Kitabı oku: «Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи», sayfa 5

Yazı tipi:

Тышта ат аягы ишетелде, кимпер белән Карлыгач-Сылу чыгып киттеләр.

Кулларына камчылар тоткан, көннең кызулыгына карамастан, зур итек, көпе, колакчын кигән дүрт казакъ килеп керде.

Сәлам бирделәр.

Бай:

– Юл булсын! – диде.

Кунаклар, үз дәрәҗәләренә карап, кайсы түргә, кайсы түбәнрәк, аяк бөкләп утырдылар. Арадагы юан, симез, Этбай исемле бер казакъ:

– Кашкарбай хаҗиның елы тулган көн икән. Шуңа бата кылырга китеп бара идек… Мал-җанның аманлыгын белик, өлкән йорт кымызыннан дәм татыйк, яхшыларга сәлам бирик дип уйладык, – диде.

Бай «хуш килдегез» не әйтте; тукал кереп, ишек төбендәге зур сабаны пешкәк белән берничә кат шапырды да өлкән табак белән Сарсымбайның алдына кымыз һәм берничә савыт китереп куйды.

Дөньяның, йорт-илнең саулыгыннан, күчәргә җәйләүләр бетеп баруыннан, зур күлләр, асыл сахралар урыс түрәләргә китеп, казакъ өчен мал йөртергә генә түгел, балаларын күмәргә каберлек тә калмавыннан күп сүз булды.

Бай, шапыра биреп, кымызны сала торды.

Җәйләүдән Байтүрәнең үләм дип авырып ятуына, ул дөньядан кайтса, яңадан партия талашы башлануына үчтеләр.

Ул арада ак урамалны сарган, сабыр, мәһабәт Алтынчәч килеп керде. Кунаклар, урыннарыннан кузгалмыйча гына:

– Аманмысыз, байбичә? – диделәр.

Хатын, күтәрелеп карамыйча, ишетелер-ишетелмәс кенә:

– Шөкер! – дип җавап кайтарды да, түрдәге сандыклардан берсен ачып, нидер ала башлады.

Сүз яңа вакыйгага күчте.

Байтүрә партиясенең, найман ыругсының юлбашчыларыннан Яңгырбай дигән зур байның кызы җиде яшьтә икенче бер байның улына әйттерелгән икән. Калымлык башка берәүне сөйгән. Шул кызны бүген төндә дүрт җегет, ат менеп килеп, урлап алып качканнар. Бүген ике йорт арасында, алач әйтеп, гауга чыгарга торадыр, ди.

Аңарчы үз эшендә булган Алтынчәч, сүз моңа күчкәч, сандыгын ябып, мәҗлескә таба әйләнде. Берничә сөаль бирде; чөнки бу кодалык бөтенләй Байтүрәнең өлкән хатыны Рөкыя байбичәнең осталыгы белән эшләнгән иде. Бу ике байбичә исә яшь вакытларында матурлык белән, аннан соң байлык белән илдә өстенлек өчен ярышучылар иде. Хатын сабырлыгын җуйды, йөзенә җылан зәһәре чыкты. Кунакларга әйләнеп, начар яшерелгән шатлык катнаш агулы тавыш белән сүзгә кушылды:

– Рөкыя байбичә Тургайбай хаҗиның туенда, күп җәмәгать алдында, миңа иблистәй мактанып әйткән иде: «Кирәксә – мал бирәбез, кирәксә – кыз бирәбез, кирәксә – җир аударабыз, мәгәр үз теләгәнебезне кылабыз», – дигән иде! Инде күреп карыйк. Найманнар белән җегетнең кардәш-ыругысы, алач кычкырып, бер-берен канга батырса, малын-җылкысын куып китсә, Байтүрәнең данабикәсе ни-нәрсә кыла белер икән! – диде.

Мөсафирлар бу ике бичә арасындагы талашны яхшы беләләр, Байтүрә белән Сарсымбай арасындагы илгә баш булучылык көрәшенә караганда да бу ике матур, акыллы байбичә арасында хатыннарча зәһәрлерәк, ялкынлырак дошманлык барын күптән күрәләр иде.

Хуҗаның күңеле өчен бер сүз әйтүне кирәк таптылар; түрдәге калын казакъ, бикәгә карап:

– Борынгыларның бер сүзе бар: «Корымаган кое булмас, ярылмаган таш булмас», – дигәннәр. Рөкыянең хәле дә шуңарга охшап калса кирәк, – диде.

Кунаклар, савытларын бушатып, чыгарга уйладылар, ләкин Алтынчәч:

– Юлыгыз ерак, көн бик кызу, сау малдан да берәр аяк татыгыз, – дип, кечерәк бер сабадан тагы кымыз китереп утыртты.

Кунаклар, эчеп, бит сыйпадылар.

Авыл тиздән күчәчәк булганга, алдан барачак Кызыл-Ком җәйләвен барып карап кайтам дип, Сарсымбай да чыгып китте.

Байбичә табакны, аякларны алып куйды да, яңадан сандыгын ачып, ниндидер кәгазьләр актара башлады: ай ярымнан Карлыгач-Сылуның туе булырга тора, партия, сайлау талашлары да ерак түгел, боларның һәр икесенә күп чыгым кирәк булачак, малның хакы да күтәрелгән диләр. Шуңа күрә бай якын арада җылкыдан, куйдан, үгездән барлыгы бер илле баш караны шәһәргә сатарга кудырмак була. Кайберләренең язулары югалган, байбичә хәзер шуны эзли иде.

XV

Даладан бала елаган тавыш килде. Кем икән дип уйларга өлгерә алмады, бөтенләй ир балаларча киенеп, чәчләрен кырдырган бер кыз бала үкереп елап килеп керде дә, яман көйсезләнгән хәлдә:

– Куйчы карт Күчәрбай миңа үрдәк йомыркалары алып кайткан иде. Кәримнең маңкасы шуларны урлаган да миңа бирми ятыр… – дип өзгәләнә башлады.

Байбичә, эшен ташлап, каты тавыш белән тышка кычкырды:

– Китерегез шул Кәримнең яманын! Иртә юк, кич юк, әле йомыркасын, әле башкаларын талап, минем Гөлчәчәгемне кан җылатып йөри шул эт баласы!

Бу тавышка ишек ачылды. Ертык күлмәкле, ябык; кара-сары йөзле, нурсыз ач күзле бер киленчәк керде. Үзе белән сигез-тугыз яшьлек бер малайны уң колагыннан өстери иде. Бу бала бөтенләй ялангач, корсагы зур, аяклары кыска, кәкре, такта кебек җәелгән, кап-кара пычрак битенең уртасында ике тишек кебек кенә торган танавыннан маңка салынган иде. Үзе, суярга илткәнен сизенгән кәҗә кебек, туктаусыз акыра иде. Хатын бусаганы атлауга, байбичәнең йөзенә туры карап, үзе бераз иелде, уң тезен җиргә тидерә язганчы бөкте. Соңра күтәрелеп, бикәгә таба берничә атлады да, тагы үзе иелеп, сул тезен җиргә тидерде. Түргә якынайганчы шулай иелеп, тезләренең әле уңын, әле сулын җиргә тидергәнче бөгеп килде.

Бу шундый гадәт иде. Яңа яшь киленчәкләр, байның өлкән өенә, өлкән хатынына башлап кергәндә, олылау йөзеннән шулай итәргә тиешләр иде.

Моны үтәгәч, киленчәк курыккан тавыш белән:

– Әйтсәм, мине тыңламый. Сезнең алдыгызда күп оятлы булам, – дип, баласының гөнаһсына үзенең катнашы юклыгын аңлатырга теләде.

Малай елавыннан туктамады, әллә нинди бер иске кәләпүш ертыгына салган йомыркаларын бирмәс өчен, бот араларына тыкты, үзе кызганычлы елау белән:

– Мин аныкын алмадым, күл буеннан, камыш арасыннан үзем җыйдым, – дип, дөнья куптарып акыра иде.

Ләкин байның ир малайларча киенеп, чәчләрен кырдырган матур, назлы сабый кызы Гөлчәчәк тә үз дигәнен кылмый калырга чамасы юк кебек күренде.

Байбичә, кызып, сыктап барып, камытлар арасыннан кургашын башлы каеш камчыны тартып алды да малайга ташланды:

– Бирмәсәң, битеңне ярам! – дип, туп-туры йөзенә кизәнде.

Ялангач, пычрак кара малай, куркып, тагы яман акырып, йомыркаларын ташлап чыгып качты. Гөлчәчәк, күз яше ара көлеп, шатланып, йомыркаларны алды да, кәләпүш ертыгын бармак очы белән генә тотып, ачык ишектән далага ыргытты.

Фәкыйрь киленчәк чыгып китте.

Байбичә, сандыкларын бикләп бетергәч, Айбаланы чакырды. Күршедә бер карчык каты авырый иде, кичә шул, Алтынчәч кереп чыкмасмы икән дип әйттергән икән. Килен, хәле авыр, тамагым кибә, дип зарлана, диде. Бикә кечкенә турсыкка кымыз салдырды, кечкенә бер казылык белән майлы ял алды да авыруның хәлен белергә авыл читендәге тирмәгә таба китте. Аның белән Айбала да чыгып, яңадан киез басучы хатыннарга кушылды.

Кояш югарылана. Көн кызганнан-кыза бара. Урмансыз, таусыз, зур елгасыз сахраның һавасы әйтерсең үз алдына көеп, үз эчендә янып, куырылып тора. Бу коры, җилсез, тын эсселектән даланың төрле ягында, көмеш тулкыннары белән уйнаган диңгез кебек сагым (мираж) ялтырый. Малларның түземсезләре кайта башлыйлар. Украсына чыдый алмаган кысыр бияләр, үгез башмаклар, койрыкларын чәнчеп, ялан туздырып чабып киләләр дә күлгә төшәләр. Куйлар, кызудан, чебеннән сабырсызланып, борыннары белән җир сөртеп, пыр-пыр килеп кайтып, кутанга тулалар. Боларның артыннан иреннәре көеп, хәле бетеп, кечкенә буйлы, ябык гәүдәле, аксак карт куйчы Күчәр өстерәлгәне ерактан күренә. Ялчы хатыннар, Айбала, тукал, теге яңа килгән дивана кимпер тагы мал тирәсендә азаплана башлыйлар, авыруларын карыйлар, куйларны савалар, бүлтерекләрне саныйлар. Кояш төшлеккә менә, һава көйдергәннән-көйдерә бирә.

XVI

Карлыгач, бу кызуда янып, бүз балалар, киленчәкләр белән шаярып арыгач, тирләп-пешеп ак өйгә керде.

Төнлекне япты, кояш карамаган якларның киезләрен бөтенләй күтәреп, өч яктан кирәгәләргә челтәрләрне сөяде. Тирмәдә беркадәр талгын һава булды. Шуларны бетереп, үзенең кул эшен алырга гына торганда, шатлыгыннан кая басарга белмичә, Айбала килеп керде дә кызны кочаклап үбә башлады:

– Карагым, сөенечеңне әйт: тамырың килде! – диде.

Карлыгач:

– Сәүләм, җаным, җиңгәм! Зур бүләгем юк, яңа теккән ак күлмәгем синеке булсын! – дип, киленчәкнең биленнән алган хәлендә, ашыгып тышка ташланды.

Хәбәр дөрес: өлкән өйнең артында көмешләнгән иярле сылу айгыр, көннең кызулыгыннан, йөрүдән тирләп, башын чайкап тора; аның янында тукал, дивана кимпер, тагы берничә хатын күренә; болар уртасында башына укалы бүрек кигән, чуар кием өстеннән кара алтынлы кәмәр буган, урта буйлы, текә киң маңгайлы, карасу йөзле, тараеп килгән иякле, сызылып чыккан кара мыеклы, ялтыр кара чәчле, тулы канлы, камыш буйлы бер җегет, кулындагы камчысын уйната биреп, көлә-көлә нидер сөйли. Кызның йөрәгенә тулкын йөгерде, каны башына китте. Айбала курка калды, Карлыгач-Сылу бу яман телле, гайбәтчел кимперләр алдында яшьлек кылмагае иде дип уйлады. Ләкин кыз үзен бер минутта кулга алды, атлавын акрынайтты, ачык, шат елмайды, эчке мәхәббәтле, ягымлы тавыш белән:

– Ак патшага кара тел әйтеп, даладан сөрелгән минем тамырым өчен юллар ак булсын! Казакъ йорты еллар буенча сине күз яше белән көтте, – дип күреште.

Кунак жегете, Сылуның нәфис, кечкенә, йомшак кулларын җибәрмичә, бераз кысып, ләкин нурлы кара күзләрен аңардан алмыйча, тамырының сәламенә каршы:

– Казакъ йорты үзенең җир аударылган баласын искә алгандырмы-юктырмы, мәгәр Арысланбай, бу җәйләүләрнең алтын көннәрен сагынып, ерак илләрдә күп моңлык кылды,   – дип, кызга киная ташлады.

Бу сүзләрдән Карлыгач-Сылуның кара туткыллы сылу йөзенә, нечкә хәсрәт пәрдәсе белән өртелгән матур, кара күзләренә нур чәчелде. Бераз гына да уйлап тормыйча, тамырына елмайды, аңа каршы шундый ук киная ыргытты.

– Кунагым, – диде, – хафа булмасын, мал-җан аман, йорт-ил исән. Алтын-Күлнең ак кошлары турында югары һавада кара соңкарлар күп әйләнде, мәгәр тәкъдир саклады! – диде.

Кинаяләрне җегет белән кыз үзләре генә түгел, башкалар да аңладылар. Шаян, үткен, ләкин сак киленчәк Айбала, яратып көлә төшеп, сүзне икенчегә борды:

– Чит илләрнең җир-суы килешкән булса кирәк, безнең Арысланыбыз киткәндә бала сыман иде, ике елда әбдән мыктый, тәвер җегет43 булып кайткан, – диде.

Тукал да, йортның бу арада иң өлкәне булганга, кунакны сагынулары, аның язмышы өчен хафаланулары турында берничә сүз әйтте. Аңарчы ахмакча елмаеп торган дивана карчык та телгә килде:

– Ай Кодаем, ау! Ашыйсы ризыгы бетмәс, башы исән булса, адәм баласы бер кайта икән… Минем Шакирым үлеп калган булса кирәк! – дип үкереп елап җибәрде. – Атаңа нәләт… Байтүрә… җиде бабаңның каберен ачып… – дигән кебек мәгълүм тиргәүләрен тезә башлады.

Айбала уңайсызланды, кимперне:

– Кунак алдында оят булды гуй, чичәм, – диярәк, бер якка тартты.

Тукал, кымыз салып китерү өчен, уртадагы өлкән тирмәгә китте. Карлыгач-Сылу белән кунак җегет Арысланбай, йортның әдәпләре буенча, акрын, сабыр рәвештә сөйләшә-сөйләшә, ак өйгә юнәлделәр. Ләкин үзләре ут эчендәләр иде.

Түгәрәк киез өйнең эченә кереп, артта ишек ябылуга, илнең гадәте, йоласы, тышкы вәкаре бер секундта каядыр очтылар. Кызның сабыры бетте. Акылдан шашып, йөзе агарынган хәлдә, үзен үзе белмичә: «Карагым, иркәм, үләм, ау!..»   – дип, җегетнең көчле кочагында югалды. Дөньяны, адәм кайнап торган даланы оныттылар… Җир, күк әйләнде, аяк астындагы туфрак каядыр китеп, караңгылык алды. Айлар буенча озак сагыну утында газапланган йөрәкләр, эчке сөю ялкынында эреп, бергә яндылар. Кайнаган каннар, томаланган күзләр, янып көйгән иреннәр озак, каты үбү эчендә хәлдән тайдылар…

Тыштан ниндидер каты тавыш ишетелгән кебек булды. Кыз һушына килде, керәләр бугай дип, тузган чәчләрен рәтли-рәтли, ишеккә таба ташланды, ләкин берәү дә юк иде. Җегет, яңадан кочагына алып, Сылуның тулы канлы, карасу кызгылт иреннәреннән үпте…

Карлыгач:

– Харап булырбыз, өстебезгә килерләр, – дип, көченнән язган гәүдәсен гүя җәберләп, читкә таба тартты да өстендәге күлмәген рәтләде, йөзен, башын каплаган чәчләрен, тиз генә тарап, кулбашларына төшерде.

XVII

Ишек ачылды, зур чаган табак белән кымыз күтәреп, тукал керде. Аның артыннан байның кечкенә кызы Гөлчәчәк, йөгереп килеп, кунакка сыенды. Арыслан, аның башыннан сыйпап, йөзеннән сөйде дә, кулындагы ашыкларын карап, кайдан алуын сорашып, ике конфет бирде. Бала теге йомыркалар белән булган иртәнге талашын сөйли башлады. Яшь хатын фаҗигане сизә иде. Ләкин катнашырга йөрәге җитми иде, хәзерге ире белән үзе дә бәхетсез булганга, кайсы хәерле булачагын уйлап очына да чыга алмый иде. Карлыгач-Сылуның яңаклары кызарып януыннан, күзләрендәге ялкыннан, киемнәренең бөтәрләнүеннән эшнең җаен сизенсә дә, аз гына булсын, шөбһә күрсәтмәде, гөнаһсыз елмаю, ышанулы тавыш белән кунакка:

– Арыслан иркәм, сезне без генә түгел, бала да сагынганын күрәсезме? – диде. Утырырга өндәп, кымыз сала башлады.

Җегет җавап биреп өлгермәде, сабыр белән, вәкарь белән атлап, салкын караш белән байбичә килеп керде. Ләкин кунакны күрүгә аның йөзе ачылды, күзләрендә, иреннәрендә елмаю уйнады.

Җегетнең анасы мәрхүм Гөлсем бикә белән Алтынчәч якын дуслар иде. Әгәр партия, ыруг талашының интригалары кара-айгырлар белән кода булуны лазем итмәгән44 булсалар, бәлки, ул Арысланны кияү итәргә дә каршы тормаган булыр иде. Тәкъдир башкача чыкты, ләкин һаман да, аналарына хөрмәт йөзеннән, бу җегетне дә чын күңеленнән якын күрә иде. Бусагадан атлар-атламас ук:

– Хуш килдең, балам! – дип сәламләде.

Арыслан, торып, кул биреп күреште, аманлык сорады.

Бикә, кымыз мәҗлесенә таба утыра биреп:

– Күршенең бер кимпер үләм дип ятыр икән, шуның хәлен белим дип барып, озаклап калганмын… Гөлсем иркәмнең баласын каршы ала алмадым, оят булды, – диде.

Кунак, кымыздан авыз итә биреп, ерак җирләрдә бу йортны сагынып, күп кайгырганын сөйләде.

Байбичә:

– Чичәң Гөлсем бикә белән ахирәтлек булып гомер кылдык. Сине үз балам кебек күрүче идем, киткән вакытыңда күрми калгач, йөрәгем парчаланды… Инде тыныч аяк белән кайткан булсаң иде. Бала дип, җан дип, күңел шатлыгы белән үстерәбез дә көннең берендә аерылып калабыз! – дип, урамал очы белән күзендәге яшен сөртте.

Тыштан ат аягы тавышы ишетелде. Сарсымбайның калын, акрын тавышы килде.

Гөлчәчәк:

– Әкәм кайтты, әкәм кайтты, – дип, тышка атылды.

Башкалар да кузгалып каршы чыктылар.

Байның, күчәчәк җәйләүне карап, иртән китүдән яңа кайтуы иде. Арыган, янган иде. Хатыннар белән бергә Арысланбайны күргәч, кинәт җиңеләеп китте. Салынкы кабаклары күтәрелде, симез йөзенә шатлык чыкты. Дуслык шелтәсе белән:

– Атасы урынына калган агасы идем… Кайтканына ике көн булды, безгә һаман сәламе юк дип үпкәләп торадыр идем, – дип күреште, аманлык сорады.

Бары бергә яңадан, баягы ак өйгә түгел, уртадагы өлкән тирмәгә керделәр. Тукал үзенең хезмәтләренә китте. Төнлеге ябылган, киезләре күтәрелеп, челтәр куелган бу тирмәдә һава бераз талгын иде. Бай, кунак белән сөйләнә-сөйләнә, башындагы очлы бүреген, өстендәге көпесен салды, кып-кызыл, симез җилкәсен, муеннарын сөлге белән сөртте дә кунакның уң ягыннан түргә аяк бөкләп утырды. Карлыгач, теге өйдән аякларны алырга дип чыгып, тукалны күрде.

– Апам, – диде, – кунакның кадерлесе килде… Туктының симезен суйдырып, казылыкның, ялның майлысын салсаң кирәк, – диде.

Тукал: «Ай балам, йөрәгеңә бетмәс ут төшкән икән», – дип кызганып калды.

Кыз савытларны кунакларга куйды, яңадан өстәп, кымызны уртага китереп утыртты, шапырып сала башлады.

Сарсымбай, ил-көннең гади хәлләрен сорашканнан соң, кунакка:

– Җә, карагым, инде синең ерак илләрдә күргәннәреңне тыңлыйк, – диде.

Табак өстәлә барды, савытлар, бер-бер артлы йөреп, бушала, яңадан тула торды. Карлыгач үзенең кул эше белән мәҗлестән бераз читтәрәк утыра иде, күп эчмәде. Башкаларның чикәләре кызарды, йөзләренә тир чыкты, исереклек, кан тамырлары буена тарала биреп, кәефле, бераз кызмача хәлгә керде. Казакъның ансыз да сүз сөйләр теле хәзер бер ләззәт белән әңгәмәне акрын-акрын суза торган булды.

Җегет кайбере караңгы, кайгылы, кайбере көлке күренешләрдә үзенең күргәннәрен сөйләп утыра бирде. Атбасар, Кызылъяр, Күкчәтау, Кустанай, Сими, Өмбеләрдән алып, Сары-Арканың башка илләре: Урта, Кече, Олы йөзләре, Тургай, Мафышлак, Пешпәк чүлләре, Балкаш, Арал диңгезләре, Зарафшан буйларын кичеп, Ташкентлар, Актүбәләр аша Яман-Калага җитте. Аннан соң үзенең ничек кайтуына тукталды:

– Әкәмнең якын дусларыннан адвокат Тынычбаевның бу турыда зур ярдәме булды, – диде. – Ул адәм губернаторда булган, Петербурга барып, вәзирен-мәзирен күргән, бу кешенең димләве буенча: «Арысланбайның сөргенгә дучар булуын хаксыз күрәбез, без аны яхшы беләбез: ул ак патшага яман тел әйтә торган адәм имәс. Тик җәйләүдә үзе кебек бүз балалар белән, ил кыдырып, кымыз эчеп, кызык эзләп, кыз күзләп йөрүдән башканы белмәгән бер җай казакъ гуй», – дип, йортының яхшылары, кул куеп, кәгазь биргәннәр. Менә шуның буенча аңа калага: «Танабуга ыругсы, Магҗан баласы Арысланбай дигән җегет казакъның гөнаһсыз бер баласы икән, аңа үз иленә кайтырга рөхсәт бирелә», – дип язылган әмер килә, – диде.

Яхшы ук кызып алган Сарсымбай утырган җиреннән ишеккә таба каты итеп какырып җибәрде дә:

– Атаңа нәләт, шул найманнардан Сары-Арканың котылыр көне булырмы, юкмы?.. Сине сөрүчеләр шулар булды гуй, – дип, тәмләп, каһәрләп сүгенә башлады.

Сүз дивана кимпернең таягына күчте.

Бай кызына карап көлеп куйды:

– Азымбайны акылга утырткан ул кәкре агач кыйммәткә төште: Карлыгачым аның хәбәрен китергән өчен миннән сөенечкә күк тулпарның баласы – ала айгырны алды, – диде.

Моңарчы тик утырган Сылу, шатланып, сүзгә кушылды:

– Әкәмнән, – ди, – ел буенча шул асыл юрганы сорап йөридер идем, Байтүрәнең илчесе, үзе белмәстән, миңа алып бирде, – диде.

Кунак җегет:

– Минем атланганым да шуның ераграк бер нәселеннән килә, Сылу белән ярышып карасак ничек булыр икән? – дип шаяртты.

Кыз атасына карады:

– Әкәм миңа вәгъдә бирде, бүген җылкыга барып алып кайтсак, сезнең йөгерекнең чамасын күрербез!

Карт кәефләнеп көлде:

– Иркә таем! Атаң иртәдән бирле ат өстеннән төшкәне юк, ерак җәйләү карап кайттым, син аны тагын җылкыга алып китәргә кызганмыйсыңмы? – диде.

Байбичә эченнән ризасызлык белән дәшми утырды. Ләкин кыз үзенекен кылды, атасын, бүген көтүгә барып, айгырны алып кайтырга күндерде.

Кунак, Карлыгач, Сарсымбай өчәүләп көн бераз сүрелгәч барырга булдылар. Сүз яңадан «таяк» ка күчте.

XVIII

Моның төбе Арысланбайда иде:

– Кичә, – ди, – сезгә килергә ат иярләтеп идем… Шулвакыт йортның борынгы кодасы Азым әкә килеп төшмәсенме? Астында Байтүрәнең күк аргамагы! Мәгәр үзе арыган, чарчаган45, күңеле бозылган иде, туктының симезен чалып, кымызны мул куеп, кунак кылдым. Миндә кунып, бүген иртә бергә юлга чыктык… Ул найман иленә атын тартты, мин сезгә киттем… Ул адәмнең күп сүзе бар, карт көнендә акылы төзәлгәнгә охшый.

Сарсымбай ул картны яхшы белә иде. Заманында сәүдә белән алыш-биреше дә булган иде. Илчелектә осталыгы белән дә таный иде. Биремҗан аксакалга барып, дивана кимпернең таягын алганнан соң, бөтенләй кире юл белән Яман-Чүлгә борылуы ни дә булса тирән бер әйбер булганын аңа ачык күрсәтә иде.

Кымызны яңадан сала биреп:

– И… ни булган икән ул байгышка? – диде.

Кунак савытын бушатып куйды да:

– Азымҗан картның миңа әйткәне шул: балам, диде, Алтын-Күл җәйләвенә бар, сарманнарга миннән сәлам әйт. Ул йортның өлкәннәренә минем сүземне ирештер: тауның ташы никадәрле каты булса да бер җимерелә икән. Диңгез булып җәйрап яткан күлләр дә бер корый икән… Байтүрә нәселе хәзер шуңа охшап калды. Әгәр сезнекеләр яңа йорт салырга ният кылсалар, илнең ак күңел адәмнәре ярдәмгә әзер булырлар, – диде.

Һичбер сүзне качырмастан йотып утырган хуҗа урыныннан кузгала бирде. Бу аның өчен көтелмәгән бер эш иде. Бер минутта алдагы көрәшнең бөтен күренешләре күз алдына килде. Бер якта Байтүрә, Якуп, Яңгырбай; аңа каршы Сарсымбай, Арыслан, кияве Калтай ыругсы, тагы әллә ничаклы ярдәмчеләр! Дошманда мал күп, акча күп, урыс түрә дә астыртын аларны яклый; мәгәр сарман ыругсы, кирәксә, акча да бераз түгәр, халыкның Байтүрәгә ачуыннан да файдаланыр…

Боларны уйлап, Сарсымбай кунакны да, мәҗлесне дә онытып җибәрде. Башын югары күтәреп, тышка кычкырды:

– Җолкынбайга әйтегез, бире килсен, – диде.

Тиз арада зур буйлы, киң кара, шадра йөзле, ертык киемле ялчы килеп керде дә, ишек төбенә тукталып, ач күзләре белән табактагы кымызга текәлде. Бай утырган җиреннән аңа санап әмер бирде:

– Калага баруны иртәгәчә кичектерербез. Хәзер трантаска бүген яланнан кайтарылган Кола юрга белән Бүртә айгырны җик, арбага киез, юрган, мендәр сал, яныңа Кәрим картны утыртып, Коргак-Күл җәйләвенә бар! Туры Биремҗан аксакалга туктал, Сарсымбай сине кунакка чакырды, йортымызның туктысыннан, кымызыннан тәм татысын дип үтенде, диген! Танабуга иленнән Магҗан хаҗиның баласы Арысланбай да бездә кунак булып калды, диген. Төшендеңме?

Ялчы Җолкынбай кымыздан күзен алды, чөнки өметләнү файдасыз иде:

– Төшендем, – диде дә борылып юлына китте. Ләкин чыгып өлгермәде, бай аңа:

– Тукта, – диде. Җегет кире керде. – Син үзең, – диде, – кал, атларны җигеп бир дә Кәрим картның үзен генә җибәр, тиз йөрсен, – диде.

Ялчы, ярый дип, далага чыкты. Мәҗлестәгеләр аптырап калды. Кунак сорарга кыймады, ләкин байбичә аңламый калырга теләми иде:

– Яше туксанга карап барган ул аксакалны болай мәшәкатьләргә теләвеңнең сәбәбен белә алмадым, – диде.

Сарсымбай ике сүз белән аңлата куйды:

– Таяк үзе бар, мәгәр кыйналган Азымбайның Биремҗан аксакал белән ниләр сөйләшкәне, ни өчен килгәне безгә аз мәгълүм. Чакыртуым шуның өчен!

Кымыз бөтен тамырларга таралып өлгергән, артык сыйдырырга урын калмаган иде, ничектер сүзнең дә җае өзелгән иде, бу һәммәсенә сизелде. Кунак:

– Далага йөреп керсәк! – диде.

Бары да кузгалып сахрага чыктылар.

XIX

Төш ауган, һава бераз талгынланган, көндезге кызу да кайткан, маллар һәммәсе далага, яшел үләнгә таралганнар, тик бүген бәрәнләп тә бүлтерекләре әле еракка китәрлек ныгып җитмәгән дүрт куй гына өй тирәсендә күренәләр. Бәйләүдәге колыннар, киң сахрада чабарга сабырсызланып, арканнарында тартылып, кич җиткәнне түземсезлек белән көтәләр. Тукал, урта өй каршысында зур казан тутырып, ит пешерә.

Сарсымбай күрше фәкыйрь тирмәдән бер җегетне кычкырып чакырды:

– Балам, син безгә атлар иярләп бир, менә Карлыгач-Сылу арыган атасын ерак җылкыга алып барырга көчләп тора, – дип, кызы белән Арысланга карап аз гына елмайды. Үзе җиз комган тотып сахрага юнәлде.

Бай әйләнеп кайтып, атлар иярләнеп өлгергәнче, җегет белән кыз өчен берничә минут аулак вакыт булды.

Карлыгач-Сылу хәлне сөйләп алды:

– Ачык әйтеп бетермиләр, шулай да ике айдан туемны ясап, мине Калтай йортына озатырга әзерләнүләре сизелә… Җегет өч көн элгәре килгән иде… Айбала җиңгәм артыннан хәбәр иттергән. Мәгәр мин, кабулым юк дип, кире кайтардым. Ул киткәндә, яхшы атадан туган яман Сылу белән безнең ил ни кылырга үзе белер, Карлыгач өчен сарманнарга кара-айгыр ыругсы белән исәпләшергә туры килмәсен, дип әйткән… Анам да сизенә булса кирәк: чакырып, үгет кылды, мин җыладым, көчләсәгез, гәүдәмне Алтын-Күлдән эзләрсез, дидем… Ул күз яше белән рәнҗеде; телемне алмасаң, ике йорт арасында талаш чыгара торган булсаң, сиңа имезгән ана сөтемне бәхилләмәм, дип каргады… Инде ни кылабыз?

Җегет моны көтмәгән иде. Ул калымлыгын түләгән тәкъдирдә, ата-ана риза булыр, кара-айгырлар да талаш кузгатмаслар дип өмет итә иде. Ләкин тукталырга исәпләмәде:

– Карагым, син хафа булма, – диде. – Биремҗан аксакалны алырга атлар китте. Ул килер, мин аның белән киңәш кылып багыйм. Сарсымбай белән байбичәне ризалатырга, бәлки, өстенә алыр, булмаса, үз җаебызны карарбыз, – диде.

Кызның йөзе катты. Күзләренә ниндидер авыр уй чыкты:

– Бозылырга теләмәсәләр ни кылырбыз?

Җегет бер сүздә кисте:

– Мин ярты юлда тукталырга өйрәнмәгәнмен, синең йөрәгең батырлыгына да ышанам; ат өстендә уйнап оча торган казакъ җегетләре далада бетте дисеңме? Караңгы төндә асыл аргамаклар белән Алтын-Күлдән Яман-Чүлгә китсәк, бу йортның кайсы адәме безне куып тотар да, кайсы җегетләре, танабуганың Магҗан баласы Арысланбай җәйләвеннән Карлыгач-Сылуны тартып алып кайтам дип сугышка чыгар микән?!

Кыз мәхәббәт һәм кискенлек тулган матур кара күзләре белән җегеткә карады:

– Кара-айгырлар белән кан түгеш чыга калса?..

Атларны иярләтеп китерделәр. Бай да кайтып килә иде. Арысланбай, ачу катнаш усаллык белән:

– Хафа булма, колынчагым, бер җай табарбыз! – дип сүзен бетерде.

Атландылар да өчәүләп җылкыга киттеләр.

XX

Боларны озатучы җегет көтүнең кайдалыгын өйрәткәндә:

– Менә тора, – дип, бармак белән генә төртеп күрсәткән иде. Мәгәр аның «менә тора» дигәне унбиш чакрымга якын җир булып чыкты.

Далада җил кебек очарга гадәтләнгән атлар, хәтфәдәй яшел үлән белән капланган бер сыртның ике ягына болыт кебек җәелгән зур, тарау көтүгә килеп җиткәнче тирләп, янып төштеләр. Ләкин кырык минуттан артык вакыт үтмәгән иде.

Көтүнең уртасындарак, ат өстендә, үзара сөйләшеп торган өч ир күренде. Болар байның җылкычылары иде. Нәүбәтләп көтәләр; берсе көндез, берсе кич йоклый; җәйләүгә дә берәмләп кайталар иде. Хуҗаларны күрүгә, көтүчеләрнең берсе атын борды да боларга таба җилдереп килде.

Бу «җылкычы ата» ләкабе46 белән йөртелә торган Юныс карт иде. Гомерен төрле ат өстендә үткәрде, кулыннан корыгы төшкән вакыт аз булды. Яшьрәк чагында угрылык белән дә мәшгуль булып, берзаман ару гына мал да ясаган иде. Ләкин каты кышларның буранлы көннәренең берендә азбарсыз, ышыксыз, печәнсез бозлы далада калган маллар җот белән һәлак булдылар. Шуннан соң аякка баса алмады. Зур байларның җылкыларын көтү белән көн күрә башлады. Урланган атларны табуда тиңдәшсез санала, зур эшләр булганда, ат угрылары әле дә аның белән киңәшәләр, бергәлеккә чакыралар; кайбер вакыт катнаша; әгәр читтә кала икән – каракларның эзенә төшүгә һичбер төрле ярдәм күрсәтми. Кадерле атлары югалса, байлар аңа кеше җибәреп, кайгыбыз зур, бер-бер хәбәр белмиме икән, дип сорашалар. Юныс белән алдан киңәшеп урланган булса, белмим, хәбәрем юк, дип кайтара; әгәр аңа мәгълүм булмаган кешеләр кагылган булса, күп вакыт эзенә төшеп, югалган малны таба иде.

Аның кулында булган көтү югалу, урлану бәлаләреннән бөтенләй әмин47 санала иде. Байны күргәч, корыкны бер яккарак салып килде дә сәлам бирде.

– Аманмы сез, утагасы? – диде.

Хуҗа аны үзе белән тигез күргәндәй итеп сәлам кайтарды, малның аманлыгын сорады.

Көтүче:

– Бер колынны бүредән алдырдык, башкалары исән, – диде.

Арысланбайны таныгач хәйран калды, үткен, усал, ялтыр күзләре белән үтә карап:

– Тау тауга килмәс, мәгәр адәм адәмгә очрар, дигәннәр. Магҗан хаҗиның Арысланы гуй син, кадерле җегет! – дип, кунакка илтифат ясады. – Моннан ун еллар элек, хаҗиның исән чагында, менә шул менгәнегез сынлы асыл юргасын каракларның авызыннан тартып алып биргән идем… Син ул вакыт бала идең әле, – диде. Аннан соң, астындагы айгырын тыя алмыйча тыпырчынган Карлыгачка әйләнеп: – Аягыгыз бәхетле булсын, сез бу ел җылкыны оныткан идегез, – диде.

Сылу, һаман да атын тартып:

– Әкәм миңа күк тулпарның баласы ала айгырны бирде, шуны күрергә килдек, – диде.

Бу арада җылкылар арасына барып карап йөргән Сарсымбай, кызының сүзен ишетеп бире борылды, көлә төшеп:

– Күптән сораганы шул иде… Иркемә куймый алып килә бирде, – дип, шикаять сыман ясады.

Тегеннән тагы бер көтүче килде. Бай җылкычыларга ала айгырны бире табарак китерергә кушты.

XXI

Яшьрәге, атын чаптырып, сыртны аша төште дә егерме-утыз атлык кечкенә бер өерне болай таба каулый башлады. Араларында ике кысыр бия, берничә яшь айгыр, унлап тай бар иде. Болар һәммәсе шома җонлы, симез ботлы, кырыс күзле маллар иде. Уйнаклап килделәр дә, җил кебек үтеп, икенче якка чаптылар. Боларның тузынуыннан киң далага чәчелгән бөтен көтүдә бер кузгалыш булды. Маллар, ашый торган җирләреннән башларын күтәреп, колакларын торгыз-дылар. Уйнарга бер сылтау эзләп кенә торган яшьләре дала туздырып чабыша башладылар.

Җылкычы атаның кәефе китте. Ул мондый рәтсезлекне яратмый, кайсы кирәк булса, шуны бер ташлауда корыкка эләктерергә өйрәнгән адәм иде. Йөрәге түзмәде: «Фиу!» – дип, өзәңгеләрен какты, атын әйдәде дә, кош кебек очып, бая килеп әйләнгәннәрнең каршысына барып чыкты һәм сүз әйтеп авыз йомганчы корык очындагы арканны бер айгырның муенына салды. Ләкин эләккән мал хәйләле яки үтә көчле иде. Белепме яки үзлегеннәнме, арканны сизүгә кире чигенде дә, котылып китеп, әллә кая сикереп, шатлыгыннан дулап чапты.

Карлыгач, бу көрәшне йөрәк тулкыны белән күзәтеп, айгырның һәм җылкычының һәр икесенең тойгыларын үз эчендә кичерде. Бай белән Арыслан дәшми-тынмый карап тордылар.

Җылкычы атаның хурлыгы тәненә сыймас булды. Туктап, айгырның кая баруын күзәтте, ике юлдашына карап, ике яклап кысып килергә кушты. Үзе шулар уңаена, җылкылар эченә, акрын гына атлап бара башлады.

Ат өстендә бу юлы ни эшли дип эзәрләп торган сылу кыз юньләп күрми дә калды: җылкычының корыгы каядыр ташланды, яшен тизлеге кебек бәрелешү булып алды, көтүче ат өстеннән юк булды, егылып тапталдымы, башка маллар һәммәсе төрле якка, тыр-тыр килеп, дулап, сикереп таралдылар, ачык мәйданда бер-берен өстерәгән берсе иярле ике ат калды.

Кырыс айгыр, артык көч белән тартылып, көтүчене ярым еккан, ләкин аякларын иярдән, өзәңгедән чыгарып җиргә төшерә алмаган иде. Үзе муенындагы җепкә яртылай буылган хәлендә һаман тартыша, һаман бирелмәскә омтыла иде; яшь җылкычыларның берсе чабып килеп, корыктан тотты. Юныс, бераз җиңеләеп, яңадан ияргә утырды. Инде айгыр җиңелгән, арканга эләккән иде. Ләкин һаман дулый, сикеренә иде.

Бу тирәдән башка маллар качып беткәнгә, кунаклар да җыелып килеп җиттеләр.

Тотылган җылкы Карлыгач-Сылуга дигән ала айгыр иде. Хәзер бишенче яшьтә булып, әле гомерендә нукта орылмаган, адәм кулы тимәгән иде. Һәммәсе атларыннан төшеп, шуның янына килделәр.

Асып яки атып үтерүе мәгълүм булмаган ят, белемсез дошман кулына беренче мәртәбә эләгеп, һичбер сүз дәшмәстән, ачулы йөз белән, рәхимсез кыланыш белән аяк-кулына тимер богау салынган вакытта, яшь әсир адәм үзен ничек хис кылса, ала айгырның курку катыш кырыслыгы аңардан бик күп көчле иде. Муендагы бугалак аның хәлен бетерде. Шулай да, аркан буйлап килеп, беренче мәртәбә Юнысның кулы ялларын сыйпый башлаганда, ул түзмәде, актык куәтен җыйды, үзен үзе белмәстән дулап, дошманга сикерергә, һич булмаса, тартылып, өзеп качарга уйлады. Ләкин куллар рәхимсез, богаулар нык иде. Көтүчеләргә ярдәмгә Арысланбай белән Сарсымбай да килеп кушылдылар. Сылап, сыйпап, ялыннан, тамак астыннан иркәләп, аның башына озын, калын тезгенле каеш нуктаны кидерделәр, ике катлаулы сакалдырыкны каты тартып бәйләделәр. Яшь җылкы үзен котылмас әсир кебек хис кылды, ләкин тынычлана алмады. Аның тәне дерелди, зур ала күзләрендә куркулы дошманлык уты яна иде. Карлыгач-Сылу, күзен ала алмыйча, тирән бер тулкын эчендә үзенең күптән теләгән айгырына килеп кул салды, киерелеп, тулып торган калын җилкәсендәге зур кара ялыннан сөеп иркәләде.

43.Әбдән мыктый, тәвер җегет – бөтенләй таза, чибәр егет.
44.Лазем итмәү – тиеш күрмәү.
45.Чарчау – хәлсезләнү, ару.
46.Ләкабе – кушаматы.
47.Әмин – шөбһәсез.