Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1», sayfa 8
КӨРӘШЧЕЛӘР
I
Сабан туена өч атна кала дигәндә, колхоз председателе Исрафил Бакиров үз малаен – тракторчы Заурны иптәшләр судына бирде.
Район үзәгеннән шылтыратканнар иде. Шуннан башланды да.
– Карале, Бакиров, элеп алыйк та селкеп салыйк. – Исрафил «элеп алыйк та селкеп салыйк» дигәннән аның кемлеген шундук таныды: авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәсбиев иде ул. – Синең дә чәчүдән соң бераз тын алган чактыр. Урып-җыюга хәтле каплыйк та куйыйк без синең буаны…
Колхоз зур итеп буа будырмакчы иде. Авыл бер елны да буасыз калмый анысы. Ел саен май азакларында тирес, чыбык-чабык, туфрак өеп, коеныйм дисәң зарланмастай су җыярлык бернәрсә укмаштырып куялар. Егерме еллар элек ун-унбиш көн бөтен авыл халкы буа торган тегермән буасын хәзер бульдозер биш сәгатьтә өеп бетерә. Ә тегермән ташлары инде ничәмә еллар электр белән әйләнә. Ләкин суның, буаның хаҗәте беткән юк – хәзер үләнгә хәтле су сибеп үстерәләр. Өч йөз гектар люцернага җәй буена җәннәт – көн дә яңгыр.
Культуралы көтүлек. Әүвәлге болыннарны культурасыз димиләр иде. Кинәт кенә – культуралы! Тамаша! Бакиров бу сүзгә һич канәгать түгел: нинди көтүлек булсын – печәнлек ич!
Инде менә йөз сажиннар астарак иң биек ярлы бер төшкә, мәңгелек итеп, бетон субайлар белән яңа буа буарга да чират җитте. Элек кем уйлап, кемнең төшенә кергән – авылның үз диңгезе шаулап торачак.
– Керешик соң, – диде Исрафил.
– Проектны тузан басмагандыр бит әле?
– Каккалап торабыз вакыт-вакыт.
– Бүген-иртәгә килеп төшсеннәр алай булгач безнекеләр. Карарсыз.
– Төшсеннәр. Карарбыз.
– Ярый соң… Ә, Бакиров, карале! Теге болыныңа да керешсәк, ә? Инеш, буа буйлый алтмыш гектар тигез болын – кемдә бар ул! Көтүлегеңне шунда күчерсәң, синнән бәхетле кем кала?
– Болынмы? – Бакировның ябык муенындагы сеңерләре тартылып куйды. – Шулай, Баттал Хәсбиевич, шулай. Уйлаганда ярый.
– Уйлагыз, уйла, Бакиров… Ярар, уңышлар!
– Хуш итеп тордык… Нинди бәхеттер бит, – диде ул, трубканы куйгач. Тәмәке кабызды да уйга калды. Ә ул ләззәт белән уйлый белә иде.
Берәүнең бәхете икенче берәүгә әллә нәрсә булып тоелуы мөмкин. Хәсбиевкә алтмыш гектарлы җирнең сөрелеп, «культуралы»га әйләнүе – бәхет. Тик әгәр дә Исрафил Бакировтан: «Егерме җиде ел колхоз җитәкләү чорында үзең өчен иң зур бәхет санаган эшең нәрсә?» – дип сорасалар, ул ни дияр иде икән? Ихтимал, кайчандыр дәүләткә зур бурычы булган хуҗалыкның хәзер инде миллионнар белән эш йөрткәнен искә алыр. Ике зур терлекчелек комплексын өстәгәндә дә ярый. Соңгы елларны гына колхоз исәбенә салдырып, бер урам итеп сузып куйган йортларны, аннары мәктәпне, Культура сараен әйткән дә юк. Ә халыкның көнкүреше нинди? Яшисе дә яшисе! Боларда Бакировның өлеше әзме-күпме икәнен санап, исәпләп тору кирәкмәс. Нигә ул? Эш андамыни?
Тик… Бәлки, ул боларны телгә алыр, бәлки, алмас иде – үз ихтыярында, теленнән суырып чыгармаслар. Әмма Бакировның төннәрен, кайбер чакта хәтта ыгы-зыгы белән тулы көндезләрен дә искә төшкәли торган бүтән бер бәхете бар. Дөрес, бәхет дигәч тә – бәхет микән? Бәлки, бер кичереш кенәдер, бер хис, уй… Шунысы бар: бәхетме, кичереш, хис, уймы (монысы аның, ахыр килеп, мөһим түгел) – ни генә булса да, Бакиров өчен яшертенлеге белән татлы бу нәрсә – бала чагыннан җәйрәп, яшелләнеп торган әлеге дә баягы шул болын.
Соңгы елларда колхоз идарәсе кешеләреннән дә бер-икесе, бигрәк тә яшь белгечләр, район башлыклары да авыл каршындагы инешнең аргы ягында җәелеп яткан шул болынны сөрү хакында сүз кузгаткаладылар. Буш ята, янәсе. Алаймы икән? Авыл көтүе йөри, колхоз атлары да гел шунда. Алар утлап йөргәндә, болын кыргый бер дала төсмере ала… Җәен шуның аркылы үткәндә, Исрафил күңелендә «Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә…» дигән сүзләр яңара.
Дөнья чиксез, диләр. Әмма нәрсә ул – чиксез? Нинди? Аны күреп булмый. Аны аң да тоймый. Ә менә шул болынга чыгып, шунда сибелешкән атлар арасына кереп бассаң яисә яшел хәтфә үләнгә сузылып ятсаң, – әнә нинди ул чиксезлек. Кырмыскалар, атлар, син – ул чиксезлек алдында тузан гына. Ләкин монда синең Болгар җимерелгәч күчеп килгән бабаларың урман кискән, ышна ясаган, үз җирен киңәйткән, кыргый даланы басу иткән – ә авыл каршындагы бу болынны сөрмәгән, чәчмәгән. Ерак басуларда эшләп арып кайтканнан соң сөтле умачын ашап чыккан да, капка төбендәге бүрәнәгә утырып, әнә шул болынны, болынны кыйгачлый ярып үткән юлны, узгынчыларны, ат көтүләрен карап уйга талган. Ул чиксезлек – синең туган ягың, ватаныңның бер кисәге – авылдашларыңның йөзе кебек чиста, хыялы кебек киң. Ул чиксезлек – син кешенең чиксез бер дөньясы.
Юк, чиксезлек буш, файдасыз була алмый. Кешенең йөрәксез була алмаганы кебек. Күк йөзен кем буш, әрәм дияр? Анда – авыл каршындагы болында гомер-гомердән халыкның җыены – Сабан туе мәйданы торган.
Хәсбиевкә «Уйлаганда ярый» дип килешкән төстә әйтүенең үз сәбәбе бар: кистереп «юк» дисә, Хәсбиев тә кискенлеккә күчәчәк. Шундый бит ул дөнья: никадәр катырак карышсаң, сиңа шулхәтле үҗәтлерәк каршы торалар.
Түзмәде Бакиров: буа буыласы урынны карап кайтырга ниятләп, машинасына чыгып утырды. Авыл уртасыннан, күпердән – тегермән, амбар, техника паркы яныннан китмичә, түбәннән – елгадагы Тимери чыгышыннан урап узды. Лашман ерганагын таш юл кискән төшне үтте дә болын аркылы кыйгачлап үткән юлга төште. Менә ул – болын!
Инде дә бу җәй башларының әрем исләре! Аны тоеп кына түгел, күреп тә буладыр шикелле. Бакиров түзмәде: машинасыннан чыгып, җәяү китте. Ул әле кипшеп тә җитмәгән дымлы җир өсли атлады. Ерактан ишетелгән тәкәрлек авазы белән шушы әрем исе икәве ике кулыннан җитәкләп бара шикелле. Уеның агышы кинәт үзгәрде – мендәр-мендәр соры күбек йөзгән әйләнмәле чоңгыл кебек кинәт киңәйде, тирәнәйде. Уйдык-уйдык язгы сулар ялтыраган киң яшел болында ул кеп-кечкенә булып калды кебек. Уйларын, һава шары сыман итеп, әрем исе өреп зурайтты да ыгы-зыгылы тормыштан юга- рырак алып менеп оныттырды. Исрафил үзен үзе үтәли күргәндәй булды: изге ният, саф уйлар белән яшәүдән дә рәхәт- рәк нәрсә бармы? Юк, ялгышмады ул бу болынны саклап калып.
Әрем исе. Якты болынның түренәрәк, гомер-гомердән Сабан туйлары уздырыла торган урынына якынлашкан саен, әрем исе төнгә каршы ачыла торган гөл сыман ачыла – көчлерәк, ачыграк сизелә барды. Каян килә шулхәтле мул булып?
Бакиров иңкүлектән биш тиен бакыр шикелле тигез, түгәрәкләнеп торган бер урынга күтәрелде дә «аһ!» итеп куйды. Нәкъ менә шушы җирдә Сабан туеның көрәш мәйданы җыела. Хәзер шуның кыл уртасында көпчәкле трактор арбасы тора. Арба тирәли ун-унбиш метр кадәрле җирнең быел борнаган үләне саргаеп кипкән – арбадагы цистернадан сыек аммиак агызганнар.
Председательнең йөрәге чәнчеп, кысылып куйды. Йөрәге түгел икән – мина ярчыгы теткәләгәч, җайсызрак ялганып калган кулбаш сөяге йодрыгын катырак кысудан уңайсызланган икән. Башында кемне дә булса әрләү-сүгү уе бөтенәеп өлгергәнче, ул бер генә мәлгә үзен шушы эшне эшләүдә гаепле кеше урынына куеп карады. Кемдер, алдалап, иң кадерле нәрсәсен алып китте сыман. Нәрсәсен соң, нәрсәсен? Әле генә үзен үзе үтәли күрердәй хис биргән саф әрем исенме? Шуны. Әллә гомер буе саклап килгән яшерен бәхетнеме? Аны да.
«Ничек күз җитми калган соң? – дип үкенде Исрафил. – Күрәләтә, үч иткәндәй… биткә төкергән шикелле иткәннәр ич, әх, үләт кыргыры!» Күпме еллар йөргән бәхетле кичерешнең кинәт кенә, үлән арасына шуып качкан тузбаш елан кебек, күңеленнән югалуын тойгандай, хәтта күргәндәй үк булды. Һәм җаны, әллә ничек, шушы арба тирәсендәге аммиак белән яндырылган җир кебек, саргаеп бушады да калды.
«Чиксезлекнең дә чиге булган кебек, кешеләрнең дә йөрәксезе, җансызы бар икән лә! Көрәш мәйданнарына аммиак агызыр чакмыни хәзер?.. Көрәшәсе бар әле безнең, бар! Билләрне алышасы бар әле. Кем эше икән бу, ә? Менә имансыз!»
– Туктале, минем малай тракторының арбасы түгелме соң бу? Аныкы ич, әкият, Заурныкы! Өченче көн аммиак ташыды ич.
«Бигрәк тә шәп! – дип зәһәрләнеп куанды ул. – Бигрәк тә шәп». Нәрсә шәп, нигә шәп – бусын ул уйлап тормады, борылып, болын уртасында яшел ефәккә тамган кан тамчысы булып күренгән кызыл «Жигули»ена таба китте. Ул инде баягыча, әрем исенә таба баргандагыча туры басып, ымсынып атламый. Көчле җилгә каршы атлагандай бөгелгән, бая чәнчешкән кулын кыл да кыймылдатмый. Аны, машинасына кереп утырганчы, мыскыл иткәндәй котыртып, аммиак исе озата барды.
Менә шуннан соң, бу юлы турыдан – күпердән генә җилдереп авылга кайтып керде дә, улын иптәшләр судына куюны сорап, гариза язды. Бераздан, көндәлек эшенә чумгач, ул суына төште төшүен. «Дөрес итәм микән мин? Ни әйтсәң дә, газиз, өмет итеп торган төпчек ул, варис. Яшь кеше, бөтен авыл күзе алдында салып суккан шикелле… Ә нигә – суксын. Белсеннәр!» Аннары ул, бушагачрак, гаризасын укып карады.
«… авылының иптәшләр судына
«Туры юл» колхозы председателе И. Т. Бакировтан гариза.
Мин тракторчы Заур Бакировны, Сабан туе уза торган урынны аммиак белән көйдергәне өчен, иптәшләр судында тикшерүегезне сорыйм. Кайберәүләр аръяк болын зур ул, бәйрәм итәр җир бетмәгән, чүп өчен егетне рәнҗетү ярар микән, диярләр. Юк инде! Чүп эш түгел бу! Бит халык алай дими – бәйрәмен гел бер урында үткәрә. Быел нишләрләр – көрәш мәйданы урыны сап-сары, корыган. Ике-өч елсыз үлән дә үсмәс анда, мөгаен. Ул бит бөтен авыл күңеленә сары ямау салып куйган, оятсыз. Ә безнең авыл кешеләренең күңеле беркайчан да ямаулы булганы юк. И булмас та! Бигрәк тә – сары… Бу бит – хурлык! Комсомол башы белән ничек шушы эшкә барган? Механизатор була торып… Сабан туе мәйданнары бозар чакмыни хәзер?! Торганнар мәңге һәм торырлар мәңге! Менә шушыларның һәммәсен искә алып, Заур Бакировны, әгәр әз булмаса, бер… 50 тәңкәгә штрафка тартуыгызны сорыйм. Бәлки әле, көрәшче буларак, быел аны көрәшүдән мәхрүм итү ягын да уйламаска микән.
Имзам: Бакиров И. Т.2 июнь, 1976 ел».
Беркавым уйлап торгач, Исрафил Бакиров гаризаны яңадан күчереп язды. Бу юлы, баягы ачуының кимүе шикелле үк, гариза да шактый кыскарган иде инде. Бусыннан канәгать калып, яңадан укып чыкты.
«…Сабан туе бәйрәме уза торган урынны сыек аммиак белән бозганы өчен, механизатор З. Бакировның тәртибен иптәшләр судында тикшерүегезне сорыйм».
«Иң әйбәте – шома чыкты, – дип уйлады ул. – Калганын мин аның күзенә карап әйтәм».
II
Председательнең үз малаен судка бирүе турындагы хәбәр, яңа чыккан черки көтүедәй, авылда өч көн гөжләп торды.
Ата белән ул арасында әңгәмә булып алды.
– Үпкәләдеңме? – диде Исрафил.
– Авыл ич бу, бөтенесен каян карап бетерәсең? Ак перчатка кисә, мәче тычкан тота алмас иде.
– Өйлән син, акыл кермәсме.
– Акыл кергәч карарбыз.
– Синең хәтле чакта ике малай бар иде инде безнең.
– Моңа акыл кирәкмәс.
– Телең озын…
– Бер дә харап: чирәм ашлау ярамаган.
– Ашламаган – бозган.
– Ә үзегез? Имәсез җирне коры сөяккә калганчы. Аммиаксыз да химиясез ни безнең җир? Кысыр сыер. Ни кала сездән безгә? Кайда таш, кайда ерганак… Исенә төшкән берәүнең, аммиак тамчысы саный. Күпме санасаң да, аның соңгы тамчысы үз битеңә төшә синең.
– Минем биткә шул. Кем малае бозган? Председательнеке. Шелтәләп кара шуннан соң берәрсен. Күз ачырмая- чаклар, – диде Исрафил. Ә эченнән генә: «Хаклыгы да бар малай актыгының, – дип уйлады. – Күп имгәттек җирне. Имәсен имдек җан кисәгенең. Әле ярый вакытында туктадык». – Бездән сезгә ни каламы? Аена ике йөз сумлык хезмәт хакы кала. Сиңа, тракторчыга – ике йөз! Ә миңа – председательгә күпме? Миңа да шул чама. Сизәсеңме җилнең кая искәнен?
– Сиңа күп әле ул. – Заур клубка җыена иде. Кырынгач, битенә пырхылдый-пырхылдый одеколон сөртте.
– Сиңа җитмиме?
– Җитми. Миңа, солярка исен басар өчен, аена ун тәңкәлек одеколон гына кирәк.
– Аздыгыз. Иренегезгә иннек кенә сөртмисез.
– Җил ярса нишләрсең? Ярык ирен белән йөрергә куян мәллә мин?!
– Сөрт, сөрт. Кияүгә сорап килмәсләрме.
– Килерләр дә. Әнә нишләттегез дөньяны: Самат Фәттахов сыер сава, чулак Мөнир кызы Рәшидә – тракторда. Кем кемне сорап килсә дөресрәк?
– Син башканы күр. Самат – районга бер бөртек. Ә Рәшидәләр ничәү? Бездә унбиш! Кем аягын иңбашына салып ка- ча авылдан? Егетләр. Берәүнең хатын-кызны алмаштыруы ярамаган. Ә хатын-кыз күпмегезне алмаштыра?.. Шул шул менә!
– Күп судлашып йөрсәң, мин дә чыгып сызармын әле.
– Сыз, үзеңне дә сызып атасың килсә.
– Каян?
– Минем йөрәктән…
Тәрәзә каршындагы канәфер куаклары аша күренеп торган яшел болынга караган җиреннән, мәгънәле чыга дип, эчтән генә куанып сөйләнгән Исрафил малаена мәгънәле караш та юнәлтмәкче иде – Заур юк, аның урынына әнкәсе баскан, итәкләр кыстырулы, кул – билдә, ул йөз, йөз!..
– Никләр генә каныктың инде ул балага?! Бәгырь яраларыма борыч саласың ласа! Үзе юк чагында да шуны чәйнәп утыра, ә!..
– Әле генә шушында иде, анасы. – Исрафил эзләнгәндәй итте. – Яңа кырынып бетерде.
– Мин булсаммы?! Мин булсам, ул гаризаны… – Хатыны гаризаны нишләтергә теләгәнен күрсәтте. Аннары, йомшак кына итеп, җыр башлагандай сузып кына, әкрен-әкрен үкерүгә күчеп еларга кереште. – Әй-йеү-уу-ыы-хы-хый… – Бу озакка иде. Хатыны сулкылдавына кушылып, Бакировның кулбашы сызларга кереште.
Шушы сөйләшүдән соң, Заур ике кич өйдә кунмады. «Шәп. Төшенгән, димәк, ояла», – дип уйлады Исрафил.
…Һәм менә суд. Көн яңгырлы иде, эштән туктап тордылар – шуңа күрә генә җыела алдылар. Авыл Советы бинасына шул тирәдә эшсез тулганган байтак ир-ат кереп тулды.
– Аның хәтле генә сыер туктап койрыгын күтәрсә дә саргая инде ул. Ә монда – илле тәңкә! – дип тел шартлатты Әкрам карт. Ул гомерен янгын каланчасында үткәргән, һәм шунда теле дә шактый үткерләнгән иде. Шуңа күрә кушаматы да – Әтәч. Керешсә, шул теле белән үтмәс пычактай актарып кисә. – Сыерың койрык күтәргән саен илле тәңкә түли башласаң… артыннан чиләк тотып йөрергә риза булырсың.
Чыраен да сытмады. Халыкка беркавым тын алырга ирек бирде дә:
– Ә мескен Зиннәтулла нишләр? – дип салды. Тимерче Зиннәтулланың артыграк төшереп йоклаганда ике яшьлек бала хәлендә калгалый торган «һөнәре» барлыгын беләләр иде. Үзе дә шушында утырганга, Әкрамның шаяртуы бигрәк тә әче килеп чыкты.
Зиннәтулла:
– Минем матрас – көрәш мәйданы түгел, штраф түлисе юк! – дип сикереп торган иде, Әкрам аны тиз утыртты.
– Синең түшәгеңнең нинди көрәш мәйданы икәнен карап торган юк анысы. Монысын инде бер син дә хатының гына беләдер…
– Әтәч тек әтәч!
Зиннәтулла шөпшә чаккандай үрсәләнеп чыгып китте. Бөтен кеше тын ала алмый көлеп калды.
Иптәшләр суды рәисе Вәлиша Хуҗин нишләргә белми торды. Башкаларга җитди сабак булырга тиешле судның мондый юнәлеш алуы Исрафилны да борчуга салды. Хәлне тагын шул ук Әкрам карт үзгәртеп җибәрде. Халыкның тына төшүен көтеп торды да бүтәннәргә ияреп көлгән Заурга текәлде:
– Ә синең авыз ник ерык?
– Кызык ич, – диде Заур.
– Кызыгы алда әле, энем… Беләсеңме күпме ыштраф түләтергә кирәк синнән?
– Илледән дә ким түгел, – диде Исрафил, беренче гаризасында язганны исенә төшереп.
– Миңа димәгәе, – диде Заур тыныч кына. – Өч көндә эшләп алам мин аны.
Әкрам картның күзләре түгәрәкләнеп килде:
– Ник ул хәтле күп? Мин, каланчада көн дими, төн ди- ми авылны ут-күздән саклап, бер айга шуның хәтле генә алам.
– Ә син аммиак ташып кара, Әкрам бабай. Саксызрак йөрсәң, борчак бете шикелле, өч минутта кәкрәеп катасың син анда.
– Ә миңа димәгәе, беләсеңме күпме чәпәргә кирәк сиңа ыштраф? – Әкрам карт, бик мәгънәле сүз әйтергә җыенганын белдереп уйлап торды да, бүлмәдәгеләрне сынагандай күз йөртеп чыккач: – Йөз тәңкә! – диде. – Ул агулы үләнне ашап, минем кара сарык үләргә мөмкин идеме? Юк, йөздән ким ярамый.
– Иптәшләр суды ун сумнан да артыкны бирә алмый, – дип төзәтте рәис Вәлиша. Исрафил моны онытуына оялып куйды. Кызган баштандыр инде.
– Чарасына керешсәңме? – Әкрам үзе генә белгән ниятеннән ләззәтләнеп, чыелдап куйды да өстәл янына ук узды. – Түккән ыммыегы йөз тәңкәлек кенә булгандыр ич?
– Нинди мыегы?
– Шул инде, сыегы. Менә шуны түләсен. Социалистик милекне әрәм-шәрәм иткән ул. – Дөрес сөйлимме дигәндәй, ул куе каш астыннан халыкны күздән кичереп алды. – Шуңа өс- тәп синең ун тәңкәне дә, – диде ул, Вәлиша алдындагы дәфтәргә буынтыклы бармагын кадап. – Яз. Әкрам Шәйморзинның тәкъдиме шундый.
Шаулашып алдылар. Кайберәүләрнең бу тәкъдимгә күркәдәй ачулары кабарды. Фикерләре икегә бүленде. Кайсы ун тәңкә ди, кайсы – йөз. Исрафил кешеләрдән яшереп кенә улына карап алды. Ул исә көлә-көлә маңгаена төшкән бөдрә чәчен тарый иде.
– Алайса, җинаять урынын барып карарга кирәк, – диде дулкынланудан тирләп чыккан Әкрам. Мондый тамашаларга аның бөтен җаны-тәне белән кушылып китә торган гадәте бар иде.
– Бу эш җинаять дип бәяләнми, – дип бүлдерде аны Вәлиша. – Безнең алда – ваемсызлык, гамьсезлек үрнәге.
– Ә мин әйтәм – җинаять. Бер генә сүз – көрәш мәйданы! Халыкны сансызлаган бит ул, игелексез… Үзе дә көрәшеп маташа бит әле. Әйтәм аны, былтыр Мөбарәкша Хатибы белән көрәшкәндә аяк чалган шикелле тоелган иде… Ышанмаган булдыгыз.
– Чалмады, дөрес салды аны Заур.
Әкрам бик тирәнгә кереп бара иде, Вәлиша махсус алып килгән кыңгыравын чылтыратып алды.
– Тәкъдимең ни, Әкрам?
– Заурны быел көрәшкә кертмәскә. Ел саен сарык тәкәсе алырга димәгән. Бүтәннәрнең ашыйсы килми мәллә?.. Менә шул… Ә ыштраф – үзеннән-үзе аңлашыла – йөз дә ун тәңкә! Шуннан кимгә мин риза-бәхил түгел, теләсә нишләтегез… Әкрам кодаңны үпкәләтмим дисәң, карар чыгар, Вәлиша кода.
– Ике йөз тәңкә түлим, Әкрам бабай, тик көрәштән генә тыя күрмәгез мине. Бәхилләтсәң, бер ярты сиңа.
– Ә-ә! Ришвәт биреп котылмакчымы? Ишеттеңме, кода? Көпә-көндез хурлый ап-ак сакалымны, кайсыгыз шаһит, судка бирәм!
Әле генә елмаеп торган улының кинәт кызганыч кыяфәт алган йөзен күреп, Исрафилның йөрәге сулкылдап куйды. Кырысрак хөкемгә тартты мәллә? Әле бит, өйгә кайткач, хатыны елавына да түзәсе бар. Өч көн буена, шуннан киметмәс, шәт.
Тагын шаулашырга керештеләр. Бер як Әкрамга каршы кычкыра иде инде.
– Бакчаңны беренче булып сукаламаганга үч итәсең син аңа. Оныттылар дип беләсеңме әллә бакча сукалаганда «асылынам» дип йөргәнеңне?
Бусы дөрес иде. Тик Әкрамның сер бирәсе килмәде.
– Ә-ә, асылынуым кирәкмени? Без дә ахирәти җәннәткә күчсәк, Сабан туенда кем судья тора? Болай да тоташ аяк чалуга китте. Билләһи газим, былтыр аяк чалды Заур. Быел да чала. Иманым камил – чала. Ыммиак түккәнне, аяк кына чалмыймы соң!
– Суд беткәч бәхәсләшерсез, иптәшләр. Кода, бар әле, чыгып суынып кер әле бераз… Тагын нинди тәкъдимнәр бар, иптәшләр? Минемчә, беренче очракка ун сум штраф белән чикләнсәк, гадел булыр.
– Риза түгел! – дип кычкырды Әкрам. Эшләпәсен салып, аяк астына бәрде. – Рикугнисируфка ясарга кирәк.
– Бусы ни тагын?
– Җинаять урынын карап, үлчәп, урында хәл итәргә, дим. Шуннан үзегез дә күрерсез… моның ише аяк чалучыларга кай яктан атака ясарга икәнлеген.
Җыенысы бергә болынга чыгып киттеләр. Юлда аларга бала-чага, дүрт-биш авыл карты, эштән кайтып барган ферма эшчеләре дә иярде. Болынга төштеләр. Тик цистерналы арба юк иде. Көрәш мәйданы җыела торган урын түгәрәк эчендә калды. Читтәнрәк караганда, чыннан да, мәйдан бер. Кичкә авышкан чиста һавага, дулкын-дулкын булып, шау-шу таралды. Ул төш кайнап тора иде. Зур таш ыргыткач кузгалган сумыни!
– Кая, кая аммиак?
– Менә бу ни? – Әкрам, оясында озак утырган каз сымак, мәйдан уртасында таптана иде. – Ямь-яшел. Шушында түккән.
– Бу бит яшел, ә саргайган, көйгән булырга тиеш иде.
– Ул бит генерал ашлама! Ник саргайтсын! Саргайткач, ник сибәсез соң аны игенгә?
– Син үзең генерал – каланча генералы! Минераль диген, ичмасам!
– Түккәне факт, ярылып ята. Ник бүтән җирнең үләне мондый яшел түгел?
Бөтен кеше Әкрамнан көлә иде. Ә ул, котырткан саен кызган әтәчтәй, кабара гына барды. Вәлиша белән Исрафил, нишләргә дә белмичә аптырап, читтәрәк басып тора. Бигрәк тә Исрафил шаккатты. Заурның йөзенә, су өстендәге май кебек, тагын елмаю җәелде.
– Туктале, җәмәгать. Монда кәз җәелгән түгелме соң? – Әкрам карт, үләненнән куптарып, аяк астыннан дүртпочмаклы кәз кубарып алды. – Төлке! Саргайткан кәзен кубарып, бүтәнне җәйгән, тоттыкмы койрыгыңнан каптырып?
– Сиңа, Әкрам абзый, койрык түгел, койрыкның асты гына калган монда! Ә? – диде кайсыдыр.
Шуның белән суд тәмам булды.
Таралыштылар. Мәйдан уртасында Исрафил белән Заур гына калды.
– Ике төн шуңа өйдә кунмадыңмыни?
– Шуңа.
– Курыктыңмыни?
– Булды инде.
– Нәрсәдән?
– Көрәштермәсләр дип.
– Штраф барыбер түләтәбез синнән. Бүтәннәргә сабакка. Ун тәңкә.
– Бер ай одеколон сөртмәү безгә ни торган!
– Шулай. Яратса, солярка исең белән бергә яратсын ул… Бу кәзне каян алып җәйдең соң?
– Су буеннан.
– Ә саргайганын кая куйдың?
– Кырга илтеп түктем. Ашлама.
– Берүзеңме?
– Хатип белән. Былтыр җиңелгәне белән килешәсе килми аның. Ә мин аяк чалмадым аңа, әти.
– Чалмагансың. Инде ышандым…
Күзгә күренеп, караңгылык иңә башлады. Юеш, ләкин җылы иде. Тын. Авыл ягыннан йомшак төтен исе килеп җитте. Хатын-кыз сыер савып, яшелчәләргә су сибеп кергәндер дә аш-су әзерлидер. Аннары йокларга ятачаклар. Кайсыдыр бер тыкрык башында (ә аның кайсы тыкрык икәнен Исрафил сизми түгел) аның Зауры белән тиздән аңа «әти» дип дәшәчәк кыз затының пышылдавы гына озак ишетелеп торыр әле.
Ә беркөнне кичкә кырын авылның ике очыннан бер-берсенә кара-каршы ике төркем якынлаша башлар. Алларында, яшь киленнәрнең аллы-гөлле сөлгеләре эленгән колга тотып, берәр бабай барыр. Аларның берсе тәгаен Әкрам карт булыр. Ул тыкрыкка җитәрәк, егетләр Заурның янтыгына төртеп-төртеп куярлар. Теге кыз заты юри генә, гореф-гадәт кушканча гына, чолангамы – кая качкан булыр. Заур барыбер табачак аны. Табачак та егетләр каршына баянының каптырмасын яшел каймалы ефәк кулъяулык белән бизәп чыгар. Ул өйгә соңыннан Хатип та керердер. Ләкин теге кыз Сабан туена бер генә кулъяулык чиккән булыр шул. Кызларның Сабан туена берәр генә кулъяулык чиккәнлеген Исрафил Бакиров онытмаган әле.
Тиздән, бу болынны тутырып, көрәш мәйданы җыйналыр. Бәхет менә шул инде ул – үз көрәш мәйданың булу, шуннан торып, дөньяга үзеңнең кемлегең хакында аваз салу, җиңү даулау.
1976–1978