Kitabı oku: «Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын»

Yazı tipi:

Нурмухамметов Тагир Мирзагаллямович

Озеро Кабан полноводное

Казань. Татарское книжное издательство. 2013

На татарском языке



© Татарстан китап нәшрияты, 2013

Гомерен китапка багышлаган шәхес

Ни хикмәттер, татар язучыларының күпчелеге авылда туган, авыл тормышын күреп, табигать нечкәлекләрен тоеп үскән. Шуңа күрәдер, мөгаен, чын шагыйрьләр һәм шигъри күңелле әдипләр бездә самими авыл җирлегендә генә туып, аның рухияте халкыбызның сафлыгын, матур гореф-гадәтләрен саклаган шул табигать кочагында гына тәрбияләнә ала дип хөкем йөртәбез. Баксаң, бөтенләй башкача да булуы мөмкин икән. Чынлап уйлап карасаң, татар әдәбиятында моңа үрнәкләр җитәрлек: шигъри телле балалар язучысы Гариф Гобәй, өлкән шагыйребез Әхмәт Исхак, әдипләр Әминә Бикчәнтәева, Җәвад Тәрҗеманов, Гарәфи Хәсәнов һ. б. шулай ук таш диварлы шәһәр мохитендә дөньяга килгән, әмма бик нечкә күңелле, олы зәвыклы шәхесләр ич.

Дус-иш арасында «нурлы» дип йөртелгән Таһир Мирзагалләм улы Нурмөхәммәтов та, гәрчә ерак Иртеш буенда туган булса да, тәпи йөри башлаганнан бирле шушы таш диварлы шәһәребездә яшәгән, шушында тәгәрәп уйнап үскән. Ләкин аңа карап кына ул үз телен, денен онытмаган, балалык чорыннан килгән хыялыйлыгын югалтмаган.

Таһир Казанның Кабан күле буенда үсә. Сугыш чорындагы күпчелек яшьтәшләре кебек үк, аңа да яшьли үз тамагын үзенә туйдырырга, хезмәткә тартылырга туры килә: иртә яздан кара көзгәчә ул көймәдә – күл аша кеше ташый. Ә кышкы озын кичләрдә кибет төпләрендә озын-озак чират торып туңып кайтканнан соң, бармакларын каната-каната, мех кыйпылчыкларыннан бияләйләр, җылы аяк киемнәре тегә. Тик укуын да онытмый. Халык телендә Күл буе мәктәбе дип йөртелгән уникенче татар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан педагогия институтында белем ала. Институттан аны туры Татарстан китап нәшриятына эшкә чакырталар.

Шулай итеп, Таһир Нурмөхәммәтов 1953 елдан бирле һич тайпылусыз бер урында – үз халкына татарча китап бастырып тарату эшендә эшли.

Таһир Нурмөхәммәтовның илленче еллардан бирле көндәлек матбугатта матур-матур әдәби парчалары, әдәбиятыбызның бүгенге хәленә һәм киләчәгенә багышланган күпсанлы мәкаләләре күренгәләп торалар. Каләме шома, теле йомшак, ә күтәргән проблемалары җитди. Аны кулына каләм алырга этәргән сәбәпләр – татар балалар әдәбияты өлкәсендәге кимчелекләребез, балалар әдәбиятының үсеш хаҗәтләрен барлау, бурычларыбыз. Әйе, андый мәкаләләрне байтак язды Таһир-редактор, Таһир-әдип.

Шул ук вакытта балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты фронтында аның тагын бер ныклы позициясе, үз окобы бар – әдәби тәрҗемәче позициясе. Таһир Нурмөхәммәтов бу өлкәдә дә бик танылган шәхес. Тәрҗемә юлында ул – башкаларны кабатламаучы, үз юлы, үзенең сөекле авторлары булган әдип. Бу очракта да беренче чиратта тәрҗемә итү өчен балалар һәм яшүсмерләр зәвыгына туры килердәй һәм татар әдәбиятында әле әз яктыртылган темаларга язылган әсәрләрне сайлап алырга тырыша.

Тәрҗемә жанры һәм шул цехта иҗат итүчеләр эшчәнлеге – әдәбиятыбызның мөһим бер тармагы. Башка барлык жанрларда уңыш казанып та, тәрҗемә эшенә әһәмият бирмәгән, димәк, үз милли калыбы чикләрендә генә калган әдәбият һичбер вакыт тулы канлы, өлгереп җиткән әдәбиятлар рәтенә кертелә алмый.

Бездә, Аллага шөкер дигәндәй, андый кимчелеккә юл куелмаган. Егерменче гасыр башыннан бирле генә икенче бер телдән үз телебезгә күчерелгән, заманында үзенә йөкләтелгән бурычны тулысы белән үтәгән әсәрләрне генә саный китсәк тә, бик зур исемлек төзергә туры килер иде…

Таһир Нурмөхәммәтов – бүген әнә шул мөһим өлкәдә эшләүче олы бер оста, тәрҗемә жанрының аксакалы исәпләнергә хаклы әдип.

Бу очракта мин әсәрләрнең тел ягыннан эшләнешенә, сыйфатына басым ясап әйтәм. Хәтта ул кайвакыт тел байлыгы белән байтак кына оригиналь әсәрләребезне дә артта калдыра сыман. Мисалга мин танылган рус язучысы, Дәүләт премияләре лауреаты Виктор Астафьев әсәрләрен генә китерәм. Таһир Нурмөхәммәтов тәрҗемәсендә бу авторның «Сүнмәс йолдызлар», «Талау», «Бәхилләшү», «Патша балык» повесть һәм романнарын гына алып, укып карагыз. Анда хәзер безнең сирәк кулланылышта булган матур-матур, таушалмаган сүзләр дисеңме, табигать күренешләрен, кеше мөнәсәбәтләрен үзенчә, яңача ачкан тасвирлаулармы – һәммәсе бар бу тәрҗемәдә. Китапны кулыңа алу белән үк, аларның тәрҗемә икәнлеген дә онытасың!..

Таһир Нурмөхәммәтов иҗат гомерендә тәрҗемә итеп чыгарган әсәрләр исемлеген дә искә төшерер өчен барлап чыгыйм. Беренче эше итеп ул бик тә үзенчәлекле автор, лирик прозаик Александр Иванович Купринның балаларга атап язылган хикәяләрен тәрҗемә итә. «Сыерчык» җыентыгы 1955 елда дөнья күрә. Шуннан соң рус совет язучысы Анатолий Рыбаковның балалар һәм яшүсмерләр бик тә яратып укыган ике әсәрен – «Хәнҗәр» белән «Бакыр кош» повестьларын бергә туплап чыгара. Тәрҗемә китап 1961 елда басылып таратыла. Шуннан инде чит ил әдипләре әсәрләрен тәрҗемә итеп тә көчен сынап карый Таһир. Башта, 1967 елда, илебездә яшәүче гарәп язучысы Сәхиб Җамалның «Кара чәчкәләр» романы, аннары танылган төрек әдибе Ришад Нури Гөнтекинең «Чалы кошы» романы (1970) Таһир каләме аша татар укучысына җиткерелә.

Ул арада бөтен ил буйлап рус язучылары Фраерманның «Кыргый эт, яки Беренче мәхәббәт турында хикәят», Гавриил Троепольскийның «Акбай Караколак» повестьлары макталып укыла башлыйлар. Таһир Нурмөхәммәтов ул китапларны да тизрәк татар укучысына җиткерергә тырыша. Шунысы да кызыклы: нәкъ татарча тәрҗемәсе пәйда булган 1975 елда Гавриил Троепольский әлеге повесте өчен дәүләтебез тарафыннан да югары бәяләнә – Дәүләт премиясе лауреаты исемен ала.

1977 елда Таһир шул вакытта бик тә макталып телгә алынган һәм укучылар тарафыннан бик җылы каршыланган Константин Паустовский хикәяләрен һәм повестен да үз телебезгә якынайтып, тәрҗемә итеп эшләп бирә. Китап «Урман хикәяләре» дип исемләнә. Тагын бер елдан соң аның тәрҗемәсендә Э. Сетон-Томпсонның «Хайваннар турында хикәяләр» е дөнья күрә. Тәрҗемәченең иң соңгы олы хезмәте – сугыш каһарманнары образын аеруча калку итеп гәүдәләндерүче танылган рус совет язучысы Константин Симоновның «Исәннәр һәм үлеләр» романының беренче томы.

Т. Нурмөхәммәтов тәрҗемә иткән китаплар бүген үз телебездә иҗат ителгән иң уңышлы әсәрләр белән бер дәрәҗәдә торырлык.

Лирон Хәмидуллин,

язучы

Кабан күле, әй, алкын

Сабый чакта синең бәләкәй кулың нәрсәгә генә сузылмый. Бигрәк тә сине ялтыравыклы нәрсәләр кызыктыра. Әгәр инде алар төрле төстә булып күз явыңны да алып торсалар, бөтен дөньяңны онытасың инде: синең кулларың канатка әйләнә, син очар коштай алга талпынасың һәм, әлеге җемелдәвек нәрсәне эләктереп алмый торып, эләктергәннән соң да үзен күреп туймый торып, күңелеңне һич тынычландыра алмыйсың. Ярый әле тыелып кына калсаң. Син ул тәтиләрне тел очың белән татып та карыйсың, тәмләп ялыйсың һәм кайчакларын, авыз эчендә арлы-бирле китереп йөрткәннән соң, йотып та җибәрәсең.

Мин алсу чырайлы, күксел сакаллы бер бабайның: «Каяле, үзеңә бик матур чалбар кисеп бирим. Мин кисәрмен, әтиең тегеп тә куяр. Синең әтиең тегүче бит, тегүче…» – дип, үтә тәмле телләнеп, үземне бик һәйбәтләп сөннәткә утыртып куйганын хәтерлим. Күп булса миңа ике яшь булгандыр. Артык селкенергә ярамаган өчен, күзләреңне як-якка тасрайтып, кадаклап куелгандай, бер урында тик утырасың. Ләкин син бала гына бит әле. Көйсезләнеп, бармагыңны теге-бу нәрсәгә төртеп күрсәтә-күрсәтә: «Бир!» – дип елыйсың. Андый чакта, әлбәттә, күзәтүсез калдырмыйлар сине. Ә инде ул күзәтүче «чалбар кисү»нең ни икәнлеген кичергән «стажлы» бер малай кәмәше дә булса, ул синең тирәдә бөтерелеп кенә йөри, сораган әйберләреңне китереп биреп кенә тора. Миңа да бер малай шулай ташып торды. Хәтта бер юлы подшипник шарлары китереп тоттырды. Ул шарлар борчактан чак кына эре һәм бик матур ялтырыйлар. Син әлеге «чалбар» ыңны да онытып, ул елтыр шарчыклар белән рәхәтләнеп уйныйсың, үзләрен телең белән әйләндергәләп, әчкелтем тәмнәрен татыйсың. Синең авызың тулы селәгәй. Ул селәгәйне йоткан чагында, ниндидер саллы нәрсә авыр гына булып эчеңә төшеп китә. Төшсә соң. Төшә бирсен. Әле бетмәгән бит әле, уч төбеңдә тагын ялтыр-йолтыр килешәләр. Алары да кабат авызыңа килеп керәләр һәм, кабат эчеңне салкынайтып, тәгәри-тәгәри, түбәнгә төшеп китәләр. Ниһаять, өйдәге бер өлкәнрәк кеше исенә килә, учларыңны ачтырып карый: «Кая куйдың?» – дип кычкыра, сине күзәтергә куйган малай кәмәшен орышып ала. Ләкин ул малай да аптыраган: шома тимер шарчыклар юк. Шунда татлы конфет суырган шикелле авыз кыймылдатып утырганыңны күреп, тиз генә тел астыңа бармак тыгалар да йотып бетермәгән подшипник шарчыгын селәгәе-ние белән көрәп чыгаралар.

«Аһ, харап буласың бит!» Бу тавышта өзгәләнү дә, менә хәзер үлә бит инде бу бала дигән кебек, бертөрле өшеткеч шом да бар. Ләкин бу озакка бармый. «Һәй, инә түгел әле, үз юлы белән чыгар!» Түгәрәк тимер йотып кемнең үлгәне бар?! Докторлар балага дару урынына тимер порошогын да каптыралар әле. Подшипник шарлары порошок түгел түгелен. Ләкин кеше дигәнең үз башыннан нәрсәләр генә кичермәгән. Балачакта безгә дә аз-маз кичерергә туры килде. Хәтерлисезме, кара-каршы агач бүкәнгә чуен ватыкларын кагыштырып, арыштыр, тоздыр ярдырган вакытларны. Сугыш афәтләрен кичерергә язган балаларның да ашказаннары әнә шул чуен тешле яргычлардан бер дә ким булмагандыр, подшипникның корыч шарларын да алар тегермән кебек тартып чыгаргандыр.

Ләкин сугышка иртә бит әле. Мин сабый күзләренең елтыравыклы нәрсәләргә биниһая кызыгуы турында гына әйткән идем. Һәр ялтыраган нәрсә сине алга омтылдыра һәм кайвакыт, очынган күбәләкне көйдергән ут шикелле, сине тешләп тә куйгалый.

Мин теге күксел сакаллы бабай кискән, әтием исә чынлап та тегеп биргән кыска балаклы, арык иңбашларыма көчкә генә эләгеп торган аркылы-торкылы баулы кара чалбарымны киеп, җиңел аякларым белән җил кебек йөгереп йөри башлаган идем инде. Без байдан калган аслы-өсле йортның караңгы кухнясында яшәдек. Өебездә күзгә ташланырлык әйберләр булуын хәтерләмим. Аның каравы гөмбәзе эченә кереп утырсаң, үзе бер квартира булырлык урыс мичебез бар иде. Миче мич тә бит, ләкин үзе генә дә ярты бүлмәбезне биләп тора. Ягъни җил аяклы малайга кинәнеп уйнарга ирек бирми. Шуннан ничек инде өй эчендә калмак кирәк. Тиздән минем йорт буенча сәяхәтләрем башланды.

Ул чакларны кием котлаттыра торган гадәт бар иде. Сиңа берәр кием тексәләр, ягъни кибеттән ботинка-мазар алып кайтып бирсәләр, син инде тиз генә өй борынча чыгып китәсең. Әлеге кара чалбарымны киеп куйганнан соң, мин дә чыгып сыздым. Кайсы күршегә генә кермим, «Котлы булсын!», «Өстеңдә тузсын!», «Яңасы өстәлсен!» дип башымнан сыйпыйлар, кулга берәр нәрсә тоттыралар. Инде бусагадан узып та синең яңа киемеңне күрми торсалар, син барыбер моны сиздерәсең, күрше апайгамы, әбекәйгәме күз атып карыйсың да чалбарыңа төбәләсең. Әле аңа, әле чалбарга. Инде дә сизмәсәләр, бармакларың белән кыска балагың очыннан тотып башыңны чайкаттырып торасың. Шундук күреп алалар, аннары, мактый-мактый, изге теләкләр тели-тели, кулыңа бер тиенне китереп тә тоттыралар. Сиңа шул гына кирәк. Бәхет кошын тоткандай, чыгасың да йөгерәсең.

Бер күршеләргә кергәндә юлым бик уңмады. Ишекләрен шактый кагып торгач кына ачтылар. Өй хуҗалары эштә икән. Эреле-ваклы балалар булса да, бәләкәй сеңелләре генә миннән чак кына кече, ә апалары белән абыйлары буйга да калку, яшькә дә өлкәннәр. Әлфиянең дә, Хәкимнең дә, кече сеңелләре Зәйтүнәнең дә иң әүвәл күземә ташланган нәрсәләре шул булды: өчесенең дә чәче әфлисун кебек җирән, өчесе дә ап-ак чырайлы һәм өчесенең дә битенә, бигрәк тә борын сыртларына калай күгәрекләре кебек сипкелләр сибелгән. Әле бергә уйнап, рәхәт балачакның сәхифәләрен башлап җибәргәч тә, мин соңга табарак шуны белдем: бу кечкенә күршеләрем гел дип әйтерлек өйдә ялгыз калалар, әти-әниләре хәтта эшкә киткән чакларында аларны өсләреннән бикләп тә киткәлиләр иде. Ләкин бу юлы, бәхеткә, ишекләре тыштан бикле түгел, алар мин килеп кергәннән соң, башта, бу нинди җәнлек дигәндәй, мәченеке шикелле түм-түгәрәк яшькелт-соры күзләре белән миңа карап тордылар, аннары көне буе берүзләре генә сугышып та, елашып та туеп беткән булсалар кирәк, яңа бер малайның килеп керүенә гаять тә куанышып, чинашып-чыркылдашып ике ягымнан эләктереп тә алдылар, өйгә мине, каз мамыгыдай җиңел тәнле малайны, җилтерәтеп алып кереп тә киттеләр. Үзебезнең ярым караңгы бүлмәдән соң аларның биек түшәмле, зур-зур тәрәзәле өйләре миңа әкияттәге патша сарае сыман булып тоелды. Ләкин барыннан да бигрәк мине гаҗәпләндергәне, әлеге зур тәрәзәләрдән туктаусыз нур бөркелеп торгандай, өй эченең гаять тә якты булуы иде. Мин хәтта бу яктылыкка күзем чагылып, аны йомып та тордым бугай әле. Шулай да өй җиһазларының күплеге, өстәл асларында да, почмакларда да әйберләрнең тәртипсез аунап ятуы иркенлекне кыса төшә. Аннары ниндидер тынчу ис килә, бигрәк тә ишек катындагы чиләк янында бу ис чыдап торгысыз иде.

Әлбәттә, монда чалбар да онытылды, без өйдә әүмәкләшеп котыра-котыра уйнаганбыздыр да – болары әллә ни истә калмаган. Истә калганы тимер үтүк иде. Мин башта аның үтүк икәнен дә белмәдем. Үтүк ул кытыршы чуенлы, авыр капкачлы һәм күмер белән кыздырыла торган була. Әти үзе теккән киемнәр өстеннән авызы белән пуф-пуф итеп су бөрки-бөрки, аны арлы-бирле йөрткән чагында, өскә парлар бөркелә торган иде. Бу исә очлырак башлы ялтыравык йомарлам кебек кенә бер нәрсә. Ләкин ул ак самавыр кебек, көзгедәй ялтырый иде шул. Ә мин әле бик кечкенә, һәр ялтыраган нәрсәне тотып карыйсым килә. Өстәвенә әлеге сипкелле йөзле җирән башлар ниндидер бер кызык та уйлап чыгарганнар булса кирәк, чыш-пыш серләшәләр, ишелгән каты җеп очын стенадагы тишеккә тыгып куйдылар. Аннары алар кояш нурларын уйнатып торган әлеге бәләкәй түмгәкне өстәлдәге бер тимер күтәрмәгә утырттылар да: «Бар ал, сиңа булсын!» – диделәр. Мин ике кулым белән дә ак тимергә барып тотындым. Иң әүвәл мин берни дә абайламый тордым, кулым ак тимергә ябышып калгандай булды, аннары, шултиклем авыртуга чыдый алмыйча, ике кулымны да тиз генә тартып алдым. Карасам, учларым да, бармакларым да кызарып пешеп чыкканнар. Шунда җирән башларның сикерешеп кычкыруларын, эчләрен тота-тота көлүләрен күрсәгез! Ә мин тиреләре бөтерелеп-бөтерелеп килгән кулларыма карап торам, кычкырып еламасам да, учларыма күз яшьләрем тәгәрәп төшә, һәм алар түзеп булмаслык итеп үтереп-үтереп ачыттыралар. Ә яңа күршеләрем, җирән йонлы җен балалары кебек, котырышып биешәләр, күзләреннән яшел очкыннар чәчеп кычкырышалар. Мин үземнең газабым белән аларга әйтеп бетергесез хозурлык китердем.

Миңа соңыннан әтием-әнием дә, өлкән кешеләр дә: «Һәр ялтыраган алтын түгел», – дип колагыма тукый килделәр. Ләкин гамьсез балачак һәр әйткән сүзне истә тотамыни?! Минем үземнең дә, ялтыравык тәтиләргә кызыгып, кешеләргә зыян китергән чакларым булды.

Минем туганнан туган ике апам бар иде. Әле фин сугышына хәтле үк бәхетле яшьлекнең гөрләп торган чаклары. Апамның кечесе – Мәчтүрә апам – озынчарак карасу йөзле булып, үзенең чем-кара чәчен, ул вакыттагы модага ияреп, муен тирәли кистергән, кәҗә мөгезе кебек алга табарак бөтереп тә йөри иде. Ул инде буй җиткереп килгән, гәүдәгә дә, эшкә дә гаять җитез кыз бала иде. Әнием тегүче сыйфатында мехкомбинатка урнашкач, күрәсең, мин Мәчтүрә апа карамагында кала торган булганмындыр, гел аның итәгенә ябышып йөри идем. Ә бервакыт апам миңа әйтмичә генә базаргамы, кибеткәме китеп баргач, мин дә аның артыннан чыгып йөгердем. Урам буенча бардым-бардым да кешеләр арасында чагылып киткәләгән кызыл башлыкны югалттым. Мин адаштым. Ә инде берничә көн узып, мин милиция ярдәмендә табылганнан соң, өйдә бик каты сөйләшү булды булса кирәк, Мәчтүрә апам, йөзе белән почмакка борылып, озак-озак яшь сыкты. Үземнең дә, Мәчтүрә апамның муенына асылынып, аның кара кашларына тия язып торган коңгырт төстәге моңсу күзләренә карап, мышык-мышык килгәнемне хәтерлим.

Күрәсең, апамның боегып калуы минем югала язып әти-әниемне хәсрәткә салуда гына түгел. Хәер, ул вакытларда балалар бер дә югалмый тормый, һәм моны Казан аша таборлары белән йөреп торган чегәннәрдән дә күргәлиләр, һәрхәлдә, аларга сылтыйлар иде. Низаг чыгуның сәбәбе тирәндәрәк, апам өйдә артык кашык булып саналып килде, ахрысы. Ник дигәндә, әле ятим дөньяга килгәнче үк, әтиемнәр 1921 елгы ачлык елында, ятим калган апаларымны да үз канатлары астына сыйдырып, ерак казах җирләрендәге Семи каласына киткәннәр, анда башлы-күзле булып матур гына яшәгәннәр һәм соңыннан да андагы тормышлары турында сагынып сөйли торганнар иде. Әтиемнәр мәгълүм сәбәпләр аркасында туган туфракка кайтырга мәҗбүр булганнар (ул сәбәпләрне мин соңрак әйтеп китәрмен). Апамнар да бәрәкәтле казах җирендә әйбәт кенә урнашкач, безнең әллә ни ишле булмаган гаиләбез Казанга кайтып, шуннан инде бер дә кузгалмаслык булып төпләнеп калганнар. Кайтуын кайтканнар да бит, ләкин бу, үз кайгыңны гына кайгыртып, тыныч кына яшәү озакка бармаган. Көннәрдән бер көнне энәле-җепле тагылып, ике апам да безнең өскә кайтып төшкән һәм, әтием әйтмешли, чөй өстенә тукыма булып яши башлаган.

Мин менә хәзер апамның яшь сарган зур күзләрендәге тирән кайгыны үземнең нарасыйлыгым белән аңлап бетермәгәнмен шул. Шулай да алга китеп булса да әйтергә кирәк, апамның язмышы соңрак зур фаҗига белән очланса да, ул каравыл кычкырып сыгылып төшә торган җаннардан булмады, тормыш рәнҗетүләрен эченә йотып, тыныч кына Казахстанга китеп барды, анда үзенең сынган күңелен эчтән төзәтергә тырышып карады. Ул шунда ук авыр сугыш елларын үткәрде. Үзе кебек каратутлы бер малай үстереп җай гына яшәп яткан җиреннән аның көтмәгәндә үле хәбәре килде. Юк, малаеның игелеген күрергә язмаган аңа. Самавыр куеп торган чагында, күлмәгенә ут эленгән, тәненең пешмәгән җире калмыйча, җиргә бәрелә-сугыла үлгән. Әле бездән киткән чагында өебезгә аның инде фасоны югалган кызыл калфагы калды. Бәйрәмнәр булган саен, урамда җилфердәгән әләмнәрне күрәм дә агач ефәге җебеннән эре шакмаклы итеп бәйләгән шул башлыкны исемә төшерәм. Кайчандыр ул урамдагы узгынчылар арасына кереп югалган иде…

Икенче апам гаиләбез өчен нык кына таянычка әйләнеп бара, ул «Спартак» ның азык-төлек комбинатында эшли, миңа да конфет-перәнник акмаса да тама торган иде. Шәмсенур апа белән безнең язмыш җепләребез бик озакка бәйләнде, бу хакта алдарак сүз күп булачак әле. Хәзергә шуны гына әйтәм: ул яшь чагында чыңлап торган ягымлы авазлы, бик тә җор күңелле таза гына кыз иде. Ул театрга йөрергә ярата, Мәчтүрә апам да, күп кенә иптәш кызларын да үзенә ияртеп, академиягә алып бара торган иде. Әйтәм бит, ул вакытлар әле сугышның кара сөремле көннәрен күз алдына да китермәгән көләч яшьлекнең шау-гөр килеп торган чаклары иде. Театр хәтта халыкның үз эченә килеп кергән, спектакльгә билетларны хезмәт ударникларына зур бүләк төсендә бирәләр һәм безнең апаларыбыз кебек яшьләргә театр, зур бәйрәмнәр кебек, әйтеп бетергесез куанычлар китерә торган иде. Бервакыт «Мактаулы заман» спектакленең бөтен Казанны шаулатканын хәтерлим. Апамнар, бу спектакльне карап кайтканнан соң, ничәмә атналар буена аны искә алып сөйләп йөрделәр. Шундый дәртләнеп, илһамланып сөйлиләр, әле театрның нәрсә икәнен белмәгән хәлемдә, ягъни сөйләүчеләрнең шатлыгына ияреп кенә, мин дә учымны учка чәпелдәтеп сугып куя торган идем. Ләкин минем хикәям болар турында, хәтта апамнар турында да түгел, ә бала күңелен кызыктырган тәтиләр, матур төсләр турында иде бит. Инде үземә алты-җиде яшь тулып, чын малай булып йөри башлагач та, мин әнә шул сихри матурлыкка таба омтылудан һич тыела алмадым һәм үземнең тыңгысызлыгым аркасында бервакыт үзем дә уңайсыз хәлгә калдым һәм кешене дә бәлагә тарыта яздым.

Беркөнне безгә, апамнар белән театрга барырга дип, чибәр генә бер кыз килгән иде. Мин дә игътибар итәрлек булгач, ул гади чибәр генә булмагандыр, күрәсең. Мин инде аны хәзер бала чагымдагыча, хыялымдагы сихри төсмерләрне дә кушып тасвир итә дә алмамдыр, күрәсең.

Ул тулган ай кебек якты чырайлы. Маңгаенда, нәкъ ак җептәй сузылып төшкән чәч юлы астындарак, бәләкәй генә тушь тамчысыдай кара миңе бар, ә чәч толымнары исә күгелҗем күлмәге өстеннән кучкыл чия төсендәге аркан кебек сузылып төшкәннәр. Барыннан бигрәк хәйран калдырганы шул: аның ак муеныннан икеме-өчме рәтле аллы-гөлле мәрҗәннәре асылынып тора иде. Ул киенгән – эше беткән, шуңа бер дә кабаланмый, күлдәге аккош кебек тыныч кына йөренгәли, күлмәкләрен үтүкләгән, сөрмә тарткан апамнарга булышкалый, хәтта керосинка өстенә кыздырырга куйган тимер шипшина алып, өлкән апамның чәчләренә бөтеркәләр ясап куя һәм, горур башын арткарак ташлап, ул бөтеркәләрне матур микән дигәндәй карап-карап ала.

Менә ул, апамнар ясанып беткәндә, минем яныма килеп, күлмәк итәген бармак очлары белән генә тотып иелә төште һәм исемемне белсә дә, кабат ни өчендер сорап куйды.

Минем күзем аның яшел, сары һәм кызыл нурлар белән уйнаклап торган мәрҗәннәрендә иде, шулай да мин ярым пышылдап кына исемемне әйттем. Ул, минем мәрҗәннәр белән мавыгуымны күреп:

– Тотып карыйсың киләме соң, матурым? – дип сорап куйды.

Мин:

– Эһе, – дип әйтергә дә өлгермәдем, кулымны аның матур ак муенына суздым.

Ник суздым икән? Ник мин муенса җебен саксызланып тарттым икән?

Җеп өзелде дә яшел, сары һәм кызыл мәрҗәннәр шыбыр-шыбыр идәнгә коелды. Алар өстәл, карават һәм сандык асларына тәгәрәп керделәр, минем аяк сыярлык идән ярыкларына төшеп югалдылар. Тавыш купты, ыгы-зыгы башланды. Өлкән апам кулга катырак иде. Кулын төйнәп, баш очымда йодрыгын уйнатып алды, хәтта бер сугуында, кунак апа минем башыма кулын куеп, мине аның йодрыгыннан саклап калды:

– Тимә! – дип кычкырды.

Ләкин барыбер апам болай да сөяк белән тиредән генә торган арык аркамнан бордырып чеметеп алырга өлгерде.

Мәрҗәннәрне иелеп һәм тез башлары белән үрмәләп җыя-җыя күлмәкләр дә таушалгандыр, бөдрәләнгән чәчләрнең дә рәте киткәндер, анысын инде карап торырга вакыт булмады, әлеге маңгаенда миңе булган, калын толымлы чибәр апа:

– Барабыз, мин сезне ложага кертеп утыртырмын, күлмәкләрегезне беркем күрмәс! – дип, апамнарны барыбер алып чыгып китте.

Шунысы бик нык хәтергә уелып калган: үземнең мышык-мышык мәрҗәннәр җыеп йөргәнне әйткән дә юк. Яшькә чыланган, калтыраган учым белән мәрҗәннәрне алып биргән чагымда, кунак апаның да озын керфекләрендә яшь тамчылары калтырап торуын күреп калдым. Ул мине кызганган сымак булып күренде. Дүрткә бөкләнгән чиста кулъяулыгының очын гына тидерә-тидерә күзен берничә мәртәбә сөртеп алса да, аның эре күз яшьләре берничә мәртәбә идәнгә дә тәгәрәп төшкән һәм минем аларны да, мәрҗәннәр кебек җыеп, үзенә кайтарасым килеп киткән иде.

Мин икенче көнне иртә белән дә саташып, сулыга-сулыга ятканмын булса кирәк. Апам эшкә киткән чагында, мине уятып, аркамның чеметкән турысыннан йомшак кына сыйпап куйды. Аның йөзе болай да таза, түгәрәк иде. Өстәвенә ул миңа әнә шул йөзен кояшландырып елмаеп та куйгач, мин, башымны беленер-беленмәс селкеп:

– Эһе! – дидем.

Ул көнне миңа кичен конфетның тагы да тәмлерәге – шоколад дигәне эләкте. Мәрҗән вакыйгасы шуның белән бетте. Аннары, ярама тоз салмасын өченме икән, теге чибәр апа да безгә килеп йөрмәс булды. Бәлкем, әле ул үзе дә онытылган булыр иде. Ләкин аның ак муеннары, нурлы йөзе һәм ягымлы тавышы бала күңеленә мәңгегә сеңеп калырлык берничә сәбәп бар иде. Без бит Кабан күле буенда үскән малайлар. Әлеге зур моңсу күзле Мәчтүрә апамның миңа сөйләгән әкиятләре арасында Кабан күленә бәйле бер риваяте дә бар иде. Ул риваять халыкта чынлап та булганмы, әллә апам аны туган яклардан аерылып чит җирләргә китәр алдыннан хәсрәткә батып үзе генә уйлап чыгарганмы, мин бу мәсьәләдә тәгаенен генә әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, апам риваятьне өзелеп яраткан Кабанына, бу күлнең әкияттәгечә айлы, сихри кичләренә бәйләгәндер кебек тоела.

Зөһрә исемле кыз булган. Ул бик ярлы, ләкин үзе кебек үк матур, баскан җиреннән ут чыгарырлык бер яшь кенә егетне яраткан. Әйткәнемчә, егетнең чибәрлеге дә, уңганлыгы да бар, тик байлыгы юк. Зөһрә-кызга байлык ниемә кирәк? Ул аңа кияүгә чыгарга дүрт куллап риза.

Тик кызның әти-әнисе усаллар. «Байлыксыз ничек яшәрсез, казык башын кимерерсезме?» – «Кимерсәк кимерербез, тик шул егеткә генә чыгам». – «Алайса, без сине каргыйбыз!»

Әти-әниләре бердәнбер кызларын каргыйлар: «Җир йөзеннән юк булсаң иде!..» – диләр. Менә инде кыз хәзер җир йөзеннән юк булырга, айга менеп яшәргә тиеш. Ул, айга китәр алдыннан, таң атканчы елап чыга. Аның күзеннән кайнар яшьләре елгалап-елгалап ага һәм төне буе түгелгән күз яшьләреннән мөлдерәмә күл хасил була. Бу риваятьтә казык тешләрен ыржайта-ыржайта кабан дуңгызлары чабып йөрмәсә дә, ни өчендер күлне Кабан дип атаганнар. Бәлкем, аның исеме борын-борын заманнарда Зөһрә-кыз күле булгандыр. Халыкта тагы да кыскарак итеп Зөһрә-күл дип йөртүләре дә бик мөмкин бит.

Аннары мин нишләптер, балалык кирелеге белән микән инде, Зөһрәнең айга менеп китүенә дә ышанып бетмәдем. Маңгай уртасында ясмыктан чак кына кечерәк миңе булган ак чырайлы, авыр толымлы һәм күлмәге кебек үк зәңгәр күзле теге апа безгә килеп чыккач, мин бервакыт, аңа чак кына йомыла төшкән керфекләрем аша карап, Зөһрә-кыз бит бу дип уйлап та өлгермәдем, шундук үз уемнан үзем сискәнеп тә киттем. Бу охшатуым шулкадәр дөрес булып тоела иде, ул балалык фантазиясе белән өртелеп еллар буена күңелемнән китми йөрде. Әгәр хатирәләр яңартылып тормаса, бу сурәт тора-бара тоныкланыр һәм бөтенләйгә онытылыр да иде. Тик мин үсә төшеп, каршыдагы биек мәктәпкә укырга йөри башлаганда, әле яр буе тирәкләренең бер генә яфрагына да сары иңмичә, көзнең рәхәт җылы җилендә лепердәшеп утырган бер кичендә, күлгә бер матур кыз баткан дигән хәбәр таралды. Үзен бик тиз тартып чыгарганнар да, ләкин бик күп су йотып өлгергән. Кызны одеялга салып чайкап карасалар да, косып чыгара алмаган, һушына килмәгән. Җирдәге одеял өстендә нәкъ тере кебек ята икән.

Күршебез Нәфисә әби:

– Үзем күрдем, бу тиклем дә матур итеп яратыр икән Ходай! – дип, кулы белән ботына сугып куйды: – Ул маңгаендагы фәрештә мөһерен күрсәң, ул ефәк толымнарын күрсәң! Ник кенә ата-ананы санга сукмый икән бу кыз балалар?! – дип уфтанды Нәфисә карчык, аннан йортыбызның аскы катында яшәүче кипкән балыктай ябык хатынга пышылдап кына әйтте: – Карале, Хәят, алданган, ди, бит.

– Тфү, тфү, әстәгъфирулла, – дип төкеренеп алды Хәят апа, аннан Нәфисә карчыкка усал гына карап куйды: – Алданмасын, шул кирәк! – диде.

Бу сөйләшү вакытында минем чәч төпләрем чемер-чемер килде.

Фәрештә мөһерен Нәфисә карчык авызыннан берничә мәртәбә ишеткәнем бар – миң була инде ул. Аннары зәңгәр күлмәге, калын ефәк толымнары… Минем болай да башым авырткалый, бигрәк тә күлдә күгәргәнче коенганнан соң, тимер кыршау белән кыскандай, башым авырта иде. Инде менә хәзер башым әйләнеп, аңкы-миңке хәлдә өйгә кердем дә сандык өстенә бөгәрләнеп яттым. Мәчтүрә апаның читкә киткәненә бер-ике ел. Шәмсенур апа да, кияүгә чыгып, Газиз җизнинең агасы яшәп яткан Әстерхан каласына китте. Мин, үз-үземә хуҗа булып, япа-ялгыз калдым. Япа-ялгыз диюем шуңа: әти белән әни көне-төне эштә иделәр.

Ләкин бала бала инде. Ул, сандык өстенә менеп ятса да, өстенә юка гына бер җәймә булса да ябынырга кирәк икәнен белми. Мин, чыдап ята торгач, өшеп үк киттем. Тешем тешкә тимәде, калтыравым хәтта гүя сандыкка күчте, ул зың-зың килеп селкенеп торды. Бу әүвәле дә мине әледән-әле җәфалый торган чып-чын бизгәк тоту иде.

Медицина фәнендә шундый аңлатма бар бугай: тәндә каршылык көче бетсә, ягъни иммунитет зәгыйфьләнсә, сырхау кешене бары тик карап торган вакытында да кәефсезләнеп китүең мөмкин. Ә мин ныгып җитмәгән сөяк булмавым гына түгел, суга батуның нәрсә икәнен үзем дә кичергән, инде шул ук суда җанын калдырган кыз турында иләмсез сүзләр ишеткән, өстәвенә үземнең яшь канымда Себер бизгәген алып кайткан булганмын. Чөнки мин Семипалатинскида тудым, ә анда мине тайганың озынборыны тешләгән булган, күрәсең.

Бизгәгемнең яңаруына суга батып каравым да ярдәм иткәндер дип әйтеп киткән идем инде. Ә ул хәл болай булды.

Элекке елларда, сугышка хәтле үк әле, Кабан күлендә берничә мойка бар иде, моны төп казанлылар хәтерли дә торгандыр. Аларның берсе Мәрҗани мәчете астында ярты чакрымга сузылып киткән бакча турысында иде. Мойканың бәләкәй кишәрлек сыман уелдыкларында хатын-кыз көне буе мәш килә: бәләкләр белән суга-суга кер уа, мунчала белән ышкый-ышкый юрган юа, бигрәк тә анда кер чайкарга төшүчеләр күп була торган иде.

Ә малай-шалайны әйткән дә юк, аларның кинәнеп уйный торган урыннары ул. Әлбәттә, билет сатучылар малайларны куып торалар, шуның саен алар анда кереп торалар. Мойка тирәсендә дә, сулы уелдыкларда да көтүе-көтүе белән маймычлар йөзә, хәтта бу маймыч көтүләрен иярткән олы-олы көмеш балыклар да күренгәли. Аннары анда шыпырдый-шыпырдый, бакалар шикелле коенуы үзе бер рәхәт, арысаң, басма такталарына тотынып ял итәргә дә була. Менә мин дә анда кайвакыт көнемне уздыра торган идем. Ләкин минем әлеге бәхетсезлегем бик кечкенә чагыма туры килде, мин әле ул вакытта йөзә дә белмим, хәтта тездән суга керергә дә куркам. Ә менә мойкада ялантәпи белән лач-лоч йөгереп йөрүе кызык. Һич югы, үскәнрәк малайларның су эчендә котырышуларын күзәтүе кызык. Бервакыт малайларын да, уктай атылышып йөргән маймычларын да карап туйгач, мойкадан ерак түгел вак дулкыннар өстендә сикергәләгән бер алсу алмага күзем төште. Алма дулкыннар белән мойкага таба килә, ләкин бик акрын килә. Инде килеп җиттем дигәндә дә, шул ук дулкыннар белән уйный-уйный, кире китеп барды. Әнә шулай бер ерагаеп, бер якынаеп, сикерә-сикерә йөзгән вакытында, мин аны эләктереп алмакчы булдым, кулым белән аңа таба үрелдем һәм, мойканың лайлалы тактасында аягым таеп, чулт итеп суга чумдым.

Инде буй җиткереп үсеп беткәч тә, әти миңа: «Поездга бик якын килмә, суырып ала ул», – дип әйтә торган иде. Мин суга чумып та киттем, мойка астына суырылып та кердем. Шулай да мин баш очымда хатын-кызларның кычкырып җибәрүләрен, тып-тып йөгерешкәннәрен тонык кына ишетеп калдым, аннары, башым артка кайтарылган хәлемдә, экрандагыча, кояшлы якты яссылыкта мойканың уелдыкларга бүлгәләнгән кара шәүләсен күрдем. Шуннан инде күзалларым сүнеп китте…

Мин Кабан күлендә суга батучыларны бик күп күрдем. Аларга җан өрдерү өчен ниләр генә эшләп бетермиләр иде. Мөгаен, мине дә шулай иткән булганнардыр. Мин караңгылык эченнән якты дөньяга чыкканда, тирә-якны үз күзем белән күрерлек хәлгә килгәндә, әнием мине сөлге белән ышкып тора иде. Ул мине яткырып та, утыртып та, хәтта бастырып та туктаусыз бөтен тәнемне ышкыды. Мин аның күз яшьләрен дә күрмәдем, акырып елавын да ишетмәдем, тик әле сулары чыгып бетмәгән колагыма аның сызланып ыңгырашкан авазлары гына чалынып-чалынып киткәли иде. Ләкин бер нәрсә аермачык исемдә калган. Әнә шулай шыңшып тәнемне уып торган чагымда, ул кинәт гасабиланып миңа сөлге белән китереп сукты, тагын кизәнеп сукмакчы булды. Ләкин мин монысында суктырмыйча башымны иеп калдым. Иелеп калдым калуын, тик сандык өстеннән идәнгә егылып төштем. Мүкәләп, гәүдәмне акрын гына турайтып аягүрә басканда, борыным шабыр кан иде. Әнием мине шундук кочагына алды:

Yaş sınırı:
0+
Litres'teki yayın tarihi:
07 temmuz 2023
Yazıldığı tarih:
2013
Hacim:
341 s. 3 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-02461-7
İndirme biçimi:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Bu kitabı okuyanlar şunları da okudu