Kitabı oku: «Асыл ташлы муенса», sayfa 2
* * *
Шушы вакытта Гөлбануларга каршы гына салынган урыс капкалы йортның бердәнбер варисы булган Ихсанбай тармакланып үскән тирәк төбендә Гөлбануны көтте. Бүгенге Сабантуйның үзенә җиңү китермәвенә артык хафаланмый ул, әмма аны калак сөягенә салучысы кем бит әле! Һашим! Теге вакытта мәктәптә шуның муенын борырга өлгермәгәненә үкенә хәзер Ихсанбай. Шәһәргә олагуы шәп булган иде дә, кайткан бит әле. Ихсанбайның җиңелүе Гөлбанудан да булды шикелле. Үзенең киемнәре, төс-сыны белән кинәт килеп чыкты. Башка берәү белән дә көч сынашып карамастан, Ихсанбай Һашим белән көрәшергә булды. Шулай да Гөлбануны күреп каушамаса, бирешмәс иде әле Ихсанбай. Әле дә ничек каршыларга белми ул Гөлбануны. «Кәләшем бул, гомерлек ярым бул!» дисә, ни дияр икән? Улының бу тәкъдименә әтисе ничек карар тагы? Эчеп алган саен: «Мин – бөек хан токымы!» – дип күкрәк сугарга яраткан нәрсә хәерче кызы кирәкми безгә дияр микән? Бәлки, әнисе күндерер әтисен? Башка күршеләре белән ияк кагып кына исәнләшсә дә, Гөлбануны да, аның чирле әнисе Шәһәрбануны да ифрат якын күрә бит ул. Әйе, бар өмет әнисендә. Тизләтмәсә, Ихсанбай Гөлбанудан тиз арада колак кагачак. Бүгенге Сабантуй Тирәкленең генә түгел, күршедәге Сабаклы егетләренең дә күзен ачты. Ә Һашим?.. Ихсанбай, күзләрен йомып, тешен шыгырдатты: Гөлбану бит шуңа, шул ятимгә янчык бүләк итте!
– Ихсанбай!
– Гөлбану! – Әмма аның куанычы бушка булды: күзен ачканда, йөзенә елмаю галәмәте чыгарып, Сәбилә басып тора иде. – Син?
– Әйе, мин… – Сәбилә, ике кулын алга сузып, аңа омтылды. – Әйе, мин… Читкә тибәрмә мине, ялгыз итмә! Ул… ул бит сиңа беркайчан да килмәячәк…
– Нәрсә сөйлисең син? – Ихсанбай аның изүен йомарлап тотып алганын үзе дә сизми калды. – Артымнан каравыллап йөрүеңне кайчан ташлыйсың син?!
– Теләсәң – колың, теләсәң олтырагың булырмын – кире какма мине, Ихсанбай!!!
Ихсанбайның борып тотуыннан төймәләре коелып, күкрәге ачылып киткән Сәбилә егетнең муенына сарылды, аның муенын, иреннәрен үпте.
– Нишлисең син, Сәбилә?! – Тән якынлыгыннан суына барган Ихсанбай бу сүзләрне ыңгырашу катыш әйтте. – Мин бит сине яратмыйм!
– Яратма… Минем яратуым икебезгә дә җиткән! – Сәбиләнең иреннәре кебек үк комсыз, уттай янган бармаклары һаман да түбәнгәрәк үрмәләде. – Ташлама мине, кызган… Безнең бит… балабыз булачак…
* * *
Гөлбанудан калып, Фәүзия күпме утыргандыр… Менә ул Гөлбану торган җир… Шушында торган җиреннән ярдәм сорап, ялварып, үзенең аккош канатыдай нечкә кулларын сузган иде ул… Өзде баланың өметен Фәүзия, чәлпәрәмә китерде. Әмма үзенең кысылуы белән аларны Ходай кушмаганны кылудан аралады: канга кан кушылудан коткарды! Әй бу язмышны! Кайсы уйламаган яктан китереп сукты ул тагы Фәүзиягә… Кемнәрнең каты каһәре төшеп кенә Барсынбикә-Фәүзиягә шушындый каһәрле язмыш җибәрде икән Ходай?! Фәүзия-Барсынбикә. Сибгат-Диңгезхан. Әй язмыш, язмыш, язмыш… Ил анасы, ил агасы булыр Диңгезхан белән Барсынбикәне шушы хәлгә нәрсә, кем төшерде?.. Көтү-көтү өерелеп, басу-кырлар иңләп йөргән малларыбыздан, кымыз-әйрән күпереп утырган турсыкларыбыздан, диңгездәй җәйрәп яткан дала-йортыбыздан нәрсә аерды безне, нәрсә яздырды?.. Әй Ихсанбай, балакаем… Шушы вакытта син кызларның иң сылуын үзеңә каратырлык асыл егет булыр идең дә соң… Гөлбануым… Гөлбану да түгел иде бит исемең: Күксылу син! Күзләреңдә күксел әрем төсе булганга күрә кушкан идем сиңа шул исемне. Ак тирмәмнең коты булып, чырылдап-сайрап уйнап йөргән ике кошчыгым, йөрәк майкайларымны сыздырып, бер-берегезгә гашыйк булдыгыз… Әгәр бүген мин сезне аермасам, үз балам үз бусагама килен булып кына төшә иде бит… Озак уйладым бу хакта, Ихсанбайның Гөлбануга барыр юлына киртә артыннан киртә куйдым… Ай, озак интектем, озак җәфаландым… Хак Тәгалә бутаган язмышны гади бәндә ихтыяры белән ничек сүтим?!
И Раббым!.. Аптырагач, сиңа да тел тидерәм. Ә бит үзем, бары үзем гаепле барысына да!.. Ничек кенә мине җир йотмый да, ничек кенә бу кояш киптереп, көйдереп үтерми?!
Фәүзия кайнарланган учы белән әле генә Гөлбану басып торган җирдәге үләнне сыйпады: ә нинди килешә аңа әнисеннән калган кызыл күн итекләр… җилән… чулпылар…
Әнә кемдер Ихсанбай Гөлбануны көткән тирәкләр ягына йөгерде. Бармый булмый: язмыш куласасына килеп капкач, көчең беткәнче көрәшми, карышмый чараң юк.
«Шушындый чакта әнисе генә җитмәгән иде!» – Тирәкләр төбендә чалкан төшеп яткан Ихсанбай тиз генә итәк-җиңен җыеп өлгермәгән Сәбилә яныннан торды. Фәүзия бик әкрен якынайды, аларга чәч-башларын рәтләргә вакыт калдырды. Шуннан Ихсанбайның колагына әнисенең боерулы, һәр өне һәр күзәнәгенә үтеп керерлек тавышы яңгырады:
– Безгә әйтми-нитми, гомерлек ярыңны шушыннан алырга карар иткәнсең икән, улым, инде мине тыңла: гомерең ахырынача шуны иш итәсең, килен кеше алдында башын югары чөеп, ирем – Ихсанбай, мин – аның хатыны дип яшәрлек булсын! Ишетсен колагың, Ихсанбай! Мин ике сөйләмәм.
Әнисе каршысында җир ярылса, шунда кереп югалырдай уңайсыз хәлдә калган Ихсанбайга дәшми буйсынудан башка чара калмады.
* * *
Шәһәрбану кызының кайтканын ашкынып, тыны белән тартып алырдай булып көтте. Фермадан Гөлбану караган бозауларга сөт эчереп кайткач та абзар артына чыкты. Кызы артыннан үзе дә чыгып китәр иде, аяклары сызлый. Әллә тешен кысып чыгарга да китәргәме? Ай, бу бала бер бәлагә генә очрамаса ярый да… Әллә нигә кидерде бит үзе кагылырга да курыккан киемнәрне, шайтанмы тартты аның кулыннан, иблисме котыртты… Адәм күрке – чүпрәк, янәсе. Күптән ташлыйсы иде шул киемнәрне, ташу вакытында елгага гына ташлыйсы иде.
Йа Ходай! Ишеттергән Шәһәрбануның хафасын Гөлбануга! Әнә килә аның күгәрчене! Яшел хәтфә өстеннән йөзеп кенә килә аның алтын чабагы! Түзеп тора алмады Шәһәрбану, сызлаган аяклары белән алпан-тилпән килеп, каршысына атлады. Аһ, ни булган бу балага? Нигә әле аның иртә белән генә май кояшыдай балкыган йөзен кара болыт баскан?
– Әни!.. – Күкрәгенә сыенып үксегән баласы йөрәгенең ауга эләккән кошчыктай тыпырчынуын тойды Шәһәрбану. И бала, бала… Үз йөрәге астында йөртмәсә дә, тулгак газаплары белән үзе тудырмаса да, бар булмышы, бар вөҗүде белән ярата бит шушы баланы Шәһәрбану һәм аның тойгыларының ихласлыгына күктәге кояш та бер Ходай шаһит.
– Ни булды, балам? Кем мыскыл итте? Кем рәнҗетте?!
– Әни!.. – Тыела алмый, сүзен әйтә алмый Гөлбану, аның күзләреннән Шәһәрбануның ялангач муенына аккан күз яшьләре гүя яндырып, пешереп ала иде. Кайдан җыелган бу чаклы ялкын яшь кенә бер балага?
– Сөйлә, балам, әйт… Җиңелрәк булыр. – Шәһәрбану үзе дә елый, аның ябык гәүдәсе кызын рәнҗеткән билгесез кешегә рәнҗеш белән тулыша.
– Әни! Миңа Ихсанбайның әнисе… Фәүзия инәй… киемнәрне… утка ягарга кушты. Ихсанбайга… мине… беркайчан да, – Гөлбану, үкереп елап, җиргә егылды.
– Фәүзия?! Бу киемнәрне?! – Шәһәрбану башта көл кебек агарды, аннан, катгый бер карарга килгәндәй булып, кызын ашыктыра башлады: – Алай икән… Тор, балам, чү! Кеше ишетер! Гөлбану Сабантуйдан мәсхәрәләнеп кайткан икән диярләр.
Төнне әни дә, кыз да керфек тә какмый үткәрде. Ә үзләре лампага ут алып та тормадылар. Каршы йортта, Ихсанбайлар өендә дә йокламадылар – анда килен төшерделәр.
Иртән Шәһәрбану идарә ягыннан ат җигеп утырып кайтты. Ашыгып өенә керде дә әле йокысыннан да уянмаган кызы янына килде:
– Тор, балам. Китәбез. Күчәбез.
– Кая?
– Урыс утарына!
– Нигә?
– Чучка карарга кеше таба алмыйлар иде – риза булдым.
– Чучка?! – Чиксез аптыраудан зураеп киткән күзләрен әнисенә текәп, Гөлбану торып утырды. – Чын әйтәсеңме, әни?!
– Аптырама, балам, тереклекнең барысын да Аллаһы Тәгалә яраткан.
Шул сәгатьтә үк Шәһәрбану ярсу бер кызулык белән тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта какты, барлык әйберләрен арбага төяде дә атның кабыргасына чыбык белән сыдырды.
«Урыс утары» аларны котсыз ялгызлыгы, тирә-ягына өелгән чүп-чардан, тирес суыннан таралган укшыткыч исе белән каршы алды. Революциягә тиклем үзенең зурлыгы, басуларының уңдырышлылыгы белән адәмнең күзен кыздырып яткан бу алпавыт җире хәзер Шәһәрбану белән Гөлбану кебек ятимнәрнең борын төртер җиренә – Тирәкле авылының Себеренә әйләнгән.
Әнә чүп-чар өеме арасында пычранып беткән Шәңгәрәй йөри. Шәңгәрәй – аның мулла кушкан, авыл Советында теркәлгән исеме. Аннан тыш бала акыллы җиткән егетне «Шарик» дип тә йөртәләр. Бу кушаматны аңа кем таккандыр, мәгәр шушы түгәрәк битле, зур башлы, кыска гына аяклы Ходай бәндәсенә исеменә караганда кушаматы ныграк ябышкан. Ишмөхәммәт-Ишмәмәтнең беренче хатыныннан туган бу малай әнисе исән чакта, урамда эт талаштырып, әби-чәбинең тавык кетәгенә кереп, йомыркасын урлап, базына төшеп, каймагын ашап, кеше көлдереп, авылда яшәде. Ишмәмәт мунчада ис тиеп үлгән хатыны урынына балдызын алгач, яшь хатын Шәңгәрәйне утарга алып килеп, Габделәхәт исемле малайның ярдәмчесе итеп бирде.
– Әйдә, апай, урнашыгыз, – Габделәхәт уңайсызланып кына елмайды, – тормыш бездә шәптән түгел инде…
– Кыш бик суыктыр инде. – Шәһәрбану үрмәкүч пәрәвезе сарган түшәмгә, юештән мүк каплаган стеналарга күз салды.
– Яксаң җылына болай… Миче төтен кайтара. Утын җиткереп булмый, җәйдән әзерләргә кеше җитми. Ярдәмгә Шәңгәрәйне җибәргән булдылар да – анысы үзе ун дуңгызга торырлык.
– Ичмасам, стеналарны агартып алырга иде. – Шәһәрбану зур өйнең бер почмагында катып торган кызына карады. – Гөлбануга күңеллерәк булыр иде диюем…
Габделәхәт шунда гына игътибар итте шикелле кызга. Аны күргәч, эченә җан кереп киткәндәй булды. Икенче көнне үк ишегалдына бер йөк ак балчык китереп аударды, утынның да корысын тапты.
Менә шулай дүртәүләп яшәп киттеләр алар утарда. Җәй ничек тә үтте. Әмма кыш… Күз ачкысыз бураннарына да, суыгына да түзәр идең, дуңгызларга азык җитмәү үтте үзәкләренә. Кеше кеше инде: ач булса да түзә, менә дуңгыз ачыкса… Алар шикелле мал актыгын күргәне булмады Шәһәрбануның, чак кына карамыйчарак торсаң, әниләре үз балаларын ашый башлый. Чырылдатып, ерткыч комсызлыгы белән кинәнеп ашыйлар шуларны.
Шушыларны күргән саен, Гөлбану елый, авылга кайтыйк, ди башлый. Җитмәсә, ачтан үлгән дуңгызларны Габделәхәт белән әнисе туныйлар, зур казанга салып пешерәләр дә әштер-өштер генә көрпә кушып, дуңгызлар алдына куялар. Кыш җитеп, суык төшкәч, Шәңгәрәй бөтенләй көйсезләнде, мал астын чистартырга да чыгарып булмый.
– Бар инде, Шәңгәрәй, чык, Габделәхәтнең берүзенә кыен бит, – дип инәлә аңа Шәһәрбану.
– Ы! Тышта буран, мин бураннан куркам!
– Без дә буранда йөрибез. Габделәхәт белән Гөлбану, буран дип тормый, утынга баралар, салам алып кайталар…
– Ы!
– Нигә? Нигә тыңламыйсың, Шәңгәрәй?!
– Кызыңны кәләс итеп бирмисең бит үзең…
– Бирәм, Шәңгәрәй, бирәм.
– Кашан?
– Менә көн генә җылынсын да…
– Кишә дә су-сулай дигән идең…
– Шуннан мин нишләтим? Әйт әнә буранга, дуламый торсын!
– Ярар, шыгам… Тик кызыңны Габделәхәткә биреп куйма!
– Ярар, дидем бит.
– Мин матур, Габделәхәт алама!
– Әйе, Шәңгәрәй, син матурсың.
– Уңганмын!
– Уңгансың, Шәңгәрәй.
– Акыллымын.
– Акыллысың, Шәңгәрәй.
– Кызыңны ыстубы бирәсең!
– Бирәм, Шәңгәрәй, әйттем бит!
– Мин оштым, Сәһәрбану апай! Абзарны виш көрәп шыгарам, шушкаларыңны да көрәп түгәм!
– Ай, шакшы Шәңгәрәй! Тиеп кенә кара чучкаларга! – Шәңгәрәй артыннан ишек ябылырга өлгерми, Шәһәрбану сырмасына ябыша – булыр бу әкәмәт кешедән, карап тормасаң, туңдырып үтереп бетерер хайваннарны.
Төтенгә, буранга, юклыкка, хәсрәткә чәчи-чәчи, көннәр бер-бер артлы үтә торды. Теге хәерсез Сабантуй көненнән соң Гөлбануның күңеле сулып, сүнеп калды. Ярый әле янында Габделәхәт бар. Кич булса, тальян гармунын алып, сагышлы моңга тулы җырларын суза:
Агач чүлмәк, авызы тар,
Пешә солдат ашлары…
Кошлар очып җитмәс җиргә
Китә солдат башлары.
Гөлбану да, Шәһәрбану да, һәркайсысы, үзенчә моңланып, җыр тыңлыйлар. Шәңгәрәйнең генә колагы да, күзе дә идән ярыгында: ул, дөньясын онытып, тычкан аулый.
Их, үзкәем, их, үзкәем,
Их, үзем каен булсам,
Их, үзкәем каен булсам,
Син былбыл булып кунсаң…
– Әни, нигә син бер дә әтием хакында сөйләмисең ул? – Гөлбану йөрәксенеп әнисенә карый.
– Үлгән кешенең туфрагын кузгатырга ярамый бит, кызым. – Шәһәрбану кызының соравыннан инде ничәнче тапкыр шушы рәвешле тайчана.
– Үлгән кешене искә алырга да ярамыймы?!
– Без бит озак яшәмәдек. Ул үлгәндә, син тумаган да идең. Ул… язгы ташуда батып үлде. Агып китте. Хәтта гәүдәсен дә тапмадылар.
– Ул хакта сөйләгән идең…
– Сөйләгәч…
– Юк, ул менә ниндирәк кеше иде? Төсе, холкы…
– Нинди дип, кеше нинди була соң? Гади иде, синең кебек иде, матур иде.
– Ә нигә без авылыбыздан күчеп киттек?
– Ул заманда… күпләр күчте.
– Еракмы ул авыл?
– Төпченмә инде, балам. Ул авылда синең бернинди зат-зәверең юк. Юк белән баш катырганчы, әнә бәйләмеңне ал, үзеңә бирнәлек әзерлә.
– Нигә кирәк ул?
– Бәй, син кыз түгелме? Кияүгә чыкмыйсыңмы?
– Әллә тагы, – «кияү» сүзен әнисеннән беренче тапкыр ишеткәнгәме – колакларына ут капты Гөлбануның, – инде чыгып тормамдыр шул кияүгә.
– Абау, иске авыздан яңа сүз дигәндәй. – Шәһәрбану кызына аптырап карады. – Ул ни дигән сүз?
– Кеше көлдереп… Дуңгыз караучы кызны кем алсын?
– Эшнең ояты юк.
– Ояты булмаганга дуңгыз карарга кеше тапмыйлар икән!
Ә тышта төн. Якында гына бүре улаганы ишетелә. Габделәхәт, гармунын куеп, абзар-кура тирәсен карарга чыккан арада, кемдер тәрәзә чиертте. Шәһәрбану сагайды, утын агачы тотып, ишек янына килде.
– Кем бар анда?
– Яучылар килгән, Шәһәрбану, ачыгыз!
– Абау. – Шәһәрбану ишекнең келәсен ычкындырып җибәрүгә, Һашим һәм аның атасы белән бертуган энесе килеп керделәр. Шәһәрбану каушады, кулындагы утынын кая куярга белми аптырап торды.
– Сез инде, Шәһәрбану карендәш, кияү егете белән бергә кыз сорарга килгәнгә ачуланмагыз. Убыр йөрмәс төндә Һашимсыз кая чыгып китәсең?
– Төннең көне бар, – Шәһәрбану аның исемен исенә төшерә алмый газапланды, – теге ни… кем…
– Бәшәр.
– Әйе, Бәшәр, көн бар, йола бар.
– Шулай да ул, – Бәшәр уңайсызланып тамак кырды. – Һашим бит… Шәһәрдән эңгер төшкәндә генә кайтты…
– Кайтса, шуннан? – Шәһәрбануның нык борчылганда йә дулкынланганда күзе тартыша башлый. – Ут алырга кайтмагандыр бит шәһәрдән?
– Алайга китсә, – Димче диңгез кичерә, дип, Бәшәр бирешмәскә булды микән, тавышын көрәйтә төште, – үзеңнең дә уттан кызу чакларың булмадымы?
– Синең белән миңа, кем, Хәйрелбәшәр, гыйшык хатирәләренә бирелү килешми.
– Анысы шулай да… Яшьләр ни дияр бит әле?
– Яшьләрнең әти-әнисе бар, Хәйрелбәшәр. Төнлә килеп кыз сорау йоласын күргәнем юк иде әле! Бигайбә.
– Бәй, чәй дә эчерми кире борасыңмы?
– Гамәлегезгә күрә әмәле.
Өнсез калган Гөлбану Шәңгәрәй белән Габделәхәт яткан якны бүлеп корылган чаршау артыннан чыкмады; Һашим, баскан җирендә таптана биреп, абыйсының җилкәсенә кулын салды:
– Кайтыйк әйдә, уңмадык.
Шушы хәлдән соң күп тә үтми, Ишмөхәммәт килде, малаена алмаш кием, азык-төлек тапшырганнан соң, Шәһәрбануга эндәште:
– Кызыңны камсамулга алалар. Миңа, ни, утыртып алып кайтырга куштылар. Юлга, ни, көрт салган. Атка, ни, авыр булса була инде. Райком, ни, куша бит.
«Камсамул» дигәнне ишеткәч, Шәһәрбану карышмады: «камсамул» ы да, «партия» се дә хөкүмәт эше бит дип уйлады, ә хөкүмәткә каршы барып буламы?
* * *
Ул көнне комсомолга байтак яшьләрне алдылар. Унбиш-уналты яшьлек үсмерләрдән ФЗӨгә китәргә шул көндә үк гариза яздырдылар. Гаризаны Гөлбану да язды. Аның бу шайтан элмәгенә әйләнгән дөньядан ычкынасы, икенче тормышка очасы килде. Китәргә дә кабат кайтмаска! Һашимы да, Ихсанбае да, Сәбиләсе дә, дуңгызлары да – бөтенесе бергә чукынып кына китсеннәр! Әнисе генә жәл менә…
Шул уйлары белән клубтан чыгып, Гөлбану өйләренә табан атлады. Мөгаен, ул бүген Маһинур күршесенә кереп кенә йоклар, ә иртәгә… Иртәгә ул шәһәргә китәчәк. Авылда инде бер көнгә дә калмаячак Гөлбану. ФЗӨ дигәннәре дуңгыз караудан да җирәнгечрәк түгелдер әле. Әнисенә әлегә хәбәр итми торыр, белеп алса җибәрмәячәк.
– Гөлбану!
Карны шыгыр-шыгыр китереп артыннан йөгергән кеше әллә Һашим инде?
– Ай!..
– Нидән курыктың, Гөлбану? Фызыуга китүдән курыкмаган батыр камсамулка артыннан егет ияргәнгә генә куркамы инде?
– Син үзең кайчаннан бирле шәһәрдә йөрисең – үлмәгәнсең.
– Ул бит мин, Гөлбану, йә, нигә эреләндең? Килгән яучыларны кире бор, артыңнан килгән егетләр белән юньләп сөйләшмә… Хан улын көтәсеңме әллә? Хан малайлары дуңгыз исе килеп торган кызларны вапшы-ты үлеп яраталар, ди!
– Аның каравы дуңгыз исе килгән кызлар аракы исе аңкыган егетләрне үлеп күрә алмыйлар, ди. – Гөлбану бу сүзләрне әйткәндә, үзләренең өй капкалары янына килеп җиткәннәр иде.
– Уһу-у… Шулай ук димени?! Хәзер мин сиңа дуңгыз караган кызларның эчкән егетләрне ничек итеп күралмаганын күрсәтәм икән…
– Нишләтмәкчесең? – Бер класста, бер парта артында утырып укыган кешесеннән курку башына да килмәде Гөлбануның.
– Хәзер, күрерсең… – Һашим күз ачып йомган арада Гөлбануның кулларын артка каерды да, бер кулы белән борып тотты, икенчесе белән аның башын кысып, аракы исе аңкып торган авызы белән иреннәренә ябышты… Хатын-кыз кулы белән генә ныгытылган өй ишеге бер тибүдә бернинди каршылыксыз ачылды. Һашим типмәсә дә, җилдән генә дә ачылыр иде әле ул.
– Ы! Кит! Кагылма!
– Кычкыр, ела! Урыс утарында уйнаш итеп туймасаң, туй менә!
– Хәшәрәт!.. – Гөлбануның чарасызлыктан калтыранган иреннәрен тагы шул сасык авыз үпте, йөгерек куллар өс киемнәрен өзгәләп-ерткалап атып, үзен сәкенең коры тактасына китереп салды. Шул минутта диярлек имәнеч авырту Гөлбануның күз алдында утлар уйнатты, тактагамы, бүрәнәгәме бәрелгән башы аңыннан яздырды…
– Әни… су… су бир әле, әни! – Тамагы кипкән Гөлбану күзен ачып тирә-ягына карады.
– Аһ!.. Һашим?! Син монда нишлисең?!
– Әни… – Һашим кеткелдәп көлде. – Әниеңнең генә кызы шул син хәзер…
– Ай!!! Нишләдең син, Һашим?! – Үзенең ялангач тәнен күрүдән аңына килгән Гөлбану кычкырып елап җибәрде. – Ерткыч син, Һашим!
– Исеңдә тот, Гөлбану: ирләрнең барысы да ерткыч. – Ул тагы хихылдап көлде. – Әлбәттә, Габделәхәт белән Шариктан башкасы, ике имгәк. Пешеп, авызларына төшәргә торган алманы да йота алмаганнар.
– Инде нишләргә миңа, инде ни хәл итим? Әни!..
– Нишлисең… Менә мин нишлим соң? Күрәсеңдер бит: учакка ут ягып утырам. Өй җылытам. Син дә тор, итәк-җиңеңне рәтләштер. Ертылган ыштаның жәл булса, шәһәрдән ефәген апкилеп бирермен.
Гөлбану кинәт теше тешкә тими калтырана башлады:
– Өшим… Мин өшим!
– Хәзер… Берәр чиләк табып, елгадан булса да су китерсәң кайнатырбыз, эчеңә җылы төшерербез…
– Мин… атлый алмыйм!
– О-о! Син бигрәк: кызлык алу – табанны ярып тоз салу түгел бит ул. Фызыу дип ашкынсаң, анысын да эшләрбез.
– Син нинди… кансыз! – Гөлбану янә сулкылдап елап сәкегә ауды: яшел алан, көрәштә җиңгән Һашим, аңа янчык сузган куллары, Ихсанбайның карашлары, үзенең өметләре, татлы-зәңгәр хыяллар белән бизәлгән төннәре Гөлбануның күзләреннән ачы яшь булып актылар да актылар…
– Дөрес, Гөлбану, ерткыч мин. – Кинәт уйчанланып киткән Һашим учак яныннан торып сәке кырыена килеп утырды. – Кансызмын. Мәгәр сине яучылар өчен егерме чакрымда яткан утарга төнлә белән юлга чыкканда мин шактый әйбәтрәк идем. Ышан, Гөлбану: бу дөрес. Әгәр дә шунда безне кире бормасаң, ягылмаган өйнең ялангач сәкесендә түгел, каенана йортының түрендә – чыбылдык эчендә күпереп ятар идең. Әйе, Гөлбану, бу да дөрес. Син егетлекнең кадерен белмәсәң дә, матурлыкның бәясен әзрәк белә идең ул.
– Кабахәт син!
– Зөфаф төне өчен катырак әйтелгән сүзләр, әлбәттә. Шулай да… – Һашим ашыкмый гына чалбар төймәләрен ычкындыра башлады. – Сылу кыз авызыннан чыккан сүзләрнең ниндиен дә бүләксез калдыру килешмәс, – учак ялкыны аның җиңүле, масаюлы йөзен яктыртты, – моннан соң да шундый сүзләреңне жәлләмә, яме, кәләш?!
Һашимның авыр гәүдәсе астында калган Гөлбану баягыдан да ныграк авырту тойды… Азактан ул бу җәзалау чарасына әйләнгән хәлнең исәбен-хисабын югалтты.
* * *
Кинәт ачылган ишек сискәндерде Гөлбануны. Мәдинә икән. Кызый көлә-көлә, сөйләнә-сөйләнә чүмеч белән су алып эчте дә тагын чыгып йөгерде. Гөлбануга аның сүзләренең мәгънәсе барып та җитмәде. Атасыннан да, анасыннан да артык наз тәтемәсә дә, ягымлы, матур кыз булып үсеп килә аның Мәдинәсе. Әнисенең бүген кич үзе – Мәдинә хакына адәм ышанмаслык, әйтергә тел әйләнмәслек язык эш кылырга китәргә утырганын белсә әгәр… Аһ, ялгыша бит Гөлбану, ялгыша… Бәлки, Мәдинәне ФЗӨдән алып калуның икенче юлы да бардыр да, тик аны Гөлбану гына белмидер? Ә бәлки, артык куркыныч та түгелдер ул ФЗӨ дигәннәре? Юк, юк… Теге качак кызлар онытырлыкмы соң?! Аллам сакласын!.. Көфер, көфер уй уйлыйм…
Буйга кечерәге чыгып киткәч, Гөлбану оегын ямап утырган икенчесенә сүз кушты:
– Ахирәтеңнең бөтенләй көе юк, көлми дә, сөйләшми дә дигәндәй.
– Авырлы ул, апай, йөкле…
– Шушы кызмы?!
– Әйе, мастер көчләде…
– Аһ…
– Үзенә әйтмә инде, апай. Болай да алдап-йолдап кына апкайтып барам. Үзенә кул салган җирдән алып калдым.
– Берүк кул салмасын үзенә… – Гөлбану китабына текәлгән кызына күз салып алды, – бала ни… үсә дә китә ул.
Кешегә киңәш бирүе җиңел дә ул… Ә үзе, Һашим белән булган коточкыч төннән соң авырга калганын белгәч, ничек елаган иде! Бәкегә төшеп үләргә җыенган иде бит. Төн иде. Башын бәкегә инде тыктым дигәндә, тәнен пеше чыбык яндырып үткәнен тойды.
– Ай!..
– Авыртамы? Тагы кирәкме?!
Каршысында кыш көне яланаяк, яланөс Фәүзия карчык басып торганын күргәч, үзенең монда нигә килгәнен дә онытты Гөлбану. Гөлбануның уен каян белгән ул? Беркемгә дә бер сүз дә әйтмәгән иде бит ул… Хәтта әнисе кызының чыгып киткәнен сизмәгән иде…
– Нишләвең бу, инәй?!
– Сорарга рөхсәт ит: ә синең бу нишләвең?
– Мин дөньядан туйдым… Минем яшисем килми, инәй! Бөтенесенә дә син, син гаепле! Син… син… аердың мине Ихсанбайдан!
– Чү… Ярсыма. Хәзер үк кереп ят. Әгәр тагын бүгенге эшеңне кабатларга уйласаң, үзеңә үпкәлә: өеңә утлы кисәү белән куып кайтарырмын.
– Мин бит… ул… Һашимнан туган баланы яратмаячакмын! Күралмаячакмын!
– Елга күрми итек салма, кызым. – Фәүзиянең инде баштагы усаллыгы басылган иде. – Тугыз ай буе йөрәгең астында йөргән сабый үзеннән-үзе яраттыра ул. Бар, кайт, бар… Шәһәрбану уянса, коты очар…
Нигәдер буйсынды Гөлбану. Хәлсезләнеп, изрәп киткән аякларын өенә табан өстерәде.
Комсомолга керергә дип киткән җиреннән инде өч көн кайтмаган кызын эзләп, күз ачкысыз буранда утардан җәяүләп чыгып китте Шәһәрбану. Буш өйнең коры сәкесендә бөгәрләнеп яткан кызын күргәч, йөрәген тотып, идәнгә утырды. Эш, авыруы белән йончыган Шәһәрбану шул ятудан мантымады, өч айлык кына сабые белән Гөлбануны калдырып, якты дөнья белән хушлашты.
Мәет озатырга олылар, күрше-күлән җыелды. Гөлбану нишләргә белмәде: кәфенлеге дә юк бит, ичмасам. Шулчак, йомышы төшкәндәй, ишектән Фәүзия килеп керде. Мәет каршында утырганнар белән ияк кагып кына исәнләште. Мәет озатырга түгел, гомумән, кеше җыелган җиргә беркайчан да йөрмәгән хатынга барысы да гаҗәпләнеп, аптырабрак караганны карчык аңлады шикелле: үзенә төбәлгән күзләргә кургаштай авыр карашын ташлагач, утырып дога кылды, аннан:
– Күрше хакы – Тәңре хакы, – диде. – Менә бу төргәктә мәет өчен кирәк булган бөтен нәрсә бар. Сәдакасы да шунда. Болар минем үз үлемтегем иде, күрше алданрак киткәч, күрәсең, аңа язган. Су җылыттыгызмы? Мәрхүмәнең гәүдәсен үзем юачакмын.
Үзен гомергә бәхетсез ясаган шушы хатынны күпме аңларга тырышса да, булдыра алмас инде Гөлбану. Кем ул? Нинди кеше? Иблисме, фәрештәме? Үзе шикелле изүеннән бөтереп алып, җанын төнлә тышта калган мәчедәй тырнаган сорауларына җавап алганчы селкетсәң иде! Әнә әле дә, берни булмагандай, Гөлбануга эндәшә, дөресрәге, боерык бирә:
– Шаккатып торма, кызыкай! Олы мәеткә – олы тәрбия. Тизрәк селкен: җомгага кадәр җирләп өлгерергә кирәк. Елау белән күз чыгарсаң чыгарырсың, эш чыгара алмассың. Мәрхүмә Ходай бәндәсе булган икән, җомга көнне, изге рамазан аенда үтте. Кылган изгелекләре алдына килеп, Ходай каршысындагы сөальләрен җиңеләйтеп, җанын оҗмах түрләренә әйләсен!..
– Амин, шулай булсын, – диде мәетне юарга дип уратып алган хатыннар. – Читтән килсә дә, халык үзен яратып торды, кешегә авыр сүзле булмады, түрәләр кая җибәрсә, шунда эшләде.
Һашимның бертуган апасы – Гөлбануның каенапасы Зарифага гына мәет өстенә яуган мактау сүзләре ошамады.
– Үлгән кешегә оҗмах юрыйсың инде аны… Ну бит ирсез бала табу – зиначылар хөкемендә. Зина – тәмуг өлеше.
Фәүзия моның авызын тиз япты:
– Кемнең кая эләгере бер Ходайга гына мәгълүм, Зарифа! Киленеңнең әнисен – кодагыеңны хурлап кына тәмугтан котылырмын, чистарырмын дисеңме? Сүзләрем нахак булыр да өстемә олы гөнаһ алырмын дип тә уйламыйсыңмы син?
Зарифа башкача гайрәт чәчмәде, шулай да:
– Әллә тагы… – дип, үзен яклап калырга тырышты, – мин үзем ни… әүвәл-әүвәлдән гөнаһтан куркып кына яшәгәч, ни… Кешенең төрлесе була инде, мин ни…
– Җитте, Зарифа! – Хатын-кызларның иң олысы каты итеп тамак кырды. – Мәет янында гайбәт сөйләү үзе олы гөнаһ.
– Әйе, әйе…
– Мин дә шуны әйтә алмый тора идем.
– Аллаһы Тәгалә Шәһәрбануның авыр туфрагын җиңел кылсын, – мәетнең баш очында елап торган Маһинур әйтте моны, – күпме еллар күрше яшәп, бер-беребезгә кырын караган чагыбыз да булмады.
Әнисен югалту кайгысыннан аңын җуярдай булып йөргән Гөлбану хатыннарның сүзен тыңлады да, тыңламады да кебек. Мәдинәсен күтәреп, кешегә аны-моны алып биреп, керә-чыга йөргән арада, ул шуңа гына игътибар итте: Фәүзия әллә без уйлаганча карт та түгел микән? Бәлки, ул һәрчак озын күлмәк, башына, күзенә төшереп, кара яулык бәйләп йөргәнгә генә карт күренәдер?..
Шул арада мәетне өйдән чыгара да башладылар. Йөрәк майкаен сыздырып, җаннарын ут-ялкыннарда көйдереп, әнисе чыга өйдән. Башы белән түгел, аягы белән чыга. Барып кына кайтыр җиргә түгел, кайтмастай җиргә китә…
– Аһ, аһ! – Гөлбану кулыннан баласының шуа башлавын тойды. – Аһ!
– Баланы!.. Бир монда баланы… – Маһинур – балага, Фәүзия Гөлбануга ябышты. Фәүзия кинәт кенә кап-кара күзләрен Гөлбануга томрайтып текәде дә уң кулы белән җиңелчә генә битеннән сыпырды. Гөлбану шул минутта ук, бар дөньясын онытып, сабый тынычлыгы белән йокыга талды…
* * *
Үлгән артыннан үлеп булмый, дигәннәре дөрес икән: Гөлбану Мәдинәсен кайчак күршесе Маһинурга калдырып, кайчак үзе белән алып фермага эшкә йөгерде, Һашимы һаман шулай шәһәрдән килә-китә йөрде. Бала туды дип, кулына алып сөймәде, килгәндә дә гел эчеп килде. Ирлек нәфсесен канәгатьләндерү белән хырылдап йоклап китте. Төшендә әллә нинди Зоялар, Людмилалар белән саташып, кемгәдер янады, кемнедер назлады. Берничә тапкыр Һашимны кертмәскә теләп караган иде Гөлбану, соңыннан үзе су эчә алмаслык булып ятты: ир көче белән тукмауның ни икәнен шунда татыды ул. Кызгандымы Һашим Гөлбануны, күралмадымы, әллә яратуы шул булдымы? Гөлбану Һашимның холкын һич кенә дә төшенә алмады. Бу хәл күпме дәвам итәр иде һәм ни белән бетәр иде, әгәр дә аны тукмаганнан соң Фәүзия карчык күрмәсә.
Фәүзия белән Гөлбану кое янында суга барган җирләрендә очраштылар.
– Абау, кара янгансың бит! Кем эше бу?
– Кем булсын, ирем бар ич минем.
– Тукта әле, ирлеген кая куярга белмәсә, күрсәтермен әле мин аңа!
Гөлбану аңгы-миңге булып судан кайтып кергәндә, Фәүзия сәкедә кырын яткан Һашимның бугазыннан буып алган иде.
– Үтерәм, Һашим, түземлегем бетте!
– Ы-у-ы-ы…
– Куйчы, инәй, нишлисең син, инәй?! – Гөлбану килеп Фәүзиянең сеңердән дә катырак кулларына ябышты.
– Эткә – эт үлеме! Ул бит синең кискән тырнагыңа да тормый! Нигә тукмый ул сине, нигә мәсхәрә итә?! Нигә ул патшаларга да тәтемәс бер сылудан көлә?!
– Ы-у-ы-ы…
– Шушының белән! – Әллә кайдан кулына уклау эләктергән Фәүзия үзен-үзе белешмәслек хәлдә кызган иде. – Сугып үтерәм, Һашим, билләһи…
– Куйчы, инәй! – Куркынган Гөлбану үкереп елап җибәрде. – Алла хакы өчен, балам хакы өчен тимә!
Гөлбануның елавы гына айнытып җибәргәндәй итте Фәүзияне, анда да бөтенләй түгел. Фәүзия уклауны Һашимның баш очыннан алып, җан җиренә китереп терәде:
– Кычкыр, эттән туган нәрсә, нигә кычкырмыйсың? Атаңны, апаеңны чакыр ярдәмгә! Нигә чакырмыйсың?!
– Судка бирәм, а-а-а… Анаңны…
– Куркытма да, анама да ябышма, Һашим, бел: бәндә хөкеменнән күптән үткәнмен! Ә сине, – ул уклауны тагы да ныграк батырды, – шушы нәмәстәңне төйгечләп, йолкыш эт итеп йорттан чыгарып җибәрәм! У-у-ух!..
Фәүзия чыгып китте, куркынган Мәдинә сәке астыннан тавыш бирде:
– Әни, үлдеме инде Урыс Һашим?
– Үлмәде, балам. Терелмәде дә…
Шунда ишетте Гөлбану Һашимның елаганын. Исерек дияр идең – иртә әле, эчеп өлгермәгән. Канга буялган сәкедә аунап-тәгәрәп, бала шикелле үксеп-үксеп елый иде.
Гөлбану аны инде бөтенләйгә китәр, бу бусагага аяк басмас дип уйлаган иде – киресенчә килеп чыкты, Һашим аталарыннан шул көндә үк кием-салым, урын-җир китерде, фермага фуражчы булып эшкә төште, гариза язып, колхозга керде. Эчүен генә ташламады ул. Эчәргә акча табу өчен ни генә уйлап чыгармады, хәтта мескен Шәңгәрәйне дә саварга өйрәнеп китте.
– Кәләш аласың киләме? – дияр иде, аны күрү белән.
– Ыжнамы! Үзең алгансың да!
– Сиңа да алып бирәбез.
– Ы!
– Нигә?!
– Миңа Гөлбану кирәк!
– Бирәм Гөлбануны, ал!
– Алдыйсың!
– Ант итәм, чып-чын! Түлке синнән мәгәрич, Шарик!
– Мәгәриш?! Алдашмыйсыңмы?
– Менә инде, ышанмыйсыңмы? Алдашсам, баскан җиремдә җир упсын, аяз көндә яшен атсын!
Бу сүзләрне ишетү белән, Шәңгәрәй, Һашим басып торган җир убылып, мин дә төшеп китмим диптер инде, читкәрәк китә, муенсыз башын күтәргәндәй итеп, күккә карап ала.
– Алайса, оштым! – Табан ялтырата Шәңгәрәй. Инәлеп, тәкатен корытып, атасыннан бер яртылык акча ала да кире Һашимга йөгерә.
– Менә сиңа акша!
– Та-ак… Барып карыйк әле лавкага. Түлке син шушында гына утырып тор, көт.
Көтә моны Шәңгәрәй. Һашим моның янына байтак вакыт үткәч кенә килә.
– Әй, Шәңгәрәй, дус кеше! Акчаң җитмәде бит яртыга!
– Инде нишлим?
– Нәрсә эшлисең… Бичәле буласың килсә, атаңның сакалыннан тотып селкетсәң селкетәсең, ну акчасын чыгартмый туктамыйсың!
– Һы-ы-ы… Күп кирәкме?
– Күп дип, әйттем бит инде: бер яртылык.
Тагын йөгерә Шәңгәрәй мескен. Канәгать Һашим өенең ишеген очырта язып ачып керә.
– Кәлә-әш! Мин сине Шәңгәрәйгә бер яртыга сатып эчтем! Ха-ха-ха!
Гөлбану гына көлми дә, еламый да. Каткан аның күңеле. Корылык елдагы чатнап, яргаланып яткан туфрак кебек, көлсу җиргә әйләнгән аның җанкайлары…
Шушы хәлдә озатты сугышка да ирен Гөлбану.
– Ярый, кәләш, – диде Һашим, ишектән чыккан чагында, – тормыш булгач, – Гөлбануга бу алыптай гәүдәле, уйнаган кебек кенә яшәгән кешенең кинәт оялчанланып, юашланып китүе сәер тоелды, – төрле чаклар булгандыр. Үлмәсәм… кайтырмын… Малай ясый алмый киттем бит, мөгаен, кайтырмын. – Шуннан ул аптыраулы карашын үзенә текәп торган кызына иелде: – Әниеңә булыш, син зур үстең инде!
Озатучылар төркеменең иң азагында барды Гөлбану. Болай гына барды. Ирен озату нияте белән дә түгел, ил өстенә төшкән хәсрәтне ил белән уртаклашу өчен генә барды…
Сугышка ул ирен жәлләми җибәрде дә бит, ә кызын? Бу афәт аның бердәнбер кызын йотмакчымы? Балаларын җибәрмәгән ата-аналарны хөкемгә тарттыралар, хәтта хөкемгә тарттырылучылар арасында унөч яшьлек кызлар бар. Мәдинәсе бигрәк бала гына бит әле, чирләшкә генә. Әнисе булса, мөгаен, бер чарасын күрер иде. Юк бит Гөлбануның таянычы…