынды. Үз тарафыбыздан да бәгъзе нәрсәләр өстәлеп, аркылы сызык астына язылды.
Казанда 1898 елда басылды
Һиҗри белән 1297, милади белән 1880 сәнәдә рамазан аеның 17 сендә (августның 11 ендә) иртә намаздан соң Мәккәи Мөгаззәмәгә бару нияте белән Казан шәһәреннән аерылдык. Пароход белән Нижнийга килдек. Аннан тимер юл илә Мәскуф248, Курск, Киев шәһәрләреннән кичеп, Адиска249 җиттек. Бу арада дикъкать итәрлек хадисәләр250 беленмәде. Казан – Адис арасы 2385 чакрым тәхмин251 ителде.
25 ендә Адистан Истанбулга юлландык.
27 сендә (пәнҗешәмбе көнне) Истанбулга җиттек. Янымда булган Мосхаф Шәрифләрдән252 башка «Назурәтел-хак…», «Хаккыл-мәгърифәт»253, «Фаваид»254, «Мөнтәхәбел-«Вафиййәт»255, «Мохтасарел-викайә»256, «Бабурийә257, «Сөбател-гаҗизин»258, «Мәҗмәгыль-әдаб»259, «Фазаилеш-шөһүр»260, «Тарих Әбел-Газый»261 нөсхәләрен дә алмыш идем.
Истанбул262
28 ендә солтан Сөләйман җамигында җомга намазы укыдык. Икенче көндә «Айя-Суфия» дә өйлә намазы укыдык.
30 ында хәзрәти Әбү Әюб әл-Әнсари җамигын зиярәт иттек. Өске катында булган хиркаи сәгадәтне263 дә зиярәт иттек. Риваятьләргә караганда, бу хирка Рәсүл Әкрәм салләллаһу галәйһи вәссәлам тарафыннан Әвис әл-Корни264 хәзрәтләренә бүләк ителгән, имеш. Әмма «Айя-Суфия» дә тагын бер аерым хиркаи сәгадәт, Изге байрак, Изге башмак, төрекчә Изге Коръән дә бардыр. Солтан Мөхәммәд әл-Фатих бине Морадны (аңа Алланың рәхмәте булсын!) зиярәт иттек һәм җамигын да кереп күрдек, соңыннан Мөхәммәд Рәхим әфәндегә килеп авыз ачтык.
Беренче шәүвәлдә, дүшәмбе көнне, иртә намазы соңында каек белән Дүлмә бакчасы тарафына чыгып, изге гаед намазы укыдык. Бу көннәрдә Зыяэддин бине Габдеррәфигъ әл-Мәңгәри һәм Исхак чакыруларына бардык вә Нур Госмани җамигын зиярәт иттек. 3 ендә Вафа җамигында икенде укып, кичен шәех Сөләйман әфәндедә265 кунак булып сөйләшеп утырдык һәм икенче көнгә кадәр өендә калдык. 5 ендә солтан Сәлим җамигында җомга укыдык. Солтан Сәлим Беренче җамигына барып, солтан Сәлим һәм Габделмәҗид хәзрәтләренә зиярәт иттек. Сәед Мостафа бине Нәҗиб исемле кеше каләме белән солтан Сәлимнең гөмбәзенә язылган тугыз юл шигырьне күчереп алдым. Җамигъда «Нисаэ»266 сүрәсеннән беркадәр укыдым. Җомгадан соң Коръәнне яттан белүче, вәгазь сөйләүче Исмәгыйль әфәнде белән каекка утырып барып, зирәһле267 Мәсгудийә баһирәсен268 карап йөрдек. Меңбашы269 Гарифбик әфәнде күрсәтеп, тәфсилләп аңлатып йөрде һәм үзебезгә каһвә270 китереп кунак итте. Ошбу Мәсгудиййә зирәһлесе Англиядә эшләнеп, 500 мең лира кыйммәтенә төшкән икән. Корал һәм әсбап кыйммәтләре моннан да артык икән. Үз фәне белән таныш булмаган кеше өчен моны аңлату мөмкин түгелдер. Гарифбик безне яхшы кабул итеп, шатлык күрсәтте. Исемнәребезне сорап алды. Килгән каекларыбызны кайтарырга боерып, безне бик шәп каеклар белән җибәрде.
Гаскәрләр исә безне олылап озатып калдылар. Ошбу көнне шәех Мөхәммәд әфәнде әл-Әдернәвигә барып очраштык. Ак чәчле кеше икән. Безне хөрмәтләп: «Сез килдегез, мин үзем барырга уйлаган идем», – диде. Бу кеше – шәйхелислам271 Хәсән бине Госман Фәһминең шәкерте272.
6 сында шәйхелислам Әхмәд Әсгадь әфәнде хозурында булдык. Әйбәтләп сөйләшеп утырдык. Соңыннан гадилия назыйре273 Җәүдәт паша274 хәзрәтләре белән күрештем. Олылап каршы алды. Биш уташ һәм Бик углы тарафларына барып, олыларның олысы сәед275 Сәлмән әл-Багдади276 хозурына кердем. Яшь, күркәм йөзле, төз буйлы, озын, гаять тә чибәр һәм укымышлы кеше икән. Гарәпчә, төрекчә, фарсыча телләрдә матур сүзләр белән сөйләргә оста икәнлеге мәгълүм булды. Моның хозурында Дәрвиш бине Ибраһим әл-Көрди әл-Багдади белән дә күрешеп белештек. Шулай ук сәед Фазыл бине Галәви бине Мөхәммәд бине Сәһел әл-Хозырми әш-Шафигый өенә бардым. Үзе солтан хозурында булганлыктан, безне углы кабул итте. Бу мәҗлестә сәед Габделкадыйр әл-Җазаиринең углы да бар иде. Беркадәр вакыт үткәч, сәед Фазыл хәзрәтләре кайтып килде. Әйбәт кенә мәҗлес һәм сөйләшеп утыру булды… Ошбу зиярәт иткән хөрмәтле затларга үз китапларыбыздан бүләкләр тәкъдим иттек. Ошбу көннәрдә Мирза Салих әфәндегә дә кунакка бардык.
9 ында тышкы эшләр министры Гасыйм паша һәм Мәккәнең шәрифе булган сәед Гаун бине Мөхәммәд бине Гаун (шәриф277 Хөсәеннең бертуганы була) белән очраштым. Шәриф җәнаблары, төркичә белсә дә, минем белән гарәпчә сөйләште. Файдалы сүзләр һәм ләззәтле сөйләшеп утырулар булды. Гаять тә галим һәм укымышлы иде. Тарих, җәгърафия, астрономиядән хәбәрдар икәнлеген белеп гаҗәпләндем. «Назурәтел-хак…» исемле китабыбыз бар икәнлеген ишетүен һәм укырга теләге зур икәнлеген бәян итте. Өлкәбездә көн, төн, кояш чыгу һәм батулары хакында сорашты. Мәмләкәтебезнең шәкертләре һәм галимнәре, гомумән, мөселманнары хакында күп сорашты. Аурупа мәгарифенең халкыбыз арасында булу-булмавы хакында сорады. Мин дә арабызда булган гыйлемнең дәрәҗәсе, дәрес рәвешләре хакында мәгълүмат бирдем. Һөнәр гыйлемнәренең аз икәнлеген, булганнарының да кагыйдәсез һәм чагыштыргысыз икәнлеген хәсрәтләнеп бәян иттем. «Һәйәт җәдидә»278 китабында бер мәкаләм барлыгыннан хәбәр бирдем. Моңа каршы бу исә: «Әлеге мәкаләгез белән «Назурәтел-хак…»ны, Казанга кайткач, миңа җибәрегез, – диде. Дәхи: – Сез үзегез төрки, кавемегез төрки инде, алар өчен язылган китапларның төрки телендә булуы тиеш иде, әмма Сез әсәрләрегезне ни өчен гарәп телендә язасыз?» – диде. Җавабымда: «Гарәп телен галимнәребез һәм шәкертләребез беләләр, шулай ук башка өлкәләргә китсә, бәлки, караучылар булыр дип уйлап, гарәпчә язабыз», – дидем. Бу сүзебезне яраклы күреп: «Әйе, гарәп теле – уртак тел», – диде. Чыгарга рөхсәт сорагач: «Бу сөйләшеп утырудан туймадым, кайтуыгызда кабат килегез», – диде. «Гасыр сәгадәттән, ягъни бәхетле чордан ерак калсак та, әлхәмдүлиллаһи, шәриф нәселен күреп, мәҗлестәш булу безгә дә насыйп булды», – дигәч, гаять тә шат булды, чыкканда урыныннан торып, беркадәр ара озатты. Кулын алып үптем һәм әсәрләнгәнем хәлдә саубуллаштым. Бу вакытларда мәгариф министры Мөниф паша хезмәтеннән азат ителде. Шәүвәлнең 6 сында баш министр Кадири паша хезмәтеннән азат ителеп, Сәгыйдь паша билгеләнде.
10 ында вапур279 белән Истанбулдан аерылып, Искәндәриягә юлландык. Кәлибули, Чынак кальга, Мәдәллине үтеп, Измирдә туктадык. Туктаган вакытта, иртә намазы укып тәмамлаган идек. Шушы вакытта бер иранлы, килеп, миннән кыйбла сорады. Мин күрсәткән тарафка карап, ике рәкәгать намаз укыды. Кыямда280 кулларын кендек астына куеп, икенче рәкәгатьтә «Әлхәмде»281 гә «Кульһүәллаһу»282 сүрәсен кушты һәм рөкүгъдән283 элек «Конут» догасын укыды. Утыргач, Ибне Мәсгуд (аңа Аллаһының ризалыгы булсын!) тәшәһһеде284 кебек укып, ләкин әүвәлге тәшәһһедтә «вәхдәһү»285 сүзен арттырды.
Измир
12 сендә Измир шәһәренә чыгып күңел ачтык. Искиләсе286 гүзәл булып, юнган таш җәелгән. Яхшы мосафирханәләре бар. Тимер юлында бер ат белән трамвай йөри. Аннан башка да тимер юллары һәм гүзәл кибетләре бар. Йөк ташучылар ишәк, качыр, дөяләр, шулай ук арба белән һәм күтәреп һәртөрле нәрсәләр ташып яталар. Фаэтон һәм кареталар да бар икән. Бик зиннәтле сәүдәханәләр һәм машиналы фабрик-заводлар бар. Йөзем, инҗир, пурткал һәм башка нәрсәләре бик яхшы һәм мул. Итнең яхшысы күп. Мәчет һәм чиркәүләре күп һәм гүзәл икән. Киң урамнары бар, күбрәге тар икән, ләкин һәммәсенә таш түшәлгән. Каек белән барып килү бик арзан. Юлда Сәйфулла бине Гали исемле Әҗи кешесе очрап, юл күрсәтүче булып сәяхәт иттерде һәм, бер ак чәчле кеше белән күрештереп: «Җирдәшебез», – диде. Бу карт кур-кур чикеп, хозурланып утыра иде. Хәл сорашканнан соң, бу кешенең Зөя төбәгендәге Кашман имамы Шәрәфетдин бине Фәхретдиннең атасы белән бертуганы – Шәмсетдин хаҗи икәнлеген белдек. Ул, һиҗри белән 1248, милади белән 1832 елда Бохарага барып биш ел торганнан соң, бу шәһәргә килгән икән. Балалары һәм оныклары да бар икән. Дөньясы иркен һәм әйберләре камил икәнлеген бәян итте. Дәхи Борай өязе янындагы Тугай авылының Хөснияр бине Шаһмәрдан исемле кешесе килеп күреште. Сәйфулла әфәнде Күстәнҗәдән күчеп килгәнен сөйләде: «Элек бай идем, хәзер фәкыйрьгә әйләндем», – диде. Җомга укыр өчен, мәчеткә кердек. «Тәхийятел-мәсҗед», ягъни «Мәчетне сәламләү» намазын үтәп, бер өлеш Коръән-Шәриф укыдым. Укыган Коръән-Шәриф гаять тә матур язу белән язылган иде. Бит ахырларында аять тәмамланган, ләкин язуы бозык булып, вәкыфлар287 да ригая288 ителгән күрелмәде. «Һуд» (аңа Аллаһының сәламе булсын!) сүрәсендә «вә лә тәмәссүһа би-сүэин»289 аятендә «лә»290 сүзе төшеп калган һәм «вә лә түрәккинү иләл-ләзинә заләму»291 аятендә «әлләзинә»292 урынына «Аллаһ» дигән кадерле сүз язылган иде. Бу ике ялгышны төзәттем. Бу вакытта бер кеше сәндерәдән «Кәһәф»293 сүрәсен кычкырып укыды. Гәрчә вәкыфларны ригая итмичә һәм сузуларда чамасыз булса да, башка яклары яхшы иде. Манара азаны вакытында үз сәгатьләре һәм безнең сәгатебез алтыга ун дәкыйка җитмәгән иде. Әмма минбәр азаны вакытында алтыны сукты. Минбәре ундүрт баскыч иде. Хатыйп, ягъни вәгазьче, кулына бернәрсә дә тотмыйча, минбәрнең яртысында басып, ике кулын ике як тоткага куеп укыды. Фарызда294 «Иннә әгътайна»295 белән «Кульһүәллаһу» сүрәләрен кушты. «Ихтиятыз-зоһер»296 намазын да укымады. Гәрчә «хәмед» не297 кабатламаса да, «нәшһәдү»298 дип, тәвариска299 хилаф кылды. Измир мәчетләре безнең тартма белән энәдән 365 нең сигездән берсе кадәр сулда. Монда җамигъ мәчетләрнең михраблары300 өстендә һәм диварларында Коръән аятьләре язылган. Азаннан элек мөәззиннәр салават301 әйтәләр, әмма Истанбулда фарыздан элек өч мәртәбә «Ихлас» сүрәсе укыйлар. Җомгадан соң кыйраәт302 укылмый.
12 сендә, кояш баеган вакытта, Измирдән киттек, аннан Сакыйзга, аннан Юнанның303 төзек шәһәрләреннән берсе булган Ширә шәһәренә бардык. Истанбул кешеләреннән бер егет белеш булып, тәмам гарәпчә сөйләшеп бардык. Мисырда дәүләт хезмәте итә икән.
Искәндәрия304
17 сендә вапурдан төшеп, Кулдаш бай бине Кәмалетдин әл-Бохарига тукталдык. Монда җамигь мәчетләр күп булып, иң күренеклесе имам Бусайри җамигъ мәчете санала, һәм ул бик гүзәл һәм солтанәтле. Гөмбәзе – алты чуен багана өстендә, яхшы паласлар җәелгән. Урамнарының күбесе туры һәм тигез булып, таш түшәлгән. Фаэтон һәм арбалар бик яхшы. Халык бик күп, гарәпчә сөйләшәләр. Ахшам намазы укыр өчен кергән мәчетебездә шафигыйлар фарыздан элек ике рәкәгать нәфел намазы305 укыдылар. Фарыз намазы тәмамлангач, һәркем үзе сөннәтне306 укып чыгып китте. Имам белән бергәләп дога итү булмады. Бу шәһәрдә, Даниял (аңа Алланың сәламе булсын!), Локман әл-Хәким, Искәндәр, Сәгыйдь бине Әбү Ваккас шәһидләрнең күмелгән урыннары дип, халык зиярәт кыла.
19 ында Әбүлгаббас җамигъ мәчетендә җомга укыдык. Вәгазьченең кулында хинҗал307 иде. «Хәмед» не бер генә мәртәбә әйтеп, шәһадәтне дә «әшһәдү»308 дип берлек сандагы фигыль төрләнеше белән телгә алды. Вәгазе гүзәл иде. Фарыздан соң сәлам биреп, бер читкә китте.
20 сендә тимер юл белән Мисырга киттек. Урыныбыз икенче дәрәҗәдә иде. Нил елгасы аша тимер күпердән үттек. Һәр тукталышка җиткәндә, «фәлән тукталышка җитәбез» дип кычкырып баралар иде. Мәскәү белән Одесса арасындагы юлда телеграм баганаларына куелган саннарны укып бара идек. Әмма бу юлда алай укырга мөмкин булмады, бәлки, баганалары күзгә чагылып кына кала иде. Кызу һәм тиз йөрүеннән гаҗәпләндек.
Мисыр әл-Каһирә
20 сендә Каһирәгә җитеп, хаҗи Кәмалетдин бүлмәсенә тукталдык, бүлмәсе биек иде. Кырык сигез баскыч санадым. Мисырда олуг биналар бик күп. Бу җөмләдән берсе – Мөхәммәд Гали паша җамигы. Бу җамигъ гәрчә Истанбул җамигълары кебек зур булмаса да, гүзәл, кыйммәтле һәм зиннәтлелектә бәян итәрлек түгел. Эче һәм тышы тәмам мәрмәр ташыннан юнып эшләнгән. Гакыйк309 кебек кып-кызыл. Гөмбәзе тәмам алтынланган. Диварында гарәпчә, фарсыча язулар һәм шигырьләр күп. Бәгъзеләрен күчереп алдык, көшекен310 дә кереп күрдек. Анда мунчасы, коймасы һәм бакчасы бар. Бүлмәләре бик күп, һәркайсында бик зур паласлар җәелгән. Өстәл, кәнәфи, карават, көзгеләре – һич бәян итәрлек түгел. Үзенең (Мөхәммәд Гали паша) төрбәсенә кереп дога кылдык. Җамигъ тарафыннан караганда, Мисыр шәһәре тәмам күренә. Нил елгасы да җәелеп ята. Аннан җамигъ «әс-Сария» гә311 һәм аннан садат бәкәриягә312 барып зиярәт иттек. Шулай ук шәех Шатыйби хәзрәтнең каберендә дога кылдык. Болардан башка, танылган галимнәр һәм мәшһүр ирләрдән аерым кадер-хөрмәт ияләренең һәм патша балаларының каберлегенә барып зиярәт иттек, төрле җамигъларны йөреп күрдек.
22 сендә, дүшәмбе көн, мәхмәл шәрифне313 Мисырдан туп атып, музыка уйнап, барабаннар сугып – гаять тә солтанәт белән озаттылар. Унҗиде дөя белән җибәрделәр. Моннан соң, бер француз алтынына фаэтон яллап әһрамга314 киттек. Әһрамнар күп булса да, өч данә
олылары бер урында. Без иң олысының эченә кердек. Төбе киң, очы тар булып, ерактан арыш кибәне рәвешендә күренә. Әмма үзе бик биек. Тышыннан өч тарафтан җәяү барып, баскыч ясалган. Унбиш аршын микъдары әлеге баскычлардан менгәннән соң, эченә керелә. Кергәннән соң, кайчакта түбән төшеп, кайчакта туры барып, бер бүлмәгә керелә. Шул бүлмәдән тышка чыгарга ике юл бар. Моның эчендә йөреп күргәннән соң, хөрмә белән тары икмәге сатып алып ашадым. Нил буена утырып, су эчтем. Шәһәр белән әһрам арасы сәгать ярымлык юл – унөч чакрым булыр. Дәлилләренә ике тәңкә бүләк бирдек. Юл дамба мисалында күтәреп эшләнгән, һәр өч аршын саен агач утыртканнар. Юл буенда гаскәрия йортлары булып, бакчалары гүзәл. Ихаталары таш койма һәм тимер рәшәткә булып, капкалары тимер. Арадан өч катлы бер бинаның бер катында өч йөз тәрәзә санадым. Бу сәфәребездә Мәхмүд бәк әл-Фәлкидә кунак булдык. Галим һәм түбәнчелекле, мәҗлесе яхшы кеше дип таптым. Юлыбызда Ибраһим пашаның һәйкәлен күрдек. Биек таш өстенә чуен атка мендереп, чуеннан коеп куйган. Бер кулын сузып, нәрсәдер күрсәтеп тора. Сакалы агарган, башына фәс кигән.
23 ендә тимер юл белән Сүәескә сәфәр кылдык. Заказик исемле урында арбаны алмаштырдылар. Мисырдан чыккан арбабызның номеры 1547 булып, соңгысының номеры 177 иде. Русия арбаларында сиксән сигез кешелек урын булып, мич булмау сәбәпле, мондагы арбаларда урын туксан алты кешелек иде. Искәндәрия, Мисыр, Сүәес тимер юлы өстендә заводлар күренеп кала. Мисырдан киткән көндә Сүәескә барып җиттек.
Сүәес
Сүәестә хаҗи Гали әл-Ханукандига тукталдык. Монда өч кич кундык. Әйлүл руми, ягъни сентябрьнең 18 ендә ахшамнан соң диңгезгә кереп, госел коендык. Бу шәһәрдә копт һәм христианнарга хас өч чиркәү, әһле исламга хас биш җамигъ мәчет бар. Бер җамигъка кереп, намаз укыдык. Ике баскыч белән менәсе. Бер баскычы унөч адым.
26 сында вапур белән юлландык. Икенче көн иртә намазыннан соң, өстемдә ялгыз бер кат җилән булганлыгы хәлдә, су баскычына басып, «Йосыф» сүрәсен укып бардым.
Янбәгъ
29 ында иртән Янбәгъ шәһәренә чыгып, Әхмәд бине Гали исемле кешегә тукталдык. Ике мәҗидиягә315 бер куй сатып алдык. Гарәпләр «бәләх» дип – хөрмә, «хүбз» дип – нан, «фәтыйр» дип – белен, «сәмәк» дип кызыл, зәңгәр, яшел, чуар төсле балыклар китереп сатып йөрделәр. Гарәп хатыннары, күзләрен, борыннарын ачык калдырып, өчпочмаклы кара нәрсәне йөзләренә каплап йөриләр. Ул нәрсәгә дүрт алтын яки алтынланган көмеш тезгән буладыр. Дәхи олугысы безнең унике мыскаллы үлчәү кебек, калганнары бер-береннән кечкенәрәк мыскаллыклар рәвешендәге нәрсәләрне маңгайларыннан борын очларына кадәр тезеп төшергән була. Муеннарына өч яки дүрт кат мәрҗән яисә сәдәф кебек нәрсә тезеп салганнар, башларына бөркәнгәннәр. Бу бөркәнчек, күбрәк кара төстә булып, аякларына кадәр капланган. Әмма хадимәләренең316 йөзләре һәм күкрәкләре ачык вә аяклары ялангач була. Бәгъзеләре кичәдә шигырь дә әйтәләр. Янбәгътә хатыннар, хәтта кечкенәләре дә, урамга чыкмыйлар, кешегә күренмиләр, тавышларын ишеттермиләр икән. Янбәгъ искиләсендә читкә таш тезгән. Урамда берничә урында диңгез буйлап бодай өеп куйганнар, кәҗә ашамасын дип, гарәпләр бодайның өстенә менеп утырганнар. Янбәгътә чебен бик күп, ләкин әче тешләмиләр. Бүлмәбезгә бер кеше кереп, чәй эчеп чыкты, моны күргәч, Мисырдан килгән чиркәс шәкертләре, гаҗәпләнеп: «Машалла317, бу Ибраһим паша ич», – диделәр. Янбәгътә ай күрдек, зөлкагдә башы, чәршәмбе көн иде.
2 сендә (зөлкагдәнең 2 сендә) Фәйзулла һәм Зәйнуллалар белән каберлеккә барып, хаҗи Хөсәен бине Йосыф318 каберен эзләп, ташларны тикшереп йөрдек. Ләкин язган ташлар арасыннан таба алмагач, бер каберне ошбу булса кирәк дип, Коръән укып багышладык. Аллаһы Тәгалә кабул вә рухын шат әйләсен!
3 ендә җомга укыдык. Имам-хатыйп, «Әлхәмде» не бер генә мәртәбә әйтеп, бер тапкыр «әшһәдү…» диде. Хәлифәләрне (Аллаһ алардан риза булсын!) икенче хөтбәдә телгә алды. Яхшы һәм яратылган төштә укыды.
4 ендә, Рәшид, Гаед исемле кешеләрне дөяләре белән яллап, Мәдинәгә киттек. Дөя бер сәгатьтә мең өч йөз алтмыш адым атлый, имеш. Әмма Шам кәрваны белән барганда, Шам дөяләренең мең өч йөз адым атлауларын санадым. Сахрада олуг вә чәнечкеле агач күреп, бер гарәптән исемен сорадым, «шир» диде, янә кайтарып «тальх»319 диде. Биэр сәгыйдь320 дигән урында хасталандым.
7 сендә Җәдидәдә булдык. Монда биек тау башыннан чишмә булып агып чыккан су бар икән. Суы кайнар, куәтле булып ага. Бәгъзеләре моны «Зөбәйдә юл салган су» дип риваять иттеләр. Иртә намазны укып, азрак йоклап тирләгән идем. Шунда хаҗи Ишмөхәммәд исемле казах, килеп, кулымны акрын гына һәм озаклап уды. Кулым бик рәхәтләнде. Соңра Мәдинә әһленнән хаҗи Шәгъбән бине Гаид исемле кеше, бер лимон китереп, дәхи ак җеп сорап алып, аны берничә кат итеп җиде урыннан төенләп, әфсен өреп, уң кулыма бәйләде. Иптәшләребез бу затны, Янбәгътә Ибраһим паша белән кергән иде диделәр, ләкин минем хәтеремдә калмаган иде. Бу кешенең безгә күп файдасы булды. Хосусан дөячеләргә: «Болар яхшы кешеләр, хезмәт итегез, рәнҗетмәгез!» – дип, ныгытып кисәтеп куйды. Ошбу көнне һава да мөлаем булды, азрак җиңеләйгән кебек булды.
9 ында Биэр Габбаста безнең өстебезгә Мәккәдән чыккан кәрван килеп төште. Янбәгъ белән Мәдинә арасы бик тигез, тимер юл сузарга яки трамвай йөртергә бик мөмкин һәм уңай. Читтә булган гарәп авылларында иртә намазга әйткән азаннары шаулап ишетелеп тора.
11 ендә Мәдинәи Мөнәүвәрәгә җитеп, Корбангали321 хаҗи тәкиййәсенә төштек. Мине, «сәдия» дигән нәрсәгә утыртып, дүрт кеше күтәреп алып керделәр.
Мәдинәи Мөнәүвәрә
13 ендә, дүшәмбе көн, өйлә намазыннан элек кадерле хәрәмгә322 бардык. «Изге гөлбакча» да ике рәкәгать намаз укып, изге кабергә һәм башка урыннарга зиярәт иттем. Бер багана өстенә утырып хәл алдым. Ярты сәгать соңыннан азан укылды. Михрабка якын урында намаз укыдым.
17 сендә иртәнге намазга бардым. Шафигый, малики323, хәнәфиләр җәмәгать булып, югарыда күрсәтелгән тәртип белән укыдылар. Җомгада һәр ике хөтбәдә «әмма бәгъдә»324 не әйтеп, хәлифәләрне икенче хөтбәдә телгә алдылар.
20 сендә Гыйззәтулла бине Габделмәҗид әш-Шырдани чакыруына җавап итеп бардык. Бик яхшы пылау, өйрә, ит, чәй белән кунак итте. Истанбулдан чыкканнан соң, бу рәвештә ләззәтле нигъмәт ашаганыбыз юк иде. Ошбу көн ахшам намазыннан элек мин, фәкыйрь, ак җөббә киеп, билемә яулык бәйләп, «хөҗрәтес-сәгадәт» кә325 кердем. Берничә кандилләргә шәм яндырдым. Рәсүл Әкрәм әфәндебезгә (аңа Аллаһы Тәгаләнең хәер-догасы һәм сәламе булсын!) вә хәзрәти Фатыймага сәлам биреп, дога кылып чыктым. Икенче көн иртә намазны шафигыйлар белән укыдым. Кадерле мәчеткә хатыннар да килделәр.
22 сендә Мәдинәнең «Бабеш-Шам»326 исемле капкасыннан чыгып, хәзрәти Госман коесына бардык. Шунда ук, Шам кәрванын каршы алырга дип, Мәдинә хакиме Сафи паша чыккан иде. Яхшы паласлар җәелгән иде. Мәккәи Мөкәррәмәдән кадерле Габделмоталлаб тарафыннан вәкил булып Шам кәрванына каршы килгән зат утырган иде. Бу зат үзе шәрифләрдән һәм Мәккә шәрифе Габделмоталлабның кияве икән. Сафи паша белән күрештек. Паласка утырып, каһвә белән сыйлады. Ошбу мәҗлеснең мәһабәт һәм солтанәтенә күңелем тулды. Җыладым.
Мәдинәи Мөнәүвәрә тигез урында, таулары да ташлы түгел. Туфрагы кызылрак, ләкин каты түгел, һавасы хуш һәм мөлаем. Арпа һәм ясмык кебек нәрсәләрне чәчеп үстерәләр. Мәдинәдә бик муллык, рүмман327, хөрмәләре бик күп. Икмәк бик арзан, ит очсыз, катык ләззәтле, сөт күп. Лира328 хисабы белән Истанбулның бер гыйрше329 монда гыйрше ярым кыйммәтендә файдаланыла. Шам кәрванының атлары яхшы, дөяләре эре. Тәхте рәван330 вә гайре әсбаплары бик мөкәммәл. Мәдинәдә булган хөрмәтле урыннарда вә мөбарәк шәһидләр күмелгән урыннарда йөреп зиярәт иттек һәм догалар кылдык. Дуслар һәм танышларда кунакта булдык. Мәдинәнең олы кешеләре белән күрешеп сөйләштек, мәгълүмат алышып файдаландык. Бу җөмләдән шундыйларның берсе – Хәсән Фәһми бине Госман Әбү Хәйдәр331. Дәхи шәех Мөхәммәд Мөзһар332 бине Әхмәд Сәгыйдь әл-Һинди әл-Хәнәфи. Дәхи шәех Ахунҗан бине Габделһади әл-Бохари333. Ибраһим әфәнде шәех Габделҗәлил әл-Мәдәни, сәед Габделкадыйр бине Әхмәд әл-Хәнәфи әт-Траблиси, мөфти Мөхәммәд әр-Рубали, Муса әфәнде мәдрәсә көйләр Әмини, шәех Хәлил бине Ибраһим әфәнде, Мөхәммәд Гыймадеддин ән-Нөркәи вә башкалар. Шәех Мозһар хәзрәтләре, җомгадан соң изге кабергә каршы торып, минем өчен хәер дога кылды.
25 ендә Шам кәрваны белән Мәдинәдән сәфәр чыгып аерылдык. «Зөл-хәлифә»334 дигән урында ихрам335 кылдык. Кәрванда хаҗ әмире Сәгыйдь паша иде. Туктар һәм китәр өчен, һәр намаз вакыты өчен туп аталар. Гаскәри сак кичләрен каравыл тора.
28 ендә (21 октябрь) Җәдиддән уздык. Монда хөрмә бакчалары күп, мәчет һәм манаралары бар. Ошбу көн бик кызу булды. Кап эчендә булган каты шәм эреде. Тазлар тота алмас дәрәҗәдә кызды.
29 ында Софрә һәм Бәдәрдән үттек. Софрәдә хөрмәлек күп, мәчетләр бар. Күп нәрсәләр китереп саттылар. Бәдәрдә дә балык сатып йөрделәр, шуның өчен диңгезгә якындыр дип уйладык. Бәдәрдән узгач, уң тарафта булган таулар бетте. Сул тарафта булганнары да еракланды. Аяк асты комга әйләнде. Җил белән диңгез һавасы килә иде. 3 нче зөлхиҗҗәдә (25 октябрь) Рабагка җиттек. Хатыны, кызы һәм барлык әһелләре кәрванга каршы чыкканнар иде. Гаскәр музыка уйнап керде. Базарында кәрван халкына кирәкле нәрсә күп иде. Бу Рабаг Шам әһленең микате336 булган Җәхфә337 турысында икән. Шуның өчен Мәдинә халкының күбесе бу урында мөхрим булалар338 икән. Бу гамәлнең дөреслегенә имам Әгъзамнан339 (аңа Аллаһының мәрхәмәте булсын!) риваять тә бар икән. Вади Фатыйма исемле урында вакытыбызда бик болыт һәм җил булды. Күк күкрәп, яшен яшенләде, азрак яңгыр да булды.
7 сендә, чәршәмбе көнне (29 октябрь), Мәккәи Мөкәррәмәгә кердек.
Мәккәи Мөкәррәмә
Лязим һәм тиеш булган мәнасик340 һәм гыйбадәтләрне сәламәтлек белән башкардык.
15 ендә ихрамнан чыктык. Әмма гаҗәмнәр341 бездән соң Гарәфәттә дәхи бер көн калып, 11 ендә ихрамнан чыктылар. Шәриф Габделмоталлаб хәзрәтләре сәясәт белән йөрде. Барган урыннарында туплар атылып, гаскәриләр музыка уйнап каршы алалар иде. «Мәсҗидүл-хәрам» га Баб Гатикътан342 кергәндә, унике баскыч түбән төшелеп керелә. Кәгъбәтулла343 көньякка уң як почмагы белән тора. Хәрәмәендә344 хаҗ вакытында ахшамнан элек шәм яндыралар. Бәйтуллада345 төн буенча яндырылып, иртә намазыннан соң сүндерелә. Иртә намазны шафигый, малики, хәнбәли346, хәнәфиләр шушы тәртип белән укыйлар. Әмма хәнбәлиләр бик аз булалар һәм Мәккәдә генә иртә намазны үзләре укыйлар. Шулай ук маликилар да бәгъзе намазларны гына үзләре укып, башкаларда күбрәк хәнәфиләргә иярәләр. Мәдинәдә хәнбәлиләргә махсус җәмәгать намазы юк. Хәнәфи һәм малики мөәззиннәре – «Раббәна ләкәл-хәмдү»347 һәм шафигыйлар «сәмигал-лаһү лимән хәмидәһ»348 диләр. Малики һәм шафигыйлар камәт349 сүзләрен берәр генә әйтеп, маликилар кыямда кулларын җибәреп торалар, шафигыйлар күкрәк астына баглыйлар һәм, рөкүгъкә барганда, кайтканда кул күтәрәләр вә иртә намазының икенче рәкәгатендә рөкүгътән соң: «Аллаһүммә иһдини…»350 дигән «конут» догасын кычкырып укыйлар. Дәхи имам артында кычкырып Коръән укыйлар. Әмма иранлылар, тәкбирләрне351 кычкырып әйтеп, кулларын колак йомшагы тигезлегенә күтәрәләр. Тәкбир тәмам булу белән, кул баглап, кычкырып укый торган намазларда бисмиллаһины «Фатиха» да һәм сүрәдән элек кычкырып әйтәләр, һәр ике рәкәгатьтә «Ихлас» сүрәсен укыйлар. Рөкүгъдә «сөбхан Аллаһ» дип, өч мәртәбә һәм сәҗдәдә «Сөбхан Раббиәл-әгъла вә би-хәмдиһи Аллаһуммә салли галә Мөхәммәдин вә алиһи»352
дип әйтәләр. Сәҗдәдән торганда, кулларын бераз күтәрәләр. Кыйраәтләре сарт кыйраәте кебек зәгыйфь. Ләкин һәр аятьтә туктыйлар. Азан әйткәннәрен, сөннәт витер намазын укыганнарын күрмәдем353.
19 ында, дүшәмбе кичендә, ястү намазыннан соң мин фәкыйрь һәм Фәйзулла белән Зәйнулла бергәләп Кәгъбәтулла эченә керү белән кадерлеләндек. Мәккәи Мөкәррәмәдә Мөхәммәд бине Гали бине Ибраһим ән-Назили, Рәхмәтулла бине Хәлилрахман әл-Һинди, Мөхәммәд бине Әхмәд әл-Кунъяви белән күрештем. Мөхәммәд бине Әхмәд әл-Кунъяви үзе эзләп килде, сөхбәт итәргә, ягъни сөйләшеп утырырга теләгән идем, диде. Казан һәм Бохара галимнәре һәм башка хәлләр хакында күп нәрсәләр сорады. Гарәпчә сөйләшә. Кыяфәте һәм башка хәлләре гарәп галимнәренә бик охшаган иде. Әмма шәех Рәхмәтулланың мәдрәсәсенә үзем барып күрештем. Бертуганым Садретдинне, Тау иленең Кәмалетдинне юлдаш иткән идем. Шулай ук Нәҗметдин, Сәлахетдин… Тарханлы Зыяэддин Әхмәд354 әфәнделәр дә бергә бардылар. Рәхмәтулла әфәнде шатланып һәм бик разый булып кабул итте. Чәй әзерләтте. Эндәшкәндә, «сәеди»355 сүзе белән эндәште. Сөйләшүебез, яхшы мәҗлесебез файдалы булды. Гарәпчә һәм фарсыча сөйләде. Бер нөсхә «Әзаләтүл-әүһам»356 һәм биш нөсхә «Изһарүл-хак»357 китапларын бүләк итте. Изһарның дүрт нөсхәсен лаеклы кешеләргә бирерсез, калган ике нөсхәсе бездән үзегезгә ядкяр булсын, диде.
Кайту
25 ендә ахшамнан соң Мәккә белән саубуллашып аерылыштык. Бер сәгать кадәре җәяү бардык. Икенче көндә Җиддәгә җитеп, Бөек дәүләтнең «Кайсария» исемле вапурына кердек. Өч көннән соң хәрәкәт итеп киттек.
27 сендә Турсинага җиттек. Монда хаҗиларны карантин өчен чыгардылар. Турсина Шаб диңгезе буенда, Мисыр карамагында, Җиддәдән килгәндә уң тарафта. Ике-өч данә таш биналар да күренә. Саклар өчен, гарәп гаскәре һәм бер вапурлары тора. Ике көндә карантин вакытын тәмам итеп киттек. Бер кызылбаш358, безнең бүлмәбезгә кереп, үзенең Коръән китабын чыгарып, «һуәл-ләзи халәкаль-әзваҗ көлләһа вә җәгалә ләкүм минәл-фәләки вәл-әнгам ма тәркәбун»359 аятен күрсәтеп, тәфсирен сорады. Мин әйткәч, шуңар ризалык билгесе күрсәтеп чыгып китте. Үз мәзһәбләренчә намазны олылап, догаларны дөрес укып, Изге Коръән аятьләрен тиешле урыннарында укуыннан бу кешене «яхшы галимдер» дип хисаплап калдым. Кирәк булып сорадымы, кирәк булмыйчамы – мәгълүм булмады.
Сүәес Исмәгыйлия, Порт Сәгыйдь шәһәрләреннән үтеп киттек.
12 нче мөхәррәмдә (һиҗри белән 1298, милади белән 1880 елда) Измиргә килдек. Измирдә төшәчәк хаҗилар, әйберләребезне җыеп, урыннан күчеп, кайтып җиттек. Хәзер чыгабыз дип шатланып торганда, карантин саклау тиеш икәнлеге игълан ителде. Моны ишетеп, халык бик өметсезләнде. Мондый мәшәкать чыгуына бик күңелсезләнделәр. Хосусан безнең иптәш Зәйнулла хаҗи, дәрәҗәмнән калырмын, кибетемне башка кеше алыр, дип хафаланды. Бу рәхәтсез хәбәрнең сәбәбе болай икән: бер инглиз вапуры, бездән элек килеп, карантинга куелган икән. Аны куйгач, «Кайсария» не дә куярга кирәк булган. Чөнки берсен куеп, икенчесен азат итү яраклы күренмәячәк. Хәлбуки «Кайсария» дә сәламәтлек өстен булган хәлдә, инглиз вапурында хасталык өстен чыккан. Аның сәбәбе, бозык сулар эчертеп килеп, хаҗиларны яңгырдан саклый алмыйча суык тидерү булган. Кырык сәгать вакыт белән карантинга чыгардылар. Әмма кайбер кешеләр белән мин калдым. Мәгълүм булганча, вакытны тәмамлап, хәрәкәт иттек.
14 ендә Кәлибулине сулда калдырып үттек. Җамигъ мәчетләре күренде. Безнең күрше бүлмәбездә Мөхәммәд исемле бер азәрбайҗанлы бар иде. Киеме белән гарәпкә охшаган булса да, теле төрки иде. Үзе шафигый мәзһәбендә дигән иде, ләкин сөнниләргә дә, шигыйларга да катышмады. Тәбриз кызылбашлары бу кешене Азәрбайҗанның Зәнҗан шәһәрендә имам диделәр. Өстәл артында бер китап укып утырганын күреп, бу рәвештә сөйләштек:
Мин:
– Бу нинди китап?
Зәнҗанлы:
– Кичү.
Мин:
– Шиһабетдин әл-Гаскалани әсәреме?360
Зәнҗанлы:
– Юк, түгел.
Мин:
– Нинди фәннән?
Зәнҗанлы:
– Тарихтан.
Мин:
– Алайса, Ибне Халдунның361 «Гөнванел-габр вә диванел-мөбтадаэ вәл-хәбәр фи әхбарил-гарәби вәл-гаҗәми вәл-бәрбәр»362 исемле китабы булыр.
Зәнҗанлы:
– Әйе. Бу китап сездә бармы?
Мин:
– Күп нөсхәләре бар.
Бу җавабыма каршы: беренче кисәгендә каршылыклы кешеләр хакында бер сүзне аңлый алмыймын, бәлки, син күргәнсең, дип күрсәтмәкче булып күп актарды, әмма таба алмады. Хаҗи Зәйнулла, ул кеше үзен олуг тота, халык мине һәм минем исемемне белмидер, әмма Истанбулга баргач сукыр Сәлимне танытырмын, дип әйтә дип363 хикәят кылды. Бу кеше, кари364 Габделхәмид әл-Бохари әл-Кызылъярига очрап, мәмләкәтен сораган. Кари «Ташкәндле» дип җавап биргәндә, Ташкәнд һәм Бохара халкы, мөселман булганнары хәлдә, шигаләрне сатуны «Ни йөз белән дөрес күрә?», – дип бәхәс иткән. Кариның: шигаләр сәхабәләрне сүгүләре сәбәпле365 кяфир булалар, шуның өчен сату дөрес, диюенә: «Алай булса, алар мәртәд366 булалар. Мәртәдне сату дөрес түгел», – дип, карины бәхәстә җиңгән. Иҗмагның367 хөҗҗәт368 икәнлеген инкяр итүенә каршы мелла Мостафа сүз әйтеп караса да: «Сездә гыйлем юк, бар һөнәрегез – тәкълид»369 – дигән370.
17 сендә Истанбулга киттек.
Икенче мәртәбә Истанбулда
Бер кибеттә хокандлы Мирза Габдеррәхим исемле кешене күрдем. Аннан Ходаяр хан хәлләрен сораштым. «Хәзерге вакытта Багдадта», – диде.
19 ында Мөниф паша белән очраштым. Мәҗлесендә озак вакыт калдым. Бик фазыйль һәм камил зат икән. Биш төрле тел белән сөйләргә оста икәнлеген бәян итте. Гарәп, фарсы телендә булган көч-куәтен без дә белеп хупладык. Хәтта ки берсе – сигез, икенчесе дүрт яшьтә булган угылларының фарсыча белүләре мәгълүм булды. Олуг углына фарсыча: «Әфәнденең кулын үп!» – дигәч, килеп, минем кулымны үпте…
Өендә бер олуг аю аяк өстенә басып тора иде. Моны Русия императоры аткан икән. Император тарафыннан Бөек дәүләтнең Петербург илчесе Хәлил пашага бүләк ителеп, Хәлил паша исә Мөниф пашага биргән икән. Өенең түбән катында ашамлык ашадык. Өске катына менеп, каһвә һәм чәй эчтек. Өй җиһазлары бик кыйммәтле, төз вә алтынлы өстәл һәм урындыклар күреп гаҗәпләндек371. Мәрмәр ташыннан эшләнгән бер хатын сурәте дә күрдек. Бәлки, безнең бу хосуста булган мәгърифәтебезне белү өчен булса кирәк, бездән: «Бу ни бәһа торыр?» – дип сорады. Соңыннан үзе 7000 тәңкә кыйммәтендә икәнен бәян кылды. Әле гарәпчә, әле фарсыча, әле төркичә сөйләде. Миңа «Сиррүл-ләял фил-кальби вәл-ибдал»372 исемле китап белән «Бразилия сәяхәтнамәсе» исемле китабын бүләк итеп бирде. Без моның өендә вакытыбызда килүче, кереп чыгучы кешеләр күп булды. Болар арасында кайбер хөрмәтле һәм олуг затлар да күрелде. Киткән вакытыбызда озатып ишеккә кадәр килде. «Нинди китап кирәк булса да, хат белән аңлатсагыз күндерербез», – диде.
25 ендә шәриф хәзрәтләренә (Сәед Гаун бине Мөхәммәд бине Гаун) бардым. Моның хозурында Садыйк пашаның вәкиле бар иде373. Дәхи бер ак сакаллы кеше, килеп, шәрифне, кул һәм итәкләрен үпте. Шәриф хәзрәтләре моңа «бөек затыгыз» дип мөрәҗәгать итеп сөйләде. Соңыннан белдем: бу кеше Гыйззәт әфәнде исемле бер зат икән. Ачы каһвә эчтек. Киткән вакытыбызда шәриф хәзрәтләре ишек тоткасын тотып торды.
21 ендә Истанбулдан вапур белән киттек. 3 нче көндә Адиста булып, шул көнне машинага утырдык.
27 сендә Нижнийга җитеп, ат белән Казанга юлландык.
30 ында (20 декабрь), шимбә көн, икендедән элек Казанга кайтып җиттек.
Беренче мәчет ихатасында дуслар һәм кешеләр белән күрештек. Мәчеткә кереп икенде укып, өебезгә кайттык. Гаилә әһелләре һәм балалар белән күрешеп, Аллаһы Тәгалә хәзрәтенә мактау һәм дан укыдым.
Бетте.
Фазыйль Мәрҗанинең кыскача тәрҗемәи хәле
Шиһабетдин Һарун бине Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани әл-Казани әл-Болгари (аңа Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте булсын!) һиҗри белән 1233, милади белән 1818 елда рабигыль-әүвәл аеның 7 сендә туды. Заманасының хөрмәтле галимнәреннән гыйлем алып, хөрмәтле картларын күреп сөйләшкән, һиҗри белән 1265, милади белән 1848 елда Казан шәһәренә килеп, беренче мәчет хозурында имам, хатыйп, мөдәррис, мөхтәсиб374, ахун375 булды, һиҗри белән 1306376, милади белән 1889 елда шәгъбан аеның 28 ендә җитмеш дүрт яшендә бу дөнья белән хушлашты. Кабере Казан каберлегендә.
Шигырь:
Адәмнең гомере әгәр мең ел булса, ахыры
Бик кыска вакыт килер сакларга, бер кичә галәмдә кунак булмас.
Шиһабетдин хәзрәт ачык йөзле, олуг бәдәнле, яхшы сүзле, горур кеше иде. Шулай ук ислам гыйлемнәрендә маһир-оста, инша, тарих, әдәбиятта өлеше чиктән тыш иде. Гарәп шигырьләреннән күбесен, «Кәшшаф»377, «Бәйзави»378, «Мәдарик»379, «Ихъяэ»380 кебек зур әсәрләрдән күп нәрсәләрне хәтерендә тота иде.
Ислам дине буенча язылган китапларны тәнкыйть итүне, үзенең кавеме өчен хезмәт итүне мәсләк итте. Мондый юлда булган кешеләрнең нинди мәшәкатьләр һәм михнәтләргә дучар булулары мәгълүм. Шуның өчен бу зат та заманының бик ачы тешләүләрен күрде, ләкин түзде. Бөек фикере, ныклы каләме белән берләшеп, үлгән көненә кадәр баһадир гаскәр кеби хәрәкәт итте. Милләт һәм кавемебезгә хезмәт итү фикерендә булган хөрмәтле дус һәм карендәшләребезгә моның хәле һәрвакытта да күчергеч һәм үрнәк була алыр.
«Юаныч» тан өзек381. Иске вә бүгенге вакытларда ислам хөкүмәтләренең тәхет вә мәркәз шәһәрләре
Әдернә – Рум иле вилаятендә иң олуг шәһәр. Һиҗри белән 763, милади белән 1361 елда Төркия ислам хөкүмәте тарафыннан алынды вә дүрт елдан соң Төркиянең мәркәзе Брусәдән шушы шәһәргә күчте. Истанбул алынганга кадәр, 90 ел тәхет шәһәре булып торды.
Истанбул – һиҗри белән 857, милади белән 1453 елда исламнар тарафыннан яулап алынды вә латиннарның ислам хәлифәлеген җимергәнче тәхет шәһәре булды.
Әнбар – Фурат елгасында вә Багдадтан 20 чакрым кадәр көнбатыш тарафында булган бер шәһәр. Габбаси хәлифәләрнең беренчеләре – Саффах вакытында мәркәз булып торды. Саффах үзе шушы шәһәрдә вафат булды, һиҗрәттән 12 нче, милади белән 634 елда Халид бине әл-Вәлид кул астындагы ислам гаскәре иранлылардан алганнар иде. Бу шәһәрдә бик күп ислам галимнәре гомер сөрделәр. Бүген бу шәһәр хәраб булган, беткән, диләр.
Үргәнеч – Харәзем шаһларының тәхет шәһәре иде. Гарәпчә исеме – Җөрҗан.
Искәр – бүгенге Тобол шәһәренә 10 чакрымнар кадәр урында. Үз вакытында төзек бер шәһәр булып, ислам ханнары заманында Бохара вә Чин белән зур сәүдәләре бар иде. Халыклары һөнәрле вә сәнәгать382 белән шөгыльләнә, дәүләтле вә мәдәни иделәр. Һиҗри белән 1003, милади белән 1595 елда Күчүм хан бине Мортаза хан заманында руслар басып алдылар, шәһәрне хәраб кылдылар. Ханның гаиләсен вә балаларын әсир итеп алып кайттылар да көчләп чукындырдылар. Инде бу урыннар байгыш оясы булып калды.
Бакчасарай – Кырым өлкәсендә ханнарының тәхет шәһәре иде. Бу шәһәр бу көндә сәламәт.
Бохар – саманиларның тәхет шәһәре иде. Гыйлем вә мәдәниятле, төзек булган бу шәһәр татарлар тарафыннан хәраб вә вәйран383 ителде. Ошбу Бохара белән бу көндәге Бохара арасында охшашлык юк.
Брусә – Истанбулдан 60 чакрым кадәр төшлектә булган бу шәһәрне һиҗри белән 726, милади белән 1326 елда исламнар румнардан алдылар вә тәхет шәһәре итеп тоттылар (Әдернәне тәхет шәһәре итмәсләреннән элек).
Багдад – бу шәһәрне габбаси хәлифәләрнең икенчеләре – әл-Мансур заманында исламнар төзеделәр. Милади ел исәбе белән 762 елда тәмам булды вә шул көннән хәлифәлек мәркәзе кылынды. Багдадка кергән вакытта, һәркем атыннан төшеп җәяүләп керү хакында низам384 игълан ителде. Бу гадәт күп елларга кадәр дәвам итте. Һиҗри белән 656, милади белән 1258 елда монгол татарлары, килеп, шәһәрне хәраб иттеләр вә хәлифәне дә үтерделәр.
Болгар – безнең ерак бабаларыбызның тәхет шәһәрләре. Үз заманында төзек вә бай булып, бөтен дөньяның диярлек сәүдә мәркәзе иде. Бу көндәге Казан, Сембер, Самар, Сарытау, Оренбург, Уфа вилаятьләрендәге төрек, чуваш, чирмеш, мукшы, ар халыклары боларга иярә иде. Үз вакытында дөньяның оҗмахы вә гыйлем мәркәзе булган бу шәһәрне монгол татарлары һәлак иттеләр, алардан сәламәт калган урыннарын вәхши руслар җимереп, җир белән тигезләп калдырдылар. Көчләре җитмәгән сәбәбеннән генә бер манара белән бәгъзе бер биналарны торган хәлләрендә калдырырга мәҗбүр булдылар. Изән ирадәл-лаһү би-каумин сәллата сәүзән галәйһимүр-рус вәт-татар385.
Хаҗитархан – татарлардан кечкенә бер хөкүмәт (мөселман булганнарыннан соң) ошбу шәһәрне тәхет итеп тотканнар иде. Соң вакытта руслар алдылар.
Хива – Хива ханнарының тәхет шәһәрләре иде. Соң вакытта руслар алдылар.
Димәшкъ – һиҗрәттән 20 нче елда, милади белән 640 елдан башлап өммәвиләрнең тәхет шәһәрләре булды вә 92 ел шулай дәвам итте. Соң вакытларда, әййүбиләр хөкүмәте төзелгәч, бу шәһәр яңадан тәхет шәһәре булып торды. Нуретдин әш-Шәһит шушы шәһәрдә хөкүмәт сөрде.
Дәһли – магул нәселеннән булып та, ислам кабул иткән хөкемдарларның тәхет шәһәре вә бөтен Һиндстанның мәркәзе булган бу шәһәр һиҗри белән 1274, милади белән 1858 елда инглизләр тарафыннан басып алынды вә ислам хөкүмәте бетерелде.
Рияз – бу көндә Нәҗд вә Хиҗаз мөселманнарының тәхет шәһәрләре. Падишаһлары бу көндә Ибне әс-Согуд.
Сарай – Болгар шәһәре җимерелгәннән вә әүвәлге әһәмияте бетерелгәннән соң, бу мәмләкәт мөселманнары, (Болгар төрекләре) үзләренең сәүдә кәсепләрен, һөнәр һәм сәнәгатьләрен дәвам иттерү теләге белән, Иделнең сул тарафында мәшһүр Сарай шәһәрен төзегәннәр иде. Ихтимал, бу шәһәр һәм аның сәүдәсе Болгар ханнары сәламәт вакытларында ук та булгандыр. Кырда ат өстендә йөри торган татарлар бу шәһәрне, ислам кабул иткәннәреннән соң, тәхет шәһәре итеп тә тоттылар. Шул татарларның бер-берләре белән сугышулары сәбәбеннән, ахырда шәһәр хәраб булды, хәтта урыны да калмады (һиҗри белән 907, милади белән 1501 елда).
Сәмәрканд – Чыңгыз хан тарафыннан һәлак ителгәнгә кадәр ислам хөкүмәтләренең пайтәхетләре булып торган иде. Соң вакытларда Аксак Тимер хөкүмәте заманында кабат пайтәхет булды.
Газнә – Аль386 Сәбәктәкиннең тәхет шәһәрләре иде. Солтан Мәхмүд Газнәви вакытында бу шәһәрдә мең кадәр мәчет вә мәдрәсә булганлыгы риваять ителә. Бу көндә инде хәраб булган.
Казан – бу мәмләкәттә ислам кабул иткән татар ханнарының тәхет шәһәрләре иде. Һиҗри белән 959, милади белән 1552 елның 22 сентябрь (2 октябрь) көнендә, 2 нче шәүвәлдә руслар тарафыннан басып алынды, шәһәр халкының бөтенесе үтереп бетерелде. Ханнар вә ханнарның гаиләләре, Мәскәүгә җибәрелеп, көчләп чукындырылды.
Кортоба – Әндәлес өлкәсендә хөкем сөргән өммәвиләрнең тәхет шәһәрләре иде. Мәшһүр әл-Каср387 (әл-Казар сарае) шушы шәһәрдә. Мәдинәтез-зөһрә388 исемендәге шәһәрчек тә шушы шәһәр янында иде.
Куния – Анатолий уртасында булган бу шәһәр рум сәлҗукыйларының тәхет шәһәрләре иде. Сәлҗук хөкемдарлары бу шәһәрне төзекләндергәннәр, җамигъ мәчетләр вә мәдрәсәләр белән зиннәтләгәннәр иде.
Кабул – Әфганстан хөкүмәтенең тәхет шәһәре.
Мәдинә – ислам дөньясында мөбарәк вә мөкаддәс саналган бу шәһәр Әбүбәкер, Гомәр, Госман (Аллаһы Тәгалә алардан риза булсын!) заманнарында хәлифәлек мәркәзе булып торды.
Мисыр – Африканың мәшһүр шәһәреннән булып, бу көндә дә төзек. Фатыймиларның тәхет шәһәрләре иде.
Яңа шәһәр – Брусәдән элек Төркия мөселманнарының тәхет шәһәрләре иде.
Ислам сәяхәтчеләре
Бу урында аннан-моннан җыеп, мәгълүм булган кадәр ислам сәяхәтчеләренең исемнәрен язу ниятендәмен. Бәлки, сәяхәтчеләрнең тәрҗемәи хәлләре җыелып язылган, бәлки, бу көннәрдә басылган мөкәммәл әсәрләр бардыр. Ләкин без гыйлем вә китап дөньясыннан ераклашкан урында гомер сөргәннәребездән, мондый әсәрләрдән хәбәребез юк. Һәрхәлдә, үземә «юаныч» булсын өчен, беленгән исемнәрне теркәп куямын:
1 Сөләйман әл-Басрый. III гасыр һиҗридә, милади белән IХ гасырда Сәрендип вә башка урыннарда, Суматра, Чин мәмләкәтләрендә йөрде. Сәяхәтнамәсендә үзе йөргән өлкәләрдәге халыкларның дин вә мәзһәбләре, әхлак вә гадәтләре хакында тәфсилләп мәгълүмат бирде.
2 Хәсән бине Язид әс-Сәйрани. IV гасыр һиҗридә, милади белән X гасырда Һиндстан вә Чин мәмләкәтләрендә йөрде. Сәяхәтнамәсе чит телләргә дә тәрҗемә ителде.
3 Әхмәд бине Фазлан бине әл-Габбас бине Рашид бине Хаммад әл-Багдади. IV гасыр башында сәламәт иде. Багдадтан безнең Болгар шәһәренә сәяхәт итте. Сәяхәтнамәсе бу көндә Иран мәмләкәтендә Мәшһәд китапханәсендә бар икән.
4 Әбү Дәләф Мәсгуд бине Мәһлил. Бу кеше, Хәсән бине Язиднең замандашы булып, Төрек, Һинд, Чин, Татарстан мәмләкәтләрендә йөрде.
5 Ибне Хаукаль. Мусал шәһәреннән булып, һиҗри белән 331, милади белән 942 елдан башлап 359 елга (970) кадәр тоташтан егерме сигез ел сәяхәт итте. Йөргән җирләре болар: Тунис, Җәзаэир389, Мәракиш, Сакълия, Гыйрак, Фарсы вә башка өлкәләр. «Китабел-малик вәл-мәмалик»390 исемендә булган сәяхәтнамәсенең асыл гарәпчәсе 1873 елда Лейден шәһәрендә вә Аурупа телләренә булган тәрҗемәләре төрле урыннарда басылды. Вафат елы ачык ук мәгълүм булмаса да, һиҗри белән 350, милади белән 961 елда Әндәлес мәмләкәтендә булганлыгы мәгълүм.
6 Әбү Хәмид Мөхәммәд бине Габделкәрим әл-Мазини әл-Кайси әл-Гарнатый әл-Әндәлеси. Күп урыннарда йөрде. Һиҗри белән 529, милади белән 1134 елда безнең Болгар шәһәренә дә килгән иде. «Төхфәтел-әхбаб фи гаҗаибид-дөнья»391 исемендә булган сәяхәтнамәсенең ике нөсхәсе (бер җилдтә) Истанбулда Күпреле китапханәсендә бар. Ошбу Әбү Хәмид әл-Әндәлеси һиҗри белән 473, милади белән 1080 елда дөньяга килеп, һиҗри белән 565, милади белән 1169 елда Димәшкътә вафат.
7 Сәгъдел-хәер бине Мөхәммәд бине Сәгыйдь Әбүлхәсән әл-Әнсарый әл-Бәләнси әл-Мөхәддис. Әндәлес мәмләкәтендә Бәләнсәдә (бу көндә Испаниядә Валенса шәһәре) дөньяга килгән иде. Әндәлестән сәфәр итеп йөрде, хәтта Чин мәмләкәтенә барып җитте. Диңгезләрдә йөреп, күп мәшәкатьләргә очрады. Чин мәмләкәтенә барганнан соң, үзен «әл-Бәләнси әс-Сыйни» дип яза торган булды. Багдад шәһәрендә гыйлем алды. Исбаһан шәһәрендә галимнәрдән укыды вә шул шәһәрдә әйләнде. Моннан Багдадка күчте. Багдадта имам Газзалидән, Әбү Габдулла ән-Нигал вә башкалардан укыган иде. Исбаһан шәһәрендә Әбү Сәгыйдь әл-Мәтъризга мөлязәмәт392 итте. Үзеннән хәдис ишетүчеләр: Ибне Гасакир, Ибне әс-Сәмгани, Әбү Муса әл-Мәдини, Әбүлфәрәҗ бине әл-Җүзи, үзенең кызы Фатыйма вә башкалар. Һиҗри белән 541, милади белән 1146 елның мөхәррәм аенда вафат булды вә Әхмәд ибне Хәнбәлнең углы Габдулла төрбәсе янына дәфен кылынды.
8 Ибне Җәбир (Мөхәммәд бине Әхмәд). Әндәлес галимнәреннән булып, һиҗри белән 540, милади белән 1145 елда Бәләнсә шәһәрендә дөньяга килде вә Гарнатада гыйлем өйрәнде. Һиҗри белән 570, милади белән 1174 елда сәяхәткә чыгып китте. Йөргән урыннары болар: Мисыр, Шам, Гыйрак, Хиҗаз. Һиҗри белән 614, милади белән 1214 елда шәгъбан аенда Искәндәриядә вафат булды.
9 Ибне Сәгыйдь әл-Мәгъриби (Әбүлхәсән Нуретдин Гали бине Муса). Һиҗри белән 610, милади белән 1210 елда Гарната шәһәрендә дөньяга килде вә Әшбилиядә камиллеккә өйрәнде. Моннан соң сәяхәт башланды. Иң элек бөтен Әндәлес өлкәсен йөреп, күреп чыкты. Аннан соң йөргән урыннары болар: Африканың көнбатыш ярлары, Мисыр, Шам, Гыйрак, Хиҗаз. Ошбу сәяхәте хакында язган әсәрләре: «Әл-мәгъриб фи хәлил-мәгъриб»393, «Әл-мәшрикъ фи хәлил-мәшрикъ»394… һиҗри белән 685, милади белән 1285 елда Туниста вафат булды.
10 Ибне Баттута (Мөхәммәд Әбү Габдулла бине Габдулла бине Мөхәммәд бине Ибраһим әт-Тынҗи). Һиҗри белән 703, милади белән 1303 елда Әндәлес мәмләкәтенең Тынҗә шәһәрендә дөньяга килде. Егерме икенче яшеннән башлап сәяхәт кылырга кереште. Йөргән урыннары болар: Мисыр, Шам, Гыйрак, Ямән, Һиндстан, Иран, Дәште Кыпчак (безнең Болгар, Сарай шәһәрләре), Африка, Төркестан, Чин. «Төхфәтен-наззар фи гараибил-әмсар вә гаҗаибил-әсфар»395 исемендә булган сәяхәтнамәсе төрле урыннарда басылып таралды. Аурупалылар үз телләренә тәрҗемә итеп бастырдылар. Ибне Баттута һиҗри белән 780, милади белән 1378 елда вафат булды.
11 Әүлия Чәләби (Әүлия Мөхәммәд Золми). Төркия галимнәреннән, һиҗри белән 1020, милади белән 1610 елда Истанбулда дөньяга килде. Кырык еллар кадәр гомерен сәяхәт кылып үткәрә. Бу көндә ун җилд сәяхәтнамәсе басылган. Һиҗри белән 1090, милади белән 1678 еллардан соң вафат булды.
12 Мөхәммәд Байрам (Мөхәммәд бине Мостафа бине Мөхәммәд бине Мөхәммәд). Мөхәммәд Байрам һиҗри белән 1256, милади белән 1840 елның мөхәррәм аенда Тунис шәһәрендә дөньяга килде вә «Җамигъ Зәйтүнә» мәчетендә гыйлем өйрәнде. Сәяхәт иткән урыннары болар: Италия, Ингелтирә, Франсә, Мисыр, Мәккә, Мәдинә, Истанбул. «Сафвәтүл-игътибар би-мөстәрагил-әмсар вәл-әкътар»396 исемле сәяхәтнамәсе Мисырда 727 биттә басылып таралды. Мөхәммәд Байрам үзе һиҗри белән 1307, милади белән 1889 елда рабигыль-ахир аенда Мисырда вафат булды.
Шималь төрекләреннән булган үз сәяхәтчеләребезнең сәяхәтнамәләре
Монда үзебезгә мәгълүм булган сәяхәтнамәләр генә языла. Безгә мәгълүм булганнарга караганда, әлбәттә, мәгълүм булмаганнары күбрәк булыр.
1 Америкага сәяхәт. Кәлимулла әфәнде Сәгъди әсәре булып, үзенең Америкага булган сәяхәте хикәят ителә. Язма нөсхәсе 80 бит микъдарында.
2 Амудәрья сәяхәте. Талут бине Габделфәттах Килдебәкинең 1927 елның 14 июлендә Оренбург шәһәреннән чыгып китеп, Аральск (Алты Кодык), Муйнак, Коңгырат, Өчкүл, Каракорым, Хуҗа иле, Яңа Үргәнеч, Чаршави, Мәрв, Бохара, Сәмәрканд, Ташкәндләрдән үтеп, 15 ноябрьдә Оренбург шәһәренә кайтып керүе хикәят ителгән. Язма нөсхәсе 60 бит.
3 Истанбул мәктүпләре. Балкан сугышы вакытында Истанбулга «Вакыт» гәзите хәбәрчесе булып барган Фатих әфәнде Кәрими тарафыннан төзелгән әсәр. 1913 елда «Вакыт» матбагасында басылды. Монда мәшһүр адәмнәрдән күпләренең рәсемнәре вә кул язуларының клишелары бар. Әһәмиятле вә һәрвакыт файдаланачак бер әсәр. Бөтенесе 450 бит.
4 Истанбул хатирәләре. Петроград шәһәрендә югары курсларда укучы Мәрьям ханым Яташеваның 1913 елда «Вакыт» та нәшер иттергән Истанбул сәяхәте.
5 Истанбулә сәяхәтем. Дамелла Галимҗан397 хәзрәтнең Истанбулга сәфәре хосусында язылган әсәр. «Әд-дин вәл-әдәб»398 мәҗәлләсендә399 нәшер ителә башлаган иде. Тәмам булып-булмавы беленмәде.
6 Исмәгыйль сәяхәте. Исмәгыйль Бикмөхәммәд углы үзенең иптәшләре белән 1751 елда Оренбург Каргалысыннан сәфәр чыгып киткән. Бохара, Һиндстан, Мәккә, Мәдинә, Шам, Истанбул вә башка күп җирләрдә йөргәннәр. Бу әсәр бер-ике мәртәбә басылды.
7 Өч айлык сәяхәт. Мөхәррире вә нәшер итүчесе – Казан төбәгендәге Курса авылыннан чыгып, Яркәнд шәһәрендә торучы имам вә мөдәррис Габдеррахман бине Гатаулла. Габдеррахман хәзрәт һиҗри белән 1319, милади белән 1901 елда Яркәндтән сәфәр итеп, ошбу урыннарда йөргән: Семипулат, Омск, Петропаул, Чиләбе, Троицк, Уфа, Оренбург, Самар, Казан, Мәкәрҗә, Бохара, Ташкәнд, Әүлия Ата, Пешпәк, Тукмак, Каракүл, Каркаралы. Сәяхәтнамә 27 биттә Оренбург шәһәрендә Мөхәммәд Фатих Кәрими матбагасында басылган.
8 Иран мәктүпләре. «Вакыт» гәзите тарафыннан хәбәрче сыйфаты белән Иран пайтәхете Таһран шәһәренә җибәрелгән Борһан әфәнде Шәрәф тарафыннан төзелгән сәяхәтнамә. 1909 елгы «Вакыт» гәзитендә нәшер кылынды. Йөргән җирләре болар: Самар, Казан, Әстерхан, Петровск, Баку, Инзили, Рөшт, Таһран. Иран сәфәре хакында безнең кавемебез тарафыннан язылган сәяхәтнамәләрнең иң әүвәлгесе булса кирәк.
9 Бохара мәктүпләре. Бохара шәһәрендә сөнни вә шигый дәгъвасының сәбәпләрен тикшереп, дөрес мәгълүмат бирү өчен дип, «Вакыт» гәзите тарафыннан Бохарага җибәрелгән Борһан әфәнде Шәрәф тарафыннан төзелгән әсәр. 1910 елгы «Вакыт» саннарында нәшер кылынды.
10 Петербург сәяхәтнамәсе. Омск шәһәре имамы Нияз Мөхәммәд Сөләйманинең Петербург шәһәренә булган сәяхәте сөйләнгән. 1907 елда Казан шәһәрендә «Шәрык» матбагасында 30 биттә басылган.
11 Төркестан Чинида400 сәяхәт. Нәүширван әфәнде Явеш тарафыннан үзенең Төркестан Чинида булган сәяхәте турында «Шура» мәҗәлләсендә нәшер ителде.
12 Төрмәләр хатирәсе. Имам Зәкиҗан әфәнде Шаһгәрәйнең падишаһ хөкүмәте вакытында җәбер вә золым юлы белән төрмәләрдән төрмәләргә йөртелүе хикәят ителгән әсәр. 1913 елда 122 биттә Казан шәһәрендә «Милләт» матбагасында басылган.
13 Хаҗнамә. Мәшһүр шагыйрь вә шәех Мөхәммәд Гали Чокрый тарафыннан хаҗ сәфәре турында язылган әсәр. Кулъязмасы зур диләр (моның хаҗ сәфәре берничә булырга кирәк).
14 Хәләб хатирәләре. Сакмари әфәнденең Бәйрүт шәһәреннән Хәләбкә булган сәяхәте турында хикәят. «Шура» ның 8 нче җилдендә (1915 ел) нәшер ителде.
15 Дәвер галәм401. Габдеррәшид казый Ибраһимның үз сәяхәтен хикәят иткән әсәре. Йөргән мәмләкәтләре вә шәһәрләре болар: Казан, Уфа, Чиләбе, Петропаул, Томск, Иркутск, Югары Удин, Чита, Манжурия, Харбин, Владивосток. Без күргән өлешендә шушы кадәр. Моннан соң да булырга тиешле. Без күргән өлеше 1909 елда Казанда «Бәянелхак» матбагасында 160 биттә басылган.
16 Рихләтел-Мәрҗани. Мәрҗани хәзрәтләренең хаҗ сәфәрендә язып йөргән хатирә дәфтәреннән сайланып төзелде вә Казанда 1898 елда басылды.
17 Сәфәрнамә. Казан имамнарыннан Мөхәммәди бине Салих тарафыннан үзенең хаҗ сәфәре турында язылган әсәр. 1890 елда Казанда басылган. Барысы 55 бит.
18 Сәмәрканд Коръәне вә аның сәбәбеннән сәяхәт. Язмасы 172 бит.
19 Шам хатирәләре. Сакмари әфәнденең Бәйрүттән Шам вә Бәгълебәккә булган сәяхәте турында. «Шура» ның 6 нчы вә 11 нче җилдләрендә нәшер кылынды.
20 Гарәбстанда мөселманнарның мөкатдәс өлкәсе. Сәлимгәрәй бине Мөхәммәдьяр мөфтинең 1893 елда хаҗ сәфәре турында русча әсәре.
21 Әл-гаватыйфүл-хәмидия фис-сәяхатин-нурияти402. Гарәпчә язылган бу әсәрдә Буа шәһәре имамы вә мөдәррисе Нургали хәзрәт үзенең хаҗ сәфәрен хикәят кыла. Бу сәфәре һиҗри белән 1324, милади белән 1906 елның июль башында башланган. Мәгәр эчендә хорафат вә ялгышлар күп. 1907 елда Казанда 85 биттә басылган.
22 Кырымә сәяхәт. Фатих Кәрими белән Хәмидҗан Араб, «Тәрҗеман» гәзитенең унъеллык бәйрәмендә катнашу өчен, Оренбург шәһәреннән Бакчасарай шәһәренә барганнар. Бу әсәрдә шул сәфәр хикәят ителә. 1904 елда Оренбургта Фатих Кәрими матбагасында 117 биттә басылган.
23 Мавәраэннәһердә сәяхәт. Мөхәммәд Заһир Бигинең һиҗри белән 1311, милади белән 1893 елда Бохарага булган сәфәре хакында 1908 елда Казан шәһәрендә 108 биттә басылган бер әсәр.
24 Мөхәммәд Әмин сәяхәтнамәсе. Казан өязе Яңа Кишет авылыннан Мөхәммәд Әминнең 1783 елда хаҗга баруы турында. 1862 елда Казан шәһәрендә басылган.
25 Япониягә экскурсия. Имам вә ахун Салихҗан әфәнде Урманның гыйльми җәмгыять эчендә Япониягә сәфәре турында. «Шура» ның 8 нче җилдендә нәшер ителде.
26 Аурупа сәяхәтнамәсе. 1898 елда Мөхәммәд Шакир әфәнде белән Фатих Кәриминең Аурупада сәяхәт итүләре турында. Петербург шәһәрендә Ильяс мирза Бураган матбагасында 191 биттә басылган.
27 Йөргән җирләрем, күргән илләрем. Һиҗри белән 1344, милади белән 1926 елда Хиҗаз падишаһы Габделгазиз ибне Согуднең чакыруына күрә, гомуми ислам мөэтәмәренә403 катнашу өчен, Мәккәи Мөкәррәмәгә үзебезнең барып кайтуыбыз хикәят ителгән әсәр. 493 бит.
Алтын Урда ханнары
Чыңгыз хан
Дөньяның иң мәшһүр адәмнәренең һәм иң бөек даһиларының берсе булган бу зат монгол түрәләреннән Есүгәй баһадир улы булып, Байкал күленең көньягындагы Монголиядә 1155 (икенче чыганаклар буенча – 1162) елның гыйнвар аенда дөньяга килде. Бүгенге көндә монголларның яшәү урыны булган Монголиядә элек заманда бары тик төрекләр генә тереклек итә иде. Моны хәзерге көндә шул җирләрдә табыла торган төрек теле белән язылган ядкярләр исбат итә.
Тимучин (Чыңгыз хан) 13 яшьләренә җиткәч, атасы Есүгәй баһадир вафат булды. Малай атасы урынына түрә итеп билгеләнсә дә, атасы кул астында торган кабиләләр моның кул астыннан чыктылар. Шул сәбәпле Чыңгыз хан, боларны буйсындыру өчен, корал кулланырга мәҗбүр булды. Кайберләрен солых белән, кайберләрен сугыш белән кул астына алып, үзенең урынын ныгытты һәм илне киңәйтте. 1206 елда, Каракорым шәһәрендә тәхеткә чыгып, каган, ягъни бөек хан дип игълан ителде. Шул көннән башлап теләгенә ирешкән, җиңгән һәм мөстәкыйль хан мәгънәләрендә булган «Чыңгыз хан» исемен алды.
Чыңгыз хан, күчмә кабиләләрдән гаскәр төзеп, Көнчыгыш Төркестан өстенә йөрде, Кашгар кебек берничә шәһәрне биләде. Моннан соң төньяктан Кытайга кереп, мәшһүр Кытай стенасын үтте һәм Кытайның башкаласы Пекинны алды. Монда Җүҗи исемле улын идарәче итеп куйды.
Ислам һәм төрек патшаларыннан булган Котбетдин Мөхәммәд белән сугышып, аны җиңде. Инде Чыңгыз хан өчен дөньяның ишекләре тәмам ачылды, теләгән илен алып, үз мәмләкәтенә кушуга киртә калмады. Мөхәммәд сугыш мәйданын ташлап качу сәбәпле, бөтен Сырдәрья белән Амудәрья арасы, Харәзем һәм Хорасан, Кандаһар һәм Мултан, Бохара һәм Сәмәрканд, Бәлх һәм Һират кебек шәһәрләр барысы да Чыңгыз хан тарафыннан харап ителде.
Бу җирләрдән бушагач, 1223 елда Чыңгыз хан, Каспий диңгезенең төн тарафын яулап алу максаты белән, Шәмәху һәм Дербенд шәһәрен кулына алды. Моннан соң кыпчак төрекләре өстенә юнәлде.
Рус кенәзләре, Чыңгыз хан гаскәренең үз өсләренә килү ихтималын күздә тотып, Киев шәһәренә җыелып озак киңәш иттеләр. Кыпчак төрекләре дә рус белән берлектә каршы торуны куәтләделәр. Ниһаять, рус кенәзләре кыпчак мирзалары белән берлектә Чыңгыз гаскәренә каршы торырга карар бирделәр.
Рус белән кыпчакларның берләштерелгән гаскәре Калка суы янына җитеп, 1223 елның 31 маенда Чыңгыз хан гаскәре белән очрашты. Ике гаскәр кыямәт рәвешендә каты сугыштылар. Руслар белән кыпчаклар, Чыңгыз чирүенә каршы тора алмыйча, сугыш мәйданын ташлап качтылар. Монголлар дошманнарын Днепр елгасына чаклы куып килделәр. Әлеге сугышта русларның 6 кенәзе һәм 60 тан артык баһадиры һәлак булды, гаскәре хисапсыз зур зарар күрде. Шул вакыттан башлап Кыпчак даласы, Урал, Идел һәм Дон буйлары, Каспий диңгезе тирәләре, хәзерге Русиянең көн тарафы белән Төркиянең төньяк өлеше, кыскасы, Кытай диңгезеннән башлап Кара диңгезгә кадәр булган җирләр турыдан-туры Чыңгыз хан кулы астына керде.
Бу яулау эшен тәмам иткәннән соң, Чыңгыз хан үзенең башкаласы Каракорым шәһәренә кайтып китте һәм, ике-өч ел торып, 1227 елның августында 73 яшьләрендә вафат булды. Гәүдәсен, бер сандык эченә салып, үзе васыять иткән бер агач төбенә күмделәр.
Бөтен Азия континенты һәм Европаның көнчыгыш өлешен үз кулына алган һәм бөек бер Төрек дәүләте төзегән бу зат мирас ашаучы булмады. Чөнки атасыннан император булып түгел, бәлки кечкенә генә бер кабилә башлыгы булып калган иде. Мондый зур мәмләкәтне яулап алу очраклы хәл түгел, бәлки зур түземлек һәм гайрәт белән бәйләнгән.
Чыңгыз хан сәламәт бәдәнле, баһадир һәм гайрәтле, иң каты мәшәкатьләрдә дә чыдамлы, матур сүзле бер зат булып, бик яшь вакытыннан ат өстендә йөрергә, кылыч-сөңге кулланырга, ук атарга өйрәнгән иде. Чыңгыз хан гаять акыллы һәм алдан күрүчән, оста сәясәтче, идарә эшенә бик сәләтле булды. Укый-яза белмәсә дә, хокук һәм тарих гыйлемнәре белән таныш булмаса да, ул мәмләкәтен килешеп идарә итү ысулы нигезендә корды, «корылтай» исемле гомуми киңәш мәҗлесе оештырды. Корылтайда мәмләкәттәге әһәмиятле эшләр турында фикер алышулар үткәрелә, һәм алар күпчелек тавыш белән хәл ителә иде. Корылтайдагы җыелыш «киңәш» дип йөртелде.
Чыңгыз хан, Кытай һәм борынгы Иран кануннарын, ислам китапларын тәрҗемә иттереп, болардан гореф-гадәтләренә туры килә торганнарын сайлап алды, «Яса» дигән мәшһүр закон китабы, конституция төзетте. «Яса» һәркем өчен катгый сурәттә үтәлергә тиеш закон булсын өчен, моның белән иң элек үзе гамәл кылды, һичкемнән курыкмаган Чыңгыз хан «Яса» пунктларының һәрберсенә беренче чиратта үзе буйсынды. Шулай итеп, «Яса» Чыңгызның үзеннән бөек, чөнки каган аңа буйсынырга мәҗбүр иде.
«Яса» буенча, бу бөек Төрек императорлыгының ханнары, Чыңгыз нәселеннән булу шарты белән, халык тарафыннан сайлана һәм корылтай тарафыннан расланалар иде. Тавыш бирүнең уңай яки кире булуына карап, сугыш һәм солых мәсьәләләре дә хәл ителде. Гомуми аучылык һәм сугыш вакытларыннан башка халыкка корал йөртү рөхсәт ителми, кораллар хөкүмәт амбарларында сакланырга тиеш иде. Караклар асыла, зина кылучылар буыла, бу мәсьәләдә хәтта бер кешенең шаһитлыгы да җитә иде. Ирләре вафат булса, хатыннары ирләренең якыннарына мирас итеп бирелә һәм монда хатыннарның риза булу-булмавы игътибарга алынмый иде.
Мәмләкәтләрнең рәхәттә яшәүләренә, төрле милләтләрнең бер ноктага җыелып, бергә гомер кичерүләренә иң беренче сәбәп – шул мәмләкәттәге вөҗдан һәм дин иреге булуы. Бу хакыйкатьне соңгы гасырларда гына аңладылар. Әмма Чыңгыз хан үзенең бөек мәмләкәтендә бу иркенчелекне кулай күрү белән моннан ничә гасырлар элек үк кертте. Чыңгыз хан законы буенча, һәрбер дин һәм һәрбер дини мәзһәб тигез хөрмәт ителә, боларга ризасызлык белдерергә халыкның да, хөкүмәтнең дә хакы юк иде. Европалы сәяхәтчеләр үз илләрендә күрмәгән дин иркенчелеген, куркынычсызлыкны шушы Төрек императорлыгында күреп хәйран калдылар.
Чыңгыз хан вафатыннан элек әлеге Төрек императорлыгын өч улы арасына бүлеп, Монголияне Тули ханга, Уйгурияне, Сырдәрья һәм Амудәрья арасын, Харәзем өлкәләреннән гыйбарәт булган Төркестанны Чагатай ханга, бүгенге Русия дәүләтенең көньяк өлешен тәшкил иткән Дәште Кыпчакны (Кыпчак даласын), Азиянең төньяк-көнбатышы белән Себернең көньяк-көнбатышын һәм Болгар мәмләкәтен Җүҗи ханга биргән иде.
Дүртенче улы Үгедәй ханны, шушы бөек өч хөкүмәтнең Каракорым шәһәрендә яшәгән каганга буйсынуын шарт итеп, каганлык өчен тәхет варисы итеп билгеләде.
Җүҗи хан
Җүҗи хан Чыңгыз ханның иң өлкән улы иде. Аның анасы – Чыңгызның Буртә Фучин исемле хатыныдыр. «Җүҗи» – җаучы, көтмәгәндә һәм кинәттән килгән юлчы, мосафир, кунак мәгънәләрендәге бала һәм күңелне биләүче формаларында кулланыла. Җүҗи хан исеме аерым тарихи әсәрләрдә «Тауши» рәвешендә бирелә. Гарәп тарихчыларының күбесе бу исемне «Души» формасында яздылар. Буртә Фучин – Чыңгыз ханның мәшһүр дүрт улының (Җүҗи, Чагатай, Үгедәй, Тули) аналарыдыр. Ул тарихларда шулай ук мәшһүр коңгырат кабиләсе ханнарыннан булган Ди нуйан (нойон) кызы иде. Хатынның төп исеме Буртә булып, Фучин, монгол диалекты буенча, матур, сылу, олы хатын, байбичә мәгънәләрендә кулланылган бер сыйфат билгесе булып тора. Буртә Фучиннан дөньяга килгән дүрт улыннан башка Чыңгыз ханның тагын биш кызы булуы риваять ителә. Чыңгыз ханның гаскәрен идарә итү өлкәсендә бик зур хезмәтләр күрсәткән Җүҗи атасы Чыңгыз хан тарафыннан Дәште Кыпчак ханлыгына билгеләнде. Дәште Кыпчак (соңыннан күбрәк Алтын Урда буларак мәгълүм), Казан, Кырым һәм Казакъ ханнары моның нәселеннән иделәр.
Җүҗи хан батыр вә курку белмәс, баһадир һәм сабыр, нык вә гайрәтле, тәкәллефсез зат иде. Ул Чыңгыз ханның барлык сугышларында катнашты. Чыңгызның җиңүләре күбрәк Субудай404 исемле гаскәр башлыгының баһадирлыгы һәм Җүҗи ханның зирәклеге аркасында мәйданга килгән, дигән риваятьләр бар. Җүҗи ханның Дербендтан килеп чыгуының төп максаты кыпчак төрекләре белән берлек төзү иде. Ләкин рус кенәзләренең котыртулары аркасында, кыпчаклар белән тау халыклары Җүҗи хан гаскәренә каршы тордылар (1223) һәм, русларның сугыш мәйданын ташлап качулары сәбәпле, җиңелделәр, хөкүмәтләре дә җимерелде. Кайбер тарихчылар, Дербендтан чыгып, кыпчак һәм, гомумән, төньяк төрекләре белән сугышканы өчен, Чыңгыз ханның Җүҗидан риза булмавын билгеләп үтә.
Чыңгыз хан, Каракорым шәһәренә кайткач, Дәште Кыпчакка кеше җибәреп, Җүҗи ханны олы дәүләтенең башкаласы булган Каракорымга чакыртты. Әбел-Гази дигән галимнең «Шәҗәрәи төрек» исемле китабында язуынча, Җүҗи хан Каракорым шәһәренә атасы хозурына кайтты. Чыңгыз хан өлкән улы белән күрешеп сөйләшкәннән соң, гаять риза һәм канәгать калды. Аннары зур ихтирам, хөрмәт белән аны яңа ватаны булган Дәште Кыпчакка озатты. Ләкин Дәште Кыпчакка кайтканнан соң күп тә үтмәде, Җүҗи хан вафат булды.
Чыңгыз хан, сөекле улы Җүҗиның вафат хәбәрен ишеткәч, гадәттән тыш хәсрәтләнде, көенеченнән каты елады. Җүҗи хан 1227 елда атасы Чыңгыз ханнан 6 ай элек дөнья куйды. Яшенең 30 белән 40 арасында булуы риваять ителә.
Җүҗи ханның Коңгырат иленнән, монгол гадәте буенча, 64 хатыны бар иде. Аның Бөртак Фучин исемле беренче хатыныннан Урда, икенче хатыны Идеги Фучиннан Бату һәм башка исемле уллары дөньяга килде. Шәйбан исемле улының нәселе «шәйбанилар» дип шөһрәт алды. Җүҗи хан вафат булгач, Чыңгыз хан Дәште Кыпчак хөкүмәтенә хан итеп Җүҗи ханның икенче улы Батуны билгеләде.
Кыпчак төрекләрен һәм тау халыкларын котыртып, монголларга каршы сугышулары сәбәпле, Җүҗи хан рус кенәзләреннән үч алырга карар бирде. Ул бу турыда план корды һәм аны үзәк башкала булган Каракорым шәһәрендә игълан итте. Әлеге план кабул ителгәннән элекме яки соңракмы вафат булуы аркасында, Җүҗи хан бу максатына ирешә алмады. Моны аның дәвамчысы булган улы Бату хан җиренә җиткерде.
Бату хан
Җүҗи хан вафат булгач, Дәште Кыпчак ханлыгы өчен Чыңгыз хан Җүҗи ханның улы Батуны хан итеп билгеләде. Батуның «әйе», «хуп», хөрмәтләү, олылау мәгънәләрендәге «Саин» дигән кушаматы бар иде. Чыңгыз Утчәкин дигән кешене Батуны тәхеткә утыртыр өчен җибәрде. Дәште Кыпчакта боларны зур хөрмәт белән каршы алдылар. Утчәкин Чыңгыз хан әмере буенча Батуны тәхеткә утыртты, олуг каганның нәсыйхәт һәм боерыкларын рәсми сурәттә ирештерде. Яңа хан куелу мөнәсәбәте белән зур бәйрәм ясаганнар иде, ләкин шул вакытны Каракорымнан Чыңгыз ханның үлү хәбәре килеп, туй һәм бәйрәмнәр туктады. Бату хан һәм шаһзадәләр елашып матәм тоттылар.
Бату хан 1229 елда булачак корылтайда катнашу өчен, үзенең туганнарын алып, Каракорымга сәфәр итте. Каракорымда бөтен шаһзадәләр, түрәләр җыелып, Чыңгыз хан өчен матәм тоттылар һәм мәрхүмнең васыяте буенча каган итеп аның улы Үгедәйне сайладылар. Корылтайда кыпчак төрекләрен тәмам буйсындыру, болгарларны, русларны итагатькә китерү нияте кабул ителде. Үгедәй каган барлык чыңгызиларны, кул асларындагы гаскәрләре белән, Бату хан командасына тапшырды һәм корылтай карарын җиренә җиткерергә боерды. Гаскәр эчендә иң тәҗрибәле баһадирлардан Бурулдай һәм Җүҗи хан командасында йөргән Субудай исемле кешеләр бар иде.
1236 елда Бату хан гаять көчле гаскәр белән Болгар мәмләкәтенә һөҗүм итте. Гаскәр башлыгы Субудай, Болгар шәһәре халкын бөтенләй кырып, шәһәрне яндырды. Бу вакыт Болгарда Илһам исемле зат падишаһ иде. Монголлар соңрак, Болгар мәмләкәте белән солых төзеп, мәгълүм бер салым бәрабәренә илнең элекке әмирләрен урыннарында калдырды.
Болгар чикләрен үткәч, Бату гаскәренә башка хан, шаһзадә һәм гаскәр башлыклары үзләренең чирүләре белән килеп кушылдылар. Бату хан, түрәләрне җыеп, киңәш мәҗлесе ясады һәм бирелгән карар нигезендә, зур урманнарны үтеп, рус кенәзләре җиренә керде. Аннары, буйсынуларын таләп итеп, илчеләр җибәрде. Руслар баш тартты. Иң элек Бату гаскәренә каршы Рязань кенәзләре сугышка чыкты. Әмма сугыш башланыр-башланмас кайберләре үтерелде, кайберләре әсир төште. Биш көн камалыштан соң Рязань шәһәре Бату кулына керде. Шәһәр халкы үтерелеп, үзе яндырылды (1237 ел, декабрь).
Берничә рус кенәзе Бату хан гаскәренә каршы Коломна шәһәре янында чыксалар да, аз вакыт эчендә җиңелделәр. Бату хан Мәскәүгә барып, аны яндырды (бу вакыт Мәскәү бик кечкенә шәһәр иде), кенәзен әсир итеп алды. 1238 елның 2 февралендә Бату явы Владимир шәһәре янына килеп чыкты һәм, шәһәргә һөҗүм итеп, аны җиденче көнендә алды. Февраль аенда урысның 14 ләп шәһәре Бату хан кулына керде. Болар арасында Суздаль, Кострома, Ростов шәһәрләре бар иде. Русларның көче тәмам бетте, әһәмият биреп сугышырлык урын калмады.
Моннан соң Бату хан Новгородка юнәлде, юл өстендә булган Тверь һәм башка шәһәрләрне алды. Новгород шәһәренә 100 чакрым җитмәстән, бердән, кыпчак төрекләренең һөҗүм ихтималын ишетеп, икенчедән, язгы ташулар башлану сәбәпле, Новгородтан кире борылды. Бу новгородлылар өчен бәхет саналды. Чөнки рус кенәзләренең әлеге иң бай шәһәрен алган булса, Бату гаскәре алтын-көмешкә күмеләчәк иде.
Бату хан, юл өстендәге шәһәрләрне алып, Дон тарафына җитте, Әстерхан сахрасында Кудан хан җитәкчелегендәге кыпчак гаскәрен тар-мар итте (1239). Хан гаиләсе һәм калдык чирүе белән Венгриягә качты, христиан динен кабул итте, король канаты астына сыенды. Шул ук елны Бату гаскәре, яңадан рус җиренә кереп, Муром, Переяславль, Чернигов шәһәрләрен алды. Шуннан соң, ял итү өчен, Бату үзенең гаскәрен Дон буена кайтарды.
1240 елда Бату Киевка юнәлде. Днепр ярының биек тавы башында җәелеп яткан зур, зиннәтле шәһәрне күреп, ул бик гаҗәпләнде. Бу вакытларда Киев – иң бай һәм иң мәшһүр шәһәрләрнең берсе, даны еракларга таралган иде. Бату, бирелүләрен сорап, илчеләр җибәрде. Ләкин киевлылар аларны үтерделәр һәм сугышка әзерләнделәр. Илчеләренең үтерелүенә гаять ярсыган Бату, гаскәрен үзе җитәкләп, Днепрны кичте һәм шәһәрне камап алды. Киев кенәзе Дмитрий, җиңеләсен ачык белсә дә, халык ихтыярына бирелеп, саклану чараларын күреп карады, һөҗүм башланды. Кыямәт рәвешендә дәһшәтле бер сугыш булды, халык утын урынына туралды, адәм каны гөрләвекләр булып акты. Кенәз үзе әсир төште. Батырлыгын исәпкә алып, Бату аның җанын кыймады.
Көньяк рус кенәзләренең Венгриягә качуларына һәм венгр короленең аларны кабул итүенә ачуланып, Бату шунда яу чабарга һәм бөтен Европаны яулап алырга карар бирде. Шул планын тормышка ашырып, ул Ладыжин, Каменский, Валенский шәһәрләрен алды, Галицияне үтеп, Польша җирен яулады. Бурулдай, Субудай, Казан кебек баһадирлар, икенче юнәлештә һөҗүм итеп, Силезия, Богдан җирләрен алдылар һәм Венгриянең Сай елгасы янында берләштеләр.
Бу хәлне күргән европалылар дер-дер килә башлады, өсләренә ябырылган афәттән ничек котылырга белми аптырадылар. Һөҗүм иткән тәкъдирдә, Бату хан бөтен Европаны яулап алып, монгол мәмләкәтенә кушачак иде. Ләкин европалыларның бәхетләренә күрә, Батуга Үгедәй каганның вафат хәбәре килеп төште. Бату хан, яу эшен кичектерергә мәҗбүр булып, Идел буена кире кайтып китте.
Идел буена кайткач, мәмләкәтен идарә итәргә уңайлы булсын өчен, ул Каракорым үрнәгендә шәһәр салдырырга кереште һәм аңа «Сарай» дип исем бирде. Үгедәй вафатыннан соң каган итеп аның улы Көек, ул да үлгәч, Бату инициативасы белән Тули ханның улы Мәнгу сайланды. Бату һәрвакыт каганга буйсына, аның боерыкларын җиренә җиткерә, читтән килгән илчеләрне Мәнгу каганга җибәрә иде. Ләкин, никадәр кыстасалар да, үзе каган булудан баш тартты.
Буйсынуларын белдерергә һәм кенәзлекләрен раслатып ярлык алыр өчен, рус кенәзләре берәм-берәм Бату хозурына, Сарай шәһәренә килә башладылар. Иң элек Ярославль кенәзе килде һәм, баш июен белдереп, улы Константинны Каракорымга Үгедәй каган хозурына җибәрде (1243). Новгород кенәзе Александр Невский да үзенең туганы Андрей һәм олуг боярлары белән Батуга, кыйммәтле бүләкләр китереп, тез чүктеләр (1247).
Бату хан җәй көннәрендә Идел буенда – хәзерге Казан, Сембер, Самар, Сарытау тирәләрендә күчеп йөри, август кергәч, Идел буена түбән төшеп китә иде. Иске рус тарихчылары Батуның рус өстенә килүен бик тәэсирле итеп яза, аның гаскәрен вәхшәт белән сыйфатлыйлар. Әлбәттә, Бату ханның рус өчен гаять зур афәт булуын инкяр итү дөрес эш түгел. Ләкин моның җаваплылыгы Бату хан өстенә генә түгел, русларның үз өсләренә дә төшә. Кыпчакларга яу белән килгән Җүҗи хан гаскәренә каршы руслар, үз хәлләрен үзләре белмичә, сугышка чыкты, монголларның ниятләрен боздылар. Менә шул сәбәпле алар рус кенәзләреннән үч алырга мәҗбүр булды.
Чынлыкта Батудан күргән мәшәкатьләр аркасында руслар файда күрделәр, үзара дошманлыкны акрынлап ташладылар. Хикмәт кенәзләрнең күплегендә түгел, бәлки азлыгында икәнен төшенеп, бер ноктага җыелдылар. Монголлардан гаскәр тәртипләрен, сугыш гыйлемнәрен, чирү йөртү ысулларын өйрәнделәр, ил белән идарә итү сабагын алдылар. Ханнар-каганнар янына йөреп, законнар буенча, тәҗрибә тупладылар. Кыскасы, яшәү өчен көрәш һәм иҗтимагый тормыш тәртипләрен үзләштерделәр. Чынлыкта бүгенге Русияне Русия иткән нәрсә Чыңгызлар, Батуларның дәресләре булды. Турысын әйткәндә, руслар монголларга рәнҗү түгел, бәлки рәхмәт укырга тиешләр.
Бату хан, соң вакытларында аягы авыртканлыктанмы яки башка берәр сәбәптәнме, мәмләкәт эшләрен улы Сартакка тапшырып, үзе бер читтәрәк торды.
Күбрәк сүзләргә күрә, Бату хан-Саин 1255 елда Сарай шәһәрендә вафат булган.
Бәркә хан405
Бату вафатыннан соң Чыңгыз законы нигезендә Мәнгу каган Бату хан улы Сартакны, ә аның вафатыннан соң Батуның икенче улы Улакчыны хан итеп куйса да, һәр икесе аз вакыт эчендә дөнья куйдылар. Сартак хан булып хәтта тәхеткә дә утырып өлгермәде диючеләр бар.
Улакчы хан вафат иткәч, Мәнгу каган Дәште Кыпчакка Җүҗи хан улы Бүркәне хан итеп куйды. Бүркә дә, Чыңгыз законына туры китереп, каганга күп бүләкләр җибәрде һәм зур туйлар ясады.
Аллаһы Тәгалә һидаят биреп, Бүркә хан ислам динен кабул итте һәм исемен дә Бәркәгә алмаштырды. Элекке исеме Бүркә углан иде. Бәркәгә ияреп, хатыны Чәчәк, үзенең бер тума энесе Тукай Тимер, башка татар түрәләре дә ислам кабул иттеләр. Мөселман булганнан соң, Бәркә Багдадтагы Габбас хәлифәгә буйсынуын белдерде һәм һәрвакыт аның белән хат алышып торды. Бәркә хан заманында Җүҗи олысы (Дәште Кыпчак мәмләкәте) «Бәриятел-Бәрәкәт» исеме белән танылды. Сарай шәһәрен дә төзетүне Бәркә хан тәмам итте.
Бәркә хан белән мәшһүр Һулагу ханның аталары бертуган иде. Бәркә – Җүҗи улы, Һулагу – Тули улы, ә Җүҗи белән Тули Чыңгызның үз уллары иде. Һулагу хан хәлифә кул астындагы җирләрне яулап алырга уйлады һәм, рөхсәт сорап, Мәнгу каганга мөрәҗәгать итте. Каган рөхсәтен бирде. Бату әле исән вакыт булса кирәк, хан тәхетенә менмәгән Бәркә, Габбас хәлифә белән дус булу сәбәпле, Һулагу явын туктатырга теләде һәм Бату ханга шикаять итте. Бату, энесе Бәркәнең сүзенә колак салып, каганнан Һулагуның хәрәкәтен тындырды. Бату вафат булып, Бәркә үзе хөкүмәт башына килгәннән соң, Һулагу каганнан хәлифә җиренә керергә яңадан рөхсәт сорады, каган аның үтенечен кире какмады. Аның рөхсәтенә таянып, Һулагу Багдадны харап итте, хәлифәнең үзен дә үтерде.
Үзе мөселман булганлыктан, Бәркә хан өчен бу вакыйга бик авыр булды һәм ул, гадәттән тыш ачуы килеп, үч алу чараларын эзләргә кереште. Чыңгыз хан законнарын бозарга һәм Һулагуны хәрби көч белән җиңәргә мөмкинлеге булмаганлыктан, Бәркә Каракорымда каган тәхете өчен көрәш оештырды, Һулагуның илтифатын Мисырны һәм бөтен ислам дөньясын яулап алудан читкә юнәлтте. Ислам дөньясын Һулагу кылычыннан коткаруда Бәркәнең хезмәте әйтеп бетергесез зур булды, диләр.
Шушы вакыйгалар сәбәпле Бәркә белән Һулагу арасында дошманлык артканнан-арта барды һәм ахыр чиктә сугышларга китерде. 1261 елда Бәркә һәм Һулагу гаскәрләре Кавказның Ширван дигән җирендә йөзгә-йөз очрашты. Башта Бәркә хан тарафы җиңгән булса, соңыннан Һулагу чирүе өстен чыкты. Шул ук елны Дербенд янында Һулагу гаскәре Бәркә гаскәрен яңадан җиңде. Һулагулылар Бәркә гаскәре артыннан аның мәмләкәтенә кереп таладылар, үтерделәр, бик зур зыян салдылар. Шулвакыт гаскәре белән артта килгән Бәркә хан үзе килеп җитеште һәм Һулагу хан чирүенә һөҗүм итте. Һулагу, каршы тора алмыйча, кире чигенде, качып, Терек бозы өстенә керде. Шул чакны боз ярылып, гаскәрнең бик күбесе су төбенә китеп һәлак булды. Арттарак калган Һулагу гаскәре куып килүче Бәркә хан гаскәре тарафыннан кырып салынды. Һулагу тәмам җиңелде. Тарихларда бу сугыш «Тимер капу сугышы» буларак мәшһүр. Бәркә хан, тау-тау өелеп яткан Һулагу гаскәре үләксәләрен күргәч: «Аллаһы Тәгалә Һулагуның җәзасын бирсен! Монголны монгол кылычы белән туратты, әгәр дә арабызда бердәмлек һәм оешканлык булган булса, монгол гаскәре бөтен дөньяны яулап алачак иде!..» – диде. Бәркә бу сүзне ханнар, түрәләр, чиновниклар, бер өлеш гаскәрнең монгол булганлыгы өчен әйткән, юкса аның гаскәренең тулысы белән диярлек кыпчак, болгар төрекләре, финнар һәм башкортлардан торуы мәгълүмдер.
Шулай итеп, Багдадта Коръән-Шәриф, хисапсыз хәдис һәм башка китапларны Диҗләгә тутырып, ничә мең мөселманны нахакка кырдырып, елгалар рәвешендә кан агызучы, каләм белән яза алмаслык вәхшилекләр кылган Һулагудан бөтен ислам дөньясы өчен үч алганнар – бүгенге Русия мөселманнарының Бәркә хан кул астында сугышкан бабалары булды. Дөньяда һичбер ислам гаскәренең кулыннан килмәгән һәм килмәячәк бер эшне бу каһарман һәм арысланнар эшләде.
Шушы вакыйгалардан соң кайгыдан хасталанган Һулагу 1264 елда вафат булды. Аның урынына улы Абака хан утырды. Абака атасының үчен алу өчен, Бәркә хан белән сугышкалап караса да, атасы кебек җиңелүдән башкага ирешә алмады.
Бәркә хан гасырында Дәште Кыпчак хөкүмәте Русиядә икенче кат перепись ясатты. (Беренчесе Бату заманында булган булса кирәк.) 1257 елда Суздаль, Рязань кенәзлекләрендә перепись ясап йөрүче Бәркә хан кешеләре моңарчы ясак түләмичә, мөстәкыйль рәвештә хөкүмәт сөреп яткан Новгород иленә кереп җан хисабын ала башладылар. Шулвакыт Новгород халкы, Бәркә хан кешеләренә каршы торып, үз хисапларын бирмәс өчен баш күтәрде. Ләкин Новгород кенәзе Александр Невский, хан чиновникларына каршы фетнәнең һәлакәт икәнен белгәнлектән, чуалышны бастырды һәм буйсынырга өндәде. Бәркә хан чиновниклары, бөтен Новгород кенәзлегенең җан хисабын алып бетергәннән соң, 1259 елда Сарайга кайтып китте. Бу хәлләрдән соң Новгород кенәзлегенең дә Дәште Кыпчак хөкүмәтенә буйсынуы үзеннән-үзе мәгълүм булыр.
Бәркә хан үзенең ислам динен кабул итүен белдереп, 1263 елда Мисыр падишаһы Мөлек Заһир Бәйбарска илче җибәргән иде. Моннан соң ике арада һәрвакыт илчеләр, хатлар йөреп торды.
Бәркә хан исламда нык иманлы булып, дингә һәрдаим ярдәм бирә, галимнәрне ихтирам итә, гадел, сабыр, гүзәл әхлаклы, кан түгү һәм шәһәрләрне харап итүдән сакланучы, акыллы һәм зирәк, гаять гайрәтле бер падишаһ иде, диләр. Ул үзен Коръәнне, шәригатьне, динне сакларга тиеш дип санады, һәм башкалар да аңа «Насретдин», «Әбү әл-Мәгали» кебек бөек титуллар бирде. Ислам галимнәренең бөекләреннән булган Әбү әр-Рәҗаи Мохтар бине Мәхмүд әз-Заһиди, ислам диненең хаклыгын исбат итеп, 1259 елда бер китап язып тәмам итте һәм, исемен Бәркә хан титулы булган «Насретдин» мөнәсәбәте белән «Рисаләте Насыйрия» дип куеп, Бәркә ханга бүләк итте.
Бәркә хан, 14 еллап хөкүмәт сөреп, 1266 елда каты авыру аркасында (чәнчүләр, ашказанында спазмнар) вафат булды һәм Сарай шәһәрендә күмелде. Бу вакыт яше якынча 60 та иде, диләр.
Нугай мирза
Нугай мирза Җүҗи хан оныкларыннан һәм Бәркә хан заманыннан башлап зур хезмәтләр башкаручы олуг затлардан акыллы һәм тәҗрибәле бер түрә иде. Кырым вилаяте һәм бүгенге Екатеринослав (хәзерге Днепропетровск) губернасында булган киң сахралар Нугай мирза кул астында иде. Нугай мирза бу җирләрдә генерал-губернатор рәвешендә хан исеменнән хөкем йөртә иде.
Бәркә хан вафат иткәч, Мәнгу Тимер, ул да үлгәч – Тудә Мәнгу, ә монысы да читләштерелгәч, Теләбуга ханлык тәхетенә утырды. Нугай мирза бу ханнарның һәркайсы каршында игътибарда булды, үзе торган җирен әүвәлгечә идарә итеп килде. Аннары Теләбуга ханның яшьлегеннән файдаланып, бөтенләй үзидарә юлына керде, хан кул астында икәнен онытып, аңа баш бирмәскә, үзе теләгәнчә эш йөртергә кереште.
Курск вилаятендә баскак булып торучы Әхмәд кайбер гамәлләре белән рус түрәләрен һәм руханиларын кыерсыткач, болар Теләбуга ханга шикаять иттеләр. Хан Әхмәд баскакка шелтә белдерде һәм монгол-татар авылларын яндыртты. Әхмәд рус кенәзләре өстеннән Нугай мирзага язды. Нугай мирза Курск кенәзләре өстенә гаскәр җибәрде һәм тегеләрне качарга мәҗбүр итте. Бу хәл Теләбуга хан белән Нугай мирза арасы тәмам бозылуга сәбәп булды.
Моннан элек Теләбуга хан Венгриядән сугышып кайткан вакытта Нугай мирза үзенең гаскәре белән ханнан аерылгач, ә Теләбуга хан аннан соң юл адашып, каты бураннарга очрап, зур һәлакәткә төшкән иде. Ханның 100 мең кадәр гаскәре өшеп һәм ачлыктан харап булды, үзе һәм хатыны көчкә генә исән калды. Теләбуга хан бу һәлакәтне Нугай мирзаның аерылып китүеннән күрде, шуның өчен аннан үч алырга карар бирде. Баскак вакыйгасы исә җәрәхәткә тоз салу кебегрәк бер эш булды.
Нугай мирзаның Теләбуга хан хозурындагы шымчысы ханның һәр хәрәкәте турында мирзага хәбәр биреп тора иде. Шымчы Нугай мирзага, хан сине үтерергә карар бирде, башыңны коткар, дигән хәбәр салды. Бу хәйлә мирзаның үзе тарафыннан оештырылган булганлыктан, Нугай, көтмәгәндә һөҗүм итеп, Теләбуга ханны, аның тарафдарларын үтертте һәм Теләбуга урынына Мәнгу Тимернең улы Тыктай (Тәктагу)ны хан итте (1291). Нугай мирза үзенең Бәйлык исемле хатынын яңа хан хозурына җибәреп, әүвәлге хан вакытында үзенең зарарына эшләгән түрәләрнең үтерүен үтенде. Бәйлык Тыктай тарафыннан зур хөрмәт белән каршы алынды. Түрәләр берәм-берәм чакырылып үтерелделәр. Теләгенә ирешкәннән соң, Бәйлык ире янына кайтып китте.
Үзенә каршы булган хан һәм барлык түрәләр үтерелеп бетүе аркасында, Нугай өчен дөнья иркен калды, тарафдарлары бик күбәйде. Хөкем итеп торган җирләре киңәйде, йогынтысы артты, шөһрәте дә таралды. Турысын әйткәндә, Нугай кечкенә бер ханлык тәшкил итте. Нугайдан күреп, башка түрәләр дә үз көчләрен күбәйтергә керештеләр һәм, ханлыкны ныгытасы урынга, үзләренә өстенлекләр алу өчен тырыша башладылар. Шул сәбәпле монголларның көчләре бетәчәге һәм төрле ханлыкларга аерылып таралачагы ихтимал ителә башлады. Ләкин кыпчак төрекләре дә, болгар төрекләре дә йә изелеп, йә зәгыйфьләнеп беткәнлектән, яңадан мөстәкыйльлек алырга көчләре юк иде. Ә рус кенәзләре бер-берсе өстеннән ханнарга әләк ташып йөрү белән мәшгуль булды.
Великий кенәз Дмитрий Нугай мирзаның бу дәрәҗә шәүкәтен күргәч, моннан Теләбуга ханнан да артыграк курка башлады. Бер яктан, ул үз улы Александрны кыйммәтле бүләкләр белән Урдага, хан хозурына җибәрсә, икенче яктан, Нугай мирзага ярарга тырыша иде. Кенәзлекне дәгъва кылучы (Дмитрийның бер тумасы) Андрей рус кенәзләрен үз ягына аударгач, шул ук максат белән Нугай мирза янына да барды. Андрей рус кенәзләре белән берлектә Дмитрийга каршы сугыш ачты. Нугай мирза Андрейга ярдәм итәр өчен, Тыктай хан тумасы Дүдин түрәне гаскәр башлыгы итеп, беркадәр чирү җибәрде. Дүдин Переяславль шәһәренә һөҗүм иткәч, кенәз Дмитрий шәһәрдән чыгып качты. Дүдин Муром, Суздаль, Владимир, Юрьев, Углич, Коломна, Мәскәү һәм башка шәһәрләрне берәм-берәм алды. Аннары Тверь шәһәрен биләп, Новгородка юнәлде. Новгород халкының монгол-татар исеменнән куркулары тән вә каннарына сеңгәнлектән, алар каршы тору ихтималын күңелләренә дә китермәделәр, кыйммәтле бүләкләр белән Дүдингә каршы чыгып, баш ордылар. Дүдин Андрейны Новгородка кенәз итеп куйды һәм гаскәре белән Нугай мирза янына кайтып китте.
Мәнгу Тимер хатыны Чәчәк бик акыллы, зирәк бер хатын булганлыктан, ире вакытында хөкүмәт эшләрендә катнаша һәм сәяси мәсьәләләр белән шөгыльләнә иде. Ире үлгәч тә, шул эшен дәвам итте. Дошманнары моны Нугай мирзага шикаять иттеләр, әгәр дә вакытында юлдан алып ташланмаса, бу хатын, зур йогынты алып, Нугай мирзаның юлын кисәчәген аңлаттылар. Шул сәбәпле Нугай мирза Чәчәкне яшерен сурәттә будырып үтертте (1294). Моны белгәч, Тыктай ханның ачуы кабарды, Нугай мирзага каршы чаралар эзли башлады. Эшне сизеп, хатынны үтерүдә ярдәм иткән түрәләр ханнан куркып качты һәм Нугай мирзага барып сыенды. Тыктай хан Нугай мирзадан качкан түрәләрне үзенә бирүен сораса да, мирза баш тартты. Шул сәбәпле, гаскәр җыеп, Тыктай хан Нугай өстенә йөрде (1298). Нугай үз янына качып килгән түрәләр белән берлектә 200 меңле гаскәре белән хан чирүенә каршы чыкты. Ике гаскәр, йөзгә-йөз килеп, бик каты сугыштылар. Тыктай хан гаскәре, җиңелеп, Дон елгасына кадәр качты.
Дәште Кыпчак хөкүмәтенең икегә аерылып, бер-берсенә кылыч тартуларының башы шул вакыйга булса кирәк.
Беркадәр вакыт үткәч, Нугай хозурында булган түрәләрнең үз араларында дошманлык килеп чыкты, һәм алар бер-берсе белән бозылышты. Моны ишеткәч, Тыктай хан Нугай мирзага яңадан яу чапты. Күкәнлек дигән урында ике гаскәр, очрашып, тагын бик каты сугыштылар. Бу мәртәбәсендә Нугай гаскәре тар-мар ителде. Нугай мирза үзе дә шул сугышта үтерелде (1299 яки 1300). Тыктай хан Нугай мирза тарафында булган халыклардан бик күп әсир алды. Бу әсирләрнең күпчелеге Мисырга җибәрелеп саттырылды, ә кайберләре Мисырда хөкүмәт сөрде.
Нугай мирзаның Җәкә, Тәкә, Тырай исемле уллары булып, үзе үтерелгәннән соң, атасы урынына Җәкә утырды. Ләкин Тәкә белән аралары бозылу сәбәпле, Җәкә яшерен сурәттә Тәкәне үтертте. Моны сизгәч, Тәкә тарафдарлары, Җәкәдән үч алу фикеренә төшеп, Тыктай ханнан ярдәм сорадылар. Хан үзенең Берлек исемле тумасын Җәкәгә каршы җибәрде. Җәкә моны ишетеп качса да, качкан җирендә тотылып, Тыктай хан әмере белән 1302 елда үтерелде. Моннан соң Тыктай хан Нугай мирза хуҗалык итеп торган җирләргә үз түрәләрен җибәрде.
Бу көндә Каспий белән Кара диңгез арасында, Кубань белән Терек болын-тарлавыкларында яшәгән «нугай» кавемнәре шушы Нугай мирза кабиләсе һәм иярченнәре булса кирәк. Болар, – асылда, кыпчак төрекләредер.
Тыктай (Тәктагу) хан 1312 елда вафат булды. Тәхет варисы шаһзадә Илбасар үзеннән элек үлгәнлектән, Дәште Кыпчак хөкүмәтенә мәшһүр Үзбәк хан хөкемдар итеп билгеләнде.
Үзбәк хан
Бәркә хан белән Үзбәк хан арасында Мәнгу Тимер, Тудә Мәнгу, Теләбуга, Тәктага исемле ханнар хөкүмәт сөрде. Боларның хөкүмәтләренең вакыты якынча 45 ел булды.
Үзбәк хан (Ибне Баттута аны Мөхәммәд Үзбәк дип атый) Мәнгу Тимер ханның оныгы иде. 30 яшендә вакытында 1312 елда Дәште Кыпчак хөкемдары булды. Алдан күрүчән, гакыллы, исламны алга җибәрүдә тиңдәшсез булып, бөтен Дәшт халкы моның чаралары аркасында ислам динен ныклы сурәттә кабул итте.
Үзбәк хан бөтен дәүләт халкына үзен яраттырганлыктан, гаделлек һәм гакыл белән хөкүмәт сөргәнлектән, моның гасырында бу мәмләкәт «Үзбәк иле» дип шөһрәт казанды. Үзбәк xан гаскәре Азәрбайҗан, Хорасан якларына күп мәртәбәләр сәфәр итеп, Һулагу токымнары белән күп маҗаралар булды. Шунлыктан ул тараф халыклары Дәште Кыпчак гаскәрен «үзбәк» дип телгә алалар иде. Моннан соң шушы мөнәсәбәт белән «үзбәк» исеме Сырдәрья белән Амудәрья арасында яшәгән халыкка, Фирганә төрекләренә гомуми бер атама булып калды. Кыскасы, Бохара тарафындагы бүгенге үзбәкләр, – Дәште Кыпчак төрекләре булып, Үзбәк хан мөнәсәбәте белән «үзбәк» дип аталган кавемнәрдер.
Үзбәк тәхеткә чыккан вакытта, Тверь кенәзе белән Мәскәү кенәзе арасында Новгород өчен сугыш дәвам итә иде. Үзбәк ханны котлау һәм Новгород мәсьәләсендә дошманы булган Мәскәү кенәзеннән шикаять итү вә үзенең буйсынуын белдерү өчен, Тверь кенәзе Михаил Сарайга килде, ике ел буена хан хозурында торды. Үзбәк хан Михаилның кенәзлеген раслап ярлык бирде, Тайтимер дигән баһадир җитәкчелегендә беркадәр гаскәр биреп, Михаилны Тверьгә озатты.
Михаилның шикаяте белән, Мәскәү кенәзе Георгий, җавап тоту өчен, Сарайга чакырылды. Георгий ханның якыннарына һәм зур түрәләргә күп бүләкләр алып барды. Ул, җае чыккан саен, сүзе үтәрлек адәмнәргә Михаил өстеннән шикаять кыла һәм үзен олуг кенәз итеп раслатыр өчен ялынып ялвара иде. Ахыр чиктә Үзбәк хан сараенда торучы Агафья исемле кыз аркылы Георгий максатына иреште: Үзбәк хан Георгийны олуг кенәз итеп раслады. Хан хәзрәтләре, Каугади исемле баһадирга гаскәр биреп, Георгийны Владимир шәһәренә озатты һәм Тверь кенәзе Михаилны урыныннан төшерде.
Моны ишеткәч, Михаил Урдадан кайтып килүче Георгий һәм аны озата килүче Каугадигә каршы чыгып сугыша башлады. Болар, азлыклары сәбәпле, каршы тора алмады. Михаил Каугадине дә (гаскәре белән), хатыны Агафья белән Георгийны да әсир итеп алды. Соңрак Михаил Каугадине, хөрмәтләп һәм кунак итеп, Урдага озатты, аннан Үзбәк ханга үзенең гаепсез икәнен сөйләвен, фәкать Георгийның сүз йөртүе аркасында гына мондый хәсрәтләр булып алуын аңлатуын үтенде. Шушы әсирлек вакытында Георгийның хатыны Агафья кинәт вафат булды. Моны бер сылтау итеп, Георгий, «минем хатынымны агулап үтерде» дип, Михаил өстеннән Үзбәк ханга шикаять итте.
Эшләрен тикшерү һәм гаепле булганына җәза бирер өчен, Михаил белән Георгий Урдага чакырылдылар. Георгий хан һәм аның түрәләре алдында Михаилны төрле яктан гаепле итеп күрсәтте, Каугади аркылы Үзбәккә йогынты ясатты, көндәшенең җанын кыю өчен һәммәсен дә эшләде. Нәтиҗәдә Михаил Сарай шәһәрендә үтерелде. Георгий, Үзбәк ханнан олуг кенәзлек өчен ярлык алып, Владимирга кайтып китте.
Үтерелгән кенәз Михаилның улы Дмитрий 1325 елда Сарайга баргач, Георгий өстеннән Үзбәк ханга шикаять итте. Ул, атасының хан хәзрәтләренә бик ихласлы булуын, бөтен фаҗиганең Георгийның мәкерлелеге аркасында гына килеп чыгуны бик тәэсирле сөйләп, Үзбәк ханның күңелен йомшартты. Хан хәзрәтләре Дмитрийны Тверь кенәзе итеп, ярлык биреп кайтарып җибәрде. Шуңа күрә бер яктан – Георгий, икенче яктан Михаилның уллары Дмитрий, Александр һәм Константин арасында зур дошманлык купты. Һәр ике тараф бер-берсенең җаннарына кул сузарга кереште. 1325 елда Сарайда Георгий Дмитрий һәм Александр белән хан хозурында йөзгә-йөз очрашты. Атасын үтерүчене хан янында күргәч, Дмитрий, ачуын тыя алмыйча, Георгийны чабып үтерде. Дмитрий үтерүчене үтерүче буларак һәлак ителде. Моннан соң Үзбәк хан Александрны кенәзлеккә күтәреп, ярлык бирде.
1327 елда бер йомыш белән Үзбәк хан үзенең якыны Шәфкаль дигән олуг затны беркадәр гаскәр белән Тверьгә җибәргән иде. Яшь кенәз Александр, Урда түрәләре бирегә христианнарны мөселман итәргә, безне бетереп, үзләре хуҗа булырга килгәннәр, дип, нигезсез коткы таратты. Нәтиҗәдә кенәз сараенда кунак булып торучы Шәфкальне һәм янында булган гаскәрләрен, җыелып килеп, тәмам үтерделәр, бер җанны да исән калдырмадылар. Моның белән генә канәгатьләнмичә, Тверьдә никадәр Урда мөселманы (сәүдәгәр һәм кәсеп ияләре) булса, барысын да шәһит иттеләр.
Бу хәбәр Сарайга ирешкәч, хан эшне тикшерергә боерды һәм биредә Тверь халкының гына гаепле булуын аңлады. Үзбәк хан Мәскәү кенәзе Иван Калитаны Сарайга чакыртты һәм, аңа 50 мең Урда гаскәре биреп, Тверь халкына сабак бирергә боерды. Суздаль кенәзе Александрга үз гаскәре белән Иван Калитага ярдәмгә барырга кушты. Болар Тверьгә җиткәндә, Александр Литвага качып өлгергән иде. Тверь халкына тиешле җәзалары бирелде. Күмәк гаскәр Новгород җиренә дә кагылып узды, ләкин, хан хәзрәтләренә ихласларын белдереп, мең сум акча бирүләре өчен, новгородлыларга һичбер зарар китермичә кайтып китте.
Шушы хезмәтләренә бүләк йөзеннән Үзбәк хан Калитаны бөтен Русиягә олуг кенәз итеп ярлык бирде һәм Мәскәүгә кайтарып җибәрде. Тегесе һәрвакыт, Сарайга барып, зур түрәләрне юмалап йөри, шуның белән хан хәзрәтләренең илтифатын яулый иде.
1327 елда Тверьдә кенәз булып торган, соңыннан качкан Александр, Үзбәк хан хозурына килеп, гөнаһларын кичерүне үтенде. Хан аны гафу иткән иде, ләкин Иван Калита моның күп гаепләрен күрсәтте. Александр 1329 елда хан әмере буенча Сарайда үтерелде.
1340 елда олуг кенәз Иван Калита, үзенең кенәзлеген ташлап, монастырьга керде. Шуннан соң улы Симеон Сарайга хан хәзрәтләре хозурына килде һәм кенәзлек өчен ярлык алуга иреште.
Үзбәк хан гаять диндар бер мөселман падишаһы булса да, хөрмәт йөзеннән тулы мәгънәсе белән вөҗдан иреге һәм тигезлек игълан иткән, Ислам белән берлектә һәртөрле диннәргә иркенчелек биргән иде. Моның ачык бер мисалы шунда: ул 1313 (яки 1319) елда Русия митрополиты Пётрга православие өчен чикләнмәгән ирек бирүче, аңа оҗмах шартлары тудыручы ярлык язып бирде. Бу тарихи ярлыкта, аерым алганда, «кем дә кем христиан динен сүксә, чиркәү, монастырь вә часовняларга тел тидерсә, ул адәм үтерелер» дигән сүзләр бар.
Русларның «вәхши» татарлар изүе астында торганда күргән «золымнары» әнә шуннан гыйбарәт.
Ислам динен фәкать наданлык, фанатизмнан гыйбарәт дип белгән Рим папасы, Үзбәк ханның бу киң күңеллелеген аңламыйча, аның христианлыкка күңел куюы дип уйлады һәм, христианлыкны тарату максатында, Сарайга миссионер илчелеге җибәрде. Традицион кунакчыллык күрсәткәннән соң, Үзбәк хан папаның дине үз каршында нинди хөрмәтле булган кебек, исламның да үз каршында шулай ук хөрмәтле икәнен аңлатып, илчеләрне кадер-хөрмәт белән кайтарып җибәрде.
Үзбәк хан алдан күреп эш итүчән, гакыллы, галиҗәнап падишаһ булса да, сәяси җәһәттән зур бер ялгышы инкяр ителмәс. Бу ялгыш Мәскәү кенәзлеген куәтләндереп, Урдага каршы киләчәк дошман әзерләүдән гыйбарәт. Үзбәк хан гамәлдә үз араларында сугышып, кырылышып торган вак кенәзләрне бетереп, бер ноктага җыйды. Шул сәбәпле руслар куәт алып киттеләр.
Бүгенге Русияне Русия итүче Пётр I белән Екатерина II булса да, нигезен салучы, – турысын әйткәндә, Үзбәк хандыр. Әгәр дә Үзбәк хан үзеннән әүвәлге ханнарның сәясәтләрен тоткан булса, бер Пётр белән бер Екатерина түгел, ун Пётр белән ун Екатерина тырышсалар да, бүгенге Русия дәүләтенең мәйданга киләсе юк иде. Үзбәк хан моны белмәүчеләрдән түгел иде, ләкин тәкъдир хөкеме икенчерәк булды.
Үзбәк хан хәзрәтләре, 28 ел хөкүмәт сөреп, 1341(2) елда вафат булды һәм Сарай шәһәрендә күмелде. Хатыннары Тыйтгали, Көбек, Бәйлун һәм Әрдуҗа, ир балалары Танибәк, Җанибәк, кыз баласы Иткечек исемнәрендә иде.
Җанибәк хан
Үзбәк хан вафат булганнан соң, тәхеткә аның олы улы Танибәк утырды. Танибәк күркәм йөзле, атасы Үзбәк хан каршында игътибарлы булса да, ханлыкка чыкканнан соң, әхлагы гүзәл булмады. Шул сәбәпле беркадәр вакыттан соң үтерелде, һәм аның туганы Җанибәк хөкемдар булды.
Боларның һәр икесенең анасы Тыйтгали иде. Үзбәк ханның башка бер хатыныннан Хозырбәк исемле тагын бер улы булып, анысы Җанибәк хан булганнан соң үтерелде. Җанибәк үзенең тумасы Танибәктән соң 1342 елда хан итеп куелды һәм, үзенең тәхеткә утыруын белдерер өчен, тирә-як мәмләкәтләргә илчеләр җибәрде.
Ханнар Русия кенәзләрен кенәзлек дәрәҗәсенә ярлык биреп раслый, шуңа кадәр аларга «кенәз» титулын бирмиләр иде. Хәтта күп вакыт ханнар, үлгән кенәзләрнең иң якыннары булганда да, аларның чыбык очы туганнарына кенәзлеккә ярлык язалар иде. Иван Фёдор улы, агасы Дмитрий вафат булганнан соң, кенәзлек ярлыгын бер ел көтеп торды һәм, ярлык килми торып, кенәз титулын ала алмады.
Ханнар тәхеткә чыгу белән, Русия кенәзләре, Урдага барып, яңа ханны котларга, аның хакимиятен тануын яңабаштан белдерергә мәҗбүр була иде. Шушы максат белән Мәскәү кенәзе Симеон үз гомерендә Урдага 5 мәртәбә барды. Җанибәк тәхеткә чыккач, Русия кенәзләре һәм митрополит Феагонст Сарайга килделәр. Яңа хан Мәскәү кенәзе Симеонны тиз вакыт үтүгә рөхсәт биреп җибәрсә дә, митрополитны озак тотты. Җанибәк, монастырь-чиркәүләрнең алтын-көмешкә, башка зиннәтләргә бай булуын искәртеп, алардан ясак алырга тиешлеген кисәтте. Митрополит моңа риза булмыйча, Үзбәк ханның чиркәү-монастырь милкен ясактан азат итү турындагы ярлыгын искә төшерде. Ләкин, бердән, Җанибәкнең атасы Үзбәк хан ярлыгын бозарга көче җитә, икенчедән, ул бик күп байлыкларның чиркәү-монастырь исеме астында яшеренеп калуын белә иде. Шуңа күрә күп сатулашу митрополит файдасына түгел иде. Җанибәк, бик тирәнгә кермичә, чиркәү-монастырьлар биләмәсендәге милекләр өчен дип, берьюлы 600 сум ясак бирү хисабына эшне тәмам итте. Моның белән Үзбәк ханның рус-православие, аның гыйбадәт йортлары турындагы ярлыгы үз көчендә калды. Һичбер ризасызлык итүче булмады. Митрополит тарафыннан кылынган бу гамәл бөтен Русия руханилары тарафыннан котланды. Аны Урдадан кайтканда хөрмәтләп каршы алдылар.
Үтерелгән кенәз Александр улы Ярослав Пронский Сарайга баргач, Җанибәк хан аңа кенәзлек ярлыгы ихсан кылды406, кенәзне хан сараеның зур түрәләреннән булган Киндек белән озаттырды.
1347 елда Дәште Кыпчак хөкүмәте, бер сәбәп табып, Тимер исемле гаскәр башлыгы җитәкчелегендә Алексин шәһәре өстенә чирү җибәрде. Тимер, сугышып алганнан соң, шәһәрне яндырды, күп ганимәт малы (трофей) алып, Сарайга кайтып китте.
Мәскәү кенәзе Симеон вафат булганнан соң, Иван Калита белән Симеоннан күп җәфа һәм золымнар күргән Новгород халкы мондый гамәл кылды: ул, Симеонның улларына кенәзлек бирелмәсен, бәлки бу титул Суздаль кенәзе Константинга ихсан ителсен дип, Җанибәк ханга Судаков исемле бер зат җитәкчелегендә илче һәйәте407 җибәрде. Ләкин хан боларның сүзләрен игътибарга алмады, Симеон белән бертуган Иванга ярлык биреп, кенәз итеп куйды.
1353 елда Новгород кенәзе Константин вафат булганның соңында, Җанибәк хан моның улы Андрейны, ярлык биреп, Нижний Новгород, Городище, Суздаль вилаятьләренә кенәз итеп билгеләде.
1354 елда Глеб улы Фёдор, зур гаскәр җыеп, Муром шәһәре өстенә килде һәм, Муромда кенәзлек итүче Юрий Ярослав улын куып җибәреп, үзен кенәз дип игълан итте. Юрийдан наразый булган408 Муром халкы моңа шатланды, ярлык алыр өчен, Фёдорны Урдага хан хәзрәтләренә җибәрде. Фёдорның китүен ишетеп, Юрий үзенең гаскәрләрен җыйды, яңадан Муромга кереп утырды, ләкин бу турыда Җанибәккә хәбәр бирү тиеш булганлыктан, ул да Сарайга юлланды. Фёдор белән Юрий хан хозурында хөкемгә тартылдылар. Җанибәк хан Муром кенәзлеген Фёдорга тиешле табып, ярлык бирде һәм Юрийны Фёдорга тапшырды. Юрий аягы-кулы богаулы хәлдә Фёдорның төрмәсендә үлде.
Тверьдә бер-берсенә якын кардәшләр – Василий Михаил улы белән Всеволод Александр улы Холмский дигән кенәзләр үзара дәгъвалаша иде. Митрополит Алексий Владимир шәһәренә килгәч, болар икесе дә аның хозурында хөкемгә тартылдылар. Ләкин болар арасындагы дәгъваны хөкем итәргә митрополитның гына көче җитмәгәнлектән, бергәләп Урдага – хан хәзрәтләре хозурына киттеләр (1357). Җанибәкнең тырышлыгы белән Тверь кенәзлеге Василийга бирелде. Всеволод үзе дә Василий кулына тапшырылды.
1357 елда казый Мөхетдин әл-Бәрдигый дигән бер мәгълүм зат, Сарай шәһәренә килеп, Азәрбайҗан мәмләкәтендә хөкем сөргән Малик Әшрәфтән Җанибәк ханга шикаять итте, аның халыкны җәберләп мал җыюын бик тәэсирле итеп сөйләде. Шуннан соң хан хәзрәтләре, гаскәр җыеп, Малик Әшрәф өстенә яу чапты. Дербенд һәм Ширванны кичкәннән соң, Җанибәк Тәһран елгасы буенда Әшрәф чирүе белән очрашты. Зур сугыш булып, Әшрәф чирүе туздырылды. Әшрәф үзе әсир төште һәм хан хозурына китерелде. Хан хәзрәтләре Әшрәфне, гафу итеп, сарайга алып кайтмакчы иде, ләкин Азәрбайҗанның олуг адәмнәре болай диде: «Әгәр дә Малик Әшрәф сәламәт калса, бу тараф халкына һич рәхәтлек булмас, аның яңадан әйләнеп кайтуыннан һәркем куркып торыр». Бу сүзләр үтерүгә ишарә булганлыктан, хан әмере белән Малик Әшрәфнең җаны кыелды. Моны ишеткәч, Тәбриз халкы шөкер намазлары укыды.
Җанибәк хан шул сәфәрендә, Тәбриз шәһәренә кереп, хөкүмәт Сараена төште, шунда бер кич кунып, иртәнге намазны җәмәгать белән Гали шаһ мәчетендә укыды. Малик Әшрәфнең бөтен хәзинәсен кулга төшереп, гаскәренә бүлеп бирде, ә 400 дөя авырлыгындагы иң яхшы өлешне Сарай шәһәренә кайтарды.
50 мең атлы гаскәре белән улы Бирдебәкне Тәбриздә калдырып, Җанибәк үзе дә Сарайга юл алды. Үзе белән Малик Әшрәфнең Тимер Таш исемле улын һәм Солтан Бәхет исемле кызын да алып китте. Тәбриз халкы Бирдебәкне хөкемдар итеп куйды һәм шул уңай белән бәйрәмнәр ясады.
Хан хәзрәтләре шушы сәфәреннән кайткан вакытта авыр хасталанды. Яшәвеннән өметен өзүе сәбәпле, улы Бирдебәккә хәбәр җибәртте. Улы Бирдебәкне тәхет варисы итеп, халыкка күп нәсыйхәтләр биргәннән соң, Сарайга, кайтып вафат булды. Бирдебәк Сарайга җиткән вакытта хан хәзрәтләре үлгән иде инде. Рус тарихчыларының: «Җанибәк хан улы Бирдебәк тарафыннан үтерелде, һәм моның сәбәпчесе Таулы би исемле бер зат иде», – диюләре нигезсез булса кирәк.
Җанибәк хан һәртөрле халыклар, бигрәк тә рус һәм христианнар өчен гаять мәрхәмәтле бер падишаһ иде. Үзе олуг галимнәрдән булган сәед Шәриф ибне Габделхәмидтән тәрбия алган иде. Шәригать мәсьәләсендә бик нык булып, галимнәрне, сәяхәтчеләрне, күрешергә килүчеләрне хөрмәт иттерде. Ифрат динле, гадел, дәрвиш сыйфатлы, хәерле фикер йөртүче, тугры зат булды. Тәфтазани «Шәрхе тәлхис» («Кыскача аңлатма») исемле әсәрен моңа бүләк иткән һәм әсәрнең башында аның исемен телгә алган иде. «Шәрхе тәлхис» китабын укып таныш булган кешеләр Җанибәк ханның гадәттән тыш бөек, галиҗәнап бер ислам падишаһы икәненә ышанырлар һәм бу мәмләкәт мөселманның горурлыгы булуына шикләнмәсләр.
Җанибәк хан 1357 елда вафат булып, Сарай шәһәрендә җирләнде.
Мамай мирза
Җанибәк вафат булу белән, Алтын Урдада бөек бер фетнә дәвере башланды. Чыңгыз тәртипләре никадәр каты һәм яшәү рәвешенә кулай булса да, Җәнабе Алланың үзенә генә мәгълүм булган сәбәпләр аркасында хөкүмәтләр өстенә кайбер вакыт кисәктән килгән фалиҗ409 хастасына охшаган бер афәт килә. Алтын Урда белән дә шулай булды. Рус тарихчыларының сүзләренә ышансак, Җанибәк хан үзе дә шушы фетнә корбаны буларак дөньядан кичкән. Ничек кенә булса да, Җанибәк вафатыннан соң аның улы Бирдебәк Дәште Кыпчак тәхетенә чыкты. Ләкин галиҗәнап, мәрхәмәт иясе атасыннан аермалы буларак, Бирдебәк хан каты күңелле, залим, алдын-артын уйламый торган кеше иде: ул үзенең 12 ләп туганын үтертте. Ләкин тәхеттә үзе дә озак утыра алмыйча, 1360 елдагы бер фетнәдә шәһит булды.
Бирдебәк вафат булганнан соң, Бату нәселеннән хан булырлык кеше калмады. Тәртип һәм рәт бетеп, һәр тарафта булган түрәләр үзләре теләгән шаһзадәләрне хан игълан итеп, шулар исеменнән бер-берсе белән сугышалар, көчләп Сарайга керәләр, үтерешеп торалар иде. 1360 тан 1380 елга кадәр 20 ел вакыт эчендә Сарайда 14 хан алышынды. Бу ханнарның исемнәре бары тик суктырылган тәңкәләреннән генә мәгълүм. Шул сәбәпле Алтын Урда күп өлешләргә аерылды. Шуларның берсендә Мамай мирза тырышлыгы белән куелган Габдулла хан хөкүмәт сөрде. Әмма төп хөкемдар Мамай үзе иде.
Мамай – төмән410 башлыгы булып, фетнә вакытларында күп гайрәт күрсәткән бер заттыр. Бирдебәк ханның кызын алганлыктан, ул мәрхүм ханның кияве иде.
Мөрид хан исемле берәү Мәскәү кенәзлеген дәгъва кылып Сарайга килгән Дмитрийны, ярлык биреп, Владимирга кенәз итеп билгеләде. Мамай мирза исә Габдулла хан исеменнән шул ук Дмитрийга «великий кенәз» дәрәҗәсе белән икенче ярлык җибәрде. Мөрид хан, моны ишеткәч, Владимир кенәзлеге өчен ярлык белән Дмитрий Суздальский исемле икенче берәүне билгеләде. Кыскасы, моның кебек тәртипсез һәм башбаштак эшләр бик күп булды, халык ханның кем икәнен дә белмичә аптырашта кала иде. Рус кенәзләре Алтын Урданың бетәчәге һәм ханнар кул астыннан котылу турында хыяллана башлады.
Дәште Кыпчактагы башбаштаклык, хөкүмәтнең көннән-көн хәлсезләнә баруыннан файдаланып, рус кенәзләре аның төрле олысларына, вилаятьләренә һөҗүмнәрен ешайтып җибәрделәр. 1370 елда Дмитрий Константин улы үзенең мөттәфикълары411 белән Болгарга яу чапты. Хөкемдарлары Асан (Хәсән) иде. Ләкин болгарлар, сугышмыйча, бүләкләр белән каршы чыкты. 1376 елда Мәскәүнең олуг кенәзе Болгар вилаятенә яңадан гаскәр җибәрде. Бу чирү иң элек Казан шәһәрен камап алды. Казанлылар каршы торып караса да, җиңелергә дучар булдылар, 5 мең сум мәсъраф412 түләделәр. Моннан әүвәл, 1374 елда, новгородлылар Мамай илчеләрен һәм яннарында булган 1,5 мең сакчы гаскәрен сәбәпсез үтерделәр, баш илче Сары Айканы беркадәр иптәшләре белән кулга алдылар. Болар зинданнан качып чыгып сугыштылар, ләкин барысы да һәлак булды.
Мамай да кул кушырып утырырга теләмәде. Мордваларның димләве, юл күрсәтүе белән, Мамай тарафыннан Гарәпшаһ исемле бер гаскәр башлыгы 1377 елда Мәскәү кенәзенә һөҗүм итте. Ләкин, рус гаскәре качу сәбәпле, Гарәпшаһ Нижгородка килеп, аны яндырды. Дәште Кыпчак гаскәре кайтып киткәннән соң, руслар мордваларга һөҗүм итеп, зур зарар китерделәр, үтерделәр һәм әсир алдылар, аякларыннан өстерәделәр, яндырдылар.
Моның үчен алу өчен, Мамай мирза Бегич исемле баһадирын Мәскәү кенәзе Дмитрий өстенә җибәрсә дә, Рязань җирендә, Вожа суы буенда бу гаскәр җиңелде, су аркылы кире чыккан вакытта күп яугирләре батып үлде (1378 ел, 11 август).
Мамай мирза Вожа сугышының үчен алырга бик теләсә дә, илдәге фетнә, гаскәрнең гадәттән тыш таркаулыгы моңа мөмкинлек бирмәде. Шуннан соң ул чиркәс, әрмән, җәнүизләрдән (генуэзлар) ялланган гаскәр төзергә һәм Литва кенәзе Ягайло белән берлек корырга мәҗбүр булды. Мамай 1380 елда ялланган гаскәре белән Иделне кичте, 1 сентябрьдә Ягайло чирүе белән кушылырга өметләнеп хәрәкәт итте. Рус халкы, Мәскәү кенәзе Дмитрий зур куркуга төште. Ватанны, милләтне, динне саклау өчен бар халыкка, кенәзләргә оран салынды. Руханилар да бу эштә алда йөрде. Нәтиҗәдә бер-берсе белән сугышып торган кенәзләрнең күбесе бергә җыелды. Туплану һәм сүз берлеге аркасында Коломна шәһәрендә 15 августта 150 мең гаскәр җыелды. Гаскәрләр: «Җаныбызны бирәбез, ватан һәм динебезне бирмибез!» – дип кычкырышалар, халык моны күреп елаша иде. Рус халкы, руханилар тәреләрен алып чыгып, хатын-кызлар, бала-чагалар, Дмитрий гаскәрен елашып, кыямәт галәмәте кебек сурәттә озатып калдылар.
Ягайло чирүе Мамай янына 1 сентябрьдә килеп җитешә алмады. Руслар 8–9 сентябрь төнендә Дон суын кичтеләр, Дон ярындагы Непрядва елгасы буена урнаштылар, гаскәрләре 10 чакрымга җәелде. 8 сентябрьдә сәгать көндезге 12 дә мәшһүр Куликово сугышы башланды. Башта Урда гаскәре өстен булды. Хәтта бервакыт рус гаскәре белән Дон елгасы арасыннан юлларын кисәр вакыт җитте. Русларның җәяүле чирүләре чабылган үлән төсле авып тора иде. Ләкин кенәз Дмитрий хәлиткеч мизгелдә посуга куйган гаскәрен сугышка кертте. Зәгыйфьләнгән рәтләргә көч керде, руслар бердәм һөҗүмгә ташланды. Ялланган Мамай гаскәре дошманга яңа ярдәм килгән дип уйлап аптырап калды, аннары качарга ук кереште. Руслар беркадәр куып карасалар да, үз хәлләре хәл булганлыктан, тиздән кире кайттылар.
Тарихта тиңдәше булмаган бу сугышта ике яктан 200 мең җан башын салды. Хисапсыз боярлар, кенәзләр корбан ителде, адәм каны 10 чакрымнарга кадәр елга булып акты. Дмитрийга шушы җиңү мөнәсәбәте белән «Донской» титулы бирделәр. Әлеге сугыш урынында Русия хөкүмәте тарафыннан 1848 елда һәйкәл салынды.
Ләкин Мамай мирза өметен өзмәде. Ул, саф «татарлар» дан гына гаскәр җыеп килеп, Мәскәүгә яңа бер һөҗүм оештыру хыялында иде. Шулвакыт мирза Сарайда ханлык тәхетенә Туктамышның чыгуын һәм барлык түрәләрдән бигать413 алуын ишетте. Туктамышның җибәргән кешесенә Мамай бигать бирмәде. Инде Урда гаскәре Мамайның үзенә каршы чыкты. Мәшһүр Калка елгасы буенда Туктамыш белән Мамай бик каты сугыштылар. Бөтен баһадирларын, гаскәрен югалтып, Мамай мирза хатыннарын, балаларын, хәзинәсен алып, Кырым вилаятендәге Кәфә шәһәренә качты.
Мамай алдан күрүчән, гакыллы, ифрат дәрәҗәдә гайрәтле һәм баһадир бер зат иде. Ләкин тәкъдире шундый булгандыр, эшләре уңмады. Дөньяда бәхет һәм бәхетсезлек дигән нәрсәләрнең булуында шик юк. Әгәр Мамай өчен бәхетсезлек вакыты җитмәгән булса иде, Дмитрий гаскәре Дон суына җиткәнче, Ягайло гаскәре белән кушылып өлгергән булыр иде. Хәлбуки шушы сугыш булган көнне Ягайло чирүе 30, күп булса, 40 чакрым кадәр килеп җитми калды. Әгәр дә сугыш бер көнгә соңга калган булса, табигый, ике гаскәр берләшәчәк иде. Монысы инде Дмитрий бәхете булды. Мамай мирза, Ягайло килеп җитмәсә дә, Дмитрий гаскәренең бөтен куәтен бетереп, юлларын өзәргә нәүбәт җиткәннән соң, посудан чыккан гаскәргә тагын ярты гына сәгать гайрәт күрсәткән булса да, ихтимал ки, җиңгән булыр иде. Бу сугышта Мамай гаскәренең җиңелүенә сәбәп ялланып килгән җәнүизләр һәм әрмәннәр булды. Болар, акча өчен генә килгәнлектән, татар гаскәренең җиңелүенә сәбәп булдылар.
Мәскәү кенәзлегенең Куликово сугышыннан алган файдасы – татар гаскәренең җиңелүен, рус гаскәренең җиңүен күрү сәгатеннән гыйбарәт булды. Юкса Дмитрий шушы сугышта иң олуг кенәзләрен югалтты, гаскәренең күп өлеше харап булды, ватаны һаман да Алтын Урда кул астында калды, кенәз булыр өчен һаман да Сарайдан ярлык барып алу тиеш булды. Мамай таләп иткән кадәр салымны Алтын Урдага илтеп тапшыру хөкеме, асылда, әүвәлге көчендә калды. Шуның өчен сугышның нәтиҗәсе Мәскәү уйлаган дәрәҗәдә булмады. Фәкать хәзерге көндә генә Мәскәү кенәзенең Мамай мирзаны җиңүе гадәттән тыш вакыйга буларак кабул ителә.
Кәфә җәнәүизләре башта Мамайны хөрмәтләп кабул итсәләр дә, соңыннан хыянәт итеп, үзен һәм барлык иярченнәрен үтерделәр, хәзинәсен үз араларында бүлештеләр. Бу вакыйга 1380 елда булды. Ошбу каһарманның соңгы көне шул рәвешчә тәмам булды.
Туктамыш хан
Җүҗи нәселеннән булган Туктамыш хан, Урдадагы фетнә вакытында Сарайдан качып китеп, Сәмәрканд шәһәренә барды да Тимерләнк (Аксак Тимер) хозурында беркадәр вакыт кунак сыйфатында торды. Соңыннан Җүҗи хан токымы өлешендә булган Ак Урдада Сыгнак шәһәрен алып, үзен Насретдин Баһадир хан исеме белән Ак Урда хөкемдары дип игълан итте. Куликово сугышында Мамай мирзаның җиңелү хәбәрен ишеткәч, Тимерләнк ярдәме белән Алтын Урдага кереп, мөстәкыйль хан булды. Шуннан соң Туктамыш Ак Хуҗа исемле бер түрәсен 700 кешелек гаскәр белән Мәскәү кенәзенә җибәрде, рус кенәзләренең хан белән күрешергә килүләрен таләп итте. Ләкин Ак Хуҗа, куркып, Сарайга кайтты. Моңа Мәскәү олы кенәзе Дмитрий Донской бик шатланды һәм Урданың көче бетүенә юрады.
Туктамыш хан, Дмитрийны «акылга утырту» өчен, үзе сәфәр итәргә карар бирде. 1382 елда ул гаскәре белән юлга чыкты. Нижегород һәм Рязань кенәзләре, котлары алынып, ханга ярарга тырыштылар. Дмитрий Туктамышның хәрәкәтен ишетте. Әмма Куликово кырында бөтен гаскәре харап булганлыктан, аның каршы торырга көче юк иде. Шуңа күрә ул, гаскәр җыю сылтавы белән бөтен гаиләсен алып, Мәскәүдән чыгып качты. Туктамыш Серпухов шәһәрен алганнан соң, Мәскәүдә зур фетнә купты. Шәһәрне ташлап чыгучылар күп булды. Бу вакыт мондагы ачлык, елаш, гауга, тәртипсезлек һәм башбаштаклык аңлатып булмас дәрәҗәдә иде.
23 августта Урда гаскәренең бер өлеше Мәскәү янында күренде. Икенче көнне Туктамыш хан үзе дә килеп җитте. Менә сугыш башланды, ул каты сурәттә берничә көн дәвам итте. 26 августта ханның баһадирлары, шулай ук Нижегород кенәзе Дмитрий уллары, Мәскәү кенәзе Дмитрийның каенишләре камалучыларга сугышны туктатырга, ханны ипи-тоз белән каршы алырга өндәделәр. Мәскәү халкы капканы ачты, гаскәрләр һәм руханилар, каршы чыгып, хан хәзрәтләрен каршы алды.
Рус тарихчыларының риваятьләренә караганда, капкалар ачылу белән, Урда гаскәре шәһәргә һөҗүм итеп керде, һәр җирдә үтерү, яндыру, талаулар башланды, хәтта чиркәү белән монастырь маллары да тартып алынды. Тик бу хәбәргә тулысынча ышанырга ярамый. Татар ханнарында бу рәвешле золым итү зур гаеп санала, аның өстенә шәригать тарафыннан тыела иде. Туктамыш кебек каһарман, галиҗәнап бер ислам падишаһының болай алдап, түбәнлеккә төшүе мөмкин түгел. Биредә төп гаеп үгет-нәсыйхәткә карамыйча үҗәтлек күрсәткән һәм каршы торырга маташкан шәһәр халкының үзендә булырга тиеш. Болай булганда үтерү һәм талау булачагы табигыйдер.
Мәскәүне кулга төшергәннән соң, Туктамыш хан гаскәре Владимир, Переяславль, Юрьев кебек шәһәрләрне алды, ә Тверь кенәзенә, Урда гаскәренә ихтирам күрсәткәне, ханга зур бүләкләр җибәргәне өчен, ярлык бирелде. Моннан соң Туктамыш хан бөтен чирүе белән Урдага кайтып китте.
Дәште Кыпчак гаскәре киткәннән соң, Мәскәү кенәзе Дмитрий Донской, качкан җиреннән чыгып, Мәскәүгә кайтты. Шәһәрнең күп җире яндырылган, ватылган, фәкать Кремль һәм андагы манара гына исән калган иде. Моны күреп кенәз «аһ» итте, мәетләрне күмдерергә һәм шәһәрне төзәттерергә кереште.
Куликово сугышында җиңүләрен руслар үзләренең руханиларының могҗизаларыннан һәм изгеләренең бәйрәм көннәренә туры килүеннән күрә. Ләкин әлеге Мәскәү бәласе бары тик Куликово сугышының нәтиҗәсе булды. Әгәр дә Дмитрий Мамай тарафыннан куелган солых шартларын кабул иткән булса, ихтимал ки, бу мәмләкәттә Туктамыш ханның исеме дә ишетелмәс иде. Инде Мамайга тиячәк даньны рус кенәзләре Туктамыш ханга илтеп тапшырырга мәҗбүр булды. Өстәвенә Мәскәү шәһәре харап булды. Рус гаскәренең күңелләренә җирләшкән гайрәт шул көнге сугыш аркасында тәмам бетте. Кыскасы, Мәскәү вакыйгасыннан соң руслар тулысынча Алтын Урда кул астына керде. Куликово сугышы үзенең әһәмиятен югалтты.
Мәскәү кенәзлегенең бу рәвештә зәгыйфьләнүен күреп, Тверь кенәзе Михаил, Владимир һәм Нижегород кенәзлекләрен сорар өчен, Туктамыш хан хезмәтенә улы Александрны Урдага җибәрде. Моны ишеткәч, Дмитрий Донской да үзенең боярлары белән улы Василийны күп бүләкләр белән Сарайга озатты (1383). Шул ук елның җәендә хан тарафыннан Мәскәүгә Карача мирза килде. Дмитрий моңа бик шатланды. Шул вакытларда Нижегород кенәзе Дмитрий вафат булгач, Туктамыш хан кенәзлек ярлыгын аның өлкән туганы Бориска бирде.
1385 елда озын маҗаралар сәбәпле Туктамыш хан Тәбризгә 100 меңле гаскәр белән яу чапты, шәһәргә җиңүче сыйфатында керде, ләкин дошманы Солтан Әхмәд Багдад шәһәренә качып өлгерде. Шушы Тәбриз вакыйгасын сылтау итеп, Тимерләнк Туктамыш ханга сугыш игълан итте. Боларның хәрби дәгъвалары озак елларга сузылды, ике хөкемдар күп мәртәбәләр сугыштылар. Нәкъ шушы чорларда Мәскәүдә 39 яшендә (1389) Дмитрий Донской вафат булды. Кенәз итеп улы Василий билгеләнде. Василий гадәт буенча Урдага барды, ханның илтифатына лаек булды. Аңа үзенең үтенүе буенча Мәскәү кенәзлегенең киңәюенә һәм көчәюенә сәбәп булган өстенлекләр бирелде. Василий, зур мәрхәмәтләргә ирешеп, Мәскәүгә кайтып китте. Рус халкы моңа бик шатланды. Василийның Сарайга барып, зур өстенлекләр алуының төп сәбәбе Тимерләнк иде. Ул шул араларда Дәште Кыпчакка һөҗүм итәргә әзерләнгәнлектән, Туктамыш ике ут арасында калудан нык шикләнде, кенәзнең һәрбер сораган нәрсәсен бирергә мәҗбүр булды.
Туктамыш белән Тимерләнк арасындагы хәлиткеч сугыш 1395 елда Терек елгасы буенда булды. Биредә адәм каны елгалар булып акты, диләр. Өч тәүлек тоташ сугышканнан соң, Туктамыш хан җиңелеп, качарга мәҗбүр булды. Моннан соң Тимерләнк явы, Дәште Кыпчак өстенә ябырылып, үтерергә, таларга, яндырырга кереште. Мәдәниятле ил адәм үләксәсе белән тулды. Хисапсыз әсирләр алынды. Русия мөселманнарының бабалары Тимерләнктән күргән кебек фаҗигане башка һичкемнән күрмәгәннәрдер. Бөек Дәште Кыпчак мәмләкәте харап булуның, иксез-чиксез Русия дәүләте мәйданга чыгуның сәбәбе Тимерләнк булды.
Сарай, Хаҗитархан (Әстерхан) шәһәрләре, гомумән, Дәште Кыпчак җир белән тигезләнгәннән соң, руслар иркен сулыш алды, 12 ел чамасы вакыт рәхәтлек һәм иминлек белән гомер сөрде. Ара-тирә Урда халкы хөкүмәтне тергезгәләсә дә, араларында тынычлык булмады. Мәскәү кенәзе ханнар янына үзе бару түгел, кеше дә җибәрми иде. Ясак түләү, Урда хөкемдарларына ихтирам, түбәнчелекле караш тәмам бетте.
Тимерләнк кайтып киткәннән соң, Туктамыш, качкан җиреннән чыгып, гаскәрен җыйды, Сарай шәһәренә кайтып, аны торгызды, үзенең бөек хан икәнен тирә-як халыкларына игълан итте. Ләкин аңа көтмәгәндә Тимер Котлык дигән икенче хан һөҗүм итте. Көче азлыктан, Туктамыш гаиләсен, хәзинәсен алып качты, Литва кенәзе Витовтка, Киев шәһәренә барып сыгынды, аннан үзенең хөкүмәтен кире кайтарып алырга ярдәм сорады. Моның бәрабәренә Витовтка Мәскәү кенәзлеген бирәчәк булды. Витовт Тимер Котлыкка яу чабарга карар бирде. Ләкин 1399 елгы сугышта Витовт белән Туктамыш гаскәре тар-мар ителде.
Туктамыш хан омтылышлы-дәртле, гайрәтле, алдан күреп эш йөртүчән бер падишаһ иде. Әмма Тимерләнк вакыйгасыннан соң ул үзенең бәйсезлеген, ханлыгын югалтты. Витовт Тимер Котлык сугышларыннан соң иске хөкүмәтен кайтару тырышлыгы белән сахраларда гомер кичерде, кайвакытларда Сарайда һәм Алтын Урдада хөкүмәт сөргән ханнар белән сугышып карады. Ләкин максатына ирешә алмады. Ниһаять, Урдада хөкүмәт сөргән Шадибәк ханның Идегәй мирза командасында булган гаскәре белән Төмән янында сугышты һәм бер бәрелештә Идегәй тарафыннан үтерелде (1404 яки 1407 елда).
Туктамыш ханның Җәләлетдин, Хәбәр Бирде, Кибәк, Кәрим Бирде, Искәндәр, Әбү-Сәгыйд, Күчек, Кадыйр Бирде исемле уллары бар иде. Боларның кайберләре Сарайдагы фетнәләр вакытында ханлык тәхетенә чыккаладылар һәм акчалар суктырдылар. Җәләлетдин Русиягә качкан иде. Соңрак Сарайдагы фетнә аркасында 1411 елда тәхеткә чыкты, 14 ай хан булып утырды. Ләкин Мәскәү кенәзе Василий бүләкләр алып Сарайга килгәндә, Җәләлетдин үзенең туганы Кәрим Бирде тарафыннан үтерелгән иде. Василий яңа хан Кәрим Бирдегә керде һәм бүләкләрен аңа тапшырды. Моннан соңгы балаларының кайберләре ханлык тәхетенә чыксалар да, бер-берсен үтереп бетерделәр.
Идегәй мирза
Мангыт кабиләсеннән булган бу зат хәйләкәр, кыю, гайрәтле бер кеше булып, Алтын Урда хөкүмәтендә Мамай мирза чорында ук йогынтылы урын алган иде. Моның кыз кардәше Тимер Котлык хан никахында булды. Баштарак Туктамыш ханның нөгәре414 иде, аннары әмиренә әйләнде. Ниндидер сәбәп аркасында Идегәй Туктамышның ачуына юлыкты, аның үтертүеннән куркып, Сәмәркандка Тимерләнк янына качты. Ниһаять, 1391 елда Тимерләнкне котыртып, Дәште Кыпчак өстенә алып килде.
Туктамыш хан гаскәренең бер өлеше Идегәй мирза кабиләсеннән иде. Аларга Идегәй тарафыннан кеше җибәрелеп, сугыш башлану белән, Туктамыш гаскәрен ташлап китәргә күрсәтмә бирелде. Тимерләнк белән Туктамыш арасында сугышның иң кызган вакытында мангытлар ханнарына хыянәт итте. Туктамыш хан җиңелеп качарга мәҗбүр булды. Тимерләнк Иделнең көнчыгыш тарафын тәмам талады, 5 мең яшь кыз һәм егетне әсир алып, гаскәрләренә бүлеп бирде. Мөслимәләрне җария урынына файдаландылар.
Тимерләнк гаскәрендә Туктамыштан куркып качкан Тимер Котлык, Күнгә углан дигән шаһзадәләр бар иде. Идегәй мирза, Туктамыш ханның җиңелүенә минем кабиләм сәбәп булды, ул, җае чыгу белән, аннан үч алыр, шуңа күрә кавемемне сиңа алып килим, сиңа гомер буе хезмәт итәрбез, дип, Тимерләнктән үзенекеләрне алып килергә рөхсәт сорады. Тимерләнк рөхсәт биргәч, Идегәй угланнарның берсе белән үз кабиләсе тарафына китте, ләкин кире кайтмады. Шулай итеп, Идегәй Тимерләнк көче белән Туктамыш ханнан үч алды һәм әмирнең үзен дә алдады. Шуннан соң Тимер Котлык та Тимерләнк рөхсәте белән бер тарафка юл алды, ләкин шулай ук кире әйләнеп кайтмады. Тимерләнк, Идегәйнең кайтуыннан өмет өзеп, үзенең Сәмәркандына сәфәр итте.
Идегәй мирза, әлеге Тимер Котлыкны хан итеп, Туктамыш белән берничә мәртәбә сугышты, ләкин гел җиңелә килде. Унбишенче мәртәбә сугышканнан соң, Идегәй тәмам югалып, кайда икәне дә беленми торды. Туктамыш хан Идегәйнең хәлен тикшереп торган вакытта, Кавказ тарафыннан яңадан Тимерләнк һөҗүм итте. Терек суы буендагы зур сугышта Туктамыш хан гаскәре тар-мар ителде. Аксак Тимер кайтып киткәннән соң, Туктамыш хан Сарай шәһәрен төзекләндереп, үзен хан дип игълан итсә дә, тәхеттә озак утыра алмады. Кинәттән Тимер Котлык хан исеменнән аңа Идегәй мирза һөҗүм итте. Туктамыш хан Литвадагы Киев шәһәренә качты.
Идегәй Тимер Котлык хан исеменнән Литва кенәзе Витовттан үзенең дошманы булган Туктамыш ханны бирүен таләп итте. Витовт үзенең көченә, янында Туктамыштай баһадир булуына ышанып, Идегәй таләбеннән баш тартты, үзенең Алтын Урда тәхетен дәгъвалавын белдерде. Көчле сугыш купты. Башта Витовт гаскәре өстенлек алды, ләкин тиздән Тимер Котлык саклык чирүе белән Витовтның артына төште. Тигез җирдә Витовт туплары тиешле дәрәҗәдә эшләмәде, кенәз гаскәре җиңелеп качарга кереште. Моны күргәч, Туктамыш хан да бер тарафка юл алды. Идегәй гаскәрләре Витовт гаскәренең йөкләрен ганимәт малы итеп алды, кенәзне 500 чакрым җирдә булган Киев шәһәренә кадәр куды.
Тимер Котлык вафат булганнан соң (1400), Идегәй аның урынына моның кардәше Шадибәкне, аннары кардәше Фулад бәкне, шуннан соң моның тумасы Тимерне хан итеп күтәрде. Бу дәвердә Алтын Урда ханнарының шулай еш алмашынып торуыннан руслар күзендә Урданың элекке дәрәҗәсе беткән, кенәзләр Сарайдан килгән фәрманнарга илтифат итми башлаганнар иде. Идегәй мирза бу хәлне күтәрә алмады. Моңа бер чара күрү теләге белән, ул Мәскәүгә сәфәр итәргә карар бирде. 1408 елда Фулад Тимерне тәхеткә күтәргәннән соң, Идегәй Мәскәүгә таба юл алды. Мәскәү Кенәзе Василий, моны ишетеп, гаскәр әзерләсә дә, хатыны һәм балаларын алып, Костромага чыгып качты. Мәскәү халкы гаять куркышты. Мондый җай килгәннән файдаланып, угрылар һәм җинаятьчеләр Мәскәүне таларга керештеләр, посадны яндырдылар. Идегәй мирза Переяславль, Ростов, Дмитриев, Серпухов кебек шәһәрләрне алды, 30 ноябрьдә Мәскәүгә килеп җитте.
Идегәй кышны Коломна шәһәрендә уздырырга, ә Мәскәүне ачыктырып алырга карар бирде. Ләкин беркадәр вакыттан соң Идегәй мәскәүлеләргә солых тәкъдим итте. Мәскәү халкы моңа чиксез шатланды, солых шартларын һич кичекмәстән кабул итте, 3 мең сум акча түләде. Мирза 21 декабрьдә Урдага кайтып китте, чөнки, рус тарихчыларының язуынча, бу вакытта Сарайга шаһзадәләрнең берсе һөҗүм иткән иде.
Урдага кайтып барганда, Идегәй мирза кенәз Василийга хат җибәрде. Бу хатта ул кенәзләрнең Урдага буйсынган халыкларны кыерсытуларына, Туктамыш балаларын үзләрендә сыендыруларына, ханнарга илтифат белдермәүләренә, тиешле ясакны түләмәүләренә каты шелтә белдерде, элекке мөнәсәбәтләрне яңарту тиешлеген таләп итте (1409). Ләкин бу вакытта Василий Урдада яңа фетнә купканын ишеткән иде, шуңа күрә Идегәй таләбе буенча гамәл кылырга тиеш тапмады.
Ул арада Тимер Котлык улы Тимер хан, Сарайга һөҗүм итеп, Фулад хан белән Идегәй мирзаны качарга мәҗбүр итте. Күп тә үтмәде, Туктамыш хан улы Җәләлетдин, Сарайга килеп, Тимер ханның үзен тәхеттән куып төшерде (1411). Фулад белән Идегәй Кара диңгез олысына качтылар һәм аны, Урдадан бөтенләй аерып, мөстәкыйль ханлык ясадылар. Кырым ханлыгының башы шул вакыттан хисаплана да инде.
1416 елда Идегәй Литва кенәзе Витовт белән сугышып, аны җиңде, бөтен мәмләкәтен харап итте, меңләгән әсир алды. Моннан соң Идегәй мирза Витовтка солых тәкъдим итеп илче җибәрде, аның аркылы кенәзгә кызыл тула белән ябылган 3 дөя, 27 ат бүләк итте. Тиздән бу ике хөкемдар солых ясады. Идегәйнең болай җиңеп тә, үзенең үк солых тәкъдим итүенең бер сәбәбе бар иде. Бу вакыт Сарай ханы Кәрим Бирде (Туктамыш улы) белән Витовт арасы бозылган иде, шунлыктан Идегәйгә Кәрим Бирдедән үч алырга җай чыкты. Эш шунда ки: Витовт Кәрим Бирдене заманында ханлыктан төшереп, Җүҗи нәселеннән бөтен кыпчак һәм монгол кенәзе исеме белән Бетсәбул дигән бер шаһзадәне хан итеп күтәргән, ханлык билгесе буларак махсус бүрек һәм тун кидергән иде. Ә Кәрим Бирде Бетсәбул белән сугышып, аны җиңгән һәм, әсир алып, башын кискән иде.
Соңрак Идегәй мирза Туктамыш ханның икенче бер улы – Кадыйр Бирде белән Идел буенда бик каты сугыштылар. Бу сугышта Кадыйр Бирде үтерелде, ә Идегәй мирзаның гаскәре тар-мар ителде, үзе яраланды. Кадыйр Бирде сугышчылары мирзаны тотып алды. Идегәй болардан үлемне кичектерүләрен сорады, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укыды. Шуннан соң аны шәһит иттеләр. Кабере Әстерханның көнчыгыш тарафындадыр. Бу вакыйга 1419 елда булды.
Үзенең вафатыннан 2–3 ел элек ул хатыны, 300 атлы сугышчысы белән, Хиҗазга барып, хаҗ кылган иде. Моның заманындагы ханнар хан исемен генә йөрттеләр, эш йөртү һәм хакимият тулысы белән моның үз ихтыярында булды.
Аллаһы Тәгалә гафу итсен, Идегәй мирза шәхси мәнфәгате өчен гомуми мәнфәгатьне корбан итте, Тимерләнкне бу мәмләкәткә алып килеп, Дәште Кыпчак хөкүмәтен харап иттерде, һичвакыт җыелмас рәвештә мөселманнарның җәмгыятьләрен тараттырды, араларында булган мөнәсәбәтләрне өздерде. Хәзерге көндә бу җир мөселманнарының түбән һәм хур булып калуларының бер сәбәпчесе Тимерләнк булса, аның мондый һәлакәтне җиренә җиткерүче икенче сәбәпчесе Идегәй мирза булды.
Олуг Мөхәммәд хан
Олуг Мөхәммәд хан Дәште Кыпчак кына түгел, бәлки Казан хөкемдарларыннан да иң мәшһүрләреннән. Аның атасы Тимер хан, бабасы Тимер Котлык хан иде. Рус тарихчысы П. И. Рычков сүзенә караганда, Олуг Мөхәммәд – Сарайда булган ханнарның Батудан соң егерменчесе. Тәхеткә 1419 елда чыкты.
1425 елда Мәскәү кенәзе Василий үлгәч, моның улы Василий II кечкенә булу сәбәпле, мәрхүмнең энесе Юрий олуг кенәзлекне дәгъвалый башлады. Яшь кенәз белән абзасы арасында шушы җирлектә зур низаг калыкты. Вакытлы килешүләрнең нәтиҗәсе булмагач, дәгъвачылар 1431 елда Сарайга килде һәм, бәхәсне уңай хәл итү өчен, Олуг Мөхәммәдкә мөрәҗәгать иттеләр. Юрий ханның якыннарыннан булган Тәкин мирзаның ярдәменә бик өметләнә иде. Василий ягын куәтләргә исә бер олуг бояр Иван Дмитрий улы алынды. Бу бояр, хан якыннарыннан торган бер мәҗлескә кереп, кенәзлеккә Василийны тәкъдим итте, ләкин мирзаларның нечкә кылларында уйнап, аларның Тәкин кадәр йогынтысы булмавын, ханның Тәкин басымы аркасында Юрийны кенәз итеп куячагын искәртте. Мирзалар моңа бик гарьләнде һәм, Тәкинне читләштереп, аның тырышлыгын юкка чыгарырга карар бирделәр. Шуннан соң Тәкин мирзага басым ясадылар, карышса, үтереләчәген белдерделәр. Василий ягын бигрәк тә Фулад белән Хәйдәр исемле мирзалар куәтләде. Нәтиҗәдә 1432 елның язында бу бәхәскә нокта куелды: Олуг Мөхәммәд хан олуг кенәз ярлыгын Василийга ихсан кылды. Бу актын рәсмиләштерү өчен, Олуг Мөхәммәд Мәскәүгә үзенең Углан исемле вәкилен җибәрде. Углан, ханның хокук кәгазен укып, Василийны олуг кенәз тәхетенә утыртты.
Шул вакытларда Урда шаһзадәләренең берсе булган Кече Мөхәммәд абыйсы Олуг Мөхәммәдкә каршы чыкты. Юрий мәсьәләсендә авызы пешкән Тәкин мирза, үч алырга җае чыкканын күреп, Кече Мөхәммәдкә кушылды. Хәрби өстенлеккә ирешә алмыйча, Олуг Мөхәммәд күпсанлы дошманнары басымы астында Сарайны ташлап чыгарга мәҗбүр булды (1437).
Олуг Мөхәммәд хан, гаиләсен һәм үзенә ихлас булган тарафдарларын алып, барлыгы 3 меңләп иярчене белән (аларның да күпчелеге хатын-кыз һәм бала-чага) Русия хөкүмәте чигенә килде һәм Тула шәһәре тирәсендәге, ул вакытта Литва кенәзлегенә буйсынган Белёв шәһәренә урнашты. Максаты хәрби хәлен ныгытып һәм Сарайда калган тарафдарлары белән элемтәгә кереп, үзенең тәхетен яңадан кайтарып алу иде. Бу эштә Олуг Мөхәммәд үзенең олуг кенәз ярлыгы алган, һәр җәһәттән кадер-хөрмәт күргән Василий II нең теләктәшлегенә һәм хәрби ярдәменә өмет баглады. Әмма Василий үзенең бәхетенә сәбәп булган һәм аның кулыннан чикләнмәгән хакимият кабул иткән ханга илтифат һәм ярдәм күрсәтмәде, бәлки, вәкилен җибәреп: «Безнең җиребездән китсен!» – дип куды.
Бу хәбәрне ишеткәч, хан гадәттән тыш гаҗәпләнде, барлык кылган игелекләренең заяга китүенә бик көенде, ләкин үтә солтанат иясе һәм мәгърур зат булганлыктан, кенәз илчесенә илтифат күрсәтү түгел, җавап та бирмәде. Василий исә, Олуг Мөхәммәдне көч белән чыгару өчен, үзенең туганнары Шемяка һәм Дмитрий Красныйны 40 меңле гаскәр белән 3 меңле хан төркеме өстенә җибәрде. Рус гаскәренең Белёвка килүен белгәч, Олуг Мөхәммәд курыкты һәм, килешү сорап, кенәзнең гаскәр башлыкларына илчесен җибәрде. Әмма Шемяка белән Дмитрий хан гозеренә колак салмадылар, шәһәргә һөҗүм иттеләр. Бу һөҗүм вакытында ханның бер кияве дә һәлак булды.
Икенче көнне Олуг Мөхәммәд гаскәр башлыкларына үзенең мирзаларын күндерде. Хан никадәр гозер итеп, үз тәхетен кайтарып алган тәкъдирдә, олуг кенәзгә элек алынган ясакларны кайтарып бирергә, моннан соң һичбер салым алмаска, бәлки үзе ясак түләргә, шуның өчен улы Мәхмүдне әманәт итеп бирергә тәкъдим итсә дә, кенәз воеводалары ханның ялваруларын тыңламады. Ахыр чиктә Олуг Мөхәммәд, һич югы, иртәгә кадәр генә форсат бирегез, дип ялварып карады, нәтиҗәсе булмады. Әле җитмәсә, 3 меңле хан юлаучыларына каршы җибәрелгән 40 меңле рус чирүенә ярдәмгә тагын Литваның Мцена воеводасы Григорий Протасьев гаскәре дә килеп җитте.
Шундый аяныч хәлдә калган хан, һичнинди ярдәмгә өмет баглый алмаганын күргәч, ныклы бер карарга килде: бөтен шартын туры китереп тәһарәтләнде, бер агач күләгәсенә барып, ике рәкәгать намаз укыды, күз яшьләрен агызып дога кылды, Алладан ярдәм һәм яклау сорап, сугышыр өчен атына менде. Арыслан йөрәкле ханның ат өстенә менеп: «Аллаһу әкбәр!» – дип һөҗүм итүе белән, Русия гаскәре һич сәбәпсез качарга кереште. Менә шушы 1 мең чамасы сугышчыдан 40 меңле гаскәр качты, хан фиркасе исә аның артыннан куып, тәмам кырып һәм үтереп бетерде. Бу вакыйга 1437 елның 5 декабрендә булды.
Олуг Мөхәммәд бу гаҗәеп җиңүдән соң, бер дә һаваланмыйча, Иделне кичте, борынгы Болгарга караган, ләкин бу вакытларда рус һөҗүмнәре аркасында җимерелгән Казан хәрабәсен төзекләндереп, агач шәһәр бина итте. Аның килүен ишеткәч, тирә-якта таралган болгар төрекләре генә түгел, хәтта чуваш һәм чирмеш халыклары да килеп баш ордылар, Олуг Мөхәммәд ханнан үзләрен рус талауларыннан коткаруын үтенделәр. Шулай итеп, 1439 елда Казан шәһәре икенче мәртәбә торгызылды һәм шуннан Казан хөкүмәте оешты. Шушы ук елны Олуг Мөхәммәд Мәскәү тарафына яу чапты, Коломна шәһәрен яндырды, ганимәт малы алды. 1445 елда хан Нижегород вилаятен яулады, Муромга сәфәр кылды.
1445 елның язында Олуг Мөхәммәд Мәскәүгә яңадан кылыч тартты, берничә шәһәрне алды. Шушы сугыш вакытында Василий II казанлыларга әсир булып төште, зинданга салынды. Олуг кенәз әсирлектә чакта хан тарафы төрле сәяси юллар кулланды, Василийның туганы Шемяка белән элемтәгә кереп, аны олуг кенәз итмәкче, Казанның Мәскәү өстеннән хакимлеген ныгытмакчы булды. Ләкин ахыр чиктә, Шемякадан хәбәр кичегү сәбәпле, зур контрибуция (200 мең дип риваять ителә) хисабына Василий азат ителде һәм Мәскәү тәхетенә кире кайтарылды. Олуг кенәзләренең әсир төшүе Мәскәү халкы өчен коточкыч бер вакыйга булса, аның азат ителүе зур бәйрәм булды.
Олуг Мөхәммәд хан 1446 елда вафат булды. Кабере Курмыш шәһәрендәме, Казандамы – ачык мәгълүмат юк. Кайбер рус тарихчылары, Олуг Мөхәммәдне һәм аның кече улы Йосыфны өлкән улы Мәхмүд үтерде, дип язды. Әмма бу хәбәрнең дөрес булуы шикле.
Олуг Мөхәммәд хан гаять гакыллы һәм гайрәтле бер зат иде. Татар түрәләре бер-берсе белән талашып, тәмам бозылышып беткәннән соң, хан булса да, хөкүмәт эшләрен гадәттән тыш тиз төзәтте. Моның хәтта Бату хан заманасын кире кайтарачагы турында фикер йөртәләр иде. Ләкин мәкерле заман моның әмәл-чараларына уңайлык итмәде, ниятләгән нәрсәләре тормышка ашмады. Гаделлек белән хөкүмәт сөргән бу хан өстенә Борак, аннан соң Кече Мөхәммәд хан чыгып, күп мәшәкатьләргә төшерделәр, ахырда Сарайдан кудылар. Шуннан соң Олуг Мөхәммәд, Болгар тарафына килеп, Казан дәүләтен тәшкил итте. Монда үзенең бер уч гаскәре белән 10 яки 100 меңнәр белән дә авыр эшләнә торган эшләрне башкарып, үзенең гайрәтен, батырлыгын күрсәтте. Тик шушы һиммәтләренең нәтиҗәсен күрә алмыйча, тәкъдирнең кыерсытуына дучар булып дөньядан үтте.
Олуг Мөхәммәд хан кояш елы хисабы белән Сарайда 17, ә Казанда 8 ел хөкүмәт сөрде, җәмгысе 25 ел ханлык тәхетендә утырды.
Әхмәд хан
Олуг Мөхәммәд Сарайны ташлап чыкканнан соң, Дәште Кыпчак тәхетенә Кече Мөхәммәд чыкты. Ул якынча 10 ел хөкемдар булды. Кече Мөхәммәд вафатыннан соң (1447 ел тирәсе) аның урынын улы Әхмәд (Сәед Әхмәд) биләде.
Тәхеткә чыккач та, Әхмәд хан руслардан тулы ясак алу мәсьәләсен кабыргасы белән куйды, Василий II не коралга ябышу белән куркытты. 1451 елда Әхмәд ханның улы Мазоф шаһ (Мазовша) Мәскәүгә яу чапты, аны урап алды. Василий шәһәрдән чыгып качты. Ләкин олуг кенәз чамадан тыш зур гаскәр җыеп килә икән, дигән хәбәр чыккач, Мазоф шаһ, беркадәр ганимәт малы алып, Урдага кайтып китте. 1454 еллар тирәсендә Әхмәд хан гаскәре Мәскәү кенәзлегенә икенче мәртәбә кылыч тартты, Рязань, Переяславль шәһәрләренә һөҗүм итте. Ләкин Казат углан дигән гаскәр башлыгының хыянәте аркасында күп зар күреп, кире кайтып китте.
Иван III Мәскәү кенәзе булганнан соң (1462), ул берникадәр вакыт Урдага ясак түләүче дип саналса да, ясак түләмәде, ханнардан да ярлык сорамады, үз башына көн күрде. Әхмәд хан, моңа ачуланып, Мәскәү кенәзлегенә тагын сәфәр итте. Ләкин, Мәскәүнең бәхетенә күрә, шулвакыт Әхмәд ханга Кырым ханы Хаҗи Гәрәй һөҗүм итте. Дон суы башында бу ике хан каты сугышты. Мөселман – мөселманны, татар татарны утын урынына турады (1465). Шул сәбәпле Әхмәд Мәскәүгә бара алмады. Мәскәү кенәзлеге бу хәлне читтән тамаша кылып торды һәм зур бәладән котылып калды. Бу вакыйга Кырым ханнарының Алтын Урдага каршы беренче мәртәбә сугышулары булды. Моннан соң Кырым ханнары, Мәскәү кенәзе белән берлек төзеп, һәрвакыт Алтын Урдага каршы хәрәкәт итәләр.
1472 елда Әхмәд хан яңадан Мәскәү юнәлешендә сәфәр кылды. Алексин крепостен алып, шәһәрне яндырды. Мәскәү 180 мең чамасында гаскәр тупласа да, Әхмәд хан белән сугышырга җөрьәт итмәде. Мәмләкәттә паника купты, хәтта Иванның анасы да, балаларын алып, Ростов шәһәренә качты. Иванның сәясәте мөселманны мөселманга каршы кую булганлыктан, ул биредә дә Касыйм ханы Даниалны Әхмәд ханга каршы куйды. Даниалның Сарайга һөҗүм итәргә әзерләнүен ишеткәч, Әхмәд гаскәрен кире борды. Моннан соң Иван белән Әхмәд арасында солых ясалды. Иван татар түрәләренә бик күп бүләкләр таратты.
Кырым ханы Хаҗи Гәрәй вафатыннан соң аның тәхетен улы Миңле Гәрәй биләде һәм Иван белән килешүне яңартты. Икесенең дә максаты Алтын Урданы тәмам бетерү иде. Бу сәясәтнең ахыры 1783 елда Русиянең Кырым ханлыгының үзен дә басып алуы белән тәмамланды.
Мәскәү белән Сарай арасында солых ясалганнан соң, 1474 елда Әхмәд хан үзенең Кара Көчүк дигән илчесен 600 мөселман белән Мәскәүгә җибәрде. Болар белән 3200 мөселман сәүдәгәре сатар өчен 40 мең баш ат алып килде.
Татар ханнарының илчеләре торыр һәм килгән олуг кешеләре төшәр өчен, Мәскәүдә, кремль эчендә, махсус бер сарай бар иде. Татар илчеләре шунда торып, Мәскәү кенәзләренең һәр хәрәкәтен күзәтә, берәр шөбһәле нәрсә сизелсә, Сарайга белдерәләр иде. Хан тарафыннан мөһим кәгазь килгән вакытта, Мәскәү кенәзләре шунда җыелып каршы чыгып ала, ханның фәрманын тезләнеп тыңлыйлар иде. Византия кайсарлары нәселеннән булган Софья, кенәз Иванның хатыны, бер хәйлә табып, бу сарайны кремль эченнән читкә чыгартты, монысы урынына чиркәү салдыртты.
1476 елда Әхмәд хан Иванга Сарай шәһәренә килергә кушты. Ләкин кенәз килмәде, Бестужев дигән илчесен генә җибәрде. Бу хәл ханның ачуы кабаруга яңа бер сәбәп булды. Шул ук вакытларда, Миңле Гәрәй белән сүз беркеткән Иван, үзенең көчәйгәнен күреп, Урда кул астыннан чыгуын, моннан соң мөстәкыйль булуын игълан итте. Моны ишеткәч, Әхмәд хан Литва кенәзе Казимир белән берлек төзеде һәм, гаскәрен җыеп, Иван өстенә сәфәр итте. Мәскәү кенәзе бу турыда үзенең ахирәт дусты Миңле Гәрәйгә хәбәр салды. Тегесе, Иванның үтенечен кабул итеп, чирүен Казимир өстенә җибәрде. Шул ук вакытта Иван үз хозурында хезмәт итеп торучы касыймлы Нур Дәүләтне тегенең үз чирүе белән гаскәрсез калган Сарайга юллады.
1480 елда Әхмәд хан гаскәре белән Дон суын чыкты. Иван да чирүен алып Коломнага килде һәм Әхмәднең Оканы кичүен көтә башлады. Әхмәд хан, Казимирдан хәбәр алмыйча, Литва тарафына китте һәм Мәскәүгә, Угыр (Угра) елгасы аркылы үтү фикерен тотты. Моны белгәч, Иван да Угырга юлланды, алай да урдалылардан бик куркып, хәзинәсен һәм гаиләсен Белоозерга күчерде. Кенәз, илчеләр белән бүләкләр җибәреп, солых сорады. Ләкин Әхмәд хан аны тугыз ел буена ясак түләмәве өчен шелтәләп, гафу үтенер өчен үзе яки якын кардәшләре килүен шарт итеп куйды. Иван моңа риза булмады. Әхмәд Угыр суы катканын көтә башлады һәм, Мәскәүгә һөҗүм итү өчен, кышны көтәргә карар бирде. Су туңгач, 26 октябрьдә Иван, Әхмәд ханнан куркып, гаскәренә кире чигәргә боерды. Гаскәр тәртипсез рәвештә кача башлады. Кенәз аны Боровски шәһәрендә туктатып, шунда Әхмәд хан белән сугышырга карар бирде.
Үз чиратында Әхмәд хан да 11 ноябрьдә гаскәренә чигәргә кушты. Рус тарихчылары моның сәбәпләрен болайрак күрсәтә: янәсе, гадәттән тыш суык кыш, Казимирның килмәве, русларның чигенүен хәйлә дип кабул итү, Иванның дошман булган кардәшләре белән татулашып көч хасил итүе. Әмма чынлыкта төп сәбәп Кырым һәм Касыйм татарларының Иван тарафында торуы, Нур Дәүләтнең Сарайга һөҗүм итәргә әзерләнүе булган булса кирәк. Нәтиҗәдә ике бик зур гаскәр, ничә айлар йөзгә-йөз торганнан соң, бер-берсеннән куркып, таралып кайтып киттеләр.
Әхмәд хан, бу кышны Донец суы буенда кичерергә карар биреп, янында аз гына гаскәр калдырган иде. Шулвакыт Шәйбани яки Төмән урдасы ханнарыннан булган Ибак, нугайлар, Миңле Гәрәй хан берләшеп, Әхмәд ханга һөҗүм иттеләр. Ибак йоклап яткан хан хәзрәтләрен үз кулы белән суйды һәм, «дошманыңны үтердем» дип, Мәскәүгә, Иван янына сөенеч илчесе җибәрде.
Әхмәд һәлак булганнан соң, аның кайбер уллары ханлык дәрәҗәсенә ирешсә дә, хөкүмәтләре Алтын Урда кебек көчле һәм тотрыклы булмады. Шуның өстенә Миңле Гәрәй боларның баш калкытуыннан һәм Дәште Кыпчак хөкүмәтен аякка бастыруларыннан куркып, көн саен нәсел-нәсәпләрен бетерү, мөселман хөкүмәтен нигезенәчә сүтеп ташлау өчен тырыша иде.
1502 елның җәендә Миңле Гәрәй хан үзенең гаскәре белән кинәттән Сарай шәһәренә һөҗүм итте, бөтен мөселман халкын тулаем үтереп, шәһәрне җир белән тигезләтте. Үзенең бабаларының сарайларыннан, каберләреннән, мәдрәсә һәм мәчетләреннән таш өстендә таш калдырмады. Бөтен мал һәм хәзинә ганимәт итеп алынды. Миңле Гәрәй, руслар өчен бөтен дөньяның ишеген ачуын игълан итеп, дусты Иванга кеше җибәрде. Әхмәд ханның улы Шәех Әхмәд хан кул астындагы кешеләре белән сахрага качты. Сарай шәһәренең бөтен гомере 267 ел булды.
Руслар куркып һәм тетрәп торган ханнарның соңгы көне шушы рәвештә тәмам булды. Рус халкы 250 ел вакыт кол булып торганнан соң, Миңле Гәрәй хан һиммәте аркасында Әхмәд хан вафаты көненнән башлап азатлык алды, үзенә мөстәкыйль хөкүмәт хасил итте.
Бату хан корган бөек дәүләт, асылда, шул Бату хан балалары тарафыннан харап ителде. Бату тарафыннан җиңелгән руслар Бату хан балалары тарафыннан бөеклек һәм шан кәсеп иттеләр. Бәркә хан тарафыннан төзелгән шәүкәтле бер Ислам хөкүмәте, Иван тарафыннан «спасибо» ишетер өчен, Миңле Гәрәй хан тарафыннан тәмам җимерелде.
Дәүләтнең эчке төзелеше буенча кыскача мәгълүмат
Идел, Җаек һәм Дон сулары буйлары элек-электән төрек кавеменең яшәү урыннары иде. Тарихчылар Нух пәйгамбәрнең улы Яфәснең Идел белән Җаек елгалары арасында торганын сөйли. Боларның сүзләре дөресме-дөрес түгелме, әмма шунысы хак: язма тарих барлыкка килгән вакытларда бу җирләрдә скиф, сармат кавемнәренең торулары мәгълүмдер. Болар исә – болгар һәм хәзәр төрекләренең бабаларыдыр. Соңга таба «хәзәр» исеме акрын-акрын бетеп, аның урынына «кыпчак» атамасы шөһрәт тапты. Дон суы белән Арал күле арасында булган киң сахра «Кыпчак» дип һәм анда күчеп йөрүче халыклар, җирләренә нисбәт ителеп, «кыпчак төрекләре» дип атала иде. Болар, күчмә (сахравый) булганлыктан, төн тарафындагы «болгар төрекләре» йогынтысын кичерделәр. «Кыпчак» сүзе «буш җир» мәгънәсенә ия. Бу сүз иранлылар (фарсылар) тарафыннан бирелгән «дәшт» сүзенең синонимы булып йөри. Димәк, «дәшт» сүзе дә, «кыпчак» сүзе дә бер үк мәгънәне белдерә булып чыга. «Дәште Кыпчак» тәгъбире төрләндерүдән, урын алмаштырудан килеп чыккан бер сүз тезмәсе булса кирәк.
Монгол ханнары Дәште Кыпчакны һәм Болгарны яулап алсалар да, беренчедән, үз гаскәрләренең уннан тугызы, икенчедән, җирле халыкларның һәммәсе дә диярлек саф төрки кавеменнән булганлыктан, ханнар, монгол түрәләре тел, гореф-гадәт ягыннан төрекләр тарафыннан җиңелделәр, төрекләштеләр, монголлыкларының эзе дә калмады. Шунлыктан, Скандинавиядән килеп җиңүгә ирешкән 10–15 рус бөтен мәмләкәтне үз исемнәре белән атауга ирешсәләр дә, Монголиядән килгән каһарман монголлар моңа ирешә алмады. Мәмләкәт «Монгол» исеме белән түгел, бәлки җирле халык исеме белән «Дәште Кыпчак» дип шөһрәт алды.
Русларның иске тарихчыларының «Дәште Кыпчак», «Казан», «Кырым» хөкүмәтләрен «монгол-татар» исемнәре белән йөртүләре төрек кавемнәрен бер-берсеннән аеру, араларындагы мөнәсәбәтләрне оныттыру теләге белән эшләнгән. Югыйсә алар миллионнар белән хисапланган җирле халыкларның һәм мәмләкәт хуҗаларының кичә генә дип әйтерлек килеп тә, бер өлеше көнчыгышка кайтып киткән, ә икенче бер өлеше (шаһзадә вә кенәзләр) руслашкан бер уч татар исеме белән аталмаячагын бик яхшы беләләр.
Алтын Урда элегрәк, нигездә, күчмә тормышлы бер дәүләт булса да, тора-бара мәдәният юлына басты. Шуңа күрә эчке төзелеше бик тәртипле һәм нык булды. Мәмләкәт өлкәләргә, ә өлкәләр волостьларга бүленгән һәм бөтен халык аксөяк (дворян) белән карасөяк (гавам) исемендә икегә аерылган иде.
Гаскәр эшләре шул дәрәҗәдә тәртипле иде ки, үз гасырларында түгел, хәтта бүгенге көндә дә күп гаскәри мәмләкәтләрдә Алтын Урда тәртипләрен кагыйдә буларак тоталар. Бату хан 1 миллион чамасындагы гаскәрен сугыш мәйданына туплаганда һәм тиешле җиргә күчереп йөрткәндә, тузан бөртеге кадәр дә зәхмәт чикмәде. Гаскәр алу гомуми сурәттә булды: өч бертума ирнең берсе яугир булырга мәҗбүр иде. Гаскәри дәрәҗәләрдән кайберләре шулар: 1) Углан. Бу исә төмән, мең башы, йөз башы, ун башы исемнәрендә 4 дәрәҗәгә аерыла иде. Бүген Русиядә «уланский полк» шуннан калган. 2) Бәк. Моның олы һәм кече дигән 2 дәрәҗәсе бар иде. 3) Кисек. 4) Коручы. Боларның һәр икесе ханнар янында торучы хосусый гаскәрләр (тән сакчылары) булыр иде.
Дини дәрәҗәләр түбәндәгеләр: казый, мөфти һәм мөдәррис (дәрес бирүче) һ. б.
Милек буенча дәрәҗәләр: 1) Алпавыт (вельможа). 2) Даруга. 3) Төмән. 4) Төмән бәге. 5) Шәһәр бәге. 6) Илче (посол). 7) Баскак. 8) Ил баскак. 9) Диван битекче. 10) Тамгачы (таможник). 11) Тырнакчы (үлчәүче). 12) Шусүнче (интендант). 13) Йортлар эшләүче (архитектор). 14) Юл арачы (юлларны күзәтүче). 15) Тоткавыл. 16) Күперче. 17) Көймәче. 18) Ямчы (станса һәм туктау урыннарын тикшерүче). 19) Аучы. 20) Тархан һ. б.
Мал (финанс) эшләренә караган дәрәҗәләр: 1) Букаул (мал эшләрен күзәтүче). 2) Букаул тамгасы (кулга төшерелгән ганимәт малларын күзәтүче). 3) Салыйг (мәмләкәт чыгымнарын халык өстенә бүлүче һәм билгеләүче).
Дәште Кыпчак хөкүмәтендә иң зур дәрәҗә «алпавыт» булып, ханнар боларның киңәшеннән башка мәмләкәт эшләрен йөртми иде. Падишаһлык указлары һәм фәрманнары, килешү һәм ышаныч язулары ярлык һәм дәфтәр («дәфтәр» яки «дәптәр») исемнәре белән йөри иде. «Типтәр» сүзенең төп чыганагы шуннан. Алтын Урда һәм Казан хөкүмәтләрендә дәфтәргә теркәлгән бер сыйныф халыкларының «типтәр» атамасы алулары мәгълүмдер.
Акча эшләре шул дәрәҗә тәртипле иде ки, хисапсыз гаскәр йөрткән һәм әллә ничә җирдә сугыш иткән вакытта да, Бату хан акча мәсьәләсендә бернинди кыенлык күрмәде.
Хуҗалык һәм сәүдә эшләре дә яхшы куелган иде. Җүҗи олысы үзенә җитәрлек ашлыкны үзе җитештерде. Ашлык сатучылар «сабанчы», ә аларга җир һәм башка нәрсәләр бирүчеләр «уртакчы» дип йөртелде. Шулай итеп, ашлык хезмәте «сабанчы» һәм «уртакчы» дигән ике сыйныф кулында иде. Русларны буйсындырганнан һәм сугыштан беркадәр бушаганнан соң, Җүҗи олысы халкы бөтенләе белән сәүдәгә кереште. Алтын Урда бөтен дөньяның гомуми базары буларак шөһрәт казанды. Урта Азия, Кытай һәм Һиндстан, руслар һәм европалылар Алтын Урдага җыелып сәүдә кыла, ә Харәзем белән Бохара халыклары бүгенге банклар сыйфатында процент белән акча ваклый иде. Кытай һәм Һиндстан эчләрендә бүгенге көндә Алтын Урда акчалары табылу шуның бер дәлиледер. Сәнәгать-һөнәрчелек тә сәүдә һәм игенчелек кебек үк алга киткән иде.
Алтын Урданың башкаласы Сарай шәһәре иде. Бу гаҗәеп зур һәм матур шәһәрне гарәп галимнәре бик югары чөеп, мактап яздылар. Урыс хөкемдарлары да ничә гасырларга кадәр бу шәһәргә килеп тордылар һәм Сарай ханнарыннан ярлык алуны зур дәрәҗә санадылар.
Икенче бүлек. Рухи мәдәниятебез тарихыннан
Мәгърифәтчеләребез, мәгариф, мәдәният, дин, әхлак турында
Мәрҗани415
«Мәшһүр ирләр» мәҗмугасының 5 нче кисәге булган «Ибн Тәймия» рисаләсендә ошбу мәгънәдә бер сүз язган идем: «Бу көндә Русия исламнарыннан фазыйль416 Мәрҗанигә караган затлар эчендә шөһрәтле мәдрәсәләр, имам вә көчле мөхәррирләр, дөньялары бик иркен байлар, гакыл иясе вә фидакяр сәүдәгәрләр күп булган хәлдә, аның барлык әсәрләрен бастыру хакында җитди бер эшкә тотыну күрелмәде. Мисыр галимнәреннән шәех Бәхит белән бәгъзе бер Казан сәүдәгәрләре тырышлыклары белән басылган «Тәүзыйх хашиясе»417 һәм дә «Мөстәфадел-әхбар…»ның икенче кисәге генә чыгарылды, башка әсәрләре исә үзе исән вакытта, үзенең тырышлыгы белән басылды. Мәрҗани хәзрәтләренең вафатына егерме еллар кадәр вакыт үткән булса да, тәрҗемәи хәле хакында бер әйбер күренмәде. Фазыйль Мәрҗани исеме дөньяга таралса, башкаларның хезмәтеннән бигрәк үз тырышлыгы сәбәбеннән таралды. Русия исламнарының бөек бер катламы бер җиргә418 килеп тә, шәех Мөхәммәд Рәшид Риза хәзрәтләренең Мисыр мөфтие Мөхәммәд Габдеһ хәзрәтләре хакында «иткән хезмәтенең уннан бере кадәр эш күрсәтергә тырышлыклары җитмәде…» (100 б.) Моннан өч ел элек фазыйль Мәрҗани дуслары хакында ошбу ачы сүзне үзебездән ихтыяр киткән бер сәгатьтә сөйләгән идек.
…Фазыйль Мәрҗани хакында бер тәрҗемәи хәл язылырга карар бирелгәнлеген һәм шул карар шиксез үтәләчәген хосусый сурәттә Казаннан хәбәр бирделәр. Бу хәбәрдән хәтеребезнең ни дәрәҗәдә шат булганлыгын сөйләргә хаҗәт юк. Тәрҗемәи хәле язылганнан соң, Аллаһы теләсә, барлык әсәрләрен дә җыеп бастырырлар. Ирләрнең тырышлыгы тауларны җимерер419.
Гыйлем алып укып йөргән көннәремдә, хәтта иске мәдрәсәләрдә булган горефләргә күрә хәлфәлек иткән вакытларымда, аралашкан-дуслашкан кешеләремнең һичбере Мәрҗани хәзрәтләренә дус түгелләр иде. Аллаһы рәхмәт итсен, мөхтәрәм остазым да моңа тарафдарлык итмәс, күралмау теләге белән булса кирәк, аның дошманнарын якын күрер һәм аз гына мөнәсәбәт килү белән мактар иде.
Кыска төннәрдә ястү намазының фарызлыгына, ягъни укылырга тиешлегенә ышанган һәм бер рәкәгать намазының да вакытын кичектермәгән данлы атам да ошбу затны башка шөһрәт иясе галимнәр белән бер сафта тотмас иде. (Ләкин соңгы вакытларда фикере үзгәрде. Мәрҗанинең гадәти адәмнәрдән генә түгел икәнлеген сөйләгән вакытларыбызда разый булып һәм яхшы күреп торыр иде.) Безнең мохитебез шушы хәлдә иде. Бөтен тирә-ягыбыз Мәрҗанигә каршы булган хәлдә, Минзәлә өязенең бер почмагында һәм Бөгелмә өязенең Шөгер карьясендә бер-ике гаилә Мәрҗани тарафында булып, балаларын аның мәдрәсәсендә укыттылар.
Соңыннан аңлавымча, боларның Минзәлә өязендәгеләре Габделхәбир әл-Мөслими якыннары булып, аның тәэсире белән Мәрҗани хозурына барганнар. Ә Бөгелмә өязенең Шөгер авылында Мөгыйнетдин хәзрәт балалары (Бәдретдин белән Шиһабетдин), үзләренең остазлары Надир бине Исхак (Богырслан өязе Камышлы карьясендә мөдәррис) кушуына карап, Мәрҗани хозурына киткәннәр, имеш. (Надир бине Исхак Габденнасыйр әл-Курсави шәкерте иде, читкә укырга барырга дип рөхсәт сораучы шәкертләренә Мәрҗани хозурына бару шарты белән генә рөхсәт бирер иде диләр.)
Тарихы хәтеремдә юк, авылда күтәреп сатып йөрүче китапчылардан «Җарудә»420 китабын сатып алып, башыннан ахырына кадәр рәтләп укып чыктым. «Назурә…»гә421 каршы язылган бу әсәрне шул гасырда Русия исламнары эченнән иң шөһрәтле мөдәррисләр язганлыгы хикәят кылына иде. Ләкин бик күп мәсьәләләр караңгы калды һәм «Назурә…» белән чагыштырырга мохтаҗлык мәгълүм булды. Шуның өчен «Назурә…»не дә сатып алдым һәм һәр ике әсәрне янәшә куеп укып чыктым. Ләкин бу вакытта басылып чыккан нәрсәләребездән, аларның замандашларыннан һәм шуның кебекләрдән кәсеп иткән ышануларыбыз, фикерләребез һәм дөньяга карашларыбыз тәмам зилзиләгә очрады, янган шәһәр урынына икенче план белән бөтенләй яңа шәһәр бина кылынуы кебек, әүвәлге хәлләргә аз гына да мөнәсәбәте калмаган яңа ышану һәм дөньяга яңа карашлар бина кылынды. Хәтта бу эштә үземнең ихтыярым да булмады. Ялгыз мәгънәви бер көчнең ничек теләсә шулай идарә итүен күреп тордым, бернәрсә дә эшли алмадым һәм: «Чыннан да, «җаннарыбыз Аллаһының бармаклары арасында, һәм ул аны ничек теләсә шулай әйләндерә»422 дигән әйтемнең мәгънәсе ошбу хәлләрме?» – дип хыял кылдым.
Кыскасы, Мәрҗанигә булган дошманлыкларым урынына – мәхәббәт, чиркәнүләрем урынына ихлас һәм гүзәл ышану урнашты. «Җарудә» басылганнан соң, халыкка нинди тәэсир бирүеннән хәбәрем юк. Әмма Мәрҗани, үзенә дошманлык итүчеләрнең көчләрен тәмам аңлавы сәбәпле, минем уемча, шат булгандыр, гыйлем мәйданы үзенә калганлыгын белеп, Аллаһы Тәгаләгә шөкер иткәндер. Чынлыкта андый рәвештә каршы язуга караганда язылмау яхшырак булган, каршыда булган дошманга серне үтәдән-үтә ачып бирү булмаган булыр иде. Һәрхәлдә, Мәрҗанине тануыма беренче сәбәп «Җарудә» булды.
Шул көннән башлап, Мәрҗанинең басылган һәрбер әсәрен күзәтеп тордым һәм бик күп файдаландым. Бүген дә аның әсәрләреннән хаҗәтсез булганым юк, бик күп гыйльми мәсьәләләр хакында мөрәҗәгать итәм, кабул итсәм-итмәсәм дә, аның фикере белән таныш булып үтәм.
Хаҗ сәфәреннән данлы атам хәзрәтләре «Җәлал…» гә423 булган Мәрҗани хашиясен китерде, «Җәлал…» дәресләренә шуны укып чыгар һәм шул вакытлардагы гадәт буенча һәр форсат саен мөхтәрәм остазыбызга бәхәс кылыр идем. Үзенең гыйльми сәләте куәтле булганлыктан, бәхәсләрне бетерер булса да, бик күп нокталарда вөҗданы газапланган булуы сизелер иде. Ахырында безнең кулыбызда нинди бер китап барлыгын белде һәм үзе дә шул әсәрне алдырды. Дәрестә Йосыф Карабагый һәм Кәләнбәви, ахун шәех Сиялкүти хашияләре урынына Мәрҗани хашиясе һәм аның белән берлектә басылган Халхали хашиясе белән канәгатьләнер булды. Без мәдрәсәдән аерылган көннәрдә остазыбызның күңеле бөтенләй Мәрҗани тарафына аумаса да, әүвәлге ышанычы бик күп үзгәргән иде. Соңра Уфага баручы шәкертләр: «Хәзрәт әүвәлге кебек Мәрҗанигә бердәмлек күрсәтмичә, күп урында аның фикерен дөресли, без үз арабызда бу турыда сезнең тәэсирегез булды дип сөйләшәбез», – кебегрәк сүзләр сөйләделәр.
Ошбу «Җәлал…» хашиясе мөнәсәбәте белән, «Асар» да Оренбург шәһәрендә мөдәррис һәм ахун Мөхәммәд Фатих бине Гайнетдин тәрҗемәсеннән түбәндәге җөмләләрне күчерәбез:
Бу адәм, ягъни Мәрҗани хакында Гыйрфан әфәнде ибне Йосыф ошбу сүзне риваять итте: «Остазымыз дамелла Фатих хәзрәтләре гаять иркен холыклы, сабыр һәм шәфкатьле бер зат иде. Без «Мелла Җәлал» укыган вакытыбызда, үзенең әүвәлге гадәтенә каршы буларак, һәрбер хашиясен куеп, ялгыз Мәрҗани хашиясе белән генә канәгатьләнде. Хәтта дәрес бирер өчен, мәдрәсәгә ошбу хашияне алып килә иде. Үзебездә китап булмау сәбәпле, без шул Мәрҗани хашиясен остазымыздан барып сорый идек. «Дәрес алдында миңа китереп тапшырыгыз, чөнки бераз укырга ихтыяҗ була», – дип, китапны безгә бирә иде. Ошбу әсәрдә булган галәмнең барлыкка килүе, Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары һәм хәлифәлек мәсьәләләре хакында Оренбург, Каргалы һәм башка якларда төрле сүзләр таралды. Мөдәррисләр һәм хәлфәләр тарафыннан гаять зур ителгән һәм әһәмият бирелгән әлеге мәсьәләләр хакында безнең дамеллабыз һич гаҗәпләнмәде, салкын кан белән торды һәм әлеге адәмнәргә кушылмады, бәлки: «Бу нәрсә – гыйльми мәсьәлә, моның кебек сүзләргә гаҗәпләнү – урынсыз, бу турыда аның фикере дөрес булуы да ихтимал, һәрничек мин үзем шул сүзләрне чит күрмим», – дип, ныклык күрсәтте һәм Мәрҗанигә каршы булганнарга өстенлек бирмәде. Моннан соң «Мөстәфадел-әхбар…» басылды. Монда кыска төннәрдә ястү намазының424 фарызлыгы425 мәсьәләсендә (1 кис., 74 б.) мәсьәләнең тирән мәгънәсенә төшенүче ялгыз Әбү ән-Насыйр әл-Курсави булганлыгы, шулай ук Яхъя бине Габдулланың бу турыда: «Безнең абыз агай укыр иде, укымаганга караганда уку артык дияр иде», – кебек сүзләре күренде. Шушы сүзләрне безнең дамеллабыз үзенең остазларын кимсетүгә юрады һәм шуның сәбәпле Мәрҗанигә булган ихласы сүнде. Башкалар кебек аңа дошманлык итеп тә йөрмәде һәм гайбәтенә дә төшмәде, әүвәлге рәвештә тарафдарлык та кылмады». Гыйрфан әфәнденең бу җиргә мөнәсәбәтле булган сүзе шушы җирдә тәмам.
Моннан аңлашылганча, Мәрҗани хашиясен файдаланучы бер безнең остазыбыз гына түгел, бәлки бу хәл башка бер мәдрәсәләрдә дә булган икән.
Төркиядә сәяхәт итүче адәмнәрдән берсе бер мөдәррис хакында (исемен оныттым) «Мәрҗани хашиясе басылганнан соң, «Мелла Җәлал» нең бөтен хашиясен куйдым да ялгыз Мәрҗани хашиясен генә куллану белән канәгатьләндем. Аның сәбәбеннән башкалардан ихтыяҗ булмау хасил булды, дип сөйләде» дигән кебек риваять иткән иде.
Һиҗри белән 1303, милади белән 1886 елның җәендә иң беренче мәртәбә сәяхәткә чыгып, Казан шәһәренә бардым (шәкерт вакытым иде). Моңа кадәр пароход эченә кереп йөргәнем юк иде. Казанга баруымның максаты, мөмкин булса, Мәрҗанине күрү иде. Безнең алган тәрбиябез олуг адәмнәргә очрау һәм күренүдән мөмкин кадәр саклану, көтмәгәндә берәр мәҗлестә туры килсә – сүз сөйләмичә, ялгыз баш иеп утырудан гыйбарәт булганлыктан, минем күрүем бер сәлам биреп күрешүдән, дәрес биргәнен тыңлап утырудан гыйбарәт булачак иде. Шушы эшкә риза булып сәфәр киттем, остазның хәтере калырга сәбәп булмасын дип, ошбу ниятемне һәм сәфәремне һичкемгә белдермәдем.
Өйлә намазы426 соңыннан мәчет ихатасында Мәрҗани хәзрәтләре белән күрештем. Кем икәнлегемне сораганнан соң: «Авылдан килүче бер шәкерт», – дип җавап бирдем (Казанга авылдан килүче шәкерт, әлбәттә, аз булмый торгандыр). Ошбу вакытта түрәләр кыяфәтендәге һәм кылыч аскан берәү үзенең бер иптәше белән бергә Мәрҗанигә сәлам биреп күреште һәм, кесәсеннән бер кәгазь алып, Мәрҗани хәзрәтләренә бирде. Кәгазьне алып укыганнан соң, Мәрҗани гарәпчәләп ничә көн килүләрен һәм Казанда нинди урынга тукталуларын сорады да, тиешле җавапларын ишеткәч, өенә булса кирәк, китеп барды. Соңыннан белдем: ошбу чиркәс427 кыяфәтле зат «Әл-бәркуль-вәмиз…»428 нең 103 битендә телгә алынган Габделлатыйф бине Мөхәммәд булган икән. Мәрҗанигә безнең алдыбызда биргән кәгазе дә әлеге биттә басылган.
Мәрҗани дәрескә килмәде. Бәлки, өйләнер өчен, Буа шәһәренә китте. Бер шәкерте аркылы «Җәлал хашиясе» ндә булган матбага хаталарын төзәттереп алдым, сыек кара белән төп нөсхәдән үз кулы белән күчереп биргән бу кәгазь китапханәмдә булган «Җәлал хашиясе» эчендә әле дә сәламәт килеш саклана.
Күбрәк гомерен китап һәм каләм уртасында уздырган, бик күп гыйлем әһелләренә юлыккан, гыйлем һәм мәгърифәт юлында хезмәт иткән бу мөхтәрәм шәех белән очрашуым шуның кадәр генә булды. Моннан соң моның сәламәт вакытында Казан шәһәренә бара алмадым, хат-фәлән язарга да җае булмады. Ләкин Мәрҗанигә булган юлыгуымнан дәрес алып, шәех Җамалетдин әл-Әфгани хәзрәтләре мәҗлесенә баргач, күземне ачтым, үземнең кем һәм ни өчен килүемне Габделлатыйф әд-Дагыстани аркылы язып бирдем. Моның бик күп файдасы күрелде. Мәрҗани белән сөйләшеп утырудан мәхрүм булуым Әфгани белән бик озак вакыт сөйләшеп утыруыма сәбәп булды. (Әлхәмде лиллаһ галә көлли заль, һәрхәлдә, Аллаһыга дан булсын!)
Бик күп галимнәрнең шөһрәтләренә үзләренең шәкертләре сәбәп булуы мәгълүм. Хәтта Әбү Хәнифә хәзрәтләренең шөһрәтенә һәм мәзһәбенең таралуына Әбү Йосыф сәбәп булды диючеләр бар. Ләес бине Сәгыйдь хакында имам Шафигый: «Бу адәм имам Маликкә караганда да галим иде, ләкин шәкертләренең тырышсызлыклары сәбәпле юкка чыкты», – дигән кебек бер сүз сөйләде429.
Ошбу елларда вафат булган Мөхәммәд Габдеһ хәзрәтләренең шәкерте һәм юлдашы Мөхәммәд Рәшид Риза хәзрәтләре «Әл-мәнар» да («Маяк» та) аны ничек кирәк шулай мактап язып чыкты. Соңыннан аның тәрҗемәи хәле турында өч кисәктән гыйбарәт бер әсәр дә бастырды. Мөхәммәд Габдеһ хәзрәтләре мондый тәрҗемәи хәлләр басылудан башка да дөньяга танылган бер зат булса да, тәрҗемәи хәл китапларының шөһрәткә сәбәп икәнлеге инкяр кылынмас.
Бу көнгә кадәр остазларының шөһрәте хакында Мәрҗани шәкертләреннән тиеш булган кадәр хезмәтләр күрелмәде430. Мәрҗанине яхшылык белән искә алучылар һәм бөек исемнәрен матбугатта кабатлап хәтерләргә төшереп торучылар – күбрәк читләр һәм читтән торып дусларча мөгамәлә белдерүчеләр. Әгәр дә дәресләренә һәм мәҗлесләренә тырышлык күрсәткән шәкертләре остазлары хакында хатирәләр язып торган булсалар иде, бу көнгә кадәр бик күп нәрсә хасил булган булыр иде.
«Асар» да Мәрҗани тәрҗемәсендә «Моның турысында ишеткән сүзләрем» исемендә бер бүлек бар. Шуны исә бу җирдә тулысынча күчерәм.
1. Әхмәдхаҗи ахун хәзрәтләреннән ишеттем:
– Шиһабетдин хәзрәт мәҗлесе, чыннан да, гыйлем һәм галимнәр мәҗлесе булып, бөтен утырдашлары гыйлем турында фикер алышучылардан гыйбарәт булыр иде, һичбер гайбәт сөйләмәс, мәҗлесендә гайбәт булмас, сүзе ләззәтле һәм мөлаем булыр вә һәрнәрсәне җентекләп тикшерү үлчәвеннән кичерер иде.
Хаҗ сәфәрендә Мәдинәи Мөнәүвәрәгә431 баргач, китапханәдә «Сөбхател-мәрҗан»432 китабының433 язма нөсхәсен күреп, бик кызыксындым. Үземнең вакытым булмаганлыктан, тиешле җирләргә билгеләр куеп, Ахунҗан әл-Мәргыйнани әфәндедән үтенеп, нөсхә иттердем. Казан шәһәренә кайтып керүем белән, Шиһабетдин хәзрәт номерыма килде һәм, күрешүе белән: «Борадәр434! Сез Мәдинәдә «Сөбхател-мәрҗан» нән бик күп нәрсәләр күчертеп алгансыз икән, моны миңа Мәдинәдән хат язып белдерделәр, мин сезне гадәттән тыш зарыгу белән көттем, никадәр еракта булса да, әлеге нөсхәне миңа биреп калдыруыгызны чын күңелдән үтенәм, күчереп алганнан соң, үзегезгә сәламәт килеш тапшырырмын», – диде. Мин, әйберләремне актарып, кәгазьләремне таптым һәм хәзрәткә бирдем. Бу вакыттагы шатлыгы аңлатып бирерлек булмады. Казан мөдәррисләреннән берәү: «Аллаһы Тәгалә тәкәбберлекне өч кисәк итеп, берсен – Садыйк Борнаевка, икенче кисәген – безнең Шиһаб ахунга, өченче кисәген бөтен дөнья халкына таратып биргән», – дип сөйли иде. Ләкин шундый бер карт галимнең, шул дәрәҗәдә сүз үтемлелек һәм игътибары була торып, турыдан-туры үзе килүе тәкәбберлек галәмәте түгел, бәлки тыйнаклык галәмәте иде. Казан галимнәренең һичбере гыйлем юлында шул рәвештә йөрмичә, моның бу рәвештә мәхәббәт белән йөрүенә гаҗәпләндем һәм гыйлемгә гашыйк булганлыгы белән хөкем иттем. Әгәр дә берәр бала аркылы гына чакырткан булса да, шатлык белән барачак идем, үзенең дә минем шул хәлемне белә торып килүе гыйлемгә мәхәббәтеннән иде. Гыйлем хакында бу кадәр тыйнаклык күрсәтүчене тәкәббер дип сөйләү бик урынлы булмас иде.
2. Ибраһим әфәнде Акчуриннан ишеттем:
– 1880 елның июнь ае иде. Казан шәһәрендә Ягъкуб Чукин өендә Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләре белән күрештем. Ошбу мәҗлестә: «Хәзрәт! Эшләпә кию ислам шәригате хөкеменә караганда мөселманнар өчен хәрәм буламы?» – дип сорадым. Әлеге соравыма: «Хәрәм булу кайда, мәкруһ булуын дәгъва кылырга да урын юк», – дип җавап бирде.
3. Борһан казыйдан ишеттем435:
– Бәрәңге якларына бару-кайтуымда Казан шәһәрендә кичәләү гадәтем иде. Моннан максатым исә дамелла Шиһабетдин белән сөйләшеп утыру иде. Һәр кабат өенә барып сөйләшеп утыра идем. Моның мәҗлесе гыйлем мәҗлесе булып, яныннан чыгучылар гыйлемнән башка нәрсәләрдән бөтен бәйләнешләрне өзеп чыгарлар иде. Горур һәм тәкәббер, ялагай һәм икейөзле адәмнәргә һич илтифат итми торган бу кеше саф адәмнәрне гаять якын күрер һәм яхшы күңелле кешеләргә һәрвакыт яхшы теләк белән булыр иде.
4. Борһанетдин Мөхәммәд әл-Мәрҗанидән ишеттем:
– Атабыз хәзрәтләреннән Садыйк Хәсән хакында: «Моның белән танышлыгыгыз бармы? Ул адәм хакында фикерегез ничек?» – дип сорадым. «Читтән торып танышлыгыбыз бар, бәгъзе бер әсәрләребезне үзенең китапларында мактаганлыгын риваять итүчеләр дә булды. Бәгъзе китапларын укыдым. Галим һәм күп мәгълүматлы бер адәм. Фәкать дөньяга карашыннан күңелем разый түгел, бик күп фикере белән килешә алмыйм», – диде.
5. Хәбибулла бине Харис әл-Эстәрлидән ишеттем436:
– Дамелла Шиһаб Бохара мөдәррисләренең гыйлемнәре белән үзен кимчелекле дип санамаганлыктан, гомерен китапханәләрдә йөреп, китап укып үткәрә һәм үз мәҗлесенә тоташ йөрүчеләргә бик гүзәл дәрес бирә иде. Остазларыбыз һәм остазларыбызның остазлары булганлыктан, Бохара галимнәрен ялганга чыгаруы һәм аларның фәтваларыннан437 көлүенә риза булырга көчебез юк. Мин дамелла Шиһаб хакында тик торып калмас идем, ләкин гыйлеме аяктан егадыр. Бу адәмнең гыйлеменә хәйранмын. Нинди генә рәвештә аңлатсам да, аз гына хакын түләвемә ышанычым юк. Шәкертләремә рамазан аенда «Мөкаддимәте «Вафиййәтел-әслаф»438 ның гизеп йөрүгә бәйле бүлеген дәрес итеп укытам. Мин, гыйлем алыр өчен, Бохарага бардым, әгәр дә Бохарага бармаган булсам, шиксез, дамелла Шиһаб хозурына барып укыган булыр идем439.
6. Хабибеннәҗҗар әл-Үтәкидән ишеттем:
– Шиһабетдин хәзрәт гайбәтсез бер адәм булып, әүрад440 һәм әхзабы441 күп иде. Махсус вирдләре442 тәмам булмаса, мәчеттән кайтканда, икенче бер озын юлдан кайта һәм шул вакытта һаман вирдләрен укый иде. Сәфәрдә һәм сәфәрдә булмаганда, намазларын бер рәвештә үти иде. Байларга һич илтифат итмәс, ялагайлар белән эше булмас – бу адәм безгә нык ышанычлы һәм дус дип хак сүзне әйтми калмас, тиешле җирдә һичкемнең хәтерен олылап тормый иде. Шәехлек әгәр дә рәсүлүллаһ сөннәтенә иярү, ислам юлында тырышудан гыйбарәт булса, бу кешенең чын шәех булуында да шөбһәм юк. Һәр рамазан ахырында игътикяф443 өчен мәчеткә керер һәм ошбу вакытта шәкертләргә «Хисне хәсыйн»444 китабыннан дәрес укытыр иде. Бөек затлары, ягъни аның үзе белән бер сәфәрдә булдым. Чарасызлык булмыйча торып, өйлә белән икенде намазын бергәләп укыды. Бу турыда миндә гаҗәпләнү билгесе күргән булса кирәк, «Бу ике намазны бергәләштерүнең дөреслеге хакындагы хәдисләр445 дөрес һәм бик ышанычлылар», – диде. Коръән-Кәримдә булган «Аллаһы Тәгалә күкне вә җирне һәм аларның икесендә таралган җан ияләрен барлыкка китерде, ул, шулай итеп, аларның барысына да үзе теләгәнчә көче җитүче» аятен укып: «Бу аятьтә күк җисемнәренең җирдә дә булуына ишарәт бар», – дип сөйләр иде.
7. Хәсән әфәнде Акчуриннан ишеттем:
– Әстерхан шәһәрендә торучы шига галиме мелла Нәкый әфәнде белән бервакыт күрешәдер, әдәби һәм гыйльми мәсьәләләрдә сөйләшеп утырадыр идем, укымышлы һәм чын галим бер адәм иде. Бервакыт миңа ошбу сүзне сөйләде: пароходта барган вакытымда зур гәүдәле һәм озын киемле бер адәм минем яныма килде дә: «Сез галимнәр кыяфәтендә күренәсез, шуның өчен, танышырга теләп, яныгызга килдем, кем һәм кайсы җирдән буласыз?» – диде. Мин үземне таныштырдым һәм дә бу адәмнең Шиһабетдин әл-Мәрҗани икәнлеген белдем. Ошбу очрашуыбыздан соң моның белән әшнә булдык, һәр ел Мәкәрҗә сәфәремдә Казанга кереп, моның белән күрешеп-сөйләшеп утыра идем, гыйльми һәм дини мәсьәләләрдә күп бәхәсләребез булды. Мин Җамалетдин әл-Әфгани белән Мәрҗанинең һәр икесен күрдем һәм һәр икесе белән сөйләшеп утыруларда булдым. Шәех Җамалетдиндә сүзгә осталык, зирәклек һәм сәләтлелек, рухи хәлләрдән хәбәрдарлык, мәгълүматны үз урынында куллана белү куәте көчле иде. Шуның өчен һәрвакыт үзен җиңүче һәм башкалардан өстен күрсәтергә урынлы була иде. Әмма матдә446 гыйлеме һәм мәгълүмат күплек ноктасыннан шәех Җамалетдингә караганда Мәрҗани өстен иде.
8. Хәлил казыйдан ишеттем447:
– Мохит һәм хашиябез дамелла Шиһаб хәзрәткә дошманнар иде. Шулар тәэсире белән булса кирәк, һичкайчан зарарын күрмәгән бу затны үземә яки үземне аңа дошман дип ышана идем. Казый булып сайлану һич хыялымда булмаган хәлдә, сайлау кызыкларына катышыр өчен дип, Казан шәһәренә казый булып сайландым. Эшкә яхшы таныш булучылардан бер адәм448: «Дамелла Шиһаб әлеге мәхкәмәдә449 ришвәт һәм гөнаһлы арадашлык белән эш кылынуга бик хафалана, ничә еллардан бирле бу турыда тырышып көч куеп килсә дә, морадына ирешә алмый иде, бу ел морадына иреште, сезне сайлатты, сездән күп нәрсә өмет итә», – дип сөйләде. Ошбу сүздән тәэсирләнеп, шул адәмне йортына барып күрергә карар бирдем, төрле фикерләр белән мәшгуль булганым хәлдә янына кердем. Бәхтияр авылының имамы бохаралы мөдәррис (Хәсән исемле дигән кебек була) белән сөйләшеп утыралар иде. Дамелла Шиһаб, Собраниедә450 галәмгә куяр өчен, бер-ике нәрсә тәкъдим итте һәм шуның соңында гаять тулы һәм исәрле сүзләр белән бер-ике җөмлә нәсыйхәт сөйләде. Сүзе тәмам булыр-булмастан, бохаралы: «Инде дамелла, бу хөрмәтле кеше аларны үзе дә белә торган кеше, Аллаһы теләсә, гайрәт итсә кирәк», – диде. Дамелла: «Белми дип сөйләмим, белә торгандыр, бәлки. Хәтеренә төшермәкче булам», – диде. Безнең сайлануыбыз тугрысында үзенең тырышлыгы булуы хакында аз гына булса да аңлатмады, бәлки, бөтенләй читтә хәбәрсез торучы бер адәм рәвешендә күрелде. Үз-үземә: «Бу бер саф адәм булып, Аллаһы ризалыгы өчен хәрәкәт итүче икән», – дидем һәм, бу көнгә кадәр үземнең дошманлык кылып йөрүләрем өчен, эчемнән үкендем, һәртөрле усал фикерләр белән кергәнем хәлдә, бөтен эчем мәхәббәт һәм дәрт белән тулып, яныннан чыгып киттем.
9. Хәйрулла ахуннан ишеттем:
– Кышкар имамы дамелла Исмәгыйльнең безгә мәгълүм булган бөтен әсәре зәбихә451 хакында язган аерым язмасыннан гыйбарәт иде. Хәлбуки шул биш-ун юллык язмасы өчен бәгъзе адәмнәр аны гомерләре буенча сүктеләр һәм хурладылар, хәтта вафатыннан соң да рәнҗүләрендә дәвам иттеләр. Шиһаб хәзрәт исә биш-ун юлдан гыйбарәт кенә түгел, бәлки олуг җилдләр тулы әсәрләр язды һәм бу мәмләкәт галимнәренең колакларына кермәгән мөһим вә нечкә мәсьәләләргә караган бәхәсләр ачты. Шуның өчен моның әче сүзләргә һәм урынсыз һөҗүмнәргә төбәү ноктасы булуында гаҗәпләнерлек түгел.
Минзәлә өязенең Сәфәр карьясендәге Шаһгәрдән исемле бер мелла тарафыннан мөфти исеменә җибәрелгән бер басылган әсәр Собраниенең өстәл өстендә ята иде. Бозык гарәпчә язылган бу әсәрдә әлеге мелла: «Мин, Мәрҗани сүзләренә бәхәсләр кылып, бер рисалә төзегән идем һәм шуны да мөфтигә җибәргән идем. Казыйлардан берсе ничектер шул рисаләмне, алып, Мәрҗанинең үзенә җибәргән. Шуннан соң язган әсәрләрендә Мәрҗани минем бәхәсләремә җавап биреп шөгыльләнде», – дигән. Көннәрнең берендә Хәйрулла ахун шул рисаләне күрде һәм, күзлеген киеп, бераз вакыт карады, соңра аркасы белән урындыкка ятып бик озак көлде һәм: «Шаһгәрдән мелла юкны сөйли. Аның шул кәгазьләрен безнең абзыебыз (Гыйнаятулла ахун) булган бер мәҗлестә мөфти Тәфкилевкә китереп биргәннәр. Мөфти ачып караса да, табигый, бернәрсә дә аңламаган һәм абзыйга, биреп: «Карарсың, бер мәгънәле нәрсәсе бармы?» – дигән. Абзый шул кәгазьләрне үзенә алып кайтты. Мөфти Тәфкилев башка бик күп эшләрен дә абзыйга биреп карата иде, хәтта читкә куылуыннан элек шәех Зәйнулла хәзрәтләрен Уфага чакырып җавап алган вакытында үзенә ярдәмче сыйфатында безнең абзыйны алдырган иде. Абзый, әлеге кәгазьләрне карап маташса да, мәгънәле нәрсә тапмады. Шаһгәрдән мелланың шул шикләнүләрен кирәксез һәм мәгънәсез нәрсәләргә мисал итеп, гомер буе көлеп сөйләде. Вафат булганнан соң, абзыйның һәрбер кәгазен җыеп, үземә алып кайттым. Шаһгәрдән мелла бәхәсләре шул кәгазьләр эчендә сәламәт килеш сакланалар. Аны безнең абзыйдан башка караган кеше юк. Аны казыйлар Мәрҗанигә җибәрү түгел, үзләренең дә аннан хәбәрләре юк. Шаһгәрдән меллага әйтегез, кадерле кәгазьләрен бездән барып алсын! Үзен югары күтәрер өчен, нинди юл тапкан452!
10. Сөләйман Аитовтан ишеттем:
– 1887 елның (милади) май аенда Шиһабетдин хәзрәтне Габделвәли кызы Фатиха белән булган никахыбызның туена Троицки шәһәренә алып бардым. Казаннан Пирмәгә453 пароходта һәм аннан Екатеринбургка тимер юлда, аннан Чиләбе аркылы Троицкига почта атларында бардык. Троицкига бер тукталыш калгач, безне каршылаучылар белән очраштык. Болар Троицкиның галимнәр һәм мөдәррисләреннән, байлар һәм танылган кешеләреннән гыйбарәт иде. Чатырлар корып һәм һәртөрле кунак итү әсбапларын әзерләп, безне көтеп торалар икән. Яннарында туктадык. Дамелланы бик ихтирам кылып күрештеләр. Озак вакыт ял иттек. Соңыннан бергәләп шәһәргә киттек. Хәзрәт Троицкида ун көн кадәр кунак булып торды, мин аннан калдым. Хәзрәт шушы сәфәрендә бик күңелле йөрде, бездә бер ныклы таяныч күрепме, ничектер һаман сөйләр, аңлап җиткәнебез кадәр гыйльми нәрсәләрдә бәхәс кылыр иде. Яныбызда ат яратучы өченче бер адәм булды. Хәзрәт бик кәефләнеп сүз сөйләгән вакытларда, бу адәм, бик аз гына форсат килүне уңыш санап, үзенең кара айгыры белән туры биясе турында бәхәс кылырга керешә һәм хәзрәтнең сүзен бүлә иде. Дөрес, сүзне олылау өчен булса кирәк, хәзрәт бу адәмнең сүзен кисмәс, ләкин ризасызлыгы йөзеннән сизелер иде.
Гобәйдулла исемле бер шәкертенең чакыруына күрә, икенче бер вакытта хатыны Хөсәен кызы Фатыйма белән Хан урдасына сәяхәт кылып кайтты. Яхшы пароходлар Иделдә яңа гына йөрергә башлаган вакытлар иде. Кайтканнан соң, ошбу сәфәреннән дә риза булганлыгын һәм: «Пароходта мунчалар кереп кайттык, инде башка рәхәт сәбәпләрен сөйләргә дә хаҗәт юк», – дип сөйләде. Шиһабетдин хәзрәт кабере өстенә куелган таш ошбу Гобәйдулла исемле шәкерте тарафыннан утыртылды. (Мәрҗани хәзрәтләре ни өчендер үзе «Мөстәфадел-әхбар…»да ошбу Троицки һәм Хан урдасы сәфәрләрен язмый.)
11. Сәмәрканд ахуныннан ишеттем:454
– Дамелла Шиһабетдин хәзрәт мине якын күрә һәм олылый иде. Бер кызын биргән вакытта, никах мәҗлесенә дә аерым хат белән чакырды. Бервакыт аулакта: «Тәкъсир455! Бик кара урында (Мәкәрҗәдә) торып калдым, күңелем бик каралды», – дип зарландым. «Күңелең каралуны ничек беләсең?» – диде. «Гыйбадәтләрдә ләззәт юк», – дидем. «Дөрес, гыйбадәтләрдә хозур вә ләззәт булмау – күңел каралуның билгесе, ләкин моның белән өметсез булырга ярамый, тырышырга, көч куярга кирәк. «Кемнәр безнең өчен тырышалар – шуларны без үз юлыбызга күндерербез»456 дигән изге сүзләр – Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе», – диде.
12. Садыйк әфәнде ибне Галикәйдән ишеттем:
– Һәр форсат чыгудан файдаланып, Шиһабетдин хәзрәт хозурына барыр идем. Күрешеп хәл сорашканнан соң, вакытын әрәм итүемнән куркып, китәр өчен рөхсәт бирүен сорый идем. Ашыгыч бер эш булмаса, һаман янында утырта, мәшһүр адәмнәр хәлләреннән гыйбрәтле вакыйгалар сөйли, әдәби, иҗтимагый һәм гыйльми бәхәсләргә керешә вә бәгъзе вакыт мәҗлесен бик озынга сузып җибәрә торган иде. Сүзе тәмам булганнан соң: «Бар инде, Садыйк, кайт, бик күп вакытымны үткәрдең, ләкин эчемне дә бушаттым», – дип әйтә иде.
Мөфти исемендәге бер адәмнең рәнҗүе сәбәпле кысылган һәм хозурсызланып утырган бер мәҗлестә үзенең галим һәм укымышлы шәкертләреннән Билал исемле бер сукыр, юату нияте белән булса кирәк, дамеллага: «Тәкъсир! Мөфтинең әһәмияте юк, ул – марҗа! Менә аның Вәлие (икенче бер Вәли исемле адәмне күздә тота) бик урыс!» – диде. Ошбу вакыт хәзрәт үз-үзен кулга ала алмыйча көлеп җибәрде, һәм бөтен мәҗлескә рәхәтлек килде.
Бер кыз белән Гайфулла исемле егет арасында гакыд457 никах мәҗлесендә егеткә исем кушучы имам да катнашкан иде. Хәзрәт шул мелла тарафыннан кушылган исем икәнлеген белде һәм, имамга мөрәҗәгать итеп: «Мондый мәгънәсез исем кушканчы, Габдулла дип куйсаң ни булыр иде, гарәпләрдә «гайф» җирәнү мәгънәсендәге сүз була», – дип, мелланы шелтәләде.
Бервакыт бик күп урыс кызлары бер пычрак урыннан чыктылар да, җыелып тора торган су янына барып, ботинкаларын салып юдылар. Юган вакытларында да, кигән вакытларында да һәрбере сул аякларын алдан йөрттеләр. Моны карап тордым да гаять гаҗәпләндем. Дамелла янына баргач, ошбу хәлне хәйран булып хикәят иттем. Шушы хәлне бер әсәрендә искә алган дип ишеттем.458..
Шиһабетдин хәзрәт һәрвакыт наданлыктан зарлана, аерым алганда, шигырь язуда булдыра алмавы өчен, чын-чынлап үкенә иде459.
13. Салих әфәнде ибне Габделхаликтан ишеттем:
– Бохарада булган остазыбыз Габдеррәзак әл-Мәргыйнани Мәрҗанинең дусларыннан иде һәм һәрвакыт: «Мәрҗани, һичшиксез, ахун-шәех һәм аның үз дәрәҗәсендә булган затларга караганда хөкем чыгаруы да бик төгәл һәм анык, дөньяның яратылышы һәм дә Аллаһының сыйфатлары мәсьәләсендә Мәрҗанигә рәддияләр460 язып шөгыльләнүчеләр – чын-чыннан Мәрҗани тәхкыйкларына461 төшенү бәхетеннән мәхрүм адәмнәр. Мәрҗани сүзләрен аңлап укучылар өчен бу хәл мәгълүм», – дип сөйли иде.
14. Сафи ахуннан ишеттем:
– Шиһабетдин хәзрәт дәрес башланганнан соң гадәттән тыш шәкерт җыелган булса да, мәхәллә бае Ибраһим әл-Юныси белән дуслыгы булмаганлыктан, күп мәшәкать чикте һәм шәкертләрен күңеле шатланып тәрбия кылуга ирешә алмады. Бер гаепле шәкертен әдәп-тәрбиягә өйрәтмәк булган вакытында шәкерт Ибраһимга сыенды. Ибраһим да, бөтен ярдәме һәм ярдәмчеләре белән мәдрәсәгә килеп, хәзрәт белән кычкырыша һәм соңыннан якалаша башлады. Ибраһим адәмнәреннән куркулары сәбәпле, шәкертләр тәрәзәләрдән чыгып качтылар. Шуннан соң мәдрәсәләр янып, шәкертләр дә вакытлыча таралды. Дәресләрдән соң Шиһабетдин хәзрәт бик ләззәтле моназарәләргә462 керешә, бүлектән бүлеккә, бүлемнән бүлемгә күчеп, сүзгә оста кешеләрнең җаннарын рәхәтләндерә иде. Нигездә файдаланырга тиешле булган шушы мәҗлесләрнең без шул вакытта ләззәтен белмәдек, форсатларны кулдан ычкындырдык.
15. Галимҗан хәзрәтләреннән ишеттем:
– Дамелла Шиһабетдин хәзрәт: «Безнең халкыбыз руслардан, бик күп бозык гадәтләр алганнары хәлдә, ике төрле бик гүзәл гадәтне ала алмады. Бу гүзәл гадәтләрнең берсе – сәгатьне дөрес йөртү һәм икенчесе – дәгъватлы, ягъни чакырулы мәҗлесләргә сәгате һәм дәкыйкасыннан463 кичекмичә килеп җитү», – дип сөйләргә ярата иде. Вафатыннан ике көн элек бер җәмәгать белән хәлен белергә кердек, кәефе яхшы һәм күңеле хуш иде. Безне бик рәхәтләнеп кабул итте һәм бер мөнәсәбәт белән күңеленнән «Тәфсир кәшшаф»464 ка кереш сүзен укыды. Зәмәхшәри сүзләренең матурлыгы һәм төзеклегенә гаять дәрәҗәдә гаҗәпләнде һәм: «Әгәр дә «Тәфсир кәшшаф» ны кыскартсам, ошбу сүзләрне сәламәт калдырыр, бер хәрефенә дә тимәс идем. Бәйзави үзенең тәфсирендә «Кәшшаф»465 юлыннан чыккан вакытта да гүзәл бара, күп кешегә сиздермәслек рәвештә генә яхшы сүзләр тезә ала, әмма Нәсәфи акыл мәсьәләсендә «Кәшшаф» юлыннан чыкса, бөтенләй шашып кала, гүзәл сүзләр китерүдә булдыра алмавы һәркемгә беленерлек дәрәҗәдә күренеп тора», – дип, бик озын бер сүз сөйләде.
Гыяс мәхдүм466 Сәлахетдин хәзрәттән алган гыйлеме сәбәпле, гасырының олуг затларына һөҗүм һәм дәресләренә тәнкыйть кылды. Соңыннан мөзмин467 хасталыкка дучар булганлыгына борчылып, бу хәлне яшь вакытында олуг затларны тәнкыйть кылуының җәзасы дип уйлый башлады һәм, ошбу фикере күңелендә тамырланганнан соң, үзенең остазы Шиһабетдин хәзрәттән читләште468.
Габденнасыйр әл-Курсави гадәттән тыш зирәк булуы җәһәтеннән Мәрҗанидән өстен торса торыр, әмма тәхкыйк бабында Мәрҗанинең Курсавидан югары дәрәҗәдә булуын уйлыйм469.
16. Габделхәким бине Ибраһим әл-Чалпавидән ишеттем:
– Голәмәне борынгы дип сөйләүнең бик яман эш икәнлеге мәгълүм. Хәлбуки Шиһабетдин ахун һичкемгә илтифат итми, ошбу сүзне сөйли һәм әсәрләрендә яза. Инде аңа ияреп шәкертләрнең юлдан чыгуларыннан борчылуыбыз бик зур470.
17. Габделфәттах (остазыбыз) хәзрәтләреннән ишеттем:
– Хаҗ сәфәренә барган вакытыбызда, Казан шәһәрендә бераз көннәр торырга туры килде. Йорт хуҗабыз Мөхәммәдшәриф Габдуллин (Чыршы Шәриф): «Сине шәһәрнең зур мөдәррисләре белән күрештердем, инде дамелла Шиһабетдин белән дә күреш!» – дип, аңа алып китте. Өенә кереп утырдык. Дамелла бик кысылган һәм хафалы кешегә охшаулы иде. Аз гына бер мөнәсәбәт килү белән, мин: «Тәкъсир! Хәнәфиләр, ничек кенә булса да, дөньяви сүз намазны боза, диләр. Хәлбуки бер фарыз намаз эчендә рәсүлулла белән Зөлйәдәйн исемле сәхабәнең сөйләшүләре исән булган кешеләрдә телгә алына. Бу вакыйга хәнәфиләрнең зарларына дәлил булса кирәк. Чөнки вакыйгада Әбү Һөрәйрә үзе катнашканлыгы аңлашыла. Хәлбуки намазда сүзнең хәрәм булуы (хәнәфиләрнең үз сүзләренә күрә дә) бик борынгы», – дидем. Ошбу вакыт аның беркадәр күңеле ачылгандай булды һәм: «Әбү Һөрәйрә бу вакыйгада катнашмый иде, аңа дәлил булып Зөлшималәйннең Бәдәр сугышында шәһит булуы тора. Зөлшималәйн белән Зөлйәдәйн – һәр икесе бер кешенең кушаматлары, ул вакытларында намаз эчендә сүз хәрәм түгел иде», – диде. Шул вакытта чиновник кыяфәтендә бер адәм килеп керде дә, икенче бүлмәгә чыгып озак сөйләштеләр, дамелла үзе безнең яныбызда утыра алмады, чәйне башка бер адәм эчерде. Без хушлашып чыгып киттек. Соңыннан белдек: аңа каршы булган кешеләр аның өстеннән яла якканнар, әлеге чиновник шул эшне тикшереп йөри икән.
18. Гыйльман ахун (җизнәбез) хәзрәтләреннән ишеттем471:
– Хиҗаз сәфәребездә бик күп галимнәр һәм шәехләрнең илтифатларын күрдек. Тәкиййәләрдә, зекер мәҗлесләрендә йөрдек. Ләкин ишаннарның үзләрен зиярәт кылучыларга үбәр өчен кулларын, хәтта аякларын сузып торулары, үзләрен Җир йөзендә үзгәртүчелек өчен мактаучыларга рәхәтләнеп, ачык йөз белән ризалык күрсәтүләре, мактаучыларны яратулары бик кәефемне бозды. Бу эшләрне ишанлык өчен дә, мөридлек өчен дә яраклы күрмәдем. Әгәр дә кайткан вакытымда Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләрен күрмәгән булсам, ислам дөньясында ислам дине күтәрергә лаек адәм юк икән дигән бер ышаныч хасил кылачак идем. Казанда бераз көннәр калырга мәҗбүр булдык. Иптәшләребез арасында Казанда сүзе үтүе һәм шөһрәте булган мөдәррисләрдән бер адәм бар иде. Ошбу сәбәптән кунакларга йөрдек. Мәшһүр галимнәрнең мәҗлесләренә кереп, озак вакытлар сөйләшеп утырдык. Китәр вакытыбызда, «инде Шиһаб ахун белән дә күрешик» дип, өйлә намазы укыр өчен, аның мәчетенә киттек. Сыйланырга һәм хөрмәт күрергә, мактанырга ярата торган бер иптәшебез Мәрҗани хәзрәтләренә: «Без Бөгелмә өязеннән килүче мосафирбыз. Хиҗаз сәфәреннән кайтып киләбез», – дип, олугланып, үзебезне тәкъдим итте. Моңа карап, Мәрҗани: «Аллаһы Тәгалә гамәлләрегезне кабул итсен, гаилә һәм балаларыгыз белән шатлыкта күрешү насыйп булсын. Габдессаматны беләсезме?»472 – диде. Мин, алга чыгып: «Хәзрәт, беләбез, безгә ерак түгел җирдә имам булып тора», – дидем. «Бик яхшы, Аллаһы сәламәтлек бирсен!» – диде дә үзенең өенә кайтып китте. Кочаклашып күрешер, өенә алып барып, безне мактый-мактый кунак итәр дигән уй белән барган иптәшләребезнең күңелләре ифрат дәрәҗәдә бозылды. Мин яныбызда булган хәзрәткә: «Безне Хиҗазда шәехләр бик мактадылар, хәтта хат белән тәкъдимнәр бирделәр, без инде шәех һәм ишан хәзрәт булып кайтып киләбез, ләкин хәзер мәгълүм булды, Хиҗаз шәехләре безне тиешсез күтәргәннәр, үзебезгә тиешле булган дәрәҗәбезне бирүче менә бу Мәрҗани булды. Дөньяда чын шәех булса – шушы адәм булыр. Чын галимнәр һәрбер юлчы һәм һәрбер үтеп баручы белән суган суы сатып тормаска тиешле, мин бу адәмне чын ярату белән яраттым, бу адәм үзенең «Назурә…»се кадәр горур һәм олы икән», – дидем. Табигый, иптәшләрем бу сүземнән риза булмадылар, әмма мин үзем чынлап торып моны яхшы дип санадым һәм, үз-үземне онытып сокланучы дәрәҗәсенә ирешеп, күңелемне бәйләдем.
19. Мөхәммәтгали әз-Заһир әл-Витри473 хәзрәтләреннән ишеттем:
– Мәрҗани белән күрешә алмадым, үзара язышкан хатларыбыз да булмады. Ул Мәдинәгә барган вакытында, мин Тунис мәмләкәтендә калдым. Шулай булса да, безгә дуслыгы барлыгы Мәдинәдә булган шәкертләренең сөйләүләреннән мәгълүм булды. Мәдинәгә килгәннән соң, миңа тапшырыр өчен дип, беркадәр бүләкләр калдырган иде. Тунистан кайтканнан соң, бүләкләрен алдым. Әсәрләрен күргәнем юк иде, баш өлеше булмаган «Назурә…»сен474 күрсәттегез. Бу – гүзәл бер әсәр. Монда, максаттан тыш, бик күп бәхәсләр бар. Ләкин, уема күрә, бу бәхәсләр һәрбере үзенең гасырдашларына каршы кинаяләр, сорауларга җаваплар итеп язылган. Һәрхәлдә, бу – файдаланылырга тиешле бер китап.
20. Минһаҗ ахуннан ишеттем475:
– Дамелла Бохарадан бу мәмләкәткә кайтырга чыккач, үзенең атасын бик ихтирам иткәнлектән, «инде гыйльми мәсьәләләрдә сүз чыгып, атамның хәтерен калдырмасам ярар иде» дип, Аллаһы Тәгаләгә бик сыенып кайткан һәм кайтканнан соң да аның хозурында гыйльми мәсьәләләр сөйләүдән бик сакланыр булган. Моны һәрвакыт үзе сөйли иде.
Бервакыт атасы нинди мөнәсәбәт беләндер: «Аллаһының сыйфаты мәсьәләсендә мөселманнарның иҗмаглары476 белән килешмәве сәбәпле, Курсавиның яңа нәрсәләр уйлап чыгаруына шөбһә кылырга урын юк», – дигәч, дамелла: «Ул иҗмагның дәрәҗәсе һәм өлеше, риваять ителүе һәм телдән-телгә күчереп сөйләнүе, игътибары бик күп бит. Һәрбер иҗмагка килешмәүчеләрне яңа нәрсә уйлап чыгаручы дип хөкем итү ярамас. Чөнки ул очракта бик зур тоткарлыклар килүе тиеш була», – диде. Ошбу вакытта атасы бер сүз дә эндәшмәде һәм шуннан соң вафат булган көненә кадәр Курсави хакында сүз сөйләмәде. Моны да дамелладан күп мәртәбә ишеттем.
Карьягә кайтып имам булганымнан соң, дамеллага ярашып, хөтбәләрдәге шәһадәтне477 «әшһәдү»478 дип укый торган булдым. Бервакыт мөәззинебез: «Әгәр дә «нәшһәдү»479 дип укысагыз, шунда без дә керер идек», – диде. Мин аңа каршы: «Син азанда «әшһәдү» дип әйтәсе урынына «нәшһәдү» дип кычкырсаң, шунда без дә керер идек», – дидем. Мөәззин аптырап калмады: «Азан бит шулай риваять ителгән, аны үзгәртергә безнең кулыбыздан килми», – диде. Мин дә аңа: «Хөтбә дә шулай риваять ителгән, аны без үзгәртә алмыйбыз», – дидем. Мөәззин шул җирдә туктады. Дамелла белән күрешкән вакытта, ошбу вакыйганы аңа сөйләдем. Бик хозурланды, соңыннан күрдем: бер әсәренә дә керткән иде480.
21. Муса хаҗидан ишеттем:
– Дамелла Шиһабетдин хәзрәт Троицкига барган вакытта, без анда түгел идек. Аның мәҗлесенә туры килгән иптәшем (Баһаэддин бугай) безгә ошбу маҗараны сөйләде: «Халык бик күп булган бер аш мәҗлесендә имамнардан берсе бер мәсьәлә чыгарды. Мәсьәлә эчендә сәхабия481 булган бер хатын исеме телгә алына иде. Галимнәр, гадәт буенча, һәрберсе сүзгә катнаштылар, сөйләштеләр. Ошбу вакытта Мәрҗани тик утырды. Халык туктап, мәҗлес тын булып калганнан соң, Мәрҗани сүзгә керешеп, әлеге мәсьәләне тәмам баштан чыгарып, төп кирәклесен генә калдырып сөйләде. Монда шөбһәгә сәбәп булган нәрсә шул: исемнәренә алданып, ике хатынны бер кеше итеп йөртү булган икән. Мәрҗани шул хакта ачык итеп әйтте һәм хатыннарның кушаматларын, кем кызы икәнлекләрен, ата һәм кабиләләренең исемнәрен аңлатып бирде. Очраган бер мәсьәлә хакында бу дәрәҗәдә тәфсилләп аңлатып бирүенә без гаҗәпләндек. Әллә шул хатыннарның никах мәҗлесләрендә үзе дә катнашкан идеме икән дип, үз арабызда гаҗәпләнеп сөйләштек».
22. Кемнән ишеткәнемне оныттым482:
– Дамелла Шиһабетдин хәзрәт Тәфтазаниның «Тәүзыйх» китабына шәрех язып, мөбтәдиләрне483 ялгышлыкта гаепләде, кәнәфиләрнең ысулларын йомшак һәм көчсез итеп күрсәтте. «Мохтасар Нәсәфи»484 гә шәрех язып, кәнәфиләрнең исемнәрен юкка чыгарырга һәм оныттырырга тырышты, бөтен эше Әбелхәсән әл-Әшгаригә буйсынучы бәгъзе затларның фикерләрен алга җибәрүдән гыйбарәт иде. Ошбу сәбәптән Тәфтазанины тәнкыйтьләде һәм эзәрлекләде. «Тәфтазани дөрес хәлне һәм үз гыйлемен үзе белгәнлектән, бу турыда мине хаклы күрер һәм, никадәр каты сүз әйтсәм дә, җаны авыртмас», – диде. (Хуҗа Насретдин үгезе кебек, үз гаебен үзе беләдер, димәкче була.) «Әмма Тәфтазани миннән булган хезмәтне үзенә дус һәм ышанычлы адәмнәрдән дип кабул итмәде. Русия мәмләкәтендә иң беренче буларак, Тәфтазаниның «Тәһзибел-кәлям»485 китабын мин дәрес итеп укыта башладым. Бу әсәрне мин бастырдым. Тәфтазани минем шушы гыйлемемне бәяләсә кирәк», – дип сөйләде486.
* * *
Адәм балалары, тышкы гамәлләр тәэсиренә бирелмәгән очракларда, һәрнәрсәне әүвәлге хәлендә саклар өчен гайрәт итәләр, үзгәрү һәм үзгәртү кебек эшләргә риза булмыйлар. Моның төп сәбәбе нәрсә икәнлеге бик мәгълүм булмаса да, бу эш – аларда гомуми һәм табигый бер хәл. Шуңа күрә адәм балалары үзләренең ата-бабаларының гамәлләрен, остаз вә шәехләренең гореф-гадәтләрен үзләре өчен кагыйдә итеп тоталар һәм шуңа килешмәүчеләрдән риза булмыйлар, бәлки, кулларыннан килсә, мөмкин кадәр инкяр кылалар һәм кире кагалар.
Рәсүлуллаһ, вәхи487 белән үлеп терелгәннән соң, үзе өнди торган нәрсәләрен бер мәртәбә тикшереп карарга, хәерле бер нәтиҗәсе күрелү мөмкин булу-булмавын хөкем итәргә кирәк дип санады. Гарәпләр, чамасыз сөйләп, аның бу фикерен кире кактылар, сәбәп итеп ата-баба юлында хилаф булуын күрсәттеләр. Бу хәл Коръән-Кәримдә бер сүрәдә сөйләнә.
Тегү машинасын кулда йөртү бик кулай һәм аның белән эшләнгән киемнәр башкаларга караганда гүзәл һәм әйбәт сыйфатлы булса да, безнең авылларда бик күп елларга кадәр халыклар аны кабул итмәделәр һәм Кибәхуҗа тегүчеләреннән тектереп тордылар. Иң беренче мәртәбә лампа чыккан елларда, без укыган мәдрәсәнең бик күп хәлфәләре, саф ата-баба горефләреннән аерыласылары килмәгәнлектән, шәм яндырып утыралар иде.
Вакытны икътисад кылуга488 ярдәм итәрдәй һәм дә җиңел үзләштерелә торган ысуле җәдидәне489 кабул итми тордылар. Шул турыдагы низаглар искелекне сакларга тырышудан башка нәрсә түгел иде. Аурупада фәннәрне, һөнәр һәм һөнәрчелекне үзгәртүчеләрнең бәхетсезлекләргә очрауларының сәбәбе халыкларның ата һәм баба гадәтләреннән аерылуга риза булмауларыннан икәнлеге мәгълүм…
Мәрҗанинең үз гасырдашлары тарафыннан җәфа күрүенең төп сәбәбе үзгәртү-төзәтү һәм иске сүзләрне тәнкыйть итү белән шөгыльләнүеннән башка нәрсә түгел.
Үзгәртү-төзәтүнең иң читене – дини мәсьәләләр, азмы-күпме шәригатькә мөнәсәбәте булган нәрсәләр. Галимнәрдән берәү: «Халыклар үзгәртергә теләгән динне нигезенә һәм әүвәлге хәленә кайтару яңа бер дингә нигез салуга караганда кыенрак», – диде.
Һәрнәрсәнең үзгәрүе өчен азмы-күпме заманның мөмкинлек бирүе һәм халыкларда да шуңа сәләтлелек булу шарт. Дини кагыйдәләрне үзгәртү буенча бу тагын да ныграк таләп ителә. Ләкин әдәби батырлык ияләренең программаларында ошбу ике маддәнең һәр икесе дә юктыр. Ягъни болар үзләренең максатлары буенча хәрәкәт итү өчен заманның мөмкинлек бирү-бирмәвен дә, халыкта сәләтлелек күрелү-күрелмәвен дә тикшермәсләр. Үзара ярдәм итешү заманы булса-булмаса да, халыкта булдыклылык күрелсә-күрелмәсә дә, үз мәсләкләрендә йөрерләр, хезмәтләре энә белән кое казу кадәр читен булса да, армас-талмаслар, утка төшеп яну, суга батып үлүгә дә илтифат кылмаслар.
Хакыйкать хәлдә, Җамалетдин Әфгани, Мөхәммәд Габдеһ һәм Мәрҗани үзләренең фикерләрен сөйләү турысында заманның мөмкинлек бирүен, халыкның да кәсепкә сәләтле булуын көтеп торган булсалар иде, ихтимал ки, дөньяда бик рәхәт яшәгән һәм һәркемнән хөрмәт күргән булырлар иде, ләкин ислам дөньясы янәдән ике йөз ел артта калган, хорафат һәм бозык уй дәрьясына тагын да көчлерәк баткан булыр иде. Болар, үзләренең әдәби батырлыкларына таянып, хак дип белгән фикерләрен сөйләделәр, замана җәфасын тарттылар вә, бик яман сүзләр ишетеп, дөнья белән саубуллаштылар. Ләкин күп заман үтмәде, ислам дөньясы боларның дәрәҗәсен аңлады, фикерләрен мактап, яхшы дип санарга башлады, үзләрен дин һәм милләт хезмәтчеләре җөмләсенә кертте һәм мослих490 дәрәҗәсен бирде.
Шөһрәткә ирешү теләге, гыйлем һәм дингә хезмәт итү омтылышы бик күп кешеләрдә була. Ләкин ачы һөҗүмнәрне һәм зәһәрле хурлауларны күтәрә алырлык көчтән мәхрүм булулары сәбәпле, бу адәмнәрнең кулларыннан эш килми, хәрәкәт итеп карасалар да, дәвам-даимилекләре, чыдамлыклары булмаганлыктан, бер нәтиҗә дә күренми. Гыйлем һәм дингә хезмәт итәр өчен каләмеңнең хөр булуы, «хак» дип беленгән сүзнең кеше хәтере өчен яшерелеп калмыйча, ачык сөйләнүе шарт. Бу эш гадәти адәмнәр кулыннан килә торган нәрсә түгел, бәлки бу – ялгыз әдәби батырлык ияләренә генә хас булган камиллек.
Диннәрне юкка чыгаручылар һәм үзгәртү бәлаләрен китерүчеләр, азмы-күпме гамәлләре булса да, халыкка ярауны үзләре өчен мәсләк итүчеләр. Ислам динен, фикер мөстәкыйльлегеннән һәм гакылны файдаланудан гыйбарәт булганы өчен, халык фикере белән яраклаштыру мөмкин түгел. Динне, Коръән һәм хәдис ноктасыннан тикшерүчеләр белән халыкка ярау ноктасыннан тикшерүчеләр арасындагы аерма җир белән күк арасы кадәр бер-берсеннән ерак. Шуның өчен соңыннан ябыштырылган нәрсәләрдән динне сафландыру турысында хезмәт итүчеләргә дошман сурәтендә каршы чыгучылар һәм һәртөрле зыян китерүчеләр – һәр гасырның халык фикерле галимнәре.
Мәрҗани дә үз гасырдашлары тарафыннан хурланды, сүгелде, хезмәтләре танылмады һәм фидакярлекләре күзгә күренмәде, ул һәртөрле начар уйлыларның күз алдында тотылды. Урыныннан читләштерелде, шигыйчылык491 һәм ваһһабилык492, дәһрилек һәм динсезлеккә нисбәт бирелде. Шул заманнарда Хоканд ханлыгы кадәр дәрәҗәсе булган Оренбург Духовное Собрание әгъзаларының күбесе, бәйләнчек дошманнар булып, аз гына форсатны да кулдан ычкындырмыйча күзәтеп тордылар. Шулай булса да Мәрҗани хәзрәтләре үз мәсләгеннән дүнмәде, ышанычына – иманына каршы аз гына да хәрәкәт итмәде, надан ришвәтчеләргә ялагайлану кебек түбәнлекләргә якын да килмәде. Мәрҗанинең чыдамлы, сабыр, түземле, галиҗәнаб, ягъни бөек һәм әдәби батырлыкка ия булуына ошбу нәрсәләр дәлил булсалар кирәк.
Эшнең күзгә күренеп торганын гына күрү белән канәгать булучылар ихтимал ки: «Мәрҗани үз замандашлары булган халык фикерле галимнәр тарафыннан зарар күрде», – дигән сүзне чит күрерләр һәм арттыруга юрарлар. Ләкин монда арттыру-фәлән юк, Мәрҗани гасырында булган галимнәр, чыннан да, халык фикерле адәмнәр иде. Кулыбызда булган ышанычлы дәлилләрдән бу урында бер-ике мисал күчерәбез. Шуны күрүчеләр безнең сүзләребездә арттыру түгел, бәлки бераз киметеп сөйләү барлыгын үзләре үк сизәрләр.
Казан һәм аның тарафында шөһрәтле мөдәррисләр җыелган бер мәҗлестә ошбу рәвештә бер гыйльми фикер алышу булды.
Бер олуг мөдәррис (Бохарадагы дамелла Хәсәннән күчереп) болай ди:
– «Ислам фәлсәфәчеләре» дип әйтү – мөмкин булмаган һәм каршылыклы сүз. Чөнки ислам белән фәлсәфәнең кушылуы мөмкин эш түгел. Моннан соң бу олуг мөдәррис, үзе әйткән әлеге бозык сүзгә үзе аңлатма биреп, ошбу бозык җөмләне чын итә һәм түбәндәге сүзләрне әйтә, чыннан да, бу сүз – китапта язылган, язылган булса да, кулланыр өчен яраклы дәлил.
Мәрҗани:
– Алай булса, «Хәнәфи хокук белгечләре» диюләре дә яраклы булып чыга.
Әүвәлге мөдәррис:
– Юк, анысы язылмаган.
Икенче бер олуг мөдәррис (беренче мөдәррискә ярдәм биреп):
– Гыйлемнәр һәм мәгариф юлы күзгә күренеп торыр яки бөтен көчне куеп тырышу булыр, һәм, шәригать бәяләвенчә, шуңа кермәсә – ислам динендәге «мәшаиюн» дип аталучы бер мәзһәб яки мәҗүсиләр фәлсәфәсе булыр.
Мәрҗани:
– Бу сүз мәгърифәттән өстен сүз түгел, бәлки ялгыз хөкем йөртү һәм фараз кылуга таянып сөйләнгән нәрсә.
Ошбу икенче мөдәррис:
– Юк, моны фәлән кеше («Гакаид шәрхе» нә шәрех язучы Рамазан әфәндедер инде) Сәед Шәрифтән күчереп сөйли, Сәед Шәриф исә «Моталигъ» тан, ягъни «Укучы» дан күчереп сөйли (Бохарада укып бетереп тә, Казанда олуг мөдәррис булып торучы бу адәм үзе «Укучы» ны да күрмәгән булырга охшый, бу адәмгә караганда, Сәед Шәриф «Укучы» дан күчерсә, шиксез, ышанырга тиешле аргы ягын тикшерергә ярамый була).
Мәрҗани:
– Бу кадәр генә эш дәлил булырга ярамас, бер-бер укымышлы һәм диңгез кебек тирән белемле зур галимне (Фараби белән Ибн Синаның берәрсе булса кирәк, кулыбыздагы кәгазьдә тәфсилләп аңлатылмаган) мәңгелекнең һәлак булуына тиңләп хөкем итү урынлы. Монда, һичшиксез, төшенүче, шәригатьчә һәм катгый булырга кирәк.
Әлеге мөдәррис:
– Шулкадәр нәрсә җитәрлектер.
Мәрҗани (икенче бер мәсьәләдә):
– «Тауларга карыйсың да, аның хәрәкәтсезлеген беләсең» дигән аятьнең Җирнең хәрәкәтенә дәлиллеге бар. Җир катламын өйрәнүче соңгы галимнәр һәм күк җисемнәрен өйрәнүче яңа фән (астрономия) белгечләре шуңа (Җирнең хәрәкәтенә) ышаналар. Аңлатып, ачыклап бирүчеләр әлеге аятьне кыямәт хәлләренә кайтарып калдырсалар да, бу эш ачыктан-ачык аннан читкә китә.
Бер мөдәррис:
– Без фәлән елдан бирле Казан шәһәрендә торабыз, хәлбуки Аслан тавы һаман да урынында тора, йөрми.
Икенче бер мөдәррис:
– Җир йөри дигән сүз, әлбәттә, бозык сүз булырга тиеш. Чөнки «Шәрех хикмәтил-гайн»493 китабының хөтбәсендә Аллаһыга мактаулардан соң «Аллаһы Тәгалә гакыллы затларны юктан бар итүче һәм җисемнәрне хәрәкәткә китерүче» диелә.
Мәрҗани шушы адәмнәр арасында гомер сөргән. Гади халык аңа каршы булган шушы мөдәррисләрне бик югары дәрәҗәдә дип исәпләгән һәм һәрвакыт Мәрҗанине гаепләп торган. Ошбу мөдәррис вә галимнәр хакында «халык фикере» дип әйтү дөресме, түгелме? Җавабын үз вөҗданыгыз белән бирерсез.
Мәрҗани ошбу гасырдашларыннан бик күп җәфалар күргән булса да, күңеле тапланып, бәгъзе вакытларда рухы төшсә дә һәм якын дусларына бик әсәрле хатлар белән замана җәфасыннан шикаятьләр кылса да, әхлагын төзәтү, гыйлем һәм аңын үстерү, тырышлыгын арттыру өчен, боларның күп ярдәмнәре күрелгән булса кирәк. Исемнәре тарихта хөрмәт белән искә алына торган олуг адәмнәрнең һәрберсе – михнәт һәм бәхетсезлек балалары. Бәгъзе кавем һәм бәгъзе бер шәхесләр өчен дөнья мәшәкатьләренең, чыннан да, Аллаһы Тәгаләнең олуг нигъмәте булуы – бик мәгълүм эшләрдән.
Рәхәт йоклап ятучы мәмләкәтләрдә олуг адәмнәр җитешмәгән кебек, һәркемнең мактавында булучы адәмнәр арасында бәрәкәтле һәм файдалы адәм барлыкка килмәс. Дошманы һәм көнчеләре күп булмаган адәм – бәхетсез, дөнья җәфалары уртасыннан үзен алып барырга көче җитмәгән кеше – ихтирамга лаек түгел. Дөньяда гакыллы, булдыклы, сәләтле адәмнәр бик күп. Ләкин шул адәмнәрнең камиллек ияләре булып җитешүләре өчен чүкеч белән сандал арасында чүкелеп торулары, әрем, борыч йотып, күзләреннән яшь агызулары шарт.
Ошбу язманы язып утырганда, почтадан «Әл-моктәтаф»494 мәҗәлләсен495 китереп бирделәр. Нинди мәсьәләләр бар икәнлеген белер өчен кулыма алдым да актарырга керештем. Гаҗәеп туры килү буларак, безнең Мәрҗаниебез исеме очрады. Туктап, шул хактагы җөмләне укып чыктым һәм, язып килә торган бәхәсебезгә мөнәсәбәтле булганлыктан, бу җирдә күчерүне яраклы күрдем.
Бәйрүт шәһәрендәге Сүрия инҗил университетында гарәп гыйлемнәре остазы һәм «Грамматика һәм әйтемнәргә карата гарәпләрнең фикерләре» исемле олуг әсәрне язучы Җәбәр Зумәт җәнаблары «Әл-моктәтаф» та язган озын бер мәкаләсендә ошбу җөмләләрне телгә ала:
«Мин Европаның Русиягә караган Казан өлкәсеннән, татар галимнәреннән булган, галимнәрнең галиме Шиһабетдин бине Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Казани әл-Мәрҗани язган «Вафиййәтел-әслаф вә тәхиййәтел-әхлаф»496 китабын сатып алып укыдым. Мөгаен, ул әле һаман да сәламәттер һәм хәзер дә яшидер. Ул, чыннан да, үзенең китабын һиҗри белән 1293, милади белән 1875 елда язып, матур итеп тәмамлаган. Аның китабында Мисыр, Сүрия һәм Гыйрак галимнәре китапларындагы кебек сүзләр аз, сүзтезмәләре матурлап торылмаган һәм башка китаптагы тәгъбирләргә дикъкать бирелмәгән».
Сүзләре аз, мәгънәсе күп булган җөмләдә игътибарга лаеклы ике нокта бар. Берсе – «Вафиййәтел-әслаф…» гыйбарәсенең Гыйрак, Сүрия һәм Мисырда гарәп галимнәре тарафыннан язылган әсәрләр дәрәҗәсендә гүзәл булуын дәгъва кылуы; икенчесе – Мәрҗани хәзрәтләрен бу көндә сәламәт дип уйлавы.
Әүвәлге нокта үз гасырында гарәп гыйлемнәре галимнәренең олугларыннан саналган бер китап язучы тарафыннан бирелгән шәһадәт булганлыктан, бөтен Русия исламнары өчен горурланырлык бер эш. Соңгы ноктадагы ялгышлык гаебе Җәбәр Зумәттә түгел. Мәрҗанидә дә түгел, бәлки Мәрҗанинең халыклары, шәкертләре, иярченнәре һәм теләктәшләрендә, дөресрәге, бездә. Без аның вафат булу хәбәрен дөньяга ирештермәгән, тәрҗемәи хәлен бастырып, дөньяның мәшһүр галимнәренә, билгеле, танылган китапханәләренә таратмаган, һич булмаса, гарәпчә матбугат аркылы игълан итмәгән хәлдә, чит мәмләкәтләрендә яшәүчеләр аның вафат булу хәбәрен ничек һәм нинди чара белән белсеннәр?! Мисырда «Хизбу Ватани», ягъни «Ватан партиясе» нең рәисе, «Әл-ливаэ», ягъни «Байрак» газетасының мактау кәгазе иясе Мостафа Камил Аурупада сәяхәт иткән вакытында кемнәрдә кунак булган, кемнәр белән автомобильдә утырып йөргән, нинди җәмгыятьләрдә нинди исемнәрдә нотыклар сөйләгән – ошбу хәлләрнең һәрберсен, хәтта бик күп вак хәбәрләрне дә тимерчыбык аркылы дөньяның читләренә кадәр ирештереп торучы агентлар Мәрҗанинең вафатын Мисыр һәм Сүриягә, Бәйрүт һәм Багдадка ирештерүдә саранлык кылмаган булырлар иде. Ләкин!.. Менә шушы «ләкин» нең аскы ягын язу һәм уңайсыз, һәм күңелсез. Морҗа ярыкларында өелеп ятучы тараканнардан аерылмаган хәлдә яши торган халыкларны нинди агентлар кайгыртып йөрсен…
Мәрҗани – ислам дөньясының олуг галимнәреннән, һәрбер кавем һәм милләт үзләренең бөек адәмнәрен тезеп куйган вакытта шуларга каршы: «Менә безнең дә шундый кешебез бар!» – дип, һич тартынмый, шөбһәләнми күрсәтергә лаек булган укымышлыларыбыздан.
Без, халкыбызда булган көчле теләк сәбәпле, үз гомеребездә бик күп тәрҗемәи хәлләр һәм катламнар, тарих һәм мактаулы эшләр язылган, табигатебез ирешкән китаплар укыдык, ислам галимнәре генә түгел, бәлки чит милләтләрнең мәшһүр адәмнәреннән беркадәрләренең тәрҗемәләре белән кыскача гына булса да таныштык. Бер-беренә каршы булган мәсләкләр һәм бер-беренә ут белән су кебек капма-каршы табигатьләр, фикерләр белән таныш булу сәбәбеннән күңелебездә бер иркенлек, һәрнәрсә хакында салкын канлылык, бер сүзгә дә ис китмәү, ачу килмәү, хәйран калмау хасил булды. Моны Аллаһы Тәгаләнең олуг бер мәрхәмәте итеп хисап кылдык, ышану һәм мәсләкләрнең хата һәм савапларын белер өчен гадел бер үлчәү булып, шуннан файдалану юлларына кердек.
Мәрҗани хакында сүз сөйләсәк, бу эшебез ияртүчеләребезгә иярү һәм олуг адәмнәргә ярашу яки бәгъзе бер кешеләрнең ярамаган эшенә артык омтылу сәбәбеннән түгел. Мәрҗани әсәрләрен тикшереп, мәсләге белән тиешле дәрәҗәдә әшнә булсак та, Русиядә булган матбугатта Мәрҗани исемен башлап мактап телгә алучылар кемнәр булганлыгыннан хәбәребез юк, ләкин уебызга күрә бу турыда безнең каләмебез бик соңга калмаган булса кирәк. Бу эшебез үзебезнең мөстәкыйль һәм һичкем тәэсиреннән башка хәрәкәт итүебез хакында, шаять, дәлил була алыр.
Мәрҗани – ислам динендә олуг бер галим һәм ихтирам кылынырга тиешле бер имам. Безнең дөньяда булган һәм Аллаһы Тәгалә хозурына алып барачак ышанычыбыз – ошбу. Шушы фикеребезне савап һәм хак дип беләбез, нинди җирдә һәм нинди генә урында булса да сөйлибез һәм сөйләячәкбез. Бу хакта Зәеднең яратмавы һәм Бәкернең яратуы безнең өчен һич игътибарга алынган нәрсә түгел.
Оренбург. Һиҗри белән 1332, милади белән 1913 ел, 1 рәҗәб
«Асар» дан бер өзек497.Шиһабетдин Әбелхәсән һарун бине Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим бине Габдеттәууаб бине Габделгани бине Габделкоддус әл-Мәрҗани
Казан шәһәрендә беренче җамигъ мәчет хозурында имам вә мөдәррис һәм дә ахун булып, һиҗри белән 1306, милади белән 1889 елның 27 шәгъбанында, якшәмбе көнне, дөньядан үтте вә 28 ендә, дүшәмбе көн, дәфен ителде (милади хисап белән 28–29 апрель). Төрбәсе – Казан шәһәрендә Яңа бистә каберлегендә.
Шәхесе
Мәрҗани хәзрәтләре Казан төбәгендә Ябынчы исемле авылда һиҗри белән 1233, милади белән 1818 елда, 7 нче рабигыль-әүвәл кичендә (милади хисап белән 9 гыйнварда) дөньяга килде. Шуңа күрә вафаты вакытында яше ай елы – һиҗри ел хисабы белән 74 тә була.
Һиҗри белән 1238, милади белән 1823 елның зөлхиҗҗә аенда анасы Хөбәйбә Габденнасыйр кызы вафат булды. Шуннан беркадәр вакытлардан соң укырга кереште. 21 яшендә гыйлем алу нияте белән Бохара шәһәренә сәфәр итте. Ошбу елның 6 нчы шәүвәлендә Бохарага барып керде һәм укырга кереште. Сәмәрканд шәһәрендә үткәргән ике елы белән ун ел булганнан соң, һиҗри белән 1265, милади белән 1848 елның 10 нчы рәҗәбендә Бохарадан чыкты вә шул елның 19 нчы шәгъбан көнендә Орск шәһәренә җитеп, бер атна торды. Аннан Оренбург шәһәренә китте вә 12 нче рамазанда Казанга җитте һәм 13 нче рамазанда атасы яши торган Ташкичүгә кайтып керде.
Зөлкагдә аеның 14 ендә Казанга килде. Беренче мәхәлләгә имам һәм мөдәррис итү теләге белән мәхәллә бае Ибраһим бине Гобәйдулла Юныс, үз өенә галимнәр җыеп, үз фикеренчә Мәрҗанинең гыйлемен Казан мөдәррисләреннән имтихан кылдырды (бу вакыйганың тәфсиле «Мөстәфадел-әхбар…»да телгә алына, II т., 44–46 б.).
Ошбу вакыт Казан шәһәрендә беренче җамигъ мәчет хозурында имам вә мөдәррис булып сайланды, һиҗри белән 1266, милади белән 1849 елның 21 нче мөхәррәмендә Казанга күчеп килде вә, мәдрәсәгә кереп, шәкертләргә дәрес бирә башлады. Уфа шәһәренә барып, Җәмгыяте шәргыя498 хозурында имтихан кылды вә «имам җамигъ, хатыйп, өлкән мөдәррис» дәрәҗәсе белән указ алды.
Яше җитмәгән бер кызга никах кылу һәм дә бер адәмнең никахлы хатыны булган бер хатынны никах укып икенче бер иргә бирү белән гаепләнеп, Җәмгыяте шәргыя тарафыннан һиҗри белән 1270, милади белән 1853 елда вакытлыча эшеннән алынды. (Бу эш яңа тәртип игълан ителмәстән вә мондый җинаятьләрне тикшерү милке мәхәлләләргә бирелмәстән элек иде.)
Һиҗри белән 1276, милади белән 1859 елда Казан шәһәрендә басылачак Коръән-Шәриф нөсхәләрен дөресләү өчен, Җәмгыяте шәргыя тарафыннан эшкә тартылды вә беркадәр вакыттан соң бу хезмәтеннән алынды, һиҗри белән 1284, милади белән 1867 елда кабат ошбу хезмәткә тәгаен кылынды һәм дә ахунлык вә мөхтәсиблек дәрәҗәләре бирелде.
Рамазан рузасына бер көн элек кергән өчен гаепләнеп, һиҗри белән 1291, милади белән 1874 елда алты айга Җәмгыяте шәргыя тарафыннан эшеннән алынды.
Бохарадан кайтканнан соң, бу мәмләкәттә тау якларында сәяхәт итте. Бер-ике мәртәбә барып, Болгар шәһәренең хәрабәләрен зиярәт кылды. Борайга, Ханкирмәнгә, Хан урдасына, Троицкига барды.
Һиҗри белән 1297, милади белән 1880 елда Хиҗазда йөреп, хаҗ кылып кайтты. Ошбу сәфәрендә янында йөргән хатирә дәфтәре алып тору юлы белән бераз көннәр кулымда торды. Шуннан файдаланып, «Рихләтел-Мәрҗани» исеме белән бер сәяхәтнамә төзедем. Бу эш һиҗри белән 1315, милади белән 1898 елда Казанда 29 биттә басылып таралды.
Ошбу сәфәрендә сөйләшкән олуг адәмнәр арасында мондый затлар бар: Хәсән бине Госман Фәһми (Сабикъ Шәйхелислам), Сәлман Багдади (нәкыйбел-әшраф499), сәед Фазыл бине Галәви әл-Хадрам эш-Шафигый, шәриф Гаун бине Мөхәммәд бине Гаун әл-Мәкки, Ахунҗан әл-Мәкки әл-Мәргыйнани әл-Мәдини, сәед Габделкадыйр әт-Траблиси, Мөхәммәд бине Әхмәд әл-Каунәви, Рәхмәтулла бине Хәлил-рахман әл-Һинди әд-Дәһләви, Мөниф паша, Җәүдәт паша вә башкалар.
Һиҗри белән 1329, милади белән 1911 елның шәгъбанында Казан шәһәрендә булдым. Дамелла Галимҗан хәзрәт500 каберлеккә алып барды. Аллаһы Тәгаләнең хөкемен көтеп ятучы ахирәт мосафирларына зиярәт иттек. Шул җөмләдә Мәрҗани төрбәсенә дә бардык. Дога вә истигъфар501 кылдык. Аллаһы Тәгалә кабул итсен иде.
Кабер ташының көньяк тарафындагы язу менә мондый: «Мәшһәдел-имам галләмәтел-галим сахибет-тасанифел-фаэикати вәт-тәхкыйкатир-раиэикати Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗани иртәхәлә илә рәхмәти Раббиһи тә-гаммедеһе сөбханәһе би-гафуһе вә кәрәмеһе гашиййәтә йөүмил-әхәди ләйләтә бәкыййәтә мин шәгъбан ситте бәгъдә әлеф вә сәласәмизат минәл-һиҗрәти»502.
Төньяк тарафындагы язу менә болай: «Мәрхүм Шиһабетдин бине Баһаветдин хәзрәтләренең җәмигъ итдеке асары фазыл вә кәмаленә борһан катигъдыр. Бәлдәи Казанда кырык сәнә микъдары ләвазим имамәт вә нәшер голүм итеп, 1306 сәнәи һиҗрия шәгъбан мөбарәкнең ахыр яумендә 73 синендә иртхаль дар бәка әйләде. Рәхимәһүл-лаһү рәхмәтән васигатән»503.
Көнбатыш тарафында мондый язу бар: «Иллә иннәмад-дөнья кәзыйллү сәхабәти, әзаллатүкә яумән сүммә ганкә идмахаллту, фәлатүкә фәррәхана биһа хийнә әкъбәлтү, вә ли-әтәкә җәззәгана ләһа хийнә вәллтү»504.
Көнчыгыш тарафында мондый язу бар: «Матәл-галимү фәматәл-галәмү. Назым: әл-мәүтү фиһи көллен-нассү йәш-тәрикү, вә лә сукатә ябка вә лә мәликә»505.
Бездән соң Малмыж шәһәре мәгътәбәрләреннән Мөхәммәдкамал әфәнде ибне Мозаффар тимердән челтәр ясаткан дип ишеттек.
Әһле-әүлады506
Мәрҗани хәзрәтләре үзенең әһле вә әүлады, нәсел вә нәсәбе хакында «Мөстәфадел-әхбар…»да озын язганлыктан, безнең сөйләвебезгә хаҗәт юк. Шулай булса да кыска гына сөйләп үтүне кирәкле таптык. Язуларымның бавы булмаган кесә сәгатенә охшавыннан курыктым.
Беренче хатыны – Казан мөдәррисләреннән ахун Габденнасыйр бине Рахманколый кызы Фатыйма. Бу кыз Чистай өязе Әлмәт авылының Нигъмәтулла ишан тәрбиясендә (үги кызы) булганлыктан, Мәрҗани үзе, әлеге авылга барып, Казанга алып кайткан. Бу хатыны һиҗри белән 1267, милади белән 1851 елда вафат булды. Баласы калмады. Анасы – Котлуг Әхмәд ишан ибне Заһид бине Габделмәннан әд-Дусмәти кызы Нәүбаһар иде. Әлеге Нәүбаһар һиҗри белән 1297, милади белән 1880 елда вафат булды һәм ире Нигъмәтулла ишан төрбәсе янына дәфен кылынды.
Икенче хатыны – Казан кешесе Хөсәен бине Йосыф бине Исмәгыйль бине Апанай кызы Нәгыймә. Бу хатыны һиҗри белән 1287, милади белән 1871 елда вафат булды.
Өченче хатыны – Казан кешесе Хөсәен бине Муса кызы Фатыйма. Һиҗри белән 1287, милади белән 1871 елда никахланды.
Дүртенче хатыны – Буа шәһәрендә имам вә мөдәррис Габденнасыйр бине Мөхәммәд Әмин кызы Зөһрә. Бу хатыны үзеннән тол калды. Бу хатыннарга берсе вафат булганнан соң, икенчесенә никахлану юлы белән өйләнгән иде.
Мәхмүд исемле углы үзеннән элек, һиҗри белән 1303, милади белән 1885 елда 20 яшендә вафат булды. Моны Мәрҗани үзе гыйлем иясе булуы белән мактый.
Галия исемле кызы үзенең шәкерте Сафиулла бине Габдулла никахында иде. Бу көндә вафат. Моның Нәгыймә исемле кызы Таһир әфәнде ибне Ильяс никахында.
Хава исемле кызы Казан имамнарыннан Габдулла бине Габделкәрим (Апанай) никахында иде.
Борһанетдин Мөхәммәд исемле углы алда сөйләнер.
Кыяфәте
Мәрҗани хәзрәтләре олуг бәдәнле вә гүзәл йөзле, озын буйлы вә сирәк сакаллы, киң маңгайлы, мәһабәт вә горур, гадәттән тыш зирәк вә сабыр, аз сүзле, фикер иясе кеше була. Күңелдән ятлау көче мөкәммәл булып, мөнәсәбәт килгәндә, «Тәфсир Бәйзави» вә «Мәдарик» һәм дә «Тәфсир кәшшаф», «Фәтхелкадыйр», «Һидая» вә «Ихья» кебек әсәрләрдән озын җөмләләрне күңеленнән укыйдыр иде, диләр.
Остазлары вә шәехләре
Чит мәмләкәтләрдә булган остазлары вә шәехләре: Әбү Сәгыйдь Габделхәй, Баба Рафигъ әл-Хөҗәнди, Ходайбирде бине Габдулла әл-Байсуни, Салих бине Надир әл-Хөҗәнди, Габделкадыйр бине Нияз Әхмәд әл-Бәшаури, Габделмөэмин бине Үзбәк әл-Әфшәнҗи, Гобәйдулла бине Ниязколый әт-Төрекмәни, Фазыл бине Гашүр әл-Гыйҗдувани, Мөхәммәд бине Сәфәр әл-Хөҗәнди, Мөхәммәд Шәриф бине Гатаулла әл-Бохари, Мазһар бине Әхмәд бине Әбүсәгыйдь әл-Һинди әл-Фарукый, Мирза Салих Әгъләм.
Болардан Габделкадыйр бине Нияз Әхмәд, Гобәйдулла бине Ниязколый, Мазһар бине Әхмәд әл-Һинди гыйлем тәсаувыфтагы507 шәехләре булып, башкалары – гыйлем заһирдагы508 остазлары.
«Вафиййәтел-әслаф…»та Мәрҗани Әбүл-Мөхасин Мөхәммәд бине Хәлил әт-Траблиси әл-Кауыкчи509 тәрҗемәи хәлендә: «Вә ләһү иҗазәт ли вә ли-вәлиди Борһанетдин Әбүлгаббас Мөхәммәд фил-гайбәти би-җәмигый мүэәллә-фатиһи вә мәрвиятиһи»510, – ди. Моннан башкаларның да шундый иҗазәтләре, бәлки, булгандыр. Садыйк Хәсән әл-Кануҗи дә иҗазәт язып җибәргән икән дип ишеттем.
Шәкертләреннән кайбер аерылып торганнары
Безгә мәгълүм вә исемнәре билгеле булган шәкертләреннән бәгъзеләре: Әбүбәкер бине Яһүдә (Шаһмирзада Коръән укучы), Бәдретдин бине Могыйнетдин (Шөгер авылыныкы, Басрада вафат), Борһанетдин бине Габдеррафигъ (Шәпкә), Борһанетдин бине Насретдин (казый), Хафизетдин бине Насретдин (Бәрәңге), Хәбибен Нәҗҗар бине Габделкяфи (Үтәк), Хөсәен бине Фәезхан, Ризван бине Әсәдулла (Итәвеш), Габбас бине Әшрәф (Төркиядә), Габделхәбир бине Габделваһһаб әл-Мөслими, Минһаҗетдин бине Әбүлмөгаллим, Габдеррахман бине Гомәр (Әстерханда), Габдеррахман бине Мөхәммәдшәриф (Оренбургта), Гобәйдулла бине Рәхмәтулла (Карлы), Гатаулла бине Габделлатыйф (Мөслим авылында), Галәветдин бине Әбүлмөгаллим (Мөслим авылында), Гыясетдин бине Хәбибулла (Казанда), Камалетдин бине Сәйфетдин (мәшһүр Коръән укучы), Мөхәммәд Шакир бине Хәсән (Казанда имам), Нурелгаян бине Гайнелкамал (Каран авылында), Хуҗа Әхмәд Мозаффари (Казан шәһәрендә) вә башкалар.
Язган китаплары
Безгә мәгълүм әсәрләре болар: 1. «Хәзамәтел-хәваши ли-изахәтел-гаваш» («Тәүзыйх» хашиясе); 2. «Әл-хаккел-мөбин фи мәхасин әүдагыд-дин»; 3. «Хаккел-мәгърифәти вә хөснел-идрәки би-ма ялзәме фи вөҗүбил-фитри вәл-әмсаки»; 4. «Әл-хикмәтүл-балигатил-җәннияти фи шәрхил-гакаидил-хәнәфият»; 5. «Әт-тарикател-мөслә вәл-гакыйдәтел-хөснә»; 6. «Әл-газбел-фурат вәл-маэззөлалән-нәкыйгъ ли-гыйлләти рәвамел-әбраз ли-әсрах шәрхе Җәлал»; 7. «Әл-фаваидел-мөһиммә»; 8. «Мөстәфадел-әхбар…»; 9. «Мәшаригыль-ысул вә мәшарибел-фөсуд»; 10. «Назурәтел-хак фи фарзыятил-гыйшаэ вә ин ләм ягыйбеш-шәфәкъ»; 11. «Вафиййәтел-әслаф… мөддимәсе». Болары – басылганнары, «Мөстәфадел-әхбар…»дан башкалары гарәп лисанында.
Басылмаган әсәрләреннән «Тәзкирәтүл-мөниб», «Вафиййәтел-әслаф…» исемле китаплары бар. Бу соңгысы зур әсәр, беркадәр томнардан гыйбарәт. Үзе төзегән җомга вә гаед һәм дә никах хөтбәләре «Мөстәфадел-әхбар…»да телгә алынган.
Гурьевкада511 Хәсән әфәнде Акчура китапханәсендә Борһанетдин казый каләме белән язылган бер китап күрдем. Шунда беркадәр хөтбәләр бар. Ахырларында ошбу рәвештә бер җөмлә язылган: «Һазиһил-хөтбә җәмәгаһе вә нәмәкаһел-галим бигыйнаяти Раббиһил-кадыйр Шиһабетдин Әбелхәсән Һарун бине Баһаветдин Әбелгаләэ Мөхәммәд бине Сөбхан бине Габделкәрим бине Габдеттәууаб бине Габделгани бине Габделкоддус бине Йәвеш бине Гомәр әл-Казани әл-Мәрҗани сәлләмәһүл-лаһү вә калә: «Иһдитүкә ләкә галә ин түдыйннү би-һа галәл-әгъяр вә ин лә тәгаййәрүһа вә тәнәб биһа илә гайри сахибиһа»512.
Монда телгә алынганнан башка әсәрләре вә хосусый бәхәсләр хакында мәкаләләре күп. Бәгъзеләре китаплары белән бергә басылган, бәгъзеләре үзенең кулъязмалары арасында саклана.
Мәрҗани әсәрләрендә аерым бер өстенлек булуы мәгълүм. Ул нинди дә булса бер мәсьәләне исбат итүдән гыйбарәт. Бик күпләрдә булган китап озайту, аннан-моннан күчереп җыю белән шөгыльләнү анда һич юк. Матбугатта басылган әсәрләре һәммәсе төзек һәм төзәтелгән. Без үзебез шулай дип таптык.
Үз гомерендә «Назурә…»не күрмәгән, исемен ишетсә дә, кулына тотмаган бер гыйлем әһеленә бер урыннан ярым бит кадәр «Назурә…» гыйбарәләрен укыганнар иде. Әлеге галим бераз фикерләп торды да: «Моны язучы үзенә каршы төшү вә һөҗүм максатында булучылар белән сөйләшеп торуны тиеш күрми. Һәрберсен берәм-берәм салган да еккан, салган да еккан, шуннан соң «Барыгыз инде, кирәгегез калмады!» дигән», – диде.
Шиһабетдин Мәрҗани – Хиҗазда тумаган, Нәҗд вә Йәмәндә тормаган, гарәп галимнәре хозурларында гыйлем алмаган, Шам вә Мисырда йөрмәгән, Фас вә Траблис, Багдад вә Хадрамаутны күрмәгән, Ибраһим әл-Язичи вә Мәхмүд Шәнкыйтый белән сөйләшеп-киңәшеп утырмаган бер төрек баласыдыр.
«Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани хакында язмалар» дан бер өзек513
Мәрҗани хәзрәтләре Русия мөселманнары арасында барлыкка килгән тарихчыларның иң белгечләреннән һәм дә ошбу һөнәр белән мәшгуль булган галимнәрнең имамнарыннан санала. Моннан элек Русия мөселманнары арасында тарих гыйлеме белән шөгыльләнүче галимнәр булганлыгы безгә мәгълүм түгел. Гәрчә бабаларыбыз булган борынгы Болгар төрекләре вакытында Ягъкуб бине Ногман исемендәге бер затның Болгар хакында бер тарих китабы язганлыгы риваять кылынса да, әлеге китап дөнья йөзеннән югалып юкка чыкканлыктан, хәбәрләре соңгы гасырларга гына килеп җиткән вә шул җәһәттән китап белән язучысы барлык хөкемне алмаган.
Бәгъзе кешеләрдә бәгъзе бер һөнәр, яки гыйлем вә фән, яисә бәгъзе бер гадәти эшләр хакында аерым бер булдыклылык булса да, күп вакыт әлеге булдыклылык йокыда калган адәм кебек аңсыз вә хәрәкәтсез торыр һәм үзенең вазифасын үтәүдә ялкаулык кылыр. Моны эшләтү өчен, электрик төймәсенә басу кебек, хәтта бик кечкенә әйберләргә ихтыяҗ булыр.
Мәрҗани хәзрәтләрендә дини вә фәлсәфи гыйлемнәр буенча көчле бер булдыклылык булган кебек, тарих гыйлеменә нисбәт белән дә аның булдыклылыгы югары бер дәрәҗәдә иде. Моны исә бу турыда язган әсәрләре һәм төрле җирләрдәге бәхәсләре исбат итә. Әмма бу булдыклылык үз-үзеннән уянып эшкә керешкән идеме соң? Әллә, электрик төймәсенә басучы кебек, шәригатьчә вә дини һәм дә борынгы вакытларда Бохара мәдрәсәләрендә канун буларак тотылган фәннәрнең һәрберсендә дә белгеч иде.
Фәкать Мәрҗанидә булган булдыклылыкны хәрәкәткә китергән сәбәпләр аның сабыйлык вакытындагы тәрбиясеннән башлап егетлек көннәренә кадәр өзлексез дәвам итеп торганлыктан, алар хакында фикер йөртергә ихтыяҗ юк. Бер мөдәрриснең Бохарада укыган баласын бишектә тирбәтүчеләргә кадәр: «Бохарага барыр, дамелла булып кайтыр», – дип сөячәк һәм сөйләячәкләре табигый. Әмма тарих фәне хосусан ул гасырларда болай түгел иде, ошбу гыйлем Русия исламнары эчендә газиз бер әйбер саналмаган кебек, Төркестан вә Бохара тарафында да кыйммәтсез иде. Бәһасез һөнәрләрнең ияләре дә бәһасез булачагы дәлилгә мохтаҗ түгел.
Һәрхәлдә, Мәрҗанинең тарих белән шөгыльләнүенә сәбәпче вә хакыйкый мәгънәсе белән рух биреп торучының үз фикердәшләреннән Хөсәен әфәнде Фәиз514 булганлыгын уйлар идем. Тәрҗемәи хәлен төзергә башлаган көннән алып игътибар белән тәмам иткән сәгатькә кадәр әлеге фикерем дәвам итте.
Соңрак «Вафиййәтел-әслаф…»та болай кызыксынып кына казый Әбү Сәгыйдь Сәмәрканди тәрҗемәи хәлен караганда: «Тарих гыйльме белән шөгыльләнә башлавыма ошбу кеше сәбәп булды», – дигән бер җөмлә күрдем вә моның сәбәбеннән һаман да белмәгән бер мәсьәләне аңлап канәгать булдым һәм әүвәлге уемны дөресләдем.
Мәрҗани Бохара вә Төркестан галимнәренең гыйлем һәм укымышлылыкта кимчелекләрен тануда саранлык күрсәтсә дә, аның мәшһүр Әбү Сәгыйдьне ихтирам итүе, хәтта нәрсәне булса да моның булдыклылык машинасына тоташкан чыбык башындагы төймәгә берәр басучы булдымы икән?
«Асар» да иң озын итеп язган тәрҗемәи хәл Мәрҗанинеке булса да, ошбу мәсьәләне ачыклар өчен тырышып карасам да, Мәрҗанинең тулы тормышы турында язмалар таба алмавым сәбәпле, моны хәл итә алмадым.
Мәрҗани үзенең тәрҗемәи хәлен «Мөстәфадел-әхбар…»да язып, Борһанетдин исемле бер укымышлы шәкерте «Вафиййәтел-әслаф…» ахырында гарәпчә сүзләр белән аның тәрҗемәи хәлен язган булса да, һәр икесендә яшь вакытыннан башлап камиллек дәверенә кадәр булган тәрбиясе, фикер һәм иманы, өмет әмәлләре, рухани вә җисмани үзгәрүләре, иманнарына күрә аңлатып биргән хәлләр тәфсилләп телгә алынмаганлыктан, болар «тормыш юлы» түгел, бәлки «тормыш юлы» ннан бәгъзе бер бүлекләр генәдер. Болар белән генә адәмнәрнең бөтен хәлләренә туктап, тормыш дәверләренә хас булган серләргә төшенү, әлбәттә, мөмкин түгел. Дөрестән дә, франкларда могтәбәр мәгънәдә язылган тәрҗемәи хәлләр кебекне ислам дөньясында, мәзәк булса кирәк, мин үзем күрмәдем, әмма шунысы: сенатор Куни кебек хатирәләр язучылар булмаганлыгы мәгълүмдер.
Табари вә Мәсгудиләр, Боһари вә Ибне әл-Әсирләр, Зәһиби вә Ибне Хәҗәрләр, Ибне Хәлликян вә Сәгъдиләр, болардан башка бик күп борынгы галимнәр тарих вә тәрҗемәи хәлләр китаплары язар өчен хисапсыз маддәләр әзерләп китсәләр дә, аек акылдан мәхрүм хәлифәләр боларны тәкъдир итә алмадылар, таратып бетерделәр. Ошбу хәзинәләрне читләр үз араларында бүлеп, байлык хасил иттеләр. Озак та үтми, без ошбу йөз кызарырлык эшләрне үзебез өчен горурлык санап, «франкларның гыйлемнәре исламнардан алынган» дип сүз көрәштереп йөрдек.
Мәрҗани тарих фәнендә белгеч галимнәрдән булган кебек, исбат итәр өчен аннан дәлилләр китерүе, ихтимал ки, аның үзенең күзе ачылуына вә камиллек юлына керүенә сәбәп булуын бәян итәдер. Мәрҗани «Вафиййәтел-әслаф…»та әлеге казый хакында ошбу сүзләрне һич тә кызганмыйча сөйлидер: «…Гасырында Мавәраэннәһер галимнәренең олугларыннан, укымышлы кешеләренең терәкләреннән булып, алдан күрүчән бер зат булып, тикшерүчеләрнең әсәрләрен һәм җентекле өйрәнүчеләр тарафыннан язылган китапларны укый иде, файдалы гыйлемнәр һәм хосусан тарих гыйлеме белән таныш иде. Мавәраэннәһер галимнәренең гадәтләренә хилаф буларак, укымышлылык әһелләренең мәртәбәләрен тәкъдир итә иде. Хәтта Сәмәрканд хакиме хозурында бине Мидхәд Мобалига тарафына китеп: «Бу егет гыйлем тугрысында галимнәрдән дә өстенрәк», – дип сөйләде. Күрешер өчен хозурына кергән чит мәмләкәт адәмнәреннән үзләре яши торган җирләрдә вә өлкәләрдә булган галим һәм әдипләр, шагыйрь вә акыл ияләре хакында сорашып белер, бу турыда хәтта аларның нинди фиркадә булуларына да игътибар итмәс иде. Ошбу сәбәптән күп мәгълүмат туплады, тикшерүче һәм өйрәнүче галим дәрәҗәсенә иреште. Сәмәрканд шәһәрендә торган вакытымда моның китапханәсеннән күп файдаландым. Башка урыннарда табылмаячак китаплар күреп, байтак нәрсәләр күчереп алдым. Ихластыр: гыйлем вә укымышлылык һәм дә инсаф вә киң күңеллелек бәянында Мавәраэннәһердә бу адәмнең тиңен мин күрмәдем».
Казый Әбү Сәгыйдь нинди юллар белән Мәрҗанинең тарих белән шөгыльләнүенә сәбәпче була алды вә китапханәсендә булган сирәк очрый торган әсәрләр кемнәрнең китаплары иде? Бу турыда мәгълүмат таба алмадык. Һәрхәлдә, казый Әбү Сәгыйдьнең: «Үз уенча мөселман булган Аксак Тимернең ислам дөньясына күрсәткән җәфа һәм зарары Чыңгыз җәфасы һәм зарарыннан олугтыр», – дигән сүзе515 аның тарих фәнендә башкаларга ияреп язучы вә башка бер кешедән ишетеп сөйләүче түгел, бәлки хөкем чыгару куәтенә ия вә мөстәкыйль фикерле булуына дәлил булып тора. Дәште Кыпчакта булган олуг ислам хөкүмәте һәлак булып, аның җирендә Русия хөкүмәте тәшкил ителүгә беренче хезмәт куючы буларак Аксак Тимер саналса, хата булмас.
Мәрҗанинең тарих гыйлеме буенча булдыклылыгын эшләтә башлаучы казый Әбү Сәгыйдь булса да, ошбу юлда дәвамына ярдәм итеп торучының исеме югарыда телгә алынган үзенең тырыш, ярдәмчел һәм зирәк шәкерте Хөсәен әфәнде Фәиз икәнлегенә минем шигем юк. Галимнәрнең иң югары дәрәҗәгә кадәр күтәрелүләренә һәм иң түбән дәрәҗәгә кадәр төшүләренә күп вакытта шәкертләре сәбәп буладыр. Имам Шафигый хәзрәтләренең Ләйсә бине Сәгыйдь хакында: «Имам Маликка караганда галимрәк иде, моны фәкать ялкау шәкертләре юкка чыгардылар», – дигән сүзенең хикмәте дә ошбудыр, һәрвакыт мөһим сораулар биреп, җентекләп тикшерүгә һәм өйрәнүгә сәбәп булучы шәкертләр остазлар өчен бәхетлелектер. Ошбу җәһәттән мин Мәрҗанинең тарих белән шөгыльләнүенә рух биреп торучы үзенең шәкерте Хөсәен әфәнде булды дип дәгъва кыламын.
Мәрҗани хәзрәтләренең: «Хөсәен Петербург шәһәренә күчәргә булгач, бу хәлне инкяр иттем вә морадыннан чөерер өчен тырыштым, ләкин, Аллаһы Тәгаләнең хөкеме икән, күргән чараларым яраклы булып чыкмады, теләгеннән кире чигендерә алмадым. Шуның белән бергә, аның Петербургта торуыннан күп файдалар күрдем», – дигән сүзе эченә тарих гыйлеменә бәйләнеше булган файдалар да керәләр булса кирәк.
Бу көндә Казан вә Оренбург, Уфа вә Троицк, Кызылъяр вә Орск кебек шәһәрләрдә китап магазәләренең һәрберендә сатуда күп булып, урын тутырып тормасын дигән максат белән күп адәмнәр тарафыннан подваллар вә ат сарайларының почмакларына өеп куелган китапларның күбесе Мәрҗани гасырында басылмаган иде. Указсыз галимнәребезнең күбесендә хәтта күпсанлы басмаларыннан
нөсхәләр булган «Гаҗәибел-асар» ны да Мәрҗани хәзрәтләре бик соң ишеткән.
Һиҗри белән 1273, милади белән 1856 елның 1 нче рабигыль-ахирендә516 Хөсәен әфәнде тарафыннан Мәрҗанигә язылган бер хатта ошбу мәгънәдә бер сүз бар: «Шәех Җәбәрти, дүрт җилдтән торган «Вафиййәт…» китабы язып, бик аз вакыттан соң вафат булган. Мисыр вә Хиҗаз, Шам вә Ямән һәм дә бәгъзе төрек галимнәре тәрҗемәи хәлләрен язган, моны шәех Тантавидан ишеттем». Һиҗри белән 1276, милади белән 1859 елда язган икенче бер хатында бер җөмлә бар: «Җәбәрти тарихының беренче җилденнән галимнәрнең тәрҗемәи хәлләрен сайлап сезгә җибәрдек, ләкин бәгъзе бер шафигыя вә маликия мәшһүр түгелләрдер, вә күп әдипләр һәм акыл ияләре госманлы төрекләрдер, аларны теркәмәдек».
Вельяминов-Зернов дигән тарихчының «Касыйм ханнары вә шәһәр идарәләре» хакында язган әсәре белән Мәрҗанине башлап таныштыручы Хөсәен әфәнде булганлыгы Мәрҗани тарафыннан язылган хатның ошбу җөмләсеннән аңлашылыр: «Күп булса – Вельяминов китабындагы башка җилдләрне дә безгә җибәрсәгез яхшы булыр иде, чөнки безгә бер генә җилд алып килдегез!..» Вельяминов-Зерновның ошбу әсәрендә Мәрҗани хәзрәтләренең бер мәкаләсе булса да, ул Хөсәен әфәнде дәляләте517 белән язылган.
Ибне Халдунның беренче тапкыр басылган «Мөкаддимә…»сен дә Мәрҗани хәзрәтләренә җибәргәнлеге турында Хөсәен әфәнденең 1860 ел азагында язган бер хатында булган ошбу җөмләләрдән аңлашылыр: «Остаз җәнаблары, галимнәрнең галиме, бердәнберем! Ибне Халдунның «Мөкаддимә…»се, гарәпчә буларак, инде кулымда. Аллаһы теләсә, бу яз көне хезмәтләрегез белән танышып чыгу бәхетенә ирешү өметем бар. Ул вакытта алып барырмын. Бөтенләйгә булмаса да, вакытлыча сездә калдырырмын. Чөнки бик ләззәтләнеп укыйм, бик яхшы җирләре бар. Бәгъзе бер фәннәрдә өстенлеге юк түгел, ләкин күбесендә ачык белүче вә күчергән мәзһәб һәм һөнәрендә бик нык бирелгән кеше түгел».
Мисырда басылып, нөсхәсе күбәйгәннән соң, Мәрҗани хәзрәтләре Ибне Халдунның асыл тарихын күргән булса кирәк. Бәгъзе бер әсәрендә бу тарихтан күчермәләр – алынмалар бар. Боларны, әлбәттә, турыдан-туры күчергәндер. Шулай булса да, мин бәгъзе бер җилдләрен күрмәгән булса кирәк дип уйлыйм. Бу турыда беркадәр дәлилләрем булса да, боларны тәфсилләп аңлату урыны бу җир түгелдер. Хәтта мин, ошбу ноктаны олуг бер максат итеп, Мәрҗани хәзрәтләренең китапханәсен тикшерергә вә анда Ибне Халдун тарихы җилдләренең һәрберсе дә булу-булмавын күзем белән күреп белергә карар бирдем. Мәрҗани хакында язылачак бәгъзе бер сүзләрем өчен моны белү мотлак518 лязим иде. Әлеге карарым сәбәпле бер тапкыр Уфа шәһәреннән вә икенче тапкыр Оренбургтан Казанга барсам да, Мәрҗани китапханәсен тикшерү вә анда нинди әсәрләр һәм кемнәрнең язган китаплары булуын белү насыйп булмады…
«Вафиййәтел-әслаф вә тәхиййәтел-әхлаф» ны язу мәсьәләсендә дә Хөсәен әфәнденең Мәрҗани хәзрәтләренә яраклы фикерләр җиткереп торуы мәгълүм. Һиҗри белән 1276, милади белән 1859 елның җөмадиел-ахир аенда язылган бер хатында ошбу җөмләләр бар: «Тарихыгызны бу көннәрдә вакыт табып укыдым, күп яхшы табам, ләкин җөрьәт кылып дәхи бер сүз әйтәсем килә. Минем уемча, бу тарихыгызда тарих гыйлемен ачыграк бәян итүегез, ягъни һәрбер гыйлемнең нәрсәдән һәм кемнәрнең тырышлыклары белән башланып, ничек киңәеп һәм үсеп киткәнлеген вә никадәр дәрәҗәләргә ирешкәнлеген һәм ни сәбәптән түбәнәюен ачык вә җентекле язарга кирәк иде. Шулай ук исемнәрне һәм кешеләрне бик игътибар белән дөресләп (хәзер дә хата димим), хәрәкәләрен519 язу, ягъни бит читендә ачыклап күрсәтеп китү кирәктер. Мәсәлән, фәкыйрь Мисхәр исемен бер сәгать кадәр эзләдем. Әүвәлдә ни өчендер Мөсәххир дип укый идем, соңрак таптым, хәдисләр белгечләре моны Мисгар дип укыйлар икән».
1860 елның 16 августында язган хатында ошбу җөмләләр бар: «Тарихыгызны төгәлләргә бик күп хезмәт кирәк. Тарих гыйлемнәре нигездән аңлатылсын, вакыйгалар тарихы гыйлемгә тәмам бәйләнешле булсын өчен һәм ул хакта сорау булса да, булмаса да, ышанычлы итеп тагы да телгә алынсын иде. Олуг бәладер ки: күп тарих китапларының нөсхәләре хата белән язылган. Моның сәбәбе – соңгы гасырда безнең ислам галимнәре тарих белән нык игътибар биреп шөгыльләнми, ә табылган нөсхәләр надан куллардан чыга. Шулкадәр күп тарих китаплары укып, минем: «Менә дөрес!» – диярлек нөсхә тапканым юк. Исемнәрнең хәрәкәләренә игътибар итү – мөһим эш. Шуның аркасында күп хаталар килеп чыга».
Хөсәен әфәнде вакытында Мәрҗани хәзрәтләре Болгар вә Казан һәм Казан имамнары вә олуг адәмнәре, авылларда булган олуг мәчетләр, Оренбург Собраниесендә хезмәт иткән мөфтиләр вә казыйлар хакында мәгълүмат җыеп язып торса да, боларның һәрберсе бер-береннән аерым кисәкләр булып йөрде. Аның барысын да бергә туплап, «Мөстәфадел-әхбар…» дигән бер китап сурәтенә җыюы, уйлавыбызча, Хөсәен әфәнде вафатыннан соңдыр.
Хөсәен әфәнде, бер тарафтан, Шәрыкне өйрәнүчеләрдән файдаланып йөрсә, икенче тарафтан, Мәрҗани хәзрәтләренә кыенлыкларны аңлатып торган. Мәрҗанигә язган бер хатында «Русиялеләр Казан шәһәрен басып алганда, мөселманнарның галимнәре юк идеме? Китап вә гыйльми әсәрләре һич калмадымы? Ханнарның китапханәләре булмадымы?» кебек сораулар бар.
Әлеге сорауларга Мәрҗани хәзрәтләре тарафыннан хосусый сурәттә нинди җаваплар бирелгәнлеге безгә мәгълүм түгел, әмма «Мөстәфадел-әхбар…»да булган ошбу сүзләренең мондый сорауларга гомуми җавап булуында шөбһәбез юк.
Казан шәһәре вә аның әтрафы «руслар тарафыннан басып алынганда, кальга эчендә сигез манаралы бер җамигъ мәчет вә Таҗик ермагы дип танылган мәхәлләдә янә бер мәчет вә мәдрәсә бар иде. Галим вә габбасилардан кадерле кешеләр һәм Гали мәзһәбендәге сәедләр күп булып, аларның рәисләре изгеләрнең башлыгы дәрәҗәсендәге мелла Шәрифкол исемле бер зат иде. Әлеге мелла Шәрифкол ислам ханнары вә мәмләкәт халкы каршында бигрәк тә хөрмәтле булып, хәтта рус кенәзләре Казан ханнарына илче вә хат күндергәндә, мелла Шәрифколның үз исеменә хосусый хат вә бүләкләр җибәрерләр иде. Руслар шәһәргә һөҗүм итеп кергәндә, мелла Шәрифкол сугыш сафында һәлак булды… Аксак Тимер харап итеп җимереп киткәннән соң, бу мәмләкәттә тәртип бозылды, аерылышу вә төрлеләнү барлыкка килде. Казан хөкүмәте, аз гына куәт белән ошбу олуг мәмләкәтнең бер почмагында нигезләнеп, бер-ике гасыр гомер сөрсә дә, тыштан русларның һөҗүмнәре вә эчтән бердәмлек булмау хасталыгы дәвам итеп торганлыктан, дәрмансыз булды, гыйлем әһелен тәрбия итеп китаплар вә тарихи әсәрләр калдырырга җитешә алмады дип уйланыла. Уйлавымча, моның кебек эшләр бервакытны булса да, китап басу һөнәре булмаганлыктан, нөсхәләре аз булу сәбәпле вә Казан өстенә килгән бәлаләр аркасында, бу аз нөсхәләр югалып, таралып беткән булыр. Казан шәһәрендә олуг бер китапханә булып, руслар тарафыннан яндырылып һәлак кылыну халык арасында сөйләнә».
Мәрҗани, «Болгар халкы славян иде» дәгъвасында булган бер кешене күп дәлилләр белән кире кагып, Болгарның элекке халкы – финнар вә алардан соң – төрекләр520 булганлыгын дәгъва итә521. Хөсәен әфәнденең һиҗри белән 1280, милади белән 1863 елда язган хатыннан Мәрҗани тарафыннан кире кагылган сүзнең профессор Григорьев сүзе икәнлеге аңлашыла. Әлеге хатта ошбу җөмләләр бар: «Минем «Болгар мәмләкәте вә хосусан авыллары славян да түгел, төрек тә түгел, бәлки фин булу кирәк» дип сөйләгән фикеремне Сезләр кабул күргән идегез. Әлбәттә, араларында төрекләр булган, тик җиңүче кавемнең төрекләр булмавы ихтимал. (Ошбу фикеремне Григорьев та мәгъкуль күрде, үзенең әүвәлге карашыннан кайтты. Григорьев, шул заманнарның тарихларын тикшереп, соңыннан, аларның славян булулары мөмкин булмаган нәрсә икәнлеге мәгълүм булды, ди. Сездә булган рисаләсендә славян булуларын өстен күрә».
Мәрҗани хәзрәтләре башкорт кавеменең төрекләргә нисбәте булуы фикерендә торган. Бу хосуста тарихчылардан күп сүзләр күчереп, аларны кире кагып тормаган. Шул хәлне раслап китүе мәгълүм. Бу турыда үзенең шәкерте Хөсәен әфәнде фикерен кабул итмәгән булса кирәк, чөнки Хөсәен әфәнде башкортларның фин кавеменә нисбәтле булуы турында фикер иткән вә Мәрҗани хәзрәтләренә җибәргән бер хатында: «Башкортларның фин кавеменә нисбәте булуында шөбһә юк», – дигән.
Моннан кырык-илле еллар элек файдалы әсәрләрдән вә мәгълүматлы галимнәрдән мәхрүм булган бер милләт эченнән Мәрҗани кебек олуг бер галим килеп чыккан, бөтен шүрлекләр, шкафлар китап белән тулган ошбу заманыбызда ни өчен Мәрҗаниләр килеп чыкмый?..
…Туры, дөрес җавап бармы, юкмы? Бу безгә мәгълүм түгел. Мәгълүм булган нәрсә шулдыр ки: моның кебек хәлләр ялгыз Русия исламнарына гына хас түгел, бәлки гасырлар вә кавемнәр өчен гомумидер. Һәрбер кавемнең бөек адәмнәре шул кавемнәрнең гыйлем вә фикер, хис вә мәгърифәт җәһәтеннән түбән дәрәҗәдә торулары вакытында килеп чыкканнар вә чыгарлар. Шул кадәр булган бу хәлләр – олуг инкыйлабларга мөкаддимә522.
Оренбург. 1912 сәнә, 26 март
«Асар»523 дан бер өзек. Мифтахетдин бине Камалетдин бине Ишмөхәммәд
«Акмулла» дип мәшһүр булган бу шагыйрь 1313 һиҗри, 1895 милади елның җөмадиел-әүвәл аенда залимнәр тарафыннан үтерелде вә Мияс заводы каберлегенә китерелеп дәфен кылынды.
Моның кабере өстенә шәех Зәйнулла хәзрәтләре исем вә нәсәбен һәм дә вафат булу тарихын яздырып таш утырттырды диделәр. Үтерүчеләр Гафиятулла Байморад углы белән Мәчетле авылының Дәүләтшаһ Надиршаһ углы дигән кешеләр икәнлек ишетелде.
Акмулла Бәләбәй өлкәсе Дусан исемле авылда Камалетдин Ишмөхәммәд углы исемендә бер имам углы булып, әлеге авылда 1248 һиҗри, 1832 милади елларында дөньяга килгән. Анасы – Сәлим хәзрәт кызы Биби исемендәдер.
Анасы вафатында Акмулланың яшь хәлендә калып, үги ана кулында үскән вә шуның сәбәбеннән күп кыенлыклар күргәнлеге үзенең бәгъзе бер шигырьләреннән дә аңланадыр. Моны караучы яшь анасымы яки башка бер анасымы – Камалетдин мелланың бер хатыны – 1913 елда Богдан исемле авылда тере хәлендә иде.
Акмулланың Әхмәди исемле энесе, гадәти кешеләрдән булып, Туксанбай авылында тереклек итәдер. Акмулладан калган беркадәр байлыгын үзенә алып кайтты, диләр. Шул җөмләдән китаплары, җыентыклары, язулары һәм дә бер чапаны, үтерелгән вакытында өстендә булган ак төстәге бишмәте. Әлеге бишмәтендә үтерүчеләрнең хәнҗәр белән чәнечкән урыннары булганлык та ишетелде.
Акмулла үз гомерендә ике мәртәбә өйләнгән булса да, хатыннары белән яхшы гомер сөрү насыйп булмаган, һәр ике хатыны үзен ташлап киткән. Ышанычлы хәбәрләргә караганда, моның сәбәбе үзенең мәгъзүрлеге524 вә үз хәлен үзе белми вә фикер йөртми өйләнүе булган.
Акмулла үз авылына ерак түгел Җилбалак Тамак авылында Локман исемле бер башкорт мелласы мәктәбендә күп еллар торган вә аннан соң, Мәнәвез Тамак авылында Габдеррахман мелла мәдрәсәсендә бер кыш үткәреп, яше 20 дә вакытында Әнәч (Әнәс) авылына Әхмәдҗан хәзрәт мәдрәсәсенә күчкән.
Мәдрәсәдәге иптәшләре вә замандашлары хәбәрләренә караганда, Акмулла зирәк вә үткен табигатьле һәм дә игътибарлы булса да, һәрбер зирәк кешеләрдә була торган хәлгә муафыйк, дәрес тугрысында тырыш булмаган вә артык ватылмаган, өзгәләнеп укымаган. Тавышы яхшы гына моңлы булып, җырлауга оста булган. Йортыннан азык барып тормаганлык вә атасы да моның хәленә артык игътибар итмәгәнлек сәбәпле, мәдрәсәдәге гомере ачлы-туклы үткән, хәтта бәгъзе бер вакытларда сорамый алырга да мәҗбүр булган. Бу турыда бәгъзе бер маҗаралар да риваять ителәдер.
Акмулла, бердән, үз гаиләсе каршында игътибары булмаганлыктан вә, икенчедән, үзе хакында халык арасында таралган бәгъзе бер яраксыз эшләрне оныттыруны теләгәнлегеннән, ихтимал ки, болардан башка сәбәпләр дә табылганлыктан, 25 яшендә вакытында үзенең ватанын калдырып чыгып киткән вә казах арасына барып кергән.
Казахларның үзләренең аксакалларын хөрмәт итүләрен вә сүзгә осталыкларын, сүзләре иркен булу өстенә, һәрбер мәүзугда525 мисаллар вә чагыштырулар, ата-бабаларның сүзләрен катнаштырып сөйләүләрен, акыннарга булган мәхәббәтләрен вә хөрмәтләрен күреп, Акмуллада алар арасында бәдәви526 булып тору вә сүзләрдә аларга иярү теләге туган, вә ул казах углы казахтан аерып алмаслык бер дәрәҗәгә ирешкән.
Үзендә шигырь сөйләүгә сәләт барлыгын белүе вә шуңа әһәмият биреп, шуның белән шөгыльләнүе ошбу көннән башланган дип уйланыладыр.
Бәгъзе бер хатлары
«Югары таш мәдрәсәдәге мелла Хафизга. Кайгы-хәсрәт йортыннан (Троицк шәһәрендәге зинданны күз алдында тотадыр).
Үткән җомгада Ташкәнд сарты527 мирзасы ясаган туй җыенына олылар вә кечеләр, атлылар вә җәяүлеләр, зур җәмәгать булып, безнең турыбыздан үтеп киттеләр. Мин моны тәрәзәдән күреп утырдым. Баручы-кайтучылардан мине хәтерләренә төшереп, безгә каерылып караучы бер генә кеше дә булмады. Шушы вакытта үзебезнең түбәнлектә һәм ялгызлыкта булуыбызны уйлап, күңелебез төште, ихтыярыбыз китеп, күзләребездән яшьләр тамды. Моңаеп, үз урыныма килеп утырдым да шушы мөнәҗәтне укыдым. Ләкин шул көннән бүгенгәчә килүче булмаганлыктан, мөнәҗәтне тапшыра алмадым.
Мелла Хафиз! Сез ямьлелек һәм ягымлылыктан беркадәр өлеш алгансыз. Шуның өчен бу мөнәҗәтне Сезгә җибәрдем. Иң соңгы максатым һәм күңелдәге теләгем өлешчә шулдыр ки: фәкыйрьнең каләменнән барлыкка килгән кимчелекләрне гафу кыласыз, бичара җанын дога белән шатландырасыз. Моннан элек тә сөйләгән мөнәҗәтләрем бар иде. Аларны казах шәкертләре сорап алып киттеләр. Калганнары булса да, акка күчерелмәгәннәр. Әгәр дә кәгазь алдыра алсам, язып җибәрермен. Барча сораучыларга сәлам күндереп, фатиха өмет ителде. Хөрмәтле дамелла Мөхәммәд мәхдүмгә сәлам әйтегез».
Мөнәҗәт
Гаҗәб: һәркем гани528 булса, аңа хөсне дидар529 әйләр,
Фәкыйрь мескенгә пәрва530 юк, мөзәлләт531 берлә зар әйләр.
Фәсахәтдә хисан532 булса ки, Локман хикмәте булса,
Дәрига533! Бәхте юк ирне фәкыйрьлек шәрмсар әйләр534.
Гани бер нафилә535 эшдә дийән тәгърифенә йитмәз536,
Зарурәтдән фәкыйрь яшен түгеп мең игътизар әйләр537.
Гаҗәбдер, гомдәтел-әгъян538 фәкыйрьне гайненә алмаз539,
Вәләкин әгънияләрне540 зәһи садыр кибар әйләр541.
Менеп һиммәт мәтаййасын542 мәһабәт җилдереп байлар.
Берен-бере хозур әйләп, мәрамен543 иддихаль әйләр544.
Шаһамәт малике сәтъвәт табып, бәһҗәтдә бар-фәрҗам545,
Тәфәкөһ бабидә өббоһа сафалар өстевар әйләр546.
Ләбасе фахирә үзрә547 мөсәйкъәл моргы тависдәй548,
Төзеп мәйдан фәзасында549 мәҗалисен ифтихар әйләр550.
Тәвангирләр551 берен-бере тәбәссемдә итеп икъбаль552
Урамчы өенә биңзәш553 фәкыйрьне тар-мар әйләр.
Дәрига, әрҗөмәнд554 ирләр, фәкыйрьлекдән булып паймал555
Хәйа556 пәрдәсене йыртуб, замирен йоргобар әйләр557
Мәсаиб558 чикмәгән инсан559 һавасына дәва булмаз.
Сорашмаз шәйлә кибрендән560, фәкыйрьне ихтикар әйләр561.
Сафа әукатилә мәгърур улып562 дәүранә биш көнлек.
Тәмәтта үзрә563 көрлектән фәкыйрьләрдән нәфар әйләр564
Санадир мөтрифинләрең565 һавасындан мәгаз Алла566.
Ләбасе иске галимдән сәлам алмага гарь әйләр567.
Дәрига, әрҗөмәнд ирләр, фәкыйрьлекдән булып паймал.
Хәйа пәрдәсенә ихрак568, замирен йоргобар әйләр.
Фәкыйрь Акмулла, кил сабыр ит, чәрхнең җәүренә569 син һәм
Үзең мәхбүс, сүзең мәрдүд570 – сиңа кем игътибар әйләр?
Казаның571 серенә һәргиз572 гакыл бары очып йитмәз.
Ләтаиф зимн573 белүе дә гыйбарындан зимар574 әйләр.
Кемен сурәт дә лотф575 идеп, хакыйкать газабына тартыр.
Кемен игъзаз итәр576 ахыр – әгәр заһирдә577 хар әйләр578,
Кемен тоткын итүб бауда, агызып дидәсендән579 кан.
Кемен сәйр итдерүб580 багда581, мәкамен582 гөлгозар583 әйләр.
Кемен (танылмый584) заһир ләтаиф нигъмәте үзрә.
Кемен мәсрур585 итүб даим, гыйбадын586 ихтыяр әйләр.
Назыймны587 сорсаңыз, әй, яр, мәкяне588 хар, эчендә – нар589.
Ләкабе590 мәшһүр Акмулла, хибесдә591 зар-зар әйләр.
Агызуб яшь, йөрәкдән – кан, ятыр тик чыкмаган бер җан;
Дога бирең, әйя хөллан592! – сезә күп игътизар әйләр.
* * *
Минем кебек булыр микән бәхетсез?
Егет башым әсир булды вакытсыз.
Әсир диеп, бөрадәр, сүкмәңезләр,
Күземдән канлы яшем түкмәңезләр.
Теләп алмадым үземә моны, әй яр!
Кадәр593 килсә, япан булыр икән тар.
Бәла килсә, күрер күз күрмәс булыр.
Каза килсә, аяклар йөрмәс булыр.
Кеше мәхбүс булыр тәкъдир эшеннән.
Сәбәп булган исә дә кыйлмышыннан.
Сәбәп булыр дәхи дошман кешедән,
Тәҗессес әйләюп мәстүр эшидән594.
Бу эштә мөбтәлядер595 канча әхъяр596,
Асыл фетнәгә мәншаэ тагны әгъяр597
Кәзаликә мөбтәля канча мөшаһир598
Мөгаллиме Сани дәк599 хикмәтдә маһир;
Шифа шиддәт600 күрә килгән галиләр,
Әфазыйльдән601 пәйгамбәрләр, вәлиләр.
Бу хатын вә ике төрле үлчәүдәге шигырьләрен Акмулла Троицк шәһәрендәге хибесханәдән мәдрәсәдә хәлфә булып торучы Ләмәз тамагы авылы кешесе Хафизга җибәргән. Әлеге Хафиз мелла күптән вафаттыр.
Акмулла хакында Хәсән Гали хаты
Матур телле Акмулланың (яшь) анасы бу көндә тере булып, Уфа өлкәсенең Туксанбай авылында яши. Бер анадан булган бертуган энесе дә бар. Акмулланың үз кулы белән ясалган бер арбасы булып, өч бүлектән гыйбарәт иде. Алдагы бүлемендә һәртөрле кораллар, арткы бүлемендә китаплары була, урта бүлеменә үзе утырып йөри иде. Шушы арбасы бу көндә энесе кулында, сәламәт (бу хат безгә 1912 елларда килгән).
Акмулла үзенең моңлы вә әсәрле шигырьләрен киң далаларда уйлап чыгарадыр да, шушы арбасына утырып, кәгазьгә язадыр иде, диләр. Себер ханнарыннан Чыңгыз хан бине Вәли ханга язган хатында ошбу шигыре бар:
Акмулланың шигырьләре вә нәвадирләре (мәзәкләре) бик күп. Боларны җыеп, җентекләп тикшерүгә озын вә иркен вакыт кирәк. Габделбарый Баттал әфәнде тарафыннан җыелып бастырылган шигырьләре мең дә бер генә булыр.
Кызылъяр өязендә Кузыбай волостной исемле кеше мәҗлесендә бәйләрне вә суфиларны мәсхәрәләп көлеп сөйләгән ошбу шигырьләре мәшһүр:
Бәй булмас биле чалпак буылган менән,
Тазармас асылы нәҗесен юган менән.
Кәй надан күзен йомып тор мүлгүде609,
Суфилык табылмас күз йомган менән.
Троицк меллаларының: «Акмулла үзе галим кеше иде, ләкин шигырь сөйләп үз дәрәҗәсен үзе киметәдер, шигырь сөйләү галимнәр дәрәҗәсенә лаек түгел», – дигән сүзләрен ишеткәч, ул шуңа җавап кылып ошбу шигырьләрен сөйләгән:
Бу шигырьләрнең ахыры Мәрҗани мәрсиясе арасында язылуы – хатадыр. Моны Акмулла мәрсиядә сөйләгәне юк.
Акмулланың басылган вә басылмаган шигырьләре арасында һәрнәрсәнең кагыйдәсенә һәм фикерләүгә караган шигырьләр күп. Ләкин халкыбыз арасында сүз базары күтәрелми торганлыктан, бу гүзәл шигырьләрне авызга алучы аз күренә. Аның сүзләре тереклек галәмендә җитешкән һәммә шагыйрьләрнең сүзләреннән өстен булып, матур теллелек вә төзеклек ноктасыннан караганда бер хәзинә кебек.
Акмулланың мисал итеп китерергә ярарлык сүзләреннән бәгъзеләре болар:
1. Яхшы мән617 таныш булсаң – чалыш булмас, кәсафәте618 алыс булмас. Җүкәгә май яккан мән каеш булмас.
2. Сыерны сауган менән бия булмас, ишәккә җөк арткан мән дөя булмас. Җегетләргә җаман дус касирыңны619 әйтмә – бу көндә ул үз башына ия булмас.
3. Һәстәктән туган колын тулпар булмас, ябалакның баласы шоңкар булмас…
4. Үлгәннән соң, арысланнан тычкан артык, белемсез яман дустан дошман артык.
5. Тинтәкне «тинтәк» дисәң – ботын сузар, яманны түрә кылсаң – йортың тузар. Түрә димә, кара димә, фигылен кара, кәй җаман аргамактан һәстәк узар.
Акмулла Тургай вә Акмулла областьларында мөгаллим булып гомер сөргән, һәрбер торган вә кунган җайларында җитлеккән вә әсәрле шигырьләрен ядкяр итеп калдырган. Үзенең сер итеп сөйләвенә караганда, билсез (гыйннин)620 булганлыктан, ике мәртәбә хатын алган булса да, аерылышып китәргә мәҗбүр булганнар. (Хәсән Гали әфәнде хаты шунда бетте.)
Акмулланың озын бер касыйдәсеннән бәгъзе бер бәетләр
Бәгъдәс-сәлам621, Нургали мелла, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңелегезгә.
Бозау улып уйнакласа, утны басар,
Тик ятмасаң, төшдең инде безнең күзгә.
Сез дә бер йөгрексенгән төлке икәнсез.
Без йөреп төштек инде сезнең эзгә.
Бер дә нәүбәт килде инде бу көн безгә.
«Безгә йитәр кеше юк!» – дип, өмид өзмә.
Синең дә бер әрвахың622 күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөзгә».
Хәрарәттән мәхмүм булып623 эчең көйсә,
Сусыныңны кандырыр безнең сөзмә.
Мөхаккыйк624 Мәрҗанигә аузын ачкан,
Йыландай зәһәрен сачкан мелла сезмә?
Моңыңны аяймын, борадәрем! –
Котырсаң да, Уралдай тауны сөзмә!
Һәр шәйне мәүзыйгына625 куймак кирәк,
Мөрәүәрне626 мунчак берлә бергә тезмә!
Мелла дигән кари була беләсезме?
Тәсаууф627 китапларын күрәсезме?
Башкортның наград алган кантонындай,
Мелласызмы йә чинауник-түрәсезме?
Мөҗтәһид628 галимгә каршы торып,
Кабергә талаш берлә керәсезме?
Гомереңезнең күбе үтде гауга берлә,
Мәрҗанине йиткәрмәм дигән сәүдаэ629 берлә,
Сөннәтчә630 эшемез юк һәм алдаймыз
Әһле сөннәтмез631 дигән дәгъва берлә.
Артыңызны ачкан соң күрәсез йик632,
Әйтәсез шул сәбәбдән «залл-мозыйль»633 дип.
Кәлямулладан634 әсдакъ635 ни-нәрсә бар?
Әйтделәр: «Әсатирел-әүвәлин»636, – дип.
Сез дә шулай тәҗавез кылыңыз637 күп.
Йортымызга фетнә салды ушындай гәп.
Сезгә каршы без әйтсәк – ник ярамый:
«Вәһүм фи тогъяниһим йәгъмәһун»638, – дип?
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч.
Ул минем атам имәз, остаз имәз, –
Хаклыкны тасдикъ зарур639, эшен күргәч!
Факъһедә бу заманның Локманы бу;
Үткәннәр үтеп китде, инде хәзер
Әһле сөннәт рәһбәре640 – солтаны бу.
Борадәр, син үзеңне ихтисаб ит641.
Мәрҗанине мәҗтәһидтән син хисап ит –
Йир йөзенә нуры төшкән ул бер кояш,
Ул кояшның нурындан икътибас ит642!
Акмулла Уфа шәһәрендә
Шагыйрь Акмулла һиҗри белән 1312, милади белән 1894 елның рабигыль-әүвәл аенда Уфа шәһәренә килде. Күрештек. Бу вакытта бу кешенең Мәрҗани хакында басылган мәрсиясен күргән вә шул чара белән үзен ерактан торып беркадәр генә булса да белгән идем. Моны казах акыннарының берсе булыр дип йөридер идем, ләкин әлеге мәрсия эчендә үзебезнең җирле сөйләмебезчә төзелгән шигырьләре булганлыктан, бу фикеремнең дөрес булуына шөбһә белән карыйдыр идем. Һәрхәлдә, шәехләрнең шәехе Һибәтулла ишан кебек кешеләр белән бер сафта булуын уйлыйдыр идем.
Һичбер хәбәре мәгълүм булмаган бер вакытта ул Уфага килде. Килүенең максаты – үзеннән качып киткән хатынын үзенә кайтаруны сорап Мәхкәмәи шәргыягә биргән гаризасын белешү икәнлеген сөйләде. Максатын ачык аңлаганым соңында өстәлдән эшен китертеп карап чыктым вә низаг маддәләрен, тикшерү нәтиҗәсен аңладым. Үзен мәхкәмәгә (хөкем бүлмәсенә) чакыртып: «Ул хатын бик яшь, хәтта низам тарафыннан билгеләнгән яше дә тулмаган, үзең яхшы гына олуг кеше булгансың, яшь ягыннан арагызда тиңдәшлек юк, моның белән бәрабәр арагызда нәфрәт көчле булырга охшый, хатын берлә низаглашу вә аны үзеңдә ирексез хәлендә тоту яхшы эш түгел, хатыныңның дәгъва маддәсе беркадәр күңелсез нәрсә тирәсендә йөри, тикшерү вакытында үзең өчен теләнмәгән нәрсәләр мәйданга чыгуы вә яшерен тоту кирәк булган серләр ачылуы ихтимал. Шуның өчен иң яхшысы – аның берлән низаглашып йөрмәү, тәрәккебен643 башына урап җибәрү, ул үз ишен табар, син дә, әгәр теләсәң, дөнья күргән вә тормыш итү юлларын өйрәнгән вә һәртөрле эшләрне тәҗрибә итеп белгән берәр тол хатын алырсың. Ирлек шуны тели, ир кеше хәленә бу эш яраклы», – мәгънәсендә бер сүз сөйләдем.
Моңа карап: «Яхшы, бу сүзне кабул иттем», – димәде вә ризалык билгесе дә күрсәтмәде, шуның белән берлектә, бу дәгъва хосусында миңа таянып дәгъваны казану мөмкин түгеллегендә аз гына да шөбһәсе калмады. Өметсез вә бик кәефсез булды. Моңа карап мин үз фикеремне үзгәртмәдем. Вөҗданым кушуына карап хәрәкәт кылырга мәҗбүр идем. Бары шул дәгъваның тикшерүе өчен тиз көннән ахунга җибәреләчәген рәсми рәвештә игълан иттем, шуның белән моның эше бетте.
Бер тарафтан сынган күңелен вә калган хәтерен төзәтү теләге белән, икенче тарафтан күңелен табуга тырыштым, шул сәбәптән һәрвакыт үз урыныма чакырдым, озын вакытлар сөйләшеп утырдым. Мәгәр дә гыйлеме вә булдыра алуы Шәмсетдин суфи644 дәрәҗәсеннән күп түбән булыр дип уйладым. Гарәп вә фарсы шагыйрьләреннән хәбәре аз иде, гыйльми мәсьәләләрдә дә ерак бара алмыйдыр иде. Бөтен камиллеге казах сахрасында алынган вә казах шагыйрьләреннән өйрәнелгән иде. Мин үзем шулай таптым.
Мәрҗани мәрсиясендә булган матбага хаталарын миндә булган нөсхәдә төзәтте вә шуның янындагы ачык урыннарга бәгъзе бер шигырьләрен дә язды. Сөйләшеп утыруы, артык дәрәҗәдә ләззәтле булмаса да, артык күңелсез дә вә авыр да түгел иде. Гарәп вә фарсы шагыйрьләре хәлләре турында артык мәгълүматы булмаса да, казах хәлләрен вә казах шагыйрьләрен сөйлидер, алар арасында булган маҗараларны вә мәзәкләрне хикәят итеп, бәгъзе вакытларда сөйләшеп утыруы хушландырып та җибәрәдер иде.
Үземнән элек дөньядан күчүен хәтеремә китермәгәнем вә һәрвакыт гомерем кыска булуны уйлаганым сәбәбеннән, бу адәмнең тәрҗемәи хәленә мөнәсәбәтле мәгълүмат хакында бернәрсә дә сорашмадым вә язмадым. Мәгәр дә үзе сүз арасында ата-анасыннан берсе Казан кешесе булган хәлдә, икенчесе саф башкорт икәнлеген сөйләгән иде. Шул нәрсә хәтеремдә калган. Үзе казах арасында йөреп, яхшы гына казахлашкан булса да, сүзендә артык казахлашмый, Борҗан вә Үсергән башкортларыннан аермасыз рәвештә сөйләшәдер иде.
Бервакыт: «Асар» да күп кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре языла, исемнәре матбугатка кереп кала, ләкин казахлардан мәшһүр затлар язылмыйлар яки бик аз язылалар, хәлбуки аларда да исемнәре матбугатка керергә лаек булган галимнәр вә могтәбәр затлар бар, шулар да язылсыннар иде», – диде. «Мин үзем белгәнем вә хәбәр алганым кадәр язармын, казахларның галимнәрен вә мәшһүр затларын булмаса да, бәгъзе бер ханнарын яздым, әгәр дә мәгълүмат бирүчеләр вә язып җибәрүчеләр булса, галимнәренең вә мәшһүр затларының тәрҗемәи хәлләрен дә язар идем, сезнеңчә язылырга тиешле кешеләр булса, сез үзегез аларны язып җибәрегез, мин сезнең үз имзагыз белән «Асар» га кертермен», – дидем.
Моңа бик риза булды вә сүз бирде, ләкин бер генә кеше хакында да язуы килмәде. Язарга вакыты да булмагандыр, шушы сәфәрендә, Уфадан кайтып баруында шәһит ителде. Үтерелүенең сәбәбе әллә шул хатын низагы булдымы дигән нәрсә уема килсә дә, дөресен белүче булмады. Эшләрен караганым соңында килешү ихтималлары юклыкны беркадәр аңлаган идем.
Беркадәр булса да хәтере төзәлсен вә аз булса да күңеле тулып китсен, үзенең ишләре арасында, мәҗлесләрдә: «Уфада мөфти Солтановта чәй мәҗлесендә булдым», – дип сөйләсен, мәҗлесләрдә бәясе булсын дип, мөфти тарафыннан чәй зыяфәте бирдерү теләгенә кердем, ошбу максат белән мөфтигә:
– Шәһәргә Акмулла дигән шагыйребез килгән, сезнең белән күрешүне сорамый, ләкин үзем аңа сезне күрсәтәсем вә күрештерәсем килә, – дидем.
– «Шагыйрь» кем була?
– «Поэт» диеләме, яхшы белмим. Русларның Пушкиннары вә безнең Өмедбаебыз – «шагыйрьләр», русча белмәгәнем сәбәбеннән Акмулла белән Пушкинны үлчәүгә салып тарта алмасам да, Өмедбаев белән Акмулланы үлчәргә мөмкин.
Шул көнне мөфти хәзрәт ахшам намазыннан соң шагыйрьне алып үзенә килергә кушты. Акмулланың өсте-башы, киемнәре бөтен булса да, бик кара вә керле, үзе дә тузанлы, юынмаган, ул хәлендә мөфти мәҗлесенә алып керү мөмкин түгел иде. Мунчага барып, әйбәтләп юынырга вә шуннан соң үз яныма килергә куштым. Чәй мәҗлесенә бару өчен, киемнәрне үземнән биреп киендердем дә мөфтигә алып киттем вә бәгъзе бер нәрсәләр хакында искәртеп вә аңлатып куйдым.
Без барганда, мөфти янында – чәй мәҗлесендә – Хәйрулла ахун белән Мөхәммәд Сәлим Өмедбаев бар иде. Болар чакырылып килгән булса кирәк, һәртөрле сүзләр булып үтте. Чәй мәҗлесе тәмам булу белән, утырыш бүлмәсенә чыктык. Монда озаклап кич утырдык.
Акмулла, мөфти хәзрәткә мөрәҗәгать итеп, шигырь сөйләде, сүзләрен вә өслүбен645 туры китерде. Шул сәбәптән үзенең урынын вә мәртәбәсен саклап кала алды. Юкса садәлеге646 вә гасабилыгы647 һәм дә мәҗлес әдәпләреннән хәбәрсезлеге сәбәбеннән Мөхәммәд Сәлим янында югалып калуы мөмкин иде.
Мөхәммәд Сәлим төрле мәҗлес күргән вә шул вакыттагы могтәбәр гаиләдә үскән, Мәскәү вә Петербургларда йөргән, Оренбургның хәрби мәктәбендә укыган, Мирсалих Бикчура, Салих Күкләшев кебек мөдәррисләр хозурында яхшы урын тоткан, Эстәрлетамак шәехләре мәҗлесләрендә булган, мөфти Сәлимгәрәй белән таҗ кию бәйрәмнәренә катнашкан, Кырым мирзалары арасында вакыт уздырган. Болар өстенә әдәбият вә тарих белән җитди шөгыльләнгән, рус әдипләре вә мөхәррирләренең тәрҗемәи хәлләреннән хәбәре бар. Ошбу сыйфатлардан далада гомер уздырган вә Троицк меллаларының мәҗлесләреннән башканы күрмәгән кешедән өстен булуы табигый.
Акмулла үзенең шигырьләрен моңлы тавышы белән беркадәр каушау вә гайрәт белән сөйләде вә яхшы гына тәэсир бирде. Моның тукталуы белән, һич көтелмәгән бер вакытта Мөхәммәд Сәлим әфәнде, үз һөнәрендәге бер кеше белән очрашуы сәбәпле булса кирәк, күңеле ачылып ярышырга кереште. Чынлыкта болар бер-берсен белмәгәннәр иде. Аның туктавына Акмулла, Акмулла туктавына Мөхәммәд Сәлим кинәт илһам белән шигырьләрен сөйләделәр. Үзләренең яшь вакытларын хәтерләренә төшереп, бүгенге вакытларын һәм дә нинди мәҗлестә булуларын да онытып җибәрделәр.
Дөньяның астын өскә китереп йөргән, хәтта һәртөрле бозыклык урыннарын вә фәхеш йортларын да зиярәт иткән вә күзе күргән бер адәмнең: «Дөньяда авыл мәктәбендәге җыелышып чәй эчү, уен уйнатып хозур кору мәҗлесләре кадәр ләззәтле вә күңелле мәҗлесләрне күрә алмадым, монда аракы да, тәмәке дә, кызлар да юк, әмма адәм баласы өчен онытылмаслык әсәрләр калдыручы ләззәтләрнең һәртөрлесе бар», – дип, һәрвакыт искә төшереп сөйләвен әйтәләр.
Мөфти хәзрәтнең кызыксынып вә хозурланып утырган вакытын шушы мәҗлестән башка күргәнемне хәтерләмим… Мондый вакытларның кадере беленмәгән!..
Акмулладан: «Яшьтән җыйган вә «какыр-макыр» дип сыйфатлаган җыентыгың бу көндә сәламәтме, кайда?» – дип сорадым. «Исән ул, минем үз янымда», – диде вә китереп күрсәтте. Моның калын бер җилдтә үз шигырьләре вә башка вакыйгалар караламаларыннан гыйбарәт икәнлеге мәгълүм булды. «Моны миңа калдырып кит, мин аны акка күчертеп бастыру чарасын күрермен», – дидем.
Акмулланың дөньядан үтү хәбәрен ишеткәнемнән соң, шул буаз җыентыгы хакында сорашырга керештем. Илкүлмин волосте Туксанбай авылында торучы энесе Әхмәди аны башка нәрсәләре белән бергә алып кайткан вә Тамийан авылындагы үз бабаларына илтеп куйган, Тамийан авылында ут казасы булып, шул вакытта янып әрәм булган дип сөйләделәр.
Нинди сәбәп белән үзенә «Акмулла» дигән дәрәҗәне алган?.. Бәлки, моның сәбәбен үзе сөйләгән дәдер, ләкин хәзер хәтеремдә юк. Бәлки, казахларда булган дәрәҗәле шагыйрь мәшһүр Акмулла вафат булганнан соң, казахлар шуның дәрәҗәсен моңа биргәннәрдер, дигән фикер күңелемә килә.
Ислам дине
Пәйгамбәрлек һәм Мөхәммәд
(Аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!)
Пәйгамбәрлек – Җир йөзен яхшырту өчен, Аллаһы Тәгаләнең адәм балалары арасыннан үзенең бер изге бәндәсен ихтыяр кылуыдыр. Бу затның мәгълүматы башкаларныкыннан бик өстен булганлыктан, аңа һичкемнән укырга-өйрәнергә ихтыяҗ тумый. Әхлагы да соңгы чиктә гүзәл вә төзек була.
Бу затның адәм балаларын яхшыртуы – бәндәләргә ахирәт көненә иман китертүе вә шул көндә дөньяда булган эшләр хакында хисап вә тикшерү булуын аларның күңелләренә салуы – ошбу ышану аркасында адәм балаларының үз күңелләрен ачыктан-ачык та һәм яшерен дә күзәтү астында тотуга мәҗбүр булуларыдыр.
Аллаһы Тәгаләнең барлыгын вә берлеген гакыл белән белү мөмкин булса да, ахирәт көненә иман китерү нәби648 вә рәсүл649 арадашлыгыннан вә аның тәблигъ650 вә тәгълим651 кылуыннан башка гакыл көчен сарыф итү белән генә мөмкин эш түгел. Әгәр нәби тарафыннан бирелгән хәбәрне ишеткәннән соң, берәүнең гакылы бу ахирәт галәмен расласа, бу ялгыз гакыл тәэсире белән генә түгел, бәлки нәби арадашлыгы белән мәйданга килгән эш буладыр. Шуңа күрә пәйгамбәрлекнең нәтиҗәсе вә пәйгамбәрнең хезмәте-вазифасы кешеләрне ахирәт көненә иман китерүгә күндерү буладыр.
Ахирәт көненә иман китермәгән затларның үзләренең дини вә дөньяви хәлләрен тиешле дәрәҗәдә яңартулары мөмкин түгел. Ул – бу көндә безнең үз өлкәбездә булып узган вә һәркемгә мәгълүм эш. Моны озаклап сөйләүгә, бердән, ихтыяҗ юк, икенчедән, бу хәлне тәфсилләп аңлатып, мисаллар китерү – мәҗәлләләр652 белән китаплар язуга ихтыяҗлы бер вазифа.
Аллаһы Тәгалә хәзрәтләреннән адәм балаларына күндерелгән хак нәбиләрнең соңгысы һәм дә бөтен дөньяда булган кешеләргә җибәрелгәне Мөхәммәд (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) иде. Шуңа күрә бу урында аның хакында беркадәр сүз сөйләп үтәргә ихтыяҗ күреләдер.
Җир йөзендә гомер сөрүче адәм балаларының хакыйкый мәгънәсендә әхлак бозылу, дөрес бер дин калмау сәбәпле тәмам адашу вә азгынлык сахраларында юлдан ялгышу аркасында, башлары әйләнгән вә гакыллары томаланган иде. Тәре, сын-сурәтләрне, йолдызлар вә кояшны, гомумән, шайтаннарны үзләренә табына торган зат итү сәбәпле, алар бәхетсезлеккә эләккәннәр, һәртөрле ялгыш уйлар һәм хорафатларны үзләренә мәсләк итеп алганнар иде. Шул заманда Мөхәммәд (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән дөньяның ахыр көненә кадәр Җир йөзендә гомер сөрәчәк кешеләргә хак рәсүл вә нәби итеп җибәрелде.
Бу хөрмәтле зат үзе ятим хәлендә үскән иде. Әдәп вә яхшы әхлак өйрәтүче мөгаллимнәр вә тәрбия бирүчеләрдән бер генә кешене дә күрмәгән иде. Бу вакытларда белем алырлык мөгаллимнәр дә ул үскән шәһәрдә юк иде.
Шуның өстенә, бердән, фәкыйрьлек вә ятимлек, икенчедән, ул заманнарда уку-язуга ихтыяҗ булмау бу кабилдән, ягъни мондый эшләр белән шөгыльләнүдән тоткарлый иде. Әйләнәсе йөзләрчә чакрымнан гыйбарәт булган кара урман уртасындагы бер чишмә янында казып ясаган өендә яшәүче, ау аулап, балык тотып, бәрәңге утыртып көн күрүче кеше язарга, укырга атлыгып тормаган кебек, шул гасырда гарәп утравында яшәүчеләр дә тәмам шуңа охшаш хәлдә иделәр, һәрхәлдә, Мөхәммәд (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) үскән шәһәрдә мең кешедән берсенә генә дә кирәге булмаган нәрсәләр өчен гомер сарыф итүгә мәҗбүрлек булмау табигый. Чөнки мәктәпләр юк, мөгаллим вә мөдәррисләр юк, кәгазь вә каләм юк, китап вә рисаләләр һәм дә әлифбалар юк.
Әгәр шушындый җирдә шушы мәшәкатьләр өстенә берәр кеше уку вә язу өйрәнү белән шөгыльләнсә, максатына барып җитү өчен, күп еллар буе гомер сарыф итүгә мәҗбүр булачактыр. Шуның белән бергә, бу хәл үз гаиләсенә генә түгел, бәлки бөтен шәһәр халкына мәгълүм булачактыр. Хәлбуки Мөхәммәд (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) үзе һәрвакытта да үзенең укый-яза белмәве турында сөйли, аның язу вә уку белән мөнәсәбәте юклыгын бөтен Мәккә халкы күктәге кояшны белгән кебек белә иде.
Сүзнең кыскасы шул: Мөхәммәд (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) фәкыйрь вә ятим хәлендә үсте, бөтен мохите надан вә укый-яза белмәгән булып, азгынлыкка вә ялгыш уйга, масаю вә бозыклыкка, сыннарга табыну кебек һәртөрле хорафат диңгезенә баткан иде.
Ошбу хәлләр яхшы аңлашылганнан соң, әһәмият бирелергә тиешле нокта шул: ул шушындый мохит эчендә туып үссә дә, үз гомерендә сынга табынмады вә сәҗдә итмәде. Бөтен җәмәгать исерткеч эчүгә вә исерүгә бирелгәндә, бу зат андый эшләргә якын да бармады. Хатын-кызлар белән һәртөрле бозыклыклар кылу аз гына да гаеп эш саналмаган хәлдә, андый мөгамәләләрдән ерак булды, бөтен гомерен абруй вә пакьлек белән үткәрде. Сугышларда вә кабиләләрне талауларда һөнәр күрсәтү белән мактанучы, шигырьләр вә касыйдәләр сөйләп ярышучы кавем эчендә дә андыйларга күңел куймады. Бәлки, бөтен максаты тырыш вә намуслы рәвештә гомер сөрүдән, дөрес сөйләүдән вә әмин, ягъни тыныч, куркусыз булудан гыйбарәт иде. Шуңа күрә дә яшь вакытыннан башлап иптәшләре вә, гомумән, Мәккә гарәпләре арасында «Мөхәммәдел-әмин» дип мәшһүр булды. Хәлбуки замандашлары вә гасырдашлары бу вакытларда, дөньяның астын өскә китереп, нәфес-теләкләре артыннан йөгереп йөриләр иде.
25 яшьләренә җиткәннән соң, балалары булган 40 яшьләрдәге бер тол хатынга никахланды, шул хатыны вафат булган көнгә (кырык яшьләренә) кадәр аның белән камил мәхәббәттә гомер сөрде вә шуннан башкага күз салмады.
Бу хөрмәтле затның бөтен гомере пакьлек вә сафлык белән үтте. Бәгъзе бер вакытларда куйлар көтеп йөрде һәм сату да итте. Соңрак вакытларда аулак урынны артык күрде, игътикяфләрдә653 торган чаклары да булды.
40 яшьләренә җиткәннән соң, Мөхәммәдкә (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) пәйгамбәрлек килде вә Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән адәм балаларын өндәргә катгый әмер булды. Шуннан соң ул адәм балаларын хак дингә өндәргә кереште. Өндәгән нәрсәләренең нигезе ошбу маддәләрдер:
Галәмне Аллаһы Тәгалә яратты. Аллаһы Тәгалә бер вә бердәнбер булып, иптәшләрдән вә тиңдәшләрдән һәм дә адәм балалары үзлекләреннән уйлаган уй вә фикерләрдән ерак тора. Гакылыгыз бар, шул гакылыгызны вә фикерегезне эшләтегез. Ата-бабаларга гына иярү мәсләген куегыз. Аллаһы Тәгаләдән башкаларга бәндәчелек итмәгез вә аннан башка затлардан сыену вә ярдәм сорамагыз. Үзегезнең хөр кешеләр икәнегезне аңлагыз. Шәригать рөхсәте дәрәҗәсендә вә бәдәннәрегезне ныгытыгыз. Артык дәрәҗәдә тәкъвалык вә дәрвишлек юлына кермәгез. Дөньядан табыш алуда үзегез чара күрегез, кешегә ышанып, кеше кулында булган нәрсәләргә кызыкмагыз… Яратылган вазифалар өчен әгъзаларыгызны кызганмагыз. Яхшы мөбахлардан файдаланыгыз. Пычрак нәрсәләр вә нәҗесләр – хәрәм, алардан сакланыгыз… Гаделлектән аерылмагыз… Ярашкан һәм каршылыклы кешеләрегез белән урталыкта торып мөгамәлә кылыгыз… Дин хакында һичкемне ирексезләмәгез… Яхшы әхлаклы булырга тырышыгыз… Начар әхлаклы булудан сакланыгыз… Адәм балаларының хәлен үзгәртергә сәбәп була торган эшләрнең дәвам итүен үзегез эчтән мәсләк кылыгыз… Гакылларыгызны әсир итмәгез…
Ятим вә фәкыйрь хәлдә надан бер кавем эчендә үскән, һичкемнән гыйлем өйрәнмәгән вә тәрбия күрмәгән, белем алмаган, укый-яза белмәгән кешенең 40 яшеннән соң ихтыяр итеп үз өстенә йөкләгән мәсләгенең иң гүзәле ошбудыр.
Гарәпләрнең гадәтләреннән һәм мактаулы камиллекләреннән саналган шигырь сөйләү, нотык вә хөтбәләр белән исем чыгаруның ошбу укый-яза белмәгән кеше өчен бөтенләй ят булуы вә аның белән шөгыльләнмәве мәгълүм. Әлеге нәрсәләр белән исеме чыкмавын вә шул мәсләктә булганнарга катнашып йөрмәвен, җитлеккән сүзләр сөйләмәвен бу урында игътибарга алырга кирәк.
Гомерен ошбу рәвештә үткәргән бу зат 40 яшенә җиткәннән соң гына гадәттән тыш камил вә төзек Коръәнне ничек итеп үзлегеннән сөйли башлады икән? Гомерләре матур һәм төзек итеп сөйләүгә сарыф ителгән мәшһүр гарәпләр ничек моңа тиң кеше таба алмадылар икән? Эш тик тору белән генә калмады, бәлки бу укый-яза белмәгән зат әлеге һөнәрләре белән исемнәре мәшһүр булган гарәпләргә: «Коръәннең тиңдәшен булдыруга көчегез җитәчәк түгел», – дигән катгый хөкемен дә әйтте. Бу дәрәҗәдә сөйләшүгә вә дәлилләр китерүгә нәрсә сәбәп булды соң?.. Җыела торган урыннарда вә базарларда югары басып, шигырьләрен вә хөтбәләрен сөйләп халыкның исен китәрүче гарәпләр ни өчен шул Коръәнгә санаулы юллар кадәр генә дә охшаш китерә алмадылар?.. «Шулай да шулай» дип, «фикерле» сүзләр сөйләүчеләр ни сәбәптән көлке булып калдылар?..
Укый-яза белми торган бу зат, үзләре белмәгән нәрсәләргә дәшеп, үзләре яраткан эшләргә ябышуда надан булган гарәпләрнең урталарында торып, берьялгызы бер Аллаһы Тәгаләгә бәндәчелек итү турында халыкны өндәргә кереште. Гарәпләрнең сурәтләргә гыйбадәт кылуларын вә илаһият хакындагы фикерләрен ачык рәвештә хатага вә гыйлемсезлеккә, фикерсезлеккә нисбәт итте. Ошбу сәбәптән гарәп халкы аңа каршы торды. Шуның белән бергә тоткан юлын алып баруда хисапсыз күп комачаулыклар тудырдылар. Әгәр бу эшнең ахырына барып чыгуына вә теләнгән рәвештә тәмам булуына катгый сурәттә ышанычы булмаса, ул еллар түгел, хәтта бер көн гомерен дә шул юлга сарыф итмәс иде.
Шуның белән бергә, бу зат көчле дошманнары тарафыннан булган һәртөрле начар максатлардан, мәкерләрдән вә хәйләләрдән сәламәт калды. Ислам дине җиңәчәген вә әһле исламның шәһәрләр яулап алачагын сәхабәләренә хәбәр итеп торды. Шул хәбәрләренең һәммәсе чын эш булды.
Румнарның тәмам зәгыйфьләнгән вә дошманнары булган фарсылар көч хасил иткән бер вакытта беркадәр еллар эчендә румнарның, куәт җыеп, дошманнарын җиңәчәкләре турында хәбәр бирде. Хәлбуки ул тарафларның җәгърафияләреннән, ике хөкүмәтнең сәясәтләреннән вә әзерлекләреннән аның ачык мәгълүматы юк иде. Шундый бер урында вакытында мондый бер олуг эш хакында, тугыз ел эчендә шул хәл булачак дип, катгый рәвештә ничек хөкем кыла алды соң?.. Хәлбуки гарәпләр өчен өзеп сүз сөйләрлек дәрәҗәдә мәсьәләнең әһәмияте дә юк иде. Әгәр дә бу эш булмаса, ул тәмам мәсхәрәлеккә калу белән хөкем ителгән иде. Һәрхәлдә, хәбәр бирелгән эш булды…
Яңгыр суының шушы җиребездә булган диңгезләрдән алынуын һичкем уена китермәгән бер заманда бөтен суларның килеп чыгышы җир икәнлекне белдерде…
Соңгы вакытларда Мөхәммәднең (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) исеме читләргә дә таралды. Шул вакытның падишаһлары арасында үзе белән хисаплашучылар күп булды. Ислам мәмләкәте дә әкрен-әкрен киңәйде. Ул аякка басты, яхшы гына баеды вә икътисади хәлләр төзәлде.
Шушы вакытларда Мөхәммәднең (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) тормышында, дөнья көтүендә вә гомер сөрүендә падишаһ вә хөкемдарларныкына охшаган берәр төрле үзгәреш булдымы?.. Аның тантаналы торуларга, тавышлы һәм ялтырап торган мәҗлесләргә теләге булдымы?
Юк! Табигате, тормыш-көнкүреше вә, гомумән, бөтен көн мәгыйшәте әүвәлге вә тәкъвалык хәлендә калды. 40 яшенә кадәр бер карчыкка канәгать кылып гомер сөрде. Шуннан соң алган хатыннары, берсеннән кала, һәммәсе яшьли тол калган хатыннар булды. Боларны җыюдан максаты хөрмәтле, ләкин фәкыйрь, мескен, тәрбиячесез хатыннарны тәрбияләү вә тормышларын тәэмин итү, шулар арадашлыгы белән хатыннар арасында дин хөкемнәрен тарату иде. Әгәр хатыннарны җыюдан максаты нәфес теләген үтәү булган булса, бу вакытта гарәпләр арасында кызларга кытлык юк иде, аларны җыйган булыр иде.
Әгәр дә пәйгамбәрлек дәгъвасын кылудан асыл максаты дөньяви дәрәҗәгә күтәрелү вә дөнья ләззәтләреннән файдалану булган булса, соң гомерендә шул юлга кергән бик көчле вә үч алучы, каты күңелле вә тәкәббер хөкемдарларга, дөнья әһленә беркадәр генә булса да охшаган булыр иде. Хәлбуки тәкъвалыгы, кешеләрне олылавы, көчсезләргә мәрхәмәте әүвәлгечә калды. Башмакларын үз кулы белән ямый, сәфәрдә, сахрада аш пешергән вакытларда: «Иптәшләрем эш эшләгәндә, тик торасым килми», – дип, чыбык вә агач җыеп китерә торган иде. Гомумән, йомшак, сабыр кеше булып, кешеләрнең кимчелекләрен гафу кыла иде.
Шушы урында сүздән туктап, бу мәсьәлә турында беркадәр фикерләргә вә игътибар белән фикер алышырга кирәк. Баштан ук «укый-яза белмәгән» дип сөйләнгән зат турында бәян ителгән хәлләргә бина кылып, бертөрле хөкем итү вә шунда булган хәлләрнең сәбәпләрен вә хикмәтләрен аңлау, гомумән, ошбу мәгънә хакында нинди нәтиҗә булачагына төшенү кирәк. Әлбәттә, бу эш кирәк.
Әлеге затның бу урында сөйләнгән һәм дә сөйләнмәгән тәрҗемәи хәлен игътибар белән тикшерүчеләр өчен нәтиҗә ачык мәгълүм, моны озын сөйләүгә ихтыяҗ юк. Мөхәммәдтә (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) булган хәлләр пәйгамбәрлеккә кирәкле эшләр иде. Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан адәм балаларын азгынлыктан коткару өчен җибәрелгән хак рәсүл иде. Нәтиҗә: «Әлхәмдү лил-ләһи вә сәламү галә гыйбадиһил-ләзинәс-тафә»654.
Ислам дине
Дин – адәм балаларын камиллекнең югары дәрәҗәсенә күтәрү вә мәңгелек йортта үзе теләгән урынын алуга яраклы, лаеклы итү өчен Аллаһы Тәгалә хозурында төзелеп, бәндәләргә бүләк вә мөрәҗәгать ителгән, күктән иңгән канун вә илаһи кагыйдә ул.
Кеше, мәңгелек йортта мактала торган урынны алу өчен, дөньяда вакытында үзенең барлыкка китерүчесен белеп, кулыннан килгән вә көче җиткән кадәр Аңа бәндәчелек итәргә һәм яхшы холыклар белән холыкланырга, кешелеккә вә гүзәл холыкларга зарар бирәчәк эшләрдән сакланырга һәм үз өлешенә төшкән микъдарда Җир йөзендә ислях655 белән шөгыльләнергә тиеш. Бу эшләр – турыдан-туры кешеләргә йөкләнгән вазифалар.
Адәм баласына үзенең кем икәнлеген, кайдан килеп, кая барачагын вә ни өчен яратылып бу дөньяда торуын, бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиешле юлын, үзе өчен нәрсә зарарлы вә нинди эш файдалы икәнлеген белдерә торган бердәнбер корал – дин.
Шуңа күрә адәм баласы дингә юнәлергә һәм кодрәте җиткән кадәр диннән файдаланырга вә динне үзенә бердәнбер юл күрсәтүче вә дәлил итеп, шуңа сарылырга вә аннан аерылмаска тиеш, әлбәттә, тиеш. Аннан аерылу дәрәҗәсендә зыян вә рисвайлык булу мөмкин түгел.
Ошбу сүзләрдән аңлашылганча, дин тотудан вә аннан аерылмаудан асыл теләк – киләчәк бер көндә бәхет булдыруның вә камиллек иясе булуның сәбәпләрен хасил итү һәм дә теләнмәгән урыннарга вә бәхетсезлекләргә төшерәчәк эшләрдән саклану юлларын өйрәнү вә мөмкин кадәр шундый хәлләрдән ерак тору.
Нинди генә эш булмасын, дин тарафыннан боерылган эш бәндә өчен хәерле вә нинди генә эш булмасын, дин тарафыннан тыелган нәрсәләр бәндә өчен зарарлы. Бәндәнең үзе өчен файдалы вә зарарлы эшләрне яхшы аңлавы, зарарлыларыннан сакланып, файдалыларына ике куллап ябышуы, әлбәттә, кирәк. Моны бәндә үз гакылы белән дә белә.
Аллаһы Тәгаләнең тереклекне вә галәмне, шул җөмләдән кешеләрне яратуы вә аларның дөньяда гомер сөрүләре өчен кирәк булган сәбәпләрне әзерләп, Җир йөзендә тормыш итүләрен юлга салуы уен эш вә хикмәтсез бер фигыль түгел, ул һәрбер гакыл әһленә мәгълүм. Аллаһы Тәгалә адәм балаларына гакыл бирде вә гыйлем сәбәпләренә ярдәм итте. Дөньяда төн-көннәрнең юлларын тәртип кылды. Шул юлларны бәндәләргә белдерде. Ошбу алдан күрүләре белән аларны үз әмерләренә вә тыюларына буйсындырды. Аннары вә көчләре җитәрлек эшләр белән үзләренә мәгълүм булган беркадәр вазифалар да йөкләде.
Гакылларын вә гыйлемнәрен, бар кодрәтләрен Аллаһы Тәгалә боерган эшләр хакына сарыф итүчеләр «сәгыйдь», ягъни «бәхетле» дәрәҗәсе белән хөрмәтләнгән җаннардан булачаклар. Әмма Аллаһы Тәгаләнең фәрманнарына буйсынмый вә мөрәҗәгатьләренә колак салмый, аның тарафыннан ярдәм ителгән коралларны үзләренең нәфес теләкләренә вә җенси дәртләре юлларына сарыф кылучылар «бәхетсез» дип исемләнгән фиркаләр җөмләсенә керәчәкләр, тау-таш күтәрә алмаслык дәрәҗәдә авырлыклар күрәчәкләр.
Ошбу «бәхетле» вә «бәхетсез» дип хөкем ителә торган ике төркем өчен Аллаһы Тәгалә хәзрәтләреннән мәгълүм савап вә җәза урыннары әзерләнәчәк, көне вә сәгате килеп җитү белән, аларның һәрберсендә Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәре йөртеләчәк.
Хак Сөбханә вә Тәгаләнең фәрманнарын җиренә җиткерү вә каршы булудан саклануның һәм «бәхетле» ләр төркеменә керү сәбәпләрен күрүнең бердәнбер юлы – хак рәсүл аркылы белдерелеп, аның тарафыннан өндәлгән вә өйрәтелгән мәсләкне белү вә аңлау, камил ихтыяр вә теләк белән шул мәсләкне кабул итү вә шуның белән гакыл кылудыр. Моңа шуннан башка юл юк.
Шушы мәсләк үзе дин булып, шуны кабул һәм дә өскә лязим кылу – динне кабул итү вә динле булудыр. Бу сүзне кыскарак әйтергә хаҗәт төшсә, ул болай була: «Ахирәт көнендә «бәхетле» ләр җөмләсенә керүнең юлы – дөньяда вакытта ислам динен кабул итү вә мөмкин кадәр шуның белән гамәл кылуда».
Диннәрнең соңгысы булып саналган ислам дине – заман ахырына кадәр дөньяга килгән кешеләргә Аллаһы Тәгалә хәзрәтләреннән үзенең рәсүле – илчесе Мөхәммәд (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) арадашлыгы белән җиткерелгән дин. Бу дин мәгълүм бер кавемгә яки билгеле бер мәмләкәт әһелләренә, чикләнгән заманга махсус яңа бер дин түгел. Бәлки атабыз Адәм (аңа Аллаһының сәламе булсын!) заманыннан башлап Җир йөзендә булган адәм балаларына хак рәсүлләр арадашлыгы белән ирештерелүдә дәвам иткән дин. Ул, һәртөрле үзгәртүләрдән вә алмаштырулардан һәм дә кешеләр тарафыннан кушылган ялгыш уйлардан, хорафатлардан сафландырылып, Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән җибәрелгән хәлендә булган.
Шуңа күрә бу динне кабул итүчеләр үткән заманнарда булган хак пәйгамбәрләрнең барысын – исемнәре беленгәннәрен вә беленмәгәннәрен һәм аларга иңдерелгән хак китапларның һәммәсен раслыйлар.
Әгәр дә башка диннәргә иярүчеләр ошбу ислам динен үз теләкләре белән кабул кылсалар, үзләре тотып килгән диннәреннән, кешеләр тарафыннан уйлап чыгарылган ялгыш уйларыннан, хорафатларыннан, гөнаһлы бәндәләр тарафыннан уйлап чыгарылган төрле ишарәләреннән вә серләреннән, гомумән, бөтен яңа гадәтләреннән арынырга тиешләр. Шулай итеп, алар, чынлап та, күктән иңгән саф ислам динен генә кабул иткән булачаклар.
Ислам диненә төшенү вә аны аңлау күптөрле китаплар уку вә артык гомерләр сарыф итү ихтыяҗы тудырса да, бәндәләрнең шул мәшәкатьләрне вә авырлыкларны күтәрүләре урынлы булыр иде. Ләкин әлеге динне аңлау вә белү өчен, күп вакыт вә артык тырышлык сарыф итүгә ихтыяҗ юк. Игътибарлы кеше өчен аз вакыт та җитә.
Чөнки бу диндә ишарә-фәләннәр, аерым кешеләргә генә хас булган серләр юк, һәммә кагыйдә, ысул вә бүлекләр ачык мәгълүм. Моны ачык итеп вә аңлатып сөйләүчедән ишетү белән төшенергә була. Бу турыда галимнәр белән гади халык арасында артык аерма юк.
Хайван көтеп, таулар арасында кунып күчеп йөрүче вә әлифнең таяк рәвешендә генә булуыннан да гаме булмаган кайбер гарәпләр, рәсүлуллаһ (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) хозурына килеп, ислам динен кабул итәләр вә аз гына вакытта шул диннең хөкемнәрен өйрәнеп китәләр, гаиләләренә дә өйрәтәләр иде. Хәлбуки болар үзләре укый-яза белүче түгел, китап вә каләм кебек нәрсәләрнең исемнәрен дә ишетмәгән кешеләр иде.
Ун-унбиш дәкыйка микъдарындагы вакытта дин өйрәнеп, үз яныннан чыгып китүче гарәпләрнең бәгъзе берләре хакында рәсүлуллаһның (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!): «Әгәр дә шушы өйрәнеп киткән нәрсәләре белән гамәл итә алса, җәннәт әһеленнән булыр», – дип, сөенечле сүзләр сөйләгән вакытлары бар иде. Мәгәр ислам динен өйрәтүчеләр арасында җиңел өйрәтә белү үзенчәлегеннән мәхрүм кешеләр булырга мөмкин. Дин өйрәнү теләге белән шундый адәмнәргә очраучыларның ислам динен авыр күрүләре ихтимал. Ләкин гаеп – өйрәтүгә көчләре булмаучылардадыр…
«Ислам дине» дигән сүз – ахирәт гамәлләре белән берлектә, дөньяда гомер итәр өчен, лязим булган мөгамәләләрнең һәммәсен бергә туплаган гомуми төшенчә. Бу сүз һәрвакыт хәтердә булу кирәк.
Ислам диненең нигезе
Ислам дине ошбу өч нигезгә таяна: игътикад (ягъни инану), гамәл, әхлак. Ислам дине хисап бирү көненә дөрес дип ышанудан һәм дә гамәл вә гыйбадәтләрне шәригать кушканча үтәүдән вә әхлакны төзәтүдән гыйбарәт.
Игътикад (инану)
Мөэмин вә мөслим булу өчен, ислам дине тарафыннан булдырылган тәгълиматка туры килә торган Аллаһы Тәгаләгә, фәрештәләргә, китапларга, рәсүлләргә, ахирәт көненә вә тәкъдиргә иман китерү вә чын күңелдән инану лязим.
1. Аллаһы Тәгалә хакында ошбу рәвештә инану кирәк: галәмне вә бөтен тереклекне барлыкка китерүче вә Үзе тарафыннан төзелгән махсус сөннәтләр, ягъни гадәтләр вә кануннар белән идарә итүче Зат – бердәнбер Аллаһы Тәгалә генә. Аллаһы Тәгалә – һичшиксез, бар булучы һәм хакыйкый рәвештә гыйбадәт кылынучы Зат, аннан башка гыйбадәт кылынырга хаклы зат юк. Бөтен күзгә күренгән вә күренмәгән нәрсәләр Аның гыйлеме белән чорнап алынган. Бар тереклек Аның кодрәте, кайгыртучанлыгы вә рәхмәте-мәрхәмәте белән яши. Аның ихтыяры хәтта бер бөртек тузанга да кагыла. Тәңрелек вә тәңрелек сыйфатлары буенча иптәш вә тиңдәштән аерылып тора. Кимчелек, җитешсезлекләрдән өстен. Ихтимал булган үзенчәлекләреннән, бәла-казадан вә золымнан арынган Зат. Галәм Аның кодрәте вә теләге белән көчле, бөтен дөнья Аның күзәтүендә. Барлык камиллек сыйфатларына ия Зат. Җитешсезлек вә ихтимал булган сыйфатлардан үзенең хөкеме белән өстен. Яхшы вә яман эшләрнең тәкъдирчесе. Коръән-Кәримдә телгә алынган исемнәре вә сыйфатлары – һәммәсе хак. Бәндәләрнең бердәнбер өметләре вә сыеначак ышанычлары Аллаһы Тәгалә генә булып, Аннан башка зарар вә файда китерүче юк. Аллаһы Тәгалә үзе төзегән сөннәткә яраклы рәвештә, дөнья эшләрендә төрле сәбәпләр белән файдалы вә зарарлы гамәлләр дә булырга мөмкин.
Аллаһы Тәгаләгә карата ошбу инануны үзебезчә кыскалык белән: «Аллаһы Тәгалә бар вә бер, Ул һичнәрсәгә охшамаган, Коръәндә телгә алынган исемнәре вә сыйфатлары хак, һәртөрле кимчелекләрдән пакь», – дибез.
2. Фәрештәләргә иман китерү вә инану ошбу рәвештә: фәрештәләр Аллаһы Тәгаләнең безгә күренми торган галәмендәге итагатьле бәндәләредер, ягъни колларыдыр. Болар Аллаһы Тәгалә тарафыннан боерылган хезмәтләрен дәвам итәләр, алар – гөнаһсыз вә хөрмәтле бәндәләр, ягъни коллар.
3. Китаплар хакында ышану ошбу рәвештә: Аллаһы Тәгаләнең үз рәсүлләре аша бәндәләргә иңдергән китаплары хак. Тәүрат, Зәбур, Инҗил, Коръән исемендәге китаплары Муса, Дауд, Гайсә, Мөхәммәд (аларның һәммәсенә дә Аллаһының хәер-догасы булсын!) пәйгамбәрләргә иңдерелгәннәр. Аерым өлешләре болардан башка пәйгамбәрләргә дә иңдерелгән.
4. Рәсүлләр турындагы иман ошбу рәвештә: кешеләргә ислам динен өйрәтү вә Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре әмерләрен вә тыюларын ирештерү өчен җибәрелгән нәбиләр вә рәсүлләр хактыр. Бу затлар Аллаһы Тәгаләнең боерыкларын бәндәләргә ирештерделәр вә үз вазифаларын җиренә җиткерделәр. Боларның әүвәлгесе Адәм (аңа Аллаһының сәламе булсын!) булып, соңгысы – Мөхәммәд (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!). Шул ике арада булган пәйгамбәрләрнең Коръән-Кәримдә телгә алынганнары – һәммәсе хак. Бу рәсүлләр үзләре кешеләр җөмләсеннән булып, инсаннарның тормышлары өчен лязим вә табигый эшләр аларга да хас. Бөтен кешеләр кебек, шәригать хөкемнәре белән куәтләнгән булсалар да, пәйгамбәрләрнең һәммәсе тугрылык вә зирәклек белән сыйфатланган. Алар үзләренең вазифалары булган шәригатькә өндәүне тырышып башкардылар. Рәсүлләрнең һәрберсе хыянәт вә сер итеп саклау кебек әхлаклардан вә, гомумән, гөнаһлы эшләрдән арынган. Бәгъзе вакытларда дөнья эшләрендә онытулары вә ялгышулары булса да, динне ирештерүдә бу сыйфатлардан сәламәтләр.
5. Ахирәт көненә ышану ошбу рәвештә: дөньяда булган бу көндәге фани вә вакытлы һиммәтләргә нисбәтән, «ахирәт» исемендә бөтенләй башка рәвештә икенче бер мәңгелек тормыш бар. Бу мәңгелек тормышта дөньяда кылган эшләр хакында кешеләр хисап бирәчәкләр вә гамәлләренә күрә җәза вә яхшылык күрәчәкләр. Бу хәл дөньяда гомер сөрүчеләрнең башларына, һич шөбһә юк, киләчәк. Әлеге мәңгелек тормыш гомуми рәвештә мәгълүм булса да, тәфсиле вә ни рәвештә булачагы бу дөньядагы кешеләргә билгеле түгел. Кешеләрнең дөньяви үзенчәлекләре вә гыйлем сәбәпләре аны тәфсилләп белерлек дәрәҗәдә яратылмаган. Коръән-Кәрим бу тормыш турында хәбәр биргән булса да, ул кешеләрнең кодрәтләре моңа җитәрлек кадәр генә биргән.
6. Тәкъдиргә ышану вә иман китерү ошбу рәвештә: изгелек вә явызлык тәкъдире Аллаһы Тәгаләдән булып, монда бәндәләрнең катнашлары юк. Бәндәләрнең катнашлары булган нәрсә – Аллаһы Тәгалә биргән вә бәндәләр йөрәгенә сеңдергән кодрәтне вә ихтыяҗны сарыф итү генә. Әгәр бәндә үзенә Аллаһы Тәгаләдән бүләк ителгән, йөрәгенә сеңдерелгән кодрәтне вә ихтыярны яхшы эшләргә сарыф итсә, Аллаһы Тәгалә шуны холык итә. Әгәр бозык эшкә сарыф итсә, Аллаһы Тәгалә шул бозык эшне холык итә.
Бәндәнең изге эшләре бәрабәренә савап вә яман эшләре бәрабәренә җәза күрүе – үзенә бирелгән ихтыярны кулда тоту сәбәбеннәндер. Кулда тотуга «кәсеп» дип тә әйтеләдер.
Бу урында телгә алынган «инану» да урын вә нәселнең, заман вә кеше табигатенең әсәре вә катнашы юк. Шуңа күрә яратылганнарыннан вә гакыл ияләре булганнарыннан башлап заман ахырына кадәр дөньяга килгән вә киләчәк бөтен адәм балалары болар өчен җаваплы. Бу инануны һәммә рәсүлләр бер рәвештә ирештерделәр, араларында үзгәреш булмаганлыгы мәгълүм.
Дин – илаһи канун булганлыктан, һәрнәрсәдән элек шул динне төзүче Аллаһы Тәгаләне зиһен ирешкән вә кодрәт җиткән дәрәҗәдә тану вә Аңа камил ихлас белән иман китәрү вә чын күңелдән ышану лязим буладыр.
Бу урында телгә алынган инану маддәләре диннең нигезен тәшкил итсәләр дә, дәрәҗәләрендә билгеле бер аермалыклар да бар. Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның тарафыннан төзеләчәк (бәлки, элеккеге вакытларда төзелеп, эше тәмамдыр) ахирәт көненә иман китерү, ягъни ышану беренче дәрәҗәдә булып, башкалары шуларның тармакларыдыр.
Шуңа күрә беренче дәрәҗәдәге һәм аңа ни-нәрсә хөкемендә булган маддәләргә иман китерүче кеше үз өстенә төшкән вазифаны лязим дәрәҗәдә үткән, бу дөньяга килүнең хикмәтен вә серен яхшы аңлаган була. Әмма Аллаһы Тәгаләнең барлыгын белүдә адәм баласының гакылы җитәрлек булса да, аны тәүхид656 вә тәкъдис657 кылуда һәм дә тәнзиә658 тугрысында гакылның лязим дәрәҗәдә хезмәт итә алмавы беркадәр мәгълүм. Бу уңайдан дәхи күкнең өйрәтү вә аңлатуына ихтыяҗ бар. Әмма ахирәт көнен белүдә гакыл үзе җитәрлек түгел. Аллаһы Тәгаләне тиешле рәвештә тәүхид кылу тугрысында рәсүлләрнең аңлатуларына ихтыяҗ булган кебек, асыл ахирәт көне вә аңа ышану буенча да рәсүлләрнең өйрәтүләренә ихтыяҗ зур. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә үзенең бәндәләренә туры юл күрсәтүчеләр итеп рәсүлләр җибәрде. Бу хөрмәтле затлар, үз өсләренә йөкләнгән хезмәтләрен үтәп, ахирәт галәменә сәфәр иттеләр. Өйрәткән гыйлемнәре безнең заманнарыбызга килеп җитте. Инша Аллаһ, моннан соң да өзлексез дәвам кылыныр.
Һәрхәлдә, бу инанулардан иң әһәмиятлесе вә иң заруры Аллаһы Тәгалә тугрысында булганыдыр. Хакыйкый рәвештә Аллаһы Тәгаләне бер дип тану – бәндәнең беренче бурычы. Бу – Аллаһы Тәгаләне иптәштән, гаҗизлек һәм дә ихтимал булган эшләрдән тәнзиә вә тәкъдис кылу вә аңа күңелне тәмам юнәлдерүдер. Бәндәнең камил сыйфатларга ия булган хакыйкый Барлыкка китерүчесен тануы һәм әлеге Барлыкка китерүчесенең бөтен тереклекне Үзе теләгәнчә кулда тотуын вә идарә итүен шөбһәсез белүе – шушы хәлнең уңышлы булуыдыр.
Бу эш сәбәбеннән бәндәнең дәгъва кылулары, түбәнчелек күрсәтүе вә буйсынулары, ялвару вә тәүбәләре, бөтен гыйбадәтләре, зар вә моңнары ялгыз Аллаһы Тәгаләнең үзенә генә булуы лязим. «Иййәкә нәгъбүдү вә иййәкә нәстәгыйнү»нең мәгънәсе дә шулдыр.
Гамәл вә әхлак ислам диненең нигезләреннән булсалар да, алар – хакыйкать хәлдә Аллаһы Тәгаләгә вә ахирәт көненә, пәйгамбәрләр хакында булган ышануларга тармак булып, әлеге ышануларның нәтиҗәләреннәндер. Әгәр Аллаһы Тәгаләгә, ахирәт көненә вә рәсүлләргә иман вә инану булмаса, гамәл кылудан вә әхлакны төзәтүдән файда күреләчәк түгел. Шуның өчен Аллаһы Тәгаләгә, ахирәт көненә вә рәсүлләргә иманнары вә ышанулары булмаган кешеләр дөньяда да, ахирәттә дә бәхетсезләр вә мәңгелек хәсрәтләргә дучар ителәләр. Аллаһүммәх-фәзъна659!
Гамәл
Адәм балалары, – Аллаһы Тәгаләнең теләге белән яратылганлыклары, ягъни барлыкка китерелгәнлекләре сәбәбеннән, аның бәндәләре вә коллары. Шуңа күрә боларның Аллаһы Тәгаләгә коллык итүләре вә бәндәлек вазифасын үтәүләре лязим. Аллаһы Тәгаләгә рәсүлуллаһ (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) тарафыннан коллык итү вә бәндәлек кылу рәвешләре – һәммәсе ачык күрсәтелде вә өйрәтелде. Бу бөтен ислам галәменә күктәге кояш рәвешендә мәгълүм булды, шөбһә-фәлән калмады. Бу вазифалардан бәгъзеләре өчен мәгълүм вакытлар вә заманнар да билгеләнде.
Бу урында «гамәл» дән Аллаһы Тәгаләгә коллык итү (гыйбадәт кылу) вә нәфесне тәрбия вә тәзкия итү660 белән шөгыльләнү максат ителәдер. «Гамәл» нең икенче бер, гомумхалык арасындагы мәгънәсе дә бар. Анысы гыйбадәтне, мөгамәләләрне һәм кыенлыкларны эченә ала.
Әгәр бәндәләр изге гамәлләр кылу, рәсүлуллаһ (аңа Аллаһының хәер-догасы вә сәламе булсын!) өйрәткән гыйбадәтләрне дәвам итү вә шушы арадашлыклар ярдәмендә нәфесләрен тәрбияләү белән шөгыльләнсәләр вә шул эштән ләззәтләнсәләр, чын ниятләре белән Аллаһы Тәгаләгә юнәлсәләр, югарыларның да югарыларына тиң булырлар. Әмма әгәр дә нәфесләрен бозык эшләр белән пычратсалар, әшәкелек һәм бозыклык артыннан йөрсәләр, җенси дәрт әсире булсалар, ул вакытта түбәннәрнең дә түбәннәренә төшүләре ихтимал…
Ислам динендә шәригать кушкан гамәлләр (гыйбадәтләр) Коръән-Кәримдә гомуми рәвештә бәян ителеп, шуларның рәвешләрен тәфсилләп өйрәтү рәсүлуллаһка (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) тапшырылган. Рәсүлуллаһ үзенең сүзләре белән дә, эшләре белән дә бу гамәлләр вә гыйбадәтләрнең ни рәвештә кылынуларын үз өммәтенә тәмам аңлатты вә өйрәтте. Башка бер рәсүл килүгә ихтыяҗ калмады.
Мөэминнәргә лязим булган вә йөкләтелгән гыйбадәтләр болар: а) ышану лязим булган маддәләргә ышану белән бергә, тел белән икърар кылу вә ошбу ышану белән икърарны ахыр гомергә кадәр сәламәт хәлендә саклау. Бу эш тел гамәле була. Чөнки ышану күңел эше генә булганлыктан, башкаларның аннан хәбәре булмый. Шул хәл башкаларга да мәгълүм булсын өчен, тышкы бер билгегә ихтыяҗ тоту табигый. Бу тышкы билге тел белән икърар кылу буладыр; б) тәүлектә биш вакыт фарыз намазларны үтәү; в) һәр елны Рамазан аенда ураза тоту; г) байлыгы булса, һәр елны бер мәртәбә зәкят бирү; д) көче җитсә, үз гомерендә бер мәртәбә хаҗ кылу.
Ислам динендә булган «гамәл» һәм «игътикад», ягъни «инану» төшенчәләренә заман, урын, табигать вә бәндәләрнең кәефләренең азмы-күпме тәэсире булганлык мәгълүм. Шуңа күрә хөрмәтле пәйгамбәрләр тарафыннан һәр кавемгә вә һәр заманның үзенә яраклы вә гомуми хәлләргә туры килгән рәвештә өйрәтү бирелә вә өйрәтелә иде.
Сүзнең кыскасы шул: асыл гыйбадәтләр диннең нигезеннән булсалар да, аларның сурәтләре вә рәвешләре диннең нигезеннән түгелләр. Шуңа күрә пәйгамбәрләр тарафыннан өйрәтелгән гыйбадәтләрнең рәвешләрендә вә сурәтләрендә, вакытларында вә урыннарында аерымлыклар вә башкалыклар булырга мөмкин.
Әхлак
Мөэмин кешегә мөмкин кадәр үзенең нәфесен начар әхлактан сафлау вә яхшы әхлак белән зиннәтләү лязим. Әгәр дә кешеләрнең холыклары төзек булса, башка эшләре дә төзек булачак вә мәгыйшәтләре дә төзәләчәк. Холык төзәтүгә кызыксындыручы аятьләр Коръән-Кәримдә вә рәсүлуллаһның (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!) хәдисләрендә вә фәрманнарында күп.
Иске Болгар шәһәре хакында ясалган карталарда Болгар шәһәрен ураган Иске Иделдән башлап бер ур күрсәтеләдер. Бу урның икенче башы уралып, янәдән шул Иделгә килеп тоташадыр. Бу ур бурап ясалган ныгытманың тышында идеме, әллә эчендә идеме, моны бик ачык белеп булмады. Урның бөтен буе 8 чакрым микъдарында.
Шәгъбан аеның башы бер көн элек хисапланган. Бәлки, шулай дөрестер. Ләкин үз хисабыбызны чуалтмас өчен, үзебезчә «28 нче шәгъбан» дип яздык.