Kitabı oku: «Көмеш дага / Серебряная подкова», sayfa 12
3
1807 елның 14 феврале, көн уртасы иде. Университетның авыр имән ишеге кинәт ачылып китте, һәм аннан мундир кигән, шпага таккан зифа буйлы бер егет атылып килеп чыкты.
Көчле җил исеп, егетнең коңгырт бөдрә чәчен тузгытты, битенә вак кына кар бөртекләре сипте. Ләкин егет моңа игътибар итмәде, авыр сулый-сулый, колоннага сөялде.
Озак та үтмәде, агач аягы белән шак-шок атлап, инвалид сторож килеп чыкты. Ул бер кулына шинель белән эшләпә тоткан иде.
– Нишләвегез инде бу, Лобачевский әфәнде? Яз җитмәгән ич әле, суык-фәлән тидерүегез бар.
Лобачевский ялт итеп аңа таба борылды да, шинелен ала-ала, бик ягымлы гына:
– Рәхмәт инде, Емельян агай, – диде. – Киенми генә чыгылган шул. Залда утырганда нишләптер баш әйләнеп китте, йөрәк урыныннан чыгарга җитеп тибәргә тотынды… Хәзер әйбәтләнде шикелле…
– Зур шатлыктан ул, зур шатлыктан, – дип сөйләнде карт. – Шатлыкның аның кайгыдан ныграк китереп суккан чагы да булгалый. Әйдәгез, шинелегезне миңа бирегез дә үзегез залга үтәрсез. Хәзер анда музыка, сый-хөрмәт башлана.
Солдат, чатанлый-чатанлый барып, ишекне тутырып ачты.
– Капельмейстер Новиков әфәнде боерыклар бирә калган иде инде. Укучылар, университетны олылап, кантата җырларга тиешләр. Әйдәгез, рәхим итегез!
– Рәхмәт, Емельян агай! – диде Николай, күңеле нечкәреп. Ул соңгы тапкыр үзенең эсселәгән маңгаен җилгә куйды, күкрәк тутырып бер сулу алды һәм ачык ишектән эчкә керде.
Өстән, актлар залыннан, тантаналы кантата җырлаулары ишетелде:
Фән бакчасына әйләнеп,
Дан алыр мәңге Казан…
Николай, җырга колак салып һәм бүген кичергәннәрен искә төшерә-төшерә, акрын гына атлап өске катка менә башлады.
Юк-юк, бер дә төш түгел. Өлкән класстагы сигез укучы бүгеннән студент. Менә ич шпагасы!
Ул саклык белән генә шпаганың эфесына тотынды һәм кылычын яртысына кадәр тартып чыгарды. Шулвакыт ул, гүя шпага кулын көйдереп алды, баскыч уртасында туктап калды. Ничек итеп шундый хәлне абайламады соң әле? Университет ачылуга ике ел тулган көнне һәммә кеше бәйрәм иткәндә, укытучылардан бер Корташевский гына юк. Ни өчен килмәде икән?
Николай кылычын кынына тыкты һәм кире түбәнгә йөгереп төште.
– Емельян агай, шинель белән эшләпәне тиз генә бирегез әле! Григорий Иванович юк бит, хәлен белеп кайтыйм…
– Шулаймыни? – диде карт сторож, элгечтән шинельне кабалана-кабалана алып. – Кара инде, ә!
Ул соңгы сүзләрен әйткәндә, Лобачевский инде вестибюльдән атылып урамга чыккан һәм Черек Күл ягына таба йөгерә иде.
Буранда да халык урамда иде. Әнә бакчада балалар бик зур итеп кар бабай ясап куйганнар. Хәзер ярыш бара: шуның кишер борынына кем тидерә ала дип, йомарлам-йомарлам кар ыргыталар. Башка вакыт булса, Николай да ярышка катнашмый калмас иде, хәзер әйләнеп тә карамады.
Елагиннар йортына җитүгә, ул, күңеле нидер сизенеп, кинәт кенә куркынып китте. Парадный ишекне ни өчендер тупсасына кадәр ачып куйганнар. Баскычтан йөгереп менгәч, Николай аптырап калды. Григорий Ивановичның кабинет ишеге төбендә зур-зур әрҗәләр тора.
«Бәлки, бүтән квартирага күчәдер?» – дип үзен үзе тынычландырмакчы булды Николай, әмма күңеле моңа ышанмады.
Николай башын күтәреп караса, ни күрсен – Корташевский елмаеп бусагада басып тора. Менә ул егеткә таба атлады.
– Шпага бирделәрмени инде? Бик әйбәт! Тәбрик итәм, Николай… Иванович… Хәзер инде шулай дию дә килешә. Рәхим итегез.
Кабинет бушап калган. Киштәләрдән китаплар, стеналардан картиналар алынган. Егет күз йөртеп чыкты да, мондый хәлгә ышанырга теләмичә, сорау бирде:
– Григорий Иванович, әллә сез… – ләкин ул сүзен әйтеп бетерә алмады.
Корташевский аның иңбашына кулын салды.
– Әйе, китәм шул, Николай. Бүген иртән Петербургтан көенечле хат килде. Сенат безне университетка кабат эшкә урнаштыруга каршы. Туган шәһәр, университет… Әллә бирегә әйләнеп кайтам, әллә юк инде…
Корташевскийның тавышы калтырап китте. Ә Николай читкә борылды һәм ике кулы белән йөзен каплап елап җибәрде. Әкрен генә сулкылдап, Сергей килеп керде.
Ләкин Григорий Иванович үзен бик тиз кулга алды.
– Николай, сез бит шпага таккансыз! – диде ул кырыс тавыш белән. Хәзер инде ул әүвәлге тыныч кыяфәтле укытучы иде. – Сез киләсен белеп, менә кайбер нәрсәләр калдырган идем, – диде ул, өстәлгә таба борылып, һәм кулы белән күн тышлы калын-калын китапларны күрсәтте. – Болары Ломоносов. Ә менә дәфтәрдә философ Дидродан күчереп алган кайбер фикерләр. Сезнең белән безгә бик кирәкле нәрсәләр. Тыңлап карагыз әле менә.
«Фән өлкәсе иксез-чиксез кырны хәтерләтә; ул кырның кайбер урыннары караңгы, кайбер урыннары яктыдыр сыман тоела. Безнең хезмәтләребез әнә шул якты җирләрне киңәйтә төшәргә яки басудагы утларны ишәйтергә тиеш. Беренчесен даһи акылы булдыра алса, икенчесен үзгәртү һәм яхшыртуга сәләтле зирәк акыл иясе башкарып чыга…» Төшенәсезме?
Алар шулай бик озак сөйләшеп утырдылар. Корташевскийның әле моңа кадәр бервакытта да яраткан укучыларын болай үз итеп, якын күреп сөйләшкәне юк иде.
Лобачевский университетка әйләнеп кайтып, үз бүлмәсенә кергәндә, иптәшләре һәммәсе йоклыйлар иде инде. Мөгаен, бу тантаналы көндә бик нык тәэсиргә бирелеп арыганнардыр. Николай, чишенеп, урынына ятты. Ләкин Григорий Иванович турындагы фикер аның миен игәүләүдән туктамады. Шуңа күрә егет үзалдына:
– Булмас! Булмас! – дип сөйләнеп ятты.
Ә инде күз алдына мәкерле елмаеп торучы Яковкин килеп баскач, үзе дә сизмәстән:
– Ул хаиннән яхшылык көтмә инде син! – дип шактый кычкырып әйтеп куйды. Һәм барыбер йоклап китә алмаячагын сизеп, урыныннан торды. Китапларын култык астына кыстырды да, кулына шәм тотып, икенче катка юнәлде.
Караңгы коридорда класс бүлмәсенең ишеген ул капшанып кына эзләп тапты һәм, эчкә кереп, ишекне япкач кына, шәмне яндырып җибәрде. Шуннан Григорий Ивановичтан алып кайткан Ломоносов китапларын актарып, Аристотель турында язылганны эзли башлады.
– Бөтенләй тапмам кебек тоелган иде, менә ич! – дип куйды ул, бик озак эзләгәннән соң үзенә кирәген табып. Вольфның «Физика» сына язган кереш сүзендә Михаил Васильевич болай ди:
«Ошбу фәнгә34 мөнәсәбәте булган галимнәр һәммәсе бер Аристотельгә ияргәннәр, аның фикерләрен хакыйкать дип кабул иткәннәр, хаталануы мөмкин түгел дип уйлаганнар һәм шуның нәтиҗәсендә философиянең үсешенә, шулай ук ошбу фәнгә бәйле бүтәннәренең үсешенә зур зыян килгән. Ошбу фикер нәтиҗәсендә фән белән шөгыльләнүчеләрнең берсе икенчесеннән уздырырга теләп яңадан-яңа ачышлар ясарга булган изге омтылышлары юкка чыгарылган…».
Ломоносовның кереш сүзенә эчкәрерәк чумган саен, Николай ныграк җанланды.
– Шулай шул менә! Бик дөрес! – дип җөпләде ул һәм кычкырып укый башлавын сизми дә калды.
«Кыскача итеп әйткәндә, соңгы вакытларда фәннәр искиткеч дәрәҗәдә алга киттеләр, һәм ошбу хакта моннан мең ел элек яшәүчеләр генә түгел, хәтта йөз ел элек яшәүчеләр дә хыяллана алмаганнар булса кирәк.
Ошбу хәлнең килеп чыгуына иң төп сәбәп менә нәрсә: хәзерге галимнәр, аеруча табигый әйберләрне тикшерүчеләр, берәүнең башында туган уйдырмаларга һәм купшы сүзләргә мөкиббән китмиләр, күпчелек очракларда хак сәнгатькә35 мөрәҗәгать итәләр».
– Әнә бит ул ничек ди! Аристотель кебек даһиларга да тәнкыйть күзлегеннән карарга куша. Язып алыйк әле.
Николай үзенең дәфтәренә каләме белән энҗе шикелле вак хәрефләр тезәргә кереште. Язып бетергәч, Ломоносов китабын читкә алып куйды һәм, бөдрә чәченә бармакларын батырып, ике учы белән күзләрен каплады.
– Бу мәсьәләне Дидро ничек аңлата икән, тукта, карыйм әле! – дип, Николай тиз-тиз генә Корташевский биреп җибәргән дәфтәрне актарырга тотынды. Эзли торгач, ул аннан «Табигатьне аңлатуга карата фикерләр» дигән хезмәттән алынган өзекләрне тапты. Анда болай диелгән иде:
«…математик фәннәр тәҗрибәдән башка гына бернинди төпле белем бирмиләр… Табигатькә таянычы булмаган төшенчәләрне төньякта үсә торган тамырсыз агачларга тиңләргә мөмкин. Андый агачлардан яки идеяләрдән торган урманны аудару өчен җил исеп куюы да, кечкенә генә факт та җитә».
Димәк, француз галиме дә, Ломоносов шикелле үк, табигатьтән өйрәнергә өндәүче философияне алга сөрә икән. Әмма Лобачевскийга барыннан да әһәмиятлерәк күренгән фикер дәфтәрнең соңгы битенә күчереп язылган иде. Шуны укыганда, Николайның берара хәтта тыны кысылган кебек булды.
«Материя хәрәкәткә һәм торгынлыкка битараф дип философлар нинди мәгънәдә әйткәннәрдер, белмим… Философларның бу фикере математикларның: берничек тә үлчәнми торган нокта, бернинди киңлеге булмаган сызык, бернинди калынлыгы юк яссылык турындагы карашларын хәтерләтә».
Бу сүзләрне укыгач, Николай урынында утырган килеш кала алмады, әлбәттә. Ул, сикереп торып, кулын болгый-болгый, класс буйлап йөренде. Гүя бөек акыл ияләренең әле хәзер генә укылган фикерләре аңа да кагыла, аны да башын эшләтергә мәҗбүр итә иде. Аларның ачышларына хозурланып, хискә бирелеп:
– Демокрит! Ломоносов! Дидро! Радищев! – дип тезеп китте егет.
Хәзер инде ул нинди юлдан барачагын белә. Ихтимал, караңгылык, наданлык һәм искелек дөньясына каршы алып барылган бөек көрәшкә катнашачагын күңеле белән ул нәкъ әнә шул чакны сизенгәндер.
4
Яңа көн туып, Николай яңа мәшәкатьләргә күмелде. Тиз-тиз генә киенде һәм Балясниковны эзләргә тотынды. Кыю һәм тапкыр булганы өчен, ул аны ихтирам итә иде. Коридорда очратуга:
– Пётр! Сенат Корташевскийны университетка кире кайтармаган. Башкаларны да шулай ук, – дип, ерактан ук эндәште һәм: – Нәрсә эшлибез? – дип тә өстәде.
Балясников аның янына җитеп туктады. Николай, кабаланып:
– Кичә мин Григорий Ивановичның күчеп китәргә әзерләнүен күрдем, – диде.
Балясников, бераз дәшми торганнан соң:
– Губернаторга барырга кирәк, – диде. – Бүген үк барырга, Яковкинны кудыртырга, ә Григорий Ивановичларны кире кайтартырга кирәк!
– Рәт чыгар дисеңме? Томана кеше ич ул Мансуров. Гимназия белән университет аның ике ятып бер төшенә керми торгандыр.
– Казанның югары даирәләрендә, кызганычка каршы, аңардан да акыллырак кеше юк, – диде Балясников, кырт кисеп. – Барына канәгатьләнергә туры килә.
Лобачевский күнде.
– Барабыз, алайса! – диде. – Дәресләр беткәнче егетләрне күреп сөйләшергә өлгерербез бит?
– Өлгерербез! – Балясников уң кулын Николайга сузды. Бер-беренә ышанырга яраганын һәркайсы сизде.
Көн буена студентлар мыштым гына икәү-өчәү җыела, сөйләшә тордылар, ә надзирательләр күренгәндә, бернигә исләре китмәгән кыяфәт белән таралыштылар.
Кичке якта аларның яртысыннан артыгы кара ишегалдына җыелды һәм тиз генә җыелыш сыман бернәрсә үткәрде. Болай дип карар кылдылар: һәммәсе бергә җыелып барачаклар; губернатор белән өлкән студентлар исеменнән – Балясников, кечеләре исеменнән Лобачевский сөйләшәчәк.
Студентларны күреп, Мансуров бер дә шатланмады. Ләкин губернатор, гәрчә аларның начальствога буйсынмавын күреп торса да, ачык чырай белән кабул итте һәм якын арада үтенечләрен тикшерергә вәгъдә итте.
Әмма эшне кузгатып җибәрү-җибәрмәвен белергә икенче көнне тагын килүләрен күреп бик нык ачуы кабарды. Студентларны кабул итмәве бер хәер, ул хәтта дежурный офицерга аларны университет начальствосы карамагына илтеп тапшырырга кушты.
Шул рәвешле тәртип урнаштыргач, Мансуров тынычлап калырга уйлады булса кирәк. Ләкин аның мондый җиңел акыл белән кылган чарасына җавап итеп, студентлар лекциягә йөрми башладылар. Бунтка охшаган бер нәрсә килеп чыкты.
Буш аудиторияләрне күргәч, Казанга зур акча эшләргә өметләнеп килгән немец профессорлары куркуга төштеләр. Алардан да бигрәк бунт күтәрүчеләрнең әти-әниләре һәм шәһәр җәмәгатьчелеге борчуга калды. Гомердә булмаган хәл бит! Университетның әле гимназиядән аерылып җиткәне дә, бинасы да, юньле профессорлары да юк. Мәгариф министрының ачуы килеп, бөтенләй ябып куюы бик ихтимал иде. Университеттагы хәлләр белән бөтен шәһәр кызыксынды. Бик зур җәнҗәл купты. Җәмәгатьчелек Яковкинны тиргәде. Университетта эшләүчеләр һәм укучылар ачыктан-ачык ризасызлык белдерделәр.
Губернатор Мансуров студентлар бунтын, гадәттәгечә, полицияне өстереп кенә туктатырга мөмкин дип уйлавы ялгыш икәненә төшенде. Шуннан ул, университетка җитәкчелек итәр өчен Яковкинның ярамавы турында әйтеп, эчке эшләр министрына хат язарга мәҗбүр булды.
«Шәһәребездә университет ачканда, акылы бар кешеләр мәгърифәтнең үсеп китәчәгенә зур өметләр баглаганнар иде… Гимназиядә моңа нигез салына кебек тоелган иде. Әмма, кызганычка каршы, халыкның гадел фикерен көчәйтеп, түбәндәгене әйтергә батырчылык итәм: уку йортларына идарә итү эше сәләтсез профессор Яковкинга ышанып тапшырылган, ә гомуми фикер ул затның кешелек сыйфатларын, холкын хуплап бетерми. Тәрбия эшенең кулдан ычкындырылуына, ичмасам әдәп-әхлакның гына да булмавына карата ишетелгән ризасызлык авазлары нәтиҗәсендә кайбер укучыларны укып бетермәс борын кире алдылар, ә күпләр үз балаларын гимназиягә бирмиләр.
Ниһаять, җәмәгатьчелек алдында ышаныч казанган, тәртипсезлекләрне бетерергә омтылган университет әгъзалары кинәт чыгарып ташланды. Мәсәлән, профессорлардан доктор Каменский – үз өлкәсендә зур белем туплаган, элекке начальствосы тарафыннан бик әйбәт аттестат белән бәяләнгән, шәһәребездә үзенең таланты һәм әхлагы җәмәгатьчелек тарафыннан хупланган кеше – бөтенләй эштән куылды. Шулай ук искиткеч сәләтле һәм мәгълүматлы, әхлак ягы тулысынча гамәлгә сыя торган адъюнкт – профессор Корташевскийны да кудылар… Вакытында алар икесе дә куылуның сәбәпләрен сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде, тик аларга җавап булмады»…
Мансуров бу эш белән чынлап та кызыксына икән дип уйлау ялгыш булыр иде. Чөнки хатның ахырында ул университеттагы фетнә өчен үзенә эләкмәсен дип кенә тырышканлыгын күрсәтә:
«Әгәр халык файдасын хәл итәчәк фәннәр мәгърифәткә бәйле булмаса… әгәр куылганнарны яклап һәм тәрбия файдасын күздә тотып белдерелгән ризасызлык авазларына битараф калсам, кайгырмасам, миңа ышанып тапшырылган губернадагы чит бер эш белән Сез галиҗәнапны борчымас та идем».
28 февральдә студентлар, губернаторның эчке эшләр министрына хат язганлыгын белгәч, лекцияләргә кабат йөрергә карар бирделәр. Лобачевский, Фукс лекциясенә керү урынына, Григорий Ивановичка барып, губернатор хаты турында әйтте һәм аның, министрдан җавап килмичә, шәһәрдән китми торуын үтенде. Шуннан соң гына бераз тынычланып, университетка әйләнеп кайтты.
Кичке якта, йокы бүлмәсенә кереп барганда, аны Сергей туктатты. Уңга-сулга каранып, кулына бер язу тоттырды һәм:
– Григорий Ивановичтан, – дип пышылдап кына аңлатып та бирде.
Николай тәрәзә яктысына барып дүрткә бөкләнгән кәгазьне ачты. Анда: «Бер сәгатьтән китәм. Кил», – дип язылган һәм аста янә ике сүз өстәлгән иде: «Тавышсыз гына».
– Димәк, беркемгә дә әйтәсе түгел, – диде Николай, соңгы сүзләрне укыгач.
Бер-ике минуттан алар инде урам буйлап йөгерәләр иде.
– Петербургтан әле генә депеша килеп төште, – диде Сергей, барган шәпкә. – Григорий Иванович белән Каменскийны чакыралар. Ә нәрсәгә икәнен әйтмәгәннәр.
Алар йөгереп килеп кергәндә, Корташевский инде чыгып китәргә тәмам әзерләнгән, юл киемнәре – туны, бүреге, тире бәяләйләре – ишек төбендәге урындыкта ята иде.
Григорий Иванович тыны беткән Николайны кочаклап алды.
– Тиз килүең өчен рәхмәт. Бүген төнлә сәфәр чыгабыз. Югыйсә иртәгә икенче якка – Себергә озатулары ихтимал. Хәер, анысы аның вак мәсьәлә. Синең турыда сөйләшеп калыйк.
Укытучы аңа яратып һәм үз итеп «син» дип эндәшүен сизмичә калды. Моны шулай ук Николай да абайламады. Аларга комачауламас өчен, Сергей үз бүлмәсенә юнәлде.
– Син хәзер математика хакыйкатьләрен дөрес итеп өйрәнү юлына кердең, – диде Корташевский. Ул ашыкмыйча гына диванга утырды һәм Николайга кулы белән ишарәләп урын күрсәтте. – Ләкин әлегә син беренче адымнарыңны гына ясыйсың. Геометриянең чып-чын нигезенә үтеп керү юлын Демокрит, Ломоносов, Дидро һәм Радищев күрсәтеп бирерләр. Андый бөек эшкә мин катнаша алмам, күрәсең. Минем әйтергә теләгән фикеремне, хәтереңдә булса, Румовский әйтте. Киләчәктә, Николай, ул проблеманы син һәм синең иптәшләрең чишәргә тиеш. Радищев сүзләрен һич онытырга ярамый. Ә ул: «Эшкә тәвәккәл тотыну, армый-талмый башкарып чыгу – Россия халкына иң хас сыйфат», – дигән.
Григорий Иванович бераз вакыт тынып торды. Николайга килсәк, ул авыз ачып сүз әйтерлек түгел иде. Укучысының хәлен аңлап, Корташевский урыныннан кузгалды.
– Вакыт җитте, дустым, – дип саубуллаша башлады.
Николай баскычтан ничек төшкәнен дә, шулай ук шәһәр урамнарында күпме йөргәнен дә хәтерләми. Кул-аяклары тәмам күшегеп беткәч кенә, университет ягына кайтты. Төнге сторож аны шыпырт кына бүлмәсенә кертеп җибәрде.
Корташевский китеп, бер-ике атна үткәч, сөекле укытучысы янына Сергей Аксаков та китеп барды. Бу хакта ул ахырдан истәлекләрендә болай дип язды:
«Иртәгә юлга чыгарга дигән көнне мин университет һәм иптәшләрем белән саубуллашыр өчен актык мәртәбә килдем. Зур бер төркем булып, кочаклашып, бүлмәләрне, аудитория һәм залларны айкап йөрдек. Аннары озаклап үбешеп-кочаклашып саубуллаштык. Аерылышкан чакта бер өер студентлар һәм гимназистлар мине озата чыкты; мин акрын гына басмалардан төштем; күңелемне авыр сагыш биләде; янә бер мәртәбә артыма борылып иптәшләремә, университет бинасына карадым да тиз-тиз атлап киттем… Минем артымнан таныш тавышлар: «Хуш, Аксаков, сау бул!» – дип калдылар…»
Якын кешеләреннән аерылу Николайга бик нык тәэсир итте. Ибраһимов – Казанда: тик ул каты авырып ята. Яковкинның «тырышлык күрсәтүе» нәтиҗәсендә Петровский да эштән чыкты, аның урынына китапханәгә яңа мөдир килде.
Николайның кыяфәте әле яңа гына озак авырганнан соң аякка баскан кешенеке төсле иде. Ябыкты, яңаклары эчкә батты. Көче дә, тырышлыгы да кимеде. Хәтта университеттан да күңеле кайтты. Моңа, ахрысы, укуның кызыксыз булуы да йогынты ясады: Корташевский киткәч, математика фәнен укытуны студент Владимир Графка тапшырдылар. Ә ул гимназия курсын кабатлаудан уза алмады. Николай, бу «укытучы» дан күп мәртәбәләр яхшырак белгәнгә, аның лекцияләренә йөрмәде. Шуңа күрә студентларның уңышларын чагылдырган ведомостьны тикшергәндә, Яковкин бу хәлгә сөенеп куйды.
– Бөек математигыбыз сүрелгән икән, – дип көлемсерәде ул. – Попечитель хәзрәтләре, ай-һай, зур өметләр баглаган иде, ялгышкан икән. Ишетсә, кәефенә кырау суга икән, һе-һе!.. Алдан кычкырган күкенең башы таз була шул!
Яковкинга чынлап та мыскыллап көләргә мөмкин иде. Николай берара, йокыдан уянып киткәндәй, элеккеге бер дәрт белән фәнне мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә талпынып карады: гаҗәеп катлаулы геометрик мәсьәләләрне чишкәләде. Тик бу юлы аның эшкә булган дәрте бик тиз сүнде. Университет аңа бөтенләй бушап калган сыман тоелды. Күңелендә һәммә нәрсәгә карата гамьсезлек туды.
5
Кояшлы апрель көнендә Николай шәһәрдә йөреп керергә дип чыккан иде. Проломный урамыннан барганда, кибетчеләрнең һәм хезмәтчеләрнең:
– Ой, студено бара, студено! Карагыз әле, кылычы кәкрәйгән! – дип шаяртуларын ишетте.
Николайның бит алмалары алсуланып китте, һәм ул, озак уйлап тормыйча, тар тыкрыкка борылды. Болакка җиткәч, ирексездән туктап калды. Җәй көне бөтен шәһәргә сасы ис чыгара торган бу каналга Иделдән кереп чиста су тулган, бер-бер артлы баржалар тезелгән. Сокланырлык та шул.
Менә бурлаклар, Идел буенда үскән егетнең күңелен җилкендереп, таныш көйгә:
– Эй, ухнем! – дип сузып җырлап җибәрделәр һәм, йөк төягән баржаны үткәрү өчен, озын чылбырлар белән агач күперне күтәрә башладылар. Николай баржаның күпер астыннан чыкканын көтеп алды һәм аны Болак буйлап озата барды. Яр буен тутырып агылган халык белән бергә атлый торгач, ул Ташаяк ярминкәсенә барып чыкканын да сизми калды.
Ярминкәнең исеме җисеменә туры килеп тора: ташаякның, ягъни савыт-саба ише нәрсәнең төрлесе бар. Пыяла савыт-саба да күп, фарфоры да җитәрлек, балчыктан ясалганын инде әйткән дә юк; баржадан бушата торалар, сата торалар. Аннары тагын читтән китерелгән паласлар, Казанда эшләнгән түбәтәйләр, читек-кәвешләр сатыла. Бала-чага тирә-юньне күңелле авазлар белән тутырып сыбызгы сызгырталар, чыр-чу киләләр. Шуграк малайлар, кеше күрмәгәндә, су сиптереп качалар…
Якты кояш, ярминкәдәге ыгы-зыгы, күңеллелек Николайны да үз эченә бөтереп алды. Һәрхәлдә, аю биеткәнне күреп, егет туктап калды. Аю биетүче – каешланып беткән түбәтәй кигән сыңар күзле татар агае – тырышып-тырышып юкә барабанын кага; ә юлдашы үзе ясаган скрипкада ниндидер көйне сыздыра. Аның кыланышын күреп, көлми калырга мөмкин түгел: ат кылы тартылган смычогы нечкә көй чыгарганда – кашлары югары күтәрелә; смычок калын авазларга күчсә – кашлары түбән төшә. Смычок тизрәк йөрергә тотынган иде – моның кашлары да бер өскә, бер аска сикерә башлады. Каратутлы бу татар агаеның кашы-күзе биегәнне күреп, тирә-юньдәге һәммә халык шаркылдап көлде. Көлдерә алсаң, халык юмартлана һәм акча янчыгын чишеп җибәрә. Чыннан да, әнә бии-бии хәлдән тайган аю ал аяклары белән бүрек күтәреп мәйданны әйләнеп чыккан иде – шактый гына бакыр чыңлаганы ишетелде. Николай да бер бакыр акча салды.
Ярминкәдә туйганчы йөргәч, ул ыгы-зыгыдан аерылып тору һәм кошлар сайраганны тыңлау теләге белән шәһәр читенә чыкты. Университетка фәкать кичен генә, укуга ныклап тотынырга карар биреп, эшлекле кыяфәттә кайтып керде.
Вестибюльдә аны карт сторож туктатты:
– Кабул итү бүлмәсенә рәхим итегез, – диде ул шат тавыш белән. – Сезне анда әнкәгез күптәннән көтә.
Николай коридор буйлап аргы башка йөгерде, залның ачык ишеге төбендә кинәт кенә туктап калды. Әнисе, улларын – Николайның абыйсын һәм энесен кочаклап диванда утырган килеш, аларга бик кызыклы нәрсә турында сөйли иде булса кирәк.
Николай атылып барып әнисен кочаклады.
Ләкин Прасковья Александровнаның бик исе китмәде, каршысына утырырга кушып урын күрсәтте һәм коры гына:
– Йөрим менә синең аркада, – диде.
Николай бу сүзләргә бик гаҗәпләнде:
– Минем аркада?.. Әни, мин бит… – дип нидер әйтмәкче булган иде, тик ана үзенең килү максатын аңлатып бирде:
– Григорий Ивановичтан хат бар. – Прасковья Александровна кесәсенә тыгылды.
– Григорий Ивановичтан? Кайда соң ул хәзер, әни?
– Менә бит, син аның кайда икәнен дә белмисең, ә ул синең хакта барысын белеп, кайгыртып тора. Мине дә менә юлга чыгарга мәҗбүр итте. Килгәндә, Идел аша чыккан чакта, батып үлгәннән калдым. Тыңла менә, нәрсә дигән. – Прасковья Александровна кесәсеннән хат чыгарып, аны җәеп салды һәм укырга тотынды: – «…Казаннан алынган, безнең һәммәбез өчен күңелсез хәбәрләрнең чынбарлыкка туры килүенә мин әле һаман ышанып җитмим. Иң әйбәт шәкертемнең укуны ташлавына ничектер ышанасы килми…»
Николай, артык дулкынлану сәбәпле, башта дәшми генә утырды, аннары пышылдап кына:
– Шулай шул, – дип куйды. – Лекцияләренә кермәдем, йөзләрен күрмәс өчен, урамда йөрдем. Бу бинада, кая гына карасам да, Григорий Иванович исемә төшә. Ул Яковкиннарын күрәсем килми… Китаплардан гына өйрәнермен, ахры…
– Григорий Иванович шуны да күздә тоткан шул менә, – диде ана, һәм аның йөзендә кайгы катыш елмаю чагылып китте. Менә тыңла, аның язганын укыйм: «…Ихтимал, Николай мөстәкыйль рәвештә укырга җыенадыр. Әгәр шулай икән, ул бик нык ялгыша. Андый ысул белән тәрбияләнгән очракта кешегә иң нык тәэсир итә торган көч, яшь йөрәкләрне җилкендерә торган этәргеч, ягъни намуслы һәм инсафлы булуга әйди торган ярышу мөмкинлеге читтә кала. Мондый мөмкинлекне гимназиядә һәм университетта очрата аласыз, чөнки ярыш ул күмәк тәрбия вакытында барлыкка килә. Аннан тыш, бай китапханә, физика кабинеты, ботаника бакчасы, төрле машиналарны фәкать уку йортында гына табарга мөмкин…»
Прасковья Александровна улына сораулы караш ташлады.
– Нәрсә эшләргә булдың, Коля? Университетта каласыңмы, әллә минем белән Макарьевка кайтасыңмы? Иптәшләрең янында укыйсыңмы, ялгыз башың укыйсыңмы?
Николай кисәк кенә утырган җиреннән сикереп торды да, әнисен үбеп, бертөрле җавап бирмичә, залдан йөгереп чыгып китте.
Әниләре уку елы беткәнче дип Казанда калды. Әмма уртанчы улы өч көн буена аның күзенә күренмәде. Күз-колак булырга тапшырылган абыйсының әйтүенә караганда, Николай авыру Ибраһимов янына барып, анда бик озак утыра, ни өчендер сукно фабрикасы тирәсендә уралып кайта, Бишбалтага барып чыга һәм суднолар төзегәнне карап йөри иде.
Ә беркөнне ул әнисе янына килде һәм кыска гына итеп үзенең җавабын әйтте.
– Казанда калам. Укыйм.
Икенче курска күчү имтиханнарына бик аз вакыт калган. Әмма Николай, теге чакта «нигә?» дигән соравына җавап эзләгәндәге кебек, дәртләнеп эшкә тотынды. Көн димәде, төн димәде, һичбер нәрсәгә әйләнеп карамады, фәкать укыды да укыды ул.
Имтиханнар Прасковья Александровнага бик зур шатлык алып килде. Алар тәмамлангач, Александрның «физик фәннәрдән искиткеч зур сәләт күрсәтүе, зур уңыш казануы» мәгълүм булды. Алексейны университетның беренче курсына кабул иттеләр, ә Николай математиканы һәм натураль тарихны бик яхшы тапшырды.
Прасковья Александровна белән бергә Макарьевка җәйге ялга кайтырга аның өч улы да җыелды. Юлга иртәгә, 19 июньдә, таң алдыннан кузгалырга булдылар, чөнки кояш күтәрелгәнче атлар да шәбрәк юырта, үзләренә дә рәхәт булачак. Ә инде кояш ныклап кыздыра башлагач, ялга туктарлар.
Кичке якта Николай, саубуллашу һәм кайбер китаплар алып тору теләге белән, Дмитрий Перевощиков янына китте. Түгәрәкнең квадратурасы турында сөйләшә торгач, алар шактый озак утырдылар. Кинәт ишекне бәреп ачып, бүлмәгә Василий Перевощиков атылып килеп керде. Николайны күргәч, ул куркынып туктап калды.
– Әле генә… Казанкада… Казанкада… – Сүзен әйтеп бетермичә, кроватена барып ауды, йөзен мендәргә яшерде дә үкереп елап җибәрде ул.
– Вася! – дип, Дмитрий аны иңбашыннан тотып селекте. – Вася! Әйт тизрәк! Нәрсә булды?
Василий яшьле күзләрен мендәрдән алды.
– Әйтмим, – диде, Николайга күрсәтеп. – Аңар әйтергә ярамый. Чыгып торсын ул!
Моны ишетеп, Николай да сагайды.
– Нәрсә булды? – дип, ул урыныннан сикереп торды.
– Акылыңдамы син, юкмы? – дип кычкырды Дмитрий һәм ачу белән мендәрне тартып алып бер почмакка ыргытты. – Әйт хәзер үк!..
Василий торып утырды.
– Саша… – дип башлады ул, аның һәр сүзне көчкә генә әйткәне сизелеп тора иде. – Лобачевский… суга… батты!.. Ул, тыела алмыйча, үксеп янә кроватена капланды.
Николайны яшен суккандай булды. Ул бераз һушын җыя алмый торды, аннары:
– Саша! – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде һәм атылып урамга чыкты.
Ул Казанка ярына ничек килеп җиткәнен дә сизмәде. Тик ерактан ук яр буена җыелган халыкны күреп алды. Кайсы багор, кайсы бау тоткан юеш киемле кешеләр аңа юл бирделәр. Саша җирдә чалкан ята, кемдер өеннән алып килеп аның өстенә ак җәймә япкан…
Кайгылы хәбәрне анага әйтерлек кешене озак эзләделәр. Ләкин Николай, өйгә җиткәндә, башкаларны туктатты.
– Кирәкмәс, үзем әйтәм, – диде ул тонык тавыш белән.
Прасковья Александровна китәргә тәмам әзерләнеп җиткән иде. Менә аның янына бүлмәгә Николай килеп керде, артына борылып, ашыкмыйча гына ишекне япты…
Ишек төбендә калган иптәшләре кыймылдарга һәм сулу алырга да куркып тордылар. Бүлмәдән ананың бер кычкырып куйганы ишетелде дә тынлык урнашты. Елаган тавышы да, өзгәләнгәне дә ишетелмәде. Монысы һәркемнең күңелен шомландырды.
Ниһаять, ишек ачылды. Бусагада әнисен җитәкләгән Николай күренде. Икесенең дә күзләре кызарынган, әмма алар инде елаудан туктаганнар иде.
Прасковья Александровна акрын гына тавыш белән:
– Улым янына алып барыгыз мине, – дия алды.
Янә бер тәүлек үткәч, Сашаны җирләгәч, төнлә белән Николай һәм Алексей әнкәләрен Макарьевка алып киттеләр.
Николай Лобачевскийның университеттагы беренче елы шулай зур кайгы белән тәмамланды.