Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 17

Yazı tipi:

45

Кичә циркка бардык. Нинди кызык! Ул хатыннар атлар өстендә нинди шәп йөриләр, тимерчыбыкта нинди кылыналар! Бу урыслар бигрәк тәрәккый110 иткәннәр, без бигрәк артта. Кайчанга безнең дә шундый циркларымыз булыр икән? Кайчанга безнең дә кызларымыз, бөтен халыкның исене китәреп, тимерчыбык өстендә йөрерләр икән? Кайчанга безнең кызларымыз да шундый атлар берлә уйнарлар, маймыллар биетерләр икән? Ул көнне күрергә ерак әле, ерак!

15 нче июнь, 1897 ел

46

Минем шул бакчадагы хатыннар, кызларга әле бик ачуым килде. Ничә атна, ничә айдан бирле йөрим, ичмасам, берсе килеп дәшсен?

Бу урыс халкы надан шул. Алар шул теге романнарны укымаганнар. Югыйсә, әлбәттә, минем кеби, романнар укыган, чиста киенгән, исле майлар сөрткән, кершән ягынган, Әндәлес гарәпләренең мәдәниятене белгән бер егет берлә ник сөешмәскә? Наданнар, наданнар! Болар шул, ни сөйләсәң дә, урыс әле! Алар шул, ничә әйтсәң дә, сары урыс шул!

4 нче июль, 1897 ел

47

Көненә әллә ничәшәр мәртәбә битне сабынлап юганга, битем ярылып беткән. Су тиерер хәл юк, әрни (авырта). Ләкин чиста булсын өчен юынмый хәл юк. Бакчаларда андый-мондый булып йөрергә ярамый бит! Ләкин иртәдән кичкә кадәр бакчада йөрүдән арып беттем. Бер мәгънә чыкмый. Бер кыз килеп танышмый, сөйләшми!

18 нче июль, 1897 ел

48

Мин авырыйм. Башым авырта, начар йоклыйм, төш күп күрәм. Доктор авылга кайтып китәргә һәм дә сөт эчәргә кушты. Шулай ук, быел укыган романнарымнан аз гына да файда итмәенчә, Казанны ташлап китиммени? Хәер, романнар да авыл кызлары берлә сөешүне тагы мактый; алардагы сафлык, тазалыкны ярата. Мин дә шулай итәрмен. Хәзер инде мин элгәреге кеби мәми авыз түгел, роман укыган кеше.

22 нче июль, 1897 ел

49

Әти берлә без бозылыштык. Мин роман галәмене мактадым. Ул үзенең искедәге сәләфләренең111 тормышыны мактады. Аныңча, бөтен сәгадәт – каткан икмәк ашап, камыш намазлык өстендә ятып, китап карап, зикер-тәсбих берлә мәшгуль булуда, имеш! Юк инде, мин андый әкиятләргә ышанудан үткән. Мин хәзер фикерле шәкерт. Мин хәзер милләт кайгыртам, дин кайгыртам. Үземезнең татарларны шул романнарда укыган кеби итәргә тырышам. Мин – ысул жәдид. Мин мәктәпләрнең рәтләп укытуларыны телим. Мин гәзитә укыйм. Бөтен дөнья мөселманнары арасындагы артка калуны беләм, аның сәбәпләрене эзлим. Мин киләчәктә әллә ниләр эшләргә планнар корам. Мин фанатик түгел. Мин кием низагъларыны яратмыйм. Мин романнарда киенгәнчә киенәм. Хасыйле, мин – яңа фикерле тәрәккый пәрвәр112, әти – иске фикерле!

29 нчы июль, 1897 ел

50

Авылда гомер үткәрү бик авыр. Монда нә бакча бар, нә музыка бар, нә матур киенгән фәрештә төсле кызлар бар, нә иптәшләр бар! Кая карасаң, кап-кара мужик, салам башлы (түбәле) өй, каткан киемле ирләр, хатыннар. Бөтен авыл тып-тын. Шәһәрдәге музыка урынына кичләрендә монда бака тавышы берлә әтәч тавышы гына ишетелә.

Мәдрәсәдәге кеби, милләт кайгысы урынына мужиклар үзләренең сары алашаларының корчаңгы булуыны, Чуар сыерның бозаулавыны, Караколак сарыкның йоны кыркылуыны, каз бәбкәсенең югалуыны, үрдәкнең икенче мәртәбә сала башлавыны, тавыкларның йомырка салудан туктауларыны сөйлиләр. Дөньяда шуннан башка эш юк кеби, моннан ун ел элек Кашка биянең югалуына, Кара сыерның вабадан үлүенә, Рәхилә әбинең кәҗәсене бүре ашавына кадәр барып җитәләр. Шуннан тагы аз гына үтеп, быелгы ашлыклар, быелгы каты сука, быелгы печәнгә барып төртеләләр. Шул сүзләрнең тәменнән туймаган кеби, бөтен мәҗлес буе шуннан үтә алмыйлар. Мин сүзне зуррак мәсьәләләргә, ысул җәдидкә, җирнең түгәрәклегенә әйләндерергә телим; ләкин аларга һич илтифат итмиләр. Минем эчем поша, болар берлә орышышасым, сүгешәсем килә. Шул зур авылда үземне үзем ялгыз хис итәм. Әйе шул, салам башлы өйләрдә, салам, ашлык, ат, сыер, кәҗә, сарыктан башка нәрсә хакында уйлый белмәгән авыл эчендә мин – француз романнары укыган, әллә нинди яңа фикерләр берлә маташкан яшь шәкерт – ялгыз шул!

3 нче август, 1897 ел

51

Мин хәзер бик күп уйлыйм. Һәр көнне бакчада ялгыз утырып, ындырга барып ялгыз калып, җәяү кырга йөрергә чыгып, һаман фаразга чумам. Үземнең хәзерге хәлемне түгел, шул авылның наданлыгыны, аларның шул теге мин романнарда укыган тормыштан ераклыгыны, аларны шул тормышка кертүнең юлларыны төшенәм. Төшенәм… Төшенәм дә, ләкин бер дә очына чыга алмыйм. Боларны нишләргә кирәк? Миңа нишләргә кирәк? Шул мәсьәләләрне хәл итә алмыйм. Күңел берлә әллә ниләр эшлисем килә. Шул авылларны, шуларның кешеләрене, Яхъя мулла пәриләре кеби, бер төн эчендә яңадан төзәсем, яңадан ясыйсым килә. Ләкин кай төшеннән тотарга белмим.

7 нче август, 1897 ел

52

Казаннан алып кайткан китапларны укыган саен, минем башымда фикерләр күбәя. Минем кечкенә мием, тегермән кеби әйләнеп, шул уйлардан бер авыл ясамакчы була. Әллә нәрсә, әллә нәрсә, бик зур эш эшлисе килә. Җирдән бу бөтен дөньяда яткан, изелгән мөселманнарны күтәрәсе, аларны элгәреге кеби зур ясыйсы килә. Бердән әллә нинди бик зур, бик зур падишаһтан да зур, сугышчы баһадирдан да зур, олуг галимнәрдән зур булып, әллә нинди зур эшләр эшлисе килә. Динне әллә нинди ямьсезлекләрдән пакьлисе килә. Әллә ниләр, әллә ниләр эшлисе килә.

15 нче август, 1897 ел

53

Кичә, бик эч пошып, үземне үзем күрәсе килми башлагач, иске гадәтемчә, бераз кырларда йөрергә чыгып киттем. Бераз йөреп, су буеннан әйләнеп кайтырга уйладым. Әллә ниләр төшенеп, уйлап килгәндә, көмеш кеби саф тавыш берлә бер кызның көлгәнене ишеттем. Йокыдан уйганган кеше кеби, тирә-ягыма карангалый башладым. Суның теге тарафында, болынның уйсу җирендә, төрле-төрле бизәкле кызыл, ал, сары, аклы-каралы, кызыллы-сарылы күлмәкләр кигән, кып-кызыл француз яулыклар бәйләгән ун-унбиш кызның өелеп торуыны һәм дә алардан бер-ике адымда гына укалы кәләпүшләр кигән, оек-чабатаны пөхтә иттереп бәйләгән, ак берләнтин күлмәкләр кигән егетләр күрдем, боларның монда нишләргә җыелганыны белгәнгә, күренеп кәефләрене бозмыйм дип, ике солы арасында, алар күрмәсә дә үзем күрә торган урынга утырдым. Күзләре, йөзләре, бөтен селкенүләре әллә никадәр мәгънәләр аңлата торган егетләрне, кызларны җентекләп карый башладым.

Менә уен башланды. Берәр кыз, берәр егет, аерылышып, кулга-кул тотыныштылар. Һәммәсе шулай бүлешеп беткәннән соң, бер егет, бер таяк берлә сызык сызды да, башкаларга читкә төртеп-төртеп күрсәтеп, әллә ниләр сөйләде дә янындагы кызы берлә килеп басты; һәм дә кыз берлә икесе дә, кулларыны сузып, бер кыз, бер егетнең таза, нык кулларыннан бер киртә ясаган кеби юлны яптылар. Алар артындагы бер пар да, шул кулларны бәреп чыгып китеп, икесе ике якка таба чабыша башладылар. Алар артыннан кулларыны киртә ясаган пар куа китте. Кызлар сузылып-сузылып чаба башладылар. Куылганнар, куучылар тотудан элгәре бер-берсенә тотынышыр өчен, дуга ясап, каршы чабыша башладылар. Куа торган егет кача торган кызны тотыйм дигәндә генә, аның каршы егете килеп җитеп, кара-каршы килә торган ике локомотив бәрелгән кеби, кыз берлә егет бер-берсенә бәрелделәр. Егет кызны зур кулы берлә иңбашыннан тотып алды. Куган егет, үзенең урынына китеп, башкаларны куарга тотынды.

Шул уен әллә никадәр озайды. Инде кызлар, егетләр тирләделәр, пештеләр. Битләренә кызыллык йөгерде. Күзләре тагы майланган төсле күренә башлады. Уен озайган саен, куучы егетләр берлә куучы кызлар уен мәйданыннан ераграк, елгаларның борлуларына, кеше күзеннән саклый торган җирләргәрәк китә башладылар.

Менә бер кыз минем күземә генә күренә торган борылгычка керде. Аның артыннан бара торган егет тә, аның кеше күзеннән югалуы берлә, арыслан кеби бер сикерү берлә кызның янына барып җитеп, кызны җилкәсеннән бер кулы берлә тотып борып, аның янган битеннән чуп иттереп үпте. Мин дә шул эштән әллә нишләп урынымнан сикереп киттем. Шуларның кызыл йөзләренә, ут кеби уйный торган күзләренә, бер-берсенең муеннарына салынган кулларына, әллә нинди зур хиссиятләрне түгелмәсен дип куркып, акыртын гына селкенә торган һәр әгъзаларына карап, мин боларның хәзер шул вакытта мәсгудлекләренә шатлана вә шул мәсгудлекләре өчен аларны көнли, үземне үзем шулай күрә алмавыма кайгыра идем. Чынында никадәр мәсгудләр! Үзләренең яшьлекләренең кадерене нинди беләләр дә шул яшьлекнең вазифасыны нинди матур иттереп тутыралар! Нинди гөнаһсыз иттереп, яшел үләннәр, тулы ашлыклар эчендә бер-берсенең эчендәге янган утларыны сизешеп, бу табигый утка каршы килмәенчә, авызларыннан алышкан үбешүләр берлә аларның куәтләрене арттыралар, аларның ләззәтләрене киңәйтәләр. Нинди матур иттереп үзләренең эшли-эшли ныгып беткән куллары берлә бер-берсенең нык-таза муеннарыны кочаклыйлар. Нинди ихлас берлә кызудан кызарган битләрене кайнар авызларының үбүләре берлә бизәкләп-бизәкләп бетерәләр. Нинди иттереп, үзләренең икелекләренә протест ясаган кеби, бер минутта берләшергә теләгән кеби, ничек бер-берсенә сарылышып-сарылышып кочаклашалар. Йа Рабби, никадәр рәхәт, никадәр сәгадәт! Яшәңез, егетләр, кызлар! Яшәсен бу гадәтеңез! Яшәсен яшьлек!

18 нче август, 1897 ел

54

Әтиләр мине чынлап мулла ясарга телиләр. Әни, ул мәсьәләне тәмам хәл иткән кеби итеп, миңа кызлар эзли, һәр көнне чәй янында: «Фәлән мулла кызы бик чибәр, имеш. Әле Нәсыйхә абыстай килгән иде. Шул аларның авылларына барган икән, юри барып күрдем, сезне сораштылар, ди. Фәлән байның кызы да бик укымышлы, ди, җиһазы-фәләне бик күп, имеш. Әле миңа хатыны Хәерниса абыстай аркылы, дога кылсын дип, күкрәк җибәргән иде. Фәлән кеше кызы фәлән, имеш», – дигән сүзләр берлә башны әйләндерәләр.

Мин элгәре мондый сүзләрне көлкегә әвереп бетергәләсәм дә, кичә мәсьәләне бик җитди иттереп алдыма китереп бастырдылар. Мәхәлләнең байгураларыннан берничәсе, кереп, шул мәсьәләне алга куйдылар. Мин хәзер бу мәсьәләгә чынлап җавап бирергә мәҗбүр калдым. Әти мулла булмаска дигән фикеремне белә, ләкин ул фикер төпле бер уй дип ышанмаганга, аңар артык әһәмият бирми кеби күренә. Әни минем мулла булмавым уены күңеленә дә кертеп чыгара алмый. Ул мулла булмаенча тору мөмкин икәнлегенә дә шөбһә итә. Чынында, ничек мулла булмаенча, иртәдән кичкә кадәр ашка йөрмәенчә, руза гаетендә фитыр113 җыймаенча, корбан гаетендә тире алмаенча, иген өлгергәч гошер114 җыймаенча яшәргә кирәк? Хәтта мине мулла итәргә теләүләреннән мужиклар һаваланалар да: «Безнең авыл шәһәр кеби. Фәләннәр бик булырлар иде дә, әлхәмделилла, әле хәзрәт фатихасыннан чыгып без эш итмимез», – дип, куәт үзләре тарафында икәнлегене дә күрсәтеп куялар.

Миңа килсә, минем аз гына да мулла булырга исәбем юк. Ничек мулла булырга кирәк. Мин әле, әүвәл, шулай итеп – биш вакыт намаз укып, атнасына бер мәртәбә, җомга көнне, беркем аңламый торган телдә хотбә укып, әллә нидә бер бала исеме кушып йөрүдә һичбер мәгънә тапмыйм. Моннан кемгә булса да файда була дип ышанмыйм. Тагы шуның өстенә шул әтинең гомере буена сөйли торган вәгазь китапларына, андагы ике тиен сәдака бәрабәренә җиде оҗмахның җиде капусы ачылуы вәгазьләренә ышанмыйм. Шуларны кылудан, сөйләүдән халыкка файда түгел, зарар була дип игътикад115 кылам. Шуның өстенә, безнең авыл кеби, карт муллаларны тәгъзыйм116 кылырга, алар ни сөйләде шуны Коръән сүзе кеби тыңларга ышанган халыкка минем яшь уйларым, яңа фикерләрем аңланыр дип, алардан бер мәгънә чыгар дип аз гына да ихтимал бирмим. Аларны үзем теләгән бер фикергә бора алуыма, аларның шул иске уйларыны, черегән гадәтләрене җимерә алуыма ышана алмыйм. Тагы иң авыр җире – һәр нәрсәне сөйләгән вакытта дин ноктаи назарыннан117 сөйләү. Уку кирәк, чөнки дин шулай куша; игеннәрне яхшы эшләргә кирәк, чөнки дин куша; баерга тырышырга кирәк, чөнки байлык берлә дин саклана.

Ләкин русча укырга кирәк, хатыннарны качырмаска кирәк, динне дөньядан аерырга кирәк мәсьәләләрендә ничек итеп дин куша диерсең? Дөньядагы бөтен эшләрне, мәсьәләләрне ничек иттереп кагып-сугып дин эченә тутырырсың? Ничек һәр нәрсәне аларның башларына, уйларына муафикъ итеп үзгәртерсең? Шуның өстенә мин, тагы, дингә ул кадәр ышанмыйм да. Шуларны ничек иттереп халыкка сөйләрмен? Үземчә булса, алар мине аңламаячаклар, мине кяфер диерләр. Аларча булса, ул вакыт минем мәгълүматымнан бер файда булмаячак, мин үземнең халкыма тәэсир итмәячәкмен. Шуның өчен мин мулла булмаска тиеш һәм булмыйм. Кеше кешене һәм үзене алдамаенча гына гомер үткәрергә тырышырга кирәк.

21 нче сентябрь, 1897 ел

55

Әти берлә безнең арамыз шактый салкынлашып, мин мәдрәсәгә китәм. Ләкин һич уку фикере берлә түгел. Шул авылдан, шул көн дә бертөсле муллалыкның файдасына китерелә торган дәлилләрдән, мулла булып торуның мәнзарәләрене ишетүдән котылыр өчен генә китәм. Мәдрәсәдә бернәрсә укый да алмаячакмын, укымаячакмын да. Укырга теләсәм дә, нәрсә укыйм! Укырлык әйберләр бармы? Мөмкин булса, русча укыйм, төрек әдәбияты укыйм! Нишлим соң, безнең кеби укыйсы килгәннәргә мәдрәсәсе, мәктәбе юк. Халыкның бәхетсез егетләре ни очраса шуны укымый ни хәле бар! Хәерче кеби, кемнән ни калса шуны миенә тутырмый ни юлы бар! Менә мин дә шулай итәргә тиеш. Шул фәннәрне, шул гыйлемнәрне беләсем килгәндә – калдык-постык берлә башымны тутырырга, дөрестлеге шөбһәле мәгълүматлар берлә миемне зәһәрләргә тиешмен. Бу ник болай? Шулай ук минем вә минем кеби әллә ничә мең, йөз мең татар балаларының шулай укырга, башкалар белгәнне белергә, башкалар кеби, белмәгәннәрне өйрәтергә хаклары юкмыни? Моңар ничек чыдарга кирәк? Ничек шул ак, якты мәгариф гасырында күрәләтә надан булып калырга кирәк? Ник без бу чикле бәхетсез туган! Ник без мәктәбе, китабы, акчасы бар бер кавемнең балалары булмаган! Яисә ник безнең мәктәбемез, китапларымыз, әдәбиятымыз булмаган?

1 нче октябрь, 1897 ел

56

Мәдрәсә мәдрәсә хәленнән чыккан: бик күп шәкерт, мәдрәсәне буш өй хисап итеп, русча укырга йөриләр. Мәдрәсәдә ашау-эчү, яту-кунудан башка бер эш тә эшләмиләр. Хәзрәт берлә шәкертләр арасындагы мөнәсәбәт тә бик начар. Хәзрәтне һич эшкә алмыйлар, аның сүзене тыңламыйлар, аның фатихасыннан курыкмыйлар. Мин дә русча укырга тотынам. Мәдрәсә бозылды! Ләкин сәбәбе, – хәзрәт әйткәнчә, «Фатихадан курыкмау» гына!

13 нче гыйнвар, 1898 ел

57

Мин, русча укысам да, хәзрәткә дәрескә дә утырам. Хәзрәттән яхшы түгел. Дәрестә аз гына ихласым булмаса да, исәпкә тулсын өчен утырам. Инде хәзрәт тә хәзер шулай булса да утыруны ярата, һәр көнне: «Мәдрәсә бозылды», – дип зарлана. Менә үзең теләгәнчә торырга яңа бер юл ачылды. Мине Сибириядә бер шәһәргә мөгаллимлеккә чакыралар. Вазыйфәсе118 дә шактый яхшы. Шәһәрдә торырга. Үзеңне үзең тәрбия кылып булачак, русча укырга да мөмкин булачак. Минем өчен зур бәхет. Әлбәттә, барам. Әле әтиләрдән рөхсәт сорап хат яздым. Җавап көтәм.

8 нче февраль, 1898 ел

58

Ялтыраган ай яктысы берлә нурга коенган, ап-ак кар диңгезе кеби Кабан күленең кар бөртекләре шул матур түгәрәк айга, шул кандилләр кеби сирәк-сирәк күренә торган йолдызларга җем-җем иттереп, ялтыранып көлемсерәшәләр, алар берлә уйнашкан кеби, күз кысышкан кеби елмаешалар. Кабан күленең теге тарафындагы фонарьлар да, тәрәзәләрдәге утлар да бу көннең матурлыгына кызыккан кеби; аның көмеш кеби саф елтырауларына, сөт кеби аклыгына көнләшкән кеби; аның шул ай, йолдызлар берлә күз кысышып уйнаш итүенә гаҗәпкә калып каткан кеби вә шул матурлыктан, ләззәтләнүдән аерылудан куркып, бер минутка да күзләрене аера алмаган кеби, туп-тугры ак карларга тегәп карап торалар. Алар да, ул матур ак диңгезнең кырыйларыны үзләренең моң гына төшкән яктылыклары берлә челтәрләп-бизәкләп, шул зур Кабан күленең бөтен итәгенә төрле-төрле печемләрдә кружевалар, челтәрләр ябыштыралар. Уртадан үтеп китә торган зур юл, аңар кушыла вә аерыла торган вак-төяк юллар да, көндезге иксез-чиксез атларның, йөкләрнең, кешеләрнең үтүеннән арыган кеби, юлчының, юлаучының юклыгыннан шатланган кеби, бөтен кулларыны, аякларыны җәеп сузылып ятып хәл җыя, бабалардан мирас калган, безне суы берлә, бозы берлә сыйлый торган, матурлыгы, гүзәллеге берлә бөтен шәһәремезне бизи торган шул зур күлнең тынычлыгына, аның шул зур, озын, арыла торган хезмәтләреннән соң хәл җыюыны ригайә кылган кеби, аны татлы тирән йокысыннан уятырга кызганган кеби, бөтен тирә-янда тавышсыз-тынсыз тик тора.

Минем кайный торган күңелем, эчемә сыймаенча ташып чыгарга тора торган йөрәгем, бөтен башымны биләгән уйларым әллә нигә шул матурлыкны җимерәсе килә; әллә нигә шул матур айның көмеш нурлары берлә коена торган ак күлнең тынычлыгыны бозасы килә; аның каршысында бу кадәр баш игән бөтен шәһәргә каршы килеп, аны аяк астымда таптап, аның йоклаган тәннәрене уятып, шыгыр-шагыр өстеннән үтәсем килә. Минем мәдрәсәдән ясап чыккан начар фикерем, ямьсез уем шул мине кочаклаган матурлык берлә тартыша, сугыша. Үзенең начарлыгы берлә, үзенең былчыраклыгы берлә шул матурлыкны җиңәсе килә; үзенең фикеренең гөнаһлылыгы берлә шул айдан, йолдыздан бүләкләр, сәламнәр китерә торган фәрештәләрне оялтасы килә; ахырдан, шул матурлыкка илтифат итмәенчә, акыртын гына атлап, шул матур күлне аяк астында калдырып, теге тарафка чыгасы килә. Үземнең гөнаһсызлыгымны, үземнең егетлегемне мәңгегә шул ай, йолдызлар берлә зиннәтләнгән күлнең бу тарафында калдырып, үземне үзем теге якның былчырагына чумдырасы, йөздерәсе килә.

Тагы үземне үзем җиңә алмаенча, тагы шул матурлыкка каршы бер хәрәкәт тә итә алмаенча тора идем, күңелемдә зур бер карар килде. Зур иттереп аягымны атладым. Аяк астымдагы карларның шыгыр-шыгыр еглап калуларына илтифат итмәенчә, үземнең кара гәүдәм берлә кара күләгә булып шул ак сөт диңгезе аша атлый башладым вә кара фикерләрем берлә ак кар диңгезене каралта башладым, йөрәгемнең дөп-дөп тибүене ишетмәс өчен, кызу-кызу атлап ашыга башладым.

Менә каршы тарафтан соңга калган бер барабыз119 атыны суга-суга миңа каршы килә башлады. Минем күңелемдә әллә нинди курку, үз-үзенең гаебене белү хисе уянды. Мин күрше бакчадан кыяр урлаганда тотылган бала кеби тетри, калтырый башладым: «Теге мине күрер, мине таныр, фәлән итәр», – дип, аңар каршы очрамас өчен, икенче юлга борылдым. Күңелемдә тагы өйгә борылып кайту, барасы юлыма бару фикере сугыша башлады. Тагы җиңдем, тагы киттем. Тар урамнар үттем. Әллә нинди тәбәнәк кенә бер өйнең фонарь таккан ишегенә килеп кердем. Бер тар гына бүлмәгә кереп утырып, яныма җыелган әллә никадәр карт вә яшь хатыннарның күзләре берлә мине сөзүләре астында торганның соңында, берсен дә яратмасам да, шул күз караулардан котылыр өчен, үземне үзем калтыравым, тетрәвем берлә көлдермәс өчен, берсене алдым. Ишекне бикләп, калтырап чишенеп, тупас кына, дорфа гына, карт кына бер хатынны беренче мәртәбә кочакладым. Үземнең сөттән саф егетлегемне, алмастан кыйммәтле яшьлек хатирәмне шул сасы өйдә, сасы хатынның сасы караватында калдырдым. Фикерем кунарга булса да, шул минутта монда куна алмавымны, монда, түгел куну, тагы бер-ике минут тора алмавымны белеп, бик тиз киенеп чыгып киттем.

Тышка чыкканда, күңелемдәге моңынча һич күрмәдегем, хис итмәдегем бер хис мине биләгән, әллә нинди бик каты хөкем итә торган хаким мине үзенең мәхкәмәсенә120 чакырган иде. Мин, нишләргә белмәенчә, үземнең кылган эшемнең бик былчырак, бик кабахәт идеке фикереннән аерыла алмаенча, үземне үзем йоларга юл таба алмаенча, үземне үзем коткарырга җавап була алмаенча, сүгә-сүгә мәдрәсәгә борылдым. Тагы баягы минем җинаятемнең шаһиде – ап-ак Кабан күле каршыма чыкты. Әллә ничә меңнәр, йөз меңнәр минем кеби кабахәт эш эшләгәннәрне күргән-оныткан Кабан күле, минем дә кабахәтлегемне эченә йоткан, минем былчыраклыгымнан да чирканмаган кеби, мине дә эченә йотты. Зур ай да минем кара күңелемне үзенең яктылыгы берлә юа башлады. Мин әллә нинди эч изелүләре берлә атлый-атлый, үземнең теге сасы өй, сасы хатыннан алган хиссиятемне артымда калдырырга тырышкан кеби ашыга башладым. Үз тарафыма чыгып җиткәч тә, Кабан күленең теге тарафына, аның соңында ак Кабан күленә, айга, йолдызларга карадым. Үземнең бу җинаятемнең шаһидләре алдында аякларым калтырый, тәннәрем тетри башлады. Күземнән ике бөртек яшь мөлдерәде. Егетлегемнең шулай мыскыл булуына, шулкадәр еллар, шулкадәр мәшәкатьләр берлә сакланылган сафлыгымның бер минутта чүплек башына ыргытылуына күңелем протест ясый башлады. Мин балалар кеби егларга, үземнең былчырагымны кайнар күз яшьләрем берлә юарга тотындым.

15 нче февраль, 1898 ел

59

Әтиләрдән хат килде. Әти каргый, әни егълый. Нишләсәң дә рөхсәт юк: «Әтиең карт, фәлән-төгән, мулла бул», – дип яза. Белмим, ни булыр. Моннан китә алмыйм, ахрысы. Әллә нигә аларның сүзләренә каршы килә алмыйм. Бәлки, ничек тә ризаландырып булыр әле! Хәзергә калды.

28 нче февраль, 1898 ел

60

Мин хәзер русча бераз сукалыйм. Гәзитәләрне, ачыграк язылган китапларны аңлыйм. Лөгать китабыны кулдан төшермәенчә, бербуйдан рус китаплары укып утырам. Әллә ниләр хакында укып бетердем. Бал корты асрау хакында, йогышлы авырулардан саклану, бала тәрбия кылу, Бәйтелмөкаддәсне121 зиярәткә бару, әллә кайдагы телсезләр мәктәбендә укыту, диңгездә баткан бер көймәдән котылган бер кешенең вакыйгалары, матур язу өйрәнү ысулы, байлыкның юлы, тагы, белмим, ниләр-ниләр укыдым. Барысыны да аңладым. Әлбәттә, бу зур тәрәккый!

14 нче март, 1898 ел

110.Тәрәккый – үсеш, алга китеш.
111.Сәләф – борынгы, үткән замандагы кешеләр.
112.Тәрәккый пәрвәр – алга китү яклы кеше, прогрессист.
113.Фитыр – уразада авыз ачу сәдакасы.
114.Гошер – уңышның уннан берсе күләмендә дини налог.
115.Игътикад – ышану.
116.Тәгъзыйм – олылау, хөрмәтләү.
117.Дин ноктаи назарыннан – дини караштан (күзлектән).
118.Вазыйфә – хезмәт хакы.
119.Барабыз – кыш көннәрендә өяздән килеп шәһәрдә йөри торган простой чаналы ямщик. – Г. Исхакый искәр.
120.Мәхкәмә – хөкем йорты.
121.Бәйтелмөкаддәс – Иерусалим (Кодес) шәһәрендәге изге гыйбадәт йорты.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
20 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1954
Hacim:
591 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04299-7
İndirme biçimi:
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 47 оценок
Metin
Средний рейтинг 4 на основе 2 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 5 на основе 4 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 1 оценок
Metin, ses formatı mevcut
Средний рейтинг 5 на основе 2 оценок
Metin, ses formatı mevcut
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 4,3 на основе 4 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 5 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 6 оценок