Kitabı oku: «Заһирә Гомәрова / Захира Гумарова», sayfa 2
Yazı tipi:
ЛӘЙЛӘ
Арый белми һич кенә,
Булсын аңа эш кенә.
Эш бетсә, хәзер таба,
Хатын да язып ала.
Яза да укый кат-кат:
– Син, әтием, тизрәк кайт,
Күчтәнәчләр алып кайт!
Чемоданга салып кайт!
Әниемә – ак яулык,
Әбиемә – кулъяулык,
Бабайга түбәтәйнең
Бик матурын, тәтиен
Алып кайтчы, әтием.
Яшел печән – бахбайга,
Тәмле балык – Акбайга.
Вакытың булса, тотсаң,
Мырауҗанга – бер тычкан.
Чуар тавык корт көтә,
– Корт! Корт! – диеп өркетә.
Кинәт бүлмә тын кала,
Уку-язу туктала.
Башын куеп хатына,
Ләйлә йокыга тала,
Нокта куелмый кала.
КУЯН АРТЫННАН
Әй очабыз чаңгыда без,
Әй, карлар тузгып кала.
Кара, кара, кыр куяны
Безне бит узып бара.
Әйдаман апа күрде дә:
– Йә, кайсыгыз җитез, ди,
Без – чаңгыда, куян безне
Чаңгысыз да җиткезми.
ОЧАБЫЗ
Оча, дим, басу-кырлар,
Очалар малай-кызлар,
Оча урман, наратлар,
Оча сулар, кораблар.
Оча язлар, кышлар да,
Оча хайван, кошлар да,
Очабыз син дә, мин дә,
Дидем дустым Сәлимгә.
Очам басып торсам да,
Очам ятып торсам да,
Очам, юлда йөрсәм дә.
Тик Сәлимнең үзенә
Аңлатсам да тиз генә,
Карап тора күземә.
Ышанмасаң ышан, дим.
Җир шарыбыз белән, дим,
Очасың син, очам мин.
Очам булгач очам, дим.
БАРГАН ҖИРДӘ ОЗАК ТОРСАМ
Әле беренче класска
Килде бу елны Рәсим.
Мәктәптәге тәртипләрне
Белмидер шул, күрәсең.
Ике дәрес үтү белән
Ашыкты ул өенә.
Ярый озак тормадым дип,
Үзе көлә, сөенә.
Иптәшләре күрделәр,
Борып алып килделәр.
Ә Рәсим гел өенә
Элдерергә тырыша:
– Барган җирдә озак торсам,
Әнием, ди, орыша.
ТАКТАДА ИКЕ САН
Тактада ике сан,
Шуларны куш, Хисам.
Өчкә куш икене,
Белмәсәң – «ике»ле.
Язды да саннарны,
Тик тора аннары,
Класска күз йөртә,
Кемнәндер сүз көтә.
Иң арттан Нурсафа
Биш бармак күрсәтә.
Биш бармак – бишле сан,
Аңламый шул Хисам.
Бераздан төшенде…
Тактага биш бармак
Рәсемен төшерде.
ХӨСӘЕН
Бар безнең класста
Ашыкмас Хөсәен.
Дәрескә килергә
Кичегә көн саен.
Урамга чыктымы,
Әй чаба Хөсәен.
Өй эшен үтәргә
Кичегә көн саен.
Иң озын малай ул,
Тиз үсә Хөсәен.
Класстан күчәргә
Кичегә ел саен.
ИШТИРӘК
– Белем кирәк, бул зирәк,
Өйрәнеп үс, Иштирәк.
Бу дөньяда укымаган,
Эш белмәгән бик сирәк.
Дәресеңне әзерлә.
– Туйганчы, рәхәтләнеп
Уйныйм әле хәзергә.
Сикерәм дә йөгерәм,
Гел урамга элдерәм.
Яшь бит мин, өйрәнергә
Зур булгач та өлгерәм.
Нәтиҗә:
Егет инде Иштирәк,
Кулларына эш кирәк.
Бер һөнәрсез, эш белмәгән
Ир-егетләр бик сирәк.
Инде хәзер нишләргә?
Терсәк җитми тешләргә.
ЯШӘРТЕРМЕН ҮЗЕҢНЕ
Көн дә мәктәпкә барсам,
Көн дә күп белем алсам,
Булырмын мин зур врач,
Ник булмаска – укыгач!
Әби, әби, врач булгач
Яшәртермен үзеңне.
Рәхәт итеп озын-озак
Яшәтермен үзеңне.
«ИКЕ»ЛЕ АЛГАЧ
Мин «ике»ле алып кайтсам,
Һич тынгылык бирмиләр.
Әле әни, әле әти
Уңлы-суллы тиргиләр.
Имеш, мин бик ялкау малай,
Тырышуны белмим мин.
Өйдә шуңа давыл чыга,
Гел җил куып йөрим мин.
– Тырышырсыңмы моннан соң,
Йә, сүзеңне әйт инде!
Ничек кенә юатыйм соң
Әни белән әтине?
– Укытучы бер дә сезгә
«Ике»ле куймадымы,
Әллә, дим, сезнең заманда
Ул билге булмадымы?
КАЙДА БУЛСЫН – КЕСӘМДӘ!
Иптәшләре сорыйлар:
– Хәсән, кая барасың?
– Кая булсын – мәктәпкә!
– Китапларың кайда соң?
Аптырамый Хәсән дә:
– Кайда булсын – кесәмдә!
Укытучы җавап көтә…
Хәсән башын игән дә
Шпаргалка эзләгәндәй
Карап тора идәнгә.
Иптәшләре көләләр,
Үчеклиләр Хәсәнне:
– Җавап шунда түгел микән,
Актар әле кесәңне!
ЯҢА МӘКТӘП САЛГАНДА
Сумка, китап, дәфтәрләр
Әзер инде җәйдән үк.
Яңа мәктәп бинасы тик
Өлгереп җитмәстер күк.
Ташчы кирпечне сала,
Ә оста балта чаба.
Илшат та, кулын күтәреп,
Көч биреп тора аңа.
Алдымы соң кирпечне,
Кирпечме үзе килде –
Илшат та кирпеч күтәреп
Йөгереп йөри инде.
Бина да тизрәк үсте,
Кергәч Илшатның көче.
Яңа салынган мәктәптә
Бар аның да кирпече.
ХАТ
Кичә тагын яуды кар,
Кар өстендә язу бар:
Өтер, нокта һәм сызык,
Укый белсәң, бик кызык.
Мин укырга өйрәндем,
Инде син дә укып чык.
«Хәерле иртә», – диеп,
Хат язган миңа чыпчык.
КҮЧЕРДЕМ ДӘ КҮЧЕРДЕМ
Язганнарын күршемнең
Сүзен сүзгә күчердем.
Ышанмасаң кил, бер күр,
Урынында һәр өтер.
Укытучы аралый,
Безгә тигез карамый.
Күршегә тезә «биш»ле,
Минем «ике»ләр ишле.
Күргәнме күчергәнне –
Класстан күчермәде.
Күчермәс идем дә мин,
Күчермәс дип белмәдем.
ГӨЛШАТ ҺӘРЧАК УЕНДА
Гел уенда бу Гөлшат,
– Безнең, – ди ул, – уйнар чак.
Каушамый дәрестә дә,
Җай таба һәр эштә дә.
Укымыйча беләм, ди,
Аптырыйбыз шуңа без.
– Укымый гына ничек
Сөйли аласың? – дибез.
Беркөн апа каптырды –
Китапларын яптырды.
Гөлшат та тынып калды,
Сөйләвеннән туктады.
СҮЗ УЙНАТАМ
Сүз уйнатам,
Уйнатам.
Күп уйларга
Яратам.
Трат-та-там,
Трат-та-там,
Авызыма каратам,
Кызык сүзләр таратам.
АНА, АЛА, КАЛАК,
АША, АТА, КАРАК,
ИПИ, ТАРАТ, АРА –
Ике яклы сүзләр.
Син дә эзләп кара.
КЕМ КУЛЫ МАТУР?
Бик матур, бик чиста
Алсуның куллары.
Беркайчан каралткан
Минуты булмады.
Идән дә юмый ул,
– Буяла кулым, – ди.
Кояштан яшерә:
– Ай, яна кулым, – ди.
Ләләнең кулын күр:
Каралган, тырналган.
Эш эшләп кайткан ул
Бакчадан, кырлардан.
Ник инде өлкәннәр
Шуны да белмиләр.
Ләләнең кулларын:
– Иң матур кул, – диләр.
АРТКА БОРЫЛА БАРЫЙ
– Әйбәт түгел тәртибең, – дип,
Барыйны гел тиргиләр.
– Дәрестә тик утырганың
Булырмы берәр? – диләр.
– Тик утырам моннан соң, – ди.
Әйтсә – сүзендә тора.
Иптәшләре рәсем ясый –
Барый карап утыра.
Аны һаман да тиргиләр:
– Син бераз оял, диләр,
Әнә Вәли нинди яхшы,
Шуннан үрнәк ал, – диләр.
Вәли аның якын дусты,
Үрнәк алырга ярый.
Бүтәннәр гел алга карый –
Артка борыла Барый.
– Алдыңа кара, – дисәләр,
– Юк, мин артка карыйм, ди,
Борылмагач, Вәлидән, ди,
Ничек үрнәк алыйм, – ди.
«ӨЛГЕР САРА»
Класста дәрес бара
Тәнәфес көтә Сара.
Күзләре ялт-йолт итә,
Сәгатьне карап йөртә.
Кай арада өлгергән,
Чәч толымнарын үргән.
Шалтыраса кыңгырау,
Ишетелсә яңгырау,
Ул беренче элдерә,
Уйный торган урынга
Иң беренче өлгерә.
Исеме – «Өлгер Сара»,
Кызык-кызык уеннар
Уйлап таба ни ара.
Дәрестә дә көлдерә,
Җавап биргән чагында,
«Буш куык»лар өрдерә.
Исеме – «Өлгер Сара»,
Тик дәрескә соңара,
Табыйк, дибез, ни чара?
Шаянлыгын ташласын,
Ныклап укый башласын
Дип Сараны үртибез:
«Өлгер Сара» түгел син,
«Элдер Сара» бит, дибез.
БЕЗ АҢА ИСЕМ БИРДЕК
Тәнәфестә колак чыңлый,
Фәнисне тыңлый-тыңлый.
Теле телгә һич йокмый,
– Мин күрмәгән җир юк! – ди.
Җәй буе илләр гизгән,
Ничә диңгездә йөзгән.
Сөйләшкән дельфин белән,
Дуслашкан бер фил белән…
– Ялган чемпионы, – дип,
Без аңа исем бирдек.
Көлгәнгә дә карамый,
Ялганлый да ялганлый.
Тик дәрестә эш кыен,
Телен йота «чемпион».
ХИМИЯ БҮЛӘГЕ
Абыем җибәрде
Безгә күп бүләкләр.
Лилия сеңелгә
Күк төсле күлмәк бар.
– Бу, – дигән, – сеңелгә
Химия бүләге.
Ясалган ул газдан,
Капрон күлмәге.
Таушалмый, тапланмый,
Бизәген уңдырмый.
Эсседә салкынча,
Суыкта туңдырмый.
Уйланды Лилия:
– Кем икән химия?
Ул минем апамы?
Кунакка кайтамы?
Барын да белә шул
Дәү апам Фәридә:
– Химия, – ди апа, –
Киләчәк һәр өйгә.
Әле ул җибәрер
Безгә күп бүләкләр:
Бик матур яулыклар,
Оеклар, чүәкләр…
Химия турында
Мәктәптә белерсең.
Тагын күп кызыклы
Әйберләр күрерсең.
ӘЛЛӘ ШУҢА СӨЙКЕМЛЕ
Безнең песи сөйкемле,
Борын очы сипкелле.
Бүген эшләгән хата –
Китап өстендә ята.
Әллә урын тапмаган,
Шунда ятып йоклаган,
Китабымны таплаган.
Ачулансам кызганам,
Белмим ничек әйтергә,
Төрле хәйләләр эзлим
Песине өйрәтергә.
Ул әле бик үзсүзле,
Һич яратмый күп сүзне,
Эндәшсәм поскан була,
Сул күзен кыскан була,
Сырпалана, сылана,
Тыйнак булып кылана.
Әллә шуңа сөйкемле,
Борын очы сипкелле.
Сөйкемлемне тәртипкә
Өйрәтермен шикелле.
КЛАССТА
Бүген дежур мин идем,
Иң беренче мин килдем.
Сөрттем һәрбер партаны,
Элеп куйдым картаны.
Төгәлләп эшләремне,
Көттем иптәшләремне.
Дуслар, әйдә, керегез,
Кызлар, бире килегез,
Пальтогызны бирегез,
Монда эләм, күрегез,
Кагылмасын берегез,
Төшермәгез – белегез,
Мин кушканча йөрегез!
Тәртипсезгә юл бирмим,
Классымда дежур мин!
БАЛЫКТА
Җәйге каникул көнне
Эзләмибез беркемне.
Яшьти белән бергә без
Кичтән план корабыз,
Әче таңнан торабыз,
Сыпыртабыз балыкка,
Су буена таллыкка.
Су буенда күңелле,
Әй күтәрә күңелне.
Кармакларны салабыз,
Утырабыз тын гына,
Утырабыз шым гына!
Салабыз да алабыз,
Торабыз, утырабыз,
Балык тоткач, шулпа да
Пешермәкче булабыз.
Эх!
Утырабыз таллыкта,
Эләкми бер балык та.
Күреп аламын кинәт:
Калкавыч тыпырчына,
Бер чума да бер чыга,
Балык эләккән, димәк.
Харап эш, дим, ычкына.
Тик кармак сабын алып,
Әй тартам, чыкмый балык.
Туктап, бераз хәл алып,
Мин дустыма кычкырам:
– Тиз кил, хәзер ычкына.
Эләкте зур балык, дим,
Бергә тартып алыйк, – дим.
Тартабыз – чыкмый балык,
Чуртандыр, диешәбез,
Куанып биешәбез!
Тагын бераз хәл алып,
Тәки тартып чыгардык,
Авыр булды, чыдадык!
Күрше кызы Мәрфуга
Тузган иске итеген
Ташлаган икән суга,
Кармак эләккән шуңа.
ЭЗЕ КАЛА
Эзем калсын мәктәптә,
Дип тырыша Әхмәт тә.
Партада эзе кала,
Тактада эзе кала –
Һәркайда эзе кала.
«Әхмәт» дип, пәке белән
Сырлаган сүзе кала.
Тагын, сүздә чагылып,
Үзенең йөзе кала.
ДАНЛЫ ВӘЛИ
Эшләмәде батырлык,
Артык түгел матурлык.
Тормадылар мактап та,
Данлы Вәли мәктәптә.
Бар бит аның һөнәре,
Дан китергән өнәре1:
Колакларын селкетә,
Нәниләрне өркетә.
Тик селкенми дәрестә,
Эшли белми бер эш тә.
Укытучы:
– Сөйлә, – ди,
Ык-мык килә, сөйләми,
Гел бер сүзне әвәли.
Әйтте шулчак Шәвәли:
– Түгел бу данлы Вәли,
Исем бирик яңадан,
Булсын, ди, «Вәли Надан!»
ИРГИЗ БЕЛӘН ИЛГИЗ
Бар безнең класста
Иргиз дә, Илгиз дә.
Буйга да тигезләр,
Яшьләре сигездә.
Иргизне мәктәптә
Туймыйлар мактап та:
– Сөя, дип, эшне дә,
Ул шуңа көчле дә.
Укуда алдынгы –
Гел ала «биш»ле дә.
Илгизнең «өч» кенә,
Эше дә кечкенә.
– Эшләсәм эш, – ди ул, –
Калмас бит көч, – ди ул.
Мәктәпкә һәр көнне
Соңарып йөри ул.
Ник? – дисәң, «өч»леләр
Гел артка сөйри шул.
СПОРТЧЫЛАР – ЛАЧЫННАР
Вакыт чыкты, сәгать сукты,
Командалар бозга чыкты.
Лачыннар узышалар,
Кызганнан-кызышалар.
Тырыша барысы да,
Саклаучы, капкачы да.
Кәшәкә, ялтырап ят
Каршы капка ягында.
Спортчылар – лачыннар
Җиңү яулап кайтсыннар.
Сез яулаган кубоклар
Истәлеккә калсыннар,
Бар иде дип лачыннар,
Саг(ы)нып искә алсыннар.
Спортчылар – лачыннар,
Җиңеп, илгә кайтсыннар.
КҮҢЕЛЕМ
Нинди оста Ботвинник2,
Без аңа да «мат» бирдек.
Без ул – мин генә түгел,
Аның белән ярышта
Катнашты минем күңел.
Җиңәсең, бик теләсәң:
Отылды бит Петросян3.
Откан мин генә түгел,
Аның белән ярышта
Катнашты минем күңел.
Уйныйм мин Самат белән,
Һөҗүм итәм ат белән…
Ул куркыта «мат» белән…
Җиңүләр җиңел түгел,
Җиңелми минем күңел.
Чемпион минем күңел!
ЧЕМПИОН
Кемне генә булмасын,
Җиңеп чыга һәммәсен.
Аннан оста шахматчы
Бер дә юкмы әллә соң?
Ул – мәктәпнең чемпионы,
Көчеңне сынап кара.
– Берьюлы ун тактада
Уйныйм мин, – дип мактана.
– Унның отам тугызын,
Ничья булсын гел берсе.
Тирә-юньдә бар микән
Менә мине җиңүче.
Ирек килгәч, тагын менә
Уен китте башланып.
Көлә Барый:
– Тагын бер
Җиңелүче арта, – ди.
Күрче, күрче Ирекне,
Барыйны тирләтә бит.
Тыныч кына уйнаса да
Өркетә, шүрләтә бит.
Йөрешне тотып калды,
Барый дусның ярсып чапкан
Атларын отып алды.
Ирек дус ирек бирми,
Тагын чигенә Барый.
Артка карый, атка карый,
Яндагы «шах»ка карый.
Барый бүген «мат» алды,
Экс-чемпион булып,
Иректән артка калды.
МИНЕМ ӘНИ
ҮЗЕ «ЭШЛИ» БАРЫН ДА
Әй ашыга Нәфисә,
Әй ашыга әбисе.
Әби үтүк кыздыра,
Кызы аны кыздыра:
– Бу юлы да соң гына
Китәргәме соң миңа?
Йомарланган күлмәгем,
Нигә шуны күрмәдең?
Яулыгымны күр нинди!
Бозау чәйнәгәнмени?
Тырыш икән әбисе:
Өлгерде бит Нәфисә
Вакытында барырга.
Әнә инде чыгыш ясый
Иптәшләре алдында:
– Әбиләрне ял иттерик,
Үз(е)без эшлик барын да!
МИН ҖЫЕШТЫРДЫМ
Менә ике көн инде
Мин җыештырам өйне.
Буямагыз, белегез,
Бик сак кына йөрегез.
Шунда тор, яме, Әсма,
Юган идәнгә басма!
Балчыгың төшсә – харап,
Ашама инде, Марат!
Тамызырсыз идәнгә,
Су эчмәсен берәү дә.
Тузан керер җил чыкса,
Тәрәзәне ачмагыз.
Мин җыештырдым өйне,
Чисталыкны саклагыз!
КИЛӘ МИНЕМ КҮРӘСЕМ
Вакыт инде йокларга
Синдәй нәни кызларга.
Күзләрең дә кысылган,
Аларга йокы кергән.
– Әлли-бәлли, бәү-бәлли,
Әлли-бәлли, бәү-бәлли,
Күгәрченем, дип, нәни, –
Йоклата мине әни.
Килә минем күрәсем
Йокы каян киләсен,
Күзгә ничек керәсен.
Ятып торам шым гына,
Сулыш алам тын гына,
Күзләрне кысып кына
Күзлимен посып кына.
Үзем дә сизми калам,
Татлы йокыга талам,
Килгәнен күрми калам.
БҮЛӘК
Алмалы яулык,
Чәчәкле күлмәк
Алам әле мин
Әнигә, үскәч,
Зур булып җиткәч.
– Нинди бүләк, дим,
Бирим хәзергә?
Дәү апам әйтә:
– Үзең әзерлә.
Әнием белән
Кибеткә кердек,
Бер малай күрдек,
Йөри бик хозур4,
Кесәсе бик зур,
Барын тутыра.
Елмаеп, әни:
– Әттә-тәтә-тәт!
Бу, ди, кесә шәп!
Сыяр ипи дә,
Сыяр сөт тә, шәт.
Һәркемгә шундый
Кесә кирәк, ди,
Күрәсең әнә
Сумка кирәкми.
Әһә, дип кенә
Куйдым да эчтән,
Кесә тегәргә
Керештем кичтән.
Яңа күлмәккә
Зур кесә тектем.
Калын тукыма,
Юан җеп белән
Ныклап беркеттем.
Куансын әни,
Бүләге әзер,
Сумка күтәреп
Йөрмәс ул хәзер.
МИНЕМ ӘНИ
Әй шатланып кайткан әни,
Кочып алды ул мине.
Тиеп-тиеп китә биткә
Әле алган ордены.
Әниемне котлау өчен
Җыелдылар күршеләр.
Орден әнә нинди була,
Күрмәгәннәр күрсеннәр.
Әни калды юашланып,
Батыраер чагында.
Ә йөзендә, орденында
Чын батырлык чагыла.
– Рәхмәт сезгә, күршеләр, ди,
Бер гаилә без һәммәбез,
Бергә тату яшәгәнгә,
Әйбәт бара эшебез.
Кызыма да рәхмәт инде,
Җәй буе үзем белән.
Күпме чөгендер кырларын
Утадык аның белән.
Күзләремә яшьләр тулды,
Чак елап җибәрмәдем.
Чөгендер кебек кызарып,
Ут яна чигәләрем.
Рәхмәт инде әниемә,
Кочып алды ул мине,
Тиеп-тиеп китә биткә
Әле алган ордены.
ДӘҮ БУЛДЫМ
Үстем инде, дәү булдым,
Чәчне дә үзем тарыйм.
Сеңелкәшемне юатам,
Каз бәбкәләрен карыйм.
Инде хәрефләр таныйм,
Нишләп мәктәпкә бармыйм?
Мәктәпкә кереп була, ди,
Җиде яшь тулгач кына.
Тулмаса да керә алам,
Миңа ишек ач кына!
УЛ ШУҢА КЕЧКЕНӘ
Әнием гел миңа,
Үскәнем минем, ди.
Ник минем курчакның
Үскәне күренми?
Әй, минем курчагым
Ашамый һич кенә.
Ул шуңа үсми шул,
Ул шуңа кечкенә.
БҮЛӘГЕМ
Сеңлемә күлмәк тектем,
Чәчәкләр дә беркеттем,
Талчыкмады беләгем,
Матур булды бүләгем.
Туган көнгә бүләкнең
Белдем нинди кирәген.
Истә тоттым сеңлемнең,
Күлмәк кирәк, дигәнен.
Матур-матур күлмәкләр
Күптән тегә беләмен,
Чөнки курчакларыма
Киемнәр гел тегәмен.
Бәлки әле сезгә дә
Яңа күлмәк кирәктер?
Мине оста тегәргә
Курчакларым өйрәтте.
УКЫП БИР
Әбекәем, килсәнә,
Күзлегеңне кисәнә.
Язу язып утырдым,
Дәфтәремне тутырдым.
«Мин зур» диеп йөрсәм дә,
Инде яза белсәм дә.
Укый алмыйм бит әле,
Әби, укып кит әле.
Язылганмы бик оста,
Бу хатым бит космоска.
Әй, укып шатлансыннар,
Үскән дип шаккатсыннар,
Телләрен шартлатсыннар,
Энебез зур үскән дип,
Саг(ы)нып, Җиргә
кайтсыннар.
БЕЗ БЕР ӨЙДӘ СИГЕЗ КЕШЕ
Без бер өйдә сигез кеше,
Төрле яшьтә төрлебез.
Спорт ярышы булдымы –
Катнаша һәрберебез.
Физкультурачылар көне.
Ярыш бара, тамаша.
Бу бәйрәмдә безнең өйдән
Сигез кеше катнаша.
Велосипедчы җитезләр
Гүя сайлап җыйналган.
Ак сакалын җилфердәтеп,
Бабай чаба иң алдан.
Район чемпионы булган,
Күп алган бүләген дә.
Ул бүген дә иң беренче
Гаиләбез күләмендә.
Бик узмакчы була әти,
Бик узмакчы абыйлар.
Узып китәр иделәр дә,
Куып җитә алмыйлар.
Мин иң артта. Тик шулай да
Юатып бара әнкәй.
– Борчылма, ди, син бабаңнан
Илле яшькә бәләкәй!
1.Өнәр (диал.) – һөнәр.
2.Ботвинник, Петросян – данлыклы шахматчылар.
3.Ботвинник, Петросян – данлыклы шахматчылар.
4.Хозур йөрү – «шатланып йөрү» мәгънәсендә.
Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.
₺28,20
Türler ve etiketler
Yaş sınırı:
0+Litres'teki yayın tarihi:
14 mart 2023Hacim:
71 s. 3 illüstrasyonISBN:
978-5-298-03333-6Derleyici:
Telif hakkı:
Татарское книжное издательство