Kitabı oku: «Көмеш дага / Серебряная подкова», sayfa 3

Yazı tipi:

Гимназиядә

1

Лобачевскийларның гимназиягә җыенулары озакка сузылмады. Ноябрь аеның салкын иртәсе иде. Капка төпләренә «барабыз» килеп туктады. Әниләре кухняда мәш килә – уллары яраткан таба ашы хәзерли. Ләкин бүген майда чыжлап пешкән тәмле кабартмаларга кызыгучы булмады. Иртә торып юынган, бәйрәмчә киенгән малайлар, тынгысызланып, бүлмә буйлап ишекле-түрле йөренәләр. Күңелләре белән алар инде күптән гимназиядә.

Чәй эчкәч тиз генә киенеп чыгарга теләгәннәр иде, әниләре ашыкмаска кушты һәм сәфәр алдыннан бераз утырып торырга кирәклеген әйтте.

Бер минут сүзсез утырганнан соң, ниһаять, ана, үзенең улларына фатихасын биреп:

– Ходай юлдашыгыз булсын! – диде.

Һәммәсе дә, урыннарыннан торып, иконага карап чукынып алдылар; Прасковья Александровна улларының һәркайсын аерым-аерым кочаклап үпте.

Алар чыкканда, «барабыз» хуҗасы татар агае шактый туңып өлгергән һәм, дилбегәсен тоткан килеш, тире бияләй кигән кулларын бер-берсенә шап-шоп суккалый иде.

– Гимназиягә! – диде Прасковья Александровна, «барабыз» га акча сузып. Ул туң чана табаннарының карны шыгырдатып кузгалып китүен, балаларының тыкрыктан борылып күздән югалуын карап калды. Җиңелчә генә киенеп чыккан ана, җилне дә, салкынны да тоймыйча, юлдан күзен ала алмый, болдырда озак басып торды.

Малайлар, бер-берсенә сыенып утырган көе, сөйләшми генә бардылар. Тик чаттан борылгач кына исләренә төште: әниләренә кул болгарга оныттылар ич!

Ләкин бу турыда озак уйланырга аларның вакытлары юк иде: «барабыз» хуҗасы атның дилбегәсен тарткалады, бер-ике мәртәбә чөңгереп алды, һәм алар кызурак бара башладылар…

Гимназияне күргәч, Алёша ирексездән:

– Килеп тә җиттек! – дип куйды.

Саша, абый кеше буларак, эшне кызу тотып:

– Тизрәк төшегез! – диде.

Гимназиянең тышкы ишеге авыр ачыла иде. Саша ул ишекне иңбашы белән этеп ачты, һәм алар өчесе бергә, як-якларына карый-карый, вестибюльгә керделәр. Алёша, абыйларыннан калмас өчен, Коляга ябышты.

Классларда дәрес барганлыктан, вестибюль тынып калган иде.

– Кая барыйк икән? – дип сорап куйды Коля.

– Сабыр итегез, хәзер килерләр, – диде ишек төбендә торучы инвалид солдат, киң таш баскычка ымлап.

– Әнә килә! – диде Алёша пышылдап, һәм абыйларының артына яшеренде.

Икенче каттан, баскыч култыксасына тотынып, ашыкмыйча гына чал чәчле офицер – дежур укытучы Василий Петрович Упадышевский төшеп килә иде. Малайлар аның муенына таккан орденын да күреп алдылар. Ул кара перчаткалы сул кулын киң кара тасма белән муенына аскан. Аның кулын беләзек турыннан туп ядрәсе өзеп киткән икән, – бу турыда өч туганга соңыннан иптәш малайлары әйттеләр.

Упадышевский аларга бик ягымлы карап тора. Ул аларның тәрбиячеләре Шебаршинны яхшы белә һәм аңа хөрмәт саклый иде.

– Лобачевскийлармы? – дип сорады ул карлыкканрак калын тавыш белән. – Сезнең кайсыгыз хәзерлек классына керәчәк?

Коля, башын аска иеп, абыйсына һәм энесенә күтәрелеп карарга да оялып, алга чыгып басты.

– Әйдә минем белән, – диде Упадышевский, бик ягымлы итеп. – Син Фёдор Петрович Красновта укыячаксың. Ә сез бераз сабыр итегез…

«Хәзерлек классына… Хәзерлек классына…» Киң баскычтан күтәрелгәндә, Коляга бу сүзләрне кемдер аның артыннан такмаклап менә шикелле тоелды. Ярый әле баскыч тиз бетте; Упадышевский, җиз тотканы борып, класс ишеген ачты.

– Кер әйдә, – диде ул малайга. Һәм укытучыга мөрәҗәгать итеп аңлатып бирде: – Фёдор Петрович, менә сезгә яңа укучы, Николай Лобачевский.

Чал чәчле офицер, ишекне акрын гына ябып, кире чыгып китте.

Коля башта югалып калды. Аптырап, тирә-ягына каранды. Биек түшәмле зур бүлмәгә тап-тар өстәлләр куелган. Өстәл араларындагы эскәмияләргә укучылар тезелеп утырган. Түрдә кафедра. Кафедра артында озын буйлы берәү бик тырышып тактага нәрсәдер яза. Упадышевскийның тавышын ишеткәч, ул башын күтәрде. Үткен күзләрен малайга текәде.

– Килгән икәнсең, утыр! – диде ул бик ямьсез тавыш белән. – Кая барасың?.. Шунда утыр, иң арткы эскәмиягә. Алга утыртырмынмы, юкмы, күз күрер әле.

Мондый күңелсез сүзләрдән соң Коля бөтенләй коелып төште. Ул курка-курка гына арткы эскәмиягә утырды һәм укытучыга күз салды.

«Безнең Макарьев побына охшаган, – дип уйлап алды малай. – Чәчен үргән, сакалы иске себерке төсле сирәк… борыны да аныкы шикелле, – почык борын. Укытучыга бер тамчы да охшамаган».

Шул чакта Краснов кулын күтәрде һәм тузган башын кашып алды. Кулын күтәргәндә, тар җиңле сюртугының терсәк турысыннан ертылган булуы күренде.

«Ни өчен ул, алга утыртырмынмы, юкмы, дип әйтте икән?» – дигән уй килде Коляның башына. Бу гимназиядә ялкау малайларны артка күчереп утырту гадәте барлыгын ул белми иде әле.

Коляны класстагы чиктән тыш тынлык гаҗәпләндерде. Укучылар гүя тын да алмыйлар, сихерләнгән кебек, зәңгәр сюртуклы теге кешегә текәлеп карап торалар.

Кинәт кабер тынлыгын укытучының ютәлләве бозды. Ул, кафедраның ике канатына тотынган хәлдә, кызарынып-бүртенеп, күзләрен мәхәббәтсез әйләндереп, буылып үләргә җитеп ютәлләде. Укучылар авыр сулап куйдылар; укытучы ютәлләүдән туктагач, алар яңадан таш кебек катып калдылар.

Коляның күз алдына ирексездән бер картина килеп басты. Анда Испания циркындагы бер күренеш тасвирланган иде: бер төркем кешеләр, үгез аренага чыккач, аның һөҗүменә каршы торырга хәзерләнеп катып кал-ганнар.

Ләкин класстагы тынлык озакка бармады. Коля башын уңга борды, сулга борды, иңбашларын селкетеп куйды. Тагын бер минуттан күршесе белән сөйләшәчәк иде. Тик анысы, яңа малайга шәфкатьлек күрсәтеп, алдан кисәтеп куюны кирәк тапты. Укытучыга туп-туры караган килеш, ул аягы белән Коляның аягына төртте һәм, иренен кыймылдатмыйча диярлек:

– Селкенмә, сорый башлар! – дип куйды.

Менә укытучы урыныннан торды. Алдындагы тәмәке савытыннан ике бармагы белән чеметеп тәмәке алды һәм, аны борынына салгач, беренче рәттәге өстәлләргә күз йөртеп әйләнеп чыкты. Алгы рәттә иң яхшы укучылар утырганга, андагылар арифметикадан биремне дөрес эшләгәннәр иде. Укытучы һәрберсенең эшен алып күздән кичерә һәм дәфтәрен кире өстәлгә ташлый.

Икенче рәттә хәлләр кинәт кенә үзгәрде. Краснов хаталы дәфтәрне өстәлгә ташламый, идәнгә ыргыта һәм дәфтәрнең иясенә иелеп алырга куша. Яки дәфтәр белән гимназистның битенә китереп суга.

Өченче рәткә җиткәч, Краснов бөтенләй котырынды. Класста аның аяк типкәне һәм «Ахмак! Тинтәк! Ишәк! Дуңгыз!» дигән тиргәү сүзләре ишетелеп торды.

Ләкин тиргәү генә аз тоелды, күрәсең, Краснов класстан күчми калган ике малайны чәчләреннән эләктереп алды һәм бер-берсенә башлары белән китереп бәрде. Мескенкәйләрнең күзләреннән яшьләре атылып чыкты. Кычкырырга яки ыңгырашырга ярамый: укытучы шауламаска куша, сүзен тыңламасалар – тагын да ныграк җенләнә. Җәза алучыларның шундыйлары да була: алар, авыртуга түзеп, хәтта елмаялар, ә укытучы читкә борылгач, өстәл астыннан гына аңа йодрык күрсәтәләр.

Боларны күреп, Коля шаккатты. Нижний Новгородтагы халык училищесында мондый явыз укытучылар юк иде.

«Ә әти?! – дип уйлап куйды ул һәм шунда ук үз-үзенә җавап та бирде: – Исерек чагында ул да шундый иде… Ә бу?..»

Җаен туры китереп, Коля күршесенә якынрак килде һәм:

– Ул… исерекме әллә?! – дип сорарга батырчылык итте.

– Әкрен! – диде тегесе, пышылдап. – Синең белән утырсаң, бәлагә тарырсың. Исерсә, ул яман котыра… Ул бит… Ой!

Ни күрсеннәр: Краснов болар өстәле янында басып тора иде.

– Сөйләшеп утырасызмы әле! – диде ул, җикеренеп. – Базар ясыйсызмы әле!

Укытучы, Коля аркылы иелеп, аның күршесенең кулын эләктереп алды һәм зәһәрләнеп чеметә башлады.

Коляның бу хәлгә түзәрлеге калмады, ул эскәмиядән сикереп торды да:

– Тимәгез аңа! Хакыгыз юк! – дип кычкырды.

Мондый нәрсәне көтмәгән Краснов гүя телсез калды, теге малайның кулын җибәрде. Укучылар исә тын алырга куркып утыралар, кайберләре хәтта куллары белән битләрен каплаган иде.

Ләкин Красновның алай югалып калуы озакка сузылмады. Кинәт ул шартлап ярылырга җитеп кызарды, чигәсендә кан тамырлары бүртеп чыкты.

– Укытучыңны өйрәтәсеңме! Укытучыңны өйрәтәсеңме! – дип акырды ул чәрелдәвек тавыш белән һәм Коляны, якасыннан тотып, почмакка өстерәде. – Тезлән! Укытучыңны өйрәтәсеңме! Ишәк!

Коля үзенең колак төбендә бертуктаусыз яңгыраган чәрелдәвек тавыштан исенә килергә дә өлгермәде, Краснов аны мич янына китереп ташлады һәм кулына кисәү агачы тоттырды. Әтисенең, исерек баш булып та, бу чаклы мәсхәрәләгәне юк иде аны! Бөтен класс алдында кисәү агачы тотып тор әле! «Әллә кисәү агачы белән…Әнигә күңелсезлек китерермен, – дигән уй килде аның башына кинәт кенә. – Түзәргә кирәк…»

Нәкъ шулвакыт кыңгырау тавышы ишетелде. Краснов кафедра өстендә яткан журналын алды һәм, артына борылып карамыйча, йөгереп чыгып китте. Коля кисәү агачын почмакка ыргытты. Аны төрле яктан укучылар сырып алдылар һәм, аркасыннан кага-кага, мактарга тотындылар.

Коля, йокы арасында ишеткән төсле, берәүнең тавышын ишетте:

– Әйдә, дуслашабыз!

Борылып караса – Краснов чеметкән малай икән. Авызы колагына җиткән ул малай Коляны ике иңбашыннан тотып селкеде һәм үзенең тәкъдимен кабатлады.

– Әйдә, дуслашабыз! Син шәп егет икәнсең! Звонок булмаса, кисәү агачы белән кундыра идең бит, ә? – дип тә өстәде ул, тавышын әкренәйтеп, як-ягына карангалап.

– Кундыра идем… әнкәй генә искә төште, – дип җавап бирде Коля; күңел серен ачканга, аның битенә алсулык йөгерде.

Тәнәфес тәмам булды. Укучылар урыннарына утырырга ашыктылар.

Краснов нидәндер кәефләнеп килеп керде, һәм рус теле дәресе җәнҗалсыз гына узды.

Коля да бераз тынычланган кебек булды, тик беренче дәрестәге җәберләнүен тиз генә оныта алмады, укытучы тарафыннан күрсәтелгән явызлык бала күңеленә гүя таш булып утырды.

«Иртәгә мәсьәләсен эшли алмасам, нәрсә эшләтер икән?» – дип уйлады ул ирексездән.

Уйланып утырганга, аның башына грамматиканың башлангыч кагыйдәләре дә кермәде. Бәхетенә каршы, Краснов аңарга игътибар итмәде.

Кыңгырау тавышы, ниһаять, икенче дәреснең дә тәмамлануын белдерде.

– Хәзер безне буйга карап тезәчәкләр, – дип хәбәр итте Коляның күршесе Миша. – Икебезне янәшә бастырсалар шәп булыр иде!

– Әйе шул, – диде Коля чын күңелдән.

Малайларның теләге кабул булды: икешәр-икешәр итеп тезгәндә, алар бергә туры килделәр. Ашау-эчү бүлмәсендә дежур торучы гимназист «яңа малайга» агач кашык тоттырды да:

– Югалмасын өчен, исемеңне язып куй, – диде. – Чыкканда, әнә тегендә, стенага эләрсең.

Өйдә пешкән тәмле ашларга күнеккән Лобачевский болганчык суны кабып кына карады. Икенчегә солы боткасы белән бер калҗа сыер ите бирделәр. Коля анысын да ашый алмады.

– Ачтан үләсең килмәсә күнегерсең әле, – диде Миша, кургаш миски төбен тыкырдатып.

Ашау-эчү бүлмәсендә тәртип саклау вазифасы тулы битле, җирән чәчле Сергей Александрович Поповка йөкләтелгән иде. Ниндидер фаҗига булып, борыны яньчелгән бу тәрбиячедән гимназистлар курыкмыйлар. Аның алдында ук малайлар Коляның батырлыгын кабат телгә алып сөйләделәр, Красновны яманладылар. Коля ул Красновның гимназиядә иң надан укытучы булуын, һәрвакыт исереп йөрүен, директорга һәм инспекторга тәлинкә тотуын, шуның аркасында гына гимназиядән куылмый торуын белде.

– Җитмәсә, үзе безнең гимназияне бетергән, Преображенский полкта хезмәт иткән, – диделәр малайлар. – Аңа гимназиядә укытырга түгел, ә каторгада юлбасарлар надзирателе буласы калган…

Малайлар шау-гөр килә. Өлкән классташлар гына беркадәр читтә, дәрәҗәләрен саклап, акыллы сүзләр сөйләшә иделәр.

Ашаганнан соң, малайларны, парлап тезеп, түбән класска рәсем дәресенә алып киттеләр. Коля анда, абыйсы белән энесеннән качып, бер почмакка барып утырды.

Тегеләр исә мондый хәлне күргәч пошындылар, читтән генә Коляны күзәттеләр.

Рәсем дәресен алып баручы яшь, матур укытучы Фёдор Иванович Чикиев Красновка бөтенләй охшамаган иде. Атаклы Петербург художество академиясендә тәрбия алган укытучы буларак, ул рәсем сәнгатен бик ярата һәм гимназистлар белән үзен әдәпле тота иде. Ләкин Коля аңа да башта шикләнеп карады. Аның рәсемгә өйрәтү ысулы малайга сәер тоелды. Нижнийда Коля китаптан сурәтләр күчереп ясарга, хәтта йорт хайваннарын рәсемгә төшерергә ярата иде. Ә монда Фёдор Иванович фәкать сызыклар сыздыра, дәфтәрне борырга, җайлап куярга рөхсәт бирми.

– Башыңны туры тот, телеңне чыгарма, ялгыш тешләп өзәрсең, – диде укытучы Коляга, ягымлы итеп.

Коля кызарынды, ишетмиләрме икән дип, туганнары ягына күз ташлады. Ләкин бу ягымлы укытучыга үпкәләргә яки рәнҗергә мөмкин түгел иде. Дәрес беткәнче, бу укытучы Коляның мәхәббәтен тәмам яулап өлгерде.

Звонок булгач, Коля тизрәк иптәшләре янына китәргә ашыкты. Ләкин шулвакыт ишектә Упадышевскийның мәһабәт гәүдәсе күренде.

– Лобачевскийлар, өчегез дә минем янга килегез, – диде ул карлыккан калын тавыш белән. – Аста сезне әниегез көтеп тора.

Прасковья Александровна залда, урындык аркасына тотынган хәлдә, тәрәзә янында басып тора; башындагы борчулы уйлар аңа тынгы бирми иде.

– Менә минем улларым! Гимназистларым! Йә, ничек, ошадымы сезгә гимназия? – диде ана һәм, улларына каршы килеп, өчесен бергә кочаклап алды.

– Ошады, әнкәй! – диделәр Саша белән Алёша икесе бертавыштан. Аларның йөзләрендә шатлык иде.

– Ошамаска! – дип сүзгә катнашты Упадышевский. – Безнең гимназиягә белем алырга Россиянең төрле почмакларыннан киләләр: Астраханьнан, Тоболдан, Бохарадан, Тифлистан, хәтта Петербургтан. Ат йөри алмаган җирне дөяләр белән кичәләр.

Упадышевскийның сөйләвен сокланып тыңлап торган Алёша:

– Без атка утырып килдек… тарантаска, – диде.

Ана уртанчы улы өчен борчылды: Коля елмаймый да, көлми дә, аска карап тик тора. Прасковья Александровна, аның колагына иелеп:

– Кайгырма, Колюшка, бар да җайланыр, – дип пышылдады.

Коля, үзен көчкә мәҗбүр итеп, әнисенә күтәрелеп карады. Әнкәсе бит аның хәзерлек классында укып йөрүне үзе өчен хурлык санавын гына белә. Бүген беренче дәрестә булган җәнҗалны белми. Әгәр аңа иртәгә дә шундый ук хәлне кичерергә туры килсә?.. Юк, әнкәсе болай да михнәт чигә. Белмәсен әле…

Коля әнисенә елмаеп карады. Әнисенең йөзе ачылып китүен күргәч:

– Әйе, әнкәй, җайланыр әле, – дип куйды.

Упадышевский, анага хөрмәт күрсәтеп, ишеккә чаклы озатты һәм аннан соң:

– Хәзер өчегез дә конторага чабыгыз, анда буйларыгызны үлчәп, гимназист формасы тегәчәкләр, – диде.

Беренче көн тәмамланып килә иде. Малайларны йокы бүлмәләренә алып кереп, урыннарын күрсәттеләр: Саша белән Алёшага – урам яктагы бүлмә, Коляга исә ишегалдына караганы туры килде.

Кичке сәгать алтыда яңадан звонок шалтырады. Гимназистлар, иртәгә булачак дәресләрне кабатлау өчен, иртәннән җыештырылмаган классларга кереп тулдылар һәм «хәзерләнә» башладылар. Гадәттә, һәркем кычкырып укыганга, тавышка түзеп торырлык түгел иде. Тәрбияче исә тәртип урнаштырырга уйламады да. Шкафтан китап алып, укырга утырды.

Иптәшләреннән күреп, Коля да колакларын томалап карады. Ләкин тавыш аның башына капты. Бу шау-шу аңа Мәкәрҗә ярминкәсен хәтерләтте. Ул дәресләрен хәзерләргә керешкәнче, звонок та булды.

Кичке аштан соң гимназистларның һәммәсен дә залга кертеп тутырдылар. Йокы алдыннан, ашны тизрәк сеңдерү максаты белән, алар бераз селкенеп алырга тиеш иделәр. Стройда йөреп туйган балалар, аеруча башлангыч һәм түбән класстагылар, зал буенча шап-шоп йөгерүдән бертөрле ләззәт таба иделәр. Коляның исә йөгергәндә дә башыннан: «Дәресләрем хәзерләнмәгән. Иртәгә нәрсә булып бетәр?» – дигән уй китмәде.

Йоклар вакыт җитте. Бүлмә надзирательләре, күзләрен чекерәйтеп, гимназистларның чишенүләрен күзәтеп тордылар. Мунчала тутырылган каты матрацлардан кибәк исе килә. Солдат одеялы тәнне кычыттыра.

– Базар ясамагыз! Йоклагыз! – дип боерык бирде шар күзле надзиратель һәм, бүлмәдәге бердәнбер шәмне алып, шак-шок басып, камерадан чыгып китте. Шунысы сәер иде: ишекне ябуга, аның адымнары шунда ук тынды.

Коля, моңа гаҗәпләнеп, Мишадан:

– Нәрсә, аяк очларына гына басып киттемени? – дип сорады.

Миша, көлеп җибәрмәс өчен, авызын кулы белән каплады.

– Тот капчыгың – китәр! Хәзер ул бер сәгать буена ишек төбендә тыңлап торачак, сөйләшкән, көлгән малайларны язып алачак. Иртәгә җәза бирдерәчәк.

«Иртәгә» дигән шомлы сүз Коляны тирән уйларга алып кереп китте, ишеккә колагын куеп тыңлап торучы надзирательнең дөньяда барлыгын да оныттырды. Нижнийда вакытта аларның йокы бүлмәләренә бик матур ай карый иде. Ә монда пәрдәсез, шәп-шәрә тәрәзәдән ямьсез ай карый. Анысы да Красновка охшаган. Ишек артында тыңлап торучы надзиратель кебек үк ничектер яшеренеп карый…

Коляның иптәшләре берәм-берәм йоклап киттеләр. Кайсылары гырлап йоклый, икенчеләре, көндез кичергән михнәтләрне төштә күреп булса кирәк, кычкырып җибәргәли. Кемдер төш күреп ыңгырашты, елады…

Коля моңа түзеп ята алмады, колакларын томалады, бераздан башын бөтенләй мендәр астына тыкты, һәм ул шулай күзләре яшьле килеш йоклап китте.

Төшендә ул Нижний Новгородны, таныш урамны күрде. Тирән чокырларга төшеп, текә ярлардан үрмәләве нинди күңелле! Сугыш уены уйнарга теләсәләр – әйләнә-тирәдә әрәмәлек. Камыш баскан Черек күл дә, Почайна инеше дә ерак түгел. Ул инеш кечкенә булса да, балыкның зурлары эләгә. Бервакыт шулай, гаҗәеп эре чуртан тотып, базарга китергәннәр иде, ерткычныкы төсле сары күзләрен, авызы тулы тешләрен күреп, бөтен кешенең исе китте. Ә малайлар бу турыда атна буе сөйләп йөрделәр…

Коля, төшләнеп, елмаеп куйды, таш кебек мендәрен читкә этәрде.

…Менә алар шаулашып агач башларына, өй түбәләренә менеп йөриләр, җәяләрдән уклар аталар, очырткыч җибәрәләр. Очырткычны алар дәү итеп ясыйлар, шалтыравыклар куялар, кызыл мунчаладан койрык тагалар.

– Әйдәгез, урамнан җибәрмик, ә Кикрик тавыннан җибәрик! – ди Саша, очырткычны ясап бетергәч.

Малайлар бу фикерне чыр-чу килеп каршы алалар:

– Кикриктән җибәрәбез!

– Кикриктән очырабыз!.. – диләр.

Алар һәммәсе бергә Лыков күперенә йөгерәләр. Ул Кикрик дигәннәре – Ока калкулыкларының түбәсе. Ләкин дәү очырткыч күтәреп тауга менүе җиңел эш түгел икән: очырткыч тартыла, ычкынырга тели, шалтыравыклары колакларны тондырып бетерә. Тау башына менеп җиткәч, ул хәтта бер малайны өстерәп алып китә язды, икенче бер малай бауның очын зур ташка бәйләп өлгермәсә, һичшиксез, алып китә иде.

Нинди шатлык, ничаклы горурлык китерде малайларга бу очырткыч! Җилдә тартыла, һавага омтыла, бөтен шәһәр халкын сокландыра кебек. Кешеләр: «Шундый матур очырткычны текә тау башына алып менәргә кемнең башы җиткән икән!» – дип әйтәләрдер төсле.

Очырткыч бик еракка очып китә. Малайлар таудан төшәләр, салкынча суга чумалар, йөзәләр, бер-берсен куалар, бер-берсенә су чәчрәтәләр.

Аннан соң учак ягып җибәрәләр, көлгә күмеп, бәрәңге пешерәләр. Кичен арып-талып өйләренә кайталар.

Кулына газета тоткан Сергей Степанович кабинетыннан аларга каршы чыга.

– Күңелле булдымы? – дип сорый ул, ягымлы елмаеп.

Кинәт… Коля, камерадагы башка малайлар кебек үк, ыңгыраша башлый, чөнки сөекле Сергей Степанович юкка чыккан һәм аның урынында кулына кисәү агачы күтәргән Краснов мәсхәрәле елмаеп басып тора икән…

Малай куркып уянды һәм торып утырды.

Камера тынып калган, хәтта юыну бүлмәсендә буш ләгәнгә сирәк кенә тамчы тамганы ишетелә.

Ай икенче урынга күчеп өлгергән инде, әмма аңа карап кына яктысы кимемәгән.

Авыраеп киткән башын Коля яңадан таш кебек каты мендәргә салды. Хәзер инде аны йокы алмый. Бик яхшы, алмасын әйдә, төшенә Краснов кереп интектереп кенә бетерер.

Коля тагын хыялга бирелде, ул туган шәһәрен исенә төшерә, өен сагына иде.

Зур булып үсеп киткән бакча эчендә аларның кечкенә өйләре күренми дә. Ләкин өйнең куе бакча уртасында булуы бик әйбәт. Әйләнә-тирәдә кошлар сайраша… Карлыган куагы янында сыерчык яши. Карт усак куышында песнәк бала чыгарды… Урам якта гаҗәеп зур тополь агачы үсеп утыра. Саша әйтә: «Ул тополь күкне терәп тора, ул булмаса, күк гөмбәзе өстебезгә җимерелеп төшәр иде», – ди. Абыйсы сөйләгән шул әкияткә ышана Коля һәм тополь башына менеп күкне күрергә тели. Кызык ич. Тик менә әнисенә сүз биреп кенә ялгыш итте. Сүз биргәч, тотмыйча ярамый шул. Менә ни сәбәпле Коля күкне күрмичә яшәргә мәҗбүр булды…

Коляның уена төрле нәрсәләр килде.

Кышкы кичләрдә аларның өенә, әнисе янына, бөтен урам халкы җыела. Бердәнбер укый-яза белгән кеше булганга, аның «Изгеләр тормышы» дигән китабы бар. Күрше хатыннары, кулларына эш алып, бакыр шәмдәлле ут тирәли тезелешеп утыралар, ә Коляның әнисе аларга кычкырып укый. Ул китаптагы изгеләрне һәрвакыт газаплыйлар, ә алар шуңа түзеп торалар. Кайбер вакыт фәрештәләр килеп юата үзләрен… Күрше түтиләренең ай-ваен ишетеп, бервакытны Коля шулай:

– Ә ни өчен фәрештә ул залимны куып кына җибәрми? – дип сорап куйды. – Ул чагында изгеләрне юатып торасы булмас иде…

Хатыннар аңа юньләп аңлатып бирә алмадылар, ачуланып, тиргәп, бүлмәдән куып чыгардылар. Шуннан соң Коля аларның сүзенә катнашмады. Сөйләшкәндә дә бер кешенең явызлыгы, икенче кешенең фәкыйрьлеге турында сөйләшәләр икән – моның ни кызыгы бар?

Ә менә аларның шәһәрләре Нижний Новгородның ничек барлыкка килүе турындагы һәм башка нәрсәләргә бәйләнешле борынгы риваятьләрне Коля бик яратып тыңлый иде. Аларны күркәм кыяфәтле карчык сөйли. Ул карчыкның көйләп сөйләвен дә, шулай ук орчыгының жуылдавын да яхшы хәтерли малай.

– Нәрсәдән икән ул, ә? – дип кычкырып әйтеп куйды Коля, үзе дә сизмәстән.

– Нигә йокламыйсың? – дип пышылдаганны ишетеп, Коля сискәнеп китте.

Әмма шулчак ул күрше кроватьта яткан Мишаның терсәкләренә калкуын күреп алды.

– Үзебезнең Нижнийны хәтерләп ятам әле, – диде Коля әкрен тавыш белән һәм ишек ягына куркып карап куйды. – Сөйлимме, тыңлыйсыңмы?

– Сөйлә! – диде Миша, пышылдап кына.

Ул кроватеннан сикереп төште, одеялын күпертеп куйды. Башыннан ябынып йоклаган икән дип уйларга мөмкин иде.

– Күрдеңме? – диде ул һәм, көлеп җибәрмәс өчен, авызын учы белән каплады. – Шар бәбәк керсә, мине йоклый дип уйлар.

Миша күз ачып йомганчы дусты янына килеп ятты.

– Җелегемә үтте салкын. Икәү булгач җылынабыз инде хәзер. Сөйлә, әйдә. Пышылдап кына сөйлә тик.

Бераз вакыт Коля, фикерен җыеп, дәшми ятты. Аннан теге карчык төсле көйләп сөйли башлады:

– Почайна инеше башланган төштә чиксез зур бер таш ята, ди. Ул ташны анда кем китереп куйганын берәү дә белми, ди. Ташка язган борынгы сүзләр дә шомарып беткән. Ә шулай да риваяте онытылмаган, телдән-телгә йөри, ди. Әнә шул серле таш һәммә кешенең котын алып тора.

– Нигә котлары алына соң ул таштан? – дип сорап куйды Миша, түземсезлек күрсәтеп.

– Син сорауларың белән мине бүлдермә. Борынгылар турында сөйләгәндә тавышланмыйлар, белдеңме шуны? – дип аңлатты Коля үз тавышы белән һәм шуннан соң баягыча ук көйли төшеп сөйләп китте: – Көннәрдән бер көнне ул ташның астыннан су бәреп чыгачак та, безнең шәһәрне су басачак икән. Нижний Новгород бит тау башына урнашкан; аны күмәрлек булгач, бик зур ташкын инде ул.

Булачак фаҗиганең зурлыгына малайлар хәйран калдылар.

– Коля, әгәр дә… ул ташны синең белән икәү эзләп тапсак? – диде Миша.

– Тапкан белән генә эш бетми ич әле! – диде Коля һәм тагын кроватена торып утырды.

– Ул ташта язганча булып чыкмасын өчен, нәрсәдер эшләр идек…

Миша да аның белән янәшә торып утырды. Караңгыда аларның күзләре генә ялтырый. Хыялга бирелеп, туңуларын да сизмиләр. Нәкъ шул минутта ишек сизелер-сизелмәс кенә шыгырдап куйды.

– Шар бәбәк! – диде Миша, пышылдап, һәм одеял астына чумды.

Озын чандыр гәүдәле надзиратель, бер кулы белән шәмен ышыклап, сагаеп кына кроватьлар арасыннан үтте. Шәм яктысында аның кылыч борыны, шар төсле күзләре генә күренә иде. Бәйләнерлек әйбер тапмагач, ул ишеккә табан атлады һәм кергәндәге кебек үк мыштым гына чыгып та китте.

– Котылдык! Сизмәде! – диде Коля, пышылдап.

– Синең одеял астында тәмам җылынып җиткән идем… Тик йоклауны да онытып бетермик әле. Ә таш турында уйларбыз, яме? – дип өстәде Миша һәм, үз урынына күчеп, башыннан ук одеялга төренде.

Ә Коля тиз генә йоклап китә алмады. Бер ягыннан икенче ягына әйләнде.

Тышта көчле җил исә һәм малайның күңелен шомландыра иде. Пәрдәсез тәрәзәдән инде таң яктысы керде. Коля кабат йоклап китәргә дә өлгермәде, колакларны тондырып, звонок шалтырады. Сәгать алты булган икән!..

Звонокны ишетүгә, дежурный малай, өстенә һәм аягына киенеп тә тормыйча, гимназистларны уята башлады.

– Торыгыз! Торыгыз! – дип, һәркемнең өстеннән одеялын йолкып атты ул.

Кайбер малайлар одеялларының бер читен эләктереп, үзләренә таба тарталар, тагын бер генә минут булса да йоклап алырга телиләр; ләкин дежурный сүзендә нык тора, одеялны икенче башыннан тарта иде.

– Сиңа берни түгел, – ди ул еламсыраган тавыш белән, – йоклап калсаң, сине шелтәләмиләр, мине шелтәлиләр.

Коляның да одеялы, аякланган кебек, каядыр китеп барды. Малай урыныннан сикереп торып, куркынып, як-ягына каранды. Бүлмә кысан иде. Тар гына тугыз кровать, һәркемгә кечкенә генә аерым өстәл. Бүлмә биек булуга карамастан, һавасы авыр. Таш плиталар белән түшәлгән боз кебек салкын идән аякларны куырып ала.

Хәзер инде Коля шуны хәтерләде: яктырмас борын ук әнисе аның кроватена килеп утыра, йомшак кулы белән башыннан сыйпый һәм: «Колюшкам, кабартма суына, тор», – ди торган иде. Ә монда…

Кемдер шулчак:

– Надзиратель! – дип кычкырып җибәрде.

– Тизрәк бул! – диде Миша. – Бәлагә эләгерсең.

Гимназистлар киемнәрен капшанып кына эзлиләр, чөнки иртән шәм бирелми, ә шакшы тәрәзә пыяласы аркылы таң яктысы бик аз төшә.

– Икешәрләп тезелергә! – дип, дежурный чәрелдәвек тавыш белән команда бирде һәм куркынган күзләрен керүче надзирательгә төбәде.

Малайлар тезелделәр. Бераз җылынып алу максаты белән, надзиратель күрмәгәндә төрткәләштеләр дә…

– Алып бар! – диде надзиратель, кулын селкеп.

Малайлар дежурный артыннан юыну бүлмәсенә атладылар. Анда барып җитү белән көрәш китте, чөнки юынгычлар икәү генә, сабын кисәге бер булып – һәркем тизрәк юынырга тели иде.

Озын буйлы, киң җилкәле бер гимназист Миша Рыбушкинны этеп җибәрде.

– Читкәрәк кит, Смолиннан соң мин юынам, – диде ул.

– Ни өчен син? – диде Миша, кызып китеп. – Смолин, бирмә шуңа сабынны!..

– Син – син бит, ә мин – мин! – диде озын малай, шаркылдап көлә-көлә.

– Кара, нинди белдекле булган! – диде Коля моңа каршы һәм, йодрыкларын йомарлап, дусты белән янәшә басты.

Смолин да нәкъ теге озын малай кебек оятсыз җан булып чыкты. Ул, башкалар турында уйламыйча, тирә-якка су чәчрәтеп юына бирде. Юынып беткәч, сабын кисәген югары күтәрде:

– Кемгә бирим? Смолинны кем сыйлар?!

Сигез яшьтәгеләр белән бер класста сакаллы сабыйлар да укыганга, малайлар арасындагы бәхәсне һәрвакыт диярлек көч хәл итә иде. Ләкин бүген мондый гаделсезлеккә озак түзеп тормадылар. Кемдер:

– Сабынны бир! Юкса надзирательгә әйтәбез! – дип кычкырды.

Смолинның ачуы килде:

– Кесәгез тулы күчтәнәч, миңа бирергә кызганасыз… Туктагыз әле, мин сезне! – дип янады ул һәм, кечкенәләр арасыннан үзенә корбан табуына сөенеп: – Әй, Панкратов Гаврило! Мә сабынны! – диде.

Зур башлы ямьсез генә бер малай, кыюсыз гына атлап, аның янына килде.

– Ал, ал, – диде Смолин. – Кичә сиңа әниең кабартма китерде. Миңа да бирерсең…

Панкратов нәрсәдер әйтергә теләгән иде, ләкин дәшмәде: кызарып, кулын гына селтәде. Сатулашу әле дәвам иткән булыр иде, надзиратель кереп туктатты. Ул кергәч, сабын кулдан-кулга тиз йөри башлады.

Малайлар, икешәрләп тезелеп, ашау-эчү бүлмәсенә киттеләр. Өстәл өсләрендә, пар бөркеп, кайнаган сөт һәм берәр кисәк бодай ипие тора. Ләкин, ашарга тотынганчы, дога укыганны тыңларга кирәк иде әле.

«Һәркемнең күзе, Ходаем, сиңа юнәлгән, ошбу сәгатьтә син аларга ризык иңдерәсең…» – дип, дежурный кычкырып укый һәм, алдындагы кружкага күз салып, авыз суларын йотып куя.

Дога тыңлаганнан соң, эскәмияләргә тезелеп утырдылар. Берәүләре кесәләреннән тәмле-тәмле ризыклар чыгарып ашый башлады. Төрле яктан тавышлар ишетелде:

– Княжевич, бер клиндер төртсәң, мин сиңа мәсьәләңне чишеп бирәм.

– Сенька, мин сине сыйладыммы – сыйладым. Хәзер синең чират.

– Әйдә, сөтне ипигә алмашабыз!

Смолин теләнми, надзирательнең башы аска иелеп, күзләре йомыла башлаганны көтеп утыра, аннан соң кулын Панкратов ягына сузып, зур осталык белән аның алдындагы кызарып пешкән кабартманы ала да авызына дыңгычлап тутыра.

Коля сикереп тормакчы булган иде, Миша аны тотып калды.

– Алдыңа кара, – диде ул кырыс кына. – Бәйләнмә шуның белән!

Вакыт беткәнне белдереп звонок шалтырагач, малайлар урыннарыннан сикереп тордылар һәм өерелеп ишеккә ташландылар: һәркем үз классына ашыкты.

Шаулаша, кычкырыша башладылар. Бер малай, иптәшләрен көлдерү максаты белән, икенче малайның җилкәсенә менеп атланды.

Шулвакыт баскычтан төшеп килгән надзиратель, моны күреп:

– Маймылланасызмы?! – дип кычкырды һәм, көтмәгәндә, теге малайны җитез генә «атыннан» өстерәп төшерде. Баскыч астындагы чолан ишеген ачып, малайны шунда төртеп кертте һәм чолан ишеген бикләп куйды.

Коля бу хәлне башта аңлый алмый торды. Гимназиядә аның икенче көне дә әллә ничек, көтелмәгәнчәрәк башланып китте шикелле…

– Нинди чолан соң ул, белмисеңме? – дип, Мишадан сорады ул.

– Караңгы урын, – дип аңлатып бирде Рыбушкин тыныч кына тавыш белән. – Гимназиядә тагын карцер да бар. Зур гаеп эшләгәннәрне шунда ябалар. Сиңа да эләгер әле.

– Эләктереп кенә карасыннар! – Коля тагын йодрыкларын төйнәде.

– Син куркаклардан түгел, ахрысы? Әләкче дә түгелсең. Артык бәйләнмәсләр, бәлки… Тик шулай да кыен ашыйсыбыз күптер әле. Түзәргә калган баш – түзәрбез. Син артык кызма.

Коляның гимназиягә килгәненә әле күпме генә, шулай булуга карамастан, күпне күрергә өлгерде. Ләкин иң авыры алда булачагын ул белми, сизми иде.

Гимназистларны классларына куып керткәннән соң, надзиратель үзенең бурычы беткән дип санады һәм китеп барды. Ә Краснов дәрескә ул көнне соңлабрак керде.

Күзәтүчесез калган гимназистлар йөгерешә, шаулаша башладылар. Бер малай, кәгазь чәйнәп, аны Княжевичның борынына тигезде. Анысы озак уйлап тормады, аспид тактасын алып тондырды. Такта, теге малайга эләкмичә, тәрәзә пыяласына тиде.

Чыңлап пыяла ватылганны ишетеп, сторож йөгереп килеп керде.

– Кайсыгызның һөнәре? – диде ул усал гына. – Ваткан кеше монда чыксын!

Малайларның котлары алынды, алар авызларына су капкан шикелле утырдылар.

– Менә мин сезне инспектор әфәндегә әйтим әле! – диде сторож каты тавыш белән һәм, ишекне шап итеп ябып, аксый-туксый коридор буйлап китеп барды.

– Княжевич, дөресен әйтеп бир, – диде Рыбушкин әкрен генә. – Әтиең губерна прокуроры, сиңа бер этлек тә эшли алмаячаклар, безгә…

Миша сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, бусагада инспектор Яковкин күренде. Зәһәре йөзенә иңгән. Куркып калган малайларны берәм-берәм, мәсхәрәле күзләре белән үтәли тишәргә җитеп, ашыкмый гына карап чыкты.

– Афәрин, афәрин, – диде ул, мыскыллы елмаеп. – Гимназия өчен сезнең әдәпле, итагатьле булуыгыздан да куанычлы нәрсә юк.

Таш кебек катып калган малайлар өстеннән тагын бер мәртәбә күз йөртеп чыкканнан соң, Яковкин Коляның агарынып калган йөзенә текәлде һәм татлы тел белән аңа мөрәҗәгать итте:

– Йә, Лобачевский, казна тәрәзәсенә кул күтәрүченең кем икәнен әйтеп бир әле?!

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1970
Hacim:
534 s. 7 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04219-2
İndirme biçimi: