Kitabı oku: «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», sayfa 34

Yazı tipi:
7

Берничә көн узып, үз-үзен белештерми йөрү аңлаешлы кайгыга әверелгәч, баш миңгерәве йөрәк сызлавы белән алышынгач кына, Габдулла үзенең башыннан узган фаҗигане әкрен-әкрен төшенә башлады. Димәк, «Таягыңны бир инде, Дина, коткар инде мине!» – дип яткан Габдулла янына аның Сәрвие үзе ярдәм сорап килгән һәм котылу эзләп йөргән. «Габдулла абыем, җаным, кайда син?» – дигәндер инде, өзелеп, бичара кыз. Мин генә, тик мин генә аның соңгы өмете булганмындыр. Ә мин үзем егылып, берни белми ятам… Каһәр суккан бизгәк!..

Тимерша, мәдрәсәгә килеп, атасының үлем хәбәрен әйтүе Габдулланы гаҗәпләндермәде. Тик әллә нинди өметсез үкенү тойгысы аның йөрәген авырттырып иги башлады.

«Мин бит аның белән саубуллашмый чыгып киттем. Миңниса апа бер хәл, әмма Мирхәйдәр абзыйга ачуланырга хакым бар идеме минем? Юк иде!» – дип, ул үзен әрни-әрни битәрләде.

Шуннан соң Габдулла шәкертләргә мөрәҗәгать итте:

– Сез беләсез, – диде ул, – мин мәдрәсәдә яшәгән, гомеремдә бер тапкыр гына булса да сәдака өчен мәет күмәргә бармадым. Менә бүген мин сәдакасыз күмәргә барам һәм сезнең кешелек хисләрегезгә мөрәҗәгать итәм. Мин иң якын кешемне югалттым. Җирләп кайтыйк шуны. Ләкин алдан ук әйтеп куям: сәдака булмас! Җитәрме шуңа сезнең кешелегегез?..

Габдуллага иң элек Иргали иярде һәм аларга тагын егермеләп шәкерт кушылды.

Алар килгәндә, Мирхәйдәр абзый беркөнге авырып яткан урынында ята, аның ияге күтәрелгән, ияк очындагы сакалы түшәмгә карап, очлаеп тора, маңгаенда үлем белән тартышу газапларының эзе җыерчыкланып каткан иде. Габдуллага ул үзенең ирешә алмаган хыяллары өчен үкенеп, очып йөрергә теләгән күгенә соңгы кат карап калырга теләгәндәй, башын чөеп ята сыман тоелды. Сөяккә калган куллары гәүдәсенең буена сузылып салынган, бармаклары йодрыкка йомарлана төшкәннәр һәм алар тирегә кисеп кергән кислота, купорос эзләре, караеп торган зур-зур сөялләр белән кабарынып, бирчәеп торалар иде.

«Гомер буена эшләп-эшләп тә, ни ял, ни рәхәт белмәгән куллар», – дип, йөрәге әрнеп, уйланып торды Габдулла һәм ул исән вакытны саубуллашмый, тотып кысмый чыгып киткән кулларны хәзер барып тотмый булдыра алмады.

Мирхәйдәр абзыйны шәкертләр хирыссыз-нисез105. ул вакытта мөмкин булган һәм шәкертнең кулыннан килгән хөрмәтнең бөтенесен күрсәтеп җирләделәр.

Аннан соң Габдулланың кайгысы тирән уйлану белән алышынды. Ул иптәшләре белән бик игътибарлы, ләкин бик аз сөйләште, китап укымас, язу язмас булды, төсе, кыяфәте, үзен тотуы һәм сөйләшүе белән ул, үзе дә сизмәстән, кинәт олыгаеп китте. Ниндидер онытылган нәрсәне исенә төшерергә теләгән кеше шикелле, маңгайларын җыерып ул һаман борчылып йөрде һәм иптәшләренә таркау гына сораулар бирде:

– Кем, ди, нишләгән, ди? Кайсыгыз сөйләде соң? Кайдадыр, нәрсәдер булган… Кемнәрдер патшага каршы купканнармы, әллә патша мастеровойларга каршы нидер эшләгәнме?.. Әллә мин боларны барын да төшемдә күрдемме?..

Чынлап та, Габдулла үз-үзен белештерми йөргән чагында ниндидер өзек-өзек хәбәрләр ишеткән, ләкин алар аның авыр кайгы белән томаланган аңына үтеп керә алмаган, ләкин миенең кайсыдыр күзәнәкләрендә эләгеп калган килеш, хәзер берәм-берәм томанлы гына терелә, калка башлаганнар иде…

Иптәшләре аңа ул арада Җаек кешеләренең акылын биләп алган чын һәм уйдырмаларның бөтенесен сөйләп бирделәр:

– Мастеровойлар купкан икән…

– Студентлар патшаны үтерә язганнар икән…

– Патша тәхетен ташлап качкан икән…

– Җаекта атаман йортының нигезеннән ун потлы бомба тапканнар икән…

– Кышкы тәгътилгә106 кайткан студентлар Михайловскида флаг күтәреп йөргәннәр икән…

– Зур базарда бер кешене тотканнар икән, кесәсеннән баш сөяге төшергән бик күп кәгазьләр чыккан икән…

– Җаекта япон шпионнары йөри икән, алар койрыклы була икән, әмма койрыкларын чалбар балагына яшереп йөриләр икән. Беркөн шуның берсен мунчада тотканнар икән…

Габдулла газеталарга ташланды. Реакцион казачество органы булган «Уральский листок» Питер эшчеләре арасында чуалышлар турында язып китә дә моны япон агитациясенең нәтиҗәсе дип атый. Имеш, хәзерге көндә Балтыйк диңгезендә японнарга каршы оештырыла торган өченче эскадраны Тын океанга китермәс өчен, япон агентлары эшчеләр арасында коткы тараталар!..

Либераль юнәлештәге «Уралец» ның язуынча, ниндидер яшерен партия кешеләре эшчеләр арасында коткы тараталар, халыкны хәзерге көндә яшәп килә торган тәртипкә каршы баш күтәрергә өндәү алып баралар, шуның нәтиҗәсе буларак, Питер да Сенат мәйданында эшчеләр белән атлы казаклар арасында канлы бәрелешләр булган… Ләкин яхшыгамы бу, ямангамы, газета үзеннән бер сүз кушып әйтә алмый, дөресрәге, вакыйганың сәбәпләрен ачып бирүдән саклана.

Икенче көнне мәдрәсәдә шәкертләр арасында: «Михайловскида студентлар патшага каршы кәгазьләр ябыштырып йөргәннәр икән», – дигән хәбәр таралды. Габдулла тотты да тиз генә Михайловскига чапты. Кәгазь ябыштыру хәбәре дөрескә чыкты. Ләкин Габдулла аны укып өлгерә алмады. Ул килеп җиткәнче ябыштырылган кәгазьләр полиция тарафыннан ерткаланган, алар урынында ертылган кәгазьдән калган эзләр генә стеналарда агарып торалар, кыюрак һәм шундый эшләргә һәвәсчән кешеләр ак тапларга эләгеп калган кайбер хәрефләрдән сүзләр оештырырга азапланалар иде…

Әмма Габдулланың шәһәргә чыгуы бушка да китмәде. Ул Форштадт урамы буйлап конвой астында килә торган студентлар төркеменә очрады. Кылычларын кыныннан чыгарып өскә каратып тоткан стражниклар сагы астында дүрт студент килә, көн суык булуга карамастан, алар көмеш төймәле кара шинельләрен каптырмыйча, җилбәгәйләп, бүрекләрен артка чөеп киләләр, ниндидер тискәре усаллык чагылып торган йөзләре һәм күзләре: «Алып барыгыз, алып барыгыз, анда баргач, без нишләргә икәнне белербез!» – дигән кебек тоелалар иде. Габдулла аларның бу кыяфәтләренә сокланып, хәтта аларның кыюлыкларына бераз көнләшеп куйды:

– Кара, исләре дә китми үзләренең!

Габдулла бер нәрсәгә төшенеп алды: әлеге ябыштырылган кәгазьләргә боларның да, һичшиксез, катнашлары бар иде.

Мәдрәсәгә кайтып кергәч, Габдулла аптырап китте: мендәрләр һәм юрганнар, өстәл өсләрендәге китаплар үз урыннарыннан идән уртасына ыргытылганнар, һавада кәгазьләр һәм мендәр йоннары оча, шулар эчендә Ряхов һәм тагын ике полицейский әрле-бирле тузынып йөриләр, әшәке сүзләр белән сүгенәләр, юл өстенә туры килгән әйберне атлап чыкмыйлар, аяклары белән тибеп кенә очыралар иде.

Сәлүк суфи коты очып аралыкта утыра иде. Менә аның янына полицейскийларның кечерәк гәүдәлесе боҗыр кебек килеп җитте. Суфиның самавырны саклап калыр өчен сәке астын итәге һәм куллары белән каплап утыруында ниндидер шикле хәл күреп, ул сукыр картны бер якка селтәп җибәрде дә астан самавырны тартып чыгарды һәм ни өчендер эченә һәм морҗасына күз салып алганнан соң, аны идән уртасына күтәреп бәрде.

Бөтенесеннән бигрәк Ряхов шашынды. Кан алган күзләрен усал акайтып, ул шәкертләр өстенә карлыгып кычкырынды:

– Бөтенегезне тотып астырырмын! Юк, мин сезне биетермен әле! Мин күрсәтермен сезгә күрмәгәнегезне! Мерзавецлар! Сукин сыннар!

Габдуллага ул инде бу юлы элеккечә көлке булып түгел, бәлки куркыныч һәм чирканыч булып күренде.

Полицейскийлар киткәндә, үзләренә ияртеп әлеге чәчтарашлык белән хыялланып йөргән Сираҗетдин Билуковны да алып киттеләр: аның сандыгы төбеннән алар майлы кара чүпрәк эченә төрелгән һәм бик нык үткерләнгән «шикле» пәке таптылар.

Аннан соң тагын бер хәл булды. Мәдрәсәгә Тимерша килеп керде. Аның сул күзенең өсте маңгай аркылы кыйгачлап сыдырылган һәм канланып, кара көеп тора иде.

– Сиңа ни булды? – дип, Габдулла аңа ташланды.

– Берни дә булмады. Үрәтник камчы белән сыйлап алды.

– Ни өчен?

– Берни өчен дә түгел. Бүген иртән мастерскойга эшкә килеп керүем булды, үрәтник йөгереп килде дә камчысы белән тартып алды, менә шуннан шулай. Мин читкә тибәрелдем, берни аңламыйм: нигә, ни өчен? Шул ара мастерскойдан кычкыралар: «Мирвалеев, курыкма, бире кил!» Мин алар янына. Үрәтник акырына, ә мастеровойлар янына килергә курка. Эш болай икән: мастеровойлар эш ташларга булганнар, шуңа күрә үрәтник тыштан капкага берәүне дә җибәрмәскә азаплана. Шуннан соң мастеровойлар бөтенесе берьюлы капкага таба кузгалдылар. Үрәтник бервакыт урыныннан торып сызмасынмы! Үзе йөгерә, үзе сызгырта, малай! Ә без туп-туры Винклер заводына, аннан Макаров тегермәненә! Андагы мастеровойларны да эш ташларга димләргә исәп. Эш барып чыкмады. Винклер заводы янында безнең өскә атлы казаклар килеп чыкты. Ыгы-зыгы китте. Ну тегеләр кораллы, ничек каршы торасың? Таралдык. Мин слесарь Ваня белән идем. Юлда бу миңа әйтә: «Син, Мирвалеев, өеңә кайтма, – ди, – полиция хәзер мастеровойларны ауларга керешер: тотып, кайсын эшкә, кайсын төрмәгә озатыр. Ә синең маңгаеңда әнә нинди билге: забастовщик, значит. Без әле тагын җыелырбыз, син безнең белән связь тот!» Шуннан менә мин синең янга килдем. Өйгә кайтып булмый. Үзебезнекеләр чакырмас борын эшкә дә чыкмыйм. Мин бөтен күңелемне биреп эшләргә тырышам, ә ул миңа камчы белән суга. Ни өчен?..

Моңарчы дәшми йөргән бу эшченең күзләре хәзер ачу белән янганын күреп, Габдулла бик нык гаҗәпләнде: «Кара син! Хәтта мыштым Тимерша телгә килде! Әнә кая таба бара эшләр! Ә мин? Нигә болай мин генә хәрәкәтсез?»

Үз-үзеннән канәгатьсезлек Габдулланың эчен тырнады. Ләкин ничек эш башларга, нәрсәдән башларга? Кем аңа юл күрсәтер?

Ул инде бу сорауларын Сәфәр алдында да, Исагулов алдында да куярга теләп карады. Тик ул алар белән очраша алмады. Мондый хәлләрдә акыллы киңәш сорап бара торган бер генә кеше калды: Әхмәтша учитель. Габдулла тотты да учителенә китте.

8

– А, Габдулла дус, күптән күрешкән юк. Кара, бөтенләй үзгәргән, өстендә кара пальто, мин сиңайтим, каты якалы тужурка, чәчләр җитү, каралып мыек чыгып килә, бөтенләй студент булган бу! Тик менә ябыга төшкән, авырып алган дип әйтимме, әллә укулар бик авырмы, гыйлем алу – энә белән кое казу шул ул!..

Карт учитель үзенең шәкертен шундый сүзләр белән каршы алды һәм, алгы бүлмәдә өске киемнәрен салдырып алып куйганнан соң, аны түр бүлмәгә алып керде. «Картның кәефе күтәренке бүген. Нигә икән?» – дип уйлап алды Габдулла. Ләкин керү белән каушап калды: бүлмә уртасындагы өстәл янында киң җилкәле, зур гына чал чәчле, зур борынына киң көянтәле пенсне утырткан, калын мыеклары тәмәкедән саргая төшкән берәү бик мавыгып китап актарып утыра иде.

Әхмәтша, шәкертенең каушап калуын күреп, аны тынычландырырга ашыкты:

– Габдулла, мин сезгә – шәкертләремә сөйли торган идем бит, минем Сергей Константинович дигән дустым бар, дип. Менә ул үзе инде, таныш… – Аннан соң ул: – Серёжа, менә мин татар яшьләренең алдынгыларыннан берсе белән таныштырыйм әле үзеңне, – дип, әлеге чал чәчлегә эндәште.

Шунда гына чал чәчле күзләрен китаптан Габдуллага күтәрде һәм, урыныннан кузгала төшеп, аның сузылган кулын кысты:

– Мин үземнең танышларым санының алдынгы яшьләр хисабына үсүенә шат, – диде ул һәм, карт учитель белән шәкерт арасында башланган әңгәмәгә юл куеп, күзләрен яңадан китапка күчерде.

Бу – Казан университетын бетергәннән соң, анда земство врачы булып эшләгән һәм заманының атаклы марксистларыннан берсе белән хат алышканы сизелеп, хөкүмәт түрәләре тарафыннан ераграк, эшчеләр хәрәкәтеннән читтә яшәүче, казах далаларына олактырылган карт революционер иде. Ул Казанда чагында университеттагы этнографик җәмгыятьтә Каюм Насыйри белән очрашкан һәм аның белән дуслашып киткән иде. Бу дуслык Каюм Насыйрида күрәзәлеккә каршы көрәшү, дәва үләннәре җыю һәвәсен кабызып җибәрде, ә Сергей Константиновичны мәгърифәтче ясады, ул, врачлыгы белән беррәттән, өязләрдә «инородецлар» өчен өчьеллык земство мәктәпләре ачу эше белән мавыгып йөрде. Алар икәүләп татарлар өчен беренче газета чыгару теләге белән дә кабынып йөрделәр, ләкин аларга бу эшне хөкүмәт рөхсәт итмәде. Беренче тапкыр Сергей Константиновичны Әхмәтша белән Каюм Насыйри таныштырды. Хәзер Сергей Константинович Уральск өлкәсенең Тимер районында казахлар арасында врачлык итә һәм вакыт-вакыт үзенең Казан дусты Әхмәтша янына килеп чыккалый иде.

Габдулла бу картның китапны укып, алдындагы кәгазьгә ниләрдер яза барганын күзәтеп: «Нәрсә яза икән? Бу картның язганы тикмәгә түгел, без белмәгән бик күп нәрсәне белергә тиеш бу карт», – дип уйлап алды һәм учительгә борылды:

– Әхмәтша Җаббарич, – дип, гадәтчә эндәште ул аңа, – сез ялгышмадыгыз, мин авырып яттым һәм соңгы вакыйгалар турында берни белмим, – диде.

– Шулаймыни? Коточкыч хәлләр булган бит Питерда, – дип, карт учитель Сенат мәйданына эшчеләрнең хатыннары, балалары белән бергә үз хәлләрен, авыр язмышларын патшага сөйләп бирү һәм аның сүзен ишетү өчен килүләрен, анда бу коралсыз халыкны атлы казаклар кургаш ядрә һәм сөңге белән каршы алуларын, меңнәрчә халыкның ядрә һәм сөңгедән кырылуын, казак атларының тояклары астында калып һәлак булуын, шуңа җавап итеп бөтен Русия күләмендә эшчеләрнең бер-бер артлы эш ташлауларын дулкынланып сөйләп бирде.

Габдулла, учителе сөйләгән коточкыч хикәя тәэсире белән һәм Сенат мәйданындагы хәлләрне күз алдына китерергә тырышып, бераз сүзсез торды. Аннан соң, бу вакыйгага эшчеләрнең эш ташлау белән җавап бирүләрен искә төшереп:

– Ә без соң нишләргә тиеш? – дип сорамый булдыра алмады…

Ләкин моңа карт учитель җавап биреп өлгермәде, Сергей Константинович, укып утырган китабының бер җиренә бармагы белән төртеп: «Менә!» – дип куйды. Әхмәтша да, Габдулла да аңа әйләнеп карадылар.

– Афанасий Прокофьевич Шалов моннан кырык ел элек әле «Татарларны һәм Көнчыгышның башка халыкларын гомуми Европа семьясына кертү, аларга белем һәм ирекле хокуклар бирү безнең бурычыбыз» дип язган… – Ул, мәгънәле генә баш бармагын күтәреп, Габдуллага бик җитди итеп карады, әйтерсең бу эштә бөтен мәсьәлә аңа терәлеп тора. – Ирекле хокуклар… Аңладыгызмы? – Ул урыныннан торды һәм Габдулланың янына ук килде. – «Без нишләргә тиеш?» дип сорадыгыз сез, егет! – дип дәвам итте ул. – Эшне патша хөкүмәтенең уттан да яман курыккан нәрсәсеннән – берләшүдән башларга кирәк. Бит патшалык итүче династиянең тарихы халыкларны аеру, бүлгәләү политикасына корылган иде – алай идарә итү җиңелрәк…

Сергей Константинович ачыну катыш дулкынлану белән татар, чуваш, мордва халыкларын көчләп христианлаштыру турында сөйләп бирде.

– Булмаса иде шул миссионерлар, – диде ул. – Лука Конашевичлар, Амфитеатровлар, Ильминскийлар, – булмаса иде шулар, татарлар һәм башка халыклар рус культурасын үзләштерүгә үзләре үк ирекле рәвештә, әллә кайчан, моннан күп еллар элек җиң сызганып керешкән булырлар иде…

– Һәм әгәр дә ул миссионерларга безнең татар муллалары ярдәм итмәгән булсалар, – дип өстәде Әхмәтша.

– Һичшиксез, – диде Сергей Константинович, – православие белән ислам шул ук бер медальнең ике ягы бит! Бер вакыйга минем исемдә.

Һәм ул яшь чагында Казанда кара динче Ильминскийны күмүне үз күзе белән күргәнлеген, аның мәетен Казан муллалары кайгылы башларын аска игән хәлдә озата баруларын сөйләп бирде:

– Икенче төрле булу мөмкин түгел иде, Ильминский бит «инородецлар» ны гимназиягә кертүгә каршы көрәште, гимназия белеме алган инородец «политика» ны аңлый башлый дип курыкты ул. Ә муллаларга шул гына кирәк иде… Нәкъ шул чорны, – дип дәвам итте Сергей Константинович, – онытылмас дустым Каюм Насыйрович белән без икәүләп беренче татар газетасы чыгару турында губернаторга прошение биргән идек. Безнең үтенечне губернатор кире какты һәм моннан соң андый эшләр белән шөгыльләнмәскә кисәтте. Хәтеремдә, һәм мин моны бервакытта да онытачак түгелмен: Каюм Насыйриның бу кире кагып язылган кәгазьне укыган чагында күзләре яшь белән тулды. Бу яшьләр миңа аныкы гына түгел, бөтен татар халкының яше сыман булып тоелды. Менә шулай, минем кадерле дустым, – ул үзенең кулларын дусларча Габдулланың җилкәләренә салды, – мин – карт рус һәм син – яшь татар бергәләп бу яшьне сөртергә һәм мәңгегә сөртергә тиешбез…

Бу сүзләр Габдулланы ирексездән кабындырып җибәрде. Сергей Константинович аның күңелен фикерләренең яңалыгы һәм үзенең хосусый ягымлылыгы белән биләп алды. Шул минутта Габдулла шушы чал мыеклы земский врач ни әйтсә, шуны үтәргә әзер иде. «Әйтегез, һәм мин берни алдында тукталып калмаячакмын!» – дип, ул чак кына ычкындырып ташламады.

9

Учителеннән Габдулла күп нәрсәнең серенә төшенеп кайтты. Әллә кайчаннан бирле Сәфәр яки Исагулов өчен әзерләгән: «Халык бәхете өчен көрәшүче бу яшерен оешма кешеләрен каян табарга, аларга үзеңне ничек тәкъдим итәргә, ничек аларга кушылып китәргә?» – дигән сорауларның җавабы үзеннән-үзе чишелде.

– Аларны эзлисе юк, – диде, гади генә иттереп, Сергей Константинович аңа, – без шундый вакыйгалар алдында торабыз ки, тиздән яшерен көрәшүчеләр дә, ачыктан-ачык баш күтәрүчеләр дә Ватан һәм халык бәхете өчен бер сафка тезелеп, янәшә торып көрәшәчәкләр…

Егерменче гыйнварда төнгә каршы Макаров тегермәнендә бик көчле ут чыкты. Ялкын башта түбә өстенә күтәрелде, аннан соң, бөтенләй күтәрелеп китәргә көч таба алмагандай, түбә астында һәм йорт эчендә дөрләп китте. Ике катлы бинаның тәрәзәләре эчтән тетрәп янган кызыл ут белән балкыдылар.

Макаров тегермәне кечкенә шәһәр тормышында әһәмиятле генә урын тота – үзенең гудоклары белән ул вакыт билгели иде.

– Макаров сызгыртты, тор тизрәк, – дип, хатыны ирен эшкә уята.

– Әнә Макаров сызгыртты, минем әле самавырым да куймаган, – дип, хатын-кыз чиләккә, суга омтыла иде.

– Гайнулла карига чыгасы килми, үзенең сөйгәне белән сүз куешкан Сания качар сәгатен Макаров тегермәненең иртәнге гудогына билгеләгән, – дип сөйлиләр.

Бүген янгын чыгу хәбәре искиткеч бер тизлек белән шәһәргә таралып өлгерде.

– Үч итеп төрткәннәр икән!

– Тегермәннән алып китеп ябылганнар өчен!..

Бу хәбәр янгынга гомуми вакыйгалар белән бәйләнешле серле төс бирде. Суыкка һәм ярым төнгә карамастан, тегермән тирәсендәге урамнарны халык сырып алды. Ут шәүләсе, бер кабынып, бер сүрелә төшеп, кешеләрнең йөзләрендә чагылып торды. Тегермәннең гудогы, күңелләргә шом биреп, бертуктаусыз улады.

Әйтерсең бөтен Җаек килгән иде бу янгынга. Габдулла монда бер дә уйламаган кешеләрне очратты.

– Габдулла, син түгелме соң, улым? – дип, берәү аның җиңеннән тартты.

Габдулла әйләнеп карады. Аның янында Алты-биш Сапый басып тора иде. Ул янгын турындагы сүзләре белән беррәттән үзе белгән башка хәбәрләрне дә тезеп сөйләп алып китте:

– Менә бит! Бер дә генә дөньяда «мин, мин» дип күкрәк киереп йөрергә ярамый. Макаровны әйтәм. Кичә тегермәнче иде. Ә бүген бөтенесе көлгә әйләнде. Хәтсез страховой ала инде ул. Каерып ала инде ул аны. Шулай да, ничә генә әйтмә, дөньяда берни мәңгелек түгел, уйлап карасаң. Бар да фани. Әле Бәдри абзый сине сорап торды…

– Нинди Бәдри абзый?

– Кушлавычтан Бәдри абзыйлар килеп төште бит, син ишетмәдеңмени әле? Йорт-җирләрен сатып күчеп килгәннәр бит… Авылда рәт беткән… беткән. Бар да фани… Син дә менә безне бөтенләй онытып җибәрдең… Килеп тә чыкмыйсың…

Аннан соң каяндыр Гыймади килеп чыкты. Ул бөтенләй Сапый абзый сөйләгәннәрнең киресен сөйләп ташлады.

– Күрдеңме, Габдулла! – диде ул ниндидер күтәренке күңел белән. – Әйттемме мин сиңа!

Габдулла аның нәрсә әйткәнен исенә төшерергә теләп карады, төшерә алмады. Гыймади дәвам итте:

– Башланды бит! Кайчан булса да бер башланырга тиеш иде инде… Әбүгалисина хикмәтләреннән ким түгел монда эшләр! Менә күрерсең әле, монысы әле аның әлхәме генә… йөзтүбән килер әле!..

Тетрәп янган ут шәүләсендә аның күзләре коточкыч шатлык белән яналар иде. Аның абага чәчкәсен сагалап өзеп алу һәм бәхетле булу хыялы Габдулланың исенә төште. Әйтерсең Гыймади хәзер менә шул бәхет чәчәген сагалап, ниһаять, өзеп алган!

Тетрәнеп янган ут шәүләсе Җаекны басып торган төнге күкне ниндидер гадәттән тыш көч белән әллә кайларга хәтле югары күтәреп куйган иде. Габдулла артына әйләнде. Анда утка караган бөтен шәһәр өйләренең тәрәзәләре үзләре янган кебек ялкынланып тезелеп торалар, йөрәк бер куркып кысыла, бер ашкынып әллә кайларга очына иде.

Ләкин янәшә төркемдә бер мастеровой киемендәге рус кешесенең сүзләре янгын вакыйгасына бөтенләй икенче төс бирде:

– Бу ут нәрсә? Пустяк. Ул янар да сүнәр. Ә менә кешеләрнең йөрәгендә көйрәп яткан күмер кабынып китсә, аны сүндереп булмый инде, юк! Менә нәрсәне кабызып җибәрергә кирәк.

«Дөрес бит, корт чаккыры», – дип уйлап алды Габдулла һәм, мастеровойның сүзләренә теләктәшлек эзләп, тирә-ягындагы кешеләргә карады. Янгын шәүләсенә чагылган күзләр Габдуллага әлеге мастеровойның сүзләрен дөресләп янган кебек тоелдылар. Кешеләрнең башлары аша Габдулланың күзләре ерактагы шәһәр төрмәсенең тәрәзәләренә төште. Алар да, нәкъ бик күп күзләр сыман, ялкынга чагылып, чекерәешеп торалар. Габдулла шунда ук төрмәдә утыручы Сәфәрләр, Исагуллар турында уйлап алды: «Менә алар кешеләрнең йөрәгендәге утны кабызып җибәрергә теләделәр бит инде. Шуның өчен утыралар бит…»

Габдулланың, йөгереп барып, төрмәгә бәреп керәсе һәм ишекләрдәге авыр йозакларны ватып, бөтен тоткыннарны иреккә чыгарасы килде. Ләкин ул берүзе генә нәрсә? Бик кечкенә очкын. Күмәк көч белән китереп бәрәсе иде төрмә капкаларына! Ә моның өчен кешеләрнең йөрәкләрендәге ачу күмерен кабызып җибәрергә кирәк. Дөрес бит, ә? Нинди дөрес!

Габдулланы гадәттән тыш бер түземсезлек чолгап алды: «Тизрәк, тизрәк кабызасы иде бит!

…Җиһан апа әйтмешли, кизәнү генә булып калмасын иде инде. Суккач-суккач, челпәрәмә китерерлек итеп, берәгәйлерәк, берәгәйлерәк китереп сугасы иде! Бөтенесе өчен! Халыкның иксез-чиксез тамган күз яше өчен, хаксызга түгелгән каны өчен! Яңа бистәдәге Нигъмәтҗан абзый, Кырлайдагы Җаббар абзыйлар, аларның бәхетсез тормыш белән җәфаланган балалары Габделбәрләр, Тимриләр, Талиплар өчен! Кичерелгән бөтен үксезлек газаплары өчен!»

…Җаекка килгәннән бирле аңлашылмаган бик күп нәрсә Габдулланың башында үзенең чишелешен тапты. Ул үзен яңа гына тау тишегеннән якты дөньяга чыккан кеше итеп хис итте. Әбүгалисина да шулай бервакыт тау тишегеннән якты дөньяга килеп чыга. Әйе, әйе! Ләкин ул тау тишегеннән дөнья хәтле белем хәзинәсе төяп алып чыга. Ә Габдулла…

Ул моннан тугыз ел элек, шулай ук гыйлем һәм тәҗрибә алырга сусап, Җаек мәдрәсәсенә килеп керде. Ләкин ул анда бернинди белем алмады, киресенчә, шул «Җаек мәдрәсәсе» дип аталган тау тишегендә берни белми дөмегеп яшәде. Искелекнең кара көче «гыйлем» дип аның башына кибәк тутырды. Булмаса иде шул гомер эчендә Әхмәтша учительдән уку, рус әдәбияты белән танышу, Заһир Бигиев, Закир Һади романнарының тәэсире, ул, бәлки, Сәлүк суфи кебек дөм сукыр булып калган булыр иде.

Шулай дип уйлады Габдулла. Ул инде үзенең күз алдында яңа көннең таңы сызылып килгәнне күрә һәм шуның хакына үзенең җаны, тәне белән бөтен нәрсәгә – яшәргә дә, үләргә дә әзер иде!

Мәскәү, Казан, Уральск, Кырлай
1947–1953
105.Хирыссыз-нисез – үзләренә файда өмет итми.
106.Тәгътил – каникул.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
20 eylül 2021
Hacim:
561 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04263-7
İndirme biçimi:
Ses
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 2 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 2 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre