Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3», sayfa 5
Биккол. Кәҗә беләнме?
Җәваһирә. Сәгадәтне дә кәҗә белән бутый башладыңмыни инде?
Биккол. Башладым шул. Аерырга вакыт.
Җәваһирә. Сәгадәтнеме?
Биккол. Кәҗәне. Сәгадәттән. (Пычак кайрый-кайрый чыгып китә.)
Гөлмәрьям тавышы. Икенче себерке кайда, килен?
Җәваһирә. Шунда! Парлансыннар дип, икесен дә бер табакка салып куйган идем.
Гөлмәрьям тавышы. Алайса, мин аларның икесен бер итеп чабынганмын инде. Раушан, келәттән тагын берне алып чык әле.
Раушан себерке алып чыга, Җәваһирәгә бирә, ул мунчага кертеп чыга.
Раушан. Әни шулкадәр чабынуга ничек кибеп бетми икән ул?
Җәваһирә. Әни белән бөтен ләүкә тулган.
Раушан. Бөтен дөньяны тутырып яши белгәнгә ул, Җәваһирә. Алар үлгәч, шуңа күрә бөтен дөнья буш кала дип сөйлиләр дә.
Җәваһирә. Киемеңне алыштыр инде.
Раушан. Ә син?
Җәваһирә. Бәлешне карыйм әле.
Раушан (аракы шешәләрен күзләп). Йөрәккә уралган үрмәкүч җәтмәләрен тузгытабыз бүген!
Чыгып китәләр. Зиләйлүк күренә.
Зиләйлүк (җырлый).
Карлыганнан кара бер атым,
Бөрлегәннән кызыл бер атым;
Очыйм диеп кенә өч талпындым,
Каерылган икән канатым.
Акчура керә.
Акчура. Ник моңланасың?
Зиләйлүк. Безгә дә күп калмады, Акчура.
Акчура. Ни?
Зиләйлүк. Егерме ел бергә торабыз инде!
Акчура. Туйдырдымы әллә?
Зиләйлүк. Нәрсә?
Акчура. Үзең әйтәсең ич – бергә тору.
Зиләйлүк (аңа карап торгач). Кеше бәйрәм итә…
Акчура. Син аны әйтәсеңмени? Безгә дә биш кенә ел калды.
Зиләйлүк. Без иртәрәк картаябыз. Кырык биш яшебездә көмеш туебызга килеп җитәбез.
Акчура. Алтынына да боларга караганда яшьрәк килеш барып җитәбез. (Раушаннар ягына ымлый.)
Зиләйлүк. Син миңа көмеш туебызга нәрсә бүләк итәрсең икән?
Акчура. Билгеле, шәрә тораташ түгел инде. (Көлә.)
Зиләйлүк. Ә нәрсә, нәрсә?
Акчура. Берәр… күлмәк шундый… кофта… читек…
Зиләйлүк. Болар минем һәммәсе дә бар ич инде!
Акчура. Аңынчы тузарлар әле.
Зиләйлүк. Сандыкта, нафталинда ятыпмы?
Акчура. Йә көя кисәр. Хәзерге көяләр нафталинлыны яратыбрак ашый.
Зиләйлүк. Тән туздырырга насыйп итмәгәнне көя генә ашаса инде.
Акчура. Сине кем тыйган, ки.
Зиләйлүк. Урам буйлап үтәсе килә дә бит!.. Киеп барыр җире булса иде.
Акчура. Аңа синең белән мин гаепле түгел инде.
Зиләйлүк. А-а!.. Минем белән син шул менәтерә!
Акчура (гаҗәпләнеп). Чә! Имәндә икән чикләвек!
Зиләйлүк. Имәндә шул. Ә без аны куактан үзе үсеп чыгар дип көтәбез. Эштә – ферма, өйдә – ферма…
Акчура (коры). Ни җитми?
Зиләйлүк. Җитә. Җитә! Хәтта, тавыклары булмаган килеш, әтәч тә асрыйбыз.
Акчура. Анысы, Зиләй, кызык өчен.
Зиләйлүк. Бердәнбер җан азыгыбыз шул әтәч инде безнең… Ә бит кайдадыр Бакчасарайлар бар!
Акчура. Бакчасарай – аны карый башласаң, кесәдәге акча сайрый. Тагын бер җайсызлыгы бар: асфальтка төшкән кепкаларны күтәрә-күтәрә бил тала.
Зиләйлүк. Карале, Акчура.
Акчура. Әү?
Зиләйлүк (уйчан). Син миңа… көмеш туебызга… шушындый сын алып кайтыр идең микән?
Акчура. Монавындыйнымы? (Сынга ишарәли.)
Зиләйлүк. Шундыйны.
Акчура. Үзең алып кайтканнары да хәттин ашкан.
Зиләйлүк. Нәрсәне әйтәсең?
Акчура. Кырык яшькә – җиде кыз! Кая куеп бетерермен димсең?
Зиләйлүк (елмая, горур). Алтын туйга хәтле берсе дә калмас. Үксеп-үксеп еласаң да!
Гөлмәрьям тавышы. Килен! Җәваһирә-әү!..
Раушан, Җәваһирә керә.
Раушан. Нәрсә кирәк, әни?
Гөлмәрьям тавышы. Килен аркамны чабындырсын әле, улым.
Җәваһирә. Бер өйрәтеп чыкмыйча булмый инде сине, әни. (Мунчага кереп китә.)
Зиләйлүк (уфтана). Алып кайтмас идең микәнни, Акчура?
Акчура. Көлдермә әле, зинһар өчен.
Зиләйлүк. Күңелләрендә таш сын йөрткәннәрдән көләбез шул. Кешенең матурны күрүеннән.
Акчура. Халык: «Тиле таш җыяр», – ди.
Зиләйлүк. Ә ташны куенында йөрткәнне кем дияргә?
Җәваһирәне күтәреп диярлек, мунчадан Гөлмәрьям чыга.
Гөлмәрьям. Дөнья матур, дөнья киң!
Раушан күренә.
Зиләйлүк. Нәрсә булды? Ис тигәнме әллә?
Раушан. Күрмисеңмени? Җәваһирә әнине өйрәтеп чыкты.
Югалалар.
Акчура. Кырык әгъзасын кырыкка ватам мин бу сынның, билләһи газыйм, чәчрәп китим әгәр, яшен суксын, кисмәк каплап үтерсен дә җир упсын!
Зиләйлүк. Ватмыйсың, Акчура.
Акчура. Ник?
Зиләйлүк. Монысын ватсаң да, эчеңдәгесе кала.
Акчура. Нинди эчеңдәгесе?
Зиләйлүк. Кайсыгызның күңелендә шәрә хатын-кыз басып тормый сезнең, җә?.. Ник дәшмисең?
Акчура. Утырып тора, хатын. Менә монда! (Муенына суккалый.) Җидәү!.. Раушанга рәхәт! Күңелендәгесен чыгарды да салды. Ашарга сорамый, киендерәсе түгел. Моны бастырып куйдың – тора! Эт тә иснәми аны. Ә син, кызларың клубка чыгып китсә дә, кайтканнарын керфек какмый саклап ят… Карале, ашыйбызмы, әллә мәҗлескә кергәнче түзәбезме?
Зиләйлүк (уйчан). Күпкә түзгәнне, әзгә түзәрбездер.
Акчура (көлә). Хи-хи-хи… Бу Раушан алтын туйларына ни алып кайтыр иде икән? Мөгаен, монаусына җан иңдерер, мут. И өйләнер шуңар!
Зиләйлүк. Ә без гел шулай кысыр әтәч асрап, сөтсез кәҗә куып йөрербез микән? (Чыгып китә.)
Акчура (артыннан). Кемгә ишарәлисең? Кемгә ишарәлисең, дим? Зиләйлүк!
Зиләйлүк керә.
Боларга нинди бүләк алабыз?
Зиләйлүк (илтифатсыз гына). Читек… йә түбәтәй. Кәҗә белән әтәч өстәп.
Акчура. Шәп фикер бу! Птолемей башлары бар синдә, Зиләйлүк!
Зиләйлүк. Кем соң ул?
Акчура. Кем белгән аны, кайсыдыр гәҗиткә язганнар иде бугай… Биккол белән киңәшим әле. Биккол! Чык әле!
Югалалар.
Болдыр баскычына Гөлмәрьям чыгып утыра. Ак күлмәктән, яулыктан. Раушан кереп, өстәл тирәли урындыклар тезә башлый.
Раушан (күкне күзәтә). Җылы… Син мунча керенгәч, бөтен дөнья җылына, әни.
Гөлмәрьям. Тән суына – шуңа күрәсең. Җылысы, миннән чыгып, дөньяга күчә торгандыр… Ахирәткә күчәргә вакыт.
Раушан. Шөкер генә яшисең әле, әни. Ашыкма!
Гөлмәрьям. Тән сихәтенә карама син. Ул – ярты гына саулык. Иң зур саулык – җан сихәте. Ә ул минем күңелемдәге соңгы оныгым белән хушлашканнан бирле сырхау.
Раушан. Шуннан гайре гаебем белән борчымадым бугай, әни, сине. Авырган чагыңда тән яраларыңа дару сөрттем, тоз түгел ич. Җан турында сөйләшәсең – әллә миңа үпкәң бармы соң? Ни телисең, әйт, үтәрмен. Бусыннан кала башкасын. (Микроскоп бирә.) Насыйп булмады…
Карашып торалар.
Гөлмәрьям. Бусыннан да коры калдыңмыни?
Раушан (башын иеп). Элегрәк җаннарыңның ни белән авырганын белмәдем ич, әни. Бу дөньяның гомерне кыл уртага аерган афәтләре минем гаебем түгел. Синең белән Шәрифел алдында намусым пакь. Үзеңне үзең бәхетле итү – бер авырлык, якыныңны бәхетсез итү – мең газап. Бу микроскопка ия эзләп, Җәваһирәне ташласам, ихтимал, мине беркем каргамас та иде…
Гөлмәрьям (бүлдерә, тыныч). Миннән кала.
Раушан. Ә? Сиңа… микроскоп варисы кирәк ич!
Гөлмәрьям. Аналарның җаны ни белән авырганын балалар без үлгәч кенә төшенер. Кешенең тәне ни белән авырганын, үлеп, докторлар яргач кына белгән шикелле.
Раушан. Бәхетең Шәрифел булган дигәнеңне оныткансың.
Гөлмәрьям (баса, микроскопны күккә төбәп карый). Чын бәхетеңнең кайда икәнлеген менә бу телескоп та күрсәтә алмастыр.
Раушан. Микроскоп ул, телескоп түгел, кечкенә әйберләрне зурайтып күрсәтә. Ник һаман бутыйсың?
Гөлмәрьям. Үз бәхетең барыбер үзеңнеке инде ул, улым. (Микроскопны яулык астына яшереп кереп китә.)
Караңгылык.
Кич. Көмеш туй мәҗлесе.
Күршеләр һәммәсе җырлый. Акчура – гармунда, Биккол мандолинада уйный.
Җыен туган, дус-иш бер җыелгач,
Сандугачлар кебек серләшик.
Сандугачлар кебек серләшик тә,
Күгәрченнәр кебек гөрләшик.
Биккол (рюмка күтәрә). Моңарчы нәрсә күрдек соң без? Җәваһирә апа – бозау караучы, Раушан абый – комбайнчы, алар турында шуннан гайре нәрсә күрдек соң без, нәрсә белдек? Җәваһирә апаның сәнәген күрдекме? Раушан абыйның майлы кепкасынмы? Нәрсәләрен күрмәдек? Җаннарын күрмәгәнбез, Акчура! Минем җан нәрсә? ГАЗ-63! (Акчурага.) Синеке? ДТ-75. Зиләйлүкнеке?
Акчура. Әтәч.
Биккол. Сәгадәтнеке?
Акчура. Кәҗә!
Биккол. Бөтенебезнеке?
Акчура. Кәҗә белән әтәч сөзеше.
Биккол. Во! Сөзеше!.. Ә аларныкы? О! (Сынга ишарәли.) Әйдәгез, сын хөрмәтенә! Кайбер тереләрдән терерәк шушы тораташ өчен!
Раушан көлеп җибәрә.
Сәгадәт. Шәрә генә торсын – сиңа бөтен нәрсә тере! Үле нәрсә күрәселәрең алда әле.
Җәваһирә. Нәрсәсе көлке, Раушан?
Раушан. Тереләрдән терерәк… Кайсыбыз соң үлеләрдән үлерәк?
Акчура. Тереләрдән терерәкләр өчен барып чыкмады. (Бикколга аракы сала.) Үлеләрнең үлесе өчен!
Раушан үз аракысын Акчураның күн итегенә түгә. Шәмсин белән корреспондент күренә.
Раушан. Мин үлмәдем әле, Акчура! Бу сын торганда, мин исән әле!
Акчура (Раушанның изүеннән эләктерә). Кил әле монда, кил! Минем күн итегемне юарга кем сораган әле синнән? Ә бәлкем, ревматизмны кузгатырсың!
Җәваһирә. Нәрсә соң бу? Ир-ат тораташ өчен бер-берсенең бугазына ябышкач!
Зиләйлүк. Беркемнеке дә булмаган хатын көнләштерә ул шулай.
Биккол. Җитте сезгә, карт әтәчләр! Йә, без хатын белән сөзешеп алдык – аңлашыла, өч көн күрешкәнебез юк, сагынылган. Сезгә ни җитми? Аяк юышырга су беткән мәллә?
Шәмсин. Кхм, кхм…
Биккол мандолина уйный башлый. Акчура, Раушанны тотып, биегән булып маташа.
Биккол. Ас-са!
Акчура. Менә шулай! Менә шулай!
Шәмсин. Бигрәк модный бию биисез, ахры, изү төймәләрегез коелышып беткән.
Акчура (кулъяулык чыгарып, күн итеген сөртә). Аяк тыңламый әле.
Шәмсин. Алтын дусларның көмеш туена менә без дә килдек.
Раушан. Утырышыгыз, зинһар. (Корреспондентка.) Без инде авылча гына, гаеп итмәссез.
Корреспондент. Хәзер авыл шәһәрне оялта. (Өстәлгә ишарәли.) Кара бу нигъмәтне! Кызыл уылдыкмы бу?
Җәваһирә. Корт. Эремчектән ясала.
Корреспондент. Әйтәм ич, оялта.
Шәмсин (корреспондентка). Утырыйк әле, иптәш Җәмлиханов. Бигрәк моңлы биеделәр, күңел тулды. (Бикколга.) Син ничек монда әле?
Биккол. Бүген монда, иртәгә тегендә.
Шәмсин. Хур иттең син мине.
Корреспондент (Раушанга). Яхшы монда. Тыныч! Авыл бай, кешеләр тормыштан ифрат канәгать.
Раушан. Тыныч шул.
Биккол (Сәгадәткә карап). Бай!
Акчура. Тагын ни кирәк? Тамак тук, өс бөтен – канәгать булмый ни?
Сәгадәт. Язам дисәң, кызыгы да тулып ята.
Корреспондент. Беләсезме: тормыштагы кызыкларны яза торгач, кызганыч та килеп чыгуы мөмкин. (Кувалданы кулына ала, үлчәгәндәй итә.) Һәр комедиянең үз трагедиясе дә бар. Шушы сын кебек. Тыштан көлке, ә эчтән…
Шәмсин. Ә эчтән?
Корреспондент. Сугыш вакытында минем хатыным Казаннан патефон сатып алып кайта. Җитмеш чакрым чана тартып барып. Минем фронтта чагым.
Сәгадәт (Бикколга). Күрәсеңме? Сугыш вакытында да – патефон. Ә бүгенге көндә стенага палас элеп куюның ни гаебе бар?
Зиләйлүк. Ә сын алып кайтуның?
Сәгадәт. Өйгә сыймый ич ул.
Биккол. Өенә сыймаганның күңеленә ничек сыйсын?
Шәмсин йөрәген тота.
Корреспондент. Хатыным ул патефонны сугышка, мәхрүмлекләргә үч итеп, сагышка, сагынуга түзә алмыйча алып кайткан булган икән.
Шәмсин. Ә син, Раушан? Бүгенге матур тормышка чыдый алмыйчамы? Тапкансың трагедия!
Корреспондент. Трагедия эчтә. Трагедия бүгенге матур тормышта ямьсез йөрәкләр булуда.
Акчура. Кем инде ул ямьсез йөрәкләр? Безгә төрттерүегез түгелдер ич?
Корреспондент. Үземә төрттерүем. Ундүрт ел буена кеше турында бер дә чынлап торып язып караганым булмаган шикелле. Һаман баш мәкаләләр, директив мәсьәләләр… Ә кешеләр миннән читтә калган. Дөресрәге, мин үзем алардан читтә калганмын. Хәзер менә кешеләргә кеше булып карыйсым килде. Бу сынны күргәч, башта җан авыртып киткән иде.
Акчура. Терелтәбез аны! (Аракы суза.)
Корреспондент (игътибар итмәстән). Бигайбә, Раушан иптәш. Башта мин сезне аңлап җиткерә алмаганмын икән. Ничек языйм, мәйтәм… Җанны терелттең, рәхмәт. Язам!
Шәмсин (әле сынга, әле Раушанга ымлап). Ничек…
Корреспондент. Мин сезнең өчен шат, Раушан иптәш, Җәваһирә ханым! Очерк, һичшиксез, язылачак. Тормышны яхшы аңлаган Раушан Айбулатов һәм аны аңлаган гүзәл ханым турында матур итеп язасым килә.
Раушан. Минем хакта язганнары булды – тагын бер үләсем килми.
Корреспондент. Гафу итегез, аңлап җиткермәдем.
Раушан. Гәҗиттә чыккан әйберләрне әйтәм мин. Кешеләр коры чыга: ите юк, мае – шес-тер-ня! Эшлиләр, эшлиләр… Ә җаннары кайда? Әйтерсең лә коргаксыганнар. Җаннары турында аз язасыз.
Шәмсин. Борчылма, Айбулатов. Майлыйбыз аны.
Акчура. Майлыйбыз! (Рюмка күтәрә.) Шестерня майлыйбыз!
Шәмсин. Колхоз дигәч тә, аннан ферма исе килергә генә димәгән. Хәзер колхозлардан Европа исе килә.
Акчура (сынга күрсәтеп). Бакчасарай! Ә фонтаны… (Рюмка күтәрә.) Менә!
Шәмсин. Европа исе…
Биккол (күңелсез). Безгә шул да ярый инде.
Шәмсин. Бүлдермә әле… (Кәгазьләр чыгара.) Менә! Көмеш туйга – алтын бүләк. Моңа Айбулатов белән Җәваһирәнең исем-фамилияләрен генә язасы калган. Европага туристлык путёвкасы!
Акчура (шат). Күрше! Кичәге Луиларың янына, әтәч сөзеп үтергере!
Шәмсин. Европада безнең исемебез белән каныбыз исе юып бетермәслек булып калган. (Кәгазьләрне Раушанга суза, корреспондентка.) Гәҗит җиле безнең колхоз исен дә бер таратсын әле, иптәш Җәмлиханов!
Җәваһирә. Рәхмәт, Зәкәрия. Безгә Акчура барган Бакчасарайлар гына булса да ярый иде.
Акчура. Менә ич бакчагыз, әнә сараегыз… Муен авырттыргычыгыз бар. (Сын янына барып, югары карый. Кепкасы төшә.) Эффект!
Сәгадәт. Инде сүз чираты безгә! (Тартмалар ала.)
Зиләйлүк. Көмеш белән чигелгән читек. Көмеш белән каелган түбәтәй. (Кидерәләр.)
Раушан (шат). Әби белән бабай булдык.
Зиләйлүк. Әби белән бабай түгел, кыз белән егет күк яшәгез.
Кәҗә белән әтәч тавышы ишетелә.
Акчура. Ишетәмсез, безнең бүләкләребез аваз сала!
Биккол. Ач абзарны, Акчура абый, күрсәтсеннәр гүзәл йөзләрен.
Акчура. Юк инде, рәхмәт. Аны куып йөрүләрем сагынып сөйләргә калсын. Рәхәт иде: берәр чираттагы яхшылыгым өчен хатын җанны иги башлауга чыга идем дә куа идем шул әтәчне… Тфү!.. Кәҗәне. Арканыннан ычкындырып куулары үтә ләззәт бирә иде. Тәннән тир түгел, йөрәк майлары ага менә. Ул акырулары, мал-лай… мм!.. җанга каймак. Кая анда Раушанның Луиларына моңа җитү!.. Шуннан хатын Сәгадәт янына чираттагы ультиматум белән кереп китә дә өч минутлык солых урнаштырып чыга. Ә мин шул арада рәхәтләнеп черем итеп алам. Менә бит, егетләр, күршеләр хакына үземне нидән мәхрүм итәм!
Биккол. Рәхим итегез, күршеләр: бездән бүләк сезгә – кәҗә белән әтәч!
Җәваһирә. Әстәгъфирулла!
Раушан. Шәп!
Көлү. Сәгадәт сузып елап җибәрә.
Сәгадәт. С-сәҗәм, бәгърем, бәхил бул, Биккол абыең газиз башларыңа җитәр өчен генә кайткан икән ләбаса!
Көлү.
Корреспондент. Һични аңламыйм. Нигә көлешәсез?
Раушан. Аңлагач, көлке буламыни ул? Аңлагач елыйсы була.
Корреспондент. Сәгадәт ханым шуңа елыймы әллә?
Биккол. Ул аңламаганга.
Зиләйлүк. Ниһаять! Котылдык. Бу кәҗәңнең башы барыбер безнең бакчабыздан чыкмый иде.
Сәгадәт. Кайберәүләр әтәченең бу ишегалдында гомер уздыруы кебек.
Акчура (корреспондентка). Аңлатып узыйм. Шушы ике җанвар аркасында көн дә җәнҗал чыга.
Җәваһирә. Ә бит алар гаепсез, бичаралар.
Биккол. Кашынасы килгәч, кычу таба идек.
Раушан. Нәрсә, күршеләр, капитуляцияме?
Биккол. Гомуми һәм тулы коралсызлану.
Шәмсин. Безнең авыл масштабында.
Зиләйлүк. Күрәсең, безнең әтәч белән сезнең кәҗәдән башланадыр ул.
Корреспондент. Татулык белән матурлыкка бердәнбер юл.
Машина тавышы.
Зиләйлүк (карый). Милиция машинасы.
Акчура (Раушанга). Әллә кичә сине кайтарган машина инде? Сынны кире алып китәргә микәнни?
Биккол. Узып китте.
Сәгадәт. Кызык, безгә туктады.
Зиләйлүк. Берәү төште. Милиционер. Сезгә кереп китте.
Сәгадәт. Кем кирәк икән?
Биккол өстәл тирәли йөгереп чыга, рәшәткә аркылы сикереп чыкмакчы була, кире килә.
Шәмсин (Бикколга). Үзеңнән ерак качып була микән?
Биккол. Минем отпускым бетте, җәмәгать.
Акчура. Монда килә. (Алдындагы шешәне өстәл астына яшерә.)
Шәмсин (Акчурага). Профессионал икәнең әллә каян күренеп тора. (Шешәне кире өстәлгә куя.)
Акчура. Шартлы рефлекс, иптәш председатель. Милициягә иммунитетым юк минем, куркам.
Сәгадәт. Кичәге милиционерга охшаган бу.
Акчура. Аларның бөтенесе бер-берсенә охшаган.
Милиционер керә. Биккол сын артына поса.
Милиционер. Биккол Биккининның кайда икәнен әйтә алмыйсызмы? Качкан, мут.
Биккол (сын артыннан). Ку-ку…
Милиционер әйләнеп карый, сынны күреп, бакчага уза.
Ку-ку! (Милиционер дикъкать итмәгәч, каршысына чыгып.) Ку-ку, дим!
Милиционер (аны читкә этәрә). Комачаулама әле.
Биккол. Менә мин – Биккинин!
Милиционер. Булсаң соң?
Биккол. Син тораташ карарга кайттыңмы, мине тотаргамы?
Милиционер (фуражкасын сала, кырыс). Синекеме бу, Биккинин?
Биккол (табындагыларга). Беткән баш беткән. (Милиционерга.) Минеке.
Милиционер (уйчан). Шаккатарлык! Авылда гомер күрелмәгән хәл. Кайдан урладың, шельма? (Тынлыктан соң.) Мин сине моның өчен беләсеңме нишләтәм?
Җәваһирә (Раушанга карап, сак). Нишләтәсез?
Милиционер. Биккининның әнкәсе мәллә сез, апа? Ничек болай тәрбияләдегез аны?
Раушан. И-их!.. (Аракы эчә.)
Биккол. Нишләтсәң дә, бу сынга тияргә ирек бирмәм!
Милиционер. Җүләр син!
Сәгадәт. Билгеле, җүләр! Үз башына шундый бәла алгач.
Милиционер. Шушы скульптураны монда куярга рөхсәт иткән хатыныңның кем икәнен беләсеңме син?
Акчура. Кем?
Милиционер (уйлап торгач). Белмим. Сүз таба алмыйм.
Сәгадәт. Шушы җүләр аркасында нинди сүзләр ишетеп ят, ә?!
Милиционер (Шәмсинга). Әх, Зәкәрия абый!..
Шәмсин (Раушанга). Күңелең булдымы?
Корреспондент (милиционерга). Кешеләргә өстән бәя биреп торырга ни хакыгыз бар сезнең?
Милиционер. Абзый кеше! Милиция киеме безгә кешеләрнең җанын күрергә комачауламый. Киресенчә, бу безнең бурычыбыз!
Биккол. Бурычың икән, нигә акыл сатасың? Әйдә, киттек.
Милиционер. Мин сине, Биккинин, шушы скульптураны күргәч аңладым, кайтам да рапорт язам.
Зиләйлүк (барысына да). Нәрсә дәшмисез? Рапорт язам ди ләбаса! (Артка чигенә.) Качкан өчен дә эләгә ич моңа. Шуңа өстәп, сын өчен дә…
Раушан (алга чыгып). Сын минеке, энекәш.
Милиционер (көлә). Сезнеке?
Раушан. Урламадым. Чүплектән таптым.
Милиционер (җитди). Җаны булган кеше моны чүплеккә ыргытыр микән, ай-һай!.. Ә сезнеке булуы мөмкин эш, нигә… Ышаныр да идем, әгәр Биккининның бу скульптураны бакчасына куярга рөхсәт иткән хатыны янына качып кайтканын белмәсәм. (Хатыннарны күзли, Сәгадәткә.) Яшегезгә караганда, ул, мөгаен, сездер. (Килеп, аның кулын үбә.) Гүзәл җанлы икәнсез.
Сәгадәт югалып кала.
Җәваһирә. Ах! (Раушанга таяна.)
Акчура (Зиләйлүкне милиционерга таба этәрә). Менә монысын да үп. Бу сынга ул да мөкиббән киткән.
Биккол. Ә акылына килгәндә, иптәш сержант, ул хатын менә бу –Җәваһирә апа. Сынның хуҗасы – Раушан абый.
Милиционер. Кешеләрегез дә үзегез шикелле икән сезнең, иптәш Шәмсин!
Шәмсин (сак). Нинди?
Корреспондент. Искиткеч!
Милиционер. Мин сине, Биккинин, беләсеңме нишләтәм?
Зиләйлүк. Инде тагын нишләтәсез?
Милиционер. Үзем кулга алдым, үзем җибәрәм. Алып китә алмыйм мин сине!
Биккол (Сәгадәткә карап). Юк, сержант. Теләсәң нишләт – мин бүген синең белән китәм.
Акчура. Галәмәт! Алайса, ник качып кайттың?
Биккол. Гомер буена качып яшәмәс өчен.
Җәваһирә. Кемнән качып?
Биккол. Үз-үземнән. Тагын… мәхәббәт дигән асыл коштан качып яшәмәс өчен.
Шәмсин. Күз тигән, ахрысы, сиңа, кияү!
Биккол. Ул, мөгаен, менә бу сын күзедер.
Шәмсин (Сәгадәткә). Ни булды, кызым? Шөкер тора идегез, куанып бетә алмаслык.
Сәгадәт. Киявеңне белмим, әти, ә мин үзем бик шөкер торам! Тораташка шаккатканнар, имеш! Буржуйлар!.. Гардеробымда әле бер дә киеп карамаган җиде яңа күлмәгем генә ята минем. Бик шөкер!.. Ә бу хәерчегә (сынга ишарәли) ыштан ясарга цемент та жәлләгәннәр!
Тынлык.
Шәмсин (сынга карап). Без тереләргә караганда да терерәк мәллә соң бу сын? Җаны бар мәллә моның?
Корреспондент. Хикмәт тораташ җанында түгел.
Раушан. Ә нәрсәдә?
Корреспондент. Безнең күңелләребездә яткан тораташларда. Берәүләребезнең күңелендәге тораташ кайбер тереләрдән терерәк, икенчеләребездәгесе үлеләрдән үлерәк, күрәсең.
Милиционер. Гафу итегез, иптәшләр, мәҗлесегезне бүлдем. Сау булыгыз! (Китәргә юнәлә.)
Акчура. Тагын кил, иптәш сержант!
Биккол. Рәхмәт, күршеләр! Раушан абый! Мещанлыкны безнең сын янына үткәрәсе түгел, бел аны!
Чыгып китәләр.
Сәгадәт. Иремне өч көн сак астында яткырганнарын нигә әйтмәдегез?
Зиләйлүк. Сине борчымыйк дип.
Сәгадәт. Үзем дә белә идемсәнә!
Зиләйлүк. Алайса, нигә Карнаук хатынына йортка кергән дип йөрисең?
Сәгадәт. Үч итеп. Передача ташыйсым килмәгәнгә.
Машина тавышы.
Талыйлар!
Биккол керә.
Биккол. Ник кычкырасың? Суялар мәллә?
Сәгадәт. Иремне талыйлар!
Биккол. Нәрсәгә сиңа ир? Ир – «с» хәрефенә түгел ич. Сервантың, сәгатең, сепаратың, софаң, суыткычың, суырткычың, сыерың, Сә-га-дә-тең – һәммәсе дә үзең белән кала. Үзем белән сиңа кирәкмәс бер генә нәрсәне алып китәм (әкрен) – сөюемне.
Сәгадәт. Кая алып китәсең?
Биккол. Син юк җиргә.
Сәгадәт. Кеше көлдермә!
Биккол. Аңласалар көлмәсләр. Көлмәс өчен, кешене аңлау гына кирәк.
Шәмсин (Бикколга). Нинди камыт кидең син бүген, кияү? Карап-карап торам да танымыйм. Нигә чыгымчылыйсың?
Биккол. Киресенчә, камытымны салып аттым, бабай!
Шәмсин (корреспондентка). Аңлыйсызмы? Мин берни аңламыйм.
Корреспондент. Кеше… муенында камыты булмаган өчен кеше дип атала да. (Үз-үзенә.) Әллә нәрсә җуйган кебек идем. Монда шуны таптыммы әллә? Ничә еллар кигән камытымны мин дә салмадыммы соң? Үз-үзеңне кеше итеп сизәр өчен, бүтәннәрнең кешелеклелеген күр икән…
Сәгадәт. Кайчан кайтасың?
Биккол. Минем вакытым синең акчаң түгел, санама… Шулай, Сәгадәт, инвентаризацияңнән мине сызып ат.
Сәгадәт. Әһә! Сиздем. Кемең бар, кайда? Табып, азгынның күзен чукыйм!
Биккол. Хыялымда менә шушындый бер сын бар, Сәгадәт. Ә ул «сөям» дигәнне «суям» дип ишетми.
Шәмсин. Нәрсә бу, кияү? Нинди кәмит ясыйсың син?
Биккол. Хушыгыз, кешеләр һәм тораташлар!
Китәргә юнәлә.
Сәгадәт (кинәт). Кадалсын малы, синең белән китәм, Биккол! Мине үзең белән ал әле!
Биккол. Мин бит декабрист түгел. Әйберләр империясе падишаһы Хатын дигән галиҗәнапларына каршы баш күтәрергә җөрьәт иткән мәхлук бер ир генә. (Китә.)
Сәгадәт. Харап итте кәҗәмне, корткыч! (Артыннан йөгерә.)
Машина тавышы.
Шәмсин. Артист, ә?
Корреспондент. Ни өчен сак астында тоталар соң аны?
Шәмсин. Үзебездә урып-җыю беткәч, без аны күрше совхозга ярдәмгә җибәргән идек. Тегеләрнең бер шофёрын тотып кыйнаган. Теге шофёр каен полосасындагы берничә агачны төрттереп аударган булган. Менә шуның өчен.
Акчура. Шуңа бәйләнеп кул пычратаммы соң!
Зиләйлүк. Синең кулың гел чиста шул. Син кыйный алмас идең.
Шәмсин. Әх, кияү нинди иде минем, иптәш Җәмлиханов, ә?!
Корреспондент. Ә кызыгыз?
Шәмсин. Юк, аннан декабрист хатыны чыкмас иде. Биккол дигәннең «кол» дигәнен бозып аңлаган ул.
Болдырдан Гөлмәрьям төшә. Микроскоп тоткан.
Гөлмәрьям. Нәрсәмнедер тагын югалттым, оланнар, күрмәдегезме?
Шәрифел керә.
Шәрифел. Гөлмәрьям астай!
Гөлмәрьям. Әле мин кемгәдер кирәкмени?
Шәмсин. Кил әле монда, Шәрифел, утыр әле.
Раушан. Гөрләтик әле табынны!
Зиләйлүк. Бәй! Бүген монда көмеш туй лабаса! Онытылган!
Раушан. Утыр, Шәрифел.
Шәрифел. Вакытым юк. Рашат кайтты. Өйләнәм, ди.
Раушан. Ишетәсеңме, әни? Өйләнә, җен баласы!
Акчура. Булмады. Салып сугасыңмыни ул кызны!
Зиләйлүк. Кайсысын? Ник?
Акчура. Олысын. Шәрифел малаен да кулга төшерә алмагач, ни пычагыма дип ничә еллардан бирле шәһәрдә укытам соң мин аны? (Зиләйлүккә.) Утырып калалармы? Башланды! Җидәү бит алар минем, иптәш корреспондент!
Зиләйлүк (Шәрифелгә). Кем ди соң? Җүнле гаиләдән булып, җүнле кыз булсын инде.
Шәрифел. Монысын инде сездән яхшы белүче юк. Сезнең олы кызыгыз Гөлчәһрәне алып кайтам, ди.
Зиләйлүк (еламсырап). Газиз балам…
Акчура. Әйтәм ич – башланды! Нигә аңа балавыз сыгасың? Җиде туйда җиде тапкыр кода буласыларым бар әле минем, иптәш корреспондент!
Раушан. Яшьләр өчен, Акчура!
Шәмсин. Нинди туй бар – һәммәсе өчен!.. Шәрифел, Шәрифел, елыйсыны китереп торма әле. (Рюмка бирә.)
Эчәләр.
Гөлмәрьям. Рәхмәт, Раушан.
Шәрифел. Сиңа йомышым бар иде, Гөлмәрьям астай.
Гөлмәрьям. Баш өсте!
Шәрифел (микроскопка ымлап). Миңа, Гөлмәрьям астай, шушы нәрсә кирәк иде.
Раушан. Нәрсәгә ул?
Шәрифел. Утын турарга түгел…
Гөлмәрьям (микроскопны бирә). Инде үлгәнче яшәсәм дә була. Дөньялыкта нәзерем калмады.
Шәрифел. Җәваһирә…
Җәваһирә. Дәшмә, дәшмә әле. Минем өчен ничә еллар дәшмәгәнсең! Минем өчен тагын бер дәшмә әле. (Кәгазьләрне бирә.) Боларга Рашат белән Гөлчәһрәнең исем-фамилияләрен генә язасы.
Раушан. Көмеш туйга мондый бүләкне синнән һич көтмәгән идем, Җәваһирә.
Җәваһирә. Ә мин мондыйны көткән идемме соң? (Сынга ишарәли.)
Акчура. Европада, бәлки, Луиыңны очраткан булыр идең, күрше?
Корреспондент. Нәрсә соң ул Луи?
Раушан. Менә нәрсә, җен баласы! Булыш әле, Акчура.
Тартмалар алып чыгып ачалар, Раушан алардан проигрыватель һәм аның колонкаларын чыгарып, җайлап куя.
Акчура. Алай түгел болай ул, арыш түгел бодай ул икән бу нәрсә.
Шәмсин. Инде менә хәзер бераз утырырга була. Музыка!
Җәваһирә. Нинди акчага алдың, Раушан?
Раушан. Шул инде, бәрәңге акчасына. (Тәлинкә куя. Луи Армстронг җырлый.)
Акчура. Европа менә шушы инде ул. (Гармунда уйнап, тамак төбе белән.)
Сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә генә-ә-әй!..
Корреспондент. Луи Армстронг?
Шартлау, пуля сызгырган, ыңгырашкан, «Ура» кычкырган авазлар. Кызыл нур бии.
Раушан тавышы. Беренче цель! Угломер 40– 40! Заряд тулы! Тигезлек 0–0! Ут!
Раушан (рюмка күтәрә). Безнең Җиңүебез һәм матурлык өчен!
Гөлмәрьям (кувалданы ала). Хуҗасы юк, ахры, моның. Кәбестә тозлаганда бастырып куярга әйбәт икән. (Кереп китә.)
Тәмам.
Постскриптум.
Шәрифел (кулын суза). Яңгыр сибәли башлады. (Йөзен яңгырга куя.) Әле ярый утынны турап бетердек.
Шәмсин, якасын күтәреп, сынга барып ышыклана. Капитан керә.
Капитан. Минем дә исемә төште: Коттбус, Люббен, Беслитц, Лукенвальде, Тельтов. Аннары соң – Берлин…
Милиционер керә.
Милиционер (кулын козырёкка күтәреп). Такси номеры – унтугыз да җитмеш җиде, иптәш капитан!
Сәгадәт керә, өстәл янына утырып ашый башлый. Биккол керә.
Сәгадәткә карап тора.
Биккол. Үзе ясаган җансыз тораташка гашыйк булган борынгы грек кешесе Пигмалионны онытмадыгызмы, кешеләр? (Сәгадәткә карап.) Җанлы тораташларны нишләтер идең икән син, Пигмалион?
Сәгадәт. Фиг сиңа миллион! Миллион түгел, сукыр тиен дә тими сиңа миннән! Минем миллионнар тәтемәгәч чыгып качтыңмы? (Залга.) Ул чагында кайда соң ул мәхәббәт?
Акчура (сын янына килеп). Моны ясарга күпме цемент китте икән?
Зиләйлүк. Дөядән: «Сиңа ат ошыймы?» – дип сораганнар. Ул: «Аркасы бөкре булса, бөтенләй яхшы булыр иде», – дигән, ди.
Раушан. Ташта чәчәк үсеп утырганын күргәнегез бардыр ич? Ул вакытта нигә шаккаттыгыз?
Гөлмәрьям күренә.
Гөлмәрьям (сын янына барып). Башыннан сыйпар идем, инде буй җитми икә-ән… Без аналарга балалар иманы баш игән таш та газиз шул.
Корреспондент. Һәр көлкенең үз фаҗигасе бар.
Җәваһирә (алга чыгып баш ия). Рәхмәт… Безне аңлавыгыз өчен.
Пәрдә
1977 елның июне –1978 елның гыйнвары