Ücretsiz

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Abonelik
0
Yorumlar
Okundu olarak işaretle
Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)
Yazı tipi:Aa'dan küçükDaha fazla Aa

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Моратов Г. В., төзү, 2021

«Акмулланың сүзе шул, кылсаң нәзар…»

 
Акмулланың сүзе шул, кылсаң нәзар[1],
Тереләй үлгәнгә исәп без бер мәзар[2];
Дуслар җыелып, мәҗлес хушлаганда,
Алдымыз әле дә булса кызма базар!
Бер лаикъ урынга туры килмәй,
Казакъта тинтерәп йөр азар-мазар.
Һәрнәрсәгә моң булып гомрем үтде,
Мондан болай тәкъдирдә калай[3] язар?
Карасаң, Акмулланың диваны1+ бу,
Диванда – шүлләгәнгә[4] ширбәтле су;
Бәйтенең бере көләр, бере сүгәр,
Туры сүз2+ берәүгә – им, берәүгә – у[5].
Тәзкирә[6] буламы дип язган булдык,
Хата булса, гаффарсыз[7], йа Аллаһу!
Күңел дәрде кузгалып тышка чыкды —
Тулган суң чыдатбады[8] эчтәге4+ бу!
 

I


Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!..

* * *

Казанда бер фазыйль чыкды алмас булып…

* * *

Сүз кузгар ул ир асыл – кирәк йирдән…


Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе

 
Казанда бер фазыйль[9] чыкды алмас булып,
Хасидләре[10] күбәйде гам-хас булып[11],
Мәгани җәваһирен[12] кулга элгән,
Хәкаикъ[13] диңгезендә гаувас[14] булып,
Мәйданда ул чыкарды артык гайрәт,
Мизмарда сабикълардан чыкды гъәсрәт[15];
Хәмде лиллаһ, бу диярда[16] бездән чыкды
Мәрҗани Шиһабетдин ахунд хәзрәт!
Караңгыда фанусны[17] кабызган ул,
Кайнар сөткә сары майны тамызган ул;
Янбугыссәлямәтдән[18] юллар ачып,
Әнһарелхәкаикъны[19] агызган ул.
Сүз кузгар ул ир асыл – кирәк йирдән,
Ходаем фирасәтле[20] йөрәк биргән;
Мөһәндисләр[21] сизмәгән йирдән казып,
Чыкарды татлы суны тирән йирдән.
Болагы[22] – саф, чәйгә һәркем су алгандай,
Хаклыкка чүлләгәнләр[23] куангандай;
Дөррәсендән[24] канча бала сөткә туеп,
Башкалар була калды су алгандай.
Тәхкыйкләрен[25] күргән адәм куангандай,
Голямага[26] сәрдар булып ту[27] алгандай;
Мөбариз мәйданына бу чыккан соң[28],
Батырлар була калды җугалгандай.
Аңлаусыз һичкем аңа тотынмасын,
Анау-монау кеше имәс[29] чобалгандай.
Палуанлардан[30] йыгълып бу күргән юк,
Бәйгене берәү алса – бу алгандай!
Мөселманга каршуга лаикъ имәс,
Инсафлы урыс күрсә инангандай,
Ул бер фазыйль галляма[31] – узган тапдан[32],
Хаззы[33] бар дәрәҗәи иҗтиһаддан;
Әгъдасенә[34] җан аямай каршы торып,
Аның өчен мөҗаһидмез[35] алгы сафдан.
Дәкаикътә[36] мөшкил чишеп калдырган ул,
Биш йөз елгы батырларны талдырган ул,
Мисленә әһле гасыр гъәдил тапмай[37],
Йөрәген мөганиднең[38] яндырган ул.
Һәр йирдә сәнәд[39] илә сүзе баһир[40],
Халенә къале[41] шаһид көндәй заһир[42];
Бу заманда туган юк аңа нәзыйр[43]
Мәгърифәтерриҗальдә[44] мондай маһир.
Үтә алмайлар эзендән басып аның,
Китә алмайлар юлындан ашып аның;
Хакъ нурын сүндерә алмай мөганидләр,
Күрә алмайлар галәмгә фашын аның[45]!
Аһ, дәрига[46]! Баралмадым кашына аның,
Сүзенә артыкча мин гашыйк аның;
Һәр тарафка сөйүледдәкаикъдан[47]
Агызган йиме гыйрфан[48] ташып аның.
 
* * *
 
Мин үзем бер дәрдемәнд[49] диванәмен,
Кайда бер тәхкыйк күрсәм, куанамын.
Бу затда гаҗәб тәхкыйк[50] күргәнән соң,
Биззарур[51] шул сәбәбдән хуб аламын.
Мин бер1+ арык бүредәй җилеп йөргән,
Куян, карсак, төлке исен сизеп йөргән;
Берәүе кулга төшсә, бере төшмәй,
Арык, аксак киз килсә[52], элеп йөргән.
Мәҗлесенә карай гына гаугамыз бар,
Кодыгына[53] карай гына каугамыз[54] бар,
Эрбет менән Мәкәрҗәгә2+ чама кайда —
Базарына карай гына сәүдәмез бар.
Бәхтемез ачылмаган без бер фәкыйрь,
Абыруем артык юк, эшем такыр.
Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым[55] бар3+,
Аның һәм бәгъзе йире какыр-макыр.
Ул заман китаб кайда бу замандай,
Йөримен тирән йирдән су алалмай;
Бер шәрик[56] калын китаб остап торса[57],
Кызыгып, мин фәкыйрьнең күзе алаңдай.
Үгәй ана кулында йәтим калдым,
Андан да бик эрәтем китеп калдым.
Өстемдә керле күлмәк, йыртык дамбал[58],
Кайда мелла[59] бар дисә, йитеп бардым.
Фәкыйрьлекдән артык фән күрә алмадык,
Шәһәр чыгып, алыс юлга йөрә алмадык;
Мәргәннәрне танырлык хәлемез бар,
Шул сәбәбдән сабыр кылып тора алмадык.
Аз гына дәресем бар кыш вакытда,
Китаб карау – гадәтемез буш вакытда;
Бездән дә фәйзъ бабы[60] бикләнгән юк —
Аңлаймыз кәеф килгән хуш вакытда.
 
* * *
 
Уйламаңыз «Җарудә»не4+ күргән юк дип,
Әгәр күрсә, гыйбарәтен белгән юк дип.
Кадәри халь[61] садак тарткан[62] егетләр бар, —
Уйламаңыз дөньяда мәргән җук дип5+.
Мәргәнгә Ходай бирсә туры сәһем[63],
Аңа булса мөкарин туры фәһем[64],
Гатасына манигъ юк[65], – беләсезме?
Къәдде гыйлем көлле аннас мәшрәбеһем,
Тәгаррызга минем нә микъдарым бар?[66]
Үземнең ноксаныма[67] икърарым бар;
Без – кырмыска, сез Сөләйман6+ булганда да,
«Фә-әйнә тәзһәбунә?» дән әхбарым бар![68]
Дамелла икәнеңез исемездә,
Фәкыйрьне дә алыңыз исеңезгә;
Акырын җәяүләтеп артка төштек,
Акмулланы фәлән-төгән дисәңез дә.
Ирнең хәле беленер ләфыз атса[69],
Кемнең хәле беленер мөбһәм ятса[70]?
Мәгърифәгә[71], сыйфатка ярап китә,
Некирә бер вәҗһедән тәхсыйс тапса[72].
Берәүгә морад булса хакъның яды[73],
Мәгърифәт микъдарында аңа бади[74].
Әлһади әсмасына мазһар булыр:
Истигъдад, кабилият, шарты гади[75].
Һәркемгә хазз бирелгән кыйсмәт берлән[76],
Ирләргә нисбәт бирмә хиссәт[77] берлән;
Тәхкыйрьгә[78] меллалыкның хаҗәте юк,
Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!
Дәрдсезләрнең эше юк һиммәт берлән,
Һиммәтленең[79] кулы кыска кыйльләт[80] берлән;
Халыкның нәзарында[81] хур күренеп,
Гомре үтәр бичараның зилләт[82] берлән!
 
* * *
 
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Анчә күз алартманыз хиддәт берлән;
Ниһайя булса мөкайяд йә мәъүл[83]:
Хәрәм-хәләл шәхсенә нисбәт берлән.
Һәр фәндә шигырь менән китаб тулы.
Карасак, ияләре кандай[84] олы!
Газалидәй7+ риҗальгә[85] кем туктамай,
Үзеңез дә беләсез, Алла колы!
Әһле дәрд шагыйрь булса, үзен – малик,
Булмаса, шигырь менән вирдән тарикъ[86]:
Мотлака мәнгы кылмак[87] уңай булмас,
Һәм йәнә, ләһү булса, ләм йөбарик[88].
Шагыйрьләрнең әксәре әһле салик[89],
Әйткәнләр ничә төрле көйгә салып,
Вәхшәтдә шигырь түгел – җыр җырлаган
Әзһәде сәхабәдән[90] Ибне Малик8+.
Шигырь дөрест – нәсихәтне хамил булса[91],
Иясе кадәри халь гамил булса[92];
Ишеткән адәмнәрне йылаткандай,
Вәгазь менән гыйбрәтне шамил булса[93].
Киткәнләр кандай ирләр гәүһәр сачып,
Аларның эшләренең юлы ачык.
Гаҗаиб кыйммәт әсәр калдырганлар,
Хикмәтнең мәхзәнендән мисраг ачып[94].
Һәр җандар[95] сәйран кылыр сәбилендә[96],
Былбыллар җәүлан кылыр[97] сәрирендә[98],
Әсаҗигылькәләмне тәхмир кылды
Ходаем фөсәханең замирендә[99].
Кандай рижаль туган юк йир йөзендә —
Остазның нәтиҗәсе тәлмизендә[100].
Җариядән тәганни вакыйг булган[101]
Гаед көн рәсулулла дәһлизендә[102].
Мәкъсудны бу урында кылдык нәфад[103],
Иншалла, карышмас әһленнәкъкад[104],
Җарияне тәмкиндән заһир – дәлил,
Шаригънең сөкүтендән җәваз мөфад[105].
 
* * *
 
Бер китаб бар, иясе кайсыңыз ул?
Китабында исме юк, шәхсе мәҗһүл[106],
«Тәварихел-Болгар»9+ дип исем биргән,
Эчендә сәвабендан[107] хатасы мул.
«Назурә»гә10+ бер мөганид[108] батыр икән,
Тиз керсә ярар иде оҗмахка шул!
Үз тарафын күтәргән күккә чаклы,
Муллалары булган соң үзенә кол.
Борадәр[109], сезгә үтенәм сәлам язып,
Күзең сал: Мәрҗани – ул Тимер казык!11+
Булмаса, кыйбла тапмай адашырсың,
Караңгыда җүн белмәй юлдан язып!
Имгәнеп, коры, бикяр[110] азапланма,
Бакыр чыкмас урындан алтын казып!
Төлкедәй йөгрекмен дип ашсаңыз да,
Сыйракдан ала торган мин бер таз эт[111].
Бу сәбәбдин сезләргә сәлам язам,
Бу якка килеп ятыр сезнең азан;
Ир булган ирәнләрне хур тотмаңыз —
Гатасына[112] шарт имәс Кышкар12+, Казан.
Әдәбсезлек имәсме[113] бу кылганың:
Ишәккә тиңәрәсез ир толпарын!
Мөхакәмә кылмас дип уйладыңмы,
Сукыр дип белепмидең йортның барын?!
Сезләргә таң каламын уйлай-уйлай, —
Калайынча[114] сезнең як зиһен куймай?
Болытдай, көннең нурын пәрдәләгән
Сезләргә шул сәбәбдин күңел тулмай!
Хәленчә голямага мәдех[115] лаикъ,
Вәләкин һәр кош очып лачын булмай.
Мондан башка әйтер сүзем тулып ятыр,
Тәгъийнләп һәрбер сүзне әйтеп булмай.
Эшеңез мөзәйяндер вәһмеңездә,
Сүзеңез мөбәйяндер зәгъмеңездә[116],
Мең мулла рәдд кылсаңыз[117] – ни кайгы бар? —
Дустлар да бар кагарлык рәгъмеңезгә[118]!
Җик күргәч, бер яланы ябарсыз сез,
Кик кылгач[119], бер караны ягарсыз сез;
Арткы як ачылганның ачуындан,
Әлбәттә, бер яман ат тагарсыз сез.
«Бәркыльвәмиз[120]»13+ чигәңезгә чирткәндәй соң,
Чаяндай, чыдай алмай чагарсыз сез.
Ул фазыйль Газалидәй булсадагы,
Рәдденә тәһафөтләр14+ язарсыз сез[121].
Хәкаикыльголүмдән әгъраз кылып,
Киберсеп, ул ягына нәзарсыз сез[122].
Үзеңездән бер фазыйль була калса,
Иттифакы җәмилгә[123] – начарсыз сез;
Хәсәд бәгьзы гадаүәткә мөбдаэ булып[124],
«Фә-исляху!»[125] әмерендән качарсыз сез.
Арыслан берлә алышып арыклаган,
Хәсәд берлә саргайган аҗарсыз[126] сез.
Әлбәттә, инде мине сөймәссез сез,
Бер бичара хакъгүй[127] икән димәссез сез.
Карендәш, бер инсафка килсәңез ни? —
Фиргавеннең15+ варисы имәссез сез!
Борадәр, минлекне куй галялхосус[128],
Мин-минлек иясенә китерер носс[129],
Мәрҗанигә алышырга кем чыдасын? —
Куәсенә дәлаләт кылса носус![130]
Фазыйльне фазыйль белсәк, эчен көймәс,
Һәркачан тәвазыйгда бармы нәкыс[131]?
Батыр менән көрәшсәң, сау калмассың,
Аяймын, бил-умыркаң өзелсә, дус.
Ул сезгә җәүһәр җыеп нәсар кылды[132],
Инде син кадерен белеп итәгең тус[133];
Ала алмай ул җәүһәрдән коры калсаң,
Бәхтеңнең шомындан, бел, артыңны кыс!
Кил, зинһар, борадәрем, инсафка кил,
Куәтең канча[134] икән – чамаңны бел!
Халь килсә, аның эшен сез дә эшләңез.
Булмаса – файда бирмәс такылтак тел.
Белгәнгә нигә эчең көя синең? —
Эшен күр моталәга иясенең[135]!
Һәр фәннең бер сайлаган риҗале бар, —
«Иясе серен белер биясенең».
Керләсәң һәрнәрсәне – карайтырсың,
Хасидсез[136] андай фазыйль калай[137] торсын?
Исламбул, Мисыр, Шамда16+ нәзыйре юк[138], —
Кышкар, Казан, Дагыстан болай торсын!
Бу чакда һичкем аңа тиң килмәйде,
Бу яклар һичкемне аңа тиңәрмәйде.
Батырлары мәйданга чыгып күрсен,
Булмаса, «ул белмәй» не кем белмәйде?!
Үлчәде истыйрлябен мөһәндисләр,
Тәхкыйкын тәхсин күреп мөбарисләр[139],
Һәр йирдә табгы сәлим[140] әфазыйльдән[141],
Хосусән Труйски17+ мөдәррисләр.
Хосусән хаҗи хәзрәт кылды тәсдикъ,
Ушандак[142] ишан хәзрәт галяттәхкыйк[143]18+ —
Фөкарага[144] кыйблэ-и хаҗәт булган,
«Хәвалиһе мин көлли фәҗҗе гъәмикъ»[145].
Болар да сез белгәнне белгәндәйләр,
Китабны сез чамалы күргәндәйләр;
Шаһбаздай[146] ялтыраган бер шоңкарлар,
Тойгынның[147] аягындан элгәндәйләр.
Моталиб талиядә хәккан мәркат,
Мәкасыйд талиядә хакка миръат[148],
«Игътибар» да игътибарга алган икән
Хөрмәтле Ризаэтдин19+ – бер кямил зат.
Җөмлә дилсаф[149] әһле инсаф алды гыйбрәт,
Казанга бу сәбәбдин килде фәхрәт[150],
Рөтбәсенә мөтталигъ мөхлис икән[151]
Дамелла Борһанетдин казый20+ хәзрәт.
Әлхасыйль[152], күп әфазыйль салды колак,
Барып табып әйтүгә телем чулак;
Мәмсәви дамелланың21+ мәдхе калай?
Ләззәтле гыйбарәте – егет сымак.
Гайре чит вилайәтдән[153] ничә ирләр,
Исламбул, Һиндстандан мөшаһирләр[154]
Китабларын кабул кылып бастыртканлар22+,
Чалкаеп йөри бирсен мөкябирләр[155]!
Тәгассыбын[156] калдырмас бозык замир[157],
Сусыныңны23+ кандырмас корык гадир[158],
Ай торганда чулпанга гашыйк булган, —
Ни кылсын көннең нурын ул бер зарир[159]!
Ай булмаса, йолдыз берлә төн яктырмай,
Фәркъдандан24+ мөстәгъни бәдре мөнир[160],
Замирем мөзәккәр[161] дип мактанмасын,
Кояшка хурлык бирмәс тәэнис замир[162] 25+.
Ничә мин-мин дигәнләр йоксын ачкан,
Гафләтдән тәнбиһ кылган бу бер нази[163],
Җиһанда хале гайан къале бәйан[164] 26+,
Әфазыйльдән мөсәлләм җами гафи[165];
«Җәлал» га хашиясе[166] 27+ аңа шаһид,
Нә кадәр мәдех кылсак, шунчә җәдир[167].
Ливаъи тәхкыйкатьне хамил булга[168]
Мөбариз[169] арасында бу – бер әмир!
Җәридәи замандай җәмал ачы[170],
Күргәзде йәде бәйза28+ ялгыз бу ир.
Кайсысындан күренде мондый бәйан?
«Өййәһум йүнәббиъүкә мисле хәбир?»[171]
«Хикмәте балигасе»29+ кандай икән?
Зәукы сәлим[172] иясенә балдай икән;
Осуле хәкаикъны хамил булган[173]
Адәмнең тәнендәге җандай икән.
Хәдисдә[174] мәһарәтен нәзар кылсаң,
Әсхабдән ишеткәндәй30+ аңлай икән[175].
Мондай гали галимгә тел озаткан —
Ул үзе дүрт аяклы малдай икән!
 
* * *
 
Казакъча шигырь яздым ачык кылып,
Хасидләрнең йөрәген ачындырып.
Тәхкыйкләрен күргән соң куангандан,
Китабларын карыймын да гашыйк булып.
Тәсныйфлары басыйрәтне ярук кылган[176],
Нәфис, хәсис[177] арасын фәрекъ кылган[178];
Адашканда киз килеп[179] балга төшкән —
Мин байгыш бер кырмыска гарык булган.
Унбиш ел «Назурә»сен алганыма,
Карай-карай баш очыма салганыма;
Шифаи садр андан хасил итдек[180],
Эленмәй хасидләрнен кармагына.
Морадлары мөкябәрә[181] булгандай соң
Хасидләр күз салмайлар аръягына;
Гавайлары, мулласына табигъ булып[182],
Дөрләтеп ярып йөри ярмагына[183].
Нигә мончә безләрдә әдәб кыска?
Кәмаләт болай торсын – гакыл вуста[184].
Бер йиргә килештереп хат язалмай,
Берәүне яманларга кандай оста!
Бәгъзесе укый да алмай гыйбарәтен,
Кямилгә кандай кыла хәкарәтен?
Дамеллалар бәгъзесе, белә торып,
Хасмының морад кыла хәсарәтен[185].
Әдвия хамил булмас бәгъзе мәрыйз,
Нәсихәт кабил булмас фәззы гализъ[186].
Шәятыйнның[187] әбһәрен[188] өзеп киткән —
Атылып түбәсендән «Бәркыльвәмиз[189]».
«Җарудә» иясенә сүземез юк,
Аларга каршы килер йөземез юк,
Рәхимуллаһи рәхмәтән васигатән[190],
Дөньяда сүземез бар – үземез юк!
Ул да бер галим икән сөйләй торган,
Голяма мәҗлесендә мәйдан алган,
Морадына монафины[191] сөймәй торган,
Курае килешкәндә көйдәй торган.
Без дә күрдек угының аткан йирен,
Кай йиргә угы төшеп яткан йирен, —
«Фәликөлли вәҗһәтин муәҗҗиһәтин»[192],
Бәрәкалла, килештереп тапкан йирен.
Ана шәрик дамелла Мөхибулла31+,
Раббани голяманы мөхиб мулла[193],
Әүвәлдә кырын-ярын йөреп иде,
Ахырында кайтып булды мөхикъ[194] мулла.
Дамелла Рәхмәтулла аңа нәзыйр[195] 32+,
Тәхрират иттилягъда рәүшан замир[196],
Мәрхүмләр Мәрҗанигә гъәкс төшкән[197],
Аларга һәм мөтабигъ җәме гафир[198].
Остазлары Кышкар хәзрәт33+ алга чыккан,
Галялхосус кәлямдә34+ данга чыккан,
Бәрагатьдә[199], дамелла Мәчкәрәдәй,
Күп галимләр, мөдәррисләр андан чыккан.
 
* * *
 
Курса хәзрәт35+ алардан борын булган,
Мәдехка ул бер лаикъ урын булган,
Ул, мәрхүм, Мәрҗанидәй мәфтүн булып[200],
Күп галим ул газизгә кырын булган.
Бу зат һәм үз гасрында әгъля галим[201],
Хасидләрен мөбтәля табгы сәлим[202],
Артына бераз әсәр ташлап киткән,
«Камигыльбидәга»36+ гүя сәйфе сарим[203].
Һәр бәндә хәзинәсен идәр изһар[204],
Вәләкин хәзинәдә тәфаүәт[205] бар;
Ни бар-югын белерсез – дөкян[206] ачса,
Һәркемдә бер сәүдә бар хале микъдар[207].
Вәләкин Мәрҗанинең эше башка,
Йылкының толпарындай йолдыз-кашка.
Алыстан шәгъшәгасе[208] балкып торган
Җәүһәрдәй кундырылган алтын ташка.
Кай эше ул фазыйльнең таң калмастай,
Кай сүзе ул кямилнең күз салмастай? —
Дәрденә дәрдемәндләр шифа тапды,
Сукырлар күзен ачды карманмастай!
Сәрхәбадлы[209] кешеләргә бик килешде,
Булдылар аяк-кулы сызланмастай.
Кәмале йир йөзенә мәшһүр булды,
Булдылар яманлауга алданмастай,
Әсмаэи мөстәүрәдән җәмал ачып[210],
Әхбабын[211] гашыйк кылды җан калмастай;
Шәҗәрәи дәлилнең[212] тамыры тирән, —
Алай-болай койынга[213] кузгалмастай.
Беркеткән хөҗҗәт[214] берлән мөддәгасен[215],
Остайы сылу[216] җунып салган таштай;
Эше пөхтә машинаның, ширазындай,
Җебенең төйгән йире таркалмастай.
Хасидләрнең йөрәкләре салмакланды,
Кирәсе[217] авыр булды тарталмастай.
Батырларның кылычындан каяу чыкды,
Кайтадан эшкә кереп ялганмастай.
Айрылдылар күп хасидләр әдәбендән —
Хасыйле тәкәбберлек сәбәбендән;
Мөганид[218] күркәм йиргә күзен салмай —
Мәкъбулатка тәмәррөн гадәмендән[219].
 
* * *
 
Адәм кямил булмады кайнап пешмәй,
Мәхәббәт фәнҗанендән[220] шәраб эчмәй.
Дошманлар хәбаләне[221] салып карай —
Тургайның тозагына лачын төшмәй.
Һавада ул бер шоңкар әйләнә очкан,
Без йөрәмез кара коштай эзләп тычкан;
Төлкеләр анда чыдап тора алмайлар,
Гүя бер киң апандан[222] йөрәге очкан.
Без сатдык меллалыкның коры атын,
Бездән артык яулыклы дөрест хатын;
Күңлемезне бер сындырып еламаймыз,
Уйланып гарасатның вәкафатын[223].
Ашкан бер галим чыкса – яманлаймыз,
Мәҗлесне гайбәт илән тәмамлаймыз;
Эшемез йә истиһза[224], йә хәкарәт,
Үземезне һәр гайбдән амандаймыз[225].
Яхшыны сүккән илан аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты[226] 37+ китмәс;
Саф алтынны нәҗескә буяу илән
Нәҗес китәр алтынның заты китмәс!
Кыйсык ук аткан менән туры китмәс,
Күңелдән яман сүзнең куры[227] китмәс,
Котырган эт һава карап өргән менән
Асманда торган айның нуры китмәс!
 
* * *
 
Ул[228] ирде шәмсе базыгдан[229] 38+,
Мөнәүвәр бәркы лямигъдан[230],
Галәшшәэн моназигъдан[231], —
Җөда булдык[232], дәрига, аһ!
Аның шөһрәтдә гонваны:
Мөхәкъкак дөрре мәрҗани[233],
Хәкаикъ гыйльменең кяне[234], —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Ки яздым мәрсия бән хар,
Хасаисын[235] кылып изһар,
Бу хиндә[236] юк аңа мәгъяр[237], —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның фәкъденә күп пишләр[238],
Көенде барча дуст-ишләр —
Труйский мөдәррисләр, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның фазлына һиб гонван[239],
Тәсанифы – ачык борһан[240],
Басыйрәтне[241] ачык кылган, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Качан ул зат китеп барды,
Казан күрке китеп калды,
Һәммә әхбаб[242] йәтим калды, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның мәддахы бихәддер[243],
Дагыстан, Һинддә бигадәддер,
Бәнем мәдхем вәкахәтдер[244], —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Бәрагатьле шәһамәтдә,
Бәлигышшәэн нәҗабәтдә,
Бәдигылькъаль ләтафәтдә[245], —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Мөхәддис җамигыль әхбар,
Мөхәкъкыйк хавиел әсрар,
Мөдәкъкыйк кяшифеләстар[246]39+, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Сәкыйулла рухә һәр ань,
Зөлял гафвилә гофран,
Фиракына йөрәк голйан, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Гыйнайәт кылса[247] ни, йа рабб,
Үзем байгыш, атым арык,
Казан шәһренә бер барып
Күралмадым, дәрига, аһ!
Илаһи, җөмлә хаҗәтем,
Кабул әйлә мөнәҗәтем[248],
Кабахәт җөмлә халәтем, —
Түзалмадым, дәрига, аһ!
Аның мәдхендә бән газиб,
Казакъча бер бәет язып,
Тараттым йортка бән таз эт[249], —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
 
* * *
 
Акмулла, күп сөйләнмә, инде җитәр!
Үзеңнең кайгыңны күр, гомер үтәр.
Яхшының алдын бераз күреп идең,
Имәс идең[250] юл күргәнсез мужик-мишәр.
Иң әүвәл тулып ятыр синең менең[251] 40+,
Ник кирәк сәмәрәсез[252] коры белем?
Сәфәр – алыс[253], инсаф кыл, хакъдан оял.
Борынгы кабахәтлек йитәр, энем!
Хур кылган үз-үзеңне син бер кисер[254],
Әфлисун арасында син бер кишер;
Намазда лөббе мәгънә[255] бернәрсә юк,
Заһирга[256] горурланган син бер кыйшер[257]!
Миңа мәгълүм: син үзең күпдән яман,
Нәфсең сине өйрәтеп бөккән яман.
Бәлки, бераз яхшырак булыр идең,
Син күрсәң үз-үзеңңе этдән яман.
Котырып, нәфсең буйлап киткән яман,
Җуан муен үгездәй җиккән яман;
Морадынча йитәкләп алып йөреп,
Ничә урында абруеңны түккән яман.
Күкрәгең катып калган таштай яман…41+
Эшең күп килешмәгән андан башкай,
Гыйбадәт дип азапланган коры гадәт
Ахирәт файдасына ярамасдай.
Андан башка бик күп синең начар йирең,
Каберчыгар[258] йокыңны ачар йирең,
«Вә-әмтаз вәлйәүем» дигәндә көндә[259],
Бәдбәхет! бармы шунда качар йирең?
Борадәр, башдан бәла без кичергән,
Күп кайгы тарта-тарта без исергән;
Башым хәйран, эчем вәйран – диванәмен,
Ни мәгънә чыгар дисез бер исәрдән?
Кимчелегем билгеле каләмемдәй,
Җүнсезлегем билгеле кәлямемдән[260];
Сад-һәзар гаибанә догаңыздан,
Өмидвармыз олугъларның җәнабендән[261].
Бар микән бу дөньяда миндәй яман?
Һичбер эшем бармады алга табан;
Моң булып кырык биштән яшем үтде42+,
Бер эшем төзәлгән юк әле һаман.
Эчемдә юк яшереп саклаганым,
Яманлыкда үземә тиң тапмаганым;
Үземне эт, дуңгызга хисаб итсәм —
Үземне ул вакытда мактаганым
Мәгъзурмен[262] – инсаф кылып карасаңыз,
Без байгыш биекләрдән аласамыз43+,
Кечрәйтсәңез, кечрәергә мин яраймын,
Үзеңез зураерга ярасаңыз!
 

«Бәгъдәссәлам, Нургали мулла, сезгә…»

а)
 
Бәгъдәссәлам, Нургали мулла1+, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бозау улып уйнакласа, утка басар, —
Тик ятмасаң, төшдең инде безнең күзгә.
Сез дә бер йөгрексенгән төлке икәнсез,
Без йөреп төшдек инде сезнең эзгә;
Бер дә нәүбәт килде инде бу көн безгә,
«Безгә йитәр кеше юк», – дип өмид өзмә.
Синең дә бер әрүахың[263] күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз» гә2+;
Хәрарәтдән мәхмүм булып[264] эчең көйсә,
Сусыныңны кандырыр безнең сөзмә.
Мөхәкъкыйк[265] Мәрҗанигә аузын ачкан,
Йыландай зәһрен сачкан мулла сезмә?..
Моныңны аяймын, борадәрем, —
Котырсаң да, Уралдай тауны сөзмә!
Һәр шәйне мәузыйгына[266] куймак кирәк,
Мөрәүәрне[267] мунчак берлә бергә тезмә!
Мулла дигән кари була беләсезме?
Тасаууф[268] китабларын күрәсезме?
Башкортның наград алган кантонындай,
Мулласызмы йә чинауник-түрәсезме?!
Мөҗтәһид[269] галимгә каршы торып,
Кабергә талаш берлә керәсезме?
Гомреңезнең күбе үтде гауга берлә,
Мәрҗанине йиткәрмәм3+ дигән сәүдаэ[270] берлә;
Сөннәтчә эшемез юк һәм алдаймыз,
Әһле сөннәтмез4+ дигән дәгъва берлә.
Артыкызны ачкан соң күрәсез йик[271],
Әйтәсез шул сәбәбдән «залль-мозыйлль»[272] дип.
Кәлимулладан5+ әсдәкъ[273] ни нәрсә бар?
Әйтделәр: «Әсатирел әүвәлин»[274], – дип.
Сез дә шулай тәҗавез кылдыңыз[275] күп,
Йортымызга фетнә салды ушындай гәп.
Сезгә каршы без әйтсәк – ник ярамай:
«Вә һәм фи тогъяниһим йәгъмәһун», – дип?[276]
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч,
Ул минем атам имәз, остаз имәз[277] 6+, —
Хаклыкны тәсдикъ зарур, эшен күргәч!
Фикъһдә[278] бу заманның Ногманы7+ бу,
Хикмәтдә бу заманның Локманы8+ бу;
Үткәнләр үтеп китде, инде хәзер
Әһле сөннәт рәһбәре[279] – солтаны бу!
Борадәр, син үзеңне ихтисаб ит[280],
Мәрҗанине мөҗтәһиддән9+ син хисаб ит, —
Йир йөзенә нуры төшкән ул бер кояш,
Ул кояшның нурындан икътибас ит[281]!
 
б)
 
Күп сәлам, Нургали мулла, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бозау10+ күп уйнакласа, утка баса, —
Тик ятмай син дә төштең безнең күзгә.
Синең дә әрүахың11+ күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз» гә;
Сез дә бер йөгерек төлке икәнсез,
Без бүредәй төштек инде эзеңезгә.
Тик тору кирәк иде җүнең белән,
Тыныч кына, кадәри халь көнең белән;
Гыйлемең зур, йәшең өлкән ага булсаң,
Сөйләшеп кара син бер энең белән.
Ишетдем акырып яткан бер батыр дип,
Борын сәүдәм юк иде синең белән.
Бер чалуга мин дә яман имәс идем,
Кем икәнең инде бел моның белән.
Борындай белгәнем юк синең серең,
Бу якка мәгълүм түгел үлең, терең;
Мәрҗанине һәм җиңалмай, ни куялмай,
Кан булып җыелдымы эчтә чирең?!
(…)
Бәлки сез ул тарафда дамелласың,
Хәкыйкатьдә йә мулла, йә сулдасың,
Раббани голямадан[282] булам дисәң,
Сабыр кылу кирәк иде бу юлда син!12+
Мәрҗанигә галиб булу[283] сезгә мәмнугъ[284],
Гадавәт җиһанга фаш: хөссәд, матмугъ[285];
Ул фазыйльне ифк газим[286] нийәт кылып13+,
Уйнай торган улмы иде синең тиңең?
Мөҗтәһиддәй галимгә тел тигезгән,
Сәлямәт торса икән кямил динең14+.
Биниһайә хәкарәт15+ кылды дигәч,
Йөрәгем булып китде телем-телем;
Бер газизне талатып тормайык дип,
Кузгалды бу сәбәбдән фәкыйрь энең.
Кызу мичтән чыккан соң, эссе булып,
Аузыңды пешермәсен безнең белен!
Мөселманның пәрисе суккан микән,
Касыйдәсез басылмас синең җенең16+.
(…)
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч;
Ул миңа остаз имәс, ата имәс, —
Хаклыкны тәсдикъ зарур, эшен күргәч17+.
(…)
Гомреңнең күбе үтде гауга белән,
Барыгызны җиңәм дигән сәүдаэ белән,
Сөннәтчә һәм булмаймыз, һәм алдаймыз,
Әһле сөннәтмез дигән дәгъва белән18+.
Тыя торган аксакаллар вафат булды,
Инде безгә фетнә салу ансат булды;
Казан халкы башларын без каңгырттык19+,
Вөҗүдемез гайне[287] бер афәт булды.
(…)
Сүз күп булыр дөньяда тотылмаган,
Дошмансыз һичкем тыныч утырмаган,
Даимән сәбәб: әгъдаэ[288] фетнәсендән
Җиһанда әфазыйльләр котылмаган.
Симерсә, берен бере этдәй талар,
Дәүләткә адәм бармы котырмаган?
Сәлиметтамгъ[289] адәм табыр хәл юк,
Эчен бер гөман менән тутырмаган20+.
Туры сүзгә һауалылар очынып китә,
Чатнаган пыяладай шытырдаган;
Хаклыкда урыны килсә, тел тартмайды,
Акмулла дигән байгыш тыпырдаган.
(…)
Әрләшкән хатын-кыздай, көлке булып,
Ояты ким булганы юк усыргандан.
Әүляде хакыйкатькә хәҗаләт шарт[290] —
Нәтиҗә хасил булмай кысыр малдан.
Бокаларны[291] сөзештереп, бак-бак булып,
Мөселман сыйырлары кысыр калган.
Ясауылны шайтандай сайласаңыз,
Дөньяда нәрсә куймас мөселмандай?
Әллә качан сезнен паруд[292] тунган микән,
Булмаса, хакъдан күзен йомган микән?
Артыкча таза йирне артка ташлап,
Чебендәй кутыр җиргә кунган микән?
(…)
Йөргән җирем казакъның, бадиясе[293],
Гыйлемгә аз әсбабе гадиясе[294].
Тирә-ягым китабдан хали имәс,
Утырган урыным – бер каз оясы!
Куйганмын төрле китаб каршыма өеп,
Караимын фарсымдан[295] башым иеп;
Сезнең дә рәддеңезгә[296] күз саламын
Форсатымның барында, күңел җебеп.
Мулла икән дип һәркемгә алданмаймын,
Җебе таза булмаса – җалганмаймын;
Азрак җунып куйган сөялләр бар,
Ибе килсә, җилкәдән салгандаймын.
Шәп икән туйыңызда сезнең сорнай,
Ишеткән чыдамай колак бормай; һай-һайсың,
Бохар чыккан мулла икәнсең,
Күккә чыгып китсәңче, җирдә тормай!
Галим булса – дин бабында зарлы булсын,
Кирәк ул бай, кирәк [ул] ярлы булсын.
Бу сүземне сөймәгән тәкәбберләр
Бәгазабә вә гъизә[297] ярлып үлсен!
Белмәйсез мәртәбәдә галиясен[298],
Нигә син шунчә артык далиясең[299]?
Әфәндем, Мәрҗани кем, үзеңез кем? —
Тәнавел кыл[300] [бер]къәтрә[301] даниясен[302]!
(…)
Бәланең күбе чыга эчемездән,
Дамелла-фәлән дигән кешемездән,
Мәгазалик[303], эшем хак дигән дәгъва
Зөлҗәлал[304] гафил имәс эшемездән[305].
Бу якда батырлар бар сулдыргандай,
Алышканда билеңне сындыргандай;
Тәкыйсскә[306] суйылдай[307] дәлилләр бар,
Кундырганда колагыңны тондыргандай.
(…)
Мин әйтдем кадәри халь эчемдәген,
Һәркем эшләр үзенең көчендәген.
Бер кямалнең хәйрәте дәлил батыйнән[308] —
Һәр савыт чәчрәтер эчендәген.
Беленде күкрәгендә хәкыд[309] барлык,
Гомереңдә китмәде күңел тарлык;
Тәзвират[310] базарына төшеп алып,
Сәүдәңез йә гаддарлык[311], йә мәккярлык[312].
Казанда мондай фазыйль зат килмәгән,
Казан торсын – күп гайре җиргә тап килмәгән.
Йөз мосанниф[313] китабларын бер якка куй —
Бу кешенең бер үзенә чак килмәгән!
Һәр «йөздә» була икән бер мөхәкъкыйк[314],
Һәрбере мәгасөннәт әһле тәхкыйк[315];
Сөйутый, Газалидән21+ зат булмаса,
Башкалар әксәрендән[316] бу – мөдәкъкыйк[317].
Хирфәтеңез[318] ихласы – мөназәрә[319],
Хакыйкать нәзыйр имәс мөкябәрә[320].
Бу талаш нәтиҗәсе, мәгаз Алла[321],
Шифаһ-хәзрәт[322] булмасын парә-парә!
Ул кешене танымай күп бәйләнсәң,
Дошманың бер йөз имәс – меңгә тулар.
Әсхабләр безгә салып киткән эз бар,
Сезләрдә ярма булса, бездә тоз бар —
Акмулла әйтә бирсә, эчең сызлар!
Хаклыкны күрәм дисәң, бездә күз бар,
Арыслан айга сикреп аягы сынар;
Чырадай янып торган күзең тонса,
Батыр үлеме марҗадан дигән сүз бар!
Сез караган китабны без карыймыз,
Аягыңны чалуга бер ярыймыз,
Тәнкыйс кылган[323] [сездәй] адәмләргә
Карышып яткан [без дә] бер малаймыз.
Нургали, курыкды дип, булма алаң,
Әгәр син таяк алсаң, мин ук алам;
Батыр «батыр» аталыр – көчен күргәч,
Инкярдә бер мәгънә юк – эчең белгәч;
Ул минем атам имәс, остаз имәс,
Алыстан гашыйк булдык – эшен күргәч!
Башым минем исән торса – китаб кулда,
Әгәр син мылтык алсаң, мин туп алам!
Һичкем мондай талаш белән морад тапмай.
Талашыгыз дәфтәрен бер ат тартмай;
Мөназәрә ачылып, мирза белән
Әйтешмәй һәм тартышмай, колак тартмай.
Көчле су тавыңны базып китсә,
Казакъның тегермәнен Форат22+ тартмай!
 
* * *
 
Бу заман – табигате шундай хәтәр,
Кирәк ул казакъ булсын, кирәк – татар;
Күрәбез морны[324] биек кәттәләрне —
Фәрештә затыннан имәс – безнең катар[325]!
 
1Кылсаң нәзар – карасаң, күз салсаң.
2Мәзар – кабер, зират.
3Калай – ничек.
4Шүлләгәнгә (чүлләгәнгә) – сусаганга.
5У – агу (аку).
6Тәзкирә – истәлек язма.
7Гаффар – кичерүче, гафу итүче.
8Чыдатбады – чыдатмады.
9Фазыйль – өстен, олы (зур галимнәргә карата кулланыла торган эпитет).
10Хасид – көнче, көнләшүче.
11Гам-хас булу – түбән һәм югары катлау (кешеләре) бергәләшү.
12Мәгани җәваһирен – фикер, идея җәүһәрләрен.
13Хәкаикъ – хакыйкатьләр, чынлыклар.
14Гаувас – суга чумучы (водолаз).
15Бәйге мәйданында элгәргеләрдән ялгышлар чыкты.
16Дияр – мәмләкәт, ил; җир, өлкә.
17Фанус – фонарь, маяк.
18Янбугыссәлямәт – сәламәтлек чишмәсе.
19Әнһарелхәкаикъ – хакыйкать елгалары.
20Фирасәтле – сизгер, кыю.
21Мөһәндис – инженер.
22Болагы саф – чишмәсе саф.
23Чүлләү – сусау, эчәсе килү.
24Дөррәсендән – энҗе бөртегеннән.
25Тәхкыйкләр – хакыйкать ачыклаучылар.
26Голямага сәрдар – галимнәргә баш, җитәкче.
27Ту – байрак.
28Көрәшчеләр мәйданында бу (Мәрҗани) чыкканнан соң.
29Имәс – түгел.
30Палуан – пәһлеван (батыр).
31Галляма – зур галим, эрудит.
32Тап – гади халык (гавам); сословие.
33Хазз – өлеш.
34Әгъда – дошманнар.
35Мөҗаһид – тырышучы.
36Дәкаикъ – нечкә фикер; тирән уй.
37Гъәдил тапмау – тиң тапмау.
38Мөганид – кире беткән, карышучы.
39Сәнәд – дәлил, документ.
40Баһир – ачык, анык.
41Къаль – әйткән сүз.
42Заһир – ачык.
43Нәзыйр – охшаш, тиңдәш.
44Мәгърифәтерриҗальдә – мәгърифәтле ирләр арасында.
45Галәмгә фашын аның – аның дөньяга мәшһүр булуын.
46Аһ, дәрига! – Аһ, үкенеч!
47Сөйүледдәкаикъдан – дәкаикъ силләре, ягъни: нечкә фикер ташкыннарыннан.
48Йиме гыйрфан – гыйрфан җиме (белем җимеше).
49Дәрдемәнд – кайгылы, моңлы.
50Тәхкыйк – хакыйкать ачыклаучы.
51Биззарур – чарасыз, ирексездән.
52Киз килү – туры килү, очрау.
53Кодык – кое.
54Кауга – коедан су ала торган махсус чиләк.
55Мәҗмәгъ – җыентык.
56Шәрик – иптәш, иш (сабакташ).
57Остап тору – тотып тору.
58Дамбал – ыштан, чалбар.
59Мелла – бу урында: белемле кеше, хәлфә, дәрес бирүче.
60Фәйзъ бабы – белем һәм бәрәкәт ишеге.
61Кадәри халь – кулдан килгәнчә (хәл кадәре).
62Садак тарту – җәя керешен тарту.
63Сәһем – ук.
64Аңар дөрес аңлау якын булса.
65Гатасына манигъ юк – әҗеренә каршы төшүче юк.
66Гыйлемлек кыяфәте барлык кешеләргә дә уртак, Тыкшынуга минем нинди саным (катышым) бар?
67Ноксан – кимчелек, җитешсезлек.
68«Кая барырсыз?» дан хәбәрем бар.
69Ләфыз ату – сүз башлап әйтү (авыз ачып сүз әйтү).
70Мөбһәм яту – буш, тик яту.
71Мәгърифә – билгеле исем, хас исем (тел белемендә).
72Билгесез исем бер яктан үзенә билгеләмә тапса.
73Хакъның яды – Алланы искә алу, яд итү.
74Бади – сәбәп, эшнең башы, әүвәле.
75Юл күрсәтүчелек дәрәҗәсенә менәр өчен кирәк: Зирәклелек, сәләтлелек, гади шартлар.
76Һәркемгә өлеш бирелгән язмыш буенча.
77Хиссәт – түбәнлек, хәсислек.
78Тәхкыйрь – хурлау, хәкарәтләү.
79Һиммәт – тырышлык, олы җанлылык.
80Кыйльләт – азлык, җитешмәүчәнлек.
81Нәзарында – карашында.
82Зилләт – хурлык, гарьлек.
83Нәтиҗәсе булса әҗер яки өмет.
84Кандай – нинди.
85Риҗаль – ир кешеләр, ир-ат, ир агасы.
86Дәрт иясе шагыйрь булса, үзен патша (итеп сизә), Булмаса, шигырь белән буш сүздән ваз кичә.
87Мәнгы кылмак – тыю, туктату.
88Һәм тагын күңел ачу булса, бәрәкәт эшләүче булмас.
89Әксәре әһле салик – күпчелеге дөрес юлдан баручы.
90Әзһәде сәхабәдән – турылыклы сәхабаләрдән.
91Хамил булу – йөкләү (күтәрү).
92Гамил булу – эшләү, хәрәкәт итү; гамәли көч булу.
93Шамил булу – эченә алучы, үзенә җыючы.
94Хикмәт хәзинәсеннән юллар ачып (сүз башлап).
95Җандар – җан иясе.
96Сәбилендә – үз юлында, үзенчә.
97Җәүлан кылу – гомер сөрү.
98Сәрир – оя.
99Илһам ияләрен Ходаем чәчәннәр арасында күрекле итте.
100Тәлмиз – укучы, шәкерт.
101Җариядән көйле җыр барлыкка килгән.
102Дәһлиз – алгы бүлмә, коридор.
103Нәфад кылу – бетерү, тәмам итү.
104Әһленнәкъкад – тәнкыйтьче.
105Җарияне кодрәт белән барлыкка китерү – дәлил, канунчының инкяр итмәве шулай уйларга урын калдыра.
106Мәҗһүл – билгесез, беленми.
107Сәваб – дөрес.
108Мөганид – дошманлык күрсәтүче, карышучы.
109Сүзегез бик ачыктыр үз фаразыгызда. Борадәр – туган, кардәш.
110Бикяр – бушка, тиккә.
111Таз эт – бу урында: тазый эт, йөгерек ау эте (бурзай).
112Гата – бүләк, әҗер.
113Имәсме – түгелме.
114Калайынча – ничек итеп.
115Голямага мәдех – галимнәргә мактау.
116Эшегез бик күркәмдер үз уегызда.
117Рәдд кылу – кире кагу.
118Рәгъмеңезгә – каршылык итүегезгә (рәгъм – карышу, кире кагу).
119Кик кылу – үч тоту, ачу саклау.
120Бәркыльвәмиз – яшьнәгән яшен, яшен уты.
121Кире кагу өчен үзара юкка чыгарулар язарсыз сез.
122Чын гыйлемнәрдән аңлатмалар биргән булып, Һаваланып, әлеге ягына игътибар итмисез.
123Иттифакы җәмил – күркәм бердәмлек.
124Көнчелек кайбер дошманлыкка чыганак булып.
125Фә-исляху! – Төзәлегез!
126Аҗарсыз – нурсыз, чырайсыз.
127Хакъгүй – туры сүзле, дөрес сөйләүче.
128Галялхосус – бигрәк тә, аеруча.
129Китерер носс – төгәлсезлек китерер.
130Үз куәтенә язмаларны дәлил кылса!
131Тәвазыйгда бармы нәкыс? – тыйнаклыкта (әдәплелектә) кимчелек бармы?
132Нәсар кылу – өскә сибү.
133Итәк тусу – итәкне тоту.
134Канча – күпме.
135Моталәга иясе – укытучы, өйрәтүче.
136Хасид – көнче, көнләшүче.
137Калай – ничек.
138Нәзыйре юк – охшашы юк, тиңе юк.
139Инженерлар астролябияләрен үлчәделәр, Үз фикерендә торучылар тикшерүен яхшы күрде.
140Табгы сәлим – саф табигать, сәламәт табигать.
141Әфазыйль – өстенрәк, иң өстен галимнәр.
142Ушандак – шулай ук.
143Галяттәхкыйк – чынлыкта, дөреслектә.
144Фөкара – фәкыйрьләр, гади халык.
145Фәкыйрьләргә сыену урыны булган Йорт-җире аның барлык тарлавыклардан тирән.
146Шаһбаз – лачын, шоңкарларның затлысы.
147Тойгын – ау кошларының бер төре.
148Бөек мәсьәләләрдә чыннан да нечкә күзәтүче. Максатта эзлеклелектә дөреслек көзгесе.
149Дилсаф – саф күңел.
150Фәхрәт – дан, горурлык.
151Дәрәҗәсен аңлаган ихлас (күңел) икән.
152Әлхасыйль – җыеп әйткәндә, кыскасы.
153Вилайәт – өлкә, ил.
154Мөшаһирләр – шөһрәт ияләре.
155Мөкябирләр – үзләрен эре тотучылар, тәкәбберләр.
156Тәгассыб – фанатизм.
157Замир – вөҗдан, йөрәк, күңел.
158Корык гадир – коры (корыган) чишмә, кипкән күлчек.
159Зарир – сукыр.
160Нур сибүче тулган ай фәркъдан йолдызларына мохтаҗ түгел.
161Замирем мөзәккәр – йөрәгем ир җенесле.
162Тәэнис замир – хатын-кыз (женский родка) җенесенә әверелгән йөрәк.
163Гамьсезлекне шелтәләгән бу бер кисәтүче.
164Хале гайан, къале бәйан – хәле ачык, сүзе аңлатылган.
165Бик күпсанлы танылган галимнәрдән.
166Хашия – бит кырыйларындагы аңлатма яки бер әсәргә багышланган аңлатма китап.
167Җәдир – лаек.
168Хакыйкать байрагын күтәргән.
169Мөбариз – көрәшчеләр.
170Замана гәзитәсенең (басма сүзенең) күркәмлеген ачып.
171Алар сиңа белгән булып хәбәр иттеләрме?
172Зәүкы сәлим – сәламәт зәвык.
173Хакыйкать нигезләрен күтәрүче булган.
174Хәдис – пәйгамбәр сүзләре.
175Хәдистә осталыгына карап карасаң, Сәхабәләрнең үзләреннән ишеткәндәй аңлый икән.
176Язганнары күңелләрне (аңны) яктырткан.
177Хәсис – түбән, пычрак.
178Фәрекъ кылу – аеру.
179Киз килү – туры килү, очрау.
180Йөрәккә дәва аннан хасил иттек.
181Мөкябәрә – эрелек, һавалылык, мин-минлек.
182Табигъ булу – буйсыну.
183Ярмак яру – биредә, зур эшне ваклап, «буш фикер таратып йөрү» мәгънәсендә (элекке сум металлдан вак тәңкәләр яруга ишарә).
184Камиллек болай торсын, акыл да уртача.
185Көндәшенең зыян күрүен максат кыла.
186Кайсыбер чир дәваны күтәрә алмас, Нәсыйхәтне кабул итүче тупас, мәрхәмәтсез булмас.
187Шәятыйн – шайтаннар.
188Әбһәр – кан тамыры.
189Бәркыльвәмиз – яшьнәгән яшен.
190Алланың рәхмәте иксез-чиксез.
191Монафи – каршы, килешмәүче.
192Һәрбер кешегә үз йөзе бирелгән.
193Алла яклы галимнәрне сөюче мулла.
194Мөхикъ – гадел, хаклык ягында булучы.
195Нәзыйр – охшаган, тиңдәш, иш.
196Аңлатучы әсәрләр язуда күңеле нурлы.
197Гъәкс төшү – каршы төшү.
198Аларга ияргән бик күпләр.
199Бәрагать – башкалардан өстенлек; белемлелек, сәләтлелек.
200Мәфтүн булу – үз-үзен онытып мавыгу, тәмам бирелү.
201Әгъля – югары, бөек.
202Көндәшләрен сәламәт күңеллелеккә дучар иткән.
203Сәйфе сарим – үткен кылыч.
204Изһар итү – күрсәтү, ачып салу.
205Тәфаүәт – аерма.
206Дөкян – кибет, магазин.
207Хале микъдар – хәленә күрә, үз хәленчә.
208Шәгъшәга – нур, балкыш.
209Сәрхәбадлы – авыручан, чирләшкә.
210Яшерен исемнәрдән матурлык ачып.
211Әхбаб – дуслар; яраткан кешеләр.
212Шәҗәрәи дәлил – дәлил агачы.
213Койын – өермә, җил-давыл.
214Хөҗҗәт – документ, аргумент.
215Мөддәга – претензия, дәгъва.
216Остайы сылу – сылу оста (уңган оста).
217Кирә – төялгән йөк.
218Мөганид – карышучы, дошманлык күрсәтүче.
219Кабул ителмәгәннәргә гадәтләнмәгәненнән.
220Фәнҗан – чынаяк, кәсә.
221Хәбалә – ау, тозак.
222Апан – аю яки бүре өне; җимерек кое чокыры.
223Вәкафат – киләчәк.
224Истиһза – көлү, мыскыллау.
225Амандаймыз – исән кебек тоябыз, азат шикелле сизәбез.
226Дат – кер, тап; кимчелек (зәгыйфьлек).
227Кур – дуен, калдык, чүп-чар.
228Бу өлешнең хәзерге әдәби телгә юлга-юл күчермәсен искәрмәдән карагыз.
229Шәмсе базыгдан – кояшның зурысыннан.
230Яшьнәгән яшеннән якты.
231Низаглашучылардан өстен торучы.
232Җөда булу – аерылу, аерылуга дучар булу.
233Дөрре мәрҗани – энҗе бөртеге.
234Кян – шахта, карьер.
235Хасаисын – хосусый сыйфатларын, үзенчәлекләрен.
236Хин – вакыт, ара, чор.
237Мәгъяр – критерий, билгеләр чамасы.
238Аның юкка чыгуына туры килүчеләр (дучарлар) күп.
239Аның өстенлегенә бүләк – дәрәҗәле исем.
240Язганнары – ачык дәлил.
241Басыйрәт – аң, аңлылык, үткен күзлелек.
242Әхбаб – якыннар, дус-ишләр.
243Аның мактаучылары чиксез күптер.
244Вәкахәт – әрсезлек, әдәпсезлек.
245Батырлыкта башкалардан өстен, Затлылыкта күркәм холыклы, Үткен сүздә матур телле.
246Хәбәрләр җыелмасыннан сөйләүче, Серләр дөньясында хакыйкать эзләүче, Чаршаулар күтәрүдә төпченүче…
247Гыйнайәт кылу – ярдәм итү.
248Мөнәҗәт – мөнәҗәтләр.
249Таз эт – биредә: йолкыш (кутыр) эт.
250Имәс идең – түгел идең.
251Мен – кимчелек, гаеп.
252Сәмәрә – җимеш, нәтиҗә.
253Сәфәр – алыс – барасы юл ерак.
254Кисер – кире беткән, көйсез; көфер.
255Лөббе мәгънә – эчке мәгънә, асыл мәгънә.
256Заһир – ачык, мәгълүм (биредә: тышкы кыяфәт).
257Кыйшер – кабык, тышкы рәвеш.
258Каберчыгар – кабер булыр (кабердер).
259«Бүген көн яхшы» дигән чакта.
260Кәлям – сүз, сөйләм.
261Читтән торып (әйткән) йөз-мең догагыздан, Бөекләрнең рәхименнән өмет итүче без.
262Мәгъзурмен – гозерлемен, ялварудамын.
263Әрүах – ата-баба, нәсел даны, «хасиятле нәсел».
264Хәрарәтдән мәхмүм булу – эсседән бизгәк тоту.
265Мөхәкъкыйк – хаклык эзләүче.
266Һәр шәйне мәүзыйгына – һәр әйберне үз урынына.
267Мөрәүәр – энҗе-мәрҗән.
268Тасаууф – суфыйчылык.
269Мөҗтәһид – тырышучы.
270Сәүдаэ – омтылыш, теләк.
271Йик күрү – начар мөгамәлә күрү.
272«Залль-мозыйлль» – аздыручы, адаштыручы.
273Әсдәкъ – дөресрәк.
274Әсатирел әүвәлин – борынгы риваятьләр.
275Тәҗавез кылу – агрессивлык күрсәтү, һөҗүм итү.
276«Алар үзләренең азгынлыкларында баталар», – дип.
277Имәз (имәс) – түгел.
278Фикъһ – мөселман юриспруденциясе, шәригать.
279Рәһбәр – җитәкче, юлбашчы.
280Ихтисаб итү – тикшерү, контроль ясау.
281Икътибас итү – алу, кабул итү.
282Раббани голяма – Аллага бирелгән галимнәр.
283Галиб булу – өстен булу.
284Мәмнугъ – тыелган, мөмкин түгел.
285Дошманлыкның (сәбәбе) дөньяга фаш: ул – көнчелек, комсызлык.
286Ифк газим – алдарга ниятләп.
287Вөҗүдемез гайне – бар булуыбыз нәкъ.
288Әгъдаэ – дошманнар.
289Сәлиметтамгъ – сәламәт нәфесле.
290Хакыйкать нәселенә (тарафдарларына) ояла белү шарт.
291Бока – үгез (нәсел үгезе).
292Паруд – токым.
293Бадия – сахра, дала.
294Гыйлемгә өйрәтә торган җитәкче кулланмалары аз.
295Фарсымдан – фарсыча китапларымнан.
296Рәддеңез – кире кагуыгыз.
297Бәгазабә вә гъизә – газаптан һәм ачудан.
298Галия – бөеклек.
299Далия – күрсәтеп торучы (акыл өйрәтергә яратучы).
300Тәнавел кылу – тату, тәмен белү.
301Къәтрә – тамчы.
302Дания – «дан» нан үзгәргән, белем.
303Мәгазалик – шуның белән бергә, шулай итеп.
304Зөлҗәлал – Алла.
305Бер Алла хәбәрсез түгел эшемездән.
306Тәкыйсскә – җавабына.
307Суйыл – күсәк, корык.
308Хәйрәте дәлил батыйнән – яхшы дәлиле эчтә.
309Хәкыд – яшерен дошманлык.
310Тәзвират – ялганчылык.
311Гаддарлык – хаинлык.
312Мәккярлык – алдакчылык.
313Мосанниф – чын иҗат иясе.
314Мөхәкъкыйк – хаклык эзләүче.
315Һәрбере сөннәт буенча – хаклык тарафдарлары.
316Әксәрендән – күпчелегеннән.
317Мөдәкъкыйк – төпченеп тикшерүче.
318Хирфәтеңез – һөнәрегез, кәсебегез.
319Мөназәрә – бәхәсләшү, сүз көрәштерү.
320Хакыйкать тәкәбберләргә тиң түгел.
321Мәгаз Алла – Алла сакласын.
322Шифаһ-хәзрәт – ирен шәрифләре (ирония).
323Тәнкыйс кылу – кара ягу (яла ягу).
324Морны – борыны.
325Безнең катар – безнең ише.