Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 13
Сәгать 12 ләрдә Яуширмәгә кайтып җиттек. Иртәгесен, минем берлә күрешер өчен, тагы бөтен Яуширмә килде. Тагы әллә никадәр күз яшьләре түгелде, тагы әллә никадәр шатланылды. Мин тагы иреккә чыгып тора башладым. Тагы мин «бүген ябалар, бүген ябалар» дип көтә башладым.
Хатимә
Шул язганнарым берлә бу әсәремне бетермәкче булам. Чөнки бу язылганнардан төрмәнең ничек идеке, төрмәдәге тормышның ни төрле булдыгы беленә дип уйлыйм. Шулай булса да төрмә хакындагы үземнең фикеремне кыска гына иттереп тагы әйтмәкче булам.
«Ирек» тәге кешеләр төрмәгә керү түгел, «төрмә» дигән сүзне ишеткәч үк котлары оча, тәннәре калтырый башлый, йөрәкләре еш-еш суга башлый. Иректәге кешеләр төрмәне дөньяның җәһәннәме дип уйлыйлар. Иректәге кешеләр төрмәдә рәтләп ашап-эчеп, яхшылап йоклап булмый дип уйлыйлар. Иректәге кешеләр төрмәдә ятарга, утырырга урын юк, бер-берең берлә сөйләшергә рөхсәт юк, күрешергә ирек юк дип беләләр. Иректәге кешеләр төрмәдәге кешеләрнең аякларын, кулларын богаулыйлар, теләгән саен кереп-кереп кыйныйлар дип фараз кылалар. Шуның өчен безнең халык төрмәдән бик куркалар. «Төрмә» дигән сүз ишеткәч үк: «Хакыннан, нахакыннан сакла!» – дип дога кылырга тотыналар. Вакыйган, төрмә шулкадәр куркынычлы урынмы? Вакыйган, төрмәнең начарлыгы кешене куркытып, үзе ышанган эшне эшләүдән тыярлыкмы? Һич юк! Төрмә, әлбәттә, куркаграк кешеләрне куркытыр өчен, йомшаграк кешеләрне кылган эшләреннән тәүбә кылдырыр өчен ясалган. Ләкин төрмә яратылганнан бирле хисаплаганда, төрмәдә ятудан туеп бер кергән кеше, икенче ятудан куркып, үзенең эшли торган эшләреннән тәүбә кылганы, үзенең сөекле хезмәтеннән баш тартканы бер дә юктыр, булса да, бик аздыр. Төрмәгә ябылган вак-төяк караклар, төрмәдәге зур караклардан өйрәнеп, аларның әллә никадәр дәресләрен тыңлап, чын карак булып чыгалар. Болар төрмәдән чыкканның икенче көнендә үк тагы урларга тотыналар. Төрмәдән курку боларны бер эштән дә тыя алмый. Сәясиләрнең йомшаграклары, иптәшләрен күреп, үзләрен тотарга өйрәнәләр, төрмәнең начальствосы берлән тартыша-тартыша, табигатьләре ныгый, куркулары кими, аларның наданраклары әллә никадәр нәрсә укыйлар. Әллә никадәр сүз ишетәләр. Моңынчыга кадәр кеше әйтмештән генә с. р. яисә с. д. булып йөргән кешеләр чынлап партия кешесе булып чыгалар. Төрмәдә вакытның йокыдан калганы бар да буш булганга, төрлесе төрле фән берлә мәшгуль булып, әллә никадәр мәгълүматларын арттыралар, төрмә боларга бертөрле мәктәп була! Шуның өстенә, үзеңне үзең саклап тотканда, ашарга-эчәргә җитәрлек булганда, төрмәдә сәламәтлекне дә югалтмаска мөмкин. Шулай булгач, бу эшне эшләргә бик яратсам да, «төрмәгә ябарлар» дип куркам дип, эшләми калырга ярыймы? Әлбәттә, юк!
Яшь шәкертләргә, үзенең мәгълүматын арттырырга теләгән кешеләргә төрмә бик зур файда бирәчәк, аларның русча рәтләп белмәгәннәренә русча өйрәнергә бер дәресханә булачак.
Гаяз1907
Тормышмы бу?
«Бер шәкертнең хатирәләре» исеме берлә кулыма төшкән шул дәфтәр безнең тормышымызның иң җәрәхәтле җирләрене ачканга, бик күп яшьләремезнең тереклегенә охшаган бу бәхетсез шәкертләрнең буш, мәгънәсез гомеренә карау минем күңелемдә дә шул «Тормышмы бу?» дигән сөальне китергәнгә, үзем хәл кыла алмаган шул мәсьәләне, бәлки, укучыларым хәл кылыр, мин җавап таба алмаган сөальгә, бәлки, алар табар дип, шул «Тормышмы бу?» ны китап итеп бастырырга уйладым.
Мөхәммәтгаяз әл-Исхакый
1
Без хәзер әти берлә чәйдән кайттык. Чәй эчкәндә, бербуйдан бүлмә ярыгыны кайчылар, чыралар берлә зурайтып, кызлар карап тордылар. Мине быел карчыклар да: «Зураеп кайткан, егет булган», – диләр. Булганмын шул! Элгәре мине маңка сарыгы дип мыскыл итә торган күрше кызлары, минем берлә су буйларында бәбкәләр саклаучы Миңлебай кызлары бары да миннән качалар. Күрше хатыннары да, мине күргәч, яулыкларының очларыны тешләренә кабып, минем берлә исәнләшмичә китәләр. Карчыклар да: «Зур булды инде, Алла хәерле бәхет бирсен, атаң урынында картай», – сүзләренә, әни алдында мине кызартып: «Матур бикәч бирсен!» – диләр. Урамнардан үткән вакытта да кешеләр: «Нинди зурайды, әле генә малай иде, шәһәр суы килеште», – дип сөйләп калалар. Мине күрү берлә, тәрәзәләргә кызлар атылалар. Чыннан да, мин шул хәзер кызлар кызыгырлык егет булганмын, ахры. Кызлар карый башласа, үземнең йөрәгем сирәк сикерә башлый. Бик якыннан карасалар, колакларым, битләрем ут кеби яна башлый. Бүлмә ярыгы аркылы «фәлән» кызлар күзе берлә күзем очраса, никадәр карыйсым килсә дә, ихтыярсыз күзем түбән төшә. Мин аларның күз карауларына каршы, әллә нәрсә эрегән кеби булып, йомшарып-изрәп китәм. Әллә нәрсә оят кеби була, үземне үзем били алмый башлыйм. Тәннәрем калтырый башлый, аяк өстендә басып торырга хәлем калмый. Шуның өчен мин кызларны үзләре караганны белмәгәндә яшеренеп карарга яратам. Ул вакытта мин озак иттереп, аларның һәр әгъзаларыны карап бетерәм. Аларның йөзләрене, күзләрене, кашларыны, керфекләрене, авызларыны, иреннәрене, билләрене, күкрәкләрене җентекләп карыйм. Аларның шул авызларыннан үбәргә, билләрене кочарга фарызына чумам. Аларның хыяллары берлә кочына, уйнаша башлыйм. Ләкин аларның минем каравымны сизүләре минем бөтен кәефемне боза. Мине башына салкын су койган кеби итеп, баягы фарыз кыз урынына исән, терек, селкенә вә хәрәкәтләнә торган кызны китереп бастыра. Мине, тагы алардан оялыпмы, куркыпмы, күземне алырга яисә алар күрми торган кечкенәрәк ярыктан карарга мәҗбүр итә. Мин кайвакытта, шул кызлар берлә күзем күзгә очрашкач, күз кысарга да яисә бармак селкергә дә уйлыйм. Ләкин вакыты җиткәч, күземнең кабаклары кадаклап куйган кеби селкенми, бармагым урыныннан кузгалмый. Мин, үземнең булдыра алмавым өчен, үземне шелтәли башлыйм. Ахырдан: «Ярый әле, селекмәү яхшы булды, ул әнисенә әйтер иде. Әнисе, минем әнигә әйтеп, мине оятлы ясар иде», – дип шатланам да. Тагы шуның өстенә кызлар берлә уйнашу бит яхшы эш түгел!
Әти берлә безнең мөнәсәбәтебез яхшы. Әти миннән әллә ничә сүз сорады. Мин һәммәсенә җавап бирү генә түгел, әти берлә моназарә73 кылышып китеп, әнине куркыттым да. Ләкин җәй көне өйдә бер эш тә булмау уңайсызрак. Күңел берлә әллә ниләр эшләсе килә. Нишлисең, эш юк! Йөрешергә-нитәргә дә кеше юк. Мужик малайлары берлә уйнап йөрергә миңа килешми дә инде. Мин – Казан шәкерте. Егетләре берлә йөрергә тагы килешми. Алар соң ни беләләр! Алар шул бик җамидләр74. Кызлар берлә йөрергә тагы шул баягы бер…
28 нче май, 1895 ел
2
Ягъмурдан соң көн матураеп китте. Мужиклар бары да эчләреннән бәйрәм итәләр. Бүген көн буе, кулларына таяк тотып, мужик картлары ашлык карарга баралар. Сабан ашлык кырында хәзер кара җирләр бер дә калмады. Бөтен кыр ямь-яшел күренә. Арыш кыры азрак дулкынлана да башлады. Безнең бакча да матурланып киткән. Мескен агачлар бу арада бик моңаеп торалар иде. Бүгенге һавалылыкларыны күрсәң – исең китәр! Кичәге тузан берлә буялып беткән яфраклар бүген, зәмруд кеби, ямь-яшел торалар. Кичә үләм-үләм дигән кеби тора торган агачлар бүген, яшь егетләр кеби, яшел яфраклары берлә шаулашып торалар. Тәмле иттереп юеш исе килә.
Мин ындырга барып кайттым. Андагы үләннәр дә бик матураеп үсәргә хәзерләнеп торалар. Күрше ындырда Шакирның ике кызы ындыр табагы ябып маташалар иде. Мин килгәнне күреп, бүре кеби, куышка керделәр. Безнең якка чыга торган читәнне шытыр-шытыр сындырып, тишекләр ача башладылар. Мин куыш янына бик киләсем килсә дә – бара алмадым. Яхшы түгел, йә шунда аналары бардыр, яисә күрше ындырдан, йә авылдан бер-бер кеше күрер. Үзләренең куышта икәнлегене белдерер өчен кеби кычкырып көлешәләр.
Мин, алар чыгып киткәч кенә, куыш янына килеп, ярыктан карый башладым. Эчемнән алар берлә сөйләшергә уйладым. Ләкин ничек сүз башласы? Ничек? Тагы бит алар – икәү! Исеме берлә: «Фәхриҗамал!» – дип дәшсәң, берсенең хәтере калыр. «Миңлесылу!» – дип дәшсәң – икенчесенеке. Миңлесылуы куышка керде дә минем тарафка сәнәге берлә чүп ыргытты. Әллә белеп, әллә белмәенчә, ләкин мин куркып киттем. Мин бик озак уйлап торганның соңында: «Миңлесылу җаным!» – дип дәштем. Ләкин үз тавышыма үзем куркып, теге ишеткәнне-ишетмәгәнне белмәенчә дә торып, ындырның теге ягына киттем. Менә алар үзләре сөйләшә башласалар иде!
Фәхри карт, зыяраттан кайтышлый минем яныма туктап, кәефне изде. Кызлар ындыр табагыны ябып бетереп кайтып киттеләр. Мин дә Фәхри карт берлә, аның киленнәрене яманлаганыны тыңлый-тыңлый, өйгә кайттым.
Бүлмәдә әни янында әллә нинди хатыннар чәй эчәләр. Менә, элгәрерәк булса, мин дә шунда сәке янына утырып кына чәй эчәр идем. Хәзер шул инде юк. Мин менә шундый хатыннарның бертуктамаенча гайбәт сатуларыны яратам.
Бүген тагы көн үтә. Эш юктан, ичмасам, намазга барып килим. Анда да буш, әллә нәрсә тулмаган кеби күренә! Берәр көннән, булмаса, әбиләргә кунакка барып килергә кирәк.
3 нче июнь, 1895 ел
3
Көтмәгән җирдән мулла җизниләр килеп төште. Өй бераз җанланып китте. Кичә кунаклар янына дип авылның байгураларыны ашка чакырдык. Мин хуҗа кеби булып ашлар ташыдым. Мулла җизни берлә түбән оч мулласы саилченең сәламене алу тиешме-түгелме хакында бик каты моназарә кылыштылар. Ахырдан, аш уртасында, әти китап киштәсеннән Ибне Габидинне алдырып, шуннан сәлам алуның тиеш түгеллеге хакында гыйбарә күрсәтте. Ул шуннан соң үзе дә көлеп куйды. Эченнән үзенең шул яшь муллаларның бәхәсләрене тиз хәл кылуына бераз һаваланды булырга кирәк. Байгуралар да, бер-берсенә карашып, акрын гына: «Бу бүтән шул, бүтән!» – дип, әтине мактый башладылар. Берсе акыртын гына: «Тирә-якта бер инде!» – диде. Яшь муллалар да, әтигә бик кызыккан кеби, әллә нинди бик олуг кешегә караган кеби карыйлар кеби күренде. Вакыйган дә75, безнең әти шәп инде. Ул нәхүне белә, мантыйкны белә, фикъһене76 белә, гарәпчә бик оста, фарсыча бик оста. Шуның өстенә бик динле, бик ихласлы, бик яхшы. Яшь муллалар кеби, базардан базарга йөреп, вакытыны уздырмый. Әллә ниләрне хәйлә итеп, авылдан авылга кунакка йөрми. Өч тәңкә акчага бөтен динене сатып, теләсә кемнең хатыныны аерып җибәреп, теләсә нинди хатынга никах укымый. Аның бар белгәне – мәчет берлә мәдрәсә. Шуның өчен шул аны мәхәллә халкы да ярата, тирә-як халкы да олылый. Мине дә әтисе төсле булыр диләр.
Аштан чәйгә калган кешеләр арасында мин, туп атып болыттан ягъмур яудыруларны һәм дә төрек берлә Англия политикасыны сөйләп, үземнең мәгълүматым күплегенә исләрене китәрдем. Ахырдан солтанның, гакыллылыгы берлә Викторияне алдап, Мисырны кайтарып алуыны сөйләдем. Муллалар, мужиклар мөселманның кяферне җиңүенә бик шатландылар. Әти шуннан соң мөселман мәмләкәтләренең таралуы, Бохараның китүе, Шамилнең җиңелүе, Төрекнең мәгълүб булуы77 хакында фикерләрене сөйләде. Аларның барысының да сәбәбе – «низам»78 дигән булып, башка падишаһларга ияреп китеп, шәригатьне аяк астына таптау, имеш.
Мин кич берлә, әтиләр намазга киткәч, әниләр, Шәрифә абыстайлар берлә чәй эчтем. Аларга мәдрәсәнең ниндилегене, шәкертләрнең ничек торуларыны сөйләдем. Сөйләгәндә, әлбәттә, үземезнең мәдрәсәнең шәкертләрене, хәзрәтене мактап, башка мәдрәсәләрне яманлап сөйләдем. Инде безнең мәдрәсәдә дә усал, начар шәкертләр бар барын да, мин инде аларны башка мәдрәсәләргә багышлап сөйләдем. Ахрысы бит үз мәдрәсәңнең исемене сату ярамый инде. Әни шунда: «Соң, анда тәмәке тартучылар булмыймы, син тартмыйсыңмы? Мин бер дә тәмәке тартуны яратмыйм», – дип куйды. Мин, әлбәттә, тартмыйм, мин андый эшне яратмыйм, мин эчмим, тәмәке тартмыйм, башка китап кушмаган эшләрне эшләмим. Алай гына ярамый бит, кыямәт бар. «Вәлбәгъсу бәгъдәл мәүти хак»79.
5 нче июнь, 1895 ел
4
Мин тышка чыккан җирдән, тәһарәтханә ярыгыннан, күрше кызы Галимәне карап тордым. Әни аны, кунак-төшем булганга, кул арасына керешергә чакырган. Ул мунчаның идәнене юып кайтышлый йорт уртасында, яшел чирәм өстендә, яланаяк көенчә чиләкләр, савытлар юа иде. Аның сызганган җиңе астында калын, тулы, былт-былт итеп тора торган беләге күренә иде. Юешләнгән күлмәге дә күкрәгенә ябышып, аның күкрәгенең кайсы төше биек, кайсы төше чокырлы идекене тәмам ачык күрсәтә иде. Ул кулы берлә ышкып-ышкып агач савыт юганда, аның күкрәкләренең лып-лып итеп селкенүе дә күренеп тора иде. Мин бик озак, үземне үзем онытып, шуны карап тордым. Башымнан әллә нинди уйлар үтте. Әй шуның шул тулы кулларыны кысып тотып, таза тәнене кочакларга! Әй шуның сулаганда бер күтәрелә, бер төшә торган имчәкләренә башымны куеп торырга! Мин шуны үбәргә, кочакларга төрле уйлар кордым. Бердән хәзердән чыгып шуны кочакларга уйладым. Ләкин, Алла сакласын, ул кычкырса яисә кеше күрсә, харап буласың бит! Шуннан ул лапас астына кермәсме дип, шунда керсә, өстенә керергә уйлый башладым. Анда да керде. Янына чыгарга вакыт җиткәч, әллә нәрсә, аякларым калтырый башлады. Ихтыярым бетте, чыга алмадым. Мин тагы план корганча, ул кереп китте. Ярый әле, андый-мондый җиңелчә уйлап ташлап, кунаклар алдында оятлы булмадым. Ни уйласаң да, кызлар берлә уйнау бит гөнаһ инде! Минем болай да гөнаһым бик күп әле. Менә хәзер баягы күңел гөнаһым өчен намаздан соң тәүбә кылдым. Ләкин Галимәнең үтеп китүе тагы нәфесемне кузгатты. Усал бу каһәр суккан шәйтан, мөселманның тәүбәсене карап кына тора!
6 нчы июнь, 1895 ел
5
Кунаклар килү файдадан хали булмады. Без инде өч көннән бирле иртәдән кичкә кадәр ашка йөримез. Минем кесә дә шактый файда итте. Кайтканга ике атна вакыт үткән, мин инде бер сум сиксән тиен акча җыйдым. Җәй шулай үтә. Казанга киткәнчә ун тәңкә акча җыям. Баргач та, Аллаһе теләсә, чалбар, камзул тектерәм. Бүген түбән оч мулласына ашка төшәмез. Мулланың балдызы монда диләр, күреп булса ярар иде. Матур, ди.
Минем сәгать юклыгы кәефсезрәк. Мулла җизнинең дә, түбән оч мулласының да сәгатьләре бар. Минеке юк.
Бүген көн бик эссе! Коенырга барырга бик шәп булыр иде… Уңайсызрак. Ничек итеп малайлар берлә коенып йөрергә кирәк. Менә монда Казандагы кеби купальнялар булса, һәйбәт булыр иде. Юк шул. Иртәгә кунаклар китәмез диләр. Күңелсез булып калыр. Әле мулла җизниләр мунчада. Бик кызык, кунак килдисә, безнең әни мунча ягарга тотына. Кунакларны иртүк уятып, мунчага җибәреп, мазаларыны китәрә. Мин шуны бер дә яратмыйм. Алай да мунчада кызарып-пешеп беткән мулла җизни берлә лимон йә бал берлә чәй эчәргә яратам.
Бүген дә мулла җизни берлә чәй эчтем әле. Йа ул күп эчә! Ничек карыны ярылмый! Утыз чынаяк эчкәндер! Әнә бер мужик, ат җигеп, ашка алырга килде. Тизрәк хәзерләнергә кирәк. Безнең әти кеше көттерүне яратмый.
Бүген тагы сигез җиргә ашка барырга. Корсак кына чыдасын инде. Акчасы күпме булыр икән? Менә бар да бишәр тиен бирсә, кырык тиен булыр иде, ләкин күбесе өч тиен бирә яисә ике тиен. Мулла бер тиен дә бирми инде. Минем кара бүрекне әти яратмаса да, шуны киям инде.
9 нчы июнь, 1895 ел
6
Кунаклар киткәч, өйләр ташландык йорт кеби буп-буш калды. Кунаклар, аларның балалары берлә шау итеп, куәтле умарта кеби гөрләп тора торган өй тынланды, моңланды. Бу көннәрдәге ягъмур да, соңгы матур ачык һава да кунаклар берлә бергә китте. Кичә кичтән бирле әллә нинди, яз көне бик сирәк була торган вак ягъмур болыты бөтен дөньяны каплаган. Болытлар, башка төшәм дигән кеби, түбәннән генә акыртын гына агып, матур күк күкне, ялтыраган кояшны каплап, бөтен дөньяга моңлык, ялкаулык йоктыралар.
Мин, бик озак йоклап, сәгать тугызда гына көчкә уяндым. Өй түбәсенә шыбыр-шыбыр яуган ягъмур тавышлары йокы арасына кереп, әллә нинди төшләр күрсәттеләр. Чәйнең дә тәме булмады, әти, әни берлә дә сүз көйләнмәде. Чәйдән соң нишләргә белмәенчә тышка чыктым. Тавышсыз яуган ягъмур, йокы арасында баса торган албасты пәрие кеби, мине акыртын гына һәр ягымнан кочаклый, изә башлады. Мин, үземнең нишләргә теләгәнемне белмәенчә, нишләргә дә кирәклегене уйлый алмаенча, келәт янына утырдым. Ихтыярсыз күзләрем суга туеп бетеп, өстләре каралган җиргә текәлде. Җир йотып бетерә алмаган өстендәге су бөртекләрене, алар өстенә вак ягъмур төшеп, аларның төрле төсле селкенеп китеп, өстләренең шәүләләр берлә каплануларыны карап торып, башымдагы фикеремнең шул ягъмур шәүләләре берлә каплануыннанмы, аларны сузып, артык алга җибәрә алмадым. Мин башымның уйсыз-нисез туктап торганыны хис итеп, шул эшсезлеккә каршы нишләргәлекне уйлый алмадым. Менә әллә кайдан бак-бак дигән тавыш чыкты. Бер үрдәк артыннан берникадәр үрдәк балалары сөйләшә-сөйләшә почмакка җыелган суга таба барып, суда былчырана, быкырдый башладылар. Мин шуларның быкырдауларыны күреп, минем өчен шулкадәр кәефсез көннең алар өчен бәйрәм булу ихтималы барыны уйлап, төрле хайванның төрлечә яратылуларыны, төрлечә шатлануларыны вә төрлечә кайгыруларыны уйладым. Менә хәзер бу үрдәкләр кычкырышып-кычкырышып бәйрәм итәләр, сөйләшәләр, шаулашалар; шул ягъмур өчен Аллага рәхмәт укыйлар. Мин шул ягъмурдан туеп, үземне үзем кая куярга урын таба алмый торам. Шулайдыр шул, һәртөрле үзгәрүдән төрле халыкка, төрле хайваннарга файда була торгандыр. Корыдан кирпеччегә файда була, игенчегә зарар була. Иген уңудан ярлыга файда була, байга зарар була. Тагы әллә ниләр, әллә ниләр.
Никадәр йокласам да, йокы туймаган төсле күренә. Ахрысы, тагы аштан соң бераз йокларга кирәк. Түбәгә шыбыр-шыбыр итеп ягъмур яуганны тыңлап, бераз ләззәтләнергә кирәк.
12 нче июнь, 1895 ел
7
Кичә ягъмур туктаганга, бүген кояш бик күптән бирле шул дөньяны яктырта алмаганы өчен, шул көннәрнең казасыны кылган кеби яисә аның яктылыгыннан пәрдә булып каплап торган болытларны җиңгәнгә «җиңү бәйрәме» иткән кеби, аның дөньяга сыймый торган яктылыгы, һәр караңгы нәрсәне яктырта торган нуры берлә бөтен нәрсәләрне йомшак кына иттереп кочаклады, бөтен дөньяны нуры берлә тутырган иде. Аның ямь-яшел кырларга, моңлы-куркынычлы урманнарга, сузылып яткан ялтыраган суларга күз кысулары, аларга төрле мәгънәләр аңлата торган елмаюлары, яшел кырларның, чәчәкләр берлә бизәлгән болыннарның, һавалы урманнарның аңар каршы башларыны акыртын гына иеп, аңар каршы нәфис исләре берлә сәлам җибәрүләре; кыр тургайларының, шул сәламнәрне алып тизрәк хуҗасына бирергә ашыккан кеби, җырлый-җырлый, борылып-бормаланып кояшка таба очулары; аллы-гөлле төстәге күбәләкләрнең хәтфә кеби йомшак канатлары берлә шул саф һаваны яшелле, сарылы, кызыллы, аллы йолдызлар берлә бизәкләүләре; төрле бал кортларының, матур тавыш берлә кызуланып, бер чәчәктән икенче чәчәккә күчеп, бал җыюлары – һәммәсе бу көнгә бик зур бәйрәм төсе бирә, бу көнне гади көннәрдән аера иде.
Авылларның урамнарындагы яшел чирәмнәрендә бертуктамаенча ат-ат, куян куышы, ат карагы уеннарыны уйный торган балалар һәм дә, яшел чирәмнәргә корсаклары берлә сузылып ятып, елның матурлыгыннан, яхшылыгыннан шатланып, иске елларны, иске эшләрне, авылларның януларыны, атларның үлүләрене, казна өчен әйберләр сатуларыны, солдатка китүләрене сөйләп, иске хатирәләрене яңарта торган агайлар; урамнарда көтү-көтү тавыкларның әтәч әфәнденең командасы астында сузып-сузып кырлаулары; әтәчнең авылның башка урамындагы әтәчләр берлә кычкырышып сөйләшүләре – бу мәнзарәне тагы матурлата, аңар тагы күбрәк мәгънә бирә иде. Мин дә, шул матурлыкка хәйран калып, шул матурлыктан ләззәтләнеп озак кына карап торганның соңында, әбиләргә барыр өчен, тарантасны майлап, ат җигәргә тотындым. Ат та, бу матур көннең гади бер көн түгел икәнлегене белгән кеби, шул матурлыкның әллә нинди тулмаган җирене хис итеп, шуны тутырыр өчен кеби, бик матур итеп кешнәп җибәрде. Саф һава калтырап китеп, атның кешнәве тавышы колаклардан китәргә өлгерә алмады, авылның тагы бер тарафыннан җавап кешнәве килде. Ат, минем җигәргә маташканыма илтифат итмәгән кеби тагы башыны күтәреп, тагы кешнәп куеп, шул кешнәүләрдә әллә нинди вәгъдәләр бар кеби, аягы берлә тыпырчынып китәргә теләгәнене белдертә башлады. Мин дә, утырып чыгып, кояшка каршы шул матур кырлар, урманнар арасыннан, йомшак кына йөгерткән тарантас селкенүе берлә әллә нинди уйларга чума-чума, әбиләргә киттем. Авылны чыктым, яшел игеннәр эченнән диңгездән ярып бара торган көймә кеби, шул яшеллекне кара атым, кара арбам берлә ярып бара башладым. Кырның хуш исләре, мине каршы алыр өчен хәзерләнгән кеби кошларның оркестрлары, мин үткәндә ике тарафтан да ашлыкларның, баш иеп, миңа сәлам биреп калулары мине тәмам исертте. Мин, үземнең шатлыгыма чыдый алмаенча, үземнең кәефемне нәрсәгә сарыф кылырга белмәенчә, шул шатлык, матурлык галәмендә йөзә идем. Әллә нинди берсеннән-берсе матур фикерләргә чума идем. Шул фикерләрне, шул фаразларны хәкыйкатьтән аермаенча ләззәтләнә идем. Менә тагы ат кешнәп җибәрде. Мин йокыдан уянып киткән кеби булып алдыма, артыма карый башладым. Күктән төшкән кеби, күз алдымда француз күлмәк, француз яулык, ап-ак оек-чабатадан бер хатынга җиткәнне, аның мине уздырыр өчен кырыйга басканыны күрдем. Минем бөтен әгъзаларым хәрәкәткә килде. Әллә нинди зур бер эш көткән кеби, битләрем кызара, кулларым калтырый башлады. Хатынның тугрысына барып, мең төрле фикерләргә күмелеп, хатынга туп-тугры карый башладым. Хатынның матур төсле таза тәннәре минем күңелемдә тагы әллә нинди фикерләр уятты. Ул да, туп-тугры карап, нидәндер көлде. Мин иреннәремне кыймылдатып әллә ни әйтмәкче булдым. Иренем кыймылдамады, авызымнан сүз чыкмады. Мин башымны аңар каерып карап уза башладым. Күңелемдә: «Утырырга чакырыйм, фәлән итим, төгән итим», – дигән мең төрле фикерләр йөри башлады. Ләкин берсен дә мәйданга чыгара алмаенча, һаман ерагая башладым. Кыз, минем күңелемдәге бөтен фикерләремне аңлаган кеби, минем шул булдыксызлыгымнан көлгән кеби, шаркылдап көлде. Мин кызардым. Миннән көлүе өчен ачуым килеп, атны сугып чаба башладым. Ләкин тагы башымны борып карарга тотындым. Кыз кесәсеннән яулык алып селки башлады. Мин дә тагы гайрәтләнеп, атны сабырлатып, кызны көтәргә карар бирдем. Ләкин кыз якынлаша башлагач, тагы әллә нинди курку фикерләре берлә, тагы артыма карый-карый, тагы кызның көлүләреннән хурлана-хурлана киттем. Шул очрашу минем күңелемдә кырык төрле фикер уятты. Бердән, шул кыз берлә сөйләшәсем, уйнашасым килүе бөтен башымны каплады. Шуның берлә бергә үк курку фикере, «кеше күрер, кеше ишетер, яхшы түгел» фикере сугыша башлады. Шуның өстенә карарсызлык һәм дә кызның көлүеннән ачу килү кушылып, минем башымда зур сугыш ачылды. Шул фикерләрнең иң соңында үземне үзем шелтәләү дә, үземнең шундый форсаттан да файдалана белмәү уем куәтләнеп, үземне үзем: «Син нинди егет, син нинди яшь! Син кайвакыт егетлекнең, яшьлекнең ләззәтене күрәчәксең», – дип шелтәли башладым. Шуларга җавап таба алмаенча: «Икенче тугры килсә, болай калдырмам», – дип, үземә үзем сүз биреп, үземнең шул начар хәлемнән чыгар өчен кеби, атны куалый башладым.
Менә биек тау өстендә әбиләрнең ялтырап ята торган авылы күренде. Мин, баягы фикердән тизрәк котылыр өчен, тиз-тиз авылга ашыга башладым. Моң гына тора торган җил тегермәннәре, ямьсез уйлар гына уята торган ташлар берлә тулып беткән зыяратлар яныннан үтеп, авылга да кердем. Теге фикеремне авылның тышында калдырып, иске генә, моң гына бер йортның капкасыны ачтым.
15 нче июнь, 1895 ел