Kitabı oku: «Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде»

Yazı tipi:

Нуруллин Вакиф Нуруллович

Она должна была жить

Казань. Татарское книжное издательство. 2015

На татарском языке



© Татарстан китап нәшрияты, 2015

© Нуруллин В. Н., 2015

Күпер чыкканда

Алдан ук әйтеп куям, туган: һәрьяктан да үрнәк булырлык дәрәҗәдә ал да гөл түгел минем тормыш. Хәзер Социалистик Хезмәт Герое булып макталып йөргәч тә, син гомер буена шулай әйбәт кенә яшәгән, акыллы гына эшләгән икән бу кеше дип уйлама. Син болай итмәкче буласың, ә дөнья дигәнең, башбирмәс кырыкмыш тай шикелле, үзе кирәк дип тапкан якка борып ала да китә. Карышып, тезгенен тарткалый башласаң, бер читкә селтәп, авыз-борыныңны җимерергә дә күп сорамый икән кайчакта…

Хәер, барысын да тормышка, башка кешеләргә аударып калдыру да бик үк дөрес булмас. Турысын әйтергә кирәк, үземнең дә чатаклыкларым байтак булды, туган. Кызурак, үзсүзлерәк кеше мин. Әмма шулай да… Тукта, фәлсәфәгә кереп барам түгелме соң әле? Алдан ук үземне акларга җыенам түгелме?.. Юк, болай ярамас! Гаеп миндә күбрәк булганмы, башкалардамы – анысын соңыннан үзең чамаларсың. Фәлсәфәсен үзең чыгарырсың. Сез, яшьләр, андыйга оста хәзер. Аңлы-белемле халык. Ә безгә ныклап торып теләгәнчә укырга да, уйланырга да вакыт булмады. Заманасы андый түгел иде… Ярый, рас үтенгәнсең икән, сөйлим әле мин сиңа үземнең баштан кичкән кайбер хәлләрне. Тик башта ук килешеп куйыйк: бүлдермә син мине! Күңелеңнән кайбер мин сөйли торган хәлләр белән бик үк риза булып бетмәсәң дә – бүлдермә! Бүлдерсәләр, фикерем чуала.

Димәк, килештек шулай.

1

1946 елның гыйнварында, армия хезмәтеннән кайтып төшкән айда ук, мине үзебезнең «Чулпан» колхозына председатель итеп куйдылар. Сугышка кадәр ике ел чамасы хисапчы булып эшләвемне искә алмаганда, колхоз белән алай зур алыш-бирешле кеше түгел идем. Ә җитәкчелек мәсьәләсендә тәҗрибәм бөтенләй юк иде. Әнә шул турыда исләренә төшереп:

– Кыстамагыз, иптәшләр, ышанычыгызны аклый алмам. Холкым да бик җиңел. Миннән тәҗрибәлерәк, өлкәнрәк агайлар да бар бит, – дип карышып карасам да, авыл халкы күп сөйләшеп тормады.

– Кыза башласаң – суытырбыз, ялгышсаң – чабуыңнан тартырбыз. Белемең бар – ун класс бетергән, башың эшли – анысын хисапчы чагында күрдек! Сине куябыз – бетте-китте! – дип, егерме бишенче яшемдә председатель арбасына җиктеләр дә куйдылар.

2

Ә ул арба җиңел түгел икән. Ай-һай, зур икән, мәшәкатьле икән аның йөге!

«Хуҗа» булып эшләргә тотынган көнне үк сизенә башладым мин моны. Колхозыбыз кечкенә булганлыктан (нибары кырык өч кенә хуҗалык), бездә бригадир-фәлән юк. Бар эшне председатель алып бара. Өй борынча йөреп, колхозчыларга көн саен эшкә әйтеп чыгу да аның вазифасына керә. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, беренче эш көнем үк бик җайсыз башланды. Халыкны ындырга, ашлык сугарга җыеп, төрлесен төрле эшкә урнаштырдым да, инде азрак тамак ялгап чыгыйм дип, өйгә кайтып, иртән мичкә тәгәрәтеп киткән бәрәңгеләрне алып ашарга гына утырган идем, борынын турсайтып, салам тарттыручы малай килеп җитте.

– Сине ындырга чакырдылар, Өлфәт абый. Сугу машинасының валын әйләндерә торган чарыгы ярылды! – ди.

– Ә ник алай иртүк ярылды соң ул, энем?

Күрәсең, көтелмәгән күңелсез хәбәрне ишеткәч аптырап калганмын инде, югыйсә мондый мәгънәсез сорауны бирмәс идем.

Йодрык кадәр генә булса да, телгә оста икән малай актыгы:

– Без сорап караган идек тә, әйтмәде шул ник ватылганын! Әйдә, Өлфәт абый, тизрәк киен дә баргач үзең сорарсың. Син председатель кеше бит, бәлки, сиңа әйтер! – диде, хәйләкәр елмаеп.

– Мин чарык коючы түгел ләбаса! Булса, амбарда була инде ул, энекәш. Запас частьлар председатель кесәсендә йөрми торгандыр бит, завхоз кулында булырга тиештер ич алар! Галим абыең шуны белми микәнни? – дидем мин, кискен итеп.

Ләкин салам тарттыручының моңа да җавабы әзер булып чыкты.

– Амбарда булса, сине борчып йөрер идекмени, Өлфәт абый? Амбарда булмаганга монда җибәрде дә инде мине Галим абый! – диде ул, түгәрәк күзләрен елтыратып.

Утызлап кеше эшсез утырганда, тамактан ризык үтәме соң? Салам тарттыручы малайга ияреп, тиз генә ындырга киттем. Халык, ындыр табагының читенә ут ягып, шуның тирәсенә җыелышкан. Яшьрәкләр, күрәсең, җылынырга теләптер инде, түгәрәкләнеп тезелгәннәр дә, бияләйләрен атышып, «базар» уйныйлар. Ә барабанга көлтә биреп торучы Галим абый ватылган чарык янында чуала иде. Көн шактый салкын булса да, бүрек колакчыннарын күтәреп куйган, бияләйләре дә җирдә, кар өстендә ята. Кыяфәте җитди, ачулы иде. Башка чакта гел үзе алдан сүз башлый торган Галим абый бу юлы миңа бөтенләй игътибар итмәде. Бары тик аның янына чүгәләп:

– Нишлибез инде, Галим абый? Запасыбыз юкмыни? – дигәч кенә, тирән итеп көрсенде дә:

– Бар иде ул заманында. Узган җәй районның «Сельхозснаб» складында бар иде. Алып куйыйк, кирәге чыгар дип, Рәдифкә әйтеп тә караганыем. Тыңламады бит, аксак шайтан. Менә хәзер ике кулсыз калдык инде! – дип җавап бирде.

– Нишләргә, кая барырга киңәш итәсең, Галим абый?

– Районда юк ул, Өлфәт энекәш. Күрше колхозларга барып карасаң гына инде. Бәлки, берәрсендә булмасмы икән?

Тиз генә ат җигеп, «Алга» колхозына киттем. Аннары «Кызыл үрнәк» кә, аннан «Ватан» га. Әмма берсеннән дә таба алмадым. Озынга сузмыйча гына әйткәндә, бер айга якын эзләдек без ул каһәр төшкән нәрсәне. Карап торырга алай бер дә искитмәле әйбер дә түгел кана үзе: унике тешле, уртасы тишек, өч-дүрт килолы, гап-гади чуен кисәге генә. Андый чарыкларны үзебезнең механика мастерскоенда да көненә унбишне ясау берни тормый хәзер. Тик кирәкләре генә юк. Ә ул чакта кадерле иде. Чөнки шул булмаса, шартла – сугу машинасын эшләтә алмыйсың! Тәмам гаҗиз итте ул безне. Башка һичкайдан таба алмагач, завхозны чарык коя торган Ч. заводына җибәреп карадым. Атнага якын гомер үткәреп, ул да буш кул белән кайтты. Без продукциябезне аерым колхозларга өләшмибез, разнарядка буенча районнарга гына озатабыз дип борып җибәргәннәр. Ә разнарядка буенча кайтуын көтә башласаң, колхоз игене яңа уңыш өлгергәнче дә сугылып бетәчәк түгел.

Уйладым-уйладым да, ни булса – ул дип, өйне карап торырга бер карчыкны калдырып (ул чакта мин, дию пәрие кебек, берьялгызым яши идем, чөнки, ахмакланып, хатыным Сәкинәне аерып җибәрдем), заводка үзем киттем.

Безнең ише авыл кешесенә завод ихатасына үтү дә сират күперен кичүдән ким түгел икән. Шулай да алай иттем, болай иттем, тырыша торгач, тәки директорның үзенә барып җиттем бит, туган. Карап торырга күркәм генә ир уртасы кеше икән. Белмим, үзе сугышта булгандырмы, әллә заманга хас модага ияреп кенә алай иткәндерме – өстенә карасу-зәңгәр диагональ китель кигән. Өстәлендә яшел фуражкасы ята. Каршылавын да хәйран ягымлы каршылады. Өстәл янында утырган җиреннән генә булса да, кул биреп күреште. Шунда мин, рәхимле бәндәгә охшаган бу, болай булса, шәт, борып чыгармас, дип уйлап алдым да, батыраеп китеп, гозеремне сөйләп бирдем.

Алданрак куанылган икән. Тел төбемне төшенеп алуга, кыяфәте бозылды директорның. Сирәк саргылт кашларына хәтле салынып төште. Күренеп тора: мине кабул итәргә ризалык бирүенә үкенә бу хәзер. Тик сиздермәскә тырыша, мөмкин кадәр сабыр, ягымлы булырга тели:

– Хәлеңне аңлыйм, иптәш председатель, – ди бу миңа, – бик яхшы аңлыйм! Әмма, кызганычка каршы, ярдәм итә алмыйм. Андый нәрсә рөхсәт ителми безгә. Колхозда гына андый алыш-бирешләргә юл куелырга мөмкин. Ә бу колхоз түгел, завод бу! Бездә һәр деталь исәптә, һәр детальнең кая, кайчан озатылырга тиешлеге алдан ук билгеләп куелган.

Кара син аны ничек сөйләнә бит, ә?! Колхоз түгел, имеш! Колхозның синең заводыңнан кай төше ким аның? Яхшылабрак уйлаган кешегә колхоз синең заводыңнан мөһимрәк тә әле. Синең чарыгың бар, ә колхоз икмәк үстерә. Бар, торып кара син икмәксез. Ашап кара чарыгыңны!

Мин шулай уйлап, бик нык ачуланып, әмма ачуымны сиздермәскә азапланып торган арада, директор, өстәл тартмасыннан бер папка чыгарып, аның эчендәге кәгазьләр арасыннан берсен тартып алды да:

– Менә, ышанмасаң, үзең кара, иптәш председатель: план буенча запас частьлар сезнең районга май башларында гына озатылырга тиеш диелгән монда! – дип, миңа сузды.

Кәгазьдә, чыннан да, ул әйткәнчә язылган иде. Әмма миңа аннан ни файда? Майга кадәр көтәрлек чамабыз булса, өемдә кеше калдырып, йөз илле километр җиргә ат куып килер идеммени! Язгы чәчү башланганчы ничек тә сугып бетерергә кирәк ич безгә игенне! Югыйсә үреп, әрәм булып бетәчәк ләбаса ул!

– Аңлыйм, иптәш, барысын да бик яхшы аңлыйм, әмма булмагач булмый инде! – диде директор, һаман үзенекен сукалавын дәвам итеп.

– Юк инде, Виниамин Илларионович, алай ансат кына кайтарып җибәрмәгез инде сез мине! Йөз илле чакрымга ат куып, башта шушында завхоз килде. Ул бер атна йөреп буш кайтты. Инде мин, председатель кеше, үзем килдем. Юлда ике көнем үтте, монда өченче көнем узып бара. Кайтып җитәргә янә ике көн кирәк булачак. Үзем генә түгел, ат тикле ат куып йөрим ләбаса мин! Монда килмәгән булсам, бер атна эчендә ул ат күпме эш эшләгән булыр иде, беләсезме шуны? Дөрес, формаль яктан сез, әлбәттә, хаклы: мине буш кул белән кайтарып җибәрсәгез дә, бер сүз әйтүче булмаячак сезгә. Ләкин, зинһар, дип әйтәм, сез дә минем хәлемә керергә тырышыгыз. Берәр төрле җаен табыгыз, зинһар!

Директор минем сүзләрне колагына да элмәде бугай: алдында яткан газетаны уку белән мәшгуль иде ул.

– Карагыз әле, Виниамин Илларионович, – дидем мин, аның шулай илтифатсыз булуына хәйран калып. – Тыңлагыз әле, соңгы сүземне генә әйтәм дә китәм аннары.

Директор иренеп кенә башын күтәрде дә, барыбер буш кайтарып җибәрәм бит инде, нигә бу тикле үҗәтләнәсең, дигәнне аңлата торган итеп елмаеп куйды.

Минем йон тагын да ныграк кабарып китте. Бар усаллыгымны җыйдым да, соры-коңгырт күзләренә карап:

– Соңыннан үпкәләштән булмасын, Виниамин Илларионович, шуның өчен башта ук кисәтеп куям: әгәр бүген мине буш борып кайтарсагыз, Аллага ышанучы булмасам да, билләһи, дип әйтәм, бу хәлне болай гына калдырмаячакмын! – дидем. – Менә күрерсез, болай гына калдырачак түгел мин моны. Моннан кайту белән, Мәскәүгә генералиссимусның үзе янына барачакмын! Исе китәр инде синең ише авыл мужигына дип уйламагыз. Бик яхшы белә ул мине. Менә бу орденнарны, Кремльгә чакыртып китереп, үз кулы белән тагып җибәрде ул миңа! – дип, шинелемнең изүен чишеп, күкрәгемдәге Дан орденнарын күрсәттем.

Дөресен әйтим, бу нотыгымның файдасы тияренә үзем дә бик үк ышанып җитмәгән идем. Тик килгән җирдә, ичмаса, бераз ачуымны бушатып, аның да күңеленә азрак шом салып китим дип кенә азаплануым иде. Кайчакта беренче карашка бөтенләй көлке тоелган гап-гади генә сүзләр дә кешегә искиткеч нык тәэсир итә икән, туган. «Үзе такты» дигәнемне ишетүгә, колаклары торды директорның. Сирәк, юка чәчләренә тикле кабарып китте, битенә кадәр кызарып чыкты.

– Ярар, ярар, иптәш, – диде ул, каушавын белгертмәскә тырышса да яшерә алмыйча, – син алай бик каты чәпчемә! Безнең дә үз заданиебез, үз планыбыз бар лабаса. Һәр колхоз председателе шушылай синең кебек заводка килеп, низаглашып йөри башласа, кая китә ул аннары?

– Башкаларда минем эшем юк. Минем үз хәлем хәл. Әгәр чарыксыз җибәрсәгез, үпкәләштән булмасын! – дидем, директорның шөлләп калуын күргәч батыраеп китеп.

– Ну, ярый, алайса, – диде бу, һич тә чигенер чамам булмавын сизенеп. – Ярый, алай бик ерактан да килгән кеше булгач, кагыйдәне бозып булса да…

Шулай диде дә, минут эчендә завод складына шалтыратып, миңа бер чарык биреп җибәрергә кушты.

Ул көнне җир йөзендә миннән дә бәхетле кеше, ихтимал, булмагандыр. Берәү юлдан тапса да игътибар итми китә торган шул чуен кисәге миңа әйтеп бетергесез куаныч китерде. Ә орденнарны «үз кулы белән такты» дип, мин аңа аптыраганнан, бүтән чарам калмаганга гына әйткән идем. Тагамы соң инде! Минем ише Дан ордены алучыларның барысына да үзе тагып тора башласа, бүтән эшкә вакыты да калмас иде аның. Тагу түгел, дөньяда Хәкимов Өлфәт исемле бер татар малае барлыгын белми дә торгандыр әле ул… Шулай да ярдәме тиде!

3

Председатель итеп мине гыйнвар ахырында сайлаганнар иде. Теге хәерсез чарыкны юллап алып кайтканчы февраль үтеп китә язды. Ә сугасы иген дөнья әле. Аны ничек тә тизрәк сугып бетерергә кирәк. Машинага тагын берәр хәл булмаса, ихтимал, апрель урталарына бетереп тә булыр. Көннәр озаюга, җылынуга таба бара. Гыйнвар аенда ике көн эшләгәнне хәзер бер көндә башкарырга мөмкин. Мөмкин генә түгел, шулай эшлиләр дә. Халык бик тырыш бездә. Ул яктан шөкер әлегә. Ә менә атлар!.. Ул мескеннәргә карарга да кызганыч. Кабыргаларын ярты чакрымнан санарга мөмкин. Ичмаса, абзарларының да рәте юк. Сугыш елларында ачылып-тишелеп беткән. Түбә саламына кадәр кырык өченче елда колхоз сыерларына азыкка киткән. Узган җәйдә япкан булганнар булуын, әмма хатын-кыз да бала-чага гына япкан түбәнең рәте бик шәптән булып чыкмаган.

Хәзер дә солы саламы белән бодай саламыннан башка фураж бирелми атларга. Кама елгасындагы утрауда, безнең авылдан утыз километрда, колхозның илле җиде гектар болыны бар барын. Тик менә өч ел инде, көч җитмәгәнлектән, ул болындагы печән дә чабылмыйча калып килә икән. Аны бу ел ничек тә чабып-җыеп алырга кирәк инде…

Ә атлар арык. Шулай да игенне язгы чәчүгә тикле сугып бетерербез дип уйлыйбыз. Анысына ничек тә түзәләр инде. Әмма шул ук атлар белән язын бөтен колхоз кырын сөреп, чәчеп чыгасы бар бит әле! Дүрт йөз туксан дүрт гектар җирнең өч йөз җитмеш гектарын сөреп чәчәсе бар. Ат башына унөч гектардан артык туры килә. Ә тракторга өметләнергә урын юк. МТСка барып караган идем:

– Сездән зуррак колхозларга да җиткерә алмыйбыз әле, быелга көтәргә туры килер, Хәкимов! – диделәр.

Әйтәм бит, бөтен өмет атларда хәзер. Сугышка кадәр язгы чәчүдә эшләргә тиешле атларны бер ай беркая да җикмичә шәпләп тәрбиялиләр, ял иттерәләр иде. Хәзер ял турында әйткән дә юк инде, хәтта рәтле ашау да эләкми аларга. Солысы да бар колхозның, арышы, бодае да бар. Икмәк планы да күптән түләнеп беткән безнең (план тулмаган дип, теге директорга чарык бирсен өчен генә әйттем мин). Әйтәм бит, фуражлык кына рәтебез бар. Тик ашатырга ярамый. Чөнки районда планнарын тутырмаган колхозлар бар. Зуррак колхозларның җире сугыш елларында тулысынча чәчелмәгән – көчләре җитмәгән. Ә план – җир исәбеннән. Кыскасы, планны бөтен район тутыруын көтәргә кирәк…

Ут йотып йөргән чакта, барабанга көлтә бирүче Галим абзый беркөнне төшке ял вакытында яныма килде дә:

– Һаман фуражсыз эшләтә торган булсак, тәмам барып чыгачак бит бу атлар! Ни уйлыйсың син, прсидәтел? – ди.

– Мин дә нәкъ синеңчә уйлыйм, Галим абзый. Болай барса, эшләр шәп булмаячак безнең, дим. Ләкин, нишлим соң, фураж ашатырга рөхсәт юк бит.

Галим абзый мине беркавым карап торды да ипләп кенә сүзгә кереште:

– Әй энем-энем!.. Менә безгә бер грамм да фураж бирмәскә кушылган. Ну, без крәстиян халкы бит, үзебез дә уйланырга тиешле. Без дә берәр әмәлен табарга тиештер бит бу хикмәтнең! Чак кына булса да, үз башыбызны да эшләтеп карарга ярый торгандыр. Ярый гына түгел, иптәш Ленин безгә шулай кушкан да бит. Әйдә, әзрәк үз башыбызны да уйлатып карыйк!

– Ничек итеп, Галим абзый?..

Ул һич тә икеләнеп тормыйча элеп алып китте:

– Ничек итеп дисеңме? Әйтик, менә болай: без һәр көнне көндезге уникедән бергә тикле төшке ялга туктыйбыз, шулай бит?

– Әйе.

– Алай булгач, менә шул: төшке ял вакытында атларны ындырда калдырып, аларга солы ашатсак ничек булыр икән?

– Без бит хәзер солы сукмыйбыз, бодай сугабыз ич, Галим абзый?

– Син анысы өчен бер дә шаккатма, Өлфәт энекәш, анысы бик ансат җайлана торган нәрсә аның, тик синең генә ризалыгың булсын. Син каршы килмәсәң, солыны маминт сугып алабыз без аны. Ярты сәгать эчендә бөтен калхуз атына бер атна ашарга җитәрлек солы сугып алырга була!

– Сугуын сугарга булыр да, әмма аның өчен безнең баштан сыйпамаслар бит, Галим абзый?

– Ә син башыңнан сыйпаганны көтәсеңме әллә, наный? Көтмә син аны. Шул ук чакта артык өркеп тә яшәмә. Төптәнрәк уйлап караганда, атларыбызга фураж ашатырлык кына хакыбыз бар лабаса безнең. Башка калхузларның планы өчен ник без җык күрергә тиеш ди әле? Бер үк төрле мөмкинлекләр бирелгән ич аларга да. Шулай булгач, үзләре өчен үзләре кыймылдасыннар.

– «Берләр – меңнәр өчен, меңнәр – берләр өчен!» дигән сүз бар бит, Галим абзый! Аны да онытырга ярамый ич!

– Шуның белән рәттән үк «Һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хезмәтенчә» дигәне дә бар аның, наный. Тотасың икән, һәр икесен дә истә тотарга кирәк! Теләсәң ни эшлә, энем, ну мин иртәгәдән үк атларга солы суктырып ашата башлыйм! Гаепләсәләр – мине гаепләрләр.

Һәм ул, күрәсең, мәсьәләне хәл ителгән санап, минем яннан китеп тә барды.

4

Безнең шул сөйләшүдән соң шактый вакыт үтте. Инде игенне сугып бетерергә дә күп калмады. Көнозын эштә булсалар да, төшке ял вакытында солы ашата башлагач, атларга да хәйран гына ит кунып китте. Болай булса, язгы чәчүне ничек тә вакытында ерып чыгарбыз дип, эчтән куанып йөри идем. Тик ул куанычымны болыт каплады. Анысы менә болай булды.

Бер дә бер көнне безгә авыл Советы йомышчысы – ябык кына, хәлсез генә, шактый олы яшьтәге бер апа килде дә:

– Райкумнан чалтыраттылар. Хәкимов кичке сәгать биштән дә суңга калмыйча килеп җитсен, дип әйттеләр, – диде. Аннары, калын, авыр зәңгәр шәлен чишеп җибәреп, идарәнең ишеге буендагы озын эскәмиягә килеп утырды да сукранырга тотынды: – Әйдә, энем Өлфәт, атыңны тизрәк җик тә, әйләнечрәк булса да, безнең Көрнәле аркылы мине калдыра кит инде син. Бик арыдым, аяк атлар хәлем дә калмады. Монда килгәнче дә, таң тишегеннән авыл буйлап кәнсәләргә кеше чакырып йөрдем. Кайсын заём, кайсын ит, кайсын сөт түләве буенча дәштерделәр.

Ат җигеп, юлга чыккач, йомышчы апа тагын зарлана башлады:

– Мин дежур буласы көнне генә көтеп торганнар диярсең: барысына да бүген кирәк, барысы да тизрәк, ди. Иртәгәгә калдырсалар, дөнья бетә диярсең, билләһи. Инде менә монда килергә туры килде. Ичмаса, өемдә кеше юк. Олы кызым урман кисүдә. Кечесе фермыда, төнсез кайтмый.

Мин, ябык апаны азрак юатырга тырышып, нәрсәдер әйткән булдым.

– Анысы да дөрес инде, Өлфәт энем, – диде ул, шундук минем белән килешеп. – Сезнең ише нәчәлникләргә дә алай бик ансат түгел инде, бер уйлаганда. Шулай да менә шушы Мәгышия апаң әйткәние диярсең, бер дә алай төнгә каршы ук чакырып торырлык тәҗел эш түгелдер әле!

– Белмим шул, Мәгышия апа.

Икебез дә беркавым сөйләшмичә бардык.

– Карале, Өлфәт энем, – диде аннары Мәгышия апа, миңа таба борылып утырып. – Кайчан тәмам рәтләнер икән безнең ише крәстиян тормышы? Сугыш елларында, ярый, сүз әйтмәдек. Анысы бөтен ил белән килгән каза булды. Инде сугыш бетте ләбаса… Әйт әле, энем Өлфәт, типтереп яшәүләрне күрергә тиз насыйп булырмы икән?

– Булыр, Мәгышия апа, булыр! Сабырлык кирәк. Сугыш беткәнгә ел да тулмаган ич әле. Бер ел эчендә барысын да җайлап булмый инде ул. Син үз авылыбыз каланчасыннан карап кына хөкем йөртмә, Мәгышия апа. Фашистлар безнең илдәге ни тикле кешене йортсыз-җирсез калдырды. Ул кешеләрне тораклы иткәнче, җимерек авылларны, шәһәрләрне, завод-фабрикаларны торгызганчы, байтак көч түгәргә туры килер әле.

– Колхозлар фәкыйрь булмасын иде дигәннән әйтүем инде. Юкса эшебез кирегә китмәгәе…

– Китмәс, Мәгышия апа. Яхшыруга таба барабыз. Менә күрерсең, танымаслык булып үзгәрер әле безнең авыллар. Хәтереңдәдер, сугыш алды елларында хезмәт көненә бирелгән икмәкне, халык вакытында амбарга барып алмагач, өй борынча ат белән өләшеп йөриләр иде. Куяр урын таба алмый интегә иде колхозчы. Тагын шулай булыр әле, менә күрерсең!

– Ни генә әйттеңие кана!..

Шул рәвешле сөйләшеп, Мәгышия апаны да, шулвакытта үземне дә юатып, өметләндереп бара торгач, Көрнәлегә килеп җиткәнебезне сизми дә калдым. Мәгышия апаны калдырып ары киткәч, кичкә каршы нигә болай ашыгыч рәвештә чакырдылар икән дип борчыла, фараз кыла башладым. Бер караганда, алай әллә ни хәвефләнерлек урын да юк шикелле. Колхозның икмәк планы күптән тулган. Артыгын да шактый бирдек инде. Хәзер дә озатып торабыз. Чәчүлек орлыкларыбыз да кирәгенчә әзерләп куелган. Сабан-тырмаларыбыз да ремонтланып бетү алдында тора. Шулай булгач, нигә болай чакырттылар икән?..

Ләкин ашыктырырлык эшләр булган икән шул менә. Ничек кенә булган әле! Башка мәсьәләләрне инде хәл кылып, мине генә көтеп торганнар, ахрысы: килеп керүем булды, райкомның бюро утырышын дәвам итеп, мине тикшерергә керештеләр.

Мәсьәләне тулырак итеп аңлату өчен, башта минем урында эшләп киткән Рәдиф Хәйретдиновның райкомга язган хаты укылды. Ул үзенең, ферма мөдире буларак, көн-төн тырышып эшләвен, колхозны алга җибәрү өчен бар көчен салуын бәйнә-бәйнә аңлатып язган. Аннары, гәрчә аның урынына председатель итеп куйсалар да, Хәкимов Өлфәткә, ягъни миңа, бернинди дә ачуы юклыгын, бу хатны бары тик намуслы совет кешесе буларак кына язуын аңлаткан да «Эшли башлавына өч ай тулыр-тулмас ук Хәкимов алдау юлына басты, дигән. Халык төшкә кайтып киткән арада, бодай сугуны туктаттырып, өч тапкыр берәр сәгать буена солы суктырды. Ул солыны, үлчәп керемгә алмыйча, ындырда яшереп саклый һәм һәр көн төшке ял вакытында атларга ашата. Районның «икмәк заданиесе тулмый торып, бер грамм фураж бирмәскә» дигән күрсәтмәне белгән килеш, шушындый җинаятькә барган кешене, минемчә, партиядә тоту турында сүз дә булырга тиеш түгел, иптәшләр! Суд хөкеменә тапшырылырга тиешле эш бу!» дип нәтиҗә ясаган.

Рәдифнең шушы хатын укыганнан соң, судка бирергә дип үк әйтмәсәләр дә, мине шулай ук бик нык гаепләп, тагын өч бюро члены чыгып сөйләде. Аннары миңа сүз бирделәр.

– Минем әйтер сүзем юк! – дидем мин.

Соң нәрсә сөйлим? Мәсьәлә болай да ачык бит. Рәдиф барысын да бәйнә-бәйнә тезеп биргән. Шулай ук гаепне Галим абзыйга аударырга да телем бармый. Чөнки мин солы сугуларын белдем. Тансам – ялганлау була. Ялганларлык булсам, партиягә кереп тә тормаган булыр идем мин. Ә партия сафына мин иң кыен чакта – кырык беренче елның декабрендә, йә илем, йә үлем мәсьәләсе хәл ителгән көннәрдә кергән кеше.

Үзем сөйләмәгәч, сорау бирә башладылар:

– Әйт, алайса: иптәш Хәйретдинов язган фактлар дөресме?

– Икесе дөрес, өченчесе миңа мәгълүм түгел.

– Сез моның ярамавын белеп эшләдегезме?

– Мин моны бик кирәк булганга эшләдем!..

Үзең дә чамалыйсыңдыр, туган, ул чаклар өчен гаебем зур иде бит минем. Ни эшләтсәләр дә, каршы килә алмас идем. Ләкин мине райкомның беренче секретаре Гадел абый коткарып калды. Ул кызып-ачуланып түгел, җайлап, ипләп кенә сөйләп китте. Үзенә кадәр сөйләгән кешеләрне дә алай зурлап хупламады, мине дә бөтенләй бетереп ташламады.

– Иптәш Хәкимовның гаебе зур, – диде аннары. – Күрсәтмә барын белә торып, андый нәрсәгә юл куярга тиеш түгел иде ул. Ләкин монда шуны да искә алырга кирәк: Хәкимов әле яшь, председатель булып эшләвенә нибары өченче ае гына. Колхоз тормышын да тиешенчә белеп җиткермәгәндер. Армиядән кайту белән сайлап куйдылар аны. Шулаймы, иптәш Хәкимов?

– Әйе, Гадел Салихович! – дидем мин, аның шушылай минем хәлне аңлап сөйләвенә чиксез куанып.

– Менә шуларны искә алып фикер йөрткәндә, иптәшләр, – дип дәвам итте ул, – Хәкимовны бөтенләй үк этеп егарга кирәк түгелдер. Фронтта да начар сугышмаган иптәш Хәкимов. Ике Дан ордены алуга лаеклы булган кешеләр, районыбызда дип әйтмим, республикабызда да күп түгел әле алар…

Әллә ни таза булмаса да, мәһабәт, сылу гәүдәле, кара бөдрә чәчле, коңгырт-кара күзле, озынчарак каратут битле бу кешене моңарчы да ике-өч тапкыр күргәнем бар иде. Әмма моңарчы бер дә алай якыннан очрашып сөйләшергә туры килгәне юк иде. Шунлыктан, ни әйтер икән дип, башкалардан битәр аннан шикләнеп утыра идем. Ә ул, күрәсең, минем турыда әллә никадәр мәгълүматлы кеше булып чыкты!..

Бюро миңа каты шелтә бирү белән тәмамланды. Утырышны ябып, бюро членнарын таратканнан соң, Гадел абый мине үз кабинетына алып керде. Ихтимал, үз кайгыма артык тирән чумып утырганмындыр инде, райком секретареның сул кулы протез кул икәнлеген бөтенләй күрмәгән идем. Анысын кабинетына кереп, каршына утыргач кына абайлап алдым. Шунда ук «әһә, димәк, сугышта булган бу кеше. Димәк, моның белән ачыктан-ачык сөйләшергә дә мөмкин!» дип, эчтән куанып куйдым. Шул ук вакытта, тагын нишләтмәкче була икән бу мине, күрәсең, үземне генә орышырга ниятләгәндер дип, күңелемә шик тә төште. Әмма Гадел абый сүзне мин бөтенләй башыма да китермәгән яктан башлап китте.

– Кайсы фронтта булдыгыз сез, иптәш Хәкимов? – диде ул.

– Башта Ленинград фронтында, аннары Беренче Белоруссия фронтында булдым.

– Нинди төр гаскәрдә?

– Пехота.

– Кем булып?

– Башта рядовой, аннары сержант. Кырык беренче елның декабреннән башлап сугыш тәмамланганчы разведчик булып йөрдем.

– Ә Дан орденнарын ни өчен бирделәр?

– Берсен, фашистларның тылына үтеп, корал складларын шартлаткан өчен, берсен дошман дивизиясенең штаб офицерын «тел» итеп алып кайткач.

Секретарь бер сүз дә дәшмичә, тыныч кына тыңлап утырды. Аннары папиросын кабызды да:

– Димәк, партизанлыкта йөрергә туры килмәде, алайса? – диде.

– Юк, Гадел Салихович. Ә нигә алай дип сорыйсыз әле?

– Нигәме?.. – Әйтимме икән, юк микән дигәндәй, ул бераз уйланып торды. – Колхозда партизаннарча эш итә башлагансыз бит! Шуңа күрә әллә сугышта да партизан булдыгызмы дип уйлаган идем. Ә сез разведчик икәнсез.

Аның тел төбен аңлагач, ничектер уңайсызланыбрак калдым. Колакларым кызышып китте. Ни дип җавап бирергә инде моңа?

– Күрәсең, разведкадан калган гадәт буенча шулай эшләнгәндер инде, Гадел Салихович, – дидем мин. Аннары ачыктан-ачык сөйләшүгә күчтем: – Бүтән бернинди чара таба алмагач, шулай яшертен генә, разведчикларча гына эш итмәкче булган идек. Ләкин бүген күрдем: тыныч тормышта разведка ясау сугыштагы разведкадан хәтәррәк икән. Теләсә ни әйтегез, Гадел Салихович, әмма атларны исән-сау саклап калу өчен эшләнгән эш иде бу. Егерме сигез баш ат белән язын өч йөз дә җитмеш гектар җирне чәчеп-сөреп чыгасы бар бит әле безнең!

– Синең сүзеңдә дә хаклык бар, иптәш Хәкимов. Мин сине бүген шуңа күрә яклап чыктым да. Разведка турында да дөрес сүз әйттең. Ләкин син бер нәрсәне яхшы аңларга тиеш: сугыш вакытында да разведчиклар үзләре теләгәнчә генә хәрәкәт итмиләр бит. Командирлар биргән боерык буенча, план белән йөри алар разведкага. Ә син…

Шактый гыйбрәтле сүзләр сөйләде ул миңа. Җыеп кына әйткәндә, ул сөйләгәннәрдән мин шуны аңладым: миңа, яшь председательгә, киләчәктә ашыгып эш итәргә ярамый. Алдын-артын уйлап кына эш кылырга кирәк. Чөнки бөтен кеше дә минем төсле уйламаска мөмкин. Мөмкин генә түгел, чыннан да шулай ул. Мең кешенең берсе, мисал итеп әйтсәк, миңа кадәр председатель булып эшләгән әлеге Рәдиф Хәйретдиновның кайбер мәсьәләләр хакында бөтенләй башкача фикер йөртүе гаҗәпмени?..

Гадел абыйны тыңлагач, дөньялар яктырып, офыкларым киңәеп киткәндәй булды. Югыйсә бюрода утырганда, бигрәк тә Рәдиф хатын укыган вакытта, күңелем тәмам суынган иде колхоздан. Барысына да кул селтәп, бөтенләй авылдан ук чыгып китәр дәрәҗәгә җитеп утырган идем. Чөнки шәхси тормышым җимерелгән иде бит минем. Шушы колхоз тормышы белән мавыгып, үземне үзем шуның белән юатып кына яши идем. Ә менә Гадел абый белән сөйләшкәннән соң, ул ямьсез уйларым бөтенләй онытылды.

Инде чыгып китәм дип торганда гына, Гадел абый миңа тагын бер сорау бирде:

– Колхоз эше буенча бер-беребезне аңлаштык шикелле, ә үз хәлләрең ничек соң? Хатының белән малаеңны алып кайтмадыңмы әле? – диде ул.

Мин башта аптырап калдым. Ни өчен дисәң, Гадел абыйның, мин председатель булып эшли башлаганнан бирле, безнең авылга бер мәртәбә дә килгәне булмады. Шулай ук районга үзем баргач та, ул хакта сүз кузгатканы юк иде. Ә ул инде минем семьяның таркалуы хакында да белә икән.

– Сез каян беләсез ул турыда, Гадел Салихович? – дидем мин, кызыксынуымны яшерә алмыйча.

Секретарь елмаеп куйды да:

– Үз районыбыздагы колхоз председательләренең хәлен дә белмәсәм, нинди секретарь булыр идем мин? – диде. Аннары тагын җитдиләнде дә җайлап кына дәвам итте: – Кайдан икәне ул кадәр мөһим түгелдер, бәлки, иптәш Хәкимов. Ә менә синең хәлеңне белергә тиеш мин. Сизеп торам: хатыныңны да, улыңны да алып кайтмагансың икән әле. Йә, әйт әле миңа: киләчәктә ничек яшәргә уйлыйсың? Нидән килеп чыкты ул низаг? Уйлап-үлчәп эшләдеңме, әллә һаман шулай партизаннарча бер кизәнүдә генә эшләп ташладыңмы?

– Әйтүе авыр инде анысын, Гадел Салихович. Узган эшне искә төшереп тормыйк ла, – дидем мин, ул хакта бер дә сөйлисем килмичә.

– Ихтыярың, иптәш Хәкимов. Шулай да син тагын бер тапкыр уйла әле, яме! Ир кеше теләсә нинди мәсьәләдә дә егет булып кала белергә тиеш.

5

Кайтырга дип, атны җигеп чыккач, район урамында яшь кенә бер кыз яныма килде дә:

– Зинһар, алып кайт әле, Өлфәт абый! Төнгә каршы үзем генә җәяү юлга чыгарга куркам, ә кунып каласым килми, иртәгә иртән дәрескә керәсем бар! – диде.

– Кая алып кайтырга соң сезне? Кем сез? – дидем мин, гаҗәпләнеп. Гаҗәпләнми мөмкин түгел, чөнки мин аның кайсы авылныкы булуын да, кем икәнлеген дә белмим. Хәтта моңарчы күргәнем дә юк шикелле иде.

– Мине бер күргән кешеләр онытмый дип йөри идем, ялгышканмын икән! – диде теге кыз, гаҗәеп ягымлы итеп елмаеп һәм йөзенә чак кына үпкәләү билгесе чыгарып. – Биш күреп тә игътибар итмәүчеләр бар икән ич миңа! Көрнәледә укытам мин, Өлфәт абый. Күргәнегез бар бит мине, игътибар итмәдегез микәнни?

– Гафу итегез, әйе шул, күргәнем бар икән шул! – дигән булдым мин, кайда һәм кайчан күргәнемне һич тә хәтерли алмыйча. – Исемегез ничек әле сезнең?

– Гөлүсә дип йөриләр мине, Өлфәт абый. Йә, алып кайтасызмы, утырыйммы чанагызга?

– Мин турыдан-туры «Чулпан» га кайтмакчы идем шул, Гөлүсә.

– Шулаймыни? Әллә мин Көрнәле аша кайтасызмы икән дип уйлаган идем, – диде ул, шундук күңелсезләнеп.

– Йомышым юк иде шул анда.

– Ярар инде, алай булгач.

Шулай диде дә ул читкә тайпылды, ә мин кайтыр якка кузгалдым. Аннары башыма шундый уй килде: «Тукта әле, Өлфәт, ни кыланасың син? Өч-дүрт километр әйләнечрәк була дип, кешене ташлап китәргә ярамый бит инде!» Атны шып туктаттым да артыма әйләнеп карадым. Кыз, нәүмизләнеп, әле һаман юлга карап тора иде.

– Әйдә, Гөлүсә, әйләнеч булса булыр, алып кайтыйм инде, алайса!

Ул, тиз генә йөгереп килеп, тәмле хушбуй исләрен аңкытып, чанага менеп утырды. Мин райкомда булган хәлләрдән соң кәефем кырылганга, ә Гөлүсә башта үтенечен кире кагуыма уңайсызланган иде булса кирәк – байтак араны сүзсез генә үттек. Әмма болай бару да кыен иде, кызның күңелен күтәреп җибәрер өчен генә булса да, нидер әйтергә кирәк иде аңа.

– Сез Көрнәленеке түгел бугай бит, Гөлүсә. Әйтегез әле, кай як суын эчеп үскән чибәр сез? – дидем мин, киеренке тынлыкны бозып.

– Чибәр булсам, берсүзсез утырткан булыр идегез әле, күрәсең, чибәрлегем чамалыдыр инде, – диде ул, серле елмаеп. – Шулай да комплиментыгыз өчен рәхмәт! Ә туган ягым – Минзәлә, Ык суын эчеп үстем.

Мин аңа текәлебрәк карадым. Чыннан да, бик чибәр иде ул, каһәр. Бигрәк тә иреннәре матур, коңгырт күзләре сөйкемле иде аның. Кай ягы беләндер минем Сәкинәгә дә охшап китә шикелле иде ул.