Kitabı oku: «Он… / Ул…», sayfa 3
Сәкинә. Синеңчә, без ирекле түгелмени? Минемчә, без ирекле илдә яшибез.
Ирек. Әйе, без, ияләшкән аңлатмалар буенча исәпләгәндә, үзебезне ирекле итеп саныйбыз, ахыр чиктә санарга тиешбез, или…
Сәкинә. Нәрсә или?
Ирек. Ну, неважно. Yзең теләгәнчә яши дә алмагач, нинди ирек була инде ул… Димәк, бу чын ирек түгел, безне алдыйлар булып чыга.
Сәкинә. Ә менә синеңчә нәрсә инде ул бәхет?
Ирек. Минемчәме? Минемчә, ялгышмасам, ул – көннәреңне, сәгатьләреңне санап үткәрмәгән hәм бәхет дигән уй бер дә башыңда булмаган чактыр.
Сәкинә. Бик кызык…
Ирек. Ирек дигәннән, чын ирекле кешенең җаны кош кебек рәхәтләнеп очып йөри торгандыр ул…
Сәкинә. Син хыялый…
Ирек. Менә шул-шул… Чын ирек турында уйлаган кеше сезгә хыялый, җүләр булып күренә.
Сәкинә. Мин алай димәдем.
Ирек. Күпме шундый хыялыйларны җүләр дип психбольницаларга яптылар, күпмесен төрмәгә утырттылар. Күпмесе Себердә череде. Күпмесе чит илдә? Бары арканланган «иреккә» шатланган мәхлуклар гына исән калды.
Сәкинә. Минем кебекләрме инде ул?
Ирек. Син дә.
Сәкинә. Шунысы кызык: син миңа шундый сүзләр әйтәсең, ә мин сиңа бер грамм да үпкәләмим, нигә?
Ирек. Чөнки мин чын дөресен генә әйтәм. Менә шул, апа, чын ирек даулаган кешеләрне сез аңлый алмыйсыз. Мин үзем дә аңламый идем, утырып чыккач кына аңлый башладым.
Сәкинә. Менә бит син дә, безнең янга чыккач кына, үзеңне ирекле итеп сизгәнсең.
Ирек. Юк, аннан гына түгел, ирекле итеп үзеңне анда да тоярга була. Ничек аңлатырга инде аны… Күңелем ирекле хәзер минем. Ни өчен мин сез акча бүлгәндә кысылмыйм?
Сәкинә. Ни өчен?
Ирек. Чөнки ул өлеш мине ирексезләр иде. Уйлап кара: ни өчен без газиз әтиебезнең акчасы өчен талашырга, ызгышырга тиеш идек?
Сәкинә. Син бит талашмадың.
Ирек. Неважно. Без ул – бергә инде барыбер. Чөнки кеше, саф намус белән генә эшләп, үзенең яшәеше өчен кирәк булган нормальный условияләрне тудыра алмый. Һәркемнең дә бит әйбәт яшисе килә. Гомер hәркемгә бер генә бирелә. Кеше өчен иң кирәкле әйбер байлык димим. Мин бик укымышлы түгел, төп дөресен белмим, шулай да элеккеге талант ияләренең күпчелегенә финанс турында уйларга да туры килмәгән. Ә хәзерге кеше беренче чиратта бигрәк тә бездә, үзен ничек туйдыру турында, яшәтү өчен кайгыртырга тиеш. Аннан соң гына иҗат мәсьәләсен хәл итү планга куела…
Сәкинә. Кызык, бик кызык.
Ирек. Кызык түгел бу, апа, аяныч.
Сәкинә. Юк, синең хакта уйлап әйтүем, әрәм булып йөрисең икән.
Ирек. Көлмә.
Сәкинә. Көлмим, чын күңелдән.
Ирек. Әгәр менә мондый ирләр җитәрлек дәрәҗәдә хезмәт хакы ала алсалар, шул ата акчасы өчен сугышып ятарлар идеме? Ногман абый гына үрсәләнсә инде. Аны аңларга була, ул анда чир инде. Алар бит берсе дә начарлык теләми. Бары тик hәркемнең кешечә яшисе килә.
Сәкинә. Синеңчә күпме тора инде ул кешечә яшәү?
Ирек. Тагын көләсең? Һәркемнең үзенең үлчәве бар. Ә инде бик зур күпчелек хәерче хәлендә яши башлагач… Билгеле инде, нинди рух турында уйлыйсың? Җан саклау турында, тамак турында уйларга вакыт җитсә… Әйе, миңа да акча бик кирәк. Ләкин мин шундый авырлыклар белән тапкан ирек тойгысын югалтасым килми. Ул миңа кадерлерәк. Шулай, апа җаным, финанс ягыннан мескенлек үзебезне дә мескен, булдыксыз итеп калдыра. Халыкның акча эшләргә тырышуы шуннан килеп чыгадыр да…
Пауза.
Сәкинә. Һе, синеңчә, без анда, суелырга тиешле сарыклар шикелле, баш иеп утырабыз, шулаймы?
Ирек. Алай ук димим, шулай да артка шикле караш ташламыйча, алга да атламыйсыз.
Сәкинә. Атлаучылар да бар бит.
Ирек. Билгеле, бардыр, булачак. Ләкин сез аларның башына басып тигезли барачаксыз. Төрмәдәге кешенең өстенлеге нәрсәдә?
Сәкинә. Кем белә инде аны?..
Ирек. Ә-ә-ә, бездә мәктәп белемен бутамаска, Чарльз Дарвин әйтмешли, «Естественный отбор». Әйе, әйе… Кем көчле, акыллы, шул ала. Һәркем үз урынын таба. Сатлык үз урынын, педерастлар үз урынын… Дәүләттә дә ниндидер табигать законнары өскә калкырга тиештер, мөгаен.
Сәкинә. Ничек итеп, ни рәвешле?
Ирек. Ничек итеп? Мин үз фикеремне генә әйтәм. Ни өчен сезнең политикада фахишәлек, пычраклык?! Чөнки кабахәтне сугып очыру түгел, кабахәт дип тә булмый, аны үзе үк чыгарган закон яклый. Шул параша төбендә утырасы сатлык белән петух, өскә үк менеп, закон чыгарып, синең өстеңнән җитәкчелек итә, параша чистарттыра. Противно.
Сәкинә. Естественный отбор булса сугып очырырлар идеме аларны?
Ирек. Әйтеп бетер, әйе, нәкъ син уйлаганча, сезнеңчә бюрократлар, ә безнеңчә… әлбәттә, алай булганда, алар иләк аша үтәр иделәр. Югары үрмәләргә дә куркырлар иде. Менгән очракта да, чамалап сикерерләр иде. Минем уйлавымча, властька менгән начар кешегә властьның бөтен начар ягы да ябыша, алар үрелеп үсеп, тагын да көчәя. Дәүләт тә, милләт тә изге түгел дөньяда – ә кеше! Шушы формулировка алга куелганда гына дөрескә якын дәүләт килеп чыга аладыр.
Сәкинә. Син бик гади генә, җайлы гына хәл итәсең. Ә бит анда алай җиңел түгел, бик болганчык.
Ирек. Юк инде, апа, нинди хәл итү, гади, кытыршы үз уйларым гына.
Сәкинә. Ничек итеп кертергә соң ул табигать законнарын?
Ирек. Анысын сез уйлагыз инде. Һич югында, hәр халыкка ирек бирүдән башлап карагыз.
Сәкинә. Ничек?
Ирек. Ну, hәр халык үз язмышын үзе хәл итәрлек булсын.
Сәкинә. Бутама. Бездә бар халыклар да ирекле, тату.
Ирек. Ирекле… Алай булгач, без нигә, халык теләге була торып, аерым республика ясый алмыйбыз? Ирекле халык булгач, нигә без аны Мәскәүдән ялына-ялына сорарга тиеш? Нигә без үзебез теләгәнчә яши алмыйбыз? Ә бит теләгебез бар, бик бар.
Сәкинә. Йә, йә, ярсыма. Менә син ничек китереп чыгардың. Сорамый гына булмый. Без Россия белән ничә гасырлар буе кулга-кул тотышып…
Ирек. Әй, ташлале, шул… Аңлаттым, аңлаттым. Ничә гасырлар изелеп яшәдек, диген.
Сәкинә. Ирек, син ни сөйлисең, минем алда, җитмәсә?
Ирек. Юк, син төзәлерлек түгел икән.
Сәкинә. Карале, кара…
Ирек. Карале, апа, сине ялгыш депутат итеп сайламадылар микән? Син анда, hич югы, безгә статус кирәк, дип әйтә алдыңмы, пышылдап булса да?..
Сәкинә. Әйтә алдыңмы, дип, ни… Анда чират җитми.
Ирек. Чират җитми? Күз алдына китер, нинди бай без яшәгән җир. Идел, Кама hәм башкалар… Күпме урманнар, нефть, газ. Әле болары ярылып ятканы гына. Шушы байлыкларның күпмесе безнең халыкка хезмәт күрсәтә алмыйча бушка китте, ә бит болар барысы да – безнең халыкның борынгыдан килгән байлыгы. Россиянең бер катнашы да юк анда. Ә иң куркынычы: тел югалу, милләтнең бетүгә баруы түгелме? Статусны без сорап торырга тиеш тә түгел, үзебез урнаштырырга тиеш. Нишлисең бит, халык әле аны аңлап бетермәгән чорда сорап йөрергә туры килә. 1552 елда бабалар үз ирке белән бирелмәгән кебек, безгә дә ирекле рәвештә ирек бирмәсләр.
Сәкинә. Бирмәсәләр, моңарчы яшәгән, миңа аның бернигә дә кирәге юк.
Ирек. Менә ничек! Шул сорау өчен дә көрәшмәгәч, нәрсәгә соң син халыкка? Болай да, депутатлар ярдәменнән башка да юкка чыгарбыз. Аның өчен тырышучылар синнән башка да җитәрлек.
Сәкинә. Менә нәрсә, энем. Син мине сайламадың, сиңа тикшерергә дә түгел. Yз сүземдә калам: руслар – яхшы халык.
Ирек. Ярый, ярый, кызма. Мин дә аларны хурламыйм, киресенчә. Тегендә минем дустым рус иде.
Сәкинә. Шулай булгач…
Ирек. Без үзебез горур, ирекле халык булып яши алсак, аларны тагын да ныграк хөрмәт итәр идек. Изелүче халык булып түгел, ә тату күршеләр булып. Йөрәк әрни, гомер уза, ә берни дә эшләп булмый.
Сәкинә. Да, брат, мин сине бөтенләй белмәгәнмен икән.
Ирек. Менә шундый әшәке кеше инде мин…
Сәкинә. Ирек, син нигә университетыңда укуыңны дәвам итәргә уйламадың?
Ирек. Утырып кайткачмы? Беренчедән, алмаслар иде, икенчедән, мин үземә кирәкне алдым бугай инде. Аннан «Научный коммунизм» ны яттан беләм! (Бармаклары белән рәшәткә ясап күрсәтә.)
Сәкинә. Көлмә, юк, син уйла әле ул турыда.
Хәким керә.
Хәким. Ә-ә-ә, менә кая качканнар, сезгә штраф.
Ирек. Качмадык, әти, сөйләшеп утырдык.
Хәким. Ни турында?
Ирек. Шул синең байлыкны бүлешә алмыйбыз.
Сәкинә. Шаяра ул, әти.
Хәким. Шаярма, син андый малай түгел.
Ирек. Урлап кына китәргә оста дисеңме?
Хәким. Юк, улым, алай уйламыйм. Сәкинә, бар, әниеңне чакыр әле. Бире керсен.
Сәкинә. Хәзер, әти. (Чыга.)
Ирек. Син нигә күңелсез, әткәй? Шатлан, бәйрәм бит бүген, икенче тапкыр тудың?
Хәким. Анысы дөрес, улым. Бәхетле булырга, шатланырга тиеш идем мин. Әмма шатланасы килми.
Ирек. Син нәрсә инде, әти, булды инде, булды…
Хәким. Менә монда, эчтә, нидер әйләнгән кебек булды…
Ирек. Борчылма, әти. Син бераз исереп киткәнсең…
Хәким. Юк, улым, мин исерек түгел. Күзләр кысылса да, акыл саф… Тыңла әле син мине, бүтән сөйләшер кеше дә юк бит.
Ирек. Сөйлә, әти, сөйлә.
Хәким. Менә шулай, бөтен күңелем, акылым алмашкандай булды. Уйлап куйдым: ни өчен гомерем буе акча җыйдым мин, нигә бөтен гомеремне шуңа багышладым?
Ирек. Ник, дип…
Хәким. Тукта, улым, бүлдермә, фикеремне чуалтасың. Карт кешенең фикере тиз чуала.
Ирек. Нинди картаю ди әле ул…
Хәким. Юк, улым, соңгы ике көндә мин бик нык картайдым. Күңелем ниндидер афәт сизгән шикелле. Шуңа сөйләшеп каласым килә.
Ирек. Юк-барны уйлама, тыңлыйм, әти.
Хәким. Шулай менә. Гомерем буе акчага чукындым. Урлый алганда, урладым, алдардаен алдадым – җыйдым да җыйдым. Элек ул миңа ниндидер ләззәт, рәхәтлек бирә иде. Ә бу самолёт белән булган вакыйгадан соң косасым килә…
Ирек. Син тынычлан әле, әти…
Хәким. Юк, улым, син тынычландырма мине. Сиңа мин шуңа күрә дә сөйлим, син ирләрчә мине тыңлый аласың, hәм шундый булып кал да…
Ирек. Ярый, әти.
Хәким. Борылып карасам, гомер бушка үткән, артта берни дә калмый. Ә бит мин заманында булдыклы бала идем. Гармуным бар иде минем, теләсә нинди көйне бер ишетүдә уйный идем, сәхнәдән төшмәдем. Белгечләр ничек ди әле, теге, ә… әйе, слухың әйбәт, киләчәгең өметле, диләр иде. Ә чынында менә ничек килеп чыкты. Хәер, балачакта ук акча җыярга ярата идем. Шулай шул, чирне вакытында дәваламасаң аза икән. Кем инде мин хәзер, нәрсәгә ирештем?
Ирек. Чынын әйткәндә, әти, әйе, акча да бик кирәк. Ләкин син акча артыннан куып, безне күп вакыт күрми дә идең. Шулай да борчылма, әти, синең горурланырлыгың бар. Без бар ич, әти.
Хәким. Рәхмәт, улым, яхшы сүзеңә. Сиңа ышанам, ә тагын? Мин үлмәс борын, минем тиеннәремне бүлешүче балаларым? Дөрес, анысы, ни чәчсәң, шуны урырсың, ди.
Ирек. Юк, әти, барыбыз да бүлешмибез ич. Син ачуланма, әти. Без, чыннан да, сине искә алырга җыенган идек.
Хәким. Ник ачуланыйм, сез гаепле түгел ич.
Гөлсем керә. Аның артыннан Хафизның көлгәне ишетелеп кала.
Гөлсем. Уф, Аллам, биетеп үтерә яздылар. Абау, сез нигә бик болытлы. Тышта да яңгыр җыена бугай.
Хәким. Ярый, улым, син ял ит, бар.
Ирек. Юк, әти, мин китәрмен инде.
Гөлсем. Юк, юк, нинди китү, атаң исән-сау әйләнеп кайткан.
Хәким. Шаулама әле, хатын.
Гөлсем. Шаулама… Синең өчен тырышам.
Хәким. Моңарчы тырышканнарың да бик җиткән.
Ирек. Ярый, мин китим, бер ашыгыч эш бар иде, сау булыгыз.
Хәким. Сау бул, улым.
Ирек китә.
Гөлсем. Озакка югалма. Нәрсәгә чакырдың?
Хәким. Утыр әле яныма.
Гөлсем. Миңа монда да әйбәт.
Хәким. Йә, ничек соң, әнисе, күңеллеме?
Гөлсем. Нигә алай дисең?
Хәким. Тыштан көлсәң дә, эчтән яна кебек…
Гөлсем. Менә әйттең, нигә яныйм ди мин…
Хәким. Ярый, үпкәләмә. Мин үлгәч, ни эшләргә иде инде синең исәп?
Гөлсем. Әй, юк сүз сөйләп утырма әле. Исән-сау ич син! (Кочаклый.) Рәхәтләнеп яшибез әле, Алла боерса.
Хәким. Тукта әле, соңыннан. Әйт әле менә, яшермичә. Син нигә миңа кияүгә чыктың?
Гөлсем (аның яныннан тайпылып). Син нәрсә?! Артыграк эчеп ташладыңмы карт башың белән? Ни сөйлисең?
Хәким. Юк, мин аек, карчык…
Гөлсем. Нинди карчык булыйм, ди, мин сиңа.
Хәким. Гөлсем, ачыктан-ачык сөйләшик әле. Курыкма, мин сине гаепләргә җыенмыйм. Әллә ничек шунда, күңел тыныч түгел.
Гөлсем. Күбрәк эч…
Хәким. Син нигә миңа кияүгә чыктың?!
Гөлсем. Нигә дип, ошаткан булганмындыр инде. Кыяфәтең дә яшь иде ул чакта. Мин дә аерылып кайткан хатын идем. Аннан, барыбер бер чыгасы бар иде бит.
Хәким. Яратмадыңмы?
Гөлсем. Шаярма инде, бу яшьтә нинди ярату, ди.
Хәким (кычкырып). Менә нәрсә! Җитте! Минем синең белән мәчеле-тычканлы уйнарга вакытым да, теләгем дә юк. Яраттым мин сине, шайтан хатынын. Хәзер дә…
Гөлсем. Яратсаң соң! Кычкырма миңа. Синнән курыккан туннар тузган! Әйе! Әйе! Әйе! Бай булганга чыктым, рәхәт яшисем килде. Яшәдем…
Хәким. Рәхәт яшисең килгәнгә гуляйть иттеңме?
Гөлсем. Менә нәрсә, карт пәри, анда синең эшең булмасын. Менә үзеңнән егерме бер яшькә карт убырга өйләнеп кара, нишләр идең икән? Алай гына гуляйть итәр идең микән? Кая соң рәтең? Әйдә, киттек алайса! Әйдә, дим! Ник бармыйсың?
Хәким. Кит әле, дим, җибәр, авырттырасың.
Гөлсем. Ә-ә-ә, булмыймыни? Ә мин нишлим? Болай да алма кебек яшь чагым әрәмгә узды, син карт җен белән…
Хәким. Әле дә соң түгел, бик ясангансың…
Гөлсем. Ясандым шул, бәлки, берәр киявем карап куяр. Алар бит миннән дүрт-биш яшькә генә яшь. Җитмәсә, балаларың да минеке түгел, Чәчкәдән кала. Чукынышып китсеннәр.
Хәким. Җитте, кабахәт, үтерәм!
Гөлсем. Yтерермен мин сиңа, өзеп алырмын. Никләр генә кайткансыңдыр инде, башым котылды гына дигәндә, акаеп кайтып кердең бит… Йа Ходаем, (елап) никләр тилмертәсең бу бичара хатынны?..
Хәким. Каргамасаң да үләрмен, борчылма.
Гөлсем. Кат шунда: сәдака бирер идем.
Хәким. Оятсыз ук икәнсең. Yз башыңа килмәсен. (Чыгып китә.)
Гөлсем. Бар, бар, эзлә әҗәлеңне. (Капланып елый.) Әй Аллам.
Җырлый-җырлый, Хафиз килеп керә.
Хафиз. Әссәламегаләйкем! (Гөлсем дәшми.) Ишетмиләрме, әллә ишетергә теләмиләрме закон әhелен… (Гөлсем дәшми.) Әллә йоклый инде.
Гөлсем. Юк, йокламыйм.
Хафиз. Елыйсыз, ни булды?
Гөлсем. Юк, берни дә…
Хафиз. Ничек инде, тик торганда елыйсың, алайса… Әйтегез генә, мин ул шакалны… Ирекме?
Гөлсем. Юк, юк, ни сөйлисең?
Хафиз. Белмичә, минем күңелем тынычланмаячак.
Гөлсем. Болай гына, Хәким белән үзебез.
Хафиз. Хәким абзый? Ул куркуль әле кул күтәрә башладымы минем каенанага… Түзеп-түзеп торырмын да… Кара син аны…
Гөлсем. Кирәкми, зинhар өчен, тавыш чыгара күрмәгез.
Хафиз. Ярар, ярар, каенанам.
Гөлсем. Хафиз, шул каенана сүзен әйтмә әле, әллә ничек.
Хафиз. Ник, әби, дииммени?
Гөлсем. Анысын бигрәк тә. Мин бит синнән нибары берничә яшькә генә өлкән.
Хафиз. Ай, гафу итегез, мин ияләшкән буенча инде, сарык диген.
Гөлсем. Гади генә, Гөлсем апа, диген.
Хафиз. Гөлсем, һе, ияләнмәгән, әллә ничек. Ә шулай да бик ягымлы килеп чыга. (Колагына нидер әйтә.)
Чәчкә килеп керә. Аптырап катып кала.
Чәчкә. Мам!
Гөлсем. Әй оятсыз. (Хафизның аркасына җиңелчә сугып.) Исерек.
Чәчкә. Мам, анда сине сорыйлар.
Гөлсем. Нәрсә кирәк булган тагын, чәнчелгерләргә. (Чыгып китә.)
Чәчкә бүлмәсенә узмакчы була, Хафиз туктата.
Чәчкә. Ты чего?
Хафиз. Оныттыңмыни?
Чәчкә. Нәрсәне?
Хафиз. Чәчкә! Сөйләшкән идек бит инде. Мин сине бик күптәннән яратып йөрим. Синсез яши алмыйм. Әйдә монда, мин сине бик…
Чәчкә аның кулын тешли, Хафиз аны ычкындырып җибәрә. Чәчкә елый.
Чәчкә. Син! Тварь! Чего захотел! (Өстәлдәге пычакны алып.) Кит моннан, зараза, үтерәм хәзер!
Хафиз. Чү, чү, син нәрсә, китәм!
Чәчкә. Ычкын, мент калдыгы! Все вы твари! Ничек котылырга сездән, кая качарга, куда провалиться? Чәнчелимме соң әллә?!
Хафиз аның пычагын бәреп төшерә. Чәчкә капланып елый. Рәшидә керә.
Хафиз. Син нәрсә, мин шаярдым гына, үзе әйтте дә… Мин нәрсә… Мин болай гына…
Рәшидә. Чәчкә, ни булды?
Чәчкә. Ничек яшәргә инде бу дөньяда, Рәшидә апа?! Берсенә акча надо, одному хатын-кыз, другим ещё что-то!.. Неужели просто гына, тынычлап кына яши алмам микәнни?
Рәшидә. Тынычлан, акыллым, тынычлан. Син әле яшь, бары да яхшы булыр. Синең әле киләчәгең алда… Менә укырсың…
Чәчкә. Что син, апа. Нинди алда, нәрсә алда? Минем менә шушы яшьтән уже жить не хочется, ә син әйтәсең…
Рәшидә. Yтә ул, сеңлем, тынычлан.
Чәчкә. Yтә! А мин не хочу үткәрергә! Yткәч, менә сезнең кебек бөтен нәрсәгә битараф калгач, нәрсәгә яшәп торырга?! Ә бәлки, апа, наши предки яшәгәннәр бесмысленной жизнью? Бәлки, шуңа күрә безнең тормышның да мәгънәсе юктыр? Бәлки, без дә обречённые люди?
Рәшидә. Кем белә инде, сеңлем. Шулай да ныграк бул, яшәргә кирәк. Бу тормышның пычраклыклары күп очрар әле.
Чәчкә. Ни өчен?
Рәшидә. Нәрсә ни өчен?
Чәчкә. Яшәргә кирәк?
Рәшидә. Турысын гына әйткәндә, үзең ана булганчы ашыкма, сеңлем. Yзеңнең балаң, буының барлыкка килгәч, үзеннән-үзе тормышка омтылыш уяна ул, алар өчен яшисе килә. Йә, йә, булды… Акыллы булырга сүз бирәсеңме?
Чәчкә. Ладно… Попробуем.
Көчәя башлаган гармун тавышы.
Апа, ведь нет бернинди надежда да алга таба. Такая тоска. Не знаю ничек яшәргә? Бернәрсә дә не хочется, уйлыйсы килми. Беләм: мин үзем дә бик гаепле… Ләкин бит я хочу, чтоб яхшырак булсын, а не получается. Шагаю, ә алда әйтерсең бездна… упкын…
Рәшидә. Тынычлан, сеңлем, кая, бер елмай әле. Елмай инде, менә шулай. Ә без синең белән соңыннан сөйләшербез. Бар, бераз йөреп кер, бар, сеңлем.
Хәкимне Хафиз белән Валера җилкәләренә утыртып, самолёт тавышы чыгарып үкереп керәләр. Хәким гармун тарта. Көлү, шау-шу.
Хәким. Чү, кияүләр, төшереп җибәрә күрмәгез. Ватарсыз карт савытны. Сезнең самолёт куркынычрак икән.
Ногман. Куегыз инде әтине, тәрбиясезләр.
Хафиз. Курыкма, каенагай, бер төшүдән берни булмас.
Валера. Если мы бросим, так повыше, с высоты.
Көләләр. Хәкимне утырталар.
Сәкинә. Тәртип белән, культурно гына, җәмәгать! Вәт, әти, үзеңне күтәреп кенә йөртәләр!
Хәким. Әйтмә инде, кызым. Аллага шөкер, уңдым кияүләрдән.
Гайшә. Ә киленнәрдән уңмадыңмыни, әткәй?
Хәким. Сине, килен, әйтеп тә тормыйм инде, чәчрәп торасың. (Хафиз көлә.)
Гайшә. Ник көләсең? Уңган хатын чәчрәп торырга тиеш инде ул. Әйеме, әткәй?
Хәким. Нәкъ үзе, килен!
Ногман. Әти, әгәр берәр нәрсә эшләтәсегез булса, миңа гына әйт. Сүз белән ул кияүләр барысы да бик яхшы. Менә эшләп күрсәтегез сез. Әти безнең кооператив, ни кирәк, шуны эшли.
Хәким. Алайса, улым, мин үлгән булсам, табут та ясаткан булыр идеңме?
Ногман. Әй, әти, айн момент. Без аны хәзер эшләп атабыз.
Хәким. Yл генә диген, ә?
Ногман. Юк инде, әти. Просто шулай килеп чыкса, дим. Син әле озак яшәрсең.
Гөлсем. Тагын үзенекен башлады инде. Туймадыңмыни әле? Yләсе кеше кешегә әйтеп тормый ул…
Хафиз. Син, Ногман, әтине күмеп тә куйдың инде, ә, өлгер…
Валера. Да, шустрый какой…
Гайшә. Берегез дә артык түгел, боргаланмагыз. Карале, әткәй, нигәдер тамак кибеп китте, бии-бииме шунда…
Хәким. Чыннан да, кардәшләр, без ник болай утырабыз соң әле? Мин исән, мин үлмәм! Кияү, давай, буш тотма бокалларны! Ягез әле, салыйк әле туганнарның туганлыгы өчен!
Гайшә. Ничек инде?
Хәким. Ничекме? Менә бер-берегезне якын итеп, бер-берегездән берни дә жәлләмичә яшәү өчен.
Гайшә. Әй, алай яшәп булмыйдыр ул.
Хәким. Нигә булмасын, теләк булсын.
Ногман. Алай яшәү өчен hәркемнең бай булуы кирәк.
Рәшидә. Ә синеңчә нәрсә соң ул байлык?
Гайшә. Хе-хе-хе… (Көлә.) Белми… Нәрсә булсын ди инде байлык. Акча, билгеле… Акчаң булса, бар да була.
Ногман. Кәнишне.
Хафиз. Бик дөрес.
Валера. Но ведь «Волгу» можно и украсть.
Сәкинә. Аңа китсә, акчаны да урлап була.
Хафиз. Һе, андый байлык өчен Уголовный кодексның бик әйбәт статьялары бар. (Бармакларын рәшәткәләп күрсәтә.) Әнә Иректән сорагыз.
Рәшидә. Ә Ирек кайда соң әле?
Гөлсем. Китте ул.
Хәким. Эше килеп чыкты аның.
Хафиз. Эше… Күрә алмый ул безне, шуңа китте. Нигә күрә алмый, аңламыйм. Без бит аңа яхшылык кына телибез.
Чәчкә. Не трожьте абыйны! Сезнең эшегез түгел…
Рәшидә. Йә, йә, сеңлем. Чыннан да, кагылмагыз аңа. Ул болай да…
Гайшә. Мескен. Yзе гаепле.
Хәким. Җитте, килен! Синең башың җитәрлек эш түгел бу. Әйдәгез, нәрсәгә тукталдык? Ә, әйе, туганнарның туганлыгы өчен.
Сәкинә. Шулай итеп, акча дип исәплибез инде байлыкны…
Ногман. Соң, нәрсә кабат сорап торасың. Вәт кызык, тагын нәрсә булсын инде байлык?
Сәкинә. Ә син нәрсә әйтмәкче идең, Рәшидә?
Рәшидә. Әйе, акчасыз яшәве кыен.
Гайшә. Кыен гына түгел, үлем…
Рәшидә. Кем акча белән бай, кем җаны белән, кем балалары белән. Рух дигән әйбер, рухи байлык та бар бит әле.
Гайшә. Хе-хе-хе… Бар, чыгарып сатып кара син ул байлыгыңны базарга, кем сукыр тиен бирер икән…
Хафиз. Көлкегә калдырып йә типкәләп ташламасалар ярар.
Валера. Что-то ты не ту тему завела, жена.
Сәкинә. Культура кирәк, җәмәгать.
Рәшидә. Бөтен кеше дә акча гына җыеп ятмый бит. Менә безнең отделениедә бер карт ятты. Ак сакаллы, чәче дә кардай ак. Ә күзләре чем-кара. Эчендә ниндидер аңлап бетермәслек сагыш, моң. Yзләре шундый бәхетле ялтырыйлар. Ә бит ул үзенең озакламый үләсен белеп, сизеп ятты. Кемнәр генә килми иде аның янына: балалары, оныклары, туганнары, кияү-киленнәре, әллә кайчан бергә эшләгән кешеләр, шәкертләре, тагын әллә кемнәр. Санап бетерерлек түгел. Көн дә киләсе кешеләргә исемлек төзергә туры килә башлады. Режим керттек. Югыйсә картны алҗытып бетерәләр. Юк, ул үзе тыштан берни дә күрсәтми. Киресенчә, hәркемне күргән саен талпынып, канатланып китә. Минемчә, ул бик бәхетле кеше иде. Yлгәндә дә елмаеп үлде.
Гайшә. Һе, аңа калса, безнең әти – иң бай, иң бәхетле кеше. Әнә күпме акчасы, күпме балалары, җаны да үз урынында.
Хафиз. Чыннан да, шулай бит, әй.
Валера. Сказал же я вам, что он Христос.
Гайшә. Бутама, керәшен түгел, мөселман ул.
Хәким. Карале, кызым, кем булып эшләгән ул?
Рәшидә. Музыкант шикелле…
Хәким. Музыкант? Исемен белмисеңме?
Рәшидә. Заhид абый бугай.
Хәким. Заhид, Заhид… Юк, белмим шул, белмим. Завскладларны, директор урынбасарларын, спекулянтларны беләм, хәтта замминистр торговлины да. Ә аны белмим, кызганыч…
Гайшә. Нәрсәсен кызганырга, әткәй. Ул инде картаеп киткән, беткән. Ә без әле синең белән яшь, бергәләп дөньясын дер селкетеп яшәрбез.
Хәким. Сүз ул турыда түгел шул, килен.
Гайшә. Син пешмәгән духтыр, әллә ниләр бутап, әтине борчыма, яме. Матур гына утырганда…
Хәким. Рәшидә кызым дөрес әйтә, акча белән генә яшәп булмый.
Ногман. Шулайдыр анысы, әти. Yзең дә бит шактый туплагансың. Аны ничек аңларга?
Хәким. Шуңа күрә мин артык куанмыйм да. Элек булдырам дип яши идем, ә хәзер…
Хафиз. Сез нәрсә инде, бала-чагалар кебек? Әти шаяра гына. Ә сез авызыгызны ачып тыңлыйсыз! Тост!
Ногман. Әйе, җәмәгать, Хафиз дөрес әйтә, нигә болай утырабыз әле, әти, тот бокалларны.
Хәким. Туктале, хәзер, балалар. Минемчә, сезгә бөтен булганыгызны берләштереп яшәргә кирәк.
Гөлсем. Менә әйттем бит мин сезгә.
Хәким. Туктале, хатын, Рәшидә әйткәнне дә, акча мәсьәләсендә дә, бүтәнне дә. Кем нәрсәгә мохтаҗ, шуны ала алсын.
Хафиз. Нәрсә хәзер, Рәшидәнең күңеле бай, акчасы да юк дип, акча җыеп бирикме, хе-хе-хе!.. Бик кызык әле бу.
Гайшә. Менә сиңа йомыкый Рәшидә?! Вәт бирде бу! Шыпырт кына утырды да барын да үзенә җыеп алды. Вәт маладис!
Хәким. Аңа гына түгел, барыгызга да. Аңа, мәсәлән, күпмедер процентта финанс белән, ә сиңа җан азыгы, бүтәнгә…
Гайшә. Туктале, әткәй, син мине җансыз димәкче буласыңмы? Без акчабызга җан сатып алырга тиешме? То есть, әй юк ла, сатып ала алмыйбыз, кәнишне, безнең бит акча юк.
Хәким. Юк инде, алай димим. Бары бөтен булганыгыз белән уртаклашып, ярдәмләшеп яшәгез. Чын кардәшләр булып. Соңыннан соң була ул.
Хафиз. Син соңардыңмыни?
Хәким. Соңардым шул…
Валера. И твои сбережения тоже сюда, и «Волгу»?
Хәким. Әй балалар, сбережениедә генәмени хикмәт?
Ногман. Шулай да керәме?
Хәким. Керер, ник кермәсен.
Гөлсем. Атагызга hәм аның хезмәтенә кагылмагыз! Тынычлыкта калдырыгыз олы кешене. Оялмыйлар да…
Гайшә. Хезмәте… Yзеңә потламакчы буласың барысын да?
Сәкинә. Гайшә! Әни! Тәртип кирәк, культура! Консенсус…
Гөлсем. Соң, кызым, атагыз исән бит әле, тагын бүлешә башладыгыз.
Гайшә. Ачка үлә күрмәгез тагын. Мескеннәр.
Хафиз. Менә нәрсә: әти дөрес сүз башлады. Тигезләргә кирәк дөньяны. Мәгәр әгәр дә мин теләгәнне ала алсам, бер дигән дөнья корып җибәрер идем. Кызың да бәхетле булыр иде.
Хәким. Күпме инде ул, сине бәхетле итә торган сумма?
Хафиз. Күп түгел, шул бер 40 мең җитә безгә.
Валера. Охо!..
Гайшә. Син нәрсә? Ычкына башладың мәллә? Безне коры калдырмакчы буласыңмы?
Сәкинә. Җәмәгать, шауламагыз, тәртип…
Ногман. Туганнар, сөйләшкән идек бит: 50 мең чамасы алсам, мин аны эшкә кертәм, ул безгә файда китерәчәк дип. Шулай хәл итик әле без.
Хафиз. Син, «кооп», бик остарма әле, яме? 50 мең бирсәгез, имеш. 50 мең кулга керсә, мин аны үзем дә бик hәйбәтләп эшкә кертәм.
Гайшә. Син нәрсә Ногманның бугазын буасың? Нигә дип әти сиңа кырык мең бирергә тиеш әле, милиция булганың өченме?
Хафиз. Шуның өчен булса да… Менә монда кычкырышып, эчеп, бәйрәм итеп утырасыз, ә кем сезнең тынычлыгыгызны саклый? Кем сезне хулиганнардан яклап кала? Кем сезнең өчен гомерен дә жәлләми?
Валера. Не смеши, Хафиз. Будь мужиком, все знают, как вы защищаете…
Хафиз. Син кагыласы булма…
Ногман. Кай арада кырык меңгә күтәрелде әле ул?
Хафиз. Нәрсә, сиңа ярый, безгә ярамый? Сез болай да бай…
Валера. Про другое не знаю. Батя, как с «Волгой» поступишь? Не забудь, я твой главный механик.
Хәким. Туктагыз әле, балалар, мин исән бит әле.
Гөлсем. Ояла да белмисез инде, атагыз сезнең өчен үлеп тора.
Хафиз. Ничек? Бу синең, чыннан да, шаяру гына булдымыни?
Гайшә. Безне шул хәерчелектә калдырасыңмы?
Валера. Как же я без «Волги» проживу, не представляю.
Рәшидә. Шашмагыз инде, исерешеп беттегез.
Сәкинә. Юк, әти, син дөреслек белән бар, тигез итеп бүл дә бир. Тавыш та чыкмас. Дөрес булыр.
Гөлсем. Нишлисез, балалар? Атагызны көпә-көндез талыйсыз түгелме?
Гайшә. Юк инде, әни, син үзең башлап җибәрдең дә, хәзер без гаеплеме? Эткә сөяк күрсәтмәскә иде аны, хәзер тыеп кара әнә.
Сәкинә. Тәртип, җәмәгать, культурно гына…
Ногман. Туктагыз әле, туганнар. Менә мин нәрсә тәкъдим итәм: әйдәгез, тынычлану өчен берәр чәркә күтәреп, капкалап алыйк, аннан барын да аек акыл белән хәл итәрбез.
Рәшидә. Ногман, нишлисез, болай да исерешкәнсез бит инде.
Валера. Жена, молчи.
Хафиз. Ярый, көтеп карыйк.
Ногман. Менә бу юлы кадерле әтиебезнең акылы, зирәклеге өчен эчәсем килә.
Гайшә. Әйтәсе юк. Әбәзәтелни әти өчен!
Хәким. Рәхмәт, улым. (Эчәләр.) Ләкин хәзер күпме генә сөйләсәгез дә, бер тиен дә ала алмассыз.
Гөлсем. Дөрес, әтисе.
Хәким. Кысылма, сихерче! Сиңа да эләкмәячәк. Барыгыз да минем алда акча өчен генә юхаланасыз.
Сәкинә. Әти, син ни сөйлисең, тынычлан.
Хәким. Юк, тынычландырма мине, мин үлде дигәч, ничек куанганыгызны аңлыйм мин хәзер…
Гөлсем. Син исердең, атасы.
Хәким. Ю-у-ук-ук! Мин исерек түгел! Киресенчә, айнып киттем. Ә син (Гөлсемгә), миннән котылгач, рәхәтләнеп типтереп яшәмәкче идеңме? Кияүләреңнең берәрсен эләктерергә дә не прочь. Мә, тот!
Гөлсем. Кит, оятсыз! Ни сөйлисең, балалардан оял!
Хафиз. Ә кияүләргә ни булган, ә? Бар яктан килгән.
Сәкинә. Хафиз!
Хафиз. Менә нәрсә, папаша! Юләрләнмә, үзеңә дә тими ул акча, безгә дә…
Хәким. Һәм тимәс тә, яндырам.
Гөлсем. Котырган!..
Ногман. Туктале, әти, нигә бирмәскә булдың инде?
Хәким. Чөнки сез барыгыз да – ничтожество! Булдыксызлар сез, юк сез, юк! Нуль! Сез, берегездән-берегез таза ирләр, шул хәерче берничә меңгә карап талаша башладыгыз. Тфү! Мин үз гомеремдә аз гына булса да эшләп кала алганмын. Ә сез аны да булдыра алмыйсыз. Yзегезне муллыкта яшәтә торган итеп эшләр әйләндерә белсәгез чәчәр идем мин ул акчаларны сезгә. Сез булдыра алмыйсыз. Ә фактически сез үзегез җир җимертеп таба алырга тиеш. Булмагач, тамагың да ач! Һәркем үзенә тиешлене ала инде. Сезгә тиешлесе шул: хәерчелек. Хе-хе-хе!..
Хафиз. Ул безне мыскыл итә!
Валера. Әй мужик!
Хәким. Да, мужик! Әйе, көләм… Чөнки сез көлке, мескен хәлдә. Yзегез гаепле. Кайсыгыз ул акчадан файда эшләр иде? Кайсыгыз берәр мохтаҗ кешегә ярдәм итмәкче булды? Берегез дә! Ә син, Рәшидә кызым, бөтенләй баш тарттың! Иң ансаты ул – баш тарту! Ач корсагыңны сыйпап яту.
Ногман. Әти, мин әйттем бит, файдалы эшкә кертәм дип.
Гайшә. Әйе, әткәй. Ногман бик файдалы эш эшләмәкче иде.
Хәким. Беләм мин синең файдалы эшеңне. Кесәңне калынайтырга да бикләнеп, башкаларга төкереп яшәргә, шиш!
Хафиз. Ярдәмгә мохтаҗлар турында уйларга? Үзебезнең хакта кем уйлар?
Гайшә. Бу кадәр кире булырсың икән.
Хәким. Барыбер юкка чыгарам.
Сәкинә. Әти, нигә алай итәргә? Тигезләп бүләргә дә бетте китте…
Хәким. Тигезләп… Соң, әзрәк уйлап карагыз. Булмый аның белән генә бәхетле яшәп, булмый. Кеше хакы барыбер бер килеп чыгачак. Моны мин әйтәм, мин беләм. Киресенчә, йөрәкне генә май баса. Рәшидә әйткән кеше хакында уйлагыз, гомерегез бушка уза бит.
Хафиз. Син безгә ничек яшәргә икәнен өйрәтмә. Акчаңны тарат та, калганын без үзебез белербез.
Гайшә. Әйе, акыл сатарга мин үзем дә мәчтер.
Хәким. Китегез, күз алдымнан югалыгыз!
Хафиз. Нәрсә?! Миңа кычкырасың? Ярый, аңламадың. Хәзер дусларны чакырып…
Хәким. Шунсыз булдыра алмассыңмы? Yз кулың белән буа алмыйсың. Куркак шул син!
Сәкинә. Тәртип, җәмәгать! Хафиз, нишлисең инде?
Хафиз. Атаңны тый әнә, үз кызыннан барлы-юклы акчасын жәлли. Әйе, куандык. Синең үлү хәбәреңне ишеткәч куандык. Азрак булса да файдаң тигән булыр иде. Нигә кайттың?
Рәшидә. Ни сөйлисең, Хафиз?
Хәким. Ха-ха, барыбер эләкмәс!
Хафиз. Котыртма минем җанымны!
Хәким. Җаның? Кайда соң ул, табан астындамы?
Сәкинә. Әти, мыскыллама син аны, исердем дигәч тә.
Хәким. Бар, бар, сат атаңны шуның танавына.
Гайшә. Бу ни була инде бу, Ногман? Без биредән бер тиенсез китәбезмени?
Ногман. Әти, юләрләнмә, вакытында акылыңа кил.
Валера. Как это, значит, папаша, я «Волгу» больше не увижу. А если я умру. Ведь я без «Волги» ни дня проживу. Понятненькое дело, как всегда честного русского человека давят.
Гайшә. Әй, сине түгел, безне дә кимсетәләр әле монда.
Гөлсем. Менә күрәсезме, балалар, ничек яшәдем мин? Гел кимсетелү, гел орыш.
Хәким. Мескенләнмә, барыбер эләкмәс.
Гөлсем. Эләкмәсә! Никләр генә кайттың?! Кайтмый калсаң эләктерә белер идем. Җүнле кеше булса, кайтмас иде әле, җүнсез.
Гайшә. Шулай итеп, әти, Ногманны, булдыклы улыңны, өлешсез калдырасың? Сытып бетерәм! (Ябыша.)
Ногман. Шундый ул, әти, уйла.
Рәшидә. Нишлисең, Гайшә?
Гайшә Рәшидәне этеп җибәрә.
Гайшә. Кит әле. Бирәсеңме, юкмы?
Ногман Гайшәне аера.
Хәким. Берни эләкмәс.
Гөлсем. Әнә шундый ул, кире. Анагызны гел мыскыл итә, сез түзәсез. (Шыңшый.)
Хафиз. Т-ә-к-к, шулай итеп, аңлаша алмадык. Бирәсеңме, каенатай, юкмы?
Хәким. Юк!
Хафиз. Юкмы?! (Хәкимне сугып ега.)
Рәшидә (елап). Нишлисез, җир битләр!
Хафиз. Кысылмагыз!
Ногман. Әти, акылыңа кил, юньлегә түгел бу, үзеңә яхшы булмас.
Гайшә. Нәрсә аның белән сөйләшеп торасыз. Әйткәнне аңлыймыни ул? (Егылган Хәкимгә атланып, аның башына суга башлый.) Мә, мә, куркуль!
Сәкинә. Гайшә, юләрләндең мәллә?
Гайшә. Кит әле. Акылыңнан шашарсың монда. Көпә-көндез чишендерәләр.
Сәкинә белән Рәшидә Гайшәне тартып төшерәләр.
Гайшә. Yтерәләр, карт шайтан. Үтерә!
Хәким. Туктагыз, балалар, нишлисез?
Хафиз. Туктарбыз, бирәсеңме, юкмы?
Хәким. Нәрсәне?
Валера. «Волгу!»
Хәким. Юк, дидем бит инде! Сезгә файда китермәячәк ул акчалар.
Валера. Ах, нет. Ну и получай! (Сугып җибәрә.)
Хафиз. Күп сөйләшеп тор әле.
Валера белән Хафиз Хәкимне типкәли башлыйлар. Гайшә өстендә
сикерә.
Гөлсем. Менә алма кебек хатыныңны тыңлый белмәсәң.