Kitabı oku: «Көмеш дага / Серебряная подкова», sayfa 11
2
Моннан ике мең еллар чамасы элек егерме яшьлек грек Платон беренче тапкыр Сократның25 сөйләгәнен ишетү бәхетенә ирешә. Остазының галимлегенә хәйран калып, ул иң алдынгы шәкертләр рәтенә баса. Сократ вафат булганнан соң, Платон озак вакытлар Мисыр буйлап сәяхәт итә, астрономнардан күктәге йолдызлар турында сораштыра, ул йолдызларның ни рәвешле хәрәкәт итүен өйрәнә. Фиргавен пирамидаларын төзүчеләрдән исә геометрия гыйлеме буенча мәгълүмат ала. Бу борынгы фәнне үзләштерү өчен, Платон һәммә нәрсәне күрергә, һәммәсе турында ишетергә омтыла.
Беренче геометрлар сызыкларны һәм фигураларны комга таяк белән сыза торган булганнар. Җирнең түгәрәк икәнен белмәгәнгә һәм аны ниндидер яссы нәрсә дип күз алдына китергәнгә күрә, алар ике ноктаны тоташтыручы иң кыска сызыкны туры дип атаганнар. Чынбарлыкта моның туры сызык булмыйча, гаять зур дуга кисемтәсе булуын белмәгәннәр. Тактага, шома ташларга һәм папируска төрле фигуралар ясаган очракта да, алар бу яссы сызымнар Җир өслеген дөрес чагылдыра дип уйлаганнар, фикерләрен үстергәннән-үстерә барып, шул яссылыкта һәм пространствода яңадан-яңа теоремалар китереп чыгарганнар.
Гасырлар буе күктәге йолдызларны күзәтә торгач, кеше үзе яшәгән Җирнең яссы булмыйча, шар сыман икәнлеген белгән. Хыялда туган геометрик яссылык Җир өслегенә тәңгәл килми, бәлки аның фәкать бер ноктасына орына гына икән. Бу ачыш геометрларны борчуга төшергән. Моңа кадәр бәхәссез дип саналган раслаулар уйдырма гына булып чыга түгелме? Җир өсте түгәрәк булгач, туры сызыкны ике нокта арасындагы бердәнбер иң кыска сызык дип билгеләргә мөмкинме соң? Чөнки шарда, мәсәлән, аның диаметраль капма-каршы якларында ятучы ике нокта аша чиксез күп андый сызыклар үткәрергә була, ә геометрик яссылыкта исә фәкать берне генә уздырырга мөмкин бит. Өстәвенә туры сызыкны ике якка да теләгәнчә дәвам итә алабыз дип уйлый идек, чынбарлыкта исә Җир шарындагы сызыкларның очлары очрашалар ич. Нәрсә эшләргә инде?
Әмма Сократ шәкерте Платон шундый кыен хәлдә дә «югалып калмый» – үзенчә хәл итә:
– Тикмәгә баш ватмагыз! – ди ул. – Безнең яссылыктагы һәм пространстводагы геометриябез – электәге җир үлчәү, ягъни җир өстендәге геометрия белән бернинди уртаклыгы булмаган фән ул. Бәс, шулай икән, нокта, туры сызык, яссылык һәм пространство турындагы төшенчәләрнең үзләрен дә тәҗрибә һәм үлчәү нәтиҗәсендә килеп чыккан дип түгел, ә бәлки кеше акылына табигый хас булган, тумыштан килгән, мәңгелек илаһи идеяләр дип карарга кирәк.
Геометрия кануннарының килеп чыгуын бу рәвешле аңлату – грек философлары һәм геометрлары арасында зур гауга кубуга сәбәп була. Аларның күпчелеге Платонга каршы чыга. Ләкин арада Платон җырын җырлаучылар да табыла, һәм әнә шул хәл галимнең мин-минлеген үстереп җибәрә. Димәк, ул инде хәзер Сократ шәкерте генә түгел, хәзер инде аның үз мәктәбе бар!
– Безнең геометриябез кыска гомерле һәм күзгә күренә торган әйберләр дөньясыннан, әлбәттә, аерыла, – ди Платон. – Аның каравы бу гыйлемнең илаһи хикмәте Бөек геометрыбыз – Ходай Тәгалә тарафыннан иҗат ителгән. Шуңа таянып, без нинди генә матди фактларны да инкяр итә алабыз. Ләкин геометриянең, кызганычка каршы, Ходай Тәгалә куйган таләпләргә җавап бирерлек фән булу дәрәҗәсенә ирешә алганы юк әле. Математиклар күргәннәреннән чыгып фикер йөртәләр һәм бу фәнне илаһи биеклеккә күтәрмиләр. Геометрия бар фәннән дә өстен саналырга лаеклы: аңны үстерүдә бу фәннең файдасы чиксез зур, һәм безнең өчен бу – иң әһәмиятлесе. Ә инде күзгә күренгән әйберләр белән исәпләшү, тоеп белүгә ышану, һичшиксез, борынгыларның Җирне яссы дип фараз кылуына охшаш иллюзияләргә китереп чыгара. Бәс, шулай икән, тоеп белүдән читләшергә, мәңге үзгәрми яшәүче идеяләр дөньясында кайчандыр күргәнеңне искә төшерү өчен тирән уйга чумарга кирәк…
Платон хыял диңгезенә чума. Аның башында тизрәк шәкертләр туплау фикере туа. Ул туган иленә кайтырга ашыга – Афинада академия оештырып җибәрә. Академиянең авыр ишегенә «Геометрияне белмәсәң – якын килмә!» дигән язу язып элә. Бу сүзләрнең тылсымлы көче Грециянең, Италиянең һәм Мисырның төрле почмакларында фәнгә сусап яшәүче бик күп яшьләрне үзенә тарта. Ләкин гади халык өчен академиянең авыр ишеге ябык килеш кала, «гыйлем чишмәсе» ннән авыз итү фәкать аристократ балаларына гына рөхсәт ителә.
Геометриянең «серләрен» шәкертләренә акрынлап ача-ача, Платон бу фәнгә илаһи идеяне танып белү максатын йөкли.
Аның өйрәтүенчә26, һәрбер геометрик фигура чын-чыннан танып белүнең символы булып тора. Геометрия, төрле фигуралар белән эш итүгә күнектерүдән тыш, Галәм серләренә төшенергә дә ярдәм итә.
– Җиргә генә күз салыгыз, – ди ул. – Җир безне туендырып тора, һәм шул ук вакытта ул – күктәге беренче җисем дә. Аллаһы Тәгалә аны Галәмнең нәкъ уртасына хәрәкәтсез шар сыйфатында урнаштырган һәм аңа мәңгелек көн белән төнне булдырып тору вазифасын йөкләгән. Аннан соң, вакыт билгеләү өчен, Кояш, Ай һәм планета дип аталучы янә биш иярченне иҗат иткән. Аларның Бөек геометр сызган сызык буйлап Җир әйләнәсендә йөрүләрен үзегез күрәсез.
Җир өстеннән елгалар ага, иксез-чиксез җәелгән океаннар чайпала. Боларның һәммәсе өстендә – һава. Менә шушы өч эссенция – җир, су, һава һәм аннан соң табигатьнең дүртенче көче – ут – җир өстендәге һәммә нәрсәнең: кешенең, хайваннарның, агачларның, ташларның һәм башка әйберләрнең җисемнәрен тәшкил итәләр.
Аннары Платон стихияләрнең табигатен аңлатуга күчә.
– Ут һәм җир, су һәм һава, һәркемгә мәгълүм булганча, – җисемнәр. Ләкин һәрбер җисем билгеле сандагы яссылыклар белән чикләнә, һәрбер яссылык исә гадирәк геометрик элементлардан, ягъни өчпочмаклардан тора… Безнең уебызча, утның һәм башка барлык җисемнәрнең дә башлангычы әнә шунда. Хәзер килеп, шуны ачыкларга кирәк: бу җисемнәр нинди беренче элементлардан тора һәм нинди геометрик формада яшәп килә? Җисемнәр арасында иң җиңеле, нечкәсе, нәфисе, үткене һәм хәрәкәтчәне, – әлбәттә, ут. Шуңа күрә бу җисемгә дүрткырлы пирамида27 тәңгәл килә. Шушы күзлектән чыгып караганда, уттан соң икенче урында – һава, өченче урында – су, дүртенчесендә җир җисемнәре тора, һаваның геометрик формасы – төзек октаэдр28, суныкы – төзек икосаэдр29, җирнеке исә иң тотрыклы геометрик фигура, ягъни куб булырга тиеш…
Аристократ балалары философның акыл сатуын мөкиббән китеп тыңлыйлар. Һәм аларның карусыз ышануын, хуплап кабул итүен күреп, Платон үзенең геометрик фантазиясендә колачын тагын да киңрәк җәя.
– Әнә шул дүрт эссенциядән хасил булган әйберләрнең төрлелегенә килгәндә, – ди Платон, сүзен дәвам итеп, – моның сәбәбен, аларның һәрберсендә ике төп илаһи элемент – тигезьяклы булмаган турыпочмаклы өчпочмак һәм тигезкырлы өчпочмак булудан эзләргә кирәк. Бу ике төп элемент иң тәүге дәвердә үк үзләреннән бик күп, ягъни һәр ыру сыйдыра алган кадәр эреле-ваклы өчпочмаклар тудырганнар. Ул төрләр соңга табан үзара буталып һәм аралашып бетү нәтиҗәсендә табигатьтәге төрлелек хасил булган. Табигать турында дөрес караш тудырырга теләүче кеше, һичшиксез, әнә шуларны исендә тотарга тиеш…
Кеше тәненең сәламәт һәм авыру булуы да геометрик төгәллеккә бәйле. Тәнне төзүче элементларның өчпочмаклары тән эченә керә торган матдәләрнең өчпочмакларын җиңәрлек дәрәҗәдә чыдам булса, тән нык һәм сәламәт була; киресенчә, аның өчпочмаклары читтән керә торган өчпочмакларга бирешерлек дәрәҗәдә көчсезләнсә, тән зәгыйфьләнә, хәлсезләнә; ниһаять, бөтенесен бергә тоташтыручы ми өчпочмаклары тышкы өчпочмакларга һәртөрле каршылык күрсәтү сәләтләрен югалтсалар, тәннән ычкынган җан очып китә…
Аннары Платон һич көтелмәгән нәтиҗә ясый:
– Әйтик, тәннәре каурый белән капланган кошлар ыруы җиңелрәк акыллы кешеләрнең әкренләп үзгәрүе нәтиҗәсендә килеп чыккан. Кайчандыр андый кешеләр күк җисемнәрен һәм аларның хәрәкәтен күзәтергә яратканнар, ләкин беркатлы булулары сәбәпле, ул җисемнәрне шул рәвешле маңгай күзе белән күреп, ягъни тәҗрибә аша гына өйрәнергә мөмкин, дип фикер йөрткәннәр. Андый аяныч хәлләр бүгенге көндә дә булгалый. Фани дөньяда яшәү дәверендә, барча белемнең чыганагы булган илаһи акылны югалту яки баетуларына карап, бер ыруның җан ияләре икенче ыруларга әверелеп торалар…
Шулай да «маңгай күзе» белән күреп табигатьне өйрәнүче күп кенә галимнәр Платонның күрәзәлек итеп әйткән сүзләренә игътибар итмиләр һәм, кошка әйләнүдән курыкмыйча, Афинадагы академия башлыгына ачыктан-ачык каршы чыгалар, аның акыл сатуыннан көләләр.
Платонның табигать турындагы фантастик тәгълиматына каршы аеруча кискен рәвештә бөек галим, геометриягә кагылышлы гыйльми трактат иҗат итүче Демокрит чыга:
– Галәмдәге төп матдәләргә Платон уйлап чыгарган дүрт эссенциянең, ягъни матдәви булмаган өчпочмакларның һичбер төрле катнашы юк, – ди Демокрит. – Табигать җисемнәренең теге яки бу сыйфатын аңлату өчен, ниндидер абстракт геометрик төшенчәгә таянуның кирәге юк, киресенчә, геометрик фигуралар, шул нисбәттән өчпочмаклар да, җисемнәрнең теге яки бу сыйфатыннан алына.
Демокритны халык таный һәм ярата. Аның популярлыгы көннән-көн үсә бара. Әнә шул хәл Платонны куркуга төшерә. Һәм ул, бөтен аристократияне Демокритның тәгълиматына каршы күтәрү максаты белән, Греция буйлап сәяхәт итә башлый. Төрле шәһәрләрдә аристократлар алдында чыгышлар ясаганда, ул үзенең дошманын юлдан язган бер алласыз итеп күрсәтә, югары сыйныфлар властен бәреп төшерергә бөтен халыкны һәм колларны котыртып йөрүче бәндә дип атый. Аристократларга шул җитә кала, Демокритның атомистик философиясенә иярүчеләрне рәхимсез рәвештә җәзага тарта башлыйлар: кулларын кисәләр, телләрен өзәләр. Демокрит үзе халык арасына, мәгарәләргә яшеренеп исән кала, әмма аның язганнарын «платониклар» бөтен Греция буйлап эзләп йөриләр һәм тапкан берсен юкка чыгаралар. Геометрия турындагы атаклы хезмәте әнә шулай эзсез югала.
Платон яклылар «җиңеп чыгалар». Өчпочмак – Галәмнең төп нигезе, дип игълан ителә, дин әһелләре аны илаһи символ дип белдерәләр. Табигатьне өйрәнүдә геометрия бердәнбер ысул итеп табыла. Платон әйткән өчпочмакларның илаһи көченә шиген белдергән кешене үлем көтә. Мондый шартларда бәхәсләшергә теләүчеләр табылмый…
Тик берзаман Афина академиясен аяз көндә яшен суккан кебек була: Платонга каршы берәү чыгыш ясаган икән, тик ул кеше җәзаланмый калган атомист түгел, бәлки академиянең иң алдынгы укучысы, зур дәрәҗәгә ия булган аристократ улы Аристотель30 икән! Һәм аның белән Платонның үзенә дә исәпләшергә туры килә.
Эгей диңгезе буендагы Стагир шәһәреннән академиягә килеп урнашкан чагында Аристотельгә фәкать унҗиде яшь була. Афинага килгәндә, ул сирәк очрый торган гыйльми кулъязмаларны укып белем алу, Платонның үзе белән сөйләшеп, геометрия һәм философияне яхшы итеп үзләштерү турында хыяллана. Ләкин егерме ел дәверендә академиядә ятып, ул андагы халыкның сафсатадан арына алмавына, фән белән шөгыльләнмәвенә тәгаен ышана. «Идея» турындагы сөйләнүләрнең реаль тормыш фактларына һәм тәҗрибәгә таянып эш итүче фәнгә нинди зур зыян китерүен аңлый. Көннәрдән бер көнне ул:
– Остазымны да, хакыйкатьне дә бер үк дәрәҗәдә яратам, ләкин хакыйкатькә тугры булу – минем изге бурычым, – дип игълан итә. – Платонның «һәр табигый җисем геометрик фигуралардан – өчпочмаклардан тора» дигән сүзе белән килешеп булмый, чөнки сызык һәм нокталарның бер үк нәрсә тәшкил итүе мөмкин түгел. Бу бит көн кебек ачык.
Аристотель йолдызлар хәрәкәтен белүче, диңгезләр гизүче кыю һәм көчле гимнаст була. Платон иярченнәренең купшы сүзләреннән арынгач, нәрсәне яклап һәм нәрсәгә каршы көрәшергә икәнен яхшы аңлый. Көрәш башлауга, аңарга академияне ташларга туры килә. Афина Ликеенда31 ул үз мәктәбен оештырып җибәрә, табигатьтәге һәм җәмгыятьтәге үзгәрешләрне күзәтеп һәм дөрес итеп язып баручы күренекле грек галимнәрен үз тирәсенә җыя. Аристотель, гадәттә, күләгәле аллеяларда йөргән чагында, үзенең шәкертләренә философиянең теге яки бу мәсьәләсен сөйли торган була. Шуннан чыгып, аның мәктәбенә «перипатетиклар», ягъни «йөреп укучылар мәктәбе» дигән исем тагыла.
Ликейда философлар мәктәбе ачылганнан соң берничә ел үтүгә, Аристотель бөтен Грециядә иң атаклы галим булып китә. Ләкин шулай да аның башы «әйләнми». Ул һәрвакыт бер үк фикерне кабатлый:
– Кеше, нинди генә даһи булса да, ирешкән уңышлары өчен үзеннән элек яшәүчеләргә рәхмәт әйтергә тиеш. Үткәннең тәҗрибәсен ныклап өйрәнми торып, фәнне алга этәрү мөмкин түгел. Шуңа күрә Фалестан Платонга кадәр барлык галимнәр һәм философлар иҗат иткән байлыкны бертөрле логик системага китерергә вакыт җитте. Ләкин бу авыр бурычны бер ялгызым, сезнең ярдәмегездән башка гына, һич башкарып чыга алмаячакмын…
Бу сүзләрне Аристотель үзенең шәкертләренә атап әйтә. Шәкертләре җиң сызганып эшкә башлыйлар. Шундый изге эштән берсе дә читтә калырга теләми. Менон медицина тарихын өйрәнергә керешә, Теофраст үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының тарихын яктыртуга алына, Евдем геометрия теориясенә һәм тарихына тотына.
Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә чиксез күп фактик материал җыйнала. Аны ничек итеп рәткә китерү, логик эзлеклелек белән билгеле бер системага салуны беркем белми.
Чыннан да, һәрнәрсәне дәлилли һәм нигезли башласаң, бик тирәнгә кереп китәсең, һәм ул чагында «Иң әүвәл нәрсә булган соң, нидән башланып киткән соң?» дигән сорауга килеп төртеләчәксең.
Шәкертләр, хафаланып, остазларының ярдәмен көтәләр. Аристотель, әнә шул иң кыен мәсьәләне чишә алмыйча гаҗиз булып, Платон позициясенә чигенергә мәҗбүр ителә. Аның уенча, фән бернинди аңлатуга мохтаҗ булмаган (кеше акылына тумыштан хас) төп төшенчәләрдән һәм исбат итмичә кабул ителә торган чынлыклардан – аксиомалардан башланып китәргә, ә калганнары барысы да әнә шул нигез итеп алынганнардан, алдан әйтелгәннәрдән, фикер йөртү юлы белән табыла (аныклана) торган нәтиҗәләр булырга тиешләр.
Аристотель геометрия фәне алдына куеп калдырган тарихи бурыч – барлык җыелган материалны әнә шул күзлектән чыгып билгеле бер системага салудан гыйбарәт була.
Безнең эраның бишенче гасырында яшәүче грек комментаторы Проклның32 әйтүенә караганда, бу бурычны үтәү эшенә Гиппократ Хиосский, Февдий Магнезийский, Гермотим Колофонский һәм башка галимнәр алына. Әмма аларның хезмәтләре Евклидның «Нигезләр» е янында югалып калалар.
Евклид33 Александрия шәһәрендә яши, геометрия мәктәбе оештыра. Ул геометриянең барлык тәгълиматларын җыю белән генә чикләнми, бәлки аларны бер калыпка сала, Евдокс һәм Теэтет тарафыннан эшләнгән өлешен дә камилләштерә һәм аңа кадәр аннан-моннан гына аңлатылган теоремаларны җитди рәвештә исбатлап бирә. Евклид, мөгаен, Афинада Платон шәкертләреннән, шул исәптән Аристотельдән укып белем алгандыр һәм шуның нәтиҗәсендә аксиоманы «акыл җимеше» дип атыйдыр…
* * *
Корташевскийның кулъязмасы әнә шунда өзелә иде. Николай, аны укып чыккач та, бик озак уйланып утырды. Бөек фикер иясе Аристотельнең аксиомаларны «акыл җимеше» дип аңлатуын һич тә башка сыйдырып булмый иде. Ничек инде ул алай булсын?
Монда икенең берсе: йә Григорий Иванович фикерен әйтеп бетермәгән, йә Николай үзе төшенеп җитми. Иң тәүге башлангыч итеп, нигез итеп нәрсәне алырга соң инде? Акылны алыргамы, әллә матди дөньянымы? Әгәр табигать һәммәсенең нигезе һәм тәүге башлангычы икән, ул чагында геометрия кагыйдәләре, кануннары акылдан гына килеп чыга аламы? Евклид та үзенең хезмәтендә ялгыш юлга кереп китмәгәнме икән?
…Николай, урыныннан торып, тәрәзә янына барды. Ләкин ул әле фикерләреннән арынып җитмәгән иде, тәрәзәгә карап торса да, берни күрмәде.
Теге вакытны «Философия тарихын» укыганда туган төп соравына һаман җавап алганы юк әле. Кемгә мөрәҗәгать итәргә икән? Ломоносов белән Радищевтан ярдәм сорасаң, булышсагыз ла, дисәң, ә?!
Николайның йөзенә елмаю җәелде. Малайлык димә инде син!
Кулъязманы тоткан килеш, ул Сергей бүлмәсеннән чыкты һәм Корташевский кабинетына таба юнәлде. Кабинет ишеге ачык, анда яңа кунаклар өстәлгән иде.
Адъюнкт Запольский, гимназия конторасы бухгалтеры Әхмәтов, рәсем укытучысы Чикиевлар килгән. Кунаклар кызып-кызып сөйләшәләр иде.
Николай кыюсыз гына бусага төбендә тукталды һәм, кунакларны баш иеп сәламләгәч, Корташевскийга кулъязманы сузды.
– Григорий Иванович, мин башка вакыт килермен инде, – диде.
– Киләсе атнада, дүшәмбе көнне килегез, яме! – дип җавап кайтарды укытучы һәм, гафу үтенгән сыман: – Килми калмассыз бит? – дип өстәде.
Кырыс холыклы укытучысының әнә шундый ягымлы мөгамәләсе Николайның күңелен үстереп җибәрде. Ләкин бу йорттан чыгып барганда, бу ишекләрне тиз генә ача алмаячагы башына да килмәде.
Урамда ул йөгереп кайтып килүче Сергейны очратты.
– Николай? Менә шәп булды әле очравың, – диде Сергей, тыны бетеп. – Николай Мисаилович белән директор янында булдык. Күндердек бит үзен! Гимназистларның йокы бүлмәсендә спектакль куярга ризалык бирде. Верёвкинның «Шулай булырга тиеш» дигән комедиясен уйныйбыз. Син судья роленә ризамы?
– Әйттең инде син дә! – дип куйды Николай, коты алынып. – Минем бит гомердә дә уйнаганым юк, уйнарга да җыенмыйм.
– Алай кырт кисмә әле син! Кызык ич ул уйнау, – диде Сергей һәм, дустының җилкәсенә сугып алып, өенә йөгерде. Ерактан да аның: – Уйлап кара! – дигәне ишетелде.
Икенче көнне өлкән класс гимназистлары һәм студентлар мәш килеп сәхнәдә уйнарга ярарлык киемнәр хәстәрләргә, ак җәймәләрдән пәрдә тегәргә керештеләр. Шимбә көнгә күп калмаган, һәммәсен өлгертергә кирәк иде.
Менә килеп тә җитте ул шимбә көн. Озынча бүлмәнең бер башын пәрдә белән бүлеп алдылар. Ул сәхнәне шәмнәр белән яктыртып җибәрделәр һәм комедияне уйнарга тотындылар. Яшь артистларның бик мәзәк киемнәре, уены тамашачыларның күңелен әсир итте.
Карт Доблестин ролен башкаручы Сергей гимназиянең инвалид сторожы киеменә бик охшаган ертык солдат сюртугы киеп сәхнәгә чыкты. Башында акбур комы сибелгән чүбек парик, ә кулында чылбыр (бәйдәге эт, чылбырдан җибәргәч, урамга чапкан һәм берәүне тешләп тә өлгергән).
Тамашачылар бүлмә тулы. Университетның, гимназиянең начальствосы, укытучылары үзләренең хатыннарын һәм кызларын алып килгәннәр. Студентлар һәм гимназистлар да кергәч, бүлмә шыгрым тулды. Спектакль тоташтан кул чабулар белән үтте. Тамаша беткәннән соң, Николай дусты янына барды. Бик нык дулкынланган Сергей аңа каршы атлады һәм, килеп җитәргә дә өлгермәде, кулъяулыгы белән битеннән акбурын сөртә-сөртә:
– Ничек соң, ә? – дип сораштыра да башлады. – Шәп киенгәнме мин? Икенче баш тартмассыңмы инде уеннан?
– Тартмам шикелле, – диде Николай оялчан гына. – Шунда бер кечкенә генә роль бирсәң…
– Менә булды! – дип көлеп җибәрде Сергей. – Йогышлы чир кебек ул. Бер башлап кына җибәр.
Театр эшләре көннән-көн алга китте. Попечитель рөхсәтеннән чыгып, казна студентларына «итагатьле булганнары өчен» махсус бер класс бүлмәсен бирделәр. Элек ул бүлмә стена белән икегә бүленгән булган, хәзер шул стенасын алганнар, ике якта ике колонна гына утырып калган – спектакль куярга шуннан да җайлы бүлмәнең булуы мөмкин түгел иде.
Ләкин көтмәгәндә бу уеннардан шактый күңелсез «уймак» килеп чыкты. «Килешү нәтиҗәсе» дигән драманы әзерли башлаганда, Александр Панаев, «театр директоры» Аксаковны үгетләп, генерал ролен алды. Шуның белән ул бер чибәр туташның күңелен яуламакчы булган икән. Рольне алуын алды, әмма репетицияләрдә бу искиткеч матур егетнең бөтенләй уйный белмәве күренде.
Студентлар арасында:
– Хур булабыз моның белән!
– Генерал ролен Балясниковка бирергә кирәк! – дигән ризасызлык авазлары ишетелде.
Ләкин «театр директоры» бу сүзләргә колак салмады. Беркөнне, репетиция барганда, үзара «бәхәсләшүче» Аксаков белән Панаев арасына Николай килеп керде дә:
– Александр, бу рольне булдыра алмыйсыз, баш тартыгыз, – диде.
Панаев агарынып китте, әмма ул авыз ачып сүз әйткәнче, кызу канлы Аксаков, дары шикелле кабынып:
– Кем директор, синме, минме? – дип җикеренергә тотынды. – Дворянга акыл өйрәтмә!
Лобачевскийның тыны кысылды. Ул, йодрыкларын йомарлап:
– Нәрсә дидең?! – дип, аның өстенә бара башлады.
Бәхетенә каршы, Балясников һәм башка студентлар аны тотып калдылар. Николай талпынып та карады, ләкин ычкына алмады.
– Җибәрегез, тимим, – диде ул акрын тавыш белән. Һәм, беркемгә дә күтәрелеп карамыйча, бүлмәдән чыгып китте.
Студентлар һәм гимназистлар Аксаковка шелтәле караш ташладылар. Иптәшләренең фикерен Зыков әйтте.
– Барыбер Александрның хәленнән килми, – диде ул. – Карышып тормагыз, Аксаков, рольне Балясниковка тапшырыйк.
Оятыннан нишләргә белмәгән Панаев, тәрәзә янына барып, иптәшләренә арты белән басты.
Аксаков яңадан кабынып китте.
– Әле шулаймы? – диде. – Ул чагында мин директорлыктан да, ролемнән дә баш тартам.
Аның гаҗәпләнүенә каршы, моңа шунда ук риза булдылар.
– Бик дөрес, алып ташларга кирәк!
– Театрга килеп йөрмәсен. Борынын күтәрмәсен әле. Кемнәр чыгарырга ди? Кул күтәрегез.
Һәммәсе дә кулын күтәрде.
Бу хәлне күреп, Аксаков шаккатты. Ачуына буылып, ул:
– Үкенерсез – мин булмам! – дип куйды һәм, дәшми генә басып торган Панаевны кулыннан эләктереп, залдан атылып чыгып китте.
Студентлар һәм гимназистлар бер-берсенә караштылар. Бары тик Балясников:
– Кайгырмагыз, егетләр! – дигәч кенә, эчләренә бераз җылы кергән сыман булды…
Бу вакытны Лобачевский җил-җил атлап урам буйлап бара иде.
– Дворянга акыл өйрәтмә, имеш, – дип кабатлады ул, ярсуын баса алмыйча. – Өйрәтсәм, нәрсә диярсең? Дворян грамотасы белән генә галим була алмассың әле. Аның өчен баш та кирәк.
Ул көнне Лобачевский тәмам арыганчы урамда йөрде. Киредән университетка кайтып җиткәч, күңеле сыкрап, моннан ары Григорий Ивановичның өенә барып йөри алмаячагы турында уйлады. Юк, юк, Аксаков яшәгән йортка ул бүтән аяк басачак кеше түгел!
Әмма Николай кырыс холыклы сөекле укытучысыннан аны мәңгегә аерачак икенче бер сәбәпне белми иде әле.
Казан университеты яши башлауның беренче көненнән алып Корташевский бу югары уку йортын гимназиядән аеруны, устав кушканча мөстәкыйль итүне яклап килде. Гимназия советы утырышларында шул фикерен көчәйтеп, Яковкинның башбаштаклык кылуына каршы тәнкыйть белән чыкты.
Аның хыялында яңа университет күп сандагы яшь галимнәрне тәрбияләп үстерергә тиеш иде. Ә немец профессорлары укытуга да, тәрбия эшенә дә эленке-салынкы гына карыйлар. Студентлар, имтиханнарны да юньләп алмыйлар, ничек тә безне мыскыл итәргә тырышалар, дип зарланалар иде. Тик Григорий Иванович студентлар белән якынлашкан саен, Яковкин һәм немец профессорларының нәфрәтен ныграк казанды. Университетта хәлләр кискенләшкәннән-кискенләшә барды. Моңа, әлбәттә, идарә итү эшенең куелышы төп сәбәп булды.
Моннан ике ел элек, Румовский киткәч тә, Яковкин профессорлар һәм адъюнктлар мәҗлесенең элеккечә Казан гимназиясе советы дип аталуында дәвам итүе турында приказ чыгарган иде. «Университет әгъзалары күпчелекне тәшкил итүгә дә карамастан, совет, агымдагы мәсьәләләрне хәл иткәндә, университет уставындагы күрсәтмәләргә өлешчә таяначак» диелгән иде ул приказда.
Һәм әнә шул приказ нигезендә Яковкин теләсә нәрсә эшли ала иде. Корташевский мондый хәл белән килешмәде һәм язма рәвештә үзенең фикерләрен исбатлады. Университеттагы эшләр белән идарә итү өчен, гимназия советының көче җитми, дип язды ул. Моның өчен Яковкин адъюнкт Корташевскийны «училищеларның баш идарәсе һәм халык мәгарифе министры тарафыннан расланган карарга каршы чыгучы» дип игълан итте. Ләкин Григорий Иванович бирешергә уйламады.
Хаклыкның кем ягында икәнен күреп, аңарга профессор Каменский да кушылды. Алар университетның гимназиядән аерылуын, мөстәкыйль яшәвен таләп иттеләр. Яковкин ничек кенә булса да моңа юл куймаска тырышты. Үзенең максатына ирешүдә ул ялган ише нәрсәдән дә тайчанмады. Немец профессорларының русча белмәүләреннән файдаланып, ул алардан күңеленә ошамаган өлкән надзиратель Пухинский өстеннән язылган әләк кәгазенә кул куйдырды. Яковкин сүзенә ышанып, тегеләр, ул кәгазьдә өлкән надзирательнең вазифалары турында язылган дип, абайламыйча да калдылар.
Бу хакта Григорий Иванович гимназия советы утырышында бик ачынып сөйләде. Каменский аны яклап чыкты.
Яковкин шул ук төнне аларның үзләрен әләкләп Мәскәүгә язды: «Бик зур мәшәкатьләр тудырып, минем җанымны ашыйлар».
Министр Завадовский исә, кем хаклы икәнне төпченеп тормыйча, Яковкинга җавап та җибәрде. «Казан гимназиясе советындагы тәртипсезлеккә вә итагатьсезлеккә чик кую максаты илә, башкаларга йогынтыларын булдырмау нияте илә, профессор Каменскийны, адъюнкт Корташевскийны вә янә алар коткысына бирелүчеләрне эш урыннарыннан алырга һәм башкалар белән алыштырырга», – диелгән иде аның фәрманында.
Николай университет коридоры буйлап тирән уйга батып бара иде, кинәт иңбашына кагылуларын тоеп, башын югары күтәрде. Каршысында Аксаков басып торганны күреп, ул бер-ике адым артка чикте.
– Ташла шул җыен юк-барга ачу саклавыңны! – дип сүз башлады Сергей. – Яковкинның соңгы этлеге турында ишеттеңме әле? Безнең Григорий Ивановичның башын ашаган. Каменскийныкын да. Әхмәтов белән Чикиевны да куган. Бу Яковкин Алланың кашка тәкәсенә әйләнде бит. Немецлар да бәйрәм итә.
Уртак кайгы иске дусларны кабат якынайтты. Университеттан алар бергә чыктылар.
– Григорий Иванович янына барыйк, – диде Сергей.
Николай сүзсез генә баш кагып ризалыгын белдерде. Алар килгәндә, Корташевский гадәтенчә эшләп утыра иде. Ул бераз ябыга төшкән, бөкресе чыккан сыман тоелды Николайга. Әмма укытучының тавышы үзгәрмәгән: тыныч һәм нык иде. Егетләрне ул ачык йөз белән каршы алды, кул биреп күреште, икесенә дә урын тәкъдим итте.
– Минемчә, озакламый бар да җайланыр, хакыйкать өстенлек алыр, – диде укытучы. – Хәзердән үк кайгыра башлау иртәрәк булыр. Бигрәк тә сезгә, Лобачевский. Ике атнадан бит университетка керү өчен имтихан тотачаксыз. Әйтмәделәрмени әле сезгә?
Григорий Иванович көтмәгәндә Николайны ике иңбашыннан алып күкрәгенә кысты.
– Сезгә, Николай, хәзер инде бер минутыгызны да әрәм итәргә ярамый! Бер көн кичекмәстән эшкә башлагыз, – диде һәм күңел йомшаклыгына бирелүдән үзенең үк коты алынган төсле читкә тайпылды.
Николайның тамак төбенә ниндидер төен килеп утырды, һәм ул:
– Хушыгыз! Рәхмәт! – дип кенә әйтергә өлгереп, ишеккә ташланды.
…Университет! Ничаклы өмет баглый сиңа бу егет. Аның бөтен киләчәге синең кулыңда…
Николай бу мәһабәт ак бина алдында туктап уйга калды. Шушы авыр имән ишекне беренче мәртәбә курка-курка гына ачканына дүрт кенә ел узды микәнни? Ә бит аңарга йөз ел, юк, алай гына да түгел, инде мең ел булгандыр сыман тоела иде.