Kitabı oku: «Дәверләр аһәңе», sayfa 8
Ләкин бу аның көенә торганга гына шулай, әгәр әз генә аңа ошамаган нәрсә булса, кыз дертләп кабына, әйберләрен атып бәрә иде. Врачлар «невроз» диделәр, табигатьтә йөртергә, физкультура-спорт белән чыныктырырга кирәк, диделәр. Әмма Руфинә боларны теләмәде. Бердәнбер дәва булып аның көенә тору калды. Көенә торганда, Руфинәдән дә яхшы кеше юк иде. Рәхмәт укытучыларга, Заһит Рәхмәтулловичны аңладылар, нәкъ шулай эшләделәр. Урта мәктәпне бетергәч, Руфинә институтка керде. Әмма беренче елны тарта алмады, холыксызлана башлады. Аңа академик ял бирделәр. Икенче елны ул бик авырлык белән булса да беренче курсны бетерде. Җәйге каникул чорында ул бер якут егетен ияртеп кайтты да: «Без өйләнешәбез», – диде. Бу сүзне ишеткәч, Заһит Рәхмәтуллович бер якка, Ләлә ханым икенче якка гөрселдәп аудылар. Ләкин авып котылмак юк иде, кыз чигенергә теләмәде, якут университетның соңгы курсында укый икән. Руфинәне алар үзләре генә яратырга теләсәләр дә, бу эгоистик хисне җиңеп, аны башкалардан да яраттыру мөмкинлеге тудырдылар. Тик бер нәрсә генә аңлаешсыз иде: үзенең җилкәсеннән дә тәбәнәк булган кысык күзле якут аңа ни бирә ала, киләчәктә ничек, кайда яшәрләр – бу мәсьәләләр һәммәсе ачык калды. Ул хакта сүз кузгатсаң, Руфинә аяк тибеп кенә кычкырды. Бала бит, нишлисең? Ашыгыч чаралар күреп, фатир мәсьәләсен хәл итә алды Заһит Рәхмәтуллович. Сораучы барында кыз кешене биреп калу хәерле булса да, туйны бәла-каза кебегрәк кабул иттеләр. Шуңа күрә кода белән кодагыйга, Якутиядән үк килсәләр дә, бик коелып төшмәделәр, кунакханәгә генә урнаштырдылар. Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым эчләрендә дөрләгән канәгатьсезлек утын туйда ничек кенә яшерергә тырышсалар да булдыра алмадылар, аларның йөзләре яктырмады. Менә бүләкләр бирер чак җитте. Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым яшьләрне котлап яңа фатир ачкычы тапшырдылар. Шуннан соң кияүнең әтисе торып: «Без яшьләргә «Жигули» машинасы бүләк итәбез», – дигәч, бөтенесе өнсез калды. Ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр, бу шаярту гынадыр дип кул чабарга курыктылар. Туйны алып баручы машина турындагы документны укыгач, алкышлар яңгырады. Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым кодасы белән кодагые янына ничек йөгереп барганнарын, аларның битләрен, авызларын гына түгел, кысык күзләрен дә ничек үбә башлаганнарын сизми дә калдылар. Һай әйбәт тә кешеләр булып чыкты соң кода белән кодагый!
Менә шулай матур гына яшәп киткәннәр иде балалар. Кияү бик тынгысыз булып чыкты, ашарга да пешерде, чәтертән кебек керен дә уды, идән дә юды. Руфинә укуын дәвам итте. Балаларның матур тормыш коруына куанудан Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым үзләре дә түгәрәкләнеп, матурланып киттеләр. Әмма аларга борчылусыз озак яшәргә насыйп булмаган икән. Яңа ел алдыннан фатирны да, Руфинәне дә, «Жигули»ен да калдырып, якут кияү чыкты да качты. Руфинә дә сөйләмәде, ул идиот хакында сөйләшәсем дә килми, диде. Кодалар белән телефон аша элемтәгә кергәч, шул мәгълүм булды: боларның кызы тегеләрнең малаен ат итеп җиккән, сыер урынына сауган, эт итеп сүккән, ишәк урынына да күрмәгән икән. Санга сукмаса да, малайларының күзенә аш чүмече белән суккан. Хәзер ул Казанга килү түгел, «каз» сүзен ишетсә дә калтырый башлый, укырга да башка университетка күчә икән. Кычкырышмадылар, судлашмадылар, «Жигули»ның биш меңен аларга салдылар да шуның белән вәссәлам. Руфинә шул фатирда яшәп калды. Әнисе белән барып, мәшкәләнеп, күгәреп беткән кефир шешәләрен, савыт-сабасын, лакашып каткан кием-салымын күз яшьләрен куша-куша юып кайткаладылар. Бала бит, нишлисең? Әгәр барлык кешеләр дә балаларын шулай кайгыртса, тормыш бөтенләй башкача булыр иде. Руфинәсенә ул җылы хисләрен кызганмады, кем баласы дигәндә, ким-хур булырлык итмәде. Җәмгыять бакчасына яшь үсенте утыртасың икән, син инде иренмә, аңа барлык шартын тудыр. Әгәр аны үз ихтыярына ташлыйсың икән, син ата түгел. Аллага шөкер, бу мәсьәләдә Заһит Рәхмәтулловичның халык алдында йөзе ак. Ниндидер кыенлыклар, кытыршылыклар, уңышсызлыклар бар икән, аларын һич тә баланың холкына яисә Заһит Рәхмәтулловичның игътибарсызлыгына аударып кына котылып булмый. Сәбәпне аерым кешедән түгел, тирәннән, җәмгыятьнең гаделсезлегеннән эзләргә кирәк. Ә Заһит Рәхмәтуллович кызы өчен җаваплылыкны бер генә минутка да үз өстеннән төшерә алмый. Ләлә ханым Альфред турында кайтып әйткәч тә, алар үзара сөйләшүләрен киң җәелдереп җибәрделәр һәм дипломатларча осталык белән төп буынны тотып алдылар. Бу буын – авыл иде. Руфинә авылны сагынам, авылга кайтасым килә, дип, аларның бәгырь итен аз ашамады. Ләкин әбисе инде бу дөньядан киткән, тегеннән хат-хәбәре дә юк, каз-үрдәкләр дә, җиләк һәм балан каклары да салмый, шулай булгач, авылга юл киселгән. Аулак сөйләшүләрендә кызның әнә шул авылга омтылуы төп җирлек рәвешендә алынды, беренче дәвердә үзара аңлашу шартларында егет белән танышлыкны дәвам итәргә, авылга кыз белән егетнең рәсми сәфәрен оештырырга, ә инде икенче нәүбәттә өйләнешү мәсьәләсен кузгатырга, дигән нәтиҗәгә киленде. Сүз дә юк, ниятләр җентекләп уйланган, үлчәнгән һәм алды-арты исәпләнгән булса да, кызыксынучы якларның өметләре шактый гына аерылуын әйтмичә ярамый.
Югарыда билгеләп үтелгәнчә, төп буын чыннан да дөрес тотып алынган: Руфинәнең әбисе янында уздырган бәхетле көннәре, шул көннәрне, шул көннәр белән бергә авылны сагынуы хак иде. Ул Казанны, аның шау-шулы урамнарын, чакрымга сузылган чиратларын күралмый, трамвай-троллейбустагы этеш-төртешләрне, хлорлы җылы суларын сөйми, аны гел сагалап-тикшереп торучы, акыл сатучы әтисе белән әнисен яратмый иде. Альфред йөзендә ул гөнаһсыз, тәҗрибәсез авылны таныды, әнә шул җене котырган нәрсәләрдән вакытлыча булса да күз күрмәслек еракка алып китүче затны күрде. Шуның өстенә Альфред, кайсы якка теләсәң, шул якка бөгәрлек, яшь, чибәр, теле бар, Руфинә кечкенәдән үк хыялында йөрткән озын ботлы, бер сүз белән әйткәндә, нинди генә компаниягә алып барсаң да, ким-хур булырлык түгел.
Альфред исә башкачарак исәп белән янды. Институт дигән әйбер аның өчен түтүт. Башыңда җил уйнаган килеш кая тыгыласың? Имтиханнар беткәч, авылга кайтырга, укырга кердем, дияргә һәм август азагында Казанга ычкынырга. Һәм биредә аның бердәнбер таянычы – Руфинә. Байлыгы җитешле, ә иң мөһиме – фатиры бар. Кешенең бит хәле мөшкел. Кошлар гына ул, кая барса, шунда оя кора. Адәм баласына кеше кулына карап торудан бүтән чара юк, бигрәк тә шәһәр җирендә. Руфинәгә өйләнү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Альфред үзеннән кимендә ун яшькә кечерәк, иң чибәр, иң акыллы, аның өчен үлеп торучы кызны табачагына әз генә дә шикләнми. Фил гәүдәле Руфинәгә боларның берсен дә сиздерергә ярамый, сиздермәү өчен аңа бертуктаусыз: «Синең өчен үләм, сине яратам, нечкә билем, акыллым», – дип кенә торырга, янында һәр теләген үтәп бөтерелергә кирәк иде. Башыңа төшкәч, анысына гына түзәсең, күбрәгенә дә түзәргә туры килә. Мәсьәләнең бит икенче ягы да бар: Альфред уйлавынча, Руфинә аңа егылып гашыйк, бу якты дөньяда Альфредтан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый иде. Аның бу тойгысын сүндермичә дөрләтеп торсаң, күп нәрсәләргә ирешеп булачак.
Заһит Рәхмәтуллович белән Ләлә ханым яшерен сөйләшүләренең төп нәтиҗәсен Руфинәгә башта бик сакланып кына, читләтеп, ишарәләр белән генә җиткерделәр, ниятләренең нигездә кызларыныкы белән туры килүен белгәч, аңа ачыктан-ачык сәяси басым ясарга керештеләр. Бу вакытта Альфредның Казанда яшәвенә инде өч атна тулып килә, ягъни имтихан һәм конкурс нәтиҗәләре әйтелер чак, димәк, аның авылга кайтып китәр көннәре якынлаша иде. Шушы шартларда Руфинә дә уртак ниятне тормышка ашыру өчен актив хәрәкәткә килде. Бер бик матур кичне йокы бүлмәсендә шаярып ятканда, ул Альфредның борынына шалт итеп чиртте дә (сүз уңаеннан әйтим, бу аның иң яратып башкара торган даими шөгыленә әйләнде) мондый сорау бирде:
– Альфа, ә син миңа авылыңны кайчан күрсәтәсең?
Егет өчен бу иң дәһшәтле сорау иде. Ул Руфинәне алып кайтырга да, беркемгә дә күрсәтергә дә теләмәде, бу хакта уйларга да курыкты. Шуңа күрә шаярту белән котылмакчы булды:
– Аның нәрсәсен күрәсең инде, авыл белән шәһәр арасында төп аермалар күптән бетте бит.
– Ах, син, озорник! – диде Руфинә, чиртүен кабатлап. – Ә минем авыл урамнарындагы асфальттан йөрисем килә.
– И җаным, нинди асфальт ди ул, минем салгач әзрәк шыттыра торган гадәтемне беләсең бит.
– Ах, озорник!
Альфред аңа җайлап кына урамнарда яз-көз резина итекләр белән дә йөрерлек түгеллеген, әрәмәләрне сыер-сарыклар ашап бетереп килүен, елганың кибеп баруын, чөгендерләрне чүп, бәрәңгеләрне колорадо коңгызы басуын сөйләп күрсәтте. Ләкин Руфинә боларны ишеткәч дәртләнеп кенә китте.
– Бик шәп! – диде ул, кулларын чәбәкләп. – Әле мин элекке авылны күрә алмыйм икән, дип кайгырган идем.
Шулай итеп чигенер юл бетте. Ул, әтием дә мал печүче генә булып эшли, димәкче иде дә тыелды, бу факт аның абруен кисәчәк. Анысына соңрак та өлгереп була.
Альфред өчен хурлыклы солых төзүдән башка юл калмады. Руфинәнең машинасы белән кайтырга, икебез дә бер институтка укырга кердек, дияргә, кояшта кызынып, коенып ял итәргә дә бергәләп китеп барырга, дигән карарга килделәр. Билгеле, өйләнгән кеше төсле чит-ят хатын-кыз ияртеп кайтып төшкәнгә әтисе котырыр, әнисе шатланыр, авыл халкы тегеләй дә, болай да сөйләр, классташлары төпченер, әмма ничек кенә булмасын, аның укырга кергәнлегенә барысы да ышанырлар, димәк, тавыш-гаугасыз гына Казанга китү хәл ителер. Руфинәнең көенә генә торганда, аңардан башка берничек тә ала алмаган нәрсәләрне алып булачагын Альфред яхшы аңлаган иде инде.
Менә күчтәнәчкә базардан лимон, анар, өрек, йөзем җимешләре кебек әйберләр алынды, машинаның багажнигы колбаса, һинд чәе, затлы эчемлекләр, тәм-том белән тулды. Ләлә ханымның һәм Заһит Рәхмәтулловичның катгый таләбе буенча Альфредның әтисе белән әнисенә бүләкләр дә алынды. Руфинә:
– Мин бит килен булып төшмим, кунакка гына барам, – дип караса да, аның авызын шундук томаладылар.
Руфинә дә артык карышмады, ник дисәң, акча жәлләп торасы юк, һәммәсе дә Альфред хисабына алынды. Ул исә саранланып тормады, Казан урамында акча тоткан килеш кунып чыгарга урын, ашарга ризык таба алмыйча газап чигеп йөрү аңа акыл керткән, Руфинәнең алтыннан да кыйммәтрәк зат икәнлегенә инандырган иде.
Менә барысы да әзер. Иртәгесен сәгать унда ук кузгалырга булдылар. Моның өчен тугызда ук торырга кирәк иде. Ләкин ун минут бәхәсләшкәннән соң, Руфинә, сәгатьнең шылтыравын унынчы яртыга куябыз, иркенләп өлгерәбез, диде. Ул әйткәнчә куйдылар да йокларга яттылар.
4
Сәгать бик озак шылтырады. Икесе дә, уянсалар да, күзләрен ачмадылар, кымшанмадылар. «Иртә торырга кирәк, иртә торырга кирәк», – дип кыткылдаган өчен Руфинә Альфредны эчтән генә сүкте. Ник кирәк инде бу кабалану? Аларның поездга йә самолётка ашыгасы бармы әллә? Әтисе белән әнисе Руфинәгә тәкрарлап әйттеләр: берүк, авылга кайткач йоклап ята күрмә, анда кешене күпме вакыт йоклавы белән бәялиләр, диделәр. Авылда иртә торасы булгач, монда чакта йокыны туйдырырга кирәк ләбаса!
Руфинә бераз йоклап алды. Карале, ник кирәк булган бу кабалану? Иртән ни, кичтән ни, иртәгә ни – барыбер түгелмени? Әйтерсең арттан куалар, әйтерсең аларның кайтуын әзерләнеп көтеп торалар. Юк, рәхәтләнеп йокларга кирәк, һәм ул изрәп йоклап китте.
Альфред Руфинәнең башлап торуын көтте. Чөнки кем алдан тора, шул кеше чәй куярга, ашарга әзерләргә тиеш, ә тормаучы ул вакытта рәхәтләнеп йоклый ала, һәм ул бәхетле кеше, һичшиксез, Альфред булырга тиеш иде. Болай да аңа эш муеннан, димәк, ял кирәк. Ул күпме генә ятса да йоклый алмады. Ә Руфинә мес-мес сулап йокыны иште генә. Бу гаделсезлек Альфредның ачуын китерде. Әгәр үзе дә йоклый алса, ул, әлбәттә, башын да күтәрмәячәк иде, ә болай Руфинә рәхәтләнеп, ул уяну хәлдә интегеп яткач түзмәде, торып аңа да эндәште. Руфинә күзен ачмады, авызын ачмады, кымшанмады, каяндыр борын астыннан:
– Нигә иртә уятасың? Сәгать ничә? – дип мыгырданды.
– Унбер тула инде…
– Сәгать шылтырамадымыни? Шылтырый да алмагач, нигә чыгаралардыр шуны. – Руфинә икенче ягына борылып ятты. – Чәй куйдыңмы?
– Юк әле…
– Әзер булгач эндәшерсең.
Чәй кайнап, өстәлгә тегесен-бусын тезгәч, Альфред Руфинәгә эндәште.
– Торам, – диде ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.
Чирек сәгатьтән соң Альфред тагы уятты.
– Торам, – диде Руфинә шактый нык тавыш белән. Өченче мәртәбәсендә Руфинә одеялын Альфредка таба селтәп үк җибәрде һәм: – Күрмисеңмени, торам бит инде! – дип кычкырды. Альфред каршы әйтмәде, каршы әйтүнең бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләргә китерү ихтималы барлыгын ул бик яхшы сизде, Руфинәнең үз көенә торып, үз көенә юынып, үз көенә киенүен сабыр гына көтте.
Ашарга утыргач, Руфинә нишләптер кәефем юк дип, бер шампан шәрабы ачтырды, аны эчеп бетерделәр. Альфред, Руфинәнең рульдә барасын уйлап бераз шөлләсә дә, берни әйтмәде. Чөнки, беренчедән, кичә күбрәккә киткән, үзенең дә башы шаңлап тора, икенчедән, болай акрын кыймылдаучан Руфинә машинада бик кызу йөри, ә салмаса, әллә ачудан, әллә үз-үзенә артык ышанудан коточкыч куа иде. Аның машинасына утырганда, Альфред һәрвакыт кәфенен муенына урый, бөтен гәүдәсе пружина кебек киерелә, тешләрен чытырдатып кыса, аякларын машина төбен тишеп чыгардай итеп тери. Руфинәнең «Жигули»е башкаларныкы кебек туры гына бармый, еландай хәрәкәтләнә, берсенең алдына, икенчесенең артына төшә, тау кадәр машиналарның көпчәгенә бер-ике сантиметр терәлә язып үтә.
– Әллә син куркасыңмы? – дип сорады ул бервакыт.
Егет башың белән ничек инде «куркам» дип торасың. Альфред:
– Юк, – диде.
– Курыкма, минем реакция отличная.
Ул әйтүен әйтә дә, барыбер шикләндерә шул.
Ниһаять, кузгалдылар. Урамнардан ярыйсы тыныч кына узган Руфинә, Казанны чыгу белән, спидометрны йөз егермегә җиткерде һәм шул килеш газны киметмәде диярлек. Каршыга килүче яисә алар узып киткән машиналар чышт-чашт итеп юк булдылар. Бер сәгатьтән артык кайткач, Альфред әзрәк йокымсырап алырга ниятләде. Күпме шулай баргандыр, машина уңга-сулга боргалануга уянып китте. Руфинә күзләрен угалый иде. Альфред аңа аптыраулы караш ташлады:
– Ни булды?
– Йокымсырап кителгән, – диде Руфинә, иснәп. – Алай озак түгел, барсак бер-ике километр барганбыздыр…
Альфредның коты очты, шуның белән бергә йокысы да качты. Йа Аллам, димәк, алар үлемнән калганнар! Шуннан соң ул Руфинәне юл буе сөйләштереп кайтты. Әтисенең райком секретаре түгеллеге дә әйтелде. Әмма ул барыбер йокымсырап-йокымсырап китте. Ахырда туктап, бер елгада коенып алдылар, термостан каты чәй эчтеләр. Шуннан соң гына Руфинәнең күзе ачылды.
Кояш офыкка якынлашканда, алар Дулкынбаш җирләренә килеп җиттеләр. И авыл, син һаман тырышып-тырмашып яшәп ятасың. Синдә рәхәтләнеп карарлык, гаҗәпләнерлек әйберләр элек тә җитәрлек иде, хәзер дә күп. Әнә синең арыш-бодаеңа, борчагыңа караганда солычасы бермә-бер күбрәк булган иген басуларың! Менә синең әллә күктән, әллә җирдән агу сиптерү сәбәпле, яртылаш саргаеп кипкән каенлыгың! Әнә буеннан-буена куәтле насослар белән көне-төне суын суырта торгач саегып беткән, бер генә төнбоегы да калмаган, өстеннән кара нефть өреләре һәм җәйләүләрдән төшкән сыер тизәкләре агучы үлмәс Чалмыя елгасы! Элек озын-озын печән эскерте тезелеп торган болында һәр үләнне тамырына кадәр кыркып, хәрби дивизия кебек рәт-рәт булып йөрүче сарык көтүләрең! Әнә сөт планын үтәү өчен әрәмә арасына куып кертелгән, аның соңгы карлыган, шомырт, балан куакларының ботак-яфракларын ашаучы һәм сындыручы сыерларың! Менә куәтле машина-тракторлар ермачлап бетергән, эскәк белән өзеп алырга сыңар үләне булмаган кәкре-бөкре урамнарың! Әнә тигәнәк, алабута баскан хуҗасыз өй урыннары, кызыл миләш тәлгәшләредәй колорадо коңгызы каплаган бәрәңге бакчаларың! Кояш, шушыларның барысыннан да качып баргандай, кып-кызыл булып офыкка якынлашты…
Урамда машинаның төбе тиюдән куркып, Альфред аны ындыр янындагы тар тыкрыктан гына алып керергә булды. Тигез, бәбкә үләнле ындыр юлыннан чажлап килеп тыкрыкка борылуга, олы фаҗига була язды. Тыкрыкның нәкъ уртасында алдын кыйблага, артын машинага каратып, Убырлы Мөштәфширә чүгәләгән иде. Руфинә кисәк тормозга басты, машина әллә нинди тавышлар чыгарып, аңа әз генә терәлмичә туктап калды. Убырлы яртылаш борылып, әрекмән яфрагы өзеп маташкан җиреннән сикереп торды да, җыеп тоткан итәген һаман төшермичә, кисәү агачы төсле кәкре аяклары белән тыкрыкның аргы башына йөгерде. Руфинә белән Альфред артка борылып көләргә тотындылар.
– Кем ул? – диде Руфинә, көлүеннән тыела алмыйча.
– Аның исеме Убырлы булыр.
Бу карчыкның ничә яшьтә икәнлеген дә белүче юк, ул ялгыз гомер итә, имештер, киптереп сукыр тычкан, пешереп кара елан ашый, дип сөйлиләр. Мөштәфширә карчыкның кинәт кыстала, кысталса, бер минут та түзә алмый торган гадәте бар һәм шуның аркасында аның күргәннәрен дә сөйләп кенә бетерерлек түгел иде. Бер елны дөм караңгы кичтә Куян Рәхмәйләре турыннан узып барганда, кинәт шуларның ишегалдына кереп чүгәләгән бу. Әмма Рәхмәйнең бозау кадәр бурзаеның оясы каршына туры килгән. Бурзай, ни микән бу диптер инде, иң элек боз кебек салкын борыны белән моның шәрә тәненә тиеп алган, аннары коточарлык итеп бер генә мәртәбә «һау!» дигән. Убырлы, итәген җыеп тоткан килеш, туптан аткан ядрә кебек боларның өенә барып кергән, ди. Куяннар, тугыз җан тезелешеп, өстәл янында ашап утыралар икән. Куркудан бөтенесе кайсы кая качалар. Рәхмәй үзе, каушавыннан нишләргә белмичә, кашыгындагы токмачын мыегы белән борын арасына төртә, ди. Ике яшьлек кызы да кача алмаган, ул кыз шуннан соң тотлыга торган булып калды.
Узган кыш Мөштәфширә карчык, өем салкын, дип, Васбиҗамал карчыкка кунарга барган. Төнлә кысталып уянган да аралыктагы иске чиләкнең капкачын ачып шуңа утырган. Гөнаһ шомлыгына каршы ул көнне Васбиҗамал, Убырлының сөякләре җылынсын әле, дип, миченә бик каты яккан, шаулап торган имән күмерен теге чиләккә салып куйган булган. Убырлы утыруга, кайнар пар тегене ракета урынына күтәреп җибәрә язган. Күтәрүе әллә ни булмас иде, эссе пар тегенең барлы-юклы итен ботыннан аркасына кадәр көйдергән дә төшергән. Мөштәфширә карчык көрткә чыгып аунаса да, соң булган – аны «ашыгыч ярдәм» машинасы белән больницага алып китеп, ул шунда кыш чыкты. Атрай Ибрае аны больницада күрдем, бер малай тапкан, тач Ахшам Талибы (сиксән алты яшьлек ялгыз карт), суеп каплаган төсле, сакалы гына юк дип сөйләп йөрде.
Көлешкән арада болар һәммәсе дә Альфредның күңеленннән узды. Мөштәфширә карчык та юкка чыккан иде. Ашыкмыйча гына, тыкрыктан төшеп, урамга борылдылар, капканы ачып ишегалдына кергәч кенә, өйдән әнисе йөгереп чыкты. Капылт сөендерәбез, дип, алар кайтачакларын хәбәр итмәгәннәр иде. Әнисе бердәнберенең машина белән кайтып керүенә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ул Руфинә белән баш иеп кенә түгел, кул кысышып күреште. Альфредның укырга керүе, Руфинә белән бер төркемдә укыячагы турында ишеткәч, Кәүкәбелҗәннәт аларны берәм-берәм кочып чыкты, ә кызны йомшак, итләч аркасыннан шапылдатып сөйде. Үзе бертуктаусыз гел ягымлы сүзләр сөйләде, имтиханнар бик авыр булмадымы, диде, нигә алдан хәбәр итмәдегез, диде, әзерләнеп көткән булыр идек, диде, әле өйгә кереп китте, әле йөгереп тышка чыкты, хәзер аш салам, диде. Альфред белән Руфинә аны ул ниятеннән көчкә туктаттылар, берни дә кирәкми, һәммәсе дә бар, дип, күчтәнәчләр белән өстәлне тутырып ташладылар. Бу кадәр сый-нигъмәтне күргәч, Кәүкәбелҗәннәт «ах» итте, аларны тагын бер мәртәбә сөеп, иркәләп чыкты, дәртләнеп өстәл әзерләргә тотынды.
Ире Газдалдан башлап (аның бүген кәеф-сафа коруы аркасында өйгә кайтып җитмәвен укучылар гафу итсеннәр) авылдагы һәрбер кеше аны Җәннәт дип кенә атаса да, без, таныклыгына язылганча, тулы исеме белән атау гадел булыр, дип уйладык. Ни өчен ата-ана куйган исемне өтеккә әйләндерергә? Икенчедән, Кәүкәбелҗәннәт ханым үзе гәүдәгә зур да, таза да түгел. Болай да кечкенә нәрсәне киметү ничектер гаделсезлеккә охшый кебек. Шуның өстенә бәләкәй чакта аны чем-кара чәчле, карлыгандай күзле, тәненең чутырдай булуы сәбәпле, күмер чүлмәге, дегет лагуны, дип кенә йөрткәнлекләрен дә әйтсәк, укучы безнең хаклы икәнлегебезгә үзе дә ышаныр. Дөньяның ир-ат токымына кермәгән икенче яртысы вәкилләренә тулаем диярлек хас булганча, Кәүкәбелҗәннәт ханымның бөтен көче телендә иде. Ул тел кирәк чакта ягымлы һәм йомшак, кирәк чакта шаян, кирәк чакта ачулы һәм өттереп тә ала белә! Ә кайчан ни рәвешле сөйләү мәсьәләсе аның яшәү принципларына бәйле иде. Әйтик, инде егерме елга якын балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Кәүкәбелҗәннәт ханым кешене башкалар алдында тәнкыйтьләп түгел, ә бәлки югары күтәреп тәрбияләүне алга сөрде. Еракка бармыйча, ире Газдалны гына алыйк. Газдалның салырга яратканын, турысын әйткәндә, эчмичә тора алмаганлыгын авыл халкы белүгә карамастан, Кәүкәбелҗәннәт ханымның беркемгә дә аны, шыр исереп кайткан, дип яманлаганы булмады, киресенчә, бүген дуңгызларга укол кадаганнар, бик нык талчыккан; койма койган иде, биленә төшкән, шуңа күрә көч-хәл белән генә атлый, дип сөйләде. Газдал эштән кайтышлый Чалмыя ярына таеп егылып, өс-башы кызыл балчыкка буялса да: «Балыкка барган иде, беләк буе корбаннар алып кайткан», – дип абруен күтәрә. Газдалның пычранып кайтканын күрүчеләр дә икеләнергә яисә фикерләрен үзгәртергә мәҗбүрләр иде. Кайда да булса берәр нәрсә, әйтик, мич чыгару хакында сүз кузгалса, Кәүкәбелҗәннәт ханым: «Безнең Газдал аны менә дигән итеп чыгара да куя», – дип, ирен мактый. Газдалның ел саен мунчасына мич чыгаруы, ул мичнең ел саен ишелеп төшүе мәгълүм булса да, исереклеге, булдыксызлыгы өчен Кәүкәбелҗәннәт, өйдә аны җиде кат тиресен салдырса да, халык алдында беркайчан да яманламады. Өйдә аяк астына салып тапта, муенын рашпиль игәве белән ышкы, кәҗә маен чыгар, ә инде кеше алдында күккә чөй, табын, зурла – шулчакта аны да кеше итәрсең, үзең дә яхшы хатын булырсың. Шушыннан да изгерәк, акыллырак тәрбия принцибы була аламы? Юк, әлбәттә.
Кәүкәбелҗәннәт ханымның малаен яманлар чаклары, кычкырып елардай көннәре бик күп булса да, аның турында да теш арасыннан ник бер яман сүз чыгарсын! Альфред хакында әледән-әле:
– И акыллы, и булган, и башлы, белмәгән нәрсәсе юк, эшләмәгән эше юк, – дип, авыл хатыннарын таң калдырды. – Инде дә тәртипле, инде дә тынгысыз, кем бәхетләренә үсәдер, – дип мактады.
Альфред, әлбәттә, әнисе сүзләре белән үзе арасында җир белән күк аермасы булуын сизсә дә, ул сөйләгәннәргә мөмкин кадәр охшарга тырышты. Малае бәрәңге утыртышамы, утын ярамы, кар көриме – боларның һәрберсе ун булып бәбәйләде, бөтен авылга таралды. Альфред соңгы елын укыганда, Кәүкәбелҗәннәт ханым үзенең педагогик бурычларын түбәндәге сүзләр ярдәмендә тормышка ашырды:
– Булса да булыр икән адәм әүлиясы, – диде ул. – Кушкан юк, әйткән юк, мәҗбүр иткән юк, китабына ябышкан, укый да укый, белемне су урынына эчә, алтын йә көмеш медальгә тартмагае…
Әнисенең юраулары укытучылар һәм классташлары колагына да килеп иреште, алар әлеге сүзләр белән төрттерә, чеметкәли башлагач, Альфред тырышмас җиреннән тырышырга мәҗбүр булды, медальлек чамасы юклыгы мәгълүм иде, шулай да ике генә «өч»ле билгесе төшкән аттестат ала алды.
Ихтимал, килен белән каенана күрешкән арада бирелгән кыскача мәгълүмат укучыны хәзергә канәгатьләндерер, дип уйлыйм. Иң куанычлысы шунда: тәүге очрашуда ук алар бер-берсен бик тә ошатыштылар. Кәүкәбелҗәннәт ханымның күрешкәндә:
– Исәнмесез! – диюе үк Руфинәнең йөрәгенә сары май булып ятты. Чөнки «с» авазын аның кебек матур әйтүче бөтен Рәчәйдә юктыр, булса да сирәктер. Ул «с», бераз сакаурак яңгырауга карамастан, сандугач авызыннан чыккандай, әллә нинди йөрәктән ала торган бер моң белән сызгырып ишетелә иде. Хикмәт «с» авазында гына булса! Кәүкәбелҗәннәт ханым Руфинәне әле үпте, әле аркасыннан сөйде, «Әлфәрит улым, Руфинәгә сөлге алып бир, Әлфәрит улым, Руфинәгә алма өзеп алып кер, Әлфәрит улым, Руфинәгә таянып торырга мендәр салып бир», – дип, йөгерә-атлый, аның тирәсендә бөтерелде, җәймә булып җәелде, ефәк булып чорналды. Ошатмаган кешесенә кем шулай кылансын?! Дөресен генә әйткәндә, кызның чиртсәң каны чыгарга торган алсу битләрен, таза бәдәннәрен күрү белән, Кәүкәбелҗәннәт ханым күңелендә шатлык тойгылары кабынды. Алай-болай ерак киләчәктә киленгә әйләнеп куйса (тфү, тфү, әйтмәгәнем булсын!), моның килеш-килбәте дә (тфү, тфү, күз генә тимәсен!) Аллага шөкер, эшкә дисәң дә курка торган түгел. Кыскасы, ул гомер буе хыялланганны язмыш, үзе эзләп табып, машина руле артында ишегалдына китереп кертте. Кәүкәбелҗәннәткә, күпме генә ашаса да, балачактан ук ит кунмады. Ул ризыклар кая китәдер – бер Ходай үзе генә белә. Бот-гәүдәләрен уйнатып урамнан, кибет тирәләрен бер генә мәртәбә урап кайту өчен, ул ярты гомерен бирергә әзер иде. Әмма кыз чагыннан алып бүгенге көнгәчә Ходай аңардан бу бәхетне кызганды. Врачлар: «Калкансыман бизең эшләми», – диделәр. Бик күпләрне бик күп сырхаулардан арындырган Убырлы Мөштәфширә аңа: «Эчеңдә унлы пилтә юанлыгы бик озын ак суалчан бардыр, шул дошман барлык ашаганыңны, бөтен каныңны имеп ятадыр», – диде. Ике көн рәттән берәр стакан эчәргә кушып ниндидер яшькелт үлән суы бирде. Шуны эчкәч костырыр, теге суалчаның исереп авызыңнан чыгар, диде. Кәүкәбелҗәннәтнең үзен гомер буе азаплаган теге хәсистән шулкадәр дә нык котыласы килде ки, ире Газдалга ошаса, суалчанның бер стакан белән генә канәгатьләнмәячәген уйлап, ул төнәтмәнең берьюлы ике стаканын да эчеп җибәрде. Бераздан башы әйләнеп күңеле болганырга тотынды. Ул шатланып абзарга чыкты, суалчанны сугып үтерергә көрәкне җайлап тотты, укшый торгач, эче актарылып, берни дә калмады, тик суалчан чыкмады, ул зәңгәрләнеп тирес өстенә ауды. Врачлар аны көч-хәл белән коткарып калдылар. «Ни эчкән идең?» – дип җанын ашадылар. Кая ди әйтү! Терелеп кайткач, Мөштәфширә карчык аны тешсез авызын чәпе-чәпе китереп сүкте, дивана, диде, аның бер стаканы дару, ике стаканы бергә агу, диде, эчеңдә суалчан булмаган икән, майлырак ризыклар аша, диде. Кәүкәбелҗәннәт май ашап май эчте, барыбер котаймады. Шуннан соң ул тазару мәсьәләсендә врачлардан да, Мөштәфширә карчыктан да бөтенләйгә кул селтәде…
Руфинә көзге каршында төзәтенә башлауга, Кәүкәбелҗәннәт:
– Әйдә, улым, кыяр-помидор, ашка салырга суган-укроп алып керик, – дип, Альфредны, җиңеннән эләктереп, бакчага сөйрәде.
Анда чыгу белән пышылдап:
– Китер теге конвертны, – диде һәм кулын сузды.
– Мин бит аны тоттым, әни.
– Ничек тоттың?! – Кәүкәбелҗәннәт ханымның күз аллары караңгыланып китте, һәм ул пешеп яткан помидор сабагы өстенә ларт утырды. – Син бит акчаны теге кешегә бирмәгәнсең!
Альфред бу сорауга җавапны Казанда ук әзерләп куйган иде.
– Руфинәнең әнисе кабул итү комиссиясендәге бер укытучы белән таныштырды. Акчаны шуңа бирдем, шул барлык имтиханнарны да җайлады, – диде ул.
Бердәнберенең күзен дә йоммыйча әйткән бу сүзләренә ана кеше ничек ышанмасын ди? Әлбәттә, ышанды һәм аягына да торып басты.
– Ярар, мең ярым каян килеп кая китмәгән, укырга керүен кергәч, анысы хәер генә, – диде ул, яшел суган кыяклары, укроплар өзә-өзә.
Шул арада туктаусыз Руфинә хакында сорашты, аның япа-ялгызы ике бүлмәле фатирда яшәвен белгәч, әллә шатлануыннан, әллә гаҗәпләнүдән йөрәгенә урын таба алмыйча, бакчаның дүрт почмагын бер итеп урап чыкты. Фатирында төсле телевизордан, затлы келәмнәрдән башлап һәрнәрсә барлыгын, машинаның да гел үзенеке булуын, әти-әниләренең дә бик зур кешеләр икәнен ишеткәч, Кәүкәбелҗәннәтнең зиһене бөтенләй чуалды, кыяр өзәсе урынга кишер суырып чыгарды, помидор дип әле йодрык кадәр генә үскән өч баш кәбестәне төбе-тамыры белән йолкыды. Моның өчен аны һич тә гаепләргә ярамый, ник дисәң, ана кешенең башын Альфредның якты киләчәге белән бәйле матур хыяллар томалап алган иде. Ул, ашына бәрәңге салгач, суган-укропларын турап куйгач, әле һаман көзге каршында утыручы Руфинәне ничәнчедер мәртәбә аркасыннан сөйгәч, йөгерә-атлый күрше Гайшәгә кереп китте.
– И Гайшәкәем, Әлфәритем Казаннан бер кыз белән кайткан, ул чибәрлеге, ул буе-сыны, бөтереп борыныңа тыкмалы инде, – дип, Руфинә хакында үзенең бай фантазиясе белән бизәкләнгән мәдхиясен башлады. Гайшәнең тәмам өнен алгач, көянтә-чиләк белән чишмә суы алып кайтып килүче Фәһимә каршына йөгерде:
– И малакаем, Әлфәритем борыныңа бөтереп тыкмалы кыз алып кайткан, адәм әүлиясы инде…
Автор башкасын тыңламады, хатын-кыз сүзенә катнашуы өчен хакка да, нахакка да гомер буе сүз ишеткәнлектән, бу очракта читкә китүне һәм казанында быкыр-быкыр итле шулпа кайнап торган йортка кайтуны хәерлерәк күрде.
5
Чуар ата каз борынын сузып Руфинәгә таба якынлашканда, кызый, машинаның ишеген ачып, эчкә бөгелгән иде. Менә ата каз килеп җитте, бер генә секундка нишләргә микән дигәндәй тукталды да кызның симез балтырын тешләп алды. Руфинә чак кына машинаны башына киеп чыгып йөгермәде, әче итеп кычкырды. Альфред шул тирәдә иде, ата казны типкәләп читкә куды; күз яшьләре чәчрәп чыккан Руфинәне өйгә алып керде, каз томшыгы кызарткан урынны, бальзам буяп, марля белән чорнадылар. Руфинә бик озак тынычлана алмады, алар шуннан соң ата каз белән бер-берсенә дошманнарча караша торган булып калдылар. Моңа кадәр беркемгә тимәгән, урамда иң юаш ата казның болай кылануы һич тә аңларлык түгел иде: әллә ул Руфинәгә үзенең җенси хисләрен белдерергә омтылды, әллә аны яратмавын сиздерергә теләде. Ата казның эчендәгесен шайтан белсен аны.
Бераздан көтү кайта башлады. Ишегалдының яртысына кереп җиткән сарыклар, Руфинәне күргәч, берсен берсе таптый-таптый, дәррәү түбән очка кадәр артларына да карамый чаптылар. Мыш-мыш сулап тыныч кына кайтып кергән сыер, Руфинә турына җиткәч, кинәт колакларын шомрайтты, күзләрен акайтты, борын тишекләрен киңәйтте дә мөгезен сөзәргә җайлап кына аның өстенә килә башлады. Альфред сыерның һөҗүмен кире кайтарды. Ләкин гомер бакыена беркемне сөзеп карамаган бу мәхлукның болай кылануын ничек аңлатырга? Әллә француз хушбуеның исен яратмыймы мал-туар? Ни дә булса бар, әле бит төнлә Руфинәнең сыйрагын мәче тырныйсы, икенче көнне иртән беләген корт чагасы, төшлектә ботын әтәч чукыйсы, урамга чыккан саен һау-һаулап этләр сырып аласы бар иде.
Әнә урам коймасы өстеннән Газдалның вак-вак тишекле ак капрон эшләпәсе күренде. Ул капкага таба якынлашкан җиреннән туктап калды. Газдал үзенең ахири дусты Әпсәләм белән голдыр-голдыр килде. Бер ярты ак, бер шешә кызыл аракы, әллә ничә төрле әче бал эчү сәбәпле телләре көрмәкләнгәнлектән, аларның сүзләрен юньле-башлы аңларлык түгел иде. Әпсәләмнең күк күзләре тавык күкәе кадәр булганнар. Аның күз кабаклары, эчкән саен киерелә барып, ниндидер бер чиге җиткәч, чүп төшсә дә йомылмый торганга әйләнә иде. Ә Газдалның күзләрен беркайчан да юньләп күрә алмыйсың: алар вак бәлешнең әз генә купкан бөрелмәсеннән майлы шулпасы елтырагандай чалынып кына китәләр.
Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.