Kitabı oku: «Яралы кош авазы / Крик раненой птицы», sayfa 2
– Әйе, – диде Рәшидә. – Борынгылар кушаматны бик белеп биргән! Ул юньсез бәндә исәнме әле, Маһруй?
– Ул адәм актыгына таш булсынмыни! Ни төрле асыл ирләр сугыш кырында ятып калды. Авылдан киткән һәр өч ирнең берсе кайта алмады бит! Исәннәренең дә кайсысы кулсыз, кайсысы аяксыз…
– Моңа берни дә булмаганмы?
– Сугышка бармады бит ул, апай! Бармады.
– Ничек бармады?
– Сугыш башланган дигән хәбәрне ишетүгә телсез калды!
– Ә-ә, – дип ачылган авызын яба алмый торды Рәшидә. – Шулай да була микәнни?
– Була икән, апай җаным. Була икән. Райунда брачлар да караган. Кеше кинәт курыкса, шулай телсезләнеп калуы мөмкин, дип әйткәннәр.
– Һаман шулай телсезме?
– Э-э, итәрсең телсез! Телле, бик оста телле. Сугыш бетүгә, теле ачылды. Елгабашта әллә кем булып яшиләр. Ат кирәк булса, алар янына барасы. Габделхәй белән Габделмән исемле малайлар атлар карый. Хөснетдин исемлесе көтү көтә. Бәйрәм саен аларны мактыйлар инде, бүләклиләр… Косасылар килә. Түрәләргә ярыйлар шул. Гатаның телсезлеген дә райун милициясе махсус оештыргандыр, дим мин. Авыл кешеләре турында хәбәр биреп торырга, дим…
– Бик мөмкин, – диде Рәшидә уйчан гына. – Бик мөмкин… Ә Шакиры? Ул кабахәте исәнме соң?
– Исә-ә-ән! Исән, апай җаным. Чатан аягын өстерәп йөри.
– Чатан түгел иде бугай ич ул.
– Ике ай сугышта йөреп кайтты. Шунда сул аягының тәпиенә фашист пулесе тигән, имеш… Үз аягына үзе аткан, дип сөйли халык. Кем белә. Безгә караңгы. Хәзер әнә кыр каравылчысы. Трактор сөреп бара торган җирдә череп ята торган башакны да ала алмыйсың.
Язмыш өлешләренә тигән кайгы-хәсрәтнең, югалту-тетрәнүнең коточкыч упкынын кичкән ике хатын озак сөйләшеп утырды. Аларның йөрәгенә тирән җәрәхәт салган вакыйгалар күңелләре аша кабат узды…
* * *
Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, Гата Сәгъдәтшинның нәселе Елгабаш авылыныкы түгел. Бик күп еллар элек төрмәдән чыккан берәү, хәер сорана-сорана, Елгабашка килеп җиткән, имеш. Өстенә иске чикмән, башына мескен бүрек, аягына тишек чабата кигән бу адәм, авылга җитүгә, иң кырый йортның ишеген шакыган. Хәтирәбану исемле изге күңелле ялгыз хатын соранучыны, жәлләп, өенә керткән. Чәен куйган, бәрәңгесен пешергән. Юлаучы шултиклем арыган, талчыккан булган ки, эченә җылы ризык кергәч, утырган хәлендә үк изрәп йокыга талган. Иртәгесен ул Хәтирәбануга үзенең башыннан үткәннәрне сөйли. Чынын сөйләгәнме ул, ялганлаганмы – моны берәү дә белми. Урман кискәндә өстенә агач авып, ире вафатыннан соң биш ел инде берьялгызы яшәүче Хәтирәбануның күңеле тула. Җанының нечкә кыллары зеңләп сулкылдый. Шунысы хак: Миңлегали исемле бу кеше, Хәтирәбануның күзләренә карап: «Минем көтеп торучым да, кайтып керер урыным да юк. Рөхсәт итсәң, бергә көн күрер идек… Шушында гына калыр идем», – ди. Киртә-коймалары да, абзар-куралары да күптәннән ирләр кулы тимәгәнлектән, кыйшая башлаган… Тол хатын риза була. Никахлашып тормыш башлыйлар. Ике-өч ел бик ару яши алар. Абзар-куралар да төзәтелә, киртә-коймалар да яңартыла, Миңлегали җил капка да ясап куя. Әмма тора-бара ирнең күңелен бер уй – хатынның балага узмавы борчый башлый. Ул арада чәнечке телле ир-атлар төрттереп тә алгалый: «Хәтирәбануны бу ире дә, ичмаса, бер бала белән сөендерә алмас микәнни?..» Йөрәгенә пычак булып кадалган бу сүзләрдән соң «Шимпанзе» кушаматлы Сәрбиҗамалның Мәхүп исемле сазаган кызына Миңлегали күз сала. Кушаматлары «Шимпанзе» булса да, Мәхүпне алай ямьсез үк дип әйтеп булмый. Ябык гәүдәле, озын буйлы, юка иренле, теле ни әйткәнне колагы ишетми торган бу кызый ирнең карашын тиз тоя. Икесенең дә күңеле, очрашырга теләп, аулак урын эзли… Шулай йөри торгач, Мәхүп йөккә уза… Беркөнне Миңлегали Мәхүпне, җитәкләп, Хәтирәбану янына алып ук кайта.
– Икенче хатын белән никахлашырга рөхсәт ит, Хәтирәбану җаным, – ди ул. – Миңа бу сүзләрне әйтү бик авыр… Бүтән чара да юк… Бала кирәк бит… Картайгач, ялгыз нишләрбез… Курыкма… Түр башында гына утырырсың…
Бу тамашадан өнсез, телсез калган Хәтирәбану каршы бер сүз әйтә алмый, тик тора. Ул арада башын аска иеп, бик итагатьле кыяфәт белән утырган Мәхүп сүзгә кушыла.
– Хәтирәбану апай, бергә-бергә бик тату торырбыз. Син бик әйбәт кеше бит. Сине хөрмәтләми мөмкин түгел…
– Мин рөхсәт итәм, – ди Хәтирәбану, ниһаять, телгә килеп. – Сез бит инде Мәхүпләрдә яшәргә җыенасыздыр?..
Шул мәлне Мәхүп, урыныннан торып, Хәтирәбануны кочаклап ук ала да:
– И-и Хәтирәбану апай, сине ташлыйбызмы соң, Аллам сакласын! – ди.
Әлбәттә инде, Мәхүп: «Анда ничек яшисең? Миннән башка тагын кияүгә чыкмаган өч сеңел бар бит», – дип әйтә алмый. Алар шулай Хәтирәбану өеннән чыкмый…
Иртәгесен шушы хәлне белгән Елгабаш халкы аһ итә. Һәркемнең телендә шушы вакыйга яңгырый.
– Шимпанзе, диләр. Шимпанзе гына, пычагым! Селәүсен бу! Агач башына менеп, өстеңә сикерә, бугазыңны чәйни торган ерткыч!
– Мәхүбе барыр инде аның. Сораучы булмаганга гына интегеп йөрде.
– Аны хәзер дә кем сораган соң?! Хатынлы иргә үзе тагылып кайткан ич!
– Оятсызның да оятсызы икән бу Миңлегали дигәннәре! Хәтирәбану аны йортка кертте, кеше итте. Ә ул! Җирбит!
– Юу-ук, җаный; бу адәм актыгын җиргә тиңләмә син! Җир-ана ул – изге нәрсә. Бу – җылан! Шуышып килде дә Хәтирәбануның куенына керде. Хәзер әнә агулы тешен йөрәгенә батырды. Өеңә көндәш алып кайтсын әле! Башка сыярлык эшме бу?!
Көннәр үтә торды. Әкренләп сүзләр дә тынды. Хәтирәбануның гына җаны янудан туктамый, көннән-көн көчәя генә, яна-яна күмерләнә бара… Баштарак Миңлегали бер көн – Мәхүп янында, икенче төнне Хәтирәбану янында йоклый. Дүрт-биш айдан, Мәхүпнең көмәне түгәрәкләнеп беленә башлагач, ир бөтенләй яшь хатын янына күчкән. Өйнең иңе белән җәелгән киң сәкенең бер ягында – Мәхүп белән Миңлегали, икенче кырыйда Хәтирәбану икән.
Өй мәшәкатьләре белән көннәр тиз узган. Ә төннәр… Кышкы озын төннәр Хәтирәбану өчен тоташ газапка әверелә. «Ир бирмәк – җан бирмәк», – дигән борынгылар. Кечкенә генә өй эчендә Миңлегали белән Мәхүпнең пышын-пышын назлашып сөйләшү аһәңнәре колакка килеп бәрелгәндә, Хәтирәбануның йокысыз күзеннән чишмә-чишмә яшь ага… Ә беркөнне… Газап-сагышта янган йөрәгенең түзәр чамасы калмагач, күрше авылга, әнисенең сеңлесе янына китә ул. Өч тәүлек узуга, Миңлегали, Мәхүпнең әтисеннән ат алып, Хәтирәбану артыннан килеп тә җитә.
– Бер сүз әйтми киткәнсең, Хәтирәкәем. Басудан кайтсак, син өйдә юк. Тәтәне сагындым, дип әйтәсең барые. Кайтыйк инде. Синнән башка өйнең яме, ризыкның тәме юк, – ди бу, тасма теленә ирек куеп.
– Кара әле, кияү, – дигән Хәтирәбануның апасы моңа каршы. – Син сайравын сайрыйсың да. Сеңел- нең өенә көндәш алып кайтуың гына җитмәгән! Ни көнгә төшергәнсең! Тәнендә чыпчык чукырлык ит калмаган!
– Тәтәкәем, гөнаһлы булма. Без аерым ашамыйбыз. Ашарга Хәтирәбану үзе пешерә, – дип җавап биргән Миңлегали. – Әйдә, кайтыйк, карчыгым, – дип, хатынын йомшак кына кочып та алган.
Күнгән Хәтирәбану. Тәмле телдә таш эрер дип, юкка гына әйтмиләрдер шул. Күнгән. Үз өем – үз көем, дигәндер. Тәтә булса да, мин монда чит кеше, дигәндер.
Алар тәтәләре яныннан ат арбасына янәшә утырып киткән! Бу мизгелләрдә хатын иренең тән җылысын тоюдан изрәп, бәхетенең кабат кайтуына өметләнеп барган. Шулай бер-ике чакрым ара узгач, Миңлегали атны кинәт кенә туктата да Хәтирәбануны төртеп төшерә. Хатынның күңеленә әз генә булса да җылылык, яктылык бирә башлаган өмет кинәт юкка чыга. Күз аллары караңгылана, башы әйләнә дә сөрлегеп юл кырыена егыла.
– Син нәрсә!.. Хатын башың белән рөхсәтсез чыгып киттең! – дип акыра ир, камчысын уйната-уйната. – Мине мыскыл итәргә уйладыңмы?! Мин үземне төрмәдә дә мыскыл иттермәдем. Харап булган – укасы коелган… Өстеннән көндәш алып кайткан! Бала табаргае!
Хәтирәбану юл тузанын тырный-тырный үксегән.
– Үтер соң! Бәреп үтер мине! Мин үз өемдә үзем килмешәк булып яши алмыйм…
– Нишләп ул синең генә өең булсын? Мин аны кактым, суктым, төзәттем…
– Чыгып китегез! – дип өзгәләнә хатын.
Аның бу сүзләре янган утка керосин сипкән шикелле була.
– Ах, әле син безне куып чыгармакчымы? – дип кыза ир. – Кысыр башың белән йөкле хатынны урамга кумакчымы! Мине бала күтәреп хәер соранырга кушасыңмы?! – Миңлегали камчысын селтәп, бар көченә Хәтирәбануның җилкәсенә сызып җибәрә. Үзен үзе белештермәгән ир җирдә яткан хатынны сүгенә-сүгенә кыйнарга керешә. Ярсыган үгездәй күзләре акайган Миңлегали бераздан, камчысын ташлап, юлда аунаган хатынны күтәреп арбага утырта. Аннары капчыктан литр сыешлы шешәгә салынган әче бал тартып чыгара. Башлап үзе эчә. Аннары хатынына суза. – Мә, эч. Җиңеләеп китәрсең… – ди.
Тынычлана алмыйча сулык-сулык килеп утырган хатын башын читкә бора.
– Кирәкми…
– Эч! – дип боера ир. – Эч. Гафу ит… Кызып кителде… Үзең бит… Чыгып китегез, дип… Әйдә, эч!..
– Минем аны авызыма да алганым юк!
– Алганың булмаса… Менә алырсың. Тәмле ул… Балдан гына ясалган. – Миңлегали хатынының, башын үзенә борып, авызына шешәсеннән генә әчегән бал коя. – Менә шулай, – дип, үзалдына сөйләнә ул. – Кая, күз яшьләреңне сөртим әле. Үзең дә инде… Авылда артымнан чыш-пыш килеп кала башладылар. Имеш, без сине куып чыгарган… Имеш, мин сине бик кагам икән… Мине беләсең бит инде… Кызып китә торган чирем бар… – Хәтирәбану бер кәлимә сүз дәшми. Кан тамырлары буйлап таралган әче балдан изрәгән гәүдәсе бушлык эчендә йөзә сыман. Ул үзе дә гел бушлыктан тора шикелле. Миңлегали нидер әйтә, нидер сөйли, әмма Хәтирәбану аларның асылына төшенми. Бераздан ир хатынына елышып ук утыра, иңнәреннән кочып, күкрәгенә кыса. Күлмәк изүен чишеп, хатынның күкрәкләрен капшый… Әле генә күк күкрәп, яшен яшьнәп, давыллап яуган көчле яңгырлардан соң яшәргән табигатьтәй, Хәтирәбануның күңеле дә яктыра башлый. Ул, үзе дә сизмәстән, иренең кочагына ава…
– Монда юл өсте. Эчкәрәк керик! – ди ир.
Алар, басу өсләтеп барып, салам эскерте янында туктый. Ир белән хатын озак назлана. Иренең тән җылысыннан, кайнар сулышыннан кабат терелгән хатын кар эчендә чәчәк аткан умырзаяны хәтерләтә. Сөю-назлануларының иң югары ноктасына җиткән мәлендә янәшәдә басып торган карт алаша түзми – кыр-басуларны яңгыратып кешнәп җибәрә…
* * *
Мәхүп Миңлегалинең хыялын тормышка ашыра – малай таба. Аңа Сәгъдәтша дип исем кушалар. Гатаның фамилиясе шушы Сәгъдәтшадан килә.
Сәгъдәтша тугач, йорттагы тәртип бөтенләй үзгәрә. Иң беренче эш итеп Миңлегали мич артындагы тар аралыкка сәке ясый һәм Хәтирәбануның ятагын шунда күчерә.
– Синең урын-җир турына Сәгъдәтшаның бишеген асабыз. Сабыйга урын бирерсең инде, – ди.
– Чыбылдыгыгыз янәшәсенә дә элеп була ич, – дип, каршы килеп карый хуҗабикә.
– Син нәрсә тагын! – дип, күзен акайта ир. Аннары йомшаграк итеп: – Тиле, үзеңә тыныч булыр. Бала җылаганны тыңлап ятканчы… – дип куя.
– Аның җылаганы мич артында да ишетелә инде. Җыласа… Җыласа тирбәтерсез, – ди хатын, үз сүзен сүз итәргә теләп.
Кортканың һаман карышып торуы Миңлегалинең җенен чыгара башлый. Шуңа күрә, бүтән каршы сүз әйтмәсен дип, хатынның җан ярасына учлап тоз сала.
– Син иң элек малай тап! Бишекне кая эләргә икәнен аннары өйрәтерсең? Кысыр тәре!..
Инде йорттагы бар хезмәт Хәтирәбану өстенә төшкән. Көн саен су китергән, мичкә яккан, гаиләгә ашарга әзерләгән, өй җыештырган… Ә төннәрендә аның сердәше күз яшьләре була. Мич артындагы тар аралык – хатынның яна-яна әкренләп корып баруының шаһиты…
Озак яши алмаган Хәтирәбану. Кырык яше тулар-тулмас якты дөнья белән хушлашкан. Аның үлемен авыл халкы авыр кичергән. Соңгы юлга озатырга олысы-кечесе – барысы да килгән. Мәрхүмәнең мәетен капка төбенә алып чыгып, җеназа намазы укыгач, авылның нык тормышлы, мөхтәрәм карты Бикмөхәммәт түзмәгән:
– Күңелең булсын, Миңлегали! – дигән. – Тынычлап йокларсың инде… Йортлы-җирле булып калдың. Без синең нәсел-нәсәбеңне дә, туган җиреңне дә белмибез. Әмма менә үзеңне беләбез. Җылан син! Мескен булып шуышып килдең дә фәрештәдәй тол хатынның күкрәгенә агулы тешеңне батырдың!..
Шул көннән «Агулы теш» кушаматы Миңлегалигә ябышып калды…
* * *
Ания, җан тиргә батып, Наилә белән Тәлгать янына килеп егылды.
– Нәрсә булды? – диде апасы, аның кыяфәтенә карап. – Төсең киткән. Бүре күрдең мәллә?
– Әйе, – диде сеңлесе, еламсырап, күз читләрен сөртә-сөртә. – Ике аяклы… Бер кабахәт җан бәйләнде.
– Нәр-сә-ә? – дип сикереп торды Тәлгать. – Мин аңа хәзер учлап учына тоттырам!
– Юк, җизни… Алай түгел… Әтиегез корткыч булган, ди.
– Салага! – дип төкерде Тәлгать. – Нәрсә белә соң ул?
– Мин дә аңа: «Провокатор!» – дидем. – Маһупкамал ападан сорарбыз әле. Хөснетдин исемле ул. Көтүче.
– Ә-ә, – диде Наилә. – Әнә тегеннәнрәк чыбыркы сөйрәгән берәү безнең якка карый-карый узып киткән иде. Шулдыр ул.
Ания, кич утырып, әлеге күңелсез очрашудан калган тәэсирләрен көндәлегенә төшерергә дип утырган гына иде, күрше хатыны Хәтимә килеп керде.
– Маһупкамал кая? – диде ул, Аниягә ямьсез генә күз ташлап.
– Хәерле кич! – диде Ания. – Алар түр якта. Чәй эчәләр.
Хәтимә эчкә үтте. Хәл-әхвәл сорашкач, чәйдән авыз иткәч, әле Рәшидәгә, әле Маһупкамалга карап:
– Әйтәсе сүземне ничек башларга белми утырам әле, – диде.
Маһупкамал сагаеп кына:
– Берәр хәвеф булмагандыр ич? – дип сорады.
– Юк ла, хәвеф түгел. Менә балалар…
– Әйтсәң әйт инде, – диде хуҗабикә. – Балалар нишләгән?
– Минем кыз сыер сава бит. Әле генә эштән кайтты.
– Соң! – дип тәкатьсезләнде Маһупкамал.
– Менә шунда көтүче Хөснетдин… Ни дип… Маһупкамалларга кунакка кайткан бер пар көпә-көндез… чишенеп… Ялангач ук калып, малай… Мин сиңа әйтим, оятсызланып яталар… Ир-ат белән хатын-кызның нишләп ятканын аңлыйсыз инде… Яңгыр юк дип, ах- ух киләсез! Шундый хәлләрдән соң нинди яңгыр яусын! – дип әйтә икән.
Бу хәбәрне ишеткәч, Рәшидәнең чынаягы кулыннан төшеп китте. Йөзе бер агарды, бер кызарды. Ни әйтергә, ни дип җавап бирергә сүз таба алмыйча изаланды. Ниһаять, фикерен туплап, нык итеп бер сүз әйтте:
– Бул-мас!
– Мин дә шулай дип уйлыйм, – дип кушылды Маһупкамал. – Менә нинди эссе көннәр тора. Кияүне майкадан да күргәнем юк. Өстендә – һәрчак күлмәк.
– Балаларның үзләрен дәшим әле, – дип, урыныннан кузгалды Рәшидә.
– Ашыкма әле, – дип киңәш итте Маһупкамал. – Ашыкма, апай. Яшьләрнең күңелен пычрак гайбәт белән буяма. Көтүче Хөснетдин сөйләгән бит. Ул адәм актыгының кем икәнен беләсеңме? Ул – Сәгъдәтшин Гата малае!
– Алайса, аңлашыла, – диде Рәшидә. – Аңа ни җит- ми икән соң?
– Тик торганда түгелдер, апай. Кызларга күзе төшкәндер. Ә кызларның исе китмәгәндер. Ул малайның үзен хатын-кызларны аулакта очратса бәйләнә башлый, диләр…
– Җылан! – диде Рәшидә, бар ачуын, бар нәфрәтен шушы сүзгә салып. – «Агулы теш» дип Бикмөхәммәт бабай бик белеп әйткән.
– Җыланның җыланы, апай, – дип дәвам итте Маһупкамал. – Син аның мактанчыклыгын күрсәң… Косасылар килә. Кеше янында шундый әйбәт булып кыланыр. Ике кулы белән күрешкән булыр, хәл-әхвәлеңне сорашыр… Эшең төшә калса, игелек өмет итә күрмә инде.
– Гатаның нәкъ үзе икән, – диде Рәшидә.
* * *
Әтисе үлем түшәгенә ауганда, Гата уникенче яше белән бара иде. Мәңгелеккә күчәренә биш көн калганда, әтисе аны үз янына дәшеп алды.
– Улым, – диде ул аңа, хәлсез куллары белән малаеның битләрен сыпырып. – Безнең нәселдә ир балалар әз булды. Мин үзем дә өч кыз янында бер малай булдым. Син алты кыз туганыңа – берәү. Ир-атсыз хатын-кызга авыр.
– Әти, син бар ич, – дип, борынын тартып алды Гата.
– Әй улым… – дип куйды авыру. – Ичмаса, җизнәләрең дә башка авылда… Ялланып урак урырга бардылар да… кияүгә чыгып калдылар… Калган апайларыңа үз авылыбыз кешеләре насыйп булсын инде… Нык бул, улым. Иң элек үзең турында кайгырт. Бу кырыс дөнья киң күңелле, олы йөрәклеләрне өнәп бетерми.
– Олы йөрәкле кеше нык буладыр ич инде, әти? Көчле буладыр?
– Анысы шулай. Көчле була. Әмма андыйлар йомшак. Андыйлар кеше жәлләүчән була. Кеше дигәнең – катлаулы җан. Ул үзенә авыр чакта гына сиңа килә. Сиңа авыр чакта читтән карап тора… Шуны онытма, улым: йомшак агачны корт баса…
Малай уйга калды. Бераз тын торгач, әтисенең сүзләрен түкми-чәчми хәтеренә сеңдерергә теләгәндәй, кабатлап сорады:
– Алайса, олы йөрәкле, йомшак күңелле булу әйбәт түгел инде, әти?
– Йомшаклык – синең үзең өчен әйбәт түгел ул, улым. Кеше иң элек үзе турында кайгыртырга тиеш. Мин менә яши-яши шушы фикернең хаклыгына инандым. Әнә старостаны гына ал: үзебез өчен эшлибез, җәмәгать, дип сөйли халыкка. Э-э. Ул ничек яши дә… Без ничек?..
* * *
Әтиләрен җирләгәч, Гата өлкәнәеп киткәндәй булды. Кич җитүгә, урамга чыгып йөгерү ягын гына карый торган малай уйчанланып калды. Әтисенең соңгы киңәшләре аңа тынгылык бирмәде.
«Җизниләр үзебезнең авылныкы булса, әйбәт икән дә бит. Кышлык утынны моннан соң ничек әзерләрләр? Ерактагы җизниләр килә алмас шул».
Шулай уйланып йөргәндә, малайның башына матур бер фикер килде. Яшьтәше Сабитның өйләнмәгән ике абыйсы бар. Аның ике апасына менә дигән кияү инде алар. Зариф белән Касыйм абыйсын ничек җизни итәсе соң? Менә минем ике апай бар. Өйләнегез әле, дип әйтеп булмый бит. Малай, апаларын кияүгә бирү юлын тапмаса да, татлы хыялга чума. Әнә ул Сабит белән бергә атлар коендырырга төшә. Апалары берәм-берәм сыер сава. Кергән арада Гатаны каймак белән сыйлыйлар. Сабит Гатаның терсәгенә төртеп ала. «Аша син, аша. Оялып утырма. Минем җиңгиләр юмарт», – дия-дия, аны кыстый…
Гатаның аяклары хыяллар тәэсирендә еш кына Зариф белән Касыйм янына атлый. Басуда эшләүче егетләр, Гатаны күргәч, елмаеп:
– О-о, Гатаулла! Ни хәлләрең бар? Ниләр кырып йөрисең? – дип, елмаеп исәнләшәләр.
– Кырган нәрсә юк ла, – ди Гата, өлкәннәргә җавап бирергә тырышып. – Кыр бәрәңгесен карап кайтыйм, дигән идем.
– Әйдә, бераз ял итеп кит!
Бу тәкъдим малайның күңеленә сары май булып ята. Зариф белән Касыймның үз итеп сөйләшүләре аны үсендереп җибәрә. Егетләрнең кояшта янган йөзләренә, нык беләкләренә карап соклана ул. «Болар минем җизни булсамы?.. Мин яра алмаган тумранга болар калун белән бер генә суга инде», – дип уйлап куя.
Узган көзне утын әзерләүдә Гата да катнашты. Иң элек урман хуҗасының өенә әниләре барды. «Ике корыган имән бирермен. Килегез, карагыз», – дигән. Иртәгесен бер апасына ияреп, Гата урманга китте.
Көзге урман үзенчә матур. Аяк астын йомшак сары юрган сарган. Агачлар, үзләренең шәрәлегеннән оялгандай, тыйнак кына серләшә шикелле. Чыршы, наратлар гына көязләнеп, салкын җилләргә исләре дә китмичә, ямь-яшел килеш тора. Гата агач кәүсәләрен коча-коча хозурланып йөргән арада, урман хуҗасының өлкән улы Шәрифҗан апасына корыган имәннәрне күрсәтте. Шәрифҗан як-ягына күз ташлап алды да, Гата якында юклыгына инанып, кызның беләгеннән эләктерде.
– Миңсылу, арырак тагын бер имән бар. Анысын бушка бирәм. Минем теләгемне үтәсәң, бушка…
Ир җөмләсен тәмамлаганчы кыз кулын тартып алды да, кеше-кара ишетмәсен дигәндәй, пышылдап әйтте:
– Нишлисең син, Шәрифҗан абый!
– Тукта әле син, ашыкма, – дип бүлдерде Шәрифҗан. – Урман ул – яшәү чыганагы. Минем әти әйтә: «Үләсе килгән карга гына урманнан китә», – ди. Үзеңне урманга эшкә алырмын. Печәнле дә, утынлы да булырсыз. Әйдә, якын булыйк, кире какма мине… Әйдә инде…
Болардан алты-җиде адым гына карт юкә кәүсәсе артында торган Гата аларның сөйләшүен ишетте. Шәрифҗанның ни теләгәнен бик әйбәт аңлады. «Кара син аны, кәҗә тәкәсе, үгез! – диде ул эченнән генә. – Оялмый… Кызларга үрелмәкче була бит, ә! Хатының ишетсә, синең бугазыңны чәйни бит! Апайга кагылып кына кара…»
Шәрифҗан тагын ниләр сайрамакчы булгандыр, анысы бер Аллага мәгълүм. Ул арада Миңсылу ике куллап аның күкрәгенә төртеп җибәрде дә, урманны яңгыратып:
– Мин сине ару кеше, дип йөри идем. Син Шәрифҗан түгел, Шапшак җан икәнсең! Оятсыз! – дип кычкырды.
Ул арада карт юкә артыннан Гата да калыкты. Шәрифҗан каушап китте. Акланырга теләгәндәй, мыгырдана-мыгырдана сөйләнде.
– Нигә дип тавыш чыгарасың соң син? Тигән кеше юк бит әле. Мин сиңа тагын бер имән генә күрсәтим, дидем… Кирәк түгел икән, бигайбә…
Миңсылу аны тыңлап тормады. Ирнең пычрак тәкъдименә гарьләнүдән кушучлап йөзен томалаган хәлдә, кайту ягына йөгерде. Авызыннан сөяге тартып алынган эт шикелле, Шәрифҗан ырылдап калды.
– …чеметим. Кем дип белдең син үзеңне! Хәерче тәре! Агулы теш! Ир күрми үлгере!..
Апасы исеменә әйтелгән бу сүзләрне Гата аермачык ишетте. Аның кечкенә йодрыклары таш булып йодрыкланды, тешләре шыгырдады, күзләреннән яшь бәреп чыкты. Әгәр көченнән килсә, ул шушы мизгелдә үк Шәрифҗанның бугазына ябышыр иде, типкәли-типкәли, җирдә аунатыр иде… Юк, булдыра алмый. Гата көчсез. Ул әкрен генә, мышкылдап, йодрыгы белән күз төпләрен сөртеп алды. Шулчакта әтисенең сүзләрен исенә төшерде… «Нык бул… – диде ул, аның киңәшләрен кабатлап. – Нык бул…»
Миңсылу утын әзерләргә урманга бүтән бармады. Бу эш әнисенә, кечкенә апасы белән Гата җилкәсенә төште. Ике тоткалы кул пычкысы белән коры имәнне кисүләре… куллардан хәл китә, аяклар сыгыла башлый. Кендегең аркаңа ябышкандай була…
– Йә, дөньяда ниләр бар, Гатаулла? – ди Зариф, иске чикмән читенә утырып.
– Белмим шул!
– Һе, – ди Зариф, букчасыннан сөт тулы шешәсен ала-ала. – Ә апаеңнар нишли? Анысын беләсең инде.
Гатаның йөзе яктырып китә. «Апайлар турында тикмәгә генә сорамыйдыр…» дигән уй аңа рәхәтлек бирә.
– Йөриләр инде шунда, – ди ул, тәгаен ни әйтергә белмичә.
Ә Зариф һаман төпченә.
– Кулъяулык чикмиләрмени?
– Ә… Кулъяулык… – ди, авызын ерып, Гата. – Чигәләр. Миңа да чигеп бирде Миңсылу апа.
– Матурмы?
Гата пөхтәләп төрелгән кулъяулыгын, кесәсеннән алып, Зарифка суза.
– Менә!
Кырыйлары зәңгәр мулине җеп белән челтәрләнгән, өч почмагына өч алсу чәчәк чигелгән кулъяулыкка бераз карап торгач, Зариф әйтеп куя:
– Минем мондый матур кулъяулыгым юк!
– Булыр, Зариф абый! – дип кычкырып җибәрүен үсмер үзе дә сизми калды.
…Җәй үтеп, көзгә керделәр. Басулардан иген җыелгач, бәрәңгене алып бетергәч, ир-ат кичләрен каравыл өенә йөри. Каравыл өенә Гата да ияләште. Өлкәннәр телендә ни генә юк! Яшьлекләрендә булган мәхәббәт маҗараларын да, кемнең кайчан нәрсә урлаганын да, көлке-мәзәкләр дә ишетәсең монда.
Шулай кыш чыгылды. Ә яз ул елны иртә килде. Мартның егермеләрендә үк кар астына су төште дә көннәр җылына башлады. Атна-ун көн эчендә көпшәкләнә-көпшәкләнә, кар эреп бетә язды. Елгабашка терәлеп аккан тар инеш, ярларыннан чыгып, үзәннәргә, болыннарга, түбән урамнарга таралды. Ярыла-ярыла кисәкләргә бүленгән бозлар этешә-төртешә акты. Берничә көннән инеш бозлардан арынды, тынычланып калгандай булды. Болганчык салкын су эчтән генә кайный сыман иде.
Каравыл өендә ул көнне сүз гел язгы эшләр турында булды. Гата инде йокымсырый башлады. Кайтырга кирәк, дип кузгалган иде. Шул мәлне башка авылларда көтүче булып ялланып көн күрүче Фазылҗан әйтеп куйды:
– Җыенда Исламгалинең Зарифы өйләнәсе икән.
Зариф исемен ишетүгә, Гатаның йокысы «эһ» дигәнче юкка чыкты. Колаклары торды.
– Кемгә өйләнәсе икән соң? – диде берсе.
– Исламгали абзый – акыллы кеше. Кем белән кодалашасын кү-үптән уйлап куйгандыр.
Аңа икенче берәү каршы төште.
– Ба-ай кеше, диген син. Байлар бай белән аралашыр.
Зарифның кем кызына өйләнәсен берәү дә тәгаен әйтә алмады. Бу хәлдән Гатаның күңеленә җылы йөгерде. «Зариф абыйсы, әлбәттә, аның апасына – Миңсылуга өйләнәчәк. Теге чакта юкка гына сораштымыни ул? Елгабашта аның апасыдай кем бар? Түбән очтагы чатан Санияме? Табак битле, тәбәнәк буйлы, бака күз Сәлимәме? Әйе, Зариф абыйсы, һичшиксез, аның апасын сайларга тиеш».
Ул төнне Гатаның йокы тишеге ачылды. Төн буе керфек какмыйча, хыял дөньясында йөрде. Хәзер алар Сабит белән кода булачак, җан дуслар. Бергә су коенырлар, бергәләп печән чабарлар… Берәрсе Гатага: «Агулы теш», – дип авыз ачса, Сабит очып кына куначак… Сабит ул көчле дә, берничә яшькә өлкәнрәк тә.
Инде җир кипте. Кыр эшләре башлана дип торганда, күк йөзен соргылт-кара болыт каплады. Болыты шултиклем түбән: агач очларына тиям-тиям дип тора шикелле. Озак та үтмәде, ишеп-ишеп, ябалак-ябалак кар яварга тотынды. Күз ачып йомганчы урамнар, басу-кырлар ап-ак юрган астында калды, шәрә агачлар ак күлмәк кигәндәй булды. «Менә бит Алланың кодрәте, – диеште өлкәннәр. – Кыр эшләре башлана дип торганда…» Болыт ничек тиз килсә, шулай тиз китте дә. Яз кояшы тагын елмайды. Кар эреде, тик урамнар тагын пычранды, юллар сазланды.
Ул көнне Гатаның әнисе мунча яккан иде. Аларның үз мунчасы юк, һәрчак Дәүләтша абзыйлардан сорап торалар. Өйлә җитеп килгән чак булгандыр. Гатаны әнисе мунчага күз-колак булып кайтырга җибәрде.
– Томалар вакыт җитми микән? Янып бетмәгән кисәүләре булса, чыбык-чабык өстә, – дип өйрәтте.
Гата, өйдән чыгып, берничә адым гына киткән иде – Зариф абыйларыннан чыгып килүче Гөлсәгыйдә карчыкка игътибар итте. Игътибар итмичә мөмкин түгел, штанының бер балагы оек балтырына тыгылмаган иде. Мондый гамәл – Гөлсәгыйдә әбинең яучы булып баруы билгесе. Гатаның йөрәге кабыргаларына бәрелердәй булып тибә башлады. «Кемгә бара? Безгәме? Әллә… Зариф абыйсы башка берәүне сайлаганмы?..» Гата дөньясын онытты: Гөлсәгыйдәдән күзен алмады. Бу мизгелдә Гатага үзенең киләчәк тормышы, бар язмышы шушы әби кулындадыр сыман иде. Ул бит менә хәзер Гатага каршы очрарга тиеш иде ләбаса… Ул каршы килмәде, ары китте. Кемгә керер яучы карчык? Зариф абыйсы, бар күңеле белән үз итеп йөргән Зариф абыйсы, аның Миңсылу апасыннан йөз чөереп, кемгә өйләнер?
Яучы карчык урман хуҗасы Шәрифҗаннарга кереп китте. «Димәк, Шәрифҗанның сеңлесе Нәгыймәне сайлаган», – дип пышылдады Гата. Аңа бик күңелсез булып китте. Өмет тулы якты хыяллар, әле генә яуган кардай, эреп юкка чыкты. Аның бар дөньясын бушлык биләде. Ул үзенең бара торган юлын югалткандай хис итте. Авыр йөк сөйрәгәндәй әкрен генә атлап, мунчага таба китте.
Олылар эшенә тыгылып, олыларча гәп корыр дәрәҗәдә түгел әле Гата. Әмма авыл җире өчен аны кечкенә дип тә әйтеп булмый инде. Авыл җирендә бала-чага тормышны иртәрәк таный башлый, иртәрәк кул астына керә. Урак өсте җиткәч, ул быел үзенең катгый сүзен әйтте.
– Исламгали абзыйның карчыгы килде, – дип сүз башлаган иде әнисе. – Миңсылуны үзләренә урак урышырга дәшә.
Әнисенә карап, Гата күзен акайтты да, җен ачуы белән:
– Киленнәре бар ич, урсыннар! – диде. Аннары үзалдына сөйләнгәндәй өстәде: – Моннан соң без Исламгалиләргә ялланмыйбыз.
Гатаның ни өчен җенләнеп мондый карарга килүен аңламаган өйдәгеләр аңа каршы сүз озайтмады.
Ул җәйне Гата да, апалары да күрше Каенсар авылында эшләде. Бу 1916 елның җәе иде. Яшь ирләрнең күбесе сугышта. Кайсы гына авылга барсаң да, моң-зар, хәерчелек. Шул моң-зарларның нигезенә төшенергә теләп, Гата көннәр буе уйланып йөри. Уйланырга да, моңланырга да аның вакыты җитәрлек. Ул көтү көтә. «Каенсар байлары да Елгабашныкыннан ким яшәми, – дип фикер йөртә. – Берәүләрнең алты-җиде сыеры бар, ә кайберәүләр кәҗә дә асрый алмый». Әтилә- ре үлгәч, Гаталар да кәҗәгә генә калды. Сөрүлек җирләрен дә Исламгалиләргә саттылар. Байлар һаман байый. Ярлы һаман ярлылана… Ник? Гата эшләмимени? Аның апалары кул кушырып утырамы? Байлар бит үзләрен Алланың кашка тәкәсе итеп тота. Шәрифҗан хезмәтчеләренә: «Сез байлардан көнләшмәгез. Аллаһы Тәгалә үзе безгә бай язмыш язган. Аның насыйбы белән яшибез», – ди икән. Гатаның ачуыннан тешләре кысыла.
Беркөнне агач күләгәсендә малларның утлап йөрүен карап ятканда, аның янына бер солдат килеп туктады.
– Суың юкмы, энекәш? – диде ул көтүчегә. Гата аның тирләгән йөзенә, талчыккан кыяфәтенә, култык таягына күз салды да:
– Әйдә, утыр, абый! – диде.
Таныштылар. Хөсәен исемле икән. Сугышта яраланган. Хәзер менә Каенсарга әнисе янына кайтып килеше.
Гата букчасыннан агач җамаяк тартып чыгарды да сыерлар янына йөгерде. Аннан, җамаягын тутырып, сөт алып килде.
– Эч, абый. Суга караганда, сөт әйбәтрәк.
– Молодец, энекәш, – диде солдат. – Син чын пролетарий икәнсең!
Малай белән солдат дуслашып китте. Хөсәен дә узышлый көтүче янында туктала. Яңгыр явып, көтү алданрак кайткан көннәрдә Гата да Хөсәеннәргә кергәли. Ошый аңа Хөсәен абыйсы. Ул җавап таба алмый йөргән сорауларны Хөсәен гади генә итеп аңлата да бирә.
Ә көз көне, эшләр тәмамлангач, Хөсәен Гатаның җизнәсе булды. Миңсылу Каенсарга килен булып төште.
Кыш көне Гата Каенсарга кунакка да барды. Җизнәсе белән утын турадылар, кар көрәделәр. Хөсәен аннан Елгабаш турында сорашты.
– Шәрифҗаннардан, Исламгалиләрдән куркып торма син, – дип киңәш итте җизнәсе. – Тиздән аларның көне бетә.
– Бетми, җизни. Алар бит бик бай, – диде Гата. – Ул Исламгалиләрнең җирләрен күпме икәнен беләсең- ме син?
– Белмәсәм дә чамалыйм, – ди аңа каршы Хөсәен. – Ул җирләр озакламый кәрәстияннеке булачак. Тиздән, энекәш, ил белән эшче-кәрәстиян комитетлары идарә итә башлаячак.
– Елгабашта андый комитет юк бит, җизни!
– Әлегә Каенсарда да юк. Аны без, безнең кебек ярлы халык оештырырга тиеш.
– Оештырып кара, бар. Җыеннарда ярлы-ябагай авыз ачса, Шәрифҗан абый хәзер урынына утырта. «Сез нәрсә, патша хәзрәтләре фәрманына каршы киләсезме? Себергә китәсегез киләме?» – дип кенә кычкыра.
– Ә сез курыкмагыз. Озата алмыйлар Себергә. Халыкны өркетмәкче генә була. Чынлыкта, үзе шыр җибәреп ята. Башкаланың кайнаганын, дөньяның айкалганын белмимени ул?! Белә. Так што, энекәш, син Шакирҗаннан да, башкасыннан да курыкма! Алар бездән курыксын!
* * *
Ания өлкәннәрдән ишеткәннәрен түкми-чәчми язып бара. Яза-яза да туктап уйлана. Әле һаман да исән-имин йөргән Гата Сәгъдәтшин Елгабаш авылыннан ун гаиләне кудырган. Алар һәммәсе – колхозчы. Һәммәсе, мал-мөлкәтен биреп, колхоз оештыруда катнашкан. Бер Сәгъдәтшин сүзенә карап, никадәр кеше «тәмуг»ка озатылган… Гатаулла абзыйның бу кешеләрдә ни үче булган? Сораулар… Сораулар… Сораулар… Ания, аларга җавап эзләп, үзе тарих дәреслекләренә мөрәҗәгать итә. Ул тәмамлаган җидееллык мәктәп дәреслекләренә кара- ганда, Африка халыклары һаман әле азатлык өчен көрәшә. «Димәк, кешегә җир җитми булып чыга ич инде», – дигән нәтиҗә чыгара ул, үзенең яшь акылы белән. – Гата Сәгъдәтшинның да җире булмаган. Алай дисәң… бар күк җирләрен дә Исламгали бабайга сатканнар ич. Җирең булу гына җитми, аны эшкәртергә дә кирәк бит. Югарыдан килгән фәрманны үтәү генә аның гамәле. Алай дисәң… Авылның ике бай гаиләсенә тимәгәннәр, ә көтү көтеп көн күрүче ярлы Фазылҗан абыйны озатканнар…» Адашкан кеше, юлын табу өчен, ялгыш киткән урынына кире килгәндәй, Ания дә тарихка кабат әйләнеп кайта. Тау итәгеннән бормаланып агучы инешкә сыенып утыручы Елгабашка революция шавы ничек килеп кергән? Ания авылдагы шул көннәрне күз алдына китерергә тырыша.
…Ничәмә-ничә ел инде сугыш газапларыннан интеккән, хәерчелектән интегеп моң-зар белән яшәүче Елгабашка җәй уртасында Шакир Галләмов кайтып керә. Моннан бер ел элек кенә хәрби хезмәткә алынган егетнең кинәт кайтуы төрле сүзләр чыгуга сәбәп була. «Хәзер Герман белән сугышасы түгел. Дошман үз авылыбызда. Байларны себереп түгәсе», – дип әйтә икән, имеш, Шакир.
Кич саен халык җыенга җыела. Авылның бер башында урта хәллеләр, байлар нотык тота. Икенче башында – ярлы-ябагай. Үсмер Гата Шакирның һәр сүзен йотып кына бара. Соңрак Хөсәен җизнәсеннән алган мәгълүматлар ачлы-туклы яшәгән Гатаның күңеленә өмет нуры кертә. Ул карашының киңәюен, күкрәгенә куәт иңә баруын тоя.