Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 18
61
Мин беркөн, кайткач, никадәр үземне үзем шелтәләсәм дә, үземнән үзем җирәнсәм дә, әллә ничә көнгә кадәр борынымнан шул сасы бүлмәнең сасы исе чыкмаса да, вөҗдан газабымнан эчемнән көйсәм дә, тагы бардым. Тагы кайткан вакытта үземне үзем үтерәсем килде. Тагы, үземнән үзем качарга теләгән кеби, кайтканда, ашыга-ашыга эштән чыктым. Тагы әллә ничә көннәр күңелемнән шул вөҗдан газабы, шундагы сасы исләр чыкмады. Ләкин күңелемне дә әллә нәрсә шул галәмгә зәгыйфь кенә җеп берлә булса да һәрвакыт өстери башлады. Мин, гакылым берлә уйлап, шул галәмгә никадәр дошман булсам да, шул эшләрне никадәр сөймәсәм дә, хисем берлә шунда барудан үземне үзем тыя алмадым. Моннан соң да тыя алырмын дип уйламыйм.
6 нчы апрель, 1898 ел
62
Тагы бер ел мәдрәсәдә мәгънәсез үтте.
12 нче май, 1899 ел
63
Мин хәзер аз гына русча, аз гына төрекчә, аз гына гарәпчә, фарсыча, аз гына үз телем татарча беләм. Бу телләрнең барсында да, лөгать китаплары122 берлә, китаплар, рисаләләр123 аңлый алам. Шуның өстенә тарихтан аз гына, җәгърафиядән аз гына, хисап, һәндәсәдән124 аз гына, әллә нинди үләннәр, хайваннар хакында, аз гына өй тәрбия кылу, бала тәрбия кылу, бала укыту, мәктәп идарә кылу хакында, аз гына дин вә игътикад хакында, аз гына тәфсир хәдис125 хакында, аз гына мантыйк126 вә хикмәт127 хакында – кыскасы гына, һәр нәрсә хакында аз гына мәгълүматым бар. Боларның һәммәсене өсттән генә белсәм дә, берсене дә чынлап белмим. Барсы хакында да сүз сөйли алсам да, берсе хакында ап-ачык мәгълүмат бирә алмыйм. Берсене дә дөрест иттереп укыта алмыйм һәм күз алдымда алар хакында ап-ачык бер фикер хасил итә алмыйм. Минем фикерем дә мәгълүматым кеби. Анда да аз гына вөҗдан, аз гына шәфкать, аз гына эшкә мәхәббәт, аз гына халкыны сөю, аз гына үзене корбан кылырга хәзерлек, аз гына шөһрәт сөю, аз гына байлык сөю, аз гына үзен үзе сөю, аз гына тормыш сөю, аз гына ялкаулык, аз гына эш яратмау бар. Шуның өчен минем белмәгән эшем юк, кинәндергән төшем юк! Хәзер инде менә шул мәгълүмат берлә, шул фикер берлә дөньяга чыгарга кирәк. Шулар берлә дөньяда торырга кирәк. Шулар берлә тормышны мәгънәле үткәрергә кирәк, тормышның буш җирләрене тутырырга кирәк. Үзеңне, үзеңнең торганыңны белер өчен, үзеңнең соңында тормышта бер эз калдырыр өчен әллә нәрсә тудырырга кирәк. Ләкин бу мәгълүмат, бу фикер берлә чуалган, бер яктан шул мәгълүмат берлә тулган, шул хиссият берлә ашланган баш берлә нинди эш эшләргә кирәк? Ничек иттереп тормышны тулы мәгънәле, картайгач артка әйләнеп караганда: «Үлсәм үләм, гомерем әрәм китмәде», – диерлек ясарга кирәк? Ничек шул чүп-чардан кулга алырлык бер нәрсә өйдерергә кирәк?
Мин менә шул белемем берлә нигә ярыйм? Нәрсә беләм дип дөньяга чыгып, эшкә тотыныйм? Итекчелекне булдыра алмыйм, чөнки мин мулла угылы мәхдүм булып, эш эшләмәенчә үскән. Сатучылык юк, чөнки миндә сатучыга кирәк гайрәт, сатучыга кирәк акча сөю һәм дә алган юлыны ташламаенча карлы бозда хезмәт итү юк. Кала мөгаллим булырга йә мулла булырга! Сөеп, рәхәтләнеп мөгаллим булыр идем; әллә никадәр мәгълүматым булмаса да, бала тәрбия кылу хакында да башымда чүп-чардан башка нәрсә булмаса да, тырышып, сөеп укытыр идем – әтиләр, әниләр разый булмый! Мулла булырга күңелем, вөҗданым разый булмый. Мулла булуны үзем өчен, үземнең мәхәлләм өчен зур җинаять дип хисап итәм. Соң нишләргә? Минем кеби бер эшкә дә ярамый торган, һәр эшкә ярый торган кешеләргә нишләргә? Шунда бер урын алган булып тора башлаган булып, тагы үзең кеби эшкә ярамый торган ярым-ярты мәгълүматлы балалар тудырып, шуларны үстерергәме? Бу туачак балаларга каршы һәм дә аларны ашатачак, эчертәчәк бөтен адәм балаларына каршы җинаять түгелме? Менә бу мәсьәләләрнең мин берсенә дә җавап бирә алмадым һәм җавап бирә алуымда шөбһәм бар. Ләкин гомер тик тормый, көн дә көн үтә. Мәсьәләләрне йә алай, йә болай хәл кылу мәсьәләсе һәр минутта якынлаша.
Мин, хәзер үземнең әти кеби, укыган нәрсәләремә иманым булса, аның кеби, шул, шул укыган китапларындагы «һәммә нәрсә дөрест инде» дигән игътикадым булса, әти кеби, һәр зур мәсьәләгә: «Фәлән китапта шулай дип әйткән, фәләндә болай дип әйткән», – дип җавап бирә алсам, шуның берлә вөҗданымны котылдыра алсам, үземне үзем чорнап алган мәсьәләләргә һәммәсенә дә үзем ышанган җавапларым булып: «Тәкъдир шулай, әл-әмер әмрелиллаһ128», – дип канәгать итә торган булсам, табигый, рәхәтләнеп-рәхәтләнеп, әти кеби мулла булып торыр идем. Яисә мин, шул үземне чолгаган мәсьәләләргә, тормышның алдына көн дә килеп баса торган эшләргә фән күз карашыннан җавап бирерлек фәнни мәгълүматым булса, һәммә нәрсәгә дә фән күзе берлә: «Тарихта шулай булган, болай булган, хәзер дә шул сәбәпләр бар, шулай булырга тиеш, йә сәбәпләре шундыйлар, нәтиҗәдә шулай чыгарга тиеш», – дия алсам, шул фән үлчәве берлә үземә күз карашлары ясый алсам, рәхәтләнеп бер яңа дөньяның яңа кешесе булып торыр идем. Ләкин миндә әүвәлгесе дә юк, ахыргысы да юк. Һәрнәрсә бар, бернәрсә юк! Шуның өчен мин – ул да түгел, бу да түгел! Тәвә дә түгел, кош та түгел! Ат та түгел, ишәк тә түгел! Мин – иске мулла гыйлеме, иске мулла фикере берлә яңа фикерләр, яңа гыйлемнәрдән катыштырып начар иттереп ясалган мулла азгыны! Менә шул мулла азгыны үзенең шул чуалчык башы, чуалчык фикере, начар тәрбиясе берлә нишләсен? Сез дә җавап биреңез?! Моның шулай калуында үзе генә гаеплеме? Нигә көлеп торасыз?! Моның шулай, бер элгәреге игътикадыны бозып, яңа игътикадсыз калуында сез дә, аны чолгап алган бөтен татар тормышыңыз да гаепле түгелме?
Искедәге кеби, һәр яңалыкны кертмәс өчен меңәр-меңәр фәрештәләр саклый торган мәдрәсәңез булса, бу егет, бу укырга сөя торган үткен егет, карт муллаларыңыз кеби динле, игътикадлы, үз даирәсендә галим булмас идемени? Әгәр мөкәммәл иттереп ислах129 ителгән мәктәпләремез булса, һәр фәнне кирәгенчә укытылса, яшь башларга кая таба хәрәкәтләнергә юл күрсәтелсә, бу, хәзерге чүпрәк, эшкә ярамый торган егет, һәрнәрсә хакында фәнни фикер ясап, тормышка каршы гыйлем коралы берлә коралланып, хәзер баһадир кыяфәтендә басып, тормышның моңа куярга теләгән ауларына каршы көлеп тормас идемени? Шулай булса, миннән көлмәңез! Мин егълыйм, сез дә еглаңыз! Минем генә түгел, минем кеби меңләр-меңләр егетләреңезнең, ике агым арасында, йомычка кеби, бер тарафка китәргә хәле булмаганыны – бер тарафның да куәтене арттырырга да көче җитмәгәнене – үзенә үзе ышанмаганыны күреп еглаңыз! Шуларга таза, нык аяк басар урын табарга уйлап, шуларны хәзерге хәлләреннән коткарырга теләп еглаңыз! Боларның харап булган гомерләре өчен, шул әллә никадәр яшьләремезнең харап итәчәк гомерләре өчен еглаңыз! Үзеңезне чолгаган дөньяңызның шул егетнең башы кеби идеке өчен еглаңыз! Еглаңыз!
15 нче июнь, 1899 ел
64
Ике атнадан бирле өемез тәмугка әверелде. Иртә-кич тавыш, иртә-кич мулла булу мәсьәләсе. Әти мулла булуның кыямәт өчен яхшылыкларыны, имамлыкның савапларыны; әни мулла булып торуның тынычлыгыны, рәхәтлегене, эшсез-нисез тик ятуның кәефлегене сөйләүдән башлады. Миңа, саваплар, тыныч кына бот күтәреп ятулар берлә кызыктыра алмагач, еглап-еглап: «Әтиең картайды, мин картайдым. Без нишлик? Ничек дөнья үткәрик?» – дип зарланырга, ялынырга, аның соңында каргарга тотынды. Әти дә: «Имамлыктан тартыну игътикадның зәгыйфьлегене күрсәтә, синең иманыңда шөбһәң бар, имеш, фәлән», – дип тиргәргә тотынды. Бу гына җитмәде, аңлар-аңламас: «Балам, апкаем, бул инде, бул!» – дип егларга тотындылар. Башым тегермән кеби әйләнә башлады. Нишләргә дә белмәенчә аптырап калдым. Бу тормыш упкыныннан чыгарга юл таба алмадым.
Нишлим? Ничек боларга сүз аңлатыйм! Ничек үземнең зәгыйфь мәсләгемне көчсез, куәтсез игътикадым берлә саклыйм! Бу тавыштан, бу кычкырыштан, бу мәгънәсез моназарәдән шулкадәр туйдым – бөтен эчем-тышым моңар протест ясый; бөтен эчем-тышым әллә кайларга, бу тавышлар ишетелми, бу мәгънәсез күз яшьләре күренми торган җирләргә, еракка-еракка китәсе килә! Әй шул бу авылны, бу үзләренең кечкенә даирәләреннән чыга алмый торган әтиләр, әниләрне күрмәскә; әй аларның шул тормыш упкынына батырыр өчен ясый торган ауларына кертер өчен сөйли торган матур сүзләрене ишетмәскә, шул упкын янына сибелә торган җимнәрне күрмәскә, белмәскә! Китәргә! Китәргә! Башны алырга да кая булса да китәргә!
Ләкин кая китәргә? Мин нишли алам? Егерме өч яшенә кадәр салам селкетмәгән бер әрәмтамак, әрәмтамак булып бушка ашап ятудан башка ни эшли алам? Кыргыз эченә мөгаллим булып китәргә, Сибириягә приказчик булып китәргә? Ләкин мин шуларны эшли аламмы? Тагы, эшли алсам, шул кыргызның җир өендә тары өйрәсе ашап, гупу киеп сасып яту яисә биш тиен көмеш өчен җаныны кызганмый торган бер сатучыга хезмәтче булу – шул авылдагы тормыштан артыкмы? Икесендә дә, бер төрле «ирек» тән мәхрүм калып, гадәткә, йолага, карендәш-кабиләгә, ил-күршегә кол булынмыймыни?
Шулай булса, минем кеби үз ирегене үзе саклый алырлык булмаган кешеләр коллыктан чыга алмаса, әллә кая өйрәнмәгән, белмәгән җирләрдә кол булудан монда, үз йортыңда, үз тирә-яныңа кол булсаң артык булмасмы? Чынлап караганда, шул авылның наданлыгы, гадәтләре, йолаларының колы булсаң да, ерактан караганда хуҗасы, авылның юлбашчысы кеби күренә торган «кол мулла» булу артык түгелме?
65
Кичә тамга җыйдылар. Күңелем муллалык фикере берлә аз гына оеша алмаса да, үземне үзем мулла итеп уйлый белмәсәм дә, мин мулла булам. Нинди мулла булу, ничек яшәү, ничек хезмәт итү хакында, әлбәттә, аз гына да планнарым юк. Ничек тугры килсә, шулай яшәячәк, тормыш кай тарафка акса, шул якка китәчәкмен!
19 нчы ноябрь, 1899 ел
66
Кеше өметсез, идеалсыз яши алмый. Чахотка берлә үләргә яткан, үлгәнчә зинданда калырга хөкем ителгән кешеләр дә киләчәкләре тугрысында озын-озын планнар коралар; «киләчәктә шулай булыр, болай булыр» уйлары, өметләре берлә яшиләр. Мин дә рухани үтерелергә, мәңгегә шул гадәт, йола зинданында калырга хөкем ителгән булсам да, үземнең муллалык тормышымны әллә нинди идеаллар берлә бутыйм, чолгыйм; мулла булып, мәгънәлерәк, тулырак иттереп торуга төшенәм, планнар корам! Мин мәктәп ачарга, мәктәптә рәтләп укытырга, мәчеттә халыкның фикерене ача торганрак вәгазьләр сөйләргә уйлыйм! Шулай итеп, бөтенләй буш тормаска, әрәмтамак булып гомер әрәм итмәскә юллар табам. Үземнең киләчәк хезмәтләрем өчен сөенәм; киләчәгемдә якты көннәр күреп: «Бетмәдем әле, бетмим әле», – дип шатланам. Эшлим, шөбһәсез эшлим!
28 нче декабрь, 1899 ел
67
Мин өйләнәм. Кичә күрше авыл мулласының кызыны килешеп кайттылар. Тормыш мине хәзер кызу-кызу үзенең кочагына ала бара. Мин – мулла булып бетмәгән, хатынлы булдым. Гомеремдә күрмәгән, ишетмәгән, белмәгән бер кызны үземә гомерлеккә иптәшкә алам. Шуның берлә бергә гомер үткәрергә, шуның берлә кайгыларның ачысыны бергә татырга, тормышның матурлыкларыннан бергә сөенергә, шатланышырга сүз бирәм. Мин бу кызны сөячәкме? Мин аның табигатене, холкыны яратачакмы? Ул мине аңлаячак, мине сөячәкме? Минем өйләнү хакында фикерем ни иде соң? Мин элгәре өйләнүне кешеләрнең тормышының иң мокаддәс бер бәйрәме иттереп уйлый идем. Өйләнүдән элек озын-озак, матур иттереп сөюне, сөелүне, сөешүне иң зур шарт иттереп исәпли идем. Үземнең өйләнүемне һәрвакыт мәгънәле күз караулары, хатлар берлә башланышып, качышып күрешүләр, ерактан сөешүләр, бергә кушылыр өчен, әллә нинди каршы килә торган куәтләр берлә тартышулар, озын-озын тартышудан соң җиңүләр, вә шул мәшәкатьләр аркасында кыйммәте тагы арткан сөю вә сөешүнең мокаддәслекләре вә сөелешүнең ләззәтенең куәтләре, вә шул кушылуның мәңгелек бер рухани кушылу булуыны уйлый идем; шулай булуына инана идем; шулай булачак дип, киләчәк өчен шатлана, сөенә идем.
Менә ул «киләчәк» «хәзер» гә әверелде. Аның бөтен матурлыклары, миңа әллә никадәр ләззәт биргән, әллә никадәр дәрт биргән кызыклыклары һәммәсе берьюлы җимерелде. Хәзер туп-тугры иттереп яучы җибәреп, акча салдырып, бирнә алып, белмәгән, күрмәгән, аңламаган, сөймәгән бер кыз килә; аңлатылмаган, күрелмәгән, сөелмәгән фәлән авылның мулласы угълы, мулла булачак егете булып әйләнәм, идеалымның иң зур бер баскычыны җимерәм!
7 нче гыйнвар, 1900 ел
68
Туй булды. Мин кыз катына кердем. Туйның шартларыннан һичберсе калдырылмады. Мин, гадәт буенча, балдызлар, каенеләргә пәкеләр, кершәннәр, сабыннар, көзгеләр; кодача-кодагыйлар, каенаталар, каенаналарга бүләкләр; мунчага салырга, ишек тоткасына бирергә бүләкләрнең берсене дә онытмадым. Анда да һәр көнне ике мәртәбә ягыла торган мунчага баруны да, намаз укыган кеби, бер тәртип берлә үтәдем. Бикәчемә дә тиешле бүләкләрне бирдем. Гадәттә, ничек кылынырга тиеш, һәммәсене кылдым.
Бикәчем – шактый гына матур, яшь кенә, пөхтә генә, гакыллы гына бер кыз. Табигатьләре-ниләре дә, һәммәсе дә яратылмаслык түгел. Миңа мөнәсәбәтләрендә дә риза булмаслык бернәрсә юк. Матур сөйли, ачык көлә, күңелләрне хәрәкәтләндерә торган иттереп йөри, сөелергә, сөешергә ярата. Табигый, уйнадык, көлдек, дустлаштык, сөйләштек, серләштек, сөештек.
Ләкин һәрвакыт арамызда бер аңлашылмаган нәрсә – яшерен бер куәт хис иттек. Бер-беремезгә сарылышып, бөтен эчләремезне актарып салмадык. Сөйләшкәндә, көлешкәндә, сөешкәндә вазифа үтәгән кебирәк кылыныштык. Күңелләремездән әллә нинди бер-беремезгә ышанмауны бетерә алмадык. Бер-беремезне онытып, икемез бер кеше кеби кылыныша, икемез бер кеше кеби бер хис берлә яна алмадык. Арамыздагы икемезнең дә эчене пошыра торган, икемезнең күңелене рәнҗетә торган бер суыклыктан котыла алмадык. Шуның өстенә ул да, мин дә, шул суыклыкны икенчемезгә аңлатмас өчен, әллә нинди хәйләләр, алдаулар корып, аны тагы ямьсезрәк иттереп мәйданга чыгардык.
Мин киткәндә, бик сөешеп, тизрәк килергә вәгъдәләшеп аерылыштык. Ләкин теге хис һаман бетмәде. Мин кайткан вакытта, кыңгырау тавышының моңлыгы берлә уйлый-уйлый, ул хиснең нәрсә икәнлегене аңладым. Без, сөешсәк тә, дустланышсак та, эч күңелемездән бер-беремезне сөймимез икән! Бу хәкыйкать минем күңелемә агулы очлы ук кеби барып утырып, тагы бер зур җәрәхәт ачты. Минем идеалымның тагы иң зур почмагыны җимерде. Тормышымның тулы төсле күренә торган җирләренең дә буп-буш икәнлегене күрсәтте. Мин моң кыңгырау тавышлары берлә күземне йомып уйларга тотындым. Күзләремнән ике түгәрәк күз яшьләре мөлдерәп, битемне юып, кулыма төште. Күңелемдә «бетте» дигән фикер туды. Бетте! Һәммәсе бетте! Бөтен идеал, бөтен тормыш бетте! Мәңгелеккә кайтмаска бетте!
12 нче февраль, 1900 ел
69
Кичә йәсигъдән130 соң авылның могтәбәр картларыннан, безнең өйнең дустларыннан Әхмәт абзый кереп утырды. Аның керүе һичбер вакыт бушка булмаган кеби, бу юлы да бушка түгел иде. Ул, авылның бөтен кешесенең нинди уйда, нинди фикердә икәнене белгән кеби, иртәгә нинди уйда булачагыны, мәгълүм эшкә нинди күз берлә караячагыны да – һәммәсене дә белә. Авылның ирләренең генә түгел, хатыннарының нинди фикердәлекләрене, ил эшләреннән нәрсәне яратуларыны, нәрсәне сөймәүләрене – һәммәсене белә. Шуның өчен ул – безнең авылның уеның, теләвенең көзгесе.
Шул авыл көзгесе, бик күп чынаяклар чәй эчкәч, бик күп сүзләр сөйләгәч, мине дә яшь мулла дип бик мактагач:
– Авыл халкымыз да ярата-фәлән итә, ләкин менә әле, көз көне мәдрәсәне тау астыннан күчертергә тели икән, аннан ары, Суфи абзыйны кертмәенчә, әллә кайдан мөгаллим китертергә тели икән, дип яратмаенчарак сөйлиләр. Кайсыберсе: «Хәзрәт исән булганда, Алла теләсә, бернәрсә булмас», – дип, берсене берсе бастырышсалар да, кайсылары: «Юк, болай ярамый, бик тиз әле баш булырга тели, атасы укыткан ярамаганмы? Менә, Аллага шөкер, барымыз да шуның шәкерте, Аллага шөкер, кирәгемез кадәр беләмез бит», – дип әйтәләр, ди. – Шуның артыннан үз башыннан чыгарып: – Минемчә, бу елга шулай калдырырга кирәк. Әле менә, яңа мулла дип, җир дә бирелгәне юк. Анысы да кирәк бит, хәзрәт? Алары үтсен әле. Бик яхшы гына җир алыйк. Бу елга син әле кыз катына йөре, аннан ары киләсе елга карарсың. Бик кызулап җибәреп, халыкны дулатып җибәрмик димен. Без бит мужик халкы, бер кызсак, сыер дулаган кеби буламыз, – дип сүзене бетерде.
Әти дә, миңа карап:
– Менә мин күптән әйттем бит, мине тыңламый идең, – диде.
Әни дә ишек артыннан гына:
– Кирәкмәс, зинһар, мәдрәсәләре. Үзләре теләсәләр нишләсеннәр, тавыш чыгармаңыз. Йә ары якка мәчет сала башларлар, – диде.
Мин үземнең әүвәл мәктәп төзетеп, шул мәктәптә укытып, буш гомеремне тутыра алмавыма, ул яктан да алдануыма ияләшеп бетә алмадым. Әхмәт абзый тагы бер-ике чынаяк чәйдән соң:
– Яшь мулланың вәгазьләрене бик яраталар, ләкин китап сүзе азрак диләр. Шуның өчен, мулла, син китап сүзене күбрәк ычкындыргаласаң, тагы яхшырак булыр, – диде.
Аның өстенә әти дә:
– Мин һәрвакыт «Дөррәтеннасыйхин», «Тәнбиятел-гафилин» кеби мәгъруф131 китаплардан сөйлә, дим. Ул әллә кайлардан тапкан үзенең китапларыннан сөйли, – дип, сүзене бетерә алмады, әни:
– Китап булгач барыбер түгелме? Бик яхшы сөйли диләр ич! – диде.
Әхмәт абзый аңар каршы:
– Яхшысын яхшы, абыстай, ләкин әле кара халык – кара сарык диләр бит. Алар берлә яшәргә кирәк бит. Шуның өчен әле яңа вакытта алар теләгәнчәрәк кылынырга кирәк димез, – диде.
Әти дә шул фикер хакында озын сүзләр сөйләде, дәлилләр китерде. Ләкин мин боларның берсене дә тыңламадым да, каршы җавап та бирмәдем, һәм җавап бирергә урыны да юк! Бу сүзләр минем тагы бер кат алданганымны беркетте, авылда бер-бер эш эшләүдән бөтен өметемне өзде, хезмәт итәргә дәртемне бетерде. Мин, бөтен өметләрдән яп-ялангач көенчә калып, игътикадсыз яшәргә, яшәргә дә түгел, гомер үткәрергә мәҗбүр идекемне белдем. Башымда моңар каршы бик зур протест уянса да, күңелем эченнән еглаудан башка бер эшкә тотына алмады, үземне үзем коткарырга бер юл булмады. Мин иртә берлә бернәрсә дә уйламаенча, мин аны сөйми, ул мине сөйми торган авылдан ул мине сөйми, мин аны сөйми торган бикәчемә киттем.
15 нче март, 1900 ел
70
Мин, зинданга ябылган кеше кеби, үземнең яшьлек гайрәтемне кая куярга белмәенчә, эчемне кайната торган гайрәт көчене бастырыр өчен, үземне үзем арытыр өчен, иртәдән кичкә кадәр идән буенда йөрим. Уйланам, уйлыйм. Әллә ничәшәр катлы «иске гадәт» диварлары берлә чолганган, үземнең мәгънәви зиндандагы тормышымны төшенәм; шуның богауларыны өзәргә, үземне үзем азат итәргә юллар эзлим. Моннан качып китәргә, кая булса да китәргә уйлыйм. Ләкин тагы күз алдыма әллә нинди киләчәкнең ямьсез күренешләре килеп басып, мине куркыта. Мин үзем дә, шул «гадәт» богауларыны өзәргә көч юклыгыны хис итеп, язмышка риза булып, шул тормышны мәгънәләтә төшүдән башка юл таба алмыйм. Ләкин ничек мәгънәләтим? Үзем ышанмасам да, ичмасам, үземне азрак алдарлык эш кайдан табыйм? Мәдрәсәгә керимме? Ләкин анда кереп, ничек, оялмаенча, «Төхфәтелмөлек», «Мораделгарифин» укытып торыйм? Мәчеткә барыйммы? Анда барып, тагы ничек иттереп, «Даррелмәҗалис» тән хур кызларының матурлыгы хакында, канәгать кылу тиешлегендә үзем зарарлы дип ышанган сүзләрне сөйлим? Соң, нишлим? Бу озын кышкы төнне ничек үткәрим? Бу үгез йөреше берлә йөри торган төнге сәгатьләрне ничек уздырыйм?
19 нчы декабрь, 1900 ел
71
Кышкы төнне үткәрә-үткәрә арып бетеп эштән чыккач, өстемә киенеп, йортка чыктым. Бераз һава алыйм дип, йорт буенча йөрергә тотындым. Суык һавада башым сафланып, күңелем куәтләнеп, тагы үземнең эшсезлегемә кайгыра башладым. Башым тагы әллә ниләр төшенә башлады. Шулай уйланып, моңланып йөргәндә, лапас астында аз гына ялтырый торган хезмәтче өенең утына күзем төште. Шул өйнең эчендә әллә никадәр рухани җылылык бар кеби, әллә никадәр рәхәт бар кеби тоелды. Мин, шуның тәрәзәсе тугрысына туктап, кырыйлары ачык калган пәрдә ярыкларыннан өйнең эченә карый башладым. Сәкенең янына утырып тегү тегә торган хезмәтче хатыныны күрү минем күңелемә әллә нинди уйлар уятты. Минем күңелемдә шул ят хатын берлә сөйләшәсе килү, шуның берлә бергә кичнең үтмәгән сәгатьләрене үткәрәсе килү, үземнең шул берсенә берсе охшаган көннәремне үзгәртәсе килү фикере туды. Мин, акыртын гына лапас астына кереп, хезмәтченең бозлар берлә каткан ишегене куәт берлә ачып, өйгә кердем. Хезмәтче хатыны миннән качмаса да, минем берлә эш тугрысында сөйләшсә дә, минем төнлә килеп керүемә исе китеп калган кеби булып, башындагы арттан бәйләгән яулыгыны чишеп, муен астыннан бәйләде. Үзе бер сүз әйтмәенчә, минем бер-бер йомышымны көтеп торган кеби көтә башлады. Мин: «Йортка чыккан идем дә, эч пошканга сөйләшеп утырырга дип кенә кердем», – дигәч, тегенең бөтен йөзенә тагы таң калу галәмәте чыкты. Мин, бер дә илтифат кылмаган булып, узып утырып: «Күңелсез, эч поша», – дип зарланырга тотындым. Теге хатын аз гына ачыла башлагач: «Миңнулла кая?» – дип, иренең каялыгы хакында сорадым. Ул да: «Иген төяп, базарга китте», – диде һәм дә, аптыраганыны бетерер өчен кеби: «Ул булса, менә мин самавыр куяр идем, чәй эчерер идек. Хәзер яхшы түгел, йә берсе-берсе күрер», – диде. Бу «берсе-берсе күрер» сүзе миндә икенче уй уятты. Чын, берсе-берсе күрмәсә, моның берлә төн үткәреп, шул берсенә берсе охшаган мәгънәсез тормышны үзгәләштерсәң ни булыр иде?
Шул фикер башымда бер карар алып җитә алмады, мин: «Шәйтан күрсенме, һәммә кеше йоклый», – дидем. Хатын сөальле иттереп самавырга карады. Мин көлеп җавап биргәч, куыштан ярып куйган чыралардан бер зур уч алып, урталай шатырдатып сындырып, самавыр куя башлады. Самавырны куеп, урынына утырыр өчен минем янымнан үтеп барганда, мин кулыннан тоттым. Хатын әллә нинди тәрәддед132 аңлата торган бер хис берлә: «Кирәкмәс, мулла абзый, кирәкмәс!» – диде һәм дә, мине шул фикердән кайтарыр өчен кеби: «Бер-бер кеше күрер», – диде. Мин бу сүздән тагы бик күп мәгънә аңлап, хатынны тәмам кочаклап, яныма утырттым. Хатын, оялганга, башыны теге тарафка борды. Минем кулларым берлә бөтен тәннәрендә кылган сәяхәтемә бер сүз әйтмәсә дә, күземә таба борылып карамады. Мин, моның оялганыны белеп, ерак түгел лампаны өреп сүндердем. Хәзер өйнең тынычлыгыны самавырның челтәрләреннән чыккан яктыга башка бернәрсә дә бозмый иде. Мин хатынны, кочаклап, урынына яткыра башладым. Ул да, азрак тартынган кеби, азрак риза түгел кеби иттереп, «кирәкмәс лә» дип, артык бер сүз дә әйтмәде.
Самавырның кайнавына да карамаенча, түшәгенең катылыгына, урынының уңайсызлыгына да илтифат итмәенчә, мин кичне хезмәтче хатын янында үткәрдем.
Иртә берлә хезмәтче хатыны, миңа очраганда, күзене миңа таба күтәреп карый алмаса да, өч көннән соң ире урыска киткәч, тагы кереп, кичнең күп вакытыны үткәрдем. Хәзер шул эш минем тормышымның программасына кереп китте. Ләкин бу да туйдыра башлады, бу да тормышымның буш җирләрене тутыра алмады.
8 нче гыйнвар, 1901 ел