Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 16
Дүртенче күренеш
Җәйге төн. Әсфәндияр капка төбендәге утыргычта төнге авылны тыңлап утыра. Кайдадыр адашып калган сарык бәрәне кычкыра, кайдадыр эт өреп куя. Кайдадыр транзистор акырталар. Мәче башлы ябалакның ухылдап алганы да ишетелә. Ут яктысы урамга төшкән. Урамнан узучыларга Әсфәндияр күренми дә диярлек. Урамнан өч-дүрт малайны Мөслимә куып алып кайтып бара.
Мөслимә. Шушы вакытка хәтле йөрмәсәгез, дуңгызлар! Иртән уятып булмый. (Малайлар көлешкәч.) Ермагыз авызыгызны. Кайттылар да монда Казаннарыннан, дуңгыз көтүчесе ясап бетерделәр әбиләреннән. Вилдан! Куда пайдуш! Өйгә кайт!
Вилдан. Ну, бабушка!..
Мөслимә. Бирермен мин сиңа бабушка, ристан!
Вилдан. Дау ани, рано еще…
Мөслимә. Бирермен мин сиңа раныңны. (Илдарга.) Син зур бит инде, нигә ияртеп чыгып китәсең? Син хуҗа бит, алар – кунак.
Вилдан. Мы тоже хуҗа. Синең внуки.
Мөслимә. Күрсәтермен внукиеңны. Мулла абыегызга әйтермен дә…
Вилдан. Ул нишләтә, дау ани?
Мөслимә. Нишләтергә белер. Чөкиләрегезне кисәр.
Вилдан. Нәрсә ул чөки?
Мөслимә. Атла аягыңны. Кяфер булып беттеләр. Илтәм дә бирәм әниегезгә.
Илдария. Илтмә, бабушка! Илтмә, дау ани!
Мөслимәнең кайсы кулына, кайсы итәгенә асылынып, чыгып китәләр. Вәлиәхмәт белән Бәдретдин узып бара.
Бәдретдин. Вәлиәхмәт, салып бир инде бераз гына?
Вәлиәхмәт. Вәлиәхмәт түгел. Иләктән – чиләкне, бизәктән тизәкне аерырга өйрән.
Бәдретдин. Вәлиәхмәт Габделәхәтович, салып бир бераз гына?
Вәлиәхмәт. Әле яңа гына эчтең.
Бәдретдин. Әз саласың бит, тел очына да йокмый.
Вәлиәхмәт. Тезләнеп сора. Тормыш ул – Сабан туе, Бәрттин! Кемдер көрәшә, кемдер чүлмәк вата, кемдер шуларны күреп кызык таба.
Бәдретдин (Вәлиәхмәт алдына тезләнеп). Әз генә салып бир. Үләм бит.
Вәлиәхмәт, кесәсеннән шешә белән стакан алып, стакан төбенә аракы сала.
Вәлиәхмәт. Мә, лыкын! Үләр өчен егетлек кирәкми, үлә белеп үләргә егетлек кирәк.
Бәдретдин. Әз бит бу. Өстә инде бераз?
Вәлиәхмәт. Нәфес – нәфислекнең дошманы, Бәрттин!
Берничә тамчы аракы өсти. Бәдретдин тәмләп эчә. Вәлиәхмәт шешә белән стаканны кесәләренә тыгып куя.
Бәдретдин. Рәхмәт, Вәлиәхмәт! Әзрәк булды инде…
Вәлиәхмәт. Исерәсең килсә, аракы эчмә, гашыйк бул. Иртүк өйгә килеп керәсе булма, ботыңны сугып сындырырмын. Теге ташны күрәсеңме? Тәгәрәтеп китер шуны! (Бәрттин тәгәрәтеп китергән ташка утырып.) Җырла «Герман көе» н!
Бәдретдин. Әз генә салып бир?!
Вәлиәхмәт. Җырла! Күп итеп салырмын.
Бәдретдин (моңлы тавыш белән җырлый).
Атландым атның биленә,
Киттем Герман иленә:
Герман җире яшел үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.
Без урамнан үткән чакта
Күтәрелде тузаннар;
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар.
Вәлиәхмәт. Җырла, ник туктадың?
Бәдретдин. Атландым атның биленә,
Киттем Герман иленә:
Герман җире яшел үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.
Вәлиәхмәт. Син, бөҗәк, бу тавыш белән театрда җырларга тиеш идең. Син шуны әрәм итеп… Мә, эч, тыгын! (Аракы салып бирә.) Бабаң – кабахәт, атаң – хәшәрәт, үзең – тизәк. (Бәдретдинне тибеп ега.)
Әсфәндияр түзми, торып болар янына килә.
Әсфәндияр. Нишлисез сез?
Вәлиәхмәт. Ә-ә-ә, сез мондамыни? Өр шуңа эт булып, Бәрттин!
Әсфәндияр (үзенә өргән Бәдретдинне торгызып, өстен каккалый). Бар, абзый, кайтып йокла.
Вәлиәхмәт. Өстен кагасыз, ә? Җирәнмисез.
Әсфәндияр. Ул җирәнгеч, ә сез аңардан да җирәнгечрәк!
Вәлиәхмәт. Сүзеңне үлчәп сөйлә. Телеңне тешләвең бар. Син, акыллы булсаң, тизәктән бизәк ясарга алынма.
Әсфәндияр. Кеше тизәк түгел!
Вәлиәхмәт. Бу авылда кешеләр яшәми.
Әсфәндияр. Бәлки, сезнең бабагыз да сезнең кебегрәк булгандыр. Шуңа куганнардыр.
Вәлиәхмәт. Әй син!.. (Сугарга кизәнә.)
Әсфәндияр аның кулын тотып ала. Вәлиәхмәт, Әсфәндияр кулының көчле икәнен сизеп, каратэ алымын куллана, ләкин үзе сырты белән килеп төшә. Сүзсез генә күтәрелә. Әсфәндиярга карап тора да китеп бара. Әсфәндияр ташны күтәреп алып юл өстеннән читкә алып куя да урынына барып утыра. Налимә белән Гөлназ үтеп бара.
Налимә. Вәт заразы, тәки бәйләнә бит. Син мулла өенә кереп йөрисең икән, ди. Керсә, аның ни эше бар, хайван! Бик исе китте ди ул мулланың безнең ишеләргә. Кичә миңа әйтә, үзең шундый чибәр, шундый сылу, ямьсез сүзләр кушып сөйләшмә, ди. «Дурак» дигәнне дә ошатмаган, «заразы» дигәне дә ярамый. Ул Илбрүскә «заразы» дими ни дисең инде?
Гөлназ. Өендә берүзе ничек утыра икән? Клубка барырга ярамыйдыр инде аларга, иеме? Тәрәзәсеннән карыйк, нишли икән?
Налимә. Кит әле, егетләр тәрәзәсеннән карап йөрергә теге…
Гөлназ. Нинди егет булсын, мулла ич ул.
Налимә. И, дурак! Муллаларның да егетләре була инде.
Гөлназ. Тот та, алайса, кияүгә чык шуңа.
Налимә. Кит әле, нишләсен ул минем белән. Укып та булмады, Казанга китеп тә булмады. Шул Илбрүсләр кала инде. Ярый ла синең егетең бар.
Гөлназ. Килмәде бит әле бүген.
Налимә. Әйдә, чыннан да карыйк әле, нишләп утыра икән.
Әсфәндияр яшәгән өйнең капкасына таба атлыйлар. Налимә Әсфәндиярны күреп ала.
Бәтәч! (Баскан җирендә катып кала.)
Әсфәндияр. Хәерле кич, кызлар! (Китәргә борылган кызларга.) Качмагыз инде. (Туктап калган кызлар янына килеп.) Менә сезнең тавышны ишеттем дә чыктым әле.
Налимә. Нәрсә сөйләшкәнне дә ишеттеңме?
Әсфәндияр. Нәрсә турында сөйләштегез соң? Кызларның сүзе серле була бит ул… Төнлә авылыгыз бигрәк матур.
Налимә. Авылыгыз, ди. Авылыбыз, диген. Хәзер синең авыл да инде ул.
Әсфәндияр. Әйе шул. Бигрәк матур.
Налимә. Нәрсәсе матур инде?
Әсфәндияр. Мин кичә сандугач сайраганны тыңладым.
Налимә. Таңнан уяныпмы?
Әсфәндияр. Гөлназ нигә сөйләшми?
Налимә. Аның йөргән егете бар, ярамый.
Әсфәндияр. Сезнең юкмы?
Налимә. Юк шул әлегә. Киттек, Гөлназ!
Әсфәндияр. Ашыкмагыз инде. Минем үземә генә күңелсез.
Налимә. Күңелсез дип… Клубка барырга кирәк.
Әсфәндияр. Анда күңеллеме?
Налимә. Күңелле дип… Селкенәбез дә таралабыз инде. Җыен бала-чага белән.
Әсфәндияр. Егетләр юкмыни?
Налимә. Аларның егетлекләре! Киттек, Гөлназ!
Әсфәндияр. Гөлназның китәсе килми. Сез тарткалыйсыз.
Налимә. Кем тарткалый, калсын.
Гөлназ. Үзең кал, ярыймы. (Китеп бара.)
Әсфәндияр. Сез кайтмагыз инде. Бераз утырыйк.
Налимә. Нишләп?
Әсфәндияр. Тыңлап.
Налимә. Нәрсәне?
Әсфәндияр. Дөньяны.
Налимә. Һе… Кызык икәнсең син… Мин өйрәндем теге доганы.
Әсфәндияр. Сез җырлый беләсезме?
Налимә. Юк. Мин тыңларга гына яратам. Минем дәү әтием матур җырлый, әнием дә. Минем колакка аю баскан. Мин синең җырлаганыңны гел тыңлыйм.
Әсфәндияр. Кайчан?
Налимә. Мәчеттәге радиодан.
Әсфәндияр. Җыр түгел бит ул, азан.
Налимә. Җыр кебек инде. Мөслимә апа әйтә, сиңа егерме ике яшь, ди.
Әсфәндияр. Дөрес әйтә. Сезгә ничә?
Налимә. Егерме тула көзгә.
Урамнан үтеп барган Эльбрус Налимәнең кулыннан эләктереп ала да сөйрәп алып чыгып китә. Анда – кычкырышкан тавышлар. Налимәнең чырылдап кычкырганы ишетелә. Әсфәндияр йөгереп чыгып китә. Налимәне күтәреп алып керә.
Әсфәндияр. Налимә, Налимә!..
Налимә дәшә алмый. Сыны каткан.
Налимә!.. (Налимәне кочагына алып.) Йә, йә… Тынычлан!..
Налимә (телгә килеп). Эчемә сукты, заразы.
Әсфәндияр. Әйтмәгез, әйтмә андый сүзне.
Налимә. Авырта.
Әсфәндияр. Районга шылтыратыйк.
Налимә. Кирәкми. (Сулкылдап.) Син мине кыйнаттырма, ярыймы? (Әсфәндиярның кочагына сыенып.) Кыйнаттырма! Син көчле бит. Син спортсмен бит.
Әсфәндияр. Йә, йә, тынычлан, тынычлан!..
Налимә. Син минем абыем бул, абыйлыларга тимиләр.
Әсфәндияр. Ярый, ярый, тынычлан!
Мөслимә (кереп). Ни булды монда?
Налимә. Мөслимә апа, минем эчемә суктылар.
Мөслимә. И Ходаем! Кайсысы инде тагын?
Налимә. Илбрүс!
Мөслимә. Хәерсез! Бер ел да юк бит төрмәдән чыкканына. Әйдә кайтабыз.
Налимә. Йөри алмыйм, Мөслимә апа, авырта.
Мөслимә. Милитсия чакырырга кирәк мөртәткә.
Налимә. Кирәкми, кирәкми.
Мөслимә. Кирәкми, димә. Үтереп ташлар.
Налимә. Кирәкми, кирәкми. Хәзер бетә авыртуы, туктый.
Бишенче күренеш
Әсфәндияр яшәгән йортның өй эче. Караватында, чишенмәгән килеш, Әсфәндияр ята. Самат кергәнне күреп, торып утыра.
Самат. Нәрсә, эш беттемени, хәзрәт?
Әсфәндияр. Әссәламегаләйкем, Самат абый!
Самат. Сәлам, сәлам! (Кул биреп күрешә.) Нәрсә, кәеф юграк мәллә?
Әсфәндияр. Болай гына…
Самат. Болай гына булса ярый. Ияләшеп беттеңме инде?
Әсфәндияр. Мондыйга ияләшеп булмый. Ияләшергә Ходай язмасын!
Самат. Шулайдыр. Сәлахетдин абыйны утыртып кайттым. Мактый үзеңне. Халыкны клубка җыеп вәгазь укыгансың. Мәчеткә җыярга иде.
Әсфәндияр. Мәчет клуб түгел бит.
Самат. Вакыты-вакыты белән клуб булса да ярый. Ияләшсеннәр, үз итсеннәр.
Әсфәндияр. Юк, йөрмиләр. Берничә малай-шалай кызык итеп килгәли.
Самат. Бик әйбәт. Башта кызык итеп килсеннәр. Аннан инде… Тормыш яклары ничек, җайлымы?
Әсфәндияр. Мөслимә апа үз баласы кебек карый.
Самат. Өйләнеп җибәр. Күзең төшкән кыз юкмы соң әле?
Әсфәндияр. Бөтен авылларда да шулай микән, Самат абый? Монда бит… Болай булмый бит. Яшәү түгел бит бу.
Самат. Без мактап язган авыл юк ул бүген.
Әсфәндияр. Мин авылның элеккесен дә, хәзергесен дә белмим. Элеккесен мактыйлар, ләкин ун-унбиш ел эчендә генә кешеләр болай үзгәрә алмый.
Самат. Азыныр өчен кешегә күп вакыт кирәкми.
Әсфәндияр. Хайван хәленә төшкән Бәдретдин, ерткыч җанварга әверелгән Вәлиәхмәт абыйлар…
Самат. Мин сиңа тагын өсти алам… Моннан егерме чакрымдагы татар авылында фахишә. Акчага… Бөтен авыл белә. Йөриләр.
Әсфәндияр. Алып китегез мине моннан…
Самат. Йә, йә! Теге, эчеп үлгәннең җеназасына бармый дөрес эшләгәнсең. Киләчәктә дә йөрмә. Тик кисәтеп куй, ни өчен бармаганыңны ачык белсеннәр. Кунакка чакырсалар, бар… Аракылысына барма. Әйдә, мәчетне карап кайтыйк. Намаз вакыты да җитә.
Чыгып китәләр. Тастымалга төрелгән ризыклар күтәреп, Мөслимә белән Налимә керәләр.
Мөслимә. Гел ташып ашатып булмас. Газлары, сулары бар. Шушында гына әзерлик. Минем балалар белән вакытым юк, сиңа кала инде.
Налимә. Мин оялам, Мөслимә апа.
Мөслимә. Нидән? Кемнән?
Налимә. Әллә ни уйлавы бар. Нигә бу гел монда чуала дип…
Мөслимә. Уйласа тагын. Ипләбрәк карасын. Карамаслык түгел. Менә күлмәк киеп, яулык бәйләгәч тагын да чибәрләнеп киттең. Яшең унбиштә түгел, вакытында оя кормасаң, йөрерсең карт кыз булып. Үзе өчен саклап калган ул сине. Кара син явызны, теге Илбрүсне әйтәм. Хатын-кызның эченә сугарга ярыймы соң! Бала ярала торган урын бит ул. Аныкы шикелле аракы тутыра торган корсак түгел. Оялма, син үз эшеңне эшлә. Караса карый, карамаса, аның эше. Ошатасыңдыр бит үзен.
Налимә. Ошый инде, ничек ошамасын.
Мөслимә. Бик әйбәт. Мәхәббәт ул ошаудан башлана. Син, егерме яшеңә җитеп, мәхәббәтнең ни икәнен дә белмисең. Мин аны унҗиде яшемдә татыдым… Киттем. Оялма. (Чыгып китә.)
Налимә урын-җирләрне рәтли. Әсфәндиярның мендәрен иснәп-иснәп карый. Азан тавышын ишетеп, Әсфәндиярның намазлыгын ала, идәнгә җәеп шунда чүгәли дә ул язып биргән доганы укый.
Налимә. Әлхәмделилләһи әлләзи вә тәганәмә, вәсаканә, вәҗәгаләнә минәл мөслимин. Бирәхмәтикә йа әрхәмәр рахимиин. Аллаһы әкбәр. (Намазлык өстенә, бер иелеп, бер торып, һаман шул доганы укый. Азан тавышы туктагач, намазлыкны җыеп куя да көйли-көйли табын әзерли.)
Китәм, дисең, китәм, дисең,
Китәм, дисең, кайларга шул?
Ниләргә сабыр итмисең
Тагын бер-ике айларга?
Китәм, дисең, китәм, дисең,
Китәм, дисең, күпкәме?
Әллә айга, әллә елга,
Әллә мәңгелеккәме?
Китәм, дисең, китәм, дисең…
Лемур белән Әмир керәләр.
Лемур (Налимәгә). Син нишлисең монда?
Налимә. Исәнмесез! Мөслимә апа ашатырга кушты.
Лемур. Самат абый кайда?
Налимә. Әсфәндияр белән мәчеткә кереп баралар иде. Ишетмәдегезмени дога укыганнарын?
Лемур. Нишлибез, Әмир? Шунда керәбезме?
Әмир. Чыгарлар әле.
Лемур. Чыгарлар әле, димә, Самат абый бит ул.
Әмир. Беләм инде, беләм. Крутойларны синнән күбрәк күргән.
Лемур. Самат абый крутой түгел. Ул – бизнесмен.
Әмир. Бизнесменнарын да күргән.
Лемур. Син күргәннәр бит ул вак-төяк. Моны Казанда да беләләр. Телевизорда күрсәттеләр.
Әмир. Ну и что?!
Лемур. Әй-й-й, ну и что, дип торма инде. Шулар тирәсендә ялманып йөрисең.
Әмир. Но-но-но! Син ялманмыйсың что ли?
Лемур. Шулай инде, акчаң булмаса, ялманасың инде.
Әмир. Син аңардан иномарка машина сора. Үзидарәнең авторитетын күтәрергә, диген. Сорап барасың, панимаешь, районга берәр нәрсә, иномаркага утырып… Главаның күзе акая.
Лемур. Әйдә, керик мәчеткә.
Әмир. Анда керсәк, опять ботинка салдыралар. Ә минем носкиның үкчәсе тишек.
Лемур (көлеп). Син Самат абыйдан носки сора.
Әмир. Син над милицией көлмә. Без булмасак, сине өч көн дә тотмыйлар. Понял? Яшисең монда, панимаешь, суслик кебек. Кругом безобразие.
Лемур. Безобразиене син карыйсың инде.
Әмир. Карыйм мин Малаевка Маринасы белән кайсы посадкага кереп киткәнеңне.
Лемур. Тавышланма инде.
Әмир. Вот и тавышланма.
Самат белән Әсфәндияр кайталар.
Лемур. Исәнмесез, Самат Закирович! Машинагызны күрдек тә… (Әмиргә күрсәтеп.) Бу…
Самат. Беләм. Хәлләр ничек соң, иптәш лейтенант? Тәртипме?
Әмир. Так точно, товарищ…
Самат. Ефрейтор. Армиядә мин ефрейтор идем. Нигә ишек төбендә торасыз, түргә узыгыз.
Лемур белән Әмир, аяк киемнәрен тиз-тиз генә салып, түргә узалар.
Самат (урындыклар биреп). Утырыгыз.
Налимә кухнядан поднос белән чәй күтәреп чыгып өстәлгә куя да яңадан кереп китә. Самат, аны күзе белән озатып калып, Әсфәндиярга карый.
Әсфәндияр. Күрше кызы ул.
Самат. Их, күрше кызлары – йөрәгемнең сызлавы. (Әмир белән Лемурга.) Ничек соң, егетләр?!
Лемур. Яхшы, Самат Закирович! Менә күперебез җимерелде әле.
Самат. Акча кирәкме?
Лемур. Кирәк инде.
Самат. Мәчеткә йөрисезме?
Лемур. Мәчеткә? Мәчет дәүләттән аерым бит, Самат Закирович!
Самат. Син нәрсә, дәүләт булдыңмыни?
Лемур. Эш шундый бит инде безнең.
Самат. Нинди эш?
Лемур. Нинди эш дип… Вакыт та җитми.
Самат. Кая куясыз соң ул вакытны?
Лемур. Табыла инде эш.
Самат. Шулайдыр. Мәчеткә эшлексезләр генә йөридер. Менә син дәүләт инде, Лемур энекәш. Әйт әле син, дәүләттән ни өчен акча аласың? Ә сиңа ни өчен түлиләр, иптәш лейтенант?
Әмир. Мы выполняем то, что предписано.
Самат. Татарча белмисеңмени?
Әмир. Беләм.
Самат. Белгәч, нигә азапланасың? (Лемурга.) Авылдагы тәртиптән син канәгатьме?
Лемур. Ә нәрсә, Самат Закирович?
Самат. Канәгатьме, дип кенә сорыйм.
Лемур. Яшибез.
Самат (Әмиргә). Ә син?
Әмир. Нормально.
Мөслимә керә.
Мөслимә (ашыгып). Әсфәндияр, кил әле! (Әсфәндиярның колагына пышылдый.)
Самат. Исәнме, Мөслимә апа! Нәрсә анда серләшәсез?
Әсфәндияр. Бәдретдин абый үлгән. Асылынып.
Пәрдә.
Икенче пәрдә
Алтынчы күренеш
Мәчет эче. Ахшам вакыты. Әсфәндияр белән Сәлахетдин намаз укыйлар. Илдар, Вилдан, Илдария, йөгереп кереп, алар янына чүгәлиләр. Өлкәннәр эшләгәнне кабатлыйлар. Үзара төртешеп алырга да өлгерәләр.
Сәлахетдин (намаз төгәлли). Ярый, мин ашыгыйм әле, малайлар кайтабыз дигәннәрие. Сау булып тор. (Чыгып китә.)
Әсфәндияр (балаларга). Ә сез нихәл? Нигә соңга калдыгыз?
Илдария. Илдар аягын юмады.
Илдар. Юмадымы, юмадымы? Менә кара!
Илдария. Дәү әни ачулангач юдың. Грязными ногами в мәчет нельзя. Әйе бит, Әсфәндияр абый?
Әсфәндияр. Әйе, мәчеткә чиста тән, чиста күңел белән керергә кирәк. Кичә өйрәткәннәрне онытмадыгызмы?
Вилдан. Мин беләм. Лә илахы иллә Аллахы…
Әсфәндияр. Әйе, Лә илаһу, иллә аллаһу, Мөхәммәде рәсүлуллаһу. Алладан башка Алла юк. Ә Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам аның илчесе. Онытмагыз, кем дә кем «мин – Алла» дип мактана икән, ул – ялганчы. Алладан башка Алла юк. Аннан инде сезнең әниләрегез, әтиләрегез, әби-бабаларыгыз…
Илдария. Вилдан, намаз укыганда, бисмилла, бисмилла, дип кенә торды. Мин, Аллакбәр, Аллакбәр, дип укыдым. Илдар дөрес укымый бит, әйеме?
Вилдан. Тик тор диләр сиңа, дура!
Әсфәндияр. Нигә алай дип әйтәсең сеңлеңә.
Вилдан. Чё она хатын-кыз башы белән… (Илдариягә.) Тебе вообще мәчеткә керергә ярамый, белдеңме? Бабам, мәчеткә керергә ярамый, диде, әйе бит, Әсфәндияр абый?
Әсфәндияр. Нигә ярамасын?
Илдар. Минем әти әнигә әйтә: «Син минем кабыргадан яралган, – ди. – Ачуымны китерсәң, кире тыктым куйдым булыр урынына, – ди. – Ходай сезне мәчеткә кертергә дә кушмаган», – ди.
Әсфәндияр. Әтиләр дә кайвакыт ялгыша. Барыгыз, икенче килгәндә, бүтән малайларны алып килегез. Футбол уйнарбыз.
Вилдан. Мәчеттә что ли?
Әсфәндияр. Мәчет янында нинди матур урын бар. Ярый, барыгыз.
Илдар. Сау булыгыз, Әсфәндияр абый!
Илдария. Сау булыгыз, Әсфәндияр абый!
Вилдан. Сау булыгыз, Әсфәндияр абый!
Әсфәндияр (Лемур кергәнне күреп, елмаеп). Намазга соңга калдыгыз.
Лемур. Син инде мине ачуланма. Булмый миннән. Ну картларны китерәм. Кәлимулла абыйга да әйттем. Хәлиулла абыйга да әйттем. Әгәр мәчеткә йөрмәсәгез, миңа йомыш белән килмәгез, дидем. Телгә остарып беттеләр. Синең нигә кирәгең бар, зирна бирмисең, салам бирмисең, диләр. Ә Самат абый мине тәнкыйтьли. Нишләтә алам мин аларны?
Әсфәндияр. Мәчеткә куып китермиләр.
Лемур. Килмәгәч куасың инде. Самат абый әйтте бит.
Әсфәндияр. Самат Закирович куып китерергә кушмады.
Лемур. Нишләтим мин аларны тагын. Тагын бер-ике картка әйтеп карармын.
Әсфәндияр. Кирәкми, йөрмәгез. Йа хода, кешеләр…
Лемур. Кешеләр шул. Йөзәр грамм салып бирәләр, дисәң, киләләр. Белмим, кая барадыр дөньясы?! Син миннән көләсең, исемемне маймыл исеме, дисең. Бәлкем, шулайдыр. Анысында минем гаебем юк. Бүгенге эшемнең рәте-чираты булмаганга да гаебем зур түгел. Җитешмәгән якларым бардыр, гаебем юк. Кем мин авылда? Нишли алам мин хәерче авылда? Бетәргә хөкем ителгән авылда нишли алам? Власть, диләр. Кайда ул власть?! Ярдәме тимәгән властьны кем санга суксын?! Син мине бик ачуланма инде, хәзрәт. Син килгәч, ничектер әллә ни булды әле. Үземнең кирәгемне сизә башладым кебек. Кыен, бик кыен.
Әсфәндияр. Бергәләп тырышыйк.
Лемур. Әйе, әлбәттә. Рәхмәт сиңа! Вәлиәхмәт абыйга да әйттем, төнлә аракы саттырма кибетеңдә, дидем. Вон отсюда, ди. Мин нинди власть, шуңа көчем җитмәгәч…
Вәлиәхмәт керә.
Вәлиәхмәт. Керергә ярыйдыр бит?
Әсфәндияр. Әлбәттә!
Вәлиәхмәт. Ә син монда нишләп йөрисең, муниципаль берәмлек?
Лемур. Исәнмесез, Вәлиәхмәт Габделәхәтович!
Вәлиәхмәт. Исән! Бар, йөрмә буталып эшләгән кешеләр арасында. (Лемур чыгып киткәч, бусагага утыра да Әсфәндиярга карап тора. Шактый озак паузадан соң.) Нихәл!
Әсфәндияр. Сезнекеннән яхшырак.
Вәлиәхмәт. Нәрсә, минем хәлем начармыни?
Әсфәндияр. Бәдретдин абый юк бит.
Вәлиәхмәт (сикереп тора да яңадан утыра). Ызгышырга килмәдем.
Әсфәндияр. Безнең ызгышканыбыз юк шикелле.
Вәлиәхмәт. Шулайдыр. (Паузадан соң.) Дөрес эшләде Бәрттин. Аңарга бүтән төрле үлем килешми дә иде. Табигать законы – көз артыннан кыш килә. Хайванның кешегә әйләнгәнен күргәнем юк, кешенең хайванга әверелгәнен күреп торабыз.
Әсфәндияр. Кем турында әйтәсез?
Вәлиәхмәт. Мин хайван түгел, мин – җанвар! Ерткыч җанвар! Хайваннарны ашаучы җанвар!..
Әсфәндияр (паузадан соң). Түргә узыгыз. Олы кешегә бусагада утыру килешми.
Вәлиәхмәт. Мәчеттә минем урыным бусагада. Мәчет – минем өчен изге йорт. Сезгә генә ул – балаган.
Әсфәндияр. Абзый кеше, ызгышырга килмәдем, дидегез. Әйдә, бер-беребезне мыскыл итми генә сөйләшик. Күреп торам бит: күңелегезне бушатырга килгәнсез.
Вәлиәхмәт. Шулай ук күренеп торамыни?
Әсфәндияр. Тора. Җаныгыз бәргәләнә.
Вәлиәхмәт (кычкырып). Юк! Юк ул миндә җан. Җансыз бәндә мин. Җансыз җан иясе. Җан дигән нәрсә күптән инде адәм балаларын ташлап качты. Кешеләр Газраилнең килгәнен көтмичә үк җан бирәләр. Җаннарын саталар. Бәрттин дөрес эшләде. Нигә ул ит гәүдәсен күтәреп йөрергә. Ә мин куркак. Бәрттин эшләгән егетлекне эшли алмыйм.
Әсфәндияр. Үз гомереңне үзең кисү егетлек түгел. Ходай биргән гомерне Ходай үзе генә ала.
Вәлиәхмәт. Син миңа икенең ике икәнен исбатлама.
Әсфәндияр. Үзегез белмәгәч, исбатларга туры килә.
Вәлиәхмәт. Беләм мин. Аңлый гына алмыйм. Күңелсез миңа, шуны беләсеңме? Шушы авылның кешеләренә ясин чыгарга кайттым. Ә үземнең яшисем килми башлады. Йә, әйт, нишләргә миңа?
Әсфәндияр. Иманга кайтыгыз.
Вәлиәхмәт. Иман? Нинди иман?
Әсфәндияр. Ә сез аның нинди икәнен беләсез.
Вәлиәхмәт (паузадан соң). Йә, килдем ди иманга. Шуннан ни?
Әсфәндияр. Шуннан шул…
Вәлиәхмәт. Карале, егетем, кит син бу авылдан.
Әсфәндияр. Нигә?
Вәлиәхмәт. Кит! Кит яхшы чакта.
Әсфәндияр. Китмәсәм?
Вәлиәхмәт. Куркытырга җыенмыйм. Ялынып сорыйм. Минем үз гомеремдә берәүгә дә ялынганым булмады. Сиңа ялынам. Кит син. Беләсеңме, мин көзге яратмыйм. Көзгегә карасам, андагы кыяфәтемә төкерәсем килә. Син минем көзгем, ахрысы. Ул көзгене ватасым килми. Чөнки аның гаебе юк. Югалтасым гына килә. Кит син бу каһәр төшкән авылдан. Комачаулама миңа ясин чыгарга… (Туктап кала.)
Әсфәндияр. Нигә туктадыгыз, әйтеп бетерегез?!
Вәлиәхмәт. Мин әйтәсен әйттем.
Әсфәндияр. Юк, әйтеп бетермәдегез. Сез монда аны әйтергә килмәдегез, сез бушанырга килдегез.
Вәлиәхмәт. Нинди бушану?
Әсфәндияр. Күңелегездәге авыр йөкне бушатырга килдегез.
Вәлиәхмәт (кычкырып көлә). Бала-чага!.. Нинди бушану… Андагы пычракны бушатып бетереп булмый.
Әсфәндияр. Ә сез тырышыгыз. Мин мәчетне чистарынган Вәлиәхмәт хәзрәткә калдырып китим. Авыл шаккатсын.
Вәлиәхмәт. Мондагы бәндәләргә ыштаның салып артыңны күрсәтсәң дә шаккатмыйлар. Ияләшкәннәр. Үзләрендә бар нәрсәне телевизордан күреп рәхәтләнеп утыралар.
Әсфәндияр. Вәлиәхмәт Габделәхәтович, муллалар вәгазь укырга яраталар. Алып ташлагыз күңелегездән үчне. Үч саклау кешене харап итә. Бабагызны кууда, мәчет манарасын кисүдә бүгенге авыл халкының гаебе юк. Кешеләр язмышы белән хакимнәр уйный.
Вәлиәхмәт. Тәкъдирне, ягъни язмышны Ходай яза.
Әсфәндияр. Язганны укый да белергә кирәк. Күзе сукырайган кешеләрдән нигә үч алырга?
Вәлиәхмәт (кинәт урыныннан торып чыгып китә). Сау бул!
Әсфәндияр. Вәлиәхмәт абый, минем сезгә үтенечем бар.
Вәлиәхмәт. Үтенеч?
Әсфәндияр. Ябыгыз аракы сата торган кибетегезне. Һич югында, төнлә сатмасыннар.
Вәлиәхмәт. Эчсеннәр! Бетсеннәр!
Әсфәндияр. Үтенеп сорыйм!
Вәлиәхмәт. Тапмаслар дисеңме?
Әсфәндияр. Сез сатмагыз. Сез бит мулла оныгы.
Вәлиәхмәт (зәһәрләнеп). Это не твоё собачье дело. (Чыгып китә.)
Әсфәндияр, тәрәзә янына килеп, Вәлиәхмәт артыннан карап кала.
Әсфәндияр. Аллам! Адәм балаларын рәхмәтеңнән ташлама! Күгәргән күңелләрен чистарт! Адашкан җаннарга туры юл күрсәт! Иманын югалтканнарга иманын табарга ярдәм ит! Күңелләренә миһербан, мәрхәмәт иңдер! Кылган гөнаһларын ярлыка, уй-фикерләрен, кыласы ниятләрен изге ит! Йа Аллам, йа Хода, йа Тәңрем!..
Әкрен генә, кыймыйча гына Налимә керә. Тамак кыра.
Әсфәндияр. Килгәнеңне күрмәдем.
Налимә. Мин икенче яктан килдем. Кайтмыйсың.
Әсфәндияр. Җыена идем.
Налимә. Сагындым!
Әсфәндияр. Нәрсә-ә-ә?
Налимә. Бүтән әйтмим, ишетмәдең.
Әсфәндияр. Ишеттем. Ләкин…
Налимә. Әллә мәчеттә ул сүзне әйтергә ярамыймы?
Әсфәндияр. Менә анысын белмим.
Налимә. Синең дә белмәгәнең бармыни? «Яратам» дип әйтергә ярый микән?
Әсфәндияр. Нигә ярамасын икән?
Налимә. Алайса, нигә әйтмисең? Яратасың бит син дә. Ату, йөрим дә йөрим. Сөйлиләр. Әни дә әйтә: «Ашарга пешерергә генә йөрмисеңдер», – ди. Кешеләр дә сөйли, үзе мулла, үзе гуләйт итә, диләр. Мин бит миңа кызыгып караганыңны сизәм. Кызыгып карыйсың, якын килмисең. Сөйгән кызың калгандыр әле Казанда.
Әсфәндияр. Беркемем дә юк минем.
Налимә. Налимә, диген.
Әсфәндияр. Налимә.
Налимә. Алай гына әйтмә. Беркемем дә юк минем, Налимә, диген… Ярый инде, әйтәсең килмәсә. Хатын-кыз сүзен кабатлаган ир кеше ир кеше түгел инде ул.
Әсфәндияр. Әйдә, кайтабыз, Налимә.
Налимә. Юк. Кайтасым килми әле. Монда рәхәт икән. Мин синең намаз укыганыңны карап торырга яратам. Шундый тыныч. Дөньяда бер кайгы да юк кебек. Син укы, мин карап торыйм.
Әсфәндияр. Мин сине гел күрәм, Налимә. Әниеңне бер тапкыр да күргәнем юк.
Налимә. Өйдән чыкмый ул. Мине тапкач, өзлегеп калган.
Әсфәндияр. Әтиең?
Налимә. Аны сорама. Әтисез тумаган инде, билгеле. Әни авыргач киткән. Мөслимә апа да минем әнием кебек. Ул мине карап үстергән. Монда ковёрлар күп икән. Талап чыкмасыннар тагын.
Әсфәндияр. Мәчет әйберенә кемнең кулы күтәрелсен?
Налимә. Гөлназ кияүгә чыгарга җыена. Никах укытабыз, ди. Әсфәндияр укымас микән, ди. Әйткәннәр тегеләр килеп, калымыңны түлә, дигәннәр. Гөлназ белән үзидарәгә барып әйттек. Әкият сөйләп йөрмәгез, ди Лемур абый. Әкият, ди. Белми. Былтыр Гөлфиягә дә калым түләттергәннәр. Караташ авылыннан иде егете. Миңа мондый кыз кирәкми, дип өйләнмәгән. Гөлфия хурлыгыннан әллә кая китте. Беркемгә дә бернәрсә дә булмады.
Атылып, Гөлназ керә. Аның артыннан Эльбрус һәм тагын бер-ике калым түләттерүчеләр керә. Эльбрус Гөлназга таба атлый.
Әсфәндияр (аның юлына каршы төшеп). Туктале син, егет!
Эльбрус (ишек төбендә калганнарга). Тотыгыз аны!
Әсфәндияр (янына килеп басканнарга). Мәчет бит бу, егетләр! Чыгып сөйләшик.
Эльбрус. Төкердем мин синең мәчетеңә.
Вәлиәхмәт ашыгып килеп керә. Эльбрус янына килеп баса.
Вәлиәхмәт. Нишләп йөрисез монда?
Эльбрус. Менә, Вәлиәхмәт Габделәхәтович, бу мулла кисәге кызларны бикләп тота.
Вәлиәхмәт. Бар әле, ычкын моннан!
Эльбрус. Вәлиәхмәт Габделәхәтович!..
Вәлиәхмәт. Ычкын, диләр. Мине беләсең.
Эльбрус, әкрен генә борылып, ишеккә китә. Аңа иярченнәре тагыла.
Эльбрус (ишек янында туктап). Зря син, Вәлиәхмәт Габделәхәтович!
Чыгып китәләр.
Вәлиәхмәт. Нәрсә алар? (Гөлназга күрсәтеп.) Моның өченме? Бар, чык киявеңә. (Налимәгә.) Син дә бар. Мәчеткә егет эзләп килмиләр… Барыгыз, бар, бар…
Кызлар чыгып китә.
Нәрсә мәчеткә кызлар җыясың. Урын беткәнме?
Әсфәндияр. Үзләре керделәр.
Вәлиәхмәт. Кертсәң, кочагыңа да күчәләр алар. Нәрсә, яныймы теге маңка? Шакшы малай, мәчет манарасын кисүчеләр нәселеннән. Нәрсә син маңка малайлар алдында җебеп төштең?