Kitabı oku: «Көмеш дага / Серебряная подкова», sayfa 13
Химикмы, әллә математикмы?
1
Корташевскийның рәхимсез рәвештә куылуы, абыйсының фаҗигале үлеме Николайны бик озакка күңел тынычсызлыгына дучар итте. Аның төннәре саташып, йокысыз үтә торган булды. Мондый халәттә озак калырга ярамаганлыгын аңласа да, нәрсә эшләргә кирәклеген ул белмәде, һәм, иптәшләре йоклап киткәнне генә көтеп, кроватеннан сикереп тора, кулы белән шәм яктысын томалап, коридор буйлап берәр буш аудиториягә юнәлә торган булды. Яковкинның явыз кыяфәте күз алдына килеп газапланды.
«Ул кешене күрәсем килми, аның белән бер үк һаваны суларга теләмим! Качарга кирәк!.. Ә вәгъдәм? – дип сорап куйгалады ул үз-үзеннән. – Әнкәйгә вәгъдә бирдем бит…»
Үзен газаплаган тойгылардан котылу максаты белән, ул яңадан, зур тырышлык куеп, геометриядәге эзләнүләрен дәвам итәргә кереште. Ләкин тырышуы бушка китте, ә сәламәтлеге көннән-көн начарланды. Аның эчкә баткан күзләренә һәм сулган йөзенә карап, энесе Алексей берчак: «Бигрәк ябыкты инде», – дип уйлап куйды һәм дәрестән соң урамга чыгып йөрергә дәште. Николай шунда ук ризалык бирде.
Алар Казанка буенда йөрделәр. Арча кырыннан иске койма белән аерылган, ташландык Болхов паркына барып чыктылар. Андагы тирән чокырлар, ул чокырларда куе булып үскән төрле матур агачлар һәм куаклар, бормаланып аккан елга, аның еракка җәелгән ягының сөзәк яры – болар һәммәсе дә туган-үскән Нижнийларын, чокырлы-чакырлы Почайна буйларын хәтерләтте.
Николайның йөзе яктырып киткән һәм күзләре очкынланган сыман булды.
– Синең исеңдәме икән, Алёша, мин бервакытны шигырь язган идем, – дип эндәште ул энесенә. – Карт имән белән елга турында иде ул шигырь. Көлмә әле син. Хәзер мин аны хәтергә төшерәм…
Алар шулай, дөнья мәшәкатен читкә куеп, шактый озак йөрделәр. Яшел чирәм өстендә, чәчәкләр арасында күбәләкләр куып кәефләнделәр, көймәдә йөзеп, күңел ачтылар. Бүгенге көндә үз-үзләреннән һәм бөтен дөньядан канәгать булулары аларның йөзләрендә чагыла иде.
Кайтканда да ашыкмыйча гына кайттылар. Гимназия күршесендәге Тенишев йортына җиткәч, Алексей туктап калды. Ул йортның аскы катында химия класслары урнашкан, Алексей дәрестә әнә шунда булган иде. Хәзер дә кереп чыгарга уйладылар. Кабинет ишеген ачу белән, әчкелтем ис борыннарына килеп бәрелде. Йөткерергә тотындылар.
– Нәрсә соң бу? – дип сорады Николай, аптырап.
– Тәҗрибә бу, тәҗрибә, егетләр, – дип, шкаф артыннан күңелле тавышлы берәү җавап кайтарды.
Николай пышылдап кына:
– Эвестмы ул анда? – диде.
– Юк, безнең лаборант-механик Горденин, Никита Филиппович, алтын куллы кеше дә инде! – диде Алексей, сокланып, һәм ачык ишектән бүлмә эченә кулы белән күрсәтте: – Әнә күрәсеңме, нинди зур мич? Ул мичтә өч утлык, бер казан бар. Шул мичкә һава өрдерү өчен күрекне механик үзе эшләде. Комиссия тикшерде. Фукс та, Эвест та, Запольский да бик мактадылар. Өстәвенә пыяла эшен дә яхшы белә. Химия кабинеты өчен әнә күпме пробиркалар, колбалар әзерләде. Биредә һәммә нәрсә аның кулы белән эшләнгән.
Алексей үзе сөйләгәнне абыйсының кызыксынып тыңлавын күреп сөенде. Ике туганның күптән болай иркенләп сөйләшә алганнары юк иде.
– Кышын Никита Филиппович бер ай буена Юшковның пыяла заводында булды… – Менә кара, мин шунда утырам инде, – диде ул, төрле сыекчалар салынган банкалар тезелгән өстәл янына алып килеп. – Күрергә телисеңме минем нәрсә эшләгәнне?
– Минем өчен кызык булмас бит ул, – диде Николай кыяр-кыймас кына. Ул инде кабат үзенең элеккеге рухи дөньясына бикләнеп өлгерде.
– Их син, шул математикаңнан башканы белергә дә теләмисең! – диде Алексей, үпкәләп. – Ә Ломоносов барысына да вакыт тапкан. Математик та ул, философ та… Кара менә моны! – дип, киштәдән бер китапны алып күрсәтте. – «Химиянең файдасы турында». Кызыксынган бит… Вакыт тапкан бит…
Ломоносов дигәнне ишеткәч, Николай җайланып киткән төсле булды һәм китапка кулын сузды.
– Алмый гына тор әле! – диде Алексей һәм китапны киштәгә кире куйды. – Син башта минем ниләр эшләгәнне күр. Мәсәлән, менә бу ике колбада кызыл һәм сары төстәге эремәләр. Ләкин алар бер-берсенә катнашмыйлар. Эрегән матдәне бер эремәдән икенчесенә ничек күчерер идең? – дип кинәт кенә абыйсына текәлде.
– Беренче эремәне парга әйләндерер идем, – диде Николай, озак уйлап тормыйча.
– Эремәне парга әйләндергән чакта эрегән матдәң дә очып бетсә? – дип, Алексей тагын сорау бирде. – Шул шул менә! Химияне дә алай ансат кына җиңеп булмый әле!
Алексей, артка борылып, шкафтан кара кәгазьгә уралган колбаны алды. Аңа төссез сыекча салынган.
– Сероуглерод булыр бу. Бик көчле эреткеч. Су белән катнашмый. Кара менә!
Ул, сөйли-сөйли, кызыл төстәге эремә салынган колбага шул төссез сыекчаны чак кына агызды, аннары пыяла таяк белән болгатты. Оста фокус күрсәтүче кебек баш иеп, колбаны абыйсына сузды.
– Айн, цвай, драй! Хәзер кара инде!
Николай кулындагы колбаны, кызыксынып, яктыга тотты.
Сероуглерод судан өскә менгән. Тик инде аның төсе үзгәргән, кып-кызыл булган, ә су тоныкланып калган.
– Күрдеңме?! – диде Алексей, җиңүче кыяфәте белән. – Су эремәсендәге матдәне сероуглерод үзенә алды. Кызык бит, ә! Судан да аерылды, теге матдәне дә үзенә ияртеп чыкты…
Кинәт абыйсына гаҗәпләнеп караган хәлдә тынып калды. Николай, колбаны күз турысында тоткан килеш, үзалдына мыгырдана иде:
– Ике катлау, диген… Әһә!.. Араларында уртак чик – су һәм сероуглеродны бер-берсеннән аерып торучы өслек… Димәк, өслекне билгеләү өчен, ике әйбернең бер-берсенә тиеп торуына игътибар итәбез. Сероуглерод әле тагын һавадан да өслек белән аерылып тора.
Николай, тәрәзәгә якынрак барып, колбаны бер ерак тотып, бер якын китереп карады. Аның нәрсә эшләвен Алексей дәшмичә генә күзәтеп торды.
– Әгәр шулай икән… – дип сөйләнә бирде Николай, бөтен дөньясын онытып, – әгәр шулай икән, тигез күләм биләүче һәм пространствога бер үк төсле тиеп торучы әйберләр геометрик яктан тигез булалар. Әйе, әйе, табигатьтәге барча нәрсә өчен дә бер-берсенә тиеп тору хас, һәм ул аларның уртак геометрик үзенчәлеген тәшкил итә дә. Димәк, сызык һәм өслек турындагы тәгълиматны шуннан башларга кирәк.
Николай бик зур саклык белән колбаны өстәлгә утыртты. Аның күзләрендә шатлык балкый, маңгай җыерчыклары язылган иде. Күптәннән эзләгәнен бүген, ниһаять, тапты шикелле. Нокта, сызык һәм өслек турындагы төшенчәләрне хәзер инде ул үзе чыгара ала.
Абыйсының кыяфәте шулкадәр тиз алмашынганны шаккатып күзәтүче Алексей дәшми генә басып торуын дәвам итте.
– Таптым бит, Алёша! – дип күтәренке тавыш белән әйтеп куйды Николай. – Синең химияң ярдәмендә таптым. Менә бит ул тәҗрибәнең роле. Тәҗрибә һәм фикер йөртү. Ике баскычны бергә китереп каплау. Дөрес әйткән Ибраһимов!
Ул аптырап басып торган энесен кинәт кочаклап алды һәм бүлмә буйлап әйләндерә башлады. Өстәлдәге банкаларны чак кына идәнгә бәреп төшермәде.
Шул ук кичне, иптәшләре төрлесе төрле якка таралышкач та, ул Григорий Ивановичка хат язарга утырды. Озак язмый торуы өчен гафу үтенеп, укытучысына үзенең серен ачты:
«…Тәүге нигездән, ягъни җисемнәрнең бер-берсенә орынуыннан чыгып, геометриянең башлангыч төшенчәләрен аңлатып була кебек.
Җисем икенче бер җисемгә орынып торса һәм шул үзара орыну гына исәпкә алынса, ул җисемне өслек дип атыйбыз. Һәр икесенең бер-берсенә орынып тормаган өлешләрен күздән төшерәбез.
Җисем икенче җисемгә кыл юанлыгында гына орынып торса, андый җисемгә сызык дибез. Бу очракта да бер-берсенә орынмаган өлешләрен читкә ташлыйбыз һәм кыл нечкәлегенә, каләм белән кәгазьгә ясалган сызык нечкәлегенә ирешәбез.
Һәм соңгысы. Җисем икенче җисемгә бер төрткедә генә орынса, аның орынмаган өлешләрен читкә ташласак, андый җисемгә нокта дибез. Бу юлы без ком бөртеге яки каләмнең кәгазьгә тиеп торган очы кадәр кечкенә җисем белән эш итәбез.
Шулай итеп, өслектә, сызыкта һәм ноктада без игътибар үзәгенә җисемнәрнең фәкать бер-берсенә орынып торган өлешләрен генә алабыз…»
Хатны язып бетергәч, Николайның өстеннән тау төшкән төсле булды.
Ишегалдына чыгып, бераз саф һава сулап керергә теләгән иде, кинәт хәтеренә килде:
– Ә Ломоносов? «Химиянең файдасы»…
Аның сандыгында Ломоносовның тулы сайланма әсәрләре саклана, тик галимнең химия турындагы хезмәте, ничектер кызыксыз тоелып, бүгенге көнгә кадәр укылмый ята иде. Көтмәгәндә, химиядән үткәрелгән тәҗрибә аркасында, геометриянең тәүге төшенчәләрен ачыклауга ирешкәч, Николай аны хәзер үк укырга булды. Моңа кадәр ничек игътибар бирмәде икән? Бу хезмәттә бит фәннең төрле өлкәләре – аерым алганда, химиянең табигать тарихы һәм математика белән нык бәйләнгән булуы оста итеп күрсәтелгән. Химия турындагы китаптан математикага караган мәгълүмат алырмын дип кем уйлаган!
«Ни өчен табигый әйберләрне өйрәнүчеләр ошбу өлкәдә зур уңышка ирешә алмыйлар?» – дип сорый Ломоносов һәм үзе үк шуны аңлатып бирә: моның өчен галим бер үк вакытта химик та, математик та булырга тиеш. Химиктан зур теоретик белем, практик эш таләп ителә. Математик исә «уйлап табу һәм исбатлауда төгәллеккә күнегеп, табигатьнең иң тирән серләрен дә ача белергә тиеш» ди. Химияне бөек галим фәннең куллары дип, ә математиканы фәннең күзләре дип атый.
Бу хезмәттән Лобачевский үзенә кирәкләрнең һәммәсен дәфтәренә теркәде. Ахырда, нәтиҗә ясап, чын-чыннан математик булыйм дисәң – башка фәннәрне, аеруча тәҗрибәгә нигезләнгән фәннәрне: химияне һәм физиканы тырышып үзләштер, дип язып куйды.
Иртән беренче лекция математика, ә аны әле һаман студент Граф укый иде. Лобачевский, анда кермичә, химия белән materia medica36 фәннәрен алып баручы адъюнкт Эвест янына, химия кабинетына юнәлде.
Ул Эвестның алгы бүлмәдә ниндидер металл кисәген утта кыздырып торган чагына туры килде. Аңар әле кырык та тулмаган, әмма үзенең тузгыган чәче һәм шапшак кыяфәте белән ул картрак күренә иде.
Николайның олылап сәламләвенә каршы ул, баш кагып кына, артсыз урындыкка ымлады һәм башлаган эшен дәвам итте. Эшен төгәлләгәч кенә, егеткә сүз кушты. Николайның химия әлифбасын үзләштерергә теләге барлыгын белгәч җанлана төште һәм эчке бүлмәгә – төп лабораториягә ияртеп алып керде.
Николай андагы әйберләрнең тәртипсез рәвештә аунап ятуларына һәм пычраклыкка таң калды, күңеле болганып киткән сыман булды.
Химик исә үз карамагына яңа студент килгәнгә шатланды, күрәсең.
– Химияне өйрәнгәнегез бар идеме? – дип шунда ук сорашырга тотынды. – Бөтенләй туры килмәдеме? Кайгырмагыз. Куып җитәрсез. Дару препаратлары эзләү белән шөгыльләнербез. Materia medica дип аталган махсус фән турында мәгълүматыгыз бармы? Минем лекцияләремә йөрергә Яковкиннан рөхсәт алыгыз.
– Мин бит химия белән кызыксынсам да, табиб буласым килми, – дип куйды Николай, оялып кына.
– Анысы һич тә мәҗбүри түгел, – диде Эвест, өстәл өстендәге ниндидер пычрак приборларны рәткә китереп. – Безнең фән дару матдәләренең организмга ничек тәэсир итүен өйрәнә. Materia medica буенча сез минем беренче шәкертем булырсыз. Ни сәбәпледер һәммәсе химиягә языла. Ә мин үзем хәтта materia medica фәнендә дә, дару өчен кирәкле матдәләр белән беррәттән, гадәттәге химик элементларга зур игътибар бирәм. Ләкин сез…
Эвест кинәт сөйләүдән туктады һәм Николайга, шаяртып, банка тоткан кулы белән янап алды.
– Ләкин сез бу турыда Яковкинга әйтә күрмәгез. Килештекме?
– Килештек! – диде Николай, елмаеп.
Эвестның исә елмаюдан йөзе бөтенләй җәелеп китте. Сүзен дәвам итәргә дип авызын гына ачкан иде, нәкъ шул вакытта күрше өстәлдә нәрсәдер чыжлап кайный башлады. Химик шул якка ташланды. Анда бер колбадан булар бөркелә, бүлмәгә сасы ис тарала иде. Николай бик канәгать булып чыгып китте.
Икенче көнне ул Эвестның лекцияләренә йөри башлады, ә кичләрен лабораториядә үткәрә торган булды. Яңадан-яңа ачышлар вәгъдә иткән фәнгә ул көннән-көн ныграк якынайды. Эвест, аның янына кереп-чыгып йөрсә дә, кайбер күрсәтмәләр бирү белән генә чикләнде. Укытучының мөстәкыйльлек тудыруы Николайга бик ошады, һәм ул, башы-аягы белән тәҗрибәләргә чумып, «химик» дигән кушамат та алып өлгерде.
1808 елны ул әнә шулай яңа мавыгулар белән каршылады…
Яковкинның өстәл өстендә калын папка ята. «Студентларның шөгыльләре һәм өлгерешләре ведомосте». Профессор-директор бик төпченеп шуны актарып утыра. Кинәт аның тар маңгаендагы җыерчыклар язылды, һәм нечкә иреннәрендә мыскыллы елмаю чагылды.
– Афәрин!.. Бик күркәм! – дип, үзалдына ашыкмыйча гына сөйләнеп алды һәм очлап куелган бер өем каурый каләмнәргә сузылды.
Профессор-директорның шатлыгы күкрәгенә сыймый: математика лекцияләренә йөрергә язылган студентлар исемлегендә ул Николай Лобачевскийны тапмады.
– Менә сиңа математик! Нәрсә эшләгән бит… Materia medica тирәсенә елышкан! Эвест үзенең бердәнбер тыңлаучысын мактап бетерә алмый.
Яковкин ведомостьларны бик җентекләп тикшерүен дәвам итте.
– Минем киңәшне тотып, анасы медицинага аударган булса кирәк. Бар иде математик – юк инде математик. Хәзер попечитель дә кызыксынмаячак. Безгә шул гына кирәк тә!
Директор кулындагы каурый каләм кәгазь өстеннән биеп кенә йөри. Шундый күңелле хәбәрне ничек итеп хөрмәтле попечитель хәзрәтләренә язмый түзәрсең? Хатны Яковкин бик зур осталык белән язды: әүвәл төче телләнеп галиҗәнапның гаиләсен Яңа ел белән тәбрикләде, Казанны күреп китәргә чакырды… Хатның азагында, ялгыш ычкындырган кебек кенә, мондый сүзләрне тезеп алып китте: «Студент Николай Лобачевский үзен зур тырышлык белән медицина факультетына хәзерли»37. Аннары кабаттан кайтып тәбрик итте һәм изге теләкләр теләде.
– Борычлы булды бу хат! – дип кеткелдәде Яковкин һәм, сургучны мул тамызып, университет печатен шапылдатып сугып куйды.
Ләкин бу «борыч» Яковкин бөтенләй көтмәгән нәтиҗәләр китереп чыгарды.
2
…Санкт-Петербург.
Гранитка төренгән яр буйларына тезелеп киткән мәһабәт йортларга тия язып, Нева елгасы өстеннән кара-кучкыл болытлар йөзә.
Көннәр бозылырга торганын Степан Яковлевич Румовский алдан ук сизенә. Ничә әйтсәң дә, карт сөяк шул: төннәр буе сызланып чыга. Көндезге мәшәкатьләр генә бераз онытырга мәҗбүр итә.
Бу юлы юеш кар кичтән үк яварга тотынды. Озакка сузылыр, ахры. Тагын йокы күрмим икән, дип уйланып, Степан Яковлевич кабинетына юнәлде. Бүген килгән газета һәм журналларны өстән-өстән генә караштыргалап, хатларга күчте. Беренче чиратта ул Казаннан килгән хатны укырга кереште.
Казандагы хәлләр аңа бертөрле табышмак сыман тоела, былтыр университетта булып үткән күңелсез вакыйгаларның төп сәбәпләре һаман ачыкланып җитмәгән иде әле. Профессор Каменский һәм адъюнкт Корташевскийның бик борчылып сөйләүләренә карамастан, шулай ук губернатор Мансуров язган әләкләү хатына һәм башкаларның зарлануына карамастан, Румовский Казан университетында эшнең шундый ук аянычлы булуына ышанып җитмәде, профессор-директордан көнләшеп сөйлиләр, дип уйлады.
Ә менә Яковкинның үз хаты. Картлач аны акыллы язылган хат, эчкерсез хат дип кабул итте. Укыган саен профессор-директорга карата күңелендә туган шикләнү җылы суга ташланган боз кисәге кебек эреп бетте. Тукта, монысы нәрсә булды соң әле? – «…Лобачевский үзен зур тырышлык белән медицина факультетына хәзерли».
Попечительнең чал кашлары җыерылып өскә сикерде. Ул күзлеген рәтләде һәм бу могҗизалы сүзләрне кабаттан укып чыкты. Аннары, хатны читкә куеп, терсәкләрен өстәлгә чәнчеп, уйга калды.
Лобачевский… Карт попечитель бер өем китап белән утыручы малайны хәтеренә төшерде. Математика һәм философия китаплары иде бит анда. Иптәшләре ишегалдында шаулашып уйнап йөргәндә, бу малай башын да күтәрми укып утыра иде…
Аннары, студент булгач, геометриянең нигезләрен эзләү һәм өйрәнү белән мавыгып киткән иде шикелле. Һәрхәлдә, адъюнкт Корташевский бик мактаган иде…
Попечитель үзенең хәтер түреннән Яковкин белән сөйләшкәндәге сүзләрне тартып чыгарды. «Директор әфәнде, сез бу укучыны, Лобачевскийны, яхшы беләсезме?» – дип сорагач, Яковкин аңа: «Белмичә ни, тискәре гимназист», – дип, кабаланып җавап кайтарган иде. Профессор-директор өчен, димәк, ул малайның математикага, философиягә, чит телләр өйрәнүгә булган сәләте игътибарга да лаек түгел. Сабый чактагы шаяруларын күтәрә алмаган. Шундый кеше яшь буынны тәрбияләргә лаекмы? Алардагы талантны күреп алырга һәм үстереп җибәрергә сәләтлеме? Хакыйкать әнә шулай соңга калып ачыклана башлады.
Әгәр Лобачевский математикадан алай читкә тайпылган икән, димәк, моңа ниндидер сәбәп булырга тиеш. Башкача һич мөмкин түгел. Яшьлегендә Румовский үзе дә ялгыш адым ясый язган кеше.
Атмосферадагы электр тогы белән тәҗрибәләр ясаганда, аның яраткан профессоры Рихманны яшен сукты. Сөекле укытучысы үлгәч, студент Румовский бик нык кайгыга калды, иптәшләреннән читләште, академиягә йөрми башлады. Математикага һәм астрономиягә булган мәхәббәте сүрелгән төсле тоелды. Фәкать Ломоносовның химиядән укыган лекцияләренә генә йөрде. Бөек фән иясе шәкертенең тирән кичерешен аңлады һәм шунда ук егетне, математикадан белем алу өчен, атаклы математик һәм механик Леонард Эйлер янына Берлинга җибәрде. Яшь буынны аталарча тәрбия кылучы Михаил Васильевич аның математикадан бөтенләй китмәвен һәм китәргә тиеш түгеллеген аңлады, шуңа күрә аны бу фән өчен саклап калды.
Ә менә хәзер ул үзе, Фәннәр академиясенең вице-президенты, Лобачевскийны геометриядән читләшергә мәҗбүр иткән сәбәпләрне ачыклый алдымы соң? Яковкинга ул теге чакта:
– Бу егетнең язмышы өчен сез фән каршында җаваплы, – дигән иде. Ә ул үзе җаваплы түгелмени?
Румовскийның күзләре ирексездән Ломоносов портретына текәлде һәм… укытучысының күзләрендә кырыслык күргәндәй булды.
– Иртәгә үк Казанга китәм. Яковкин бар нәрсәне болгатып ташламадымы икән, үзем тикшерәм!
Шул сүзләрне әйтә-әйтә, Румовский креслодан сикереп тә торды… ыңгырашып кире килеп тә төште.
Степан Яковлевич берничә көн урыныннан кузгала алмыйча ятты. Аягының авыртуына, чыдый алмаслык булып, вөҗдан газабы өстәлде. Яковкинга шулчаклы ышаныч баглавына үкенде. Профессор Каменский белән адъюнкт Корташевскийның сүзләренә юкка гына колак салмаган ул, һәм аларны Казаннан куып бик начар эшләгән. Менә хәзер шуның нәтиҗәсен күрә. Математика өлкәсендә, һичшиксез, зур сәләткә ия булган Лобачевский читкә тайпылган…
Бу хатаны төзәтү юлларын табарга кирәк. Иң әүвәл Яковкинның эшен контрольгә алырга кирәк булыр. Якын айларда үзенең Казанга чыгып китә алмавы эшне катлауландыра. Хәер, министрдан ревизор җибәртергә мөмкин ич. Университетны гимназиядән аерып, 1804 елгы уставта каралган автономия биргәндә, гимназия советындагы башбаштаклыкка чик куелыр иде. Тик аның өчен яңа бинаны тизрәк җиткерергә кирәк.
Югары уку йортында укыту эшенең сыйфатын яхшырту галимнәргә килеп терәлә; Казанда университет ачканчы ук Румовский шуның кайгысына керешкән иде. Илдә галимнәр җитәрлек булмагач, андый кешеләрне читтән, бигрәк тә Германиядән чакыртырга туры килде. Ләкин аларның күпчелеге ышанычны акламады: акчага кызыгып Россиягә килсәләр дә, җирле галимнәрне тәрбияләп үстермәү генә түгел, хәтта әле үсеп килә торганнарына да ирек бирмәде, төрлечә комачаулык ясады. Димәк, киләчәктә ул галимнәрне сайлабрак, фәкать чын күңелдән фәнгә бирелгәннәрен – Бернулли, Эйлер һәм Рихман кебекләрен генә чакыртырбыз. Шуның белән бергә, Россияне килмешәк сорыкортлардан арындыру өчен, үзебезнең яшь галимнәребезне икеләтә тырышлык күрсәтеп тәрбияләрбез.
Румовский кабат-кабат әнә шундый фикерләргә кайта торды. Казанда университет оештырып җибәргән чакта ук аның күңелендә шул өмет яна иде. Ләкин башта уйлаганча килеп чыкмады. Хатаны төзәтергә һәм яңаларын эшләмәскә генә кала. Сәламәтлеге яхшырып, аякка басу белән, ул бу эшкә ныклап тотынырга булды.
3
…Ә Казан университетында тормыш иске юлдан бара бирде. Гыйнвар ахырында, студентларны зур залга җыеп, Яковкин «Студентларның тәртип кагыйдәләре» дигән нәрсәне игълан итте. Беренче мәртәбә кабул ителгән ул кагыйдәләр студент халкына файдалы әйбер түгел иде. Иң алгы планга моңа кадәр яшәп килгән җәзалар, куркыту һәм тыю чаралары куелган. Моны ишеткәч, яшьләр начальствога карата көлке җырлар, чәнечкеле эпиграммалар чыгарды. Николай Лобачевский бу эштә иң актив студент булды.
Ләкин озакламый аларның игътибарын башка нәрсә яулап алды.
Февраль башында беркөнне студентлар, йокыдан тору белән, надзирательләреннән яңа хәбәрләр ишеттеләр: бүген төнлә шәһәргә Европаның танылган галиме профессор Мартин Христиан Бартельс килгән, диделәр. «Казан университетының беренче почётлы члены бирегә килә икән» дигән имеш-мимеш күптән йөргәнгә, студентлар бу хәбәрне бик тиз күтәреп алдылар, аның нинди кеше булуы белән кызыксына башладылар.
Яңа профессор турында мәгълүмат бирергә субинспектор Пётр Кондырев алынды. Университетны яңа тәмамлап, шунда эшкә урнашып калган Кондырев, профессор-директорга ярарга тырышып, үзен бик әшәке тота, һәм студентлар аны начальство алдында ялагайланырга яратучы, вакчыл һәм бәйләнчек булганга яратмыйлар иде. Бу юлы субинспектор аларның мәхәббәтен казанырга теләде.
Аның сөйләвенә караганда, Бартельс ярлы гаиләдән чыккан. Башта ул ятимнәр йорты мәктәбендә укыган, соңыннан Брауншвейг училищесына барып кергән. Уналты яшькә җиткәч, укытучы ярдәмчесе булып эшли башлаган: балаларны матур язуга өйрәткән. Шулар арасында Гаусс фамилияле бер малай математиканы ифрат яхшы үзләштерә икән. Яшь аермалары сигез ел булуга карамастан, болар дуслашып киткәннәр. Бартельс аңарга кирәкле китапларны табышкан, һәм үзе дә аның белән бергә математика өйрәнгән. Соңыннан атаклы математик, Петербург Фәннәр академиясенең почётлы члены Иоганн Пфафф тәкъдиме белән алар Геттинген университетына укырга кергәннәр.
Ә 1801 елда Гаусс инде мәшһүр математик буларак Россия Фәннәр академиясенә чакырылгач, үз урынына Бартельсны тәкъдим иткән. Румовский Бартельсның галимлегенә бик югары бәя биргән, аның турында: «…немец җирендә туган беренче математиклардан, Германиядә аңа тиңнәр юк диярлек», – дигән һәм Казан университетына чакырткан.
Кондырев сөйләгәнне Лобачевский зур кызыксыну белән тыңлады. Ул шунда ук, Бартельс лекцияләренә язылырга теләп, директордан рөхсәт алырга китте. Ләкин Яковкин аның сөйләп бетергәнен дә көтмәде.
– Тагын нәрсә җитмәгән иде! – дип сүзен бүлдерде. – Лобачевский әфәнде, сез кайчанга кадәр шулай профессор сайларсыз икән? Әле күптән түгел генә математикадан materia medica фәненә күчкән идегез, хәзер тагын математикага кайтмакчы буласыз! Бәлки, яңадан берәр нәрсә уйлап чыгарырсыз?
Лобачевский математиканы гына яратуын әйтергә теләде, ләкин директорның мәкерле күз карашын очратып, тешен генә кысты һәм борылып чыгып китте.
Бартельсның лекцияләре март аенда башланып, һәр көнне иртәнге 7 дән 9 га кадәр һәм кичке 4 тән 6 га кадәр булырга тиеш иде. Профессор аналитик, яссы һәм сферик тригонометрияләрне, аларның математик географиядә һәм астрономиядә кулланылышын укытырга җыена иде.
2 март җитте. Лекция башланыр вакыттан бик күп алда студентлар математика аудиториясенә кереп тулдылар. Корташевский куылганнан бирле мондый хәлнең булганы юк иде әле. Бартельсның кереш лекциясенә өлкән студентлар һәм беренче курстагылар, шулай ук гимназистлар һәм аларның укытучылары җыелды. Расписаниедә геометриягә кагылышлы сүзләр булмаганга, Лобачевский директор каршына кабат кереп түбәнсенеп йөрергә теләмәгән иде, ләкин ул түзә алмады һәм, икенче катка менеп, математика аудиториясенә юнәлде. Нәкъ шул чакны аңа таба атлаучы урта буйлы, түгәрәк акыллы йөзле бер әфәнде һәм аның белән бергә килүче күркә шикелле киерелгән Яковкин күренде. Күз карашлары очрашкач, Николай директорның тантана белән көлемсерәгәнен күрде һәм, кире борылып, баскычтан йөгереп түбән төшеп китте.
Бу хәлне күреп, Бартельс туктап калды, аптырап иңбашын җыерды һәм аудиториягә керде.
Ә Николай йокы бүлмәләренә атылып килеп кергәч тә йодрыкларын тиз генә ачмады. Бераз тынычлангач, иелеп, кровать астыннан китаплар тутырылган сандыгын тартып чыгарды.
– Ярар, үзлегемнән өйрәнермен, – диде ул, ныклы бер карарга килеп. – Онытылганны хәтергә төшерим дә, иптәшләрдән артта калмаска тырышырмын.
Идәнгә утырган килеш, ул шунда ук эшкә тотынды. Ләкин аңа озак утырырга туры килмәде: бүлмәгә шаулашып бер төркем студентлар керде. Николайны күреп, Дмитрий Перевощиков бусагадан ук кычкырып җибәрде:
– Менә сиңа кирәк булса! Коля, син нигә лекциягә кермәдең? Берәр күңелсезлек бармы әллә?
– Беттемени лекция? Бик тиз, – диде Николай, гаҗәпләнеп.
– Булмады ул!
– Бөтенләй булмады! – дип җавап бирделәр иптәшләре.
– Ничек инде ул алай? – Николай идәннән сикереп торды, алдына куйган китаплары төшеп китте.
– Мәзәк кенә килеп чыкты, Коля, әйтсәк, ышанмассың менә! – диде Панкратов, сүзгә катнашып. – Күз алдына китереп кара менә! Бартельс, аудиториягә кергәч: «Кем дә булса такта янына чыгып, нәрсәләр белгәнегезне күрсәтсен», – диде. Александр Княжевич тотты да чыкты. Дифференциаллардан һәм коник кисемнәрдән шайтан муенын сындырырлык бернәрсәне эшләп ташлаган иде, Бартельс башта күзләренә ышанмый торды, аннары безгә: «Мондый студентларга лекция укыр өчен, минем үземә ныклап әзерләнергә кирәк», – диде. Шуннан… – Панкратов пауза ясады һәм як-ягына карады.
– Безгә баш иеп чыгып китте! – дип тәмамлады бер студент.
– Чынлапмы? – диде Николай, бик үк ышанып җитмичә. – Кара, ничек кызык иткәнсең! Молодец, Саша! – дип, дустының җилкәсенә сугып куйды.
– Болай килеп чыгар дип үзем дә уйламаган идем. – Княжевич оялып кына елмайды. – Мәшһүр математик дип шапырынуларына ачуым килде. Ә математика бездә, чыннан да, начар куелмаган икән… – диде һәм: – Начар куелмаган булган, – дип төзәтеп әйтте.
– Ибраһимовка рәхмәт моның өчен, – диде Перевощиков. – Тагын Корташевскийга рәхмәт… Хәзер кайларда йөри икән Григорий Иванович, шуны белсәң иде!..
– Кичә мин Петербургтан хат алдым. Аксаковтан, – диде Панаев. – Григорий Иванович законнар төзү комиссиясендә эшли.
– Әйдәгез аңа хат язабыз! – дигән тәкъдим кертте Панкратов. – Бартельс хакында да язсак, бәлки, сөенер.
Бу тәкъдим барсына да ошады. Панаевны өстәл янына утыртып, алдына кәгазь, каләм куйдылар. Һәм, берсен берсе бүлә-бүлә, нәрсә язарга икәнен әйтеп тора башладылар.
Лобачевский бер читтә торып калды. Ул, кычкырып елап җибәрмәс өчен, каты итеп иренен тешләде. Иптәшләренең шатлыгы аны кузгата алмады. Бартельс хәзерләнер, Бартельс лекцияләр укыр, тик ул гына тыңлый алмас шул инде…
Аның бүлмәдән чыгуын беркем сизмәде.
Тенишев йортына урнашкан химия лабораториясендә сулыш алуы гимназиягә караганда җиңелрәк тоелды. Николай шунда гына күңеленә юаныч тапты. Өстәл янында басып реакциянең барышын күзәткәндә, ичмасам, башына төрле сораулар кереп газапламый.
Химия дәресләренә көн дә йөри торгач, Лобачевский Горденин белән дуслашып китте. Алтын куллы механик, фантазиягә бай бу уйлап табучы буш вакытларда пиротехника белән мавыга булып чыкты. Ул Николайны да ракеталар ясарга өйрәтте, һәм алар, кеше йөрмәгәндә, төнлә, Арча кырында ул ракеталарны очыра торган булдылар. Шул тирәдән узучылар, төн караңгылыгын ярып, чыжылдый-чыжылдый вак кына йолдызлар фонтаны атылганны күреп гаҗәпләнгәннәрдер, билгеле. Дуслар үзләренең бу һөнәрләрен озак вакыт сер итеп сакладылар. Ә бер төнне әллә саксызлык күрсәттеләр, әллә шуклык аркасында булды – ракета университет ишегалдында шартлады һәм бар кешенең котын алды.
Яковкинның җен ачулары чыкты, һәм ул «явыз пиротехникны» табу эшенә үзе кереште. Моның өчен ул шикле күренгән студентларга аш урынына су бирергә, ә калганнарын гимназистлар нормасы белән генә ашатырга боерык бирде. Һәм тиздән ул шатлана-шатлана совет карамагына болай дип язды: «17 сендә иртән студент Стрелков миңа килеп гаебен сөйләде: ракетаны ул җибәргән, ә аны аңа өлкән Лобачевский ясап биргән; бу хакта студентлыкка билгеләнгән Филипповский һәм янә берничә кеше белгән…»
Ракета вакыйгасының Лобачевский өчен шактый күңелсез очлануы мөмкин иде. Ул төнне каланчадагы солдат, йокы аралаш фейерверкны күргәч, янгын чыкты дип уйлаган һәм, чаң сугып, шул тирәдә яшәүче дворяннарның котларын алган: тегеләр эчке күлмәкләрдән генә урамга йөгереп чыкканнар. Димәк, Яковкинга башбаштак студенттан котылу мөмкинлеге бар. Ләкин профессор-директор, гәрчә совет карамагына «каты чара күрү мәгъкуль» дип язса да, юк-бар җәза бирү белән чикләнде; Лобачевскийны өч көнгә карцерга ябарга һәм ипи белән судан башка берни бирмәскә кушты. Яковкинны «миһербанлы» иткән сәбәп шуннан гыйбарәт: Румовскийның үтенечен искә алып, университетта ревизия үткәрү өчен патша Казанга сенатор Данауровны җибәргән, һәм ул түрә тиздән монда килеп җитәчәк иде.
Яковкин, әлбәттә, экс-профессор Каменскийның попечительгә зарланганын белми калмады. Ревизиянең үзе өчен яхшы бетәчәгенә ышанмыйча, ул тизрәк чигенү юлы хәзерләргә кереште.
«Хәлемнең авырлыгын икърар итү кыен булган кебек, бу турыда бәян итүе дә ансат түгел, – дип язды ул попечительгә. – Күзем начарланды, сәламәтлегем какшады, бигрәк тә гимназия директоры һәм студентлар инспекторы вазифалары бертуктаусыз мәшәкать һәм борчу тудыралар. Аллаһы Тәгалә ни язган булса, шуны күрермен, тиздән, ихтимал, дөнья куярмын… Әмма калган юклы-барлы сәламәтлегемне ныгыту максатын күздә тотып, Сез галиҗәнаптан мәрхәмәт сорарга җөрьәт итәмен – ошбу вазифаларымның һәр икесеннән, вакытлыча булса да, азат итсәгезче… Хезмәттән азат итүне сорап язган рәсми гаризамны ошбу хатым белән бергә җибәрәмен…»
Ләкин директор-профессор бераз соңга калды: ул хат җибәргәннең икенче көнендә Казанга Данауров килеп төште. Танышырга дип барган Яковкинны түрә бөтенләй кабул итмәде. Ул аны фәкать бер атна үткәч кенә кабул итте, анда да әле дилбегәне бик кыска тотты: сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмичә, шул вакыттан бирле килми торуы өчен сүкте, шулай ук университетта һәм гимназиядә эшләрнең торышы хакында рапорт китермәве өчен тиргәде. Хәтта урынсызга латин телендә мөрәҗәгать итүе өчен дә бәйләнде.
Ревизорның төксе кыяфәт белән кабул итүе Яковкинны куркуга төшерде. Ләкин карт төлкене алай гына эләктерү мөмкин түгел иде. Ул үзенең кабинетына кереп бикләнде һәм төн буе шәм яндырып чыкты. Таң алдыннан тәрәзәләрдәге караңгылык кача башлагач кына, Яковкин утырган җиреннән торды. Аның йөзендә мыскыллы елмаю чагылды.
– Кызлар алтын алка тага, – диде ул үзалдына һәм, йөзен чытып, кулын алга сузып, акча санаган төсле, баш бармагын имән бармагына ышкып алды. – Алтынны аны сенаторлар да ярата, – дип, ул соңгы сүзләрен теш арасыннан кысып чыгарды. – Кыйммәткә төшәр, ахры, миңа бу сенатор. Башка чарасы юк… Хәер, кайтарырмын әле!
Сенатор белән директор шул көннән башлап икәүдән-икәү калып сөйләшә торган булдылар. Һәм моның нәтиҗәсе бик тиз сизелде.
Университет һәм гимназия белән өстән-өстән генә танышып, Данауров бик канәгать калды. Күргәннәрен ул министрга гына сөйләп калмыйча, император хәзрәтләренә дә җиткерергә вәгъдә итте.
Хәзер инде Яковкин эштән азат итүне сорап язган гаризасын кире алырга да курыкмады. «Өстемә йөкләтелгән хезмәтне ташлап китәргә Аллаһы Тәгаләдән куркам», – дип язды ул попечительгә.