Йолдыз яктысы / Звездный свет

Abonelik
0
Yorumlar
Parçayı oku
Okundu olarak işaretle
Йолдыз яктысы / Звездный свет
Yazı tipi:Aa'dan küçükDaha fazla Aa

© Татарстан китап нәшрияты, 2019

© Сабитов Г. В., варислар, 2019

© Сабитова Ф. Б., төзү, 2019

* * *
 
Мин җир өстен артык сөйдем бугай,
Артык сөйдем аның гөлләрен…
 
Һ. Такташ

Тыңла син, улым!

Әй, улым, тыңла син!

Сиңа мирас итеп мин зәңгәр күкне калдырам. Җылы яңгырдан соң чыккан салават күперен калдырам. Киң офыкларга җәелгән күксел урманнарны, талгын җилләрне, шашкын диңгезләрне калдырам. Саф чишмәләрне саф килеш калдырам…

Бер ярлы ата, вафат булыр алдыннан, үз улына әнә шундый сүзләр әйткән, имеш. Әмма чынлыкта ул дөньяда иң бай, иң бәхетле ата булган түгелме?

Күрәсең, ул безнең борынгы бабаларыбыздан берсе булгандыр, һәм безгә, безнең дәвер кешеләренә бетмәс-төкәнмәс дәүләт калган, алтын-көмеш тауларына биргесез хәзинә калган.

Әй, улым, тыңла син!

Чал Урал таулары белән Горький өлкәсе арасында, көньяктан төньякка һәм көнбатыштан көнчыгышка йөзләрчә чакрымнарга сузылган урман-далалар, җир-сулар – алар синең җирләрең, синең хәзинәң. Бу гүзәл җир Татарстан дип атала. Аның өстендә диңгездәй шаулап иген үсә, ә астында – нефть океаны. Алардан тыш зур төзелешләр өчен кирәкле күпме гипс, күпме таш, ком, кызыл балчык, чуерташ, известь…

Синең җиреңдә 3000 нән артык елга. Шулар исәбендә Идел, Чулман, Вятка, Агыйдел, Ык, Чирмешән… Казаннан түбәнрәк китсәң, чын диңгезләргә тиңләшерлек Куйбышев сусаклагычы. Аның суларында көмеш чабаклар, симез сазаннар, чуртан, корбан, сыла балыклары. Бу диңгез үзе генә дә халыкка һәр ел саен 120 мең центнер тәмле балык бирә.

Татарстанда 1500 күл, аннан тыш хисапсыз күп буалар, ясалма сусаклагычлар бар.

Ә урманнары дисәң…

Әй, улым, тыңла син!

Төнеңне йокысыз уздырырга иренмә. Җәйге зәңгәр бер кичтә җылы урыныңнан кузгал да берьялгызың урманга кит, урман әкиятен тыңла.

…Кара урман, караңгы төн.

Төз наратлар, шыбырдык усаклар, зифа каеннар – барысы да йокыда… Кыргый киекләр, сайрар кошлар, сандугачлар-былбыллар – барысы да, барысы да татлы йокыда. Тик салкын чишмә генә төннең төнозын гөлдер-гөлдер… Үзенең ниндидер серле әкиятен – мәңгелек әкиятен сөйли, изге теләкләрен тели:

– Йоклагыз, йоклагыз, урман балалары. Йокыгыз тыныч, төшләрегез татлы булсын!

Бөдрә башын әнисенең иңенә салган каен кызы, төшендә моңлы бәллү җыры ишетеп, таңга кадәр изрәп йоклый.

Урман хәбәрчесе җиләс җил шулчак агач башларын сыйпап уза:

– Таң ата! Таң ата!

Куаклардан көмеш тамчылар коела, күктә бер-бер артлы йолдызлар сүнә. Сайрар кошлар – сандугачлар, кәккүкләр – телгә килә. Шаулы камышлы тымызык күлләрдә төнбоеклар керфек ача, аккош кычкыра:

– Таң ата! Таң ата!

Урман чишмәсе җырына яңа дәрт өстәлә. Кояшның беренче нурлары, яфракларны аралап, чишмә өстенә төшә. Яшел ешлыкларда меңләгән кояш күбәләкләре биешә.

Тормыш – омтылыш, тереклек – шатлык, яшәү – бәхет!

Ләкин…

Әлеге ата васыятенә өстәп, тагын берничә сүз әйтәсе бардыр, күрәсең.

Тыңла син, улым!

Шундый бөек хәзинәгә карап башың әйләнмәсен! Табигать биргән бу байлыкны бернинди уйсыз-хафасыз туздырырга мөмкин икән, дип уйласаң, бик нык ялгышырсың. Сакла син, яңарт син үз кулыңа тапшырылган бу җир йөзен…

Чишмәләрне саф килеш…

Ак каеннарны ак килеш…

Гөлләрне-чәчәкләрне пакь килеш…

Сандугачлы кичләрне, тургайлы таңнарны имин килеш сакла…

Җир шарының барлык акыл ияләре, барлык галимнәр, аек акыллы барлык кешеләр соңгы елларда дөньяга шундый аваз салдылар. Бу авазда Җир-әнкәнең киләчәге өчен, тереклекнең язмышы өчен тирән борчылу бар.

Тыңла син, улым!

Айбаш

Дөньяда иң тәмле ризык нәрсә?

Әгәр бу хакта Галәү бабайдан сорасагыз, ул, ике дә уйламыйча:

– Көлгә күмеп пешергән бәрәңге, – дияр.

Учак көлендә кызарып, күмерләнеп пешкән кайнар бәрәңгене бер Галәү бабай гына түгел, колхоз атларын сакларга куна килгән малайлар да үлеп ярата. Тәме, туклыклылыгы турында әйткән дә юк, әле аның пешеп чыкканын көтеп, төнге шәмәхә күккә карап яту ни ләззәт! Тик көтә-көтә генә тәкатең корый.

Менә берзаман бәрәңгеләр, «пештек, өлгердек» дигәндәй, кайнар көлне «пуф-ф-ф…» итеп, астан өреп җибәрәләр. Көл өстендә нәни шадралар гына уелып кала. Дымлы җир, төнге чәчәкләр, җиләкле печән исенә аралашып, авыз суларыңны китерерлек хуш ис – парлы бәрәңге исе бөтен болынга тарала. Инде актарып алдыңмы, суынганчы түзәрмен димә. Гомер күрмәгәндәй, аңкауларыңны пешерә-пешерә, авызда әүкәли-әүкәли, йотлыгып ашый башлыйсың.

Тик менә бүген…

Башка чакларда мондый күңелле табында иптәш малайларыннан бер дә калышмый торган Инсаф кына бәрәңгегә үрелеп тә карамый. Балтасы суга төшкәндәй, башын иеп, бер читтә утыра.

Галәү бабай йөнтәс кашлары астыннан аңа карап-карап куя:

– Аша, Инсаф улым, аша, бигрәк тәмле булып пешкән! Бохар кәләвәсе кебек, авызда таралып тора!

Әмма Инсафның тамагыннан аш үтми. Башында һаман бер уй, бер кайгы: аның өч ел буе назлап-иркәләп үстергән тае, ак бәкәлле елгыр кара айгыры югалды. Тартай болынында башка атлар белән утлап йөргән җиреннән шүрәле урлагандай юкка чыкты. Шул кыбырсыкны эзләп, атна-ун көн эчендә айкамаган урман-кыры, әйләнмәгән болын-тугае калмады малайның. Инде тәмам төшләренә керә башлады. Имештер, аның айгыры канатлы акбүз атлар өеренә баш булып алган да шулар белән бергәләп өем-өем ак болытлар арасында зәп-зәңгәр печән утлап йөри. Менә берзаман ул Инсафны күреп ала да, көмеш кыңгырау чыңлагандай, яңгыравык аваз белән кешнәп җибәрә. Аннары, кара ефәктәй бөдрә ялларын җилдә тузгытып, озын-озын, салмак-салмак ыргылып, түбән төшә башлый. Ләкин, төшеп җитүгә, ап-ак ефәк оекбаш төсле ак бәкәлләрен, ялтыр кара тоякларын күз иярмәс тизлек белән уйнатып, өермәдәй чабып китә. Бөдрә яллары Инсафның йөзенә сирпелеп кенә кала. Артыннан куа-куа малай хәлдән тая, шабыр тиргә батып уяна…

Галәү бабай Инсафның хәлен яхшы аңлый.

– Кайгырма, улым, хафаланма ул тикле, – дип, үзенчә тынычландырырга тырыша ул аны. – Кайта, беркая да китми синең таең. – Аннары, үрләп киткән учакка карап, бераз гына уйланып утыра да тагын кабатлый: – Кайта, кайтмый хәле юк! Кеше генә түгел, хайван да туган җирен оныта алмый. Моннан күп еллар элек булган бер хәл бүгенгедәй хәтеремдә. Тыңлагыз, чыпчыклар, гыйбрәтле хәл. Син дә тыңла, Инсаф улым…

Малайлар, кызыксынып, Галәү бабайга елышыбрак утырдылар. Бабай яңа чапкан печән өстенә терсәге белән таянды да гадәтенчә әкрен генә сөйли башлады:

– Безнең әти гомере буе нужадан чыга алмады. Түбән очта, хәзер авыл Советы булган урында, Сираҗи исемле бик комсыз бер бай яши иде. Шуның атларын карады, ә үзе гомере буе ат күрмәде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын… Тик менә кайсы елны икәне төгәл хәтеремдә юк, иске мәчетнең түбәсе җимерелгән елда булса кирәк, ашлыклар бик уңган иде. Ташлытау буендагы иманабызда арыш урак тыккысыз булды. Әтинең шатлыгы эченә сыймады. Ашлыкны сугып алу белән, ашарга да юньләп калдырмыйча, шәһәргә илтеп сатты да түгәрәк кенә бер бия алып кайтты… Ярлының авызы ашка тисә, борыны каный, дип дөрес әйткән булганнар икән: ике ел да тулмады, яңадан атсыз калдык. Казна бурычлары өчен алып чыгып киттеләр. Колыны бик кызганыч булды. Шешәдән сөт имезеп үстердем. Иртән торып чыгуымны баскыч төбендә көтеп ала торган иде бичара хайван… Тора-бара миңа шулкадәр ияләшеп китте – иптәшләрем белән җиләккә барсам да, Якты күлгә кармак салырга төшсәм дә, артымнан калмый иде. Нишләтмәк кирәк аны… – Галәү бабай кеткелдәп көлеп куйды. Аннан соң, кулындагы таягы белән учактагы кисәүләрне өя-өя, сүзен дәвам итте: – Тәки карап үстердем шул колынны. Өч елдан көр генә тай булып җитте. Карап торуга Сираҗи атларыннан бер дә калышмый иде. Ай-һай матур иде дә инде. Синең кара айгырга тартымрак иде, Инсаф улым. Маңгаенда яңа туган айга охшаган кашкасы да бар иде. Шуңа карап исемен дә Айбаш дип куштык. – Галәү бабай утка карап бераз уйланып утырды. – Бер килгән кешегә килә бит ул, каһәр, – дип куйды ул бераздан, – тәки игелеген күреп булмады бит. Берничә авылда Сабан туенда чабышып, яулыклар алып калдым. Шул булды бөтен кинәнү.

Инсаф түземсезләнеп сорап куйды:

– Айбашны да алып чыктылармыни, бабай?

– Юк, тайны алып чыкмадылар чыгуын, – диде Галәү бабай. – Сатарга туры килде аны. Инде атлы булдык дип кенә торганда, күршеләрдән ут чыгып, йорт-җиребез янды. Казыгыбыз да калмады. Дүрт бала белән урамда калгач, әтинең башка чарасы булмады. Тайны бер Себер сәүдәгәренә сатып җибәрде. Сәүдәгәрнең арба артына бәйләп куйгач, Айбашымны муеныннан кочып, үкси-үкси елаганым хәтеремдә. Хайван сизми дип уйламагыз сез, сизә ул. Башын җилкәмә салып бик озак торды, китәр алдыннан, үпкән кебек итеп, йомшак ирене белән маңгаемны кытыклап алды. Ә кузгалып киткәч, бер борылып карады да, сау булыгыз дигән кебек, урам яңгыратып кешнәп җибәрде… Әти мәрхүм дә йомшап калды, эшләпәсен күзенә үк басып киде, аннан соң, ак сакалын сыйпаштырган булып, зимләнкәбезгә кереп китте. Мин атлар артыннан йөгердем. Басу капкасын чыккач, куе арыш арасына кереп яттым да арыганчы еладым…

…Байтактан бирле кызып яткан коры агачлар кинәт кабынып киттеләр. Төн караңгылыгы берничә адым арткарак чигенде. Учак яктысы Инсафның уйчан йөзен, малайларның йомарга оныткан иреннәрен, Галәү бабайның җыерчыклы күз төпләрен яктыртты.

Узган яшьлегенең истәлекләре Галәү бабайның күңелендә авыр тойгылар уятты. Ул тирән сулап куйды, болын ягыннан ишетелгән тартар тавышларына, утлап йөргән атларның пошкыруына колак салып торды.

– Ярты еллап вакыт узгач, Себер кешесеннән хат килде. Атның югалуы турында язган. Бүре-фәләнгә юлыккандыр инде, дип куйды әти карт.

Шуннан соң ел ярым вакыт узгач, барыбызны да хәйран калдырган бер хәл булды. Әнә тегендә, Шәйми сыртында, әти белән печән чаба идек. Бик эсселәгәч, коенып чыгыйм дип яр буена төшсәм, ни күзем белән күрим: Идел аръягыннан бирге якка таба бер ат йөзеп килә. Әтине чакырдым… Ат ярга килеп чыккач исебез китте. Әти бот чабып куйды. «Менә сиңа агай, ә! Һәй, бичара хайван, бичара хайван!» – ди. Күрәм, үзенең күзләре яшьләнеп китте. Гаҗәпләнмәслек тә түгел шул. Ике елга якын туган ягын эзләп йөргән бит, мескенем. Могҗиза… Сөяк белән тирегә генә калган. Маңгаендагы айга охшаш кашкасыннан гына таныдык. Шулкадәр бетеп җиткән хайванкай, яр өстенә аяклары белән күтәрелә алмады, тезләрендә шуып менде. Менеп җиткәч, иң элек җирне иснәде, аннары берничә бөртек үлән кабып алды, тик чәйнәмәде, сарут төпләре авызыннан күренгән килеш калдылар. Бик нык гаҗәпләнгән кебек, Якты күл ярындагы озын камышларга, еракта күренгән авыл өянкеләренә таба карап торды, тирән сулап, Иделгә борылып карады, аннан соң, хәлсезләнгән аякларын көч-хәл белән генә сөйрәп, авыл юлыннан китеп барды…

 

Без кайтканда, Айбашыбыз янган сараебыз урынында басып тора иде. Капкадан кергәнемне күргәч, башын күтәреп кешнәп куйды. Тик элекке кешнәү түгел иде инде бу. Әллә нинди хырылдавыклы, авыр ыңгырашуга охшаган авазлар гына чыкты. Янына килдем. Таныды хайванкай! Элеккечә башын җилкәмә салды да, йокыга киткән кебек, бик озак торды. Өйгә кереп, икмәк кисәкләре алып чыктым – ашамады. Алдына солы салдым – иснәп тә карамады.

Икенче көнне, иртән торып чыкканда, үлгән иде инде мескенем! Башын салкын көл-күмер өеме өстенә салган, авызыннан ямь-яшел сарут бөртекләре күренеп тора. Туган җирдә үскән шул бер учма үләнне эзләп кайткан диярсең… – Галәү бабай, озак кына сүзсез торганнан соң, тирән сулап, барлык сөйләгәннәренә йомгак ясаган кебек итеп әйтеп куйды: – Кадерле ул туган як. Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы…

Бераздан Галәү бабай малайлар белән бергәләп Идел ярындагы карама төбенә йокларга ятты. Болын җиле тәмле печән исе, җиләкле аланнар исе алып килде. Караманың яфраклары ашыга-ашыга нәрсәдер пышылдашып алдылар. Моңсу гына тулы ай күтәрелде. Ул, ботакларны аралап, кешеләргә күз төшереп алды.

Әйе, барысы да йокыда. Оеп, изрәп йоклыйлар. Тик Инсаф кына йокы аралаш елмая, куанып көлә… Җиләс җилләр канатында ерак-ераклардан аңа бик таныш, бик тансык авазлар агылып килә. Көмеш кыңгыраулар авазы!..

Һәм колак төбендә һаман бер үк сүзләр яңгырый:

– Кадерле ул туган як. Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы.

1956

Сопкаларда шәфәкъ шәүләсе
(Чирәм җирләр хикәясе)

Эшелон җырлый

Юкка гына мондый вагоннарны «бозау вагоны» дип йөртәләр. Җәйге эссе көннәрдә моннан да уңайлырак вагон турында уйлыйсы да юк. Йомшак купеларың бер якта торсын! Киң ишекләрне ике яктан ачып куясың да Мәскәү өлкәсенең куе урманнарын, иген басуларында берсен берсе куып йөгерешкән яшел дулкыннарны күзәтеп барасың. Җиләс җил чәчләрне чуалтып уйный, күлмәк якасыннан өреп, тәнгә талгын рәхәтлек бирә. Күпме кирәк – кояш нуры, күпме кирәк – саф һава. Теләсәң, ишеккә аркылы салынган нарат тактага утырып китап укыйсың, теләсәң, чуен тәгәрмәчләрнең туктаусыз тукылдавын тыңлый-тыңлый йоклап алырга да була.

Ләкин беркем дә йокламый. Мәскәүдән киткәндә юлда укырга дип алган китаплар да катыргы чемоданнарда ята бирәләр. Ел буе лекцияләр тыңлап, имтиханнар биреп, шактый ялыккан егетләр ишек янына өелгәннәр дә саф-саф булып артка йөгерүче төз наратларны, тирән ярлы инешләр, сусыз чокырлар аша салынган тимер күперләрне карап баралар; һәрбер юк-барны сылтау итеп, кызу бәхәс ачалар. Поезд, урман аланнарындагы кечкенә разъездларга туктап, каршы килүче составларны көткән арада, сары, зәңгәр майкалар, юка сатин чалбарлар кигән студентлар, вагоннардан төшеп, юл читенә сибеләләр. Кызлар ашыга-ашыга чәчәк җыя, егетләр туп уйнарга тотына. Якындарак елга яки буа-фәлән туры килсә, бер дә икеләнмичә суга чумалар.

Менә паровоз сузып-сузып кычкырта башлый. Егетләр чалбарларын сөйрәп йөгерәләр. Ләкин йөгерүнең барыбер файдасы юклыгын күргәч, ерагая барган поезд артыннан йодрык күрсәтәләр дә, «беткән баш беткән» дигән кебек, яңадан су коенырга китәләр. Тик берничә станцияне үткәч кенә, тиз йөрүче поездларның тамбурларына, вагон алларына басып, безне куып җитәләр. Без аларны күңелле шау-шу белән каршы алабыз.

– Әй, дус кеше, бассейнның төбе такырмы?

– Валя, ничә бака тоттың?

– Чалбарың кая, Юн Хо?

Химия-технология институтында укучы вьетнам малае Юн Хоның бу сүзләргә исе китми. Ул яшел вагондагы бер проводник кызга гашыйк булуы турында сөйләргә тотына. «Чалбар су буенда калмаган булса, бөтенләй танышып китә идем», – дип ышандырырга тырыша.

Усалрак малайлар:

– Танышу өчен чалбар нигә кирәк ул… Әй Юн Хо, Юн Хо!.. – дип көләләр.

Көн шулай күңелле узды. Кояш Мәскәү ягындагы куе урманнар артына кереп калды. Яшел дулкыннар йөгерешүдән туктадылар. Кырлар өстенә күксел томан җәелде.

Безнең егетләр, чемоданнарын өстәл итеп, ашарга утырдылар. Көлешүләр, кызу бәхәсләр «өстәл артында» да тынмады. Юра исемле Мәскәү егете үзбәк малае Әзизнең чәй яратуыннан көлеп алды. Әзиз, үзенең чынаягын алтынчы тапкыр чәй белән тутырып куйгач, чиккән түбәтәен арткарак чөеп, аякларын бөкләп утырды да, тамагын кыра-кыра, Үзбәкстан чәйханәләрен мактап китте. Шулвакыт икенче курс студенты Мөхәммәт, юл буендагы чакрым баганасына күрсәтеп, Кавказ акценты белән кычкырып җибәрде:

– Карагыз, кара!.. Нинди зур беркут!

Юра ашап утырган җиреннән сикереп торды да бөркеткә зур гына икмәк кисәге тондырды.

Чирәм җирләргә безнең җитәкчебез булып баручы карт доцент Водолагин әллә нинди әрнүле тавыш белән:

– Их син! – дип куйды.

Мәскәү егете аның нигә шулай борчылганын аңламады, күрәсең.

– Промахнулся, Михаил Александрович, – диде ул, – тидерә алмадым. Бераз уңгарак төзәгәнмен.

Шуннан соң карт доцент бер сүз дә әйтмәде, «начар, бик начар!» дигән кебек, башын гына чайкап куйды. Аның ни өчен шулай әрнегәнен мин яхшы аңладым… Дөньяның әчесен-төчесен күп татыган кеше ул. Гражданнар сугышы елларында утны-суны кичкән. Продразвёрстка көннәрендә, ачлыктан җәфа чигүче эшчеләр өчен икмәк эзләп, кулак подвалларын актарып йөргән. Ватан сугышы елларында партиянең Сталинград өлкә комитеты секретаре булган. Әнә шул бик гамьсез генә ыргыткан икмәк кисәге зурлыгындагы икмәкне унлап сугышчының бүлеп ашаганын күргән ул. Юк, күреп кенә калмагандыр. Бик нык әрнеп әйтте бит… Үзенең соңгы кабымын бүлеп, ачтан шешенгән сабыйларга биргәне дә булгандыр. Ә менә хәзер безне – гамьсез- вафасыз яшьләрне – чирәм җирләргә алып бара. Кемнәрнеңдер маңгай тире белән сугарып үстергән икмәген җыешырга…

Икенче көнне кичкә таба без Татарстан җирләренә килеп кердек. Рус, украин, үзбәк, корея һәм башка милләт егетләре мине урап алдылар да төрле яклап сораулар яудыра башладылар:

– Абдул, Идел аша бу яңа күпер кайчан салынды?

– Бу нинди авыл?

– Казанда нинди институтлар бар?

Мин артык кыстатып тормадым. Идел күпере турында да, Зеленодольск шәһәренең яшел урамнары турында да, данлыклы университет турында да горурланып сөйләдем. Туган җиремнең киң елгаларын да, тулып аккан чишмәләрен дә, безне сәламләп озатучы зәңгәр урманнарын да мактадым. Ник мактамаска?! Шушы урманнар юкәсеннән үргән чабатаны киеп үстем лә мин…

Аннан соң миннән берәр татар җырын җырлавымны үтенделәр. Мин икене җырладым. «Кара урман» ны да, «Сагыну» ны да бик яратып тыңладылар иптәшләр.

Кичке офык алсулыгы сүрелеп, күктә йолдызлар кабына башлагач, без тагын Михаил Александрович тирәсенә җыелдык. Бүген дә берәр бик кызыклы яки бик гыйбрәтле вакыйга турында сөйләр дип көткән идек, ләкин алай булмады. Ул чәй эчкәндә тирләп киткән пеләш башын яулык белән сөртеп алды да ягымлы калын тавыш белән үзе яраткан җырны сузып җибәрде:

 
Наверх вы, товарищи, все по местам,
Последний парад наступает.
 

Без җырны шунда ук күтәреп алдык:

 
Врагу не сдаётся наш гордый «Варяг»,
Пощады никто не желает.
 

Батыр көрәшчеләр турындагы җыр бер вагонга гына сыеп калмады. Ул иң элек химия-технология институты студентлары вагонына, аннан соң Сокольники районы кызларына барып җитте һәм, тагын да алгарак күчә-күчә, бөтен эшелонга таралды. Соңгы юлларны Енисей буендагы чирәм җирләргә китеп баручы сигез йөз студент бер булып кабатлады:

 
Лишь волны морские прославят во век
Геройскую гибель «Варяга».
 

Төн урталары узганчы җырладык. «Варяг» артыннан «Партизан Железняк», аннан соң «Катюша»… Карт коммунист башлап җибәргән җыр шулай бертуктаусыз дәвам итте.

Җиде көн, җиде төн юлда булдык. Безнең җырларны Урал таулары да, Көнбатыш Себернең хисапсыз күп күлләре дә кабатлап калдылар.

Ерак сопкалар

Борын-борын заманда Саян һәм Алтай таулары башланып китә торган киң далада Енисей батыр яшәгән, имеш. Аның көче һәм батырлыгы турында җырлар җырланган, әкиятләр сөйләнгән. Шул әкиятләрнең берсе, телдән-телләргә күчеп, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

Көннәрдән бер көнне төньяктан усал диңгез патшасы килеп чыккан. Ул Себер халыкларын җыйган да: «Бүгеннән соң миңа кояш нурыннан ясак түләрсез. Минем рөхсәтемнән башка беркем дә кояш яктысыннан файдаланмасын», – дигән. И кайгырганнар, и кайгырганнар Себер халыклары. Ләкин боз йөрәкле төньяк патшасының күңелен кайнар күз яшьләре йомшарта алмаган.

Тора-бара бу кайгылы хәбәр Енисей батырга да ирешкән. Шуннан соң әй ярсыган, әй дулаган Енисей! Ярларыннан ташып чыккан. Биек-биек тау башларына кадәр күтәрелгән. Үтә алмаслык калын кара урманнарны актара-актара, явыз патшага каршы яуга киткән. Патша Енисей батырның барыр юлына боз таулары яудыра башлаган. Енисей чигенгән. Ләкин бу чигенү батырның бары тик хәйләсе булган икән. Енисей, көч җыеп, әллә кайдан, ерактан ук йөгереп килгән дә дөнья җимертерлек көч белән боз тавына китереп бәргән. Зур-зур кыяларны куптарып, җиде кат күк аша җиде диңгез артына ыргыткан.

Бу хәлләрне Байкал бабай кызы Ангара күреп торган. Ул Енисейга гашыйк булган. Ләкин усал карт Байкал кызы Ангараны көн-төн саклаган. Аңа далага чыгып җыр- лар җырларга да, кыяларга менеп яшь батырны сагынып еларга да рөхсәт итмәгән. Тик дала җилләре генә гашыйклар арасында сәлам йөрткәннәр.

Түзеп-түзеп торган да Ангара ахырда түземенең чигенә җиткән. Бик матур бер айлы кичтә, Байкал бабай гамьсез генә йоклаган вакытта чыккан да качкан. Байкал, йокысыннан уянып, кызы артыннан куа чыккан. Куып җитә алмагач, таш кыяны куптарып, Ангараның барыр юлына ыргыткан. Ләкин кайнар мәхәббәтне бернинди киртәләр дә туктата алмаган. Ангара юлындагы кыяларны ярсый-ярсый сикереп үткән дә Енисей батырның кочагына барып сыенган.

Без әнә шул матур легендада сөйләнгән Енисей елгасы ярыннан утыз чакрымнар ераклыкта урнашкан ХХ партсъезд исемендәге совхозга килеп төштек. Машиналар совхозның уникенче бригадасына – Тергеш исемле кечкенә посёлокка килеп туктадылар. Михаил Александрович шофёр кабинасыннан чыкты да кунакларны кабул итеп торучы кешегә рапорт бирде:

– Москва, Горький исемендәге әдәбият институты…

Аннан соң ул, безгә борылып, хәйләкәр генә күз кысты:

– Егерме биш бөркет, бер карт чыпчык.

Вельвет толстовкалы кеше, Михаил Александровичның кулын кыса-кыса, көр тавыш белән көлеп җибәрде:

– Күпне күргән карт чыпчык яшь бөркет белән бер. Шатланып кабул итәбез.

Тиздән химиклар да килеп җитте. Биек сопканың итәгенә урнашкан кечкенә дала посёлогы бердән җанланып китте. Биш минут та үтмәгәндер, студентлар, җитез кырмыскалар кебек, Тергешның барлык почмакларына таралып өлгерделәр. Әзиз, ялтыравыклы чәйнеген тотып, суга йөгерде. Бер төркем егетләр якындагы сопкага юл тоттылар. Мин дә аларга кушылдым.

Хакасия тауларының бик сәер сыйфатлары бар икән. Дала тигезлегеннән караганда, алар кул сузымы гына ераклыкта булып күренәләр. Ләкин бара башласаң, ай-һай!.. Сәгатьләр, хәтта көннәр буе бара-бара йөдәп бетәсең. Алар: «Әйдә, кил, кил! Берәр вакыт җитәрсең», – дигән кебек, очлы түбәләрен болытларга сузып, горур гына басып тора бирәләр.

Әлеге сопка да безне алдады. Тергештан караганда бер-ике генә чакрымда күренгән тау итәге шактый ерак булып чыкты. Сәгать ярым чамасы бардык, ә сопканың якынаерга бер дә исәбе юк иде әле. Кайберәүләр икеләнә башладылар. Иң элек Панкратов белән Харабаров туктады.

Институтта бу егетләрнең сәер дуслыгыннан көләләр. Алар ярты гына сәгатькә дә бер-береннән аеры тора алмый. Лекцияләргә дә, театр, киноларга да бергә йөриләр. Нинди дә булса эш белән берәвен директор чакырса, аның кабинетына бергәләп барып керәләр. Дөрестерме-юктырмы, «икесе бер үк кызны озатып йөри икән» дигән сүз дә бар иде. Ләкин никадәр генә дус булмасыннар, аларның бер генә көне дә бәрелешсез үтми. Һәр көнне төшке аштан соң бик каты ачуланышып, хәтта чәкәшеп үк алалар. Ләкин, гадәттә, бу бәрелешнең сәбәбен беркем дә белми кала.

 

Менә бүген дә алар җай гына барган җирдән эләгешеп киттеләр. Панкратовның кәефе юк иде, күрәсең, бәхәсне озакка сузмады. Башын кырын салып, тауның ераклыгын чамалагандай, бераз карап торды да кулын селтәп кире борылды. Харабаровның кайтасы килми иде әле. Ул дустын чакырып кычкыра башлады. Ләкин тегесенең күнмәслеген сизгәч, бик әче сүгенә-сүгенә, аның артыннан китте. Озакламый Юра да тайды.

Без юлыбызны дәвам иттек. Хакас даласы безне үзенең көтелмәгән яңалыклары белән гаҗәпләндерә барды.

Менә каршыдан гына йомран йөгереп үтә. Ул, ерак та китми, туктап арт аякларына утыра да «тот мине, тот» дигәндәй сызгыргалый башлый. Әкрен генә якынлашасың… Менә килеп җиттем генә дисең, йомран ялт итеп оясына кереп китә. Бер минуттан ул тагын күренә. Ләкин бу юлы җир өстенә чыкмый. Өненнән түгәрәк башын гына күрсәтеп, «тоттыңмы?!» дип, сине үртәгәндәй, хәйләкәр генә карап тора башлый.

Бераз китәргә дә өлгермисең, тау битендәге каенлык эченнән кыр кәҗәсе сикереп чыга. Ул, кешеләрне сизеп, күкрәге белән ниндидер киртәгә бәрелгәндәй, шып туктап кала. Бер, ике, өч… Менә кәҗә, озын нәзек аяклары белән сиртмәгә баскандай сикерә-сикерә, ук кебек атылып чаба башлый, «әһ» дигәнче күздән дә югала… Аяк астыннан гына урман тавыгы фырылдап күтәрелә. Әллә кайда биектә-биектә – болытлар астында очып йөргән карчыга кинәт кенә түбәнгә – куаклар арасына атыла. Берничә секундтан ул, үткер тырнакларына ниндидер кошчыкны эләктереп, яңадан күтәрелә. Кешеләрнең ачуланып кычкырулары карчыгага бер йогынты да ясамый. Ул кыя ташына барып куна да үзенең көчсез корбанын ботарлый башлый…

Карчыгаларга, бөркетләргә таш атып, очраган һәр йомран артыннан куып, көн узганын сизми дә калганбыз. Без тау итәгенә килеп җитүгә, кояш нәкъ шул сопка артына ук кереп югалды. Теләсәң-теләмәсәң дә, кире борылырга туры килде.

Без үзебез урнашкан такта баракка кайтып кергәндә, баягы толстовкалы абый безнең егетләр белән сөйләшеп утыра иде. Ул уникенче бригада управляющие Беленков булып чыкты.

– Революциягә кадәр бу җирләргә агалы-энеле Сукиннар хуҗа булган, – дип дәвам итте ул сүзен. – Унбиш мең баш атлары, көтү-көтү булып, далада йөргән. Унбиш мең дип, чама белән генә әйтәләр. Күпме икәнен байлар үзләре дә белмәгән. Бер сүз белән әйткәндә, Енисей буендагы бөтен байлык аларныкы булган. – Беленков, кулындагы тәмәкесен сүндереп, төпчеген ачык калдырылган ишектән тышка ыргытты да тагын сөйләп китте: – Комсызлык баеткан, чиксез байлык байны тагын да комсызрак иткән. Өлкән Сукинның яшь кенә бер хакас егетен суктырып үтергәне хакында сөйлиләр. Ял иткәндә, аның янына сөйгән кызы килгәләп йөргән. Шулай беркөнне егет белән кыз учак ягып утырган вакытта, көтүлеккә Сукин үзе килеп чыккан… Кызы бик матур булган, имеш. Исерек Сукинның күзе төшкән. Тарантасына утыртып, үзе белән алып китәргә чамалаган. Шунда егет сикереп торган да байга берне кундырган. Тегесе никадәр генә таза булмасын, дала уртасында берьялгызы көтүче белән тартышырга кыймаган. Тарантасына утырып сыпырту ягын караган.

Үч алу өчен сылтау тиз табылган. Сукин тау буенда бүреләрдән калган ат үләксәсен күргән дә көтүчене үзенчә хөкем иткән. Иң элек егетнең күз алдында сөйгән кызын этләрдән талаткан. «Минем атны бүреләр ашаганда карап торгансың, инде бичәңне этләр ашаганны кара», – дип мыскыллап көлгән. Аннан соң егетнең үзен суктырган. Егет камчы астында үлгән, кыз акылдан язган…

Беленков янына җыелган егетләр тирән сулап куйдылар. Бу кояшлы далада кайчандыр шундый канлы эшләр булуына ышанасы да килми иде.

– Революция елларында кече Сукин Франциягә качкан, – дип дәвам итте Беленков, бераз тынып торганнан соң. – Ә абыйсын үзенең ялчылары тотып утка салганнар… Унсигезенче елларда бу тирәләрдә бик зур ат заводлары оештырылган булган. Соңга таба аларны Байкал буенарак күчергәннәр. Ә менә өч ел элек совхоз төзелде. Хәзер безнең 47 мең гектар чәчүлек җиребез бар.

– Кырык җиде мең? – дип гаҗәпләнеп сорады Мөхәммәт. – Ә ничек өлгерәсез соң ул кадәр җирне эшкәртергә?

– Техника коткара, – диде Беленков. – Күргәнсездер, бер бригадада гына никадәр машина. Безнең басуларда ике йөз комбайн эшли. Уен түгел! Тик менә эшче куллар җитми. Ярый җәен студентлар килә. Тик сез бит вакытлы кешеләр. Укуыгыз башландымы – сезне тотып калып булмый.

– Ә совхозның үз кешеләре?

– Үз кешеләреме? Һм… Үз кешеләре, дисез?..

Беленков бу сорауга ни өчендер тулы җавап бирмәде. «Ярар, үзегез күрерсез әле» дигән кебек, кулын селтәде дә урыныннан кузгалды.

– Ярар, егетләр, юлдан соң бераз ял итеп алыгыз. Себер белән дуслашыгыз. Игеннәр яшел әле. Бер-ике атнасыз уракка төшеп булмас.

Беленков чыгып киткәч, егетләр шаулаша башладылар:

– Нәрсә, әллә ике атна буе эт сугарырга кушамы ул?

– Йомран куарга дип килмәдек.

– Ул гаепле түгел. Ни өчен иртә озатканнар?

– Мәскәүдә нәрсә караганнар?

Шулвакыт баракның караңгы почмагыннан Юраның ачулы тавышы ишетелде:

– Кемнең кулы кычыта – иртәгә үк эшли башласын. Миңа болай да начар түгел.

Аңа җавап бирүче булмады. Егетләр, «җүләр сүзгә җавап юк» дигәндәй, такта сәкеләргә менеп, берәм-берәм йокыга яттылар.