Kitabı oku: «Кичә яраттым / Любил вчера», sayfa 2

Yazı tipi:

– Юк, яз бит инде, бераз өйдәге эшне карыйм дигән идем.

– Ә-ә-ә, ярар, алайса, эшлә, ник кызларның берәрсен кич ташу киткәнен карарга чакырмыйсың соң? – Рамиләнең егеткә тик торганда ачуы килә башлады.

– Ярар, көлмә инде, Рамилә.

– Юк, көлмим, чынлап әйтәм, чакырсаң, тотып ашарлар дип куркасыңмы? – Кыз Илсурның кемгә гашыйк икәнен бик тә белергә тели, шуңа да егетне сөйләндерергә тырыша.

– Чакырсам, килмәс ул, кызлар әйләнеп кенә үтәләр минем яннан.

– Ник алай дисең, әллә берәр кызны очрашуга чакырып караганың бар идеме?

– Юк.

– Булмагач, нигә алай дисең? Син башта чакырып кара, минемчә, кызларның кайсын чакырсаң да, синең белән кич утырырга риза булачак.

– Уйнама инде, Рамилә.

– Юк, чынлап әйтәм, кемне чакырсаң, шул риза булачак.

Кинәт Илсурның йөзеннән бер тәвәккәл чагылыш ялтырап узып китте:

– Уйнап әйтмим дисең инде?

– Юк, уйнап әйтмим.

– Алайса, әйткән сүзеңне раслыйсың инде?

– Ай Аллам, юрист мәллә син, раслыйм инде, раслыйм! – Рамилә көлеп җибәрде.

– Ярар алайса, Рамилә, синең эш ничәләргә бетә бүген?

– Сиңа нәрсәгә ул? Кичке сигезләргә бетәр дип торам.

– Мин сине сигездә кереп алырмын, су буена ташу киткәнен карарга төшәрбез, килештек?

Болай булыр дип көтмәгән иде Рамилә. Ничек инде, Илсур башка кызны чакырырга тиеш иде бит…

– Моны ничек аңларга, Илсур? Очрашуга чакырасыңмы әллә мине?

– Әйе, чакырам, син сүз бирдең.

– Бирмәдем.

– Бирдең, кайсы кызны чакырсаң да барачак, дидең. Мин сине чакырам, каршы килә алмыйсың.

Менә сиңа мә, килеп каптың, Рамилә туташ, риза булмый чараң юк.

– Риза булмас дисеңме әллә? Төшәм, төшәм синең белән су буена. Соңга калма, ишетсен колагың!

– Борчылма, калмам!

Илсур чыгып китте. Менә сиңа тыйнак егет! Рамиләне үз сүзләре белән очрашуга чакырды лабаса! Алай дисәң, кызый үзе бу чакыруга ныграк та шатланды бугай әле… Анысы сер, билгеле.

Илсур һаман шул иске «Жигули»е белән сигезенче яртыда ук кибет янына килеп туктады. Рамиләнең мин-минлеге өскә калыкты. Кара, сигезгә кадәр чыдамаган егет.

– Килеп җиттеңме, Илсур?

– Җиттем, Рамилә.

– Мин бит сигездә дидем.

Илсур бераз тартынгандай итте дә:

– Өйдә эш тиз бетте, – дип котылды.

– Ярар, иртә килүең яхшы булды, минем дә эшем беткән иде инде.

Яз матур шул инде. Тау башларын яшәртеп, бәбкә үлән шытып килә. Җиле дә шундый рәхәт. Кышкы салкын җил түгел инде, җылы җил битләрне назлап исә. Илсур белән Рамилә бүрәнә өстенә утырганнар да ташу күзәтәләр. Кыш буе җыелган кар хәзер тиз эри. Башта кечкенә гөрләвек булып ага, аңа башкалары кушыла. Шулай зурая-зурая су юлына төшә дә, ярларга сыймаслык булып, ташып ага башлый.

Егет белән кыз сөйләшмичә озак утырдылар. Рамиләгә күңелсез була башлады. Очрашуга чакырган егет, авызын ачып, ник бер сүз әйтсен. Булмады бу, кыз дилбегәне үз кулына алырга булды:

– Ник дәшми утырасың, Илсур, ичмасам, шигырьләреңне укыр идең.

Егет сискәнеп китте:

– Кая, нинди шигырь? Минем шигырь язганым юк.

– И-и-и, утырасың, мин бит синең машина бардачогында йөрткән блокнотыңны укып чыктым.

– Ярар, тоткансың, кеше блокнотын укырга ярамаганны белмисеңме әллә?

– Беләм, кыш көне, тик утырганчы дип, ачып кына караган идем. Үпкәләмә, яме, матур язасың, чыдый алмадым, кача-кача барысын да укып чыктым аннары.

Егет эндәшмәде.

– Матур язасың бит, Илсур, ник аларны берәүгә дә укытмыйсың?

– Көләрләр тагын.

– Юк, көләрлек түгел алар, бик матурлар. Яз турында укы әле.

– Көлмисеңме?

– Юк, көлмим, Илсур.

Кыз егеткә сыенып ук утырды.

– Миңа таба карама, яме, Рамилә. Оялтасың… Укыйм. Тыңла.

 
Язлар килә – куанамын,
Кошлар җырлый – юанамын.
Язгы ташкын мине аңлый –
Сине уйлап сызланамын.
 

– Яз турында түгел бу, Илсур.

– Яз турында.

– Син аны укып бетермәдең.

– Юк, бетердем.

– Бетермәдең, үзем укып биримме? Мин аны инде беләм, син машина көпчәген кабартканда укыдым.

– Әйтеп кара әйдә!

– Алайса, үпкәләштән булмасын! – Рамилә, барып, машинадагы блокнотны алды да беренче битен ачып укырга кереште:

 
Язлар килә – куанамын,
Кошлар җырлый – юанамын.
Язгы ташкын мине аңлый –
Сине уйлап сызланамын.
Әйтер идем – тартынамын,
Күңелемдә бары син генә.
Туктый алмый кабатлыймын
Исемеңне, гүзәл Рамилә.
 

Менә бит, «Рамилә» дип язгансың. Димәк, миңа?

Илсур ярамаган эш өстендә тотылган кебек сизде үзен. Сикереп торды да бераз йөренеп алды.

– Ассаң ас, киссәң кис, көлсәң көл, Рамилә. Миңа барыбер инде хәзер. Димәк, син беләсең? Яратам мин сине, Рамилә. Беренче көнне кабинетыңда күргәч үк күңелемә кердең. Көн газапланам, төн газапланам. Синнән аерыласы килмичә ял да алмый эшләдем, чөнки сине күреп тору – минем өчен зур бәйрәм. Әйе, алпаш Илсур мин. Матур итеп әйтә дә белмим. Мин ул блокнотны бүген юри күз алдыңда калдырдым. Көпчәк тә бушамаган иде. Мин синең блокнотны алып укыганыңны машина көзгесеннән карап тордым. Алай эшләвем, бәлки, әшәкелектер дә, тик мин башкача түзә алмыйм инде. Кичер мине, ялгыш эшләгән булсам, гафу ит! – дип, ул Рамиләгә аркасы белән борылып басты.

Чынлап, егетләр чын йөрәктән мәхәббәт аңлатсалар, рәхәт икән. Бигрәк тә син теләгән кеше алдыңда йөрәген ачып салса.

Кыз, торып, егет артына килеп басты. Аннары аның киң аркасына сыенды.

– Юк, Илсур, ялгыш түгел, син күптән минем күңелемдә утырасың. Тик менә ачылмый йөрүең генә ачуны китерә иде.

Егет кызга таба борылды. Күзләрендә – Рамиләнең йөрәгендә ялкын кабызган якты нур балкышы. Гаҗәп: ул нур элегрәк кабынып кына ала иде дә бик тиз сүнә иде. Ә бу юлы сүнәргә уйламый да. Ни эшләргә белми торган егеткә карап, Рамилә елмаеп җибәрде:

– Кочакла инде, Илсур.

Егет кызны кочагына алды да күкрәгенә кысты.

– Ай, сытып үтерәсең бит, кит, алай каты кысма, алпаш!

Илсур кызны кочагыннан бушатты да башын иеп китә башлады.

– Кая киттең инде?

– Кит, дидең бит.

Рамилә көлеп җибәрде. Йөгереп барып, егетнең кочагына сыенды.

– Кит димәдем, ә җайлап кочакла, дидем, алпаш.

Илсур бу юлы Рамиләне, рәнҗетә күрмим дигән кебек, ипләп кенә кочагына алды. Тәҗрибәсез иреннәр бер-берсен эзләргә тотындылар. Ниһаять, табыштылар. Язгы ташкын туктамый, ярларга сыймый ургып ага. Акса ни, ага бирсен. Ике гашыйкның анда эше юк, алар хәтта бу минутларда җирдә дә түгел иде, ахры.

Төнге беренче китте. Моңарчы вакытында эштән кайтып, кичнең кич буе өйдә утырган Рамилә һаман күренми. Яшь җилкенчәк түгел бит инде, кайда йөри бу кыз? Саймә апа белән Илфир абый аркаларын аркага терәп ятсалар да, күзләрендә йокы әсәре юк. Раилә озак керми торса, аңлашыла, Алмаз белән инде. Кайда йөри бу Рамиләсе?

* * *

Әти-әни борчыла инде, хәерле генә була күрсен. Без бит, кадерле укучым, Рамиләнең барысы да яхшы икәнен беләбез, шулай бит? Тик әлегә әйтми торыйк, әйдә, иртәнге якта, өйгә кайткач, кыз үзе әйтер. Сандык, мендәрләр әзерме сезнең, Саймә апа, Илфир абый? Туйлап кыз бирәсегез бар бит!

Сабыр төбе алтын түгел!
(Бәян)

– Ммм… – Ләйлә күзләрен ачты. – Нәрсә булды бу?

Ул һаман аңышмый иде әле. Ханым идәндә йөзтүбән капланып ята, башы нигәдер бик каты шаулый. Ул тиз генә хәтерен яңарта башлады. Каршында ире Айдар басып тора, аның күзләре һәрвакыттагыча сабыр… Кинәт Ләйләнең күзеннән гөлт итеп утлар атылып чыкты, аннары берни дә хәтердә түгел.

Ләйлә акрын гына торып утырды да бүлмәгә күз салды. Ире бер кулы белән Ләйләнең әнисе Сәкинә апаның чәченнән урап тоткан, икенче кулы белән әтисе Илдар абыйны якасыннан алган да ишеккә таба сөйрәп бара. Әтисе дә, әнисе дә һушсызлар.

– Син, син нишләттең аларны? Беләсеңме, мин сине хәзер нишләтәм?!

Ләйлә идәннән торып басты да Айдар өстенә ыргылды.

Ир хатынының үз янына килеп җиткәнен сабыр гына көтеп торды, аннары кинәт аның уң аягы хәрәкәткә килде. Бөтен бүлмәгә «ах» иткән тавыш яңгырады.

«Мине дә үтерде» дигән уй яшен тизлегендә башыннан үтте Ләйләнең, һәм ул, һушсыз калып, диван өстенә килеп төште. Айдар, әбисе белән бабасының гәүдәләрен кулдан ычкындырмый, ишеккә таба юлын дәвам итте.

* * *

90 нчы еллар башы иде. Айдар, солдат хезмәтен тутырып, туган йортына кайтты. Десантчы булып хезмәт итте. Аннары, контракт төзеп, тагын ике ел ярымга калды. Барысы бергә өч ел. Өч елдан соң исән-сау туган йортына кайтып кергәч, Айдар солдат хезмәтенең ничек үткәне турында күпме генә сорашсалар да, бер сүз дәшмәде. Тик уң як кулбашында ярылып яткан зур яра җөен күргәч, Айдарның әнисе Халидә апаның җаны өшегәндәй булды. Өйдәге бар кеше Айдар янында бөтерелде. Ә ана улын күзәтте. Егерме өч яшен тутырып килгән малайның чигә чәчләрендә инде ак төсләр күренә иде.

– Ходаем, ниләр күрергә язган булган сиңа, улым? Нигә бу түрәләр ил бүләләр? Нигә үзләре үстермәгән балаларны ут эченә тыгалар?

Баласының ниләр күргәнен аңлар өчен, әни кешегә күп кирәк түгел. Икенче улы Алмазның да солдат хезмәтен тутырып кайтасына тагын бер ел бар әле. Аңлап була Халидә апаны. Балаларының ут эченнән кайтканын көткән аналарның җаннары ничек кенә телгәләнә әле!..

Моңарчы сабыр холыклы Айдар үзенең чынбарлыгын кайткан көнне кич клубка чыккач ук күрсәтте.

– О, Айдар! – дип, каршысына кочагын җәеп килгән сыйныфташын – сугыш чукмары Саматны килә-килешкә сугып екты.

Самат солдатка бармады. Тик авылда «сугыш чукмары» дигән даны чыкты. Үзе хезмәт итмәгәнгә, солдаттан кайткан егетләрне үзенең әшнәләре белән бергә тукмарга ярата иде. Бу турыда Айдарга да яздылар, белеп кайтты ул. Башта «юарга кирәк» дип, аракысын эчәләр, аннары тотып тукмыйлар. Янәсе, әллә кем булып йөрмә, монда без баш.

Клубка эшсезлектән адашып кергән каравылчы Рәсүл абзыйның күзләре дүрт булды. Әле Саматны болай һушын югалтырлык итеп еккан кеше юк иде авылда. Җен кебек таза. Аңа олылар да каршы әйтергә куркып торалар. Сугыш чукмарында «тукта, олы яки кечкенә кеше, ир-хатын» дигән фикер юк. Ул – авылга баш.

– Энем, нигә аны сугып ектың, бер дә алай ачу китерерлек сүз әйтмәде бит ул сиңа?

– Вакыт уздырып тормадым инде, Рәсүл абый, шунда ук эшен бетереп куйдым, – дип җавап бирде Айдар.

Атаманнары аңсыз калгач, Саматның әнчекләре дә артка чикте. Көтүчесез куркак иде шул алар.

Буйга алай пәһлеван түгел, метр да җитмеш дүрт. Тик киң гәүдәле, мускуллары бүртеп, күренеп торган солдат егеттән клубтагы кызлар да һушсыз калды. Менә ичмасам егет! Самат та әнә, һушына килгәч, клубтан сыпыртты. Кызлар бик курка иде аннан.

Айдар клуб эчендә тегесе, монысы белән күрешкәләп йөрде дә, бер кызга да сүз кушмый, бөтен кешене аптырашта калдырып, өенә кайтып китте. Бик үпкәләделәр Айдарга: «Харап икән берәүләр, әллә кем булган, бик кирәгең бар иде», – диештеләр.

Икенче көнне өйдә әтисенә булышкалап, тегесен-монысын эшләп йөрде Айдар. Кичкә таба урам халкы көтү каршы алырга чыкты. Узган көн яңалыклары барысына билгеле иде инде: авылга яңа сугыш чукмары кайткан.

– Йә, солдат, хәлләр ничек? – дип, наряд бирергә чыккан бригадир Айдар янына килеп утырды.

– Ничек булсын, дембельләрнеке кебек инде, – дип җавап бирде тегесе.

– Ишеттем инде, ярар әйдә, ул малайга күптән кирәк иде.

– Шуннан ни димәкче буласың?

– Шуннан шул, егет. Иртәгә авыл халкы чөгендер арасын эшкәртергә чыга. Синең карамакка – алты буразна. Көчеңне шунда күрсәтерсең, – дип кеткелдәп көлеп куйды бригадир.

– Минем колхоз басуында утырткан чөгендерем юк.

– Ничек юк?

– Шулай, юк. «Минем чөгендерне утыртыгыз» дип телеграмма сукканны хәтерләмим.

– Син акыл сатма, яме, башың яшь әле! Авыл халкының барысына да бүлеп бирелгән. Солдаттан кайттым дигәч тә, бигрәк тагын!

– Димәк, калганнарның утырткан чөгендере бар, ә минеке юк.

– Малай, синең белән мин башкача да сөйләшә алам! – Бригадирның гайрәт чәчәргә иде исәбе.

– Соң, әйдә башкача сөйләшик, мин каршы түгел.

Айдар бригадирның якасыннан тотып өскә күтәрде. Тегенең аяклары җиргә тияр-тимәс булып калды.

– Улым, тимә, кешеләр карап тора, җибәр! – дип, Халидә апа улы янына килеп басты.

Бригадирның аяклары кире җиргә төште. Айдар аны этеп җибәрде.

– Син, абзый, бар, нәрәтеңне биреп чык инде, юкса чөгендереңне чүп басар.

– Солдаттан кайтып гайрәт чәчә, утырткан чөгендере юк, имеш…

Бригадир, үзалдына мыгырдана-мыгырдана, өй буенча эшкә чакырырга китте.

Шуның белән шул. Кызык карарга өметләнгән күршеләр ерык авызларын япты. Ярар, барыбер инде сөйләргә сүз булды. Раят малае бригадирның якасыннан тотып селкегән. Итәкле-сакаллы телефоннар өй буенча таралды. Улы янына Раят абый чыгып утырды. Тыныч, сабыр холыклы иде әтисе. Малайның бик нык үзгәргәнен ул да чамалады:

– Алай, ну, бөтен авылны кыйнап бетергәч нишләрсең инде, малай?

– Юкны сөйләмә, әти, нигә авыл халкын кыйныйм инде мин, үзләре сорагач кына инде.

– Чөгендергә чыкмагач, авылда калырга исәбең юк дигән сүзме инде бу?

– Әйе, әти. Мин шәһәргә китәрмен инде, күрәм, авылда тормыш калмаган.

– Анысы дөрес, колхоз дип әйтерлек җире юк. Безгә ярый инде, пенсия килә. Эшләгән кеше акчаның ни икәнен дә онытты. Түләмиләр бер тиен дә. Кайчан китәсең?

– Иртәгә дип торам, алып кайткан бераз акчам бар, җитәр.

– Ярар, бала-чага түгел инде, үзең беләсең. Әйдә, кичке ашны ашап алыйк та, син киткәнче, бакчадагы печәнне өярбез.

Ата белән бала капка аша йортка юнәлделәр.

Айдар иртүк сөт машинасында шәһәргә килеп кергәндә, шәһәр уянган иде инде дип әйтү дөрес булмас. Шәһәр беркайчан да йокламый, көнме-төнме – һич аермасы юк. Бертуктаусыз шау-шу, машиналар, халык күп. Барысы да үзләре генә белгән юлдан, үзләренә генә билгеле эшләре белән чаба. Айдар килде әле дип, шәһәрнең исе китмәде. Авылдан бәхет эзләп шәһәргә агылган егетләр ул гынамыни?! Бергә артык, бергә күп – аермасы юк шәһәргә. «Килгәнсең икән, карап карарбыз, ничегрәк килеп чыгар икән», – дип уйлый шәһәр. Шушында инде егетләр, булдыра алсалар, ныклап аякка басалар, барып чыкмаса, тормыш төбенә тәгәриләр. Тик авылга кире кайтырга дигән уй берсенең дә башына кабат килми, ахры.

Анда тормыш юк, андыйлар өчен кызлар да юк.

* * *

Айдарның бергә хезмәт иткән дусты бар иде. Урыс егете Николай. Яхшы гына егет үзе, инде беттек дигәндә дә курку белмәс. Ә андый вакытлары аларның солдат хезмәтен үткәндә күп булды. Якын-тирәдә җәһәннәм кайнаганда да бер-берсен ташламадылар. Андый дуслар арасында милләт, дин аермасы бөтенләй булмый. Бертуганнар кебек яшәделәр. Айдар кулына Коля язып тоттырган адрес буенча юлны, автобуслар маршруты тукталышларын белешеп, кирәкле йортны тапты да ишектәге кыңгырау төймәсенә басты.

– Кем бар анда? – Ишек артыннан тавыш ишетелде, шуның артыннан ук ишек тә ачылды, сары чәчле ханымның башы күренде. – Сезгә кем кирәк?

– Исәнмесез, миңа Николай кирәк иде.

Ханым Айдарга текәлеп карап торды да:

– Фотода күргәнем бар кебек, син Айдар буласың, ахры. Коляның синең турында сөйләгәне бар.

– Әйе, Айдар мин.

Ханым ишекне зур итеп ачты да, егетне бер кулы белән кочаклап, эчкә таба этте.

– Уз әйдә, уз, син дә миңа улым кебек инде, энем. Икегез өчен дә, чиркәүгә барып, исән-имин кайтыгыз, дип дога кылдым. Килүең бик яхшы булган.

– Кем ул, Тамара? – Залдан Коляның әтисе Сергей абый килеп чыкты.

– Менә Айдар килгән бит, ул инде авылдан килеп җиткән, Коля әле уянмаган да.

– О-о-о, бик яхшы, әйдә, торма анда ишек артында, уз кухняга, чәйләп алабыз.

Коляның әти-әнисе, Айдарны ике яктан аркасыннан кочаклап, кухняга әйдәделәр.

– Коля, йокы капчыгы, тор инде! Айдар кунакка килде.

Каршы як бүлмәдән дөбердәгән тавыш ишетелде. Аннары Айдар каршына дусты йөгереп чыкты.

– Айдар, друг! – дип, Коля Айдарны кочагына алды.

Соломиннар гаиләсе белән чәй эчкәндә, Айдар шәһәргә эш эзләп килүен әйтте. Авыл тормышы турында сөйләп үтте.

– Алай, – диде Тамара апа. – Без инде авылда тормыш яхшырак, барыбер үз бакчасы бар авыл кешесенең, тамагы тук дип уйлап йөри идек.

– Шәһәргә бик ышанып килгәнсең, – дип сүзгә кушылды Сергей абый, – монда да май да каймак түгел. Акча түләүче юк. Шабашка белән йөргәннәр генә акча күрә. Түрәләр, эшмәкәрләр котырынып йорт, дача сала. Алар таба, алар кулында дилбегә.

Николай телгә килде:

– Айдар бит авыл малае, балта эше таныштыр инде сиңа?

– Таныш, әти янында йөреп өйрәндем.

– Без монда егетләр белән бригада төзедек. Синең кебек оста кирәк. Бригадада яртысыннан күбесе – шәһәр егетләре. Таш сала беләләр, штукатурка, плитка дигәндәй. Менә балта эшенә килгәндә булдыра алмыйлар.

– Чынлап, шулай ит әле син, эш эзләп тапсаң да, барыбер акчасын күрә алмассың, бер җирдә дә түләү юк. Бераз акча юнәткәнче, бүлмә тапканчы бездә торырсың. Торырсың дип инде, шабашниклар айлар буе өйгә кайтмый, – дип, сүзен очлап, кеткелдәп куйды Сергей абый.

Шулай итеп, Айдар белән Николай икенче көнне шабашкага чыгып киттеләр. Эше авыр булса да, акчалы иде. Кулына акча керә башлагач, Айдар, яшәп торыр өчен, кечкенә генә бүлмә дә тапты. Хакын да күп сорамадылар. Тамара апа белән Сергей абыйга рәхмәт әйтеп, Айдар шунда күчте.

– Улым, авылга кайтсаң, әти-әниеңә бездән күп сәлам әйт. Безне онытып бетермә, яме! Үз йортыңа кайткан кебек килеп кер, – дип, Тамара апа Айдарны озатып калды.

Торырга урыны булса да, Айдар анда сирәк кайтты. Икешәр атна кайтмый эшләгән вакытлары булды. Зарланмады, эш күреп үскән авыл малаеның «уф» дия торган гадәте юк иде. Коля белән гел бергә булдылар. Бригадада төрле милләт кешеләре булса да, тату яшәделәр. Көз айлары җиткәч кенә, авылга кайтып килә алды егет. Энесе кайтырга ярты ел калып бара. Авылда газ кертәләр. Бер тиен күрә алмаган авыл халкы акча эзләп изалана. Авылның күп яшьләре акча эшләргә читкә чыгып киткән. Кулларына бер төргәк акча тоттыргач, Халидә апа белән Раят абзый «уф» дип, җиңел сулап, урыннарына утырдылар. «Кем акча түләми, шуңа газ кертмиләр», – дигәннәр.

– Улым, үзеңә каламы соң?

– Бар, әни, борчылма.

– Соломиннарга барсаң, күп итеп сәлам әйт, яме! Каклаган казым бар, күчтәнәчкә илтеп бирерсең.

– Ярар, әни, шулай итәрмен, – дип җавап бирде уллары.

Казны илтә баргач, Коля шыпырт кына Айдарга эндәште:

– Тагын ике көннән чыгып китәбез, кызлар янына барып киләбезме?

– Бармыйча булмас, эш дип инде, кызлар онытып та бетергәннәрдер безне.

Николайлар йортыннан ерак түгел кызлар тулай торагы бар, егетләр күптән инде шунда барып йөрергә ияләнгән иде. Вахтада торган апалар ике акыллы егетнең килеп йөрүенә сүз әйтмәделәр. Үзләре эчеп, котырынып йөрми. Бик гайрәт чәчкән егетләрнең колак төпләренә утыртып тынычландыра беләләр.

Билгеле инде, бу ике егетне кызлар да яратты. Беркайчан куллары буш булмый, күчтәнәчсез килмиләр, акчалары да бар. Айдар белән Коляны сагынып каршы алдылар.

– Абау, сез онытылып беткәч кенә киләсез безгә. Башка җирдә кызлар таптыгызмы әллә?

– Әйе, таптык, безнең кәләшләр – мастероклар, балта, пычкы, чүкеч, кадаклар, – дип, Николай авызын ерды. – Аз гына вакыт булуга, сезнең янга инде, кызлар.

– Шулай дип ялганлаган булыгыз инде.

Кухняга тәмәке тартырга керде егетләр. Шунда күрше бүлмәдән бер кечкенә гәүдәле, җыйнак кына кыз килеп чыкты.

– Исәнмесез, – дип, кыз тыйнак итеп егетләр белән исәнләште дә аш салырга кереште.

– Шундый чибәр кыз, күргән юк иде сезне моңарчы, исемегезне белсәк, начар булмас иде, туташ, – диде Николай.

– Ләйлә, – дип исемен атады кыз.

– Кара, яшьти, нинди чибәр кызлар бар икән монда, исеме дә матур – Ләйлә, әйеме? Яшьти, сиңа әйтәм, чукрак мәллә? – Николай дустына таба борылып карады. Айдарның авызы ачык, кыздан күзен ала алмый тора.

Дустының хәлен Коля бик тиз чамалап алды:

– Ну всё, пропал Айдар друг.

Кызлар янына кергәч, Коля шаяруын дәвам итте:

– Кызлар, Айдар сезнең янга башка килмәскә булды бит әле.

– Кая, ничек, нигә әле шулай? – Кызларның күзе Айдарга төбәлде.

– Менә сезнең теге кечкенә күрше кызына гашыйк булды бит!

– Коля, җитте инде! – Айдар Коляга йодрык селкеде.

– Ләйләгәме? – Кызлар бер-берсенә карашып куйдылар. – Алай икән, бәлки, үтәр әле, алай бик «һай» димәс. Шыпырт җил сасы була.

Кызлар әйткәнчә булмады шул. Айдар, вакыты булган саен, Ләйлә янына йөри башлады. Кыз аны елмаеп каршы алды. Кечкенә генә буйлы булса да, Ләйлә үтә чибәр, буй-сыны курчакныкы кебек төз. Айдар аны уч төбенә утыртып йөрерлек була кайчак. Егет чын-чынлап гашыйк булды. Башта кыз карышса да, тора-бара егетне үз куенына алды. Инде Айдар кунып та кала башлады.

– Бер егет алдалап качты мине, – дип еласа да, Ләйлә түшәк өстендә үзен бик оста тотты.

Бер генә микән? Охшамаган. Айдар хатын-кыз күрмәгән егет түгел. Анысын гына аера белә. Чын-чынлап, оста хатыннар кебек назлады кыз егетне. Айдар аның иркәләвеннән берни тоймас, аңышмас хәлгә килә иде. Егетнең төрле шикле уйлары кыз кочагына килеп керү белән юкка чыга. Юк, үзен шушы назлыбикә назыннан аерыр көч таба алмады Айдар.

Бераз вакыттан соң, Ләйләнең туган йортына кайтып, аның әти-әнисе белән танышып килделәр. Сәкинә апа белән Илдар абый алай карт түгелләр, пенсия яшенә дә җитмәгәннәр. Айдарның бер алдына, бер артына төштеләр, елмаеп кына тордылар. Сәкинә ханым җитез булса, Илдар абый бик тыныч, хатынының авызына гына карап тора. Тик менә йортлары бик иске. Сарай, мунча дигәннәре ишелергә тора. Коймасын, капкасын да бик төзек дип әйтеп булмый.

– Ярар, балалар, – диде кич чәй эчкәндә Ләйләнең әнисе, – шушы көзләргә туйны үткәрербез инде.

Туй дигәч, Айдар сискәнеп куйды. Ул бит әле туй турында бер сүз дә әйтмәде, тәкъдим дә ясамады. Ничек алай бик тиз? Төрле уйлар белән кире шәһәргә кайтты егет.

– Мин аңламадым, нигә әниең туй турында сүз кузгатты, мин сиңа тәкъдим дә ясамадым бит әле?

– Ясама теләмәсәң, – диде кыз, – бер тапталганны таптап китүе кызык сезгә.

Ничек итсә итте, Сәкинә ханым үз дигәненә иреште. Айдарның туган авылында гөрләтеп туй үткәрде. Аннары, йола буенча, кода-кодагыйны, туган-тумачаны атна буе кунактан кунакка йөртте. Раят абый белән Халидә апа алҗысалар да шат иделәр, килен күрү бәхетенә ирештеләр бит. Ләйләгә «кызым-кызым» дип кенә тордылар. Тик менә ни өчендер Сәкинә апа белән Илдар абый гына, җавап итеп, кода белән кодагыен кунакка чакырмадылар.

– Кем белә, бәлки, аларда башкачадыр, – дип кенә куйды Айдарның әнисе.

Шәһәргә кайткач, Айдар инде шабашка эшен ерактан алмый башлады. Кунарга гел яшь хатыны янына ашыкты. Коля белән Айдар икесе дә бригадир ролендә. Эш күп, кайчак Айдар соң кайта. Моның өчен ул Ләйләдән үпкә сүзләре дә ишетә.

* * *

Яшьләр янына ай саен Сәкинә ханым килергә ияләнде. Акрынлап ул кияүгә ни эшләргә кирәген дә өйрәтә башлады. Инде Айдар чамалый: әби әби генә түгел, ә «генерал» икән бит. Аңардан Илдар абый да, Ләйлә дә бик «шүрлиләр» икән. Гомумән, Илдар абый басылып беткән, үз сүзен әйтә алмаслык бәндәгә әйләнгән. Ирлеген югалткан ир, билгеле, хуҗалыкны да карамый башлый. Эшенә бара, кайта, алдына куйганны ашый. Эшлә дисәләр эшли, юк икән – тик утыра.

Кияүгә биргәч, әнисе кызын да ничек итеп ирне кулга алырга икәнен өйрәтергә тотынды. «Кызым, Айдар һаман сине тыңламый, ник алай ул үз сүзен сүз итә? Ник син аңа ирек бирәсең? Бөтенләй басып бетерә бит сине!» – дия башлады.

Кияүгә бәйләнергә дә күп сорамый:

– Нәрсә, кияү, эштән иртәрәк кайтып булмыймыни? Ә? Дәшәргә ярамыймы? Бер сүз әйтеп булмый… Минем белән гел сүзгә киләсең. Һаман болай торып булмый. Төзелештә эшләп, фатир булдырма инде!.. Адәм көлкесе! Кит моннан, булмаганны…

Айдарның акчасы бар-барын, бер бүлмәле фатир гына алып була. Тик ике бүлмәлесен исәптә тота иде ул. Ә анысына бераз акча җитеп бетми. Ләйлә авырайгач, Айдарга бөтенләй көн бетте. Эштән кайтса, Ләйлә тавыш чыгара. Имеш, анысы алай түгел, монысы болай түгел… Әбисе дә килүен ешайтты – атна саен килә дә җитә. Хәзер алар Айдарны ике яклап талыйлар.

– Кызым, исенә килергә ирек бирә күрмә, гомерең буе иреңне көйләрсең, – дип, Сәкинә ханым кызына тукып кына торды.

Ни булганын аңышмый башлады Айдар. Тыйнак кына Ләйлә бер алдына, бер артына төшеп, елмаеп торган әбисе белән кинәт кенә ике аждаһага әверелделәр дә куйдылар. Болай да аз сүзле Айдар бөтенләй сөйләшмәс булды. Күбрәк уйчан йөри башлады. Бу хәлгә Коля да игътибар бирде:

– Айдар, сиңа нәрсә булды? Бик нык үзгәрдең, безгә дә килмәс булдың. Әни дә сине сорый, кая югалды, ди…

Айдар өйдә булган хәлләрне дустына сөйләп бирде.

– Да, брат, мочат тебя капитально, бәлки, аерып җибәрерсең? Болай яшәп булмый бит инде.

– Балабыз туарга тора бит, Коля.

– Бала тугач, бөтенләй бетерәчәкләр сине, анда инде бала белән куркытып. Үзең чамала, брат. Мин кызлардан белешәм әле. Алар белмичә кисәтмәгәннәрдер сине. Бер-бер хәл бар монда.

Шулай аерылыштылар дуслар.

Айдар өенә кайтып китте. Ачкыч белән ишекне ачып кергәч, аңышмый торды. Бүлмә эче буш. Өстәлдә хат ята: «Торырга фатирың булгач килеп алырсың, белдеңме?!»

Хат Ләйлә кулы белән язылса да, сүзләре – Сәкинә ханымныкы. Айдар урындыкка утырды да уйга калды.

– Бер бүлмәле булса да, фатир алмый булмас инде.

Икенче көнне Айдар, акчасын алып, фатир эзләп чыгып китте. Төзелеш өлкәсендә эшләгәч, кайда арзанрак бәягә алып булуы хакында хәбәрдар иде ул. Озак эзләмәде, очсыз гына хакка табып та алды. Кухняга – гарнитур, өстәл, залга диван, стенка кебек әйберләр алырга да акчасы калды әле. Шул эшләрне бетереп йөргәндә, кәрәзле телефон шалтырады. Әбисе Сәкинә икән:

– Нәрсә, хатын кайтып китте дип, иркенләп йөрисеңме? Ләйлә кыз алып кайтты. Тфү, ир булып йөргәнең!..

Айдарның башы әйләнеп китте. Ләйлә белән кичә генә сөйләшкәннәр иде бит, ул аны-моны әйтмәде. Анасы сүзен тыңласа да, хатыны аңа көн саен шалтыратып торды. Үзенеке үзенеке инде, Ләйләнең Айдарны читкә бер дә җибәрәсе килми шул.

Тормыш үз җае белән дәвам итте. Айдар хатынын бала тудыру йортыннан туры яңа фатирына алып кайтты. Гөрләтеп бәби туен да үткәрделәр. Авылдан әти-әнисе белән энесе, Соломиннар гаиләсе килде. Әби белән бабай да, ничектер, моңарчы тавыш булмаган кебек, матур гына бәйрәм иттеләр. Кечкенә Рәсиләне кулларына тотып карау бәхетенә ирешү өчен, олылар чират торды хәтта…

Шунда Ләйлә Айдарга үтенечен җиткерде:

– Айдар, туганнан туган Лилияне тулай торактан чыгарганнар, торырга урыны юк, бәлки, бераз торып торыр?

Айдарның ата булу бәхетеннән дөнья түгәрәк, бары тик яхшылык кына эшлисе килеп тора.

– Ярар соң, торсын, сиңа иптәш булыр, – диде.

Ир белән хатын өстәл артында шулай сөйләштеләр. Яннарында утырган Николай барын да ишетеп торды. Айдарның ризалыгын ишеткәч, Ләйлә янәшәсендәге кызга карап алды да үзалдына гына әйтеп куйды:

– Не одобряю.

Әти кеше гаилә өчен тагын да ныграк тырыша башлады. Эштән кайта-кайтышка тизрәк кызы янына ашыкты. Яратты, бик яратты Айдар үз сабыен.

Яшь гаилә янына Лилия дә күчеп килде, Ләйләгә булышкалый башлады. Тормышта бар да җайланып бетте дип йөргән ир бу бәхетле мизгелләрнең вакытлы гына булуын чамалый алмады шул.

Шулай бервакыт эштән кайтып керде Айдар. Өйдәгеләр күтәрелеп кенә карадылар. Ул моңа да артык игътибар бирмәде. Бәлки, арыганнардыр, дип уйлады. Карыны ачкан иде, тизрәк кухняга узды. Тик нигәдер ашарга пешмәгән.

– Әнисе, ашарга пешермәдеңмени?

– Көне буе бала кара, ашарга пешер, мин сиңа хезмәтчеме әллә?

– Ник, сез бит икәү, өйдә хәзер Лилия дә бар, берегез пешерә ала иде бит инде.

– Нәрсә, мин генә җитмим, туганымнан да хезмәтче ясарга исәбеңмени хәзер?

Айдар җил кайсы яктан искәнен чамалый башлады. Тагын давыл башланырга тора, димәк. Аның алай тавыш чыгарасы килмәде.

– Ярар, үзем ашарга куеп җибәрәм, – дип, кухняга чыгып китте.

Аш салып җибәрде дә ванна керергә җыена башлады.

– Әнисе, мин юынып алам, ит кайнап чыкса, күбеген җыеп алырсың, яме.

– Үзең җыя алмыйсыңмыни, аннары ваннага керер идең, – дип, сүзгә Лилия дә кушылды.

Ир ишетмәмешкә салышты. Юынып чыкты да тагын аш хәстәренә күмелде. Карыны бик ачкан иде шул.

– Ух, ашыйсым килә! – дип куйды Айдар.

– Бер дә ач кешегә охшамагансың, тавышың яхшы чыга, – дип, Лилия каныгуын дәвам итте. – Ләйләне хезмәтче итеп бетергәнсең. Ә бәйләнә белә, анысына оста.

Кызлар инде күптән ирләрне талап җиңеп булуына әниләреннән өйрәнеп алган. Шуңа да, берсе иренә ябышса, калганнары да калышмый. Айдар мондый хәлдә еш кала башлады. Алай гына түгел, Ләйләнең туганнары Айдар хакында: «Булдыксыз, ялкау, усал, әшәке, Ләйләне көне-төне талап ята», – дип, бар дөньяга сөйләп чыктылар. Аларда нахак бик күп, жәлләми өләшәләр. Билгеле инде, боларның башында Сәкинә ханым үзе торды. Айдар нык күзәтү астына эләкте, аның һәр адымын, һәр сулышын гаеп иттеләр. Айдар шаярса да начар, җитди сөйләшсә дә үзен әллә кемгә куеп йөрү булып чыга.

Кияү кеше чамалады. Ләйләләр белән авылда беркем аралашмый, күрше-күлән аларны читләтеп үтә. Айдар белән аралашканда:

– Әллә нинди көнчел, нахак яга торган кешеләр алар, – дип әйткәлиләр иде.

– Сәкинә авыргач, күрше хакы дип, өен карап, чәйләрен куеп тордым. Ярты ел элек үзем операция яса- тып кайттым. Йортны караштыра алмассың микән дигәч, вакытым юк, диде. Больницадан кайткач, хәл белергә дә кермәде Сәкинә, – дип сөйләде күрше апасы.

Күршеләр Айдар белән аралашырга бераз шикләнеп йөрсәләр дә, кияүнең Сәкинә кебек кара үчле, сүз йөртүчән түгеллеген тиз белеп алдылар, шуңа күрә, кунакка кайткан чагында, әллә каян кычкырып сәлам бирәләр, капка төбенә чыкса, иркенләп сөйләшә башлыйлар иде.

Сәкинә ханымга бу бер дә ошамады. Шулай булмый ни, кияүне кеше алдында әшәке кеше итеп күрсәтү читенләште аңа. Ләкин халык үзенчә хәл итте. Сәкинә теләгәнчә түгел. «Их, нинди егетләр шундый кешеләр кулына килеп эләгә бит!» – Күршеләрнең Айдар турында фикере шундый булды. Аңа карап, гаилә белән талау һич тукталмады.

– Кода-кодагыен әйтмим дә инде – ике ялкау. Ләйлә аларга кайтса, кодагый кузгалмый да икән. Бар эшне кызыма өеп калдыра. Кода да аннан калышмый, йортында берни эшләгәне юк…

Билгеле инде, Сәкинә үзләренең иске йортта гомер иткәннәрен, каралты-куралары ишелергә торганын исенә дә китермәде. Халидә апа белән Раят абыйның шыңгырдап торган таза, төзек, чиста хуҗалыгы ук аларның нинди тырыш кешеләр икәнен сөйләп тора югыйсә.

Сәкинә белән Илдар шуңа да күршеләрне күрә алмас булдылар. Бар яктан аларның иске йортларын таза хуҗалыклар урап алган. Сарайларында икешәр баш сыер, берничә симертеләсе бозау, сарыклар, ул тавык-чебеш, каз-үрдәк дисеңме!.. Ә үзләренең хуҗалыгындагы мал көчкә-көчкә ун тавыкка җитә.

– Атлаган саен сине көйләргә, кем әле син шулкадәр? – дип, Ләйлә һаман ирен битәрләүдән туктамады.

Аңа Лилия кушыла:

– Әйе шул. Өйдә бераз шыпырт кына йөрсәң дә ярар иде…

Айдар тагын шуны аңлады: Лилия аларга торырга бер максат белән кертелгән – аны чын-чынлап буйсындыру, тәмам бөгеп бетерү өчен… Моны вакытында туктатырга кирәк. Ул Лилиянең каршысына ук килеп басты:

– Син, минем йортка кереп, мине таларга җыенасың, ахры, кызый? Мин сиңа ирек бирмәячәкмен, аңладыңмы? Кеше йортында тавыш чыгарып йөрергә сиңа кем рөхсәт бирде әле? Үз йортымда мин сөйләшергә тиеш түгел, алайса? Үзең ир белән хатын арасына кысылмый торсаң, минемчә, яхшырак булыр.

Лилиянең күзләре шар булды. Алай булырга тиеш түгел иде бит. Ул болай каты, кискен җавапка әзер түгел иде, куркып китте, күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Әйе, өелеп ябышканнар, гадәттә, куркак булалар.

Лилия тиз генә киенде дә әйберләрен алып чыгып китте.

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
14 ekim 2022
Yazıldığı tarih:
2018
Hacim:
170 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-03574-3
İndirme biçimi: