Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1», sayfa 10
ТӨШ
Диңгез буендагы ялларының соңгы көне иде.
– Төштә әнине күрдем, – диде ире хатынына.
– Ничек итеп?
– Мм… хәтерләмим.
Ул, әнисен ничек итеп күргәнен онытканга үзен гаепле тоеп, хатынының күзенә карап алды. Аның күзе куе көрән төстә һәм иренең төше белән бөтенләй кызыксынмый иде бугай. Ул әледән-әле әйләнгәләп ята; шул арада, затлы тун кигәндәге кебек, кояшта янган тәненә куана-куана караштырып ала.
– Ә мин йоклый алмадым, – диде хатыны. – Ашказаны авыртты.
– Ешлады, – диде ире, төшен хәтерләргә азаплануын ташлап.
– Үзем дә куркам инде.
– Кайтуга тикшертерсең.
– Кая инде! Дачаны чүп баскандыр.
– Җиләк өлгереп бетмәсә ярый инде.
– Безнең анда һавалар нинди икән?
– Әйбәт – елдагыдан салкынчарак.
– Алайса, ник әйбәт булсын?
– Җиләк нәкъ без кайтуга гына өлгереп җитә. Җылы булса, өлгереп, күптән бозылып бетәр иде инде.
– Сиңа әйбәт, – диде хатыны. – Ә андагы кешеләргә?
– Әйе, – дип килеште ире. – Һәркем диңгезгә бармый.
Ком эссе, йомшак иде. Ә тирәндәрәк салкынча, дымлы.
Күңеленә кинәт: «Ә безнең бәрәңге бакчасының туфрагы йомшак, салкынча», – дигән уй килде.
Җил көнбатыштан – якындагы бер абхаз авылы ягыннан исә иде. Авылның бу башындагы сыер фермасыннан сизелер-сизелмәс кенә булып тирес исе килеп тора. Бу да аңа үз авылын исенә төшерде. Күптән кайтканнары юк иде инде.
– Пес-с итәсем килә, – дип, кызлары йөгереп килде.
– Каптыр әле, – диде йөзтүбән яткан хатыны.
Ире, аңлап, иренеп кенә аның лифчик каптырмасын эләктерде. Хатыны, торып, кызларын бамбук арасына алып барып килде. Аннары үзе дә суга кереп китте. Һәм, тиз генә чыгып, йомшак сөлгесенә аркан сузылып ятты.
– Син шәп каралдың, – диде ире, сокланмыйча гына. – Шикалат төсле. Юк, тутыккан тимер. Дөресрәге, чикләвек кабыгы төсле.
– Миңа карап торганда да язма әле, яме! – диде хатыны. – Миңа шикалат төсле булды ни дә чикләвек кабыгы төсле булса ни – кызынам, бетте-китте.
– Әйе, мин язганда кулланыр өчен онытмаска тиеш… Бүтәннәргә карап язуымны теләмисеңдер ич?
Хатыны эндәшмәде.
– Черем итеп ал, – диде ул хатынына. Үзе, кайчандыр күптән печәнгә ятып тургай карагандагыча озаклап, акчарлак көтүен озатып калды. Бу диңгез акчарлакларының, эре һәм тук булганга, ыгы-зыгысыз, дәрәҗәле очканлыгын күңеленә салып куйды.
Бераздан хатыны, күзен ачып:
– Ә ник менә чикләвек төсендә? – дип сорады.
– Белмим, – диде ире башта. Аннары: –Чөнки мин сине яратам, – дип өстәде.
– Чикләвек кабыгы төсенең моңа ни катнашы бар?
– Минем ярату синең эчтә, – диде ул. – Ә син аны, чикләвекнең төше шикелле итеп, үз эчеңдә саклыйсыңдыр шикелле.
– Бәлки, ул синеке түгел, үземнең яратудыр?
– Ярату ул – үз яратуыңны бүтәндә – сөйгән кешеңдә саклый белү.
Ул матур сүзләр сөйләнеп ятуына оялып һәм үкенеп куйды: хисләрен ачып салуны өнәми иде. Саранрак тоткан акча озаккарак җитә.
Ул төзелә башлаган пирсның бетон баганалары арасыннан күренеп торган ак күбекләрне карарга кереште. Алар өч юан торбадан аккан суның диңгезгә көчле, тыгыз агымлы тау елгасыдай бәреп кергән урында барлыкка киләләр һәм дулкыннар арасында әкрен генә эреп юкка чыгалар иде. Ул күбекләр- не туган авылындагы инештә йөзгән казларга охшатырга теләде.
Хатынына нидер сөйлисе килүен исенә төшерде. Тик ни – оныткан иде инде. Хәтерләргә дә иренде.
Ул торды да кызын чакырып алды: шәһәрдә калган балыклы савытларына җәяр өчен төрле төстәге ташлар җыя башладылар. Аларның әле аквариумдагы балыкларга кирәкле ниндидер матдә бүлеп чыгара-чыгара эреп бетә торган куе яшел төстәге ташлар да эзләп табасылары бар. Берне тапканнар иде инде. Күз яше кадәрле генә, тавык йотып чыгарган пыяладай тонык. Икәүләшеп, вак чуерташны бармак битләре һәм кул сыртлары белән ишә-ишә эзләделәр. Аның шушылай, куе чәчне аралап, чал бөртекләр эзләгәне бар. Кайчан һәм кемнекен – исенә төшерә алмады.
Дулкын бөтен ташларны да шомартып бетергән. Ишкәндә күмелеп калган бер ташның вак тамгалы чуар өслеген нәрсәгәдер охшатып, ул кире актарып алды. Беренче карашка, ул кояшта янып, сипкелләре чыккан йөзне хәтерләтә иде. Хатынының йөзе шундый. Юк икән: тамгаларны вак кына рәсемнәр хасил иткән һәм алар тәртип белән тезелешкән. Дөресрәге, тәртипсезлек белән; әмма нәрсәнедер тәгаен хәтерләтә. Биектә очкан эре кошларны бугай. Ә бәлки, түбәнтен очкан вак кошларныдыр? Әйе, соңгысын хәтерләтә. Август ахырындагы зур көтү булып укмашкан сыерчыклар җыенын. Ә мондый җыенны аның үз авылында гына күзәткәне бар.
«Тагын авыл», – дип уйлады ул. Һәм хатынына ни әйтергә теләгәнен исенә төшерде: аның иртәдән бирле туган авылына кайтасы килгән икән.
– Кайтыйк әле без, – диде ул, хатыны янына килеп.
Хатыны сәгатенә карап алды.
– Кызыныйк бераз, – диде ул. – Төшке ашка хәтле кырык… җиде минут бар ич әле.
– Мин авылга дим.
– Шулай кинәттәнме? – Хатыны торып утырды.
– Кинәттән? Кинәттән кызыграк.
– Дачаны карагач. Чүп баскандыр.
– Ярый соң, дачаны утагач. Җиләк вареньесы кайнатабыз да…
– Каен себеркесе әзерлисең дә бар әле. Соңармадың ук микән инде?
– Яз соңарып килде. Җәе дә елдагыдан салкынчарак. Себеркенең нәкъ вакыты әле.
– Авылга бүләкләр алып кайтырсың, – диде хатыны. – Төш- тән соң Гаграга барып кил. Көньяк бүләкләре тансык була ул.
– Ә син?
– Мин әйберләрне җыйныйм.
– Бүләкләр түгел, күчтәнәчләр! – дип төзәтте ул, тавышын күтәреп. Аның хатынына ачуы чыкты. Ул иренең авылына кайтуны өнәп бетерми. Моны теле белән әйтмәсә дә, белгертергә җай таба белә. Ир аның үзе белән бергә күчтәнәчләр алышырга бармавын да шуннан күрде. – Нәрсә алсам да, бәйләнәсе түгел, аң бул! – диде ир.
Төшке ашны ашаганнан соң, хатыны акча санап бирде.
«Кызык, – дип уйлады ир, як-ягында кипарислар, эвкалиптлар үскән юлдан автобуста барганда. – Үзем эшләп тапкан акчаны миңа ике тапкыр санап бирәләр: бухгалтериядә һәм хатыным. Һәм өченче тапкыр – анысы кайткач – тагын хатыным санап ала. Хәер, моны мин үзем шулай теләдем. Тик, һәрбер матур теләк кебек үк, бу теләкнең дә асылында яткан мәгънәсе танымаслык булып ямьсезләнгән иде инде».
– Ул акча синеке генә түгел, – дия иде хатыны, бу хакта сүз кузгалганда.
«Анысы дөрес, – дигән нәтиҗәгә килде ул тагын бер тапкыр. – Ләкин мин үземнекен үзем урлый алмыйм ич инде. Чик куярга вакыт – санамыйча гына бирсен».
Әмма ул моны шундук онытачагын, барысы да әүвәлгечә калачагын һәм моның үзе өчен уңайлырак икәнлеген дә бик яхшы белә иде.
Ул, хатынын гаҗәпләндереп һәм кызын куандырып, кәрзин тулы конфет тотып кайтып керде.
– Күчтәнәч, – диде ул, хатынының карашына җавап биреп. – Кечкенә чакта мин сары чәчле булганмын һәм баллы яратканмын.
– Хәзер синең чәчең кара инде, ә баллы сиңа килешми, – диде хатыны.
– Баллы миңа килешә, – диде кызлары. – Минем чәчем сары.
Көлешеп алдылар.
– Нигә конфет алдың? – дип сорады аннан хатыны.
– Өйнең кайсы гына почмагына яшермәсеннәр, мин яше- реп куелган шикәр-конфетларны табып ала идем, – диде ир. – Без алты малай үстек. Алты малайдан әйбер яшерүне күз алдыңа китерә аласыңмы? Шул хакта язып карасаң, ә?
Хатын кәрзингә ишарәләде.
– Бу шуңамыни – язарга?
– Ә бервакыт мин әнинең студент апа алып кайткан шикалат конфетын урлап ашаган идем. Хәтерлим әле – «Карлыгач» дигән конфет. Бер кесә урлаганмын. Ашап бетереп булмады, абзар артындагы иске салам чүмәләсенә яшереп куйдым. Икенче көнне карасам – юк.
– Яшергән җиреңне бутагансыңдыр, синең хәтерең начар бит. Кибеттә акча да санап бирә, санап ала белмисең.
– Исеннән тычкан йә эт табып алгандыр, күрәсең. Конфет исе ич. Шикалат!
– Пианинога яшерәсе иде, – диде кызлары.
Ир көлемсерәп куйды. Ә хатын иренең гадәттә бөтен тирәнлеге белән елмая торган күзендә сагыш кына күрде.
– Кызым үземә охшаган икән, – диде ир, кызының сары чәчен сыйпап. – Ә мин, чыннан да, өйдә мандолина эленеп торганын онытканмын. – Аннары ул, хатынына туры карап: – Минем әнигә шул урлаганым бурычын түлисем килә, – дип өстәде.
Хатыны аннан күзен яшерде дә әкрен генә:
– Вафат ич инде ул, – диде.
– Вафат? – диде ир һәм, нидер исенә төшергән шикелле, конфет тулы кәрзингә текәлде.
– Ни булды? – диде хатын, пышылдап һәм кычкырып: – Сиңа ни булды?! – дип сорады.
– Курыкма, – диде ире, аны кочаклап. – Төш күрдем, бары шул гына… Аша, аша, кызым, – диде ул, кәрзин алдына тезләнгән килеш конфет актарган кызының сары чәчен тагын бер тапкыр сыйпап. – Синең чәчең сары. Тик ул каралыр әле.
«Ә аннары агарачак, – дип күз алдына китерде ул. – Ул чагында, вак ташларны аралап, яшел таш эзләгәндәге шикелле итеп, чал чәчләреңне чүплисе булыр. Кайчандыр мин әнинекен чүпләгән кебек. Ә бервакытны син арыган тавыш белән улыңа: «Инде чалларын түгел, караларын чүпләү кирәк», – диярсең.
– Төш күрдем, – диде ул, хатынының күзенә янәдән карап. – Төш. Әнине. Исән итеп…
1979
ИНДЕ МӘҢГЕГӘ
Июнь ахыры һәм июль башында балта остасы Харис белән аның хатыны Асия Кара диңгез буендагы бер санаторийда ял итеп кайттылар. Һәм менә шунда, һич уйламаганда, Харис гашыйк булды. Үз хатынына. Юк, сүз аның өйләнгән чагындагы мәхәббәте хакында түгел. Беренче сөюләр китап битләре арасына кыстырып киптергән истәлек чәчәген генә хәтерләтә иде инде. Йокысыз иртәләрне Харисның бу хакта түшәмгә карап уйланганы да бар хәтта. Әнә шул түшәм буявының иң элгәрегесе сыман, беренче хисләр хәтернең әллә ничә катламы астында калган инде. Беренче катлам сабый бала кулының юка тиресе сымак үтә күренмәле, нәфис иде бугай. Ә хәзер, балта сабы сөялләтеп бетергән кул шикелле, ул хис әүвәлге сизгерлеген югалта башлады, ахрысы.
Баксаң, Харисның йөрәк астында, учак кабызып җибәрер өчен киптерелгән каен тузыдай, бернәрсә калган икән әле. Менә шуңа очкын төште дә аны дөрләтеп җибәрде. Ул очкын үз хатыны Асия булып чыккан икән, моңа ник көенергә? Бәлки әле, бергә гомер иткән, бер телем ипине урталай бүлеп ашаган хатыныңа, инде актыккы хисләрне яңадан җыеп, кабат гашыйк булу сирәк килә торган бер бәхеттер ул? Һәрхәлдә, Харис моны шулай кабул итте.
Кызык кына килеп чыкты, каһәр.
…Бу аларның диңгезгә үз гомерләрендә беренче мәртәбә килүләре иде.
Төнлә килеп урнашканга, беренче көнне алар соң гына уянды. Таң белән торырга күнеккән авыл гадәте ул көнне аларга хыянәт итте. Һичкайчан булмаганча, үзе – бер, хатыны икенче тахтада йоклаган. Хәтере ялгышмаса, күзен Асиясе белән уртак җәймә астында йомган иде бугай, төнлә күчеп яткан, күрәсең.
Чат авылдагыча, ул каргалар кычкыруына уянып китте. Тик мондагылар авылныкылар ише генә түгел, әллә ничек ачыргаланыбрак кычкыра бугай. Әйтерсең лә һәммәсенең ояларын туздырырга, бөлдерергә керешкәннәр. Авылдагы өйләре тирәли дистәгә якын карт тупыл, аларның ботагы саен бер карга оясы, оя саен дүртәр-бишәр карга баласы, һәркайсының үз тавышы. Элегрәк каргалар зират каеннарына оялый торган иде. Алары корый башлагач (ә соңгы елларны авыл халкының зиратка үсентеләр утыртырга исе китми торган булып китте), каргалар авыл тупылларына таралышты. Баштарак Харис аларның ояларын туздыргалап та карады, ахырдан тимәс булды, күнекте. Таң тишеге белән уятулары гына кәефен кыра торган булып калды. Тик авыл җирендә иртәрәк тору хәерле.
– Киләсе калмаган. Мондый карга курорты минем үз өемдә дә бар! – дип, балкон тәрәзәсеннән караган иде – шаккатты. Нигәдер пышылдап: – Асия, кара әле, ак каргалар! – диде ул. – Күпме гомер яшәп, ак карга күргән юк иде, менә хикмәт!
– Акчарлаклар ич!
Харис акчарлак күрмәгән кеше түгел. Кәрәкә күле сазлыгында байтак алар. Камадан менеп, бала чыгарып китәләр. Тик, ни хикмәт, алар болай кычкырмыйлар, күбрәк тавыш-өнсез генә очалар. Ә монда чәүкә чамасындагы коштан бер пар каргага җитәрлек тавыш чыга!..
Тагын бер шаккатарлык хәлгә Харисның ашап-эчеп, диңгез карарга дип пляжга чыгып баскач исе китте. Менә кайда икән ул дөньяның хикмәте белән нигъмәте! Аяк басарлык түгел – киптерергә таратылган бодай шикелле эре ком өсте шәрә тәннәр белән тулы. Шәрә дип, тиешле җирләре капланган, гөнаһысы кирәкмәс. Ләкин авылда мондый сыйфатта күзгә чалынуның ни икәнлеген дә онытырга ярамый. Аның Асиясе авыл инешендәге Ярми чыгышының сары комлы ярына шушы кыяфәттә сузылып ятсын ди инде! Ул, хатынына борылып:
– Болай җыйнаулашып, су буенда авыл көтүе генә ята ич бездә! – димичә түзә алмады. – Анда да төшлектә өч сәгатькә генә!
– Бу сиңа Ярми чыгышы түгел – диңгез! Чишен, ят, – диде Асия.
– Әллә син дәме?
– Мин аннары. – Асия, як-ягына карангалап алгач, күлмәге изүен биш тиен бакыр хәтле генә ачты да аңа эчтәге челтәр-мелтәрләрен чеметеп күрсәтте. – Монда бүтән кирәк. Мин кибеткә йөгердем. Син чишен. Синең плавкиең әйбәт. Миңа да урын ал. – Һәм ул, изү сәдәбен сәдәпләп, яр буена әле дә төркем-төркем булып агылган халык арасына кереп югалды.
Баскан урынында гына чишенгәч, Харис сузылып ятардай урын күзли башлады. «Ташкын кагып чыгарган бүрәнәләрмени, баш-аяклы буталышып яталар!» – дип уйлады ул, аяк очларына гына басып диярлек атлый-атлый. – Кешеләр, чын- лабрак карасаң, дөрестән дә агачларга тартым икән: кайсысының тәне каен тузыдай ак, кайсысыныкы нарат кайрысыдай көрән. «Каян җыелган берьюлы моның хәтле эшсез? Бу бит инде колхозың белән кырга чыгып яту белән бер!»
Үзен ул эшсезләр хисабына кертмәде. Беренчедән, путёвканы үзе сорап алмады, ирексезләп диярлек бирделәр, икенчедән, әллә аңа диңгез күрми үләргә дигәнме? Тик печән вакытында диңгез кайгысымы? Кышын сыер белән сарыкларга нәрсә ашатырсың? Председатель «юкка кайгырма» дигәч кенә барырга күнде. Әле ярый шундый председательләр бар дөньяда. Югыйсә колхозчы диңгез буена чыгып китә аламы? Май аенда кузгалыр иде – бәрәңгесен кем утырта? Июнь, июльдә кем аның төбенә өя, кем сиңа печән җыя, утын әзерли? Аннары – урып-җыю, тагын бәрәңге алу, мал-туар, кош-корт сую… Ә кышын рәхим ит, җаның теләгәнчә кызын. Юк, рәхмәт инде, кышкы диңгезгә караганда мич башы җылырак икәнлеген генә Харис белә…
Бу юлы кызык итте әле – төкерде дөньясына! Балтасы ял итсен әле бераз, Асияне дә сыерлары сагынсын. Үч итеп, дөньясының зәңгәр түшәменә төкерә-төкерә, комда кызынып ятсын әле Харис Шәрәпов! Путёвка бәясенә комда кызынуны да керткәннәрдер аны.
Әмма пляжда аны көтеп тормаганнар икән – буш җир юк, берәү дә урын бирергә җыенмады. Инде бүлмәсенә кереп китәргә дигән уй килгәндә генә, ул берәүнең сәгатенә караганын, аннары, сикереп торып, каядыр йөгергәнен күреп алды һәм аның урынына килеп ятты. Бернәрсәне генә искәрмәде Харис: хатынының үзен ничек табачагын. Шул уй башына килеп, тиз генә киенде дә Асиясе белән аерылган урынга барып басты. Ә ул тирләп, бите янып һәм кечкенә төргәк тотып кире килеп җиткәндә, яр буе аяк баскысыз тулы иде инде.
Асиягә ул кырын караш кына ташлады:
– Басып кына торыйк. Мин ләүкәдә кызынырга гына күнеккән.
– Безнең эш белән тетелгән тәннәрне мунча ташларына гына күрсәтсәң инде, – диде Асия.
Ә Харис, тирән үпкәсен яшерергә теләүдән, ышкылып тоныкланган пыялалы кара күзлеген киде. Ул үзен, бигрәк тә Асиясен кызганып куйды. Асия, таңнан торып, чуар сыерны сауганда һәм малларны көтүгә куганда, ә ул ишегалды себереп, абзар чистартып йөргәндә яки сукага җигелгән ат каулап күрше Гайса белән бәрәңге бакчасын сызганда, кемнәрдер кайнар комлы ярларга йөзтүбән яисә чалкан яткан көйгә аркаларын каралта йә корсакларын кыздыра икән ләбаса! Ә бу хакта һич кенә дә башына китермичә, Асия җәйләвенә йөгергән, ул, һич кенә дә уйламыйча, төзелешенә ашыккан. Шулай итеп, көн артыннан – көн, ел артыннан ел үткән, гомер тәгәрмәче тир белән майланган күчәрдә әйләнгән дә әйләнгән. Ә күз диңгез суы күрергә, тән ком җылысы тоярга, җан тынычлыкка, гамьсезлеккә сусаган икән. Моңа төшенгәч, Харисның күңеле иркенәеп китте. Игеннәргә бик кирәкле яңгыр яуган чакта сөенгәндәге шикелле.
– Төшендеңме инде? – диде ул хатынына.
– Нәрсәсенә төшенәсең моның? Кеше иртүк чыккан да яткан. Иртәгә без дә шулай итәрбез – урынны алдан ук алып куярбыз.
– Иртәгә генә түгел.
– Әйе, көн саен. Иртүк уянырга безгә күнегәсе юк.
– Бар, Асия. Иртәгә генә түгел, ел саен бер шушындый төшләрдә ял итәргә күнегәсе бар.
– Ел саен? Акча каян төткәрермен дисең?
– Анысы табылыр аның. Ә менә гомер дигәнең бердән гайре бүтән табылмас. Җәренгә тагын киләбез.
– Нәфесең… Әле бусын башламаган – җәренгә. Ә путёвка? Колхозда әллә син генәме?
– Минем ишеткән бар – ансыз да мөмкин. «Кыргый» булып.
– Җитмәгән тагын. Без болай да кыргый. Бакчы, торабыз басып, ә кеше ята… Ә мин шундый купальник алдым, – дип сузды Асия, аңа кояшка караган күк карап. – Кисәм танымыйсың инде.
– Синеме? – Харис кеткелдәп куйды. – Сине мин алтынга төренсәң дә таныйм!
– Сыер савучы авыл хатыны икәнлегең әллә кайдан кычкырып тора дисеңме? – Асиянең тавышы калтырап, пышылдап чыкты, әле генә төргәген күкрәгенә кысып торган кулы, хәлсез канаттай, аска шуып төште. Шул кулны карашы белән озатканда, Харис Асиянең калку, тик җәенкерәк күкрәген, үлчәве мулрак күлмәге эчендә дә сизелеп торган матур нечкә билен, киңрәк, мәгәр тигез дугаланып торган ботларын һәм кояшта янган көчле аягын карап чыгарга өлгерде. Тик ул хәтта аркаларындагы элмәкләренә хәтле ычкындырып кызынган хатын-кызлар белән тулы ком ястыгында Асияне күлмәксез хәлдә күзаллап, шикләнеп куйды. Мәк бөртегеннән алып бодай зурлыгынача сипкелләр белән тулган, тәне тазалыгына карамастан, ач яңаклы битен кая яшерер Асия, сүтеп җибәрсә, тез чокырына җитәрлек авыр, йошмак толымын нишләтер, тавык йомыркасыдай ак тәнендәге пионер галстугына охшап каралган изү эзен ни белән каплар? Юк инде: алтын кием кисә дә, аның Асиясе авыл хатыны, һәм аны Харис җәһәннәм караңгылыгыннан да танып алыр күк.
Оятына каршымы, бәхетенә яки кызганычка каршымы, – танымады. Танымады дигәч тә, алай ук түгел, таныды. Тик… Йа Хода! Каршысында күктән төшкән фәрештәдәй пәйда булган ул зат аның Асиясе идемени соң?!
Бу инде икенче – Харис пляжның урта бер җирендә урын алып калырга һәм иртәнге аштан соң ук ике кеше ятарлык йомшак җәймә җәеп куярга өлгергән көн иде.
Ул үзе баскан урында гына чишенеп ятты. Ә Асия кабинага кереп китте, хәзер аның башы белән аягы гына күренеп тора.
Харис чалкан әйләнеп ятты. Күк йөзендә – сирәк болытлар. Ул аларны көзге инештә аккан каз каурыйларына охшатты. Бик биектән тавышы да ишетелмәс самолёт очып бара. Картаны күз алдына китереп, Харис ул якта Һиндстан икәнлеген чамалап алды. Самолёт, тылсымлы бер ышкы сыман, күкнең зәңгәр түшәмен ышкылап бара һәм аның артыннан бөтерелмәле ак йомычка тасмасы кала шикелле. Тик ул йомычкадан тыннарны кысардай чәер исе аңкымыйча, юеш ташлар һөм су исе килеп тора кебек.
Ул йөзтүбән әйләнеп ятканда, Асия күлмәкләрен салып бетергән, кулларын инде өстә йөртмичә, аклы-зәңгәрле нәрсәләре белән аягы тирәсендә йөртә башлады. Шул ук кабина эчендә йонлач нечкә аяклар һәм кара бөдрә чәчле баш та шәйләп, Харис сикереп тора язды: аның Асиясе янында кемдер бар лабаса! «Күрәләтә харап итәләр ич хатынны!» Әмма шул кабинадан баярак бер пар аяк чыгып киткәнлеген хәтерләп, әлегә түзәргә, катнашмаска булды. Кабина ике бүлмәледер, күрәсең.
Менә шунда Асия аягын да каплап, йонлач аякны да оныттырып, аның борын төбендә генә яңа аяк пәйда булды. Озак эленеп торган балавыз төсендә. Тырнаклары чия кызыллыгы белән янып, ялтырап тора. Ул гынамы, әнә шул «чия»гә, клиндергә сибелгән мәк бөртекләредәй, ямь-яшел төрткеләр төшерелгән. Харис карашын кояш нурлары алтынлаган сирәк төкләр, зәңгәрсу кан тамырлары, кызарып пешкән кечкенә кабартмадай түгәрәк тез капкачы, «фабричный» ат дугасыдай матур, тигез генә ике якка киңәеп киткән ботлар, зәңгәр төстәге су коену киеме аша югарыга таба шудырды. Киноларда гына күренә торган йөз, иннекле ирен, сөрмәле күз, әллә кайларга дәшеп торган тылсымлы караш очратыр күк иде – күршеләрендәге Рөстәм хатыны кибетче Сәгъдәнурга охшаганрак гап-гади хатын булып чыкты. Тик ул тән, тән… ком белән ялтыратылган җиз самовармыни! Әйтерсең лә ул хатын кояшта кызыныр өчен түгел, ә һаваны үз тәне белән яктыртыр, җылытыр өчен чыгып баскан. Хәтта Хариска аннан таралган җылылык дулкыны килеп орынгандай булды – аркасы кымырҗып куйды. Ул, үзе дә сизмәстән читкәрәк шуышып, янәшәсендә бер кеше сыярлык урын бушатты.
– Рәхмәт! – диде хатын, тыйнак кына елмаеп. – Күпме эзлим, урын юк…
– Сатып алынмаган, – диде Харис, аның урнашуын дикъкать белән карый-карый.
Хәзер, кабинада чишенеп чыккач, аның бер ягында Асия, икенче ягында шушы хатын ятачак. Икесе дә орынып диярлек. Кырык ике яшькә җитеп, Харисның яртылаш шәрә ике хатын арасында ятканы юк иде әле.
– Ялгызлык читен, – диде хатын гаепле тавыш белән. – Сезнең шикелле урын алып калучың булса иде.
«Нәрсәгә ишарәли бу?» – дип уйлап куйды Харис. – Ваннасына да, массажга да йөргәч, өлгерлек җитми. Сез яңа килгәнсез күренә, тәнегез ак, мәгез, «Гелиос» сиптерегез, – дип, чебен агуы савытына охшаш савыт сузды. – Тәнегезгә сиптерегез. Тиз каралта һәм тирене куптармый.
Харисның савытны нишләтергә белми торганын күргәч, үзе үк ярдәмгә килде: савытның капкачын ачып, аның аркасына салкынча сыекча сиптереп җибәрде. Харис чирканып китте, беләгенә каз тәне чыкты.
– Хәзер ал белән борылыгыз, – диде хатын.
Тыгыз һава агымы Харисның күкрәген ялый башлады. «Менә ничек каптыралар икән чит ирләрне!» – дип гаҗәпләнде ул.
– Җитте, – диде ул ашыгып, – рәхмәт. Ә эченнән: «Үзенә сиптерергә кушмасын тагын, Асия күрсә харап», – дип уйлап куйды.
– Аягыгызга үзегез сиптерегез, – диде хатын һәм йөзе белән кулына капланып ятты. Хариска ул керфек арасыннан гына үзен күзәтеп торадыр кебек тоелды. Әллә нинди маҗараларга тарудан шикләнеп, кубып китәргә чамалаган иде, Асиясе исенә төште. Кайда соң әле ул?.. Ул чишенгән кабинада Асия аягы да, теге йөнтәс аяк та юк иде инде. Әллә аның хатынына да берәр җирдә «Гелиос» сиптереп яталармы?
Шулчак аның каршысына тагын берәү килеп туктады. Асиягә дигән урынны алырга ниятләптер, мөгаен. Бусы да хатын-кыз. Аяклары юнып ясалгандай тигез, шома. Кан юллары гына бүртенкерәк. Бусын Харис алдында торган хатынның берничә бала анасы икәнлегенә юрады. Тора бит каһәр аяк, китми. Кымшанмый да. Бары тик балтырына кунган чебенне куар өчен генә таптанып алды.
– Монда буш түгел, – диде ул, башын күтәреп.
Хатын дәшмәде. Әллә Хариска, әллә кая карый – билгесез. Кара күзлек, өч тиен акча зурлыгындагы зәңгәр борчаклы, киң кырлы ак эшләпә кигән, бөтен йөзе белән елмайган, чак ачылган ирене арасыннан ак тешләре җемелдәп күренә. Анысы да монысы – эре сөякле гәүдәсенә карата шактый нечкә биленә таянган да аягын биеткәләп тора, мәхәббәтсез. Ә үзенең тәне күзне чагылдырырдай ак, шул аклыкта чыпчык күзедәй ике бөртек көрән миң.
Харисны (бүген инде икенче тапкыр) таныш түгел хатын-кыз тәненнән чак сизелерлек ток булып таралган дулкын капшап узды. Ул, оялып һәм уңайсызланып, карашын яшерде, җәймәнең уртасынарак шуышты. Янәсе, җайлабрак ята. Каршындагы аяк узып китте. Харис аны яшертен карашы белән озатып калды. Киеме янәшәдәге хатынныкы төсле: зәңгәр, җиз каптырмалы. Кырык ике яшьлек ирне күзләп йөрмәсә соң! Әнә бит ничек әйләнеп карый, мөртәт. Ул елмаюы, елмаюы!.. Ирек куйсаң, сагыз булып сыланыр иде бугай!
Чукынды! Аның белән янәшә сузылып ятты лабаса! Сыланып, тәне кайнарлыгы белән өтеп! Ул, котылу эзләп, күршедәге хатынга елышты, тик анысы, кара күзлек астыннан хәтәр мут елмаеп, тагын да ипләбрәк, җәелебрәк ятты, терсәген аның кабыргасына төртеп куйды.
– Бу урын буш түгел бит, – диде Харис. Тамак төбе кипкән, теле аңкауга ябышкандай әйләнми, гадәттәге гөлдерек, бәрхет тавышы коры, кыштырдап ук чыкты бугай. Һәрхәлдә, аңа шулай тоелды. Хатын игътибар итмәгәч: – Чукрак мәллә сез? Буш түгел, – дип кабатлады.
Колагына да элми, ичмаса! Алай да Харис тыелгысыз канәгать бер хис кичерә иде. Ул да төшеп калганнардан түгел икән ләбаса. Ике яклап ике чит хатын кысрыклап алсын әле! Сөйләсәң, Төлке Хәе ышанырлыкмы соң. Бигрәк тә Госман. Ә факт – менә күз алдында. Ул, корсагына яткан җиреннән артка таба каерылып, үз гәүдәсенә күз атты. Буй-сын шәп, сөбханалла. Чандыррак, тик симезлек белән елкылдап торырга ул сугым үгезе түгел лә! Дөрес, тәнендә майка эзе агарып тора, майкасын салмаган да диярсең. Андый гына гаеп зыянсыз. Әнә ич, гаеп итмәгәннәр, яталар. Бигрәк тә әле генә ятканы, ак тәнлесе. Ашапмы ашый күзе белән, кымшанырга да җай юк. Ичмаса, бу Асия кая олакты икән көпә-көндез? Әллә теге йөнтәс аякка ияргәнме, ачык авыз? Беркатлы авыл хатынына күпме кирәк соң? Сатлык очсыз товар бар дигән хәйлә белән берәр муты алып китте булыр да әзләп кара аннары. Табылыр анысы, үз аягы белән кайтып керер…
Калганын күз алдына китереп бетерергә түземлеге җитмичә сикереп тормакчы иде дә… Туктап калды. Эшләпәлесе Харисның муенын кочып алды.
– Ничек оялмыйсыз?!
– Әйтәм ич танымыйсың.
Юк, Харисны шөпшә чакмады, ә йөрәгенә Асия тавышы килеп чәнчелгәндәй булды. Тирә-юньдә хатын-кыз көлми түгел, ләкин иркен җәйләүләрдә тыелгысыз көләргә күнеккән Асиянең тирән күкрәк тавышы һәммәсенекен күмеп китте:
– Алтынга төренсәң дә таныйм, имеш! Әй син, хәсрәт!
Карасана! Яныңа килеп яткан хатыныңны таныма, имеш. Егерме ел бергә торган хатыныңны. Менә нишләтә икән бит кешене диңгез!
– Алтынга төрәм диючеләрне кыз чакта күпме ишетмәгән димсең? «Кешечә торсак, канәгать» диюеңне ошатып чыктым ич мин сиңа, и Харис! Алтын катнашкан вәгъдә өч көннән соң тәүбәгә әйләнә бит ул.
Харисны кочаклап, аның оялчан Асиясе моңарчы әйтергә кыймаган сүзләре белән баштанаяк коендырды да ташлады. Ә ул, хәтәр дәрәҗәдә сусаган чакта су эчкәндәй, аны рәхәтләнеп тыңлады.
– Мин бит, җаным, әбиләрнең кышка киптереп куйган җиләге түгел әле, – диде Асия.
– Димим ич.
– Мин әле сабакта, сабакта.
– Өзелгән дигәнем бармыни?
– Димисең дә, сизмисең дә инде анысы.
– Каян алдың соң син бу эшләпәне? – диде Харис, аның бу сүзенә ни дип тә җавап бирә алмагач.
– Бер яхшы хатын булышты… Дүрт балам бар дигәч шаккатты. «Укытучымы?» –ди. «Юк, – мәйтәм, – сыер савучы».
– Бусына ни ди?
– Авылны әрләп алды. Нинди матурлыклар эзсез югалгалый шунда дип. Бәлки, язмышка әз генә катнашу кирәк булгандыр, кем белә, бәлки, әллә кемнәр булып бетәр идең, дип тә өстәде. Хәзер сине ирең танымый, дип, ул әйтте дә инде миңа.
Харис кисәк торып утырды да каядыр читкә, диңгез ягына бармак янап куйды.
– Һы, язмышка катнашасы килгән, ә? Ни булган безнең язмышка? Катнаштың ди әз генә. Шуннан нәрсә? Ни файда миңа, әгәр син… әйтик, артистка булдың ди? Беләбез без кайбер артистларның ирләренә нинди «язмыш» күрсәткәннәрен! Нәрсә, аныңча, без эзсез югалганмыни? Иртә әле безгә югалырга. Бер… утыз елдан соң башка сүз. Анда да югалмабыз әле без. Ник дисәң, дүрт балабыз кала… – диде Харис, кызганнан-кыза барып. Кызган тимерне суга салгандай: – Бәлки, дүрт белән дә туктамабыз әле, – дип пышылдады. – «Эзсез югалгалый!» Балалар гомеренә булса да калкып торачак кабер кала әле бездән!..
– Тукта, карыйлар ич. – Асия, муеныннан этеп, аны җәймәгә таба иде. – Ник елыйсың? – диде ул, Харис басыла төшкәч.
– Кем?
– Син.
Баш бармагы буынын тырпайтып, Харис күзен сөртеп алды.
– Елау түгел бу.
– Ни соң?
– Гарьлектән ул.
– Мине танымагангамы?
– Соң…
– Ә бәлки, гомергә бер танымау да кирәктер?
– Бәлки.
– Ник дип уйлыйсың?
– Үлгәч тә таныр өчен.
– Кем, мин үлгәчме?
– Беркем дә түгел. Мин гомумән әйтәм.
Асиянең эссе тыны Харисның колагын кытыклап алды.
…Бу сөйләшү ир белән хатынның яшьлекләрен сагынуы иде. Бер-береңә кабат гашыйк булу шушы микәнни? Һәрхәлдә, әллә ничә тапкыр күргән чыпчык күзе кадәрле ике миңе чәчрәп торуга карамастан да танымаслык чибәр хатыны булу белән Харис горур иде.
– Теге хатынга дүрт бала гына димәскә иде. Тагын икене генә булса да өстисең калган…
Алар сүзсез тынычлыкта яттылар да яттылар. Харис тәнендәге ак эз кып-кызылга әйләнгәнче. Әйтерсең лә кояш аның тәнендәге майкасын кызылга манчыды. Әллә мунчадан соң үзе яңаны алыштырып кигән кебек иттеме?
Нәрсә, дөрестән дә алмашты шул. Үз хатынын да танымаслык хәлдә йокыга талган хисләрен соклануга алмашты. Ә хатының белән соклануны ярату түгел дип кем әйтер икән?
1979