Kitabı oku: «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», sayfa 33
Габдулла аның артыннан! Су буенда Сәрвинең көмеш кебек саф көлүе бертуктаусыз яңгырап торган…
…Габдулла Сәрви белән самавыр янында «бишташ» уйнап утыра. Аңа хәзер бу чынлык аның әлеге су буе хыялыннан да көчлерәк һәм татлырак. Менә бу мунча өйдә, самавыр янында, ул үзен су буенда гына түгел, икәүдән-икәү әллә кайларда, әкияттәге сыман, сихерле урманнар һәм болыннар буйлап гизгән кебек тоя… Казанга китәргә җыенулары да, төянеп әзерләп куйган сандыгы да, Йосыфның хаты да – берсе дә аның исендә юк…
– Кайсы кулы корган ишекне ачып калдырды болай? Кемнең кулы артына җитми йөри? – дип сукрана-сукрана, Миңниса апа кайтып керде.
Сәрви дә, Габдулла да, үзләренең бәхетле ялгызлыклары белән онытылып, ишек ябуны исләреннән чыгарганнар. Нигә, була бирсен! Бер-берсен ярата торган кешеләрнең бәхете янында әниләрнең, әбиләрнең сукрануы нәрсә ул! Киресенчә, Сәрви дә, Габдулла да карчыкны кочаклап аласылары, аны тотып зыр-зыр әйләндерәселәре һәм: «Ачуланма инде, әни! Йә, бетсен инде, Миңниса апа!» – дип үбеп аласылары килә!
Миңниса апа артыннан ук Мирхәйдәр абзый кайтып керде һәм аның борчулы кыяфәте Габдулланы мәхәббәт исереклегеннән берьюлы айнытып җибәрде.
– Ә, кунак бар икән, – диде Мирхәйдәр абзый, һәм Габдулланы күрү шатлыгы аның борчылуын баса төшкәндәй булды.
– Кәефләрең ничек, Мирхәйдәр абзый? – дип, Габдулла аның борчылып кайтуының мәгънәсен беләсе килде.
– Кәефләрне үзең дә беләсеңдер инде, ишетеп килгәнсеңдер, – диде, табышмак кебек итеп, Мирхәйдәр абзый.
– Юк, – диде сагая төшеп Габдулла. – Нәрсә бар, Мирхәйдәр абзый?
– Соң, япон сугыш башлаган бит безгә каршы, нәләт суккыры! – диде Мирхәйдәр абзый һәм бүреген салып, сәкегә ыргытып бәрде.
Сигезенче бүлек
1
«Сугыш» дигән хәбәр йөрәкләрне кисеп үтте.
Нинди сугыш, кем белән сугыш икәнлеге билгеле булып өлгермәде, һәркем үзенең якыны, туганы, ире, атасы турында уйлап алды. Ирләр борчылдылар, хатыннар еларга тотындылар. Кешеләр каядыр йөгерделәр, нәрсәдер эшләп өлгерергә ашыктылар. Михайловский буйлап газета һәм сугыш телеграммалары сатучы малайлар бер яктан бер якка чаптылар һәм, әйтерсең ниндидер шатлык хәбәр әйткән кебек, күтәренке тавыш белән кычкырдылар:
– Япония белән сугыш! Япония белән сугыш! Порт-Артурны тупка тоту! «Паллада» крейсерын батыру!..
Урамда атлы казачийлар үзләренең әләмнәре белән күренделәр, алар алдындагы җиз торбалар ниндидер сугышчан маршлар уйнадылар. Шәһәрнең икенче ягында икенче бер оркестр «Боже, царя храни» ны уйнады. Урамга зур тәреләр күтәреп, көмеш чачаклы әллә нинди киң киемнәр кигән поплар чыктылар, аларга әллә ничаклы кеше иярде…
Мөселманнарның Корбан гаете шушы көннәргә туры килде. Таш мәчеттә гает намазыннан соң Рәкыйп мулла Тулбаев «Падишаһе әгъзам император Николай хәзрәтләре һәм аның гали хандан гаиләсе» сәламәтлегенә дога укыгач, казачийлардан Шакир Габдушев дигән нугай татары, чыгып, халыкны падиша гаскәренә ярдәм итәргә, «Кызыл тәре» оешмасына акча җыеп тапшырырга чакырды…
Бәйрәм – бәйрәм булмады. Бәйрәмнәрдәге кебек аз булса да күңел ачып, елмаеп утыру урынына бик күп семьяларда, елаша-елаша, хатыннар ирләрен, балалар аталарын, карчыклар балаларын сугышка озаттылар.
Халык сугышка яшьләрне алып бетерерләр инде дип көткән иде. Ләкин яшьләрне калдырып, «запаснойлар» ны җыйдылар. Урамда козырёксыз кокардалы фуражка һәм соры шинель киеп, киң каеш буып алган көрәк сакаллы кешеләр күренделәр.
– Баласы-ние юк яшьләрне калдырып, олы яшьтәгеләрне җыймаса, ятимнәр әзрәк калыр дип курыктылар микәнни, башлары йөзтүбән килгерләре! – дип карганды карт-коры. Вокзалда хатыннар үзләренең көрәк сакаллы ирләрен озатып, өч-дүрт баласын кочаклаган килеш боегып калдылар…
Аннан бар да тынды. Җаек элеккедән дә боеграк яши башлады. Тик фронтка китә торган атлы казачийларның җырлары гына ара-тирә шәһәрнең тынлыгын бозгалады.
Габдулла Казанга китмәде. Бу сугыш аңа аның бәхетен буарга үрмәләп килә торган үрмәкүч сыман бер хәшәрәт булып күренде. Менә, менә, ул үрмәләп Җаекка килә һәм кешеләрне берәм-берәм үзенең йонтач тәпиләре астында сыта, изә, менә ул Сәрвигә килеп җитә… Юк! Габдулла Җаекта калырга тиеш һәм бөтен көчен куеп, бердәнбер бәхетен – Сәрвине сакларга тиеш! Үзенең китми калуын ул шулай аклады. Һәм бу сылтауның килеп чыгуына кинәнеп куйды. Ә эшнең дөресенә килгәндә, ул инде бу мәсьәләне, үзе дә сизмәстән, беркөн Сәрви белән самавыр янында шакмак уйнап утырганда ук хәл иткән иде. Сугыш бу мәсьәләне тизрәк чишәргә бер сылтау гына булды.
Ниһаять, Габдулла Кырлайдагы Фазылның Сабан туенда Галимҗанны җиргә күтәреп салганда каян көч алганын, Гөләнвәрнең Фазылга хат яздырганда ни өчен яңа күлмәкләрен киенеп, бизәнеп утыруының мәгънәсен төшенде.
Ул хәзер үзе сөя иде.
Сәрви яныннан кайткан көнне кичен ул юрган астына кереп яткач, Сәрвинең аны яратуы турында уйлап, шуның бәхетеннән күңеле нечкәреп китте. Ул хәзер Сәрвидән аерылуны берничек тә күз алдына китерә алмый иде. Ничек, ничек соң ул Казанга китеп барырга җыенган? Ничек ул моны күз алдына китерә алган? Аерылу менә хәзер коточкыч нәрсә булыр иде! Һәм ул үзен Сәрви белән аерылышкан хис итеп, үзен һәм Сәрвине аяп елап җибәрде. Мендәрен күз яше белән ул шулкадәр чылаткан иде ки, аңа йоклар алдыннан мендәрнең икенче ягын әйләндереп ятарга туры килде.
Габдулла моңарчы Мирхәйдәр абзыйларга сирәк кенә барып чыга торган иде. Хәзер аның аларга бармый торырга тәкате калмады. Җомга көн җитеп, дәресләрдән бушау белән, ул Мирхәйдәр абзыйларга китте.
Мирхәйдәр абзыйлардагы хәл бер атна эчендә танымаслык булып үзгәргән иде. Өй эче шыгрым бала-чага белән тулган. Нәгыйм абзый шинель киеп, каеш буып алган да, фуражкасын салып, түбәтәйчән генә утыра. Хатыны Майсафа, кечкенә, какча гәүдәле хатын, балаларын кочаклап, чаршауга төреп бәйләгән зур төен өстенә утырган да, алдында берни дә күрми, күзләрен әллә кая еракларга текәп тынган. Аның алдындагы балаларының күзләре шинель киеп алган аталарына юнәлгән. Мирхәйдәр абзый тезләренә терсәкләре белән таянып, идәнгә карап, Миңниса апа, Сәрви һәм Рәүф сәкедә уйга калып утыралар… Алар арасында Тимерша гына юк. Ул эштә…
Габдулланың килеп керүе дә өйдә элекке кебек җанлылык тудырмады. Тик Мирхәйдәр абзый гына, башын күтәреп:
– Әйдүк, Габдулла дус, – дип дәште һәм сәкедән урын күрсәтте. – Утыр менә шунда кереп…
Нәгыйм абзый Габдулла килеп керү белән өзелеп калган сүзен әкрен генә дәвам иттерде:
– Күрәсене күрми, гүргә кереп булмый… Бер без генә түгел, бөтен ил белән, әйе… Һәркем үз әтичествасын сакларга тиеш. Безнең присяга бар. Какже! Нәчәлство әйтә, озакка бармас бу сугыш, озакламый җиңеп кайтып килербез, ди. Менә тик бабай белән әбигә, Тимершага авырлыгы… Балаларның өс-башын рәтләдем инде рәтләвен. Киләсе елгача яланөс йөрмәсләр. Тик менә ашарларына азык калдырып булмады. Алай бик авырга килерлек булса, кәҗәне, кош-кортны суегыз, жәлләмәгез. Баш исән булса, мал табылыр. Йә, бер дога кылыйк! Ишалунга соңга калуым бар…
Мирхәйдәр абзый, торып, шүрлектән түбәтәен алып киде һәм, утырып, һәммәсе белән бергә кул күтәреп дога кылды. Аннан соң бар да кузгалыштылар. Өйдән мәет чыгаргандагы кебек, балалар һәм хатын-кыз лышык-лышык елаша башладылар. Күзенә яшь тулган, әмма аны тыеп калыр өчен иренен тешләгән Сәрвине юату теләге белән Габдулла аңа дәшмәкче булган иде, ләкин үзенең тавышы чыга алмый, тамагында кысылып калды. Ул үзе бу озатудан әсәрләнеп калган иде.
Нәгыймҗан абзый япон сугышына китеп барды…
2
Әрнеп елау, эчке өзелү белән сулыгулар Габдулланың колагыннан китмәде. Алар төрле яктан ишетелә торган елаулар, сыкранулар белән кушылды. Сугышта үлгән кешеләрнең хәбәрләре килә башлады. Ятим калган семьяларның кайгысына әле үлем хәбәре килмәгән семьялар иярде:
– Илаһи, безнеке дә үлсә, нишләрбез?
Ә Җаек бит ул диңгездән бер тамчы. Димәк, бөтен Рәчәй менә шулай ыңгыраша? Димәк, бөтен диңгез ярсуына түзә алмый үкерә. Шул гына җитмәгән иде! Кая бара бу тормыш? Тагын ниләр көтә бичара кешеләрне?
Башында туган бу каһәр суккан сорауларга җавап эзләп, Габдулла рус газеталарына ташланды. Ләкин «Уральский дневник» газетасындагы японнарның бер-бер артлы безнең позицияләрне биләү хәбәре, шулай да боларны вакытлы стратегик чигенү, дип аңлаткан, «Японнарны без барыбер җиңәрбез!» дип мактанган ялган патриотлык шапырынулары Габдулланы канәгатьләндермәде.
Габдулла үзен борчыган сорауларга җавап таба алмый аптырап йөргән көннәренең берсендә мәдрәсә тормышында булып алган бер вакыйга яшен чаткысы кебек хакыйкатьнең бер өлешен шактый ачык чагылдырып ташлады.
«Биш кунак»103 көннәре узып, язгы җылылар башланган иде.
Базар көнне казах шәкерте Иргалине башы-күзе канга тузган хәлдә мәдрәсәгә алып кайттылар. Бөтен мәдрәсә аякка басты. Мондый хәлнең моңарчы булганы юк иде.
Иргалине арбасына утыртып китерүче бер казачий урыс эшне болай аңлатты:
– Бу егет гаепле түгел. Урядник үзе гаепле монда. Мин аңлатып бирим. Станицадан килгән безнең бер казачий атын урамдагы баганага бәйләп, харчевняга кергән. Ну атын чишеп алып киткәннәр. Җаекта була торган хәл. Тавыш купкан: кем алып киткән дә кем алып киткән? Ну ат карагы расписка калдырмаган, монда урядник эшне аерып, аңлатып бирергә тиеш. Шуның өчен ул урядник. Ну ул каракны эзләп, тикшереп азапланасы килмәгән, үзенә эшне җиңеләйтер өчен, тоткан да казачийларның колагына пышылдаган: дескать, кыргызлар эше бу… Киткән дөмбәсләшү. Казачийлар белән кыргызлар арасында. Ну кыргызларны кысрыклый башлаганнар. Бу егет яклап чыккан үзенең якташларын. Моның өстенә ябырылганнар тегеләр. Бу егетнең энә очы хәтле дә гаебе юк. Мин кыргызларны беләм. Алар белән бергә мин Себердә эшләп йөрдем. Да, горячий халык, но честный халык. Алар мине үземне бервакыт үлемнән алып калдылар.
Иргали шуннан соң бер ай авырып ятты. Шулвакыт эчендә аның янына мәдрәсәдә моңарчы күренмәгән ят казахлардан берничә кеше килеп китте. Алар, егеттән сорашып, базар вакыйгасын бәйнә-бәйнә язып алдылар һәм аңардан ниндидер кәгазьләргә кул куйдырдылар.
Бервакыт мәһабәт кыяфәтле, яхшы гына киенгән бер казах белән студент формасы кигән яшьрәк, үткен күзле, тулы гына битле бер казах егете килеп керделәр. Алар, сәкедә яткан Иргалинең янына утырып, аңа төрле сораулар бирделәр һәм үзара нидер киңәштеләр. Аннан ниндидер мәсьәләдә алар арасында килешмәү килеп чыкты.
Алар мөмкин хәтле шыпырт сөйләшергә тырышсалар да, Габдулланың урыны Иргалинеке белән янәшә булганга, чаршау аша һәммәсе аермачык ишетелеп торды.
– Юк, юк, алай түгел, Исагулов, – диде өлкән казах. – Син рус мәктәбендә укыган кеше, син казахның тарихи тенденциясен, аның милли аерымлыкларын аз беләсең. Бу турыда мин шактый беләм, һәм син миңа бу мәсьәләдә юл куй! Казахның аерым хезмәтчел сыйныфы юк. Казах бердәм, тоташ бер милләт ул.
– Юк, дөрес түгел! Казахның бае бар, баеннан күбрәк гидае бар.
– Димәк, сез безне абсолютизмга каршы барган җирдән борып, казахның гидаен казахның баена каршы аякландырмакчы, казах белән казахны сугыштырмакчы буласыз?
– Ә сез милли бердәмлек дигән булып казахның ярлы күпчелеге өстеннән бер төркем казах солтаннарының һәм байларының камчысын уйнатмакчы буласыз? Юк, казах халкы ул сезнең солтан һәм байлар азчылыгы түгел, бәлки гидайлар күпчелеге.
– Менә Русия япон сугышыннан җиңеп чыксын әле. Күрсәтер ул сезгә гидайлар күпчелеген?
– Ә кем әйтте сезгә, Русия җиңеп чыгар, дип? Рус армиясенең бертуктаусыз чигенүе сезгә җиңү булып күренәмени?
– Җиңелсә, бигрәк тә яман. Җиңелүнең авырлыгы иң беренче нәүбәттә колонизацияләнгән халыклар өстенә төшәчәк, менә безнең өскә. Патша хөкүмәте үзенең сугышта җиңелү үчен бездән алачак, күреп тор!
– Ә менә бездән акыллырак кешеләр әйтә, патша гаскәренең җиңелүеннән патша гына оттыра, ә халык ота, ди. Патша бу сугышны халыкның революция настроениесен җимерү теләге белән башлады бит, сез аны беләсезме? Ләкин ул үзенең исәбендә бик нык ялгышты.
– Кем әйтә аны, социал-демократлар әйтәме?
– Кем генә әйтмәсен, бу сүз гаять нык логика нигезенә корылган.
– Сез миңа социализм сабагы укымагыз. Мин аның өчен карт инде. Менә сез адвокат икән, бу казах егетенең правосын яклап чыгарга тиеш. Менә сезгә конкрет хәл. Монда марксизм не причём.
– Сез уйлыйсыз, бу базардагы сугыш очраклы хәл? Юк, бу абсолютизмның төп сәясәте, аларга милләтләрне үзара сугыштырырга кирәк. Милләтләр үзара ызгышкан саен, алар өстеннән хөкем йөртү җиңелрәк бит. Моңардан рус шовинистлары гына түгел, казах шовинистлары да файдаланалар. Аларга да казах өстеннән хөкем йөртү җиңеләя.
– Казахның баласы түгел син, гой! – дип, төкерекләрен чәчрәтә-чәчрәтә кыза башлады өлкән казах. – Син яман атадан туган, урысның айтканын хуплап торасың, гой!..
– Юк, – диде тыныч кына яшь казах, – казахның баласы Абайның әйткәне бар:
Бай сенилди,
Би беиилди
Елде җаксы калмады.
Елдечи еркек
Боска селтек,
Качып елип кармады.
Ишектән бергә килеп кергән ике казах, чыгып киткәндә, аерым-аерым чыгып киттеләр. Иң элек карт казах кузгалды һәм «сау булыгыз» урынына, ачуына буылып, «молокосос!» дип чыгып китте…
5
Мәдрәсә ачылгач, Габдулла якын сердәшләре Ярулла белән Иргалине көтте. Ләкин авырып, Гурьевта калуы һәм быел мәдрәсәгә килә алмавы турында Ярулладан хат килеп төште. Ә Иргали быел мәдрәсәгә соңгарып кына килеп җитте.
Кыйналудан соң, ул бераз ятып алгач, авылына кайтып киткән иде. Анасы да, атасы да, бөтен көчләрен куеп, улларын тизрәк савыктырырга, аны яхшырак кунак итәргә тырыштылар һәм инде яңадан мәдрәсәгә, шәһәргә җибәрергә теләмәделәр. Иргали качып киткәндәй китеп барды. Нигә дисәң, яз көне авырып кайтканда, Исагулов аңа русча укырга киңәш биргән һәм бу юлда үзенең ярдәмен кызганмаска вәгъдә иткән икән.
Моны ишеткәч, Габдулла Иргалине бөтереп алды:
– Димәк, син аны беләсең? Кемең ул синең? Якыныңмы, танышыңмы ул?
– Беркемем дә түгел, – диде Иргали. – Авырып ятканда, минем янга аны әлеге Бөркетбай дигән казах алып килгән иде. Беренче тапкыр мин аны шунда гына күрдем. Аннан соң ул минем кемлегемне, ата-аналарымны, аларның кәсепләрен сорашты. Минем атам казахның бер гидае. Тормышыбыз начар. Шуларны белгәч, ул миннән сорашып алып китте: мәдрәсә укуы сине канәгатьләндерәме? Русча укыйсың киләме? Мин әйттем: башта без укый бирдек, укуыбыздан нинди файда, нинди зарар – тикшермәдек, аннан соң бездәге Йосыф, Габдулла дигән шәкертләр күзләребезне ачтылар. Хәзер инде безне бу уку канәгатьләндерми, яңача укыйсыбыз, русча өйрәнәсебез килә, дидем. Терелгәч, миңа кил, яхшырак мәктәпкә урнаштырырга тырышырмын, бер дә булмаса, үзем укытырмын, диде ул миңа.
– Үзе чакырдымы? Адресын да бирдеме? – дип, бик нык кызыксынды Габдулла. Исагулов белән яз көне очрашудан соң, ул: «Бу ягымлы һәм акыллы егет белән мин нигә танышмадым, нигә мин аның кайда торганын сорашмадым?» – дип үкенеп йөргән иде. Инде менә хәзер аның белән яңадан очрашуга бик шәп сылтау килеп чыкты.
– Иргали, мине дә алып барсаңчы үзең белән, – дип, ул мәсьәләне турыдан-туры куйды.
– Ул үзе дә әйткән иде…
– Нәрсә дип?
– Иптәшеңне, шул, татарның егете Абделдәне104 дә алып кил, – диде.
– Соң ник син аны миңа моңарчы әйтми тордың, киттек! – диде Габдулла…
Октябрьнең соңгы көннәре иде. Көн урталары булуга карамастан, дөнья эңгер вакытындагы кебек караңгы. Җаек өстендә күңелсез соры томан әйләнә, һавада, чебеннәр сыман, сирәк-сирәк кар очкалый һәм ул, аяк астына төшеп, юеш җир өстендә шунда ук эри. Ләкин Габдулла шат. Менә ул, ниһаять, аңа билгеле булмаган бик күп нәрсәләрне белә торган, аның сорауларына җавап бирә алырлык кеше янына бара. Шул сорауларны ул тагын бер тапкыр үзенең башында барлап, аларны тәртипкә тезә. Бөтенесеннән бигрәк аны борчыган мәсьәлә шул: акыллы кешеләр, әлбәттә, бар. Алар, халык бәхете өчен газиз гомерләрен корбан итәргә әзер торган хәлдә, бу дөньяның көчлеләренә каршы яшерен эш алып баралар. Ничек табалар соң алар берсен берсе? Бу гали фикердәшләр ничек оешып алып китәләр? Менә ул да, Габдулла да, шул гали фикер белән янып йөри бит. Ләкин нигә ул читтә? Аңа ышаныч юкмы? Әллә моңа аның каһәр суккан шәкертлек исеме комачаулыймы? «Юк, мин Исагулов алдында моны турыдан-туры әйтермен, мин аны ышандырырмын, ул мине аңлар!» – дип уйлый Габдулла…
Исагуловның квартирасы Гимназический урамның аргы очындагы ике катлы агач йортта булып чыкты. Урамдагы парадный ишек янына килеп, ике шәкерт башта нишләргә белми тордылар:
– Ишекне шакыргамы, тәрәзә кагаргамы? – диде Иргали.
– Юк, – диде Габдулла, – бу байлар йөри торган ишек. Әйдә, без ишегалдыннан керик…
Һәм алар капкага кереп киттеләр. Өйалды ишеге ачык иде, шуңа күрә монда алар нәрсәне шакырга, ничек шакырга белми аптырап калдылар. Ул арада ишектән, көянтәсен култык астына кыстырып, кулына буш чиләкләр тоткан бер рус хатыны килеп чыкты. Габдулла аңардан Исагуловның кайда торуын сорады. Хатын: «Белмим, әнә ул ишекне шакыгыз», – дип, бер ишекне күрсәтеп китеп барды. Иргали күрсәтелгән ишекне әкрен генә шакыды. Шәкертләр икесе дә колакларын ишеккә салыбрак тыңлап тордылар. Чыгучы булмады. Габдулла, ишек тоткасыннан тотып, нык кына берничә тапкыр тартты. Ниһаять, эчке ишек ачылды. Кемдер сак кына ишек янына килде, һәм йомшак кына хатын-кыз тавышы:
– Кем анда? – дип сорады.
– Бу – без, – диде Габдулла, – безгә господин Исагулов кирәк иде…
– Ул монда тормый, – диде хатын-кыз тавышы.
– Без ул үзе биргән адрес белән килдек.
– Сез кем соң?
– Аның якташлары. Мәдрәсә шәкертләре…
Шуннан соң гына ишек кысылып ачылды һәм, киңрәк ачылырга ирек бирми, шунда ук эчтән бер чылбыр тартылды. «Нинди сак кешеләр тора монда», – дип уйлап алды Габдулла.
Кысылып ачылган ишек ярыгыннан яшь кенә сары чәчле ханымның ак чырае һәм уйчан гына соры күзләре күренде.
– Исагулов монда тора иде. Хәзер ул юк, – диде хатын.
– Кайда соң ул?
– Сез белмисезмени?
– Юк. Белмибез…
– Аны алып киттеләр бит…
– Кая?
– Төрмәгә алып киттеләр, әйе, әйе, – диде куркынган күзләре белән шәкертләргә текәлеп әлеге ханым һәм, ниндидер төзәтүе мөмкин булмаган эшкә үкенгән сыман, әкрен генә башын чайкап торды…
6
Моннан соң бер ай чамасы вакыт узды. Көзге пычраклар шәкертләргә беркая чыгарга ирек бирмәде.
Мәдрәсәдә җәмәгать эшләре сүнгән, «Мәгариф» газетасын чыгару тукталган, гыйльми мәҗлесләр ясау кайгысы беткән иде инде. Кәбир әфәнденең газета чыгаруны сорап биргән прошениесенә Петербургтан «Дини китаплардан башка нәрсә чыгарырга рөхсәт юк» дигән кәгазь килеп төште. Кәбир әфәнде татарча тәфсир язарга тотынды.
Габдулла бизгәк белән калтыранып йөрде-йөрде дә, ниһаять, урын өстенә егылды. Иргали аның өчен кулыннан килгән бөтен ярдәмен кызганмады: Кәбир әфәнде кушуы буенча иптәшенә дарулар алып кайтты, аңа чәй кайнатып эчерде, аш пешереп, җылы шулпа тәкъдим итте. Ләкин Габдулла ашны ашамады, «кирәкми» дип башын гына селекте.
Габдулланы терелтүгә Кәбир әфәндедән башка Гомәр хәлфә дә, хәтта мөдәррис үзе дә катнашты. «Тыным килешмәсме?» – дип, ул Габдулланы өшкереп тә карады. Шулвакыт Габдулла бер нәрсә уйлап ятты: «Сез нәрсә! Менә Сәрви булсын иде шушында. Аның бер генә тапкыр маңгаемнан сыйпап алуы торып аягыма басарга җитә калыр иде…»
Авыруыннан бигрәк аны эч пошу җәфалады. Хәлен сораучыларга ул:
– Хәлем ярыйсы, тик менә эч пошуга түзәр хәл юк, – ди иде.
Төннәрен аның бизгәге көчәя башлый һәм ул үзенең коргаксыган күзләрен түшәмгә текәгән килеш, әллә саташып, әллә аңлы рәвештә:
– Динам, Динам минем, кая синең озын таягың, кая? Кил инде, коткар инде мине, – дип сөйләнә иде.
Беркөн кич белән шундый уяулы-йокылы хәлендә ятканда, ул каяндыр кызлар тавышы белән аермачык өзелеп әйтелгән «Габдулла абый, җаным» дигән сүзләрне ишетте һәм, уянып, башын күтәрде.
– Ә кем дәшә миңа? – дип сорады ул.
Җавап биреп дәшүче булмады. Бөтен мәдрәсә үлеп йоклый иде. «Төшемдә ишеткәнмен икән», – дип уйлады Габдулла, башын кире мендәренә салды һәм үзе дә йоклап китте…
Ниһаять, ул, бераз савыгып, мәдрәсә эчендә акрын гына йөри башлады. Шунда гына аңа шәкертләр үзләренә сөт китерә торган күрше Марфаның сүзләрен – ниндидер кызның Габдулланы эзләп килеп тә, мәдрәсәгә керергә базмый кире киткәнен әйттеләр.
– Соң, нигә аны миңа шундук әйтмәдегез? – дип, иптәшләрен битәрләде Габдулла.
– Аның кайгысы идемени, башыңны күтәрә алмый ята идең бит, – диделәр иптәшләре.
Аны эзләп килгән кызның Сәрви икәнен, монда ниндидер үкенечле бер хәл барлыгын Габдулла йөрәге белән сизеп алды. Ул, таякка таянып булса да, Мирхәйдәр абзыйларга барып кайтырга булды, һәм монда аны иптәшләре дә, Гомәр хәлфә дә тотып кала алмадылар. Иргали аны үзен генә җибәрәсе килмәде, ияреп китте.
Урамда чын кыш иде инде. Калын кар катламнары урамга, өй һәм каралтыларга, язга хәтле эремәскә булып, тыгызланып, сылашып каткан, һава куе сыкы белән җемелдәп, уйнаклап тора иде. Ике шәкерт киез итекләре белән тыгыз кар өстеннән шыгырт-шыгырт атлап киттеләр. Иргалигә Габдулланы җитәкләргә туры килмәде, киресенчә, Габдулла әллә каян килгән көч белән, җәһәт-җәһәт атлый. Иргали хәтта аның артыннан өлгерә алмый һәм моңа бик гаҗәпләнә иде.
Габдулла, Мирхәйдәр абзыйларга нәкъ беренче тапкыр килгәндәге кебек, эссе итеп ягылган өйне суык пар белән тутырып килеп керде. Нәкъ шул вакыттагы кебек, карчык:
– Ишекне ябыгыз тизрәк, кайсы йөри анда? – дип сукранып каршы алды. Килеп керүчеләрнең берсе Габдулла икәнен белеп алу белән, ул аңа таба әйләнде. – Габдулла, улым, бу синме? – диде дә тавышы киселеп калды һәм ул яулык чите белән карт күзләреннән саран гына агып чыккан яшен сөртеп алды.
Габдулланың теленә иң беренче булып:
– Нәрсә булды? – дигән сорау килде һәм ул сәке өстендә дәшми яткан Мирхәйдәр абзыйга карап, эсселе-суыклы булып китте: «Әллә үлгәнме?!»
Мирхәйдәр абзый чак-чак, кузгалыр-кузгалмас селкенеп куйды. Юк, ул үлмәгән, әлбәттә, ләкин авыру аны аяусыз буып алган, ул кузгала да алмый…
– Сәрви китте бит! – диде карчык, күзләрен Габдуллага мөлдерәтеп.
Шунда гына Габдулла өй эченә күз йөртеп алды. Өйдә карт белән карчыктан һәм бер почмакта йөзләренә сары иңгән, дәшмичә тик кенә утыручы ике ябык кына баладан башка берәү дә юк иде.
– Кая китте? – дип аптырап сорады Габдулла.
– Сөйләмә дә инде… Бик ерак…
Мирхәйдәр абзый авыр гына кузгалып һәм ыңгырашып куйды. Карчык, торып, аның өстендәге юрганын рәтләде һәм картның нәрсә әйтергә теләвен аңлаган сыман:
– Йә, комачауланма, гомерлеккә китмәде бит, кайтыр, анда, ичмасам, үз мөселманнарың кулында, өсте бөтен, тамагы тук булыр… – диде.
Габдулла Мирхәйдәр абзыйга таба атлап куйды. Карт чалкан яткан, үзенең фикерен Габдуллага аңлата алуга тәкатьсезлектән күзләре яшь белән тулган иде.
– Сәрви тук якка китте, – дип, әллә Габдуллага аңлатыр өчен, әллә үзен юатыр өчен сөйләп алып китте карчык, – шул яктан килгән кызылбаш мөселманнары алып китте үзен. Үз кызыбыз кебек итеп асрарбыз, дөньялар рәтләнгәнче бездә торыр, аннан соң бөтен тәрбиясен җиренә җиткереп, менә дигән итеп киендереп үзегезгә кайтарырбыз, диделәр.
– Хи-и-и, – дип әрнеп ыңгырашты Мирхәйдәр абзый. Бу аның «Һи, юкны сөйләмәче, зинһар, әрәм иттең инде кызны!» дигән сыман әрнүе иде.
– Нинди мөселманнар? Кай якка алып киттеләр? – дип, теленә килгән беренче сүзләр белән сорый башлады Габдулла.
– Бохара ягына, Бохара ягына, изге якка, – диде карчык. – Ярдәмнәре дә бик зур булды. Менә шул яктан алып килгән бер капчык йөзем белән бер капчык дөге калдырдылар, илле тәңкә акча бирделәр. Менә бу балаларны туйдырырга кирәк бит.
Ул почмакта утырган балаларга төртеп күрсәтте.
– Сез Сәрвине саткансыз бит! – дип, үзен үзе белешмәстән кычкырып җибәрде Габдулла.
Карчык, сискәнеп, Габдуллага карады һәм акланырга тотынды:
– Нишләп сатыйк, ди, кем үз баласына дошман, аның өсте бөтен, тамагы тук яшәвен кайгыртып җибәрдек без анда… Нишләп сатыйк, ди, без, җүләр! Үзе дә бик риза булып, бик куанып китте…
Мирхәйдәр абзый тагын әрнеп, ыңгырашып куйды. Карчыгы аңа таба борылды да:
– Нигә, үз теле белән ризалык бирде ләбаса, – диде.
Габдулла ышанмады, кайтарып сорады:
– Сәрви үз теле белән ризалык бирдеме?
Ул кызлардан ризалык алуның ансат юлын Газизә апасының туе буенча белә иде инде.
Карчыкның җавабы керделе-чыктылы булды:
– Нигә бирмәсен? Башта бирмәде шул, аннан соң ул да бит адәм баласы, ашыйсы да килә, киенәсе дә килә. Кыз кеше бит. Бик җылады инде үзе, бик җылады.
– Соң, ничек итеп әллә каян килеп кергән җиде ятка, ышанып, үз балаңны биреп җибәрергә мөмкин? – диде Габдулла, ярсуын көч-хәл белән тыярга тырышып.
– Юк, алар үзләре андый-мондый кешеләр түгел. Менә шунда, түргә намазлык җәеп, намаз укыдылар алар. Аннан соң үзләре үк әйттеләр: «Сез кызыгызны безгә ышанып бирегез, без сезгә килер алдыннан мәхәллә имамыгызда булдык һәм аның фатихасын алдык, ышанмасагыз барып сорагыз», – диделәр. Барып сорадык, Гайнетдин кари фатихасын бирде.
– Мин хәзер төшенә башладым, – диде Габдулла. – Димәк, алар иң элек, менә мондый күчтәнәчләре белән барып, Гайнетдин кариның авызын томалаганнар. Шуңа күрә ул сезгә фатиха биргән.
– Белмим, белмим, сез үз муллагызга ышанасыздырмы-юкмы, без үз хәзрәтебезгә ышанабыз…
«Убырлы карчык син!» – дип кычкырасы килде Габдулланың. Ләкин ул үзен тыеп алды һәм бу тыелу аңа бик авырга килде. Ул бүз кебек агарып китте, куллары калтырана башлады, тез буыннары аны тотмас булды. Иргали аны тиз генә тотып алды һәм урындыкка утыртты.
– Моны сезгә Сәрви гафу итмәс! – диде хәлсез тавышы белән Габдулла. – Моны мин дә сезгә гафу итмәм! Моны беркем дә сезгә гафу итмәс!.. – Һәм ул саубуллашмый-нитми, Иргалигә тотынган хәлдә кузгалып чыгып китте.
Габдулланың күз алдында бөтен нәрсә инде үзенең элекке төсен җуйган, урам да, йортлар да, буранлый башлаган көннең йөзгә китереп бәрә торган каты кар бөртекләре дә аның өчен юк, дөнья ниндидер мәгънәсез караңгы бушлык булып калган һәм андагы һәрнәрсә әллә нинди әһәмиятсез, кирәксез нәрсәләргә әверелгәннәр иде.
Сәрвисез дөнья аның өчен дөнья түгел иде инде. Мәдрәсәгә ул аңгы-миңге кайтып керде.