Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 12

Yazı tipi:

Сәясәт галәмендә ике атна бер буйдан әле буйга, әле аркылыга йөзгәннән соң, сәясәт сугышында бик күп өметләремез бетеп, үземезнең югалткан праваларымызны кайгыртып арып беткәннән соң, безнең күңелләр дә дулкыннан соңгы диңгез кебек тагы тынычлый башлады. Без тагы Гариф абзыйны, Фуадны Думага җибәрү өметләре берлән ләззәтләнә башладык. Думага баргач, аларга нинди партияләр берлә бергә хәрәкәт итүләре, нинди эшләр эшләргә кирәкләре тугрысында сөйләшә башладык. Шулай итеп, өч-дүрт көн вакыт үтеп китте.

Беркөнне өйләдән соң, сәгать 3 ләрдә, яңа гына алынган гәзитәне укып (гәзитә төрмәгә кертелми, ләкин без итәк астыннан алып, һәр көнне гәзитә укып тора идек) торганда, бик кызуланып старший килеп керде. Мин бик тиз гәзитәмне сәке астына ташладым. Керү берлән: «Бадамшин, сөенче, сине чыгаралар!» – диде. Безнең исемез китте. Гариф абзый: «Мин чәемне эчеп бетерим әле», – дип, безнең берлә актык мәртәбә тышта нишләргәлеген сөйләшмәкче булды. Ләкин старший һич ирек бирмәде: «Анда, конторда, хәзер начальник көтеп тора, алай булса, конторга төшеп кул гына куеп мен», – диде. Гариф абзый чыгып китте. Бер биш минуттан соң Гариф абзый, аның артыннан начальник килеп керде. Гариф абзыйга ясаган чынаягын да эчәргә ирек бирмәенчә, киендереп алып чыгып киттеләр. Мин, коридорга чыгып, сәясиләрнең һәммәсенә дә Бадамшин чыгарыла дип әйтеп чыктым. Барысы да чыгып күрешеп калырга теләгәнгә, ишекләрне дөбердәтергә тотындылар, ләкин берсен дә чыгармадылар. Без дамелла берлән боларның ут капкан кебек кыланып йөрүләренә исемез китте. Без хәзер тәрәзәгә мендек. Гариф абзый акыртын гына төрмә юлы берлән китеп бара иде. Бер атлаган саен бер артына карый иде. Безне тәрәзәдән күргәч, яулык селкә башлады. Без дә яулык селектек. Бөтен тәрәзәләрдән сәясиләр яулыклар бутый башлады. Гариф абзый, бер-ике мәртәбә тукталып торганнан соң, безнең күздән югалды. Моннан ун минут кына зур тимер йозак берлән бикләнгән Гариф абзый иреккә чыгып китте. Аның шулай тиз чыгып китүе, аның төрмәнең теге тарафында иректә күренүе безнең гакылга сыймый иде. Төрмә янындагы стражниклар аны тотып китерерләр кебек тоела иде. Ләкин аны яңадан тотып китермәделәр. Чистайда әллә никадәр стражник булса да, никтер аны тагы полициягә илтеп ябып куймадылар. Гаебе беткәндер диер идек, аның элгәре дә гаебе юк иде. Шуның өчен, гаепсез кешене ябып, кырык көннән соң гаепсез дип чыгарып җибәрүне безнең гакыл аңламый, безнең мантыйк сыйдырмый иде.

Ни булса булды, Гариф абзый иреккә чыкты. Ул хәзер үзе теләгәнчә йөри, үзе теләгәнчә тора, үзе теләгәнчә йоклый ала торган, звоноксыз-нисез чәй эчә ала торган, көненә ике мәртәбә поверкасыз гомер кичерә торган кеше булды. Ул качырмаенча гәзитә укый ала торган, өстеннән ун кадаклы йозак берлә бикләмәгән өйдә тора ала торган, надзирательләрнең әмерләреннән башка да теләсә кая бара ала торган, көннең теләсә кай вакытында саф һавада чыгып йөри ала торган кеше булды. Ул хәзер бу тар бүлмәнең сасы һавасыннан, бу сасы парашаның һәр көнне исен иснәүдән котылды. Ул бу сасы коридорның исеннән, бу былчырак бәдрәфнең кабахәтеннән котылды. Аның хәзер урамда йөрүе, үзе теләгән вакытында капканы ачып чыгып, теләгән вакытында ябып керүе безгә гаҗәп төсле күренә иде. Чөнки безгә хәзер урамнарда кешеләр йөремиләр, капкаларда стражниклар саклап бикләп торалар кебек күренә иде.

Шулай итеп, без дамелла берлән икәү калдык. Дамелланың иртәдән үк бүген кәефе юк иде. Шуның өчен аның үзе берлән бергә кергән иптәшенең чыгып китеп, аның калуы тагы, әлбәттә, кәефе килергә сәбәп булмады. Аның кайгырганы үзенең өй җәмәгате өчен иде. Ул Гариф абзыйның чыгып, моның калуы аларга бик авыр булыр дип уйлый иде. Аларның тагы бик зур өметләрен җимерер дип хәсрәтләнә иде. Ләкин никадәр хәсрәтләнсәк тә, монда әллә нишләр хәл юк. Бу – төрмә! Монда синең хәсрәтең, синең кәефең берлә эш йөрми. Монда үзләре куйган кагыйдәләр берлә эш йөри. Син үлсәң дә, яисә синең күңелеңдә җәһәннәм утыннан кызу кайгылар булса да, болар вакытлары җитсә – поверка ясыйлар, вакытлары җитсә – ишекне бикләп куялар, вакытлары җитсә – парашаны кертеп куялар, бу – төрмә!

Миңа Гариф абзыйның чыгуы бер дә артык тәэсир итмәде. Чөнки үземнең бик тиз чыкмауны бик яхшы белгәнгә, төрмәдә тору ниятен бик еракка куйган идем. Гариф абзыйның чыгуы миңа бер яктан файда да итте. Мин шул көнне кич берлән үземнең төрмәдәге тормышымны язарга тотынырга муаффәкъ булдым65. Чөнки ул юкка хәзер камерамыз шактый иркен иде. Кара, кәгазь куярга урын бар иде. Мин көндезен каралар, кәгазьләр табып эшкә керештем. Монда кара, кәгазь алыр өчен хосуси рөхсәт алырга, язганыңны бер начальникка күрсәтә барырга, язганың русча булырга кирәк булганга, мин, әлбәттә, рәсми сурәттә йөртмәенчә, аннан-моннан кәгазь, кара алып, урланып язарга тотындым. Урланып язуыңны белсәләр, хәзер язган нәрсәңне алып жандармскийга җибәреләчәк булганга, язу шактый авыр иде. Көннең һәр вакытында язарга мөмкин түгел иде. Көндезләрен начальниклары, старшийлары бик күп йөргәнгә, мин аяк асты шил булгач66 кына, поверкалар беткәч кенә яза идем. Бу вакытта да ишектән бер кеше керүе, коридорда аяк тавышы ишетелүе минем фикеремне бүлдерә, каләмемне ташларга мәҗбүр итә иде. Тагы шуның өстенә язганнарны саклау да бик авыр иде. Монда төрмәдә сакласаң, тентү булса-нитсә, бөтен язганнарың харап булачак, бөтен хезмәт әрәм китәчәк иде. Шуның өчен боларны иреккә чыгарырга кирәк иде. Анда чыгару да итәк астында хезмәтчеләр аша һәм дә эшкә чыгучы арестантлар аша гына булганга, аларны да кайвакытларда тентеп чыгарганга, бу кәгазьләр, иреккә чыгып җиткәндә, җиде сугыш сафыннан котылган гаскәр кебек булалар иде. Шуның өстенә тагы иреккә чыккач та югалмасын дип бик курка идем. Чөнки Чистай халкы һәммәсе безнең ничек торганны бик беләсе килгәнгә, һәммәсе дә укырга тырышачаклар иде. Укый-укый кулдан кулга йөреп, башы югалуы да бик якын иде. Мин шуларның берсенә дә карамаенча яза башладым. Һәм дә тышка чыгарта башладым. Моңынча әле андый-мондый каза ирешкәне юк.

5 нче февраль, сәгать 10 нар, кич

Язганымны күреп алганнары юк иде. Иреккә чыгарылганнары югалды дип хәбәр бирелгәне юк иде. Гариф абзый чыккач, февральнең башларында миңа эшемнең жандармскийдан чыгып, бер яктан – губернаторга, икенче яктан прокурорга бирелгәне белдертелде. Мин 23 нче декабрьдә арестовать ителсәм дә, бу көнгә кадәр минем эшемнең жандармскийда торуы миңа жандармнарның бик әһәмият бирүләрен, минем эшемне бик җентекләп тикшерүләрен белдерә иде. Мин Казанда вакытта минем фатирымнан бик күп кәгазьләрем, бик күп язган әсәрләрем алынган булганга, шуларны да карап, шуларның да барын бергә бутап, җыенысыннан әллә нинди жандармский боткасы ясауларында шөбһәм юк иде. Минем шикләнгәнем андагы кешеләрдән минем хакымда алган мәгълүматлары мине әллә нинди ниләргә бутап, мине Казанга алдырмасыннар фикере иде. Эш каялыгын миңа мәгълүм итүләре минем Чистай төрмәсендә калуымны белдерү булганга, мин бу яктан шатлана идем. Тагы шуның өстенә минем эшемне икегә бүлеп, бер яктан мәхкәмәгә бирелүе, бер яктан губернаторның ихтыярына калдырылуы миңа сылтый торган гаепләрнең бик аз идекен, мәхкәмә алдында минем гаебемне исбат мөмкин түгеллеген белдерә иде. Шуның өчен мәхкәмә мине гаепсез тапса, алар губернаторның үз куәте берлән мине ссылкага җибәрергә юл хәзерлиләр иде. Мин моны бик яхшы аңласам да, аңарга бик исем китми иде. Чөнки шул арада җыела торган Думаның халык яклы булуы шул арада алына торган телеграмнардан бик ачык мәгълүм иде. Шуның өчен Думаны куганча бюрократия бераз йомшап торачак иде, реакция кимеячәк иде дә, безне шул вакытларда чыгарачаклар иде. Әгәр Думаны тиз куып, безне чыгарырга өлгерә дә алмый башласалар, Дума өчен халык арасында тагы чуалулар башланачак иде. Табигый, бик зур арестлар башланачак, төрмәләрдә яңа сәясиләргә урын кирәк булачак иде дә, безне тагы кайсымызны чыгарачаклар, кайсымызны читкә җибәрәчәкләр иде. Шуның өчен хәзер миңа булачак җәзаның иң зурысы мине читкә җибәрү иде. Русиядә хөрриятләр игълан кылынганнан бирле, шул хөррияттән файдаланырга теләгән кешеләрдән илле мең кеше Себерләргә җибәрелгәнен бик яхшы белгәнгә, әлбәттә, мин, мине Себергә җибәрәләр, дип елап торачак түгел идем. Җибәрсәләр – китәчәк идем. Чыгарсалар – чыгачак идем. Себергә җибәрү тагы кеше арасына җибәрү булганга, мин, әлбәттә, анда да үз эшемдә булачак идем. Минем авызымны пичәтләп кую, каләмемне сындырып ыргыту мине үтермәенчә мөмкин булмаганга, әлбәттә, мин анда да язачак идем. Анда да үземнең фикеремне таратырга тырышачак идем. Шуның өчен читкә җибәрү мине үземнең хезмәтемнән аера алмаганга, аның өчен бик үк кайгыртып торырга тугры килми иде. Һәм мин бер дә кайгыртмый идем. Этап берлән бару шактый авыр эш булса да, этапта йөрегәндә бик күп мәшәкатьләр күрергә тугры килсә дә, бу мәшәкатьләр, бу авырлыклар һәммәсе дә минем киләчәк язуларым өчен бик кыйммәтле материал булачак булганга, монда да минем күргән зарарымнан иткән файдам артык булачак иде. Шуның өчен бюрократлар нишләсәләр дә, мин җиңгән булып калачак идем. Мин үз фикерем берлә мине җибәрүне уйлап куйганга, аңарга хәзерләнергә тиеш идем. Шуның өчен мин Казанга хат язып, мөмкин кадәр шул «Зиндан» ымны бастырып сатып, акча хәзерләтергә тырышырга үтендем. Үземнең хатыныма юлга чыгарга хәзерләнеп торырга куштым. Әниләрне дә: «Җибәрсәләр дә, минем өчен бер дә авыр булмаячак», – дип, күңелләрене юата башладым.

Шулай иттереп, көннәр үтте, атналар үтте, безнең тормышта бер үзгәрү дә булганы юк. Без һаман дамелла берлән бер бүлмәдә, һаман элгәреге кебек көннәрне, кичләрне үткәрәмез. Элгәреге кебек күрешү көннәрдә Чистайдан килгән утызар-кырыгар кеше берлән күрешәмез. Элгәреге кебек поверкалар ясала. Элгәреге кебек парашалар кертелә, элгәреге кебек зур йозаклар берлән бүлмәләремез бикләнә. Тыш яктан караганда һичбер үзгәрү юк. Ләкин рухымызда бераз ару сизелә башлады. Дамелла бу көннәрдә бик начар йоклый башлады. Аның йокысы качты. Мин дә элгәреге кебек татлы йоклый алмый башладым. Ятканнан башлап торганчыга кадәр әллә нинди төшләр күреп, эштән чыга башладым. Төрмәнең һавасы, аның табигате акыртын гына безне җиңә башлады, без бер туктамаенча томау берлән авырый башладык. Бер туктамаенча борынымыз мыкырдап йөри башлады. Менә шулай итеп бүгенгә кадәр (7 нче февраль) тордык. Бу көн Гариф абзыйның Казанда Думага сайлануын ишетеп шатландык. Фуадның төшерелеп калдырылуы өчен бик кәефемез китте. Моннан соң тагы нинди кәефсез хәбәрләр ишетеләчәген киләчәккә багышлап, без һаман бер көйгә төрмәдә ятамыз.

* * *

Төрмәдә торганда, Гариф абзыйның гомеренең иң күбесе авыру берлән үтте. Аның нервалары бик изелде. Ул бик тиз ачуы килә торган, бик кызулана торган булды. Кечкенә генә дә суык тию аны бөтенләй авыруга саптыра торган булды. Тагы шуның өстенә теш сызлавы аны өчәр көн бербуйдан ятып торырга мәҗбүр итә иде. Елның начарлыгы, сәүдә эшләренең бик авырлыгы аның тагы кәефен китәрә иде. Чөнки аның кибетендә караучысы булмаганга, төрмәдә яткан һәр көн аңарга материальный да зарар китерә иде. Чыгуның очы күренмәве, әлбәттә, аның кәефе китүен тагы арттыра иде. Шуның өчен төрмәдә яту безнең барыбыздан битәр Гариф абзыйга авыр булды.

Дамелланың эше башкача иде. Аның сәламәтлеге яхшы булганга, табигате сабыр булганга, ул һәр авырлыкларны бер дә авырсынмаенча күтәрә иде. Ул үзенең ябылуына, үзенең указы алынуга исе китми иде. Үзенең ябылуының халыкка тәэсире бик зур булуына, халыкның бюрократиягә ышануының кимүенә сәбәп булганга, ул ябылудан бер дә зарар күрми иде. Аның кайгырткан нәрсәсе үзенең өй җәмәгатьләре иде. Вакыйган, аның өй җәмәгатьләре кайгыртмаслык та түгел иде. Аның өендә берсеннән-берсе кечкенә алты бала аның хатынының кулына калган иде. Хатыныннан башка аларны караучы өйдә беркем дә юк иде. Тагы шуның өстенә алар һәммәсе дә һәр көнне бүген чыга, бүген чыга дип көтеп, чыкмый калгач, яңадан кайгыртырга тотыналар иде. Үзенең якыннарының кайгысын күрү, аларның шул хәсрәтләрен бетерергә йә киметергә ярдәм итә алмау, әлбәттә, дамелланың кәефен җибәрә иде. Тагы шуның өстенә күрешергә килгән чит кешеләр аның кәефен бик җибәрәләр. Бу кешеләрнең иң күбесе, хәкыйкатән67 дамелланы кызганучылар булганга, алар кызганган кеше өчен елауны гадәт итеп алганга, дамелланы күрү берлән, дамелланың кайгыларын сөйләп-сөйләп еларга тотыналар иде. Әлбәттә, үзләренең бу эшләре берлән дамелланың йөрәгендә яшеренеп яткан кайгыларын уяталар иде. Кайсылары тагы, бик гакыллы булган булып, дамелланы бик юаткан булып: «Юк, хәзергә кайгырырга ярамый! Чыгаралар, шул көндә чыгаралар, менә күреп тор, чыгаралар!» – дип, дамелланы тиз көндә чыгарырга өметләндерәләр иде. Әлбәттә, алар вәгъдә кылган көннәр җитә иде. Үтә иде. Алар берлән бергә дамелланың тиз чыгарга өмете дә бетә иде. Килгән кешеләр тагы яңа күз яшьләре алып киләләр, тагы яңа вәгъдәләр берлән юатмакчы булалар иде. Шуның өчен дамелла күп көнне күрешүләрдән соң бик кәефсез була иде. Аңа иректән килгән шул кешеләрдән аерылып калу авыр тоела иде. Аларның аны гакылсыз бала кебек итеп, юк сүзләр берлән юаткан булып маташулары аңарга мыскыл иткән кебек тоела иде. Төрмә тормышының аның өчен авыр ягы булса, ул да – аның русча рәтләп сөйли белмәве һәм дә сөйләгәнне аңлый алмавы иде. Шуның өчен ул без сөйләшеп көлешкәндә, кычкырышканда аңламаенча тик тора иде. Шуның өчен ул төрмәдә үзенең хиссиятен, үзенең уйларын бездән башка кешеләр берлән бүлешә алмый, үзенең шатлыгын, хәсрәтен башкалар берлә уртаклаша алмый иде. Минем үземнән соң иректә кешесез-нисез магазиным калмаганга, төрмәгә кергәннән соң указым алынмаганга, әлбәттә, минем төрмәдә югалткан нәрсәм бөтенләй башка иде. Иткән зарарым бөтенләй икенче төрле иде. Өйдәге җәмәгатем, әтиләр, әниләр, туганнарым, хатыным минем өчен кайгыртсалар, алар минем ябылуымны ике елдан бирле көтеп килгәнгә, әлбәттә, бу кайгы аларга дамелла җәмәгатьләре кебек үк авыр тоелмаган иде. Тагы шуның өстенә минем үземнең алар берлән күрешкәндә һәрвакыт ачык булуым аларның күзләренә тулган яшьләрен, күңелләренә җыелган хәсрәтләрен бөтенләй туздырып җибәрә иде. Шуның өчен алар миңа күз яшьләре төяп килеп, минем күңелемә үзләренең хәсрәтләрен аударып китмиләр иде. Алай булса да, мин алар өчен бераз кайгырта идем. Килгән вакытта мөмкин кадәр аларны үз янымнан шат иттереп чыгарырга тырыша идем. Минем күбрәк кызганганым хатыным иде. Чөнки аның миңа килгәненә өч ел булса да, ул шул өч ел эчендә бер дә рәтләп минем берлә тора алганы юк иде. Бу гомернең күбесендә мин качып йөргәнгә, ул ялгыз торырга мәҗбүр булган иде. Тагы быел бер ай тормас борын да мине төрмәгә япкач, тагы ялгыз калган иде. Шуның өстенә киләчәктә аңарга тагы әллә нинди этапларда баруларны, төрмәдән төрмәгә күчеп йөрүләрне хәзерләп торганга, вакыйган, аның хәле кызганыч иде. Бу эшләргә барсына да мин сәбәп идекемне белгәнгә, әлбәттә, мин аның алдында үземнең бик зур бурычлы идекемне белә идем. Шуның өчен аны кызгана идем.

7 нче февраль, сәгать 10 нар, кич берлә

Минем икенче кайгым – шундый әһәмиятле вакытта, Русиянең идарә мөстәкыйләсенең68 актык мәнзарәләре69 бөтен галәмнең күз алдыннан үткәндә, үземнең төрмәдә ятып, бер эш эшли алмавым өчен иде. Тагы төрмәдә үземнең теләгән китапны укып булмау, үзең теләгәнчә язып булмау минем төрмәдәге гомеремне әрәм гомергә хисап итәргә мәҗбүр итә иде. Шуның өчен мин үземнең төрмәдә торуым өчен кайгырмасам да, төрмәдә вакыттагы гомеремнең әрәм булуы өчен кайгыра идем. Моңарга башка, төрмә минем исәнлегемә дә шактый гына зарар итәчәген, минем элгәредәй йомшак нерваларымны изәчәген белгәнгә, бу тарафтан да бераз кайгырта идем. Бу хәсрәтләрнең һәммәсе кайгыртырга яраткан кешегә кайгыртырлык нәрсәләр булсалар да, мин кайгыртып кына кайгы кимемәгәнне бик яхшы белгәнгә, кайгыртмаска уйлап куйган идем, һәм кайгыртмый да идем.

Төрмәдә бездән башка егермегә якын рус сәясиләре һәм дә җир эшләре берлә кергән 25 ләп авыл кешеләре бар иде. Бу соңгыларының ябылулары сәясиләр кебек булса да, аларның эшләре сәясиләрнеке кебек жандармнар кулына бирелсә дә, безнең аларга сирайәт итүемездән70 куркып, аларны мөмкин кадәр безнең берлә бергә булудан тыярга тырышалар иде. Аларны безнең берлә йөрергә чыгармыйлар, аларны үзләрен генә бер камерада аерым тоталар иде. Башка сәясиләр күбесе учительләр иде. Калганнары төрлесе төрле ак эштәге кешеләр иде. Болар үзләренең фикерләре берлә социалист революционерлар һәм дә социал-демократларга бүленәләр иде. Кайсылары бер партиянең дә программасын рәтләп белеп бетермәгән партиясез социалистлар иде. Болар арасында бәгъзе мәсьәләләр мондагы социалист революционерлар да, социал-демократлар да, үзләренең төрмәдә идекләрен онытмаенча, төрмә эшләренең һәммәсендә дә бергә хәрәкәт итәләр иде. Без кергән вакытта сәясиләрнең бик күбесе фәкыйрьләр булса да, хәзер Чистайдан ярдәм килә башлаганга… хәзер начар булса да, барысының да ашарларына бар, барысының да чәй-шикәрләре вә башка кирәкләре җитеп тора иде. Ләкин крәстиәннәрнең хәлләре көннән-көн начарлана бара иде. Читтән килгән ярдәм аларны барысын да тәрбия кылырга җитәрлек булмаганга, үзләренең бер тиен акчалары юкка, алар ачлы-туклы гомерләрен үткәрәләр иде.

Шуның өчен аларның хәлләре, алар арасында төрле авырулар күбәя бара иде. Безнең аларга иткән ярдәмемез бик аз булганга, аларга җитәрлек ярдәм итәргә акча булмаганга, без теләр-теләмәс аларның ачлы-туклы торуларына шаһид булып тора идек. Моңарга каршы бер юл берлә дә ярдәм итәргә чара таба алмаганга, мин бик кайгыра идем. Үземнең тук булып, аларның ач торуларына вөҗданым газаплана иде. Шуның өчен мөмкин кадәр аларга ярдәм итәргә тырыша идем вә башкаларны да шул ярдәмгә димли идем.

Төрмәнең хезмәтчеләренең, надзирательләренең безгә караулары элгәрегә караганда бөтенләй үзгәрде. Без кергәндә иртәдән алып кичкә кадәр бертуктамаенча сүгенеп тора торган надзирательләр чәй эчәргә, аш ашарга, сәгатьләп сөйләшеп утырырга кертә башладылар. Без хәзер, номердагы кебек, бер-беремезгә чәй эчәргә, аш ашарга, ләскит71 сатарга кунакка йөри башладык. Без хәзер төннең шактый соң вакытларында бәдрәфкә ачтырып чыга башладык, сәясиләрнең күплеге бөтен төрмәгә дә тәэсир итте. Безнең югарыгы этажда хәзер элгәреге кебек бертуктамаенча шпаналар сүгешеп тормыйлар. Безнең коридорда хәзер сүгенү тавышлары бөтенләй ишетелми башлады. Шпаналар, тоз күленә төшкән ишәк кебек, үзләре дә яртылай сәясигә әйләнделәр. Хәзер элгәреге мәгънәсез җырлар урынына башка җырларын җырлый башладылар. Элгәреге ботка өчен, лампа өчен тартышулар урынына, җир мәсьәләсе хакындагы низагълар, партияләр хакындагы моназарәләр ишетелә башлады. Кыскасы гына, төрмә хәзер, элгәреге бертуктамаенча кабахәт сүзләр ишетелеп тора торган төрле каракларның, кеше үтерүчеләрнең җыелган җирләреннән битәр, бер мәктәпнең пансионына яисә студентларның тора торган ярлы номерларына охшый башлады. Номерыннан, пансионнан аермасы булса, шул ишекләрнең йозаклар берлә бикләнүендә, тәрәзәләрдәге тимер рәшәткәләрнең бер дә кирәкмәгән урында торуында һәм дә көне-төне револьвер таккан кешеләрнең, ни диптер, безне саклап торуларында иде. Без хәзер боларның барсына да өйрәнгәнгә, боларның берсе дә безгә искиткеч куркынычлы нәрсә кебек тоелмый иде. Төрмәнең начальствосы бик йомшак булганга, башка төрмәләрдә төшкә дә керми торган правалар берлән без монда билфигыль72 файдаланып торганга, безнең берлә төрмә начальствосы арасында низагълар бер дә булмый иде. Башка төрмәдәге кебек монда тентүләр-фәләннәр булмаганга, без үземезгә кирәк һәрнәрсәне камераларымызда саклый ала идек, һәр көнне кебек без иректән хәбәр алып тора идек, һәр көнне гәзитә укый идек. Тагы монда күрешергә кертүләр дә бик простой иде. Күрешергә рөхсәт бирелгән кешегә күрешү көнендә никадәр кеше килсә дә, мин карендәш дисә, кертәләр иде. Шуның өчен безнең хәлемез башка төрмәләрдә ята торган иптәшләремезнең хәленә караганда бик күп артык иде. Тагы шуның өстенә шул көннәрдә җыела торган Дума да безгә төрмә начальствосының йомшак мөгамәләсенә бик зур ярдәм итә иде. Думаның якынлашканы саен, алар йомшара баралар иде. Сайлауларда суллар җиңү беленгән саен, аларның безгә карашлары үзгәрә бара иде… Тагы шуны да онытырга ярамый: шул көннәрдә төрле сәяси вакыйгалар безнең хәлне тиздән яхшыртып җибәрде. Без әйтү берлә безгә ерактан йомшак су китерә башладылар. Старший, йомшак тотасың дип, надзирательләрне йөдәтми башлады. Ул безнең берлә үзе яхшы мөгамәлә кылырга тырышып йөри башлады. Кечкенә генә бер эштә дә үзенең либераллыгын күрсәтергә тырыша башлады (бугай).

Менә без, шулай итеп, һаман әле төрмәдә торамыз. Тагы кайчанга кадәр торуымыз, тагы ниләр күрүемезне күрмәстән борын язарга мөмкин булмаганга, мин шуның берлә әлегә язуны тәмам итәм.

8 нче февраль, сәгать 9, кич берлә

Әллә кичә «Зиндан» ны тәмам итеп куйгангамы, бүген язарга тагы яңа эш чыкты. Бу эш иректәге кешеләргә бер дә әһәмиятсез вакыйга булса да, төрмәдә нервалары ватылган кешеләргә шактый тәэсир итә торган эш булганга вә безнең шактый ук кәефемезне китәргәнгә язмакчы булам. Без Гариф абзыйны сайлануын ишеткәч үк көтәргә тотынган идек. Кичә Гариф абзыйның кич берлән кайтачагын белдерделәр. Шуның өчен бүген көн буе без Гариф абзыйны көттек. Ул аннан яңа хәбәрләр алып кайтыр дип, ул безгә хәзер ирекнең хәлен белдерер дип, ул безнең Думага нинди кешеләр сайланганны сөйләр дип, ике күземез берлә көтә идек. Көн буе көтеп килмәгәч, төрле шөбһәләргә дә төштек. Ахырдан без прогулкада вакытта, сәгать дүртләрдә, Гариф абзый килә, диделәр.

Озак үтмәде, ул килеп җитте. Бөтен сәясиләр, үзләренең ун көн элек кенә чыккан иптәшләрене Дума члены итеп күрергә дип, капка янына җыелдылар. Капка ашасыннан барымыз да исәнләштек. Старший, чыгып, начальниктан кертергә рөхсәт сорарга китте. Без менә хәзер кертәләр дип көтә башладык. Бераздан старший, килеп, начальник рөхсәт бирми, диде. Без Гариф абзыйга, үзең барып сора, дидек. Гариф абзый үзе китте. Бераздан соң килеп, начальник йоклый дип мине кертмәделәр, диде. Безнең барымызның да бик ачуымыз килде. Гариф абзыйның да ачуы килүе билгеле иде. Ул капка ашасыннан гына сайлауларның яхшы булуын, Думада сулларның бик куәтле булачагы күренүен сөйләп, иртәгә килергә вәгъдә кылып китте.

Гариф абзыйны кертмәү бөтен сәясиләрнең ачуын китерде, бигрәк минем кәефемне җибәрде. Мин үземнең төрмәдә идекемне, шуның өчен үзем күрергә теләгән кешене күрә алмавымны, иректәге кешеләрдә һич әһәмияте булмаган бер кеше берлә сөйләшү правам да төрмә начальникларының кулында булуы мине бик хурландырды. Бу эш минем күңелемдә ябылып яткан һавалылыгыма тукынды. Мин, нишләргә белмәенчә, ачуымнан кая бәрелергә урын таба алмаенча, бик озак йөрдем. Эчемнән әллә ниләр уйлап бетердем.

11 нче февраль, сәгать 10 нар, кич

Тагы әле бетмәгән икән, кичә тагы яңа эшләр булды. Берсе – 10 нчы февраль булганга, 10 нчы февральдә миңа егерме тугыз тулганга, минем туган бәйрәмем булды. Иптәшләр барсы да мине тәбрик иттеләр. Сәгать уннарда мин аларның иң якыннарын чакырып чәй эчердем. Өйләдән соң, сәгать 3 ләрдә, мине кунакка чакырдылар. Мин аларга барып чәй эчтем. Бүләк-фәлән бирү, әлбәттә, төрмә булганга, булмады. Алай булса да, бүген минем өчен бәйрәм төсле үтте. Мин моңынча да үземнең туган көнемне бәйрәм итәргә теләп йөрсәм дә, моңынча төрле сәбәпләр берлә бу теләгемне булдыра алганым юк иде. Быел беренче мәртәбә уларак, төрмәдә утызга чыгуымны бәйрәм иттем.

Икенче вакыйга, – кичкә йөрергә чыкканда, иптәшләрдән берсе, конторга кереп, үзенең эше тугрысында прошение язарга сорады. Капка ачучы: «Хәзер начальник та юк, старший да юк», – дип кертмәде. Ул иптәшнең ачуы килеп, бик каты звонок бирә башлады. Шул арада контордан, мылтыгын күтәреп, стражник чыкты. Һәм дә әллә ниләр әйтеп, ул иптәшне сүгә башлады. Ул каршы сүгешкәч, бик гайрәтләнеп: «Ә, әле синең ялгыз бүлмәдә утырасың килә икән. Без сине өйрәтермез!» – дип, старшийны эзләргә чыгып китте. (Ул иптәш әллә кайчаннан бирле ялгыз бүлмәдә утыручы иде.) Озак үтмәде, стражник старшийны алып керде. Һәм дә бик гайрәтләнеп-гайрәтләнеп сөйләргә тотынды, бөтен сәясиләр хәзер капка янына җыелып җиттек. Һәммәмез бер кеше кебек стражникка бәйләндек. Стражникның төрмә эшенә катышырга хакы юклыгын сөйләп, аның иптәшне сүгүе өчен протокол язарга требовать иттек. Стражникның, безнең иптәшне һәм безне бераз өйрәтә алмавы өчен, әлбәттә, бик кәефе китте. Үзенең кыйнау аравасының бөтен җирдә тигез, бөтен халык өчен гомуми, бөтен Русиянең гражданнарына тугрыдан-тугры, бөтен мәхкәмәләрдә яшерен дип игътикад кылган стражник, әлбәттә, үзенең бүген кыйный алмавы өчен кәефе китте.

Ул, старшийга да карамаенча үзенең мөкаддәс вазифасын үтәмәкче булса да, безнең ялтыраган күзләремездән, йомарлаган йомрыкларымыздан куркып кереп китте. Ул кергәч, без барымыз да шул мәсьәлә хакында сөйләшергә тотындык. Стражникның бу эше барымызның йөрәгенә тукынган иде. Барымызның да төрмәдәлекемезне хәтеремезгә төшергән иде. Стражникның бу эше кырмыска оясына таяк тыккан кебек булып, безнең йоклаган ачуларымызны уятты. Безгә әллә никадәр гайрәт бирде. Без, кызуланып-кызуланып, шуның хакында вә полиция хакында сөйләргә тотындык.

Бу кечкенә генә вакыйгага безнең бик ачуымыз килүе безнең нерваларымызның да шактый гына йомшарганлыгын белдерә иде. Без, начальник килеп, протокол язачагына вәгъдә алып, прогулканы бетереп, үз бүлмәләремезгә кердек. Тагы үз бүлмәләремездә көндәге кебек тора башладык. Хәзер без, Гариф абзый чыкканнан бирле, чәй йокыга зарар иткәнгә, көненә икедән артык чәй эчмәскә тырышамыз. Бүген, шулай итеп, кич берлә чәй эчмәдек. Мин, үземнең Казан төрмәсендәге ятучы иптәшләргә багышлап, «Корбан гаете» дигән бер нәрсә яздым («Тавыш» гәзитәсенең беренче номерында басылды). Дамелла аны укып чыкты. Аның хакында сөйләштек тә, сәгать 12 ләрдә йокыга яттык.

Сәгать ничә икәнен белмим, безнең ишек шалтырап ачыла башлады. Мин сикереп тордым, дамелла да уянды. Ишектән старший берлә хәзер начальник урынына калган околоточный, дамеллага карап: «Сезгә өйгә кайтырга!» – диде. Без сикерешеп тордык. Тагы кемне чыгаралар икән, дип, боларның аяк эзләре кая киткәнне көтә башладык. Аяк тавышы Кунучевлар камерасы тугрысына туктады. Алар камерасында кеше күп булганга, кайсысын чыгаралар икән, дип көтә башладык. Аларның камералары гөрләргә тотынды. «Кунучев!», «Кунучев!» дигән тавыш ишетелә башлады. Бер минутта бөтен төрмә уянды – төрмә гөрләргә тотынды. Дамелла бик тиз киенде. Мин аңарга 11 нче февральдә язган «Зиндан» ның ахырын һәм «Корбан гаете» дип язган нәрсәләрне биреп чыгардым. Дамеллага «Зиндан» хакында Казан берлә белешергә һәм дә «Корбан гаете» не «Казан мөхбире» нә басарга җибәрергә куштым. (Бу вакытта үземезнең гәзитәмез юк иде.) Алар чыгып киттеләр. Мин сәгатьне карадым, сәгать дүртенче ярты иде. Мин тәрәзәгә мендем. Дамелла берлә Кунучев акрын гына китеп баралар иде. Алар артларына карый-карый гына күздән югалдылар. Мин бик озак йоклый алмаенча яттым. Часть сәгате бишне суккач кына мин йокыга киттем.

Иртә торгач та, мин руслар бүлмәсенә Кунучев урынына күчтем. Өйләдән соң минем берлә күрешергә бик күп кешеләр килделәр. Чистайларның, дамелланың чыгуына бәйрәм ясап, кибетләр ябуларын сөйләделәр. Шул шатлык хөрмәтенә төрмәдәге фәкыйрьләр өчен акча җыюларын да сөйләделәр һәм миңа да акча китерделәр. Кунучев та күрешергә килде. Ул да руслардан җыеп акча китерде, безнең бердән йөз тәңкәләп акчамыз булды. Шуннан соң, акчадан яхшырак файдаланыр өчен, без «коммуна» (бергә, бүлешмәенчә ашау-эчү) ясарга карар бирдек. Һәм дә төрмәнең начальнигыннан үземезнең һәм дә җир өчен кергән авыл халкын ашатырга тотыла торган акчаны сорый башладык. Начальник безгә, сәясиләргә, көненә бишәр тиен (төрмә ашын ашамаган кешенең простоена 5 тиен, мирзасына 10 тиен биреләдер) бирергә вәгъдә кылса да, авыл халкына бирмәвен катгый сурәттә белдерде. Без авыл кешеләренә, үзләре чынлап сорасалар, без аларны требовать итеп алыр өчен, голодовкага кадәр барачагымызны белдердек. Ләкин алар үзләре алай каты иттереп сорый алмадылар. Шуның өчен ул мәсьәлә шулай тавышсыз-тынсыз гына бетте.

Без үзара «коммуна» ясадык. Эш бетерә башладык. Шул вакытларда начальник Казаннан барып кайтканга, безнең төрмәне тагы кыса башладылар. Безнең берлә төрмәнең начальствосы арасында тагы кычкырышлар китә башлады. Мин хәзер «Отпавший» исемле бер пьеса язарга хәзерләнә башладым. Беркөнне пьесаның пәрдәләрен бүлеп, планын бетереп, язарга гына тора идем, старший, кереп, безнең бүлмәдә тентү ясый башлады. Бездә әллә никадәр әйберләр булганга, китаплар, гәзитәләр, кәгазьләр алып чыкты. Һәм дә минем «Отпавший» ымның да планын алып чыкты. Безнең тагы төрмә начальствосы берлә арамыз бозылды.

Шулай итеп, дүрт-биш көн үтте. 17 нче февральдә, минем берлә күрешергә дип, әни берлә хатыным килде. Алар иртәгә дә күрешергә килергә вәгъдә кылып киттеләр. Бу көн тагы шулай үтте. Тагы кич булды. Кич сәгать сигезләрдә ике иптәшемезне конторга чакырып, Пермь губернасының ерак өязләренә, берсен – ике елга, берсен бер елга Себергә җибәрелүләрен белдерделәр. Боларның берсе – 17 яшьлек, берсе 16 яшьлек малайлар гына булганга, кылган эшләре дә бер дә булмаганга, болар өчен бу җәза бик авыр иде. Шуның өчен бөтен төрмә бүген шул эш берлә, шул уй берлә мәшгуль булды. Без бөтен камерамыз берлә ссылкага җибәрәләр дип хөкем итеп куйдык. Әгәр үз ихтыярымыз берлә булса, кайларга китәргәлекләрен уйлаштык. Этапның юлын тикшерештек. Шулай итеп, бик озак утырганның соңында, сәгать 12 ләрдә яттык.

Мин бер дә рәтләп йоклый алмадым. Шулай иттереп йоклар-йокламас яткан вакытта, безнең ишек шалтырый башлады. Без барымыз уяндык. Ул ара да булмады, начальник кереп: «Исхаков, өйгә!» – диде. Мин сикереп тордым, иптәшләр сикерешеп тордылар. Тегеләр тагы икенче бүлмәләргә дә кереп әйттеләр. Без хәзер минем берлә өч кеше чыгарылганны белдек. Бөтен төрмә уянды. Төрмә тагы гөрләргә тотынды. Мин барсы берлән дә күрешеп, иртәгә килергә вәгъдә кылып чыгып киттем.

Чыккач ук, минем әүвәлге уем очраган городовойлардан качу иде. Чөнки алар, күрсәләр, тагы мине частька илтеп ябарлар кебек тоела иде. Мин, извозчикка барып җиткәч үк, әниләрнең торган фатирына яллап киттем. Озакламаенча кайтып та кердем. Әниләрнең исләре китте. Алар үз күзләренә үзләре ышанмый иде. Аларның шатлыкларының исәбе-хисабы юк иде. Без барымыз, йоклый алмавымызны белгәнгә, чәй эчәргә тотындык. Бик озак чәй эчеп, сәгать 5 ләрдә генә бер сәгать йоклап алдык. Иртә торгач, бөтен Чистай күрешергә килә башлады. Мине харчевнягә чакырдылар. Анда мине 150 ләп кеше көтеп тора икән! Алар берлә, барсы берлән дә күрештем, барсына да рәхмәтләр укыдым. Тагы әллә ничә төшләргә барып, кичкә таба төрмәгә иптәшләргә бүләкләр алып күрешеп килдем. Әниләр өйгә кайтып киттеләр, мин хатыным берлә ат яллап кайтырга калдым. Шулай булса да күрешүченең күплеге аркасында без кичке сәгать унсыз Чистайдан чыгып китә алмадык.

65.Муаффәкъ булу – ирешү.
66.Шил булу – эчкә бату, сеңү.
67.Хәкыйкатән – чыннан да.
68.Мөстәкыйлә – мөстәкыйльлек.
69.Мәнзарә – күренеш.
70.Сирайәт итү – йогынты ясау.
71.Ләскит – ләчтит.
72.Билфигыль – чынлыкта.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
20 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1954
Hacim:
591 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04299-7
İndirme biçimi:
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 4 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 4,4 на основе 12 оценок
Metin
Средний рейтинг 4 на основе 1 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 4 на основе 1 оценок
Metin, ses formatı mevcut
Средний рейтинг 3 на основе 2 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 1 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 1 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 6 оценок