Kitabı oku: «Көмеш дага / Серебряная подкова», sayfa 4

Yazı tipi:

Коляның чыраена кызыллык йөгерде. Ул инспекторның мәкер тулы йөзеннән күзен алмыйча, җирәнгән шикелле, иңбашын җыерып куйды. Һәм бу хәл Яковкинны чыгырыннан чыгарды.

– Нәрсә син башыңны җүләргә саласың! – дип чәрелдәде инспектор, аяк тибеп. – Экзамен тапшырганда, попугай булып кыландың, инде биредә тинтәк малай ролен башкарасыңмы? Күрмәвеңә, белмәвеңә барыбер ышанмыйм!..

Инспектор тын алу өчен туктарга өлгермәде, Коля әйтеп салды:

– Беләм шул. Тәрәзәне мин ваттым, инспектор әфәнде!

Гаҗәпләнүдән һәммәсе сүзсез калды. Ә бер минуттан инспекторның ярсып җикергән тавышына килгән сторожлар Коляны коридорның аргы башына сөйрәп алып киттеләр.

– Карцерга ябыгыз! Ипи белән судан башка һичнәрсә бирмәгез! Гимназия советы аны нишләтергә икәнен хәл кылачак! – дип буыла-буыла кычкырды Яковкин һәм, тиз-тиз атлап, икенче якка китеп барды.

Сторожлар Коляны карцерга төртеп керттеләр һәм ишекне шапылдатып ябып бикләп алдылар.

Коля берничә минут хәрәкәтсез торды. Ләкин, аяк тавышлары ерагайган саен, ул аңына килә барды һәм, ишеккә ташланып, бөтен көченә дөбердәтә башлады.

– Җибәрегез! Бер көн тормыйм мин сездә! Качып китәм!.. Җибәрегез!.. – дип кычкыра-кычкыра, аның тавышы бетте. Ишеккә бәрә-бәрә, кулы канады.

Ләкин килүче-китүче булмады.

Малайның башы әйләнеп китте, һәм ул, аркасы белән шакшы стенага терәлгән килеш, идәнгә шуып төште.

Бүлмә кысан һәм караңгы иде. Тәрәзә юк. Түшәмгә пыяла куеп эшләнгән трубадан тонык кына яктылык төшә. Почмакларда пәрәвезләр… Малайга куркыныч булып китте.

Башындагы чуалчык фикерләрен җыеп, Коля эшнең ничек булганын хәтеренә төшерде. «Ахмак димә инде син! Нинди шатланып, канатланып Казанга кил-кил дә… Әниең, акчалар туздырып, шәһәрдән шәһәргә йөртсен, гимназиягә кабул итегезче, дип, Яковкиннарга ялынып йөрсен дә… Краснов, аннары Яковкин бар шул монда… Шул әйтте ич әле, попугай булып кыланасың, дип. Юк, барыбер түзә алмыйм! Китәм! Качам!..»

Коля бераз кыймылдап куйды. Ятса, ихтимал, башы болай әйләнмәс иде. Ул идәнгә ауды. Уйлары аны, үз кочагына алып, әллә кайларга алып китте.

…Көз. Агачларны, ишегалдын, урамны йомшак мамык кар каплаган иде.

– Саша, кар ни өчен ява? – диде Коля.

– Салкын булган өчен. Мин укып утырам, башка комачаулама.

Коляны бу җавап тулысынча канәгатьләндермәде, әлбәттә.

– Ә салкын ни өчен була? – дип бәйләнде ул абыйсына.

Саша китабыннан башын күтәрде:

– Салкынны җилләр алып килә… Бар, әнидән сора, күреп торасың, минем… – Абыйсы, аңа арты белән борылып, укуын дәвам итте.

Коля кухняга күз салды, ләкин анда әнисе таба ашы пешереп мәшәкатьләнә иде. Малай көрсенеп куйды һәм, өстенә-башына киеп, Сергей Степанович янына кереп чыгарга булды.

Күн белән тышланган иске диванга аякларын бөгәрләп менеп утыргач, Коляга бик рәхәт булып китте.

– Серёжа абый, кар ни өчен ява? – дип сүз башлады ул.

Сергей Степанович, сызым сызудан туктап, башын күтәрде:

– Ә белмәсәм?! – диде карт, трубкасын алырга сузылып.

– Сез белмәгән нәрсә юк ул, – диде малай, бер дә икеләнмичә. – Дөресен сөйләмәсәгез, язык булыр.

– Әйе, – диде Сергей Степанович, уйланып, Коляның күзенә карап, – синең кебек егетне алдау гөнаһ, әлбәттә. Сөйләми дә булмас. Иртән болын өстеннән томан күтәрелгәнен күргәнең бармы синең?

– Бар, – диде Коля.

– Ә ул томан югары күтәрелеп, салкын һава белән очрашкач, нәрсә барлыкка килә?

– Болыт барлыкка килә, – диде малай, әйтеп калырга ашыгып.

– Әйе, әйе. Болытка әверелгән пар суынып, тамчылар хасил була. Һава бик салкын чагында ул тамчылар…

– Карга әйләнә! Карга әйләнә! – диде малай, кулларын чәбәкләп. – Әйттем ич, бөтен нәрсәне беләсез, дип.

– Юк, юк! Син үзең ул һәммәсен беләсең, менә миңа, карт кешегә, аңлатып бирдең, – диде Сергей Степанович, көлеп. – Аңламаган берәр нәрсә килеп чыкса, синнән сорарга туры килә, болай булгач.

Ишек шакыдылар. Коляның әнисе икән.

– Шулайдыр дип уйлаган идем аны, – диде әнисе. – Серёжа абыеңны тузга язмаган сораулар белән алҗытып бетерәсең инде.

– Син нәрсә сөйлисең, Парашенька, – диде Сергей Степанович ягымлы тавыш белән. – Егетне һич тиргәргә ярамый. Ул аягөсте йоклап йөри торганнардан түгел. Һәммә нәрсәне күрә, кызыксына, төпченә, белмичә туктамый. Һәр кешедә дә була торган сыйфат түгел ул, әйбәт сыйфат…

Идәндә яткан малайның иреннәре дерелдәп куйды, һәм аның йөзендә елмаю чагылды. Әнә шулай күңелле истәлекләргә бирелеп, ул шалтыр-шолтыр килеп йозак ачылганны һәм үзенең иңбашына кемнеңдер сакланып кына кагылганын да тоймады.

– Аянычлы хәл килеп чыкты шул, – диде сторож, артындагы надзирательгә таба карап. Ул аңардан нинди дә булса җылы, йомшак сүз көтте.

– Синең эш түгел анысын тикшерү! – Надзиратель малайны, иңбашыннан тотып, бик нык селекте: – Торыгыз, Лобачевский! Тәрәзәне Княжевич ватканын әйтәсегез калган. Класска керегез.

Сторож, бераз читкә атлап, надзирательнең тупаслыгына шаккатып карап торды.

– Бу чаклы миһербансызлык булыр икән! – дип сөйләнде ул үзалдына.

Коля исенә килде. Йөзеннән елмаю качты. Үзсүзлеләнеп, иреннәрен кысып йомды. Яткан җиреннән сикереп торып, артка чигенде, надзирательнең күзләренә текәлде.

– Нәрсә әйткәнне ишеттегезме? – дип кабат эндәште надзиратель, тавышын күтәреп. – Яңадан класска керергә рөхсәт иттеләр. Шулчаклы кире булмасагыз, бу бүлмәгә эләкмәс идегез.

Коля, тәмам аңына килеп җиткәнче, баскан урыныннан кузгалмады. Аннан соң, хурланудан башын да күтәрмичә, коридорга чыкты. Надзиратель аның артыннан ачулы тавыш белән:

– Башта юыныгыз, класска адәм рәтле кыяфәт белән керегез! – дип сөйләнеп калды…

Коля үзен карцерга япканнан соң класста нәрсәләр булганын белми иде. Ә класста мондый хәл булды: малайларның бик нык ачулары чыкты, алар Княжевичны инспекторга барып дөресен сөйләргә мәҗбүр иттеләр.

Инспектор Лобачевскийны чыгарырга теләмәсә дә, моны эшләргә тиеш булды. Аның ачуын бүтәннәрдән кайтарды. Каршында басып торган инвалид сторожның өстенә, төкерекләрен чәчә-чәчә:

– Тинтәк! Күсәк! – дип чәрелдәде. – Ни өчен мине борчыдың? Надзирательгә әйтсәң ярамаганмыни? Хәзер үк эзләп тап, чыгарыгыз шул тискәре Лобачевскийны карцердан! Тиз йөре! Күсәк!..

Коляны чыгару тәнәфес вакытына туры килде. Гимназистлар коридорга атылып чыктылар һәм, аны күреп, төрле яктан уратып алдылар. Гимназиягә әле башы керсә аягы кереп җитмәгән бу яңа малайның игътибар үзәгендә артык еш булуына берәүләр гаҗәпләнделәр, икенчеләр көнләшеп карадылар. Княжевич, нәрсә эшләргә белмичә, бер почмакта басып тора. Аның ягына әйләнеп караган кеше юк.

Немец теле дәресе башланды. Класска Әхмәтев фамилияле яңа укытучы керде һәм тавыш тынганны көтә башлады. Сакал-мыегын кырган, бик пөхтә киенгән укытучыга, аның көязлегенә сокланып, балалар тынып калдылар. Әхмәтев алар белән немецча исәнләште – «г» авазын ул үзенчә, матур итеп әйтә иде.

Башкаларга ияреп, Коля да китабын ачып куйды. Ләкин кичерешләреннән арына алмыйча, берни аңламыйча газапланып утырды. Нижнийда ук өйрәнгән готик алфавитның бормалы хәрефләре күз алдында бии башладылар… Күзләре китапка текәлгән, башы иелгәннән-иелә бара…

– Лобачевский, сез төш күреп утырасыз түгелме? Әллә немец теле калып торса да ярар дисезме?

Укытучының эндәшкәнен ишетеп, Коля кинәт сискәнеп куйды, дәреслеге идәнгә төште.

– Мин… юк… мин… – дип сөйләнде ул һәм китабын алырга иелде.

Укытучы тәрәзә вакыйгасын ишеткән иде. Ул, Коляга шелтә ясамыйча, дәресен дәвам итте.

Коля читкә карамаска, укытучыдан күзен алмый утырырга теләде. Ләкин ул күп сүзләрне аңламый иде, шуңа күрә дәрестән бик тиз күңеле кайтты.

Звонок булгач, укытучы немецча саубуллашты һәм, журналны култык астына кыстырып, класстан чыгып китте. Хәзер гимназистларның буш сәгатьләре: ял итәргә, әти-әниләре белән күрешергә мөмкин. Алар һәммәсе дә күрешү бүлмәсенә йөгерделәр.

Зур караңгы залда кеше күп түгел. Улларын күрергә килгән ата-аналар анда-санда гына. Тәртип саклап, бүлмә уртасында әрле-бирле надзиратель йөренә. Хәер, монда тәртип саклыйсы да юк. Ата-аналар әкрен сөйләшәләр. Ә инде кемнең дә булса калын тавыш белән кычкырып сөйләгәне ишетелә икән, надзиратель аның ягына кырын караш ташлаудан узмый. Үзен шундый иркен тоткан кеше берәр түрә булырга тиеш. Димәк, сүз әйтергә, бәйләнергә ярамый.

Коля беркемне дә көтми: әнисе чирләп тора, бүген килә алмаячагын хәбәр иткән иде. Килмәве хәерле дә; Коля барыбер аны бүген үк күрәчәк бит. Бүген үк!.. Ничек килеп чыгар икән…

Коля, тәрәзә янына барып, тышка күз салды. Гимназиянең болын кебек иркен ишегалды койма белән икегә бүленгән. Койманың урта бер җирендә – капка. Ул капка янында – сторож будкасы. Гимназистларга койманың бу ягында, ишегалдының чиста өлешендә уйнарга рөхсәт ителә, теге ягына кирәк булса гына чыгаралар. Анда гимназиянең абзарлары, мунчасы, аннан ары күл, чокыр. Ул чокырдан шәһәргә чыгарга берәр җай булырга тиеш.

Койманың бу ягында берни юк, фәкать шәрә агачлар гына. Тәрәзә янындагы малайның да күңелендә хәзер шундый ук бушлык. Залдагы кешеләр бер-берсе белән сөйләшәләр, серләшәләр, ә аңа әйләнеп тә карамыйлар. Аны барысы ят итәләр, чит күрәләр кебек. Ә ул гимназия дип күпме хыялланган иде. Барысы да юкка гына булган икән! Хәзер монда нәрсә эшләп калсын ул?

– Барыбер качам! – дип куйды малай, онытылып. Үз сүзеннән үзе өркеп китте, як-ягына каранды. Ләкин аңа караучы, аның сүзен ишетүче юк, ул монда берәүгә дә кирәк кеше түгел иде.

– Бүген төнлә, – диде ул, тавышын әкренәйтеп. Гүя мондый фикер аның башына хәзер генә килмәгән, гүя ул качу мөмкинлеген, качып китү юлларын төрле яктан уйлаган иде.

Пальтолар элгән шкаф бикләнә, аның ачкычы дежур надзирательнең тумбочкасында ята. Дежурный йоклап киткәч, Коля, ачкычны алып, шкафны ачачак. Ә гимназиядән ничек чыгарга? Тышкы ишекне кичтән бикләп куялар. Тукта, бая ул повар белән сторожның сөйләшеп торганын ишетте түгелме соң! «Көне буе арып-талып, бераз черем итеп алу теләге белән башыңны мендәргә куясың гына – су ташучы ишек дөбердәтә башлый. Ул суны ташып бетергәнче күпме вакыт үтә, кабат йоклап та китә алмыйсың, ул арада мич ягып җибәрәсе була…» дигән сүзләрне исенә төшерде Коля. «Ишекне ачканнарын көтеп кенә торам да…»

Кинәт кемдер Коляны җиңеннән тартты. Ул сискәнеп куйды һәм Миша Рыбушкинның:

– Нәрсә курыктың? Кабыргаңа инә кадамадым ла, – дигәнен ишетте.

– Болай гына…

– Безгә яңа директор килә, – диде Рыбушкин, пышылдап кына. – Лихачёв дигән кеше… Моңа чаклы училищелар директоры булган. Бик усал түгел дип сөйлиләр.

Ләкин дустының сер итеп әйткән сүзләренә Коляның бер дә исе китмәде. Гимназия, директор… Яңасы килсә ни дә, искесе утырса ни… Коляның берсен дә күрәсе килеп тормый.

– Килсә ни…

– Син бигрәк инде! – дип куйды Миша, дустының салкынлыгына гаҗәпләнеп, һәм яңа хәбәрне сөйләргә бүтәннәр янына йөгерде…

Моңа кадәр бервакытта да кичнең болай озакка сузылганы, төннең бу чаклы ялыктырганы юк иде. Гимназистлар һәммәсе йоклыйлар. Надзиратель камерага кереп тикшереп йөргәндә, Коля тып-тын ятты. Ул надзирательнең үз почмагына кереп китүен дә, сүгенә-сүгенә һәм көчәнә-көчәнә итекләрен салып, пружинасыз диванга ятуын да ишетеп торды. Озак та үтмәде, надзиратель гырлап йоклый башлады. Коля әкрен генә кроватеннан торды да тирә-ягына колак салды. Аннан, яланаяк килеш, салкыннан һәм дулкынланудан дер-дер калтырап, надзиратель бүлмәчегенең ишегенә якынлашты… Бу чаклы шыгырдар икән!.. Әллә кире кайтыргамы? Юк, юк! Ул качарга тиеш!

Менә ул диванга якынлаша, менә тумбочкага кулын суза… йөрәге шашынып тибә. Аның тибүен ишетеп, надзиратель уяныр төсле… Менә ул тумбочканың капкачын ача, өске бүлегенә сузыла. Булды! Ачкыч эләкте.

Нәкъ шул минутта надзиратель, мыгырданып, икенче ягына борылып ятты. Коля кычкырып җибәрә язды, ачкычы чак кына кулыннан төшеп китмичә калды. Малай бүлмәчектән ничек итеп чыкканын да, ничек кроватена барып ятканын да сизмәде. Диван тагын шыгырдады, надзиратель тагын нидер мыгырданды… Хәзер һәр тавыш Коляны салкын тиргә батыра иде. Ләкин бүлмәгә керүче кеше булмады. Надзирательнең яңадан гырлавы ишетелде. Болай булгач, Коля котылачак иде.

Йоклап китүдән куркып, Коля башын мендәргә куймыйча, терсәгенә таянган килеш кенә ятты. Төнге тынлыкта шулчаклы күп тавышлар ишетеләдер дип, ул бервакытта да уйламаган иде: нәрсәдер шыгырдап куя, нидер кыштырдап китә, чыелдаган тавыш ишетелә… Тычканнар шулай сөйләшә, ахры…

Төнге авазларны тыңлап, Коля бик озак ятты. Вестибюльдә сәгать сугуы гына малайны аңына китерде. Бер! Ике! Өч! Дүрт! Вакыт иде инде.

Аягына-өстенә киеп, Коля коридорга чыкты. Хәзер, үч иткән шикелле, итек шыгырдый. Күтәреп чыгасы калган икән… Йөрәге шашып тибә башлады: «Ачкыч белән тотсалар… каракка чыгам түгелме соң мин?!»

Ләкин шул чакны малайның күз алдына Яковкин, Краснов, карцер килде. «Юк, юк, үтерсәләр дә, монда калмыйм!»

Коля калтыраган кулы белән шкаф ишегендәге йозакны ачты. Ишек шыгырдавына кинәт уянып киткән надзирательнең тавышы ишетелде:

– Иван абый, синме ул анда?

Коля баскан урынында катып калды. Бер минутка сузылган тынлык бер сәгать булып тоелды.

– Тычканнар йөри, ахры. Нәрсә калган инде аларга? – Бу сүзләрдән соң надзиратель яңадан йоклап китте.

Коля үзенең пальтосын эзләп тапты. Бүреген кигәндә, маңгаенда салкын тир тамчылары бәреп чыкканны тойды. Шкафны ачык көе калдырды: иртәгә барыбер беләчәкләр. Аннары аяк очларына гына басып барып, коридордан ишегалдына чыга торган урынга, баскыч астына яшеренде.

Хәзер су ташучы килгәнне көтәргә калды. Иң авыры, иң куркынычы үтелгән иде, һәм ул бераз тынычлана төште. Йөрәге тигезрәк тибә башлады.

Ниһаять, тышкы ишекне шакыган тавыш ишетелде. Башта әкрен генә, соңга таба шактый каты дөбердәттеләр. Кухня ишегеннән аякларына иске башмак кигән повар чыгып, тиргәнә-тиргәнә ишек ачты.

– Кадалып та китә белмәдең, кайчан гына йоклыйсыңдыр син, Парфентий? – диде ул, исни-исни, һәм кире кухнясына кереп китте.

Коля моңа каршы әйтелгән «Аякны без юрганга карап сузабыз, шуннан артыгы ярамый» дигән шаярту сүзләрен ишетте. Бу сүзләрне әйтүче егет, күрәсең, йокы дип бик уфтанмый иде.

Коля баскыч астыннан башын чыгарды. Су ташучы егет, авыр чиләкләр күтәреп, кухняга кереп бара. Ишек ачык калган… Тизрәк чыгып чабарга кирәк!

Ишектән чыккач, ул болдырдан сикереп кенә төште. Коймага күз салды. Капка шар ачык, сторож күренми. Коля капкадан чыкканда, будка эченнән сторожның тамак кырганы ишетелде. Күзәтеп тормыйдыр ич?

Тәвәккәл таш ярган, диләр. Коля, уйлап-нитеп тормастан, чокырга таба йөгерде. Анда койма астыннан язгы сулар ерганак ясаган иде. Чокырның төбе караеп күренсә дә, Коляны куркыта алмады: Нижнийда ул моннан тирәнрәк чокырларны да күргән һәм кичкән малай. Куакларга ябыша-ябыша, ул түбән төште. Сөрлегеп, тез капкачын авырттырды; шулай да туктап калмады. Авырткан тезен карап торырга аның вакыты юк иде. Аксый-аксый алга йөгерде.

Чокырның икенче ягына үрмәләп менгәч, ул урамга килеп чыкты. Туктап хәл җыйды. Хәзер аңа йөгерергә ярамый – урам каравылчылары туктатуы ихтимал. Тик аның атлап барырга түземе җитмәде. Аягының авыртуын бөтенләй онытып, алга ыргылды. Куып җитә алсалар, тотсыннар! Ул иректә хәзер! Иректә!

Воскресенский урамына җиткәндә, Коля шактый арыды һәм атлап кына бара башлады. Бераз ял итәргә, сулу алырга кирәк. Тыкрыктан борылуга, ул Черек күлгә килеп чыкты. Монда инде юл таныш иде. Моннан өйгә дә ерак калмый.

Ләкин үз урамнарына якынлашкач, малай адымнарын әкренәйтә төште. «Әни нәрсә әйтер?» – дигән уй килде аның башына.

Ул ике катлы таныш йортның болдырына менеп, ишек белән янәшә тәрәзәгә чиртте. Тагын, тагын чиртте. Ниһаять, тәрәзә пәрдәсе күтәрелде.

– Кем бар? – дип сорады борчулы хатын-кыз тавышы.

– Мин… Коля… – диде малай кыюсыз гына. – Прасковья Александровна улы, – дип өстәде аннары.

– Хәзер ачам, – диде тавыш.

Бераздан ишек ачылып китте.

Йокыдан айнып җитмәгән асрау, гаҗәпләнеп, Коляга карап алды һәм:

– Керегез, – диде. – Әниегез торды, юлга җыена.

Коля икенче катка ташланды. Хәзер инде ул: «Әни аңлармы хәлемне, әллә юкмы?» – дип, үз-үзенә сорау бирми. Әнкәсен күрү теләге бөтен нәрсәдән өстен иде.

Әнисе өстенә-башына киенгән, кыштыр-кыштыр килеп, юл кәрзине янында маташа иде. Ишек ачылып, кемнеңдер килеп кергәнен ишеткәч, ул сынын турайтты һәм бермәлгә өнсез калды. Аннан соң алга атлады, улын чишендерә башлады; салкын бармакларын учына алып җылытты, бит алмаларын уды. Улының җылынганын тойгач, аның башын күкрәгенә кысты һәм ягымлы итеп сорады:

– Нәрсә булды соң, балам?

Коляга шул җитә калды: ул тетрәнеп, үксеп елап җибәрде.

– Качтым!.. Качтым!.. – диде ул, елый-елый. – Түзә алмадым. Китик моннан! Макарьевка алып кит мине!..

Прасковья Александровна, улының башын күтәреп, күзләренә текәлде. Бала күзләрендә коточкыч зур газаплану күргәч, көтелмәгән бер карарга килеп, катгый рәвештә әйтте:

– Алып китәм, балам. Калдырмыйм!

Берничә минуттан алар, икесе дә бераз тынычланып, диванда утыралар иде инде. Коля гимназиядә башыннан кичергән хәлләрне әнисенә сөйләп бирде. Прасковья Александровна бүлдермичә генә тыңлады. Битеннән күз яшьләре тәгәри, ләкин ул аларны сизми иде.

– Колюшка, без болай итик, – диде Прасковья Александровна, улы сөйләп бетергәч. – Боларны миннән башка беркемгә сөйләмә. Хәзер өйдә калып тор. Мин барып Саша белән, Алёшенька белән саубуллашыйм. Директорны да күрермен… Аннары бүген үк Макарьевка кайтып китәрбез. Мин Жарков приказчигын күреп сөйләштем инде.

2

1803 елның март аенда соңгы чана юлы белән Прасковья Александровна Коляны Казанга кабат алып килде: малай гимназиягә яңадан керергә, үзенең тинтәк попугай булмавын күрсәтергә тели иде.

Улын квартирада калдырып, ана шул ук көнне гимназиягә йөгерде. Инспектор Яковкинны күреп, бик озак ялварганнан соң, Коляны яңадан гимназиягә кабул итәргә ризалык бирделәр. Ләкин бу юлы малай үз исәбенә тәрбияләнергә тиеш иде.

Гимназиягә килгәч, аңа күңелендә бертөрле дә нәфрәт уянмавына Коля шаккатты. Киресенчә, әкияттәге кебек матур бина, шау-гөр килеп йөргән иптәшләре сагындырган иде.

Малайның чәчен тагын кыркып ташладылар, мунча керттеләр, форма буенча тегелгән куртка кигезделәр, постау галстук бәйләделәр. Перчатка, кулъяулыклар һәм тарак бирделәр.

Коля бу әйберләргә сөенеп бетә алмады, чөнки алар аны гимназист иптәшләре арасына алып керәчәк иде.

Надзиратель Сергей Александрович Попов малайны баштанаяк күздән кичерде, галстугын рәтләде һәм ягымлы тавыш белән:

– Әнкәгез камерада, абыегыз белән энегез янында булса кирәк, – диде. – Әйдәгез, сезне дә шунда озатып куйыйм, бергә-бергә яшәрсез.

Ләкин йокы бүлмәсендә Лобачевскийлар юк иде. Коля аларны икенче каттан эзләргә булды. Залга керергә надзирательдән рөхсәт сорады.

– Класс ишекләрен генә ачмагыз, анда хәзер дәрес бара, – диде Попов.

Баскычтан менеп барганда, Коля үзенә эндәшкән тавышка артына борылды.

– Туктагыз әле, туктагыз! – диде аңа таба ашыгып килүче сары чәчле, күк күзле малай.

Ул сулуы кабып, көлә-көлә йөгереп менеп килә иде.

– Сезнең аякларыгыз озын шул, һич куып җитә торган түгел, – ди малай. – Мин сезне күрү белән танып алдым. Теге вакытны «Княжевич ватмады тәрәзәне, мин ваттым» дигән малай бит сез… Абыегыз Саша белән бер класста укыйбыз без. Аксаков мин, Сергей, таныш булыйк.

Лобачевский аңа беркадәр вакыт аптырап карап торды. Ләкин тегенең калын иреннәрендә – елмаю, күз карашы ачык иде. Коляның күңелендәге боз эреде.

– Әйдәгез! – диде ул. – Минеке – Коля… Николай, – дип төзәтте ул шунда ук, олырак күренергә тырышып.

– Менә булды. Сезгә бүлмәләрне күрсәтеп йөримме? – диде Серёжа һәм тагын да җанлана төшеп, үз кеше итеп өстәп куйды: – Синең нәрсә күрәсең килә?

Коляга аның сүзләре бик ошады.

– Һәммәсен күрсәт, – диде ул. – Теге вакытны, беренче килгәндә, мин һични күрергә өлгермәдем…

– Син өскә менә идеңме? – диде Аксаков, аның сүзен бүлдереп. – Әйдә, йөгердек. Бүген башым авырта, шуңа күрә класска кермәдем. Бик шәп булды бу! Әйдә тизрәк!

Өскә менгәч, Серёжа үз өендәге кебек аңлатып йөрде.

– Менә бу бүлмәдә квартирмейстер поручик Михайлов яши. Боларында – канцелярия кешеләре… Син, гимназиягә кергәндә, доктор Бенесның өенә барган идеңме? Менә шушы бүлмәдә утыра ул… Монысы больница… Менә монысы – артиллерия һәм фортификация укытучысы яши торган квартира…

– Гимназиядә артиллерия укыталармыни? – диде Коля, гаҗәпләнеп.

– Артиллерия генә түгел, фехтование дә, хәрби белем тактикасын да укыталар. Гимназия бит безне гражданский хезмәткә дә, хәрби хезмәткә дә яраклы итеп чыгарырга тиеш.

– Син боларның барын да каян белеп бетердең? – дип сорады Коля, торган саен ныграк гаҗәпләнеп. Ул инде үзенең яңа иптәшенә зур хөрмәт белән карый башлаган иде.

Серёжа моны сизеп алды һәм хозурланудан аның түгәрәк йөзе җәелеп китте.

– Әйдә шкаф артына! – диде ул һәм Коляны куртка җиңеннән өстерәде. – Анда беркем дә күрмәс. Гимназиянең бөтен тарихын сөйләп бирермен… әгәр теләсәң…

Теләмиме соң Коля! Тын алырга да куркып, ул Аксаков артыннан коридорның аргы башына атлады. Шкаф бик зур, аның күләгәсенә унлап малай сыярлык иде.

– Менә шунда! – диде Серёжа һәм, озак уйлап тормыйча, тузан баскан идәнгә утырды. – Курыкма, утыр, ахырдан чистарынырбыз. Аю өне кебек монда.

– Аю өне кебек! – Лобачевский көлеп куйды. – Син бигрәк инде…

Коля кинәт сүзен бүлде һәм тынып калды. Аның тизрәк дусты сөйләгәнне тыңлыйсы килә иде.

– Бер укытучының әйткәнен ишеттем. Язып алдым хәтта. – Серёжа тезләрен кочаклап, бик җайлап утырды. Ашыкмыйча, тәмләп сөйләргә җыенган иде ул.

– Элек Казанда духовная семинария, духовное училище гына булган. Дин әһелләре чыккан алардан, – дип аңлатты Аксаков. – Дини фәннәр укытканнар. Ә берзаман Мәскәү университеты ректоры Казанда гимназия ачу турында сүз кузгаткан; киләчәктә студент буласы халыкны тиешенчә хәзерли башларга вакыт, дигән ул.

– Гимназия кайчан ачылган соң? – дип сорап куйды Коля.

– Ул кадәресен хәтерләмим, илле ел чамасы элек булса кирәк8, – диде Серёжа, төгәл белмәвенә гарьләнеп. – Беренче елны барлыгы ундүрт укучы укый. Шулар арасында, – дип өстәде ул, җанланып, – Державин була. Бөек Державин!

Коля моңа шаккатты.

– Геометрия укыганнармы алар?

– Каян килсен аларга геометрия! – Серёжа көлеп куйды. – Мин бая әйткән теге укытучыдан Державинның истәлекләрен сорап алып торган идем. Шунда күчереп язып калдым…

Серёжа бер кесәсенә тыгылды, икенчесенә тыгылды.

– Кая китте соң? Менә ич! Таптым! – Ул кесәсеннән куен дәфтәре тартып чыгарды. – Тыңла! – диде һәм, почмакта караңгы булу сәбәпле, дәфтәрен борын төбенә үк китереп, акрын гына укый башлады: «Барыннан бигрәк, безне укырга, язарга, сөйләргә, азмы-күпме грамматиканы белергә, әдәпле булырга өйрәтергә тырыштылар. Гимназистларны укытучылар язган речьләрне күңелдән ятларга һәм кафедрадан торып сөйләргә мәҗбүр итәләр иде. Сумароков трагедияләре, танцылар һәм фехтование буенча халык алдында экзамен тоттыралар иде. Ул заманда безне тел гыйлеменә – грамматикасыз, санау һәм үлчәүгә – исбатлаусыз, музыкага нотасыз өйрәттеләр. Дин китапларыннан башка нәрсә укытмадылар».

Серёжа, дәфтәрен ябып, Лобачевскийга тантаналы рәвештә карап куйды.

– Моны язарга ничек акылың җитте? – диде Коля, исе китеп.

– Мин күп нәрсә язам. Язарга бик яратам, – дип төшендерде Серёжа, дәфтәрен кесәсенә яшереп. – Кайвакыт үзем дә… Йә, җитте! – дип сүзен бүлде ул. – Хәзер дәрес бетә, күреп калулары мөмкин. Миңа ятып кына торырга кушканнар иде. Хуш!

Коля аңа «Хуш!» дияргә өлгермәде, яңа дусты, өстендәге тузанны кага-кага, баскычтан йөгереп төшеп тә китте.

Коля да өстен каккалады һәм баскычка таба юнәлде. Гимназиянең язмышы белән кызыксынуы, көтмәгәндә башланып киткән дуслык аркасында ул әнисен һәм туганнарын хәтердән чыгара язган лабаса!..

Төшке аш вакытында Коля үзенең иске танышлары белән очрашты. Яковкин аны, элеккегечә үк, хәзерлек классына билгеләгән һәм иптәшләрен куып җитү өчен бик тырышып укырга кушкан иде.

Ә Коля, ул әйтмәсә дә, җаны-тәне белән шуңа омтылды. Аның теләге буенча, укытучылар үтелгән материалдан аңарга өстәмә рәвештә ике-өч дәреслек эш бирәләр һәм көн дә сорыйлар. Коля һәрвакыт дәресләрен өйрә-неп килә. Аның сәләтлелеге, тырышлыгы бер ай эчендә иптәшләрен куып җитәргә мөмкинлек бирде. Ул хәтта түбән класстагы абыйсы Саша белән бергә латин телен дә өйрәнә башлады; энеләре Алёшага исә моңа рөхсәт бирелмәгән иде әле.

Коляның уңышлары укытучы Красновка да тәэсир итми калмады. Краснов үзен һаман әшәке тота, ләкин Лобачевскийга каныкмый, вакыт-вакыт сәер итеп карап кына куя иде.

Көннәрдән бер көнне, туйганчы башбаштаклык кылганнан соң, Краснов әйберләрен күтәреп чыга башлады. Коля турыннан үткәндә, аның алдына арифметикадан мәсьәлә язылган бер табак кәгазь куйды һәм:

– Дәресне үткәреп бетерерсең, – диде, башын читкә борып. – Шушы мәсьәләне чишегез. Тик карагыз аны!.. – Сүзен әйтеп бетермәде, ишекне каты ябып чыгып китте.

Берникадәр вакыт класс тынып торды. Шуннан, гүя команда булды, һәммәсе урыныннан сикереп торды. Шау-шу башланды.

– Яңа укытучы! Исәнмесез!

Коля торып баскан; чөгендер кебек кызарып, берәүгә дә күтәрелеп карарга кыймыйча, мәсьәлә язылган кәгазьне бөтерә иде.

Бу уңайсыз хәлдән аны Миша Рыбушкин коткарды.

– Silentium9! Әфәнделәр! Silentium! – дип кычкырды ул, өстәлгә менеп басып.

Һәммәсе, кызыксынып, аның ягына борылдылар. Тавыш басыла төште.

– Сез ничек уйлыйсыз, – дип сүзен дәвам итте Рыбушкин, тавышын акрынайтып, – сөекле укытучыбыз нәкъ менә шушы минутта ярыктан күзәтеп, тыңлап тормыймы икән?

Бер минут кына элек шау-шу килгән класс бөтенләй тынып калды. Бу хәлне күреп, Рыбушкин кычкырып көлеп җибәрде.

– Менә шулай, менә шулай, дускайларым, – диде ул, көлә-көлә яшьләнгән күзләрен сөртеп. – Хәзер әйтегез миңа: мәсьәләне ничек чишү рәхәтрәк булыр, укытучы беләнме, әллә укытучысызмы?

– Укытучысыз! Укытучысыз!

– Шулай икән, рәхим итеп чишегез, җүләр сатмагыз, – дип киңәш бирде Рыбушкин һәм өстәлдән сикереп төште.

Класста инде тынлык урнашкан иде.

– Николай, нинди мәсьәлә анда? Әйдә сиптер! Красновка, бәлки, ошап китәр дә, шулай тагын берәрсе үзебезне генә калдырыр.

Коля үзен кулга алып өлгерде. Ул мәсьәләне кычкырып укыды, аңламаучыларга төшендереп бирде. Алай гына да түгел, бер кызып киткәч, ул һәркемнең ялгышкан җирен күрсәтеп, өстәлләр арасында йөрде. Малайлар уен катыш үткәрелгән бу дәреснең бетүен дә сизмәделәр.

Икенче көнне дәфтәрләр тикшергәндә, Краснов, кызмача булса да, малайларга бәйләнерлек сәбәп тапмады. Үзе дә гаҗәпкә калды һәм, Коляның аркасыннан кагып:

– Молодец, рәт чыгачак синнән!.. – дип куйды. – Инде шушы өч мәсьәләне чишегез, мин китәм…

Һәр көн шундый ук хәл кабатланды. Красновның эше ансат иде: кыяфәтсез генә елмая, Коляны аркасыннан кага һәм арифметика дәресен үткәрергә кушып чыгып китә.

Тора-бара малайларга бу ошамый башлады. Алар, көнләшеп, Колядан читләшә башладылар. Шуның нәтиҗәсендә малайның укуга булган дәрте сүрелә төште.

Бер ай вакыт бик күңелсез үтеп китте. Ләкин беркөнне…

Май уртасы, җылы бер көн иде. Түбәнге латин классына эштән куылган Васнецов урынына яңа укытучы керде. Ул килеп кергәч, укучылар дәррәү торып бастылар. Укытучы, кулы белән ишарәләп, утырырга кушты. Ул тәбәнәк буйлы, таза гәүдәле, ягымлы кыяфәтле, кечкенә үткен күзле, егерме-егерме биш яшьләрдәге кеше иде. Өстендәге куе зәңгәр төстәге мундирының күтәрмә якасы көмеш ука белән каелган, сәдәфләре һәммәсе каптырылган.

Класс белән исәнләшкәннән соң, яңа укытучы такта янына килде, акбур алды һәм җитез хәрәкәтләр белән уңнан сулга, бик матур итеп, гарәпчә язып куйды.


– Минем исем менә шулай, – диде укытучы, елмаеп. – Аңлашылдымы, әфәнделәр?

– Берни аңлашылмый, – диделәр малайлар.

– Аңлашылмый дисезме? Уңнан беренче сүз – минем фамилиям, икенчесе – исемем, өченчесе – әтием исеме… Хәзер дә аңлашылмыймы? Аңлатырга тырышып карыйк. Шул ук сүзләрне латин хәрефләре белән язам.

Акбур тагын такта өстендә биеп алды, тик инде бу юлы энҗе кебек хәрефләр сулдан уңга тезелде:

Ibrahimoff Nigmat Mirsaiti

Класс җанлана төште. Төрле яктан тавышлар ишетелде:

– Монысын укый алабыз!

– Ибраһимов Нигъмәт Мирсәети!

– Укытучы әфәнде! – Миша Рыбушкин, кулын күтәреп рөхсәт алырга да онытып, урыныннан сикереп торды.

Яңа укытучы үзен шулчаклы гади тоткач, моңа кадәр тыелып килгән укучылар да үзләрен иркенрәк тота башладылар.

– Укытучы әфәнде, русча ничек була инде ул?

– Безнең татар халкы исемнәрне гарәптән алган. Русчага күчергәндә, минем исемем – «ашамлык», әтиемнең исеме «олуг» яки «өлкән» дигән төшенчәләргә тәңгәл килә.

Бу сүзләр һәркемгә кызык тоелды, һәм класс күңелле итеп гүләп алды.

– Фамилиям генә тәрҗемә ителми, – дип, гүләүгә исе китмичә аңлатуын белде укытучы. – Ибраһим ул – пәйгамбәр исеме. Французча сез мине – Ibragime Nourriture Doyen дип, немецча – Ibrahimman Nahrung Senior, ә инде латин теленә тәрҗемә иткән тәкъдирдә – Ibrahim Cibus Magister дип йөртергә тиеш булырсыз. Димәк, җир йөзендә ничә тел булса, минем исемем дә шулчаклы.

Укучылар моңа шаккаттылар. Миша Рыбушкин исә куркуга төште:

– Укытучы әфәнде, ул чагында сезгә ничек дияргә соң?

– Элек мин Мәскәү университетында укыдым, соңрак шунда укытырга калдым. Анда мине русчалатып Николай Мисаилович дип йөртәләр иде. Сез дә, әфәнделәр, шулай дип атый аласыз.

Укытучы класска күз йөртеп чыкты һәм тагын елмайды. Аның елмаюы ничектер бик сөйкемле тоелды укучыларга.

– Хәзер, әйдәгез, чынлап торып танышыйк, – диде укытучы, кафедра янына килеп. – Кемнәр нинди шигырь беләләр? Кайсы телдә булса да ярый. Укыгыз. Мин кемнең нәрсә яратканын күрермен.

Коля кыймылдау түгел, тын алырга куркып утыра иде. Күзләрен яңа укытучыга текәгән. «Терекөмеш кебек» дигән уй килде малайның башына, тик ул аны шунда ук куды. «Юк, юк, аны берни белән чагыштыру мөмкин түгел. Бу укытучының елмаюы да, сөйләшүе дә, хәрәкәтләре дә фәкать аның үзенә генә хас…»

Коля укытучының сөйләгәнен көчкә үзләштереп, җитез хәрәкәтләрен көчкә күреп өлгерә иде. Онытылмый, сихерләнми мөмкин түгел иде.

Малай, үзенең уйларына бирелеп, класста барган хәлләрне бөтенләй күрмәде һәм ишетмәде. Ә аның иптәшләре бер-бер артлы сикереп торалар да төрле телләрдә шигырь сөйлиләр. Рус, татар, немец, француз, латын телләрендә яңгыраган шигырьләрне Ибраһимов, күрәсең, бик ләззәтләнеп тыңлап утыра: елмая, башын селки һәм шигырь уңаена кечкенә генә каратутлы кулы белән өстәлгә бәргәләп ала:

– Афәрин! Афәрин! Монысы да бик матур…

Малайлар берьюлы икәү-өчәү кул күтәрәләр, шигырь сөйләргә ашкынып торалар, чөнки һәркемнең шундый күңелле укытучыдан мактау сүзе ишетәсе килә.

Коля, имтихан вакытында Яковкин мәсхәрәләгәннән соң, һичкайда шигырь сөйләмәде. Ләкин хәзер ул сынауда булган күңелсезлекне исеннән чыгарды һәм үзе дә сизмәстән кулын күтәрде.

Ибраһимов дәресне бик шау-шулы үткәрсә дә, һәрнәрсәне күреп утыра икән. Коляның дулкынлануын да ул бик тиз сизеп алды.

– Әйдә, белгәнеңне сөйлә, – диде ул.

Коля торып басты, як-ягына каранды, чак кына уйлап торды һәм сөйли башлады:

8.Казанда беренче гимназия 1758 елда ачыла.
9.Silentium (лат.) – тынычлык.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1970
Hacim:
534 s. 7 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04219-2
İndirme biçimi: