Kitabı oku: «Он… / Ул…», sayfa 4

Yazı tipi:

Рәшидә (аралап). Нишлисез, үтерәсез бит! (Елый.)

Гайшә. Катсын, бер файдасы да юк.

Сәкинә. Шашмагыз, булды. Әти, әллә… Экономик яктан караганда… әллә…

Ногман. Ник жәлләргә инде шул акчаларны.

Хафиз. Бирсә, әйбәт була бит. Хәзер сине келәткә бикләп торабыз, уйла, акылыңа килмәсәң, тагын эләгер.

Хафиз белән Валера Хәкимне алып чыгып китәләр.

Рәшидә. Туктагыз, нишлисез, милициягә чакыртам…

Ногман. Кая барасың? (Аны туктата.) Милиция (килеп керүче Хафизга), сиңа минем апа нидер әйтмәкче була. Хи-хи-хи.

Рәшидә. Ничек оялмыйсыз?

Сәкинә. Җиттеме сезгә? Ни кыланганыгызны аңламыйсызмы сез, ә? Барыбер бирмәячәк.

Хафиз. Әйе шул. Артык кызып киттек бугай. Ногман, кая, бармы анда, сал әле?..

Ногман. Мә!

Хафиз. Сәкинә дөрес әйтә, бирмәячәк. Ярый, җәмәгать, берни дә барып чыкмады. Әйдә, Валера, эчик! (Эчәләр.) Ногман, бар, алып чык атаңны, начаррак килеп чыкты.

Гайшә. Әй, берни дә булмады әле ул кадәр.

Гөлсем. Ни булсын аңа, кешеләр шартлаганда да үлмәгәнне. Җен кебек таза.

Хафиз. Ярый, булды. Ногман, бар, алып чык, син җаен беләсең.

Ногман. Хәзер. (Китә.)

Гайшә. Тапкан жәлләр кеше. Безне жәлләми бит әле.

Валера. Ты и в правду отказываешься, Хафиз? (Җырлый.)

Автомобиль гаражы,

Син дә безне жәлләмәдең,

Жәлләмибез, заразы…

Тышта Ногман чәрелдәгәне ишетелә. Ул йөгереп керә. Күзе-башы акайган, ни әйтергә белми.

Хафиз. Ни булды?

Ногман дәшми.

Гайшә. Нәрсә акайдың, сөйлә!

Ногман (үкереп җибәрә). Сволочь, карт тәре… дуңгыз… чучка… (Аракы эчеп ала.) Вәт дуңгыз… ә…

Хафиз. Ни булды?

Ногман. Асылынган…

Рәшидә. Әти! (Чыгып йөгерә.)

Сәкинә. Әткәй! (Аның артыннан ташлана.)

Барысы да катып калалар. Утлар сүнә, арттан гына прожектор яна. Һәр персонаж кара шәүлә генә булып күренә. Тынлык. Фонограмма яңгырый: кайдадыр кабердән чыккан кебек тавышлар ишетелә.

Гөлсем. Яраткан кешеңне югалту бик кыен ул, аңларсыз әле…

Ногман. Әтием, бәгърем, ник ташлап киттең безне?! Ничек ярата идем мин сине.

Гайшә. Уф, йөрәгем. Әти минем өчен үлеп тора иде. Акыллы киленем, диеп сөя иде…

Хафиз. Эх, әткәй, бигрәк яхшы кеше иде инде. Нинди балыклар тота идек…

Валера. Ой, как тяжко мне… А я карбюратор к «Волге» принёс…

Сәкинә. Әти! Балаларың, туган ил, партия – сине беркайчан да онытмас!

Чәчкә. Әтием, ә как була Отчизнаның татарчасы?

Пәрдә.

…Бөтен дөнья – театр,

Һәм без анда актёрлар…

Шекспир

Туу…
«Театр» тормышыннан ике пәрдәле музыкаль хикәят

Катнашалар:

Сөмбел – 16–18 яшьтә.

Гайсә – 33 яшьтә.

Рәсүл – 35–40 яшьтә.

Әнзирә – 28–32 яшьтә.

Гарәфи – 50–55 яшьтә.

Альберт – 27–31 яшьтә.

Директор ханым – 45–50 яшьтә.

Режиссёр – 50–55 яшьтә.

Хәсән – журналист – 35–40 яшьтә.

Гөлбостан – Гайсәнең туган апасы – 50–55 яшьтә.

Хаҗимулла – Гөлбостанның ахире – 60–65 яшьтә.

Сәлим «завхоз» – 25–30 яшьтә.

Ата.

Ана.

Беренче пәрдә

Сәхнәдә: театр эчендә театр. Сәхнәдә спектакль бара. Түрдә – «тирес» өеме. Гайсә, аңгы-миңге килеп, сәхнәдә йөри, башына куллары белән ябышкан, уфтана. (Гомумән, әгәр дә бөтен картиналар да аерым декорация булып түгел, ә бер үк вакытта пространство һәм вакыт берлегендәге бәйлелекне хәтерләтсә яхшырак булыр иде.)

Гайсә. Бу ни бу? Кайда мин? Мунчадамы әллә? Әллә миңа ис тигәнме? О, юкә ботагы, ферштейн, димәк, мунча түгел. Ой, юкәдә икән чикләвек… Ну миндәге баш… Эшләми…

Альберт мүкәләп чыга, пычранып беткән.

Альберт. О-ой, борыным!

Гайсә аннан көлеп тора.

Нигә ыржаясың? Кем соң син? Танавым берни сизми, таный алмыйм, кем соң син?

Гайсә. Йә, ярар, кыланма, мин инде бу, мин. Җайла танавыңны. Минеке дә берни сизми, әллә ниткән куе ис кенә тулган кебек. Дыңгычлап тутырганнар диярсең… Борын тыгылган саен, кеше танымый башласаң…

Альберт. Ә-ә, синмени әле бу?.. Мин тагын… Уф, борыным… Yләм… Менә әйт әле: кайда соң без? Ни-нәрсә иснәдек соң без? Ник бу кадәр танау ачыттырып-ачыттырып сызлый?

Гайсә «тирес» өеменә күрсәтә.

Альберт. Бумы? Кит әле, булмаганны. Әллә син шунда йокладыңмы?

Гайсә. Син әле башың белән күмелеп үк яткан идең.

Альберт. Фу, булмас. Тирестән генә болай борын бозылмас. Менә ич, бернинди әшәке ис сизмим. (Барып иснәп карый.)

Гайсә. Йә, ташла әле шул танавыңны. Уйлашыйк: ничек бу тирес өеменә килеп түндек тә ничек моннан котылырга? Син берәр ни хәтерлисеңме?

Альберт. Берни дә. Ниләр генә иснәдек тә нидән генә болай ушсыз булдык соң без? (Утырып елый башлый.)

Гайсә. Минем балавыз сыгасым килми мәллә? Минем дә танау ачыта.

Альберт. Сиңа ни? Син аксөяк. Син бит калхуз завхозы малае. Сине юарлар да киптерерләр.

Гайсә. Җә инде, көнләшеп үләсең бугай. Тырыш әле син үзең дә… әйдә, карап карыйк әле, бу өемдә тагын берәр тирес корты калмады микән.

Альберт. Ну, малай, синдәге Югары Совет, чын Дума инде менә… Ф-фу, сөрт әле азрак битләреңне, кемгә-кемгә…

Гайсә. Yзеңне кара… Әйдә, киттек, карыйбыз. (Карыйлар.)

Альберт. А-а-а-ай җен!

Гайсә. Ни булды? А-а-а-ай, суалчан түгел бу, аждаhа!

Әнзирә пәйда була. Ул кулларында йөреп чыга. Аяклары – өстә. Yзе нидер мыгырдана. Итәкләре әйләнеп төшкән, кая карама салам асылынып тора.

Гайсә (качкан җиреннән чыгып). Бу ни бу?

Альберт. Белмим. Күргән-белгән галәмәт түгел.

Әнзирә (баштүбән торып). Ниемә дип карап торасыз, әфәнделәр. Булышыгыз, пожалуйста.

Гайсә. Нинди нәмәрсә соң син?

Альберт. Кай төшең сөйләшә соң синең?

Әнзирә. Менә монда, аста. Анда түгел инде, оятсызлар. Кыз кеше мин.

Гайсә. Бер дә алай булуга охшамагансың бит әле.

Альберт. Хәйләли. Бандит-мазар булмасын.

Әнзирә. Түгел инде, түгел. Кыз мин, абзыкай, кыз.

Гайсә. Кем белеп бетергән инде сезне хәзер.

Альберт. Ник болай булдың соң син? Күтле-киреле?

Әнзирә. Әллә ниткән истә сымак тоела.

Альберт. Карале, бу да ис диде түгелме?

Гайсә. Кара мунча кергән идең мәллә?

Әнзирә. Юк ла. Ике егеткә берьюлы кияүгә чыккан идем, бәхетле булалмаммы дип. Качтылар. Балалары итәк тулып калды, шуларның арт сабакларын укытырга иде исәп. Танауга кисәк ис тулды. Шул ис кергәч, аякларым өскә күтәрелде дә китте. Нинди истер, белмим?

Альберт. Борын тишекләреңдәге саламны кой башта, ис, имеш.

Гайсә. Туктале, безне кыйнарга диме ул?

Альберт. Арт сабакны укытырга, ди.

Әнзирә. Юк инде, юк, курыкмагыз. Кая сез булсын?! Алар чибәр иде, ак йөзле. Сезнең кебек кара йөзләр түгел.

Гайсә. Туктале, тукта, иртән дисеңме?

Әнзирә. Юк инде, төнлә үк килгән идем, шулай итеп йокларга да туры килде.

Альберт. Гырладым, диегез, чучка баласы. Төне буе яңгырап торды.

Гайсә. Бутамале, анысы син идең лә аның.

Әнзирә. Гафу итегез, ой, пардон, мин гырлай белмәем. Оялтмагыз, зинhар өчен.

Гайсә. Туктагыз әле, уйлашыйк. Төне буе диген ә… Тәк, башта без сине әйләндереп куйыйк әле…

Әнзирә. Ән-н-ни-и!! Кагыла күрмәгез, ату үләм.

Альберт. Ник?

Әнзирә. Аягым өзелеп калыр сыман. Аягым белән танавым идарә иткән шикелле.

Гайсә. Ярар, әйдә, җыен, итәк сүзен тыңлап торсаң.

Әнзирә. Каравыл! Мсье, мадам!!

Альберт. Акырма, бер генә манчырмын.

Гайсә. Син аудар, мин тиз генә танавын актарып алам.

Аны акыртып егып, танавын чистартып алалар, ул елап утыра, егетләр киңәшәләр.

Гарәфи күренә. Ул цилиндр кигән, кара фракта, трость тоткан. Аның юләрме, акыллымы икәнен бер күрүгә аңлап бетереп

булмый.

Гарәфи. Һа, минем ахирләр җыелып беткән. Хәерле иртә, йокылар тәмле булдымы йомшак түшәктә? Гутен морген. Септембер, уктумбер. О-о, ляжанка.

Альберт. Бусы нинди иблис тагын?

Гайсә. Белмим, мондый җанварны да күргәнем юк.

Гарәфи. Курыкмагыз, әфәнделәр, бәхетле итәм мин сезне. Тик иң әүвәл… әллә, чыннан да, мине танымыйсызмы?

Гайсә. Юк.

Гарәфи. Син дәме?

Альберт. Юк.

Гарәфи. Эшләр хөрти икән сезнең. Килегез әле монда.

Бар да җыелалар.

(Әнзирәгә.) Син дә кил. Фу-у, бусы бигрәк котсыз. Бик якын килмәгез, исегез чыдарлык түгел.

Гайсә. Йә, сөйлә.

Гарәфи. Каты тотма, каты тотма. Әй, әгәр сез белсәгез, без кайларда гына булмадык. Хәер, каян беләсез, мәрткә киткәч.

Гайсә. Мәрткә киткәч?!

Альберт. Әни-и!

Гарәфи. Сорап тора тагын. Ничек кенә әле. Өч ел буена. Ниләр генә кыланмадылар. Күпме кызның, күпме малның башына җиттегез. Хәзерге көндә сезнең өчәр хатыныгыз бар, алты-җиде балагыз. Хе-хе, ну, егетләр, дәрт бар икән үзегездә. Шулкадәр инде. Ул алимент өстенә алимент сезнең хәзер, бөтен милиция, бөтен КГБ эзли.

Гайсә. Кит әле, булмас.

Гарәфи. Булмас сиңа. Мәрткә киткәч шулай инде, хәтерләп булмый. (Икесенә генә шыпырт кына.) Ә менә бусы – икегезгә бер, иң соңгы, уртак хатыныгыз.

Альберт. Ә-ә? Шушы җенме?

Гарәфи. Һәй, юып җиффәрсәң, менә дигән әле ул!

Гайсә. Соң нишлик инде без, алайса?

Гарәфи. Әллә кайчан шулай диләр аны. Мине тыңласагыз, бар да шәп булыр.

Рәсүл керә. Ул, борынгы греклар кебек, өстенә материя генә элгән.

Рәсүл. Ботка пеште, рәхим итегез.

Гарәфи. Шулай, егетләр. Ботка да пеште, сез дә пештегез, шуңа күрә дә шушында бергәләп яши башларбыз. Ур-ра!.. Тормыш дәвам итә. (Кисәк туктап калып.) Ш-ш-ш, соңгы бер җыр…

Шәhәр чыгып уңга киттек, әй егетләр,

Сагындык сине калабыз, валлаhи менә.

Шундый асыл егетләр без, апаем ла,

Ике аккош очып бара шул вакытта… Их!

Кая барма, кая карама,

Бездәйне чәчеп үстермиләр.

Булсын, әйдә, берәр рифма да –

Чит илләрдә лә үз күрмиләр.

Җыр бетә. Гарәфи артистлар белән таныштырырга тотына.

Гарәфи. Хөрмәтле тамашачылар! Рөхсәт итегез, сезне артистларыбыз белән таныштырып китәргә! Безнең спектаклебез тәмам, тагын килегез, рәхим итегез!

Арткы пәрдә төшә. Төрле яктан сәхнәгә кешеләр чыга, гомуми премьера белән тәбрикләү башлана:

– Премьера белән!

– Гениально!

– Браво, бис!

– Афәрин!

Ут сүнә дә акрын гына грим бүлмәсендә кабына. Бер өстәлгә ниләрдер әзерләнеп каплап куелган. Бүлмәгә, чишенә-чишенә, Гайсә килеп керә. Ул, бер җиңен асылындырган килеш, ашыга-ашыга, өстәлне ачып карый. Бер шешәне алып ачмакчы була да, ишек артында шау-шу ишеткәч, тиз генә кире куя. Бүлмәгә Хәсән үтә.

Хәсән. Ну, Гайсә, ну, молодцы! (Аны кочаклап котлый.) Премьера белән сине! Булдырдыгыз! Шаккатырдыгыз халыкны! Миннән күптин-күп, чуктин-чук рәхмәт. Беләсеңме, иң мөhиме синнән торды. Әгәр син шулай алып бармасаң…

Гайсә. Ничек инде, синең өчен… Мин тотынгач, понимаешь ли…

Хәсән. Алла боерса, әле без синең белән, ә?! Әле минем планнар зурдан. Әле минем сиңа…

Гайсә (өстәлгә күрсәтеп). Алайса, шуның өчен…

Хәсән. Йә, янма инде, тукта инде, җыелсыннар. Беләсең бит, мин вакланып тормыйм. Бөтенесе дә булса күңеллерәк, хакмы?

Гайсә (күңелсез генә). Хак, хак…

Хәсән. Ә калганнар кая соң әле?

Гайсә. Бер-берсен котлап туя алмый торганнардыр.

Хәсән. Алай димә. Начар түгел бит. Бәйрәм бит…

Гайсә. Бәйрәм дә…

Хәсән. Хәер, хатын-кызлар, главалар кунак бүлмәсенә җыелырга булдылар. Аңлыйсыңмы, чит ил кунаклары да бар, ди, бүтәннәр дә… яхшы түгел, диләр…

Гайсә. Соң, әлбәттә, әлбәттә… Әгәр…

Хәсән. Түз инде… Беләсеңме, сиңа гына әйтәм. (Колагына.) Минем тагын моннан да кызык бер әсәр бар…

Гайсә. Кит әле, кай арада өлгерәсең син?

Хәсән. Һәй, килсә, ташып килә ул миңа. Менә кул, бармаклар язып өлгерә алмый.

Гайсә (шешәгә тотынып). Соң, моның өчен…

Хәсән. Уйлавымча, син мине яклап эндәшерсең инде. (Шешәне, алып, кире куя.) Әйдәп баручы актёр син хәзер… Сүзең үтә…

Гайсә. Ни диим, уйларбыз… (Шешәне тартып алып сала да эчеп җибәрә.)

Хәсән. Алайса, мин сине күздә тотачакмын, име?..

Гайсә. Уйларбыз, дидем.

Хәсән (уйлап тора да аңа өстәп сала). Синең хәтле эшләгән кеше юк хәзерге көндә… Ә нинди рольләр… Мин бит карыйм, күрәм… Ник исем бирмиләрдер?.. Менә әйтәм әле…

Гайсә. Йә, йә, анысы ук кирәкмәс… болгатма, яме…

Хәсән. Әйтәм. Ничек инде ул? Минем сүз үтә, беләсең… Дусларны якламыйча… Ярый, мин карап килим әле, ник килмиләр икән. Ату тегендә дә өлгерергә кирәк. Син, ни инде, ашыкма, яме…

Гайсә. Юк, юк, миңа булды…

Хәсән. Җыелгач. Аракы – диңгез… Борчылма. Кара әле, сине анда берәү сораган иде. Дәшимме?

Гайсә. Кем тагын?

Хәсән. Ну, чибәр үзе, яшь…

Гайсә. Сорап торасың, чибәр дә булгач… Бар инде, бар, торма.

Хәсән китә. Гайсә киемен алыштыра. Тагын бер рюмка салып ала…

Яшәргәме, әллә үләргәме, менә сорау нәрсәдә… (Эчеп куя.)

Альберт керә. Бик канәгать кыяфәтле күренсә дә, күңел түрендә ниндидер ризасызлыгы барлыгы сизелеп тора: әллә акча җитенкерәми, әллә дәрәҗә җитеп бетми, әллә роль, әллә үзе шундыйрак.

Альберт. Ну, картлач, премьера белән что ли?! (Кул суза.)

Гайсә. Что ли, что ли… (Кулын бирә.)

Альберт. Автор иптәш кайда соң әле безнең?

Гайсә. Монда… Чыкты бугай.

Альберт (чишенә-чишенә). Ә бу нәрсә? Ул, хайван, нәрсә, безне монда гына сыйлап котылмакчы мәллә?

Гайсә. Белмим.

Альберт. Белмим, белмим… Нәрсә, шушы мыскыллауга риза булмакчы буласыңмы? Безнең аркада күтәрелә, зараза, тагын сыйларга да иренә.

Гайсә. Миңа барыбер. Монда уңайрак та әле…

Альберт. Нәрсә уңай, нәрсә?

Гайсә. Тынычлап эчәргә була. Бер хуҗа да юк… Һәм…

Альберт. Сиңа инде шул булса… Аңла: безне хәзер кеше рәтенә дә кертми башладылар. Утызны узып, кырык ягына чыктык. Бөтен җүнле рольләрдә без диярлек…

Гайсә. Җитте инде… Ташла әле.

Гарәфи керә.

Гарәфи (чишенеп). Ничек инде ул хуҗалар булмасын ди?! Ә? Ә мин кем? Понимаешь? Театрны ашатып торам…

Альберт. Әй, кит әле, син дә торма… Карачкы… Синсез ачка үләр идек…

Гарәфи. Җ-ә, җ-ә, мин булмасам… театрыгыз әллә кайчан таралып бетәр иде… (Гайсәгә.) Мә, тот. (Кулын суза.) Премьера белән…

Гайсә. Сезне дә…

Гарәфи (Альбертка). Ишеттеңме? Җүнле адәм сез дип дәшә белә… Аңлый, потому что…

Альберт. Бар әле, бар…

Гарәфи. Барырмын да мин… Ни, кая соң, кайда җыенабыз?..

Альберт. Кайда? Утыр урыныңда, син кемгә хаҗәт.

Гарәфи. Ничек? Безне банкетка дәшмиләрмени?

Альберт. Көтеп утыр.

Гарәфи. Ну-у, җәмәгать. Бу дирекциясен дә әйтер идем.

Гайсә. Барыбер түгелмени, кайда эчсәк тә…

Гарәфи. Мин, энем, беренчедән, гүпчем эчмим.

Альберт. Нәрсә? (Көлә.)

Гарәфи. Көлмәгез, пожалуйста. Икенчедән, бу ни бу? Гел безне санга сукмау? Гелән-гелән безне читтә калдыру?! Театрны ашатып торабыз, понимаешь ли… Ул режиссёр белән директорын да әйтер идем, шуны да күрә белмиләр… Карале, нигә әле син берни дә дәшмисең?

Гайсә. Ни диим, миңа барыбер…

Гарәфи. Ничек барыбер булсын?.. Туктале, тукта… Ә-ә, әллә син манчыган да инде… Чынлап та…

Гайсә. Манчыса… Сиңа ни…

Альберт. Ул өлгермәсә…

Гайсә. Шуннан… Хәл начар иде…

Гарәфи. Ярар, ярар, барыбызда да була.

Хәсән Сөмбелне ияртеп керә. Ул әле бик яшь hәм саф күңелле кызга охшаган. Кулында чәчәкләр.

Хәсән. О-о, мондагы чәчәк, мондагы гөлләр. Минем аркада үсепме-үсәсез, ә?

Гарәфи. Yселде инде, үселде. Пенсиягә дә күп калмый.

Альберт. Әллә үзеңме безнең җилкәдә?

Хәсән. Шаярам, егетләр. Бергә-бергә инде. Бар да җыелган, башласак та була.

Гайсә. Әйдә, башласаң башла инде.

Аны Альберт туктата.

Альберт. Нәрсә башларга?

Хәсән. Соң, мәҗлесне ачык дип белдерәм.

Альберт. Ә калганнар кайда?

Хәсән. Кемнәр?

Альберт. Син башыңны җүләргә салма, яме…

Гарәфи. Җегетләр, каты кылана күрмәгез, берүк, каты кылана күрмәгез… Халыкны тәгәрәтерлек спектакль уйнадык…

Хәсән. Ә-ә, син хатын-кызларны әйтәсеңме? Хәзер башлыйк та аңлатам…

Гайсә. Җә башласак башлыйк, җә таралыйк.

Хәсән. Ә-ә, әйе, менә, егетләр, танышыгыз, сезнең поклонница…

Сөмбел. Юк, ни… Мин… Мин Гайсә янына гына идем…

Хәсән. Димәк, Гайсәнең уйнавын ошаткансыз, димәк, безнең кунак…

Сөмбел. Ошаттым дип…

Хәсән. Узыгыз, уз…

Гайсә. Кергәч үт инде, уз… Өйгә кил дигән идем түгелме мин?

Сөмбел Гайсәгә чәчәк бирә.

Рәхмәт…

Хәсән. Менә хәзер башласак та була. Ә ни, Рәсүл кайда соң? Гайсә, дәшмисеңме?

Альберт. Әй, йөрмәсен әле.

Хәсән. Белмим дә инде, миңа яхшы түгел.

Альберт. Ярар, бетмәс монда җыен «ботка пеште» ләр. Бер җүнле роль уйнаганы юк, йөрмәсен безнең арада буталып…

Хәсән. Белмим инде…

Гарәфи. Ярар, килмәсә килмәс, керсә утырыр.

Альберт. Һе, керми ул.

Хәсән. Нигә?

Альберт. Горур, менә шундый.

Гайсә. Башлыйбызмы, юкмы?

Сөмбел (Гайсәгә генә). Ул – минем ерак булса да туганым.

Гайсә. Кем?

Сөмбел. Рәсүл абый.

Гайсә. Шуннан ни?

Сөмбел. Әлегә берни дә түгел.

Хәсән. Әйдәгез, җәмәгать. (Өстәл япмаларын ача.)

Гарәфи. Охо, монда малай…

Хәсән. Бар да бар, егетләр, гөрлибез…

Гарәфи. Моны сыйладыңмы?

Хәсән. Авырыйм дигәч…

Гайсә. Санап бар, яме…

Эчеп куялар.

Хәсән. Егетләр, ашыкмагыз инде, берәр тост!

Гарәфи. Сыла.

Хәсән. Ни диим… Рәхмәт, егетләр. Халык нишли, ә? Егыла-егыла көлә. Аннан мәгънәсе, мәгънәсе ни тора! Мин тирәнгә салган мәгънәви аспектны, сверхзадачаны режиссёр ничек куйган да, сез ничек итеп оста китереп чыгардыгыз, ә?! Рәхмәт, дуслар! Алла боерса, киләчәктә дә шулай уңышлы итеп, халык күңелен күтәрерлек итеп иҗат итәргә язсын. Без бит – иҗат кешеләре, егетләр! Әйдәгез, бөек иҗат өчен!

Альберт. Шәп әйттең, моның өчен күтәрми булмас.

Гарәфи. Сөйлисең бармы? (Гайсәгә.) Син ник дәшмисең?

Гайсә. Искиткеч. Әйдәгез шуның өчен…

Хәсән. Тә-ә-әк, тагын кемгә сүз бирик?

Альберт. Yзем әйтим әле.

Гарәфи. Тукта әле, менә Гайсә әйтсен әле, син соңрак.

Хәсән. Әйе, әйе. Йә Гайсә, дускай?

Гайсә. Ни диим… Ну, әйбәт кенә спектакль эшләдек… Киләчәктә дә шулай уңышлы гына эшләргә язсын… Ну, халык яратсын диикме инде шунда… Ну, әйдәгез, булмаса…

Альберт. Юк, болай гына ярамый. Yзем өстим әле. (Пауза.) Менә без гел уйнарга язсын да тегеләй-болай дибез. Менә мин ни дим: уйнарга да язсын, күрсеннәр дә, кадерне дә белә башласыннар. Инде театрны җигелеп диярлек тартабыз, шулай булгач, исемен дә бирсеннәр, акчасын да арттырып торсыннар. Һәм, гомумән, театр ул, егетләр, киләчәктә безнең кулга каласы, дәрәҗәбезне белеп, кадеребезне белеп, өскә үрмәләгән саен нык басып калырга язсын. Әллә дөрес түгелме?

Гарәфи. Сүзләрең алтын ла.

Альберт. Әйдәгез шуның өчен!

Рюмкаларны күтәреп куялар.

Гарәфи. Гомумән, искиткеч комедия оештырганбыз.

Хәсән. Рәхмәт инде, егетләр.

Альберт. Син безгә генә ябыш. Безне, кара аны, онытма.

Хәсән. Әле без сезнең белән… Ягез, бердәмлек өчен.

Тагын тост күтәрәләр.

Ә-ә, менә (Сөмбелгә карап) чын тамашачы фикерен дә ишетик әле.

Сөмбел. Ни диим?

Гайсә. Ни уйлыйсың, шуны яр, оялма.

Сөмбел. Тик сез ачуланмагыз, зинhар өчен, яме?

Гарәфи. Ниткән ачу ди, яр да сал. Гайсә, тотынып утыр, сине бетерергә килгәндер бу кызый.

Сөмбел. Нигә? Киресенчә, ул миңа ошады.

Альберт. Ние белән? Тиресе белән сөягеме?

Хәсән. Туктале, тукта, шуннан?

Сөмбел. Юк, уены белән дә түгел. Ниндидер моңы бар аның күңелендә.

Альберт. Ә безнең?

Гарәфи. Безнең димә, минем диген, үзеңне генә сөйлә…

Сөмбел. Сезне ошатып бетерә алмадым, ачуланмагыз…

Альберт. Нәрсә? (Көлә.) Ни сөйли ул? Тәнкыйтьчеләр, әле Мәскәүдән килгәннәре, мине ничек мактыйлар, беләсеңме? Һе, кыз-зый…

Сөмбел. Гафу итегез…

Хәсән. Ә әсәр, әсәр ничек? Шәпме?

Сөмбел. Әйем, әйтмим.

Гайсә. Яр шуларга, яр, правду-матку…

Хәсән. Йә әле, йә?

Сөмбел. Әсәр бөтенләй ошамады. Кызык та кебек инде үзе… Юк, юк, ошамады… Ачуланмагыз…

Альберт. Эләктеме, сылыймы кызый. Аны Гайсә юри котыртып куйган, үзен мактатырга…

Гайсә. Әй син, барбос…

Гарәфи. Йә, йә егетләр, кызмагыз…

Хәсән (елмаерга тырышып). Сез нәрсә инде, бу бит бик гади, җәмәгать… Син, ни, сеңлем, аңлап бетермәгәнсең… Монда, беләсеңме, катлаулырак катламнар ята… Гади күз белән генә күреп бетерерлек түгел…

Гайсә. Хәсәнулла, юкны лыгырдап утырма, бар, алып кил әле…

Хәсән. Кемне?

Гайсә. Кемне, кемне, аның кем икәнен беләсең бит.

Хәсән. Соң әйтеп торам лабаса, анда чит ил кешеләре, үзе дә шунда…

Гайсә. Булса, кем әле ул «үзе» шулкадәр?

Хәсән. Кем әле түгел шул, режиссёр әлегә. Аның алдында ничек ычкынсын инде ул?

Альберт. Шул себеркегә калмасаң. Һәй, кешеләр, өйләнеп тә җибәр тагын.

Гайсә. Синең эшең түгел, балда. (Хәсәнгә.) Бар, әйт, мин чакыра диген. Шулай дисәң очып килер.

Альберт. Килер, син дип, шуннан очар… Тиле ди ул.

Сөмбел. Бәлки, сезгә кайтыргадыр?

Гайсә. Нәрсә? Син дә мондамыни әле? Әйттеләр бит инде сиңа, өйгә килерсең дип, бар элдерт моннан…

Хәсән. Җә, җә, кунакка кагылма. Хәзер, алайса, кадал инде… (Чыгып китә.)

Гайсә. Вот так, вот…

Альберт. Бар, бар, чакыр шул себеркене…

Гайсә. Карале, син…

Гарәфи. Булды… Буеңа сеңдер бераз…

Гайсә. Нәрсә, артист булдың мәллә?

Альберт. Ә нәрсә, охшамаганмыни?

Гайсә. Охшаган, маймылның бер төшенә.

Альберт. Гарәфи абзый, тый әле шуны, юкса…

Гайсә. Нәрсә юкса? Кем дип беләсең син үзеңне?! Ну, ярар, мине дә булсын. Ну, менә нәрсә майтарып ятабыз без монда? Ә-ә, онытканмын икән, иҗат итәбез.

Сөмбел. Гайсә абый, җитәр, ә? Урыны ул түгел.

Гайсә. Карале, кара моны… Син әле ычкынмадыңмыни? Ни дидем мин сиңа?! Марш!

Сөмбел елап чыгып йөгерә.

Гарәфи. Сеңлем, сеңлем… Ну, Гайсә, сәгатең сукты бугай…

Гайсә. Кыланмагыз. Yзем беләм мин.

Альберт. Yзе белә ул!

Гайсә. Беләм шул. Синең ише генә түгел. Ни майтарам дип әтәчләнәсең соң син, идиот? Шул җен әвәләгән тозсыз кәмит күрсәтеп, мисез сарык кебек колагын асылындырган мескен, мәхлук тамашачыга, колагына токмач элеп, өч тиенлек әкият сатабызмы?! Синеңчә бөек театр шулмы?

Гарәфи. Ну, энем, ничек тә тырышабыз бит инде.

Гайсә. Нәр-р-сә-ә? Ә гомер үтеп бара, җүнле эш тә эшләгән юк. Ну, ни майтара ул безнең режиссёрлар? Ну, менә ни? Бик беләсең килсә, ә бит режиссура ул – профессия генә түгел, ә зур җаваплылык. Театрның рухи юлын, мәгънәлелегеннән һәм, конце концов, бу тозсыз спектакльләрне уйнатып, актёрларның гомере бушка узмауны, язмышын бозмауны үз өстенә алучы, олуг шәхес, театрның кыйбласын билгеләүче «дәү әтисе» булырга тиеш ул режиссёр. Ә болар, тфү! Менә ниегез бар театрыгызда искитәрлек, ну, ни?

Альберт. Театрыбыз дип сөйләш, хәшәп.

Гарәфи. Сөйләсен, Альберт, сөйләсен. Ник, дөресен сөйли бит. Юк бит иҗат, малай, юк.

Гайсә. Театрыбыз булсын, чукын. Шушындый тозсыз спектакльләрдән, ыштан төшереп көлдерә торган комедияләребездән кала ни бар? Берни, берни, берниебез дә юк, юк, юк!!

Альберт. Берне тондырсаң туктар идең инде анысы.

Гарәфи. Син нәрсә инде, дөрес сүз өчен.

Гайсә. Нәрсә, тән сакчылары булдыңмы әллә?

Альберт. Карале, син хет шунда әллә ничек чәйнә аларны, кылым да селкенми. Yзең күңелне болгатасың, шул гына.

Хәсән керә.

Хәсән. Булды, хәзер килә.

Гайсә. Менә (Хәсәнгә) бусы – җыен тозсыз, болганчык сүз тезмәләре оештырып болгатучы…

Хәсән. Ни сөйли бу?

Гайсә. Слушай, язма син бүтән, беркайчан да, зинhар өчен, язма! Ну, уйнарлык түгел, кая, укырлык түгел бит ул чүп-чарны…

Хәсән. Син ычкына башладың мәллә? Хе-хе… Егет исереп киткән, җәмәгать. Әйдә, кайт әле син, әйдә, кайтабыз.

Гайсә. Җибәр, кит әле моннан. (Мыскыллы чырай ясап.) Бар әнә тегендә барып ялагайлан… Һе-е.

Хәсән. Ни сөйлисең син?.. Йә, йә, көлдермә, яме…

Альберт. Нәрсә сөйләшеп торырга шуның белән? (Гайсәне селтәп ташлый.) Җиттеме?

Гайсә. О-о, көчле… да…

Хәсән. Син, чыннан да, сүзләреңне үлчәп сөйлә инде…

Гайсә. Yлчәргә кирәк икән шул… шул… шул…

Альберт. Сиңа алар рәтенә җитәргә әле, койрык чәнчеп, Кытайга чаклы җәяүләп чабарга кирәк. Койрыгыңны кыссаң җүнлерәк булыр, име?

Гайсә. Ие, ие, ие шул.

Әнзирә керә.

А-а, минем мәхәббәт…

Әнзирә. Нихәл, егетләр? О-о, сезнең монда… Каты сезнең бәйрәм.

Альберт. Сезгә җиткереп булмас инде.

Гайсә. Киттек.

Әнзирә. Кая? Беркая да бармыйм.

Гайсә. Киттек, дим.

Әнзирә (көлгән булып). Карале, карагыз әле моны. Син миңа кем әле ул кадәр?

Гайсә. Беркем дә. Киттек.

Гарәфи. Беләсеңме, Әнзирә, эш нидә. (Колагына пышылдап.) Исереп китте ул. Ул сиңа беркем дә түгел дә…

Әнзирә (аңа гына). Ярый, алай булса, бераз котыртыйм әле… хи-хи.

Гайсә. Миңа син кирәк, хәзер үк, аңла…

Әнзирә. Өзелеп яратам дисәң генә инде… Хе-хе-хе… Үтерә бу…

Гайсә. Әйдә, дим…

Әнзирә. Мин дә көтәм…

Гайсә (сынагандай булып). Ну, әйе, да, да…

Әнзирә. Нәрсә да, да?

Гайсә. Ну, яратам, дим бит инде…

Әнзирә. Көлдереп үтерә бу безне, җәмәгать. Ярар, әйдә, өеңә кадәр озатып куйыйм… Без барыбыз да театрда бер-беребезне өзелеп яратабыз… Шулай бит, егетләр?..

Гарәфи. Шулай, шулай…

Әнзирә. Киттек, әйдә, сарыгым минем.

Ут сүнә.

Тар гына прожектор уты авансценаның уң як читенә, борынгы кәнәфидә утырган Рәсүлне яктырта. Ул шулай ук борынгы киемнәрдән. Янындагы бер кешегә сөйләгәндәй, залга мөрәҗәгать итә.

Рәсүл. Театр прекрасен. Но прекрасен истинный театр, а не то, что мы имеем. А мы имеем что? Мы имеем страшно, грубо, пошло искажённый конгломерат подобия театра, тех времён, когда он был придуман для передачи высших мыслей, идей и великих утончённых чувств, тем помогая миру в усовершенствовании бытия и мышления. Вот что было заложено изначально театру, а не то, что мы имеем…

Ут сүнә. Рәсүл юк була.

Яктылык Гайсә бүлмәсен яктырта. Гайсә төш күреп ята. Ул ниндидер кысан, тәбәнәк бүлмәдә, караватта йоклап ята шикелле. Аның янында Әнзирә дә йоклый. Ләкин ул башта күренми. Солдат булып киенгән әтисе керә. Гомумән, бар керүчеләр дә төрле чор гаскәриләре формасында. Ул, сак кына килеп, як-ягына каранып, Гайсәне уята башлый.

Ата. Улым, улым, тор тизрәк. Хәзер монда да килеп җитәләр.

Гайсә дәшми.

Улым, дим…

Ана керә. Ул да солдатча киенгән.

Ана. Шым, ай Аллам, уята инде баланы. Кагылма, дим, атасы, йокласын бер рәхәтләнеп… Менә болай итеп тирбәт, ичмасам, изрәсен азрак. Гел иркәләргә өлгерми калам, гел өлгереп җитеп булмый, алайса…

Ата. Уятма дип, нишлисең инде син, ә? Хәзер керәләр бит.

Ана. Керсәләр тагы. Бәлки, күрмәсләр дә әле. Капла, менә болай итеп… (Итәге белән каплый.)

Ата. Күрмәсләр сиңа… Алармы күрмәс?! (Әнзирәне күреп алып.) Абаусана, бусы кем? Уф, Аллам…

Ана. Кем, кем? Хәзер шуны тикшереп торыр вакытмы соң?.. Капла…

Директор ханым, режиссёр һәм башкалар керә. Сәлим сул як почмактан аларны күзәтеп тора.

Директор ханым (режиссёрга). Тә-әк, сез монда уенны ничегрәк оештырырга икәнен уйлый торыгыз, ә калганнар – эзләргә.

Ата. Монда бит беркем дә юк.

Ана. Җөрерләр инде, юкны бушка аударып…

Режиссёр. Йөрербезме-юкмы, безгә монда эшләргә кушылган. Без башкармый кала алмыйбыз…

Директор ханым. Дөрес. Сез кемнәр?!

Барысы да. Солдатлар! Гаскәриләр!

Директор ханым. Дөр-рес! Шулай булгач, хезмәтегездә булыгыз!

Режиссёр (караватны карап). Ә бу нәрсә?

Ана. Карават ич, күзең чыккан мәллә?

Директор ханым. Ә караватта кем?

Ата. Беркем дә юк бугай, әфәндем, әй ханым, әй туташ, туташ ла…

Гөлбостан. Абзыкай, кайда ул, аның бит 1 сәгать тә 32 минут инде менә ашаганы да юк, ә мин аңа пәрәмәчләр китердем. Кайнар…

Директор ханым. Йә?

Ата. Мәгез инде, мәгез, карагыз! (Апасына.) Син дә.

Гөлбостан. Мин нәрсә, нәрсә мин? Тамагы тук булсын дип тырышам, hаман да мин бинават…

Ана. Юк, дидек бит инде, монда, вәт халык, әй…

Директор ханым (юрганны ачып). Әх-хә! Менәтерә!

Ана. Йоклый ул, йокласын. Соң, сезгә дә йокылы хәлендә әйбәтрәк бит…

Директор ханым. Юк, йоклар чагы үтте. Бүтән аңа бернинди йокы юк! Уят. Ә бусы кем?! Әhә, үзе генә дә түгел… Тәк, тәк…

Гайсә (уянып). Китегез әле, ни кирәк сезгә?

Әнзирә. Мин гаепле түгел, мин үземчә әйбәт булсын дип тырыштым…

Режиссёр. Тик тор, синең белән сөйләшү башкача булыр…

Директор ханым. Беләбез, беләбез. Кара аны, ычкындыра күрмә, сөлек кебек ябыш.

Әнзирә. Мин тотынгач инде.

Гайсә. Ни сөйлисез сез?

Режиссёр. Синең эшең түгел.

Ата. Улым, улым. Монда килеп эләккәч тыңла гына инде. Монда карышырга ярамый. Мә, тизрәк форма ки…

Гайсә. Ниткән форма тагын?

Режиссёр. Форма гына түгел, саркофаг аның дөрес исеме…

Гайсә. Нәрсә, нәрсә?

Режиссёр. Саркофаг – табут инде, гади итеп әйткәндә. Ну, форманың, киемнең исеме.

Директор ханым. Безнең солдатларның киеме була инде, аңламаса аңламас икән. Бел! Форманы бозарга, формадан чыгарга ярамый! Категорически!

Ата. Боза күрмә инде.

Ана. Бер формага кергәч җиңел ул.

Ата. Бер формага ияләшкәч, шундый рәхәт була, чыгасы да килми.

Гөлбостан. Режим белән ашарга өйрәнгәч тазарып та китәрсең, бәбкәм, ату гел сөяк, одни мослы.

Режиссёр. Шым, булды, җитте, без подсказки. Yзе белсен. Сабый бала түгел.

Ана. Каян белеп бетерсен инде ул барысын да. Хөрмәтле директор ханым, зинhар өчен, сорасын инде?

Директор ханым. Ярый, тик аз гына.

Читкәрәк китәләр. Сәлим аларга, яхшы дип, билге күрсәтә.

Ана. Сора, балам, тизрәк сорап кал.

Гөлбостан. Энем, мә, тыңлама беркемне дә, тамагыңны туйдыр иң элек. (Ризык бирә.)

Гайсә. Рәхмәт, апа. (Капкалый башлый.)

Әнзирә. Миңа да, минем дә ашыйсым килә. (Гайсә кулыннан йолкып алып ашый башлый, үзе шарык-шорык көлә.)

Гөлбостан. Ник көләсең? Әрсез алабай. Әй, кыяфәт кешедәге… Yләм… Оятсыз… Капла, ичмасам, ботларыңны…

Гайсә. Ә нинди урын соң бу?

Ата. Театр бу, улым.

Гайсә. Ә сез монда ни эшлисез?

Ана. Хезмәт итәбез, улым, хезмәт.

Гайсә. Ничек? Нигә, соң бит сез солдатлар?..

Ата. Гаскәриләр шул. Шуңа хезмәт тә итәбез…

Гайсә. Ничек инде? Yзе театр, үзе солдатлар?

Гөлбостан. Без – театр гаскәриләре. Театрда хезмәт итәбез. Менә мин аларны ашатып-эчертеп торам. Бар да бик канәгать…

Гайсә. Туктагыз әле, мин берни дә аңламыйм. Бу җир ничектер бер дә театрга охшамаган… Әллә…

Ата. Ш-ш-ш. Дөрес, улым, бу – төрмә. Тик без төрмә димибез.

Ана. Театр дигәч, бераз уйнарга ирек бирәләр.

Гөлбостан. Ашатырга да.

Ата. Без башны юләргә салып, театр дигән булып уйнап йөрибез. Төрмә дисәк, безне тегеләр бөтенләй кысып, сытып бетерерләр иде…

Ана. Син дә театр дип кенә фараз кыл, яме, улым…

Гөлбостан. Ашавың да шулчак мул булыр…

Гайсә. Ничек инде? Бу бит әллә нәрсә? Диварлары кара, кысан, пычрак, сасы, ничек итеп алдашыйм ди? Караны ак дияргәме? Юк, юк, әйтмәгез дә…

Ата. Тс-с-с, балам, кычкыра күрмә, ишетмәсеннәр. Кысан шул, түбәсе дә тәбәнәк, шуңа интегәбез дә…

Ана. Бик күтәрелеп булмый шул…

Директор ханым. Булды, күпме лыгырдарга була?! Молчать, спрашиваю я вас! Тезелергә! Смирно!

Сөмбел кисәк яктыда пәйда була.

Сөмбел. Зинhар, бирешә күрмә, Гайсә абый. (Юк була.)

Гайсә. Мин теләмим!

Режиссёр (директорга карап). Нәр-рсә-ә?!

Ата. Улым, улым, ярамый.

Директор ханым. Разговорчики в строю. Ярар. Синең белән икенче төрле сөйләшү булыр. Ә син?

Гарәфи. Ханым, мин бөтен сөйләшкәннәрен ишетеп тордым, сөйлимме?

Директор ханым. Соңыннан. Бас. Кара аны, егет…

Гайсә. Мин сезгә егет түгел…

Ана. Уф, балам.

Директор ханым. Разговорчики. Кем соң син?!

Гайсә. Кеше! Адәм!

Директор ханым. Адәм?! (Көләләр.) Мәхлук син, менә бу чүбек. Кеше, имеш. Ярый, без тагын килербез, ә син уйла… Гаскәр, смирно! Сәхнәгә, уйнарга! Төрлегез төрле якка, кыска перебежкалар белән, «ур-ра» кычкырып, бегом марш! Айт-два, айт-два.

Режиссёр. Төшкә кадәр канау казуны репетировать итәргә!

Бар да «ур-ра» кычкырып тарала. Ана белән Гайсә генә кала.

Ана. Йокла, улым, йокла син, үчти, үчти. (Тирбәтә.)

Ут сүнә.

Ут Гөлбостан апасы өендә, Гайсә бүлмәсендә яктыра. Гайсә йоклап ята. Аны Әнзирә уятмакчы булып маташа. Төшендә Гайсәне әнисе тирбәткән булса, ул өнендә Әнзирәгә әверелә.

Әнзирә. Йокла, бәбкәм, йокла син, үчти, үчти… (Кисәк.) Тор, имансыз. Кышкы аю кебек бурсып ятасың. (Гайсәгә төртеп ала.)

Гайсә (сискәнеп китеп). А-а-о-а, нәрсә, ни булды? Мин кайда?

Әнзирә. Тор, тизрәк, талыйлар, талыйлар.

Гайсә. Ә-ә? Кемне?.. Ә? Талыйлар?!

Әнзирә. Юк, юк, таламыйлар.

Гайсә. Ну-у, ни булды соң?

Әнзирә. Торырга вакыт.

Гайсә. Котны алып бетерәсез инде… (Йокымсырап.) Мин тагын бераз гына, яме… (Төренеп ята.)

Әнзирә. Карале моны… Апаң кайтса… Яратам дигән була әле, ә мин нинди кешеләрне ташлап китәм аның өчен.

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.