Ücretsiz

Шигырьләр / Стихи

Abonelik
Okundu olarak işaretle
Alıntılar 1

Минем төн Караңгы һәм дә таңы ерак, Уты сүнгән җәһәннәм – минем төн, Олы кайгы, олы хәсрәт Һәм эч пошу тулы гел минем төн. Минем төн озын, минем төн кара, Күрмим хәят 49 , тирәм дөм караңгы, Караңгы хәтта янган шәмем, Караңгыдан рухым да каралды. Караңгы һәм тар бар күк асты, Тапмый күңлем бер карар һичкайда, Карыйм да күккә, очарга уйлыйм, Уйлыйм, әмма күрмим нур һәм ай да. Нурсыз ул, нурсыз йолдызлар да, Хәят беткән, җаны юк таңның да, Торам да карыйм, юк, таң атмый… Янам, көям, сызланып, кайгымда. Егылам да егълыйм, саташам шуннан, Кешеләр чорный тирәмне өемдә, Рухлары фахиш, кара эч бар да, Күрми идем эчләрен өнемдә. Кәриһ 50  дә ямьсез тавышлары, Йөрәк яргыч сөйләшкән сүзләре, Нәфасәт 51  хисен хурлап тора Килеш-килбәт, буй-сын һәм үзләре. Көләләр шулар, сөйләшәләр, Гакыл, мәгънә юк сүз һәм эшендә,

0