Kitabı oku: «Дәверләр аһәңе», sayfa 6
13
Ул эт өргән тавышка уянып китте. Йөзенә каплаган фуражкасын алып, башын калкытуга, кыска җиңле ак күлмәк, кара чалбар кигән, юантык гәүдәле, урта яшьләрдәге кешенең үзенә таба атлавын күрде. Аның йөзе дә, юл буендагы джип машинасы да таныш, Газизҗанның чамалавынча, ул район хакимият башлыгы булырга тиеш иде.
– Иркә, тукта! – диде ул этенә.
Иркә, башып иеп, койрыгын болгый-болгый, читкә китеп утырды.
– Трактор хуҗасы сезме? – диде теге кеше кискен генә.
– Мин.
Газизҗан башына фуражкасын киеп куйды, ләкин тормады, әллә төшен бүлгәнгә, әллә башкага ачуы килде аның.
– Нишләп сөрмисез?
– Ял итәм бит. Күрмисеңмени?
– Сез минем белән нишләп тупас сөйләшәсез?
– Үзең ничек – мин дә шулай. Исәнләшмәдең дә.
– Уттай вакытта йоклап яткан кешегә нинди исәнлек ди ул. Җирнең яргаланганын күрмисеңме әллә?
– Күрү генә түгел, мин аның көйгән исен дә сизәм.
Башлыкның тавышы көтелмәгәндә нидер тапкан кешенекедәй көчәеп китте:
– Тукта, тукта, син бит теге абзый!
– Нинди абзый?
– Яз көне мин килгәч, тракторыңнан төшмәгән идең.
– Ә нишләп төшәргә тиеш идем мин?
– Син бит җитәкче килгәнен аңладың.
– Безнең җитәкчеләр башлап үзләре төшәләр машиналарыннан. Мужыт миңа трактордан төшеп менү мең газаптыр.
Башлык сүзне шундук икенчегә борды:
– Көпә-көндез трактор сүндереп күләгәдә яткан өчен, сезне эшегездән алырга кирәк!
– Син мине куркытма, апаем. Мин бу җирдән җан алган, гомер буе бергә. Әле син килгәнгә кадәр бер-беребездән канәгать идек.
– Эшләргә кирәк, абзый кеше. Тел чарлаучылар болай да буа буарлык.
– Ыштан төбе туздыручысы алардан да күбрәк, – диде Газизҗан, төрттереп.
– Сез кузгалырга уйлыйсызмы, юкмы?
Башлыкның кызганнан-кыза баруын күрү Газизҗанда нишләптер канәгатьләнү тойгысы уятты. Шуңа күрә ул һич тә бирешергә уйламады:
– Кайчан кузгалырга икәнен мин өстән күрсәтмәсәгез дә беләм, – диде горур гына. – Бик ашыксаң сөрә тор.
Башлыкның күзләрендә ачулы очкыннар уйнарга тотынды, ул әле генә кабызган затлы сигаретын аяк астына ыргытты.
– Әллә син мине җир сөрмәгән малай дип беләсеңме?!
– Бер дә сөргәнгә охшамагансың, – диде Газизҗан, аны юри үртәп.
– Кабыз әле тракторыңны! – дип боерды башлык. – Хәзер сөреп күрсәтәм мин сиңа!
– Кабызып биргәч, аны минем малай да сөрә. Син үзең кабыз…
Башлык ачу белән аңа карап куйды да, эре-эре атлап, трактор янына китте. Рәтен белә икән тагын үзе, тиз генә кабызып, сөреп тә китте.
Бик озак яткан сыман тоелса да, әле сәгать өченче ярты гына иде. Газизҗан, сумкасын ачып, ризыкларын чыгарды, әмма шуны гына көткәндәй, эче тагын чәнчешергә тотынды. Ул ит кисәген Иркәгә бирде, үзе көчләп диярлек кыяр белән ипи ашады да шешәдән ике-өч йотым чәй капты. Авыртуы тагын да көчәйде. Ул кулы белән шул урынга сак кына баскалап карады, чәнчешкән урын ашказаны асты бизеннән өстәрәк кебек тоелды. Күкрәккә үк үрмәли ахрысы. Казанга баргач, операциягә ризалашырга туры килүе дә бар әле…
Газизҗан, әйберләрен сумкага салгач, туфлиләрен киде һәм кишәрлек турыннан урап бу башка якынлашып килүче тракторны каршыларга басу эченә керде, сөрелгән җирне карап әйләнде, буразнаның тигезлегенә дә, тирәнлегенә дә тел-теш тидерерлек түгел иде. Тракторны туктатып, башлык кабинадан төште. Аның бөтен җиренә тузан утырган, шахтадан чыккан төсле ике күзе белән тешләре генә ялтырый, лычма булган күлмәге тәненә ябышкан, яңакларыннан, муеныннан, беләкләреннән тир ага иде.
– Шәпме соң минем джипта? – диде Газизҗан, чак-чак көлеп җибәрмичә.
– Моннан шәбрәкләрен дә күргән бар, – диде башлык, сер бирергә теләмичә.
Ул, машинасына барып, ап-ак сөлге белән битләрен, муенын, беләкләрен сөртте, сөлгесе җиргә салып тапталган төсле булды. Аннары көмештәй ялтырап торган термос алып, ике пластмасс стаканга салкын чишмә суы агызды, берсен Газизҗанга сузды. Су тешләрне сындырырлык салкын иде. Газизҗан ваклап-ваклап кына йотты, бронхитыннан курыкты, ә башлык өч кенә йотты. Тагын бер стакан эчте дә термосын Газизҗанга сузды. Газизҗан аптырап калды.
– Алыгыз, миннән истәлек булсын!
– Ни хөрмәтенә?
– Танышу хөрмәтенә. Минем әтием дә тракторда эшли.
Газизҗан алмагач, термосны аның әйберләре янына утыртып куйды. Машинасын кузгатып, аның янәшәсенә үк килде дә, ишеген ачып, рульдән төшмичә генә:
– Сез мине гафу итегез, абзый, – диде.
Газизҗан аптырашта иде, аңа кыен булып китте.
– Энәләремне чыгарганга син гафу ит, – диде ул ихлас күңелдән.
Машина күздән югалды. Газизҗан стакандагы суын эчеп бетерде дә термоска карап торды, гаҗәпләнүдән башын чайкап куйды. Аннары тракторына барып, кабинага менеп утырды. Биредә эсселек кайнар мунчадагы кебек иде. Бу тузан эчендә соңгы әйләнүләрең, түзәргә кирәк, диде ул үз-үзенә. Ләкин тракторын һаман кузгатмады, чөнки эч авыртуының көчәйгәннән-көчәюен сизде. Ахырда түзмәде, шуып диярлек җиргә төшеп, буразнага утырды, гәүдәсен артка җибәреп, учлары белән җиргә таянды, күзләрен йомды. Йөрәге дә шушында бит инде аның. Гомернең дә күпме калганы билгесез. Әле дә ярый җир берәү генә. Кая китсәң дә, мәңгелек түшәгең анда…
Хәрәкәтсез шактый утырганнан соң, ул, кабинасына күтәрелеп, үзендә тракторын кузгатырлык көч тапты. Сәгатьтән артык сөргәннән соң, басуның иң калку урынында туктап, тырма тешләренә җыелган үләнне чистарткач, тирә-юненә күз атты. Бөтенесе, су эчендәге кебек, рәшә дулкынында җәйрәп ята. Сап-сары иген басулары, ямь-яшел Ык тугайлары, күгелҗем әрәмәләр, Аккүк, алма бакчасы, ерактагы башкорт урманнары, әби таулары, сыер, сарык көтүләре кайта торган Надулат үре. Бөтенесенең һәр кирте, һәр борылмасы, тез биеклеге һәрбер куагына кадәр таныш. Ач-ялангач балачак елларында әнә шулар үзләренең алабуталары, кычытканнары, юа-кузгалаклары белән, сәрдә, камыш тамырлары, кәҗә сакаллары, шома көпшәләре, җиләк-җимешләре, куырган бодайлары-борчаклары белән аларны үлемнән коткарып калдылар. Икенче класста укыганда бугай, аларны бөтен мәктәп белән басуга башак җыярга алып бардылар. Балалар тезелешеп басып, арышы урып алынган басуның камыл төбенә өзелеп төшкән башакларны букчаларына җыя-җыя, икенче читенә кадәр барып чыктылар. Укытучылар һәркемнең башагын үлчәп кабул иттеләр. Шуның өчен Газизҗанга ике стакан арыш оны тиде. Өйгә ул чиксез куанып кайтып керде. Әнисе шул оннан, улына рәхмәтләр укый-укый, казанда талкан болгатты. И ул талканның тыгызлыклары, теш белән кыскан саен, аннан чыккан баш әйләндергеч тәмнәр, ул тәмнәрнең майланып бөтен авызга таралулары. Ул талканны йотып җибәргәнче үк, эчнең түземсезләнеп тартылулары!.. Дүртенче класска керәсе елны ул әнисенә бәләкәй чалгы белән борчак чабыша башлады. Чабуы күпме булгандыр инде, әмма кырда эшләүчеләр өчен йә борчак ашы, йә борчак боткасы пешерәләр, эттәй арысаң да, тамагың туеп кайта…
Газизҗан сәгатенә күз төшерде. Фирдәүсә килергә дә күп калмаган икән. Ул тракторын кузгатты. Хәлсезләнеп кызарган һәм инде шактый түбәнәйгән кояш, аңардан качарга теләгәндәй, басу сыртындагы каен полосасына ышыкланып йөгерә, кәүсәләрнең сирәгрәк урыннарыннан кул көзгесе төсле ялтырап-уйнап бара. Әнә ул каенлыкның сирәгрәк җиренә җитте, кәүсәдән кәүсәгә күчкәне аермачык күренә башлады. Газизҗан аңардан һич кенә дә күзен ала алмады, хәтта тракторының буразнадан читкә китүен дә сизми калды. Ул, идарә рычагын тартып, аны кабат эзенә кертте. Бер дә буразна ташлаганы юк иде. «Әллә кояш белән янәшә, бу басуларны, туган җирләрне карап, үземнең җаным да йөгерәме соң?» – дип уйлап куйды.
Барысы да әйбәт булачак. Менә бу эчнең чәнчешүе генә. Эч кенә түгел, шиклерәк бит әле ул, күкрәккә дә, кулларга да, хәтта аякларга да таралып, тоташ сыкрый. Ул басу түренә барып җитте, кире борылды. Җил бераз кимесә дә, кабина эченә тузан бөркелеп кергәнлектән, тын алуы да кыен, юньләп күреп тә булмый иде. Газизҗан бер як ишекне ябып куйды да, гәүдәсен кабинадан яртылаш чыгарып, чүпрәк белән тәрәзәдәге тузанны сөртә башлады. Шулчак аның күзе ничектер күк йөзенә төште һәм анда эленеп торган ялгыз болытны күрде. Ул аһылдап урынына утырды, күкрәгендә нидер кузгалып куйды. Ап-ак болыт! Әле бая гына төшендә күргән ак болыт иде бу. Ничә көннәр буе чип-чиста торган зәңгәр күктә беренче болыт кисәге! Димәк, дымга сусаган бу җирләргә шифалы яңгыр явачак, арыш чәчәргә дә, көзге бодайга да өмет бар. Болытны ул күзеннән гел ычкындырмады, хәтта тузан да күпмедер басылган, сулышы да җиңеләйгән шикелле тоелды. Басуның иң биек урынын үтеп, аска төшә башлаганда, юлга кызыл «Жигули» килеп туктады. Һавадагы ак болыт чайкалып куйды, ул маңгаена, аркасына тир бәреп чыгуын сизде…
Газизҗан юлга егерме-утыз метр кала муфтаны аерды да тракторны сүндерде. Ләкин гәүдәсен кузгата алмыйча шактый утырды. Ниһаять, җиргә сикерде. Тораташ катып калган һава аның бөтен барлыгын кысып алды, бер генә адым атларга да ирек бирмәде, ул үзе дә җансыз ташка әйләнде кебек. Бу таш аны утлы энәләр белән чәнчегәндәй кысып алды. Юк, бу теге чир түгел, бу ниндидер зур, хәтәр нәрсә иде. Чөнки ул Газизҗанның эчен генә түгел, һәрбер күзәнәген көйдерергә тотынды. Ул күз алдында кызыл ут булып янучы машинага таба ава-түнә атлады. Зиһене томаланды, бар нәрсәнең мәгънәсе югалды…
Менә ул мең газап белән машина янына килеп җитте. Анда Фирдәүсә белән Ильяс басып торуы шәйләнде. Алар исәнләштеләр дә бугай, әллә авырыйсыңмы, дип тә сорадылар бугай, ләкин Газизҗан өчен боларның бөтенләй әһәмияте юк иде. Ул Фирдәүсәнең күзләренә ярдәм сорагандай төбәлде, теле әйләнмәде, яргаланган иреннәре кызганыч дерелдәп бер ачылды, бер ябылды, тамак төбе белән еш-еш сулап алды. Ахырда ул бөтен барлыгы белән этеп бер сүз чыгара алды:
– Бул… мый…
Бу сүзнең газаплы ялкыны офыктан офыкка кадәр җирләргә дөртләп кабарлык иде… Ильяс кычкырып җибәргәнен сизми дә калды:
– Ничек булмый?!
– Зинһар, гафу итегез, – димәкче булды Газизҗан.
Әмма тавышы чыкмады, корыган тамак төбеннән аңлаешсыз хырылдау гына ишетелде.
Фирдәүсә ап-ак ефәк күлмәктән иде, «өф» дисәң, очып китмәле җиңел зәңгәр күк төсле косынка япкан, ул искиткеч чибәр, чиста, саф иде… Фирдәүсә аның сулык-сулык кан йөрүдән тамырлары бүрткән тузанлы кулын, үзенең нәфис ак кулларына алып, хушбуй сибелгән кайнар яңагына терәде. Газизҗанның кулы коточкыч авыр, имән кайрысыдай кытыршы иде, аңардан туфрак, май һәм җир исе килә иде. Әйтерсең лә бу кул түгел, ә бәлки мәңге шушы җирдә үсүче, ләкин күзгә күренмәс пәһлеван агачның бер тере тамыры иде. Фирдәүсәнең тамак төбенә нидер тыгылды, тавышы әллә кайдан – теге ак болыттан ук килгән кебек тонык чыкты:
– Мин сине гаепләмим, Газизҗан. Баштук үз иркеңә куйдым… – Бу кулның кайнарлыгын, үзенә генә хас исен мәңге хәтерендә калдыру өчен, Фирдәүсә аңа иреннәрен тигерде, ә күз карашын Газизҗанның йөзеннән алмады. Газизҗанның күзләре гафу үтенергә мөлдерәп тора иде. Шуны аңлап, Фирдәүсә:
– Күңелем барыбер синең белән, – диде. – Миңа хәзер элеккедән җиңелрәк. Рәхмәт сиңа…
Газизҗан дәшә дә, кымшана да алмады. Ак һәм кара шәүлә кызыл шәүләгә таба атлады, аннары өчесе дә юлдан ерагаеп юкка чыкты…
Ул, тез буыннары йомшап, акрын гына чүгәләде дә йөзтүбән капланды, бөтен гәүдәсе белән сузылып, әле бер яңагын, әле икенчесен камыллы кайнар туфракка терәде, аннары чалкан әйләнде. Монда аунасаң да егылып төшү мөмкин түгел, һәм бүтән берни дә кирәкми иде. Калак сөякләре белән, бөтен гәүдәсе белән җирнең катылыгын тойгач кына, рәхәтләнеп җиңел итеп сулап җибәрде, күзләрен йомарга теләде, әмма керфекләренә зәңгәр күк йөзендәге ак болыт килеп кунды… Нинди илаһи тынлык! Газизҗан шикләнми: җир аны кичерде. Ул һәрвакыт шулай, нинди хәлдә булсаң да, сине аңлый, тып-тын кичерә һәм кабул итә. Ә үзе беркайчан да, үзе үлеп барганда да, сиңа хыянәт итми… Газизҗан бөтен гәүдәсенә иртәгә кояш чыкканга кадәр эшләрлек көч иңгәнлеген тойды.
Адәм әүлиясы
1
Чаба торгач, Альфред тәмам хәлдән тайды. Ай, инде ындыр артындагы коймаларны сытып, бәрәңге сабакларын изә-изә, өйләргә таба тәгәрәде. Аның, астрономия китабында язылганча, таулары да, кратерлары да, тузанлы туфрагы да юк, өске өлеше болытларга ук кереп киткән коточкыч зур чуен шар иде ул. Аның кайчан төшкәнен дә белүче юк, ай акрын гына авыл өстенә тәгәри, үзеннән алда коточкыч шәүләсе шуыша иде. Күзе тонган халык акырыша-акырыша чабулый, мал-туар үрле-кырлы сикерә, кош-корт пырхылдап оча, бәргәләнә. Ир-ат айның астына бүрәнәләр, бастырык һәм күсәкләр тыга, кемнәрдер кувалда белән чөй кага, кемнәрдер көрәк белән балчык өя.
Альфредны шунда колхоз председателе Фазылов уңга алып китә. Ул кесәләренә блокнотлар, ручкалар тулган авыр костюмын, күлмәген салып аяк астына бәрә дә майкадан гына килеш зур корсагы белән кызарып-бүртенеп айны этә башлый. Альфред та җан көченә тырыша, тик ай туктамый, һаман алар өстенә тәгәри. Шулчак ул Убырлы Мөштәфширәнең айны терәткән баскычларны, күсәкләрне кул пычкысы белән кисеп йөрүен күрә.
«Терәүләрне ник кисәсең?» – дип, аны тиргәмәкче була Альфред, әмма өлгерә алмый, Убырлы, шүрәленеке төсле озын бармаклары белән Альфредның чалбар кесәсендәге акчалы конвертны эләктереп, читкә йөгерә.
– Тукта, ул бит кешегә бирәсе акча! – дип кычкыра Альфред һәм аның артыннан ташлана. Ләкин шулчак Илгизә бишекле кызыл мотоциклын аның юлына аркылы куя.
– Әйдә, комсомол җыелышына, сине көтеп торалар.
– Убырлы акчаны алып качты, башта шуны куып тотыйк, – ди Альфред.
Илгизә газ бирә, ул мотоциклның бишегенә сикерә дә алар Убырлы артыннан элдерәләр. Бер читтә әтисе белән Ибрайның эчеп утырганы күренеп кала. Мотоцикл һич тә Убырлыны куып җитә алмый, Альфред, аягүрә басып тибә-тибә:
– Кызурак, кызурак! – дип кычкырганда бишекнең төбе җимерелеп төшә, ул, аның ике читенә ябышып, аяклары белән җирдән йөгерә башлый. Менә алар Мөштәфширә карчыкның ямаулы итәге астына керәләр, итәк югары күтәрелеп, җилфер-җилфер килеп бара, кортканың ак җирлеккә эре зәңгәр борчак төшкән ыштаны да күренә, :тик нишләптер куып җитә, тота гына алмыйлар.
– Бир акчаны! – ди Альфред, ярсып.
– Менә сиңа акча! – Убырлы конвертны авызына кабып чәйни башлый. Куыша торгач, алар Чалмыя елгасының иң текә, иң биек ярына килеп җиттеләр, һәм Убырлы аска очты. Альфред та бар көченә йөгереп килде, ярдан аяклары белән этенеп кортка артыннан сикерде һәм… башы белән дыңк итеп өстәл читенә бәрелде. Аның маңгае тумыштан каты, ә агач аннан да катырак булганлыктан, бәрелү шундук йокысын ачты, өстәлдәге бер кефир шешәсе тәгәрәп борынына төшкәч, Альфредның күзеннән утлар күренде. Дөньясының асты өскә килгере! Шушы гына җитмәгән иде!
– Уф! – диде ул, эчке яктан башын лом белән чокуларын тоеп. Суккан саен өттереп чатный. Ул авыз, ул тел! Дөньяда булырга мөмкин иң тәмсез әйберләрне, җыеп, авыз эчендә изгәннәр дә телне шуның белән аңкауга ябыштырганнар диярсең. Аның ак колгадай гәүдәсе, тире астында гел шуышып торучы бугаз төене, озын беләкләре, эре чәчкә төшерелгән трусигыннан ике көрәк сабы шикелле тырпаеп чыккан аяклары манма су, җиңелчә генә калтырый. Әле генә күргән төшеннән ул берничек тә айный алмады. Каян килеп керде диген шундый тузга язмаган чүп-чар! Убырлы Мөштәфширә төшкә керсә, юньлегә түгел – моны бөтен авыл шулай ди. Тукта, тукта, ул бит акчаны алды. Әллә чыннан да… Альфред, кабаланып, мендәр астына кулын тыкты һәм эсселе-суыклы булып китте. Әнисе авылдан биреп җибәргән конверт юк иде. Аның эче «жу-у» итте. Алганнар! Ул, тезләнеп, мендәрнең икенче ягын әйләндерде, киез асларын актарды. Зур сары портфеле янына килде, аның эчендәге һәр әйберне селкеп чыкты – конверт юк иде. Урын-җирләрен туздырып атты – акча табылмады. Менә ни өчен төшкә кергән икән Убырлы тәре! Болай булгач, мәшәкатьләнеп Казанга килүенең мәгънәсе дә калмады. Шулчак аның күзе шифоньер өстендәге физика китабына төште. Болай гына, аптыраганнан ачып караса – конверт шунда ята! Болай булгач, өмет кала дигән сүз. Сәгать ничә соң әле? Йа Аллам! Имтихан башланырга ярты сәгать вакыт калган! Ул бит иртүк, теге кешенең өенә барып, шушы конвертны тапшырырга тиеш иде. Әнисе, ул кеше үзе институтта эшләми, диде, кемнәрдер аша хәрәкәт итә, ул сине күреп, белеп калырга тиеш, диде. Бәлкем, ул бәндә әле өеннән чыгып китмәгәндер? Очарга, тизрәк барып җитәргә! Юкса бөтенесе бетә, җимерелә. Аһ, соңармаган булса! Бүлмәдәге егетләр аны нишләп уятмаганнар, игелексезләр?! Кичтән: «Мин эчемдәге биологик сәгать белән төгәл идарә итә беләм, кайчан телим, шулвакытта минутын минутка торам», – дип мактанмаган булса уятырлар иде, әлбәттә. Ни пычагыма аракы алып кайтты ул? Егетләр барыбер юньләп капмадылар, берүзе лаякыл исерде. Сезне белмим, мин үзем утта янмаячакмын, суда батмаячакмын, барыбер керәчәкмен, дип тә шапырынды бугай. Менә баттың да. Физика бит ул! Төп фән! Аны әзерлексез түгел, башыңны өстәлгә бәрә-бәрә укысаң да, таманга туры килә әле. Бөтен өмет – конвертта. Очарга, очарга, җир тишегеннән булса да табарга теге кешене!
Ул, кабаланып, юынгычка барды, кранны боруга, аның тишеге «пырых!» итеп пошкырып җибәрде. Альфредның болай да бер нечкә тамырда асылынып торган йөрәге өзелеп төшеп киткәндәй булды. Күп пошкыра торгач, краннан сәйлүн чәе төсле су чыкты, бер чыкты, ике чыкты, аннары ашханәләрдәге чәйгә охшаган сыеклык ага башлады. Альфред бармак очлары белән күзенә шул суны тигереп-тигереп алды да өстенә киенде. Конвертны джинсы чалбарының арткы кесәсенә салды. Шулчак сискәндереп ишек шакыдылар.
– Әйе, әйе, – диде Альфред, телен көч-хәл белән әйләндереп.
Ишектә төз гәүдәле, горур карашлы бер хатын күренде. Ул җирәнгән кыяфәт белән бүлмәне күздән кичерде дә дәһшәтле тавыш белән:
– Биш минуттан җыештырылган булсын! – диде. – Ә кичен аңлатма язарсыз!
Хатынның керт-керт баскан аяк тавышлары гына ишетелеп калды. «Әллә кичтән дә кереп чыккан инде бу? – дип уйлады Альфред. – Комендант булды бугай».
Ләкин хәзер аның кайгысы юк иде. Ул физика китабын кулына тотты да урамга йөгереп чыкты. Такси-мазар күренмәде, трамвайга утырып, Куйбышев мәйданына кадәр төште, аннары кырыгынчы автобуска күчте. Барасы юл ерак, теге кеше Дәрвишләр бистәсендә үк яши иде. Альфред физика китабын ачты да укый башлады: «Интерференция нәтиҗәсе яктылыкның элпәгә төшү почмагына, элпәнең калынлыгына һәм дулкын озынлыгына бәйле. Әгәр сынган 2-дулкыны кайтарылган 1-дулкыннан бөтен сандагы дулкын озынлыгына соңга калса, яктылыкның көчәюе күзәтелә…» Нигә соң бу? Моннан да күңелсез фән бар микән? Әгәр шушы физика дигән нәрсәне уйлап чыгармасалар, җир йөзендә тормыш нинди күңелле булыр иде.
Ул, тирән сулап, китабын ябып куйды. Бүген инде күпме генә укысаң да, үз көчең белән ерып чыга торган түгел. Бөтен өмет теге кешедә. Бүген йә бетәсең, йә каласың. Йә Казан, йә… А-а, ул хакта уйларга да куркыныч! Автобуста кеше күзгә күренеп арта барды, Альфред урынын бер әбигә бирде. Кайсыдыр тукталышта бик күп кеше керде, басып торуы да кыенлашты. Шулчак Альфред түгәрәк йөзле, түгәрәк беләкле, озын чәчле бер егетнең үзенә елышуын тойды. Егетнең кулы иң элек арка тирәсенә тиеп-тиеп үтте, аннары туп-туры теге кесә турына төшеп капшады, ботка күчте, тагын теге конверт салынган кесәгә менде. Альфредның бөтен тәне куркудан җиңелчә калтырый башлады. Әнисе джинсының арткы кесәсенә каптырма куйгач, Альфред, кеше көлдермә, дип аны орышкан иде. Менә хәзер әнисенең мең мәртәбә хаклы булганлыгын аңлады ул. Теге егет үзенең кайнар гәүдәсе белән тәмам сыланды.
– Әйдә, төшәбезме? – диде карак, ике кулын аның ике боты тирәсендә йөртеп.
Ул, борылырга да куркып, аңа күзенең чите белән генә карап алды. Егет, елмаеп, ике мәртәбә каш сикертте. «Беттем!» – дип уйлады Альфред. Аларның ялгыз йөрмәгәнлеген ул яхшы белә. Нишләргә? Кычкырыргамы? Пычак белән чәнчерләр дә төшеп калырлар. Алда троллейбуска утырып маташучы кешеләр күренде. Автобус та нәкъ шунда туктады. Альфред, кешеләрне бәреп, кинәт ишеккә ыргылды, сикереп тә төште, ишекләре ябыла башлаган троллейбуска кереп кысылды. Теге егет автобустан төшә дә алмыйча калды. Альфред җиңел сулап куйды, тез буыннарының дер-дер калтыравын сизде. Кесәсен капшап карады, шпана акчаны ала алмаган иде. Бераз баргач, төшеп такси тотты. Җаны тынычланып, тиешле йортка барып җитте. Менә теге кешенең фатиры. Аһ, өйдә булсачы! Ул кара төймәгә ике мәртәбә басты, эчтә «теллин-теллин!» дигән матур тавыш ишетелде. Ишек артында эт өргән тавыш яңгырады. Аның эченә җылы керде. Яңа уяналар бугай, шәһәр кешесе озак йоклый бит ул. Ләкин кабат эт тә өрмәде, ишек тә ачылмады. Икенче мәртәбәсендә Альфред бик озак теллин-теллин иттереп торды, аңа кушылып эт өрде дә өрде. Ниһаять, аның күңелендә өметле шатлык уянып, йозак шалт-шылт итте һәм янәшәдәге ишек ачылып китте. Тартылган чылбыр артында бик нык җыерылган эчке күлмәкле бер карт хатын басып тора иде.
– Ну чиго двонишь, чиго ыдвонишь?! – Хатынның киптерергә элеп куелган мүкне хәтерләткән озын чәчләре арасыннан күренеп торучы сыңар күзе сварка утыдай ялтырап-ялтырап алды. – Апту-ринт чту-ли?! Рәҗе ни бидишь, его дума ниту?! Ә?! Вәйт беҗобразие, и выхотнуй пакуя ни дают…
Хатынның тутырылган турсыктай күкрәкләре турындагы чылбыр бушады да шартлап ябылды.
Альфред бу йорттан чыкса да чыкты, чыкмаса да чыкты, автобуска утырса да утырды, утырмаса да утырды. Инде нишләргә? Имтиханны ничек булса да тапшырырга кирәк. Бәлкем, теге кеше хәстәрен күреп куйгандыр? Ул бит Альфредның исем-фамилиясен белә. Тот капчыгыңны, конверттан башка куйды, ди. Ни булса да үзенә кала хәзер. Үлеп-җитеп, күз яшьләре коеп, ялынып-ялварып булса да тапшырырга. Иң соңгы кеше булып, укытучылар тәмам арып-алҗып беткәч керергә. Башка юл юк. Бәлкем, берәрсе шпаргалка бирер…
Ул, иң элек институтның бер җиренә барып, учлап-учлап су эчте. Су җылы, тәмсез, күңелне болгата иде. Аннары имтихан ала торган аудиториягә күтәрелде. Йә Хода! Хәлләр бер дә әйбәт түгел икән монда… Бөтенесенең чыраена, күзләренә курку сөреме сарган. Бер өлеше фил сөяге төсле зур ишек каршына өелгән, икенчеләре коридор буйлап чәчелгән. Кайберләре, көзге чебешләрне хәтерләтеп, стена буйларына, тәрәзә төпләренә сыенып бөрешкәннәр. Менә саргылт ишек ачылып китте дә аннан кызарып-пешеп бер кыз чәчрәп чыкты һәм елый-елый читкә йөгерде. Кемдер өметсез тавыш белән:
– Бу да бирә алмагач! – дип сыгылып төште.
Ишектә йөзе кәфен төсле ап-ак берәү күренде. Бу Альфред белән бер бүлмәдә урнашкан егет иде. Аны корт күчедәй сырып алдылар, мең сорау яуды:
– Ничек, бирә алдыңмы?
– Нинди сорау туры килде?
– Әйт инде тизрәк!
– Ничәле куйды, ничәле?!
Егет муенына кулы белән аркылы сызып җибәрде дә:
– Рәттән суялар! – диде.
Бөтенесе «ах» итте, шау-шу купты.
Коридор чыштыр-пыштыр китап-дәфтәр актарган тавыш белән тулды, тагын бергә укмаштылар, ах-ух килделәр. Кемнәрдер имтихан алучыларның әшәкелеге, вакчыллыгы, юри төртеп батырырга теләүләре, җавап бирүченең тәмам җанын суырулары турында кычкырып та, пышылдап та сөйләделәр. Әлеге фил сөяге төсле ишекнең артында, әйтерсең лә җиде башлы коточкыч дию пычак кайрап утыра, кергән бер кешенең муенына шуның белән сызып җибәрә дә канын суырырга керешә, эчеп бетергәч, бу якка ыргыта… Бу мәхшәр Альфредны да үзенә суырып алды, куркудан аның авызы кипте, эче чурлый башлады. Теге ишек артындагы коточкыч җәзадан берәрсе коткарса, Альфред аның табанын яларга әзер иде. Ул, түзә алмыйча, урамга чыкты. Институттан өч кенә тукталыш ераклыкта урнашкан ашханәдә каты чәй эчү нияте белән трамвайга утырды. Халык мичкәдәге балык кебек бер-берсенә сыланган, энә сыярлык урын да юк. Альфред, теге тукталышка җиткәнче үк төшү хәстәренә керешергә уйлап, алга омтылды һәм ток тоткандай туктап калды. Джинсының акча салган теге кесәсеннән кемдер каты итеп эләктергән иде. Аның кычкырып елап җибәрәсе килде. Ни соң бу? Нишләп бөтен бәла гел аңа гына килә?! Әллә теге караклар аны күзәтеп йөреп, чыкканын көтеп торганнармы?! Ул артына борылып карарга да курыкты. Эчендәге чурлау тагын да көчәйде. Тизрәк алга атларга, ычкынырга, кесәгә керергә ирек бирмәскә кирәк иде. Тик ул күпме генә тартылса да, теге кабахәт җан джинсыны җибәрмәде. «Бая качтың, бусында котыла алмассың!» – диюеме әллә?! Альфред нык кына итеп кинәт тартылган иде, бил турына кемдер китереп төртте һәм астан:
– Осторожно, парень! – дигән хатын-кыз тавышы ишетелде.
Ул ялт итеп борылып карады. Ап-ак чәчле, түгәрәк кенә чырайлы бер кыз утыргычта утыра, ә Альфред арты белән аны китереп кыскан иде. Ул тураймакчы булып алга омтылды, әмма галанка миче кебек эссе гәүдәләр һәм кесәдән эләктергән күренмәс кул аңа беркая кымшанырга да ирек бирмәде. Өченче тукталыш та, дүртенчесе дә калды. Альфред, читкә тартылуның файдасы тимәгәч, кулын аска төшереп сак кына кесә авызына шудырды, әгәр кулын эләктерсәләр яисә башкача зарар салсалар кычкырырга әзерләнде. Шушы кадәр халык арасында ярдәмгә килүче табылыр, дип уйлады ул. Менә аның бармаклары кесә авызына килеп җитте. Ни бу?! Ул җилкәсе аша каерылып карады һәм кесә каптырмасына теге кызның сеткасы эләккәнен абайлады. Альфред, аның җебен ычкындырмакчы булып, сетканы теге кызга таба этә башлады. Шулчак бармагы ниндидер лайлалы, юеш нәрсәгә батып кереп китте. Ул кулын югары күтәрде һәм аңа йомырка сарысы буялганны күреп нишләргә дә белмәде. «Йомыркагызны читкә алыгыз», – дияргә теләде, ләкин кыенсынды, чөнки кыз йокымсырап бара иде. Бераздан Альфред джинсы аша боты юешләнүен тойды, кулын төшереп капшагач, мәсьәлә тәмам ачыкланды: йомырка сарысы балак буйлап аска юл алган иде. Шул мизгелдә, үз гомерендә беренче мәртәбә, аның башына тормышның мәгънәсезлеге, күңелсезлеге турында уй килде.
Ниһаять, кыз урыныннан торып чыгарга кузгалды һәм Альфредны, сеткага эләктергән хәлдә, ишеккә сөйри башлады. Ул, кармакка капкан шикелле, аның ихтыярына буйсынып, чигенә-чигенә ишектән чыкты. Трамвай китеп барды, алар басып калдылар. Альфредның курку һәм аптырау тулы күзләре кызның зәп-зәңгәр күзләре белән очрашты.
– Тизрәк ычкындырыгыз инде! – диде Альфред, сетканың җепләрен кармалап.
– Кеше өстенә утырмаска идең, – диде кыз ачулы тавыш белән һәм, сетканы ычкындырмакчы булып, кесә тирәсендә мәшәләнә башлады. Әллә кай арада аларны халык сырып алды, ат кәмите карагандай көлештеләр. Икесе дә җир ярылса кереп китәрләр иде, тик монда җир ярыгы түгел, йомран тишеге дә юк иде шул. Кыз, башын игән килеш, халык арасыннан читкә атлады, Альфред сүзсез генә буйсынып аңа иярде.
– Кисмичә булмый, – диде кыз, үз-үзенә сөйләнгәндәй. Бераздан алар биек кенә бер йортның икенче катына күтәрелделәр. Кыз, ридикюленнән ачкыч алып, ишекне ачты, иркен генә фатирга үттеләр. Кыз кухня өстәленнән пычак алып сетканың җебен кисте.
– Менә булды, – диде ул.
Шулвакыт сеткада калган йомыркалар киселгән урыннан чәп-чәп идәнгә коелып беттеләр.
– Тагын чыгым, – диде Альфред, һәм алар шаркылдап көлеп җибәрделәр.
Әле бер-берсенә, әле идәндәге йомыркаларга карап, тыела алмыйча көлделәр. Кызның түгәрәк иңбашлары, тәмам тулышкан күкрәкләре, таза балтырлары баштук Альфредның игътибарын җәлеп иткән булса, хәзер, көлгән чакта, иреннәренең алсулыгы, кечкенә матур колак яфракларында елык-елык килеп торучы затлы алкалар, муенындагы алтын чылбыр, бармакларындагы әллә нинди ташлы йөзекләр дә өстәлгәч, Альфред: «Бу гади кыз түгелдер, берәр министр-мазар баласыдыр», – дип уйларга һәм үзенең шундый зур кеше малае булмавына үкенергә дә өлгерде. Бүлмәдәге затлы келәмнәр, төсле телевизор, бәллүр савытлар тезелгән сервант һәм башка бик күп, бик күп нәрсәләр аның әлеге уйларын тагын да ныгытты, ә имтиханга керү ниятен әллә кая еракка, томан эченә үк алып китте.
– Сез бу килеш урамга чыга алмыйсыз ич! – диде кыз, аның чалбарына карап.
Чалбарны пычак белән кырып яисә чүпрәк белән сөртеп кенә игә китерерлек түгел иде.
– Салыгыз, хәзер чистартып бирәм, – диде кыз, аңа туп-туры карап.
Аның озын керфекләреннән әйтерсең мәрҗәннәр тамды. Ул Альфредны, терсәгеннән тотып, зал ягына алып керде һәм ефәктән тегелгән озын пижама сузды. Үзе ишекне ябып чыгып китте дә ваннага шыбырдатып су агыза башлады. Озак уйлап торырга вакыт юк иде, Альфред пижаманы киде, алан-йолан карана-карана, чалбарын салды, арт кесәсендәге конвертны алып калды. Чалбарны чистартырга биргәч, Альфред үзенең хәлен җентекләбрәк күздән кичерергә тотынды. Һәм, гаҗәп хәл, чалбарлы чактагы фикерләре белән менә хәзер, чалбарсыз утыргандагы фикерләре бөтенләй капма-каршы килеп бәрелештеләр. Моңарчы сизелмичә, бәләкәй генә булып, кыймылдамыйча гына торган фикер үсә, зурая барды да, «имтиханга кереп маташмаска» дигән рәвеш алып, элеккесен бәреп үк екты. Берәр ресторанга керергә дә шәпләп кенә ашап-эчеп чыгарга – иң яхшысы шул. Инде имтихан бирү-бирмәү хәл ителгәч, кыз мәсьәләсе беренче планга басты. Юк, аның болай гына чыгып китәсе килмәде бу фатирдан. Кемнәре бар икән? Ул, аяк очларында гына атлап, эчке бүлмәгә күз салды. Биредә ике кешелек караваттан, җыелмаган урын-җирдән башка нәрсә юк иде. Әллә ирдә микән? Алай дисәң, бармагында балдагы күренмәде. Бөтенесен дә ачыкларга, танышырга кирәк, ә нәрсәдән башлыйсын һич белеп булмый. Бер караганда, алар инде күптәнге танышлар кебек, үзара бәйләнгән хәлдә күпме матавыкландылар, икенче караганда, бер-берсенең исемнәрен дә белмиләр һәм, иң кыены шунда, хәзер, күпме вакыт узгач, «Сезнең исемегез ничек?» – дип сорау мәгънәсезлек булыр шикелле. Кинога йә танцыга чакырып булмый, минем сезне кайдадыр күргәнем бар бугай, дияргә дә соңарылды, озатып куярга рөхсәт сорарга да җай юк. Кая китте соң Альфредның тел ачкычы, кызлар янында ул беркайчан да аптырап калмый иде ләбаса! Әһә, ватык йомыркалар бар ич! Нәкъ үзе!
Кыз аңа чистартылган, үтүк белән бастырып киптерелгән джинсыны сузды.
– Рәхмәт, – диде Альфред, чалбарын киеп кыз янына чыккач. – Мин сезнең каршыда бик зур бурычлы булып калдым…
– Нинди бурыч?
– Ну… йомыркаларыгызны ваттым.
– Пүчтәк! – диде кыз, көлеп.
Альфред шул йомыркалар тирәсендә сүз уйнату нияте белән авызын ачарга өлгермәде, залда телефон шылтырады. Ул колагын торгызды. Кызның кем икәнен чамаларга кирәк иде. Ләкин ул берни дә аңлый алмады. Кыз: «Юк, әйе, кичә сөйләшкәнчә», – диде дә трубканы куйды. Альфред кулларын кесәсенә тыкты, кызга баш иде.
– Сезгә бик зур рәхмәт, мин китәм инде.
Кыз, мин сезне бүтән тоткарламыйм, дигән мәгънәдә кулларын як-якка җәйде.
– Гафу итегез, исемегезне дә белмәдем.
– Ә нигә ул сезгә? – диде кыз, елмаеп.
Шул мизгелдә Альфредның теле ачылып китте:
– Әгәр исемегезне белсәм, мин сезнең исәнлеккә һәр көн биш мәртәбә дога кылыр идем.
– Күбрәк булмасмы?
– Сезнең кебек кыз өчен күп булмастыр, дип уйлыйм.
– Рәхмәт, догагызны исемсез килеш кенә кылырсыз инде.
Альфред бер адым аңа таба атлады, йөзе җитдиләнде.
– Минем сезгә бер тәкъдимем бар, – диде ул. Кыз аңа кызыксынучан караш ташлады. – Әйдәгез, ресторанга кереп ашап чыгыйк.
– Әгәр мин «ярар» дисәм?
– Ул чакта җир йөзендә миннән дә бәхетле кеше булмас иде.
– Бу кадәр комплимент әйткән егеткә ничек карышмак кирәк? – диде кыз, һәм алар урамга чыктылар.