Kitabı oku: «Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи», sayfa 4

Yazı tipi:

Партия талашлары бик кызып киткән заманда Азым әкә Байтүрә ягында булды. Магҗаннар Сарсымбайга кушылды. Шулай итеп, ике арада йөрешү-кунаклашу да тукталды.

Үткәндәге ул якынлыклар өстенә җегет өчен бу кунакта аерым бер нәрсә бар иде.

Арыслан шул көннәрдә генә сөргеннән кайтты, карт исә Сары-Арканың аяклы хәбәрчесе, партия, кабилә талашларының барлык интригаларының үзәгендә кайнаучы иде. Соңгы ун елдагы ара суыклыгын бөтенләй онытты, Арысланбай моның килүенә чын ихластан шатланды.

Ул бүген иртә белән генә үзенең тамыры Карлыгач-Сылудан хәбәр алган иде. Кыз кичә кич үзенең кияве Калтайны кабул кылмый кайтаруын белдергән: «Кайтканыңа ике көн булды дип ишеттек… Тамырыңның хәлен белмичә, атаң урынына калган агаң Сарсымбайның йортына сәлам бирмичә торуың бер яман эш гуй», – дип әйттергән иде; Арыслан, хәзер шунда барырга әзерләнеп, ат иярләткән иде.

Ләкин, карт килеп төшкәч, кичегергә уйлады: Байтүрә дигәннәре үлем түшәгендә ята; партиянең, ыругның эшләре бик гаугалы заман; сайлаулар да җитеп бара… Мондый вакытта найманнарның өлкәннәреннән булган Азым әкәнең килеп төшүе бушка булмаячагы мәгълүм иде. Шуның өчен дә Арысланбай Азым әкәгә ачык йөз күрсәтте, байларча җыештырылган матур, зур ак тирмәнең түренә, кадерле урынга утыртты, шунда йөргән киленчәккә, ярым шаярып:

– Борынгы кодагыз гаепләп китмәсен: туктының симезен суегыз, кымызны мул китерегез, – диде. Ләкин кунагының кәефе мондый уенчак булмавы хуҗаны бераз гаҗәпкә калдырды. Карт, гәрчә аз-маз уен-көлке сөйләсә дә, аның йөрәгендә ниндидер бер яра бар кебек сизелә иде. Җегет берничә мәртәбә сорарга дип авыз ачса да, өлкән адәм үзе әйтмәгәч, батырлык кыла алмады. Мәгәр карт озак көттермәде, кымызның куәте тамырларга таралып, канны бераз кайната башлавы белән, Азымбай үзе серне ачты:

– Атаң мәрхүм белән якын дус идек… Кызым Чулпан исән торса, киявем булачак идең; шулай булса да, мин бу җәйләүгә кунак булып килмәдем, – диде. Коргак-Күлдә булуын, Биремҗан аксакалга ни өчен килүен сөйләде, ахыр килеп, теге дивана карчыкның – Миңдинең – таягына тукталды:   – Яшем, – диде, – алтмышны үтеп бара ятыр!.. Бүз җегет заманында тукалның җылкысын урлап бер тотылдым. Аркамны ярганчы кыйнадылар. Шуннан бирле һичбер адәм кул тидергәне юк иде… Бүген яман бер кимпер ил алдында түбәләп ташлады… Каршы әйтергә йөрәгем җитмәде… Гомеремдә бер мәртәбә авызым ябылды. Син, диде, җоны коелган яман этсең, Байтүрәнең ташланган сөякләре өчен аның хәрам малын багучы, аның ил талап җыйган дәүләтен саклаучы яман этсең, атаңа нәләт… сакал… дип, үземне хур кылды! – диде.

Арысланбай өчен бу гаҗәп бер хәбәр иде. Ихлас күңелдән картны кызганды, ләкин Азымбайның фаҗигасе тагын да тирәнрәк иде:

– Шул акылдан шашкан кимпер мине акылга утыртты! Каршы ни әйтим! Эт булуым рас гуй. Мәгәр миңа һичбер сөяк тигәне юк. Би кылып сайламадылар, авылнай ясамадылар, булыс булуны төшемдә генә күрәм! Ара-тирә байның кымызын эчәм, итен ашыйм икән – казакъ йорты үзенең бу нигъмәтләрен далада каңгырып йөргән бичара нугай хәерчегә дә бирә түгелме?! Карт күңелем бозылып калды… Коргак-Күлдән найманга кайтмыйча, күк Дөлделне Яман-Чүлгә тартуым менә шуның өчен иде! – диде.

Карт бу төнне Арысланбайда кунды. Җегет үзенең тамыры Карлыгач-Сылуның шелтә кылачагын белсә дә, сәбәбен аңлагач кичерер дип уйлады. Кунак белән озак әңгәмә кылды. Үзенең йөргәннәрен, күргәннәрен сөйләде, соңгы ике елның талашларын сөйләтте.

Азымбай әкә икенче көнне, итне ашап, кымыз белән әбдән мас булып алганнан соң34, үзенең актык сүзен әйтте:

– Балам, – диде, – Алтын-Күл җәйләвенә бар. Сарманнарга миннән сәлам әйт. Ул йортның өлкәннәренә минем шушы сүземне ирештер: тауның ташы, ничаклы каты булса да, бер барып җимерелә икән! Диңгез булып җәйрәп яткан күлләр дә бер корый икән! Байтүрә нәселе хәзер шуңа охшап калды!.. Әгәр сезнең танабугалар, кара-айгырлар, кызылкортлар, сарманнар яңа йорт салырга ният кылсалар, илнең ак күңел адәмнәре ярдәмгә әзер булырлар… Сарсымбай минем сүзләремә колак бирсен!

Илче кунакның бу кинаясе җегеткә ачык аңлашылды. Аның күңелен шатлык белән тутырды. Үз ягыннан җавап итеп:

– Инде, Азым әкә, безнең җәйләүнең юлын күрдегез! Танабуга йорты һәрвакыт сезне үзенең кунагы кылмакка тели!   – диде. Шул сүз белән далага чыктылар.

Атлар иярләнеп әзерләнгән иде. Карт, аягын өзәңгегә куя биреп, үзенең эчке зарын әйтте:

– Ясаган иям тел бирде, мәгәр малың булмагач, бу дөньяда кадерең юк икән! Байтүрәнең эте булып, яман кимперләрдән кыйналуым күп ел гомеремне кыскартты. Инде калганын адәм сынлы үткәрсәм иде!

Озата чыккан җегетләр, моны аңламыйча аптырашып, бер-беренә карандылар. Илче Азым әкә белән Арысланбай атларына менделәр. Берсе – Якты-Күлгә, берсе үзенең тамыры Карлыгач-Сылуның сагынып көтеп яткан җәйләвенә карап юлга төштеләр.

X

Җәйге челләнең кызгылт ут булып янып чыккан иртәнге кояшы белән дала уяна. Сарсымбайның Алтын-Күл буена утырган җәйләве дә үзенең көндәлек тормышы белән кайный башлый.

Иң элек куйлар кузгалалар. Болар бүген төндә, ике мәртәбә юктан гына өркеп китеп, үзләренең әллә ничаклы йокыларын калдырганнар иде. Шулай да вакытыннан кичегергә теләмәделәр. Таң килү белән, үзара акрын-акрын сөйләшә, тавышлана башладылар. Боларның шау-шуына, күзләрен тырнап, аксак көтүче – кечкенә буйлы Күчәрбай карт баш күтәрде; дөнья яктырган, күлдән сыек кына ак томан һавага җәелә, яшел сахраның үләнендә яңа чыгып кына килгән җәйге матур кояшның нурлары чык суы белән ялтырап уйныйлар. Ләкин болар картның арыган йөрәген кузгата алмадылар. Даланың ак таңнарын, мондый алтын иртәләрен ул үз гомерендә күп күрде, әгәр боларның һәммәсе бәрабәренә тагы бер генә сәгать йокы бирсәләр, аның ватылган сөякләре, бәлки, бераз ял итәрләр иде. Ләкин ул мөмкин түгел; кичә дә бай: «Соң китәсең, иртә кайтасың», – дип шелтә кылды…

Күчәрбай авыр, акрын кузгала, берничә тапкыр исни, оешып каткан сеңгерләрен селкенеп яза да уртадагы тирмәгә бара. Башка һәммә халык йокыдалар иде әле. Тик йортның бөтен хезмәтләрен башкаручы тукал гына картның керүенә уянды, тузган чәчләрен төзәтеп, урыныннан торды да йокылы тавыш белән куйчыга:

– Күчәрбай әкә, төнлекне ачып җибәрсәңче! – диде.

Карт, яңадан тышка чыгып, җиргә чаклы сузылган кыл катыш җон арканны тартты, тирмәнең түбәсендәге киезне бер яккарак төшерде. Өй эче бөтенләй якты белән, иртәнге саф һава белән тулды.

Ул арада тукал аксак куйчының барлык кирәген әзерләп бирде. Карт, кулына бер-ике тамчы су салып, керле сөлгегә сөртте дә, агач савыт белән бирелгән куе күҗәне, пешерелеп киптерелгән тары ярмасын ашап, кечкенә күн турсыкка салынган әйрәнне алып, йортка чыкты.

Аның менеп йөри торган үгезе кутаннан ерак түгел, арканда куна иде. Шуны барып чишеп алды, агач иярен, иске киезен салып атланды да юлбашчылык кылып йөри торган кәҗәләр артыннан, саны меңнәргә җиткән куйларны, болар тирәсендә йомшак тавышлары белән мегер-мегер килеп имәргә азапланган кечкенә, ап-ак матур бөтерек җонлы бүлтерекләрне, күп еллаган, зур мөгезле карт тәкәләрне куып, киң далага, кояш каршысына таба әйдәп китте.

Куй көтүе китүгә, тукал, йортка чыгып, янәшә тирмәдәге Каләмпергә:

– Җаның бармы үзеңнең?! Торсаңчы тизрәк! – дип, ачу белән кычкырды. Җавап булмагач, үзе эчкә кереп, ишек янында астына киез җәеп, өстенә капчык ябынып яткан берәүне аягы белән төрткәли башлады.

Бу һәр көн кояш белән бергә кузгалып, көн буенча лырт-лырт йөри, сыерын, биясен сава, самавыр куя, үгез җигеп, күлдән су ташый, даладан кипкән тизәк җыя, савыт-саба юа торган, шуларны туктамый эшләп, иң соңыннан, ярты төннәр җиткәч кенә ята торган ялчы хатын иде.

Тукалның типкәләвенә бер кузгалды, күзен ачып карады да:

– И-я-ү…– дип, сузылып, яңадан йокыга чумды.

Бай хатыны тагы ачуланып өстен ачкач кына, тәмам уянып, аякка басты.

Тукал:

– Су беткән, сыерга чаклы күлгә барып кайт, – диде дә үзе, комган алып, далага таба юнәлде.

Болар тавышына тирмә янындагы арбада йоклаган ялчы да кузгалды. Бер иснәде, сөякләрен шыгырдатып бер киерелде: «Ай, күп йоклап калганмын икән», – дип, зур кунычлы, киң табанлы, чалыш үкчәле иске итеген, буй-буй җыртылып, ямалып беткән бишмәтен киде. Билен җеп белән бәйләде дә, зур гәүдәсе белән эре-эре атлап, мичкәле су арбасы янына килде. Анда Каләмпер үгез җигеп маташа иде:

– Кичә бия тибеп, уң кулымны шештерде… Аркалыгын тартып бирсәңче! – диде.

Җегет минут эчендә үгезне кертте, аркалыгын бәйләде дә:

– Әйдә, йөрә бир! – дип, каеш чыбыркы белән сырт буена берне сызды.

Ялчы хатын чиләген мичкәнең авызына тыкты да, атлар-атламас барган үгезне куалый-куалый, күлгә китте.

Бу вакыт далада зур шау-шу күтәрелде: үзара тешләшеп, тынычсыз айгырларга каршы чыелдашып, колыннары белән бияләр кайталар. Төн буенча йокламый каравыллаган көтүче Акан, иярле ат өстендә чабып, озын корык белән селтәнеп, кутанга таба әйдәп килә.

Җылкы кайтуы белән бөтен җәйләүдә уенлы, шау-шулы хәят35 тагы да көчәя төшә.

Ялчы җегет кулындагы корык белән бияләргә каршы барды. Атыннан яңа төшкән җылкычыга карап, һәр көнлек гадәте буенча:

– Мал-җаман амандыр, Солтан ага? – дип сорады.

Солтан аңа, күтәрелеп карамастан, арыган, йокы баскан тавыш белән:

– Туры бия аксап калды, йөрәк итенә бер-бер нәрсә кергән, ахры. Атабай картка күрсәтергә кирәк, – диде.

Икәүләп колыннарны бәйләргә тотындылар. Барлыгы иллеләп савым бия бар иде. Боларның утыз бише Сарсымбайныкы, калганы икешәрдән, өчәрдән бүленеп, шушы җәйләүдәге фәкыйрь казакъларныкы иде. Бу авылдагы ун йортның тик өчесе генә биясез иде. Ялчы белән җылкычы, кайберләрен туп-туры кул белән, кырысракларын кечкенә корыклар белән тотып, җиргә кагылган тәбәнәк казыклар буенча сузылган арканнарга колыннарны бәйләп беткәндә, йокылы күз белән яшь киленчәк Айбала, тагын берничә хатын килеп, ирләргә юк-бар уен сүзләр әйтә-әйтә, болардан үзләренең колыннарын бәйләттеләр. Тукал, Каләмпер, тагы берничә ярдәмче хатын байның сыерларын савып беткәннәр, көтүче Әбеш боларны, якты кояш астында ялтырап уйнаган Алтын-Күл буе белән, яшел сахраның чыклы үләне өстендә карасу зәңгәр эз калдырып, акрын гына каулап китеп бара иде инде.

Колыннар белән эшләрен бетереп, тирмәләргә килгәндә, тукал самавыр куя, берсе сөт белән, берсе киез басар өчен су белән тулы ике зур казанның астына тизәк салып, янмаганга өреп азаплана, ялчы хатын Каләмпер, уң яктагы кара өйдән капчык-капчык куй җоннары чыгарып, шуларны җирдәге камыш чыпта өстенә аударып азаплана иде. Сул кулдагы яңа ак тирмәдән урта буйлы, асыл киемле, сулы, мәһабәт, ләкин бераз йокылы кыяфәт белән байбичә килеп чыкты. Ул кичә, кызы белән аңлашып, сүз тыңлата алмаганнан бирле кәефсез, караңгы күренә иде. Ялчыга карап:

– Җолкынбай, ак өйнең төнлеген ач, уң яктан бераз киезен күтәр, – диде. Аннан казан тирәсенә килеп, җоннар чыгарып маташкан Каләмпергә ачулы, ләкин сабыр тавыш белән: – Мин кичә әйтмәдемме сиңа?! Хәзергә каралар, кызыллар калып торсын, элек нәгыз36 ак җоннардан гына басарсыз! – диде.

Хатын каушап, калтыранып китте, ялварулы, үтенечле рәвештә:

– Ай Кодаем, ау! Акылым таралып калган гуй; сез кушканны онытып куйганмын, – дип, боларны ашыга-ашыга кире кертергә, тегеннән ак җоннарны ташырга тотынды.

Үз өендәге вак-төяк эшләрен башкаргач, һәрвакыт өлкән йортның хезмәтенә йөри торган яшь киленчәк Айбала да килеп җитте. Тукалның кушуы буенча, тирмәдән әле кибеп бетмәгән кортларны кояшка чыгарды, элеккеләре белән янәшә өченче казанны куеп, астына тизәк ягып, берничә көн буенча җыелган сөттән эремчек кайната башлады.

Байның яшь хатыны, зур самавырны чак-чак күтәреп, уртадагы өлкән өйгә алып керде, чәй әзерли башлады.

Бу вакыт сул яктагы ак өйдән йортның хуҗасы – калын җилкәле, тулы канлы, аз гына чал керә башлаган Сарсымбай үзе дә йокылы күзләре белән торып чыкты. Хезмәтче хатын, эшен ташлап, аңа сулы җиз комганны йөгертеп китерде. Бай, яшел үлән өстендә кояшта иркәләнеп, акрын, сабыр юынган хәлендә, Җолкынбайны чакырды:

– Бәйләүдәге атларың бераз хәл җыйсыннар, боларны җылкыга алып кайт, бүген синең белән калага барып килербез, – диде. Үзе чәй әзерләнгән өлкән тирмәгә кереп китте. Ишеккә җиткәч, шунда, казан тирәсендә маташкан Айбалага карап: – Ах, киленчәгем! Карлыгач-Сылуың тормаган булса кирәк, барып уятсаңчы! – дип, эчкә атлады.

XI

Карлыгач-Сылу күптән уянган булса да, кичәге күңелсезлектән соң анасына күренергә кыенсынып, күп уйларга гадәтләнмәгән башы белән үзенең авыр язмышы турында хафаланып, караңгы кайгы эчендә ята иде. Ялчы төнлекне ачты, югарыдан бөркелеп, сахраның саф һавасы тулды. Уң якның киезен күтәрделәр, якты кояш нурлары, кирәгәнең челтәрләре арасыннан кереп, өйнең идәнендә, киез өстендә түшәлгән паласларда шакмак-шакмак булып уйный башладылар, сул якның ачыклыгыннан тыштагы яшел үләннәрдә кибеп барган чык тамчылары ялтырап күренде. Ләкин иркә Сылу һаман кузгалмады, түгәрәк тирмәнең уң як түренә, кирәгә буена куелган караватында чәчләрен туздырып, кечкенә, нәфис, алсу-ак аякларын кичке күлмәк эченә, үзеннән-үзе тулкынланып торган матур тәнен йомшак юрганнар астына яшерә-яшерә, һаман бер яктан икенче якка ауный бирде. Зиһенен нәрсәгә генә юнәлдерергә тырышса да, анасының кичәге сүзе аның колагыннан китми иде:

– Телемне алмасаң, сиңа биргән ак сөтемне бәхилләмәм!

– Телемне алмасаң, сиңа биргән ак сөтемне бәхилләмәм!

Өченчекөн кич җегете Калтай килде. Туй булмаганга, гадәт буенча, ата-анадан яшеренеп, киленчәк Айбала аркылы хәбәр итте. Карлыгач-Сылу кискен сүз белән:

– Минем аңа кабулым юк, – дип җавап бирде.

Җегет хурланган, киленчәкнең калымлык исеменнән, ялганлап, «каты наукасланып калдым, карагым үпкәләмәсен» дигән сүзенә ышанмаган.

– Яхшы анадан туган ул яман кыз белән безнең кара-айгыр йорты ни кылырга белер! – дип, каты ачу белән үзенең Байчобарын суга биреп, караңгы төндә кире кайтып киткән. Арадагы илче Айбала боларның барын да кызга шул көндә үк әйткән иде.

Ләкин байбичәгә бу хәбәрне ишеттергәнме яки ана йөрәге, үзе сизенеп, кодалык йорты белән ике арада зур талаш чыгачагын уйлаганмы – иркә Сылу моны белмәде. Мәгәр анасы Алтынчәч бикә кичә кызын чакырды да башта сөеп, иркәләп, ай ярымнан туй булачагы турында ишарә кылды; кыз баланы, күз агыңдай кылып үстерәсең дә чит йортка җибәрәсең, ана күңеле өчен күп хәсрәтле бер эш бу дигәндәй кинаяләр сөйләде.

Карлыгач-Сылу башта сүз кайтармады, ахырдан түзмичә, анасының күкрәгенә капланып:

– Чичәм37, ике күзем, ул адәмгә бармыйм мин! – дип, туп-туры әйтте дә елап җибәрде.

Ана гадәттән тыш хафалы тавыш белән кызын юатты:

– Өлкән нәселнең, яхшы атаның баласы булган бер җегет… Тәкъдирең шул… Яшь ярымнан әйтелгән, калым алынган!.. – дип озак сөйләде.

Карлыгач, боларга карамастан, сүзендә нык торды, елавыннан туктап, ишек яңагына барып сөялде дә актык сүзен әйтте:

– Теләгәнеңне кыла бир, Калтайны яратмыйм, күңелем башкада… Әгәр көчләсәгез, гәүдәмне Алтын-Күлдән эзләп алырсыз!

Байбичәнең күңеле катты, шелтәле һәм үпкәле тавыш белән:

– Телемне алмасаң, без биргән җегетне ташлап, кодалар белән талаш чыгара торган булсаң, сиңа имезгән ак сөтемне бәхилләмәм! – диде. Шуның белән сүз киселде.

Кызның бөтен дала кояш нуры эчендә йөзеп, тышта мал-туар уйнап, җәйләү кызу кайнаган заманда, тирмәдә ялгызы ятып, очына чыга алмас уе менә шул күңелсезлекләргә бәйләнгән иде. Сарсымбайның казан янында эремчек кайнатып маташкан Айбалага йомшак тавыш белән «Киленчәгем! Карлыгач-Сылуың тормаган булса кирәк, барып уятсаңчы!» дигән сүзен ишеткәч, кызның йөрәге дерелдәп китте: атасы һәрвакыт «ялгызым» дип, «иркәм» дип кадерли, ул, бәлки, көчләмәс, сөйләп, итәгендә еласам, бәлки, күңеле кызганыр дип уйлады. Ләкин бу да шөбһәле иде. Чөнки Сарсымбай соңгы көндә никтер бераз хафалы күренә, үзенең сылу кызына йөрәгендә бер үпкәме, ачумы асрагандай бер хәлдә карый, үзен салкын тота иде. Кыз: «Ни кылыйм, башым җитми, ау!..»   – дип, тагын аптырауга чумды.

Тыштан аяк тавышы ишетелде, кулларын сызганган килеш, казакъның тирән музыкалы көе белән акрын сузып:

Асылдың кыягындамы,

Тулпарның тоягындамы,

Артык туган идең, ау!.. —

дип җырлап, Айбала килеп керде.

Кыз яткан җиреннән кычкырып көлә бирде, киленчәкнең җырының ахырын шаян тавыш белән үзе көйләп каршы алды:

Соңкардай чөелгән,

Лачын костай38 төелгән,

Җиңсез фиран киенгән,

Шаһзатдың39 токымы идең, ау!..

Айбала фәкыйрь, ямьсез, ләкин ваемсыз, һәрвакыт шат күңелле, дәртле йөрәк бер хатын иде. Ишектән керүгә, әле һаман юрганнар эчендә иренеп яткан дусын шаяртып шелтәләде:

– Тирмәнең төнлегеннән якты кояш үзеңне карап тора! Тургайлар өй турында: «Карлыгач-Сылу, торсаңчы!» – дип сайрап, һавага менәләр… Иркә таем, син ни кылып һаман ята бирәсең? Кузгалсаңчы! – диде дә, караватка килеп, кызның юрганнарын тартып уйната, кытыклап үбә, шаярта башлады.

Болар бик күптәнге дуслар, сердәшләр иде. Иркә кыз ачуланмады, тартып алган юрганнарын кире ябынып:

– Тәнемне ачасың, сәүләм, мин киенмәгәнмен гуй!.. – дип, рәхәтләнеп уйнап, яңадан юрганнарына төренде. Баягы кара уйлар бөтенләй югалдылар.

Шулай шаярышкан вакытта киленчәк кызның күз төпләрен, бераз тартылган яңакларын, әйтерсең яңа күргәндәй гаҗәпләнеп карады да кинәт уйнаудан тукталды:

– Карагым, сиңа ни булды? Сулган гөлгә охшап калгансың гуй!.. – дип, иркәле кызгану белән йөзеннән үпте, икесенең дә зиһеннәре икенче якка китте.

Шаяру бетте. Карлыгач-Сылу бераз хафалы тавыш белән:

– Йокым начар булды, яман төшләр тынычлыгымны алдылар, – диде.

Киленчәк ихлас күңелдән борчылды, кызның мендәрен каплап, тулкынланып яткан кара җефәк чәчләрен уйнатып, ярым кочаклады:

– Иркә таем, – диде, – кичә Калтай белән булган эш өчен акылсыз сердәшеңне кичергән булсаң, төшеңне сөйлә, йөрәгеңне ач! – диде.

Карлыгач авыр сулады.

– Сәүләм, синнән яшергән ни-нәрсәм бар? Сөйләсәң – сүз җитмәс, көйләсәң – көй җитмәс, бу киң даланың шундый бәхетсез бер баласымын гуй! – диде дә уйга калды. Бераз кысык кара күзләренә нечкә хәсрәт төсе чыкты. Кара туткыллы, үткен сылу йөзен ниндидер эчке бер борчу каплады.

Ләкин Айбала киленчәк кайгы-хәсрәткә җиңелеп озак тора алмый торган адәм иде. Аның бетмәс уен дәрте дә яңадан күтәрелде, кызны тагын шаярта биреп:

– Колынчагым, куйсаңчы юкны, мал, бәхет эчендә үсәсең, ил эчендә якты йолдыздай сылулыгың бар, тагы җитмәгәнең нәрсә? – дип, дусын күңелләтергә теләде. Бик сак, бик киная белән генә, икенче бер җегет күңелеңә хафа салып йөрсә кирәк дигән мәгънәдә ишарә ясады.

Кызның йөзе ачылды. Күзләрендә мәхәббәт нуры ялтырады, тулы карасу-кызгылт иреннәрендә елмаю уйнады… Гүя үз эчендә уйнаган шатлыкка, зиһенендәге матур хыялга карап, акрын гына:

– Сизгерлегең бар, ау, җиңгәм!.. – дип, акрын гына көлде. Саф энҗедәй тезелгән вак тешләре ялтырап калды.

Киленчәк кызның романын күптән сизә иде. Арысланбай белән ике арадагы тамырлыкның тирәнәюен дә чамалый иде. Ләкин бу дәрәҗәгә җитәр дип уйламый, яшь күңел бер тулкынлана да туктала, бу да шулай булыр дип карый иде. Мәгәр кичәге Калтай вакыйгасыннан соң аның алдында зуррак яра ачылды. Карлыгачның хәзерге сүзе аңа куәт бирде:

– Чырагым, күңелеңне аңлыйм, мәгәр кара-айгырлар йорты бер яманлык кылмасыннар! Йөрәгем шуннан куркып калды,   – диде.

Бу куркыныч кызның үз башын да күптән хафалый иде. Ләкин күңелен тыя алмый иде. Моны дусыннан яшермәде.

– Язганын күрербез, мәгәр мин Арысланнан бүтәнгә бармам дип ант эчтем… Анама да әйттем, Калтайга көчләсәгез, Карлыгачның гәүдәсен Алтын-Күлдән эзләрсез, дидем…

Айбаланың куркуы җиңелде, хатынлык дәрте кузгалды. Кызны уенлы үпкә белән шелтәләде:

– Арыслан ир-җегетләрнең асылыдыр. Аңа сүзем юк. Мәгәр дусыңнан моңарчы яшереп килүеңә күңелем рәнҗидер… Инде хәзер дә сөйләмәсәң, Айбаланың үпкәсе каты булыр, иркәм! – диде.

Кыз урыныннан торды. Акрын, иренеп төзәтенә башлады. Ярым ачы, ярым уен-көлке эчендә:

– Үпкәләвеңне күрәм… Инде, алайса, тыңла, – диде дә, үзенең дүрт еллык серен ачып, сөйләп бирде.

XII

Казакъ илендәге зур туйларның берендә бүз балалар белән яшь сылулар кара-каршы утырганнар. Думбрасы, зөрнәсе белән шау килеп, уен-көлке кылалар, үләң-җыр әйтешәләр. Карлыгач ундүрт яшендә генә, мәгәр буйга җитү, йөрәгендә дәрт уянган бер кыз иде. Аның каршысында асыл киенгән, укалы бүреге, алтынлы кәмәре белән ялтырап, кызылкортның бер җегете утыра. Мәгәр кызның күңеле моңа бармый. Җегетнең мактавына каршы каты чәнчеп, үләң белән җавап кайтара… Шулвакыт ишек ачыла, ялгыз бер җегет килеп керә. Бүз балалар, сылулар арасында кайнашып йөргән бер акын, тора биреп, кунак җегетне мактый башлый. Кыз аңа күз ташлый: озынча төз буй, яңа сызылып килгән куе кара мыек, маңгайга таба бераз киңәеп килгән акыллы йөз, билдә кәмәр, кулда камчы!

Яшь йөрәккә ут төшә, кан кайный, мәгәр танымады, кем дип сорарга кыймады, сүз әйтергә теле бармады…

Ахырдан түзмәде: «Кем ул иде?» – диде. Танабугаларның өлкәне Магҗан хаҗи дигәннең ялгыз баласы, диделәр. Мәгәр, диделәр, күңелеңне сузма. Найман иленең Азымбай дигән берәүнең, айдай йөзле, камыштай буйлы бер сылу кызы – ул җегетнең калымлыгыдыр, диделәр. Хәер, диде, киң далада кызның да, җегетнең дә сылулары аз имәс гуй, диде.

Мәгәр яшь күңел бу сүз белән тынычланырмы?! Адәмнең һичберенә әйтмәстән, аны эзли башлый.

Айлар үтә. Сарсымбай авылы Җылкы-Батканнан менә шул Алтын-Күл җәйләвенә зур кәрван булып күчеп барган заманда яңадан очрашалар. Картлар, өлкәннәр, хатыннар һәммәсе арбаларга утырганнар, кайберләре төягә менгәннәр. Карлыгач-Сылу, яулык ябынып, шул кимперләр белән утырып йөрсенме?! Ул кызлар, җегетләр белән ат өстендә уйнаклатып бара… Шулвакыт каршыдан асыл айгырларны иярләп менгән ике кыз, өч җегет килеп чыга. Арада теге Магҗанның баласы да бар.

– Юл булсын!

– Юл булсын!

– Сарсымбай әкәнең авылы Алтын-Күлгә күчеп бара ятыр.

– Танабугадан Яшел-Сыртка кунакка китеп барабыз.

Шул гади сүзләрдән соң арадан бер шаяны әйтә сала:

– Кызларның сылулары, җегетләрнең асыллары кара-каршы килгән икән, бер уенсыз үтеп китәргә ярамас… Алышмы, бирешме? – ди.

Карлыгач, үз атын тарта биреп, алга килә:

– Безнең йорт алышка да, бирешкә дә әзер, үз чамагызны карагыз, – ди.

Тезгеннәр тартыла, камчылар уйный, өзәңгеләр селкенә башлый. Якты кояш астында ачык далада, чаң40 кузгатып, айгырларны тирләтеп, ат өстеннән бер-берен тартып алу белән уйнап китәләр.

Сылу кызның бер яман уе бар иде, теге сызылган кара мыеклы җегетне, юртагыннан тартып төшереп, бер көлке кылсам дип ниятли иде.

Астындагы елдам атны суга биреп, җегетнең каршысына килә дә лачын коштай тизлек белән аның тезгенен тартып җибәрә, айгыры борылыйм дигәндә, култыгыннан тартып, бер якка өстери, җегетнең астындагы ак юртак бераз кайшала биреп куя, мәгәр егылмый; җегет тиз генә әйләнә дә кызның атына яман камчы бирә, Карлыгач тотып өлгерә алмый; җегет, аны куып җитеп, сүз әйтеп авыз йомылганчы, бөркет коштай кагына биреп, Сылуның биленнән ала да үзенә тарта; ат туктый, кызның аяклары өзәңгедән, үзе иярдән чыгам дигәндә асылып кала, егылырга рәт җитә…

Бүз балалар яңгырашып көләләр, җегет кычкыра:

– Җиңүчегә ни бирәсез? – ди.

Карлыгач үзе дә көлеп җибәрә:

– Җегетлегең зур, теләгеңне ал! – ди.

Һәр икесе ат өстендә булган килеш, җегет, кызның гәүдәсен үзенәрәк тарта биреп, битеннән, тулы кызгылт иреннәреннән үбә дә кире ияргә утырта.

Алар – кыйблага, Карлыгачлар төньякка карап китә бирәләр.

Менә бу җегет кызның хәзерге тамыры Арысланбай иде. Шул көн аларның беренче якынаюлары булды.

Айбала бу хикәяне гаҗиб бер дәрт эчендә кайнап тыңлады. Бетермичә туктыйсы килмәде. Анда казандагы эремчекләр өчен байбичәнең шелтәсе көтсә дә, сүздән аерыла алмады, Карлыгач үзе дә бөтенләй ачылган, күңеллеләнгән иде инде. Шаяртыбрак дәвам итте:

– Ике көннән соң үз йомышы белән безнең йортка бер киленчәк килде: кабулы булса, тамырлык арзуым бар, дип әйтә, диде. Эзләгән ир-җегетем шул булса, кабул кылмаска амалым бармы? Йортның бер асыл җегете икән, телен алмаска кыюлыгым җитмәс, дип җавап кайтардым… Шул көзне сабый Миңсылу белән ике яшәрлек Куйбагарны әйттерделәр. Ул җегетнең нәселе белән безнең йорт ераграк булса да, кода шикелле булды… Кымыз катнашы китте… Асыл җегеткә безнең өйнең кунагы булырга җай ачылды. Шуннан бирле ул җегетне йөрәгемдә асрыйм… Иренендәге бал тәмен суырганым, эссе кочагымда аны йоклатканым бар… Мәгәр ике ел кичкәч, яман Байтүрә аны, ак патшага тел әйтте дип, ялган ант ясатып, җир аударды… Ерак илләргә китте…

– Кайларда булды икән бичара җегет?

– Моны белмим. Мәгәр миңа бер хат килде… Моның белән ни кылмага аптырадым. Укытырга ышанычлы бер адәм тапмыйча, ай буена өстендә вак-вак итеп кара белән язылган шул ак кәгазьне күкрәгемдә сакладым. Башка юлы булмады, бер мумын41 нугай молдасы килеп чыкты. Бер сум бирдем: фатиха кыл, никтер йөрәгем авырта, дидем… Бичара адәм иде, ышанды, бөти язып тагарга бирде. Ахырдан аңа кәгазьне укыттым, гаҗәпләнеп күземә карады да: «Ай, чырагым, бөтием синең бу авыруыңа дәва булмас», – дип, көлеп китә бирде.

Киленчәк үз алдында ачылган бу фаҗигаләрдән тәмам югалып калды. Кызны күкрәгенә алып:

– Мине кичер, җаным, моннан соң Калтай дип авызга алмам! Синең колың булырмын, мәгәр миңа бер сүз әйт: йортның хәле ничек булыр? – диде.

Кыз уйлап тормады:

– Җегетем кайтты, киләм дигән хәбәре бар, аны бүген һәр сәгать көтәм, ни теләсә, шул булыр, мин һәммә нәрсәгә әзер, – диде.

Килен куркып кызга карады, ләкин башка сүз белән борчымады.

– Сәүләм җан, мине кичер, мин колың булыйм, – дип, ашыга-ашыга үзенең эремчекләренә йөгерде.

Карлыгач-Сылу үзенең кайгысын гомерендә беренче ачуы иде. Җаны җиңеләйде, йөрәгендә кискен карар туды, шул карар белән урыныннан торды. Кечкенә аякларына Казан эше булган кызгылт төсле тар, нечкә матур итек, өстенә зәңгәрсу кара күлмәк киде, кара чәчне, үрмичә, бәйләмичә, озаклап тарап, тулкынландырып, аркасына таратып җибәрде. Яшьрәк вакыттагы кечкенә кара кәләпүшне башының бер ягынарак салды да көннең эсселеге белән, хатын-кызның, малның шау-шуы белән кайнап торган далага чыкты.

XIII

Уртадагы өлкән өй белән ялчылар өчен ясалган читке кара-соры тирмә арасында җырлый-җырлый киез басучы хатыннар Карлыгачны:

– Күк кояшы, минем Сылуым йокыдан торсын дип, сабырсызлык белән көтсә дә, булдыра алмады, үз юлы белән китә барды, – дип шаяртып каршы алдылар.

Эремчек эшен бетереп, киезгә тотынган Айбала:

– Карагым, без арып калдык, бераз булышсаңчы! – диде.

Кыз карчыклар белән исәнләште дә көлеп җавап кайтарды:

– Әкәм белән чичәмә зур үпкәм бар: мине бу һөнәргә өйрәтми калдырганнар, – диде.

Айбала тагы:

– Моңа өйрәнәсе юк, күңелендә дәрт булса, бер күрүдә беләсең, – дип шаяртты.

Сылу, иркәләнеп, аның сүзен бүлде:

– Өлкән аналар гаеп кылса да әйтим, бу эшкә күңелем дә юк, – дип көлде.

Киез басу эшендә юлбашчылык кылган ак чәчле, керле күлмәкле, җимерек борынлы карчык:

– Өйрәнми куя бир, сәүләм. Кыз чагың – алтын чагың, ни әйтсәң – шул килешә, ни кылсаң – шул ярый… Мәгәр каената йортына килен булып төшкәч, аял көне – эт көне гуй, балам… Анаң канаты астындагы вакытның кадерен бел, уйна да көл! – диде.

Киленчәкләр:

– Кимпернеке дөрес, ау, кыз чагың – алтын чагың, килен булгач, хәл яман, – диешеп, бүрәнә кебек уралган киезне җәеп җибәрделәр дә казандагы эссе суны китереп сибә, кайбер нечкәрәк җиренә яңадан җон кушып баса башладылар.

Өлкән тирмәдән байбичә Алтынчәчнең тавышы ишетелде, кыз анасына барыйм дип борылганда, өйләренең артына ике тәгәрмәчле арбага ябык үгез җиккән бер кимпер килеп тукталды. Киез басучылар, эшләрен ташлап, арба янына җыелдылар. Айбала:

– Хуш килдең, чичә! – дип, кунакны, ярым күтәреп, әрҗәсеннән тартып төшерде.

Бу – Әхмәт авылының, әлеге Азымбайны кыйнаган дивана карчык иде; байның ялчысы Җолкынбайга, ераграк булса да, кардәш иде. Каршы алучыларга кул биреп, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорашып бетәр-бетмәс, ярым каһәрләп, ярым елап, үзенең йөрәген ачты:

– Илнең Байтүрә дигән эте бердәнбер карагым улымны, урыс түрәне үтергән дип, ялганлап ант ясап, гуаһ42 табып, катрга җибәрде, актык җылкымны салым өчен дип саттырды… Акылдан язган бер кимпермен… Кая барыйм? Биремҗан әкә әйтте: «Үзеңнең энең янына, Алтын-Күл җәйләвенә барсаң, Сарсымбай сиңа тамак та бирер, кием дә бирер, малын багарсың, киезен басарсың, җебен-арканың ишәрсең», – диде. Өлкән аксакалның телен алмаска амалым бармы? Үгеземне җиктем дә юлга чыктым… Ни кылыйм, үлем көтеп йөргән бер карчыкка кабер табылмасмы?! – диде.

Шуның артыннан ук, бутап, ялгыштырып, Байтүрәнең илчесе Азым әкәне түбәләвен сөйли башлады.

Карчыклар, киленчәкләр аны:

– Син Җолкынбайның якын кардәше гуй, үзең бу авылда үскән бер адәмсең, җылавыңны куй, Сарсымбай бар чагында ач үлмәссең, – дип юата калдылар.

Карлыгач-Сылу кунак кимпернең таягын алды да өлкән өйгә, атасы Сарсымбайга йөгерде.

XIV

Кыз ике көннән бирле атасы белән үзе арасында ниндидер бер салкынлык сизә иде, кан дошманның илчесе кыйналу хакындагы сүз белән аның күңелен алмак булды. Ул кергәндә, Сарсымбай түгәрәк тирмәнең түрендә чәй эчеп утыра иде. Иркә Сылу, бик чак кына каушап, ләкин назланып, атасына барды, акрын гына елмайды.

– Әкәм, – диде, – кызың сиңа бер хәбәр белән килде, ни-нәрсә бүләк кыласың? – диде.

Казакъ Карлыгачны янына алып, чәченнән сөйде:

– Колынчагым, син минем ялгызым гуй! Синнән кызганганны эт ашасын! Сүзеңне әйт, ни сорасаң, шуны бирәм, – диде.

Кыз бөтенләй шатланып, йөзе, күзе балаларча саф шатлык белән нурланды.

– Ай, әкәм, ел буенча күк тулпарның баласы ала айгырны сорыйм, әле булса биргәнең юк! – диде.

Карт камил кәефләнде: Карлыгач-Сылу аның бөтен дөньяда иң зур шатлыгы булган баласы иде, мондый иркәләнү вакытлары сирәк була иде.

– Ярый, – диде, – әйтәчәк хәбәрең яхшы булса, бүген җылкыга барыйк, ала айгырны алып кайт, синеке булсын! – диде.

Карлыгач кире йөгереп чыкты да чәче тузган, өсте-башы керләнеп беткән карчыкны җилтерәтеп алып керде, үзе, туры атасына барып:

– Менә бу аның Байтүрә илчесе Азымбай чалны түбәләгән таягы, – дип, кәкре бер агачны сандыкка сөяде. Үзе, самавыр янына утырып, чәй эчәргә, әткәсенә ясарга тотынды.

Сарсымбай утырган килеш кимпергә:

– Юл булсын, чичәм, өйнең түреннән утыр, – диде.

Карчык, чәй янына, җирдәге киезгә утырып, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорашканнан соң, Биремҗан аксакалның сәламен әйтте:

– Әгәр кумасаң, синең катыңа сыенырга килдем, – диде.

Бай:

– Казакъ йортында мондый сүзне сөйләмиләр, дала киң, жәйләү зур, безнең йортта бер кимпергә генә урын табылыр, син үзең бу авылда үскән бер адәмсең гуй, – диде.

Карчык үз гомерендәге иң зур вакыйганы акрын, сабыр, ләкин байтак бутап, кайбер вакыт Байтүрәне күз алдында күргән кебек сөйләп бирде.

– Байтүрәнең, – ди, – күк аргамагын менгән, көмеш иярен тарткан, камчысы кулында! Моны күргәч, йөрәгем чыдамады, таягымны алдым да чыкканын көттем… Ник килгәндер, белмәдем, мәгәр: «Атаңа нәләт булган Байтүрә… Бу синең адәмме? – дидем… Аксакал үзе әйтмәде, өлкән адәмнән сорарга телем бармады… «Син, – дидем, – атаңа нәләт Байтүрә, җиде бабаңның каберен ачып… фәлән кылаем…сакал!..» – дидем дә Азымбайның башына таяк белән үрмәләдем… «Син, атаңа нәләт, – дидем, – син җоны коелган бер этсең, Байтүрәнең ташлаган сөяге өчен аның хәрам малын багучы, ил талап җыйган дәүләтен саклаучы бер яман эт син, атаңа нәләт… сакал!» – дидем. Кыйнарга бирмәделәр… Җылап, үксеп, төнемне саташып үткәрдем дә сиңа килдем… Аксакалдан сорарга базмадым, мәгәр ул Азым дигән карт эт безнең илне шул яман эт найман балаларына карату өчен килгән булса кирәк… Киленчәк шулай әйтте…

34.Әбдән мас булып алганнан соң – бөтенләй исергәннән соң.
35.Хәят – тормыш.
36.Нәгыз – яхшы, гүзәл.
37.Чичә – әни.
38.Костай – коштай.
39.Шаһзат (шаһзадә) – шаһ улы, патша улы.
40.Чаң – тузан.
41.Мумын – тыйнак, сабыр.
42.Гуаһ – танык, шаһит.