Kitabı oku: «Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви»
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Миңнуллин Р. М., варис, 2021
* * *

Биниһая зур иҗат
Татарстанның халык шагыйре, күренекле әдип, балалар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин турында үткән заманда сөйләү дә, язу да сәер тоела. Ләкин ни эшләмәк кирәк: каләм иясе хәзер әсәрләрендә, шул әсәрләре дөнья күргән китапларында, укучыларының, каләмдәшләренең күңелендә яши.
Әлеге басма – Роберт абый нәшриятка үзе китергән соңгы кулъязма. Ул аны миңа тапшырды да: «Сүз башы Ленар Шәехнеке инде, яме?» – диде. Яраткан шагыйрем, остазымның сүзләрен сөенеп, зур җаваплылык белән кабул иттем. Кайчандыр үзе Татарстан Язучылар берлегенә керү өчен миңа тәкъдимнамә, «Дүртенче кат… Бишенче кат…» китабыма сүз башы язган иде. Еллар дәвамында һәрвакыт аның игътибарын тоеп, киңәшләрен тыңлап, фикерләрен ишетеп яшәдек бит. Татар халкының олы шагыйре, чәчләренә чал керсә дә, заман белән бергә атлаучы, тормышка елмаеп караучы чын шәхес иде ул.
Күпләр кебек мин дә аның белән бала чагымда ук таныштым. Безне «Энекәш кирәк миңа» китабы дуслаштырды. Елмайта торган, сүз уйнатуларга корылган, шаян, шул ук вакытта балаларны тәрбияләүгә нигезләнгән шигырьләрне кем генә яратмас икән?!
1991 елда туган авылым Такталачыкта (Актаныш районы) яңа ике катлы таш мәктәп ачылды. Тантанада, шагыйрь һәм халык депутаты буларак, Роберт абый да катнашты, чыгыш ясады. Миңа, икенче сыйныф укучысына, аны күрү гомергә истә калырлык зур вакыйга иде.
Казан дәүләт университетында укый башлагач, Роберт абый белән якыннан аралаштык. «Күңелләр нечкәргәндә…» дигән китабына күзәтү ясап, бәяләмә язарга туры килде. Актанышның Сабан туе мәйданында узган 60 яшьлек юбилеенда, туган авылы Шәммәттә (Илеш районы) үткән 70 яшь- легендә кадерле кунак булып катнаштым. Төрле театр сәхнәләрендә узган иҗат кичәләрен, балалар бакчалары, мәктәпләрдәге очрашуларны санап та тормыйм. Әйе, Роберт абый гел халык арасында булды, һәрвакыт үз артыннан дусларын, шәкертләрен ияртте, остазларына игътибарлы булырга да онытмады.
Соңгы елларда әдәби тәрҗемә эше белән ныклап шөгыльләнде: төрекмән шагыйре Мәхтүмколый, төрек шагыйре Али Акбаш, удмурт шагыйре Вячеслав Ар-Серги, казах шагыйре Нурлан Оразалин, Черногория шагыйре Душан Джуришич, башкорт шагыйрьләре Факиһа Тугызбаева, Хәсән Назар һ. б. ның шигырьләрен татар телендә яңгыратты, аерым җыен- тыкларын чыгарды. Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев, Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фәридә Кудашевалар турында саллы-саллы истәлек китаплары төзеде.
Ахырга таба, «Инстаграм» челтәрендә үз битен булдырып, иҗатын бар дөнья белән бүлешә башлады. Язылучыларының саны 50 меңгә җитте. Көн кадагына суга торган, туган телнең һәм милләтнең киләчәген кайгырткан шигырьләре, лирик һәм фәлсәфи, юмор хисе катыш әсәрләре шактый язылды.
Әлеге «Мәхәббәтле көзләрем» дип аталган китапта Роберт Миннуллинның әле ташка басылып өлгермәгән яңа шигырьләре һәм элегрәк язылган сайланмалары урын алды. Чыннан да, биниһая зур иҗат! Әле бу – зур тауның бер өлеше генә. Татар әдәбияты классикасын тәшкил иткән балалар шигырьләре, татар эстрадасының алтын фондына кергән җырлары, туры сүзле һәм объектив фикерле публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, тәрҗемәләре һ. б… Саный китсәң, әдипнең иҗат канатлары күп. Иҗаты чын бриллиант кебек: кайсы яктан карасаң да, үзенә күрә бер матурлык, яктылык белән балкый, күңелгә көрлек, җылылык бирә, дәрт өсти.
Роберт абыйның рухы шат, иҗаты мәңгелек булсын!
Ленар Шәех
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
«Солтанморат» дигән изге авыл…
Галимҗан ул вакытында туган,
Вакытында ләкин үлмәгән.
Үлгән микән, үтергәннәр микән, –
Тик кадерләп беркем күммәгән.
Каберен дә хәтта табалмыйбыз,
Кайда күмелгәнен белмибез.
Эзләмибез, белмим, ни өчендер
Оятыбыздан да үлмибез?!
Ярый әле кайда туганлыгын,
Кайда үскәнлеген беләбез.
Баш ияргә, рәхмәт укырга дип,
Солтанморатка без киләбез.
Явымнар да булмый давылларсыз,
Елгалар да булмый агымсыз…
Була алмас иде безнең тарих
Солтанморат дигән авылсыз.
Галимҗан ул – алтын хәзинәбез,
Ул солтаны газиз халкымның.
Алтын хакы күтәрелә генә…
Юк, бәясе төшми алтынның!
Нишләр идек икән без Галимҗан
Ибраһимов дигән шәхессез?
Аның бөеклеге исбатланган,
Ул көн кебек ачык, бәхәссез!
Аның бөеклеге бүген кирәк!
Моннан соң да кирәк булачак!
Ә бөекләр көн дә тумаячак,
Тусалар да, сирәк туачак!
Галимҗанны бер кат үтерделәр,
Икенче кат үлмәс Галимҗан.
Милләтенең үзе шикелле үк
Ул үлемсез – үлмәс Галимҗан!
«Солтанморат» дигән изге авыл,
Галимҗанның туган урыны!
Суытмабыз синең сукмагыңны,
Тик онытма бөек улыңны!
Шуңа күрә туры килер сиңа
Халкым наказын да үтәргә:
Син яшәргә тиеш, Солтанморат!
Юк, хакың юк синең бетәргә!
Шагыйрь әйткән иде, диярсез бер,
Чорлар үтәр, менә күрерсез:
Үзе үлмәс икән, Галимҗанның
Солтанмораты да үлемсез!
8.03.2017
Җәй килде Казанга да…
Көтә-көтә көтә торгач,
Җәй килде ул Казанга да…
Казанга җәй килде диеп,
Була шигырь язарга да…
Моңа кадәр җылы җәйләр,
Белмим, нигә ялындырган?!
Әллә җәйләр соңлаганга,
Җәйге Казан сагындырган!
Нәрсә генә әйтсәгез дә,
Җәйге Казан ямьлерәк шул!
Җылы җәйнең һәрбер көне
Гамьлерәк шул, тәмлерәк шул!
13.07.2017
Экспромт
Кама да ул, Чулман да…
Бигрәк матур, чыннан да…
Карап туймалы түгел,
Хисләр тыймалы түгел…
Сизелми акканы да,
Ярларга какканы да…
Гомерләр дә ага шул,
Сизелми дә кала шул
Гомерләрнең акканы,
Кояшларның батканы…
Ә Чулман ага, ага
Ерак диңгезгә таба…
Агар ул бездән соң да,
Агар ул сездән соң да…
08.08.2017
Уйларым
Яшәсәң иде уеңны
Уйлар-уйламый гына…
Яшәп булмый шул дөньяда
Уйлар уйламый гына.
Уйларым минем тезгенсез:
Сулда да ул, уңда да…
Уйларым әллә кайларда:
Тегендә дә, монда да…
Уйларымны кысам бик еш
Йөрәгемә, учыма.
Тырышсам да чыга алмыйм
Уйларымның очына…
Күңелдәге уйларымны
Булмый ла тыеп кына…
Җырлар язам, уйларымны
Уйдырып, уеп кына.
10.08.2017
Агыйделдән китеп барам…
Агыйделдән китеп барам…
Яшьлектән үтеп барам…
Әкрен генә яшьлегемнең
Йомгагын сүтеп барам…
Агыйделдән йөзеп барам…
Чак кына түзеп барам…
Яшьлек белән араларны
Мәңгегә өзеп барам…
Агыйделдән агып барам…
Хәйраннар калып барам…
Барган саен ерагая
Яшьлегем белән арам…
Агыйделдән карап барам
Пароход өсләрендә…
Яшьлегем кала шушында…
Барсы да исләремдә…
11.08.2017
Теләсә нишләсеннәр…
Иҗат кешеләренә гомумән дә таләпләр куярга ярамый!
И. Бәдретдинова, җырчы
Җырчыларга таләп куймыйк!
Теләсә нишләсеннәр:
Җырлыйм диеп шыңшысыннар,
Ат булып кешнәсеннәр!
Чишенсеннәр, күрсәтсеннәр
Алларын һәм артларын.
Һич югында, шулай итеп
Күтәрсеннәр хакларын…
Тамашачыга ошагач,
Туйганчы кылансыннар.
Үзләрен, әйдә, җырчы дип,
Йолдыз дип уйласыннар…
Туйганчы дураклансыннар,
Туйганчы котырсыннар!
Концертка килгән мескеннәр
Кул чабып утырсыннар…
Җырчыларга таләп куймыйк,
Ни генә уйласаң да…
Чөнки бер файдасы да юк,
Куйсаң да, куймасаң да…
15.08.2017
«Бу – минем таныш бөркетем!..»
Бу – минем таныш бөркетем!
Күз алалмыйм аңардан…
Кереп китә ул офыкка,
Пәйда була яңадан.
Бөтерелә, бөтерелә
Бөркетем баш түбәмдә…
Ул биектә, иркенлектә,
Ә мин менә түбәндә…
Очкан кебек уйнап кына,
Ах, ничек килештерә!
Ул мине дәшә күкләргә,
Ул мине ирештерә…
Кайчандыр бөркетләр кебек
Очкан чаклар бар иде,
Бөтен галәмне берьюлы
Кочкан чаклар бар иде…
Очкан чакларым бар иде…
Иде шул, иде генә…
Хәзер бөркетләр очканны
Күзәтәм инде менә…
17.08.2017
«Юл өстендә – кызгылт кояш…»
Юл өстендә – кызгылт кояш…
Тияр-тимәс кенә…
Кап-кара киемнәрен төн
Кияр-кимәс кенә.
Кояшның аның эше шул:
Көн дә шулай бата…
Шунсы әйбәт: кояш батса,
Кабат таңнар ата.
21.08.2017
«Күзем төште тәрәзәмә…»
Күзем төште тәрәзәмә,
Сискәнеп киттем кинәт.
Сары юкә яфраклары…
Көз ерак түгел, димәк.
Кичә генә яшел иде,
Саргайган төн эчендә…
Югыйсә тышта җәй көне,
Җәй әле үз көчендә.
Яфракларның сарылыгы
Көздән бер хәбәр инде…
Менә шушындый мизгелләр,
Шушындый хәлләр инде…
24.08.2017
Казанымның төнге утлары…
Карап торам балконымнан
Төнге Казаныма.
Карап торам Казанымның
Төнге базарына…
Төнге Казан, төнге базар,
Беләм инде, алдый.
Алдаганны минем күңел
Аңлый инде, аңлый…
Аңласам да алданасым
Килә минем бүген…
Күзәтәм мин Казанымны,
Казанымның күген…
Казанның бөтен чынлыгы
Төнгә яшеренгән…
Күз чагыла төсләреннән:
Зәңгәр, яшеленнән…
Әкиятләрдә дә булмас
Мондый гүзәл кала…
Төнге Казан гына шулай
Гүзәл була ала!
Казанны да, галәмне дә
Бер итеп йөрмәле…
Казанымның галәм белән
Кавышкан бер мәле…
Казанның төнге утлары
Илһам – язарыма…
Бәхет телим милләтемә,
Газиз Казаныма!
25.08.2017
Калдырырмын сезгә дә
Балаларга
Алма җыеп алып кердем,
Эшләпәмне тутырып.
Хәзер менә рәхәтләнеп
Ашыйм инде утырып…
Бигрәк матур булып пешкән,
Ашасаң да кызганыч.
Ашамасаң да кызганыч,
Ташласаң да кызганыч…
Ә шулай да, ә шулай да
Ашамый булмас инде.
Менә бу иң тәмлесеннән
Башламый булмас инде…
Алмалар бик күп тә түгел,
Тулмый бугай йөзгә дә…
Борчылмагыз, әгәр туйсам
Калдырырмын сезгә дә.
25.08.2017
Эскәмия
Монда кемнәр утыргандыр…
Кемнәр кемне көткәндер…
Кемнәр кемне кочкандыр да,
Кемнәр кемне үпкәндер…
Күпме парлар танышкандыр,
Кавышкандыр аннары…
Монда үткәндер төннәре,
Аткандыр ал таңнары…
Күпме серләр сөйләнгәндер,
Күпме хис түгелгәндер…
Бөтен тирә-юнь тылсымлы
Сөюгә күмелгәндер…
Эскәмиянең, билгеле,
Һәммәсе дә исендә.
Тик тышка гына чыгармый,
Һәммәсе дә – эчендә.
Мөгаен, шул гашыйкларын
Сагынып яшидер ул.
Сер саклый беләдер шул ул,
Шуңа да дәшмидер ул.
28.08.2017
«Торуыма кояш чыккан…»
Торуыма кояш чыккан,
Канатларын җәйгән…
Һич кенә дә китәселәр
Килми әле җәйдән.
Шундый рәхәт күңелләргә,
Кояш нурын койгач:
Бөтен күзәнәкләргә дә
Кереп тула кояш!
Ходай биргән бәхет бит бу!
Ачыйк күзебезне!
Яшермик әле кояштан
Якты йөзебезне!
Бу дөньяда яшәвеңә
Ничек куанмыйсың?!
Яшәп калыйк! Теләсәң дә,
Бүтән туалмыйсың…
28.08.2017
Көндезге Казан…
Мин көндезге Казаныма
Карап торам биектән.
Ул миңа ят та, якын да…
Нилектәндер, нилектән?!
Астына ут төрткән кебек,
Казан ул кайнап тора.
Сандугачлары көн буе
Урысча сайрап тора…
Казан һаман матурая,
Кайчакта шаккатарлык…
Ләкин татарча түгел шул,
Ул урысча матурлык.
Казанның бу матурлыгы,
Әлбәттә, фасад кына…
Татар рухы була алмый
Фасадлар ясап кына.
Казан көндез тынгысызрак,
Шау-шулырак, кырысрак.
Казан урысча сөйләшә,
Казан көндез урысрак…
Казанда, тиеш булса да,
Татарлык бик аз анда.
Татар теле яңгырамый
Урыслашкан Казанда…
Татарларның башкаласы
Казаныбызда хәтта
Татар телен белмәсәң дә
Яшәп була рәхәттә…
Казан ул – куанычыбыз,
Казан ул – газабыбыз…
Барыбер газиз шул инде
Чукынган Казаныбыз!
Өмет өзмик, яңадан да
Кайтыр әле татарлык!
Казаныбыз да булыр бер
Мактанырлык, мактарлык!
Абруйлы булыр ТЕЛЕБЕЗ
Футбол һәм хоккей кебек!..
Балконнан карап торганда
Барсы да о-кей кебек…
28.08.2017
Аңладым…
Бәйдән ычкынган шикелле
Тәмам котырдылар:
Безнең туган телебезгә
Ныклап тотындылар…
Әйләнеп кайтабыз бугай
Совет дәверенә,
Телебез тагын бер мескен
Телгә әверелә…
Без болай да телсез инде,
Без болай да әпә…
Чөнки татар тел яшерә,
Дәшми күрәләтә.
Бертавыштан риза алар
Телдән язарга да.
Телебезне сатар алар,
Чыгып базарга да…
Татар җирсез, илсез, телсез
Калырга да әзер…
Казанның ник җиңелгәнен
Аңладым мин хәзер.
«Чәчәкләр елмая белә…»
Чәчәкләр елмая белә,
Чәчәкләр көлә белә.
Чәчәкләр, кызлар шикелле,
Кочакка керә белә…
Эреп китәм чәчәкләрнең
Җып-җылы карашыннан.
Миңа ГҮЗӘЛЛЕК елмая
Чәчәкләр арасыннан…
Тик алар кыска гомерле –
Тиздән бетәр коелып…
Сокланып калыйк, күңелгә
Калсын алар уелып!..
Әле шундый якты алар,
Балкып тора йөзләре.
Үзләренең сулганнарын
Сизә микән үзләре?!
Сизәләрдер, күрәсезме,
Мөлдерәмә күзләре…
Җитте инде, җитте инде
Аларның да көзләре…
29.08.2017
«Торналар да китеп бара инде…»
Торналар да китеп бара инде,
Офыкларга җитеп бара инде.
Тезелешеп бара, чылбыр булып,
Авазлары кала, бер җыр булып.
Кагылалар көзнең кылларына,
Моң сибелә көзнең кырларына…
Сөн буеның моңсу торналары,
Үзәкләрне өзә торганнары…
Җылы якларына юл алалар,
Офыкларга кереп югалалар…
Күз алдымнан китмәс сурәтләре,
Торналарның моңсу шул рәтләре…
Колагымда – каңгылдашулары…
Бу – аларның саубуллашулары.
31.08.2017
«Бүген җәйне озатабыз…»
Бүген җәйне озатабыз…
Беләм инде, беләм.
Шуңа сезне котлыйм җәйнең
Соңгы көне белән!
Быелгы җәй соңгы кабат
Канатларын җәйде.
Беләм инде, барыбыз да
Сагынырбыз җәйне…
Сагынырсың, саргаерсың,
Күңелләрең тулгач…
Җәйләр, димәк, матур булган,
Сагынырлык булгач.
Җәйнең бөтен матурлыгы
Калсын үзебездә…
Җәйләр төсле матур булсын
Безнең көзебез дә!
31.08.2017
«Сентябрьнең бере бүген…»
Сентябрьнең бере бүген…
Кыңгыраулар чыңлады…
Бүгенге көн нәкъ җәй төсле,
Җәй бер көнгә соңлады.
Димәк, әле көз күренми,
Димәк, җәй дәвам итә.
Соңлаган җәй күңелләргә
Бигрәк тә дәва икән…
Җитми калган иде шул җәй…
Әйдә ныграк соңласын!
Китмәсен әле, китмәсен!..
Уйлашырбыз шуннан соң…
01.09.2017
Мин гомерне хәзер көнләп саныйм…
Мин гомерне хәзер көнләп саныйм
Һәм сәгатьләп саныйм, минутлап…
Гомеремнең күпме матур чагын
Уздырганмын икән мин йоклап.
Җир җимертеп эшләр чакларымны
Уздырганмын икән әрәмгә…
Күңелдәге күпме хыялларны
Ашыралмаганмын гамәлгә.
Күпме гомер күңел ачып узган…
Гомерләр жәл шулай узганга.
Бушка узган шундый вакытларны
Кызган ни дә хәзер, кызганма…
Эшләремнең эшләнгәннәре дә,
Эшләнмәгәне дә җитәрлек…
Кайберләрен эшләп булмас инде,
Кайбер эшләр әле көтәрлек…
Калган эшкә бик еш карлар яуды,
Ә кызыл кар һаман яумады…
Күңелемне никтер бер файдасыз
Кирәкмәгән эшләр яулады…
Ә вакыт ул мәңге хәрәкәттә,
Бер мизгелгә хәтта тукталмый.
Бер мизгелгә дә ул артка калмый
Һәм шулай ук алга укталмый…
Юк, вакыттан артта калып булмый,
Җитешеп тә булмый барсына.
Ә беркөнне, эшләреңне төяп,
Барасы бар Ходай каршына…
Кылган гамәлләрем чагыладыр
Башымдагы көмеш чалымда…
Мин гомерне хәзер көнләп саныйм…
Кирәк булган яшьрәк чагымда.
02.09.2017
Авылым кичләрендә…
Бу – минем туган авылым,
Минем үскән урамым…
Кайткан саен, малайчакка
Кайткан төсле буламын…
Буламын да… Кайткан саен,
Сагыш сара җанымны.
Хисләремне аңлый алмыйм,
Аңласам да аңымны…
Әнкәем дә каршы алмый,
Чыгып капка төбенә…
Чыгар иде карамыйча
Көненә һәм төненә…
Хәтта сәлам бирергә дә
Урамнарда кеше юк.
Авылда да кешеләрнең
Кешеләрдә эше юк.
Хәзер авыл халкының да
Исе китми юк-барга.
Телевизор карый алар,
Әзерләнә йокларга…
Җитмәсә, авыл кояшы
Офыкка кереп бара,
Эреп бара, бар шәфәкъне
Эңгергә төреп бара…
Нигә шундый моңсу икән
Авылым кичләрендә?!
Каласылар бар бит әле
Кара төн эчләрендә…
03.09.2017
«Көзге көннәр салкынайта…»
Көзге көннәр салкынайта,
Акрын-акрын салкын кайта…
Көз үзгәрә, үзсүзләнә…
Якты дөнья төссезләнә…
Зәңгәр күк тә болытлана,
Яшеллек тә тоныклана…
Тышта юеш… Күшектерә,
Нишләптер тиз өшеттерә…
Ничек кенә күнегергә?
Иң яхшысы – төренергә…
Төренергә, уранырга
Һәм шуңа да куанырга!..
Кирәк миңа җылы оя!
Күңел хәзер бик тиз тоя
Җылылыкның бөтен тәмен!
Җылы көтә бөтен тәнем…
Җылы көтә бөтен җаным…
Җылы көтә торган чагым…
04.09.2017
И гомернең кануннары…
Сиздерә, бик тә сиздерә…
И гомернең узулары.
Өйрәнеп булмый тиз генә…
И күңелнең сызулары.
Моңсу уйлар уйландыра…
И кояшның батулары.
Уяндыра, куандыра…
И таңнарның атулары.
Көтеп алам көннәремне…
И көннәрнең яктылыгы.
Саг(ы)нам әллә кемнәремне…
И хәтернең татлылыгы.
Хисләр ярсып-ярсып ала…
И аларның ташулары.
Хыяллар да канатлана…
И күкләргә ашулары.
Яра да болай сызлатмый…
И йөрәкнең янулары.
Сулар да болай тиз акмый…
И гомернең агулары.
Кояш хәзер көн дә чыкмый…
И кояшсыз калулары.
Ә җан-җаным көн дә сыктый…
И гомернең кануннары.
06.09.2017
Җилләтәсе бар…
Кичә бик җилле көн иде…
Тынып та тормады җил.
Кояш та чыгып карады,
Барыбер тынмады җил…
Җилләр йөрде агачларга
Бәрелеп тә сугылып.
Уйнады алар җил белән,
Бөгелеп тә сыгылып…
Агачлар булмаса, җилне
Күреп тә булмас иде,
Җилнең җегәрен тиз генә
Белеп тә булмас иде…
Җилләр исте исәрләнеп,
Берсен-берсе уздырып,
Җилләр исте, күңелдәге
Уйларымны туздырып…
Җилләнеп алулар кирәк!
Һәркемгә дә карый ул!
Гарасат, давыл түгел бит,
Җилләр генә ярый ул…
Бетердек бит дөньябызны
Пычратып һәм имгәтеп…
Тын алулары да авыр, –
Аласы бар җилләтеп!
Җилләтәсе бар дөньяны,
Яшәгән җиребезне…
Җилләтсен әле, җилләтсен
Заманның җиле безне!
Тик шушы җилдән соң дөнья
Чистарып китәр микән?
Сафланырга, пакьләнергә
Җил генә җитәр микән?..
10.09.2017
Яңгырлы халәт
Кичәдән бирле туктамый,
Кичәдән бирле коя…
Әллә инде табигать тә
Җанымны минем тоя?!
Әллә мин аны тояммы?..
Ява кич, ява иртән.
«Моңлансын әле, моңлансын
Ул да!» – дип ява микән?
Көннәр нинди – күңел шундый…
Чыгармалар сирәктер.
Бу – мәңгелек тәңгәллектер,
Димәк, шулай кирәктер…
Кояш көлсә, мин дә көләм,
Айны күрсәм моңланам…
Мин алардан нур алам бит,
Мин алардан моң алам.
Яңгыр ява башласа да
Кушылам мин аңарга…
Шул гына кирәк,
Шул гына
Минем кебек җаннарга.
Аңлый алмыйм халәтемне,
Тырышсам да аңларга…
Аптыраплар карап торам
Бу яңгырлы таңнарга.
Яңгыр яумаса, бу уйлар
Килмәс иде башка да…
Хәер, минем шикеллеләр
Бардыр миннән башка да.
12.09.2017
Бүген шундый рәхәт…
Җәйне дә уздырды бу көн,
Җәй болай ук булмас…
Бүгенге тынлык җанымда
Бик тиз генә тынмас…
Төнлә яуган яңгырдан соң
Көн чистарып калган.
Кояш та үз урынында,
Балкый иртә таңнан.
Тик кояшка карап булмый –
Күзне чагылдыра…
Җил дә исми, исе китми,
Никтер ялындыра…
Күзләрен ачкан чәчәкләр,
Күз алмыйлар миннән.
Чәчәкләрнең күзләренә
Мең гүзәллек иңгән…
Пыяладай зәп-зәңгәр күк…
Су өсләре – көзге.
Шатлыкларым җәйге иде,
Сагышларым – көзге.
Шатлыкларга да биргесез
Көзге халәтләрем.
Үзем беләм, үзем генә
Аның сәбәпләрен…
Шушы гүзәл көне өчен
Гомеремә рәхмәт!..
Шигырь дә язасы килми,
Бүген шундый рәхәт…
13.09.2017
Мөслимгә китеп барабыз…
Мөслимгә китеп барабыз,
Мең тапкыр булган якка,
Берсеннән-берсе талантлы
Шагыйрьләр туган якка!..
Мөслимнәр алар алдыра
Күңел белән, сүз белән.
Алар матурлыкларга да
Карый башка күз белән…
Башкаларга караганда
Алар күпкә хислерәк.
Мөслимнәрнең һәркайсысы
Җырчы, шагыйрь төслерәк!
Мөслимнәрнең кояшында
Кем генә кызынманган?
Мөслим халкы табигыйрәк,
Әлегә бозылмаган.
Мөслимнең кешеләре дә
Ихласрак, беркатлырак.
Егетләре дә тапкыррак,
Кызлары да татлырак…
Әллә каян ук күренә
Аларның мөслимлеге.
Ә мөслимлек мөслимнәрнең,
Әлбәттә, өстенлеге!..
Мөслимгә китеп барабыз…
Очып барабыз инде!
Мөслим бик үзгәргән, диләр…
Баргач карарбыз инде!
Үзгәргәндер, үзгәрсә дә
Калыр ул үзе булып,
Татар шигыренең сүзе,
Милләтнең йөзе булып…
Мөслим тагын да яктырыр
Безнең якты теләктән…
Мөслимнеке булмасам да,
Мин дә шушы төбәктән!
14.09.2017
Ык буе күбәләге
Таш өстендә – күбәләк!
И гүзәл җан иясе…
Килә бу җан иясен
Иркәлисе, сөясе…
Таш өстендә – күбәләк…
Баш өстендә – кояшы…
Бу көзге күбәләкнең
Кайда икән оясы?
Таш өстендә – күбәләк…
Җылы кояш, җылы таш…
Җылы көннәр гел булмас,
Кояш башка җылытмас…
Таш өстендә – күбәләк…
Иртәгә яңгыр, диләр.
Гүзәллек нәзберек шул…
Көтәдер аны ниләр?!
15.09.2017
Агыйделдә акчарлаклар…
Агыйделдә акчарлаклар
Канат кага сак кына…
Агыйделдә канат каккан
Акчарлаклар ак кына…
Агыйделдә акчарлаклар
Оча торган чак кына…
Агыйделдә мин үзем дә
Акчарлак бит чак кына…
Агыйделдә акчарлаклар
Айкала да чайкала…
Акчарлакны хәтерләтеп,
Төнге күктә ай кала.
15.09.2017
Көзнең соңгы алмалары
Көзнең соңгы алмалары
Тәрәзә төпләрендә.
Өлгереп өлгермәгәннәр…
Җәй төсе күпләрендә.
Көзнең соңгы алмалары…
Татлы да, бик ачы да.
Күңелне ачып җибәрә
Алмаларның кайсы да…
Күзнең явын алмаса да,
Иркәли безнең күзне.
Алар көзге алмалар шул,
Өзелеп көтә көзне…
Көзнең соңгы алмалары
Кайчан балланыр икән?
Көзге кояшта кызына…
Кайчан алланыр икән?
Кызарып өлгерерләрме?
Булмый шул, булмый белеп…
Көзнең соңгы алмалары…
Соңгы мәхәббәт кебек.
17.09.2017
«Нишләттеләр сине, каен?..»
Нишләттеләр сине, каен?
Кемнәр шулай иттерде?
Сине кемнәр, каенкаем,
Шушы көнгә җиткерде?
Кая синең төп-төз буең?
Кая зифа буй-сының?
Кая нәфис сылулыгың?
Кая ап-ак тылсымың?
Синең каенлыкларыңнан
Калмаган шул берни дә.
Узалардыр, синең каен
Икәнеңне белми дә…
Сиңа кул күтәргәннәрнең
Күңелләре күмердер…
Юк, юк, каен мондый булмый,
Юк, син каен түгелдер!
Минем якташ каеннарым
Сине танымас иде…
Минем шикелле шагыйрьләр
Сиңа табынмас иде…
Гашыйк кызлар һәм егетләр
Сиңа сарылмас иде…
Авылларыннан киткәннәр
Сине сагынмас иде…
И каеным, сине күреп,
Әрнепләр йөрдем инде.
Күрмәскә кирәк булган да…
Нишлим соң, күрдем инде…
19.09.2017
Бу бит минем көзләрем…
Бу бит минем сукмакларым,
Бу бит минем эзләрем,
Бу бит минем гомерләрем,
Бу бит минем көзләрем…
Шушы көзге манзараны,
Шушы көзге төсләрне,
Миңа гына таныш булган
Шушы көзге төшләрне
Сөеп туймый күңелләрем,
Күреп туймый күзләрем.
Шушы сары көзләрдә дә
Алсулана йөзләрем…
Үзем дә сизми калганмын
Кергәнемне көземә.
Мөлдерәпләр карап торам
Көзләремнең күзенә…
Көзнең бөтен төсмерләрен,
Көзнең бөтен сүзләрен
Сыйдырыр идем шигырьгә,
Тоталмыйм шул үзләрен…
19.09.2017
Сулар ага, сулар ага…
Сулар ага, сулар ага…
Яратам су тавышын.
Яратам шул су тавышын,
Яратам су агышын…
Сулар ага, сулар ага…
Яратам су агышын.
Сизәм мин суның сулавын,
Тыңлыйм канат кагышын.
Сулар ага, сулар ага…
Су – җанлы ул, су – тере.
Җырлый белә, елый белә…
Шигырь төсле су теле.
Сулар ага, сулар ага…
Тоям сулар сагышын.
Шул суларга карап торам,
Шул суларга багышым…
Акмасалар да ишетәм
Суларның тын алышын…
Үземнең дә гомер дигән
Суда агып барышым.
Сулар ага, сулар ага…
19.09.2017
Элеккеге агач…
Бу агач шаулап торгандыр,
Язын яфрак яргандыр,
Җәй көне – чәчәк, көз көне
Аны җимеш саргандыр…
Сайрарга, оя корырга
Аңа кошлар кунгандыр…
Аннары яфрак койгандыр,
Кыш буена туңгандыр…
Ни булса да яшәгәндер,
Бизәп туган якларын…
Ә хәзер оныткандыр да
Агач булган чакларын.
Ул инде агач түгел шул…
Корыган, үлгән инде.
Үзенең үлгәнлегенә
Ул күптән күнгән инде…
Мин дә искә төшералмыйм
Ни исемен, ни исен…
Һәрнәрсәнең үз чоры шул,
Хәзер инде ни дисең…
Тик ни гаҗәп, егылмый бит,
Тора бит баскан килеш!
Элеккечә басып тора
Күкләргә ашкан килеш!..
Белмим, ни булгандыр аңа?
Югыйсә яшь иде ул…
Бәлки, шушы кыяфәттә
Кабаттан яшидер ул?!
23.09.2017
Ай да мин…
Төн эчендә мин берүзем,
Күктә – ялгыз ай гына…
Тып-тын гына очып бара,
Йөзеп бара җай гына…
Яктысы – су өсләрендә,
Сагышы – җаннарымда…
Яшьлектәге аебыз да
Һаман күз алларымда…
Бу ай безнең ай микән ул?
Әллә бүтән ай микән?..
Һай, бу күңел…
Хыялларга
Нигә шулай бай икән?..
Ай тын гына, талгын гына
Китеп бара түбәмнән.
Мин дә айга карап торам,
Ай да миңа төбәлгән…
Бер-беребезне без шулай
Бер сүзсез дә аңлыйбыз…
Очрашканда, күзебездән
Күзебезне алмыйбыз.
Галәмәт бу төнге галәм…
Галәм катлы-катлы шул.
«Очсыз-кырыйсыз күк бит ул…»
Тукаебыз хаклы шул…
Белсә беләдер ай гына
Төннең бөтен серләрен.
Мин дә беләм ай белгән шул
Серләрнең кайберләрен…
24.09.2017
Нәргизә чәчәк ярата
Балаларга
Нәргизә чәчәк ярата,
Булса да кеп-кечкенә.
Чәчәк күрсә, туктамыйча
Китә алмый һич кенә.
Матур-матур чәчәкләрне
Әллә каян таный ул.
Чәчәкләрне ләкин өзми,
Иснәп кенә карый ул.
Күрсә матур чәчәкләрне,
Нәргизә и сөенә!
Сөенечтән бии башлый
Шул чәчәкләр көенә…
Нәргизә чәчәк ярата!
Ул үзе дә гөл-чәчәк!
Үскәчтен, гөл-чәчәкләрне
Үзе дә үстерәчәк!
24.09.2017
Бөтен өмет сездә!
(Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фәттаховка ачык хат)
Бөтен өмет, Энгель Нәвапович,
Сездә генә, фәкать сездә генә!
Башкаларга берни кирәк түгел,
Бар эшләгәннәре сүздә генә…
Батыр булып йөргән иделәр дә,
Качып бетте алар өннәренә…
Аларның бит запас телләре бар…
Төкерәләр туган телләренә…
Яу кырында хәзер берүзегез!
Ә башкалар тора күзләп кенә,
Ул-бу була калса, үзләренә
Качар өчен урын эзләп кенә…
Болай булса, иртәме йә соңмы,
Телебездән колак кагачакбыз!
Телебезне жәлләп дәшми торсак,
Телебезне учлап калачакбыз!..
Халкыбызны телдән яздырабыз…
Юкка чыгарабыз телебезне…
Әгәр саклап, яклап калалмасак,
Каргаячак татар теле безне…
Ишетергә язмасын дип телик
Газиз телебезнең каргышларын!
Кабатлатмыйк, Энгель Нәвапович,
Үткәннәрнең ачы ялгышларын!
Хәлләрегезне без бик аңлыйбыз,
Кысалардыр сезне астан, өстән!
Өстәл сугып таләп итәләрдер
Бөтен тарафлардан, бөтен төштән!
Сезнең изге гамәлләрегез дә
Кемнәргәдер, беләм, ошамыйдыр…
Ә кемнәрдер сезнең батырлыкка,
Тапкырлыкка, бәлки, ышанмыйдыр…
Ә без ышанабыз! Телебезне
Чит-ятларга бирмик телгәләргә!
Телебезне саклап калган өчен
Утыртмаслар әле төрмәләргә…
Нык торыгыз, Энгель Нәвапович,
Телебезне мыскылламасыннар!
«Татар теле безгә кирәкми!» – дип,
Сезнең алда мышкылдамасыннар…
Бер адым да чигенмәскә кирәк!
Җиңелербез, әгәр чигенсәгез!
Телсез калыр безнең татарыбыз,
Бу алышта әгәр җиңелсәгез!
Бирешмәгез, Энгель Нәвапович!
Бирешсәгез, безнең эшләр харап!
Бөтен өмет сездә! Күрәсезме,
Бөтен татар тора сезгә карап!
26.09.2017
Мәхәббәтле көзләрем…
Син миңа бик кирәк, җаным,
Су кебек, һава кебек!
Янымда синең булуың
Миңа бер дәва кебек!
Син миңа гел кирәк, җаным,
Көн саен, сәгать саен!
Син һәрчак кирәк буласың
Юк кына сәбәп саен…
Янымда гына басып тор!
Кирәкми бер сәбәп тә…
Янымда син булсаң гына
Мин бөек бер халәттә!..
Җитә миңа бер сулышың,
Җитә күз карашың да…
Мин үземне күрәм, җаным,
Синең күз карасында…
Син – минем кыюсызлыгым,
Син – минем кырыслыгым.
Син – минем шаулы яшьлегем,
Бүгенге тынычлыгым!
Син – минем елмаюларым,
Шатлыклы күз яшьләрем.
Яратуымны аңлата
Кайчакта сүз дәшмәвем…
Ярый әле син янымда,
Син – минем сабырлыгым.
Синең өчен генә язам,
Син – минем шагыйрьлегем.
Син бит минем гомеремнең
Мәгънәсе һәм асылы…
Килә генә әле безгә
Чын мәхәббәт фасылы.
Син – минем җырлы, сагышлы,
Мәхәббәтле көзләрем…
Күңелемдә йөргәннәрне
Яздым инде, түзмәдем.
27.09.2017
Парк. Көз. Моңсулык
Ялгызым буш парк буйлап
Арып-талып килеш…
Яфраклар ява юлыма
Саргаймаган килеш…
Башымда бер юньле уй юк,
Төрле имеш-мимеш…
Күңелләрне бушатырга
Юк бер таныш-белеш…
Яшь тавышлар ишетелми,
Юк бернинди көлеш…
Яшь гашыйклар да күренми,
Юк бернинди үбеш…
Кайда йөрисең син, кояш?
Хәлләремне белеш!
Тизрәк чык та нурларыңны
Минем белән бүлеш!..
Юк, бүлешми… Кайчан үтәр,
Кайчан бетәр бу эш?
Югыйсә бигрәк күңелсез…
Ну просто үлеш!
Шушыдыр инде, күрәсең,
Миңа дигән өлеш…
Яңгыр яварга җыена,
Аяк асты юеш…
30.09.2017
Кишер үстерүчеләргә киңәшләр
(Шаяру, әлбәттә)
Яшисегез килсә озак,
Сез кишер утыртыгыз!
Сез күршеләрегезне дә
Кыстагыз, котыртыгыз!
Җирегезне сез ел саен
Тирес белән бутагыз!
Вакытында сирәкләгез,
Вакытында утагыз!
Кишерләрегезне, зинһар,
Судан мәхрүм итмәгез!
Көн саен сибеп торыгыз,
Тик артыгын сипмәгез!
Көн саен карап торыгыз:
Үсә микән, юк микән?
Кәефләре әйбәт микән,
Тамаклары тук микән?
Кишерләрегезне, зинһар,
Караклардан саклагыз!
Базарга чыгып сатсагыз,
Бик арзанга сатмагыз!..
Мул уңышлар биреп торсын,
Яшәсен кишерегез!..
Киңәшләрем ошамаса,
Сез, берүк, кичерегез…
1.10.2017
Исә каен җилләре…
Каеннар җилдә тирбәлә,
Каеннар иркәләнә.
Җилләр иркәләгән саен,
Каеннар күркәмләнә…
Җилләр, кунар урын эзләп,
Каеннарга сугыла.
Каеннар җил искән саен
Бөгелә дә сыгыла.
Җилләр исеп куйган саен,
Каеннар и назлана!
Көязләнә, сылулана,
Әйтерсең лә кыз бала…
Каеннарга җил кагыла,
Каеннар канатлана.
Каен җиле искән саен,
Шушы хәл кабатлана…
Канатлы каеннарымның
Бигрәк нечкә билләре…
Үссен каен җиләкләре,
Иссен каен җилләре!
2.10.2017
Тую…
Туйдым…
И. Юзеев
Туйдым ыгы-зыгылардан,
Кирәкмәгән фигыльләрдән,
Дәүләткүләм, милләткүләм
Бер файдасыз шөгыльләрдән…
Туйдым мәҗбүри җыелган
Бер мәгънәсез җыеннардан,
Туйдым политиканнардан
Һәм сәяси уеннардан…
Үз теленнән, үз дененнән
Ераклашкан татарлыктан,
Кабалана-кабалана
Урыслашкан татарлыктан…
Туйдым астыртынлыклардан,
Туйдым милли куркаклыктан…
Берни дә килеп чыкмады
Безнең алтын урталыктан…
Туйдым тирә-ягымдагы
Массакүләм маңкортлыктан…
Туйдым безнең мескенлектән,
Канга сеңгән мокытлыктан…
Туйдым безгә наданнарның
Акыл сатып ятуыннан…
Җәмгыятьнең әхлаксызлык
Сазлыгына батуыннан.
Аморальный кешеләрнең
Безгә мораль укуыннан…
Ә нормальный егетләрнең
Сүз әйтергә куркуыннан…
Туйдым икейөзлеләрдән,
Елмаючы битлекләрдән;
Туйдым күзгә күренмәгән
Һәм күренгән читлекләрдән…
Туйдым ялган пафослардан,
Туйдым мин сүз боткасыннан.
Бездә хәзер сүздән башка
Эшләгән эш юк та сыман…
Туйдым күзгә карый-карый
Бер-береңне алдаулардан,
Бер-береңне таптаулардан,
Мактаулардан, данлаулардан…
Туйдым ясалмалылыктан…
Юк, бу сездән тую түгел.
Бетте! Җитте! Туктыйм! Мин бит
Сезнең кебек кыю түгел…
Ә шулай да бу туктавым
Үз-үземне тыю түгел.
Һәм шулай ук мин әйтәсе
Сүзгә нокта кую түгел…
4.10.2017
Һәркемнең дә үз көзе…
Яшь чакта да күп язылган
Көзләремә багышлап…
Чөнки көз ул тылсым төсле,
Чөнки көз ул – табышмак…
Яшь чакта да ни өчендер
Көзләр бик елак иде…
Яшьлектәге ул көзләрем
Хәзер бик ерак инде.
Тик барыбер күңлем белән
Мин һаман анда әле.
Ул чактагы моңсулыклар
Һаман да җанда әле.
Көз җитүгә, дөнья һаман
Сарыларга күмелә.
Хәзер инде сарыларга
Күңелләр дә күнегә.
Безнең хәзер көз асылын
Аңлый торган чагыбыз.
Акрын гына көзгә таба
Якыная җаныбыз…
Көзгә кергәч, кем моңлана,
Ә кемнәрдер көрсенә…
Көзләр алар һич кенә дә
Охшамый бер-берсенә.
Без дә төрле, көн дә төрле,
Көз үзе дә йөз төсле.
Үзгәреп кенә торабыз,
Ел да килгән көз төсле…
Көзләр көзгә охшамый шул,
Һәрбер көзнең үз йөзе,
Һәркемнең дә үз хисләре,
Һәркемнең дә үз көзе.
Көз кабатлый күңелләрне,
Көз дә шул ук без бит ул…
Ким дигәндә, йөз җырлык һәм
Йөз шигырьлек көз бит ул!
7.10.2017
Казанда да кар күренде…
Казанда да кар күренде,
Торуыма иртән.
Әллә ничек булып китте…
Сагындырган икән.
Көязләнеп кенә ява,
Килештереп кенә,
Яуган шикелле ул, безне
Ирештереп кенә…
Ялындырып, уйнап кына,
Явар-яумас кына,
Минем хисләрем шикелле
Янар-янмас кына…
Җитешми ул төшәргә дә
Җилләп яткан җиргә.
Оча да китә, ияреп
Җилфер-җилфер җилгә…
Әллә үзен, әллә безне
Карый инде сынап…
Барыбер явар ул чынлап,
Иртәрәк йә соңлап…
Казанда да кар күренде,
Тора-бара нишләр?!
Килеп киткән кебек булды
Яшьлектәге хисләр.
Пушкин белми яратмаган…
Пушкин белми яратмаган
Көзнең шушы мәлләрен.
Әйләндергән ул шигырьгә
Көзнең бар гамәлләрен…
Сыйдырган ул шигыренә
Көзнең бөтен ямьнәрен…
Ә көз үзе гомерләрнең
Җыйган бөтен гамьнәрен.
Алтын төсле сары көзләр
Сагышлы шатлык кебек.
Салкын төсле сабыр көзләр
Сагышлы картлык кебек…
Яфраклар да картайганга
Шулай коеладыр ул…
Карт шагыйрьгә генә, бәлки,
Шулай тоеладыр ул?..
Әллә инде моңсулыкны
Җилләрдә җилгәрәсе…
Күнегелгән иде көзгә,
Килми лә җибәрәсе…
Минем көзге сукмакларым
Яфрак белән түшәлгән.
Ул яфраклар, келәм булып,
Ничек шулай төшәлгән?..
Көзләрнең бу гүзәллеге
Күзнең явын алырлык.
Шушы гүзәллек эченнән
Гомер буе барырлык…
Пушкиннар заманында да
Көз шушындый булгандыр:
Бар табигать алтын кояш
Яктысына тулгандыр…
Заманалар үзгәрсә дә,
Көз ул һаман шул уктыр,
Көздә шул ук моңсулыктыр,
Көздә шул ук холыктыр…
Көз турында мин дә язам…
Көзләр бездә мең төсле…
Көзләрне мин дә яратам,
Пушкин яраткан төсле.
15.10.2017
Миләш пешкән…
Көз елмая бөтен төштән!
Кызарып миләш пешкән!
Әллә каян балкып тора,
Миләшкә кояш төшкән…
Малайлар никтер ашамый,
Миләш быел уңса да…
Никтер ачы тоела шул,
Миләш матур булса да.
Кызыктыра кызыл миләш…
Чыннан да ачы ла ул…
Ләкин ачы миләш капсаң,
Күңелләр ачыла ул…
Миләшне кошлар ярата!
Ачы дип тә тормыйлар,
Күз ачып йомган арада
Киләләр дә урлыйлар…
Безгә ачы тоелса да,
Кошларга татлыдыр ул.
Иң дөресе – малайлар да,
Кошлар да хаклыдыр ул…
Кошлар юкка яратмас ул!
Сезгә, дуслар, бер киңәш:
Ачы булса да ашагыз,
Мин дә каптым бер миләш!
27.10.2017
Аңламассың…
Карлы яңгыр, җилле яңгыр…
Ни көз түгел, ни кыш түгел.
Аңлап булмый күңелемне:
Ул ни тулы, ни буш түгел…
Көз белән кыш кушылган чак…
Ни үз түгел, ни ят түгел…
Күзләремә яшьләр килә…
Ни өчендер оят түгел.
Туңмыймын да, янмыймын да…
Ни җылы, ни салкын түгел.
Нидер булды күңелемә:
Ул ни боз, ни ялкын түгел…
Нишләргә белми табигать…
Бу, әлбәттә, уен түгел.
Табигать кебек күңел дә…
Рәхәт түгел, кыен түгел.
Көн ни якты, ни караңгы…
Ни көн түгел, ни төн түгел.
Аңлый алмыйм халәтемне:
Ни төш түгел, ни өн түгел…
5.11.2017
Аптырамыйм. Аптырыйм
Мине аптырату җиңел түгел…
Күп әйбергә хәзер шаккатмыйм.
Әллә нинди могҗизаларга да
Гаҗәпләнмим, тел дә шартлатмыйм!
Минем күңел үзе бер могҗиза,
Минем дөньям үзе бер тылсым…
Алар барда, могҗизаларың һәм
Тылсымнарың бер читтә торсын!
Аптырамыйм төрле «нано» ларга,
Аптырамыйм төрле «…фон» нарга:
Аптырамыйм смартфоннарга мин,
Айфоннарга, телефоннарга…
Мин аптырыйм кояш баеганга,
Гаҗәпләнәм таңнар атканга…
Аптыраплар карап торам ел да
Сабантуйда чапкан атларга.
Сокландыра мине бал кортлары,
Кырмыскалар, башка бөҗәкләр,
Күбәләкләр, кошлар, гөл-чәчәкләр…
Табигатьтәге шул бизәкләр…
Аптырамыйм гомер буе миннән
Ни өчендер көнләшкәннәргә,
Аптырамыйм гел астыртын гына
Минем белән көрәшкәннәргә…
Аптырамыйм ялагайларга мин,
Аптырамыйм сатлык җаннарга…
Аптырыйм мин кешеләрдән күпкә
Акыллырак җәнлек-җанварга.
Аптырата Фәнис Яруллиннар,
Галимҗанов Әсхәт абыйлар…
Чөнки алар берәр генә данә!
Тарихта да бик аз андыйлар.
Бурлар дөньясында бер тапкыр да
Урлашмаганнарга аптырыйм.
Ялган дөньясында бер тапкыр да
Алдашмаганнарга аптырыйм…
Мине аптырату җиңел түгел…
Әйе-әйе, һич тә арттырмыйм…
Аптырарлык чакта аптырамыйм,
Йә юкка да кайчак аптырыйм.
Милли кием бизгәге…
(ТНВ каналыннан «Таяну ноктасы» тапшыруын карагач)
(Депутатлар милли киемнәр турында закон кабул итәргә җыена. Чиновникларны да милли киемнәрдән йөртмәкчеләр икән.)
Ниһаят, безгә дә җитте
Милли кием бизгәге…
Пальтоның да, куртканың да
Булсын милли бизәге…
Депутатлар уйлансыннар,
Аларга наказ кирәк!
Кытайлар тегеп бирсеннәр,
Срочно заказ кирәк!
Түрәләргә – милли чикмән,
Әлбәттә, милли башмак…
Депутатлар үзләре үк
Кияргә тиеш башлап!
Депутатлар утырсыннар
Бары милли башлыктан,
Аерылып торсын алар
Чуваш белән башкорттан.
Эшкә йөрсеннәр чапаннан!
Ярый камзол, бишмәт тә!
Закон кушкач, кими булмый,
Булмый берни эшләп тә!
Чиновниклар һәм түрәләр
Йөрсен милли формадан!
Зур штрафлар салынсын
Чыкса милли нормадан!
Депутатлар таләп итсен,
Әйтик, бухгалтерлардан:
Хатын-кызлары йөрсеннәр
Милли бюстгальтерлардан!
Үзегез күреп торасыз:
Татарлык бит бик кими!
Хатыннар, кызлар ник кими
Матур милли бикини?
Булмый милли бикинисыз,
Ни генә димәсеннәр…
Әгәр милли булмый икән,
Бөтенләй кимәсеннәр!
Мөгаен, икеләнмичә
Хупларсыз мине сез дә:
Безнең милли кызларыбыз
Чибәр бер киемсез дә!
Долой чит ил киемнәре!
Киемнәр милли булсын!
Әгәр инде милли булса,
Теләсә нинди булсын!..
Килер бер көн: татар йөрмәс
(Раз өстән кушкансыз!)
Өйдә милли пижамасыз,
Тышта милли ыштансыз!
«Яңа гына җәй иде дә…»
Яңа гына җәй иде дә,
Алтын сары көз иде…
Көннәремнең төсе китте,
Әллә инде күз тиде?..
Әллә инде күзләр тиде,
Әллә җитте вакыты…
Бер кояшсыз көннәремнең
Китте яме вә коты.
Табигатьтә дә, җанда да
Шундыйрак әверелеш…
Тик бу – үткенче бер халәт,
Бу – вакытлы күренеш…
Көзнең соры сагышларын
Юып атыйк күңелдән!
Аклыкларны, ак карларны
Көтеп яшик бүгеннән!
Килер ул, килер якты көн,
Яңа дәвер, яңа чак!..
Безгә дигән ап-ак карлар
Менә-менә явачак!
9.11.2017
Бәлеш
(Актуаль шигырь)
Кояш кебек тора көлеп,
Бәлеше дә бәлеше!..
Нәкъ шушы бәлеш шикелле
Хатынымның һәр эше!
Шундый тәмле, шундый тәмле
Бәлешенең һәр төше…
Бу бәлешне мактый-мактый
Ашар иде һәр кеше!
Бу бәлешне үзегез дә
Ну суктырыр идегез!
Һәм, әлбәттә, телегезне
Йоткан булыр идегез…
Кунакка дәшеп тормадык,
Сезне ардырмас өчен,
Саранлыктан түгел, сезне
Телсез калдырмас өчен…
Минем хатын мине шулай
Көн дә өнсез калдыра…
Мәскәү түгел, үз хатыным
Мине телсез калдыра.
11.11.2017
Әле таң ата гына…
Нигәдер иртә уяндым…
Уяндым кинәт кенә.
Уянуга уйлар алды
Күңелне биләп кенә…
Күземә һич йокы керми,
Күземне ачып ятам.
Уйларым белән биеккә,
Галәмгә ашып ятам…
Дөнья тынып калган кебек,
Тынмаган тик ми генә…
Нинди генә уйлар килми,
Башка керми ни генә?!
Уйларның кирәкләре дә,
Кирәкмәгәннәре дә…
Уйларның бөреләре дә,
Җиләкләнгәннәре дә…
Бөтен гомеремне барлап
Чыктым шушы бер төндә…
Минем ниләр уйлаганны
Беркем белми, беркем дә.
Белмәсеннәр…
Тышта – галәм…
Күкне йолдыз каплаган.
Таң үзе дә йоклый әле,
Юк әле, юк, атмаган.
Яшь егетләр сөйгәннәрен
Озатып кайта гына…
Йоклагыз, и газизләрем!..
Әле таң ата гына.
13.11.2017
Күңелемнең табигате…
Нәкъ менә табигать кебек
Минем күңел дә.
Кояш та бар, болыт та бар
Күңел күгендә.
Кирәк чакта явып тора
Явымнары да…
Чыгып тора җилләре дә,
Давыллары да…
Әйе-әйе, андый чаклар
Еш булып тора…
Минем күңелдә яз, җәй, көз,
Кыш булып тора.
Бураннары чыгып тора…
Һәм тынып тора.
Күңелем бер бушап тормый,
Гел тулып тора.
Табигать гел үзгәрештә…
Күңел дә шулай.
Күңелемнең табигате
Нәкъ шундый бугай.
Табигатьнең бер төредер
Минем күңел дә…
Табигать төсле үзгәрде
Күңел бүген дә.
17.11.2017
«Китәсе кошлар киттеләр…»
Китәсе кошлар киттеләр,
Калды каласылары…
Юк, аларның чит җирләргә
Килми барасылары.
Алар да минем шикелле,
Яши алмый читләрдә.
Ә киткәннәр китә торсын,
Ник аларны чикләргә?!
Ә сез ташлап китмәдегез,
И якташ кошларыбыз…
Ничек кенә булыр инде
Быелгы кышларыбыз?!
Бер-беребезне җылытып,
Кышны чыгарбыз әле.
Кошларыбыз чыдаганны,
Без дә чыдарбыз әле…
23.11.2017
Кыш
Кыш барыбер матур инде,
Саф инде, чиста инде…
Ә тәрәздәге бизәкләр?!
Кыш бигрәк оста инде.
Бар дөньяны кар каплаган,
Бар аклык кышта инде.
Салкыннан курыкмаганнар
Барсы да тышта инде.
Малайларның бар белгәне
Чаңгы да чана инде.
Барсы да чанада шуа,
Чаңгыда чаба инде…
Барыбыз да тауда инде,
Юк анда кемнәр генә…
Без бик озак шуар идек,
Кыскарак көннәр генә…
Тау буйлары кыш буена
Шау килеп торыр инде!..
Кар да көрисе булмаса,
Бигрәк шәп булыр иде!
8.12.2017
Кышкы бизәкләр
Балаларга
Кыш ярата матурлыкны,
Кыш ярата сәнгатьне.
Ул үзе дә оста рәссам,
Ул үзе дә сәләтле!
Бу сурәтләр искиткеч бит,
Бизәкләр таң калырлык!
Бер карап алу белән үк
Күзнең явын алырлык!
Мин генә түгел, әни дә
Карап торды аптырап!..
Шундый матур! Әллә шуңа
Көн дә бүген яктырак!
Тик алар салкын бизәкләр…
Алар бит кардан, боздан!
Кардан, боздан булсалар да,
Юк, мин аларны бозмам!
Алар кояшта үзләре
Эреп бетмәсә әгәр,
Мин бу якты бизәкләрне
Саклармын язга кадәр!
11.12.2017
Язылып бетмәгән шигырь…
Син киткәчтен, Әнкәй, синең хакта
Бер шигырь дә язып булмады.
Кулларыма каләм алалмадым,
Күңелдәге яра уңмады…
Бу юлларны, Әнкәй, күз яшьләрен
Сөртә-сөртә генә тезәмен.
«Әнкәем!» дип кычкырасым килә…
Көчкә-көчкә генә түзәмен.
Кычкырсам да, син ишетмәс идең,
Бигрәк ерагайды аралар.
Хәсрәтләрдән хәзер, син булмагач,
Кемнәр генә мине аралар?
Түзәм инде, сине юксынулар
Күңелемдә һаман артса да…
Авылга да сирәк кенә кайтам,
Аяк тартмый, күңел тартса да.
Хәзер анда мине беркем көтми,
Көтә бары синең каберең.
«Киттең микән бездән риза булып?» –
Шуны уйлап сыза бәгырем…
Вакыт узган саен ныграк тоям
Әнисезлекнең мин газабын.
Кичерә күр, Әнкәй, бу шигырьнең
Язып бетералмыйм азагын…
12.12.2017
Син тагын китәсең инде…
Син тагын китәсең инде…
Инде ничәнче кабат.
Тагын ялгыз калам инде,
Син киткән якка карап.
Сер бирмәгән булам инде,
Берни булмаган кебек:
Йөрәгем янмаган кебек,
Күңел тулмаган кебек…
Ярар, тормыйбыз елашып,
Тормыйбыз үбешеп тә…
Безнең яшьтә төчеләнү
Бетмидер килешеп тә.
Әгәр калсам моңсуланып,
Әгәр калсам боегып,
Моңсу йөзем калыр иде
Күңелеңдә уелып…
Ах, бу китүләр, көтүләр,
Күңелне кузгатулар!
Китүләргә караганда
Авыррак озатулар…
Вокзалга гына булса да
Озата барам инде…
Син тагын китәсең инде,
Мин тагын калам инде…
17.12.2017
Сине сагынганда…
Киткән идең әле кичә генә,
Киткәнеңә сәгать ничә генә?!
Чәчләреңне рәтләп алуларың,
Мөлдерәпләр карап алуларың
Әле һаман да күз алларымда.
Суынмаган әле җаннарымда
Карашыңның рәхәт сирпелүе,
Йөрәгемнең моңсу җилпенүе…
Миңа да бик кыен… Түздем инде…
Сизми каламмы соң? Сиздем инде
Еларга дип тулышканыңны да,
Елмаерга тырышканыңны да…
Кочагыма елышканыңны да,
Еш-еш алган сулышларыңны да…
Аптырыймын вакыт үткәненә,
Кайчан гына әле киткәнеңә…
Тик син генә минем башларымда…
Бөтен эшләремне ташладым да,
Сине сагынып һәм сине уйлап,
Утырамын айфон белән уйнап…
18.12.2017
Кайт инде…
Соңгы вакытта эшләрем
Бер дә пешмәгән иде.
Каләмемнән юньле шигырь
Бер дә төшмәгән иде…
Син киткәчтен рәхәтләнеп
Эшләрмен дигән идем.
Эшләрмен дип, өстәлемә
Кәгазьләр өйгән идем.
Өйдә тыныч, яз, рәхим ит!
Өйдә беркем шауламый,
Беркем эш кушмый, борчымый,
Беркем комачауламый.
Бөтен шартлар тудырылган,
Тик нигәдер эшләнми.
Күңел никтер илһамланмый,
Күңел никтер хисләнми…
Юк икән шул, минем күңел
Мондыйга өйрәнмәгән.
Минем шигъри халәтем дә
Тынычка көйләнмәгән…
Кулга каләм тоткан килеш
Утырам менә изрәп.
Юк, язылмый, язып булмый…
Кайт инде син, кайт тизрәк!
19.12.2017
Ак кояш
Ә көн бүген шундый якты,
Аклык кына тоташтан.
Җирем – ап-ак, күгем – ак, пакь…
Җир белән күк тоташкан.
Бүгенгем тора елмаеп,
Күңелем тора көлеп!
Ни өчендер ул кадәрле
Салкын да түгел кебек…
Кояш та ал, кызыл түгел,
Ни өчендер ак бүген.
Яктыртып тора ак кояш
Күңелемнең ак күген.
Күзне дә чагылдырмый ул,
Хәтта карап та була…
Ак кояшның аклыклары
Җаныма кереп тула.
Яктырта бөтен дөньямны
Ак кыш белән ак кояш!
Шундый рәхәт, күңелдә дә
Шул ак кояшны тойгач…
20.12.2017
Бик сагынам…
Йә Хода, мин бит әле дә
Сагына беләм икән.
Сагынам, тик сагынулар
Бәгырьне телә икән…
Минем ничек сагынганны,
Ах, җаным, белсәң иде…
Минем сагышлы йөземне,
Ах, җаным, күрсәң иде…
Булмаса да канатларың,
Син кайтыр идең очып!
Кайтыр идең дә син очып,
Кочаклар идең кысып…
Кайнар кочагыма кереп,
Син китәр идең эреп,
Минем яратканны белеп…
Нәкъ яшь чактагы кебек…
Көтү авыр… Кавышкачтын,
Әй рәхәттер инде ул…
Бик сагынам… Сагыну шул
Мәхәббәттер инде ул…
22.12.2017
Вакыт төгәл…
Бернишләп тә булмый, бернишләп тә…
Күңелле дә кебек, кыен да…
Вакыт төгәл… Вакыт мәрхәмәтсез…
Төгәлләнеп килә быел да.
Иске елыбызның көннәре дә
Калды инде бары берничә…
Яңа елга кереп барабыз без,
Ниләр буласын да белмичә…
Ниләр булды, барысы да кала,
Алып китеп булмый берсен дә…
Иске елдан без канәгать булыйк!
Син, күңелем, бер дә көрсенмә!
Өмет белән карыйк киләчәккә!
Инде тагын ниләр әйтергә?
Истәлекләр калсын исебездә,
Хатирәләр калсын хәтердә.
Салып куйыйк хәтер сандыгына,
Саклансыннар шунда – сандыкта…
Һәм күтәреп куйыйк бокалларны
Үзебезнең, әйдә, саулыкка!
Иске еллар, әйдә, китә торсын!
Киләсе ел килсен һәркемгә!
«Бисмилла!» дип Яңа елга керик!
Һәм шатланыйк яңа һәр көнгә!
23.12.2017
Идиллия
Кышкы дөнья килә әле
Уянып кына.
Карлар ява акрын гына,
Уйланып кына…
Карлар ява салмак кына,
Иренеп кенә…
Йөрим мин дә, уйларыма
Бирелеп кенә.
Ява карлар үз көенә,
Ашыкмый гына…
Йөрим мин дә, хисләремне
Ташытмый гына.
Бу дөньяга туганыма
Сөенеп кенә,
Яшәгәнемә сөеп һәм
Сөелеп кенә…
Карлар ява тып-тын гына,
Моңланып кына.
Йөрим, шушы ак карлардан
Моң алып кына…
Шушындый була торгандыр
Әкият кенә…
Күңелемдә ак теләк тә
Ак ният кенә.
24.12.2017
Ярый әле кайттың…
Болай көткәнем юк иде
Сине тилмереп.
Елардай булдым син юкта
Үксеп, илереп…
Мин мең тапкыр дөрләп яндым,
Мең тапкыр туңдым;
Мин мең тапкыр дуладым да
Мең тапкыр тындым…
Әллә нәрсә булды әле,
Никтер үзгәрдем.
Бик нечкәрде күңелләрем,
Моңсу – күзләрем…
Әйе шул, бик нык үзгәрдем…
Ул каян икән?
Әллә инде мин чыннан да
Картаям микән?..
Тәрәзәдән һәм ишектән
Күз дә алмадым…
Сине яратуымны мин
Ныграк аңладым…
Синең өчен бик борчылдым,
Тышта бит буран…
Ярый әле кайттың, җаным…
Үләм дип торам.
24.12.2017
Син кайткач…
Син кайтып кергәчтен, өйгә
Ямь кереп китте!
Син кайтып көлгәчтен, миңа
Җан кереп китте.
Күзләрем дә сөенечтән
Яшьләнеп китте,
Күңелләр дә кинәт кенә
Яшәреп китте.
Син кайтып кергәчтен, өйгә
Якты нур тулды.
Сагышлы, моңлы җаныма
Татлы җыр тулды…
Син янымнан берчакта да
Китмәгән кебек…
Мин үзем дә сине бер дә
Көтмәгән кебек…
Гомерләр дә һич кенә дә
Узмаган кебек…
Тик барыбер җанда нидер
Сызлаган кебек.
Нидер сулкылдаган кебек,
Авырткан кебек…
Шактый яшәлгән бит инде…
Арыткан кебек…
Нишлисең, йөзеп булмый ул
Майда, балда гел…
Син кайткач, миңа шул җиткән.
Дөньям – ал да гөл!
27.12.2017
…китте
Тагын бер көн… Тагын бер ай…
Тагын бер ел үтеп китте.
Үтеп китте… Бәгырьләрне
Тетеп китте, өтеп китте.
Өтеп китте… Ә шулай да
Үкенмәслек итеп китте.
Итеп китте… Гомеремнең
Йомгагын да сүтеп китте.
Сүтеп китте… «Елама!» дип,
Яшьләремне сөртеп китте.
Сөртеп китте… Ни өчендер
Кабыргама төртеп китте.
Төртеп китте… Әллә шуңа
Сүз запасым бетеп китте.
Бетеп китте… Тагын бер ел
Күңелләрне… нитеп китте…
28.12.2017
Кабансу
Казанга карап ятасың…
Син ник моңсу, Кабансу?
Үзең яман су да түгел,
Йөзең нигә ямансу?
Без белмәгән нинди серләр
Саклыйсың эчләреңдә?
Ниләр бар соң эчләреңнең
Иң тирән төшләрендә?
Гасырлар буе җыелган
Нинди уйлар уеңда?
Нинди энҗеләр, мәрҗәннәр
Ята синең куенда?
Ниләр булып ята анда,
Су асты ханлыгыңда?
Нинди ярлыклар бар анда,
Ханнарның сандыгында?
Юк, дәшмисең…
Безнең белән
Хәтта исәнләшмисең!
Казанны биргәннәр белән
Дөрес исәпләшмисең…
И Кабансу, и Кабансу,
Кимемисең, артмыйсың…
Ярыңнан ташып чыкмыйсың,
Ашыкмыйсың, акмыйсың…
Күп булыр ул серләреңне
Белергә теләүчеләр,
Бөтен хәзинәңне алып
Менәргә теләүчеләр…
Хәзинәңнең кайдалыгын
Белми торсыннар әле,
Ул хәзинәне бүлешми –
Бүлми торсыннар әле…
Серләреңне беркемгә дә
Сөйли күрмә, Кабансу,
Хан заманнарыннан безгә
Мирас булып калган су…
И Кабансу, яшә тулып,
Үзең бер хәят булып!
Яшәсен синең серләрең,
Матур риваять булып…
И Кабансу, Казанымны
Сагышларга салган су,
Казаныма милләтемнең
Яше булып тамган су…
И Кабансу, Кабансу…
Кышкы яңгыр
Матур булып, карлар явып
Киткән иде яңа гына.
Инде менә бертуктаусыз
Кышкы яңгыр ява гына…
Кышкы яңгыр, шыксыз яңгыр
Каплап алды бөтен төшне.
Көннәр шундый якты иде,
Бозды яңгыр бөтен эшне.
Кар өстенә яңгыр ява,
Гел су гына аяк асты…
Югыйсә бит күптән инде
Казанга кыш аяк басты…
Табигатьнең рәте китте,
Боза ул үз кануннарын.
Оныта ул кануннарның
Үзенә дә кагылганын…
Нидер булды бу дөньяга…
Көйсезләнә җәмгыять тә.
Әллә шуңа көйсезләнә,
Үзсүзләнә табигать тә.
Бу арада бу дөньяның
Бер көен дә табып булмый…
Кыш шушындый буламыни?!
Быел кышны танып булмый.
Яңа елны, өметләнеп,
Күңел күпме көтә иде…
Кар бабай белән Кар кызы
Тәки эреп бетә инде.
30.12.2017
Туган телебезне бетерәләр…
(Туган телебезгә һәр тарафтан һөҗүм бара.)
Туган телебезне бетерәләр…
Төштекмени шушы көннәргә?!
Туган телебезне үтерәләр…
Комачаулый телем кемнәргә?
Курыккандай атом бомбасыннан,
Курыккандай кара үлемнән,
Кемнәр анда, кемнәр шыр җибәрә?
Кемнәр курка татар теленнән?
Минем телем кемгә зыян салды?
Минем телем кемгә ук атты?
Ул болай да сезнең ярдәм белән
Бөтен хокукларын югалтты…
Әй хакимнәр, әй сез, хөкемдарлар,
Кызармаса әгәр битегез,
Оятыгыз бетсә, телебезне
Тикшерегез, хөкем итегез!
Ошамаса әгәр татар теле,
Кирәкмәсә әгәр телебез,
Ишетмәскә әгәр теләсәгез,
Телебезгә йозак элегез!
Мәктәпләрдән куып чыгарыгыз,
Башка телгә мешать итмәсен!
Сак булыгыз, безнең татар теле
Дәүләт теле булып китмәсен…
Яңгырамасын дип, татар телен
Зинданнарга ябып куегыз!
Туган телебезне приказ белән,
Указ, закон белән тыегыз!
Ә аннары инде «Татар теле
Үлде!» диеп игълан бирерсез…
Сез, әлбәттә, туган телебезнең
Җеназасына да килерсез!
«Татар теле матур тел иде» дип,
Матур-матур сүзләр әйтерсез!
Ләкин онытмагыз: безнең тарих,
Безнең халык түгел хәтерсез…
Онытмагыз ләкин некрологка
Исемнәрегезне куярга!..
Тик бетереп кенә, үтереп кенә
Татар телен мөмкин тыярга…
Артыграк та, бәлки, әйткәнмендер…
Китмәячәк, беләм, исегез!
Телем беткәч, нигә миңа бу тел?!
Телемне дә, әйдә, кисегез!
Телен саткан татарга
(Мәктәпләрдә татарлар үзләре татар теленнән баш тарталар.)
Нигә татар булып тудың,
Үз телең дә кирәкмәгәч,
Балаңны һәм оныгыңны
Үз телеңә өйрәтмәгәч?
Юк, татардан тумагансың,
Син уйнаштан тугансыңдыр…
Юк, син безгә туган түгел,
Син урыска тугансыңдыр…
Син сатасың нәселеңне,
Һәм анаңны, һәм атаңны…
Ходай гафу итмәячәк
Син эшләгән бу хатаңны!
Нәкъ менә синең ишеләр
Шушы көнгә илтте безне:
Илсез итте, телсез итте,
Мескен милләт итте безне…
Тик синең кебек маңкортлар
Үзенә зур гөнаһ ала!..
Әгәр туган телсез калсаң,
Чукынасың гына кала…
Чукынып кит! Минем халкым
Телсез калмас! Калмаячак!
Телсез татар булмаганны
Ул барыбер аңлаячак!
Татарлык ул күп татарның
Барыбер бар калебендә.
…Ә синең кебек татардан
Ерак булсын каберең дә.
Махмыр…
Бар иде гаярь заманнар!
Ул чаклар безгә таныш.
Бөерләрдән чыга иде
Ул чакта безнең тавыш!
Күкрәкләр безнең киң иде,
Башлар югары иде…
Безнең ниятләребез дә
Изге, догалы иде…
Әллә кем булып тоелдык
Үзебезгә үзебез.
Эшләгән эштәй тоелды
Сөйләгән һәр сүзебез…
Матур гына башладык без,
Ләкин бик тиз ташладык:
Кунак җыйдык, мәҗлес кордык,
Эчтек тә без, ашадык…
Җиң сызганып, тирләп-пешеп,
Зур эшләргә керештек:
Сабантуйдан – сабантуйга,
Аштан ашка йөрештек,
Биедек тә, җырладык та,
Туйладык та уйнадык.
Көн дә бәйрәм һәм көн дә туй
Булыр диеп уйладык…
Менә шулай…
Бәйрәмнәрнең
Чыга хәзер махмыры.
Ничек бетәсе билгеле
Махмырларның ахыры…
Язам әле…
Мин язасы ап-ак кәгазь бите
Көтеп ята мине өстәлдә.
Моңа кадәр язганыма хәзер,
Белмим әле, ниләр өстәргә?..
Иң мөһиме, шигырь язарга дип
Кулга каләм алган чакларда,
Кәгазь битен ничек пычратмаска,
Чиста килеш ничек сакларга?..
Сизеп торам йөрәк шигырьләрем
Кемнәргәдер кирәк икәнен.
Аларның да мин кичерешләрен,
Уй-хисләрен шигырь итәмен.
Мин кулымнан килгән кадәр язам,
Яза алмыйм моннан артыгын.
Булдыралсам, мин дә язар идем
Шигырьләрнең фәкать алтынын…
Минем хисләр инде элеккеге,
Яшь чактагы түгел түгелен,
Ә шулай да шигъри сүзнең тәмен
Тоя әле, тоя күңелем…
Тезәм менә шигырь юлларымны,
Алар минем гомер юлларым…
Ташлап китми әле Шигырь Кошым,
Тота әле каләм кулларым.
01.01.2018
Яңа ел дигән тылсым…
Яңа ел балаларныкы,
Бу – аларның шатлыгы.
Җитсен гомер буйларына
Яңа елның аклыгы!
Аларга дигән моҗиза,
Аларга дигән тылсым!..
Бу тылсым сабыйларга да,
Олыларга да булсын!
Сабый балага әйләнә
Олылар үзләре дә.
Балаларча күрә башлый
Аларның күзләре дә…
Бәйрәмдә алар үзләрен
Гел сабыйга саныйлар…
Яңа елда олылар да,
Балалар да – сабыйлар.
И балачак! Үземнең дә
Сабый буласым килә!
Балачактагы шикелле
Абый буласым килә!..
Сабыйлар төсле сокланам
Йолдызлар сибелгәнгә…
Сөенеп йөрим бәйрәмдә
Сабыйлар сөенгәнгә.
02.01.2018
Җитми…
Бу кешегә һәрчак нидер җитми.
Ә. Атнабай
Бер уйласаң, безгә бар да җитә:
Аң да җитә бездә, дан да җитә…
Бер уйласаң, әллә ниләр җитми:
Халкыбызга гаярь ирләр җитми;
Дөнья буйлап чапкан чаклар җитми,
Чабар өчен чыдам чаптар җитми;
Чаптарлары булса, ияр җитми,
Яу чабарлык гайрәт, егәр җитми;
Алтын Урда кебек чорлар җитми…
Милләт уятырлык җырлар җитми…
Хәтерләрне бер туздыру җитми,
Камчы җитми, бер сыдыру җитми…
Сүнгән рухны бер кыздыру җитми…
Бүген безгә бер сызгыру җитми…
Үз арабыздагы берлек җитми,
Көрлек җитә бездә, хөрлек җитми…
Киңәшергә затлы бүрек җитми…
Безгә һаман акыл кереп җитми.
Шул җитмәгәннәрне аңлау җитми…
Хәлләребез, әйе, бик тә җитди…
Шушы уйлар баштан һич тә китми…
Бу шигыремә дә нидер җитми…
03.01.2018
…диеп
Карлар ява, карлар ява,
Көннәр яктырсын диеп,
Күңелләр дә көннәр кебек
Көн дә ак торсын диеп…
Карлар ява, ак карларга
Без дә соклансын диеп,
Шушы аклык күңелләрдә
Озак саклансын диеп…
Карлар ява, бала-чага
Карда уйнасын диеп,
Олылар да кар яуганда
Бераз уйлансын диеп…
Карлар ява, гашыйклар да
Сөеп туймасын диеп,
Берсен-берсе яратканнар
Тизрәк туйласын диеп…
Карлар ява, карт шагыйрьнең
Йөрәге янсын диеп,
Шушы матурлык турында
Бер шигырь язсын диеп…
07.01.2018
Моңланган чаклар була…
Бик моңланган чаклар була,
Уйланган чаклар була,
Кулларыңа гармун алып
Уйнаган чаклар була.
Мин тартуга, моңнар тула
Гармунның күрегенә,
Гармунымның күрегенә,
Үземнең күңелемә…
Моңнар тулы гармунымның
Тышы да һәм эче дә.
Күңелдәге моңны гына
Ишетми бер кеше дә…
Югыйсә гармундагы моң
Минем моңнарым бит ул.
Шул моңнарны тибрәндергән
Күңел кылларым бит ул…
Хәзер инде моңланмаган
Чакларым сирәк була…
Моңланганда, шушы иске
Гармуным кирәк була.
09.01.2018
Бүгенге төн…
Сүрән генә, сүлпән генә
Ай нурына күмелде төн…
Өтеп ала күңелне төн…
Бигрәк суык бүгенге төн…
Ай моңаймый, ай пошынмый…
Бүген кышкы ай шушындый…
«Тыныч йокы!» диеп, минем
Колагыма ул пышылдый.
Нинди гүзәл төн буласы!..
Юк янымда ярым гына.
Юк, мин генә түгел икән…
Ай да бүген ярым гына.
19.01.2018
Бу гүзәллек – кичәге…
Акрын гына кояш байый,
Кызарып та алланып…
Күз дә алмый торам, шушы
Гүзәллеккә алданып.
Бу гүзәллек – күзләремдә,
Бу гүзәллек – йөземдә…
Бу гүзәллектән аз гына
Матураям үзем дә.
Бу гүзәллек – бу хәятнең
Искитмәле мизгеле!
Бу мизгелне сизә фәкать
Күңелләрнең сизгере…
Тик юк инде бу гүзәллек,
Бу гүзәллек – кичәге…
Фотода – шул гүзәллекнең
Кечкенә бер кисәге.
Тиз дә уза гүзәл мизгел,
Кабатланмый да бүтән…
Ә мин һаман, и хыялый,
Кабатланыр дип көтәм…
20.01.2018
«Язларымнан, җәйләремнән…»
Язларымнан, җәйләремнән,
Әйе, ераклашам…
Акрын гына көзләремә,
Әйе, яраклашам…
Якыная бара көзгә
Рухым, җаным, тәнем…
Хәзер инде ныграк тоям
Көзнең гамен, тәмен…
Көзләр ныграк чагылдыра
Күңел халәтемне…
Тагын хисләргә бирелдем, –
Ну шул гадәтемне…
13.10.2013–21.01.2018
Син көт инде…
Юлларыма карлар ява,
Туктамый бер минут та…
Яннарыңа бара алмыйм:
Мин бер суда, бер утта.
Яшьлектә дә юлларымда
Йә яңгыр, йә кар иде.
Яннарыңа карлар ерып
Барган чаклар бар иде…
Карамас идем карына…
Ах, яшь чакларым булса!
Очар идем яннарыңа,
Ах, яшь чаптарым булса!
Бара алмыйм яннарыңа…
Бер туңам да бер янам!
Син көт инде… Кар-бураннар
Туктар әле берзаман…
25.01.2018
Мин – каеннар җырчысы…
Каеннарга кыш килешә,
Каеннар матур кышын.
Каеннарым нурга күмә
Күңелнең эчен, тышын…
Каеннар – кышкы агачлар,
Каеннар – кар төсендә.
Ак карлар да ак каеннар
Кышның бөтен төшендә…
Безнең якта таңнарны да
Ак каеннар аттыра,
Ак каеннар яктысыннан
Көннәр тизрәк яктыра…
Ә шулай да каеннар да
Көтәләрдер язларны…
Алар әле белми минем
Нинди шигырь язганны.
Әгәр белсәләр, яныма
Килерләр иде очып,
Алырлар иде уратып,
Йөртерләр иде кочып…
Күңелдә – каен аклыгы,
Җанда – каен җылысы…
Мин бит аларның шагыйре,
Мин – аларның җырчысы.
27.01.2018
Ялгыш төймә
Төнгә кадәр утырганмын
Мин компьютер алдында…
Артык озак утырылган:
Туйдым да мин, ардым да!
Туйсам да мин, арысам да,
Эшләрем бетми генә…
Ах, ялгыш төймәгә бастым,
Уйламый-нитми генә.
Язганымның бер мизгелдә
Бетердем мин барсын да…
Утырам менә уйланып
Компьютерым каршында.
Тормышта да кайчагында
Юкка чыга эшләрең…
Әрәм китә вакытларың,
Сарыф була көчләрең…
Йә ул кирәкмәгән була,
Яки дөрес эшләнми…
Берни дә эшли алмыйсың,
Терсәк бит ул тешләнми…
Шушы язу эшенә мин
Әгәр дә тотынмасам,
Төн урталарына кадәр
Әгәр дә утырмасам,
Кәефне дә, эшемне дә
Бозмаган булыр идем…
Бу шигырьне дә, әлбәттә,
Язмаган булыр идем.
30.01.2018
Һич онытмыйм…
Һич онытмыйм яр буенда
Пароход көткәнемне,
Пароход килгәч, Казанга
Утырып киткәнемне…
Китеп барам, туганнарны,
Туган якны калдырып.
Борылам да карыйм артка,
Күзләремне талдырып.
Күзләремә яшьләр килә,
Күзләрем талды бугай.
Туган ягым мин киткәнне
Сизми дә калды бугай…
Минем килеп төшкәнемне
Ә Казан сизәр микән?
Тик пароход бик ашыкмый…
Гел шулай йөзәр микән?..
Пароходта китеп барам,
Яуларга дип Казанны.
Мин әле белмим, билгеле,
Миңа ниләр язганны…
Казан әле мине белми
Ишетеп тә, күреп тә…
Ул мине ничек каршылар?
Булмый әле белеп тә…
Казанны уйламый калган
Юктыр минем бер көнем…
Тик Тукайдан башка анда
Юк бит минем беркемем…
Белмичә ни күрәсен дә,
Белми ни буласын да,
Китеп барам пароходның
Дүртенче классында…
Әй гомерләр…
Гомерләр дә
Шактый кичелде инде…
Ә ул пароход «Габдулла
Тукай» исемле иде.
9.02.2018
«Быел безне бәхет басты…»
Быел безне бәхет басты:
Ак-караны күрмибез без,
Көрибез дә көрибез без…
Көрәмичә кермибез без.
Көрәмичә йөрер идек,
Көрәмичә йөреп булмый,
Көрәмичә керер идек,
Көрәмичә кереп булмый.
Безнең эшләр шундый инде…
Бер уңмаган уңмый инде…
Күпме яуса да, ул карны
Көрәмичә булмый инде…
Беләм инде, булмый инде…
Йә, әйтегез, бу ни инде?
Кар көрәргә бер теләк юк…
Теләмичә булмый инде.
Югыйсә мин өлкән яшьтә,
Көрәмәскә хакым да бар!..
Борчылмагыз! Көрәшергә
Минем әле хатын да бар!
14.02.2018
Сезне яратмасам…
Мин яратам сезне, кызлар!
Яратам шул бигрәк!
Ярату ул гөнаһ түгел, –
Яратырга кирәк!
Яратмаслык та түгел шул,
Тормышның сез җаны!
Сезгә бара да тоташа
Тормышның бар ягы…
Ничек гашыйк булмыйсың да
Ничек яратмыйсың?!
Яратасың!.. «Яратам!» дип
Мең кат кабатлыйсың…
Сөю ялкыны сүнмәсен
Безнең җаныбызда!
Яратырга яратылган
Безнең барыбыз да!
Гөнаһ булыр иде, гөнаһ,
Сез дип җан атмасам…
Шагыйрь булып та йөрмим мин,
Сезне яратмасам!
7.03.2018
9 нчы март иртәсе…
Тәрәзәбез карланган…
Әллә инде карланган ул,
Әллә инде парланган…
Иртәсе дә иртәсе…
Безгә шундый ияләшкән,
Кышның килми китәсе…
Тышта минус унҗиде…
Әле һаман кыштагыча
Ул салкыны, ул җиле…
Югыйсә март бит инде…
Югыйсә язга ашкынган
Күңелләр шат бит инде…
И матурлыгы тышның…
Тәүге көннәре бу язның,
Соңгы көннәре кышның…
Ә тышта шундый аяз…
Нишләргә белми табигать:
Үзе кыш бу, үзе яз…
9.03.2018
Яз килергә җыена…
Тамчылар тама башлады,
Тып та тып тама инде…
Тышта салкынча булса да,
Язларга таба инде…
Тамчысыз язлар башланмый,
Тамчыдан күл җыела…
Кыш китәргә җыенмый да,
Яз килергә җыена…
Язгы тамчыларга карап,
Күзләрем тала инде…
Яз җилләре күңелләрнең
Капкасын кага инде…
Табигатьнең аклыклары
Кышларда кала инде…
Күңелләрем ел да шулай
Бер ярсып ала инде…
Шагыйрь иптәш, синең күңел
Болай да язда инде…
Урамга чык, шигыреңне
Тиз генә яз да инде…
12.03.2018
Башкорт кымызы
Юктыр сезнең эчкәнегез
Башкортның чын кымызын…
Шул кымызны бер капсаң да
Бәхетле син көнозын!
Әгәр син тапмыйсың икән
Дөньяның бер кызыгын,
Син бер генә кабып кара
Башкортның шул кымызын!
Уртлый-уртлый, туктый-туктый
Эчсәң әгәр кымызын,
Тыңлыйсың килер башкортның
Кураен һәм кубызын.
Биюләрнең дәртлеләрен,
Җырларының озынын
Тыңлый-тыңлый эчәрсең син
Башкортның чын кымызын!
Әгәр чынлап эчәм дисәң
Син башкортның кымызын,
Туры китермәскә тырыш
Вакытның син тыгызын!
Утыраек әле бергә,
Ашыкмаек, төн озын…
Телләр ачылып китә ул,
Капсаң башкорт кымызын.
24.03.2018
Ут эчендә…
(Кемеровода 41 бала утта янып үлде.)
Ни көннәргә калды бит ил,
Төштек бит ни көннәргә?
Шушындый авыр чакларда
Таяныйк соң кемнәргә?
«Ни эшләргә?», «Кем гаепле?»
Бу сораулар мәңгелек…
Ник югалды җаваплылык?
Кая китте гамьлелек?
Сәбәпләр табарга була
Йә болай, йә тегеләй…
Ә монда янгын…
Сабыйлар
Утта яна тереләй!
Сабыйлар яна ялкында,
Сабыйлар – ут эчендә…
Аларны беркем коткармый…
Елыйм шуның өчен дә.
Минем күз яшьләрем генә
Сүндермәс шул ул утны…
Нигә безнең илнең күге
Гел караңгы, болытлы?
Кем гаепле бу хәлләргә?
Бу кемнәрнең ялгышы?
Аларга да бер төшәчәк
Сабыйларның каргышы…
Гаеплеләр җәзаларын
Барыбер алачаклар!
Бу дөньяда янмасалар,
Тәмугта яначаклар!..
Мин үзем дә ут эчендә,
Утырамын сызланып…
Тере килеш утта янган
Сабыйларны кызганып…
27.03.2018
Көлке көне
Бездә көн дә «Көлке көне»…
Бертуктаусыз көләрлек!
Көлеп чиргә сабышырлык,
Көлә-көлә үләрлек…
Без яшәгән җәмгыятьнең
Көлке бөтен яклары:
Көлке бездә пенсияләр,
Көлке хезмәт хаклары…
Көлке безнең депутатлар,
Һәртөрле кандидатлар,
Көлке төрле телешоулар,
Көлке төрле дебатлар…
Көлке – эфир, көлке – экран,
Көлдерәләр котырып.
Шул шутлардан, клоуннардан
Булмый качып котылып…
Көлке – җитди сүзебез дә,
Көлке – кигәнебез дә…
Полный адәм көлкесе бит
Юмор дигәнебез дә!
Юмористлар сәхнә тулы,
Юк юморлары гына.
Мин шикләнә дә башладым
Бездә юмор барына…
Безнең тормыш үзе юмор…
Көлдерүчеләр – кәттә!
Бездә көн дә «Көлке көне»…
Елыйсы килә хәтта…
1.04.2018
И кызларым…
И кызларым-кояшларым,
Кояшларым-айларым!
Сезнең белән бергә үтә
Елларым һәм айларым!
И кызларым-йолдызларым,
Йолдызларым-нурларым!
Сез минем бик нәниләрем,
Сез минем бик зурларым!
И кызларым-чәчәкләрем,
Чәчәкләрем-гөлләрем!
Сезгә бәхет теләп үтә
Төннәрем һәм көннәрем!
И кызларым-шигырьләрем,
Шигырьләрем-җырларым!..
И кызларым, үземнең дә
Бик бәхетле чорларым!
Чәчәк идек…
Шомыртлар чәчәк аткан чак…
Исләреннән исерәм.
Яшь чактагы төсле тагын
Рәхәтлекләр кичерәм!
Чәчәкләрнең гүзәллеге
Иркәли күзләремне.
Яктырта күңелләремне,
Балкыта йөзләремне…
Бөтен дөнья шау чәчәктә,
Дөнья нурга коена…
Тик чәчәкләр бик тиз уңа,
Чәчәкләр тиз коела…
Чәчәк идек без яшьлектә,
Чәчәк идек кичә дә…
Чәчәк чакларның узганын
Калдык шул сизмичә дә.
Сагынырга гына калды
Чәчәк төсле чагыбыз…
Ак чәчәкләр төсле инде
Чәчләрдәге чалыбыз…
29.05.2018
Карашларың…
Карашларың шундый якты,
Карашларың шундый татлы…
Карашларың ялганламый,
Карашлар ул һәрчак хаклы.
Карашларың бигрәк алкын,
Карашларың бигрәк ялкын…
Ул карашлар – аңлый алмыйм –
Үзе ерак, үзе якын.
Карашларың иксез илһам,
Карашларың чиксез җиһан…
Ул карашлар җиһанга да
Сыймас иде әгәр җыйсаң.
Карашларың шундый тып-тын,
Карашларың төпсез упкын…
Шул карашлар упкынында
Бәргәләнә гашыйк тоткын…
7.08.2018
Әткәй туган көн
Син тугансың, әткәй, йөз ел элек!
Утырамын уйлар эчендә…
Сиңа караганда күпкә карт мин,
Яшәлгәндер синең өчен дә…
Мин еш кына синең хакта уйлыйм,
Ул уйлардан булмый котылып.
Синең белән, әткәй, бер ирләрчә
Сөйләшәсе килә утырып.
Ә сөйләшер сүзләр күп җыелган,
Мөлдерәмә алар җанымда…
Түгелергә тора күңелемдә…
Син генә юк минем янымда.
Синнән башка узды балачак та,
Синнән башка узды яшьлек тә…
Син мәңгегә балачакта калдың,
Кайталмадың күпме дәшеп тә…
Син истә дә, син истә дә түгел,
Белмим инде ниләр әйтергә?
Син яшь булып калдың күңелләрдә,
Япь-яшь булып калдың хәтердә.
Хыялларда калдың, сагышларда,
Шигырьләремдә һәм җырымда…
Син җанымда, әткәй, җанымдагы
Иң кадерле газиз урында.
Ишетәсең микән син, юк микән
Минем сиңа ниләр әйткәнне?..
Җитмешемдә сагынамын сине –
Кырык бердә киткән әткәмне…
7.09.2018
Якташларыма
Мин сезнең белән бергәләп
Бер сафта атлаучыгыз!
Кирәктә – мактаучыгыз мин,
Кирәктә – яклаучыгыз!
Мин сезнең якын кешегез,
Мин сезнең якташыгыз!
Кирәк чаклар бик күп була,
Мине дә яклашыгыз!
Мин сезнең бер туганыгыз,
Мин сезнең юлдашыгыз!
Бер туфрактан, бер үк судан
Безнең бит юл башыбыз!
Якташларым, мин бит сезнең
Зимагур бер улыгыз!
Мин сезнең ханыгыз түгел,
Мин сезнең бер колыгыз!
Мин сезнең бер абыегыз,
Мин сезнең бер энегез!
Безнең бит бер нәселебез,
Безнең бит бер телебез.
Мин сезнең Уралдашыгыз,
Мин сезнең Сөндәшегез!
Теләсәм дә була алмам
Мин сезнең көндәшегез.
Бергә гомер кичерәбез –
Мин сезнең чордашыгыз.
Җырыбыз – бер, минем белән
Әйдәгез җырлашыгыз!
Мин сезнең бер җырдашыгыз,
Мин сезнең бер моңыгыз!
Бергә гомер кичерәбез,
Мин сезнең чордашыгыз.
Мин сезнең гомерлек бер
Иптәшегез, дустыгыз!
Дуслык кадерен белергә
Сез үзегез куштыгыз!
Кирәк булса тәнкыйтьләгез,
Кирәк булса мактагыз!
Салып кына таптамагыз,
Нахак бәла такмагыз!
Укыгыз мине, тыңлагыз,
Җиткәнче сабырыгыз!
Яратасызмы сез, юкмы,
Мин сезнең шагыйрегез!
Иркәләгез, кирәк чакта
Миңа бармак янагыз!
Кайчак көләч, кайчак елак…
Мин сезнең бер балагыз!
Көннәр бозылыр төсле…
Мондый көннәр бик озакка
Сузылыр төсле иде,
Көннәребез гел рәхәттә
Узылыр төсле иде…
Миңа әле дә бу җәйләр
Озын, озындыр төсле…
Юк шул инде, җаным сизә:
Көннәр бозылыр төсле…
Күкнең дә төсе үзгәрә…
Элекке түгел төсле.
Үзгәрә дә куя көннәр…
Гел минем күңел төсле.
Яңгыр исләре дә килә,
Исә яңгыр җилләре…
Әйтәм аны агачлар да
Төн буена җилләде.
Көннәр бозылыр төсле шул…
Сулкылдап куя тәнем…
Татып та кала алмадык
Кояшлы җәйнең тәмен.
10.09.2018
Аклык
Ничә көннәр ятам инде
Мин түшәмгә карап.
Әгәр болай озак ятсам,
Минем эшләр харап…
Булмый болай ятуымны
Берничек тә аклап…
Мин түшәмгә карап ятам…
Түшәм монда ап-ак.
Аклык та арыта икән,
Булмый озак карап.
Минем болай ятуларым
Китте озаккарак…
Үз-үземне тиргәп ятам…
Ахмак, димен, ахмак…
Дөнья тормый актан гына,
Түгел шул ул ап-ак…
Әлбәттә, аклык – яктылык,
Чисталык һәм пакьлек!
Аклык та арыта икән…
Менә сиңа аклык…
10.09.2018
Монда…
Монда һәркемнең үз чире,
Һәркемнең үз уколы.
Һәрберсе чирле булса да,
Монда һәркем «укалы»…
Монда бик «тәртипле» халык,
Монда беркем шауламый.
Сиңа табиблардан башка
Беркем комачауламый,
Ачуыңны да чыгармый,
Нервыңда да уйнамый…
Телефоныңны сүндер дә
Ят, берни дә уйламый.
Кайчан ятар идең әле
Дөнья белән күзгә-күз…
Югыйсә көннәр буена
Бер кирәксез сүз дә сүз…
Әгәр бик уйлыйсың килсә,
Уй кемдә дә җитәрлек.
Бер уйласаң, ул уйлардан
Башлар Себер китәрлек…
Менә ничә көннәр инде
Кич була таң ата да…
Ни уйларга белми ятам
Мин шушы палатада.
10.09.2018
Кайтам әле, кайтам…
Туган якта туган авылым бар,
Авылымда туган өем бар.
Күңелемдә үзем белән бергә
Туган җырым, туган көем бар.
Туган якның иркен кырлары бар,
Яшел чирәме бар аунарга…
Сагынырга әти-әнием бар,
Якташлар бар мине аңларга.
Чишмәләре чыңлый колагымда,
Шул чишмәләр җырлый җанымда.
Мин чишмәләр булып җырлый башлыйм,
Бик кайтасы килгән чагымда.
Балачакта калган җырлар искә төшә
Сагынганда, күңел тулганда.
Кайтам әле, кайтам, кайтуымны
Көтеп торучылар булганда.
Көлеп ятам…
Мондагыларның күбесе
Минем кебек карт-коры…
Үз-үземне тиргәп ятам:
«Өйдә генә яткыры!»
Картларны алып киләләр
Бу больниска пачкалап…
Йөри алар коридорда,
Акрын гына баскалап…
Көнгә әллә ничә кабат
Анализ тапшыралар…
Кашыкларын тотып, аннан
Ашарга ашыгалар.
Ә аннары уколга йә
Туалетка китәләр,
Яталар, нидер йоталар…
Көн дә шулай итәләр.
Яннарында ак халатлы
Япь-яшь кызлар мәш килә…
Кызларны күргәч,
картларның
Күзләренә яшь килә…
Элекке батыр егетләр,
Элекке чибәр кызлар…
Бу картларны күргәч, йөрәк
Үзеннән-үзе сызлар…
Үземнең дә ул картлардан
Бер дә артык җирем юк:
Нинди генә ярам юк та,
Нинди генә чирем юк…
Исәннәргә картлык килә…
Мин аны белеп ятам.
Юк, картлардан көлеп ятмыйм,
Үземнән көлеп ятам…
12.09.2018
Мунча
Тән өйрәнгән – атна саен
Мунчаны көтеп ала…
Мунча миче дөрләп яна,
Эссесе өтеп ала!
Су салуга чыжлап тора,
Җырлап тора ташлары!
Мунча хәзер бигрәкләр дә
Кирәк була башлады…
Шартлап яна каен утын,
Кулда – каен пиннеге!
Мунча кергәндә күренә
Ир-егетнең кемлеге!
Аркаң гына чыдасын да,
Пиннек кенә чыдасын!..
Мунчадан сихәтләнеп тә,
Яшәреп тә чыгасың!
Сафланасың, чистарасың…
Кулда – юкә мунчала…
Әй җәмәгать, җитәме соң
Үзең яккан мунчага!
Нәкъ менә минеке кебек
Шәп мунча сирәк шул ул…
Тик мунча, Тукайча әйтсәк,
Җанга да кирәк шул ул!
15.09.2018
Матурлык
Ә шулай да дөнья матур,
Ниләр генә дисәк тә.
Дөнья матур нишләсәк тә,
Янсак та һәм көйсәк тә…
Ничек гаҗәпләнмисең ди
Тылсым төсле бу эшкә –
Бу җиргә туу бәхете
Төшкән безнең өлешкә!
И дөньяның нигъмәтләре!
И дөньяның рәхәте!
Бу бит безгә дигән дөнья,
И Ходайның рәхмәте!
Рәхмәт укыйк әнкәйләргә
Һәм Ходайның үзенә! –
Тумаска да мөмкин идек
Бу якты җир йөзенә…
Ә шулай да дөнья матур!
Ул гел матур халәттә!
Матурлыкны аңлый белсәң,
Күрә белсәң, әлбәттә…
15.09.2018
Кызыл алмалар
(«Нур» театрында узган кичәмдә шагыйрә Зөлфия Ханнанова миңа бер кәрзин алма бүләк итте.)
Күчтәнәч алып килгәнсең!
Зур бер кәрзин! Туп-тулы!
Алмаларың карый минем
Күзләремә туп-туры…
Кәрзинеңә матур булып
Тезелгән иде алар,
Агачтан түгел, күңлеңнән
Өзелгән иде алар!
Бер карадым алмаларга,
Бер карадым күзеңә,
Алмаларың бигрәкләр дә
Охшаганнар үзеңә…
Бу алсу алмаларның да
Күңелләре актыр, ак…
Кайсын сайларга да белми
Озак тордым аптырап.
Зур бер кәрзин кызыл алма!
Юк, авыр тоелмады.
Казаныма алып кайттым,
Берсе дә коелмады…
Синең кызыл алмаларың
Төшә дә гел исемә,
Һаман да йөрим исереп
Алмаларың исенә…
10.11.2018
Болай гына…
Әллә нинди генә көн бу:
Ни якты, ни караңгы.
Әллә болыт, әллә томан
Каплады күз карамны.
Әллә нинди хиссезлек бу,
Әллә нинди төссезлек,
Күңелемне биләп алды
Әллә нинди көчсезлек…
Мәңге шулай булыр төсле,
И күңелсез, и шыксыз…
Күңелем минем ялангач,
Күңелем бер ышыксыз.
Бүген бертөсле шикелле
Күңелем дә, көнем дә.
Күңелемне юатырга
Юк янда беркемем дә…
Көне шундый шул, югыйсә
Мондый идеммени мин?
Мондый гына юкка-барга
Яндым-көйдеммени мин?
Көннән генә булса ярый…
Башка сәбәп булмасын.
Күңелем дә, моңланса да,
Болай гына моңлансын…
Бу елны да озаттык…
Тузаннарын да туздырдык,
Гармунын да сыздырдык…
Бер дә узмас кебек иде,
Бу елны да уздырдык.
Күз ачып йомган арада
Бу ел да үтеп китте.
Гомеремнең йомгагын ул
Чуалтып, сүтеп китте…
Гомерләребезне тагын
Без бер яшькә озайттык!
Өстәлә өсте-өстенә…
Бу елны да озаттык.
Бу юлы да сизелмәде
Бу елның да узганы…
Хәтерләрнең сандыгына
Салып куйдык без аны.
Кирәк чакта актарырбыз,
Ачарбыз да карарбыз!
Истәлекләребезне дә
Шул сандыктан табарбыз…
Күзләрне дә чылаттык без,
Күңелне дә кузгаттык…
Әйләнеп кайтмаслык итеп,
Бу елны да озаттык.
31.12.2018
Бар инде, кер…
Кайчаннан бирле салкында
Торасың бит, ханым…
Ярың килер, бар инде, кер!
Туңасың бит, ханым…
Кермәсәң кермә, бары тик
Туңа күрмә генә!
Ап-ак карлар ява синең
Кара күлмәгеңә.
Ап-ак карлар явып тора
Кап-кара чәчеңә…
Синең кара чәчләреңнән
Ап-ак нур чәчелә!
Карлар ява синең өскә,
Алар шундый талгын…
Мәхәббәттән кайнарлана,
Ахры, синең каның.
Кайнардыр синең хисләрең,
Күңелләрең – уттыр!
Гашыйклар алар туңмыйлар!
Туңмыйсыңдыр, юктыр…
Эретәдер ак карларны
Җаныңдагы ялкын!
Дөрләп торган гашыйк җанга
Нәрсә соң ул салкын?!
Мәхәббәт ул ут белән бер!
Икесе дә бер үк…
Ә шулай да бар, кер, ханым!
Туңа күрмә, берүк!
7.01.2019
Күңел галәмем
Үз-үземә урын тапмаганда,
Күңелләрем хискә бай чакта,
Уй-хисләрем җанга сыймаганда,
Мин күкләргә багам кайчакта.
Дәшә мине ерак биеклекләр,
Киңлекләргә күңел ашкына…
Галәм аръягында ниләр бардыр?
Җитми монда минем баш кына.
Ул галәмне иксез-чиксез диләр…
Кем үлчәгән аның күләмен?..
Мин галәмнең нинди икәнлеген
Күргән кадәр генә күрәмен.
Тик тоям мин аның бөеклеген!
Күк шикелле минем күңел дә.
Ай да, кояш та бар, йолдызлар да
Балкып тора күңел күгемдә.
Иксез-чиксез минем үз хәятем,
Бер дә галәмәт үз галәмем.
Үз галәмемдәге уйларымны
Язып өлгералмый каләмем…
Хисәрем дә, уй-фикерләрем дә
Талпына да һаман очына…
Ә үзләре сыеп бетә минем
Күңелемә, каләм очына.
08.01.2019
Кояшлы каеннарым
Бар матурлык әйтерсең лә
Каеннарда, шушында…
Алар матур шул кайчан да:
Язын, җәен, кышын да.
Бөтен булмас иде дөньям,
Ак каенлы булмаса,
Ап-ак каенлы дөньяма
Кояш төшеп кунмаса,
Кояшлы ак каеннарым
Күзнең явын алмаса…
Һәркем дә шулай уйлыйдыр,
Матурлыкны аңласа…
Каеннарны күрүгә үк
Тоям шундый рәхәтлек.
Әкияти бу матурлык
Үзе бит мең рәхмәтлек.
Рәхмәт сезгә, җанашларым,
Кояшлы каеннарым!
Сезнең матурлыктан минем
Юк әле айныганым…
16.01.2019
Балачак салкыннары
Гыйнвар салкыннары килде.
Салкын керде эчемә…
Балачактагы салкыннар
Килеп төште исемә.
Искә төште дә балачак,
Күңелләр тулып китте.
Бик рәхәт тә булып китте,
Кыен да булып китте…
Үстек инде балачакта
Бар булганнары белән.
Истә калган салкыннары
Кар-бураннары белән…
Ул салкыннар кереп калган
Күңелемә, хисемә.
Калтырап куям әле дә
Төшкән саен исемә…
Тышта салкын, өйдә салкын…
Теш тешкә тими иде.
Ә әнкәем, мескенкәем,
Нишләргә белми иде…
Салкыннан аның җылысы
Саклады ул чагында.
Бишебез дә сыя идек
Әнкәйнең кочагына…
Балачакның салкыннары…
Болар бар да хак иде.
Әткәй үлгән чак иде ул,
Ятим калган чак иде…
24.01.2019
Хур кызлары чибәр, диләр…
Яратасы кызлар инде
Беткәндер яратылып,
Яшь чактагы кайнар хисләр
Беткәндер таратылып…
Без кызыккан кызлар хәзер
Безнең чамадыр инде:
Өйләре тулы оныктыр,
Бала-чагадыр инде…
Кызлар күргәндә әле дә
Яктыра күз аллары.
Тик алар безгә түгел шул,
Башкаларга алары…
Җил булып исте яшь чаклар,
Агып китте суларда…
Хур кызлары чибәр, диләр,
Бөтен өмет шуларда…
Бөтен өмет шул кызларда,
Бөтен өмет җәннәттә.
Ул җәннәткә берәр ничек
Кереп булса, әлбәттә…
25.01.2019
Җитә миңа, җитә…
Хисләребез безнең бер дулкында,
Синең белән без бер агымда.
Миңа синең булуың да җитә
Яннарымда, җанда-җанымда…
Миңа синең бер карашың җитә,
Бер каравың җитә тутырып.
Синең белән бер сөйләшү җитә,
Бер серләшү җитә утырып…
Җитә миңа, җитә җылыңны һәм
Сулышыңны гына тою да…
Мәңгелек бер ләззәт кочагыңда
Бер мизгелгә генә ою да…
Миңа синең бер сүзең дә җитә,
«Сөям!» дигән булса ул сүзең.
Тик андый сүз еш әйтелми икән,
Бигрәк тансык икән ул көзен…
Чәчләремнән бер сыйпавың җитә,
Кагылуың җитә иңемә…
Кайчак уйлап куям: бу дөньяда
Бәхетледер, ахры, мин генә.
Әйтим инде тагын ни генә?..
27.01.2019
Нидер язган булам…
Җырлый белмим,
Мин бии дә белмим,
Бик күп эшләр килми кулымнан…
Аптырагач, шигырь язам менә,
Ярый әле шагыйрь булынган…
Яза-яза шулай юанам мин,
Күңелемне шулай бушатам.
Нидер язган булам…
Үз-үземне
Мин исәргә кайчак охшатам.
Кемгә кирәк минем язганнарым?
Кемгә кызык мнем хисләрем?
Шул хисләрдән иләс-миләсләнеп,
Шигырь язып узган кичләрем?
Үземә бик газиз уйларымны,
Кичерешләремне кем аңлар?
Кемнәр аңлар хәлләремне минем?
Аңлаучылар булса, кем алар?
Шигырь аңлаучылар күп булалмый…
Йөзгә бердер алар, меңгә бер…
Шул да җитә миңа…
Язганнарым
Кирәк булыр әле кемгәдер…
10.02.2019
Хәзер инде…
Быелгы кыш ни өчендер
Яшьлектәге кыш кебек…
Тик икәү йөргән урыннар
Хәзер инде буш кебек.
Яшьләр хәзер бураннарда
Парлап йөрмидер кебек,
Алар кышның аклыкларын
Бер дә күрмидер кебек…
Салкында туңып йөрергә
Алар шул юләр түгел…
Бездә генә иде бит ул
Юләр хис, юләр күңел.
Уйласаң, ул юләрлекләр
Калды инде и ерак…
Яшьләр хәзер акыллырак,
Алар бездән кыюрак.
Аларның кар-бураннарга
Китмидер бик исләре.
Аларның үз бураннары,
Аларның үз хисләре…
Мин генә ул, юләрләнеп,
Буранда йөргән булам…
Нишләптер бик сагындыра
Яшьлектә йөргән буран.
14.02.2019
Минем күңел
Минем күңел үзгәрүчән,
Аязучан болытлы.
Минем күңел бик үзсүзле,
Ташка үлчим холыклы…
Миннән сорап торамыни?
Әйләнә ул агымга;
Әйләнә йә талгын җилгә,
Әйләнә йә давылга.
Әйләнә ул буранга да,
Әйләнә ул утка да…
Юк аның тынып торганы
Бер генә минутка да.
Күңелнең нечкә кыллары
Кайчак шундый тартыла,
Ярсу уйлар тик торганнан
Ярларыннан аркыла!
Мөлдерәмә тулы күңел…
Юкка тулмыйдыр инде.
Бик еш тулмас иде дә ул,
Үзем шундыйдыр инде…
Шунсыз булмыйдыр инде…
16.02.2019
Үз илеңдә, үз телеңдә…
Бүген туган тел бәйрәме…
Бәйрәм итәр чакмы соң?
Сүндерми ничек сакларга
Туган телнең чаткысын?
Туган телебез бер сүнсә,
Ул кабаттан кабынмас…
Ул чагында туган телдә
Сөйләшүче табылмас…
Сөйләшеп калыйк, сөйләшик
Без туган телле чакта,
Үзебез татар чакларда,
Телебез тере чакта…
Үзебезнең телебездә
Сөйләшик бер туйганчы,
Безнең туган телебезне
Бөтенләй дә тыйганчы,
Язып элгәнче: «Татарча
Сөйләшергә ярамый!»
Сөйләшеп калыйк, бернинди
Киртәләргә карамый…
Сөйләшсәк, безнең телебез
Калыр, бәлки, исән дә…
Бигрәк газиз шул телебез,
Ниләр генә дисәң дә…
И телсезлек, и өнсезлек…
Ул безнең канда инде…
Үз илеңдә үз телеңдә
Сөйләшә алма инде…
20.02.2019
Кояш янында
(Казаннан Уфага очканда)
Мин биектә очып барам…
Мин кояш янында ук.
Юк, янында гына түгел,
Ул минем җанымда ук…
Кояш белән узышабыз…
Малай чактагы кебек.
Очам мин, очам, кояшны
Узачагымны белеп…
Уйный кояш минем белән…
Ул кочакта, учымда.
Ул күңелем куенында,
Ул каләмем очында…
Бу шигырьне дә кояштан
Мин илһам алып яздым,
Каләмемне шушы алтын
Кояшка манып яздым…
24.02.2019
Үземә тиешлесе…
Малым да юк, багым да юк,
Башкалар кызыгырлык;
Дәртем дә юк, рәтем дә юк,
Йөземгә сузылырлык…
Бай да түгел, хәерче дә…
Мин сезнең кебек кенә.
Байлыкка мин, нишлим инде,
Карыймын көлеп кенә.
Көләм инде аптырагач,
Кулымнан килмәгәчтен…
Тагын кемнән көлим инде,
Үземнән көлмәгәчтен?..
Алай дисәң, байларның да
Миннән артык җире юк…
Ярый әле миндә, димен,
Комагайлык чире юк.
Тыя беләм нәфесемне,
Ерак йөрим хәрәмнән.
Эшләп тапкан мал кадерле! –
Яздырмасын хәләлдән!
Кирәкми миңа тормышның
Алтынлы-көмешлесе…
Бик тә җитә Ходай биргән
Үземә тиешлесе…
02.03.2019
Хатын-кыз…
Хатын-кыз – безнең дөньябыз,
Хатын-кыз – галәмебез…
Хатын-кызга багышлана
Безнең бар гамәлебез.
Без аларның Мәҗнүне дә,
Без аларның колы да…
Хатын-кызсыз, юк, тибрәнми
Күңелнең бер кылы да.
Без мәңгелек тоткыннар бит
Хатын-кыз кочагында.
Яндыра алар тереләй
Мәхәббәт учагында…
Жәлләп тормый алар безне,
Сабыштыра юләргә.
Ир-ат әзер хатын-кызның
Кочагында үләргә…
Хатын-кызсыз шигырь кошы
Күңелгә кунмас иде,
Әлеге шигыремнең дә
Кирәге булмас иде…
Яраттыра ала безне
Илаһи затлар гына!
Хатын-кызлар – илаһилар!
Ә без – ир-атлар гына…
06.03.2019
Татарча көрәш
Көрәшкән татар, көрәшкән
Ук белән, сөңге белән!
Хәзерге татар көрәше
Билбау йә сөлге белән…
Татар ул көрәш ярата!
Бер-берсе белән көрәш…
Һәр татар җиңәргә тиеш!
Татарга татар – көндәш…
Авыр чакта бер-берсенә
Татар ул терәк түгел.
Үз татарыбыз бар чакта,
Дошман да кирәк түгел…
Көрәшә ул үзе белән! –
Татарның дошманы юк.
Шуңа микән, милләт өчен
Татарның пошканы юк…
Татарны татар яратмый,
Ярата ул ятларны.
Ятларны яраткан татар
Татарлыгын яклармы?
Көрәшсә дә көрәшә ул
Дан өчен йә мал өчен.
Аның бөтен тырышканы
Патша өчен, хан өчен…
Бер-берсе белән көрәшү
Татарга кулаерак!
Татарча көрәш…
Татарның
Эшләре шулаерак…
08.03.2019
Язлар җитсә…
Язлар җитсә, хатын-кызлар
Үзгәрә, танып булмый…
Гүзәллекләренә лаек
Сүзләр дә табып булмый.
Йөзләренә карап булмый,
Күзләрне камаштыра!
Юк, аларны пәри түгел,
Яз шулай алмаштыра!
Матурланган чаклары шул,
Канатланган чаклары!
Яшьлектәге хисләренең
Кабатланган чаклары…
Күңелләре ташып тора,
Хатын-кыз да яз төсле…
Хатын-кызны күпме генә
Яратсаң да аз төсле!
Яз! Хатын-кыз! Әйе-әйе,
Хатын-кыз яз белән бер…
Хәер, алар яз тәэсирен
Үзләре дә беләдер…
11.03.2019
Рухи коллык…
Без, әлбәттә, рәсми коллар түгел,
Тик яшибез рухи коллыкта.
Ул күренә безнең яшәештә,
Ул чагыла безнең холыкта.
Яшәсәк тә рухи ярлылыкта,
Без яшибез шактый муллыкта.
Шуңа күрә рухи коллыкны без
Санамыйбыз хәтта хурлыкка.
Казан белән бергә рухыбыз да,
Күрәсез бит, буйсындырылган.
Горурлыгыбыз да бастырылган,
Кылычыбыз да сындырылган…
Хөкем сөрә хәзер күңелләрдә
Ваемсызлык белән күндәмлек.
Ул күндәмлек, юк, вакытлы түгел,
Ул гадәти халәт, көндәлек…
Буйсынуның да үз рәхәтлеге:
Уйлыйсы юк, фикер йөртәсе,
Барсына да риза булып яшәү,
Ни булса да шөкер итәсе…
Массакүләм битарафлык бездә,
Басып ала җанны маңкортлык.
Маңкортлыктан килә милләтсезлек,
Милләт рухындагы бар кытлык…
Без өйрәнгән бугай бу хәлләргә.
Барыбыз да түгел, күбебез…
Ничә гасыр инде бер халәттә:
Ирекле дә, кол да түгел без.
Ирекле дә, кол да түгел икән,
Без татарны кем дип атарга?
Беркем дәшми…
Беркем дәшмәгәчтен,
Шул кирәктер безнең татарга.
12.03.2019
Мин…
(Бер хатка җавап)
Үзем кыш мин, үзем яз мин…
Үзем – курай, үзем – саз…
Кемнәргәдер мин бик күптер,
Кемнәргәдер мин бик аз.
Чишмә дә мин, ташкын да мин,
Тыныч та мин, шашкын да…
Әйләнеп кайттым ничә кат,
Мин күкләргә аштым да.
Үзем җәй дә, үзем кыш та…
Үзем – балык, үзем – кош…
Айкала күңел, чайкала…
Үзе – тулы, үзе – буш.
Кайчак акыллы кебекмен,
Кайчакларда юләр дә…
Белмим, кайчан еларга да,
Белмим, кайчан көләргә?
Дәрвиш тә мин, юлдаш та мин…
Кырыс та, юаш та мин…
Болытлар капламаганда,
Ай да мин, кояш та мин.
Үзем җәй мин, үзем көз мин…
Үзем – кыйгач, үзем – төз…
Үзем кыек булганда да,
Уем – туры, сүзем – төз.
Түземсез дә, түзем дә мин,
Сизеләдер йөземдә…
Үземнең мин кемлегемне
Белмим әле үзем дә.
16.03.2019
Шигырь
Шигырь ул – шагыйрь җанының
Төзәлмәс бер ярасы…
Шагыйрьгә үз шигыренең
Ялкынында янасы.
Шигырьләргә кагылмый ул
Вакытларның арасы.
Булмый бит ул чын шигырьнең
Искесе йә яңасы.
Яңа шигырьне укыгач,
Җанда яз булган кебек.
Шигырь, кайчан укысаң да,
Яңа язылган кебек.
Чын шигырь – озын гомерле,
Шигырь – җан,
Шигырь – күңел…
Искерә икән әгәр дә,
Ул инде шигырь түгел.
16.03.2019
Тормыш…
Тормыш тора тоташ фигыльләрдән,
Кирәк-кирәкмәгән шөгыльләрдән;
Гамәлләрдән тора, әмәлләрдән,
Хәләлләрдән тора, хәрәмнәрдән;
Кайгылардан тора, шатлыклардан,
Каралыклардан һәм аклыклардан…
Нәфрәттән һәм гашыйк булулардан,
Игелек һәм этлек кылулардан…
Тормыш тора узыш-ярышлардан,
Үкенечләрдән һәм ялгышлардан…
Күп әйберләр тора җәмгыятьтән,
Җәмгыятьтәге шул вазгыятьтән…
Тормыш тора, әйе, ансыннан да,
Барсыннан да тора, барсыннан да…
Тик күп чакта тормый берсеннән дә,
Бер миннән дә тормый, бер синнән дә…
Тормыш тора фәкать хәрәкәттән!
Шул коткара безне һәлакәттән!
18.03.2019
Кыш шикелле…
Исертте дә мине яз исләре,
Күңелемне айкап ташлады.
Күңелемә минем яз яктысы,
Яз җылысы иңә башлады.
Салкыннарда туңган күңелемне
Өметләндереп тә җибәрде,
Канатландырып та җибәрде ул,
Егетләндереп тә җибәрде…
Күңелемә язгы ирек бирдем,
Изүләрне чишеп җибәрдем.
Күңел түрендәге хисләремне
Язгы җылы җилдә җилгәрдем…
Күңелләрем китте рәхәтләнеп,
Күңелләрем китте бушанып.
Салып аттым кышкы киемнәрне,
Кичә килгән язга ышанып…
Бүген исә тагын кыш шикелле,
Туңып кердем тагын урамнан.
Качып булмас, ахры, салкыннардан,
Арыналмам, ахры, бураннан…
Салкыннарда, карлы бураннарда
Йөрергәме тагын бөрешеп?
Болай да бит инде гомер үтте,
Бер җылынып шулай, бер өшеп…
Без өйрәнгән язның аязына,
Җылысына, күңеллесенә…
Аптыраплар карап торам язның
Кар-буранлы бүгенгесенә.
25.03.2019
Белмим инде…
Әй бу язмыш! Гомер елларымны,
Шул елларда сузган юлларымны
Туры гына итеп сызалмадым,
Пар атларда гына узалмадым…
Ел артыннан еллар алышына,
Күз иярми гомер агышына…
Гомер узганы да сизелмәде.
Өмет кенә менә өзелмәде…
Әллә инде бераз чыдаргамы,
Әллә инде барлап чыгаргамы
Гомеремнең булган ызаннарын,
Кагыйм микән гомер тузаннарын?
Юк, яратмыйм тузан туздырырга…
Нигә әле вакыт уздырырга…
Уздырасын уздырганмын инде,
Туздырасын туздырганмын инде…
Нәкъ җырдагы кебек, үпкән-кочкан
Әллә кайчан инде җилгә очкан…
Күңелләрем нишли ала инде? –
Сагынырга гына кала инде…
Гомер чаба, туктап торылмый шул,
Гомер аты кире борылмый шул…
Янарга да белмим, көяргә дә…
Белмим инде ниләр дияргә дә…
14.04.2019
Тукайга һәйкәл ачабыз…
Тукайга һәйкәл ачабыз!
Уфада, «Нур» каршында.
Татарлар килгән, башкортлар…
Тукай җыйган барсын да!
Тукай монда бик биектә!
Безнең баш та югары!
Тукайга мондый һәйкәлнең
Куелганы юк әле…
Уфада һәйкәл ачабыз!
Караш күккә төбәлгән…
Тукай күккә ашкан кебек,
Караганда түбәннән.
Тукайга килеп баш иде
Президентлар, түрәләр.
Өстә дә, димәк, Тукайның
Даһилыгын күрәләр…
Һәйкәл гүзәл! Болай гына
Үтеп китәрлек түгел…
Тукай биек! Беркемнең дә
Буе җитәрлек түгел!
Ул безгә – бөек ышаныч!
Ул безгә – бөек терәк!
Шуңа да ул заманнан да,
Бездән дә биектәрәк!..
Тукайга һәйкәл ачабыз!
Бу көнне көтте Уфа…
Яктырып китте күңелләр,
Нурланып китте Уфа!
19.04.2019
Мәхәббәт
Мәхәббәтне беркем аңлаталмый,
Мәхәббәтне беркем аңламый.
Әгәр «аңлыйм» дисә ул, әлбәттә
Үзен үзе генәалдалый…
Мәхәббәт ул шундый сәер матдә
Мәхәббәт ул шундый серле хис…
Аңлашылмый торган шул серле хис
Һәркайсыбызныкы төрле ич.
Кемнәрдәдер – талгын гына хисләр,
Кемнекедер дулый, буранлый…
Мәхәббәтнеңкагыйдәләре дә
Формулалары да булалмый.
Мәхәббәтне булмый кабатлап та,
Булмый аны алмаштырып та.
Һәркайсыбызныңүз мәхәббәте,
Булмый аны адаштырып та…
Аңлап булмый, тик аңлыйсы килә
Мәхәббәтнеңбөек тылсымын…
Без яшибез, бөек мәхәббәтнең
Бөек тылсымына ымсынып!
Мәхәббәтне беркем аңлый алмый…
Тырышмыйк та аны аңларга.
Иңяхшысы, без яратып калыйк,
Сөеләһәм сөя алганда…
23.04.2019
Болай булмый торган иде…
Майның әле башы гына,
Ә тышта шундый эссе!
Нәкъ җәйге челлә шикелле,
Әйтерсең печән өсте…
Кыздыра микән белмичә,
Кыздыра микән белеп,
Быелгы май кояшы да
Июль кояшы кебек…
Әллә инде шатланасы,
Әллә инде куркасы…
Болай булмый торган иде
Бездә майның уртасы.
Бу табигатьнең шушылай
Уйнап алуы микән,
Әллә буталуы микән,
Әллә аруы микән?
Көн дә болай җылы булмас,
Яңадан салкынайтыр,
Кайдадыр адашып йөргән
Салкын әйләнеп кайтыр…
Нишләмәк кирәк, дөньялар
Бер салкын шул, бер җылы…
Быел бөтен агачлар да
Чәчәк атты берьюлы.
15.05.2019
Тәрәзәгә карап ятам…
Тәрәзәгә карап ятам…
Акрын гына таң ата.
Яктыра минем күңелем,
Яктыра ак палата…
Тәрәзәдә – җәйге кояш…
Ул минем дә кояшым!
Шул кояшлы уйлар белән
Тулган минем бу башым…
Тәрәзәгә карап ятам…
Күңел кайный, айкала.
Күңелемне ымсындырып,
Акчарлаклар чайкала…
Тәрәзәдә – ак болытлар…
Карап калам үрелеп…
Ак болытларны күрсәм дә
Китәм кебек терелеп.
Тәрәзәгә карап ятам…
Түз, күңелем, пошынма…
Минем күңел зәңгәр күктә,
Үзем генә шушында.
6.06.2019
Инстадашларыма шифаханәдән хат
Үзенә күрә монда да
Тормышның бер кисәге.
Монда минем кебекләрнең
Юктыр кебек исәбе…
Монда җәй дә, кыш та булмый,
Яз да, җәй дә сизелми…
Мондагылар бар да бериш,
Дөнья шулай тигезли…
Һәркемнең үз авыруы,
Үз даруы, үз зары.
Күзләреннән дә күренә
Тәннәренең сызлавы…
Тән дә сызлый, җан да сызлый.
Тик кызгана күрмәгез!
Минем өчен, зинһар өчен,
Сез сызлана күрмәгез!
Сызлануларымны үзем
Сызланып бетерермен…
«Хәлләремне җиңеләйт!» – дип,
Ходайдан үтенермен.
Монда шулай, сызлансаң да,
Янсаң-көйсәң дә була…
Вакыт кына акрын уза,
Узмый дисәң дә була…
10.06.2019
Түземлек
Юка гына иңнәреңә
Күпме хәсрәт өелгән.
Ничә кабат янылган да
Ничә кабат көелгән…
Беләм инде, сиңа авыр,
Сиңа кыенрак инде.
Еларга гына торасың…
Син бигрәк елак инде.
Үзәкләреңне үзем дә
Өзлексез өздем инде…
Ә син, җаным, ни булса да
Түздең шул, түздең инде…
Елак булсаң да, көчле син,
Миннән дә түзем инде…
Син бит минем Язым идең,
Ә хәзер Көзем инде.
Көзебезгә алып керде
Гомерләрнең юлы да…
Гомер буе түздең, җаным,
Түз инде бу юлы да!
11.06.2019
Сандугачлар сайрар чак…
Көтеп алган идем җәйнең
Сандугачлы айларын,
Ишетеп кенә булмады
Сандугачлар сайравын…
Сандугачлар моңын тыңлар
Идек тә без гел генә,
Сандугачлар сайрар чаклар
Бер генә мизгел генә.
Сандугачлар күп сайрамый,
Сайрый ләкин өздереп.
Туктаусыз сайраса, күптән
Бетәр иде биздереп…
Алар быел минсез генә
Сайрый торгандыр инде.
Мин булмагач, аларның да
Күңле тулгандыр инде…
Аларның үз вакытлары…
Мине көтмәсләр инде.
Үз җырларын җырламыйча
Җәйдән китмәсләр инде…
Күрмәсәм дә быел җәйнең
Сандугач сайрар чагын,
Сайрарга тора, сайрарга…
Сандугач тулы җаным.
13.06.2019
Шагыйрьлек
Шигырьне мин күптән язам…
Гомер буе диярлек.
Язганнарымны арбага
Бер йөк итеп төярлек.
Шагыйрьлек нидән гыйбарәт? –
Аңламыйм үз-үземне…
Нигә шигырь итеп язам
Әйтәсе үз сүземне?
Югыйсә беркем «яз» дими,
«Яз» дип беркем көчләми…
Өстәвенә бер шагыйрь дә
Шагыйрь булып эшләми.
Чөнки «шагыйрь» дигән һөнәр
Юк бер генә эштә дә…
Ә шагыйрь яза… өндә дә,
Яза хәтта төштә дә.
Шагыйрьлек ул әллә инде
Гади бер мавыгумы?
Шагыйрьлек ул әллә инде
Сәер бер авырумы?
Кемгәдер җан авазымы,
Кемгәдер шөгыль генә…
Шагыйрьдән берни көтмиләр,
Көтәләр шигырь генә…
Әкрен генә шигърияткә
Әйләнә шагыйрь җаны…
Ә шулай да кем ул Шагыйрь?
Кем белә инде аны…
23.06.2019
Бар да исемдә…
Минем яшьтәгеләр ни өчендер
Үткәннәрен ныграк сагына.
Тартыла ул матур яшьлегенә
Һәм бәхетле балачагына.
Ә хатирәләрдә – гомереңнең
Һәр минуты, һәрбер сәгате,
Тормышыңның һәрбер вакыйгасы,
Күңелеңнең һәрбер халәте…
Гомереңнең һәрбер мизгелен син
Фәкать үзең, үзең кичергән.
Шуңа да ул синең хәтереңдә,
Шуңа да ул чыкмый исеңнән…
Истәлекләр кат-кат искә төшә,
Хатирәләр кат-кат яңара.
Әйләнәләр алар татлы хискә,
Әйләнәләр ачы ярага…
Ә югыйсә күпме сулар аккан,
Ә бит күпме җилләр иселгән,
Күпме еллар гомер ителгән дә
Әллә күпме юллар кичелгән…
Хатирәләр яши хәтереңдә,
Хисләреңдә синең, уеңда…
Истәлекләр белән яшим мин дә,
Бик рәхәт тә кебек, кыен да…
24.06.2019
Төнге яңгыр
Әйбәт кенә йоклап киткән идем,
Мине кинәт яңгыр уятты…
Йокыларны качырды ул яңгыр,
Хисләремне минем уйнатты.
Шыбыр-шыбыр тышта яңгыр ява…
Тәрәзәмне ачып җибәрдем.
Сагындырган икән җәйге яңгыр,
Сагынганмын яңгыр җилләрен.
Төнге яңгыр ява… Яңгыр исе
Кереп тулды тынчу бүлмәмә.
Көтелмәгән бу шифалы яңгыр
Дәва булыр иде кемгә дә…
Иркенәеп китте сулышларым,
Киңәепләр китте тыннарым…
Тоям, тоям бөтен күңелемә
Җәйге яңгыр кереп тулганын…
Бу яңгырны, ахры, мин үзем дә
Күптән инде, күптән көткәнмен…
Шыбыр-шыбыр яңгыр тавышына
Мин яңадан йоклап киткәнмен.
27.06.2019
Гаделлек… Гаделсезлек…
Әнкәй гадел кеше иде,
Гел гаделлек эзләде…
Гадел булды гамәлләре,
Гадел булды сүзләре.
Гадел булды үзенә дә,
Гадел булды безгә дә.
Шуңа түрәләр белән ул
Килгәләде сүзгә дә.
Гаделсезлекләрне Әнкәй
Үзе дә бик күп күрде,
Ләкин, ни генә булса да,
Гаделлекне хуп күрде…
Гаделсезлекне аңлыйсың,
Авызың пешсә генә,
Аңлыйсың аны, үзеңнең
Башыңа төшсә генә…
Гаделсезлекләр кайчакта
Таш булып өскә төшә…
Андый чакларда иң башта
Әнкәем искә төшә…
Илеңдә юк гаделлек ул,
Ай-һай, табылыр микән?
Бу ил гаделсезлекләрдән
Берәр арыныр микән?..
Юк, гаделлек табу авыр
Бу гаделсез тормышта…
Ә дөнья ал да гөл кебек
Болай карап торышка.
29.06.2019
Кадереңне белдем микән…
Уйлыйм сине, икебезне…
Узган гомеребезне…
Башкалар ничектер, ә без
Сөйдек бер-беребезне…
Сөйдек, сөйдек, хәзер инде
Дәлилләп торасы юк…
Хисләрнең әле бүген дә
Һич тынып торасы юк…
Күңел дә юкка хисләнми,
Юкка да тулмый инде…
Ә шулай да уйландыра…
Уйланмый булмый инде.
Кадереңне белдем микән,
Әллә белмәдем микән?
Алтыннарга күмдем микән,
Әллә күммәдем микән?
Ефәкләргә төрдем микән,
Әллә төрмәдем микән?
Син дип утка кердем микән,
Әллә кермәдем микән?..
Төрлесе булгандыр, күңел
Шуңа туладыр инде.
Күрәсең, сөю-сәгадәт
Шундый буладыр инде…
Мәхәббәт сүрелмәс, җаным,
Без бергә булган чакта!
Сөйдек, сөйдек… Ләйлә белән
Мәҗнүн үк булмасак та…
14.07.2019
Шагыйрь җаны…
Бураннары да бурады,
Давылы да дулады!..
Дулады шул, шагыйрь җаны
Җил-давылсыз буламы?
Яшеннәре дә яшьнәде,
Күкләре дә күкрәде!..
Барсын сыйдырды, барсына
Түзде шагыйрь күкрәге!
Дөнья булгач, булып тора
Агы да, карасы да…
Тарихтан калган яралар
Ул шагыйрь ярасы да.
Кагылды да, сугылды да
Минем газиз милләтем…
Шагыйрь җаны гына аңлый
Милләтнең чын кыйммәтен.
Кемдер анда милләтемне
Телсез итмәкче тагын…
Туган телнең ачы яше
Сызлата шагыйрь җанын.
Беркем дә белми шагыйрьнең
Ниләр уйлап йөргәнен…
Учына кысып ята ул
Бәргәләнгән йөрәген.
20.07.2019
Беркатлылык
Без бигрәк тиз ышанучан,
Без бигрәк беркатлы бит.
Тик шунысы: ышаныч ул
Бер ачы, бер татлы бит…
Ышанабыз вәгъдәләргә,
Ышанабыз вәгазьгә,
Ышанабыз законнарга,
Ышанабыз кәгазьгә…
Ышанабыз түрәләргә,
Аларның сүзләренә.
Мөлдерәп карап торабыз
Аларның күзләренә…
Ышанабыз гаделлеккә,
Ышанабыз хәләлгә.
Ышанабыз экраннардан
Күрсәтелгән хәлләргә…
Ышанабыз юхаларга,
Астыртын дус-ишләргә…
Ә аннары аптырыйбыз,
Белмибез ни эшләргә.
Күпме авыз пеште инде,
Ничә тапкыр алдандык…
Беркатлы икәнебезне
Без инде мең аңладык.
Беркатлы булмаска кирәк!
Моны һәркем белә бит…
Тик барыбер ышанасы,
Алданасы килә бит.
23.07.2019
Әллә ничек кенә…
Әллә ничек кенә узды гомер…
И. Иксанова
Әллә ничек кенә гомер кичтек,
Әллә ничек кенә яшәлде.
Елмаймакчы булып яшәсәк тә,
Күзләребез бик еш яшьләнде…
Әллә ничек кенә яратыштык,
Әллә белеп, әллә белмичә…
Безнең сөю үзе бер әкият.
Әйтерсең лә «Мең дә бер кичә»…
Әллә ничек кенә шагыйрь булдым…
Кемдер мохтаҗ шагыйрь назына.
Үз-үземә кайчак аптырыймын,
Әле һаман нидер языла.
Әллә ничек кенә картаелды,
Сизмичә дә хәтта калынды.
Егетләнеп кенә йөргән чакта
Картлык җиле килеп кагылды.
Үткән чорлар әллә ничек кенә
Алышына яңа чор белән.
Күңелләрне әллә ничек кенә
Юатабыз яңа җыр белән.
Әллә ничек кенә тузды бугай
Тормыш тузаннары тузса да…
Минем гомер үкенерлек түгел,
Әллә ничек кенә узса да…
29.07.2019
Мин сагынмый, кем сагынсын…
Мин сагынмый, кем сагынсын
Газиз Сөн буйларымны.
Сөн аңламый, кем аңласын
Уйлаган уйларымны…
Мин яратмый, кем яратсын
Андагы талларымны.
Яктыртса, алар яктырта
Болытлы таңнарымны…
Мин сокланмый, кем соклансын
Сөннең көмеш суына.
Сөннең көмеш суларында
Сандугачлар коена…
Мин кушылмый, кем кушылсын
Сандугач җырларына.
Үзем дә әйләнәм инде
Сандугач моңнарына…
Мин көйләми, кем көйләсен
Сөн буеның көйләрен…
Сөнсылу – гомер агышым,
Сөн сылуы – сөйгәнем…
5.08.2019
Багышлаулар
Мостайга охшап киләсең…
Башкортстанның халык шагыйре
Равил Бикбайга
Мостайга охшап киләсең:
Ул атлап килешләрең,
Акрын гына, салмак кына
Мостайча йөрешләрең…
Мостайча сүз сөрешләрең,
Сөйләгән телмәрләрең,
Һәрвакыт биектә булды
Сайлаган мөнбәрләрең.
Һәрвакыт үлчәп сөйләдең
Сүзләрнең кыйммәтләрен…
Гел Мостайны хәтерләтә
Килешең-килбәтләрең.
Сине күрсәм, Мостай диеп,
Мин сискәнеп китәмен…
Син инде, агай, беләсең,
Кемнәрнең кем икәнен!
Беләсең кемгә охшарга,
Кемнәргә охшамаска,
Кемнәргә ышанырга һәм
Кемнәргә ышанмаска…
Булмаса да шагыйрьләрне
Үзара ярыштырып,
Булмаса да бөек Мостай
Кәримне алыштырып,
Мостайга охшап киләсең…
Шулай дигәч көләсең.
Мостайга охшаганыңны
Син үзең дә беләсең.
Мостай агай әле һаман
Безгә бер терәк шул ул.
Охшасаң да, Мостайларга
Охшарга кирәк шул ул.
Җитмеш биш тә җиткән икән, агай!..
Хөрмәтле якташларымның берсенә –
Тәлгат Нигъмәтулла улы Сәгыйтовка
Җитмеш биш тә җиткән икән, агай!..
Сөбханалла, хәйран яшәлгән!
Шушы яшеңдә дә бирешмисең,
Калышмыйсың әле яшьләрдән…
Үткәннәргә әгәр күз ташласаң,
Бер карасаң әгәр үрелеп,
Хәтерләрнең якты тәрәзеннән
Барысы да тора күренеп.
Яшәдек бит төрле дәверләрдә!
Туры килдек нинди чорларга?!
Торып калды алар тарихларда,
Яңгырады алар җырларда…
Без замана балалары идек:
Тегесен дә күрдек, ансын да…
Йөрәгебез, күңелебез аша
Уздырдык без, агай, барсын да.
Безнең эзләр калган заманнарга
Карыйсың бит нинди күз белән?
Ә син, агай, яңа заманга да
Аяк бастың якты йөз белән.
Оялырлык түгел гамәлләрең,
Үкенерлек түгел эшләрең…
Орденнарга, медальләргә алай
Бик бай булмаса да түшләрең…
Кыйммәтләрдән кыйммәт – бу тормышта
Үз юлыңны таба алуың…
Иң мөһиме – кайсы заманда да
Үзең булып кала алуың…
Ике гасырны без бер иттереп,
Дөнья буйлап озын юл үттек…
Җитмеш биш тә җиткән…
Бу бит, агай,
Картлык түгел, ә зур егетлек!
Шагыйрь булып бер тугансың икән…
Башкортстанның халык шагыйре
Хәсән Назарга
Шагыйрь булып туу Ходай эше,
Шигырь язу… Анысы үз эшең.
Шигыреңне син язарга тиеш,
Көткәндә дә башка йөз эшең.
Ләкин хикмәт шигырьдә дә түгел,
Хикмәт аның ниндилегендә,
Хикмәт аның асыл фикерендә,
Хикмәт аның миллилегендә…
Синең кебек асыл шагыйрь бит ул
Милләтенең бәгырь кисәге.
Шагыйрь бүген кирәк! Һәм иртәгә!..
Була алмый шагыйрь кичәге.
Шагыйрь бит ул батырлыкларны да,
Юләрлекләрне дә еш кыла…
Шагыйрь юлы – давылларга каршы,
Агымнарга каршы еш кына.
Тумый калмый шигырь, бәгырьләрдән,
Яралардан каннар саркылса,
Үз халкыңа әйтер кайнар сүзең
Күңелеңнән әгәр аркылса,
Күңелдәге нечкә милли кыллар
Җәя кебек әгәр тартылса…
Ул шагыйрь дә була алмас иде
Миллилектән әгәр тайпылса…
Нинди шагыйрь ди ул хакыйкатьне,
Гаделлекне яклый алмаса?!
Андыйлар да бар ул, тик алар бит
Шигырь юлы саен алдаша…
Фикерләрең – аксакалларныкы,
Синең хисләр һаман мәҗнүни…
Шагыйрь булып бер тугансың икән,
Шагыйрь булып калу мәҗбүри.
Тыныч кына ятмас ул анда…
Евгений Евтушенконың вафатына
Евтушенко ахирәткә күчте…
Һәркемгә дә килә бакыйлык.
Ихлас иде, аңа бик хас иде
Авантюра катыш даһилык.
Шигырь укыганда, әйтерсең лә
Китә иде бәйдән ычкынып…
Үзе генә түгел, киеме дә
Тора иде аның кычкырып.
Традикомедия, драма һәм фарс…
Тормышында аның бар да бар.
Евтушенко – шагыйрь-эстрада,
Евтушенко – шагыйрь-карнавал…
Чыгышлары, үзен тотышлары –
Клоунада, тоташ тамаша…
Танк кебек алга барды шагыйрь, –
Тамашалар аша, дан аша.
Жонглёр кебек уйнатты ул сүзне,
Күп уйнатты шагыйрь дан атын.
Күпме тырышсаң да, кире кагып,
Инкяр итеп булмый талантын…
Иреште ул күпме дан-шөһрәткә…
Шул шөһрәткә күпме биреште?!
Картайгач та пижон булып калды,
Нишләсә дә аңа килеште.
Тәнкыйтьләсәң, әйе, тәнкыйтьләрлек,
Мактыйм дисәң, әйе, мактарлык…
Тормышта да, кичәләрендә дә
Калкып чыга иде актёрлык.
Шигырь укыганда, шагыйрьлеге
Кала иде бик еш күмелеп.
Ә шулай да Евг. Евтушенко
Бөек шагыйрь иде иң элек.
Яңгырады бөтен Җир шарына
Шагыйрь сүзе, шагыйрь ораны!
Гөрләп торды урыс шигыренең
«Евтушенко» дигән урамы.
Андый шагыйрь башка булмаячак,
Халык башка хәзер, ил башка.
Шигъриятнең хәзер кирәге юк,
Башка мәшәкатьләр – иңбашта…
Бөек булалмыйсың, китапларың
Өеп куелса да кат-катлап…
Евтушенко – ул бер генә данә,
Бөекләрне булмый кабатлап.
Евтушенко ахирәткә күчте…
Нәкъ сиксән биш яше тулганда.
Ул анда да шигырь укып ятар,
Тыныч кына ятмас ул анда…
Белла Ахмадуллина
(3 октябрь, 2007 ел. Казан. Опера һәм балет театры)
Казан сәхнәсендә – Изабелла!
Көяз Белла – кара бәрхеттән…
Авызларын ачып тыңлый халык,
Авызлары ачык – бәхеттән.
Залда утыручы ир-атларның
Кысыладыр тыны, сулуы…
Ни дисәң дә, үзебезнеке бит,
Ни дисәң дә, татар сылуы!
Әллә инде шагыйрь җанындагы
Дулкын-дулкын хисләр айкалып,
Белла, шигырь сөйләгәндә, кинәт
Каен кебек куйды чайкалып…
Чайпалгандыр тойгылары аның,
Чайкалгандыр хисләр бизмәне…
Тик Белланың шушы бер мизгелен
Кемдер сизде, кемдер сизмәде.
Ул Казанда түгел, Күктә иде…
Ул үзе дә моны тоймады.
Ул уй җитмәс бер халәттә иде:
Әллә чынлап, әллә уйнады…
Мондый сылулыкны яшералмый,
Яшералмый хәтта картлык та.
Тик Белланың татар карашында
Сизелмәде моң да, шатлык та.
Ә зал тулы затлы тамашачы…
Утырганнар, хәтта басканнар.
Безнекеләр ләкин бик аз монда,
Булганнар да урыслашканнар.
Кара каен булып басып тора,
Кап-карадан Белла, карадан…
Ниндидер бер сәер борынгылык
Аңкып тора иде аңардан.
Җилфер-җилфер килә ул сәхнәдә,
Хәтерләтеп кара каенны.
«Ак тәнеңдә балкый кара тәрең,
Кая куйдың ап-ак аеңны?» –
Дип сорыйсы килә шагыйрәдән…
Югалткандыр Белла ул аен…
Югалткандыр аны туганчы ук,
Юк, тапмас ул аны, мөгаен…
Ниләр уйлыйдыр ул Казаныңда?
Калган микән анда татарлык?
Фамилиясеннән тыш тагын ни бар
Татар диеп аны атарлык?
Изабелла! Белла! Ахатовна!
Күз алдында сыны, күңелдә…
Нәрсә диеп әйтергә дә белмим, –
Безнеке дә бит ул, түгел дә.
Казан сәхнәсендә – кара балкыш…
Шигырьләре күпме укылган!
Карт шагыйрә кат-кат шигырь укый…
Карт булса да, чибәр, чукынган!
Мин мендем дә, менмәдем дә кебек…
Илһам дустым Йәндәүләтовка
Ирәндеккә алып килдең мине,
Ирәндек ул сиңа ят түгел.
Ә мин монда беренче кат кына…
Безнең Илеш таулы як түгел.
Ирәндеккә карыйм… Күңел кылы
Соңгы чиккә җитеп тартылган…
Син менеп тә киттең җәһәт кенә,
Мин ияргән булдым артыңнан.
Ә ирәндек, ай-һай, биек икән,
Менәсең дә һаман, менәсең.
Ирәндекнең биек икәнлеген
Менә-менә генә беләсең.
Менгән саен биегәя бара,
Ерагая бара түбәсе.
Ә шулай да биек Ирәндекнең
Түбәсен дә килә күрәсе…
Ирәндекнең түбәсенә менеп,
Утырасы килә ташына…
Ләкин сизеп торам, Ирәндекнең
Менеп җитеп булмас башына.
Таулар алдый алар! Мин үзем дә
Таулар диеп ничә алдандым…
Менгән җирдән төшәр чаклар җиткән,
Яңа гына шуны аңладым.
Менгән кадәренә шөкер кылыйк!
Болай булгач, күңел булырлык…
Шулай дидек тә без, ярты юлдан
Кинәт кенә кире борылдык.
Мин тауларга менә алмам инде,
Ә син әле, беләм, менәрсең!
Тик картларны алма үзең белән,
Яшьрәкләрнең ал син берәрсен…
Анда мине беркем көтеп тормый,
Биеклекнең хәзер ни тәме?
Безгә хәзер ярый үзәннәр дә…
Һич югында, тауның итәге…
Мин мендем дә, менмәдем дә кебек
Язмышымның биек үренә…
Ирәндекнең биек түбәләре
Түбәннән дә әйбәт күренә.
Синең белән бер дә утырган юк…
Башкортның талантлы шагыйре
Салават Әбүзәровка
Синең белән бер дә утырган юк,
Салмыйча да, хәтта салып та…
Утырырга туры килсә әгәр,
Булмас иде салмый калып та…
Хәлләреңне ә мин белеп торам
Марат Кәбировтан – Казаннан.
Һәм белешеп торам Уфалардан:
Өлкән дустың Хәсән Назардан.
Мин үземне гәрчә хәттин ашкан
Заман кешесенә чутламыйм,
Ә шулай да кайчагында мин дә
Интернетка кереп чыккалыйм.
Кем генә юк анда, ни генә юк!..
Синең шигырьләр дә күренә.
Кайберләре җанны өтеп ала,
Үтеп керә күңел түренә.
Бүләк итеп биргән китабың бар…
Гәзит кәгазендә басылган.
Гәзит кәгазендә басылса да,
Ул китабың кат-кат ачылган.
Шигырьләрнең асыл бәяләре
Аңа карап кына үзгәрми.
Иң мөһиме, кәгаз битендәге
Ташка баскан юллар, сүзләр ни?!
Синекедәй чын шигырьләр барда
Алтыннарың торсын еракта.
Сине укыр өчен бөтен башкорт
Тезелергә тиеш чиратка!
Башкорт сине моннан соң да укыр,
Җырларыңны, беләм, җырлар ул!
Шагыйрьләргә – көн дә урак өсте!
Җырлар чәч тә, әйдә, җырлар ур!..
Утырасы килә синең белән
Гармун уйнап, курай тарткалап,
Бөекләребезне искә алып,
Кайберәүләргә таш аткалап,
Утырасы килә мактанышып,
Иңбашларыбыздан каккалап,
Һәм, әлбәттә инде, бераз гына,
Аз-аз гына шәраб капкалап…
Утырасы килә…
Хак төрекмән Мәхтүмколый
(Төрекмән халкының бөек шагыйре һәм акыл иясе Мәхтүмколый Фирагиның 290 еллыгы уңаеннан)
Син халкыңның горурлыгы,
Батырлыгы, мәгърурлыгы,
Мең шагыйрьгә торырлыгы,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Синең рухи һиммәтең дә,
Язмышың да – милләтеңдә!
Шунда асыл кыйммәтең дә,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Чынга ашты өметләрең,
Ораннарың, үгетләрең,
Милләтеңә теләкләрең,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Төрекмәннәрең азат инде,
Дошманнардан азат җирле,
Төрекмәнстанлы – азат илле,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Бер күргәч тә таң каласың:
Ашхабадың – таң каласы!
Ул – азатлык тантанасы,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Мәңгелек – салган эзең дә,
Үлемсез – һәрбер Сүзең дә,
Милләтең дә, син үзең дә,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Шөһрәтле син Ватаныңда,
Кодрәтле син Ватаныңда!
Шагыйре син татарның да,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Безне рухың бәйләп тора,
Берләшергә әйдәп тора,
Көрәшергә әйдәп тора,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Төрекмән кебек без дә атлы,
Азатлыкка без дә хаклы,
Без бит бер-беребез яклы,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Син йолдыз – Шәрык күгендә
Балкып янасың бүген дә,
Балкыйсың һәрбер күңелдә,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Шагыйрьләрнең гаделе син,
Милләтеңнең бәгыре син!
Шуңа күрә кадерле син,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Сине укыйм да моңланам,
Сине укыйм да юанам,
Сине укыйм да уйланам,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
«Кызыл таң»ның 95 еллыгы уңаеннан
«Кызыл таң»ның узган юлы
Нәкъ бер гасыр озынлык!
«Кызыл таң» милләт йөзенә
Китермәде кызыллык!..
Безнең белән «Кызыл таң» да
Гасырларга сузылды.
Халкыбызның күңелендә
Ул таң булып сызылды.
Аера белде «Кызыл таң»
Яхшы белән яманны.
Ничек бар, шулай яктыртты
Без яшәгән заманны.
«Кызыл таң»нан өйрәндек без…
Өйрәндек һәммәсенә:
Телгә, дингә, игелеккә
Һәм тормыш мәгънәсенә…
Өйрәнсәк тә егетлеккә,
Өйрәнмәдек этлеккә…
«Кызыл таң»ның бөтен көче –
Укучысы күплектә.
Укучылары без аның,
Без аның терәкләре!
Милләтебезне яшәтә
Аның хак теләкләре!
Без мохтаҗ изге теләккә,
Иң изге нияткә дә…
Ул халыкка хезмәт итә,
Һәм хакимияткә дә.
Хакимият тә безнеке –
Бар, хезмәт итми кара!
Хезмәт итү генә түгел,
Бар, хөрмәт итми кара!
Түрәләрне дә кайчакта
Өйрәткәләргә кирәк,
Сүз артыннан, үз артыңнан
Иярткәләргә кирәк!
Аларны хөрмәтләргә дә,
Төрткәләргә дә кирәк,
Кайчагында артларыннан
Эткәләргә дә кирәк…
«Кызыл таң»ның битләрендә –
Халкымның галилеге:
Сәйфи Кудаш олпатлыгы,
Гафури гадилеге,
Ремель Дашкин җитдилеге,
Атнабай мутлыклары…
Сиздерә, бик тә сиздерә
Аларның юклыклары.
«Кызыл таң»га мәхәббәт тә,
Хөрмәт тә арта гына.
«Кызыл таң» батмый, баемый,
Кызарып ата гына!
«Кызыл таң» ул моннан соң да
Яктырып атар әле!
Ни дисәң дә, без бит әле
Меңьяшәр татар әле!
Болга, әйдә, таягыңны!
Татарстанның халык артисты
Фуат Әбүбәкеровның 70 яшенә
Фуатның бөтен гомере
Үтте менә шушында:
Фуат ул менә шушында
Язын, көзен, кышын да.
Көннәрен дә, төннәрен дә,
Иртәсен дә, кичен дә.
Кызганмый ул талантын да,
Вакытын да, көчен дә!
Әйләнде ул бар татарның
Дустына, әшнәсенә.
Фуат күптән тамыр җәйде
Камалның сәхнәсенә.
Фуат үзбәк хөрмәседәй
Күптәннән пешеп беткән…
Аның урынына гүя
Юньле бер кеше беткән.
Егетләр бар, Фуат белән
Түгел чагыштырырлык!
Талантлар тумаган әле
Аны алыштырырлык!
Ул урынга кем килсә дә,
Фуатка җитмәячәк.
Хәзер инде Фуат моннан
Кусаң да китмәячәк…
Килешеп тора Фуатка
Агарып беткән мыек.
Утыра әнә хатыннар
Үзләрен көчкә тыеп!
Килешә аңа бабочка,
Килешә аңа фрак.
Хәер, фрактан матур булып
Күренә любой дурак!
Бик килешә түбәтәй дә!
Түбәтәй – милли инде.
Түбәтәйнең миллилеген
Кем генә белми инде…
Түбәтәй ул башны түгел,
Күңелне пакьләп тора.
Иң мөһиме, Фуатның ул
Пеләшен каплап тора.
Артистлар һәм музыкантлар
Уйныйлар алга карап!
Алга карап, димәк, алар
Уйныйлар залга карап!
Уйный алар залга карап,
Дәрт белән, азарт белән!
Бер Фуат кына халыкка
Басып тора арт белән…
Фуат шушы яшендә дә
Нык тора аягында.
Монда бар хикмәт, әлбәттә,
Дирижёр таягында.
Тылсымлы таягын Фуат
Бер чыгарып болгаса,
Бөтен залны, театрны
Үзебезчә моң баса!
Музыка дип, җыр-моң диеп,
Әзер ул чукынырга.
Аның урыны – биектә…
Оркестр чокырында.
Көйләрең белән, Фуат дус,
Йөрәкне яндырасың!
Болга, әйдә, таягыңны,
Җырларың яңгырасын!
Без дә шушы кичәбездә
Матур хисләр кичерик!
Шәраб эчеп тормыйк бүген,
Җырларыңнан исерик!
16.12.2014
Син – затлы зат!
Артист һәм шагыйрь дустым
Хәлим Җәләйнең 75 яшенә
Син – затлы зат! Алтыннарга
Төрсәң дә, төрмәсәң дә…
Син – халыкныкы, тарихка
Керсәң дә, кермәсәң дә…
Син – шагыйрь, берлек әгъзасы –
Язсаң да, язмасаң да…
Синең даның чыккан инде –
Азсаң да, азмасаң да…
Син – лаек зат, орден-медаль
Таксаң да, такмасаң да…
Син – аек зат, шәраб-мазар
Капсаң да, капмасаң да…
Сәхнәдә сиңа килешә
Ни генә эшләсәң дә…
Син – бөек инде, сәхнәдән
Төшсәң дә, төшмәсәң дә…
Тик сәхнәдән төшмәссең шул
Кусаң да, кумасаң да…
Син чынлап та бөек артист! –
Щепкинчы булмасаң да…
Син үлемсез Хәлим Җәләй! –
Үлсәң дә, үлмәсәң дә…
Шушы шигыремне яздым,
Көлсәң дә, көлмәсәң дә.
27.04.2015
Түрә дә, шагыйрь дә…
Әнәс Исхаковның 70 яшенә
Без яшь идек, гаярь идек,
Чибәр һәм көчле идек!
Гел яшь булыр кебек идек,
Картаймас төсле идек!
Язлар үтте, җәйләр үтте,
Көзгә дә күп калмады.
Әнәскә дә җитмеш тулды,
Безгә дә күп калмады.
Дөнья безне хәйләләде,
Томыш безне алдады:
Маңгайларга чәпәп куйды
«Картлык» дигән тамганы…
Ә безнең Әнәс дустыбыз
Ул Шөгер якларыннан.
Мин аны бик яхшы беләм
Комсомол чакларыннан.
Гомер буе түрә булды,
Чөнки Әнәс Шөгердән.
Әмма ерак киталмады…
Шигырь дигән шөгыльдән.
Әйе, әйе, ул әле дә
Шигырьдән ерак түгел.
Шагыйрь булса да, Әнәс ул,
Әлбәттә, дурак түгел.
Күпме генә күп язсаң да,
Булсаң да олы талант,
Шигырь язып баеп булмый,
Шигырь туйдырмый тамак.
Бай түрә булу әйбәтрәк,
Ярлы шагыйрь булганчы…
Әнәс нәкъ шулай яшәде
Җитмеш яше тулганчы!
Әнәскә дә җитмеш тулды!
Ну нишлисең, күрәчәк!
Хәзер инде бар дөньяны
Ул шигырьгә күмәчәк!
Шагыйрьләр авылда туа,
Шәһәрдә үлә алар.
Түрәләр дә шагыйрь кебек,
Нишләргә белә алар:
Авылларда эшлиләр дә
Күченәләр шәһәргә, –
Тыныч кына картаерга,
Тыныч кына яшәргә!
Ә Әнәс – түрә һәм шагыйрь, –
Килешә аңа шәһәр!
Хәзер инде шәһәрдә ул
Тик шагыйрь булып яшәр!
Түрәләр өчен күп эчтек!
Безгә дә күчик әле:
Шагыйрь Әнәс Исхак өчен,
Әйдәгез, эчик әле!
2015
Булмый Болгар Нугайсыз…
Спас районы хакиме
Камил Нугаевның 60 яшенә
Камилгә шигырь язган бар,
Бар, хәтерләсә әгәр…
Ул яшь иде, шигырем дә
Шәп чыккан иде мәгәр!
«Болгар» дип, Камил Нугайның
Гомере үтә инде.
Болгарның үзе шикелле
Картаеп бетә инде.
Күңелгә уйлар да килә:
«Болгар нишләр Камилсез?»
Бу сорауга җавабым юк,
Таба алмыйм камил сүз…
Болгарның ул әллә даны,
Әллә җаны, белмәссең…
Болгарның әллә хуҗасы,
Әллә ханы, белмәссең…
Җитеп бетми статусым
«Болгар ханы» дияргә.
Тик барыбер туры килә
Камилгә баш ияргә!
Булалмый татар Болгарсыз,
Булмый Болгар Нугайсыз.
Нугайсыз Болгар ул, әйтик,
Ну, кояшсыз, ну, айсыз…
Тагын бик тә мактар идем,
Булмый диеп Нугайсыз,
Минтимер Шәрип улыннан,
Шәймиевтән уңайсыз!
Борынгы Бөек Болгар да,
Нугаев та борынгы…
Бүген аның хөрмәтенә
Күтәрсәң дә урынлы!
Бик урынлы, эчәр өчен
Бу гади сәбәп түгел!
Эчик әле Камил өчен,
Эчмәгән шәраб түгел!
9.12.2016
Мине көлдереп кара!
Яшь сәхнә остасы Данир Сабировка
Биеклекләрне яулыйсың
Син әкертен-әкертен.
Ничек тәнкыйтьлисең инде
Салаватның шәкертен.
Остазы нинди, шәкерте
Шундый буладыр инде.
Залларың да шуңа күрә
Тулып торадыр инде…
Тик син залга бик ышанма,
Тамашачы алдый ул:
Чын юморны, чын көлкене
Бик сирәкләр аңлый ул.
Гомумән, безнең сәхнәдә
Югары юмор сирәк…
Залга бит арзанлы билет,
Арзанлы юмор кирәк!
Бер ялгызың көлеп булмый,
Шунда ук күрәчәкләр.
«Нормальный кеше түгел бу,
Дурак бу!» диячәкләр.
Концертка килгәчтен генә
Рәхәтләнеп көләрлек!
Бөтен зал белән көлгәчтен,
Сизелми ул юләрлек!
Син әле Салават кебек
Бөек түгел түгелен…
Шулай да бер мактыйм әле,
Булсын, әйдә, күңелең…
Салават абыеңның да
Пускай күңеле булсын!
Аңа да, әйдә, сиңа да
Пускай күңелле булсын!
Үзең дә затлы егет син,
Киемең дә зиннәтле!
Юморың да арзан түгел,
Билетың да кыйммәтле!
Энергияң ташып тора,
Үзеңне тыялмыйсың!
Күлмәгеңә генә түгел,
Сәхнәгә сыялмыйсың.
Кайберәүләр тора-бара
Дөньяга да сыялмый…
Зур исемнәрең булгач та
Була күрмә син андый!
Кайбер артистлар шикелле,
Смотри, аза күрмә,
Акчага алданып, юлдан,
Акылдан яза күрмә!
Салаваттан үрнәк ал син,
Ярый гыйбрәт алсаң да!
Тик сер бирмә, бу тормышта
Авыр хәлдә калсаң да!
Башкалар да йөри диеп,
Бик күп йөрмә чит илдә.
Дусларың кредит алганда
Булма поручитель дә!
Син үсәсең, синдә бик шәп
Юмор өлгереп бара!
Тик, юморист булсаң, башта
Мине көлдереп кара!
1.02.2017
Энекәшләр дә картая…
Шагыйрь дустым Рафис Корбанга
Энекәшләр дә картая,
Энекәшләр бирешә…
Тик ни гаҗәп, аларга да
Карт булу бик килешә!
Мин аларның картлыгына,
Әлбәттә, бик шат инде!
Чөнки алар минем кебек
Пенсионер карт инде!
Корбанга да алтмыш тулды!
Аңа соң ни диясең?!
Йөрсен инде менә учлап
Үзенең пенсиясен!
Чәчләре дә ап-пак булган,
Юк, яшерә алмаган.
Тагын агарыр иде дә,
Башка хуты калмаган.
Ак чәчләренә карыйм да,
Куям үзен жәлләп тә…
Ул чәчләрне язучылар
Агарткандыр, әлбәттә!
Алтмыш яшьтә булмаса да
Алай бик үк сөйкемле,
Корбан җитмеш биштә түгел,
Гәрәй Рәхим шикелле!
Алай дисәң, Гәрәйдән дә
Бар әле картыраклар.
Шулай шул, бездән башка да
Җитәрлек карт дураклар!
Сәгать телләрен кирегә
Борып булмый икән ул…
Алтмыштан соң әллә ниләр
Кырып булмый икән ул!
Әллә ниләр кырмасак та
Тормыйк әле сер биреп!
Картлык үзе бер бәхет ул,
Картлык үзе бер ирек!
Чукынып китсен алтмышы,
Килә дә китә бит ул!
Исән кешегә җитмеш тә
Килә дә җитә бит ул!
Күтәрик әле берәрне
Үткән яшьлекләр өчен,
Килгән картлыклар өчен һәм
Алтмыш яшьлекләр өчен!
06.02.2017
Галимҗан да алтмышта…
Якташым һәм дустым
Галимҗан Гыйльмановка
Галимҗан ул Дүртөйледән,
Төгәлрәге, Әсәннән.
Бабич рухы балкып тора
Ул язган һәр әсәрдән.
Безнең Әсән шундый серле,
Шигъриятле оядыр…
Бер авылга ике бөек,
Белмим, ничек сыядыр?
Аңа Бабич ышыгында
Әлбәттә, бик җайлыдыр!
Аның иҗаты кояшлы
Йә булмаса айлыдыр?
Туфрак белән судан шул ул
Шагыйрьләрнең куәсе:
Әсәннең нәкъ уртасыннан
Агып ята Күәше.
Шул Күәш барып кушылган
Агыйдел янда гына.
Мондый байлык ул, әлбәттә,
Бер Галимҗанда гына!
Шуңа күрә сәләтле ул,
Шуңа күрә әдәпле.
Ул бүген бик олы әдип
Нәкъ менә шул сәбәпле!
Мифларсыз яши алмый ул,
Мифларсыз йөри алмый.
Мифлар белән мавыкса да,
Язганы – реальный.
Язганнары, сызганнары
Почти что гениальный,
Булмаса да әсәрләре
Ул кадәр идеальный…
Кайда гына эшләсә дә,
Галимҗан оттырмый ул!
Шактый шома һәм акыллы, –
Койрыгын тоттырмый ул!
Иң гаҗәбе, ни өчендер
Юк аның дошманнары.
Шактый зур түрә булса да,
Юк аның куштаннары…
Галимҗанны сынаган бар
Инде ничә мәртәбә:
Тәртипле ул, тәрбияле,
Типкәне юк тәртәгә!
Галимҗан якты күңелле,
Тугангадыр ак кышта!
Без картаймый, кем картайсын…
Галимҗан да алтмышта!
17.02.2017
Ах, баянда уйнауларың…
Атаклы баянчыбыз
Халит Фатыйховка
Ах, баянда уйнауларың!
Үзәкне өзүләрең!
Сызганылган синең җиңнәр,
Ачылган изүләрең.
Уйнауларың үзебезчә,
Нәкъ безнең яктагыча.
Татарча да, башкортча да…
Безнең яшь чактагыча!
Уйнауларың, ах, күпләрнең
Үзәкләрен өзәдер.
Баяныңның күрекләре
Ничек кенә түзәдер?!
Ул тартуга ул күрекләр
Ничекләр өзелмидер?
Өзеләдер, өзелгәне
Тик безгә сизелмидер?
Югыйсә син баяныңны
Кочып кына йөртәсең,
Син бит аны күкрәгеңә
Кысып кына йөртәсең!
Ә шулай да кызганмыйсың,
Туйганчы сыздырасың.
Җан шикелле баяныңны
Син тәки туздырасың.
Утырам мин, сине түгел,
Баяныңны кызганып.
Ә син уйныйсың дәртләнеп,
Моңланып та сызланып…
Безнең кебек егетләрне
Син аяктан егасың!
Синең бу уйнауларыңа
Нинди баян чыдасын?!
Син уйнасаң, җырлыйсым да
Елыйсым килә башлый.
Баяныңны тартып алып
Уйныйсым килә башлый.
Тик баяның мине белми…
Ул бит сиңа өйрәнгән.
Ул бит синең бармакларга,
Синең җанга көйләнгән.
Ул бит сиңа ияләшкән
Турылыклы эт кебек!
Син генә уйный аласың
Ул баянда теттереп!
Синең шикелле иттереп
Уйный сирәкләр генә…
Баяның чыдар, чыдасын
Безнең йөрәкләр генә…
25.03.2017
Хәзер үзең җыр инде!..
Газизебез Хәния Фәрхинең вафатына
Нинди авыр җәй булды бу?
Бу соң нинди ел инде?..
Гомер буе җырладың син…
Хәзер үзең җыр инде!
Син моңлы җырга әйләндең,
Җырның да үлемсезе…
Килешми сиңа, Хәния,
Килешми «үлем» сүзе.
Син яшәрсең күңелләрдә,
Яшәрсең җырларыңда.
Кузгатырсың күңелләрнең
Иң нечкә кылларын да…
Чибәрлегең – күз алдында,
Моңнарың – күңелләрдә…
Ничекләр генә түзәрбез
Моңнарың түгелгәндә?!
27.07.2017
Һади Такташ, даһи Такташ…
(Такташка һәйкәл куелу уңаеннан)
Сәлам, Такташ!
Сәлам, даһи Такташ!
Беренче кат сине күрүем…
Истә әле, истә иҗатыңны
Беренче кат ачып керүем.
Син, әлбәттә, мине танымыйсың…
Синнән карт та, синнән яшь тә мин.
Сиңа «абый» димме, «энем» димме?..
Шундыйрак бер сәер яшьтә мин…
Мин үзем дә шигырь язган булам,
Язган булам сиңа ияреп.
Дөресрәге, шигырь язарга мин
Киләм генә әле өйрәнеп…
Шулай да мин простой шагыйрь түгел,
Әгъза да мин безнең Берлектә.
Әгъза булмасаң, син беркем түгел,
Шулай булгандыр ул элек тә…
Шигърияттә хәзер башкалар баш,
Шигърияткә килми Такташлар.
Шигырь язучылар арасыннан
Такташларны башка тапмаслар…
Кая илтә безне бу татарлык?
Кая илтә безне бу тарлык?
Шигърияттә бетте романтика,
Гыйсъянчылык бетте, бунтарьлык…
Без заманга ярамакчы булдык,
Тик заманнар безне алдады…
Шигърияттә хәзер синең кебек
«Нәни разбойник» лар калмады.
Шигърияттә хәзер башбаштаклык,
Шигърияттә хәзер ташбашлык…
Синең белән, Такташ, яңадан да
Кайтыр микән безгә такташлык?..
Казанны да танымассың, Такташ…
Казан хәзер бик нык үзгәрде.
Табулары хәзер кыен булыр
Син калдырган шигъри эзләрне.
Ул эзләрне кемнәр эзләр икән?
Алар инде күптән җуелган…
Ә шулай да иң кадерлеләре
Күңелләребезгә уелган…
Аптырама, Такташ, татарларга,
Аптырама безнең заманга…
Ярый әле кайттың, буй-сыннарың
Бик килешеп тора Казанга.
Маяковскийдан һич ким түгел! –
Әнә ничек горур баскансың!
Карашларың һаман киләчәктә,
Күкрәгеңне җилгә ачкансың…
Син бүген дә дәшми тормас идең,
Әйтер идең әйтер сүзеңне.
Яраклашмас идең заманага,
Жәлләп тормас идең үзеңне…
Белеп торам, бүгенгеләрнең дә
Тетәр идең, Такташ, тетмәсен!..
Тик мәчеткә якын баскансың син,
Муллалары кыйнап китмәсен!
4.08.2017
Сәхнәгә чыгып бассалар…
Зөлфия һәм Җәвит Шакировларга
Җәвит ул татар халкының
Талантка бик бай улы!
Төгәлрәк итеп әйтсәк, ул
«Татар халык маймылы»!
«Маймыл» ның ул иң чибәре,
Ә таланты – шаккаткыч!
Шуның иң әйбәт мисалы:
Башкатыргыч «Башваткыч»!
Бер карасаң, бик көйле ул,
Бер карасаң, кире ул…
Шунсыз булмый, ни дисәң дә,
Зөлфиянең ире ул!
Зөлфия дә һәм Җәвит тә,
Әлбәттә, бик сөйкемле!
Икесе дә бик популяр,
Почти минем шикелле!
Сәхнәгә чыгып бассалар,
Икесе дә канатлы!
Икесенә тигез итеп
Биргән Ходай талантны!
Уйлап карагыз, алар бит
Утыз ел бергә һаман…
Үзләренең мәхәббәте
Үзләренә тап-таман!
Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәте
Пүчтәк алар янында.
Таһир-Зөһрә мәхәббәте
Ерундарак тагын да…
Нишләр иде икән алар
Өйләнешкән булсалар?
Өйләнешеп, гомер буе
Бергә-бергә торсалар?..
Утыз елга түзмәс иде
Ул Зөһрәләр, Таһирлар…
Өйләнүгә аерылып
Бетәр иде бахырлар…
Утыз ел бер караватта…
Вәт мәхәббәт ичмасам!
Аларның бу мәхәббәте
Сүрелмәсен һичкайчан!
Сезнекенә кушылсыннар
Теләкләрем минем дә!
Бергәләп тагын утыз ел
Интексеннәр кимендә!
20.08.2017
Шигырь шулай дәвам итә…
Шагыйрь дустым Ленар Шәехкә
Шигърияттә кайныйсың син!..
Ул дөньяда ни бар, Шәех?
Синең исем хәзер бик зур:
Син бит шагыйрь Ленар Шәех!
Түгел бит син шигърияттә
Тегенди дә мондый гына…
Ә шагыйрьләр күп сөйләшми,
Алар күбрәк тыңлый гына.
Яза гына… Шулай булгач,
Күп сөйләшмә, күбрәк яз син!
Шигырьдәге дан-шөһрәтләр
Сиңа күбрәк, күбрәк язсын!
Сынап кара каләмеңне,
Яз тегесен, яз син монсын…
Ни язсаң да, язганнарың
Тик талантлы гына булсын!
Тарт та чыгар, тарт та чыгар
Талантыңны куеныңнан!..
Җәлилгә дә, Алишка да
Син бурычлы муеныңнан!
Бурычлы син шигърияткә,
Бурычлы син милләтеңә!..
Лаек булсын шигырьләрең
Бәянең иң кыйммәтенә!
Болай булса, озакламый,
Бөтен кануннарны бозып,
Син безне дә – картларны да
Китәчәксең әле узып!
Шигырь шулай дәвам итә,
Дөнья шулай бара инде…
Узып киткәч, бер булса да
Борылып та кара инде!
4.10.2017
Легендалар бар ул татарда да…
Шагыйрә Клара Булатовага
Легендалар бар ул татарда да,
Шигырьдә дә алар җитәрлек.
Ул легендаларның һәркайсысын
Мавыктыргыч роман итәрлек!..
Яратылганнар һәм яратканнар,
Таһир, Зөһрәләрне уздырып,
Кемнәрнеңдер башын әйләндереп,
Кемнәрнеңдер күзен кыздырып.
Күпмеләре безнең күз алдында,
Ә күпмесе безгә билгесез…
О, аларның асыл мәхәббәте! –
Ләйлә, Мәҗнүннәргә биргесез!
Язмышлары тоташ шигърият бит,
Ялгышлары – тоташ мәхәббәт…
Шашып яратканнар, мәхәббәттән
Көтмәгәннәр алар мәрхәмәт…
Барысы да чын да булмагандыр,
Кушылгандыр чыны, ялганы.
Легендалар яши, яшәячәк!
Кызык түгел безгә калганы…
Легендалар алар ышандыра,
Тарих хәтерендә саклана…
Легендалар хәзер юк шул инде,
Кешеләр дә хәзер ваклана.
Әллә заман шундый, арабызда
Легендалык кеше күренми.
Берсенең дә легендалык сүзе,
Легендалык эше күренми…
Легенданы заман тудыра шул,
Легенданы халык тудыра…
Тудыра да халык, яшәтә дә…
Ә теләсә, халык булдыра!
Хәтерендә сине калдыра ул
Йә калдырмый…
Заман үзгәрә…
Ә шулай да легендалар кирәк,
Легендарлар кирәк безгә дә!..
Заманында, әйе, барыбыз да
Янып сөя торган яр иде…
Татарда да матур легендалар
Бар иде шул, әйе, бар иде…
6.10.2017
Дагыстанга, майор Ленар Сабировка
Иптәш майор! Сиңа кайнар сәлам!
Ничек анда һава торышы?
«Солдат йоклый, ә служба бара»…
Шулаймы соң солдат тормышы?..
Солдатларны бик обижать итмә!
Алар да бит ата баласы…
Иминлекме анда Тау Илендә?
Тынычмы соң таулар арасы?
Син югалта күрмә сизгерлекне,
Мылтыгыңны кулдан төшермә!
Портяңкаңны бик ныгытып ура
Һәм тырышма бер дә өшергә!
Иң мөһиме, яхшы сәламәтлек!
Иң мөһиме, көн дә – зарядка!
Вакытында йокла, әмма ләкин
Йоклап китә күрмә нарядта!
Өлешеңне ашап бетереп бар,
Тәмле булмаса да, булса да…
Солдатларга күрсәтмәскә тырыш,
Сагынганда күңлең тулса да…
Болай гына әйттем… Офицерлар
Була алмый нечкә күңелле.
Мин ялгыша торганмындыр, бәлки…
Әллә инде алай түгелме?
Хәрби хезмәт хәрби хезмәт инде…
Сентиментлар ярый Казанда.
Хәрби тәртип – синең өчен закон!
Лирикага урын аз анда.
Хәрби хезмәт, беләм, җиңел түгел,
Түгел инде, беләм, ансаттан…
Хат язып тор безгә, һич югында,
Хәбәр җибәрә тор WhatsAppтан.
Дагыстанга кайнар сәлам бездән,
Гамзатовның туган җиренә!
Гамзатовның биек тауларына,
Тауларының салкын җиленә!
Җылыныр җил кайнар сәламемнән,
Тынычланыр минем теләктән!
Тыныч хезмәт телим сиңа, майор,
Теләкләрем ихлас йөрәктән!
25.12.2017
Бүген синең тантана!
(Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел тулды.)
Наҗар ага! Сиңа йөз яшь!
Син һаман тере кебек! –
Тере башкорт теле кебек!
Һәм татар теле кебек!
Син үзең дә күрәсеңдер,
Без һаман исән әле!
Башкаларга бирешмичә
Яшәргә исәп әле!
Дөньялар авыр булса да,
Исәп юк югалырга…
Шигырьләрең әйди безне
Биеккә, югарыга!
Синең шигъри рухың бездә
Әле дә яши әле!
Күк күкрәтеп булмаса да,
Юк-юкта яшьни әле…
Яңа заманалар килде,
Хәзер базар заманы…
Ләкин безнең күңелләрдә
Һаман Наҗар заманы!
Чын шигырь җиңел язылмый,
Туа ул газап белән!
Син дә яздың газап белән,
Дәрт белән, азарт белән!
Синең шигырьләреңдә бит
Юк бернинди арзанлык.
Ул шигырьләрдә – Тукайлык!
Һәм, әлбәттә, Наҗарлык!
Укыйм-укыйм да мин сине,
Язганыңа таң калам!..
Бүген шигырь тантанасы!
Бүген синең тантанаң!
Наҗар агай! Сиңа йөз яшь!
Йөз яшь бит ул! Йөз бит ул!
Наҗар Галиҗәнаплары
Бөек дигән сүз бит ул!
3.02.2018
Телетапшырулар алып баручы. Илдар Кыямовка
Ничек кенә өлгерәдер?
Кайчак аптырап куям.
Инстаграмда да Кыям,
ТНВда да Кыям…
«Манзара» ларда да Кыям,
«Татарлар» да да Кыям…
Күп чакта карап туялмыйм,
Күпкәрәк китсә туям…
Кап-кара чәч, кара мыек…
Коеп куйган бу Кыям!
Кайчакта мин үземне дә
Шул Кыям итеп тоям!
Телгә тагын рифма килә,
Үземне чак-чак тыям…
Ләкин әйтмим, әгәр әйтсәм
Үпкәләр, димен, Кыям…
Кыям кылган гамәлләргә,
Әлбәттә, «лайк» куям!
Үзем лаек булган кебек,
«Лайк» ка лаек Кыям!
11.02.2018
Татарда шәп егетләр бар…
Дәүләт Думасы депутаты
Айрат Фәрраховка
Татарда шәп егетләр бар! –
Эш һәм дәүләт тотарлык!
Тик аларның күбесендә
Никтер юк шул татарлык…
Ә Айратта татарлык бар!
Кыяфәт бар! Сәләт бар!
Горурлык бар! Иң мөһиме,
Мактар өчен сәбәп бар!
Кичә аңа илле тулды!
Иң матур яшь – илле ул!
Дөресен генә әйткәндә,
Ирләр яше инде ул!
Чынын әйтим, Айрат кебек
Егетләр сирәк була.
Халкыбызга Айрат кебек
Егетләр терәк була!
Айрат шикелле табиблар
Халкыбызга терәк ул!
Халкыбызга Айрат кебек
Егетләр бик кирәк ул!
Татарлар илле яшьтә дә
Егет булырга тиеш!
Нәкъ менә Айрат Фәррахов
Кебек булырга тиеш!
Айрат мине укып бара,
Гәрчә муеннан эше…
Начар кеше була алмый
Мине укыган кеше.
18.02.2018
Олимпия чемпионы Алинә Заһитовага
Бу – гүзәллекнең җиңүе,
Матурлык тантанасы!
Бу матурлыкны данларга
Нинди сүзләр табасы?..
Бу – Актаныш гүзәллеге,
Агыйдел матурлыгы!
Бу бит Агыйдел кызының
Матурлык батырлыгы!
Күмелә гүзәл кызыбыз
Бар дөнья алкышына!
Ул алкышларга, әлбәттә,
Татарлар да кушыла!
Алинәне мин «Алиһә»
Диеп игълан итәмен!
Бар дөньяга күрсәтте ул
Татарның кем икәнен!..
Бик килә горурланасы!
Бик килә мактанасы!
Бу – татарның зур җиңүе!
Бу – татар тантанасы!
23.02.2018
Белорус язучысы Алесь Карлюкевичка
Сездә кунак булдым, Алесь дустым!
Күреп кайттым синең илеңне.
Әгәр чакырмасаң, мин илеңне
Бик тиз генә күрер идемме?..
Җиң сызганып дөнья көтәсез сез,
Соң ятасыз, иртә торасыз.
Тыныч кына, кабаланмый гына
Өр-яңадан дәүләт корасыз!
Үзегезгә сез үзегез хуҗа!
Күкрәк киереп, горур атлыйсыз!
Тик башкалар кебек мактанмыйсыз,
Бер дә юкка күкрәк какмыйсыз.
Җитә сезгә үзегезнеке дә,
Кеше өлешенә кермисез,
Башкаларга бармак янамыйсыз,
Башкаларга баш та бирмисез…
Күреп кайттым сезнең тормышны мин,
Күреп кайттым сезнең халыкны.
Үз халкыңның тыйнак халәтенә
Ошаттым мин синең холыкны.
Ярый әле чакыргансың, дустым!
Рәхмәт инде сиңа, и Алесь!..
Шигырь булып ишетелә миңа
Ике исем: Алесь! Беларусь!
4.03.2018
Шунда гына безнең аерма…
Марат дустым Әхмәтовка
Бер милләтнең ике баласы без,
Бер заманның ике улы без.
Йөрсәк тә без төрле тарафларда,
Гел кисешеп тора юлыбыз…
Дөнья булгач, гомер юлларының
Булып тора хәтәр мәлләре…
Синең күңелеңдә – җир хәстәре,
Минекендә – милләт хәлләре.
Син тумыштан җирнең үз кешесе,
Балачактан, элек-электән.
Сине җирдән аерып та булмый,
Синең кендек җиргә береккән.
Күңелләрең күккә омтылса да,
Син һәрвакыт җирдә каласың.
Синең гомер җиргә багышланган,
Син җирдә дә оча аласың!..
Ә мин – күктә!
Хыялый бер шагыйрь…
Исерек тә түгел, айнык та…
Монда рәхәт!
Монда ирекле мин!
Кирәк түгел дан да, байлык та.
Тукайчарак итеп әйтсәк әгәр,
Күк биек ул, очсыз-кырыйсыз.
Булмый икән ләкин Галәмдә дә
Бер кайгысыз яшәү, бер уйсыз…
Җирдә исә тормыш кайнап тора…
Югарыдан бар да күренә.
Башка төрле уйлар килә башлый
Җиткән чакта гомер үренә…
Мин мәңгегә күктә кала алмам,
Вакыт җиткәч, җиргә төшәрмен.
Төшкәнемә, бәлки, үкенермен,
Терсәгемне, бәлки, тешләрмен…
Бер үк җирнең ике баласы без,
Бер үк күкнең ике җаны без.
Җаваплы без җир һәм күк алдында…
Онытмыйбыз бер дә аны без!
Җир дә тарта, күк тә тарта безне,
Кайсы якка гына каерма…
Син әле дә – җирдә, ә мин – күктә…
Шунда гына безнең аерма.
13.03.2018
Ела, ела!
(Алинә Заһитова Дөнья чемпионатында җиңүче була алмады…)
Ела син, ела, Алинә!
Еласаң, җиңел була!
Чыныгалар елый-елый…
Чыныксаң, җиңеп була!
Син түгел, ирләр дә елый…
Оялма күз яшеңнән!
Бар да алда!
Син болай да
Олырак үз яшеңнән…
Синең төсле кызларга ул
Еласа да килешә,
Алар үз теләкләренә
Еласа да ирешә…
Ела син, ела, Алинә,
Күз яшьләре кибә ул!
Елый-елый көрәштисәң,
Җиңү үзе килә ул!
Җиңелүләр аша килсә,
Җиңү татлырак була!
Дөнья ул без көткәннән дә
Катлы-катлырак була…
Көтә сине яңа җиңү,
Көтә сине яңа дан!
Сөртеп ал да күз яшеңне,
Көрәшкә чык яңадан!
24.03.2018
Безнең чорга синнән ниләр калган?..
Белорусларның бөек мәгърифәтчесе
Франциск Скоринага
Милләттәшләреңә мирас булып
Калган синең бөек хезмәтләрең.
Шуңа күрә ничә гасырдан соң
Күрсәтәләр сиңа хөрмәтләрен…
Безнең чорга синнән ниләр калган? –
Халык тарихында Эзең калган!
Яңа гасырларга килеп җиткән
Бөек Эзең – Бөек Сүзең калган!
Безнең чорга синнән ниләр калган? –
Үз халкыңа әйткән Хитап калган!
Хитабыңны ташка бастыргансың…
Син бастырган Бөек Китап калган!
Безнең чорга синнән ниләр калган? –
Туган җиргә Бөек Сөю калган!
Үз халкыңа Бөек Мәхәббәт һәм
Халкың өчен Яну-Көю калган!
Тарих туфрагына күмелмичә
Скорина дигән Атың калган!
Иң мөһиме – синең исемеңне
Яд итәргә Бөек Халкың калган!
Безнең чорга синнән ниләр калган? –
Бер могҗиза калган кадәресе…
Шуңа күрә дә бит гасырларның,
Милләтеңнең син бер Кадерлесе!
Янка Купалага
(Белоруссиянең халык шагыйре Янка Купала Бөек Ватан сугышы елларында Югары Ослан районының Печище авылында яши.)
Кая барырга да белмәгәндә,
Сайладың син Идел буйларын.
Сайласаң да Идел буйларын син,
Беларусьта булды уйларың…
Татар җире сине сыендырды,
Татар илен син дә үз иттең.
Идел буйларында син җыр яздың,
Күңлең кырларында сүз иктең…
Утлы сүзең, утлы җырың булды
Дошманнарга каршы коралың!
Милләттәшләреңне яуга дәште
Шигырьләреңдәге ораның!
Янка! Янка! Идел буйларыннан
Кирәк иде сиңа китмәскә!
Тик нишләмәк кирәк, бу тормышта
Бер нәрсә дә булмый тиктәскә…
Ут эчендә калгач газиз илең,
Китәр өчен тик җай көткәнсең.
Юк, үлемгә диеп китмәгәнсең,
Үлемсезлеккә син киткәнсең…
Син халкыңның бөек Купаласы!
Син халкыңның газиз Янкасы!
Ә шагыйрьнең миссиясе авыр! –
Син халкыңның бит үз Данкосы!
Синең туган халкың әле булса
Синең шигырьләрдән ут ала!
Шигырьләреңдәге ут һәм ялкын
Кирәк әле безгә, Купала!
Шагыйрь Сүзе кирәк сугышта да,
Тынычта да кирәк милләткә.
Шагыйрь Сүзе ул бит Халык Сүзе!
Ул Сүз кыйммәт бүген бигрәк тә!
Ә халкыңа синең Шигъри Сүзең
Иртәгә дә кирәк булачак!
Шагыйрьләрсез милләт була алмый!
Яшь шагыйрьләр әле туачак!
Яңа тормыш кайный Ватаныңда!
Азат җырлар – азат Илеңдә…
Онытмыйлар сине Печищеда,
Сагыналар сине Иделдә!
7.05.2018
Без күпне күрдек инде…
Яшьтәшем Минсәгыйт Закир улы
Шакировка
Минсәгыйт дус! Синең белән
Без күп гомер кичердек!
Эчсәк тә исермәдек без,
Эчмәсәк тә исердек!
Төрле заманнарны кичтек,
Күрдек төрле чорларны.
Чорына карап җырладык
Төрле-төрле җырларны.
Эшләдек кулдан килгәнне,
Кулдан килмәгәнне дә…
Сөйләдек без белгәннәрне,
Хәтта белмәгәнне дә…
Яшь чакта кызлар яраттык,
Чибәрләр караттылар.
Шәп егетләр булганбыздыр…
Безне дә яраттылар…
Ул вакытлар онытылмый,
Әле дә күз төшкәли…
Төшкәли генә шул инде…
Күбрәк авыз пешкәли…
Бу дөньяда синең белән
Без күпне күрдек инде:
Суларга да төштек инде,
Утка да кердек инде.
Кердек инде, бу дөньяның
Кирәген бирдек инде…
Ни булса да, җиребезгә
Нык басып йөрдек инде…
Син гел өлгер! Бу юлы да
Миннән алда җитештең:
Бүген чыгып барасың син
Аръягына җитмешнең!
Менә шулай! Минсәгыйт дус,
Без дә бит җитмештәбез!
Бүген менә җитмешеңнең
Сыеннан җитешәбез!
Кемдер бүген исермәс тә,
Кемдер исерер әле…
Синең өчен эчик әле! –
Ходай кичерер әле!
01.06.2018
Агыйделдә әнә кызлар җырлый
Мин Асылыкүл кызы!
Лариса Абдуллина
Асылда, син – Асылыкүл кызы,
Асылда, син – асыл якташым!
Муеныңа гәрәбә итеп тез
Асылының асыл ак ташын!
Әйе шул, син Асылыкүл кызы!
Ерак түгел ләкин Димең дә…
Димең, дидем дә мин, уйга калдым…
Син Агыйдел кызы, кимендә…
Агыйдел – ул безнең илһамыбыз,
Агыйдел – ул безнең җырыбыз.
Җырлатты да безне, елатты да
Агыйделле шушы чорыбыз…
Агыйделдә әнә кызлар җырлый,
Агыйделдә кызлар көлешә…
Агыйделнең сылу кызы булу
Сиңа ныграк, ныграк килешә…
Үпкәләмәс сиңа Асылыкүл,
Үпкәләмәс, димен, Димең дә…
Мин – Сөннеке!
Агыйделнеке дә
Бик буласым килә минем дә…
20.08.2018
Чуваш кызы Настя
Шәфкать туташы
Анастасия Кузнецовага
Син татарча сөйләшәсең,
Татар кызы хас та.
Ләкин үзең ни өчендер
Кузнецова Настя…
«Роберт абый, исәнмесез!
Хәерле көн!» – дисәң,
Мин ун яшькә яшәрәмен
Һәм бер башка үсәм…
Чын татарча сөйләшәсең
Шундый матур итеп…
Татарча сөйләшкәнеңне
Тыңлыйм исем китеп.
Май булып ята җаныма
Һәрбер әйткән сүзең.
Чын татарча сөйләшсәң дә,
Чуваш кызы үзең.
Кәефем дә күтәрелә,
Хәлләрем дә ару,
Татарча сөйләшүең дә
Миңа үзе дару…
Хәзер инде тереләм мин,
Түгел инде хаста…
Рәхмәт сиңа, сеңелкәем,
Чуваш кызы Настя!
12.09.2018
Мәхәббәтле, бәхетле бул!
(Оныгым Регинага 18 яшь тулды)
Иң бәхетле көнең синең,
Әлбәттә, бүген инде!
Син бит әле бала гына…
Бала да түгел инде.
Син бит әле ачылып та
Бетмәгән бер гөл генә!
Гөлләр төсле матур булып
Яшә, кызым, гел генә!
Синең алда олы дөнья
Кочагын ачып тора!
Юлларыңда шаһзадәләр
Тезелеп басып тора!
Үзеңә иң охшаганын
Сайлыйсың була инде.
Син сайлаган ул шаһзадә,
Әлбәттә, уңа инде!
Син үзең дә бик бәхетле
Булырга тиеш, кызым!
Син бит минем алтын кызым,
Алтын һәм көмеш кызым!
Мәхәббәтле, бәхетле бул!
Һәрчак көлеп тор, кызым!
Мин дә сине бик яратам! –
Шуны белеп тор, кызым!
30.11.2018
Сабакташым Мөҗәһит Әхмәтҗановка шигъри хат
Казаннан сәлам, Мөҗәһит!
Түзәрлекме хәлләрең?
Синең дә буладыр инде
Төрле-төрле мәлләрең…
Ничек инде булмасын ди…
Без дә бик туздык инде.
Без дә бит малай-шалайлар
Яшеннән уздык инде…
Шулай да бирешмик әле!
Мөслимнәр ул бирешмәс!
Бирешмәс шул…
Мөслимнәргә
Бирешсә дә килешмәс…
Мөслим миңа бик кадерле!
Мөслим миңа бик якын!
Яратам Мөслим якларын,
Яратам Мөслим халкын!
Яратам дус-ишләремне,
Барлык таныш-белешне!
Яратам Яңа Сәетне
Һәм, әлбәттә, Түрешне!
Яратам мин Әмәкәйне,
Үрәзмәтне, Бүләкне,
Яратам мин Тойгилдене,
Баекны һәм Күбәкне…
Сөн төсле үк гүзәл елга
Ул тын сулы Ык икән…
Мөслим минем яратканны
Белә микән, юк микән?..
Казаннан сәлам, Мөҗәһит!
Булыгыз сау-сәламәт!
Мөслимне мин бик яратам!
Мөслимнәргә сәлам әйт!
31.12.2018
Илһам китә бездән…
Бөегебез Илһам Шакиров вафатына
Илһам китә бездән, Җыр-Моң китә…
Моңлы бер чор китә мәңгегә…
Илһам кыяфәтле Моң биргәнгә
Без мең рәхмәт әйтик Тәңрегә!
Илһам Моңы татар кешесенең
Күңеленә хаҗәт бер Моң ул,
Татарларның күңел дөньясына
Тәңгәл килгән гаҗәп бер Моң ул…
Нәкъ шул Моң бит безнең җаныбызга
Алып килде рухи бәрәкәт.
Шул Моң аркасында читләп узды
Рухи афәт, рухи һәлакәт…
Илһам Моңы, Илһам Җыры бит ул
Һәр татарның күңел халәте.
Авыр вакытларда шул Җыр-Моңга
Сыенды бит татар хәяте…
Татар җырының ул алтын чоры!
Әмма чорлар кабатланмый шул.
Йолдызлар да сүнә…
Йолдызлар да
Бер сүнгәчтен кабат янмый шул…
Илһамсыз һәм Моңсыз чор башлана.
Һәр чорның үз җыры булачак…
Ул чор инде, юк, безнеке булмас,
Ул башкалар чоры булачак…
18.01.2019
Кыңгыраулар чыңласа…
(Атаклы Илфак Смаковны сагынганда)
Кыңгыраулы атлар күрсәм
Һәм ишетсәм чыңлавын,
Исләремә төшә сине
Беренче кат тыңлавым…
Илештә, Үрге Яркәйдә
Син тәү тапкыр җырладың
Чыңлап торган тавыш белән
«Җиз кыңгырау моңнары» н.
Шул беренче ишетүем
Калган җанда сакланып.
Тыңлаган идем бирелеп,
Хисләнеп һәм сокланып.
Мин генә түгел, бөтен зал
Торып кул чапкан иде…
Син дә, мин дә яшьләр идек…
Аһ, нинди чаклар иде!
Хәтерләтеп һәм искәртеп
Гомерләрнең агышын,
Яңгырый әле, яңгырый
Синең көмеш тавышың…
Җиз кыңгырау күңелләрдә
Тынмый икән тынмаса…
Һәрчак син искә төшәсең
Кыңгыраулар чыңласа…
11.03.2019
Агыйдел кызы булып кал!
Яраткан актрисабыз
Илсөяр Газетдиновага
Мин әйтәсе сүзләр белән
Хет килешмә, хет килеш, –
Матур кызларның оясы
Йә Дүртөйле, йә Илеш!
Ул матурлыклар, әлбәттә,
Агыйделнең суыннан!
Тик кызларның матурлыгын
Аңлыйбыз шул соңыннан…
Сиңа сокланып яшәүче
Түгелдер бер мин генә.
Алар күптер инде, мин бит
Аларны белмим генә.
Сиңа көн дә гашыйк булмый,
Алар ничек чыдыйдыр? –
Кайсыберсе чыдыйдыр да,
Кайсы чыгымчылыйдыр…
Ә мин түзә алмас идем,
Ярый торам Казанда.
Казанда да матурлар бар,
Тик синдәйләр аз анда.
Сиңа шигырь язган булам,
(И шагыйрь, язганың ни?!)
Хәзер инде бу шигырьне
Яздың ни, язмадың ни…
Язасы калган иртәрәк, –
Авыз ачып калынган…
Ә бит авыз ачмый йөргән
Егетләр дә табылган.
Ул егетләр зал тулыдыр,
Юктыр миңа урын да.
Калмагандыр бер урын да
Миңа синең кырыңда.
Бу юлы да Уфаларга
Төшмәде шул юлларым.
Шуңа күрә сәламемне
Шигырь итеп юлладым.
Агыйдел кызы булып кал,
Агыйдел төсле булып,
Агыйдел төсле сөйкемле,
Дәртле һәм көчле булып!
Югалма безнең күңелдән,
Театрыбыз күгеннән!..
Казанга килүләреңне
Көтеп калам бүгеннән!
Идрис җырлый Уфаларда…
Танылган җырчыбыз
Идрис Кәлимуллинга
Идрис ул – безнең Шәммәтнең
Абруе, горурлыгы!
Сәхнәдәге җырчыларның
Унына торырлыгы!
Идрис ул – Илешебезнең
Асыл һәм затлы улы!
Мактауларга, зурлауларга,
Хөрмәткә хаклы улы!
Идрис ул – Башкортстанның
Данын тараткан җырчы.
Идрис ул – Татарстанда да
Халык яраткан җырчы!
Идрис ул чибәр, талантлы,
Шактый шома шул инде!
Сәхнәдә любой җырчыны
Бәреп ега шул инде!
Мондый егетләр чыкса да,
Бездән чыга шул инде.
Идрис бөек сәхнә өчен
Генә туган шул инде!
Ни дисәң дә, безнең нәсел,
Безнең туган шул инде!
Идрис җырлый Уфаларда,
Казанда һәм Шәммәттә!
Минем дә өч җырны җырлый…
Өч җыр әзрәк, әлбәттә!
Безгә артыгы кирәкми,
Без шуңа да канәгать!
Идрисне без чын күңелдән
Котлыйк әле, җәмәгать!
Тиеш…
Җырчы, Салават шикелле,
Талант булырга тиеш!
Җырчыда Салаваттагы
Тамак булырга тиеш!
Җырчыда Салаваттагы
Тавыш булырга тиеш!
Ул тавышта чын татарча
Сагыш булырга тиеш!
Аның җырлары халыкны
Елаттырырга тиеш!
Таш бәгырьнең дә күзләрен
Чылаттырырга тиеш!
Тамашачы еласа да
Чыдап торырга тиеш!
Әгәр чыдамаса, залдан
Чыгып торырга тиеш!
Сәхнәдә җырлыйсың икән,
Вокал булырга тиеш!
Анда Салаватныкыдай
Накал булырга тиеш!
Кайчакта Салават кебек
Нахал булырга тиеш!
Ә кулында рюмка түгел,
Бокал булырга тиеш!
Ул һәрчак машинада йә
Атта булырга тиеш!
Йә җырында, йә телендә
Мат та булырга тиеш!
Җырчының зур-зур исеме,
Аты булырга тиеш!
Президентлар белән дә ул
«На ты» булырга тиеш!
Ә дөресен генә әйткәндә,
Алай булмаска тиеш!
Башка Салаватлар инде
Башка тумаска тиеш!
Туса да кирәкми алар…
Хет килешмә, хет килеш:
Фәтхетдинов Салават ул
Берәү булырга тиеш!
Синең әниең исән!
Салават Фәтхетдиновка
Син, Салават, бик бәхетле!
Ниләр кирәк тагын да? –
Син бит туган авылыңда,
Син бит әнкәң янында!
Инәең синең кайтканны
Көткән, көткәндер инде,
Сине күргәч, бәхетеннән
Эреп киткәндер инде…
«Исән-сау бул, әни!» диеп,
Син аңа җыр җырлыйсың!
Әллә кайчан ук язылган
Иске җыр дип тормыйсың…
Ә безнекеләр – мәрхүмә…
Илгизнең1* дә, минем дә,
«Исән-сау бул, әни!» – диеп,
Мин дә җырлар идем дә…
Илгиз дә бик җырлар иде,
Гармунын тарта-тарта…
Әнисезлек һәм ятимлек
Яшәгән саен арта…
Кайта алмый ятам менә,
Көтәдер туган ягым…
Тынычланыр иде күңел,
Хушланыр иде җаным,
Авылга кайтып, Әнкәмнең
Каберенә баш исәм…
Син, Салават, бик бәхетле!
Синең әниең исән!
17.06.2019
Башкортстанның халык шагыйре. Хәсән Назарга
Тукайга да һәйкәл бар Уфада,
Бабичка да һәйкәл куелды!
Ул һәйкәлләр гади генә түгел,
Бронзадан алар коелды…
Икесе дә бөек, икесе дә
Бөркет кебек гаярь егетләр.
Тукай белән Бабич безнең янда
Малай-шалай гына кебекләр…
Синең белән миңа, Хәсән дустым,
Беләм инде, һәйкәл куймаслар.
Һәйкәл куеп, алтын хәрефләрдән
Исемнәрне безнең уймаслар…
Укучыларыбыз күптән инде
Карт шагыйрьгә безне чутлыйдыр…
Безнең шикелле карт шагыйрьләрдән
Матур һәйкәл килеп чыкмыйдыр…
Тик шунысы, шагыйрьләр карт булмый.
Безнең күңел, безнең каләм яшь…
Һәйкәлләр ул бөекләргә кирәк!
Без шагыйрьләр генә, каләмдәш!
Әйтсәм әйтим, әйләнәсе килми
Бронзага да, мәрмәр ташка да…
Һәйкәлләргә лаек бөек-бөек
Шагыйрьләр күп бездән башка да.
Аннары бит бөтен шагыйрьләргә
Бөек булырга да димәгән…
Алай дисәң, бөек шагыйрьләр дә
Әллә кайдан – күктән иңмәгән.
3.07.2019
Бушлык
Мондый чагым булды микән? –
Белмим, бер дә истә юк:
Башта бернинди фикер дә,
Бернинди уй-хис тә юк.
Җанымда борчылулар да,
Дулкынланулар да юк,
Элеккедәй янулар да,
Ялкынланулар да юк…
Бернигә дә шатланган юк,
Бернигә пошкан да юк.
Шундый тыныч: яннарымда
Дус та юк, дошман да юк…
Күңелемә ниндидер бер
Бушлык кереп утырды.
Сүндермәкче була бушлык
Күңелдәге утымны.
Кайчакта шулай күңелгә
Гамьсезлек тула икән…
Бер дә уйламаган идем,
Болай да була икән…
Болай да яшәп буладыр…
Болай да бик уңайлы.
Без бит эзлибез һәрвакыт
Үзебезгә кулайны…
Тик бернинди хис-тойгысыз
Нинди күңел инде ул?..
Андый күңел белән яшәү
Яшәү түгел инде ул…
15.08.2019
Яланаяклы чагым
Яланаяклы чакларым!
Яланаяк… Яланбаш…
Беркем берни әйтми иде,
Йөрдек шулай ярагач.
Бәлки, ярамагандыр да…
Малайлар хәзер башка.
Ә безнең табаннарыбыз
Әйләнә иде ташка.
Ах, ул тәпиләребезнең
Чебиләп бетүләре!
Әрнүләрнең, сызлауларның
Үзәккә үтүләре!
Кояшта янган тәнебез,
Чуен кебек йөзебез,
Мәңге дә төзәлмәс кебек
Канап беткән тезебез…
Ә шулай да рәхәт иде,
Һәммәбез шундый иде.
Ул чакларны, теләсәң дә,
Кайтарып булмый инде…
Кайтарып булмый шул инде,
Хет сагынма, хет сагын…
Иң матур чак булган икән
Яланаяклы чагым.
17.08.2019
Исән булсаң, Әнкәй…
Исән булсаң, Әнкәй, мин кош булып
Очып кайтыр идем яныңа.
«Кайттыңмыни, улым?» – диюең дә
Шифа булыр иде җаныма…
Исән булсаң, Әнкәй, сагынганда,
Бик күрәсем килгән чакларда,
Кайтып җитәр идем яннарыңа
Кыңгыраулар таккан атларда…
Исән булсаң, Әнкәй, синең янга,
Мәшәкатьләремнән арынып,
Җәяүләп тә кайтып җитәр идем,
Кайтып керер идем сагынып…
Исән булсаң, Әнкәй, таш яуса да
Кайтып җитәр идем үрмәләп.
Ә аннары, хәлләр белешкәчтен,
Чәйләр эчәр идек бергәләп…
Исән булсаң, Әнкәй, диңгезләрне,
Сәхрәләрне кичеп булса да,
Кочагыңа бер сыеныр өчен
Кайтыр идем ничек булса да…
Исән булсаң, Әнкәй…
20.08.2019
Иясез өйләр…
Авылда күпме ташландык,
Бушап калган өйләр…
Ул өйләрдән ишетелми
Бернинди дә көйләр.
Тәрәзәләр кап-караңгы,
Шомлы тынлык монда.
Бу өйләр күптән әйләнгән
Сагыш белән моңга…
Бу буш өйләр йөрәкләрне
Өтеп-өтеп ала.
Бу өйләрдә берни юктыр
Өрәкләрдән кала…
Әрнетә җанны, әрнетә
Бичара бу өйләр.
Милләтемнең язмышына
Ишарә бу өйләр…
Авылда күпме иясез,
Күпме җансыз өйләр…
Күңелсез уйлар – күңелдә,
Башта – әллә ниләр…
21.08.2019
Каен ышыгында…
Ял итәргә мин бакчага чыктым,
Мәшәкатьләремнән качтым да.
Китап укыйм каен ышыгында,
Каен яфраклары астында.
Ак каенның яшел яфраклары
Тиеп-тиеп китә иңемә…
Якты каеннарны балачактан
Исәплим бит мин үз тиңемә.
Яшьлегемдә шул каеннар белән
Ничә кабат бәйрәм ителгән…
Әле дә бит каен яфраклары
Иркәлиләр мине битемнән.
Иләсләнә минем хисләрем дә
Каеннарның назлы хисенә.
Искәрмәстән мин исерәм бугай
Каен яфраклары исенә…
Мин аңладым бугай каен күңлен,
Ул да мине, ахры, аңлады…
Утырам мин каен хозурында,
Китап кайгылары калмады.
Каен яфраклары җилфер-җилфер…
Тәкатемне тәмам җуйдым да,
Яздым менә шушы шигыремне,
Китабымны ябып куйдым да…
22.08.2019
Яшьлек
Үткән яшьлеккә – салават!
Ул инде кабатланмас…
Талпынып куйса да күңел,
Ул инде канатланмас…
Яшьлек ул, әлбәттә, матур!
Дәртле дә, дәрманлы да…
Тыңламый ул акыл әйткән
Бер генә фәрманны да.
Яшьлек үзе белә шул ул,
Белә шул ул нишләргә…
Яшь чагында башка шул ул
Сөюләр дә, хисләр дә…
Яшьлекнең үз кануннары,
Яшьлекнең үз аяте;
Яшьлекнең үз мәхәббәте,
Яшьлекнең үз хәяте…
Яшьлек ул мәңгелек кебек,
Яшьлек ул үтмәс кебек,
Дәрт-дәрман сүрелмәс кебек,
Көч-куәт бетмәс кебек…
Хәзер инде яшьлек безгә
Матур истәлек кенә.
Истәлеккә истәлекләр
Тора өстәлеп кенә…
Үткән яшьлеген сагынып,
Кемдер юкка елый ул…
«Үпкән-кочкан җилгә очкан…»
Халык белеп җырлый ул…
22.08.2019
Гөнаһсыз булып кыланмыйк…
Бер гөнаһсыз бәндә булмас
Бу гөнаһлы дөньяда.
Кемдәдер – иске гөнаһлар,
Кемнәрдәдер – өр-яңа…
Гөнаһсыз булып кыланмыйк,
Без әүлия түгел лә…
Әүлиялар җирдә булмый,
Алар – күктә, тегендә…
Бар гөнаһларымны барлап
Утырам менә мин дә.
Күпмедер алар җанымда,
Күпмедер алар иңдә?
Кылганмындыр гамәлләрнең
Хәләлен, хәрәмнәрен…
Гөнаһмы, әллә түгелме
Кылган ул гамәлләрем?..
Гамәлләрнең һәммәсе дә
Җанга уела икән…
Фу, шайтан, гөнаһлары да
Шактый җыела икән…
Тик шунысы, гөнаһ диеп
Ниләрне санарга соң?
Гөнаһмы, әллә түгелме? –
Кемнәрдән сорарга соң?
Бер гөнаһсыз бәндә булмас…
Гөнаһсызмы әллә сез?..
Бер гөнаһсыз сабый булып
Туа юкса һәммәбез.
23.08.2019
Икенче бүлек
Көйгә салынган шигырьләрем
Әнкәй
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Бишек җыры көйләп төннәр буе,
Без үскәнне көткән тилмереп.
Без биш бала үстек – бер йодрык!
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без Әнкәйнең биш шатлыгы булдык,
Биш кайгысы булдык кайчакта.
Хәзер инде җиткән балалар без,
Кунак кына Әнкәй янында…
Үзе һаман мич алдында йөри,
Казан асты күптән ягылган.
Өстәлләрдә – безгә генә диеп
Саклап тоткан затлы сыйлары.
Кар базыннан чыккан мондый нигъмәт
Бер табынга ничек сыйгандыр?!
Әнкәй сыйлый безне. Карашында
Кояш җылылары бар сыман.
Әнкәйләрнең шушы йөрәгенә
Яхшылыкның сыйган барсы да.
Санап кына бетерерлек түгел
Әнкәйләрдән күргән игелек.
…Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Сентименталь җыр
Мин барсына әзер Мәхәббәттә,
Синең өчен әзер барсына.
Көтмәгәндә килеп керимме соң
Сөю булып синең каршыңа?
Кышларыңда җәең булыйммы соң?
Көзләреңдә язың булыйммы?
Авыр чакларыңда күзләреңә
Шатлык яше булып тулыйммы?
Гомер буе якты бәйрәмнәрең
Булырга да мин бит әзермен.
Ышанмасаң, йөрәгемне тыңла,
Хисләремне тыңла, кадерлем!
Минем өчен син бит кара төндә
Көтеп алган алсу таң сыман…
Мин барсына әзер Мәхәббәттә,
Синең өчен әзер барсына!
Лирик хат
Бу минутта ниләр эшлисеңдер?
Төшләреңә ниләр керәдер?
Әгәр мине күрсәң – сагынганга,
Мине яратканга күрәдер.
Ялгызыңа ятлар арасында
Бик кыендыр инде. Кыенмы?
Һәрчак сине көтеп, сине уйлап,
Бүлдерәмдер инде уеңны.
Сезнең якта күптән кыштыр инде,
Ештыр инде һаман моңаю.
Моңаюлар көздә генә түгел,
Кышларга да күчте бугай ул.
Тик сагыну хәзер башка төстә.
Үпкәләр юк инде көзгә дә.
Яфрак-яфрак сагышларны карлар
Күмеп китте бүген бездә дә…
Каз өмәсе
Авылларда хәзер каз өмәсе.
Уз, рәхим ит, әйдә, кунакка.
Өреләре чыккан каз ашларын
Табалмассың башка юллап та.
Каз йолкалар кызлар.
Алар өчен
Коймак пешә һәрбер ызбада.
Егетләрнең күзе төшмиме соң
Утырмага килгән кызларга!
Җырлый-җырлый
Каз йолкалар кызлар,
Мамыклары ята сибелеп.
Казларыбыз быел уңды, диеп,
Түшәгемә мамык булды, диеп,
Әбекәйләр йөри сөенеп.
Су буена сипсәң каурыйларын,
Яренгә дә уңар казыгыз.
Кызларыгыз очар чаклар җитте,
Сагынырсыз, карап калыгыз!
Көзләр җиткәч киткән казлар кебек,
Вакыт җиткәч китә кыз бала.
Ә авылда хәзер каз өмәсе,
Өмә җыры – һәрбер ызбада.
Бәхет телик
Җиткән кызларга!
Бәхет телик
Киткән кызларга!
Килен төшкәндә
Ак күбеккә баткан юргалар
Кышкы юлдан ярсып чабалар.
Чак-чак кына аумый калалар
Салулаган чакта чаналар,
Арттан чаба бала-чагалар!
Мамык юрганнарга төренеп,
Төшә икән килен авылга.
Борынгыдан калган гадәттер –
Авыл чыккан каршы алырга,
Яшь кәләшне күреп калырга!
Җилкендереп япь-яшь кызларны,
Килен төшә бүген бер өйгә.
Кайда калды шундый чагым, дип,
Авыр сулап куя әниләр,
Авыр сулап куя әбиләр.
Күптән инде ачып куелган
Килен төшкән өйнең капкасы.
Килен төшкән өйнең капкасын
Китәргә дип кире япмасын,
Кайгы җиле килеп какмасын!
Казан кышы
Казаныма тагын карлар кайтты,
Ак бураннар кайтты, ак көннәр.
Ак кар гүя кияү-кәләш өчен
Әзерләнеп куйган ак мендәр.
Тик чәчләргә төшкән ак түгел бу,
Кәфенлек тә түгел, ә шатлык.
Яшь кызларның ак хисләре кебек,
Ак шәлләре кебек бу аклык.
Казаныма тагын карлар кайтты,
Урамнары китте яктырып.
Сагындырган икән кар кызлары,
Сагындырган карлы яктылык.
Күмеләсе килә көртләренә,
Ураласы килә буранга.
Ярсуларны тыеп буламыни,
Янәшәңдә буран булганда…
Бар аклыгы күчәр күңелеңә,
Ак карларга сөеп бак кына.
Казаныма тагын карлар кайтты,
Дөньяларым һаман ак кына.
Оялам
(Шаяру)
Әллә нигә кыюсыз мин,
Нишлим икән, и Аллам!
Үзем ярыйсы да болай,
Тик кызлардан оялам.
Миңа елмаеп караган
Күзләреннән оялам.
Сез миңа ошыйсыз, дигән
Сүзләреннән оялам.
Күзем төшкән кызны күрсәм,
Үләм инде – оялам.
Янына да бармыйм шуңа –
Беләм инде, оялам.
Төшләремдә кызлар күреп,
И оялып уянам.
Ә синнән, сылу кызыкай,
Оялырга… оялам…
Казанга кайту
Мин Иделдән сиңа кайтып киләм,
Акчарлаклар иле – ак калам.
Сыннарыңа бик килешеп торган
Матурлыгың үзеңә тап-таман.
Бу пакьлегең синең, бу аклыгың –
Халкымдагы күңел аклыгы.
Үзебез дә синнән алабыз без
Күңелләргә якын яктыны…
Мин Иделдән сиңа кайтып киләм,
Онытмаган икән Сөембикәң.
Мине кемдер кочагына алды,
Танымый да торам – син икән.
Бүтән китмәм, ахры.
Минсез нидер
Булыр кебек сиңа – Мәккәмә.
Яхшылыгым булса – үз өем бул,
Гаепләрем булса – мәхкәмә.
Сине ташлап кая китим соң мин?
Шатлыкларым синдә, газабым.
Син минеке түгелдер дә, бәлки,
Мин синеке ләкин, Казаным!
Әкияттәге үги кызга
Күзләремә күренәсең,
Төшләремә керәсең.
Бу чаклы ук булмас иде,
Мин гашыйктыр, күрәсең.
Кимсетүгә, җәберләүгә
Ничек кенә түзәсең?
Ничек кенә йолып алыйм? –
Үзәкләрне өзәсең.
«Тәгәри китте йомгагым,
Күрмәдеңме, егетем?» –
Дип әйт кенә, йомгагыңны
Китерермен йөгертеп.
Әкияттән җырларыма
Алып сине китәрмен.
Үги итмәм, үз итәрмен,
Үземнеке итәрмен.
Кызлар яратмаган була –
Сине каратыйм әле.
Үч итеп Җир кызларына,
Сине яратыйм әле.
Үлсеннәр, әйдә, саргаеп…
Кирәкми, үлмәсеннәр.
Көнләшүләреннән генә
Нишләргә белмәсеннәр!
Кайгырмыйк әле без!
Без кемнән ким әле дөньяда!
Бер дигән бит әле хәлебез.
Кайгырмыйк, кайгыга үч итеп,
Юкка да борчылмыйк әле без!
Сагышны япсармыйк сарыга,
Кайгыга охшатмыйк караны.
Кайгылар, хәсрәтләр белән дә
Өзәргә вакыттыр араны.
Шатланыйк шатлыкны үз итеп,
Дөньяга сабыйдай сокланыйк.
Юк кына кайгыга кайгырып,
Кимсенеп яшәүдән сакланыйк!
Сөенеч җилләре – янәшә,
Күңелдә шатлыклар кабына.
Зарланмыйк әле без дөньядан,
Шатлансаң – шатлыклар табыла!
Янарга икән янарга!
Янарга икән янарга!
Янарга азаккача:
Иң ахыргы ләззәткәчә,
Иң соңгы газапкача.
Әгәр шулай янмый икән,
Нигә ул андый йөрәк?
Ул йөрәкнең януыннан
Янмавы хәерлерәк.
Яшьнәргә икән яшьнәргә!
Йөрәкләр көл булганчы,
Мизгелгә генә булса да
Төннәрең көн булганчы.
Кемгә кирәк аҗагандай
Тонык кына яшьнәвең.
Яхшырактыр яшьнәмәвең,
Яхшырактыр дәшмәвең.
Яшәргә икән яшәргә!
Үзеңне жәлләмичә.
Безгә диелгән гомерләр
Түгел бит әллә ничә.
Әгәр шулай яшәмәсәң,
Яшәвең кемгә хаҗәт?!
Ә бит яшиләр шундыйлар,
Яшиләр – шунсы гаҗәп!
Өзгәләнде яшь сандугач…
Мәхәббәтен эзләгәнме,
Сагышына түзмәгәнме? –
Агыйделдә төн буена
Бер сандугач өзгәләнде.
Тик син аны ишетмәдең:
Әллә инде иш итмәдең,
Әллә инде тыңламадың,
Әллә инде аңламадың…
Ул сандугач нәкъ шул төнне,
Белмим, нигә сайлагандыр?
Йөрәкләрне телә-телә,
Нигә генә сайрагандыр?
Өзгәләнде яшь сандугач…
Хәзер үзең юксын инде.
Юксынсаң да, юк, соң инде,
Ул сандугач юк шул инде.
Юк шул инде…
Көньякка очканда язылган шигырь
Кыр казлары киткән кебек,
Көньякка китеп барам.
Күктә үземне кыр казы
Кебек хис итеп барам.
Аларда да нәкъ миндәге
Неп-нечкә күңел микән? –
Кыр казларының хәлләре
Җиңелдән түгел икән.
Кыр казлары… Көньякларны
Урасам да тагы бер,
Кыр казлары кичергәнне
Кичералмам барыбер.
Туган якның кыр казларын,
Бәлки, табармын әле;
Үзебезгә кайтыгыз, дип
Әйтеп карармын әле.
Күпме генә ялынсам да,
Кайтмас шул кыр казлары.
Бик кайтырлар иде дә бит,
Ерактадыр язлары.
Чит җирләрдә алар минсез
Йөрер инде каңгырып.
Ничек кенә кайтып китим,
Кыр казларын калдырып?!
Казлар кайтыр… Алар белә
Безнең зәңгәр күк тәмен.
Мин җиткердем бит аларга
Туган якның көткәнен.
Казлар кайтыр, туган якның
Офыкларын киңәйтер.
…Тик казларсыз кайткан өчен
Туган ягым ни әйтер?!
Өянкеләр, тупыллар
Өй алдында өянкеләр,
Тупыллар исән әле.
Үткәреп үзәкләренә,
Җилләр дә исә әле…
Өянкеләрдә – моңсулык,
Тупылларда – турылык;
Ул турылык әллә ничә
Горурлыкка торырлык.
Зарланалмыйм мин үзем дә
Горурлыгым юклыкка:
Тупыллардан өйрәндем мин
Горурлыкка, ныклыкка.
Өянкеләр өйрәттеләр
Яшь аралаш көләргә,
Туган җирдән китүемне
Яшем белән түләргә.
Алар мине сагынадыр,
Миңа сәлам юллыйдыр.
Тупыллар сиздермәсә дә,
Өянкеләр елыйдыр.
Беләм, гомер буйларына
Миңа дога укырлар
Әнкәй кебек өянкеләр,
Әткәй кебек тупыллар.
Мәңгелек сәфәр
Менә шулай язган безгә –
Җирдә гомер итәбез.
Дөнья буйлап, гомер буйлап
Сәфәр чыгып китәбез.
Көннән көнгә, айдан айга,
Елдан елга күчәбез.
Әкияттәге шикелле
Утлар-сулар кичәбез.
Юллар – озын, юллар – тайгак,
Гел алга таба юллар.
Чак-чак кына чәкешмибез –
Юл биреп кала еллар.
Арттан дөнья куа килә,
Әлегә тоттырмыйбыз.
Атлыйбыз да йөгерәбез,
Чабабыз – тик тормыйбыз.
Ай китәбез, ел китәбез,
Гомер буе җир китәбез,
Шулай дөнья көтәбез.
Кешелекне айлап, еллап
Киләчәккә илтәбез.
Шулай гомер итәбез…
Аның моңы
Мин әткәйнең гармун уйнаганын
Еш ишетәм соңгы араларда.
Аның моңы тула
Күптән инде
Төзәлгән дип йөргән яраларга.
Искә алам бик еш мин әткәйнең
Җырлый-җырлый гармун уйнаганын –
Бик беләсем килә шул гармунын
Уйнаганда ниләр уйлаганын…
Шадралары тулы моң булгандыр –
Үлә иде әткәй гармун диеп.
Гармунын да атап йөртә иде
«Гармун» диеп түгел, «гармоң» диеп.
Ул Актаныш базарыннан аны
Алып кайткан иде сыер сатып.
Һәм уйнаган иде
Күрекләре
Өзелерлек итеп – чыелдатып!
Әткәй дә юк инде, гармун да юк –
Тик моңнары калды сагынырга.
Ничә еллар инде сүрелмичә
Шул моң яши миндә сабыр гына.
Оныталмыйм һаман мин әткәйнең
Соңгы тапкыр уйнап җырлаганын.
Тик сүзләрен искә төшералмыйм…
Ни хакында иде җыры аның?
Моңы гына истә!
Аның моңы
Күзләремнән тора түгелергә.
Ә сүзләре ул җырлаган җырның
Туып кына килә күңелемдә.
Мәхәббәтем кошы
Син еракта миннән.
Тәрәзәңә
Берәр кошчык килеп кунамы?
Әгәр кунса, кума син ул кошны –
Мәхәббәтеңнең ул кунагы.
Ул – бердәнбер генә.
Ул кошчыкка
Кушылмаган әле исем дә.
Шул кош булып оча синең янга
Яратуым, моңым, хисем дә.
Сөюемнең җаны, рухы ул кош –
Сөй син аны, яме, иркәлә!
Куркытмасаң, синең тәрәзәңә
Ул киләчәк әле иртәгә.
Тик сайрамас ул кош.
Тып-тын торыр,
Карап кына торыр күзеңә.
Ә аннары мәхәббәтем кошы
Очып кайтыр минем үземә.
Ул ташламас сине.
Миннән соң да
Килеп йөрер синең яныңа.
Син тимәссең, яме, ул кошчыкка,
Кагылмассың, яме, җаныма!
Ташлап киттем кышны
Туйдым инде кыштан.
Арытты ла аклык.
Күзгә керә кояш.
Түзә алмам артык.
Сине кыштан эзләп
Таба алмаганга,
Шуңа күрә кышта
Кала алмаганга,
Кереп киттем язга,
Утка кергән кебек,
Утта янасымны
Алдан белгән кебек.
Яшисеңме әллә
Син тик язда гына?
Әйтәм аны, күңел
Тарта яз ягына.
Минем бәхеткә дә,
Ахры, язлар язган.
Мин килгәнче, зинһар,
Китә күрмә яздан!
…Синең күптән язда
Икәнеңне белеп,
Ташлап киттем кышны
Вакытыннан элек!
Оныт!
Оныт безнең мәхәббәтне,
Оныт җирдә мин барын!
Син теләсәң, бик теләсәң,
Кичерермен мин барын.
Булмады диеп исәплә
Бәхетле минутларны.
Теләсәң, мин сүндерермен
Җанымдагы утларны.
Оныт сиңа гына әйткән
Иң кадерле сүземне!
Тик борчылма – сөю үзе
Бирер миңа түземне.
Законнан тыш дип игълан ит
Мин сине яратуны.
Курыкма, минем болай да
Җанымда яра тулы.
Күңелеңнән чыгарып ат,
Оныт минем исемне!
Тик елама! Әллә инде
Миңа җиңел дисеңме?
Тик син минем сүзләремә
Йөри күрмә алданып:
Оныта алмасыңны мин
Белеп торам алдан ук!
Багышлау җыры
Синең белән узган минутларны
Айлар-елларга да алышмыйм.
Уем белән мин гел синең янда,
Өзгәләнсен әле синең җан да –
Бу җырымны сиңа багышлыйм!
Сагынулар, саргаюлар белән,
Югалтулар белән таныш мин.
Син дә мине искә төшерерсең,
Мине сөюеңне төшенерсең –
Бу җырымны сиңа багышлыйм!
Сине уйлап узган гомеремне
Сагышларым белән нәкышлим.
Син дә мине сагынырсың әле,
Узганнарга сарылырсың әле –
Бу җырымны сиңа багышлыйм!
Шатлыкларым күңел тулы иде,
Шатлык идем, инде сагыш мин.
Сиңа ләкин шатлык кына теләп,
Сиңа ләкин аклык кына теләп,
Бу җырымны сиңа багышлыйм!
Әнкәйнең ак чәчләре
Әнкәй дә картайган инде,
Чәчләре дә агарган:
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.
Бик килешә аклары да,
Сагынам карасын да.
Мин агарткан чәч тә бардыр
Ул чәчләр арасында.
Бардыр, бардыр. Кем белгән соң,
Кем белгән соң ул чакта?..
Кайтсак иде балачакка,
Бик бәләкәй булсак та,
Белер идек без нишләргә –
Әнкәйне тыңлар идек.
Кичләрен соңлап кайтсак та,
Бик сирәк соңлар идек.
Аңа ошамаган кызны
Бер дә яратмас идек,
Кайгыртмас идек Әнкәйне,
Бер дә елатмас идек.
Ул чагында рәхмәт кенә
Укыр ул улларына.
Гел түрдә генә утырыр,
Эш тимәс кулларына.
Ул чагында безнең өчен
Ул борчылып яшәмәс.
Шулай булыр иде дә бит,
Әнкәй генә яшәрмәс…
Әнкәйнең чәчләре ап-ак,
Агарган – безнең хакка.
Ул һаман яктыра бара,
Күңеле, җаны акка.
Сокланып карап торырлык –
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Соңрак… соңрак аңлыйбыз.
Сөн буенда Әнкәй басып тора
Сөн буенда Әнкәй басып тора,
Безне сагынып көткән чагыдыр.
Канат чыгаруга бишесе дә
Очып киткәч, кем дә сагыныр!
Сөн буенда Әнкәй басып тора,
Казан тарафында карашы.
Бигрәкләр дә ерак, ерак икән
Шәммәт белән Казан арасы.
Сөн буенда Әнкәй басып тора,
Ак яулыгын тоткан кулына.
Күренми шул әле, ак яулыгын
Болгар иде дә ул улына.
Сөн буенда Әнкәй басып тора,
Сагынуны булмый туктатып.
Үрелепләр карый… Күз яшьләре
Сөн суына тама тып та тып.
Сөн буенда Әнкәй басып тора,
Сөн һәм Әнкәй! Ерак без генә.
Әнкәемнең күз яшьләре барда
Кипмәс әле Сөн дә тиз генә.
Соңгы яфраклар
Яфракларның күчеш чоры –
Күктән җиргә, туган җиргә.
Үпкәләре көзгә түгел,
Ә үзләрен куган җилгә.
Инде ничә кабатлана,
Ел да шулай канатлана
Көзнең алтын яфраклары,
Көзнең салкын яфраклары.
Ахыргы кат тирбәләләр,
Очыналар, талпыналар.
Кинәт җанны өтеп ала –
Әйтерсең лә ялкын алар!
Бөтерелә-бөтерелә,
Бер сүнә дә бер терелә
Көзнең моңлы яфраклары,
Көзнең соңгы яфраклары.
Бер яфраксыз кала инде
Көзге дөнья, көзге күңел.
Хәер, сары ул яфраклар
Кышкы инде, көзге түгел.
Гүя ялгыз кошлар алар,
Ничек кенә кышлар алар –
Кышның туңган яфраклары,
Карлар кунган яфраклары.
Каен суы
Каен суы, кайгы суы –
Каенның күз яшьләре.
«Кыенмы?» диеп сорадым,
Каеннар сүз дәшмәде.
Мин дә бит каен күңелле,
Яралы каеннарым –
Минем ак куанычларым,
Минем ак кайгыларым!
Үзебезнең каеннар сез!
Каеннар, сез – бәясез.
Сезгә кем кул күтәрәдер?
Сез дә сирәгәясез.
Сезнең белән бергәләшеп
Утырып елыйммыни?
Берәрегез урынына
Каеннар булыйммыни?!
Әйдәгез, бергә йөгерик!
Мине дә җитәкләгез.
Телисез икән, мине дә
Каен дип исәпләгез!
Ерактагы кояш
Син беләсең микән, безнең сөю
Башкаларныкыннан татлырак.
Юкка гына әйтмәгәннәр икән:
Ерактагы кояш яктырак.
Ерактагы кояш –
Йөрәктәге кояш.
Йөрәктәге кояш яктырак!
Нишләргә дә белмәгәндә кайчак,
Йөргән чакта ялгыз аптырап,
Мин үземне ышандыра башлыйм:
Ерактагы кояш яктырак.
Ерактагы кояш –
Йөрәктәге кояш.
Йөрәктәге кояш яктырак!
Очар идем кайнар кочагыңа,
Син яшәгән якты як ерак.
Булсын, әйдә, булсын! Ә шулай да
Ерактагы кояш яктырак.
Ерактагы кояш –
Йөрәктәге кояш.
Йөрәктәге кояш яктырак!
Безнең кебек беркем яраталмый –
Мәхәббәткә без бит хаклырак.
Торган саен ныграк аңлый барам:
Ерактагы кояш яктырак.
Ерактагы кояш –
Йөрәктәге кояш.
Йөрәктәге кояш яктырак!
Шулай шул
Икәү эчкән чишмә шул ук,
Икәү тапкан тугай – шул.
Тик үзебез генә менә
Үзгәргәнбез бугай шул.
Шулай шул,
Шулай шул…
Без үзебез үзгәрсәк тә,
Кырда шул ук тургай шул.
Әле дә бер-беребезне
Яратабыз бугай шул.
Шулай шул,
Шулай шул…
Һавада – икәү сокланган
Шул йолдызлар, шул ай шул.
Андый кичләр, андый хисләр
Онытылмый бугай шул.
Шулай шул,
Шулай шул…
Әрем исе, әрем тәме…
Кайтсам әгәр авылыма,
Чыксам әгәр болыннарга,
Әрем исе, әрем тәме
Элек йөргән урыннарда.
Эзләп кайтам әремнәрне –
Чыкмый гына исләремнән.
Исни-исни исерәм дә
Исәрләнәм исләреннән.
Шул әремнәр исе тула
Сагыш дигән яраларга.
Яннарымда юк берәү дә
Яралардан араларга.
Язмышларның бар ачысы
Әллә инде әремдәме?
Әллә инде мин үзем дә
Шул әремнәр хәлендәме?
Язмышлар да ачы икән,
Ачы икән әрем төсле.
Өзмим әле әремнәрне,
Өзәр идем – әрәм төсле.
Тынгы бирми әремнәрнең
Әле исе, әле тәме.
Мине генә әрнетәме
Әрем исе, әрем тәме?!
Әрем хисе…
Әрем гаме…
Өч җыр
Кайтам туган якларыма –
Һаман шул мәгърур килеш.
Туган җирдә өч горурлык –
Агыйдел! Урал! Илеш!
Булса булыр икән җирдә
Могҗизаларга тиң эш.
Шул могҗизаның өчесе –
Агыйдел! Урал! Илеш!
Бу якларга кем килсә дә
Гашыйк була – бу ни эш?
Туган җирнең өч гүзәле –
Агыйдел! Урал! Илеш!
Җырларны булмый туктатып,
Җыр яңгырарга тиеш!
Туган җиремнең өч җыры –
Агыйдел! Урал! Илеш!
Алтын алма
Сине генә яратырмын, дидең,
Иң бәхетле кеше иттерсәң,
Әгәр миңа оҗмах бакчасыннан
Алтын алма өзеп китерсәң.
Яратыласым бик килә иде,
Башка чара миңа калмады:
Ничек итсәм иттем, ләкин табып
Китердем ул алтын алманы.
Һәм яраттың мине. Ә алмасы
Әй тәмле дә, ал да иде ул –
Үзегезнең алма бакчасыннан
Урлап чыккан алма иде ул…
Талбишек
Бездә бишек әллә ничек –
Талдан, җырдан үрелә.
Җырлы бишек, җылы бишек
Эленә өй түренә.
Җырлый бишек, елый бишек!
Җырлый-елый моңлана –
Әллә бишек, әллә инде
Бишектә яткан бала?!
Бишеге дә үрелгән шул
Сөндә үскән таллардан –
Җырчы таллар, елак таллар…
Моңнар тама алардан.
Ул талларга ал таңнарда
Сандугачлар кунгандыр.
Кунып кына калмагандыр,
Оя корган булгандыр.
Сеңгәндер ул талбишеккә
Әнкәмнең моңнары да.
Шулайдыр шул, талбишекнең
Юк шуңа тынганы да.
И тирбәлә өй түрендә
Талбишек талгын гына…
Үрсәгез бишек, алыгыз
Безнең як талын гына.
Бишек ничек җырламасын,
Сөн талларыннан үр дә!
Талбишектә үстем мин дә –
Сизелмимени бер дә?!
Агыйдел кызы
Син Агыйдел кызы инде,
Агыйдел – табынганың.
Төштә күрдем иңнәреңә
Дулкыннар кагылганын.
Агыйделдә коенасың,
Чыланмасын толымың.
Көлүең чыңы – ярларда,
Ник күзләрең тулы моң?
Сокланып карап торасың
Дулкыннар уйнаганга.
Төшләремә керәсеңдер
Гел сине уйлаганга.
Сиңа талпына сөюем,
Кайдан алыйм түземне?!
Агыйдел минем өчен дә
Иркәләсен үзеңне.
Агыйделдә коенасың,
Чыланмасын толымың.
Көлүең чыңы – ярларда,
Ник күзләрең тулы моң?
Яшьлегем-шигырьләрем
Икәү
Без бербөтен – ярымшарлар,
Бер кошка – ике канат.
Җитәкләшеп йөгерәбез,
Кояшлы үргә карап.
Бәхет булып берәм-берәм
Йолдызлар кабыналар.
Безнең сөюне дәлилләп,
Аккошлар кагыналар.
Тормыш үзе бәхет кебек,
Кайгылар юк та сыман.
Икәүләп кереп барабыз
Бәхетебез тупсасыннан.
Ах, гафу ит!..
Тәрәзәдән көзге белән
Шаярткан кыз син идеңме?
Шаяртып кына, артымнан
Кар аткан кыз син идеңме?
Түгелмени?
Ах, гафу ит…
Урамнан үткәндә, өскә
Су сипкән кыз син идең бит.
Нарасый күңел дөньямны
Ут иткән кыз син идең бит.
Түгелмени?
Ах, гафу ит…
Күктәге ак йолдызларны
Яраткан кыз син түгелме?
Садәлегең белән мине
Караткан кыз син түгелме?
Шулаймыни?
Ах, гафу ит…
Төнге урамда
К-га
Төнге урам.
Учларыңа
Ак кар ява.
Акрын гына,
Тып-тын гына,
Вак кар ява.
Тәрәзәләр бездән микән
Оялалар:
Кинәт кенә йә сүнәләр,
Йә яналар.
Артыбызда ап-ак булып
Эзләр кала.
Безгә елмаеп караган
Йөзләр кала.
«Нинди бәхетле пар!» дигән
Сүзләр кала.
Алда тормыш,
Алда шатлык
Әллә күпме…
Йолдызларның берсе әнә
Җирне үпте!
Тәүге кар
Тышта – зәңгәр кар яктысы.
Чагыла күзләрем.
Карлар бии.
Яшь кызларга
Охшатам үзләрен.
Иреннәреңә кунарга
Кызыгып ява кар.
Керфегеңдә,
Чәчләреңдә –
Җылы кар,
Яңа кар.
Әллә соң кызлар урамга
Чәчкәнме чулпылар?
Бер-берсенә орынсалар,
Валлаһи, чылтырар
Көмештәй чулпылар.
…Беренче карлар юк инде –
Күптәннән күмелгән.
Аклыгы беләнме,
Сафлыгы беләнме
Китмәгән күңелдән.
Кызлар елый
Кызлар елый.
Якыннары,
Яудан кайтмый,
Ятып калса еракларда,
Соңгы куанычы булган
Мәхәббәтен югалтканда,
Үкси-үкси кызлар елый.
Сагынса да, кызлар елый,
Күңеленә моңнар күче
Сарылса да, кызлар елый,
«Зөлхиҗә»не җырлый-җырлый.
Кызлар күңеле бәхет көтә,
Бәхеткә дип төшләр юрый.
Бәхет булып сөю килсә,
Сөенечтән кызлар елый.
Әллә чынлап,
Әллә юри,
Көлә-көлә,
Кызлар елый.
Син!..
Кайгыммы син, бәхетемме?
Бәлки, хатам, ялгышым?
Ни булса да булган инде,
Синдә – бөтен язмышым.
Беләм йөрәкләрнең бергә
Типкәнен, тибәчәген.
Бердәнбер үткәнем бит син,
Бердәнбер киләчәгем!
Әткәм алмагачлары
Бакчабызда шаулап үскән
Алмагачлар – әткәм төсе.
Алар мине якын итеп
Елмаялар, әткәм төсле.
Алмагачлар бик зур инде,
Ә мин һаман бала кебек.
Бакчабызга килеп керсәм,
Әткәм каршы ала кебек.
Көз инде
Көз инде.
Көзге чәчәкләр
Чыкларда коена.
Алтын яфраклар әйтерсең
Кояштан коела.
Һавада –
Китеп баручы
Торналар тавышы.
Шул торналарга кушылды
Йөрәгем кагышы.
Күңелләрдә
Гел яз да бит,
Ә җирдә көз инде.
Юксынулар үтәр лә ул,
Йөрәгем, түз инде.
Хәер, нигә юксынырга,
Көзе дә үз инде –
Түз инде!
Апрель
Апрель.
Урамда –
Гашыйклар.
Бәхетлеләр,
Бар да пардан.
Ә үзләрен
Ак кар сарган.
Яз исләре
Аңкый кардан.
Явып калыйм
Дигән кебек,
Тәңкә-тәңкә
Апрель кары
Төшә җиргә,
Сизәдер ул
Явалмасын
Моннан ары.
Ява һаман
Апрельнең
Сулы кары,
Соңгы кары…
Сабыйлар
Күңелемени,
Ап-ак кына
Җирнең өсте.
Апрель кары
Ява тышта.
Кыш та төсле,
Яз да төсле…
Алдагансың…
Мин – синеке!
Шулай дия идең,
Син кайчандыр бары
Мине сөя идең.
Минем өчен
Көлә иде
Кояшлы күк.
Зәңгәр күзең,
Көлүләрең,
Үбүләрең,
Минем өчен
Хәтта үзең,
«Сөям» сүзең…
Әйткәннәрең
Дөрес кебек иде,
Тик сөюең миңа
Булмаган…
Ә шулай да
Әле күзләреңнең
Зәңгәрлеге һаман
Уңмаган.
Сәер йөрәк
Күпләр чиртте йөрәк кылын –
Көй чыгара
Алмадылар.
Азак уйный алмасларын
Үзләре үк
Аңладылар.
Ул кылда уйнау өчен бит
Паганини
Булу кирәк!
Ә андыйлар ятмый тулып,
Аны уйнар
Куллар сирәк.
«Яратам!» дисең.
Аны бит
Теләсә кем
Әйтә ала.
Йөрәгемдә бер генә кыл –
Уйный алсаң
Уйнап кара!
Казан төне
Нинди гаҗәеп
Дөнья бу!
Юк, төш түгел,
Өн бу, өн бу.
Кочагымда –
Казан төне…
Әллә нинди
Үзгә төн бу.
Бу утлар –
Төсле музыка.
Төннәр буе
Сөеп тыңла!
Казан чумган
Дәртле моңга.
Парлар үтә…
Гашыйклар да
Бәхетлерәк
Бугай монда.
Йолдызлар да
Кайнаррак,
Бүген хәтта
Ае бөтен.
Көндез сизеп
Булмый торган
Матурлыкны
Җыйган бу төн…
Ярый әле
«Сине генә сөям!» дидең,
Күзең алмый күзләремнән.
Йөрәк артык беркатлы шул –
Тиз ышанды сүзләреңә,
И чибәр кыз!
Ә беркөнне,
Сүнмәсен дип,
Йөрәгемне яндырдың да
Китеп бардың,
Моңсу көзне
Берүземә калдырдың да,
И чибәр кыз!
Көзләр үтте.
Инде мине
Икенче кыз бәхетле итте.
Ул бәхетне тапмас идем –
Ярый әле ташлап киттең,
И чибәр кыз!
Сагыну
Мин һәрчак сагындым сине –
Таңнарымда, кичемдә.
Бер мизгелгә аерылгач
Сагынуым исемдә…
Хәзер шуларны уйлыйм да
Үткәннәргә сарылам.
Синең өчен янып йөргән
Көннәремне сагынам.
Соң инде
Юкка гына ничә мәртәбәләр
Онытырга сине тырыштым.
Әллә инде алдан билгеләнгән
Язмышлары бармы тормышның?
Тырыштым, тик сиңа табынуым
Ник, ичмасам, бераз суынсын?!
Хыялымда һаман синең сурәт,
Күз алдымда һаман синең сын.
Төшләремдә өздем бакчагызның
Кояш сеңгән алтын алмасын.
Ә йөрәгем күптән сизгән иде
Синнән башка яши алмасын.
И акыллым! Гомер буе җанга
Якын булып калырсың инде.
Оныталмыйм! Бәхетемә каршы,
Онытырга сине соң инде!
Сөн буена чакыру
Әйдә безгә – Сөн буена
Кунакка барасыңмы?
Ак чәчәкләр өзеп бирсәм,
Түшеңә кадарсыңмы?
Сөн буеның бөрлегәнен
Авыз итеп карарсың.
Су кергәндә, Сөнгә карап,
Чәчләреңне тарарсың.
Кичләрен Сөнгә җыелган
Йолдызларны күрерсең.
Аланнардан чәчәк җыеп,
Такыялар үрерсең.
Әйдә безгә – Сөн буена
Кунакка барасыңмы?
Тик онытма Сөн буенда
Гомергә каласыңны!
Бәлки…
Ялгызлыктан кемнәр йолып калыр?
Сагынудан кемнәр аралар?
Сагышларга якынайган саен,
Ерагая бара аралар.
Поезд – мәрхәмәтсез. Поездлар ул
Аңлыймыни гашыйк күңелен?!
Ә син балкыдың да бәхет төсле
Ак перронга кереп күмелдең…
Үзгәртерме еллар, ераклыклар?
Бүгенгедән үзгә булсак та,
Мин аңлармын сине. Бәлки, син дә
Кичерерсең мине ул чакта.
Элеккечә, бәлки, янармын мин,
Элеккечә, бәлки, яналмам?!
Сиңа алып килгән яшел поезд
Алып китте мине яңадан.
«Бер киткәчтен, инде сиңа…»
Бер киткәчтен, инде сиңа
Кабат кайтмам
Дигән идем.
Түзәлмәдем – кайттым да мин
Алларыңа
Башым идем…
Бу минутта син – көчле зат!
Калаласың,
Китәләсең.
Мине мәңге бәхетле дә,
Бәхетсез дә
Итәләсең…
«Син тылсымлы дөнья бугай…»
Син тылсымлы дөнья бугай,
Кул тимәгән серле җисем.
Аңлый алмыйм серләреңне,
Син дә миңа шулай дисең.
Соң, алайса, икәүләшеп
Шул серләрне табыйк әле.
Юк…
Әлегә бер-беребезгә
Серләр булып калыйк әле.
Серләр булып карыйк әле!
Кызык кыз
Син – кызык кыз…
Сөйләшкәндә
Кызара ал яңакларың…
Гаҗәп кебек моңа кадәр
Берәүне дә яратмавың.
Син – кызык кыз…
Очрашканда
Сөйләшәсең көлеп кенә,
Үз бәяңне белеп кенә,
Сер бирмәгән кебек кенә.
Син – кызык кыз…
Аңлый алмыйм:
Дәүме соң син, нарасыймы?
Шушы чагың сабыйлык һәм
Олыгаю арасымы?
Ә шулай да ышандырмый
Берәүне дә яратмавың.
Син – кызык кыз…
Сөйләшкәндә
Ник кызара яңакларың?..
Көз
Сагынуга иң мул чак.
Ялкынлана көзге урман,
Һәрбер усак – бер учак.
Җанымда кайгы барга,
Эч серләремне сөйләдем
Игезәк каеннарга.
Сагышларым бер кочак.
Синең яулыгың шикелле
Җилфердәп калды учак.
«Күз тимәсен күзләреңә…»
Күз тимәсен күзләреңә,
Бигрәк каралар икән.
Һәрчак шулай матур итеп
Миңа карарлар микән?
Кара төндәй күзләреңә
Күзем төште күптәннән.
Бер үбимче күзләреңнән,
Төсен җуймас үпкәннән.
Соңлау
Урманнарга алып килде юлым.
Каеннарда яна көз төсе.
Килешеп тора үзе. Ни дисәң дә,
Каеннарның ул да үз төсе.
Айный алмый шушы матурлыктан
Озак йөрдем Каен илендә.
Әмма болар миңа язмагандыр…
Соңга калып, ахры, киленгән.
Бу манзара хәтерләтте сине.
Сиңа да бит шулай соңладым.
Поездыннан калган мәхәббәтнең
Газаплары җанда чыңлады…
Ә каеннар сабыр. Алар һәрчак
Таң җиленең назын тоярлар.
Миннән башка яфрак ярган алар,
Миннән башка яфрак коярлар.
Белмисең
Юкка янып йөрмә, егет,
Яратмыйм сине, дисең.
«Сөям» дигән сүзләреңә
Бик китми, дисең, исем.
Ялындыр, әйдә, кыландыр,
Үкенерсең азактан.
Тик мин дә сер бирмәм, кызый,
Коткар, димәм, газаптан.
Сизми дә калырсың әле
Миңа күз атканыңны.
Син бит үзең дә белмисең
Мине яратканыңны!
Тайлар
Тыпырдаша
Кайнар
Тайлар,
Тик тузан
Тузып кала,
Тик күзләр
Кызып кала…
Тайлар оча!
Булдыралсаң,
Узышып,
Узып кара!
Күккә ыргый берсе әнә –
Кояшны тешләмәкче!
Ялан гына җитми, ахры, –
Биектә кешнәмәкче!
Әллә ничә ат көчледер
Яшь тайлар ярсынганда,
Иге-чиге күренмәгән
Киңлекне тарсынганда…
Тайлар оча!
Алар да бер
Җиз йөгәннәр
Киярләр.
Яшь тайларны
Иң беренче
Яшь егетләр
Иярләр.
Ә аннары
Очар әле
Алар әллә кайларга.
…Карт ат кына
Гаҗәпләнеп
Карап тора тайларга.
Туган як язы
Ярларыннан чыга-чыга,
Уйный-уйный ага Базы.
Без күпердә икәү генә,
Янәшәдә – Яркәй язы.
Яз белән тулган туган як.
Икебезгә әллә азмы?
Үзебез белән алыйкмы
Истәлеккә шушы язны?
Каеннарда – яшькелт алка,
Өр-яңа җәй туар-тумас.
Үз ишен тапкан шатлыктан
Пар күңелләр тулар-тулмас…
Кларага
Мин сиңа күз яше генә,
Әрнү генәдер инде.
Нишлисең, сөю-сөелү
Әрнү белән бер инде!
Көчәйгән саен мәхәббәт,
Әрнүләр арта бара.
Безнең йөрәкләр тулыдыр
Сөюдән калган яра.
Кичер бу газаплар өчен.
Әллә миңа рәхәтме?!
Тик беребез дә теләми
Башкача мәхәббәтне.
Малайлар
Фән энекәшкә
Озатабыз малайларны –
Кыңгыраулы атлар белән,
Иң изге теләкләр белән,
Вәгъдәләр һәм антлар белән
Озатабыз.
Ә малайлар – сабый гына,
Кайгы төсен танымаган,
Шәраб тәмен татымаган,
Бер кызга да табынмаган
Сабый гына.
Үзләре әзер барсына,
Имин булсын өчен илләр.
…Киткәндә малайлар гына,
Ә кайтуга – җиткән ирләр.
Элегия
Таныйсыңмы,
Әткәй, олы улыңны?
Кайттым әле тагын яныңа.
Күңелемә җылы җитмәгәнгә,
Җиңел булмасмы дип җаныма,
Кайттым әле, Әткәй, яныңа.
Гомер үткән.
Син юкка да күптән.
Үзем хәзер әти булырлык.
Әнкәй генә елаштыра менә…
Тулырлык шул күңел, тулырлык.
Безнең өчен – балаларың өчен
Йөрер чагың да бит куанып…
Сагышыннан сары чәчкә аткан
Кабереңдәге сәрви куагы.
Дөнья бит ул
Елата да, көлдерә дә,
Баета да, бөлдерә дә –
Дөнья бит ул.
Бер сораусыз яраттыра,
Бер ямьсезгә караттыра –
Дөнья бит ул.
Берәүләрне Алып итә,
Тик барыбер алып китә –
Дөнья бит ул…
Кайткан саен
Тездән генә калган Сөннең суы,
Кечерәеп калган таныш яр…
Кайткан саен бер яңалык көтә –
Сирәгәя иске танышлар.
Сабакташлар күптән өйләнгәннәр,
Яшьтәш кызлар күптән кияүдә.
Һәрберсенең инде ким дигәндә
Өч баласы елый биләүдә…
Киткәнгә дә шактый булган икән,
Килеп күрешәләр – танымыйм.
Сыйлашырга шәраб табылса да,
Сөйләшергә сүзләр табылмый.
Фәлсәфәләр, уй-шөгыльләр башка,
Башларда да башка мәшәкать.
Бар әңгәмә – балачакка кайту.
Кабатлана шулай ничә кат?!
Хәтта өйләр гел яңарып тора,
Тик Әнкәйнең һаман шул өе.
Туган җирне яратулар гына,
Сагынулар гына шул көе.
Кайткан саен бер яңалык көтә,
Югалтулар көтә, табышлар…
Тездән генә калган Сөннең суы,
Кечерәеп калган таныш яр.
«Әллүки»
Мондый җырны еллар, заманалар
Тыңласыннар
Һәм баш исеннәр!
Мәңгелеккә туган җырлар бар бит,
Мәңгелеккә туган исемнәр…
Заманында дөньяларын онытып
«Әллүки» не Тукай тыңлаган.
Әллә Тукай сөеп тыңлаганга,
«Әллүки» ләр һаман тынмаган.
«Әллүки» не тыңлап
Моңлангандыр Тукай,
Елагандыр, бәлки, сиздерми.
Елагандыр…
Елатканга микән,
«Әллүки» ләр безне биздерми…
Заманалар белән бергә һәрчак
Безнең җырлар дөрләп яналган.
«Әллүки» не һәр тыңлаган саен,
Мин Тукайны уйлыйм яңадан.
Моң агыла, моң кагыла җанга –
Әллә тылсым инде, әллә көй?!
Нәкъ Тукайны тетрәндергән кебек,
Тетрәндерә мине «Әллүки»!
Элекке «Англетер» гостиницасында
Есенинның монда соңгы җыры,
Сүнеп өлгермәгән өмете.
Хисләренең ярсып талпынуы,
Акылының соңгы үгете…
Уйланырга куркып басып торам,
Шашып торам, искә килалмый.
Ничек аңлатырга бу үлемне?
Шагыйрьләрнең җанын кем аңлый?
Ә фаҗига булган!
Таш диварлар
Җимерелми ничек түзгәндер?!
Шагыйрь, бәлки, килер таңнарыннан,
Язларыннан өмет өзгәндер?
Бу үзеңә хыянәттер, бәлки?
Коткарудыр, бәлки, үзеңне?
Ә шулай да нигә кирәк әле
Китеп бару, көтми көзеңне?!
Шагыйрь турысында бүгенгәчә
Риваятьләр йөри, бәетләр…
Тик ялгышын аның
Булмый яклап,
Булмый аклап,
Булмый гаепләп.
«Без – җиденче катта!..»
Без – җиденче катта!
Үрелдисәк,
Йолдызларга җитә кулыбыз.
Йолдыз малайлары көн дә бездә,
Шулар белән уйный улыбыз.
Баш әйләнә бераз.
Ә шулай да
Рәхәт икән яшәү өстәрәк.
Моннан караганда
Хәтта дөнья
Икенчерәк, башка төстәрәк.
Тик өйрәнеп җитеп булмый әле
Тормыш рәхәтенә, тәменә.
Без бай инде – олы бер бүлмәбез,
Зур бер улыбыз бар… әлегә.
Хыял белән бергә акыртынлап
Биеккәрәк һаман менәбез…
Әллә каян эзләмәгез безне –
Кояш белән күрше генә без.
«Беребез дә алдан белә алмый…»
Беребез дә алдан белә алмый
Язмышларның кая дәшәсен.
Барыбыз да олы бәхетләрен,
Шатлыкларын көтеп яшәсен!
Аралашып килә көннәр-төннәр,
Чиратлашып килә фасыллар.
Дан-дәрәҗә дә бит һәр кешегә
Дәррәү генә килми, асылда.
Хакыйкатьне тапканчыга чаклы
Юлыгабыз күпме ялгышка…
Гел берәүләр генә батыр калмый,
Гел бер атлар бармый ярышка!
Бер кызга
Миңа күзең төшкән икән,
Йокыларың качкан, имеш.
Сөюеңне минем өчен
Саклыйсыңдыр иң саф килеш.
Рәхмәт инде, и кыз бала,
Яратуың өчен мине.
Беләм, сиңа рәхмәт түгел,
Сиңа сөю кирәк инде.
Газаптадыр синең җаның,
Сөясеңдер, бәлки, әл дә.
Ләкин ни кыла алам соң? –
Мин бит үзем синең хәлдә.
Мәхәббәт
Әрнеттең дә ничә кабат,
Юаттың үзең азак.
Газаптан торган шатлык син,
Шатлыктан торган газап.
Бозлар ага Базыда
Кызлар төсле өлгергән яз!
Бозлар ага Базыда…
Шундый чак – чиксез шикелле
Шатлыкларның азы да.
Җирнең иң дәртле вакыты,
Җырлап тора көннәре.
Мондый мәлдә гашыйк булмас
Бу дөньяның кемнәре!
Ә кызлар әй үзгәргәннәр,
Сылуланганнар янә!
Иң усал кызлар да хәтта
Елмая безгә әнә…
Ә Базыда бозлар ага…
Күкләрне күмеп акка,
Кыр казлары инде күптән
Чыккандыр кайтыр якка.
Әнкәйләр
Әнкәйләргә Алла ярдәм бирсен!
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Йә кояштан һәйкәл салырлык…
Давылларга каршы китәбез без,
Утлар-сулар күпме кичелә!
Туган өйгә юлны онытабыз –
Ә әнкәйләр барсын кичерә.
Якын дуслар ташлап китә безне,
Хыялларын күпләр югалта.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз –
Ә әнкәйләр безне юата.
Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса – тарата.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз…
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!
Кылыч
Тоткач чыңлап тора кылыч.
Бер карасаң, гади корыч.
Нинди тыныч – кында чакта,
Тик куркыныч – кулда чакта.
Булмас иде һич куркыныч,
Кем кулында бит ул кылыч?!
«Күзләрем – зәңгәр киңлектә…»
Күзләрем – зәңгәр киңлектә,
Тыныч түгел йөрәгем.
Уйлана күңел, борчыла:
Бармы җирдә кирәгем?
Нинди файдам бу дөньяга?
Ниләр килә кулымнан?
Игелек күпме эшләнгән,
Күпме гөнаһ кылынган?
Дөньяга баккан күзләрем…
Зәңгәр күктә – ак болыт.
Җир каршында калсаң иде
Ак болыттай ак булып,
Ак болыттан ак булып!
Шундый инде без менә
Әле без әллә кем түгел,
Кешедән дә ким түгел!
Безгә артык җебегәннәр
Һәм әрсезләр тиң түгел.
Тыйнак шул без.
Тыйнаклыклар,
Белмим, каян киләдер?
Шуның белән мактанабыз,
Кимсенәбез нигәдер.
Көрәштә, гадәттәгечә,
Җиңәбез тыйнак кына.
Батырларны җиргә алып
Салабыз җыйнак кына.
Каравыл кычкырмыйбыз без,
Түзәбез тыйнак кына.
Мәҗлесләрдә – уйнап-көлеп,
Өйләнсәк – туйлап кына.
Җырласак та, туйласак та,
Йөрмибез уйнап кына.
Уйнап йөрер заманмы соң? –
Карагыз уйлап кына.
Тыйнак кына яшибез дә
Китәбез тыйнак кына…
Без бу җиргә хуҗа да бит,
Дөньяда – кунак кына.
Аптырыйсыз. Әйтерсең лә
Андыйлар бер без генә.
Әйбәтме, әйбәт түгелме –
Шундый инде без менә!
Кояшка омтылу
Елларны артта калдырып,
Кояшка менеп барам.
Кояшта янасымны мин
Алдан ук белеп барам.
Җаным Кояш таләп итә!
Ут аша, ялкын аша
Бар барлыгым, бар җисемем
Кояшка якынлаша.
Беләм, Кояш ялкынында
Канатны көйдерермен.
Көйдергән чакта да ләкин
Кояшка тидерермен.
Янармын, дөрләп янармын
Мин, Кояшка үрелеп…
Һәм кабат яши башлармын,
Ялкынга әверелеп!
Кагылыйммы карларга?..
Ике төсне тели күңел –
Зәңгәрне тели, акны.
Кышлар да үзебезнеке,
Язлар да безнең яклы.
Кышлар – гашыйк булыргадыр,
Ә язлар – табынырга.
Ярый әле кышларым бар
Язларны сагынырга…
Каеннар да әзерләнгән
Яз булып кагынырга.
Мин үзем дә әзер бүген
Яз булып кабынырга.
Кыенсынып басып торам
Карларга кагылырга:
Ашкынып тора алар да
Яз булып агылырга.
Карлар агар ташкын булып,
Сыялмыйча ярларга.
Язга күмелер бу дөнья –
Кагылыйммы карларга?!
Алар мине ташламас…
Кояшлы көн өчен,
Айлы төн өчен…
Кулъяулыкка чигелгән сүзләр
Мин тууга көннәрем дә,
Төннәрем дә аязган:
Көннәремә Кояш тигән,
Төннәремә Ай язган.
Шатлыкларым – Кояштандыр,
Сагышларым – Айдандыр.
Кайгыларны, хәсрәтләрне
Әйтә алмыйм, кайдандыр?
Мин, мөгаен, Ай-Кояшның
Туганыдыр, улыдыр…
Шуңа күрә җаным Ай һәм
Кояш белән тулыдыр.
Үзем китсәм дә, онытмас
Кояшым да, Аем да:
Искә алырлар чиратлап
Баш очымда – каенда.
Төн буе Ай очып йөрер
Минем янда әйләнеп;
Иртән Кояш менеп кунар,
Алтын кошка әйләнеп.
Хыянәтне белми алар:
Ташламаслар алда да.
Кояш һәм Ай булса, миңа
Кыен булмас анда да…
Үлән
Төртеп чыккан яшь бер үлән,
Кара карны кайнатып.
Җәй көтеп алҗыган җирне
Җибәрде ул айнытып.
Ефәк шикелле бу үлән,
Кыяклары яшелдән.
Елкылдап тора. Әйтерсең
Чәчрәп чыккан яшеннән.
Җәйнең җаны түгел микән
Яшь үлән – яшел тылсым?
Ни булса да булсын, әмма
Аягы җиңел булсын!
Талпына үлән яшәргә,
Үзе – яшел борынлы.
Ә үзеннән көнләшсәң дә,
Көнләшсәң дә урынлы!
Дөнья яшәргәндә
Ябалдашын күккә чөеп,
Кояшка үрелә дә,
Ямь-яшел тантана булып,
Агачлар бөреләнә.
Ә бөреләргә яшь кенә
Яфраклар яшеренгән.
Яшәрер дөнья, яшәрер
Яфраклар яшеленнән.
Хәрәкәт, тереклек инде
Бөреләр оясында.
Яшел йолдызлар кабына
Агачлар дөньясында…
Дөньялар һаман да яшел,
Ямь-яшел килеш әле.
Димәк, без дә яшәрергә,
Яшәргә тиеш әле!
Сабырлык
Әнкәйнең алтын сүзе бар,
Җанга уеп салырлык:
«Авыр чакта, улым, сиңа
Бирсен Ходай сабырлык».
Булды еллар:
Ил өстенә
Килгән чакта авырлык,
Ничә тапкыр саклап калды
Нәкъ әнә шул сабырлык.
Без дә, үсеп җитмәс кебек,
Киләчәккә сарылдык.
Түздек, үстек тәгәрәшеп…
Ярдәм итте сабырлык.
Туза-туза еллар уза,
Җаннарны моң сарырлык.
Һәм үксерлек… Ярый әле
Канга сеңгән сабырлык.
Ә чорыбыз сабыр түгел,
Аннан сабак алырлык.
Мондый чакта безнең өчен
Иң кирәге – сабырлык.
Хәтәр заман!
Бер минутта
Җиремнән көл калырлык.
Калмас… калмас… Кешелекне
Саклап калыр сабырлык!
Егерме биш яшь
Үз дөньяма инде сыя алмыйм,
Ярсуларны җаннан тыя алмыйм –
Янар уйлар күккә атылды.
Тик артыгын дулап, тузып булмый,
Күпме ярсысаң да узып булмый
Егерме биш яшьлек акылны.
Күңелләрдә әле май чагында,
Күзләр – йолдыз, йөзләр ай чагында,
Мөлдерәмә җырга бай чакта,
Мәхәббәтнең ефәк кичләрендә
Егерме биш яшьлек хисләрне дә
Тыеп булмый икән кайчакта.
Берчә тузып, берчә кызып китә,
Нишләсәң дә үзенекен итә,
Карыймыни йөрәк үгеткә…
Күпме генә ярсу булса да аз,
Нинди батырлыклар кылса да аз
Егерме биш яшьлек егеткә!
Бер башымда йөз төрле уй…
Бер башымда йөз төрле уй:
Кайсы мөһимрәк икән?
Кайсы бик кирәк икән?
Бу сорауга йөз җавап бар:
Кайсы хата, кайсы хак?
Кайсы кара, кайсы ак?
Берүземә йөз юл, йөз дус:
Кайсы юлдан китәргә?
Кайсын юлдаш итәргә?
Бер күңелдә йөз төрле хис:
Кайсын сайлап алырга?
Кайсы белән калырга?
Ялгышырмын, адашырмын –
Барысын сынап карармын.
Йөзенчесендә булса да,
Иң дөресен,
Иң кирәген,
Иң әйбәтен
Барыбер бер
Табармын!
Учак монологы
Утны өреп сүндергәнне
Әйтмәсәгез дә беләм.
Тик… өргәнгә шәмнәр генә
Сүнәләр берәм-берәм…
Ә мин – учак!
Сүндерергә
Теләсәгез – өрегез!
Ләкин ялгышканыгызны
Аңлар өргән берегез.
Мин бит очкынланам гына,
Дөрлим генә өргәнгә.
Өрегез, өр! Миңа әле
Дөрләргә дә дөрләргә…
Мин – дуамал: кирәк чакта
Түземсез дә, түзем дә…
Ярсытмагыз! Вакыт җиткәч,
Мин сүнәрмен үзем дә.
Сезнең өрү миңа инде
Кирәк булмас ул чакта…
Тик мин сүнмим!
Сез фәкыйрьләр
Мохтаҗ әле учакка.
Бозлар ага яшел җәйгә таба…
Уяныгыз тизрәк, каеннарым!
Йокламагыз изрәп, күлләрем!
Яз кайтты бит безгә!
Каршылагыз
Туган якның тансык көннәрен…
Такташ күзләре күк
Зәп-зәңгәр күк –
Мәхәббәт һәм Яшьлек билгесе.
Зәңгәр кардан кояш челтәр бәйли,
Кызлар кызыкмалы өлгесе.
Яланнарга,
Якты аланнарга
Челтәр карлар шундый килешә.
Челтәр астындагы гөрләвекләр
Челтер-челтер килеп көлешә.
Ә адашып калган соңгы буран
Дулап ала кайчак аз гына.
Туктап бакса,
Җилләр искән кыштан –
Тирә-якта якты яз гына.
Өмет өзеп кабат дулавыннан,
Өркеп безнең Идел мартыннан,
Чабып китә буран, өерелеп,
Февраль бураннары артыннан.
Буран бөтерелгән тугайларда
Җир селкетеп тайлар тупырдар.
Ә бүгенгә монда карлар китә,
Каргаларын көтә тупыллар…
Бозлар ага яшел җәйгә таба.
Калып булмас язгы агымнан.
Яз да кайтты җиргә!
Сөенчесен
Үзем алдым туган ягымнан.
Син борчылма, Туган илем!
Күптән инде
Төн бит инде,
Бераз гына
Ял ит инде,
Туган илем!
Син борчылма –
Төнлә син ял иткән чакта
Солдатларың һәрчак уяу,
Солдатларың тора сакта!
Күптән вакыт
Ятарга да,
Ял кирәк бит
Батырга да,
Туган илем!
Син борчылма –
Төнлә син ял иткән чакта
Гашыйкларың уяу синең,
Гашыйкларың тора сакта!
Безнең алда –
Хезмәт таңы,
Бөек эшләр
Көтә тагы,
Туган илем!
Син борчылма –
Төнлә син ял иткән чакта
Шагыйрьләрең төн йокламый,
Шагыйрьләрең тора сакта!
Җиргә инде кырау куна килә…
Килеп керде җиргә
Бунтарь җанлы,
Кырыс табигатьле ноябрь…
Соңга калган соңгы аккошлар күк,
Ак болытлар оча каядыр.
Үрмәкүчләр күккә менеп бара
Кояш сызган якты эз белән.
Су буйлары,
Алма бакчалары
Бизәлгәннәр якты көз белән.
Ак каеннар «Әпипә»не бии,
Кояш төшкән бәйрәм итәргә.
Озаталар көзне!
Ә көз үзе
Уйламый да әле китәргә.
Алтынсу көз бүләк итә безгә
Көннәренең алтын җиллесен.
Өрәңгеләр,
Флагчыклар тотып,
Җилфер-җилфер көтә
Җидесен…
Җиргә инде кырау куна килә.
Яңгырлар да – яфрак, кар катыш.
Вакыт-вакыт карын җибәрсә дә,
Күренергә әле курка кыш.
Ә ноябрь беркөн яучы булып
Кавыштырыр көзне кыш белән.
Китеп барыр аннан, туган җиргә
Куанычлы яңа кыш теләп!
Давылдан соң
Тамырлар, кара тамырлар,
Кап-кара җирдән чыгып,
Диңгез җанварлары кебек
Яталар, тыпырчынып.
Ботаклар дип хис итәдер
Үзләрен алар өстә;
Хәтта яфрак ярмакчыдыр,
Кызыгып яшел төскә…
Юк… ят итәр яктылыкны,
Кояшны да талымлар
Имәннәрне ничә гасыр
Тотып торган тамырлар.
Алар бит теге дөньядан –
Караңгыдан, тирәннән.
Аларга кояш кирәкми:
Алар төнгә өйрәнгән.
Көйрәячәк, кибәчәкләр
Алар кояш утында.
Ә аннары берәр абзый
Төяп китәр утынга…
Алар инде яфрак ярмас,
Тамыр килеш калырлар.
Кара ялкын телләредәй
Ята кара тамырлар!
Ник дәшмисең?
Мин сиңа дип яшь чәчәкләр
Алып килдем учымда.
Күрәсеңме? Тере тамчы
Һәрберсенең очында.
Чыкмы соң ул, әллә яшьме?
Кыенсынма, әйт чынын.
Аера беләсең микән
Күз яшеннән таң чыгын?
Яшь тә, чык та бер үк төстә,
Охшаган бер-берсенә.
Ә тамчы балкый кояшта:
Бер кабына, бер сүнә…
Ник дәшмисең? Әллә инде
Белмисеңме яшь тәмен?
Яшь ачысын бер тапкыр да
Тоймадымы яшь тәнең?
Синең өчен әле, сылу,
Хәтта яшь тә чык бугай.
Синең әле бер тапкыр да
Елаганың юк бугай…
Бигрәк сабый шул әле син:
Чык ни дә сиңа яшь ни?
Тамчыга төбәлгәнсең дә,
Тик тамчы берни дәшми…
Атта сәфәр
Көне – шифа, өстә – кояш,
Юл буенда – игеннәр,
Янда – кәләш, энекәшләр,
Тулып пешкән киленнәр…
Элек шулай йөри идек
Сабантуйга, базарга.
Ә минем уй ат турында
Шәп бер шигырь язарга.
Арба җырын тыңлап барам –
Борынгы заман җырын.
Келтер-келтер арба җырлый,
Сагынадыр үз чорын.
Машиналар уза тора,
Чаптар да чаба гына.
Без, чаптар, ашыкмыйк инде,
Барыйк бер чама гына.
Син – узган чор машинасы.
Машиналар үтәрләр…
Алар инде киләчәккә
Сезсез генә китәрләр.
Анда инде яланнарда
Ялкынланмас ялыгыз.
Ат халкыннан Киләчәккә
Сәлам әйтеп калыгыз!
Безнең бүген бүтән максат,
Барыйк әле беркилеш.
Без бит яңа заманнарга
Юл да бирергә тиеш.
Ашыкмыйк. Әнә безгә ул
Тук башаклар бил бөгә.
Бер барып җитәрбез әле,
Минем кулда – дилбегә…
Ул сайрыйдыр да…
Зәңгәр гөмбәз. Җырчы бер кош
Биеккә күтәрелә.
Ышана ул биеклеккә
Берсүзсез үтәренә.
Ышана канатларына,
Ышана җегәренә.
Җир генә тар тоелгандыр
Моң тулы йөрәгенә.
Кояшка кунып сайрарга,
Ахры, аның исәбе.
И ашкына югарыга
Сәнгатьнең бер кисәге.
Ах, җүләр кош!
Биеклеккә
Менә лә юкка гына.
Кечерәя, ерагая,
Әнә бит – нокта гына.
Ул югары менгән саен,
Җыры да тына бара.
Болай булса, бөтенләй дә
Тынар ул тора-бара.
Тынар моңның туган җире,
Тынар җыр, тынар агач…
Ул сайрыйдыр да, ни файда,
Берәү дә тыңламагач?!
Аңлый алмыйм, җырчы кошка
Биеклек нигә кирәк?!
…Тын аланда җырчы кошны
Сагынып җилли тирәк.
Белмәсен Агыйделең…
Хәсән Сарьян истәлегенә
Елый-елый ява яңгыр:
Җаннарны кыя… кыя.
Ничә көн инде туктамый –
Коя да яңгыр коя.
Сыгылып елый сентябрь…
Елаудан нинди файда?!
Агыйдел дә үкси микән
Еракта – әллә кайда?
Яңгыр туктар. Син юкка да
Мин инде күнегермен.
Агыйделгә кайтып кына
Ничекләр күренермен?..
Әйтеп соңгы сәламеңне,
Аңа мин баш иярмен.
«Сарьян кайда калды?» диеп
Сораса, ни диярмен?!
Әйтсәм, ташмасмы Агыйдел
Акчарлаклар яшеннән?
Агыйделнең яшел җыры
Ваз кичмәсме яшелдән?
Юк, әйталмам Агыйделгә,
Әйталмам бу хәбәрне.
Ышанмас иде үзе дә,
Сөйләсәм бу хәлләрне.
Ничек инде дөрес булсын,
Хак булсын… алдый үлем!
Юк-юк, әйтмәм. Үлемеңне
Белмәсен Агыйделең.
Кайда сайраса да…
Мостай Кәримгә
Сандугач җырын тирәктә
Яки талда сузамы,
Кайда гына сайраса да,
Тиргәмәгез сез аны.
Сайламагыз аңа урын:
Үзе сайлар оясын.
Моңы йөртә сандугачны –
Аны ничек тыясың?!
Үз биләмәсе талы да,
Үзенеке тирәк тә.
Теләсә куна тирәккә,
Талда сайрый кирәктә.
Сандугач – таҗ, моңнар таҗы,
Андагы моң – мең таҗлык!
Торган саен арта гына
Сандугачка мохтаҗлык…
Сандугач сайраган җиргә
Якты моң кунып кала.
Кайда сайраса да, ул бит
Сандугач булып кала!
Гомер исәбе
Озак еллар яшәсәк тә,
Гомер озын дисәк тә,
Гомерләрнең һәр сәгате,
Һәр минуты исәптә.
Әгәр файдасыз минутлар
Гомергә чутланмаса,
Безнең гомер дигәнебез
Бик фәкыйрь кала ласа…
Тукай минем яшьтә үлгән…
Тукай минем яшьтә үлгән.
Үләсен ул алдан белгән.
Сүнгән чакта шуңа күрә
Моңлы җанын безгә бүлгән.
Күпме күңел киләчәккә,
Мәңгелеккә илтә аны…
Миндә дә бит аз булса да
Яна һаман Тукай җаны.
Төбәп карый күңелемә
Рәсеменнән япь-яшь даһи –
Минем яшь тә җиткән аңа
Даһи булыр өчен бакый!
Ә мин янам, янам, янам…
Юк әлегә башка чарам.
Кыенсына-кыенсына,
Тукай яшен узып барам.
Кызлар шигырь тыңлый…
Кызлар шигырь тыңлый.
Шигъриятне
Яратырлар икән шулхәтле:
Яраталар алар Есенинны,
Яраталар бугай Зөлфәтне…
Кызлар җырга гашыйк,
Эчтән генә
Шагыйрьләрнең гашыйк үзенә.
Шигырьләрдә –
Сөю,
Бәхет,
Газап.
Ә үзәкләр кылдай өзелә.
Онытылып шигырь тыңлаганда,
Нишләтергә белми җаннарын,
Бер үзләре генә белә кызлар
Йөрәкләре ничек янганын!
Шагыйрьгә дә,
Кызларга да язган
Мәхәббәттә газап чигергә…
Шигырендә шагыйрь алдый алмый,
Ышаныгыз, кызлар, шигырьгә.
Сандугач белән сөйләшү
Нинди кош син?
Күргәнем юк
Сайрамаган чагыңны.
Кирәк түгел – әфсенләмә,
Сихерләмә җанымны.
Өйрәт мине тылсымыңа,
Серләреңә төшендер.
Мин фәкыйрең –
Сайравыңа
Иң гашыйк бер кешеңдер.
Булсын иде миндә синең
Моңыңның нуры гына…
Әллә сине куйыйм микән
Йөрәгем урынына?
Сандугач йөрәкле ул, дип
Йөрерләр иде аннан.
Ул чагында, бәлки, мин дә
Сандугач булмый калмам.
Мин дә сайрыйм, сайрыйм кунып
Халкымның күңеленә.
Юк, ышанмыйм,
Ышанмыйм мин
Сандугач түгелемә.
Тилгән, тилгән…
Тилгән, тилгән,
Бәбкә алырга килгән.
Бер аягы камырдан,
Бер аягы тимердән.
Көш-ш-ш, көш-ш-ш…
Безнең авыл малайлары
Белми бу такмазаны.
Күптән оныткан әбиләр
Тилгән дигән казаны.
Тиргәсәләр дә тилгәнне
Бәбкәләрен типкәнгә,
Алар да сөенми хәзер
Бездән тилгән киткәнгә.
Хәтерләми Хөҗҗәт карт та
Кайчан тилгән күргәнен;
Сөйли бары кайчандыр бер
Тилгән атып кергәнен.
Тилгән килсә, хәтта ул да
Мылтыгына үрелми,
Бер сокланып карар иде,
Тилгән генә күренми.
Бәбкәләр дә батыр хәзер –
Тилгән килеп бәйләнми;
Биеклеген раслап күкнең
Өстә тилгән әйләнми.
Әллә авыл тилгәннәре
Күз алдына килгәнгә,
Биектәге болыт кына
Охшап куя тилгәнгә.
Актаныш аэропорты
Туган җиргә кайтсам-китсәм,
Юлым – Актаныш аша.
Шуңа микән, кайткан саен,
Җаным актанышлаша.
Актанышча сөйләшәм мин,
Актанышча яратам;
Җиргә булган мәхәббәтне
Актанышта яңартам.
Мин ямь-яшел аэропортка
Акчарлак булып кунам,
Мин ул чакта Сөнгә гашыйк
Акчарлак кебек булам.
Ә Илешне – туган җирне –
Сөн генә бүлеп тора.
Сөн – сердәшем. Ул үзе дә
Мин диеп үлеп тора.
Ике арада ятмыйм дип
Саега, кими, кибә.
Сөнне кичәр өчен хәзер
Кирәкми инде көймә.
Яланаяк кичәм Сөнне –
Көтәләрдер Илештә.
Тик мин инде туган җирдә
Актанышта килеш тә…
Актаныш аэропортыннан
Күтәрелгән егет мин.
Шуңа күрә Актанышның
Үзенеке кебек мин.
Яшьтән үк таныш Актаныш!
Син таныш җырга тартым.
Кайтам, китәм – исән булсын
Ямь-яшел аэропортың!
Агыйделдә
Агыйделдән ак пароход
Кайтып китте Казанына.
Ә мин кайтмыйм, кайтмыйм әле,
Калам әле азга гына.
Бүген якты Агыйделнең
Патшасы да, колы да мин.
Бүген бәхет минем кулда,
Бүген бәхет кулында мин.
Белмим, печән исеннәнме,
Белмим, сөю хисеннәнме? –
Рәхәт итеп исергәнмен,
Изрәп китеп исергәнмен.
Яшь таллар да, минем кебек,
Мәхәббәттән исергәндер.
Бәхетлеләр. Алар монда
Ул хисне күп кичергәндер…
Сүнә калса, хисләреңне
Агыйделдә яңарт икән.
Бөек гашыйк булыйм дисәң,
Агыйделдә ярат икән!
Сөюдән шашкан йолдызлар
Монда күпме ташлангандыр!
Мәхәббәт дигәннәре дә
Агыйделдән башлангандыр.
Шушы төнем кабатланса,
Мин бәхеттән үләр идем.
Миннән соңгы гашыйкларга
Шушы төнне теләр идем.
Ә җанымда ялкынланып
И дөрли җыр,
И яна җыр…
Ул – Агыйдел турындагы
Иң соңгы җыр,
Иң яңа җыр!
Бураннарым белән барам
Ак урамнар буйлап киләм
Ак бураннар эченнән.
Гомеремдә әнә шулай
Күпме буран кичелгән.
Күңел булмый – бураннарга
Чыгып бер бәйләнмәсәм.
Җанда – буран. Ярый инде
Буранга әйләнмәсәм.
Бураннарга буйсынам мин…
Буйсындыра да алам.
Торган саен якыная
Бураннар белән арам.
Кышның утлы бураннары
Ярсып уйный канымда.
Кызу канлы бураннарны
Тыялмый бер канун да…
Бик риза мин язмышыма
Бураннар язганына.
Ак бураннар белән барам
Мин якты язларыма.
Сөн буе талсыз булалмый
Сөн буе талсыз булалмый,
Сөн нишләсен талларсыз?
Талларга гашыйк булсагыз,
Үзегез дә аңларсыз.
Нечкә билле талсылулар
Яшь кенә, япь-яшь кенә.
Сөн суында уйнап үскән
Кызларга яшьтәш кенә.
Таллар да картаймый икән,
Картая белми икән.
Алар хәтта үлгәндә дә
Картаеп үлми икән.
Таллар япь-яшь…
Соң мин дә бит
Сөн буеның бер талы.
Таллар белән бергәләшеп
Үсәр идем бер тагы.
Таллардан көнләшәм дә бит,
Көнләшү беләнмени?!
Яшәрә аламмыни мин,
Яшәрә беләммени?!
Яшьлегем кала талларга! –
Бу – аларга әманәт.
Ярый әле таллар гел яшь,
Мин шуңа да канәгать.
Шундый минем туган ягым
Ак чәчәкләр чыңлап тора,
Җырлап тора әйләнәдә.
Ак каеннар сылу-сылу
Яшь кызларга әйләнә дә
Җыйнаулашып, тезелешеп
Төшеп китә Сөн буена,
Яп-ялангач калып кына
Су керергә төн буена.
Ә малайлар шундый монда:
Хикмәт кенә уйлап йөри,
Япь-яшь кенә яшеннәрне
Камчы итеп уйнап йөри.
Шул камчыны шаяртып бер
Шартлатсалар болгый-болгый,
Баш очында утлар уйный,
Күкләр күкри ургый-ургый…
Тайлар монда бер урында
Чыдый алмый биеп тора.
Ә басулар шундый биек –
Офыкка ук тиеп тора…
Менә шундый инде минем
Туган җирем, туган ягым.
Мин төзәлә алмам, ахры –
Мактанылды менә тагын!
Сөн дулкыны
Яраттым диңгез һавасын,
Ул дулкынын, ул комын…
Шул дулкыннар арасында
Таныдым Сөн дулкынын.
Таныдым. Ул үзе килеп
Сыенды аягыма.
Язмыш инде дулкынны да
Ташламый кая гына!..
Тулды күңел.
Сиздермәдем,
Яшь килсә дә күзләрдән.
«Әй дулкыным, кыяфәтең
Ник бу кадәр үзгәргән?
Хәтта төсең, тәмең, гамең
Түгел бугай элекке.
Син, дулкыным, монда инде
Булалмассың Сөннеке».
Дәшмәде дулкын. Яңадан
Диңгезенә күмелде.
Китте дулкын…
Китте тып-тын…
Аңламады күңелне.
Ә диңгез зур!
Сөн дулкыны
Югалды, тынды анда.
Тик тозы калды ирендә,
Ачысы калды җанда.
Сөюдән башка гына
Мәхәббәттән аерылу
Авырдыр башта гына.
Бу җирдән китәрмен, ахры,
Сөюдән башка гына.
Сөюемнән артыр җирдә
Бераз гына җылы, нур.
Аз булса да яктырыр җир,
Аз булса да җылыныр…
Ул чакта да минем кебек
Сөючеләр табылыр.
Мең елдан соң берәрсендә
Минем сөю кабыныр.
Минем кебек яшь бер егет
Нәкъ минемчә яратыр,
Синең кебек яшь бер кызны
Ул үзенә каратыр.
Минем кебек сөйсә әгәр,
Үкенмәс ул, үкенмәс.
Дөрес, сөю юлларыннан
Җиңел генә үтелмәс.
Ә шулай да үкенмәс…
Сөюсез китү авырдыр.
Шулай да килеш, күңел!
Мәхәббәт калырга тиеш,
Үләргә тиеш түгел!
Түгел!
Каеннарны сагынсам…
Кайгысыз димә каенны!
Ак моң – каен канында.
Безнеке күк булмаса да,
Җаны бар бит аның да.
Каенның куанычы да,
Кайгысы да ак аның:
Күпме күрдем ак сын буйлап
Ак күз яше акканын.
Каенның син җәй дә, кыш та
Аклыгына карама:
Җаны кара затлар гына
Кайгылардан карала.
Ә каен бервакытта да
Югалтмас ул аклыгын.
Туган җиргә мирас итәр
Нурларының актыгын.
Яктырып китә күңелләр,
Каеннарга сарылсам…
Каен булып елый башлыйм,
Каеннарыны сагынсам.
Нинди кунак ди мин…
Мин торуга бар да эштә була,
Җыелалар бар да кич кенә.
Рәхәтләнеп ял ит, булдыралсаң…
Ә мин күнегалмыйм һич кенә.
Каеннарны карап йөргән булам,
Эрмитажны карап йөргәндәй,
Туган якның Шишкин пейзажларын
Беренче кат кайтып күргәндәй.
Алтын балык килеп капмасмы дип,
Ташбаш тотам, ташбаш кыздырам.
Ялның бөтен кагыйдәсен үтим –
Табигатьтә гомер туздырам…
Ә басуга мине ияртмиләр,
Болынга да мине алмыйлар.
Кунак, диләр. Туган авылымда
Нинди кунак ди мин. Алдыйлар!
Әйтерсең лә печән чапмаган мин,
Әйтерсең лә кибән куймаган,
Мин үземне кибән түбәсендә
Күктә итеп гүя тоймаган.
Әле минем очлап куясым бар
Яшьлегемнең яшел кибәнен.
Кибәннең дә менә дигәнен –
Йолдызларга, Айга тигәнен…
Һич югында, ярдәм сорамыйлар,
Сорамыйлар акыл-киңәш тә.
Әллә инде бераз кимсетәләр,
Башкалада яши дигәч тә.
Алай дисәң, безгә генә бит ул…
Алар өчен нәрсә башкала?
Биредәге проблемалар хәзер
Хәл ителә миннән башка да.
Ә мин балык тотам, җиләк җыям…
Ярый әле йөрәк түземле.
Авыр икән туган авылыңда
Кунак итеп тою үзеңне.
Җитәрме?..
Кояш берәү булса да,
Әллә күпме нурлары!
Эчәр өчен туйганчы
Җитәр безгә шулары.
Күңел берәү булса да,
Әллә күпме җырлары!
Җырлар өчен туйганчы
Җитәр микән шулары?
Җирем берәү булса да,
Әллә күпме юллары!
Йөрер өчен туйганчы
Җитәр безгә шулары.
Гомер берәү булса да,
Әллә күпме еллары!
Яшәр өчен туйганчы
Җитәр микән шулары?
«Әй, егет, – дип дәштем…»
– Әй, егет, – дип дәштем.
Әйләнеп карады
Бер малай.
– Әй, егет, – дип дәштем.
Әйләнеп карады
Бер агай.
– Әй, егет, – дип дәштем.
Ә егет игътибар
Итмәде.
Исе дә китмәде.
Көтмәде…
Мәхәббәттә кануннар юк
Мәхәббәттә кануннар юк.
«Ярат мине» диялмыйм.
Мәхәббәттә горур шул мин,
Башны түбән иялмыйм.
Йөрәк кенә әрни, әрни…
Авыр сине югалту.
Авыр сөюдә алдану,
Нигә инде юату?!
Белеп торам: бу әрнүләр
Барыбер бер китәчәк,
Сине Ләйлә итмәсә дә,
Мине Мәҗнүн итәчәк!
Мәхәббәттә кануннар юк.
Тик менә хәзергесе…
Шулай да буласы килә
Кемнеңдер кадерлесе.
Дуска җавап
Рәдиф Гаташка
Үпкәләгән хатың килгән.
Үпкәләргә бармы хакың?
Давыл тулы, ярсу тулы,
Бәхәс тулы синең хатың.
Без икебез ике кеше –
Үзебезчә сөенәбез,
Үзебезчә яратабыз,
Үзебезчә сөеләбез.
Алиһәләр, белмим, бәлки,
Безгә илһам өстиләрдер?
Ә шулай да үзгә бугай
Безнең сөю стильләре.
Мин тын аккан елга кебек.
Язгы Идел – синең күңел.
Мин сыям үз ярларыма,
Ә син менә андый түгел.
Ташыйсың син, түгеләсең –
Бер дә тынып тормас идең.
Ә бит күпме ташыса да,
Ярларына кайта Идел.
Испан шагыйре Федерико Гарсиа Лорканы үтергән пуля монологы
Ләгънәт төшсен
Шушы көчем өчен! –
Мин үтердем япь-яшь Лорканы.
Нәкъ шул таңда
Аталмыйча калды
Андалузиянең ал таңы.
Таң нурына әверелде бары
Яраланган җырның ал каны.
Ләгънәт төшсен
Көчсезлегем өчен! –
Саклап калалмадым Лорканы.
Мин бер диңгез күз яшенә торам,
Мең бәхетне юкка чыгарам,
Мең күңелне җәрәхәтли алам,
Мең йөрәкне тишеп чыгалам.
Мең кара моң,
Мең кайгы мин җирдә,
Үзем исә – гади бер кургаш.
Үтерегез мине! –
Атылмыйча
Калалмадым,
Инде бер коргач…
Төшсен миңа, төшсен
Үтерелгән,
Тумый калган җырлар каргышы,
Дөньяның бер нәни кургашы мин, –
Кешелекнең зур бер ялгышы.
Моннан ары пуля булалмыйм мин…
Ничек булыйм шатлык калканы?!
Бу җинаять минем гаепмени?!
Мин үтердеммени Лорканы?!
Иртәнге пейзаж
Йолдызлар төрле бизәкле,
Йолдызлар төрле төстә.
Зәңгәрлеккә әверелеп,
Йолдызлар эри өстә.
Туган якның якты таңы
Тагын канат кагына.
Үлән саен, яфрак саен
Таң чыклары кабына.
Таң чыклары – йолдызларның
Җирдәге дәвамнары.
Кыска гомерле йолдызлар…
Берәү генә таңнары.
Таң җилләре таң чыкларын
Өрә-өрә сүндерә.
Тамчыдай йолдызчыкларны
Җир үзенә сеңдерә.
Йолдыз булып шытар алар,
Йолдыз явар тагын да.
Йолдыз шәраблары тагын
Ташып торыр табында.
Теләсәң…
Теләсәң, шаулап була,
Исемнәр яулап була,
Урыннар даулап була…
Ә бит шаулап караганнар:
Үзләре дә калмаган,
Сүзләре дә калмаган,
Эзләре дә калмаган…
Шаулаулар кыска гомерле –
Шау-шулар кимеп торган.
Алар шаулашкан арада,
Дан дәгъва итми генә,
Дәрәҗә көтми генә,
Шауламый-нитми генә
Бөекләр килеп торган…
Замана дивана түгел,
Барсын да аңлый заман.
Шау-шуларга ышанырга
Узган шул андый заман.
Теләгәннәр шауласыннар,
Дауласыннар,
Яуласыннар…
Сөенсеннәр әле каеннар
Сүнгән инде без кабызган учак –
Эзләп таптым теге аланны.
Күңелләре тулган каеннарның,
Үпкәләттек бугай аларны.
Күренергә оят күзләренә –
Вәгъдәсез без алар алдында…
Бушап калган,
Төссезләнеп калган
Кайчан гына әле ал дөнья.
Әй бу аерылу!
Соң ансыз да
Бу дөньяда күпме ваем бар…
Кайтыйк инде мәхәббәтебезгә,
Сөенсеннәр әле каеннар!
Сизми калганбыз…
Язгы сулар белән ярсыганбыз,
Йөрәкләрне утка салганбыз.
Яз иде бит кичә…
Бүген исә
Җәйләр җиткән – сизми калганбыз.
Күкрәкләрдә гөрләвекләр тынган.
Яшьлек өчен шундый янганбыз:
Яшьлек ерак калган,
Әйтми-нитми
Китеп барган – сизми калганбыз.
Бу дөньяда
Без тамчылар гына,
Бер файдасыз җиргә таммабыз.
Дөрләмичә генә янмабыз без.
Гомер үтәр – сизми калмабыз.
Гомер үтәр – сизми калмабыз,
Тик берни дә эшли алмабыз.
Мәрсия
Венера Хафизова истәлегенә
Сиңа әле ул чагында
Уналты да тулмагандыр,
Миңа кадәр бер егет тә
Сиңа гашыйк булмагандыр.
Синең кебек кызлар булмас,
Булсалар да әздер, дидем.
Мин ул чакта синең өчен
Үләргә дә әзер идем.
Әмма ләкин минем өчен
Ләйлә була алмадың син.
Ләйлә була алмасыңны,
Ахры, баштук аңладың син.
Әллә шуңа, киткән чакта
Иң элек син башлап киттең.
Ә мин, җүләр, көткән булдым,
Син гомергә ташлап киттең…
Гомеремдә бер тапкыр да
Мин бит сине үбәлмәдем.
Кичер мине – өлгермәдем,
Синең өчен үләлмәдем…
Нигә бу җыр? Ул барыбер
Сиңа барып җитмәячәк.
Аны беркем көтмәячәк,
Күңелдән дә китмәячәк!
Аерма мине моңнан!
Туган җирем!
Синең җылың
Кирәк бит миңа – аңлыйм.
Мин дә бит каен шикелле –
Һәр җирдә үсә алмыйм.
Үзем җүләр!
Сине ташлап
Китмәскә кирәк булган.
Ул чакта әле, күрәсең,
Миндә таш йөрәк булган.
Каһәрлим, тиргим, кичермим
Синнән киткән чагымны.
Шул кирәк миңа, шул кирәк –
Елат, сызлат җанымны!
Гарьлек түгел – әрнет мине,
Сызлауларга карама.
Төзәлмәсен – газаплап тор,
Тоз сибеп тор ярама!
Синдә – җырым, синдә – моңым:
Аерма мине моңнан.
Җибәрмә мине, туган җир,
Җибәрмә мине моннан!
Туган җирем!
Өр-яңадан
Гашыйк булдым сиңа мин.
Сызландыр, зинһар, сагындыр –
Шәфкатьле бул син.
Амин!
Сагындыра һаман
(Шаяру)
Башкорт даласына кунак булып
Ерак юлдан килгәч көнозын,
Башкорт кызы тустаганга салып
Сузды миңа башкорт кымызын.
Җиңеләеп калды бөтен тәнем,
Бар теләккә гүя ирештем.
Әллә кымыз шундый шифа инде,
Әллә кызның кулы килеште.
Башкорт далалары тылсым икән:
Үзе моңлы,
Үзе тымызык.
Сагындыра һаман шул даланың
Әллә кызы,
Әллә кымызы…
Тургай
Наҗар Нәҗмигә
Җир белән күк арасында
Талпына гашыйк тургай.
«Икесенең берсен сайла,
Алданма, ашык, тургай!
Йолдызга да меналмыйча,
Гөлгә дә куналмыйча,
Мәхәббәттән кала күрмә,
Кайсына булалмыйча…»
Ишетми… Нишләсен тургай:
Күк чакыра, җир тарта.
Гашыйк җанда торган саен,
Моң ургыла, җыр арта.
Җыр хакына, моң хакына
Онытып янасың да,
Сайрый, сайрый, сайрый тургай
Ике ут арасында.
Гомерлеккә сайлаганмы
Күк белән җир арасын?
Тургай җанын кем аңламый,
Тургай булып карасын!
Әбиләр чуагы
Буталдым ла…
Күз алдымда
Җәй һәм көз
Чуалды.
Нинди тылсымлы
Мизгел бу
Әбиләр чуагы?
Ни хикмәт,
Хәтта кояш та
Күз алмый
Кызлардан.
Оялып чибәр
Кызлардан,
Чаганнар
Кызарган.
Көз диеп тормый
Күңел дә –
Кызлар
Күзли
Күзләр.
Еракта әле,
Еракта
Үзебезнең
Көзләр…
Пират исемле эткә
Нихәл, брат?!
Ахирәтем Пират,
Өрүеңне үлеп сагындым.
Үзең дә бит әнә зарыккансың,
Аягыма килеп сарылдың.
Без бит дуслар,
Бик күптәнге дуслар.
Сезнең халык тугры дуслыкка.
Әмма күпләр никтер аңламыйлар,
Рәнҗетәләр сезне һич юкка.
Ә мин, Пират, усаллардан бер дә
Сүз әйттермәм сиңа, яклармын.
Юньсезләргә «Эттән туган!» диеп,
Яманлыкны сиңа якмамын.
Барсы турында да синең белән
Сөйләшәсе иде бер, Пират!
Борыныңны салындырма әле,
Ни дисәң дә,
Син дә бит ир-ат!
Эх, брат!
Гомерлеккә китмим бит…
Киткәндә, оялып кына,
Битемнән килеп сөйдең.
Керфек очларың чыклардан
Чыланган иде синең.
Нигә инде яшьләреңне
Яшерәсең, җүләрем?
Соң, алар бит яшьләр түгел –
Мәхәббәт энҗеләре!
Гомерлеккә китү түгел,
Боекмачы, күз алмам.
Инде синсез мин үзем дә,
Мин үзем дә түзалмам!
Сине мәңгегә калдырып
Китәргә җитмәс көчем.
Китүләрем сине ныграк
Сагынып кайту өчен!
Уйларым-шигырьләрем
Җир бишеге
Тирбәлә
Кояшка элеп
Куелган яшел бишек.
Ә бишектә – яшь Кешелек!
Тирбәлә әнә ничек!
Әй Кешелек!
Кем булса да
Сине картка саныйдыр.
Мин дә карт дип уйлый идем,
Син, мөгаен, сабыйдыр.
Сабый булмасаң, бу чаклы
Шук та булмас идең син:
Җир иңенә күтәралмас
Мәшәкатьләр өйдең син!
Синең бу шаянлыкларың
Кыйммәткә төшмәс микән?
Болай булсаң, берәр вакыт
Авызың пешмәс микән?
Өлкәннәр юк шул, кирәктә
Акыл биреп торырга,
Шуклыкларың өчен бераз
Колагыңны борырга!
Син – яшьтер, ләкин вакыттыр
Утырырга акылга.
Егылырсың – бишегеңдә
Бик очынып атынма!
Үз вазифаңны син һаман
Җиталмыйсың төшенеп.
…Тирбәлә җир бишегендә,
Тирбәлә яшь Кешелек!
Җыр башы
Гәрәй Рәхимгә
Шушы минем нигез! Кайттым менә,
Кем әйтмешли, яшел бишеккә.
Миңа авыр монда. Ә шулай да
Бирешмәскә кирәк ничек тә!
Кечкенә йорт. Бакча. Ишегалды.
Шушы инде минем җыр башы.
Сәлам бирә әнә тупыл карт та –
Бабамнарның ерак чордашы.
Хәзер инде, малай чактагыдай,
Тупыл түбәсенә меналмам.
Бабамнарның истәлеген исә
Бер сөйләтәм әле мин аннан.
Авылымның алтын яллы җиле
Сыйпап узды минем башымнан.
Күрше Тәхәви карт карап тора,
Кулын алмый карый кашыннан.
Танымакчы булып карый миңа,
Җыерыплар карый маңгаен.
Ул таный да, танымый да мине –
Мөгаллимнең олы малаен.
Ә әткәйнең алма агачлары
Алма бирми инде – корыган.
Агачлар да үлә, үлә икән –
Дөньялары шулай корылган.
Алмалардан авыз итәрсез дип
Әйткән идем дә бит – алдадым.
Кичерерсез, дуслар! Сезне бүген
Алма белән сыйлый алмадым…
Иреннәрне ялкын өтеп алды.
Күз яшьләре – яңа төшендем.
Шул чагында, шагыйрь дустым, синең
Шигыреңне искә төшердем.
Һәм аңладым сине. Нигеземнән
Минем җан да, юк-юк, бизмәде.
Синең кебек мин дә еладым бер,
Ярый әле дуслар сизмәде.
Сабантуйны күрми калганмын
Сабантуйлар! Бәйрәм хөрмәтенә
Табигать тә шундый яшәргән.
Авылдашлар кайткан Сабантуйга,
Авылдашлар кайткан шәһәрдән.
Бу Сабантуй җыйган авылымның
Бүгенгесе белән узганын.
Без килмешәк түгел!
Авылыма
Зимагурлары да үз аның.
Сабантуйда барыбыз да тигез,
Барыбыз да Шәммәт кешесе.
Мин дә кайттым Сабантуйга диеп, –
Сәлам бирә олы-кечесе.
Кул бирәләр. Хата булыр иде,
Онытканнар диеп уйласаң.
Кочаклап ук йөртәчәкләр әле,
Тагын бераз сабантуйласаң.
Күрше абзый килеп кулны кыса:
– Кайттыңмы соң, энем, күпкә? – ди.
Кыстый башлый аннан. Кире каксаң,
Борылып ук китә – үпкәли.
Һәм сораулар китә:
– Фатир ничек?
– Хезмәт хакы күпме аласың?
Чынын әйтсәң оят!
Шуңа күрә
Күп сорауга дәшми каласың.
Яшь егетләр килә гармун тартып,
Мин җырлаган булам ияреп.
Җырлары да яңа, тик үзләре
Нәкъ элекке көйләр диярлек.
Тальян күрегеннән ургып чыга
Балачактан җанда калган моң…
Шундый сагынылган… җырлый-җырлый,
Сабантуйны күрми калганмын.
Илеш Сабан туе
Кыза гына, кыза Сабан туе!
Алыш, ярыш, көрәш биредә.
Ак сөлгеләр ята тыпырчынып
Илеш ирләренең билендә.
Атлар килә! Матур атлар килә,
Оныттырып бөтен уенны!
Ә атлары шундый зифа буйлы,
Ә атлары – аккош муенлы.
Атлар килә уйнап! Шул чагында
(Сизмичә дә хәтта калынды)
Ук шикелле очкан җирән кашка
Борылмада кинәт абынды.
Өстендәге малай очып төште.
Торып басты. Елап җибәрде.
Авыртканнан түгел, гарьлегеннән,
Кызганганга күрә Җирәнне.
Кочаклашып елаштылар. Аннан
Икесе дә читкә атлады…
Чабыш дәвам итте. Очты гына
Сабантуйның калган атлары!
Онытылды шундук абынган ат.
Бер хакыйкать узды уемнан:
Шул ат кебек бик тиз онтыласың,
Төшеп калсаң әгәр уеннан.
Җиңәргә дә мөмкин иде бит ул.
Ай кызганып куйдым мин атны.
Җиңүчеләр бизи Сабантуйны,
Җиңүләре бизи ир-атны!
Абынса да кемдер, егылса да,
Җиңүчеләр һәрчак табыла.
Тик нишләмәк кирәк, бу дөньяда
Дүрт аяклы ат та абына…
Хан тавында
Сөн буенда бер тау бар.
Халык аны «Хан тавы» дип йөртә.
Киңлекләргә төбәп карашымны,
Басып торам мин Хан тавында.
Туган ягым моннан караганда
Колачлырак икән тагын да!
Ә кайчандыр монда, минем кебек,
Ниндидер хан басып торгандыр.
Ялчылары, олы бәхет санап,
Хан алдында башын органдыр.
Миңа да бит әнә Сөн, болыннар,
Күлләр, кырлар да баш ияләр.
«Гомер буе колың булырбыз, тик
Ташлап кына китмә!» – дияләр.
Мин хан түгел сезгә – баш имәгез!
Үземнеке гәрчә нигезем.
Үзегезгә баш ияргә әзер,
Тезләнергә әзер мин үзем…
Узган чорның чалымнарын эзләп,
Карап йөрим менә Хан тавын.
Беркем белми
Бабайларның тауны
«Хан тавы» дип нигә атавын.
Очрый монда кылыч сыныклары,
Юлыгасың сөңге йә укка:
Заманында монда яу булгандыр,
Охшап калгандыр тау тәмугка.
Сугышкандыр ул хан шушы тауда,
Шушында ук, бәлки, күмелгән.
Төгәл генә беркем әйтә алмый,
Ул чаклысын хәзер кем белгән?!
Бүген исә алтын иген шаулый
Туган җирнең икмәк тавында.
Ханнар гына ашый торган затлы
Икмәк үсә безнең табынга…
Син аларны яратырсың, Әнкәй!
Дусларымны алып кайттым, Әнкәй!
Күрсеннәр дип туган ягымны.
Безнең якны яратырлар алар:
Туган ягым – якты, ягымлы.
Алар тышта әле. Кыенсынып
Торалардыр безгә керергә.
Чакыр әле өйгә! Кайтты алар
Туган җирне, сине күрергә.
Алар белә сине. Алар бер дә
Без – шагыйрьләр диеп тормыйлар.
Әниләрен сагынсалар әгәр,
«Әнкәй» дигән җырны җырлыйлар.
Син аларны яратырсың, Әнкәй, –
Кешеләрне син бит таныйсың.
Минем дуслар начар булмас алар,
Ә мине син үзең аңлыйсың.
Хәтта дуслар: «Син – ничауа егет!» –
Диеп мактадылар килгәндә.
Син аларны яратырсың, Әнкәй,
Чөнки алар әйбәт миннән дә!
Моңсу чиркәү
Кенәз-Елга2. Яшел чирәм. Чиркәү.
Бөтен тирә-якка бердәнбер.
Янәшәдә – татар авыллары.
Илешкә ул каян килгәндер?
Безнең сүзне, безнең җырны тыңлап
Яшәгән ул гомер буена.
Һәрбер кирпеченә йөз ел инде
Фәкать татар моңы уела.
Инде карт бу чиркәү.
Ә мәһабәт!
Үзе матур, шайтан алгыры!
Гөмбәзләрен аның юып тора
Сөн буеның яшел яңгыры.
Озата ул аппак болытларны,
Очсалар да алар кай таба.
Әгәр дәшсәң, ул, билләһи, сиңа
Саф татарча җавап кайтара.
Үз телендә җырлый белә микән?
Ишеткән юк. Белмим. Икеле.
Ә татарча җырлый –
Тегермәнче
Александр бабай шикелле.
Ялгыз ләкләк
Сыгылдырып озын сыйракларын,
Бөтен буе белән сузылып
Күтәрелде Сөннән ялгыз ләкләк –
Сыны гына калды сызылып.
Кем куркытты аны – Сөн сылуын!
Кагынды да бөтен көченә
Кереп югалды ул офыктагы
Баеп барган кояш эченә.
Тирбәлделәр таллар. Җилләр генә
Исеп калды бер пар канаттан.
Каян килгән соң ул? Сөн буена
Кайтканмы соң әллә кабаттан?!
Күз алдымда һаман ялгыз ләкләк –
Ләкләкнең иң сылу сынлысы.
Тик җанымда бер уй өзгәләнә
Һәм сулкылдый: соңгы… соңгысы…
Яңгырсызлык
Әллә инде онытты ул юлын,
Әллә инде юлда адашты?
Җилләре дә килеп җиткән иде –
Юк, яумады яңгыр, алдашты.
Туган җирем ята еш-еш сулап,
Яңгыр сорап ята, тилмереп.
Туган җирнең нинди гаебе бар? –
Ялындырма, яңгыр, кил, берүк!
…Агачларның коргаксыган чагы,
Кыя алар җанны, шыгырдап.
Хәтерләтеп яшел яңгыр шавын,
Тупыл гына куя шыбырдап.
Кош. Кояш. Көнбагыш
Балачактан бер күренеш
Китми минем күңелдән:
Бакчабыз кошка, кояшка,
Көнбагышка күмелгән.
Табигать – сары, сап-сары.
Табигатьтә – болганыш:
Бакча тулы алтын кояш,
Баш очында – көнбагыш.
Юк, бакчада – көнбагышлар.
Белмим, кемдер менгергән:
Көнбагышның берсе әнә
Кояш булып өлгергән!
Хәтеремдә алтын кошның
Сайрый-сайрый очканы.
Кундымы ул кош кояшка,
Әллә көнбагышкамы?
Белмим. Онытканмын инде.
Тик мин карап туйгач та,
Очып киттеләр кош белән
Көнбагыш та, кояш та.
Ә күңелдә сайрый һаман
Бакчабызга кунган кош.
Җәйге таң. Бакча. Балачак.
Кош. Кояш һәм көнбагыш.
Туган якка кайткач
Энеләребезнең кулларында
Һаман шул ук моңсу баян икән.
Һаман шул ук моңсу баян икән –
Баяндагы ул моң
Каян икән?
Сеңелләр дә моңсу, якты күзле,
Ә үзләре һаман шаян икән.
Ә үзләре һаман шаян икән –
Ул шаянлык каян,
Каян икән?
Туган якта якты! Аппак якты!
Аклык дигәннәрем каен икән.
Ак дигәнем аппак каен икән –
Каендагы аклык
Каян икән?
Мин ул моңның, шаян яктылыкның
Каянлыгын сизәм, тоям, аңлыйм.
Каянлыгын сизәм, тоям, аңлыйм –
Тик аңлатып кына
Бирә алмыйм!
Олы энекәшкә язылган хаттан
Таралды ла нигез, уртак нигез.
Башлап киттем аннан мин үзем.
Аннары – сез…
Бер без генә түгел,
Һәркем кора яңа нигезен.
Нигезне без, туган нигезне без
Ташладык шул, энем, ташладык.
Кайткан саен каршы ала иде:
Бер хуҗасыз. Ятим. Ташландык.
Шаулап торган ул нигезнең инде
Елап ята урыны гына.
Бәя бирмибез шул
Нигезләрнең
Безгә булган турылыгына.
Мин кайтканчы, энем, алмагачлар
Утырта тор безнең нигезгә!
Кайсы җирдә, кайсы туфракларда
Яшәсәң дә бердер, дибез дә,
Уртак нигез мең кат өзәр әле
Безнең үзәкләрне, аңлагач…
Безнең кебек шаулап үссен анда
Кече туганыбыз – алмагач!
Яз. Чәчү алды
Җиңел сулый дөнья.
Бөртек үзен
Башак итеп күрә төшләрендә.
Ә язгы кыр яп-ялангач калган –
Дәрт ургыла калку түшләрендә.
Кыр ялангач әле.
Ояла ул.
Ябынасы килә яшел җәймә.
Бу хәлдә ул басу түгел әле –
Җаны тарта аны яшел җәйгә.
Иң зур бәхет аңа –
Тыңлап яту
Тамырларның пышылдашуларын.
Иген бит ул ишетелеп үсә,
Җырга күмеп шушы басуларын.
Ә орлыклар дәртле!
Яз исеннән
Кытыклары киләдер аларның.
Сабаннарга вакыт ялтырарга,
Теше чыккан инде тырмаларның.
Җилләр әзер
Кояш нурларында
«Яшәү» дигән көйне башкарырга.
Яңгыр! Кояш!
Ташламагыз җирне –
Иң изге эш тора башланырга!
Кызлар-җырлар
Яшәгәннәр гүзәл Зөлхиҗәләр,
Зиләйлүкләр, сылу Гөлҗамаллар.
Гөрләп торган алар авазыннан
Аулак өйләр, өмә, гөльяланнар.
Җырлаганнар алар качып кына:
Җырларга да рөхсәт ителмәгән.
Елый-елый җырлаганнар алар,
Тик җырлары бәхет китермәгән.
Яратканнар кызлар Зөһрә кебек –
Яратырга ләкин ярамаган.
Яшь кызларның аккош җанын язмыш
Теләгәнчә телгән, яралаган.
Әмма якты, матур өметләрен
Югалтмаска кызлар тырышканнар.
Гүзәллек тә, хис тә, мәхәббәт тә
Бер моң булып җанда тулышканнар.
Алар гүзәл булган!
Гүзәл була
Халык моңын җыйган күңел генә.
Җырга әверелеп, берәм-берәм
Очып киткән кызлар бүгенгегә…
Алар җыр-моң инде.
Ул җырларны
Ир-егетләр җырлар, кызлар җырлар!
Халкыбызның җаны, бәгъре булып,
Күңелләрдә яши кызлар-җырлар.
Моңнар тула җанга, күңел тула –
Ал курайны әйдә, ал кубызны!
Кызлар-җырлар ерак киләчәккә
Илтә бара туган халкыбызны.
Йөрәк
Йөрәгемне учым белән
Кысып тоткан чакларда,
Киңәш бирәсең йөрәкне
Киләчәккә сакларга.
Сүзләрең хактыр, кадерлем,
Саклану кирәктер ул,
Сакланган йөрәк, әлбәттә,
Иң әйбәт йөрәктер ул.
Төреп кенә йөртер идем –
Саклап кына булмый ла!
Саклаган да булыр идем,
Бүген кирәк ул миңа!
Янсын йөрәк!
Янсын дөрләп!
Тамсын әйдә каннары!
Миңа йөрәк
Бүген кирәк!
Киләчәккә – аннары…
Фасылсызлык
Табигатьнең безне сынавымы –
Соры көннәр безне таныштырды.
Сокланырлык табигатебезне
Әйтерсең лә пәри алыштырды:
Күкрәкләрдә тыпырчына йөрәк,
Көздә түгел инде, кышта күңел.
Ә табигать – язмыш кочагында,
Көз дә түгел җирдә, кыш та түгел.
Дөнья төссез, дөнья көчсез бүген,
Яшел түгел, сары, ак та түгел.
Шыксыз җилләр төссез җырлар җырлый,
Ярый әле безнең хакта түгел.
Кем хакында, ни хакындадыр ул,
Тетри күңел менә шушы җырдан.
Мәхәббәтне безгә исән килеш
Алып чыгу кирәк шушы чордан.
Табигатьне без үзгәртик мәллә? –
Үзгәртергә җитәр бер асыл сүз.
…Ә табигать (белмим, озаккамы?)
Бер фасылсыз калган, бер фасылсыз.
Юк, сайрамый…
Читлектә – кош.
Җырның җаны…
Талантлы. Моңлы. Чибәр.
– Җырламый ничек түзәсең?
Булмаса, җырлап җибәр…
Җыр кайгысымы соң анда! –
Сүнә генә тарлыктан.
Төшендә ул урман күрә,
Җыр ишетә таллыктан.
Читлеккә ничек сыйсын җыр?
Калган шул ул иректә.
Ә кошны и иркәлиләр,
Карыйлар җим биреп тә…
Юк, сайрамый,
Сайрый алмый,
Омтылса да еш кына.
Сандугач түгел инде ул,
Гап-гади бер кош кына.
Җимеш булалмаган шомырт чәчәге
Безгә татлы җимеш булып
Язмагандыр яшәргә,
Урманнардан эзләмәгез –
Без күчендек шәһәргә.
Балкып торсын дип өй эче,
Бизәлсен дип табыннар,
Безне өзеп өйгә ташый
Сәнгать җанлы ханымнар.
Башта без кочакта гына!
Түрдә генә урын да!
Без – бөек сәнгать үрнәге
Башка гөлләр кырында!
Башта шулай. Ә аннары…
Кичерегез – сулабыз.
Гүзәл булган өчен генә
Шулай һәлак булабыз.
Гүзәллек тә корбан сорый! –
Безнең җырлар җырланган.
Барыбер тапмассыз – безне
Эзләмәгез урманнан.
Оят та соң – туры килә
Тик чүплектә ятарга…
Инде май! Ә яшь шомыртлар
Курка чәчәк атарга!
Имән
Ул мәһабәт, олпат имән
Үзе бер урман иде –
Меңьеллык моңнары белән
Гел шаулый торган иде.
Әгәр җилләр иңнәренә
Кагылса да аз гына,
Чыккандыр аннан берьюлы
Мең төрле аваз гына!
Шул мең аваз тынды кинәт –
Ул имәнне кистеләр.
Тапмадылар аны җилләр,
Җилләр ары истеләр.
Кайчан гына гөрләп торган
Бу урын җансыз инде.
Түз, табигать! Кеше шулай
Һаман да кансыз инде.
Батыр кебек ята имән!
Уйлыйм имән турында…
Оясыз калган кош кына
Сулкылдый шул урында.
Кара ташлар арасында…
Монда кара ташлар гына
Ята әнә таралып.
Ята алар йокымсырап,
Ята алар каралып.
Ята алар хәтерләтеп
Әкият бахырларын –
Ташка әверелдерелгән
Әкият батырларын.
Йә булмаса кайчандыр бер
Йолдыз булгандыр алар…
Ташлар шомландыра мине,
Ташлар уйландыралар.
Кара ташлар кара кошлар
Төсле ята тирәмдә.
Тик очмыйлар. Тамырлары,
Ахры, бик тә тирәндә.
Ташлар – кара! Ул ташлардан
Чәчелә кара нурлар.
Сүндермәсен, ул нурлардан
Күңелләр каралырлар.
Сүндермәсәң, кара нурлар
Каралтырлар таң нурын…
Эзлим, эзлим – таба алмыйм
Кара ташлар тамырын.
Яланнарда йөри шагыйрь
Сибгат ага Хәкимгә
Яланнарда йөри шагыйрь…
Ул тын гына моңлана.
Әллә шагыйрь, әллә кошлар
Бер-берсеннән моң ала?!
Күпме моң туа җанында,
Ә күпмесе – бөредә.
Сибгат Хәким моңы белән
Сайрый кошлар биредә.
Тын гына җырлый үзе дә,
Тын моңы күптән таныш.
Ул – тамак төбеннән түгел,
Җаныннан чыккан тавыш.
Көр тавыш белән дә җырлый
Белә ул – ник белмәскә!
Аның тын гына җырлавы –
Кошлар җырын бүлмәскә.
Шагыйрьне бу яланнарга
Туачак Моң, Көй дәшә.
Гөлләргә шигырь укый ул,
Урман белән сөйләшә.
Агачларга, үләннәргә
Кагыла ул сак кына.
Ул бит шагыйрь генә түгел,
Тылсымчы да чак кына.
Яланнарда йөри шагыйрь…
Юкка гына йөрмидер:
Җанында Гамь, Моң, Җыр, Шигырь
Берөзлексез дөрлидер.
Ни булмас шагыйрь җанында –
Үзе белә ул ансын.
Яланнарда йөри шагыйрь…
Бүлдермәгез – уйлансын!
Бүлдермәгез – моңлансын!
Булмас аны ватып…
Бабайлар да күккә ашып торган
Манаралар корган.
Сары айлы кәрвансарайлары
Горур басып торган!
Тик җир белән тигезләгән барсын
Мәрхәмәтсез Вакыт.
Безгә балчык чүлмәк кенә калган –
Анысы да ватык.
Ул чүлмәкне кыйпылчыкларыннан
Җыйганнардыр көчкә.
Гап-гади буш чүлмәк. Гыйфрите дә,
Чурты да юк эчтә…
Бездән соң да чүлмәк калыр микән?
Ниләр эшләр Вакыт?!
Тик ул балчык булмас! Болай гына
Булмас аны ватып!
Үткәнгә карап уйлану
Бик еш кына Үткәнемә
Карыйм да мин текәлеп,
Таба алмыйм җанга урын –
Тынны кыса
Арадагы текәлек!
Артта гына кебек үзе –
Кулны гына сузасы.
Кулны гына сузасы да
Үткәнеңә узасы.
Ә анда – синең яшьлегең,
Ә анда – балачагың,
Бирелмәгән бирәчәгең,
Аласы алачагың…
Син, Үткәнем, әкияттер,
Син, ахры, тылсымдыр ла!
Тылсыммы, чынмы – барыбер
Син мине ымсындырма!
Мин кайтмам сиңа яңадан.
Инде күптән аңладым –
Бер кайтсам, сине башкача
Ташлап китә алмамын.
Юк ла, мин саташам гына.
Нинди кайту Үткәнгә?!
Алдыйм гына үз-үземне,
Җанны сагыш өткәнгә.
Хәзер инде Үткәнеңә
Күпме генә карама,
Теткәләнгән еллар гына
Җилфердәшә арада.
Кабалансын!
Җаным һаман бала-
Чагалана,
Күкрәгемдә бии,
Чабалана.
Ул ашыга, чаба,
Кабалана.
Кабалана, үзе
Кабалада.
Ул миңа баш бирми
Башлар иде,
Әллә ниләр эшләп
Ташлар иде,
Ярый әле җаным
Кабалада.
Кабалада ул бит
Калала да,
Кирәк икән, җаен
Табала да,
Калмас өчен шушы
Кабалада!
Калмас та ул – ватар
Кабаласын!
Кабалана җаным!
Кабалансын…
Әнкәйләр тәрбиясе
Әтисез үскән дусларга
Бүтәннәрдән үзгәдер без,
Күңелләр дә нечкәдер.
Ул нечкәлек күңелләргә
Әнкәйләрдән күчкәндер.
Җырлыйбыз да, елыйбыз да –
Моңлырактыр холкыбыз.
Тик әнкәйләр генә түгел,
Шундый моңлы халкыбыз.
Моңсызлар да, әрсезләр дә
Керә ләкин арага.
Ә андыйлар күп сорамый
Тоз салырга яраңа.
Шундый килә андыйларның
Йөзенә бер бирәсе!
Биреп булмый – ни дисәң дә,
Әнкәйләр тәрбиясе!..
Ә тормышның давыллары
Күбрәк безнең тирәдә.
Китеп бара алар, безгә
Ачы сабак бирә дә.
Теләгәч бирсеннәр әйдә,
Теләгәч сынасыннар.
Тормышның бәясен исә
Тик бездән сорасыннар.
Баш очында кара яшен –
Кайгы да дулап ала.
Ачы булган саен, тормыш
Татлырак була бара.
Шуңамы авыр чакта да
Килми лә сер бирәсе!
Һәм бирмәбез – ни дисәң дә,
Әнкәйләр тәрбиясе!
Халәт
Яна, яна
Җанда яра.
Яра – яна.
Яра – яңа…
Җанда – яра.
Җан да – яра.
Ян ла, җаным!
Ян ла, яра!..
Җанда – яра.
Җан – яңара.
Ул көнгә мең
Яралана!
Яралы җан…
Җанлы яра…
Җаның булса,
Янмый кара!
Шагыйрь Рәдиф Гаташ туган авылда туган шигырь
Шушымы соң «чыклы үлән»?
Шушымы «таллы алан»?
Шушында өзелдемени
Балачак белән араң?
Көчкә-көчкә таныдың син
Балачак аланыңны.
Ә шулай да эзләп таптың
Шушында калган моңны.
Бу инде башка алан шул,
Син аны эзләмә дә!
Син аны таба алмассың,
Үзеңне өзгәләмә…
Таллары да бүтән инде,
Алан да үзгә әнә!
Әнкәң генә элеккечә –
Син диеп өзгәләнә.
Хатирәләр генә калган
Балачак дәвереннән.
Ә аланың инде күптән
Шигырьгә әверелгән.
Булдыралсаң, син болай ит:
Ташлап бар шөгылеңне,
Яңадан таллы аланга
Әйләндер шигыреңне!
Бәхет артыннан куу
Куган ул бәхет артыннан.
Һәрчак. Балачактан ук.
Тотам, тотам дип бәхетен,
Гомер буе чапкан ул.
Кызыктырган аны бәхет –
Гел бәхеткә тартылган.
Баксаң… бәхет аның үзен
Куган икән артыннан.
Бәхетенең кайдалыгын
Ул үзе дә аңлаган…
Тик бәхете аны инде
Куып җитә алмаган.
Үзем хакында
Мин үземә бәя бирә алмыйм:
Әйбәттер мин, бәлки, ямандыр,
Әйбәт дигәнем дә чын түгелдер,
Яман дигәнем дә ялгандыр.
Теләгәнчә уйласыннар әйдә,
Кешеләрнең уен бүләлмим.
Һәркемгә дә әйбәт булып булмас,
Шуны гына ләкин беләм мин:
Әйбәтлектән бик еш тыелалмыйм,
Начарлыктан бик еш тыелам.
Начарларга начар күренәм мин,
Әйбәтләргә әйбәт тоелам.
Туры килми…
(Студент елларын искә төшергәндә)
Әдәбият белеменнән
Калды бер сүз-истәлек:
«Тәңгәл килергә тиешле
Форма белән эчтәлек».
Искә төшә дә, күңелләр
Китә кайчак нечкәреп,
Туры килә иде безнең
Форма белән эчтәлек…
Хәзер дә дәрт яшьләрски,
Ә хисләр – унсигездә.
Җан яшь әле! Мәхәббәт тә
Яшь чактагы, нигездә.
Җыерчыклар гына менә
Тора һаман өстәлеп:
Туры килми бугай инде
Форма белән эчтәлек.
«Гел галәмне…»
Гел галәмне
Күзәтәбез –
Галәм үтә күренмәле.
Җилләр аша
Күзәтәбез –
Җилләр үтә күренмәле.
Күңел аша
Күзәтәбез –
Күңел үтә күренмәле.
Күренәме?..
Көн белән төн кавышкан мизгелдә
Эңгер-меңгер,
Эңгер-меңгер…
Көн белән төн арасында
Өзгәләнә
Әнә
Кемдер.
Көн күзләре карый аңа
Мөлдер-мөлдер…
Төн күзләре карый аңа
Мөлдер-мөлдер…
Эңгер-меңгер,
Эңгер-меңгер…
Инде төндер, инде төндер.
Бәлки, көндер?
Шундый чак бу:
Кемгә – көндер,
Кемгә – төндер.
Җаным, тизрәк
Учак элдер!
Өлгер!
Өлгер!
Юкса әнә
Эңгер-меңгер,
Эңгер-меңгер…
Аккош
Хәсән ага Туфанга
Аккошсыз калган чагы да
Булды Аккош күленең.
Ә ул кайткан… Ниләр тарткан
Монда аккош күңелен?!
Йөзә аккош.
Әйтерсең лә
Ул – борынгы ак кораб.
Мондый аккош барда дөньям
Якыная аккарак.
Каеннар әнә аккоштан
Күз алмый күл буенда.
Беләсе иде – ни икән
Ул каеннар уенда?
Каеннарның да киләдер
Аккош буласылары,
Талпынып та канатланып,
Күлгә кунасылары.
Бик охшаган аккош шушы
Каеннарның җанына –
Шуңа да кайткандыр аккош
Каеннары янына.
Йөзә аккош.
Өзә аккош,
Өзә аккош үзәкне!
Мин дә болай түгел идем –
Шушы аккош үзгәртте…
Өзгәләнми дә моңланмый,
Сокланмый түзеп кара:
Аккош күленең бердәнбер
Аккошы йөзеп бара!
Тәрәз төбегездә
Дөнья тынган.
Тәрәзәгездә – ут.
Җанымдагы утның игезәге.
Ялкынланам! Дөрлим!
Дөньядагы
Ялкыннарның бүген мин үзәге.
Дәшеп яна тәрәзәгез уты,
Татлы өмет, якты теләк кебек…
Капка төбегездә, баскан саен,
Кар сыкрана, минем йөрәк кебек.
Мин юаткан булам үз-үземне:
Торам әле, имеш, түземле мин.
Сине яратырга батырчылык
Иткән өчен тиргим үземне мин.
Мин кем генә инде синең өчен,
Мин кем әле сине яратырга?
Тәрәзәгездә – ут.
Җанда да – ут!
Алар, ахры, мәңге яна торган.
Тик саргая тәрәзәгез уты –
Минем күңелдәге сагышлардан.
Димәк, ул ут башкаларга түгел,
Миңа гына, миңа багышланган…
Бүлдермәдем микән төшләреңне? –
Төн уздырдым тәрәз төбегездә.
Тиздән чәчәк атар –
Шигырь укып чыктым
Тәрәз төбендәге гөлегезгә!
Күңелнең ак бураннары
Аппак карлар ява яңгыр булып…
Ничә айлар инде кыш булалмый.
Кышның бураннары – минем җанда!
Минем җанда бит ул кыш буранлый.
Тынгы бирми безнең икебезгә
Күңелемнең аппак бураннары.
Буран җанлы була алмас идек –
Без буранда әллә туганнармы?
Дуласыннар әйдә табигатьтә –
Очыртыйммы сөю бураннарын?
Аппак бураннарга гомер буе
Мин барыбер хуҗа булалмамын.
Син котырткансыңдыр бураннарны –
Тыпырчына җанда, ургый буран.
Бер китсәләр, кире кайтмас алар –
Минем җанда ургый кыргый буран!
Вакыт җиткәч, алар үзләре дә
Чыгып качар минем күңелемнән.
Ятим калыр җаным.
Бураннарга
Күнегелгән иде, күнегелгән…
Бураннарны эзләп йөрермен мин,
Сызгырырмын чыгып болыннарга.
Барып чыгармын мин
Бураннарда
Икәү генә йөргән урыннарга.
Син кузгаткан сөю бураннарын,
Бер качсалар, кире боралмамын.
Алып китмә
Сөю бураннарын!
Шигырь кичәсендә
Шигырь укыйм залга.
Башыма да
Китермәдем болай буласын:
Залда – йөз кыз һәм син – якты йолдыз, –
Ерактан ук балкып торасың.
Аппак кофтаң күзне чагылдыра,
Күзләремә хәтта яшь килә.
Очарсың да син китәрсең төсле –
Сиңа карап бер сүз дәш кенә.
Беләм бит мин ул тылсымлы сүзне,
Синең өчен җитә бер сүзем.
Ләкин әйтмим әле,
Очарсың да,
Мин калырмын монда берүзем.
Күзләреңә карап шигырь укыйм,
Алардан мин күпме моң оттым.
Сиңа карап,
Сиңа багышлаган
Шигыремне кинәт оныттым.
Баш әйләнеп китте –
Җанымдагы
Шул гомерлек татлы ярадан.
Кычкырасым килде бөтен залга:
«Мин яратам сине, яратам!»
Тик әйтмәдем.
Бер-беребезне без
Ул сүзсез дә, ахры, аңладык…
Шигырьләрем дөрли ялкынланып,
Бит очларың яна алланып.
…Залдагылар исә ничә кабат
Алкышлары белән бүлделәр.
Сиңа дигән шигырьләрне алар
Безгә укый диеп белделәр.
Сине сагынганда…
Чияләргә карыйм.
Кызыктырып,
Иреннәрең төсле янып тора.
Ә алмалар бит очларың төсле,
Алсуланып һәм оялып тора.
Бал гынадыр кояш алмалары!
Алсу төсләр өсти таң аларга.
Җиңел булмасмы дип, битләремне
Куеп торам алсу алмаларга.
Йолдызларны үбәм.
Күзләреңне
Үпкән кебек үбәм мин аларны.
Охшатканга синең тавышыңа,
Чишмә җырын тыңлыйм мин аннары.
Һәм талларның бөдрәләрен сыйпыйм,
Сыйпагандай кара чәчләреңне.
Син дә мине сагынасың икән –
Агыйнештән җыям яшьләреңне.
Сөюнең соңгы поезды
Сөюнең соңгы поезды
Җыенган кузгалырга.
Тәрәзләре кай арада
Өлгергән бозланырга?!
Кирәк миңа өлгерергә –
Ул мине көтеп тормас.
Сөюемнең поездлары
Моннан соң үтеп тормас…
Өлгерергә, өлгерергә,
Булса да ничек кенә!
Икәүләшеп йөгерәбез
Ак карлар кичеп кенә.
Ә син сабыр.
Ашыкмыйсың.
Синең кулда – киләчәк.
Сөюеңнең поездлары
Сиңа үзе киләчәк.
Туры килер әле сиңа
Бик күпне кичерергә.
Ә миңа һич тә ярамый,
Ярамый кичегергә!
Соңгы поезд… соңгы сөю…
Ул көтеп тормаячак.
Сизәм, сизәм: өлгермәсәм,
Башкасы булмаячак!
«Табигатьтә – ак кыш. Әллә аккош…»
Табигатьтә – ак кыш. Әллә аккош
Сыйпап узган ак канаты белән?
Йә кар кызы узган буран атлы
Ак канатлы аппак аты белән.
Күрәсеңме, аппак энҗе бәсләр –
Чаганнарның кышкы җимешләре.
Бик килешер иде үзеңә дә
Табигатьнең кышкы чигешләре.
Кыш озынга китте, бик озынга…
Ә күңелем инде язга керә.
Күңелемә урын таба алмыйм –
Тыпырчына җаным язга күрә.
Гөрләп акты җаным кышта килеш,
Язга керсәм, белмим, чыдармынмы?
Син яраткан яздан, синең яздан
Исән-имин генә чыгармынмы?
Ә хисләрем гөрләвекләр булып
Тәгәрәми тора аздан гына.
Юләрләнеп сөюләрем минем
Аздан гына булды, яздан гына…
Яратырмын
Йолдыз бүләк итәрмен дип
Ышандыра алмыймын:
Сиңа йолдыз өзеп бирә
Алмасымны аңлыймын.
Ефәккә төрермен дип тә
Өметләндермим сине,
Алтынга да, көмешкә дә
Күмә алмам мин сине.
Алтын-көмешсез икәнне
Син шундук беләчәксең.
Синең өчен үләчәкмен,
Дисәм дә, көләчәксең.
Мин тик яратырмын гына!
Һәм торырмын сүземдә.
Ләкин ничек яратырмын? –
Әйтә алмыйм үзем дә.
«Авыр сулап куйды синең поезд…»
Авыр сулап куйды синең поезд,
Шапылдатып япты ишекләрен.
Ак перронда калдым мин берүзем
Һәм «Яратам!» дидем.
Ишетмәдең.
Әллә ишеттеңме?
Моңсу гына
Елмайдың син минем сүзләремә.
Карлы тәрәзәдән нәкъ кар кызы
Булып күрендең син күзләремә.
Синең өчен өзгәләнде поезд.
Син моңландың гына – сүз дәшмәдең.
Язның тәүге тамчылары булып
Тамды бары япь-яшь күз яшьләрең…
Кычкыртты да җан ачысы белән
Китте поезд. Миндә ни үчедер?!
Сине алып киткән иске поезд
Яшел түгел иде ни өчендер…
Мәхәббәт бәхете
Ах, мәхәббәт бәхет кенә
Булса икән дөньяда…
Йөрәгемдә һәрвакытта
Җәрәхәтләр өр-яңа.
Бәхетләр эзләп чыгабыз
Мәхәббәт юлына без.
Ләкин бәхет урынына
Газапка юлыгабыз.
Мин дә уйламаган идем
Мәхәббәт андыйдыр дип.
Сөю… бәхет… Ул бәхетне
Кем ничек аңлыйдыр бит.
Газаплар артса, сөюнең
Кадере дә артачак.
Сөю – бәхет, газапларны
Бәхет диеп атасак.
Ашыкма
Кирәкми, яратма, дисең…
Бик яратмас идем дә,
Яратмыйча булдыралмыйм –
Җаным бар бит минем дә.
Миннән сорап торамыни –
Ул үз эше күңелнең.
Сине яратудан менә
Ташыдым да түгелдем.
Син кабызган ялкын миндә
Ахыргача янарлык.
Син китәрсең, тик китүең
Булмас миңа яңалык.
Ләкин юкка ашыгасың –
Ашыгырга ашыкма!
Иң элек син хисләреңнең
Дөреслеген ачыкла!..
Сиңа кирәгем калмагач,
Мин үзем дә аңлармын.
Шул чагында мин дә, сине
Яратмыйм, дип алдармын.
Син генә юк…
Бакча тулы чәчәк,
Кочак тулы чәчәк,
Күңел тулы чәчәк –
Кайда соң син бүләк итәргә?
Галәм тулы йолдыз,
Учым тулы йолдыз,
Күңел тулы йолдыз –
Син еракта бүләк итәргә.
Шигырь тулы моңнар,
Күзләр тулы моңнар,
Күңел тулы моңнар –
Син генә юк бүләк итәргә.
Учларыңа йолдыз
Яусынмы соң?
Кочагыңа чәчәк
Яусынмы соң?
Күңелеңә моңнар
Яусынмы соң?
Шулай булсынмы?
…Сиңа соклануым,
Сине сагынуым,
Сине яратуым
Диеп аңла син ул тылсымны!
Күрерсең
Тагын киттең инде…
Китүләр дә,
Көтүләр дә тәмам ардырды.
Ничәнче кат менә ялгызымны
Газапларга ташлап калдырдың.
Тагын киттең…
Урман кызы булып,
Ак каенлы якты урманга.
Ничек итеп, әкияттәге кебек,
Шул урманнан сине урларга?
Бүгеннән үк сине урлар идем,
Бер әмәлен генә табалмыйм.
Түземлекнең дә бит чиге була –
Урламый да сине калалмыйм.
Сихерләдең бугай – газапларның,
Сагышларның миндә ак төре.
Ярдәм итәр иде – кирәк чакта
Килеп чыкмый шунда Ак Бүре!
Һич югында, мин урлармын синең
Сөюеңне, менә күрерсең.
Сөюеңне эзләп, аннан үзең
Ишегемне ачып керерсең.
Күрерсең!
Әдрән диңгез
Югославиядә Сәйдәшнең «Әдрән диңгез» ен бергә җырлаган егетләргә – Равилгә, Разилгә, Исламга, Җәүдәткә, Әхәткә багышлыйм.
Әдрән буйларында – татар җыры!
Татар егетләре өзә генә.
Җырлый алар Әдрән диңгезнең дә
Үткәрерлек итеп үзәгенә:
«Әдрән диңгез, гүзәл диңгез,
Ай гүзәл диңгез.
Күп яуларны күргән диңгез,
Күргән ул диңгез…»
Уян, диңгез!
Тыңла татар җырын!
Зәңгәр диңгез, синең хакта бу җыр!
Төнге Әдрән кинәт тетрәп куя –
Үзе таныш, үзе ят та бу җыр.
Һәм күтәреп ала җырны Әдрән.
Егетләрнең көчле тавышына
Кушыла да ул ияреп китә
Сәйдәш моңнарының агышына:
«Әдрән диңгез, зәңгәр диңгез,
Ай зәңгәр диңгез.
Култыклары йөз дә сигез,
Ай йөз дә сигез…»
Диңгезгә дә күчә җырдагы көч,
Диңгез рухы яши ул моңнарда.
Аккомпаниатор – диңгез үзе,
Шушы көйне уйный дулкыннарда.
Төнге Әдрән.
Ә Сәйдәшнең һаман
Әдрән турындагы җыры тынмый!
Дулкынлана-дулкынлана, Әдрән
Үзе турындагы җырны тыңлый:
«Әдрән диңгез, даулы диңгез,
Даулы ул диңгез.
Тирәләре таулы диңгез,
Бик таулы диңгез…»
Тауларда – көз…
Күпме бизәк! Тауларда көз
Бераз гына үзгә икән.
Бераз гына үзгә икән –
Бар матурлык көздә икән!
Тантанага күмелгән көз,
Күмелгән ул җиз моңга да.
Күмелгән ул җиз моңга да –
Моңсу икән көз монда да.
Күпме бизәк! Чыңлап тора
Көзге таулар, таулар көзе!
Көзге таулар! Таулар көзе!
Көчсез монда шагыйрь сүзе.
Мин яратам әле!
Икәү генә без дөньяда…
Икәү ак кар эчендә.
Ява ак кар…
Безне яклар,
Безне аклар өчен дә!
Ә син нәкъ кар бөртегедәй –
Очасың канатланып.
Бу мизгел йөз елга бер дә
Тормыйдыр кабатланып.
Мәхәббәтебезнең, әйдә,
Сурәтен ясыйк карга! –
Нишләсәң дә килешә ул,
Килешә гашыйкларга.
Хисләргә, япь-яшь хисләргә
Йөрәк кенә чыдармы?
Әллә инде күкрәгемнән
Йөрәк очып чыгармы?!
Чыкса чыгар! Нишләсә дә,
Йөрәгем үз эшендә.
Мин яратам әле! Димәк,
Мәхәббәт үз көчендә!
Бөре шәһәре белән хушлашу
Ничә кабат мине каршы алдың,
Ничә кабат калдың озатып.
Син торасың һаман
Агыйделгә
Яшь егетләр кебек күз атып.
Синең яшьлек Агыйделдән бугай,
Ә картлыгың синең – Уралдан…
Агыйдел бит әнә, яшь кыз булып,
Иңнәреңә килеп уралган.
Метролар юк синдә, трамвайлар юк,
Ыгы-зыгылар юк, шау-шулар.
Нинди тыныч әкияти шәһәр!
Якындыр да, бәлки, син шуңар.
Йә, хуш, Бөре!
Күрешмәсәк кабат,
Шушы шигырь булыр сәламем.
Бар да белә сине яратуны,
Үзем генә беләм сәбәбен…
Төнге диңгез. Маяк. Йолдызлар
Аяз абый белән Рәдифкә
Төнге диңгез! Ул чигенә
Безнең күз карашыннан.
Атлыйбыз, өч дәрвиш кебек,
Йолдызлар арасыннан.
Йолдызлар оча кочакка –
Ала өтеп учларны.
Без Казанны сагынабыз,
Хәтерлибез дусларны.
Искә алабыз Тукайны,
Ян Райнис «Наратлар» ын…
Һәм тынабыз. Исәп – күрү
Диңгездә таң атканын.
Сискәндереп куя кинәт
Йолдызлар өне безне.
Балкып-балкып куя маяк,
Яктыртып төнебезне.
Яна маяк. Тибә маяк.
Тибә диңгез йөрәге.
Маякка тарта күңелләр,
Төн булганга күрәме?
Кешеләрнең йөрәге дә
Нәкъ шулай яна ласа.
Туктый ул йөрәк булудан,
Яктыртып яналмаса.
Йөрәкләргә дәшә күңел –
Кешеләр йөрәгенә.
Ә тозлы җил, сүндерәм дип,
Маякка өрә генә!..
Борчуларны читкә куеп,
Хисләрне көчкә тыеп,
Җирдә яшәүнең олы бер
Бәхет икәнен тоеп
Атлыйбыз Җир шары буйлап
Йолдызлар яктысында…
Галәм аяк астыбызга
Йолдызлар атты шунда!
Акчарлаклар
Акчарлаклар челтәрләгән,
Бизәкләгән күк йөзен.
Диңгез дип уйлый торгандыр
Акчарлаклы күк үзен.
Уйлыйдыр шул! Зәңгәр күк бит
Диңгез белән бер төстә.
Акчарлаклар дулкын булып
Чайкала безнең өстә.
И диңгез нарасыйлары,
И канатлы сабыйлар!
Алар үзләрен дулкыннан
Яралган дип саныйлар.
Чайкала ак дулкыннарның
Җанлы кыйпылчыклары.
Канат очларыннан чут-чут
Тамып тора чыклары.
Сагынам Сөн акчарлагын,
Җан моңнан чак арына.
Талпына күңел үзенең
Акчарлак чакларына!
Ә диңгез кояш астында
Бии, кайный, очына.
Кояшка ул кочагыннан
Акчарлаклар очыра!
Иҗат йорты. Бүлмә. Бер башым
Япа-ялгыз ятам. Ак кәгазьдә –
Тик яртылаш язган шигырем.
Ә яп-якты бүлмәм язылачак
Шигырьләрем белән шыгырым!
Алар белән мин тыныша алмыйм –
Эзәрлекли алар җанымны.
Үзләренә күрә генә түгел –
Ул шигырьләр харап талымлы.
Каләм очларына килеп кунгач,
Очып китә алар, язылмый.
Үзем юаш, ахры! Шулай булгач,
Нишләсеннәр алар азынмый.
Әйтерсең лә шигырь түгел алар,
Шедеврлар диеп уйларсың.
Син тынычлан, җаным!
Шигырьләрнең
Йә берәрсен тотып кыйнарсың.
Ә кем белә? Бәлки, шәптер алар!
Мин, мөгаен, үзем начармын.
Болай булса, сиздермичә генә
Мин аларны ташлап качармын.
Минем кебек шагыйрь кирәкмәсә,
Башка әйбәт шагыйрь тапсыннар!
Башкалар да белсен әле – шушы
Юньсезләргә килеп капсыннар!
Минем җаннан китмәсләр шул алар,
Интектереп мине гомергә.
Алар – миңа, мин аларга язган,
Яшәргәдер шулай гел бергә!
Алар мине эзәрлекли әнә!
Тынгылык юк көн дә, төнлә дә…
Бер ялгызым – әле язылмаган
Шигырьләрем тулы бүлмәдә.
Исерек диңгез
Син исерек бугай, диңгез!
Син, билләһи, исерек.
Дулкыннарың алпан-тилпән
Килә әнә исереп.
Син бит болай түгел идең –
Мәхәббәт исерткәндер,
Ай мөгезеннән мәхәббәт
Шәрабы эчерткәндер.
Син тынычлан! Йолдызларны
Юып төшерәсең бит,
Канатларыңның очларын
Ялгыш пешерәсең бит!
Тынычлан! Йолдызлар әнә
Сиңа карап көлешә.
Ә шулай да исерүләр
Сиңа бик тә килешә!
Үзгәргәнсең! Дулау бүген
Берни дә түгел сиңа –
Минем дулкынланулар да
Кушылган бүген сиңа!
Юрмала. Иртәнге пейзаж
Юрмалада тоташ кояш,
Диңгез һәм көз – бар да бар.
Матурлыкка түзә алмый
Бәйрәм итә каргалар.
Дөнья бүген өр-яңа бит,
Күз алмый карасана!
Кояш менеп кунаклаган
Наратлар арасына.
Кояш. Диңгез. Көз. Агачлар.
Җанны кая куясы?!
Чыр-чу килә алтын кояш –
Алтын карга оясы.
Көз. Диңгез. Гөл
Эзәрлекли кар диңгезне,
Ялкынлана ак ялкын.
Табигатьтә бер генә төс –
Ак кар, ак ком, ак дулкын.
Кар эчендә ята елап
Диңгезнең көзге гөле –
Диңгезнең нечкә күңелле
Фирүзә күзле гөле.
Нәкъ безнең як гөле төсле!
Ул Идел гөле бугай.
Бездә туып монда үскән
Гөл инде үле бугай?!
Юк-юк – җанлы! Ләкин ул гөл
Сулып бара, күр инде.
Ничек ярдәм итим аңа?
Өзеп алып керимме?
Өзәргә артык гүзәл шул –
Кулым бармас өзәргә.
Ә гөл сула… Ул мөлдерәп
Карый минем күзләргә.
Коткарыйк, диңгез, без аны,
Үги кызны – гөлеңне.
Әллә ул гөл сиңа бер дә
Жәл, кызганыч түгелме?
Бу хәлгә ничек түзәсең?
Күкрәгеңдә җан бармы?
Бик гайрәтле булсаң да, син
Әллә көчсез җанвармы?
Ничек ярдәм итим гөлгә?..
Тыя алмый үземне,
Учларыма алдым гөлне.
Өздем, өздем… өзелде.
Елмайды гөл сөенечтән,
Белсә дә ул үләсен.
Сулды учта… Гөл бәхете
Шулдыр инде, күрәсең.
Гашыйк булу
Бүген сиңа мин хыянәт иттем,
Сөн сеңелем, беләм, кичермәссең.
Ярларыңа кайтып егылганда,
Суларыңны хәтта эчермәссең!
Мин диңгезгә гашыйк булдым бүген,
Карап торам менә дулаганын.
Диңгез ләкин кабул итмәс мине,
Диңгез өчен, ахры, тумаганмын.
Характерлар безнең артык төрле –
Безнең хисләр бер дә килешмәсләр.
Безнең мәхәббәтләр берчакта да
Уртак килешүгә ирешмәсләр!
Белеп торам диңгез гүзәлнең мин
Сөюемне кире кагачагын,
Хисләремне дулкын юачагын,
Ә җанымда яра калачагын.
Бу, мөгаен, бер мавыгу гына,
Дуамалланып бер шашып алу,
Ирештереп диңгез дулкыннарын,
Ихтыярсыз ярсып, ташып алу!
Кичерерсең мине – Дон Жуанны!
Хыянәтне авыр кичерерсең.
Тик үзең дә мине яратасың,
Авыр булса да, бер кичерерсең!
Бүген исә мин диңгезгә гашыйк!
Бер җаныма урын таба алмыйм.
Бу – үзеңне интектерү генә,
Тик үземне кулга ала алмыйм.
Иң беренче мәхәббәтем! Синең
Кайтып егылырмын ярларыңа.
Һәм, баш куеп сылу талларыңа,
Мин үксермен, ятып алларыңа!
Шәһәрара сөйләшү пунктында
«Алло! Алло! Ник дәшмисең?
Синме бу, синме, Казан?..»
Миңа Казан, Казан кирәк!
Ул гына, синле Казан!
Китерәм дә күз алдына
Мөлдерәп калганыңны,
Ишетәсем килә минем
Еш-еш тын алганыңны,
Мышкылдап елаганыңны,
Авыр сулаганыңны,
«Кайтасыңмы-юкмы инде?»
Диеп сораганыңны.
Ишетәсем килә, ләкин
Казанны алалмыйлар –
Шушы космос заманында
Бер җаен табалмыйлар.
«Кызлар! – дим. – Үтенәм сездән,
Хет, ичмасам, берегез
Минем дә хәлгә керегез –
Казанымны бирегез!»
«Алып булмый! Элемтә юк!
Җавап бирми Казан!» – дип
Юаталар. Әйталмыйм бит,
«Акылымнан язам!» дип…
Кызларга Казан нәрсә ул?!
Аларның үз эшләре!
Үч иткәндәй, җанга тия
Ят телдә көлешләре.
Ниндидер техник сәбәпләр
Аркасында җанымны
Телгәлиләр, өзгәлиләр –
Бирмиләр Казанымны!
Бирерләр, бирми калмаслар.
Тик бирерләр мин юкта…
Миңа Казан, Казан кирәк –
Менә шушы минутта!
Кунак егетләр
Каракалпак егетләре –
Татар Сабан туенда…
Булачак монда көрәш тә,
Булачак җыр, уен да.
Ә татар кызлары чиккән
Ак сөлгеләр – мәйданда,
Аларны кунак егетләр
Күрә әллә кайдан да.
Сөлгеләре – җилфер-җилфер!
Шул сөлге өчен генә
Җиңмәс җиреңнән җиңәрсең,
Бетмәсен көчең генә!
Каракалпак батырлары,
Татар каһарманнары
Кыл уртага чыгып баса,
Көрәш кыза аннары!
Кызганыч түгел ак күлмәк,
Жәл түгел лә кабырга…
Җиңәргә кирәк бары тик,
Кирәк батыр калырга!
Бик теләсәң, татарча да
Була икән көрәшеп.
Малайлар исә бер читтә
Карап тора көнләшеп…
Ә сөлгеләр – бизәк кенә,
Чәчәк белән бер алар;
Мәхәббәт хисләре белән
Чигелгәннәрдер алар!
Сөлгеләр – батырлар өчен,
Сөлгеләр – өләшергә…
Өйрәнә кунак егетләр
Татарча көрәшергә!
Каракалпак шагыйре Ибраһим Йосыпов турында шаян шигырь
Ул бездән – Тукай җиреннән
Ерак торган Ибраһим,
Тик Тукайны үзләренчә
Җырлаттырган Ибраһим.
Үз язмышын, үз бәхетен
Чүлдә тапкан Ибраһим;
Чүлдән килеп, Сабантуйда
Чүлмәк ваткан Ибраһим.
«Иң оста чүлмәк ватучы»
Дип ат алган Ибраһим.
«Йөз чүлмәк булса да ватам», –
Дип мактанган Ибраһим.
Чүлмәк ватып, кызлар күзен
Яндырган ул Ибраһим.
Татарстанны чүлмәксез
Калдырган ул Ибраһим.
Сабантуйда гайрәтләнгән,
Хәтта азган Ибраһим –
Чүлмәк ватам дип, Җир шарын
Вата язган Ибраһим!
Һаман чибәр минем Әнкәй
Әнкәйнең әле яшь чагын,
Чибәр чагын беләм мин.
Шуңа күрә Әнкәйнең мин
Картаюын теләмим!
Әнкәй, чибәр килеш тор син,
Яшь килеш кал, түз, яме!
Елмая ул, белә шул ул –
Көзләрнең дә үз яме.
Кереп бара ул гомернең
Иң якты фасылына.
Аны уйлыйм – төшенергә
Тырышам асылына.
Күзләренә карыйм – алар
Мин белгәндәге килеш.
Ә минем Әнкәй бик чибәр
Һәм яшь булырга тиеш!
Чөнки ул бит минем Әнкәй!
Минеке! Үземнеке!..
Маңгаенда – якты нурлар,
Алары – көзенеке.
Сизәм мин – аның җанында
Тынмаган әле давыл.
Һаман чибәр минем Әнкәй,
Карт түгел әле дә ул!
Синең язмышың
Сайламадың язмышыңны,
Сайланган язмыш булмый.
Шулай да ул үзеңнеке!
Язмышлар ялгыш булмый.
Болай булыр идеме соң,
Әгәр үзең сайласаң?
Биш балалы тол хатынга
Кайда кадер, кайда сан?!
Берәү булса, ай-һай, белмим…
Уйлыйм – үзәк өзелә!
Язмыш урынына безне
Сайлагансың үзеңә.
Сайлагансың. Берүзеңә
Күпме соң без, азмы соң?
Күп булсак та, аз булсак та,
Бишебез – биш язмышың!
Синең бишек җырларың
Әнкәй, мине нинди көйләр
Көйләп тирбәттең икән?
Күңелемне моңланырга
Ничек өйрәттең икән?
Син иң озын җырларыңны
Миңа җырлагансыңдыр,
Көйләреңне төннәр буе
Миңа юллагансыңдыр.
Миңа гына җырлангандыр
Җаныңда бар булган моң,
Чөнки мин чорсыз булганмын,
Төнлә йокламаганмын.
Ул моңа кадәр беркем дә
Белмәгән моң булгандыр.
Миндә дә җыр яши икән,
Мөгаен, шул моңнандыр!
Мин әле дә, Әнкәй, синең
Моңнарыңа елышам,
Асыл бишек җырларыңны
Хәтерләргә тырышам.
Искә төшерче шуларны –
Җаның моңга тулы ла!
Ул җырларың кирәк миңа
Җырлар өчен улыма,
Җырлар өчен кызыма!
Без үскәндә…
Үскәндә дә елак булмадык без –
Безнең өчен Әнкәй
Яшен үзе түкте.
Башкалардан матур киендек без –
Киемнәрне безгә
Әнкәй үзе текте.
Үскәндә дә мескен булмадык без,
Чөнки Әнкәй үзе
Түгел иде мескен.
Яманга да яхшы була белдек –
Андыйлардан Әнкәй
Була белде өстен.
Әтисез дә ятим булмадык без,
Чөнки безнең Әнкәй
Үзе ятим үскән.
Мин Әнкәйне уйлыйм, уйлыйм, уйлыйм…
Әнкәй үзе ниләр
Уйлый икән эчтән?!
«Әнкәйгә әйтәм бит!»
Малай чакта кем кыйналмый?
Кыйналдым мин дә еш.
Эләкте чыбык йә йодрык,
Эләкте йә каеш.
Ә малайлар ябышканда,
Үземә тидерми,
«Әнкәйгә әйтәм бит!» диеп
Куркыта идем мин.
Кыйнарга гына торалар
Әле дә кемнәрдер.
Күбрәк тел белән. Тик алар
Алышмый бергә-бер!
Андыйларның да сабагын
Укытасы килә,
«Әнкәйгә әйтәм бит!» диеп
Куркытасы килә!
Күчтәнәч
Исемдә: Алма апалар
Ялга кайткан чагында,
Тәмле-тәмле күчтәнәчләр
Тора иде табында.
Ул кәнфитләрне күрү дә
Бер рәхәт иде безгә –
Олы бәйрәм керә иде
Кечкенә өебезгә.
Хәзер үзебез кайтабыз
Кунакка дип каладан.
Күчтәнәчкә ни алырга? –
Кем кайдан ни табала.
Җыеласың. Киңәшәсең.
Озаклап баш ватасың.
Уйлаша торгач табасың –
Кәнфит алып кайтасың!
Әнкәй кәнфит ашыймы соң,
Шуңа исе китәме?
Аның өчен кәнфитләрнең
Хәзер инде ни тәме?
Күчтәнәч көткәнмени ул?
Безне көткән! Күптәннән!
Очып кына йөри Әнкәй,
Талчыкса да көткәннән…
Ә ялдан соң Әнкәйдән без
Фатиха алабыз да
Авыл күчтәнәче төяп
Китәбез калабызга.
Әнкәй хатлары
Хатлар укыйм.
Кат-кат укыйм
Мин Әнкәйнең хатларын –
Әнкәйнең, гади Әнкәйнең
Даһи тәгълиматларын.
Гади татар хатынында
Каяндыр ул даһилык?!
Хатларының һәр юлыннан
Сизелә илаһилык.
Хатлар укыйм.
Юк, ул хатлар
Гап-гади генә түгел.
Каян барсын да сыйдырсын
Гап-гади генә күңел?!
Хат кына да түгел алар,
Ә теләкләр, догалар.
Ул теләкләр, ул догалар
Коръәндә дә юк алар.
Чистарам шул теләкләрдән,
Аның күңел утыннан.
Том-том хатлар. Һәрбер хаты
Шигырь кебек укылган.
Укып кына калырмынмы?
Сүзен сүзгә ятлармын
Әнкәйнең миңа язылган
Ана тәгълиматларын!
Сандугачлар язын туа
Әллә күңел сандугачлар
Сайравыннан тулды микән?
Моңландыра. Сандугачлар
Әллә бүген туды микән?
Сандугачлар туган көнне
Мине никтер моңнар баса.
Нәрсә булыр иде, әгәр
Сандугач та моңланмаса?!
Ярый әле сандугач бар!
Юк аларның тынганы да.
Сандугачлар язын туа,
Язын туа моңнары да.
Кайчан үлә? Ничек инде?!
Колак сал җыр куагына! –
Сандугачлар үләмени?!
Сандугачлар туа гына!
Кошлар иле
Күпмилләтле кошлар иле!
Үз кошы һәр агачның.
Сайрашам шул кошлар белән,
Бер ялгызым калгачтын.
Исерерсез, ул кошларны
Тыңласагыз кичен сез.
Тик исемнәре билгесез,
Алар әле исемсез.
Исемнәре булмаса да,
Алар күренеклеләр!
Андыйлар юк башка, алар –
Аккош күленекеләр.
Тора алар, күзгә карап
Телиләр ни әйтергә?
Карашлары – таныш. Кинәт
Туфан килә хәтергә…
Эзлим, эзлим мин алардан
Берәр таныш чалымны,
Уйласам шул кошлар булып
Очып йөрер чагымны…
Сандугачлар туе
Ничә төннәр җаным йокы күрми,
Күзләремә тамчы йокы керми.
Төнге бердә сайрап уяталар –
Сандугачлар миңа
Йокы бирми.
Ә якты җыр, әй, бик кирәк әле –
Төннәр кара һаман, төннәр куе.
Шуңадырмы Аккош күлендә дә
Сандугачлар туе
Төннәр буе.
Сандугачлар җырдан гына тора.
Җаннары юк җырдан тыш аларның.
Сандугачлар, юк, кош кына түгел –
Кыяфәте генә
Кош аларның…
Аккош иңрәве
Кап-кара төн. Ап-ак аккош.
Елый үксеп. Ялварып.
Көчәя ул, җанымдагы
Үксүләргә ялганып.
Әллә мин ялгыш ишетәм,
Әллә аккош ялгышкан?!
Дулкынланды Аккош күле
Шушы таныш тавыштан.
Кара төн китте яктырып
Шул аккош иңрәвеннән.
Ялгыз аккош. Ялгызак кош.
Калганмы тиңнәреннән?!
Төнге Аккош күленең мин
Күрмәмме дип аккошын,
Күлгә килдем, эзләп килдем
Үзебезнең як кошын.
Тик табылмады аккошы…
Бары тавышы гына
Качып калган күл буеның
Каеннар ышыгына.
Сандугачка сусау
Сандугачлар җитми миңа –
Моңсу чагымда бигрәк.
Сагынуларны басарга
Миңа сандугач кирәк!
Сандугач халкы көенә
Җырлыйм мин дә кушылып.
Сизми дә калам мин шунда
Очканымны кош булып.
Сандугачлар җырын тыңлыйм,
Тыгылып күз яшемә.
Тик үзләрен күргәнем юк,
Җитеп шушы яшемә.
Карар өчен түгел алар,
Аларны тик тыңлыйлар.
Тыңлаучылар булса гына,
Сандугачлар тынмыйлар…
Баш өстемдә төне буе
Сандугачлар сөенә.
Өр-яңа җыр яздым бүген
Сандугачлар көенә.
Сандугачлар чоры узды…
Алар кинәт юкка чыкты
Бүген Аккош күлендә.
Тик кайтавазлары гына
Кабатлана күңелдә.
Аккош күлендә – моңсулык.
Тып-тын инде таң алды.
Сандугачлар чоры узды,
Сандугачлар таралды.
Бушап калды Аккош күле.
Сандугачлы агач – тын.
Битараф һәм моңсыз ул да,
Сандугачсыз калгачтын.
Кайтырлар алар әйләнеп,
Кайтырлар сагынгачтын.
Үләннәрдә чык түгел ул –
Күз яше сандугачның.
Әле җәй. Җылы. Кояшлы.
Яктыдан күз чагыла…
Кереп бара Аккош күле
Сандугачсыз чагына.
Җәйге көз
Көннәр кыскаруга таба,
Көннәр көзгә авыша.
Төн белән көн, көн белән төн
Инде тизрәк кавыша.
Озыная күләгәләр.
Төн дә күләгә сыман.
Ә озын төннең үзенә
Күпме күләгә сыйган.
Өлгергәннәр йолдызлар да.
Ешрак ява алар да.
Соңгы тапкыр битен юа
Сөн суында таллар да.
Сирәгәя кошлар моңы
Һәм җанымны сагайта.
Кошлар моңы акрын гына
Яфракларны саргайта.
Агачлар төс алыштыра
Урманның һәр төшендә.
Кошлар моңы яши инде
Сары төс рәвешендә.
Сизмибез дә, ә җәй әнә
Үзгәрә күз алдында.
Теләсәк-теләмәсәк тә,
Без инде көз алдында.
Еракта булса да үзе,
Канатларын җәйде көз.
Елның гаҗәп бер фасылы –
Көзге җәй бу, җәйге көз!
Кара көз
Ниндидер көч йөри җирдә!
Ул үзе җил кыяфәтле.
Бәгырь аша уза ул җил,
Әйтерсең лә ул афәтле.
Ул, ахры, көз ияседер –
Чыгарганнар терелдереп.
Болытны, хәтта кояшны
Йөртә ул бөтерелдереп.
Җиле – кара, җире – кара,
Кара яңгыр, кара болыт…
Әллә инде миңа гына
Күренәме кара булып?
Миңа гына күренәдер…
Уйлыйм бугай мин юк-барны.
Бар да әйбәт! Мин бары тик
Сагынганмын яңа карны.
Буш оя
Буш оя.
Шундый тын –
Эче дә, тышы да.
Үч иткән шикелле,
Кырысрак кышы да.
Ничәнче ел инде
Җансыз бу
Буш оя.
Югалган кошчыгын
Көтәдер
Кошоя.
Хуҗасыз ояга
Җил генә оялый.
Ә җилгә барыбер –
Оялый…
Оялмый.
Тын.
Тып-тын.
Тып-тынлык.
Буш бакча.
Кош.
Оя.
Ялгызы салкыннан
Дерелди буш оя.
Мин сине җылыта
Алмам шул –
Хуш,
Оя!
Аккош күлендә декабрь…
Декабрь.
Аккош күлендә
Аклык канат кагына.
Көн тууга, берәм-берәм
Ак каеннар кабына.
Кушыла кар бөртекләре
Каеннар биюенә.
Җитмидер ак каеннарга
«Каеннар» дию генә.
Туфан абыйлары булса,
«Сеңелләр!» дияр иде.
Бигрәкләр дә ак каеннар –
Күзебез тияр инде…
Елый шагыйрь сеңелләре.
Каеннар ярасыннан
Туфанның үзеннән соңгы
Моңнары ага сыман.
Кышкы аклык.
Кышкы тынлык.
Көн саен таңнан монда
Коеналар кышкы кошлар
Туфаннан калган моңда.
Аккош күле ничәнче кыш
Ак шагыйрен сагына,
Әллә шуңа –
Охшап калган
Нәкъ Туфанлы чагына.
Декабрь.
Аккош күлендә
Уйларга талган аклык –
Туфан калдырган яктылык,
Туфаннан калган аклык!
Туган ягым моңы
Туган яктан, балачактан
Иярә килгән моңым
Тынгы бирми миңа.
Берәр
Чиге булырмы моның?
Йөрәгемдә йөри ул моң.
Ничә еллар.
Кимеми.
Ул һәрвакыт үзем белән –
Яңа откан көймени?!
Өйрәндем инде ул моңга,
Ул һәрчак кирәк кебек.
Кирәк ул миңа җан кебек,
Кирәк ул йөрәк кебек.
Моңсыз була ташлар гына.
Кеше моңсыз – имансыз!
Яшәү юк миңа ул моңсыз,
Кеше түгел мин ансыз.
Ярый ул бар!
Нишләр идең,
Әгәр ул моң булмаса?
Уйласам да туган якны,
Күңелемне моң баса.
Туган як моңы!
Әллә ул
Мәңгелек бер моң микән?!
Күңелгә сыя туган җир –
Туган җиргә
Үзем сыярмын микән?!
Нишләттегез мине?
Нишләттегез мине, Агыйделем,
Чагылтавым, Сөнем, Шәммәтем?
Шигырьдә дә сезсез яши алмыйм,
Сагыну да – минем сәнгатем.
Мин илһамны инде Парижлардан,
Йолдызлардан да бик эзләмим.
Сагынуга чыдый алмаганда,
Әйләнәм дә кайтам сезгә мин.
Диңгез эзләп киткән шигъри сүзем
Агыйделгә җитсә туктала.
Тарая да шигъри темаларым
Сезнең тирәгәрәк туплана.
Булган фикерем дә, лирикам да,
Фәлсәфәм дә – туган җиремнән.
Туган җирем читкә җибәрмичә
Тотып тора мине җиңемнән.
Ят якларның ямен, тәмен тапмыйм,
Чит җирләргә йөреп азмагач…
Шигырь язам сезгә.
Сезнең хакта
Кемнәр язар, мин дә язмагач!
Безнең авыл
Ул биектә, яшеллектә –
Әллә каян танырлык.
Ике якта – Сөн, Таш-Елга,
Ике ягы – каенлык.
Зәңгәр гөмбәз астында ул,
Зәңгәр чишмә өстендә.
Туйлар ясар өчен анда
Җитми кала өч көн дә.
Борчылырлык бер урын юк:
Авыл гел алга таба –
Ирләр иген игә анда,
Хатыннар бала таба.
Ә балалар, вакытында
Аермасалар әгәр,
Имине дә, минем кебек,
Имәләр дүрткә кадәр!
Картлар капка төбе саклый,
Яшьләр яңа йорт кора.
Артмый да, кимеми дә тик –
Һаман шул йөз йорт тора.
Егетләре җор теллеләр,
Ә кызлары… ярар ла!
Башка авылдагы кызлар
Кебек инде алар да.
Иң якты көннәрдер анда,
Иң караңгы төннәрдер…
Иң данлыклы бер авыл ул,
Дөньясында – бердәнбер!
Сез, мөгаен, беләсездер
Андый авыл барлыкны.
Минем Әнкәй яши анда –
Ул шуңарга данлыклы!
Нигезләрне эзләп…
Зөфәр абый Хәмидуллинга
Төнге сәгать бердә без икәүләп
Авыл буйлап уздык сүзсез генә.
Авыл инде йоклый гамьсез генә,
Ул ял итә әле безсез генә.
Эзләп йөрдек туган нигезләрне…
Эзләргәдер, ахры, таң алдыннан,
Нигезләрне чөнки табалмадык.
Караңгыдандыр ул, караңгыдан…
Гамьсез генә йоклый безнең авыл,
Үткәннәрдә аның бер эше юк.
Үткәннәрен, бәлки, оныткандыр,
Үткәннәрдән аңа килүче юк.
Авыл шундый тыныч. Ул бернигә
Борчылмыйдыр кебек бу чагында.
Бәлки, шулайдыр да. Бүгене дә,
Үткәне дә – үзе кочагында.
Бәргәләнеп йөри узгынчы җил,
Кайсы чордан, кайсы илдәндер ул?
Төн. Авыл. Без. Күзгә яшьләр килә.
Җилдән генәдер ул, җилдәндер ул…
Өлгермәдем
Сөннең бер дулаган чагы
Калмасмы дип җанымда,
Кайткан идем, тынган чагы
Туры килде аның да.
Сөнгә сыеша алмыйча,
Шартлап бозлар ярылган
Вакытка өлгермәдем – Сөн
Бозларыннан арынган.
Мин кайтуга киткән бозлар,
Сөн кайткан ярларына –
Киткәннәр бозлар, тотынып
Сөннең ак ялларына.
Ярда онытылып калган
Бозлар гына ерактан
Ялгызак кыр казлар төсле
Елыйлар. Кем елаткан?
Көнләшеп, кызыгып карыйм
Сөнгә – язгы суларга.
Кайткан идем бит Сөн белән
Бергәләшеп дуларга.
Минсез генә дулаган Сөн –
Ташуның юк эзе дә.
Сөнгә нәрсә – кирәктә ул
Дулый ала үзе дә!
Тагын каеннар турында
Карлар тагын
Эри инде –
Тагын җаным
Әрни инде!
Ак карларны ак каенның
Күз яшьләре эретәме?
Иң беренче гөлләрне дә
Каен яше терелтәме?
Үзем дә үксим бугай ла –
Тыелалмыйм мин болай да!
Юк, күзәтеп торалмыйм мин
Каеннарның кайгырганын –
Минем күз яшьләре белән
Елый якташ каеннарым.
Каеннар елаган чакта
Кайтмыйм әле туган якка.
Кайттым сине сагынганга
Кайттым сине сагынганга.
Бу – иң рәхәт бер мәлдер.
Авылымда торып калган
Яшьтәшем син бердәнбер.
Ә аннары без бит әле
Синең белән игезәк.
Мин киткәндә, Әнкәй белән
Калдың бит син кул изәп…
Уртак үткәннәребезне
Алдык без икәү дәшеп.
Икәү генә белгән юлдан
Йөрдек без икәүләшеп.
Нәкъ егерме биш ел элек
Сайраган кошлар монда
Һаман да сайрыйлар әле –
Бай бездә кошлар моңга.
Нәкъ егерме биш ел элек
Калдырып киткән инеш
Кими бара, әмма ага
Малай чактагы килеш.
Мин олыгаям, син исә
Тамчы да үзгәрмисең.
Син җәйдә, мәңгелек җәйдә –
Белмисең көзләрне син.
Син шушында – узганнарда
Яшисең. Рәхәт сиңа.
Үткәннәргә кайтып килдек –
Малай чак, рәхмәт сиңа!
Җирсү
Мин әткәй эшләп киткән авылда –
Нәҗәдедә туганмын.
Ул авыл күптән юк инде…
Мин анда туганмын гына –
Мин аны хәтерләмим.
Күпме генә җирсесәм дә,
Ул хакта хәтер ләм-мим.
Тик барыбер оныталмыйм
Мин туган нигеземне.
Ул таралганга гаепле
Саныймын мин үземне.
Чөнки башлап мин киткәнмен,
Ә калганнар – миннән соң.
Авылымның таралырын
Ул чакта кем белгән соң?!
Китмәс идем, калыр идем,
Белсәм болай булырын…
Нигезем изге булгандыр –
Иген кыры ул урын.
Юк инде мин туган нигез,
Юк инде туган авыл.
Туган авылсыз калулар
Бик авыр икән, авыр!
Табалмадым, ашыксам да,
Кайтсам да туры гына…
Чәчәкләр салып калдырдым
Авылым урынына.
Авылда. Печән өстендә
Күптән эш күрмәгән куллар
Чалгы сабын сагынган.
Печән чапкан малай ла мин
Бик кечкенә чагымнан…
Тик мине, әллә шаяртып,
Җибәрделәр иң алдан.
Хәтерләдем дә яшьлекне,
Селтәндем бер мин аннан.
Алып китте чалгы чыңы
Мине үткәннәремә…
Үлән астыннан битемә
Салкынча дым бәрелә.
Ә арттан бер тасма булып
Яктылык ятып кала.
Чалгы кыза! Әйтерсең лә
Чалгыга ялкын каба.
Алдымда – караш җитмәслек,
Башланмаган кишәрлек.
Нигә риза булдым инде?
Әй бездәге исәрлек!
Үкчә тирәсендә генә
Чыжылдый чалгы чыңы.
Арттагылар куа мине –
Алдагы чалгычыны!
Селтән, егет! Каер, егет!
Чигенергә соң икән.
Уздырма әйдә берсен дә,
Алдан чыккансың икән!
Үкчәгә басып киләләр.
Юк, әле саллы чагым.
Онытмаган икән әле
Кулларым чалгы сабын!
Их, егетләр! Чалгы чыңлый.
Тургайлар тынып кала.
Син менә печән чапканда
Беренче булып кара!
Йорт агачлары
Бу – элекке йорт урыны,
Бу урын үгисетелгән.
Коймасы да, капкасы да,
Каралтысы да сүтелгән.
Бу урынның инде күптән
Астын өскә китергәннәр.
Җиһазларын, җырын-моңын…
Барсын ташып бетергәннәр.
Тик онытып калдырганнар
Бакчадагы тупылларын.
Их, күрсәгез тупылларның
Аптырашып утырганын!
Элекке йорт урынында
Хөкем сөрә яңа тынлык.
Яңа тынлык ятим калган
Тупылларны елатырлык.
Юк, ичмасам, бала-чага –
Төпләрендә тупылдарга…
Хуҗалары ташлап китсә,
Моңсулана тупыллар да.
Тупыллар – йорт агачлары.
Алар кала кисәтергә,
Кайчандыр бер монда да җыр
Җырланганын искәртергә!
Ник сагынам әле Миңештене?
Наҗар ага Нәҗмигә
Агыйделнең агымсуы белән
Чагыштырсам шигъри агымыңны,
Ачуланма – уйлаттыра никтер
Агыйделне, туган авылыңны.
Агыйделнең яшел ярларында
Син үстеңме, әллә мин үстемме?
Шәммәтемне бик сагынган кебек
Ник сагынам әле Миңештеңне?
Шигырьләреңдәге урманнарың
Мең ел буе белгән урман кебек.
Сыгылмалы миләшләрең мине
Кочакларга гына торган кебек.
Минем шигырьгә дә килеп керә
Синең белән үскән каеннарың.
Каеннарга карап беләм хәзер
Күңелеңдә шатлык, кайгы барын.
Мин син ачып киткән капкаларны
Ятлар кермәсен дип ябып йөрим.
Малай чакта син кабызып киткән
Учакларны кабат ягып йөрим.
Син озатып калган пароходлар
Сәлам биреп уза минем якка.
Агыйделдә үскән бер үлән дә
Исәпләми икән мине ятка.
Әйтерсең лә мин дә авыз иткән
Акчишмәңнең илһам суларыннан,
Әйтерсең лә хисем авылыңның
Шул чишмәсе белән сугарылган.
Кемгә дә шул Акчишмәләр кирәк!
Басылмый ла сусау күңелемдә.
Туган җиргә, туган суга сусау…
Сизәм инде тиккә түгелен дә.
Төшләремә керә синең авыл.
Иминлекме анда – белештеңме?
Гомеремдә бер кат күрмәсәм дә,
Һич оныта алмыйм Миңештеңне.
Җырлый алмыйм
Сиңа кайткач, бик җырлыйсым килә.
Җырларым да бетмәс-төкәнмәс.
Җырламасам әгәр, туган авыл,
Сиңа биргән вәгъдәм үтәлмәс.
Сиңа кайткач, бик җырлыйсым килә
Үзең турындагы җырларны.
Ә ул җырлар, сине сагынганда,
Синнән читтә күпме җырланды!
Сиңа кайткач, бик җырлыйсым килә.
Их, җырларга иде тын гына!
Синдә чакта ләкин җырлый алмыйм,
Тамагыма яшьләр тыгыла…
Авылым кызларына
Сез мине яратмадыгыз:
Үткәндә дә орынып,
Минем якка берегез дә
Карамады борылып.
Әллә кем булмасам да, мин
Гади бер егет идем –
Яшь бер Зөһрә яратырлык
Яшь Таһир кебек идем.
Минем кебек егетне дә
Яратмагач инде дип,
Әй үпкәли идем сезгә,
Гарьләндерә иде бик!
Уйлый идем: яратмагач,
Ахры, болар җансыздыр.
Тик җанда бер яктылык бар –
Бәлки, яраткансыздыр?..
Бәлки, белми калганмындыр,
Күрмәгәнмендер генә.
Ни булыр иде соң шунда,
Сиздерсәгез бер генә?
Шунда ук сизәр идем мин
Сезнең күз карашыннан.
Әллә каян таныр идем
Йөзегез арасыннан.
Юк, мине яратмадыгыз,
Ярата алмадыгыз.
Берегез дә мин кабызган
Утларда янмадыгыз.
Әллә кем булмаганмындыр,
Мин үпкәләмим сезгә.
Хәбәрләр алып торам – сез
Бәхетле бит минсез дә!
Авылым төннәре
Якты иде авылымның төне,
Татлы иде төн мин киткәндә.
Моңлы иде – сөю җилкеткәндә,
Дәртле иде – давыл көткәндә.
Нигә тынган әле авыл төне?
Тынган әле нигә тальяннар?
Тал-тирәкләр нигә тол тирәкләр?
Талгын гына уйга талганнар…
Йолдыз яктысында ярлар кая?
Парлар кая тирәк төбендә?
Иң оялчан, матур сүзләр хәзер
Ник әйтелми авыл төнендә?..
Төн түгел, мин үзгәргәнмендер лә,
Миндә инде бүтән күңелдер.
Минем өчен генә җырсыздыр төн,
Ә яшьләргә җырсыз түгелдер…
Башкаларның яшьлеге шул бу төн,
Яшьлеккә төн әле дә бик тәмле…
Ә тальяннар көтәләрдер, ахры,
Минем тизрәк йоклап киткәнне.
Балачак тегермәне
Монда әле, мин белгәндә,
Су тегермәне иде.
Ә буасы – буй салганда,
Без күмелмәле иде.
Хәтеремдә – малай чакның
Гел шунда йөгергәне…
Гел гөрлидер кебек иде
Балачак тегермәне.
Үтеп китәсе калган ла
Тукталмый – бүтәннәрчә.
Хәтер генә калган монда!
Тапмадым бүтән нәрсә…
Инеше дә әкренәйгән –
Кирәгем бетте, диптер.
Кызурак тибә башлады
Йөрәгем генә никтер…
Яңадан туу
Тагын килде иң кирәкле
Чакта гына Яз-ана.
Мактагыз! Тик нинди генә
Мәдхия дә аз аңа!
Яфраклар туа яңадан,
Үләннәр туа тагын.
Күпме каен бу минутта
Көтәдер туар таңын!
Кабаттан туа табигать!
Бөек тылсымга тиң эш…
Тик без генә һаман да шул
Бер тапкыр туган килеш.
Безнең як чишмәләре
Бездә генәдер – чишмәләр
Һәм йолдызлар дуслыгы.
Сөн буйлары – әйтерсең лә
Чишмәләр йолдызлыгы.
Чишмәләр чылтыравыннан
Йокыга талам да мин,
Шул чишмәләр тавышыннан
Уянамын таңда мин.
Чишмәләр чылтыравыннан
Дөнья җырларга тора.
Ныграк басып биесәң дә,
Чишмә чыгарга тора.
Минем януны да баса
Тик чишмә суы гына –
Куеп торсам йөрәгемне
Суының суыгына.
Хәтта Сөн үзе дә тора
Чишмә суыннан гына.
Үкенмим шуңа – тугач та
Сөндә юылганыма.
Сөн буе чишмәләреннән
Сандугач су эчәдер.
Йолдызлар да төнгелеккә
Чишмәләргә төшәдер.
Шуңа да безнең чишмәләр
Йолдыз гына, җыр гына.
Йөгерә Сөнгә чишмәләр
Чылтыр да чылтыр гына.
Үзем дә җырлыйм, чылтырыйм
Күңелләр тулган чакта.
Ничек инде җыр тумасын
Чишмәләр туган якта!
Сагынасың икән син дә
Сагынасың син дә авылыңны…
Элегрәк мин шуны тоймый идем.
Туган җирне тик шагыйрьләр генә
Сагынадыр диеп уйлый идем.
Син үзгәрдең әле бу арада,
Туган якка һаман тартыласың.
Әйтмисең дә үзең, ә мин сизәм…
Тик әйтергә генә тартынасың.
Эчтән генә җырлап йөрисең син,
Мин ишетмәсен дип кайчагында.
Кыен гына булыр – авылыңны,
Булдыралсаң әгәр, куй, сагынма!
Бер сагынсаң, синең йокың качар,
Сагышларың тагын артыр гына.
Туган җирең, ерагайган саен,
Торган саен ныграк тартыр гына.
Син сак кылан андый хисләр белән –
Гашыйк булу белән бер ул, җаным.
Минем хәлдә калма! Минем менә
Бармы берәр сагынмаган чагым?
Тыңламасаң мине син, билгеле,
Минем көнгә беркөн калачаксың.
Сагынуларның сары учагында
Гомер буйларыңа яначаксың.
Урманнарың сиңа тынгы бирмәс,
Үзәнлекләр мәңге эзәрлекләр.
Сагышларга шулай сарылганда,
Калмаганда бер дә түзәрлекләр,
Чакырырсың мине – бергәләшеп
Сагынырбыз туган җиребезне.
Сагынырбыз гына… Ә Казаннан
Аерырлык түгел инде безне.
Сөн буена кайтсам…
Туган якка кайтсам, әллә нишлим –
Танымаслык булып үзгәрәм,
Очып чыга җырлар кочагымнан,
Нур сибелә башлый күзләрдән.
Сөн буена кайтсам, әллә нишлим –
Кайтам кебек мин үткәнемә.
Чишмәләрнең утлы суын эчәм,
Куәт иңә бөтен тәнемә.
Нигеземә кайтсам, әллә нишлим –
Сабыйланып калам, яшәрәм.
Мин биредә һәрбер өянкегә,
Һәрбер эткә «син» дип дәшәләм.
Авылыма кайтсам, әллә нишлим –
Матурланамдыр да, әлбәттә.
Син сокланып туя алмас идең,
Күрсәң әгәр мине Шәммәттә!
Шагыйрьләр
«Тукай яшен узып барам»
Дип язган идем күптән.
Ул шигырь язылганга да
Гомерләр шактый үткән.
Тукайлар, Бабичлар яше
Сизелми дә узылды.
Ах, безнең бу өлгерүләр
Озаккарак сузылды.
Әллә үз итеп әйтәләр,
Әйтәләр әллә көлеп,
«Яшь шагыйрьләр» диләр безне
Ун ел элекке кебек.
Мин – яшь шагыйрь – озакламый
Җитәм Пушкин яшенә.
Ә гомерем йомгагының
Очын һаман яшерә.
Гомер җитез… Бу дөньяда
Туфаннар яше дә бар.
Үзенчә яши һәр шагыйрь,
Һәркем үз яшен табар!
Яшибез… Ә гомерләрнең
Кыйммәте ни, тәме ни?
Үз яшенә җитәр һәркем –
Тик хикмәт яшьтәмени?!
Җыр
Хөрмәтле композиторыбыз
Сара апа Садыйковага
Очраттым мин беркөн классташымны,
Күрешкән юк иде кайчаннандыр.
Ул чак кына кызмачарак иде,
Шуңадырмы теле ачылгандыр…
«Кем уйлаган, көтмәгәндә менә
Шагыйрь булдың бит, әй, кара инде!
Җебегән бер малай идең юкса,
Сине мин дә кыйный ала идем!
Ә шулай да рәхмәт сиңа, малай,
Кеше чыкты безнең авылдан да.
Беләсеңме, синең шигырьләрне
Укыштырганым бар… авырганда.
Ләкин Әнкәң турындагы җырдан
Кайтыш кебек әле шигырьләрең.
Ну язып та карагансың үзең…
Шул җыр белән күпме шөгыльләндең?
Ничә кабат инде тыңлыйм шуны –
Казан аны көн дә җырлап тора…
Сиңа рәхәт! Язгансың да беткән.
Безгә рәхәт түгел, елаттыра!
Ник язасың, елатырлык булгач?
Кешеләрне нигә елатырга,
Кешеләрне елатмаска кирәк,
Кешеләрне кирәк юатырга!
Хәтта үзем җырлыйм мин ул җырны,
Елый-елый җырлыйм кайчагында.
Шул да булдымы җыр?! Әйбәт җырлар
Яза белмисең син пычагым да!»
Авылдашым мине чынлап тирги,
Ә мин аны тыңлыйм дәшми генә.
Минем монда ни гаебем бар, дим,
Җавап бирәм бәхәсләшми генә.
Иң әйбәт җырым дип йөри идем,
Гаеп тапты якташ монысыннан да…
Ә ул шигырь ирләр еласын дип
Язылмаган иде шул, чыннан да.
Туган телемә
Асыл сүзләреңне, туган телем,
Биреп торчы миңа азга гына.
Бөтенләйгә түгел – вакытлыча,
Тик җитәрлек гомер азагыма.
Синнән алган һәрбер сүземне мин
Күз карасы төсле саклар идем.
Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,
Дога итеп кенә ятлар идем.
Ул сүзләрне җырга әйләндергәч,
Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.
Исраф булмас ул сүзләрең миндә –
Җыры булыр алар киләчәкнең.
Әйтә алмыйм әле – ул җырлардан
Аз булса да дөнья үзгәрерме?
Тик югалтмам, туган телем, синнән
Алып торган асыл сүзләремне!
Гармунчы булмасам да
Әл дә гармунчы түгелмен,
Уйнар да елар идем.
М. Кәрим
Ярый гармунчы булганмын:
Елыймын, уйныймын да.
Н. Нәҗми
Мин дә гармунчы малае,
Миңа да гармун таныш.
Җанымны ташлый актарып
Гармуннан аккан тавыш.
Мин дә гармунчы булырга
Тиеш идем, тик менә
Булалмадым шул, гармунчы
Малае мин дип кенә.
Әткәйдән калган гармунны
Югыйсә мин туздырдым.
Әнкәй шаһит: шуның белән
Күпме гомер уздырдым.
Тик булмады егетләрне
Урамнар уратырлык,
Дусларымны җырлатырлык,
Кызларны елатырлык…
Уйныйм үзем өчен генә,
Бүтәннәр күрмәгәндә,
Җанга урын тапмаганда,
Нишләргә белмәгәндә…
Ләкин бер дә үпкәләмим,
Гармуннан уңмасам да.
Уйныймын да җырлыймын мин,
Уйныймын да елыймын мин,
Гармунчы булмасам да.
Каурый белән
Тукайның шигырьләренә
Мәңгелек язган икән!
Ул үзенең шигырьләрен
Ни белән язган икән?
Былбыл каурые беләндер,
Былбыл каурые белән…
Туфан шигырьләрендәге
Яктылык яздан микән?
Ул үзенең шигырьләрен
Ни белән язган икән?
Аккош каурые беләндер,
Аккош каурые белән…
Җәлилнең күпме шигыре
Язылмый калган икән?
Ул үзенең шигырьләрен
Ни белән язган икән?
Бөркет каурые беләндер,
Бөркет каурые белән…
Шагыйрьләрнең туган җирләре
Минем дуслар чит илләргә бара.
Чакыралар алар мине дә.
Хыяллары дәшә дусларымны
Байрон яки Тагор иленә.
Айлар буе акча җыя алар
Назыйм Хикмәт илен күрергә,
Бөек Лорка туып үскән йортны
Бер булса да ачып керергә.
Ашкыналар алар күрергә дип
Элюар һәм Гёте төбәген…
Минем исә Җәлил туган җирне
Барып күрү – бөтен теләгем.
Мостафаны кемнең күргәне бар?
Бер баруы шунда ни безгә?
Кушлавычка кайтыйк, Өчилегә –
Тукай туган бөек нигезгә!
Барып күрик Такташ якташларын –
Урманнары әле бар микән?
Әгәр булса, усак яфраклары
Һаман шулай шаулыйлар микән?
Ә Кармәтне кемнең күргәне бар?
Туфан каеннары үсәме?
Туган нигезендә, туфрагында
Туфан истәлеге исәнме?
Кимемәде микән – барыйк әле
Фатих Кәримнең тын Дименә.
Карт өянкеләргә баш ияргә
Барып кайтыйк Күлле Кимегә.
Шагыйрьләрнең изге туган җире,
Изге – Кырлай, изге – Әсән дә.
Аз булачак әле күпме генә
Табынсаң да, кадерләсәң дә…
Ул җирләрдә – шагыйрьләрнең рухы.
Шагыйрьнеке – халкымныкы да.
Кабызылган алар күңеленнән
Мәңгелек җыр – халкым Уты да!
Халкым Агачының тамырлары
Шул төбәкләр буйлап таралган.
Аның яңа ябалдашлары да
Нәкъ шул урыннарда яңарган…
Минем дуслар чит илләргә бара.
Кайтыгыз сез исән-сау гына!
Онытмагыз, татар шагыйрьләре,
Туган җирләр безне сагына!
Капка төбендә
Утыра картлар
Капка төбендә –
Ерак үткәннәр
Күңел түрендә.
Яшь малайлар да
Капка төбендә –
Ерак киләчәк
Алар телендә!
Нигә тынмый бу җыр?
Бер җыр яши миндә,
Шул җыр дөрли җанда.
Ничек кенә түзим –
Моңнар тулы анда!
Ул җыр ничә еллар
Миңа тынгы бирми.
Ялкын гына җаным –
Эшли алмыйм берни.
Талпына кош кебек –
Нишләп миндәдер ул,
Минем күңелемә
Каян килгәндер ул?
Өтеп ала мине,
Яна шул җыр җанда.
Тынгылык юк миңа
Җанда шул җыр барда.
Нинди җыр булды бу?
Нигә тынмый һаман?
Хыялый бер кеше
Булдым инде тәмам.
Җанымдагы җырым
Бер дә тынмас микән?
Җырлыйм әле сезгә –
Җиңел булмас микән?!
Кайда да…
Тар ла миңа Казан гына,
Үскәнгәдер иркендә.
Туган яклар тарта мине –
Түгел мин үз иркемдә.
Җырлыйм туган якларымны
Каладагы көемә.
Кайтып киләм Актанышка,
Илешемә – өемә.
Китеп барам Исәнбәтләр,
Еникиләр ягына.
Ул якларда, беләсезме,
Нинди көйләр агыла?
Ул якта да иң борынгы
Көйләр бар – без белмәгән.
Ничә гасыр җырланганга,
Алар исән, үлмәгән.
Ул көйләрне аңлап була,
Үзең көйләсәң генә.
Бер көйләсәң… моңлы затка
Әйләнәсең мәңгегә!
Әле дә, кайтсам, йөрим мин
Исереп шул көйләргә.
Үзем көйлим, үзем шуны
Юрыйм әллә ниләргә…
Һәм кайтам мин Казаныма
Яктырып, канатланып!
Кайда да үзебезнең моң,
Кайда да безнең халык.
Кояш көтәм
Кояшсыз көннәре көзнең –
Күпме шулай торыр инде.
Күренеп китсә дә кояш,
Бераз күңел булыр иде…
Кояш нурларыннан калган
Яктылык та сүнә бара.
Караңгыга акрын гына
Күңелләр дә күнә бара.
Бигрәк кыен, кыен икән
Кояш юклык, кояшсызлык.
Кояшсызлык – канатсызлык,
Кояшсызлык – колачсызлык.
Кояш тели, кояш эзли,
Кояш көтә бөтен кеше.
Шатлык, көлү, җыр, матурлык –
Кояш эше бөтенесе.
Мин дә көн дә кояш көтәм
Туган яктан, Казанымнан,
Кояш көтәм мин юллардан,
Кешеләрдән, язларымнан.
Кояш көтәм мин дөньядан,
Шул кояшка уй ашкына…
Ә бит дөнья бүген дә шул,
Юк бары тик кояш кына!
Яхшылык
Кешеләргә без яхшылык эшлик!
Эшләмәсәк – гарьлек.
Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,
Ул – зур фидакярлек!
Яшәү безгә авыр булыр иде
Яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик
Без үзебез башта.
Ятмыйк көтеп яхшылыкны безгә
Эшләр диеп кемдер.
Яхшылыклар эшлик! Җаным, син дә
Үз-үзеңне күндер!
Шунда гына канәгатьлек хисе
Алыр сине биләп.
Һәм үзеңнең кеше икәнеңне
Син тоярсың кинәт!
Моның шулай икәнлеген күпләр
Яхшы аңлый аны.
Тик барыбер яхшылыкны һәркем
Эшли алмый аны.
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!
Рәнҗемим!
Рәнҗетүдән куркам кешеләрне,
Куркам рәнҗүдән дә.
Ә үземне күпме рәнҗеттеләр?!
Күпме андый бәндә!
Кимсетергә тырыштылар алар
Җае чыккан саен.
Кимсетергә мине адым саен
Тапты алар җаен.
Мин ул чакта әле көчсез идем,
Малай гына идем.
«Юк белән юк булма!» – диде Әнкәй.
«Үсим генә!» – дидем.
Һәм түздем мин, йодрыкларны төйнәп,
Тешләремне кысып.
Усал карашлары җанда һаман
Тора төсле посып.
Мин дә хәзер малай-шалай түгел,
Хәзер алар – көчсез.
Ниләр уйлыйлардыр? Әмма ләкин
Мин аларга үчсез.
Эшләмәсләр инде алар хәзер
Миңа ул эшләрен…
Мин рәнҗемим! Нишләр идең, әгәр
Төшсә рәнҗешләрең?
Үзгәреш
Әле генә җылы иде.
Салкынайтты кинәт.
Өйрәнеп тә булыр иде –
Миңа җылы кирәк!
Әллә нәрсә булды әле –
Минем сәер чагым:
Җылыны да, салкынны да
Бик тиз сизә җаным.
Бу салкыннар бетәрме бер?
Дәвам итәр гелме?
Йолдызларны кырау сукты,
Салкын алды гөлне.
Үзем – ир уртасы, үзем –
Һаман бала кебек.
Дәртнең кайнарлыгы гына
Кимеп бара кебек.
Салкын күз карашларын да
Хәзер бик тиз тоям.
Шушыларны уйлыймын да
Мин сискәнеп куям.
Күнеккән идем җылыга,
Салкынайтты кинәт:
Йә дөнья, йә минем белән
Нидер булган, димәк.
Алтынга мактау
Бөтен әхлак кануннарын бозып,
Шигырь язам алтын хакында мин.
Алтын чынлап макталырга хаклы,
Мактау җырлыйм бүген алтынга мин!
Мактау җырлыйм дөньядагы барлык
Кара, ак һәм яшел алтыннарга.
Әнкәй кебек алтын алкаларсыз
Күп балалы алтын хатыннарга.
Алтын йөзек киеп карамаган
Хатыннарның алтын кулларына,
Мактау җырлыйм алтын кояшыма,
Туган җирнең алтын кырларына,
Алтын кырларымда алтын икмәк
Үстерүче алтын кешеләргә.
Мактау җырлыйм ындыр табагында
Шыбырдашкан алтын көшелләргә.
Мактау җырлыйм Туган илебезнең
Бәрәкәтле алтын көзләренә,
Акыл иясенең безгә диеп
Иҗат иткән алтын сүзләренә.
Мактау җырлыйм алтын хәреф белән
Язып куйган алтын исемнәргә:
Бөек яуда һәлак булганнарга,
Яу кырыннан кайткан исәннәргә.
Үзебез дә булыйк алтын кебек!
Кемгә кирәк алтын түгелебез?
Мактау җырлыйм бүген сезгә дә мин –
Алтын булса гына күңелегез!
Сезгә минем алтын теләкләрем:
Алтын булсын сезнең кәләшегез!
Кызларыгыз булса, сез бары тик
Алтын егетләргә ярәшегез!
Алтын чәчле кызлар үстерегез!
Кыен чакта тик көлегез генә.
Һәм яшәгез алтын туйга кадәр.
Ә алтынга…
Төкерегез генә!
Көй
Рәми Гариповка
Кайта-кайта укып ятам
Дуслар биргән китабыңны.
Китабыңнан миңа дигән
Өр-яңа бер Көй табылды.
Күңелемдә көтмәгәндә
Күптән көткән Көй кабынды.
Кайнар кан тамырларымнан
Кайнарланып Көй агылды.
Каян таныш Көй бу дисәм,
Ул миндә дә яткан икән.
Ничә еллар, сиздермичә,
Минем канда аккан икән.
Рәхмәт сиңа – мин язасын
Инде күптән син язгансың…
Үзәк өзгеч бер Көй булып
Кайттың миңа син яздан соң.
Кояш
Бик үзгәргән бүген кояш.
Хикмәт, белмим, нидәдер?
Ул нигәдер җылытмый да,
Яктыртмый да нигәдер.
Чыкканда да чыкмады ул
Элек чыккан турыннан.
Очып узды ул көндез дә
Икенче бер урыннан.
Икенчерәк нурлары да,
Төсе дә башка төстә.
Алыштырганнардыр аны,
Башка кояштыр өстә!
Чыннан да, чын кояшмы ул?
Кичәгеме, түгелме?
Кайчаннан бирле шул сорау
Тырнап тора күңелне.
Нигә борчылам соң әле?
Ул – шул кояш бугай ла…
Юк, барыбер тикшерергә
Кирәк аны шулай да!
Сәер уйлар
Кинәттән генә башыма
Сәер уйлар төште:
Кемнәр ничек дәвам итәр
Без башлаган эшне?
Без яшәрбез дә китәрбез –
Ниләр калыр бездән?
Кемнәр йөрер, йөрерләрме
Без калдырган эздән?
Кемнәр җырлар, җырларлармы
Без калдырган җырны?
Ничегрәк искә алырлар
Без яшәгән чорны?
Кемнәр булыр, нинди булыр
Без калдырган токым?
Киләчәккә кем тапшырыр
Безнең токым утын?
Кемнәрне кызыксындырыр
Без калдырган исем?
Шушы хакта уйланганың
Бармы синең, Кешем?
Таулар. Диңгез
Бер ягымда таулар минем,
Бер ягымда – диңгез.
Хыял җитми төнлә белән,
Караш җитми – көндез.
Биеклекләре – буй җитмәс,
Киңлекләре – тиңсез.
Акылымны таулар тарта,
Күңелемне – диңгез.
Кайсысына: тауларгамы,
Диңгезгәме тиң без?
Көнләштерә мине таулар,
Кызыктыра – диңгез.
Мин үзгәрдем. Бик үзгәрдем.
Һәм аңладым: кем без?!
Әллә таулар шулай итте,
Әллә инде – диңгез…
Шулай кирәк булган!
Сугыш беткәннән соң нәкъ өч елдан
Мин туганмын. Шулай кирәк булган.
Мин туганмын. Туган илем минсез
Бер егеткә әле кимрәк булган.
Японнарны җиңеп кайткан Әткәй
Яңгыратып көлгән, улын күргәч.
Рәхәтләнеп бер елаган Әнкәй,
Бишегендә яткан улы көлгәч.
Гаиләдә – мин беренче бала.
Бабамнарга – мин беренче онык.
Нәселемнең яңа буынын мин
Башлаганмын иң беренче булып.
Тугансыңдыр син күлмәктән, диләр.
Андый бәхет тия кемгә генә?
Мин күлмәктән тумасам да, мине
Биләгәннәр Әткәй күлмәгенә.
Бик кадерле кеше булганмындыр –
Затлы күлмәкләргә биләрлек мин.
Шулай булгач, бу дөньяга инде
Күлмәк белән туган диярлек мин.
Икмәк белән бергә өлгергәнмен –
Туганмын бит урак өстендә мин.
Мине Илем көткән, Җирем көткән,
Шуның өчен тизрәк үстем дә мин.
Кемдер иртә туган, кемдер – соңрак,
Ул чаклысы нигә минем өчен?
Ә мин үзем вакытында тудым,
Нәкъ кирәктә тудым Илем өчен!
Ә бабамнар мине зур бер кеше
Булыр диеп өмет иткәннәрдер.
Аклап булмас, ахры, өметләрен –
Алар миннән күбрәк көткәннәрдер…
Тик дөньяның утын-суын мин бит
Ахыргача әле кичмәгәнмен.
Ә шулай да бу дөньяга туып,
Миңа калса, дөрес эшләгәнмен.
Мин туганда, асыл ир-егетләр
Туган илдә әле сирәк булган…
Сугыш беткәннән соң нәкъ өч елдан
Мин туганмын! Шулай кирәк булган!
«Зәңгәр күкләргә карыйм мин…»
Зәңгәр күкләргә карыйм мин –
Йолдыз калка.
Зәңгәр гөлләргә карыйм мин –
Чәчәк ата.
Зәңгәр диңгезгә карыйм мин –
Дулкынлана.
Зәңгәр учакка карыйм мин –
Ялкынлана.
Бу, билгеле, сихер-тылсым
Эше түгел.
Ахры, үзем бик үк гади
Кеше түгел!
Бабамнарның каны уйный синдә
Бер тынмас җан булдың инде, энем!
Тора алмыйсың бер урында.
Син яшисең әле әйтерсең лә
Күчмә кабиләләр чорында.
Бер караганда, син – Әстерханда,
Йә Казахстанда, йә Казанда!
Йә Шәммәттә! Тик һаман да сиңа
Нидер җитми, нидер аз анда.
Юлы булса, ике уйлап тормый
Чыгып китәр идең айга да.
Тик аңладың микән: шул ук икән
Дөнья дигәннәре кайда да.
Ерак җирләр сине тарта һаман,
Каян килгән сиңа күчмәлек?
Ул, мөгаен, ерак гасырлардан –
Бабамнардан калган истәлек.
Дала җитми синең күңелеңә,
Киңлек кирәк синең кебеккә.
Аргамаклар кирәк чабар өчен
Батырганчы ап-ак күбеккә;
Чыгар өчен ерак сәфәрләргә,
Торыр өчен һаман ыргылып…
Бабамнарның каны уйный синдә,
Шул бирмидер сиңа тынгылык.
Тик без күптән утрак тормышта шул,
Туры килә шунда кайнарга…
Әнкәй тагын бик борчылып язган –
Җыенасың тагын кайларга?
Диңгез буенда бабамны уйлап
Сурәткә төшә кешеләр –
Хәнҗәрләр аскан булып,
Аю, болан карачкысы
Янына баскан булып.
Төшәләр парлап, берәмләп,
Төшәләр төрлесенә –
Мода журналларындагы
Сурәтләр төслесенә.
Төшәләр. Нигә? Төшсеннәр!
Үзем дә төшәр идем…
Аларны күргәчтен, бабам
Исемә төшә минем.
Әллә үзе кызыкмаган,
Әллә заман хатасы –
Сакланган Кирам бабамның
Тик бердәнбер фотосы.
Бик еш кына мин кулыма
Шул сурәтне алам да
Карыйм, үземнең чалымнар
Бар микән дип бабамда.
Таушалып беткән, тетелеп.
Паспортныкы ансы да.
Тик ничек кенә булмасын,
Шул фотода – барсы да…
Ул сурәткә ничә елдыр?
Әллә ничә дистәлек.
Минем өчен дөньяда ул
Иң кадерле истәлек!
Кадерле икәнен миннән
Соңгылар да аңлармы?..
Ә халык төшә сурәткә –
Мин аңлыймын аларны.
Җайдаклар без
Буйга бәләкәй идем мин,
Көчсез идем. Аннары
Тия иде атларның гел
Баш бирми торганнары…
Карап торуга тыңлаучан,
Түгел үзе кыргый да.
Атлануга үрә баса,
Кинәт кенә ыргый да
Алып сала сине җиргә –
Җилләр исә атыңнан.
Йөгерәсең елый-елый
Качкан атың артыннан…
Соңыннан егылмаска да
Өйрәнәсең. Нишлисең?!
Дуласа да, аттан инде
Син егылып төшмисең.
Алдан беләсең атыңның
Ярсыйсын, котырасын.
Шуңа күрә тезгенеңә
Ныгытып тотынасың.
Ат, әлбәттә, юашланмый,
Бик тә егып чабасы…
Тик егалмый. Шул чагында
Калмагачтын чарасы,
Каера да читкә алып
Кереп китә андый ат.
Ә аннары бер ярсыса,
Юк, тыела алмый ат.
Син дә, хәтта ат үзе дә
Белми кайчан туктасын.
Сыртында бәргәләнәсең
Һәм беләсең екмасын.
Ат та бата ак күбеккә!
Канга бата… учларың…
Әлегедәй хәтеремдә
Шулай атта очканым.
Яралар инде төзәлде,
Тик мин атта мәңгегә!
Учлар кысылган, юк бары
Кулымда тезген генә…
Вакыт
Вакыт төшенчәсе
Хәзер инде бүтән.
Һич өлгереп булмый,
Хәлдән таеп бетәм.
Тыгызлана Вакыт,
Тора-бара нишләр?
Бер елга да җитми
Бер гасырлык эшләр.
Гасыр белән сәгать
Тәңгәлләшер беркөн –
Эшләр шуңа бара,
Туктаталмас беркем.
Кысылмасмы соң ул
Шартлар дәрәҗәгә?!
…Чиртеп узды Вакыт
Минем тәрәзәгә.
Таңсылуның туган елы
Вакытында килеп китте
Гомеремнең бу елы да.
Тик кыскарак булды бугай –
Сизелмәде бу юлы да.
Ап-ак булып килгән иде,
Китте дә шул ап-ак килеш.
Васыять итеп – эшләргә
Тик аклыкка гына тиң эш.
Якты кояш тирәли мин
Әйләндем бер кабат тагын.
«Сөям!» сүзен эчтән генә
Кабат мең кат кабатладым.
Тик бер яшькә олыгайдым –
Бер сүзем юк башкасына.
Бер сүзем юк, и иске ел,
Рәхмәтләрдән башка сиңа!
Мең кайгыда кайнаттың да
Мең хәсрәткә салдың мине.
Үзең салган хәсрәтләрдән
Үзең тартып алдың мине.
Ә бәхетләр, ә шатлыклар
Безгә әле күбрәк кирәк!
Шуңа мине мең бәхеткә,
Мең шатлыкка күмдең кинәт.
Шатлыгымнан мин аларны
Берәм-берәм үзем кочтым.
Шатлыкларның иң зурына
Таңсылу дип исем куштым!
Узган ел шатлыкларыннан
Җаныбызга тулган җылы…
Сагындырырсың әле син,
Таңсылуның
Туган елы!
Сездә яуган карлар…
Сездә яуган карлар миңа ява.
Икебезнең шундый ара ак!
Сиңа таба барам, шул карларны
Мин кулларым белән аралап.
Сездә яуган карлар миңа ява,
Миңа гына ява туп-туры.
Син калдырган сагышларга ява –
Мин сагышлар белән туп-тулы.
Сездә яуган карлар миңа ява.
Алар синнән сәлам карыдыр.
Яусын, яусын! Кыш узганчы гына
Сагышлардан күңел арыныр.
Сездә яуган карлар миңа ява.
Бер шушында җаным, бер – анда…
Эрер дә бер тамчы булыр карлар,
Йә әйләнер алар буранга!
Сине күргәннән соң
Сине үптем мин беренче тапкыр
Калтырана-калтырана гына.
Үбешергә каян белим ди мин,
Мин ул чакта әле бала гына.
Кичермәгәнсеңдер сабыйлыкны,
Үбә белмәвемнән көлгәнсеңдер.
Ә син үзең җиткән кыз идең шул,
Ул чакта ук күпне белгәнсеңдер.
Мин ул чакта татлы үбешүдән
И кызарган, и оялган идем.
Тик ул синең шаяртуың булган,
Ә мин аны чынга алган идем.
Ничә еллар инде әле булса
Шул үбүдән һаман айный алмыйм.
Кайчагында төшләремә кереп
Йөдәтә ул мине – алдый алмыйм.
Яшь Ромео яше булган икән
Ул чагында миңа Агыйделдә.
Оч идең лә хәзер шул чагыңа,
Яшьлек хисләреңне ал идең дә!
Тик үземнең олыгайганымны
Тойдым кинәт сине күргәннән соң.
Һәм иң тәүге шигыремне яздым…
Егерме ел җанда йөргәннән соң.
Ак карлар да яумас кебек иде
И снег пошёл…
Евг. Евтушенко
Без дә үсеп җитмәс кебек идек,
Килмәс кебек иде егетлек.
Озак көттек. Малай чакны тизрәк
Киләчәккә таба йөгерттек.
Егет чак та килеп кенә китте,
Ир уртасы инде үзебез.
Чабып кына уздык җәйләрне дә,
Көтеп тора әнә көзебез.
Мәхәббәт тә, бер кат ташлап киткәч,
Килмәс кебек иде яңадан.
Һәм һичшиксез үләр кебек идек
Сөю салып киткән ярадан.
Үзебез дә исән, мәхәббәт тә!
Хисләр бездә кабат яналар.
Ярабыз да бетте, күмеп китте
Ул яраны яңа яралар.
Ак карлар да яумас кебек иде,
Онытылган иде аклыгы.
Карларның да, аклыкның да әле,
Юк, булмаган икән актыгы.
Карлар ява. Бу юлы да алар
Өметләрне безнең акларлар.
Ак карлар да яумас кебек иде…
Ә бит яуды… яуды ак карлар.
Яктылык
Бүген көнгә әйләнде төн –
Үзгәртергә инде соң.
Тәрәзәң калды яктырып,
Ул яктылык – синең сын!
Яктыртты бөтен дөньяны
Синнән төшкән яктылык.
Төн уртасын беренче кат
Каплап алды ак тынлык.
Югалды урам утлары,
Йолдызлар тынып калды.
Синнән төшкән яктылыктан
Алар да тоныкланды.
Якты төн. Озатты мине
Бөтен тирә-як тынып.
Балкып калды
Моңа чаклы
Мин белмәгән яктылык.
Сиңа җырлар язмыйм инде
«Миңа җырлар язмыйсың» дип
Үпкәлисең һаман.
Мин әле дә элек язган
Җырларымда янам.
Хисләрем – шул ук. Аларны
Мин яңартам гына.
Сиңа җырлар язмыйм инде,
Тик яратам гына!
Мәҗлесләрдә
Мин күп сүзле түгел. Бу гадәтем
Кермидер дә, бәлки, әдәпкә.
Тик барыбер кайбер мәҗлесләрдә
Сөйләшәсем килми, гадәттә.
Ә сөйләргә шундый остардылар –
Сөйләмиләр хәзер, сайрыйлар.
Сүзләрнең дә затлыларын гына,
Асылларын гына сайлыйлар.
Кем мактана анда? Тыңлап торсаң,
Аңардан да бөек кеше юк.
Ә кем белә? Бәлки, шулайдыр да…
Тик эшләгән генә эше юк.
Ә ул сөйли. Хәтта ышандыра.
Чын күңелдән сөйли, инанып.
Утырасың шулай түзем генә,
Шуның сүзләреннән кыйналып.
Кызгандыра кемдер. Мескенләнә.
Эчә, имеш, бөтен тапканын.
Халык исә башка төрле сөйли –
Кассасында меңнәр ятканын.
Мескеннәрне хәзер кызганалар.
Кызгандыру хәзер – модада.
Мескенлеккә, бик теләсәң, хәтта
Язып булыр иде ода да.
Ваклап-ваклап кемдер акыл сата –
Үзенә дә такыр акылны.
Шунысы әйбәт: тыңламаска була,
Бирмәсәң дә була хакыңны.
Кемдер үзен сөйли. Нигә эчә?
Ак чәчләре нигә агарган?
Андый кеше чишелеп үк китә,
Тик көләләр генә аңардан.
Кемдер мине мактый. Үзе миңа
Кичә генә этлек эшләгән.
Ә ул шуны белми диеп уйлый.
Мин, янәсе, наив, пешмәгән.
Бар да сөйли анда. Бер мин генә
Еларга да белмим, көләргә.
Бер мин дәшмим, һәм, билгеле, анда
Исәплиләр мине юләргә.
Берәүгә
Минем белән нигә ярышасың?
Булышасың, егет, юкка гына.
Син, үзең дә сизми, үз-үзеңне
Саласың бит бары утка гына.
Син үзеңне сакла! Бетеренмә!
Сиздермәскә тырыш, көнләшсәң дә.
Синең белән бик көрәшер идем,
Җиңелерсең генә, көрәшсәң дә.
Тик ул көрәш дөрес булмас иде:
Төрле үлчәүдәге кешеләр без.
Ә сине мин аңлыйм, бик тә аңлыйм –
Кеше хәлен без дә төшенәбез.
Уздырасың килсә, син эш күрсәт!
Мактала бит кеше эше белән.
Ачуланма, егет! Мин көрәшмим
Җиңел үлчәүдәге кеше белән.
«Бөтен кеше шигырь яза…»
Бөтен кеше шигырь яза.
Каләмнәр – алтын, көмеш.
Кибет тулы – бүгеннән үк
Шигырь язарга кереш!
Югыйсә ул шигырьләр дә
Алтын булырга тиеш.
Алтын булмый икән инде,
Булырга тиеш көмеш…
Бөтен кеше шигырь яза,
Шигырь бездә җитәрлек.
Ә каләмнәр! Шедеврлар
Гына иҗат итәрлек.
Тик менә минем үземә
(Әйтүем түгел көлеп)
Каурый каләм белән язган
Шигырьләр шәбрәк кебек!
Сагыш
Зур бер сагыш яши күкрәгемдә.
Зур бер сагыш оча күкләремдә.
Зур бер сагыш!
Зур бер сагыш җанда, юк, тик ятмый.
Зур бер сагыш мине, юк, йоклатмый.
Зур бер сагыш!
Зур бер сагыш телим сиңа да мин.
Зур бер сагыш килсен сиңа. Амин!
Зур бер сагыш!
Зур бер сагыш янсын күкрәгеңдә.
Зур бер сагыш очсын күкләреңдә.
Зур бер сагыш!
Зур бер сагыш янсын, тик ятмасын.
Зур бер сагыш сине йоклатмасын.
Зур бер сагыш!
Зур бер сагыш… ансыз тыныч күңел.
Зур бер сагыш һич куркыныч түгел.
Зур бер сагыш!
Үзебезчә яшик әле!
Агара, дисең, чәчләрем.
Кем эше соң, кем эше?
Сине чибәрләтә генә
Чәчләреңнең көмеше.
Кешегә шул гына кирәк –
Мин агарткан диләрдер.
Аларга инде, әлбәттә,
Җирдә бөтен ирләр бер.
Син кайгырма – без карт түгел,
Без нәкъ үз яшебездә.
Төрле чак була торгандыр –
Әй кызык яшибез лә!
Гөрләшәсең, тиргәшәсең,
Әйткәләшеп аласың.
Бер дә юкка үпкәлисең,
Шуннан татуланасың.
Аннан сиздермичә генә
Сүзне читкә борасың.
Син әле яшь, дигән булам,
Син ышанган буласың.
Кайчагында ни өчендер
Мине макташтырасың.
Әллә каян сизәм инде –
Юри маташтырасың.
Мактаганны кем яратмый?
Үзем дә эреп китәм.
Үпкәләшүләр моннан соң
Һич булмас төсле бүтән.
Яшик әле үзебезчә,
Тик күз тиеп куймасын!
Ә кешеләр, рәхим итеп,
Үзләренчә уйласын.
«Кызыл» тәрбия
Әнкәй безне бик тә кызык итеп –
Үтә «кызыл» итеп үстерде.
Әнкәбезнең педагогикасы
Күпләр өчен инде искерде.
Артык инанды ул идеалга
Һәм ышанды китап сүзенә.
Шуның аркасында гомер буе
Тик кыенга килде үзенә.
Шул «кызыл» лык аркасында мин дә
Бу дөньяда күпме кыйналдым.
Ярый әле күңелемдә һаман
Әнкәй биргән максат-иманым!
Тик тормышның аның үз кануны –
Кулга бирде башка дәреслек.
Кемгә кирәк артык намуслылык,
Кемгә хаҗәт артык дөреслек?
Кайберәүләр көлде генә миннән –
Мин табынып йөргән хаклыктан.
Аларның үз хакыйкате икән –
Мин аңладым аны актыктан.
Уйлап тапкан алар үзләренә
Махсус намус, махсус гаделлек.
Шуңа күрә сәер тоелгандыр
Минем хаклык, минем гадилек.
Мин башкача була алмам инде,
Бу тәрбиям – гомер озынлык.
…Ә Әнкәйнең «кызыл» тәрбиясе
Китермәде безгә кызыллык.
Кайнар таллар
Балачагымны җылыткан
Җылы, кайнар талларым,
Сезне искә алган саен
Яктыра күз алларым.
Талларым-талчыбыкларым,
Безне саклап калгансыз –
Елый-елый җылыткансыз,
Елый-елый янгансыз.
Балачакта җылыга без
Мохтаҗ шул бигрәк инде.
Рәнҗемәгез – безгә дә бит
Үсәргә кирәк иде.
Ташый торган идек сезне
Без качып, урлап кына.
Кулыбызда – үтмәс балта
Йә тешсез урак кына.
Ә бармаклар талчыбыктай
Чыга иде кызарып.
Елый идек… Әни – безне,
Без талларны кызганып.
Әле дә, җылы кирәктә,
Балачактагы кебек,
Адашасым килә, таллар,
Арагызга бер кереп.
Тик куркам – балачагымны
Гел искә төшерәсез,
Кагылуга ук кулымны,
Җанымны пешерәсез!
Кышкы метаморфозалар
Тып-тын яуган карлар телгә килә,
Сөйләшәләр «шыгыр-шыгыр» дип.
Әйтә кебек алар: «Безнең хакта
Ник язмыйсың шигырь, шигырь?» – дип…
Вакытында җиргә явалмыйча
Агачларга кунып калса да,
Егылып төшә җиргә уч-уч карлар,
Җиңелчә җил исеп алса да…
Ә кичәге буран ак көрт булган.
Һәм йокыга талган – арыган.
Кар аралаш чак-чак балкып тора –
Кояшны да ак кар сарыган…
Нәкъ тәрәзә югандагы төсле
Чистартасы килә аны да.
Ул яктырып китәр иде ныграк
Һәм җылытыр иде тагы да…
Йокымсырап яткан ап-ак түмгәк
Торып чапты аяк астыннан.
Фу, куркытты! Куян булып чыкты –
Җилләр генә исте качкыннан…
Шатлык белән аклык гел янәшә!
Шатлык төсе, ахры, актыр, ак…
Шатлыгыннан карда шулкадәрле
Уйнакламас иде Актырнак!..
Уздык авылың аша
Юрий Семендерга
Авылың аша узабыз –
Хисләрең, күрәм, таша!
Юктыр, авылың узадыр
Үзеңнең йөрәк аша.
Авылыңның исеме дә
Булганга микән Таныш,
Өйләр дә, өянкеләр дә
Нигәдер бик тә таныш.
Минем туган ягымдагы,
Туган авылымдагы
Өянкеләргә охшаган
Өянкеләр мондагы.
Таныды сине Таныш та –
Туктар диеп көткәндер.
Өянкеләр, сине көтеп,
Саргаешып беткәндер.
Үзең дә калыр идең дә,
Юк бит, юк вакытыбыз.
Күреп торасың – синең дә,
Минем дә вакыт тыгыз.
Озата килде авылың
Чабаксар күренгәнче.
Мең карадың каерылып,
Өйләре күмелгәнче.
Ә мин синең якка таба
Карамаска тырыштым.
Күңелеңдә ниләр бардыр? –
Син түгел, мин тулыштым.
Ярар, дускай, түзик әле,
Чиге юк түземлекнең.
Авылыңны күргәч, мин дә
Сагындым үземнекен.
Авыллар түзсә түзәрбез.
Авыр инде авырын…
Эзләргә чыккандыр инде
Мине дә үз авылым.
Әндиҗаннан кунак кайткан
Әндиҗаннан кайткан Гөлсем –
Үзбәк күлмәкләреннән.
Күзләр уйный чуклы-чуклы
Шәрык бүләкләреннән.
Кайчандыр киткән булган ул
Ияреп кемнәргәдер.
Бәхете генә табылсын! –
Бәхет ул кемгә дә бер.
Табылгандыр – сөйли Гөлсем
Бал-майда йөзүләрен,
Бакчаларга чыгып кына
Йөземнәр өзүләрен.
Җылы як – бәхетле яктыр,
Шулайдыр, бер сүзем юк.
Безнең якта инде ансы
Ни өрек, ни йөзем юк.
Тыңлап торсаң, чын оҗмахта
Яшидер дип уйлыйсың.
Күзләренә карамасаң,
Бер сагыш та тоймыйсың.
Үзбәк балаларын алып
Кайткан Гөлсем кунакка.
Үзбәкчәләп сөйләшләре
Ятрак кебек колакка.
Карт белән карчыкның гына
Шатлыгы тоныкланды.
Үз кызлары татар да бит,
Сәеррәк – оныклары.
Аңлашуын аңлашалар
Чамалап, гөманлап та.
Бик тырышсаң, кай сүзләрен
Була әле аңлап та.
Тик ничек була инде бу
Үзеңчә гәпләшмәгәч?
Үз оныгың үзеңчә бер
«Бабай!» дип тә дәшмәгәч?
Илдә татар беткәндер шул,
Әйтер идем кызын да!
Хәерле булсын! Соң инде,
Хет тузын, хет тузынма.
Елый-елый сөйли Гөлсем:
– Их, байлыклар андагы!
Их, күрсәгез дөньябызны
Безнең Әндиҗандагы!
Елый Гөлсем, елый мескен.
Сөйләшергә сүз беткән –
Әллә, чыннан да, бәхеттән,
Әллә бәхетсезлектән…
Сәер бер төш…
Сәер бер төш күрдем. Имеш,
Мин – йолдыз улы.
Ә бит озын, бигрәк озак
Йолдызлар юлы.
Шулай да безнең юлыбыз
Йолдызлар аша.
Хыялыйлар гына бездә
Йолдызлар ача.
Шул йолдызлар яктысыннан
Яктыра йөзләр.
Кала бездән күк йөзендә
Йолдызлы эзләр.
Еракта – иң якты йолдыз…
Тик ялгыз ансы.
Бер йолдыз күренми әле –
Мин кабызасы!
Матчадагы талчыбык
Зөфәр абыйга
Менә аның әтисен дә
Сугышка озаталар.
Кочаклашып, сүзсез генә
Тордылар озак алар.
«Әниеңне тыңла, – диде, –
Олы малай инде син!»
Һәм кыстырды матчага ул
Талчыбыкның җиллесен.
Талчыбыгы малайларны
Кыздыра торган иде;
Кыздырганда, сыздырганда
Сызгыра торган иде…
Бармак янады әтисе,
Күрсәтте талчыбыкка.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә
Китте өйдән чыгып та.
Нинди елак малай иде,
Никтер елый алмады.
Әтисенең елавын да
Башкачарак аңлады…
Караган саен матчага,
Сагынды гел әтисен,
Белсә дә ул әтисеннән
Шул талчыбык тәтисен.
Үсте малай. Чыбык белән
Сугучы табылмады.
Матчадагы талчыбыкка
Берәү дә кагылмады.
Кайтсын иде, алсын иде
Талчыбыкны кулына.
Бер генә тапкыр булса да
Суксын иде улына.
Әтисе суккан чагында,
Тыны да чыкмас иде.
Белә лә ул – әтисе дә
Ныгытып сукмас иде.
Ныгытып сукса, чыбыгы
Барыбер сынар иде.
Ятимлеккә чыдаганчы,
Чыбыкка чыдар иде…
Малайлар уйный. Аларга
Уйнарга да уйнарга.
Аларның әтиләре бар
Кирәк чакта кыйнарга.
Бер дә сукмады әнисе –
Кайта иде талчыгып…
Үзе сынып төште беркөн
Матчадагы талчыбык.
Әтисе кайтыр да менә
Бар өйне иңләр инде:
Талчыбыкны тапмагачтын,
Улын ул тиргәр инде…
Инде ничә ай малайның
Күңелләре тулышкан.
Тиргәр иде дә әтисе –
Кайтмады шул сугыштан…
Ухсай
Ухсай белән без татарча
Сөйләшеп торган идек,
Чабаксарда һәм Мәскәүдә
Әңгәмә корган идек.
Үзе әллә шадра иде,
Әллә инде сипкелле…
Әкрен генә сөйли иде,
Сибгат Хәким шикелле.
Ул инде карт, чирле иде,
Ул инде арган иде.
Үләренә күп дигәндә
Ярты ел калган иде…
Ә үзе мут, чәнечкеле,
Хәтерле дә, исле дә:
Сөйләп ала ул Җәлилне,
Шәрәф Мөдәррисне дә.
Искә ала минем белән
Бер туфракта туганын;
Онытмаган кайчандыр бер
Илештә дә булганын.
Яратып, шаяртып кына
Кемнәндер көлеп ала;
Кемнәргәдер төртмә теле
Белән төрттереп ала.
Таягы белән дә төртеп
Күрсәтә кемнәргәдер –
Ухсай абзыйның теленнән
Күпләргә эләгәдер…
Мин инде шул күбрәк тыңлап,
Баш кагып торганмындыр,
Ул сөйләгәнне күңелгә
Салып утырганмындыр.
Бик тә истә – кисәк кенә
Бер башка үскән идем.
Өстәвенә Ухсай белән
Сурәткә төшкән идем.
Кинаяле итеп әнә
Елмая ул сурәттән.
Сурәттә торсаң да бәхет,
Ухсай белән беррәттән.
Бүләк дага
Чуваш дуслар без кунакка килгәч
Сыйладылар… кызып киттеләр:
Һәммәбезгә бәхет чәчеп торган
Көмеш дага бүләк иттеләр.
Бик бәхетле булдык бүләктән без –
Ни дисәң дә, дуслар бүләге.
Иң кыйммәте – шул дагага кушып
Үзләренең әйткән теләге.
Аларның да гүя бәхетләре,
Шатлыклары шунда өстәлгән.
Дагасы да гади түгел аның –
Бәхет өчен махсус эшләнгән.
Бәхетемне, дага, ашыктыр син,
Кайгыларны, зинһар, кичектер!..
Тапкан дага бәхет китерә, ди,
Бүләк иткән дага ничектер?
Кунактан кайтканда
Раиса Сарбига
Озатканда, күчтәнәчкә
Миңа сыра тоттырдың.
Сыеңны башта, әлбәттә,
Мин дусларга йоттырдым.
Куәтле булып чыкты ул
Үзең ясаган сыра.
Яраттылар – ышанмасаң,
Дуслардан әнә сора!
Сыең белән син аларның
Башларын әйләндердең,
Башларын әйләндердең дә
Телләрен бәйләндердең.
Сыраңны минем дусларым
Мактый-мактый эчтеләр:
Татарча биеп туйгачтын,
Чувашчага күчтеләр.
Хәйләкәр дә инде үзең,
Кызык та иттергәнсең:
Сыра дигән булып, безгә
Син бәйрәм китергәнсең.
Сизмәде бугай берсе дә
Синең матур хәйләне,
Озак дәвам итте әле
Безнең дуслык бәйрәме.
Сыеңның соң тамчысын да
Дусларыма эчердем.
Ә үземә тимәде дә –
Мин эчми дә исердем.
Декабрь. Переделкино. Пастернак кабере
Пастернакның аппак каберенә
Каян төшкән кызыл күләгә?
Әйтерсең лә мондый яктылыкны
Күләгәләр генә күмәлә?!
Шагыйрьләрдән аклык, хаклык кала
Һәм яктылык кала, үлсә дә.
Аны бары ак кар гына каплый,
Ак кар гына күмә, күмсә дә…
Карт бер нарат. Тоташтырып тора
Шагыйрь белән дөнья арасын.
Салкын карлар ява карт наратның
Каплар өчен кайнар ярасын.
Ул шыгырдап, ыңгырашып ала
Әллә җилдән, әллә ярадан.
Мин сискәнеп китәм – күтәрелеп
Карап куям аңа яңадан.
Шунда гына кинәт аңлап алам
Сискәнгәнемне мин нилектән –
Шагыйрь булып карап тора миңа
Яраланган нарат… биектән.
Наратның ул үз ярасы түгел!
Шагыйрьләрдән калган ярага
Бик тә охшаган ул. Андый яра
Шагыйрь йөрәгендә ярала.
Шагыйрь. Нарат. Яралары уртак.
Сискәндергән шуңа күрә дә…
Пастернакның ап-ак каберендә –
Кызылтүштән төшкән күләгә.
Утыз Имәнине укыганда туган уйлар
Укыйм Утыз Имәнине –
Аңлый алмыйм сүзлексез.
Аңлашылырга тиеш бит –
Була алмый сүз үксез.
Ник болай булган соң әле –
Безме, сүзме үзгәргән?
Тарихларга китеп барам
Сүзләрдәге эзләрдән.
Тарихыбыз – чытырманлык,
Нинди киртә арада?
Аңлашылмаучылыклардан,
Тарих, зинһар, арала!
Күпме сүз ят безгә хәзер.
Китәм кайчак имәнеп –
Тарихның төпкелләрендә
Калган сүзләр имгәнеп.
Яңгырый сүз, булса гына
Халыкның үз телендә.
Ятка әйләнә сүзләр дә,
Ятса тарих төбендә.
Үзебезнең бабайларның
Аңлама инде телен –
Шушы да булдымы безнең
Югары дигән белем?
Утыз Имәни дә әгәр
Укыса үзе безне,
Аңламас иде, мөгаен,
Безнең бер сүзебезне…
Нәрсәләр булды соң сиңа,
И телем, и тел генәм?!
Утыз Имәни бездән соң
Аңлашыр соң кем белән?
Тукайга багышланган күргәзмәдә
Сурәтләр әле өр-яңа
Бу күргәзмә залында.
Кемгә нинди Тукай кирәк? –
Табып була барын да.
Нинди генә Тукайлар юк
Икән монда, уф Алла:
Шагыйрь Тукай, шәкерт Тукай,
Тукай – ялда, Уфада.
Тукай дуслар арасында,
Тукай ята бишектә…
Тукайны аны, янәсе,
Ясап була ничек тә.
Эзлим мин үз Тукаемны!
Бик табасы иде дә,
Нигәдер әле күренми
Минем Тукай биредә.
Берсе – таза, берсе – озын,
Берсе Алыптай көчле –
Тукайга бик охшаган да,
Охшамаган да төсле.
Менә Казан, менә Җаек,
Менә Кырлай урамы –
Һәрберсендә берәр Тукай.
Шулар Тукай буламы?
Ә кем белә? Буладыр да!
Бәлки, алар хактыр да:
Минем бит тере Тукайны
Күргән юк бер тапкыр да…
Һәркемнең үз Тукае шул,
Бернигә дә биргесез!
Эзлим мин дә Тукаемны –
Ул әлегә билгесез.
«Сагышларга булмый түзеп…»
Сагышларга булмый түзеп –
Кысыла йөрәкләр!
Сагышларны булмый өзеп –
Кысыла йөрәкләр!
Күз алдымда йончый дөнья –
Кысыла күкрәкләр!
Күз алдымда тынчый дөнья –
Кысыла күкрәкләр!
Арта гына явызлыклар –
Кысыла йодрыклар!
Арта гына авызлыклар –
Кысыла йодрыклар!
Җир шарын таркатмакчылар –
Кысыла рәтләр!
Җир шарын шартлатмакчылар –
Кысыла рәтләр!
Ачыла таң капкалары
Яланда калган ялгыз ат.
Кичә кичен качкан да
Хуҗасы килгәнне көтә,
Тау башына баскан да.
Агачлар йокымсыраган,
Чыклар төшкән үләнгә.
Ә җил әле оясыннан
Чыкмаган да биләмгә.
Уйламый да уянырга,
Авыл яктыра гына.
Яктылык килеп сыена
Һәркемнең торагына.
Беленер-беленмәс кенә
Яктылыкка төренеп,
Тора авыл чак күренеп,
Юкка чыга төн, эреп.
Аксыл каеннар да әнә
Билдән томан эчендә.
Ул томаннар ни өчендер
Ак каеннар төсендә.
Ачыла таң капкалары,
Яктыга җан тартыла.
Күнеккәнме караңгыга? –
Яктыдан тән тартына.
Яктылык белән тын гына
Бөтен тирә-як тула.
Төннең бүтән чарасы юк –
Караңгылык яктыра.
Таң әтәче кинәт кенә
Җибәрә сөрән салып…
Кыймылдый, уяна авыл,
Көтүгә тора халык.
Җитешеп булмый
Галактика. Галәм. Йолдызлыклар…
Күпме алар йолдыз кырында!
Тик башкалар кебек шәп шигырьләр
Язалган юк алар турында.
Ниндирәктер? Нинди матдәдәндер?
Гыйбарәтме алар ялкыннан?
Бөтенләй ят дөнья. Мин аларны
Күргәнем юк бер дә якыннан.
Ерак йолдызларга багышлап, мин
Шәп шигырьләр язар идем дә,
Һаман барып чыга алганым юк
Шул Галәмгә – йолдыз иленә.
Каурый болыт
Карый миңа,
Карый болыт,
Карый болыт –
Каурый болыт.
Нинди коштан,
Каурый болыт,
Калдың икән
Каерылып?
Нидер булган
Каләмемә –
Җавап бирми
Таләбемә.
Яза алмыйм
Теләгәнчә –
Килеп чыкмый
Төбәгәнчә…
Каурый болыт,
Каурый болыт,
Төшче миңа
Каурый булып!
Чыныктыралар
Агачлар һаман
Үсә торалар,
Юкса башларын
Кисә торалар.
Яңа ботаклар
Чыгып торалар.
Аларны шулай
Чыныктыралар.
Без дә агачлар
Шикелле икән.
Әллә инде без
Сихерле микән?
Чыныктырдылар
Шулай безне дә.
Күреп торасыз –
Исән без менә!
Көз төсле дә түгел әле
Шагыйрь дустым
Ринат Хәйри истәлегенә
Көзләрне күрдек кенә бит,
Көзләргә кердек кенә.
Көзебез җитә безнең дә,
Дидек тә көлдек кенә.
Көз төсле дә түгел әле:
Агачлар ямь-яшелдән.
Гомер безнең яшьлекне дә
Яшеллеккә яшергән.
Җәй бездән, күңелебездән
Китәргә җыенмаган.
Алмагачта ал алмалар
Әле дә җыелмаган.
Яшел үләннәр һаман яшь,
Сылу гөлләр сулмаган.
Әллә көзе озаклаган,
Әллә җәе соңлаган?!
Югыйсә җәй төсле әле.
Кайда син, көз? Килсәнә!
Кемгә килер, кемгә килмәс…
Көн дә килмәс… килсә дә.
Ничә шигырьлек дөнья бу,
Ничә җырлык гомерләр!
Бүгенге моңсулыкларны
Шигыремнән белерләр.
Җаным үкси… Сәер бер хис:
Үлдең дә… үлмәдең дә…
Җәйләрдә калдың инде син,
Көзләрне күрмәдең дә.
Үлдең дә…
Үлмәдең дә…
Көнбагышым
Көнбагышым,
Көнбагышым,
Син – көн кошым,
Сары кошым.
Ник очмыйсың,
Сабыр кошым?
Көнбагышым,
Көнбагышым,
Алда – көзем,
Алда – кышым.
Ниләр алда?
Ниләр анда?
Белмим ансын –
Алдагысын.
Көнбагышым,
Көнбагышым,
Тоясыңмы
Көн агышын?
Тыңлыйсыңмы
Көй агышын?
Көнбагышым,
Көнбагышым,
Син бит минем
Мең сагышым,
Син бит минем
Моң-сагышым.
Син – язмышым,
Көнбагышым!
Авыл. Тупыл белән сөйләшү
Тупыл туган, исәнме?
Мин исеңә төшәмме?
Син һаман да төз, биек –
Торасың күккә тиеп.
Синең кебек булырга,
Күккә тиеп торырга
Тырыша идем көн дә
Үскән чагымда мин дә.
Үсеп булмады артык,
Колакларымнан тартып
Торсалар да үсмәдем.
Менә шулай эшләрем.
Ә син бик озын идең,
«Әйдә, биеккә!» дидең.
Мин бит беренче кабат
Чыгардым синдә канат.
Татыдым синдә күкне,
Егылдым синнән күпме!
Ектың да, елаттың да,
Соңыннан юаттың да.
Ныгыттың шулай тәмам.
Әмма мин сиңа һаман
Бәләкәйдер шул инде.
Үсә алмам, соң инде…
Ачуланмассың инде!
Нигезләр
Газизләрдән – газиз туфрак,
Изгеләрдән – изге нигез!
Туган җирнең газизләре
Нигезләрдән бизде, дибез.
Кемдер бизгән, кемдер түзгән,
Кемнәрнедер биздергәннәр,
Өметләрен өздергәннәр –
Күпме шундый без белгәннәр.
Бәргәләнә, өзгәләнә
Бәгырьләре киткәннәрнең –
Күз яшьләрен түккәннәрнең,
Чит җирне үз иткәннәрнең…
Юатырга үзебезне
Тәкрарлыйбыз бер үк тәгъбир:
Кешеләрне йөртә язмыш,
Бәндәләрне йөртә тәкъдир.
Ничек кайтсын чит туфракка
Кендекләрен беркеткәннәр.
Көтмә, нигез! Кайтмый икән,
Кайтмый икән бер киткәннәр.
И илдәшләр, нигездәшләр,
Кайталмыйбыз ни сез, ни без.
Көтә, беләм, туфрак белән
Тигезләнгән азмы нигез?!
И сез!..
И без!..
Китмә, сандугач!
Рөстәм ага Яхинга
Китмә, җыр, китмә, сандугач,
Китмә, моң, татарыңнан.
Түзә алмас, яши алмас
Аерылса татар моңнан.
Гомере озын булалмый
Җаны җырсыз халыкның.
Ә син татар бәгырендә
Җыр-моң булып калыктың.
Һәм әйләндең күңелләрнең
Өзелмәс бер кылына.
Халкың җаны булсаң гына
Фидаилек кылына…
Китмә, җыр, китмә, сандугач,
Китмә, моң, күңелләрдән.
Моң кимеми, арта гына
Күңелдән түгелгәннән.
Түгелсә дә түгелә бит
Ул безнең күңелләргә,
Түгелә дә күңелләрне
Калдыра күмерләргә.
Шул кирәк безнең татарга –
Тыңласын да еласын.
Җырласын да моңлансын ул,
Китереп бар йоласын.
Шул кирәк, шул – кем булганын,
Кем икәнен төшенсен.
Елый-елый кемлеген ул
Хәтеренә төшерсен.
Шул кирәк безгә – үзәкләр
Өзелсен, өзгәләнсен.
Йөрәгебез телем-телем
Теленсен, телгәләнсен.
Күпме җан яктырган моңнан,
Күпме күңел җылынган.
Җырлат, елат, үксет безне,–
Үксез итмә җырыңнан.
Асыл моңнарың бәгырьне
Ташласын ла актарып.
Шунда гына буладыр ул
Чиста калып, ак калып.
Китмә, җыр, китмә, сандугач,
Талпын җанда, оч, калык!
Яши әле йөрәгендә
Сандугач йөрткән халык!
Син Күәш кызы инде
Сеңлемә – Люциягә
Агадыр да сагынадыр
Сөн сөекле сеңлесен.
Сине дә сагынмагачтын,
Сагыныр соң кемне Сөн?
Үзеңә дә ямансудыр,
Сөнеңә дә моңсудыр –
Сөн синең моңсулыклардан
Моңлы судыр, тын судыр.
Сөндәге сандугачлар да
Килгән бугай артыңнан –
Сөн сандугачларын тыңлап,
Күәш буйлары тынган.
Күргәнем юк иде бер дә –
Күәш тә гүзәл икән.
Үзәкләрең өзелмичә
Ничекләр түзәр икән?!
Күәш буе – кояш кына,
Син килгәнгәдер инде.
Сиңа хәзер Сөн һәм Күәш
Икесе дә бер инде.
Сөн төсле аксын Күәш тә,
Туктамасын, тынмасын.
Моннан соң да, ага-ага,
Кошлар моңын тыңласын…
Куанычыңа, җырыңа
Әверелсен Күәшең.
Күәш – синең бәхетеңдер,
Язмышыңдыр, күрәсең!
Яңавылга – Илдар Юзеевның туган җиренә бер сүз
Туган илсез, туган җирсез
Шагыйрь нишли ала ул?
Мәхрүм итмә нигезеннән
Шагыйреңне, Яңавыл!
Исән булганда нигезе,
Әле дөрләп яна ул.
Янсын әле! Яндыр әле
Шагыйреңне, Яңавыл!
Син, аңа – алтмыш, дисеңдер –
Нигә кирәк аңа ул?
Шагыйрь алтмыш яшьлек булмый –
Ялгышасың, Яңавыл!
Шагыйрьнең аның җанында
Йә ташкын да, йә давыл.
Давыл җанлы шагыйреңнең
Кадерен бел, Яңавыл!
Шагыйрьләрнең бу дөньяда
Язмышлары, ай, авыр.
Яңа җыр яза шагыйрең –
Догаңны кыл,
Яңавыл!
Ах, Талбазы кызлары!
1991 ел. Май ае. Талбазы мәктәбендә чыгарылыш кичәсе. Шул кичәгә кайткан шагыйрь Рәдиф Гаташка, Талбазы кызларына, үсмер чакка һәм, әлбәттә, мәхәббәткә багышлыйм бу шигыремне
Кайттык туган мәктәбеңә,
Яшьлегең сукмагына.
Алып кайтмагансың икән
Син мине юкка гына.
Талбазының кызларына
Төшмәсен икән күзең.
Күзең төшсә, ни буласын
Беләсең инде үзең.
Әле дә баса алмыйсың
Яшьлек ташкыннарыңны.
Аңладым инде, аңладым
Нигә ашкынганыңны…
Талбазының кызларына
Кызыгып карамалы.
И сылу кыз, син булса да
Кызарып карамале!
Мин түгел, Рәдиф абыең
Мәктәпне дер селкеткән,
Сезнең мәктәп кызларының
Йөрәкләрен җилкеткән.
Ә мин монда кунак кына –
Утырамын сыйланып,
Үсмер чак, яшьлек, мәхәббәт
Турындарак уйланып.
Аңладым, дускай, аңладым
Нигә талпынганыңны:
Дөрләттең яшьлектән калган
Сөю ялкыннарыңны.
Талбазының кызларыннан
Мин дә күз алалмадым,
Араларыннан берсенә
Сокланмый калалмадым.
Нигә генә алып кайттың
Талбазыга мине син?!
Минем шагыйрь икәнемне
Әйтерсең лә белмисең.
Аңладым инде, аңладым
Нигә сагынганыңны,
Кемне шашып сөйгәнеңне,
Кемгә табынганыңны.
Аңладым инде,
Аңладым.
Әйтеп тормыйм
Калганын…
Туфан урамы
Туфан урамының бер очында
Ап-ак каен – Туфан диярсең.
Ак күңелле, ап-ак чәчле Туфан…
Аклык күмгән якын-тирәсен.
Каен төсле Туфан шигърияте:
Якты хисле, якты фикерле.
Урам башындагы якты каен –
Чал Туфанга һәйкәл шикелле.
Ә икенче очта – тимер койма.
Әйтерсең лә махсус куелган.
Төрмә рәшәткәсе – тимер богау
Тимереннән, ахры, коелган.
Бер каенга багам, бер – коймага.
Басып торам ике арада.
Ак каенга карыйм – җан яктыра,
Рәшәткәгә карыйм – карала.
Үз күземә үзем ышанмыйча,
Бу урамны күпме урадым?!
Үз язмышын шагыйрь үзе сайлый,
Кем сайлады икән урамын?..
Иҗат йортында
Колакларым чыңлый тынычлыктан.
Мондый тынлык миңа бармый икән.
Ялга килгән җаным нигә тынмый,
Нигә тынычланмый, армый икән?
Тынлык минем тынычлыкны ала,
Тынлык мине баса, бөрештерә.
Ярый әле сирәк-мирәк кенә
Янәшәдә этләр өрештерә…
Күңел кайчак тынычлыкка сусый,
Тик бер генә йотым тынлык сорый.
Агачларны тынлык сарып алган,
Бөтен җирдә тынлык йокымсырый.
Мин охшатам аны өрәккә дә,
Ниндидер бер сәер җанварга да.
Нишләрбез соң, шомлы тынлык әгәр
Ояласа безнең җаннарга да…
Без болай да артык тыныч инде –
Кечебез дә шулай, олыбыз да.
Кирәк вакытларда күбебезнең
Чыкмады бит хәтта тыныбыз да.
Ә вакыты җиткәч, кача-поса
Килер әле тынлык үзе безгә.
Мин башкача монда килмәм инде –
Тынлыгыгыз булсын үзегезгә!
Бер башлагач, шушы шигыремнең
Соңгы юлын гына язамын да,
Тынгысызлык, ыгы-зыгы эзләп,
Кайтып китәм шаулы Казаныма.
Каян синең моңнарың?
Композитор Резеда Ахияровага
Җырларың – көмеш чыңнарың…
Син – безнең Илештәндер.
Сиңа инеш-чишмәләрнең
Сулары килешкәндер.
Син, чыннан да, үзебезнең
Агыйдел буеннандыр.
Җырларыңа Агыйделнең
Моңнары уелгандыр.
Бу чаклы моң каян килсен? –
Син – Татар иленнәндер.
Халкымның шатлык-кайгысы
Тик сиңа бирелгәндер.
Җанга якын аһәңнәрең –
Син ерак Болгардандыр.
Сулкылдый, үкси җырларың,
Болгардан булгангадыр.
Син – ерак Болгардандыр…
«Сәгать ватылды дип кенә…»
Сәгать ватылды дип кенә
Туктаса вакыт,
Һәр кешенең булыр иде
Сәгате ватык.
Канат асты
Җылыдыр ул
Канат асты.
Тик онытма:
Бар бит әле
Канатларны
Канатасы!
Тик очулар
Тимәс сиңа,
Ул бәхетләр
Килмәс сиңа:
Сине күптән
Канат басты!
Рәхәттер ул
Канат асты…
Өрмә, көчек!
Өрмә, көчек! Өрүчеләр
Синнән башка да сансыз.
Күрәләтә өрә алар –
Булдыралмыйлар ансыз.
Тешләргә генә торалар –
Бик тә таныш тешләре.
Өрсеннәр, өрә бирсеннәр,
Аларның шул эшләре.
Минем исә китми ис тә,
Мөгаен, күнеккәннән.
Беләм инде, алар миңа
Өрәләр өреккәннән.
Алар, ахры, койрыкларын
Кисмәгәнгә өрәдер,
Яисә капка артыннан
Берәрсе өстерәдер.
Күбәйде өстерүчеләр,
Күбәйде өрүчеләр.
Күпмедер әле өрмичә
Тешләргә йөрүчеләр?
Сәрхуш Казан көчекләре
Арттан өреп калалар.
Беләләр шул алар мине,
Шуңа өреп кабалар.
Шагыйрьнең киңлекләре
(Наҗар ага Нәҗми туган нигездә туган уйларым)
Ачтым яшел җил капканы,
Бастым яшел келәмгә.
Аштым яшел сагышларга,
Утырдым да үләнгә.
Шагыйрь аунаган чирәмлек,
Шагыйрь үскән үләнлек.
Сабый чакны, яшел чакны
Сагыныплар үләрлек.
Үләрсең дә… баш өстеңдә
Асыл кошлар тирбәлсә,
Сайраулары күңелләргә
Бер дә тынгы бирмәсә…
Ә ул моңнар сискәндереп,
Дертләтеп куя торган –
Шагыйрьнең тын нигезенә
Сандугач оя корган!
Аяк астында – Агыйдел,
Агыйдел киңлекләре.
Киңлекләрдән дә күренә
Шагыйрьнең кемлекләре.
Шагыйрьнең мөмкинлекләре,
Җанының хөрлекләре…
Шушы нигезгә береккән
Шагыйрьнең кендекләре.
Сандугачлы, моңлы нигез… –
Ул Ходайдан бирелә.
Кем дә шагыйрь булыр иде,
Туып үссә биредә.
Карабаш
Яшьлегемнең иң яшь чагын
Башласам яңабаштан,
Уйламый да башлар идем
Иң башта Карабаштан.
Яшьлегемнән хәбәр төсле,
Сәлам төсле – Карабаш.
Тетрәп китәм, яшьлегемә
Бер әйләнеп карагач.
Яшел чагым, яшь гөл чагым,
Яшен чагым – Карабаш.
Хәтерләрнең һәр йомгагы
Сагыш белән аралаш.
Иң садә сәгатьләремне
Алып калган Карабаш.
Гел моңлану ярамый да…
Ярамаса ярамас.
Ничә язлар, ничә җәйләр
Киткәнгә Карабаштан?!
Сагынам, сагыначакмын
Шуңа да карамастан!
Соңгы яфрак яктысы
Чалт аяз көз. Чагыла күз
Кызгылт, саргылт төсләрдән.
Чаганнарга, каеннарга
Көзгелт төсләр өстәлгән.
Өзлексез яфрак өзелә.
Өзелә, өзгәләнә…
Яфракларны, көздән урлап,
Кызлар да өзгән әнә.
Нигә әле өзгәлибез
Каеннарны хаксызга?!
Югыйсә ак каеннарга
Килешә яфраксыз да.
Өзмәгез лә… Алар хәзер
Үзләре дә өзелә.
Ирек бирик өзелергә
Яфракның без үзенә.
Нишләргә дә белми әле
Каеннар үзләре дә:
Өзелә бит яфрагы да,
Өзелә үзәге дә.
Әлегә – көз. Быелгысы –
Көзләрнең иң татлысы!
Ак карларны сагындыра
Соңгы яфрак яктысы.
Шагыйрьләр шундый була
Уфа шагыйре Рим Идиятуллинга
Шагыйрьләр төрле була…
Аларны булмый аңлап –
Шагыйрьләр серле була.
Шагыйрьләр сәер була…
Аларның һәр язганы,
Һәр сүзе – хәер-дога.
Шагыйрьләр сирәк була…
Авыр чакта барыбер
Шагыйрьләр кирәк була.
Шагыйрьләр көчле була…
Артык та, ким дә түгел –
Нәкъ синең төсле була!
Авыл. Иске зиратта
Үзебез кылган эшләргә,
Гамәлләргә оялып,
Иске зират урынында
Торам уйлар уйланып.
Кола ялан инде зират –
Дүрт ягы ачык тора.
Әрем исе керә күзгә,
Җаннарны ачыттыра.
Ачыттыра да яңарта
Хәтернең яраларын.
Ята бит, ята шушында
Минем дә бабаларым.
Кайтсам, ашыгам шушында,
Чыгам да ындыр аша.
Баскан саен бабамнарның
Рухлары ыңгыраша.
Иске зират –
Изге зират.
Мал-туар, бала-чага,
Зират икәнен белмичә,
Йөриләр уйный-чаба.
Узганнардан бу зиратта
Калган тик биш таш кына.
Җир убылып төшәр төсле,
Шул ташларга бас кына.
Егерменче гасыр бездә,
Узган гасырлар – аста.
Узганнарның тузаннары
Зираттагы биш ташта.
Уйныйсыбыз гына калды
Инде «Биш таш» уены…
Каркылдап узды каргалар,
Бүлеп бөтен уемны.
Туган авыл. Туган көн
Күзләр – дымлы,
Күңел – тулы,
Көнем – моңлы, тымызык.
Сызылып таң аткан иде,
Тора менә бозылып.
Яралды яңгыр каяндыр,
Яуса соң коеп кына!
Коймый шул, пыскый гына шул,
Тын гына, оеп кына.
Юк бернинди күкрәүләр дә,
Юк бернинди яшен дә.
Менә шулай… уздым инде
Мин әткәйнең яшен дә.
Соңгы ае керде җәйнең.
Туган көн. Авыл. Авыр.
Иңдәге йөк моннан ары
Тагын да авыраер.
Уйландыра, уй яндыра…
Уйлый-уйлый уй баса.
Әй бу башым! Уйлар уйлап
Туймас икән туймаса.
Ятам менә, әйтерсең лә
Яңа туган көемчә.
Гомер турында уйларга
Иң кулай көн, минемчә.
Булса да булыр икән әй
Бу чаклы да моңсулык.
Әллә шуңа инде, йөрәк
Һаман да сулык-сулык.
Әллә ниләр килә уйга.
Кем соң әле мин – бәндә?!
Мондый булмагандыр ла көн,
Мин дөньяга килгәндә.
Кап юлы
Басуның кап уртасыннан
Башланасың, Кап юлы.
Син бит кара малай чакның,
Авыр чакның ак юлы.
Менә тагын җанымдагы
Яраларны кузгаттың.
Син бит безнең әткәйләрне
Яу кырына озаттың.
Хәерле юл теләп калдың
Авылым ирләренә.
Исәннәрен алып кайттың
Яңадан өйләренә.
Ташыды синнән симәнә
Бар хатын-кыз, бар бала –
Ач үгездә, арык атта,
Талдан үргән арбада.
Әнкәйләрнең яшьлекләре
Синдә узды, Кап юлы.
Алар өчен син, һай, озын
Булгансыңдыр, ат юлы.
Нәкъ сугыш озынлыгы юл…
Ә ул күпме сузылды?!
Синең аша тәпи-тәпи
Ничә кабат узылды!
Хәзер инде син дә үзгә –
Күз алдында үзгәрдең.
Ялт китәбез, ялт кайтабыз –
Кыскардың, җитезләндең.
Көзләр җитсә, Агыйделгә –
Элеватор ягына –
Муллык булып, тулып-тулып,
Синнән икмәк агыла.
Илемне, туган җиремне
Бәхеткә илт, Кап юлы –
Игелекле иген юлы,
Туган якның хак юлы!
Балачак алмалары
Малай чакта алма әле
Бездә яңалык иде.
Берәр бакчада күрсәң дә,
Күзләр янарлык иде.
Әткәбез безгә дә алма
Алып кайтты беркөнне.
Әле дә истә – хуш исе
Бөтен өйгә бөркелде.
Бишебезгә биш алманы
Тезеп куйды өстәлгә.
Җемелдәүләрен күрсәгез,
Кереп төрле төсләргә!
Озак тордык, алмаларга
Кагылырга базмыйча.
(Онытылмый! Бу халәтне
Ничек түзим язмыйча?!)
Тик ашап та өлгермәдек –
Эреп бетте капкач та.
Күз алдыбыздан бик озак
Китмәде ул яткач та.
Тышы – кызыл кояш төсле,
Эче ап-ак нур иде.
Ник шулай тиз бетте соң ул?
Алмалары зур иде!
Матурлык, хуш ис дисеңме?
Тәм дисеңме андагы?
Әле дә ашаганым юк
Андый тәмле алманы…
Әй үзгәрә дә заманнар!
Торам менә баш ватып –
Улыма да, кызыма да
Булмый алма ашатып!
Айсыз Сөембикә янында
Ай булса да,
Ай тулса да,
Балкыса да күңелдә,
Калыкмый әле аебыз
Казаныбыз күгендә.
Айсыз – нурсыз,
Айсыз – моңсыз,
Айсыз – җансыз манара.
Ах, Казанның күк гөмбәзен
Ай нурына манарга!
Ай ул – бакый, –
Төнлә балкый,
Безгә кирәк көндез дә.
Үзебезнең аебызны
Эләр икән кем безгә?
Җаннардагы
Янган айны
Куйыйкмы әллә элеп?
Ә бит татар күгендә дә
Ай балкып торган элек!
Әй биек ай, көмешсу ай,
Миһербанлы булсана –
Сөембикәнең калфагына
Үзең төшеп кунсана!
Хисләрем-шигырьләрем
Әй бу күңелне!
Әй бу күңелне –
Ташты, түгелде.
Яндыр, мәхәббәт,
Яндыр күңелне!
Ярата алмам,
Күңел янмаса.
Нинди күңел ул,
Яна алмаса?!
Янсын, яндырсын,
Тынмасын күңел.
Сүнеп, сүрелеп
Тормасын күңел.
Ни булган миңа:
Аңламыйм берни –
Күңелем җырлый,
Күңелем дөрли!
Яна күңелем –
Янсын, дөрләсен,
Тынгы белмәсен,
Сүнә күрмәсен!
Шул кирәк аңа –
Янсын ла күңел!
Күңелләр әле
Янмаслык түгел!
Алтын Урда
Торам дала
Кочагында,
Янам хәтер
Учагында.
Бөек дәүләт
Булган монда –
Алтын Урда,
Алтын Урда!
Гөрләп торган
Ил булгандыр,
Гөлбакчага
Тиң булгандыр,
Коенгандыр
Алтын нурда –
Алтын Урда,
Алтын Урда!
Бәгырьләрне
Кисә-кисә,
Борынгыдан
Җилләр исә.
Җилләр генә –
Алтын кырда…
Алтын Урда,
Алтын Урда!
Эзлим сине
Күмер-көлдән,
Эзлим сине
Килер көннән.
Мин табармын
Сине шунда,
Алтын Урда,
Алтын Урда!
Укучыларыма
Кемгә – әйбәт шагыйрьдер мин,
Кемнәргәдер – пүчтәк.
Тик шигырьне берәүгә дә
Мин укытмыйм көчләп.
Укымыйлар мине диеп,
Күз яшемне түкмәм.
Мине укымаучыларга
Юк бернинди үпкәм.
Мин аларны белмим дә бит,
Юк аларда эшем.
Мин аларга диеп язмыйм,
Язам сезнең өчен!
Шуңа күрә хисләремне
Сезгә генә чишәм.
Сезгә генә дип челтери
Минем шигырь чишмәм.
Гел елмая бу, димәгез,
Мин бит елыйм эчтән.
Сезнең хәсрәтләрегез дә
Минем җанга күчкән.
Сезнең мине яратканны
Мин бит белеп торам.
Мин үзем дә, мин үзем дә
Сез дип үлеп торам.
Калыр миннән тик әйбәтлек,
Калыр, бәлки, җырым.
Үтмәгәндер, бетмәгәндер
Әле минем чорым!
Сез булганда язам әле,
Яна әле күңел…
Сездән башка мин беркем дә,
Мин беркем дә түгел!
Уфа – Казан юллары
Казанны сагынып барам да
Уфамны сагынып кайтам.
Ә. Атнабай
Күп атладым, күп таптадым
Уфа – Казан юлларын.
Казан – Уфа юлларында
Узды яшьлек елларым.
Элек озын иде ул юл,
Хәзер инде кыскарган, –
Аралармы якынайган,
Шофёрлармы остарган?
Бер карыйм Уфа ягына,
Карыйм Казаннарыма.
Кайсысына булыйм диеп,
Күңел канат кагына.
Уфа – Казан арасы ла,
Казан – Уфа арасы.
Өзгәләнә шул арада
Илешнең бер баласы.
Үзем сайлаган юл шул ул,
Үз язмышым – үз юлым.
Һәрчак чакырып тора ул,
Танып тора үз улын.
Суынмасын ике ара;
Юлым, зинһар, өзелмә.
Юллар булып сузылырмын,
Кирәк булса, үзем дә.
Кирәк булса, уйламый да
Күпер булып ятырмын.
Туган җиргә соңгы тапкыр
Шушы юлдан кайтырмын…
Казан – Уфа юлларында
Гомерләр үтте инде.
Мин йөргәнгә генә бугай, –
Шомарып бетте инде…
Исәнмесез!
Исәнмесез, гашыйк тургайларым!
Исәнмесез, ачык кырларым!
Өздерепләр сайрамагыз әле,
Өзәсез бит күңел кылларын.
Исәнмесез, биек бөркетләрем!
Исәнмесез, боек кошларым!
Сез китәрсез инде җылы якка,
Ялгыз башым ничек кышлармын?
Исәнмесез, Чагыл, Хан таулары!
Исәнмесез, Сөнем, авылым!
Гомеремне күргән төсле булам,
Күрсәм әгәр Сөннең агымын.
Исәнмесез, тап-тар сукмакларым!
Исәнмесез, кайтыр юлларым!
Юлларыма үземнән дә алда
Килеп чыга яңа җырларым.
Исәнмесез, якташ каеннарым!
Исәнмесез, талгын талларым!
Менә тагын кайтам яныгызга,
Сөйләшербез әле калганын.
Исәнмесез, җилләр, туган җирләр!
Кайтып килә сукбай улыгыз.
Һәммәгез дә, шөкер, исән икән,
Моннан соң да исән булыгыз!
«Тел төпләремнән китми…»
Тел төпләремнән китми
Әнкәм ясаган куе чәй,
Әнкәм пешергән ипи.
Күңелдә һәрчак чыңлар
Әнкәм көйләп йөргән көйләр,
Әнкәм җырлаган җырлар.
Онытылсын, ди, ничек
Әнкәм биләгән биләүсә,
Әнкәм тирбәткән бишек…
Әнкәмнең туган авылы
Син – миңа газиз бер авыл!
Уйлыйлардыр: ни сәбәп?
Әнкәмнең син туып үскән
Авылы бит, Исәмәт.
Мин бит – иң олы оныгы
Каһиров Кирам картның…
Гомер буе, магнит кебек,
Мине үзеңә тарттың.
Син миңа серле бер сандык –
Көтәм ачылганыңны.
Беләсем килә үзеңә
Ниләр качырганыңны…
Син – бабамнар гомер кичкән,
Әнкәм уйнап үскән җир;
Язмышының татлысын да,
Ачысын да эчкән җир…
Бигрәк текә лә тауларың, –
Әнкәм ничек менгәндер?
Урманнарың катлы-катлы, –
Тирә-якта бердәнбер.
Урманнарыңда былбыллар
Миңа да җыр багышлый…
Ишетеп калам җырларын,
Узып кына барышлый.
Еш туктала алмыйм сиңа,
Бер кайтырмын тәк тә бер!
Мәккәгә дә еш бармыйлар,
Ә син – минем Мәккәмдер.
Миңа изге бер авыл син,
Изгедер кечең, олың…
Әнкәмнең туган авылы,
Мин бит синең дә улың!
1994. Актаныш. Сабантуй
Атлар чаба. Чабышкылар.
Чабыш бара каты!
Иң беренче булып килә
Президентның аты.
Килә аты уйнап кына,
Күзнең явын алып.
Йөрәкләр куйды кысылып,
«Ах!» – дип куйды халык.
Бүтән бөтен атлардан да
Тора аерылып.
Тик ул кинәт кереп китте
Читкә каерылып.
Кереп китте урманга ук
Һәм югалды күздән…
Ах, ничекләр җилә иде,
Җиңә иде тиздән!
Менә бит, әй, чит тарафка
Кереп китте дулап, –
Президентның үзенә һич
Охшамаган бу ат.
Бер моң белән моңланабыз
Дустым Илгиз Закировка
Икебезгә безнең бер моң,
Без – Сөннең ике яры.
Бер үк моң белән моңлана
Бер Сөннең ике ягы.
Минем шигырь, синең көең –
Җырыбызның пар аты.
Сөн исемле гүзәл җырның
Без бит ике канаты.
Җырга да пар канат кирәк,
Очмый ул пар канатсыз.
Сөн җырлары була алмый
Пар канатсыз-талантсыз.
Айкала моң, чайкала моң
Сөнебез тирәсендә.
Моңлы, җырлы булыйм дисәң,
Туарлык икән Сөндә.
Моңа кадәр синдәге моң
Кайда гына яткандыр?..
Сине дә әнкәң, мөгаен,
Сөннән алып кайткандыр.
Кешни бер ат аранда
Рәвис абыйның атына
Көн дә кешни, төн дә кешни…
Кешни бер ат аранда.
Кайсыбыз да кешнәр иде –
Атка урын тар анда.
Яңгырата бар дөньяны!
Кешнәгән ат – өметле.
Чакырадыр иярләргә
Берәр кыю егетне.
Ә ул – яшь ат! Гомерендә
Бер дә иярләнмәгән,
Тоткынлыкка өйрәнмәгән,
Бәйгә ияләнмәгән.
Ыргыла ул иркенлеккә,
Ашкына бәйгеләргә.
Әмма ләкин ул бәйгеләр
Эләкми бәйлеләргә.
Мәхрүм ул ат бәйгеләрдән,
Бәйге дигән бәйрәмнән.
Кача да алмый араннан –
Аркан белән бәйләнгән.
Атка да кирәк бәйсезлек,
Кирәк ирек, иркенлек.
Чабарга туган атларны
Гел иркендә йөртерлек.
Аранда и кешни бер ат!
Бәйдәге ат – өметсез…
Аңа җайдак егет кирәк,
Нишләсен ул егетсез?!
Шәп малай булыр идем!
Үземнең малай чакларга
Әй килә лә кайтасым!
Әй малайлар, малай чагым
Кайда соң ул, кайда соң?
Күрмәдеме берәрегез
Минем малай чагымны?
Күңелләрем ул чакларны
Өзелепләр сагынды.
Эшләгезче бер игелек
Бу шагыйрь агагызга:
Алыгыз әле, малайлар,
Мине үз арагызга!
Иң шәп малай булыр идем!
Әйтсәгез дә ни генә,
Тыңлар идем.
Валлаһи дим,
Тәгәрәп китим менә!
Мин әле дә сезнең белән
Туйганчы уйный алам.
Кыздырсалар, усалларны
Мин әле кыйный алам!
Теләсә кайсы агачка
Үрмәләп менәм әле,
Бурлыкка йөрүләрнең дә
Серләрен беләм әле!
Малай булсам, мин кызларның
Чәченнән тартыр идем.
Авырттырмый гына инде,
Юри шаяртыр идем.
Аякларым, җәй җитүгә,
Чебиләп бетәр иде,
Ул чебиләр чиный-чиный
Үзәккә үтәр иде.
Борынымны, җебегәндә,
Җиңемә сөртер идем.
Ә кесәмдә җиде япьле
Чын пәке йөртер идем.
Авылның иң шәп атына
Атланып йөрер идем,
Ә камчымны уникедән
Йә уннан үрер идем.
Сезнең белән качып кына
Тәмәке тартыр идем.
Берәрне тартып җибәргәч,
Абруем артыр иде.
Бәлки, тартмый гына сезгә
Карап утырыр идем.
«Әнкәй тартмаска куша шул!» –
Диеп котылыр идем.
Әнкәй яшергән кәнфитне
Табар идем тиз генә…
Сез минем талантларымны
Әле белмисез генә.
Сез карамагыз мыекка,
Була аны кырып та.
Их, малай буласым килә!
Үзем генә
Күптән инде… кырыкта.
Күккә ашкан шагыйрь
Башкортның илаһи шагыйре
Рәшит Назаровка
Илһамын Шагыйрь Ходайның
Үзеннән алган.
Ә шигырьләре… башкортның
Җаныннан тамган.
Ул – күңелдә мәңге кипмәс
Яшь булып калган.
Ул Бабичтан, Тукайдан да
Яшь булып калган.
Шигырьләрен әйтерсең лә
Аксакал язган.
Илаһи Шагыйрь булалмый
Акылдан язган.
Язса да, язган ул шигырь,
Язган… эшләгән.
Ә аннары күккә ашкан!
Кире төшмәгән.
Ходай янында калган ул! –
Менә нишләгән.
Шагыйрьләрне яраталар…
Шагыйрьләрне яраталар!..
Шуңа яла ягалар,
Шуңа ярлыклар тагалар,
Авызларын ябалар.
Шагыйрьләрне яраталар!..
Шуңа күрә өрәләр,
Шуңа башларын кисәләр
Йә сөргенгә сөрәләр.
Шагыйрьләрне яраталар!..
Шуңа күрә саталар,
Төрмәләргә утырталар,
Асалар йә аталар.
Шагыйрьләрне яраталар!..
Ачтан да үтерәләр…
Үзе үлгәч, үзен күмгәч,
Бәрхетләргә төрәләр.
Кайтып килик әле!
Якташым Ришат Нурисламовка
Кайтып китик әле, әйдә,
Шәммәткә йә Манчарга.
Кирәксез бу ваклыклардан
Кирәк тизрәк качарга.
Арытты артык кырыслык:
Кырыс сүз, кырыс караш.
Бер генә дә кызык түгел
Үзара ызгыш-талаш.
Күреп ала – өреп кала
Казанның эт-бетләре.
Тешләргә теш кайраучылар
Түгел монда бетмәле!
Туган якта күрер иде
Башыбыз ни күрсә дә,
Анда үзебезнең этләр
Өрер иде өрсә дә.
Туйдырды бу чыр-чулары,
Дөньяның шау-шулары…
Шифа булмас микән җанга
Агыйдел, Сөн сулары?
Анда йолдызлар да якты
Биредәге шәмнәрдән.
Нәрсәгә безгә бу Казан,
Нигә безгә Шәмәрдән?
Ыгы-зыгы анда кимрәк,
Далалар анда киңрәк.
Кайтып килик әле, әйдә,
Без монда кемгә кирәк?
Алыштырмабыз Илешне
Һичбер алтын-көмешкә…
Дөньялар, бәлки, үзгәрер
Без Илештән килешкә.
Миләшле Миңештедә
Наҗар ага Нәҗмигә
Мин килгәндә, Миңештедә
Миләшләр пешкән иде.
Әйтерсең лә шигыреңнән
Өзелеп төшкән иде.
Кызыллыгы кызларының
Йөзенә күчкән иде.
Миләшләр кызыл кояшның
Нурларын эчкән иде.
Кызыл булгач татлыдыр дип,
Капкан идем дә миләш…
Инде менә күңелләрем
Нигәдер иләс-миләс.
Ә шагыйрьнең үз язмышы
Ачыдыр миләштән дә, –
Күбрәк аңа эләккәндер,
Газаплар өләшкәндә.
Ә мин миләш ачысыннан
Торам чытып йөземне.
Сине уйлагачтын гына
Кулга алдым үземне.
Ачы булса булсынсана,
Ис китми лә бик, әйдә.
Бер тәлгәш миләшегезне
Урлап киттем.
Бигайбә!
Яшьлеген эзләүче шагыйрь
Йөргәндә Базы буенда,
Малай-шалай шикелле,
Җитмеш яшьлек Әхсән Баян
Ярдан суга сикерде.
Җитмәде суы тезгә дә…
Муеннан иде бит ул,
Үскәндә һәрчак шушында
Коенган иде бит ул.
Һаман агып бетә алмый,
Һаман ага Базы да.
Базы белән агып бара
Туган якның назы да.
Таллыклары да киселгән,
Ярлары да ишелгән…
Бу минутта ниләр генә
Уйлыйдыр ул эченнән?!
Эзләп китте ул аннары
Балачагы чишмәсен…
Чишмәсен дә тапмагачтын,
Шагыйрь җаны нишләсен?!
Күңелләре дә нечкәрде,
Күзләре дә дымланды.
Сагынды да уйланды ул,
Уйланды да моңланды.
Авылының сукмакларын
Шагыйрь озак таптады,
Тик ул малай чакларын да,
Яшьлеген дә тапмады.
Ә шагыйрьнең кодрәте зур!
Шулай борын-борыннан…
Яшьлегенә кайту гына
Килми аның кулыннан.
Рәссам Фаил Зыязовка
Син дә, мин дә Сөн буйларын
Үзенчә күрә, –
Син – бер рәссам, мин бер шагыйрь
Булганга күрә.
Мин күрәмдер күңел белән,
Син – күзләр белән.
Син – буяуларың беләндер,
Мин – сүзләр белән.
Син сокланып туялмыйсың
Төсләрең белән,
Мин инде җырлаган булам
Хисләрем белән.
Сөн буйларын үзебезчә
Сагынабыздыр,
Талларына үзебезчә
Кагылабыздыр.
Сөн буе безгә үзенчә
Һаман серледер.
Сөнне яратулар гына
Бер үк төрледер.
Сөннең серен беребез дә
Әле чишмәгән…
Мин Шәммәттән карап торам,
Ә син – Чишмәдән.
Янгантау каеннары
Янып тора Янгантауның
Ягымлы каеннары!
Мондый якты каеннарның
Юк бугай кайгылары…
Ак каенга кунып сайрау –
Һәр кошның теләгедер.
Биредәге ак каеннар –
Сандугач төягедер.
Каеннарның күңел кылын
Сандугачлар чиртәдер.
Янгантауга кадәр алар
Ничек менеп җитәдер?!
Мин дә шушы каеннарның
Бер кошы булыр идем.
Кайнар кошы… сайрар кошы.
И сайрап торыр идем!
Сайрар идем туган җиргә
Мәхәббәтем турында.
Сайрар идем, тик кунарга
Калмаган бер урын да…
Бигрәк биектә каеннар –
Янгантау каеннары.
Бар бугай ла кайгылары –
Карайган кайрылары.
Юрүзән
Үзәкләрне өзә генә…
Сезнекен дә өзәме,
Биек Урал тауларының
Гүзәле – Юрүзәне?!
Кайлардан килеп чыккандыр
Ул таулар арасына?
Дәва булып ага микән
Ул таулар ярасына?
Җырламый да, җыр язмый да
Ничек кенә түзәрмен,
Килеп күргәч дусларымның
Хыялый Юрүзәнен?!
Каеннар суга үзләрен
Күрергә үреләләр.
Юрүзәндә ул каеннар
Әй сылу күренәләр!..
Бер ягында – җыр таулары,
Бер ягы – җыр үзәне.
Ә уртада җырлап ага
Җыр һәм моң Юрүзәне.
Юрүзәннең көзгесеннән
Бөркетләр очып уза.
Алар иркә Юрүзәнне
Иркәләп, кочып уза…
Дуслар сине юкка гына
Мактап җырламый икән.
Алар сине юкка гына
Сагынып еламый икән.
Син, чыннан да, җырдагыча
Гүзәл икән, Юрүзән.
Син тагын да гүзәлләндең,
Мин сокланып йөрүдән.
Карыйм, карыйм Каратауга…
Карадым да Каратауга,
Күрү белән табындым:
Каратауны мин Рәминең
Җырларыннан таныдым.
Ничек түзсен ди бу йөрәк
Телгәләнми, теленми?! –
Монда аның шигърияте…
Рәми генә күренми.
Карыйм, карыйм Каратауга…
Җитә алмамдыр менеп.
Юкса бик күрәсем килә –
Рәми шундадыр кебек.
Юрүзәннең күңле тулган,
Сагыш – агышларында.
Рәминең сагышлары ул, –
Йөзәм сагышларында.
Күз явын ала чәчәкләр, –
Их, китапка тезәргә!
Рәминең шигырьләре ул, –
Кулым бармый өзәргә.
Елый да елый Коргазак.
«Түз!» – дип, аны юатам.
Рәминең күз яше белән
Иренемне чылатам.
Каратауда – ак каеннар…
Беләм, сез дә әрнисез.
Сезгә дә бик күңелсездер,
Ямансудыр Рәмисез.
Үземә дә бигрәк моңсу,
Сагыш көйдерә мине…
Килгән идем бит бирегә
Күрермен дип Рәмине.
Исәнбәт
Таулар артында – Малаяз! –
Гади Урал авылы.
Нинди гади булсын ди ул…
Бөек Авыл!
Ә улы… –
Татарның бер каһарманы,
Татарның иң затлысы,
Асылташның да асылы –
Нәкый Исәнбәт атлысы…
Тауларда туган Исәнбәт,
Үскән тау арасында.
Таулар горурлыгы иде
Исәнбәт карашында.
Анда – кыя текәлеге
Һәм чал бөркет колачы.
Язмышына язылгандыр
Аның бөркет буласы!
Исәнбәт – бөркет кенәме?!
Исәнбәт – үзе бер тау!
Мөмкин түгел Исәнбәтне
Бүтән тау белән бутау.
Шуңа, ахры, Исәнбәттә –
Урал биеклекләре,
Шушы Бөек Табигатьтән
Аның бөеклекләре!
Халкының ул – колач җитмәс,
Караш җитмәс бер тавы.
Татарда андый биек тау
Туар микән бер тагы?
Баш иям сиңа, и Урал,
И табигать, и сәнгать! –
Синдә туган нәни Нәкый, –
Туган бөек Исәнбәт!
Салават Юлаевның Малаяздагы музеенда
Салават төсле ияргә
Атланасым килде.
Аның кылычын күтәреп
Мактанасым килде.
Бөркет кунган кыяларга
Бер менәсем килде.
Батырлыгымны дөньяга
Белдерәсем килде.
Халыкка дигән сүземне
Җиткерәсем килде.
Халкымны ирекле халык
Иттерәсем килде.
Тик заман түгел элекке,
Гасырлар да башка.
Салават та әверелгән
Хәтергә һәм ташка.
Көрәшәбез батырларсыз,
Салаватсыз гына.
Селтәнә халкым – кылычсыз,
Чаба – атсыз гына.
Их, дим, бер оран салырга,
Их, дим, бер дәшергә!
Җитмәсә, дошманнары да
Җитә көрәшергә!..
Җилгә чәчтем теләкләрне –
Заман инде үзгә.
Салаватка тиңләшүләр
Кая инде безгә…
Үзебезчә җыр яңгырый
Кич җитсә, гармун моңлана
Бакча эчләрендә.
Ул моң аның кай җирендә,
Кайсы төшләрендә?
Татар белән башкорт чыга
Гармун тавышына.
Кушыла алар бергәләп
Гармун сагышына.
Җырлый алар бер үк җырны,
Бии бер үк бию.
Кая анда «бу – башкортча,
Бу – татарча» дию.
Башкортның сылу кызлары
Бии талгын гына,
Ә бераздан кызып китә
Татар гармунына.
Өздерә татар кызлары
Башкорт кураена…
Һәркем бии үз җаена,
Көйнең кулаена.
Җырлый-бии татар, башкорт…
Берләр тулып бара.
Син аларны мондый чакта,
Бар, аерып кара!
Үзебезчә җыр яңгырый,
Янгантауны иңләп…
Кырын-кырын карап уза
Урыс телле милләт.
Мостай Кәримгә
Башны югары тотарга
Тау кирәк шагыйрьләргә.
Таусыз булмый сезнең кебек
Шагыйрьләргә-ирләргә!
Һәр шагыйрьнең үз тавыдыр,
Сезнеке Чагыл икән.
Таулар – сабыр, әллә сез дә
Шуңарга сабыр микән?
Сезнең Чагыл бик биектер,
Сез якынрак Уралга.
Кирәк чакта була сезгә
Уралларны урарга.
Ә кем белә, сезнең Чагыл, –
Бәлки, шул ук Уралдыр.
Сезнең тауда яңгыраган
Һәр сүзегез – орандыр!..
Бездә дә бит Чагыл тавы!
Сагынам гел Чагылны,
Сагынам гел шул Чагылга
Үрмәләгән чагымны.
Ул чакта безнең Чагылдан
Казан күренә иде,
Өстебездәге бөркетләр
Күккә үрелә иде…
Сезнең Чагыл бөркетләре
Очалардыр өстәрәк.
Шуңа күрә биеклек тә
Сездә башка төштәрәк.
Килә сезнең тауга менеп
Дөньяга бер карыйсы…
Сезнең Чагыл бик биектер,
Безнеке дә ярыйсы!
Таулар да таулар бу якта
Таулар да таулар бу якта,
Кыя да кыя монда.
Аһлар итәм, тауларга мин
Бер карап куямын да.
Иң биек кыя башыннан
Бер җыр җырлыйсы иде.
Җырларымның кайтавазын
Шунда тыңлыйсы иде.
Тауга карап тау булалмам,
Анысын гына аңлыйм.
Тау булулар язмас безгә, –
Ичмасам, карап калыйм…
Очарга тиеш идем мин
Бөркетләр арасында.
Ә мин яшәп яткан булам
Шагыйрьләр каласында.
Миңа анда җитми киңлек,
Таулардагы биеклек.
Гәрчә таудан ким түгелдер
Иңемдәге бөек йөк!
Очраса да упкыннары,
Сакласа да мең үлем,
Биек таулар түбәсенә
Менәр идем менүен…
Ләкин миңа кирәк түгел
Яңа шөһрәт, яңа дан…
Төшәсем килмәс дип куркам
Ул таулардан яңадан.
Чит-ят җирләр кызыктырмый,
Бар минем Илеш Илем!..
Ә шулай да мин тауларда
Туарга тиеш идем.
Көтмәгәндә
Көтмәгәндә давыл купты,
Күкләр каралды.
Күптән сүнеп беткән яшен
Кабат яралды.
Телгәләнде чал болытлар,
Таулар тетрәде.
Калтыранды ул тауларның
Калку күкрәге.
Минем күкрәктә дә шул ук
Яшен яшьнәде.
Түгелде күктән яшеннең
Яшел яшьләре…
Биш минут та үтмәгәндер,
Болыт таралды.
Яктырып китте күк йөзе,
Дөнья яңарды.
Кояш чыкты – Янгантауның
Сөртте күз яшен…
Күңелдә калды күкрәве,
Күзләрдә – яшен.
Минем туган көнем бүген
Әллә нинди уйлар килә,
Әллә нинди халәт…
Мин картаям бугай инде,
Бетә бугай сәләт.
Язасы килми шигырь дә,
Килә йокы гына.
Җанымда – яшьлектән калган
Шигырь уты гына.
Тәмле түгел эчкән суым,
Сулый торган һавам.
Көчкә торып эшкә китәм,
Эштән кайтып авам.
Актарам гәзит-журналлар,
Ятып диванга мин.
Бөтен рәхәт шунда кебек, –
Ахры, дивана мин.
Күренми күзгә кызлар да –
Миңа түгел алар.
Минем хәлне, аңласа да,
Тик хатыным аңлар.
Болай да бик кыландырып
Булмады ла артык.
Күңел тоя – акрын гына
Килә миңа картлык.
Картлык килми, үзем барам
Шул картлыкка табан.
Шуңа мин холыксызланам,
Мыжыкланам һаман.
Бөтен җирдә хәрәмләшү,
Бар дөньясы бозык.
Ә минем яшьлегем уза, –
Түгел миңа кызык.
Бөтенесе баеп бетте,
Мин һаман да фәкыйрь.
Ярый әле алалганмын
Вакытында фатир.
Кая миңа «Жигули» лар,
Кая миңа гараж…
Беркем укымас шигырьләр –
Минем бөтен багаж.
Аның каравы мин – әйбәт,
Намуслы һәм изге.
Шуңа дөнья шактый изде,
Дуслар күптән бизде.
Тик мин генә гадел, горур,
Тик мин генә дурак…
Күреп торам, белеп торам,
Ни кырасың дулап?!
Ә шулай да мин канәгать,
Дөньяларым – тигез…
Бүген туган көнем минем –
Ягъни кырык сигез!
Әмирхан ага Еникигә
Ах, татарның Урдалары,
Алтын гасырлары!
Морзаларның данлылары,
Затлы, асыллары!
Син үзең дә, иптәш морза,
Шулар нәселеннән.
Хәтереңә синең нинди
Серләр яшеренгән?
Әрнидер чал тарихларда
Калган тамырларың.
Сакланган әле һаман да
Морза чалымнарың.
Бу дөньяда бернәрсә дә
Булмый бер дә юктан.
Синдәге бу олпатлык та
Калган морзалыктан.
Сине күргән саен уйлыйм
Татар морзаларын –
Уйлыйм шөһрәтле чакларын,
Уйлыйм моң-зарларын…
Булган татар тарихында
Күпме алыш-биреш.
Морзалар киткән урыска…
Дәрәҗәле килеш.
Чабаталылары гына
Калган татар булып.
Морзаларсыз калган татар
Калган тап-тар булып.
Бары исем-фамилияләр
Калган морзалыктан.
Тик безнең кебекләр генә
Калган зур халыктан.
Тарихта – бөек чагыбыз,
Кан-яшь түккәнебез.
Кызгансак та, сызлансак та,
Кайтмас үткәнебез.
Өр-яңа гасыр килә – ул
Безнең чор башыдыр…
Син инде, морзам, татарның
Соңгы морзасыдыр.
Морзалыгың йокмасмы, дим,
Синең янда торсам…
Баш өсте, Әмирхан ага,
Галиҗәнап морзам!
Шул ук бер күңел икән…
Егерме яшь юктыр арада.
Ш. Галиев
Егерме яшь шул арада.
Уйласаң, күп бит инде.
Аерма, мин сиңа әйтим,
Җир белән күк бит инде.
Шулай да без – фикердәшләр,
Каләмдәшләр, эштәшләр.
Очрашканда, әйтерсең лә
Икебез дә яшьтәшләр.
Кайчагында булабыздыр
Шаян малай-шалай да.
Җитдилекне, шигърилекне
Югалтмыйбыз алай да.
Очрашсак, мин олыгаям,
Син китәсең яшәреп.
Моңа чаклы икебез дә
Менә шулай яшәдек.
Минем өчен син – гомерлек
Остазым да, тиңем дә.
Арага җил дә кермәде,
Дошманны әйтмимен дә.
Гел яклаштың усаллыктан, –
Дәш кенә, эндәш кенә!
Мин үземме? Белмим инде,
Мин бит энекәш кенә.
Яшьлектә дә, картлыкта да
Шул ук бер күңел икән…
Арадагы егерме яшь
Бик күп тә түгел икән.
Кирәкми өерегез!
Сез йөрисез өер белән…
И. Юзеев
Сезнең өердән түгел мин,
Яратмыйм өерләрне.
Барыбер сезнең күбегез
Аңламас мин юләрне.
Минем төсле сәерләрдән
Кешеләр көлсә көләр…
Мин бит үземчә акыллы,
Мин бит үземчә юләр.
Кызыктырмый тормышыгыз,
Сезнең ул табыныгыз.
Затлы табыннарыгызга
Үзегез табыныгыз!
Мин болай да инде сезнең
Тамактагы бер төер.
Шагыйрь ул – үзе бер дөнья,
Шагыйрь – үзе бер өер.
Буйсындыра ул өерләр,
Сындыра, тезләндерә…
Хәзер минем кебекләргә
Соң инде үзгәрергә.
Ә сез миңа карамагыз,
Өерелеп йөрегез!
Миңа ирек кадерлерәк –
Кирәкми өерегез!
Ренат Харис шигырь укый
Ренат Харис шигырь укый,
Шундый татлы иттереп,
Шундый ләззәтләнеп китеп,
Шашып, шартын китереп.
Укыганда, ялкынланып,
Битләренә ут каба.
Болай да зәңгәр күзләре
Күз алдында мутлана.
Һәрбер шигырь юлы саен
Кайнарлана каннары.
Хәйләкәр елмаеп, безгә
Карап ала аннары.
Укыганда тамагын да
Кырып-кырып алгалый…
Ренат Харис шигырь укый.
Укыганы – Кандалый.
Иң татлы урыннарында
Юри туктап алгалый.
Бу – бөтенләй башка Харис,
Бу – өр-яңа Кандалый.
Шигырьләрдәге ул кызлар! –
Йөзләре, имиләре…
Бер як читтә торсын икән
Шәрыкның Җәмиләре.
Ренат Харис шигырь укый.
Шагыйрь күңле алдамый… –
Чыннан да бөек икән шул
Габделҗәббар Кандалый!
Гасыр ахыры
Узып бара егерменче гасыр! –
Ул бетте дә инде чынында.
Ә үзебез яшибез бер кыргый
Цивилизация чорында.
Ник чәнчелеп китми дөньялары! –
Чәчәк ата җанда гамьсезлек.
Имансызлыктыр ул, денсезлектер,
Мәгънәсезлектер ул, мәнсезлек.
Адым саен алкаш, маңкорт, мутант,
Фахишәләр, вәхши маньяклар…
Өмет белән як-ягыма карыйм –
Вәхшиләрдән безне кем яклар?!
Япь-яшь ерткыч сине болай гына
Тукмап китә… кулы кычытып,
Көпә-көндез урам уртасында
Талап китә сине кычкыртып.
Талап кына китсә ярар иде…
Пычак тыгып китә эчеңә.
Торган саен ныграк ышанам мин
Ерткычлыкның кара көченә.
Юкка гына сакчы тотмыйлардыр
Акчалылар, байлар, түрәләр:
Өеңдә дә хәтта тынгылык юк –
Фатирыңа бәреп керәләр.
Дәүләт кесәсенә керүчеләр,
Ришвәтчеләр алар – сабыйлар.
Андый эшне бездә шаянлыкка,
Наянлыкка гына саныйлар.
Үтерәләр, кан-яшь түктерәләр,
«Без татарлар» диеп тормыйлар.
Күрәсезме, сизәсезме әзрәк –
Без бит инде күптән кыргыйлар.
Беләм, беләм, барыбыз да түгел.
Арабызда бардыр барсы да.
Тик мин каян белим төгәл генә
Кем торганын минем каршыда.
Ә үзебез, тәрәккыят, дибез,
Мәдәният, дибез, тел, дибез…
Ә иртәгә ниләр көтә безне? –
Бернәрсә дә без бит белмибез.
Ә мин шигырь язам… Гарьләнәм дә
Кайчагында шушы шөгыльдән.
Мин көненә йөзне язар идем,
Файда булса әгәр шигырьдән…
Бахырзаман – ахырзаман белән
Якыная һаман арабыз…
Егерменче гасыр ахырында
Таш гасырга кереп барабыз.
Микән?..
Әллә инде яшьлек – кабатланмас,
Кире кайтмас гүзәл чор микән?
Искә төшкән саен, бәгырьләрне,
Үзәкләрне өзәр җыр микән?
Күңелеңдә, яшь чактагы кебек,
Һаман сөю, һаман наз микән?
Миңа дигән кайнар тойгыларың
Бик күп микән, әллә аз микән?
Кара кашың һаман кыйгач микән,
Керфекләрең һаман ук микән?
Ә күзләрең, шул чактагы кебек,
Һаман серле, һаман мут микән?
Чәчләрдәге аклык – әллә инде
Картлык алып килгән кар микән?
Бу дөньяда бездән бәхетлерәк
Карт гашыйклар тагын бар микән?..
Мин яңaдан сиңа гашыйк булдым
Минем сине яратасым килә,
Яшь чактагы кебек, тилереп,
Һәм йөрисем килә исәрләнеп,
Бер күрергә сине тилмереп.
Минем сине яратасым килә,
Ашыгып һәм шашып-шашынып.
Синсез узган көннәр-төннәр өчен,
Яшьлек узган өчен ачынып.
Минем сине иркәлисем килә,
Аерылмый татлы тәнеңнән.
Исерәсем килә кочагыңда
Күз яшеңнең ачы тәменнән.
Иңнәреңә кунган миңнәреңне
Берәм-берәм килә үбәсем,
Мине буйсындырган буй-сыныңны
Хисләр ташкынына күмәсем.
Минем сине сагынасым килә,
Сине генә көтеп яшисем.
Көтелмәгән мондый кайнар хисләр
Сәеррәктер минем яшь өчен…
Минем сине яратасым килә
Яшь чактан да ныграк, хислерәк,
Һәм дәртлерәк, һәм дә гайрәтлерәк…
Җитәр миндә андый көч, теләк.
Мин яңадан сиңа гашыйк булдым!
Һай әйләнә гашыйк башларым.
Мин башымны тәмам җуйдым бугай…
Әллә ниләр яза башладым.
«Сине кемнәр яраткандыр?..»
Сине кемнәр яраткандыр?
Сиңа кемнәр табынгандыр?
Сиңа кемнәр кагылгандыр?
Син кемнәргә язгансыңдыр?
Син кемнәргә тигәнсеңдер?
Кемгә «Сөям!» дигәнсеңдер?
Кемнәр генә җылынгандыр
Синең сөю учагыңда,
Синең кайнар кочагыңда?
Синең алсу йөзләреңнән
Кемнәрдер бит иркәләгән –
Алар миннән иртәләгән.
Сине кемнәр сагынадыр? –
Синең хисләр келә-биктә…
Ә беләсем килә бик тә.
«„Мин чибәрме?“ дип сорыйсың…»
«Мин чибәрме?» дип сорыйсың.
Чибәр инде, чибәр!
Тагын да чибәрләнерсең,
Бер елмаеп җибәр!
Чибәрлегең тирә-якка
Якты нурын сибәр…
Ничек инде мин сөйгән кыз
Булмасын ди чибәр?
Сагынам мин Яркәеңне
Сагынам мин Яркәеңне,
Яркәйнең Югарысын.
Яшь чактагы кайнарлыклар
Кайларда югалды соң?
Ул чактагы дәртлелекләр,
Ул чактагы шашкынлык! –
Беребезгә без беребез
Шулкадәрле ашкындык!
Яшьлекме соң ераклашты,
Үзебезме читләштек?
Юктыр, ул чактагы хисләр
Җаныбыздан китмәслек.
Яшьлек гел шундадыр кебек –
Яркәй урамнарында.
Исеңдәме, йөри идек
Яркәй бураннарында.
Адашмадык, югалмадык –
Килеп җиттек бүгенгә.
Безнең йолдыз әле һаман
Яна Яркәй күгендә…
Син яшь идең, гүзәл идең,
Үзәкне өзә идең.
Мин инде, гашыйк булгачтын,
Барсына түзә идем.
Син, әлбәттә, бераз гына
Кыргый бер болан идең.
Син ялындыргачтын, мин дә
Ялынган була идем…
Миңа сөю алып килә
Килгән һәрбер яңа таң.
Сине бик ярата идем…
Хәзер ныграк яратам.
Сагынам яшьлегебезне
Шушы моңсу көземдә…
Синең төсле яшь һәм чибәр
Идем шул мин үзем дә.
Оялам мин каеннардан
Тәрәз төбендә каеннар,
Каеннарның аклары.
Ахрысы, ак каеннарның
Гашыйк булган чаклары.
Үзләренә алар урын
Табалмый басып тора:
Дәрманнары ташып тора,
Күкләргә ашып тора.
Син булмасаң, каеннарга
Булыр идем, аһ, гашыйк!
Каеннар карый бүлмәгә,
Тәрәзләрем ап-ачык.
Алар безгә карап тора,
Күреп тора һәммәсен.
Оялам мин каеннардан,
Яп тәрәзә пәрдәсен.
Һаман исемдә…
Синең белән очрашуым
Һаман исемдә.
Шул чактагы ялкын һаман
Дөрли эчемдә.
Андый хисне гомеремдә
Мин бер кичердем.
Сине күргәч, исем китте –
Тәмам исердем.
Шул исерек килеш калдым –
Айный алмыймын.
Алай булганым юк иде –
Алдый алмыймын.
Озын кара толымнарың
Әй кара иде!
Ә егетләр сиңа карап
Әй кала иде.
Ул егетләр арасында
Бар идем мин дә.
Түгел идем мин алардан
Артык та, ким дә.
Узсам да синең каршыңнан
Кат-кат… берничә,
Син, әлбәттә, кала идең
Мине күрмичә…
Шуннан бирле без гел бергә,
Уртак барсы да.
Беренче күргән кыз бала
Һаман каршыда!
Сөюнең юктыр иге дә,
Юктыр чиге дә.
Минем өчен син һаман да
Гел унҗидедә!
Гүзәллек
Дөньяда күпме хатын-кыз –
Гүзәлләрдән гүзәл!
Гүзәллекләре үзәкне
Моннан соң да өзәр!
Гүзәллекне минем күзләр
Үлгәндә дә күзләр.
Тоя әле минем йөрәк,
Күрә әле күзләр.
Мохтаҗ җаным гүзәллекне
Гомер буе эзләр…
Син барда йөрәк тә чыдар,
Күзләрем дә түзәр.
«Гашыйк булмам дигән идем…»
Гашыйк булмам дигән идем
Моннан соң беркемгә дә.
Антлар иттем «сөю» сүзен
Алмаска дип телгә дә.
Чыгардың ла, кызый, юкка
Бөтен тырышлыгымны.
Качырдың йокыларымны,
Алдың тынычлыгымны.
Мәхәббәттә мин күптәннән
Көл идем, күмер идем.
Әллә нәрсә булды әле, –
Мин мондый түгел идем.
Ах, нинди егет идең бит!
Динис Бүләковның вафатына
Ах, нинди егет идең бит,
Ах, нинди бөркет идең!
Син бит бөтен Уфасына
Бер генә бөртек идең.
Ах, нинди дустым идең бит,
Берәүгә дә биргесез.
Синең төсле дуслар тагын
Булыр микән – билгесез.
Күңелләр синсез тулышкан,
Уфалар синсез боек.
Чак-чак кына түзеп торам,
Күз яшьләремне тыеп.
Ниләр калган сиңа анда,
Ник кенә киттең, Динис?!
«Сагындыра Динис», – дисез,
Соң мин дә шулай дим ич.
Динис кенә юк арада…
Ах, аның дуслыклары!
Ул киткәч кенә беленде
Дөньяның бушлыклары…
Ах, дусларым, кирәк түгел,
Сез мине юатмагыз.
Күңел болай да кителгән –
Кирәкми, елатмагыз!
Ах, дусларым, нигә генә
Динисне җибәрдегез?
Ник үлемне җиңмәдегез,
Ник минсез җирләдегез?
Өлгермәде хәбәрегез,
Соңлады хатларыгыз…
Әйдәгез Динис янына
Йә үзен кайтарыгыз!
Исеңдәме?
Авылымның айлы кичендәге
Татлы хисләр әле исеңдәме?
Безнең антлар әле көчендәме?
Әллә инде юллар киселгәнме?
Сине миннән артык яратучы
Булмагандыр әле, булмагандыр.
Минем кебек гашыйк булучылар
Тумагандыр әле, тумагандыр.
Минем кебек үлеп яратучы
Табылырмы әле, табылырмы?
Сиңа тагын минем кебек мәҗнүн
Табынырмы әле, табынырмы?
Минем төсле сине сагынучы
Юктыр әле, иркәм, юктыр әле.
Үзеңнең дә, яшь чактагы кебек,
Йөрәккәең һаман уттыр әле!
Тик нишләрмен синең иңнәреңә
Башкаларның кулы кагылдисә? –
Мин тагын да ныграк яратырмын,
Андый кеше әгәр табылдисә!
Калсыннар иде кызыгып…
Синең белән Яркәй буйлап
Килә тагын узасым:
«Сөям!» диеп кычкырасым,
Бар тынлыкны бозасым…
Калсыннар иде кызыгып
Йә сөйләп берәр гайбәт.
Ә безнең китми исебез,
Безгә ничек тә әйбәт.
Кулыңны гына булса да
Тотып йөрисе иде,
Синең кайнар кочагыңда,
Их, бер эрисе иде.
Кеше күзеннән еракка
Кереп посасы иде,
Берәр караңгы почмакта
Кысып кочасы иде…
Әле онытмагансыңдыр
Ул утлы минутларны?
Еллар да сүндерә алмый
Җандагы ул утларны.
Ярату
Яратам сине, кадерлем!
Син – иң якын кешемдер.
Сине нигә яратамдыр? –
Әйталмыйм ни өчендер…
«Нигә яратасың?» – дисең.
Анысы нигә инде?
Гел бер сорау биреп, минем
Җаныма тимә инде.
Синең өчен янып-көеп,
Яшьлекләр үтте-китте.
Сорама ник яратканны.
Яратам! Бетте-китте…
Җәйге бер сәхифә
Килде дә ява башлады, –
Калдым яңгыр астында.
Карап торам – яңгырның мин
Уртасына бастым да.
Чыландым инде барыбер,
Дидем дә… үз көемә
Яңгыр белән бергәләшеп
Кайтып киттем өемә.
Качарга бер ышык та юк –
Үз юлымнан атлыймын.
Тоз булмагач эремимен,
Су булмагач акмыймын.
Чыланмаган җир калмады.
Бераз гына, юк, калды…
Мин дә өйгә кайтып җиттем,
Яңгыр да шып туктады.
Ромашкалар ташкыны
Бөтен болын – ак күбәләк,
Бөтен болын – ак күбек,
Ап-ак ромашкалардан
Дөнья шулай ак кебек.
Соңга калмыйм дигән кебек,
Ромашкалар ашыга –
Канат җилпеп, пакьлек сирпеп
Килә минем каршыга.
Күңелем дә ни өчендер
Шул аклыкка ашкына.
Күмеп-күмеп китә мине
Ромашкалар ташкыны.
Болын тулып, аклык булып
Йөгерә ромашкалар.
Мин Туфанны уйлыйм шунда…
Ни уйлыйдыр башкалар?!
Агыйдел агымнары
Агыйдел агымнары,
Әй аның агылганы…
Истә әле Агыйделдә
Йолдызлар кабынганы.
Агыйдел агымнары,
Әй аның агылганы…
Истә әле күңелемә
Берәүнең кагылганы.
Агыйдел агымнары,
Әй аның агылганы…
Истә әле Агыйделдә
Аккошлар кагынганы.
Агыйдел агымнары,
Әй аның агылганы…
Истә әле Агыйделдә
Берәүнең сагынганы.
Агыйдел агымнары,
Әй аның агылганы…
Эзлим, эзлим шул берәүне,
Юк әле табылганы.
Агыйдел агымнары,
Әй аның агылганы…
Күңелләрнең мәхәббәттән
Юк әле арынганы.
Агыйдел агымнары…
Кылганнар
Әй кылганнар, кылганнар,
Әнкәемнең чәчләренә
Көмеш булып кунганнар…
Тавышсыз-тынсыз гына,
Җилфер-җилфер җилфердиләр,
Җырсыз да моңсыз гына…
Дулкынлана кылганнар.
Кылганнар ниләр кылганнар,
Кылганнар ник тынганнар?..
Көйләр көйлидер алар.
Без белмәгән, без теләгән
Серләр сөйлидер алар…
Узып барышларыдыр.
Болар – Болгар кылганнары,
Болгар сагышларыдыр…
Чынлап, алардыр, алар.
Болгардан Татар Иленә
Ашыгалардыр алар…
Җилфердиләр җилсез дә.
Кылганнарның җыр-моңнарын
Ничек җиткерим сезгә?..
Сөн буенда кояш байый
Сөн буенда кояш байый,
Байый күзгә күренеп.
Нурларына рәхәтләнеп
Куеп була кер элеп.
Кызыл шәфәкъ. Кызыл болыт.
Кызылдан кызыл кояш.
Бигрәк ямансу – кояшның
Тиздән батасын тойгач.
Сөн буенда кояш байый…
Сүрәнләнә, сүрелә.
Ничек кенә төшенергә
Бу кояшның серенә?
Төшеп бара кызыл кояш
Нәкъ Актаныш янына.
Анда – якты…
Безнең авыл
Инде төнне ябына.
Сөн буенда кояш байый
Моңсу гына, соң гына.
Кояш түгел, гомерләрем
Байый сыман тын гына.
Ырынбур далалары
Ырынбур далалары…
Кайларда сез, татарымның
Таралган балалары?
Ырынбур далалары…
Бу татар балаларының
И ерак аралары.
Ырынбур далалары…
Атлар чапкан… Чыдамаган
Атларның дагалары.
Ырынбур далалары…
Әле һаман әрнеп ята
Тарихның яралары.
Ырынбур далалары…
Өстәлеп тора яңадан
Яраның яңалары.
Ырынбур далалары…
Ул төзәлмәс яраларның
Кайларда дәвалары?
Ырынбур далалары…
Ник дәшми татар даласы,
Кайда ил агалары?!
Ырынбур далалары…
Сабырлыклар бирсен сезгә,
И дала аналары!
Ырынбур далалары…
Каеннар да төрле икән
Мондый кара урманга мин
Беренче керәм.
Мондый сәер каеннарны
Беренче күрәм.
Каеннары шауларга да
Кыймый торалар.
Үзләрен каен итеп тә
Тоймыйдыр алар.
Ул каеннар нигәдер еш,
Озын һәм нечкә.
Сыгылмыйча, егылмыйча
Торалар көчкә.
Ботаклары – очта гына,
Бер себеркелек.
Карамый миңа аларның
Берсе-бер көлеп.
Алар мине танымый шул,
Мин дә танымыйм.
Әллә кәефем юк инде,
Әллә талымлыйм…
Ак каен икәнлекләрен
Булмый танып та.
Каеннар да төрле икән
Төрле халыкта.
Кайтыгыз, пароходларым!
Агыйделнең кая яме?
Нигә юк бер коты да? –
Йөзми пароходлары да,
Җемелдәми уты да.
Бәйдәге пристаньнар да
Чылбырын качкан өзеп.
Пароходлар булып үзем
Китимме әллә йөзеп?
Сагынам, бигрәк сагынам
Пароход тавышларын. –
Заманында мин аларга
Күпме җыр багышладым.
Агыйдел дип, мин чак кына
Сарыга сабышмадым…
Киткән ак пароходларым,
Калган ак сагышларым.
Кайтыгыз, пароходларым,
Узыгыз яннарымнан.
Сезгә кул изәп калырмын
Агыйдел ярларыннан.
Элекке кебек узыгыз…
Әле дә шул үсмер мин.
Ул бәхетле мизгелләрне
Әле дә мин төсмерлим…
Ак пароходлар су өстен
Бизәкли, бизи иде.
Ак күлмәкле, ак бантиклы
Кызлар кул изи иде.
Ә берсе миннән күзен дә…
Ә-ә-ә, күзегез кызамы?
Юк, барыбер ул бәхетне
Аңламыйсыз сез аны.
Их, ул чаклар, кайтмаска дип
Агып киттеләр инде.
Сөю тулы үсмер чакны
Алып киттеләр инде.
Кайтыгыз, пароходларым,
Кайтыгыз Агыйделгә.
Үсмер чакта сезнең төсле
Үзем дә ак идем лә…
Кайтыгыз, кайт!
Күңелләрем
Кош булып очар иде.
Ак күлмәкле теге кыз да,
Бәлки, бер очрар иде.
Исәнме, Киек Каз Юлы!
Исәнме, Киек Каз Юлы!
Таптым бит сине янә –
Авыл өстендә тын гына
Янасың икән әнә!
Мин инде сине, гафу ит,
Күптән оныткан идем.
Мин инде бүтән юлларга
Барып юлыккан идем.
Шулкадәр якын икән син,
Шулкадәр ачык икән.
Яңа аңладым – мин сиңа
Һаман да гашыйк икән.
Исәнме, Биек Каз Юлы!
Балачак истәлегем.
Әй синең биеклекләрең,
Әй синең өстәлегең!
Барыбер дә минем сиңа
Буйларым җитә иде.
Уйларым, сиңа карасам,
Дерт итеп китә иде.
Исәнме, Бөек Каз Юлы! –
Йолдыз Юлы, Ай Юлы…
Син бит – Бөек Галәм Юлы,
Син – Бөек Ходай Юлы!
Мин карыйм сиңа сокланып,
Карыйм куркып, шикләнеп.
Әмма кала алмас җаным
Шушы Җирдә чикләнеп.
Исәнме, Боек Каз Юлы!
Син мине көтәсеңме? –
Киек Каз Юлыннан бер көн
Беләм мин үтәсемне…
Төнге күккә күтәрелеп
Бер генә кара икән:
Якты юлдан йолдыз-йолдыз
Юлчылар бара микән?
Җәйне озату
Көннәр һаман җылы әле.
Сентябрьнең бише.
Җиңелчә, җәйчә киенеп
Йөри әле кеше.
Яфраклар гына акрынлап
Керә сары төскә.
Күнегәбез, буйсынабыз
Без дә сары көчкә.
Тышта җәйчә челлә әле,
Эчтә – сагыш кына.
Мондый хәлләр табигатьтә
Була ялгыш кына.
Ак болытлар шундый биек,
Җилләр йөри биеп.
Кыштырдый сары яфраклар,
Бәгырьләргә тиеп.
Дөньяның хозурлыгына
Буламы соң туеп!
Көзләрне дә, кышларны да
Буламы соң тыеп?!
Кояш. Рәхәт. Ак каеннар
Утыралар оеп.
Күңел генә көзне тоя, –
Шуңа, ахры, боек.
Көзгә киттек, әйдә!
Күз алдында үзгәрә җәй –
Алыштыра төсен.
Чыга да кояш югала,
Көн дә явым-төшем.
Мондый түгел иде лә җәй
Әле кичә генә.
Көзгә таба авыша ул
Сиздермичә генә.
Үзгәрәм бугай үзем дә…
Күздән сагыш тама.
Китеп барам көләч җәйдән
Моңсу көзгә таба.
Килә тизрәк моңланасым,
Көздән моң аласым,
Моңсу көзләрнең эченә
Кереп югаласым…
Моңсулыкка китеп барам,
Төгәлләнә җәй дә.
Кемнәр бара минем белән? –
Көзгә киттек, әйдә!
Көз. Казансу. Моңсу…
Пляж калган салкынаеп,
Шыксызланып, серәеп.
Табигать калган сагаеп,
Агачлар – сирәгәеп…
Узып бара кара бер эт –
Көзге эт тә өшәнгән.
Сары комга сары яфрак
Түшәк булып түшәлгән.
Ямансулык – күңелемдә,
Моңсулык – көз илендә.
Шәп-шәрә агачлар гына
Басып калган биредә…
Казансуга карый алар,
Тик күрмиләр үзләрен.
Казансу көзге иде лә,
Аеруча көзләрен…
Үзләрен күрмәс шул алар:
Казансудан качкан су,
Язын гына тулышкан су,
Кайчан гына ташкан су…
Мин сагынам сезне, авылдашлар!
Сез беләсезмени, авылдашлар,
Сагынуның нәрсә икәнен,
Сагынулар, сагынулы уйлар
Мине шагыйрь бер җан иткәнен.
Шул сагынулардан диваналар
Булыр чиккә кайчак җитәмен,
Авылыма кайткан саен, мин бит
Әрни-әрни чыгып китәмен…
Сез белмисез генә, авылдашлар, –
Уйларымда минем сез генә.
Бик сагынам сине, туган авыл,
Аңлатырга җитми сүз генә.
Җырларым да җитми, хисләрем дә
Аңлатырга сагынуымны.
Әй Шәммәтем, кайчагында син дә
Сагыныштыр, сагын улыңны.
Сагындыра икән, төшләреңдә
Ыңгырашып ятса җир-суың;
Төшләреңә ата-бабаң керсә,
Арта гына бара җирсүең.
Сагыш катыш хатирәләр генә
Шәммәтемнең һәрбер төшендә.
Шәммәт янындагы чаукадагы
Шәм каеннар керә төшемә.
Сез утынга кискән ул каеннар –
Җанымдагы яңа яралар.
Мин аларга кечкенәдән гашыйк,
Минем өчен сөйгән яр алар.
Сез күперен сүткән Таш-Елга да
Сөнгә коймый, коя йөрәккә.
Ә күпере искергәндер инде,
Сүткәнсездер инде кирәккә.
Сез мал йөрткән иске зират та бит
Минем өчен изге, үз урын…
Үпкә катыш бу сүзләрем өчен
Ачуланмас Шәммәт үз улын.
Мин сагынам сезне, авылдашлар,
Түзә алмый шигырь язамын…
Үзем генә аңлыйм сагынуның
Рәхәтлеге белән газабын.
И син…
И син, минем җырлы ягым!..
Кайчагында – салкын ягым,
Кайчагында – җылы ягым.
Матурлыкка тиңсез ягым!..
Әрни җаным – син бит минем
Мәчетсез һәм динсез ягым!
И сабыйдай телсез ягым!..
Син барсына ышанасың,
Сабый төсле керсез җаның.
И моң ягым, сагыш ягым!..
Әрни җаным – син бит минем
Кызмача һәм салмыш ягым.
И син, минем серле ягым!..
Саный китсәң, синең дә бар
Төрле ягың, төрле чагың.
Ни әйтергә инде тагын? –
Ничек кенә, нинди генә
Булсаң да, син – газиз ягым!
Бармыйм әле Фороска
Ял итәргә берәм-берәм
Китеп барды бары да
Еракка – Анталиягә
Йә Карловы Варыга.
Кемдер – Канар утравына,
Кемдер китте Фороска.
Мин быел да еракларга
Булдым әле бармаска.
Әллә күңел тартмый анда,
Әллә җаным иренә,
Мин быел да кайтып киттем
Туган-үскән илемә.
Туганнарым арасына,
Яннарында торырга.
Әнкәйнең ипи салганын
Күзәтеп утырырга.
Күзәтергә таң атканын
Һәм кояш баеганын;
Бал кортларының очканын,
Умарта аерганын.
Чираттан көтү көтәргә,
Иртән чыкта йөрергә;
Уйланырга… һәм үземнең
Кемлегемне белергә.
Дөньясыннан качып кына
Шигырь язып ятарга.
Авылдашлар белән капка
Төбендә гәп сатарга.
Энекәшнең ачы балын
Бераз авыз итәргә.
Егетләр белән урамнан
Бергә җырлап үтәргә.
Шушында минем язмышым:
Иҗатым да, ялым да.
Рәхәт миңа үз ягымда,
Газиз әнкәм янында.
Ярый әле башым җиткән
Еракларга бармаска.
Туган җире булмаганнар
Йөрсен, әйдә, Фороска!
Каеннарым елап кала
Туган ягым каеннары
Калалар инде.
И. Юзеев
Каеннарым, киткән саен,
Миңа кул изәп кала.
Авылымның тирә-ягын
Каеннар бизәп кала.
Каеннарым минем якка
Моңаеп карап кала.
Моңаеп карап калса да,
Каеннар ап-ак кала.
Каеннарым, киткән саен,
Китмә, дип урап ала.
Кайгыларны, хәсрәтләрне
Каеннар урлап кала.
Шуңа микән каеннарның
Яралары кап-кара.
Каеннарым елап кала,
Кайгылар ерак кала.
Киткән саен, үзем үксим,
Каеннар үксеп кала.
Саргаерлар инде минсез –
Каеннар үксез кала.
Тәрәзәдән күз алмыйм…
Утырам өйдә… авылда,
Тәрәзәдән күз алмыйм.
Бәләкәйдән калган гадәт –
Карамыйча түзалмыйм.
Кызык та миңа, моңсу да:
Карыйм үткән-сүткәнгә.
Кайткан шикелле буламын
Балачакка – үткәнгә…
Әнә минем яшьтәш кызлар
Кайтып килә чишмәдән.
Борылып та карамыйлар,
Алар әллә нишләгән.
Энекәшләр дә куышып
Йөри әнә тегендә.
Утыра күрше әбиләр
Безнең капка төбендә.
Әнә көтү кайтып килә,
Әнкәем капка ача.
Ә сеңлем, куркып сыердан,
Әнкәй артына кача.
Бүрәнә өстендә ир-ат –
Тәмәке көйрәтәләр.
Алар инде малайларны
Этлеккә өйрәтәләр.
Әнә минем яшьтәшләрем
Урамда шар сугалар…
Юк шул инде…
Яшьтәшләрнең
Малайлары шул алар.
Безне үстергән әбиләр
Күптәннән гүрдә инде.
Әбиләр дә, бабайлар да
Барсы да бергә инде.
Минем белән бергә үскән
Яшьтәшләр дә – чал башлар.
Алар инде үземне дә
Бик тиз таный алмаслар.
Энекәшләр – ир уртасы,
Сеңелләр – апа булган…
Безнең бу олыгаюлар
Шулай да хата булган…
Үзгәргәннәр,
Түзмәгәннәр –
Карап калам барсына.
Әнкәй генә элеккечә…
Чыга көтү каршына.
Туган илдә кем пәйгамбәр?..
Туган илдә кем пәйгамбәр,
Туган җирдә кем бөек?..
Көләчәкләр генә синнән,
Йөрсәң «Мин бөек!» диеп.
Анда бар да – авылдашлар,
Анда бар да бертигез:
Барыбызга бер үк тарих,
Барыбызга бер нигез.
Барыбызга бер үк бишек,
Барыбызга бер зират.
Киләчәктә берәм-берәм
Кичәсе бар бер сират…
Мин дә шул ук авылныкы,
Мин дә шул ук ырудан.
Моңнарым да – әбиләрем
Җырлаган җыр-җырудан.
Иген икмим, мин җыр язам –
Шунда гына аермам…
Хөрмәт юк дип үпкәләмәм,
Көтмиләр дип кайгырмам.
Рәхмәтле мин нигеземә –
Җырларымны мул иткән.
Туган җиремнең бер улы
Булсам, миңа шул җиткән.
Мин – Сөн кошы!
Кошлардагы туган җирне сөю
Һәм сагыну миңа, аһ, таныш.
Мин – Сөн кошы! Ике канатымның
Берсе – Илеш, берсе – Актаныш!
Берәүдән дә рөхсәт сорамыйча,
Кушып куйдым сезне мин үзем.
Илеш төсле газиз син, Актаныш –
Туган ягым, шигъри нигезем.
Синең якка карап үстем бит мин,
Сөн аръягы тартты җанымны.
Хәтерләмим сине сагынмаган,
Сине уйламаган чагымны.
Иртә белән чыгам күтәрмәгә, –
Уч төбендә төсле Аешың.
Өч чакрымнан сизеп тора идем
Кызларының йөрәк кагышын.
Мин Агыйдел тарафына карыйм –
Әнә Кәзкәй, әнә Тыңнамас.
Борылам да карыйм – күңелдәге
Сагынулар бер дә тынмагач.
Күз алдымда – кечкенәдән таныш
Иске Әлем, Яңа Әлемең.
Бәгырьләрне һаман ачыттыра
Сөн буенда ачы әремең.
Богадының әнә агачлары,
Алар белән рәттән – Кадермәт.
Балачакның ерак манзарасын
Йөрәгемдә йөртәм кадерләп.
Әнә генә Чишмә, әнә Ахун,
Янәшәдә генә Меңнәрең.
Мин сездәге йолдызларга карап
Хыяллана идем төннәрен.
Тик югалды инде Йолдызларың,
Тик таралды Якты Юлларың…
Мин ишетәм әле ул таралган
Авылларның моңсу җырларын.
И Актаныш! Күпме җырларымны
Талларыңа кунып сайрадым.
Туган җирне сайлап алмыйлар да,
Сине менә үзем сайладым.
Айның татлы яктысы
Тутырып карый тулган ай,
Тәрәзәгә иелеп.
Айның татлы яктысында
Калыйк сөеп-сөелеп.
Нурлары керә сөзелеп
Безнең генә бүлмәгә.
Шундый якты булыр икән
Кап-караңгы төндә дә.
Ай яктысы үзеңнең дә
Качырадыр йокыңны.
Ай нуры да җитә безгә, –
Яндырмый тор утыңны…
Салкын кайтты…
Салкынайтты…
Соңгы төне июльнең.
И якты ай! Безнең якка
Нигә инде иелдең?!
Төнге Акманай
1991, май
Сайрый төнге сандугачлар,
Сайрый төнге Акманай.
Сайраулардан айный алмый
Акманайда аккан ай.
Шигъри төбәк, шигъри бакча,
И илаһи шигърият!
Нәкъ шушында утлый-утлый
Йөри төсле шигъри ат.
Биредә һәркем шагыйрьдер,
Бу – шигъри бер оядыр.
Монда һәркем үзен Мостай
Кәрим итеп тоядыр.
Акманайның һәр төшеннән
Моң таша, моң ашыга.
Һәрбер кош монда сандугач,
Һәрбер кош – Кудашева.
Әй, Акманай шагыйрьләре!
Бармы сезнең җаныгыз?
Акманайга багышлап бер
Бөек шигырь языгыз!
Ул шигырьне, дускайларым,
Сез язмый, мин язмамдыр.
Андый бәхет сезгә генә,
Сезгә генә язгандыр.
Үзе бер моң, үзе бер җыр,
Үзе шигырь – Акманай…
Монда рәхәт – Акманайга
Чалкан төшеп яткан ай.
Курай булып кайтырмын
Минем туган якларымда
Тылсымлы куралар да.
Тын гына җыр суза алар,
Тын гына торалар да.
Эләксә моңлы кулларга,
Кырлы кура терелә, –
Кыргый кура җырлый торган
Курайга әверелә.
Әверелә дә курайга,
Җырга-моңга әйләнә.
Күмелә гаҗәп көйләргә
Бөтен тирә-әйләнә.
Гасырларны урый-урый,
Әй сыза моңлы курай.
Болай моңлы булмас иде,
Үзебез моңлы бугай.
Кырлы кура – җырлы кура,
Җанлы кура-кураем.
Кураема, егълый-егълый,
Моңнар булып тулаем…
Курай булса, борынгыдан
Күңелләргә кайтыр моң.
Туган якка мин үзем дә
Курай булып кайтырмын.
Курай булып кайтырмын да
Моңнар булып тулырмын.
Курай күрсәгез тыңларсыз! –
Ул курай мин булырмын.
Мин – гади бер лирик
Көтмәгез миннән фәлсәфә,
Мин – гади бер лирик.
Лирикларга нишләсә дә,
Ни язса да ирек.
Хисләр белән эш итәм мин:
Җан, моң, сөю, сагыш…
Андый хисләр һәр кешегә
Күптән инде таныш.
Хисләрне мин сибәм генә,
Җыеп алмыйм кабат.
Ул хисләрем очар өчен
Булсын сезгә канат!
Ул хисләрем шундый нәзек –
Өзелергә тора,
Җырларымның һәр юлына
Тезелергә тора.
Хисләремне очыртам мин,
Кирәк чакта тыям.
Иң газизләрен күңелгә
Яшереп үк куям.
Шигырьләрем – күңел кошы,
Хистән туган кошлар.
Салкын кышларда да алар
Минем җанда кышлар.
Иң нечкә хисләребезгә,
Әйдә, ирек бирик!
Яратыйк, елыйк, сагыныйк…
Мин – гади бер лирик.
Өлешемә тигәне…
Шактый гомер ителгән,
Шактый дөнья көтелгән.
Озын юллар йөрелгән,
Ерак илләр күрелгән.
Авыр булды яулары!
Биек булды таулары!
Бик киң иде дәрьясы –
Шундый иде дөньясы.
Әле дә тик ятмыймын –
Һаман юллар таптыймын.
Үз көемә атлыймын –
Бернигә шаккатмыймын.
Каешланып беткәнмен,
Шомарганмын күптән мин.
Тормыш белән алышам,
Тарткалашам, карышам,
Сер бирмәскә тырышам,
Гомер итеп булышам.
Тормыш һаман катлаулы,
Җиңел түгел атлавы:
Абынам да сөртенәм,
Сөртенәм дә төртеләм.
Каннар саркый ярадан…
Торып китәм яңадан.
Күп була кыен чаклар –
Уздылар уен чаклар…
Күпмедер йөгем иңдә?
Ниндидер бәям илдә?
Артык та түгел, ким дә –
Иллегә җитәм мин дә…
Шулдыр миңа дигәне –
Өлешемә тигәне.
Язганнар язды бездә дә…
Язганнар язды бездә дә,
Менә дигән итеп,
Әйбәт заманнар килгәнне
Ятмадылар көтеп.
Ничек кенә кыссалар да,
Алар җаен тапты.
Чын шигырьләр катлы-катлы,
Алар шуңа татлы.
Эзоп теле белән генә
Язды алар элек, –
Ул шигырьләрен барыбер
Басмасларын белеп.
Яза алмаганнар исә
Табып торды сәбәп.
Әйтә алмый бит инде ул:
«Юк, – дип, – миндә сәләт».
Заманнар хәзер үзгәрде,
Юк та тыючылар,
«Бу шигырең бармый», – диеп
Мөһер куючылар.
«Шигырьләрең бармый», – диеп,
Хәзер беркем бормый.
Шәп шигырьләр язу җиңел –
Язып кына булмый.
Шифаханә дигән җирдә ятам
Ничек болай булды соң әле бу?
Үз-үземә шулай сүз катам.
Шифаханә дигән җирдә ятам,
Чирле килеш җәйне озатам.
Зур шагыйрьләр кебек килештереп
Яткан булам чирләп шушында.
Бөтен тәнем сызлый. Узмый, узмый…
Эчемдәге хәлем тышымда.
Китерәләр миңа күчтәнәчләр,
Китерәләр судыр, җимештер.
Юаталар, киңәш бирешәләр…
Нишлисең бит, шулай тиештер.
Минем белән Илдар Юзи ята –
Тәҗрибәле чирле, ыстажлы.
Ничек авырырга, терелергә? –
Тыңлап кына йөрим остазны.
«Күпме шагыйрь моннан китте, – ди ул, –
Сибгат Хәким, Нәби абыйлар…
Мәхмүт Хөсәен дә, бүтәннәр дә…
Бик күп булды, бик күп андыйлар.
Инде менә без дә кердек», – ди дә
Икенчегә бора сүзләрен.
«Кех-кех» итеп аннан көлгән була,
Тик яшерә миннән күзләрен.
Ә шулай да тынчу, моңсу монда,
Минем өчен түгел бу урын.
Тик авыру сорап килми икән,
Кемнәр белә ниләр булырын?!
Аксый-туксый мин уколга йөрим,
Үз-үземнән килә көләсем…
Үч иткәндәй, шундый матур көннәр,
Һич кенә дә килми үләсем.
«Без күбебез – озын кыш буена…»
Без күбебез – озын кыш буена
Табаннарын имеп яткан аю.
Исәбебез – эшләмичә генә
Тәмле ашау һәм ничек тә баю.
Иң зур теләк – иртән баш төзәтү,
Ә төп һөнәр – урлашу һәм алдау.
Кода-кодагыйлык, хәрәмләшү
Һәм халтурщик дус-ишләрне данлау.
Булмаячагын да белгән килеш
Алтын, көмеш таулар вәгъдә итү.
Өч тиенлек талант булмаса да,
Бөеклеккә, данга дәгъва итү.
Астагыга гел кимсетеп карау,
Каргыш, тиргәш, ләгънәт – өстәгегә.
Битарафлык һәм игътибарсызлык
Башкаларның хәер эстәвенә.
Кешеләргә эшләгәннәребез
Әшәкелек, хөсетлек һәм этлек.
Төшә-төшә, үзебез дә сизми,
Шушы көнгә менә төшеп беттек.
Рәхәт икән телсез балык булу,
Әйбәт икән мәхлук сарык булу…
Бөтен теләк бушка рәхәт чигү,
Өстәвенә бөек халык булу!
Үз илеңдә
Үз илеңдә яшәү бәхеттер ул,
Үләне дә аның бәрхеттер ул.
Бәхеттер ул үз көеңне көйләү,
Рәхәттер ул үз телеңдә сөйләү.
Гомер узды кеше көен көйләп,
Гомер узды башка телдә сөйләп.
Рәхәттер ул газиз үз өеңнең,
Рәхәттер ул газиз үз илеңнең
Капкаларын ачып керүләре,
Үз көнеңне үзең күрүләре!
Моңланабыз һаман чит телләрдә,
Күзләребез һаман чит илләрдә…
Үз илеңдә яшәү бәхеттер ул,
Тупсасы да аның тәхеттер ул.
Каләм
Каләмем уйчан,
Каләмем боек.
Өстәл өстендә
Ята ул оеп.
Боеккандыр ул
Мине көткәннән…
Шигырь язганы
Юк шул күптәннән.
Тормый тормыш санлашып
Булмады ла бу тормышка
Яраклашып, ярашып.
Торабыз менә әле дә
Без күзгә-күз карашып.
Бу тормыш гел үзгәрештә –
Йә кирегә, йә алга.
Ниятләрен һич кенә дә
Аңлап булмый, йа Алла!
Инде барсы да җайланды
Дигәч кенә, яңадан
Кара мәче узып китә
Икебезнең арадан.
Яраштым дигәндә генә,
Каера тормыш читкә.
Алып кереп китә читкә –
Җиткерә соңгы чиккә.
Булмый гына, булмый гына
Тормыш белән аңлашып.
Минем белән ни өчендер
Тормый тормыш санлашып.
Ә мин кул селтәгән булам,
Сизмәмешкә салышам.
Ә үзем… эчемнән генә
Сарыларга сабышам.
Авырлыклар адым саен
Тора мине сагалап.
Тормышы да киребеткән,
Үзем дә шул чамарак.
Кайчагында…
Була авыр халәтләрем,
Сәгатьләрем, көннәрем.
Андый көннәрдә дөньяның
Тиргим әллә кемнәрен.
Андый чакта дөньясына
Килә бер төкерәсем,
Бөтенесен бетерәсем,
Аюдай үкерәсем…
Сиңа бар да дошман кебек,
Килеп тешләрләр кебек.
Тешләмәсәләр дә, берәр
Этлек эшләрләр кебек.
Кайчагында кешедән дә,
Үзеңнән дә туясың.
Аптырагач, эчтән генә
Сүгенеп тә куясың.
Башны кара урманнарга
Килә алып качасы,
Килә кайчак шашкын булып,
Ташкын булып ташасы…
Түзә икән йөрәк – күпме
Янмасын, чукылмасын.
Чукынсын ла дөньялары!
Юк әле, чукынмасын…
Гел болай булмас әле
Һавалар гел болай тормас…
Тәк тә бер үтәр әле!
Яшеннәр дә яшьнәр әле,
Күкләр дә күкрәр әле!
Яңгырлары яңгыратып,
Шаулатып явар әле.
Әнә сибәли дә инде…
Әлегә ярар әле.
Дөньялар гел болай булмас…
Бер көн рәтләнер әле.
Бәхетле күңелләребез
Бер рәхәтләнер әле.
Без дә башкалар шикелле
Бәйрәм итәрбез әле.
Без инде көтеп өйрәнгән –
Бераз көтәрбез әле.
Үзем дә гел болай булмам…
Берәр дөрләрмен әле.
Язгы гөрләвекләр булып
Берәр гөрләрмен әле.
Азгын күңел бу юлы да
Язларга качар әле.
Дәрте бар да, дәрманы юк…
Шунсы бик начар әле.
Ятам мари урманында
Ятам мари урманында:
Ашыйм, эчәм, йоклыйм.
Дөнья өчен, Казан өчен
Әйтерсең лә юк мин.
Шундый рәхәт – мин биредә
Кыргый аю сыман.
Ятам-ятам да, аннары
Мин өнемнән чыгам.
Курка-курка гына кайтам
Урманнардан урап.
Моннан хәзер сәяхәт тә,
Сәясәт тә ерак.
Ятыйм әле кыргыйланып
Кара урманда мин. –
Табигатьнең бер баласы,
Монда булганда мин.
Бөтенесе әйбәт монда,
Тик нәрсәдер җитми…
Казандагы ыгы-зыгы
Күз алдымнан китми.
Таш шәһәрдә – таш күңелләр…
Ни ямь анда, ни тәм?
Ял итсеннәр әле миннән,
Үзем дә ял итәм.
Анда йөргәнче, мин монда
Берәр шигырь язам…
Ятам мари урманында,
Янда гына – Казан.
Мин һаман шул…
Мин һаман шул шагыйрь бер җан,
Мин һаман шул хыялый.
Минем күңелгә һаман да
Сандугачлар оялый.
Мин һаман да йолдыз чүплим,
Мин һаман да сәфәрдә.
Мин һаман авыл малае –
Өйрәналмыйм шәһәргә.
Мин һаман да әйбәтлеккә,
Матурлыкка ышанам.
Булмаганга исем китми,
Булганына хушланам.
Мин сөям һәм нәфрәтләнәм –
Бармый минем эш ансыз.
Мин һаман шул ышанучан,
Мин һаман шул ыштансыз.
Мин һаман нечкә күңелле,
Беркатлы сабый әле.
Кайберәүләр мине һаман
Сантыйга саный әле.
Әллә кем була алмадым,
Мин гади шагыйрь генә. –
Язган булам, сызган булам,
Яшимен сабыр гына.
Хәзер инде минем кебек
Кешеләр бик сирәктер.
Нишлисең, дөнья булгачтын,
Шагыйрьләр дә кирәктер.
Менә шулай…
Белмим әле
Ниләр булып бетәсен.
Минем кебек шагыйрьләрдән
Тагын нәрсә көтәсең…
Мин яратам сезне, чордашларым!
Мин яшимен сезнең арагызда,
Мин яшимен сезнең белән бергә.
Барып була сезнең белән яуга,
Кереп була сезнең белән гүргә.
Мин сагынып искә алачакмын
Сезнең белән үткән елларымны.
Мин тагын бер тапкыр үтәр идем
Сезнең белән үткән юлларымны.
Мин дә төшеп калганнардан түгел,
Мин шулай ук әллә кем дә түгел.
Сездән артык җирем булмаса да,
Мин, әлбәттә, сездән ким дә түгел.
Белеп яшим мин үз дәрәҗәмне,
Яхшы беләм мин үз урынымны.
Мин юкка да борын салындырмыйм
Һәм күтәрмим юкка борынымны.
Егетлекләр эшләштерсәм дә мин,
Беркемгә дә этлек эшләмәдем.
Беркемгә дә өреп калганым юк,
Беркемне дә юкка тешләмәдем.
Ә үземә өрүчеләр булды,
Мин аларга юри эндәшмәдем.
Миннән талантлылар, батырлар бар –
Мин алардан бер дә көнләшмәдем.
Кичерерсез мине, кирәк чакта
Сезнең төсле әгәр булалмасам,
Кешеләргә сез эшләгән кадәр
Игелекләр әгәр кылалмасам.
Сезнең белән мин ярышмыйм – сезне
Тырышсаң да узып булмас иде…
Ә шулай да сезнең үзегезгә
Миннән башка кызык булмас иде.
Мин, әлбәттә, сезнең кебек түгел –
Үзгәралмыйм, үзем аңласам да.
Сезнең янда мин чәүкә дә түгел,
Күгәрчен үк була алмасам да.
Курыкмагыз, мин таракан булып
Беркайчан да төшмәм ашыгызга.
Киртә булып ятмам юлыгызга,
Кайгы булып килмәм башыгызга.
Сезгә күбрәк шатлык китерермен,
Мин тоз салмам сезнең ярагызга…
Рәхмәтле мин сезнең һәммәгезгә,
Алган өчен мине арагызга.
Мин яратам сезне, чордашларым!
Сез кадерле миңа барыгыз да!
Шуңа күрә дә мин сезнең белән,
Шуңа да мин сезнең яныгызда!
Сиңа бик кыен булгандыр…
Хәйдәр Бигичевка
И моң иде күзләреңдә,
Моң иде карашыңда…
Сиңа бик кыен булгандыр
Моңсызлар арасында.
Моңсыз да булдымы кеше?!
Басты безне моңсызлар…
Синең моңнан безнең әле
Күңелебез мең сызлар.
Сызлансаң да, моңлансаң да
Туры килә таманга –
Моңлы булулар авыр шул
Мондый моңсыз заманда.
Кемгә кирәк синдәге моң,
Кемгә кирәк тавышың,
Кем ишетсен синең моңлы
Йөрәгеңнең кагышын.
Ул чаклы ачы моңнарга
Чыдыйдыр сирәк йөрәк.
Моңсызлар бәхетлерәктер,
Моңсызлар кирәклерәк…
Киттең инде күңелләрне
Моңнар белән сугарып.
Үзең киткәч, моңсызлар да
Калдылар моңсуланып.
Калды җаннар боегышып,
Калды дөнья моңланып.
Язам менә… каләмемне
Синең моңнарга манып.
Көзгә керүләре авыр…
Көзгә керүләре авыр…
Аннан күнегәсең.
Бөтен җаның-тәнең белән
Көзгә күмеләсең.
Ә көз озын, ә көз озак…
Мәңге үтмәс кебек.
Күңелдәге бу сагышлар
Мәңге бетмәс кебек.
Көзгә керүләре авыр…
Керсәм, чыгар идем.
Көзгә түзсәм, мин ничек тә
Кышка чыдар идем.
Кышка күчүләре рәхәт,
Әгәр күчә алсаң…
Ә нишләрсең, шушы ачы
Көздә торып калсаң?!
Уйландыра икән…
Китереп кысса йөрәгең,
Уйландыра икән…
Йөрәгеңне уеп-уеп,
Уй яндыра икән…
Сискәндерә, тетрәндерә,
Уяндыра икән…
Авыртынып ятулары
Оялдыра икән…
Бераз гына хәл керсә дә,
Куандыра икән…
Кайчагында йөрәк шулай
Кыландыра икән…
Сак-Соклар без…
Инде күптән Сак-Соклар без…
Түзәрлекләр калмады.
Кемнәр безне аерды соң?
Кемнәр безне каргады?
Татарларым-газизләрем –
И Сокларым-Сакларым…
Сагынам мин барыгызның
Бергә булган чакларын…
Без һаман табышмыйбыз шул,
Без һаман кавышмыйбыз.
Язмыш, дибез… Без шул инде
Язмышка карышмыйбыз.
Сак-Сок-Сак-Сок…
Төште безгә
Кемнәрнең каргышлары?
Кемнәрнең хаталары без,
Кемнәрнең ялгышлары?
И Сакларым, и Сокларым!
Сак та Сок та, Сак та Сок…
Күңелемнең ишекләрен
Кемнәр кага шак та шок?
Сак та Сок без,
Сак та Сок…
Остазларым
Авылымда һаман – өч-дүрт урам,
Авылымда һаман – шул ук йөз өй…
Күрергә дип кайтты остазларым –
Гариф Ахун белән Шәүкәт Гали
Һәм, әлбәттә инде, Илдар Юзи.
Авылымда шулкадәр дә рәхәт,
Бар да ихлас монда, бар да гади.
Якташларымнан да гади икән
Илдар Юзи белән Гариф Ахун
Һәм, әлбәттә инде, Шәүкәт Гали.
Нигеземдә шигъри догаларын
Укыдылар… юлым булыр ак, уң.
Ул доганы кемнәр укыды бит?! –
Шәүкәт Гали белән Илдар Юзи
Һәм, әлбәттә инде, Гариф Ахун.
Бер карасаң, алар – аксакаллар,
Бер караган чакта алар – сабый…
Кемнәр булсын инде, остазларым –
Шәүкәт Гали белән Гариф Ахун
Һәм, әлбәттә инде, Илдар абый.
Уфадагы дусларым
Уфа, дим дә, уф, дип куям,
Уфа, дим дә уфтанам.
Гомер буе Уфадагы
Дусларыма укталам…
Мин бу соңгы араларда
Бигрәк әллә нишләдем:
Сагындыра якташларым,
Иптәшләрем, ишләрем!
Дусларым – Сафуаннарым,
Рәмил, Рәмисләрем…
Әй шәп егетләр дә инде –
Китәрлек тә исләрең!
Фаилләрем, Рәдифләрем,
Рудоль, Марат, Римнәрем…
Тоям авыр чакларымда
Мин аларның иңнәрен!
Кадим, Айдар, Идрис, Урал…
Тагын әллә кемнәрем!
Алар – минем кардәшләрем,
Алар – минем тиңнәрем!..
Бар бит әле Мостай төсле
Бик газиз абыйларым!
Ни кызганыч, бик аз калды,
Аз калды андыйларым.
Дуслар иде Вазыйх, Динис,
Наҗар, Атнабайларым…
Булган бит, әй, Уфаларда
И нинди агайларым?!
Калдылар чордаш дусларым –
Таяныр терәкләрем!
(Дусларыма үземнең дә
Бар микән кирәкләрем?)
Уфада минем дусларым
Ким дигәндә мең, димен!
Бу шигырьне кайсысына
Арнарга да белмимен…
Сагынам сезне, дусларым,
Сагынам сине, Уфам, –
Сагынган төсле Еники,
Сагынган төсле Туфан!
Нинди сагынудыр инде
Берөзлексез, туктаусыз…
Үзем дә белмим, ничекләр
Яшимдер мин Уфасыз?!
«Шигырь хәзер аз языла…»
Шигырь хәзер аз языла,
Сагындырып кына.
Илһамы да йөри никтер
Ялындырып кына.
Шигырь хәзер аз языла.
Юк җанымда җегәр.
Гомер буе шигырь диеп
Җенләнгәнмен, җүләр.
Шигырь хәзер аз языла…
Сирәк-мирәк кенә.
Бөтенләй дә язмас идем,
Түзми йөрәк кенә.
Хатын-кыз ямьсез булалмый
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Хатын-кыз чибәр була!
Шуны күрмәгән ир-ат ул,
Әлбәттә, җүләр була.
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Көйсезе булыштыра…
Кайчакта чип-чибәрләр дә
Күңелне кырыштыра.
Хатын-кыз ямьсез булалмый –
Күрә белергә кирәк,
Хатын-кызның күңеленә
Керә белергә кирәк!
Хатын-кыз ямьсез булалмый –
Ул шулай яратылган…
Күпмесенә сокланылган,
Күпмесе яратылган!
Хатын-кыз ямьсез булалмый!
Яратсаң, ул нурлана!
Болай да матур хатын-кыз
Тагын да матурлана!
Хатын-кыз ямьсез булалмый –
Хатын-кыз матур, матур!
Хатын-кызны моннан соң да
Ир-атлар матурлатыр!
Хатын-кыз ямьсез булалмый
Яратылса, яратса…
Шул хатын-кыз – кичләр җитсә,
Шул хатын-кыз – таң атса!
Хатын-кызга сокланмаган
Төннәрем-көннәрем юк…
Хатын-кыз ямьсез булалмый.
Юк, минем күргәнем юк.
Юка иңнәреңнән кочам да…
Мин бер сиңа карыйм, бер үземә…
Без бит элекке дә, түгел дә.
Ни булса да яратабыз әле
Бер-беребезне без бүген дә.
Яшь чактагы кебек дөрли-дөрли,
Әле һаман яна ич йөрәк.
Картаясы килми – киресенчә,
Яратасы килә көчлерәк!
Гашыйклар ул картаймаска тиеш…
Йөрәк аңлый, акыл аңламый.
Мин кайсына булырга да белмим –
Кайсы алдый, кайсы алдамый?
Үксез сабый төсле үксим кайчак,
Юка иңнәреңнән кочам да…
Күз яшьләрең белән битне юам,
Үз яшьләрем белән кушам да.
Ә картлык ул килми, килми әле –
Без белмибез аны бар дип тә.
Күңел генә никтер бик еш тула…
Болай үзе бар да тәртиптә.
Манзара
Көзнең соңгы ае килде –
Ноябрьнең бере.
Бүген шундый кояшлы көн!
Кояш шундый эре!
Нәкъ җәй айлары шикелле –
Көне көләч, җылы.
Бөтен дөнья тынып калган,
Тынган кошлар җыры.
Кайсы якка карасаң да –
Бер яфраксыз агач.
Сәер – агачлар бик иртә
Бер яфраксыз калгач…
Әллә агачлар саташкан,
Әллә көз ялгышкан…
Көзге кояш нурларына
Пәрәвез ябышкан.
Без барыбер кар салкынын,
Кыш киләсен тойдык:
Юл читендә беркөн яуган
Карлар уйдык-уйдык…
Җәй дә, көз дә, кыш та бүген!
Никтер җил дә исми…
Бу табигать кайчагында
Әллә ниләр эшли.
И Әнкәем – сыңар канат
И Әнкәем – сыңар канат…
Сабыр канат – бәгырьләрем
Телгәләнә сиңа карап!
Сыңар канат…
И Әнкәем – сыңар канат…
Җил иссә дә каерылыр,
Җил иссә дә сынар канат!
Сыңар канат…
И Әнкәем – сыңар канат…
Кирәк булса, безне яклап,
Алышка да чыгар канат!
Сыңар канат…
И Әнкәем – сыңар канат…
Безне яклап, безне саклап
Беткәндер ул канат… канап!
Сыңар канат…
И Әнкәем – сыңар канат…
Безнең хакка барсына да,
Барсына да чыдар канат!
Сыңар канат…
И Әнкәем – сыңар канат…
Сыңар канат асларында
Үсәр идем кабат-кабат!
Сыңар канат…
Шигырьне мин үзем язмыйм
Шигырьне мин үзем язмыйм,
Кемдер әйтеп яздыра.
Колакка шигырь пышылдап,
Мине юлдан яздыра.
Миңа кемдер әйтеп тора,
Мин язып кына барам.
Тик язып өлгерә алмыйм
Яисә бетә карам.
Ул иң әйбәт шигырьләрен
Әйтеп тора кич-иртән.
Ләкин язып ала алмыйм –
Мин бик начар ишетәм.
Колагыма пышылдаучы
Ходай түгелдер димен.
Ходай әйтеп торса, күптән
Мин Тукай булыр идем.
Мин борчылып яткан булам
Мин борчылып яткан булам,
Төрле уй килә башка:
Янәсе, мин монда чакта,
Нишләрләр миннән башка?!
Мин борчылып яткан булам,
Тик җан юкка көенә.
Дөньяның китми исе дә –
Тәгәри үз көенә.
Мин борчылып яткан булам:
Кәеф тә юк, хәл дә юк.
Ә тормыш кайный минсез дә –
Әллә бар мин, әллә юк.
Яфрак туе
Яфракларның бәйсез чагы,
Яфракларның туе.
Очу гына, качу гына
Аларның бар уе.
Өзелә дә оча алар,
Өзелә дә оча,
Бер-бер артлы тезелә дә,
Тезелә дә оча.
Үзләре үк кош бит алар,
Үзләре үк канат…
Җиргә бер кунгачтын, алар
Очалмаслар кабат.
Алар бер кат кына оча,
Бары бер мәртәбә.
Бер булса да оча алу –
Үзе бер мәртәбә!
«Сөю – күзләреңдә…»
Сөю – күзләреңдә…
Үзең – тезләремдә,
Сөю – күзләреңдә…
Күрәм инде, күрәм
Сагыш эзләрен дә.
…………….
Килә көзләрем дә,
Кибә кизләвем дә…
Син сиздеңме, белмим,
Ә мин сизмәдем дә.
……………..
Сөю – йөзләреңдә,
Хәвеф – сүзләреңдә.
Минем хәлләр шундый…
Рәхмәт түзгәнеңә.
Без – яшьлектән килгән ике хат
Сабый төсле ихлас чакны күңел
Торган саен ныграк сагына.
Казаннардан хатлар кошлар булып
Оча иде Бөре ягына.
Ә Агыйдел буйларыннан очып
Килә иде синең хатларың.
Истә әле һаман каушый-каушый
Хатларыңны ачкан чакларым.
Ул хатларда без сөйдек тә, җаным,
Без көйдек тә анда, яндык та.
Ә ул хатлар сакланадыр әле
Берәр ящиктә йә сандыкта…
Шул вакытлар шундый сагындыра,
Искә алсам, китә исләрем.
Тик укырга куркам ул хатларны –
Яшьлектәге сөю хисләрен.
Без кагылмыйк, әйдә, ул хатларга,
Калсын алар безнең яшьлектә.
Саклансыннар хисләр күңелләрдә,
Саклансыннар хатлар ящиктә.
Кабатланмый тарих кабат-кабат,
Кабатланмый яшьлек ике кат…
Ә хатларга тимик! Без үзебез
Шул яшьлектән килгән ике хат!..
Гарәп илендә
Кала булган ком чүлләре,
Бакча булган барханнар…
Рәхәт чигәләр шушында
Бар шәехләр, бар ханнар.
Югыйсә безнең шикелле
Мөселман адәмиләр.
Бүгенге ул бай шәехләр –
Кичәге бәдәвиләр.
Чүл өстендә – чын могҗиза,
Чүл өстендә – әкият…
Күңелләрендә булгандыр
Ак әкият – ак ният!
Мәңге дә ышанмас идем
Үзем барып күрмәсәм,
Ул әкият ишекләрен
Үзем ачып кермәсәм.
Бик тырышсаң, була икән
Җир өстендә дә җәннәт…
Ни өчендер куйдым шунда
Үз-үзебезне жәлләп.
Ә безнең тормыш инде ул
Ни тәмуг бит, ни җәннәт…
Менә шулай, җәмәгать!
Син – һаман сер
Кларага
Гомер буе сине сөйдем…
Син – һаман сер, син – тылсым.
Син бит миңа, миңа гына
Насыйп булгансың…
Булсын!
Димәк, Ходай үзе кушкан,
Үзе шулай теләгән:
Сине – миңа, мине – сиңа,
Сиңа гына тиңләгән!
Синнән дә матурларны мин
Тапмадым, табалмадым.
Дөресрәге, мин аларны
Эзләп тә карамадым.
Һәркемнең үз матуры бит,
Һәркемнең үз гүзәле.
Синең гүзәллегеңә дә
Йөрәк көчкә түзәле!
Кайчак сөю давыллары
Алсалар да бөтереп,
Дөньяның бар матурларын
Булмый сөеп бетереп.
Матурлар ул меңләгән дә,
Миндә мең йөрәк түгел.
Миңа, җаным, синнән башка
Беркем дә кирәк түгел!
Минем кебекләр, әлбәттә,
Һәркемгә дә эләкми…
Хәер, мин дә синнән башка
Беркемгә дә кирәкми.
Көзләр белән бергә
Көз килгән Сөн буйларына –
Җәйне алыштырып.
Шулай инде…
Табигатьне
Булмый ялгыштырып.
Үземнең Сөн буйларымны
Йөрим караштырып…
Сөндә уйный көзге кояш
Күзне камаштырып.
Сөн буйлары җитдиләнгән,
Яшеллеген җуйган –
Җиде төрле төс җитмешкә
Әйләнгән дә куйган.
Сөн буе кайдан җыйгандыр
Бу кадәрле төсне! –
Бу бит Фаил Зыязовның
Пейзажлары төсле.
Кайттым мин дә Сөн буена
Көзләр белән бергә.
Көзләр белән бергә китәм,
Көзләр белән генә…
Сөн буйлары шулкадәр дә
Балкып торыр икән! –
Миннән соң да мәңге шулай
Матур булыр микән?
Гомер Сабан туе
Гөрләп тора гомер Сабан туе…
Биргән Ходай көннең чуакларын.
Тиздән урак өсте. Авылдашлар
Көйләп куйган инде уракларын.
Челтер-челтер әле чишмәләрем,
Тулып ага әле улакларым.
Авылымның саф суларын эчсәм,
Юыладыр кебек гөнаһларым.
Инеш булган инде чишмәләрем,
Урман булган инде куакларым.
Мине күргәч, елап җибәрделәр –
И талларым минем, елакларым…
Ә авылым, Сабантуйга диеп,
Якыннарын җыйган, еракларын.
Алар арасында Казаннардан,
Уфалардан килгән кунакларым.
Бар мир белән и телиләр миңа
Бәхет-шатлыкларның гел акларын.
Котлаулардан һәм дә мактаулардан
Чыңлап тора минем колакларым.
Тик шунысы гына… Тәгәри бит,
Сүтелә бит гомер йомгакларым…
Бүген исә – гомер Сабан туе…
Искә алмыйк әле ул якларын.
Үзебез!
Бөекләр китеп беткәннәр…
Алмашка килүчеләр
Бик күренми әле, гәрчә
Җитәрлек теләүчеләр.
Шуңа күрә ил алдында
Пакь калсын дип йөзебез,
Бөекләрнең вазифасын
Башкарабыз үзебез!
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Ходай безгә, белмим, нигәдер
Кошлар гомере дә бирмәгән шул.
Яши белсәң җитәр, дигәндер.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Шунсына да шөкер итәбез.
Кыска гына шул бер гомернең дә
Кадерләрен белми китәбез.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Кадерләрен бик тә белерлек.
Һәр сәгате аның санаулы бит,
Һәр сәгате үзе – гомерлек.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Сизелми дә хәтта калына.
Әйтерсең лә гомер учаклары
Бер мизгелгә генә кабына.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Бер сүнә дә кабат кабынмый.
Һәрберебезгә дә кагыла ул,
Шагыйрьләргә генә кагылмый.
Татар
Татар белән изгән Рәсәй,
Татар белән баскан.
Татардан башка булалмый, –
Татар баштан ашкан!
Татар күчмә кошлар кебек –
Ул туктаусыз күчә.
Утлар-сулар кичә татар,
Шахталарга төшә.
Тату булып яши белә
Татар барсы белән:
Үрчетә чит милләтләрне
Татар башы белән!
Күпме милләт карап тора
Татар күзе белән,
Күпме милләт балкып тора
Татар йөзе белән!
Күпме милләт яшәп ята
Татар каны белән,
Үзе – үзбәк, урыс, башкорт…
Татар – җаны белән.
Татарларны үлчи алмый
Бернинди дә бизмән…
Татар белән баскан Рәсәй,
Татар белән изгән!
Каенкаем
Фәридә апа Кудашевага
И Фәридә апакаем,
Син бит безгә апа-каен…
Апакаем-якташкаем,
Зифа буйлы якташ-каен…
Апакаем-җаныкаем,
Үзең – каен, җаның – каен.
Җанлы каен, данлы каен…
Җанны өзә тавышкаең,
Кечкенәдән таныш каен…
Апакаем-моңлыкаем,
Син бит бигрәк моңлы каен…
Саргайта ла сагышкаең,
Сары каен, сагыш-каен…
Күңелләрдә – җырыкаең,
Җырың – каен, җырлы каен…
Җырлый каен, тынмый каен,
Каен, каен, каенкаем…
Шушы инде…
Шушы инде минем туган,
Минем үскән җирләрем.
(Бабамны да, әткәмне дә
Мин шушында җирләдем…)
Шушы инде каеннарым,
Иң якты сагышларым.
(Ишетергә язмасын, дим,
Аларның каргышларын…)
Шушы инде тупылларым,
Шушы инде талларым.
(Бар дөньяга сиптем инде
Мин аларның даннарын…)
Шушы инде якташларым,
Иң газиз кешеләрем.
(Аларның газизлекләрен
Мин яңа төшенәмен…)
Монда бөтен җир әрәмә,
Монда бөтен җир әрем…
Ошады микән, юк микән
Сезгә туган җирләрем?!
Җаныгызда нинди хистер,
Уйларыгызда нидер?
Сезгә, бәлки, монда бар да
Гадәтидер, гадидер.
Миңа гына кадерледер
Туган җирнең бу тәме?..
Туган җирем шушы гына…
Юк, дусларым, бүтәне.
Мин аңлыймын сине…
Марат Ямаловка
Таныдыңмы, Марат, авылыңны,
Сагындыңмы малай чагыңны?
Әйтсәм әйтим инде, тупылларың
Гомер буе сине сагынды.
Сөн суына карап утырасың,
Арыгансың бугай юлдан соң.
Кайттың шул син кырык ел буена,
Кырыкмаса кырык елдан соң…
Син үзгәрдең микән, авыл микән?
Үзгәргәнме әллә дәверләр?
Ансы инде бик мөһим дә түгел…
Бәргәләнә тәк тә бәгырьләр.
Сиздермәскә генә тырышасың,
Күзләреңдә синең – моңсулык.
Әткәйләрнең яшьлек сагышы ул…
Бездә дә бит сагыш, моң шул ук.
Нишлисең бит, язмыш туган җирдән
Алып китте безне аерып.
Тамырларыбыздан тартып алды,
Каерыплар алды, каерып.
Безнең сәйяр язмыш беткән инде
Башка яклар белән бәйләнеп.
Авыллардан китү берни түгел,
Кайтулары авыр әйләнеп.
Без дә китеп бардык… Авылыбыз
Яшәп яткан була безсез дә.
Юк, кирәкми, берни әйтә күрмә!
Мин аңлыймын сине сүзсез дә.
Без дә яздык…
Без дә яздык…
Бу дөньяның
Күпме көйләрен боздык.
Белмим шул, эреде микән
Күңелләрдәге бозлык?..
Без дә яздык…
Без язганнан
Беркем дә үзгәрмәде.
Һәркемнең үз дөньясы шул,
Һәркемнең – үз гамьнәре.
Ни язганын,
Ник язганын
Күңел беләмени ул…
Без дә яздык, язган булдык…
Язу беләнмени ул?!
Чыгар идем очып…
Тын кысыла палатада,
Үзе тынчу, кысык.
Күкрәк чәнчеп-чәнчеп куя,
Йөрәк куя кысып.
Утырам мин, Тукай кебек,
Үз-үземне кочып.
Ачык булса, тәрәзәдән
Чыгар идем очып.
Салкын бәрер диеп куркам –
Ташлар идем ачып…
Тырышсаң да булмыйдыр шул
Үз-үзеңнән качып.
Мәхәббәт яшькә карамый
Мәхәббәт яшькә карамый,
Мәхәббәт хискә карый.
Яратуның гөнаһы юк –
Кайчан сөйсәң дә ярый.
Карамый ул картлыгыңа,
Карамый яшьлегеңә.
Мәхәббәтнең яше булмый –
Була күз яше генә.
Мәхәббәт ул сайлап тормый
Олысын да, яшен дә:
Мәхәббәт ул һәр гашыйкның,
Һәркемнең үз яшендә.
Үзеңә насыйп мәхәббәт –
Сиңа ничә тулса да –
Килә ул, килә барыбер,
Килә кайчан булса да.
Көзге яфрак
Каеным, бер яфрагыңны
Бир әле үземә.
Яфраклар бит берәм-берәм
Болай да өзелә.
Истәлеккә берне генә
Өзим әле үзем.
Хәтерләтеп торыр иде
Гомеремнең көзен…
Көзге яфрак учларыма
Үзе очып төште.
Сары яфрак салкын иде…
Ә учларым пеште.
Төн утырып шигырь язам
Төн утырып шигырь язам
Гомер булмаганны.
Юк иде әле күңелнең
Болай дулаганы.
Күзләремнән йокы качты,
Хисләр күккә ашты.
Мөлдерәмә тулы күңел
Түгелде дә ташты.
Әллә инде гашыйк булдым,
Әллә инде картлык…
Минем яшьтә хисләнергә
Ярамыйдыр артык.
Әллә ни булды күңелгә –
Шундый иде элек…
Төн утырып шигырь язам,
Малай-шалай кебек.
Кычыту
Телгә әллә ниләр килә –
Тел кычытып тора.
Бер кычытса ярар иде,
Гел кычытып тора!..
Иң асыл сүзләрен илһам
Гел очыртып тора.
Шигырь итеп язмый булмас –
Кул кычытып тора!..
Минсез генә…
Ә урамда – шундый якты көзләр, –
Якты көздән калыр якты эзләр.
Палатада җәй дә, кыш та түгел,
Тик барыбер көздә, көздә күңел…
Гомерләрне сүтеп бара көзләр,
Бәгырьләрне өтеп ала көзләр.
Җилфер-җилфер итеп бара көзләр,
Сизелми дә бетеп бара көзләр.
Сары көзләр, соры, кара көзләр…
Минсез генә китеп бара көзләр.
Акчарлаклар дәшә мине
Диңгезләрне буйлап кына,
Уйнап кына, очып кына
Минем бүлмәм балконына
Акчарлаклар очып куна.
Дәшә мине акчарлаклар
Бергә-бергә очыйк, диеп,
Биек-биек киңлекләрне
Бергә-бергә кочыйк, диеп!
Акчарлаклар арасында
Очар идем мин үзем дә.
Бәхеттер ул – оча алу,
Рәхәттер ул – күк йөзендә!
Мин, әлбәттә, очар идем
Акчарлаклар ише генә…
Юк шул инде, оча алмам –
Мин бит бары кеше генә.
Шигырь чоры
Тагын шигырь чоры килә –
Бигрәк моңсу чорлар.
Көзге көннәр күңелемне
Тагын моңга чорнар.
Көз үткәнче бертуктаусыз
Әрнер инде җаным –
Хәтерләмим дә мин аның
Әрнемәгән чагын.
Торам менә хисләремне
Чак-чак кына тыеп.
Шулкадәр хис җырга гына
Бетәме соң сыеп?
Язылмаган күпме шигырь,
Күпме җырлар көтә.
Җырлар булып кошлар китә,
Җанны өтә-өтә.
Болай да нәзек күңелне
Көзләр өзә инде…
Тагын шигырь чоры килә –
Кәгазь түзә инде.
Син бит мондый түгел идең…
Әйтәм сиңа чын күңелдән,
Әйтәм сиңа чынын:
Чишендерсәң, кызлар кебек
Әле буең-сының.
Син чын ханбикә шикелле,
Шәпләп киендерсәң.
Сылуланыплар китәсең,
Шулай сөендерсәң.
Йөзләрең китә ачылып,
Кершән-фәлән сөртсәң,
Бит очыңа матур итеп
Берәр миң дә төртсәң.
Әгәр дә буяп җибәрсәң,
Чәчләрең дә кара –
Чәчләреңне яшь чактагы
Кебек итеп тара!
Син бит мондый түгел идең
Хәтта кыз чагыңда…
Син дип кабат янам инде
Сөю учагында!
Елатма инде Әнкәйне…
Зөһрә Сәхәбиевага
Бик ярата сине Әнкәй,
Сиңа гел сәлам юллый…
Сине тыңлый да елый ул,
Сине тыңлый да елый.
Үзебез дә күп елаттык,
Елатасың инде син.
Син бит аның ниләр уйлап
Елаганын белмисең…
Кайгыдан күп елады ул,
Хәзер инде – шатлыктан.
Елап туйгач, сиңа рәхмәт
Укыйдыр ул актыктан.
Шәммәттә дә җырладың син,
Елаттың бар авылны.
Син җырлаган минутларда
Сөн моң булып агылды…
Әнкәй синең җырлавыңны
Төшерә искә һаман.
«Зөһрәгә син сәлам әйт, – ди, –
Яшәсен исән-аман!»
…Ул елый башлый Казаннан
«Әнкәй» не җырлатканда.
Елатма инде син аны,
Җиткән без елаткан да.
Әверелеш
Тәрәзәдән көзне күзәтәмен,
Әллә инде көзне тизләтәмен?!
Үзгә бүген – җаным, үзгә – тәнем:
Җаным белән көзне үзгәртәмен.
Ә көз һаман китми – суза әле,
Йөрәк кенә никтер сыза әле.
Әле генә коры һава иде,
Инде менә яңгыр ява инде.
Бөтен дөнья үзгәрде дә куйды.
Табигать тә көз булудан туйды.
Ничек ышанмыйсың тылсым барга?! –
Әйләнде дә куйды яңгыр карга…
Беренче кар ява уйный-уйный,
Тик күңелем әле кышны тоймый…
Яңа карлар чагылдыра күзне…
Карап торам уйлый-уйлый көзне.
Йөрәгемнең кысылган бер чагы,
Көз һәм кышның кушылган бер чагы…
Тәрәзәдән күзәтәм мин тышны.
Көзне түгел инде – яңа кышны.
Күңелләр нечкәргәндә…
И туган якның якынлыклары,
Басуларының алтынлыклары.
Туган ягымның моңсулыклары,
Тын сулыклары, уйсулыклары.
Сөн буйларының гүзәллекләре,
Үзәкләреңне өзәрлекләре.
Агымнарының и тизлекләре,
Дулкыннарының җитезлекләре,
Туган ягымның күркәмлекләре,
Яланнарының иркенлекләре.
Офыкларының алыслыклары,
Һәр түмгәгенең танышлыклары…
Якташларымның ябайлыклары,
Күңелләренең, әй, байлыклары…
И Әнкәемнең сабырлыклары,
Идәннәренең сарылыклары,
И йөзләренең яктылыклары,
Ризыкларының татлылыклары…
И балачакның үксезлекләре,
Хыялларының чиксезлекләре…
И бу хәтернең истәлекләре,
И бу күңелнең нечкәлекләре…
Яши алмыйм синсез…
Көнем ямьсез, суым тәмсез –
Синсез миңа кыен.
Җитми миңа синең җылың,
Җитми синең куен.
Мин сиңа бик тә мохтаҗмын,
Син миңа бик кирәк.
Синең кебекләр юктыр ул,
Булса да, бик сирәк…
Дөньяда үз тиңең кирәк,
Яшәп булмый тиңсез.
Мин дә менә бер минут та
Яши алмыйм синсез.
Син белеп тор: икебезнең
Мәхәббәттән башка
Әйләнермен мин тимергә,
Йә булмаса ташка.
Мин дә әүлия түгелдер,
Бардыр төрле ягым.
Тик сиңа бит таш кирәкми –
Ярат мине, җаным!
Тагын салкыннар башлана…
Тагын салкыннар башлана…
Тагын шул урыс кышы –
Урысның шул озын кышы,
Корычтай кырыс кышы.
Тагын салкыннар башлана…
Үзәкне өзә торган,
Җилекләргә җитә торган,
Шулай да түзә торган.
Тагын салкыннар башлана…
Сизәм шәһәр халкыннан.
Өшеп-туңып үтте гомер,
Баш чыкмады салкыннан.
Тагын салкыннар башлана…
Кайчан гына яз иде.
Җиле салкын, иле салкын…
Ни язсаң да, аз инде.
«Тормыш булсын өчен…»
Тормыш булсын өчен,
Галәм кирәк.
Галәм буш булалмый –
Гавам кирәк.
Гавам булсын өчен,
Җир дә кирәк,
Һәр кешегә Туган
Ил дә кирәк.
Туар өчен, туган
Өй дә кирәк.
Туган өйдә туган
Көй дә кирәк.
Иң мөһиме, җылы
Кочак кирәк –
Галәмдәге шул бер
Учак кирәк!
Биләр
Биләрдә уйный көзге җил,
Зыңлый көзге көйләр.
Тирә-юньне элек монда
Биләгәндер Биләр…
Монда болгар батырлары
Алышкандыр билләр.
Тамашаны карагандыр
Падишаһлар, биләр.
Булгандыр алар акыллы
Йә булгандыр юләр…
Кайнагандыр монда тормыш,
Кайнагандыр Биләр!
Ташка калган таш калалар,
Җырга калган илләр…
Булмагандыр да шикелле
Бөек шәһре Биләр.
Татарны тарих иләге
Тагын күпме иләр?
Иләнгән дә, игәлгән дә,
Имгәнгән дә Биләр…
Борынгы чал җилләр генә
Уйный синдә, Биләр…
Көтә безне нинди җилләр,
Дәшә безне ниләр,
Биләр?..
Яңа ел тосты
Тагын бер ел гомер иттек –
Тагын бер ел үтте.
Озын булыр кебек иде –
Сүтелде дә бетте.
Шул бер елда игелекләр
Күпме кылганбыздыр?
Ниләр эшләгәнбездер дә
Ниләр кырганбыздыр?
Дөнья безне утларга да,
Суларга да салды.
Тау кадәрле эш эшләнде,
Тау кадәре – калды.
Иске еллар истәлеккә
Артта кала бара.
Гомерләр генә ел саен
Гел кыскара бара.
Тик гомерләр кыскара дип
Ятыйкмыни елап?
Соңгы Яңа елыбызга
Ерак әле, ерак!
Тагын ничә ел язгандыр? –
Ходай белә ансын.
Язганнары килә торсын,
Искеләре – калсын.
Биргәненә шөкер итик
Һәм кадерен белик!
Беребезгә беребез тик
Куанычлар телик!
Моннан соң да бергә-бергә
Гомер итик гөрләп!..
Мин сезгә дип тост күтәрәм!
Һәм күрсәтәм үрнәк!
Җырладың син «Каһым түрә»не
Кадим Аралбайга
Син касәңне тотып җыр башладың…
Без тыңладык сине кинәнеп.
Сөн буйлары китте иркенәеп,
Күз аллары китте киңәеп.
Борынгы моң ничек чыга диген
Юка гына шушы гәүдәдән.
(Кая инде безгә – шагыйрьләргә
Алып батырга хас дәү бәдән?)
Ә җыр ага, нәкъ Сөн кебек ага,
Үзе ят та, үз дә, таныш та.
Әй Аралбай, әй борынгы башкорт,
Күпме моңдыр синең тавышта?
Башкорт моңнарының кайнарлыгы
Күңелләрне алды пешереп.
Хан тавы да баш калкытып куйды,
Тарихнымы искә төшереп?
Илеш кенә түгел, Актаныш та
Тынып калды башкорт моңыннан.
Чакыру дип белеп, япь-яшь колын
Чабып килеп җитте болыннан.
Сөн буеның карт бер бөркете дә
Туктап калды очкан җиреннән.
Хәтта Сөн дә дулкынланып алды
Шул бөркетнең канат җиленнән.
Ә аннары бер мизгелгә генә
Агуыннан туктап тыңлады.
Үзең җырлап бетергәннән соң да,
Синең җырың озак тынмады.
Җырың дәвам итте… Шуңа күрә
Кул чабарга хәтта кыймадык.
Моңнарыңны бүлдерербез диеп,
Өлгерербез диеп уйладык.
Татар белән башкорт өнсез калып
Тыңладылар сине, күр әле…
Сөн буенда, Шәммәт тау башында
Җырладың син «Каһым түрә»не.
Бүленмәсен төшләрең
Сып-сылу булып йоклыйсың
Син, үз-үзеңне кочып,
Яп-ялангач тезләреңне
Күкрәкләреңә кысып.
Тып-тын гына тын аласың,
Син нәкъ песи баласы.
Шул чагында чәчләреңнән
Килә сыйпап аласы.
Йөзеңдә нурлар уйнаклый,
Алсуланган бит уртаң.
Бер үбеп алыр идем дә…
Уятырмын дип куркам.
Тып-тын торам…
Чак-чак кына
Ачык калган түшләрең.
Мине күреп ятасыңдыр,
Бүленмәсен төшләрең.
Яшем генә олырак…
Сабыйларның йөзе якты,
Сабый чакның юлы ак!
Мин дә шулар төсле сабый –
Яшем генә олырак.
Алар белән рәхәт миңа,
Алар барда җылырак.
Мин дә шулар төсле малай –
Яшем генә олырак!
Алар белән гомеребез
Бәхетлерәк, тулырак.
Мин дә шулар төсле бала –
Яшем генә олырак.
Наҗар Нәҗми минем бәйрәмемдә…
Мин аны бик көткән идем,
Көткән иде Илеш…
Килеп төште бәйрәмемә
Ул авырган килеш.
Ә килгәчтен, күз тимәсен,
Үзгәрде дә китте.
Минем төсле яшьрәкләрнең
Борынына чиртте.
Хисләре сыймый эченә,
Ургып чыга, ташып:
Җибәрде ул күлмәгенең
Изүләрен ачып.
Сөн суында басып тора…
Чәчләре ак, көмеш.
Бер ягында – Актаныш та,
Бер ягында – Илеш.
Кайсы якка карарга да
Белми тора басып.
Кайсы якка караса да,
Кочаклары – ачык!..
Әллә инде иләсләнеп,
Әллә инде арып,
Бездән дә яшьрәк каенга
Сөялде ул барып.
Кереп китте каенлыкка,
Туйды бугай сүздән.
…Шигырь язып йөргән икән,
Качып кына бездән.
Сабантуйда Наҗар Нәҗми
Туйганчы туй итте:
Бабай булып килде дә ул,
Малай булып китте.
Син әле дә матур…
«Яшь чагымда мин дә матур
Булганмын икән!» – дисең.
Шулай булырга тиеш ул –
Юкка китмәсен исең.
Син әле дә бик матур бит –
Елмаеп кал, көлеп кал!
Бу көннәрең кире кайтмас –
Кадереңне белеп кал!
Алтмышта да әйтәчәксең:
«Бигрәк сулганмын икән…
Мин әле илле яшьтә дә
Матур булганмын икән!»
Томан
Иртә таңнан бар дөньямны
Томан алды томалап.
Әйтәм аны кичәдән үк
Тора иде томанлап…
Томан гына – күз алларым,
Томан гына – башларым.
Томалана башладым мин,
Тын алалмый башладым.
Томаннарны ерып барам…
Адашмаска тырышып,
Томанны да, дөньяны да,
Үземне дә орышып.
Күтәрелми дә, төшми дә,
Таралмый да бу томан.
Томан кыса, тынны кыса –
Йөрәгемә тотынам.
Куе томан…
Чыгу юлын,
Белмим, кемнән сорармын.
Томаннарны ерып барам –
Кая барып чыгармын?..
Булалмадым…
Мин Тукай була алмадым –
Бик яшьли үләлмәдем,
Ватанымны вә халкымны
Даннарга күмәлмәдем…
Мин Тукай була алмадым,
Туфан да булалмадым.
Туфан сөргенгә сөрелгән –
Мин анда булалмадым…
Мин Тукай була алмадым,
Такташ та булалмадым,
Хәтта лауреат билгесен
Таккач та булалмадым…
Мин Тукай була алмадым,
Җәлил дә булалмадым.
Батырлык мәсьәләсендә
Әллә ни кыралмадым.
Белмим, нишләр идем икән
Мин Алар урынында…
Роберт Миңнуллин булу да
Бик авыр әле монда.
Патша хатыны син…
Акчам булса, сатып алыр идем
Синең өчен алтын-көмешләр,
Алып бирер идем асылташлар…
Миннән башка аны кем эшләр?
Бик килешә сиңа читек-кәвеш,
Иң модалы плащ-пальтолар,
Затлы беләзекләр һәм йөзекләр,
Асыл туннар, ягъни мантолар.
Иңнәреңә мамык шәл ябынсаң,
Киеп алсаң затлы эшләпә,
Ким дигәндә, патша хатыны син! –
Менә кием нәрсә эшләтә…
Бар ир-атның һушын аласың син
Кичәләрдә кичке күлмәктән.
Тик белмиләр алар: син сылурак,
Син матуррак эчке күлмәктән.
Кыш кына…
Сер бирмәгән төсле булсам да мин,
Әй өзелә үзәк-үзәгем.
Әллә дөнья шулай өзә инде,
Әллә инде үзем өзәмен…
Бүген торсам, ап-ак булган дөнья –
Палата да ап-ак, урам да.
Аклык күчә җанга – тәрәзәдән
Ак урамга карап торам да.
Шушы аклык, шушы кышкы сафлык
Сагындыра иде еш кына…
Өметсезлекләрдән мине фәкать
Йолып алыр шушы кыш кына.
Мин яшьлеккә кайткан кебек булдым
Исертте дә, иләсләндерде дә,
Тилертте дә кызу кочагың.
Сылуланып, тулыланып киттең…
Искә төште сылу кыз чагың.
Мондый чагың синең сирәк була:
Син яшәреп киттең, яшәреп.
Мондый хәлдә безгә яратышып
Яшәрлек тә әле яшәрлек!
Син бәхеттән елагансың бугай,
Яшьләреңне сөртмәгәнсең дә…
Мин яшьлеккә кайткан кебек булдым,
Ә син әле китмәгәнсең дә.
Шулай булырга кирәк!
Инде беләм: бу тормышта
Усал булырга кирәк.
Хәтта иң усалларга да
Мисал булырга кирәк.
Тыйнакларга көн юк бездә, –
Әрсез булырга кирәк.
Чукынып китсен дөньясы! –
Гамьсез булырга кирәк.
Мөлаемлык кирәк түгел, –
Кырыс булырга кирәк.
Нечкә күңел белән авыр –
Корыч булырга кирәк.
Моңлыларга яшәү кыен, –
Моңсыз булырга кирәк.
Тизрәк баеп калыр өчен,
Комсыз булырга кирәк.
Бакыр булсаң да, мөнбәрдә
Алтын булырга кирәк.
Безнең халык ышана ул –
Болтун булырга кирәк.
Кеше төсле яшим дисәң,
Карак булырга кирәк!
Кирәк, ләкин азрак кына
Саграк булырга кирәк!
Гомумән, шәп кешеләрдән
Ерак булырга кирәк.
Иң әйбәте, бу дөньяда
Дурак булырга кирәк!
Ә мин дурак булалмадым…
Бик аңлыйм – бик тә кирәк!
Ләкин дурак булыр өчен,
Баш җитми – акыл кимрәк.
…торам
Мин барсын да күреп торам,
Барсын да белеп торам.
Мыегым астыннан гына
Елмаеп-көлеп торам.
Кайчагында башларымны
Юләргә салып торам.
Башкалар кылган гамәлдән
Гыйбрәтләр алып торам.
Карап торам, тыңлап торам,
Мыекка чорнап торам.
Үзем дә түзем инде, әй, –
Дәшмичә чыдап торам.
Барсын да аңлап торам мин,
Барсын да сынап торам…
Дәшмичә күпме түзәрмен
Дип, авыр сулап торам.
Ял
Мәшәкатьләр өйдә калды,
Бар борчулар – Казанда.
Сиңа кирәк ял итәргә,
Миңа – нидер язарга.
Үзебез – диңгез буенда,
Уебыз – өебездә.
Балаларны кайгыртабыз
Диңгездә көебезгә.
Өс-башлары бөтен микән,
Тамаклары тук микән?
Тәртипләре әйбәт микән,
Борчулары юк микән?
Акчалары калды микән,
Ничек яшиләр икән?
Ник шалтыратмыйлар икән,
Нигә дәшмиләр икән?..
Көннәрне санап барабыз,
Ял беткәнне көтәбез.
Кайту турында уйлыйбыз –
Янәсе, ял итәбез!
Менә шундый ил инде!
Кычкырасың – ишетмиләр…
Чукраклар иле.
Күрсәтәсең – юк, күрмиләр…
Сукырлар иле.
Сорыйсың – җавап бирмиләр…
Телсезләр иле.
Сыныйсың – дога белмиләр…
Динсезләр иле.
Исерекләр һәм угрылар,
Юләрләр иле…
Башкалар күптән гарьләнеп
Үләрләр иде.
Алмаз улыма
Син һаман да миңа бала әле,
Син дип йөрәк һаман яна әле!..
Мин тырыштым кулдан килгән кадәр,
Мин өйрәттем сине… белгән кадәр!
Тик барсын да эшләп калалмадым,
Бу тормышның җаен табалмадым…
Мин дигәнчә генә булмады шул,
Юлларым да кайчак уңмады шул…
Минем белән тормыш вакланмады,
Өметләрнең күбе акланмады…
Шатлыгыма күпләр шатланмады,
Тик намусым, шөкер, тапланмады…
Без мәңгелек түгел беребез дә.
Бер китәрбез без дә… йөрербез дә.
Бөтен дөнья сиңа кала инде.
Дөнья авыр… Үзең кара инде!
Шундый чаклар була…
Сагынган чаклар була…
Сагышлардан канатларым
Салынган чаклар була.
Җилкенгән чаклар була…
Салынган канат белән дә
Җилпенгән чаклар була.
Калкынган чаклар була…
Канаган канат белән дә
Талпынган чаклар була.
Кагынган чаклар була…
Канатсыз да очарга көч
Табылган чаклар була!
Кышкы сукмак. Кышкы кош
Тап-тар сукмак, карлы сукмак…
Сукмак – ап-ак, кар – шома.
Көтмәгәндә нәни бер кош
Очып төште каршыма.
Әй карый ул кызыксынып,
Карый миңа үрелеп.
Әй ул кошның нәфислеге,
Әй андагы терелек!
Шушы кошчыкны күргәчтен,
Киттем мин дә терелеп.
Юкса туңып йөрим менә
Кышкы тунга төренеп.
Болай булгач, бирешмимен,
Юк әле, юк, үлмимен!
И кошкаем, дәшәр идем,
Исемеңне белмимен.
Туңасыңдыр!
Син бит минем
Йөрәгем кадәр генә.
Җылытырмын сине, кошым,
Тоттырсаң әгәр менә.
Кошчык күзгә карады да
Очып китте җил кебек…
Күңел калды иләсләнеп,
Йөрәк калды җилкенеп.
Кай арада үстең әле?
Кызым Таңсылуга
Кай арада үстең әле?
Әйт әле, син ничәдә?..
Синең үскәнеңне, кызым,
Калганмын сизмичә дә.
Ышанасым килми хәтта
Шулай тиз үскәнеңә –
Кайчан гына әле синең
Бишектән төшкәнеңә.
Үскәнсең инде, үскәнсең –
Мине дә уздыргансың.
Талчыбыктай зифа буйлы
Сылу бер кыз булгансың.
Миңа карыйсыңдыр инде
Биектән, өстән генә…
Ә мин сиңа карыймын да
Сокланам эчтән генә.
Син – минем акыллы кызым,
Син – минем берләч кызым.
Дөньяларым яктыра, син
Елмайгач-көлгәч, кызым.
Тыңлаучан кызым син минем,
Кайчак – үзсүзле кызым.
Таңнар төсле алсу йөзле,
Ямь-яшел күзле кызым.
Сөйләшкәндә, серләшкәндә,
Мин сине аңлыйм кебек,
Кайчагында аптырыйм да –
Аңлый да алмыйм кебек.
Төн төсле серле кызым син,
Көн төсле ачык кызым.
Матур булып, матур итеп
Яшәргә ашык, кызым!
Бәхетеңә ашык, кызым,
Алларыңа кара да!..
Шулай да әйт әле, кызым,
Үстең син кай арада?
Кырымның көньяк ярлары
Кырымның көньяк ярлары:
Үзе ят та, таныш та.
Ялда ятам – янда гына
Ялта, Форос, Алушта…
Кырымның көньяк ярлары…
Килсәң, борчулар бетә.
Гомер буена шушында
Яшәүчеләр бар бит, ә?!
Кырымның көньяк ярлары…
Гөл-бакчалар иңләгән.
Шагыйрьләр бу урыннарны
Гел җәннәткә тиңләгән.
Кырымның көньяк ярлары…
Калырлык шул гаҗәпкә!
Ярар иде… үлгәчтен дә
Эләксәң бу җәннәткә.
Төнге диңгез
Сыендырды безне төнге диңгез,
Ай яктыртып торды йөзеңне.
Су кызы дип, диңгез кызы диеп
Хис итәсеңдер син үзеңне.
Төнге диңгездә без бер кайгысыз
Ике дельфин кебек уйнадык.
Бу мизгелдә – төнге бу диңгездә
Бер без генәдер дип уйладык.
Төнге рәхәт диңгез. Икебезнең
Бәхетебез бүген бертигез…
Икебезгә җитә бер айлы төн,
Икебезгә җитә бер диңгез.
Ике йөзем
Түшләреңдә синең ике йөзем…
Йөземнәрдә генә ике күзем.
Йөземнәрне ничек кенә өзим –
Авыз итми ничек кенә түзим?
Түшләреңдә синең ике йөзем.
Йөземнән дә татлыдыр син үзең…
Яшик әле!
Яшик әле!
Бу дөньяда
Ниләр генә булмасын! –
Йөрәк кенә сынатмасын,
Йөрәк кенә тынмасын!
Яшик әле!
Тартып бара
Атлар гомер арбасын! –
Атлар гына абынмасын,
Атлар гына армасын!
Яшик әле!
Күңелләрдә
Сөю генә үлмәсен! –
Ярлар гына янда булсын,
Хисләр генә сүнмәсен!
Яшик әле!
Халкым гына
Бүтән афәт күрмәсен!
Исән генә була күрсен,
Хәсрәт кенә белмәсен!
Син нигә шундый чибәр?
Күзләрең серле елмая,
Күңлеңдә синең ниләр?..
Син нигә шундый серле соң,
Син нигә шундый чибәр?
Синең бер елмаюыңнан
Ямьсезлек артка чигәр…
Син нигә шундый сөйкемле,
Син нигә шундый чибәр?
Карама усал иттереп –
Югыйсә гайрәт чигәр…
Син нигә шундый тәкәббер,
Син нигә шундый чибәр?
Синең белән кем чиләнер,
Кем генә рәхәт чигәр…
Син нигә шундый хәйләкәр,
Син нигә шундый чибәр?
Килмәсен сиңа картлыклар,
Тимәсен сиңа чирләр…
Нигә син шундый акыллы,
Нигә син шундый чибәр?
Очты да китте бер Күңел
Софья Гобәйдуллинага
Очты да китте бер Күңел…
Ул инде безнеке түгел.
Ул шул инде читләрнеке…
Ирек сөйгән ул Күңелне
Читлекләргә бикләрлекме?
Очкан күге – чит илләрдә,
Йөзгән күле – чит җирләрдә…
Кайчакларда очып кына
Иленә дә килеп китә –
Җилпенгәндә, канат җиле
Күңелләргә тиеп китә…
Саллар акмаслар инде…
Саллар акмаслар шул инде,
Саллар акмаслар инде…
Агыйделнең ярларын да
Саллар какмаслар инде.
Саллар акмаслар шул инде,
Саллар акмаслар инде…
Егетләр сал өсләрендә
Учак якмаслар инде.
Саллар акмаслар шул инде,
Саллар акмаслар инде…
Салда барган егетләргә
Кызлар бакмаслар инде.
Саллар акмаслар шул инде,
Саллар акмаслар инде…
Элеккечә алсу булып
Таңнар атмаслар инде.
Саллар акмаслар шул инде,
Саллар акмаслар инде…
Алар агып кына китә –
Кабат кайтмаслар инде.
Саллар акмаслар инде…
Котылу юк сездән!
Сездәй хатын-кызлар бездә генә,
Сездәй хатын-кызлар беркайда юк.
Сезне яратабыз, әмма ләкин
Сезне яратудан бер файда юк.
Сезнең үткен, ут, мут карашыгыз
Телебезне безнең бәйләндерә.
Йөрәкләребезне җилкендерә,
Башыбызны безнең әйләндерә.
Әйләндерсә генә ярар иде,
Югалттыра кайчак башыбызны.
Оныттыра бөтен дөньябызны,
Оныттыра ашар ашыбызны.
Рәхмәт инде – безне аздырасыз,
Аздырасыз безне, туздырасыз.
Күзебезне безнең кыздырасыз,
Акылларыбыздан яздырасыз.
Нилектәндер, безнең җаннарыбыз
Сезнең чибәрлектән эреп китә.
Төп-төз генә барган җиребездән
Кыек юлга алып кереп китә.
Һәм чирләргә безне сабыштыра –
Безне гүя пәри алыштыра.
Сезнең хакка күпме утлар кичтек,
Башка яратмам, дип антлар эчтек.
Сүзебездә ләкин торалмадык,
Сездән башка берни кыралмадык.
Сез, ахрысы, пәри затыннандыр,
Сез иблискә, ахры, сатылгандыр…
Ничек итсәгез дә итегез лә,
Чукыныплар гына китегез лә…
Без картайган саен сез матуррак,
Без бөкрәйгән саен сез турырак.
Сез – һаман да матур, чибәр, гүзәл,
Бу йөрәкләр, белмим, күпме түзәр?!
Котылу юк сездән үлгәндә дә,
Сезсез булмас, ахры, гүрләрдә дә.
Рәхмәт инде – газап чиктердегез,
Кирәк чакта гашыйк иттердегез,
Бик кыланып тормадыгыз алай –
Кочтырдыгыз һәм дә үптердегез.
Кирәк чакта юлдан яздырдыгыз,
Чама белеп кенә аздырдыгыз.
Рәхмәт сезгә, инде азып туйгач,
Шушы шигыремне яздырдыгыз.
Мин төн буе сине уйлап яттым
Мин төн буе сине уйлап яттым,
Күзләремә йокы кермәде.
Сине уйлаганны Ходай күрде,
Аннан башка беркем күрмәде.
Мин төн буе сине уйлап яттым,
Йөрәгемне кысып учыма.
Сине уйлап яттым – уйларымның
Чыга алмадым мин очына.
Мин төн буе сине уйлап яттым,
Тик син генә булдың җанымда.
Төннәр хәзер шундый озын икән –
Син булмагангадыр янымда.
Мин төн буе сине уйлап яттым:
Ходай сине үзе сакласын!
Сине уйлап мин туймадым әле –
Таң атмыйча торсын, атмасын!
Мин төн буе сине уйлап яттым,
Ә шулай да таңны аттырдым.
Сине уйлап, сине генә уйлап,
Таңнар белән мин дә яктырдым!
Җәйнең бер көне
Җәйнең бүген кыл уртасы,
Җәе тора чыңлап.
Җәйнең шушы эссе көне
Җәннәт төсле! Чынлап!
Җәй уртасы җем-җем итә,
Җәй уртасы гөжли.
Монда бар да хәрәкәттә,
Бар да нидер эзли.
Кырмыскалар, бал кортлары
Тотынганнар эшкә.
Чикерткәләр сикерешә,
Килеп төшә өскә.
Менә нәфис бер күбәләк
Килеп кунды чәчкә.
Гүя мин дә бер үсемлек,
Гап-гади бер чәчкә.
Йә булмаса, бер камка мин,
Ямь-яшел бер үлән.
Шуларның берсе икәнне
Мин үзем дә беләм.
Һәр үләннең үз бөҗәге,
Һәрберсе бер бизәк.
Аларга ят тоеладыр
Минем кебек бөҗәк…
Истән чыкты фани дөнья,
Онытылды кышлар.
Сайрашып ага чишмәләр,
Челтериләр кошлар.
Ул кошларның көйләрен мин
Беләм инде яттан…
Бер хәсрәте юк кешедәй,
Рәхәтләнеп ятам!
Бу җырым – мәхәббәт хакында
Очабыз без ерак-еракка
Сөюнең канатлы атында.
Өзелеп яраткан чагында
Без күкнең җиденче катында.
Мәхәббәт булмый ул еракта,
Булмый ул диңгезләр артында.
Эзләмик без аны ерактан –
Мәхәббәт ул янда, якында!
Сөябез үзебезнекен дә,
Сөябез кайчакта ятын да –
Янсак та янабыз бары тик
Мәхәббәт исемле ялкында.
Янабыз, көябез, сөябез –
Күңелдә мәхәббәт талпына!
Барсы да мәхәббәт хакына!
Бу җырым – мәхәббәт хакында!
Бик кирәк булсам…
Арагызда гел булалмам,
Китәрмен беркөн…
Китүемне, бәлки әле,
Сизмәс тә беркем.
Мин булырмын сез белмәгән
Чит-ят якларда.
Бәлки, кайтып та йөрермен
Мин кайчакларда.
Югалтмагыз, арагызда
Бик сирәк булсам…
Шигырьләремнән табарсыз,
Бик кирәк булсам.