Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 20
– Әйе, Сөннәтче бабай, гадәтем остазбикәне алып йөрү булмаса да, Гөлйөзем әби күңеле өчен алып килдем инде. Сездән качмаса да, гаепләмәңез инде, – дия иде.
Шул сүзне ул утыз елдан бирле әйткән кеби, Гөлйөзем әби дә шул сүзгә каршы:
– Әй рәхмәт, хәзрәтем! Әй рәхмәт! Бөтен илдән аерып, безне үз итүеңезгә рәхмәт! Сәлман Фарси хәзрәт шәфәгатьчеңез булсын! – дия иде.
Шул «Сәлман Фарси» дигән сүзне әйткәндә, Сөннәтче бабай тагы бераз үсеп киткән кеби була, аның күзенә нур керә, аның йөзе тагы яшәрә төшә иде. Хәзрәт эчә торган чәйдән бүләк итеп китергән чирек чәйне Сөннәтче бабайга үлгән угылы Габдерахман өлеше дип суза, абыстай да Гөлйөзем әбигә дә, «үлгән кызым өлеше» дип, чиккән күкрәкне төртә иде. Тагы дога башлана. Гөлйөзем әби:
– Аллаһе Тәгалә сезгә оҗмах хөлләләре кидерсен, кыямәт көне йөзеңезне ак кылсын! – дип дога кыла иде дә, чәй мәҗлесе башлана; Гөлйөзем әбинең мичендә пәрәмәчләр, коймаклар кызу-кызу чатырдый башлый иде.
Хәзрәт тә, абыстай да кыстатмаенча эчәләр, ашыйлар, тәмле сүзгә кереп китеп, чынаякларны санарга оныталар, самавырда су беткәч кенә: «Туйдык, туйдык инде», – дип тартынсалар да, Гөлйөзем әби тагы кайнаган су берлән самавырны яңарткач, тагы эчәләр иде. Өченче мәртәбә самавырны яңартырга хәзрәт тә каршы килә дә, остазбикә дә разый булмый иде.
Гөлйөзем әби:
– Минем, хәзрәткәем, эчәсем килә, мин дә сезнең мәҗлесеңез берлән шәриф («мөшәррәф»146 дигән сүзне шулай әйтә иде) буласым килә, – дигәч, хәзрәт тә дәшми, остазбикә дә разый була; тагы самавыр килә, тагы Гөлйөзем әби берлән бергә чәй эчелә, тагы су бетерелә иде. Дүртенче самавырга хәзрәт кенә түгел, абыстай да каршы килә, Гөлйөзем әби дә, тиресләнмәенчә147, чәй урыныны җыеп ала иде дә, Сөннәтче бабай: «Хәзрәт, әрвахлар өчен…» – дип, сүзене әйтеп бетерә алмаенча туктый иде. Хәзрәт тә, шундый вакытта укыла торган кыска аятьләрне укымаенча, «Иннә фәтәхна» ны бөтенләй укып чыга, бик озын иттереп, гарәпчә, фарсы катыштырып, дога кыла иде. Сөннәтче бабай, хәзрәт дога кылып бетергәч тә, әллә кайчан хәзерләп куйган мич буендагы зур биш тиенне хәзрәтнең кулына, биш тиен дип язса да, хәзер бер тиен ярымга йөри торган зур акчаны да остазбикәнең кулына баса иде. Акчалар кызган булса да, хәзрәт тә, абыстай да кулыннан төшермәенчә дога кылалар иде. Догадан соң хәзрәт, гадәте буенча:
– Аллаһе Тәгалә озын гомер бирсен, дәүләтеңезне киң кылсын! – дияргә өлгерми, Гөлйөзем әби, әллә кайдан чыгарып, хәзрәткә зур ике тиен, абыстайга бер тиенне төртеп: «Падишаһ хезмәтендә үлгән угылым өчен», – дип, сүзне бетерә иде. Тагы дога башлана иде. Шуның артыннан Гөлйөзем әби: «Гаеп итмәңез инде, сыйлый алмадым», – дия иде. Хәзрәт: «Бик рәхмәт, бик сыйладың», – дип тора башлагач, Гөлйөзем әби:
– Аш хәзерли алмадым инде, хәзрәт, аз гына шурпам бар, шуны ашап китеңез инде, – дия иде.
Шуның артыннан тавык итендә пешкән шурпа китерә иде. Ул бетәргә өлгерә алмый, каз аягы-бүтәкәсеннән пешкән, чыгыр-чыгыр кайнап тора торган шурпалы бәлеш ашъяулыкка куела иде. Шул арада, ишегалдына чыгып, Сөннәтче бабай да зур айакларда сосла күтәреп кереп: «Бәлки, хәзрәт, яратырсыз», – дип, хәзрәтләр өчен ясаган сосласыны суза иде. Бәлеш ашала, сосла эчелә иде. Бәлешнең эче бетеп, төбе киселергә йиткәч, хәзрәт тә, абыстай да: «Кисмә, кисмә!» – дисәләр дә, кискәч, төбеннән дә берәр кисәк ашыйлар иде. Ул бетеп өлгерми, Гөлйөзем әби:
– Хәзрәт, менә безгә догаңны аз кыласың, быел бер үрдәгем качып салды, үрдәкләрем аз булды, – дип, пешкән үрдәк чыгара иде.
Хәзрәт: «Сез безне бигрәк сыйладыңыз», – дия, абыстай да: «Туйдык инде, кирәкмәс, бозма», – дия иде. Ләкин, бозылгачтан, үрдәктән дә, кечкенә мәхдүмгә дип алып куелган ботка башка бернәрсә дә калмый иде. Үрдәктән соң Гөлйөзем әби: «Бернәрсә дә хәзерли алмадык», – дип, йомырка бәлеше чыгара иде. Тагы: «Кисмә, кисмә!» – дигән сүзгә карамаенча, ул да киселә, ул да ашалып бетә иде. Шуннан соң Гөлйөзем әби: «Гаепләмәңез инде, хәзрәт», – дип, гозер үтенергә тотына, Сөннәтче бабай да, әллә кая югалып, шактый гына зур карбыз күтәреп керә иде. Хәзрәт, абыстай тагы: «Урынымыз калмады инде», – дисәләр дә, ашый башлагач, карбызны мактый-мактый, урын калмаганлыгы онытыла иде. Шуннан соң Гөлйөзем әби никадәр самавыр китерергә теләсә дә, хәзрәт разый булмый, ул шул арада капка төбенә ашка алырга килгән кешене күрсәтеп:
– Остазбикә калсын, без Корбанколый агай берлән бергә китик инде, – дия иде. «Корбанколый» дигән сүзне хәзрәт үзенә кан алдырганда гына, мәхдүмгә сөннәт кистергәндә генә әйткәнгә, Сөннәтче бабай тагы кәефләнә, Гөлйөзем әби тагы шатлана иде. Шуннан соң Сөннәтче бабай:
– Алай булса, хәзрәт, безгә фатиха бир инде, бүген баш көн, башламакчы булам, – дия иде.
Хәзрәт тә кулыны күтәреп дога кыла иде дә Сөннәтче бабай берлән чыгып китә иде. Гадәттә, абыстай, Гөлйөзем әби янында калып, тагы бераз чәй эчә, тамагы туйган булса да, калдык-постык пәрәмәчләр, коймаклар, бәлешләрдән тагы бераз авыз итә иде.
Шул көнне өйләдән соң Сөннәтче бабай, һаман шул кунакча киеменнән, черегене салават әйтеп кәгазьгә төреп, пәкесене күкрәк кесәсенә тыгып, күрше Мифтах малаены янына алып, эшкә чыгып китә иде. Иң әүвәл, хәзрәтнең угылы булса – хәзрәткә, аның угылы булмаса – мөәззингә, анда булмаса – илдәге хаҗига, анда да булмаса – намаз карты Гобәй бабайга, анда да булмаса – башка берәр намазлы-ниязлы картның йортына бара иде. Аталары күтәреп чыгара торган, чыкмас өчен тыпырчына-тырмаша торган зуррак малайларны өйрәтер өчен, ул, кесәсеннән чыгарып, бер алма бирә, аның берлән сөйләшеп, аңар чыбыркы ишеп бирергә дә вәгъдә итә иде. Шулай итеп, аны ышандырып йиткергәч, аңар: «Кызыл ыштан, тәти ыштан тегәмез, менә үлчик әле», – дип яткыра да, якындагыларга тотарга кушып, салават әйтеп: «Бисмилла, Аллаһе әкбәр!» – дип кисеп ала да, акыра-бакыра торган малайның җәрәхәтенә черегене сибеп, чыгарырга куша иде. Шул эшене эшләп бетергәч, кулыны юып, тагы салават әйтеп, пәкесене, черегене куеп, хәзерләнеп торган чәй янына менеп утыра, элгәреге сөннәтләр хакында сөйләп, чәй эчә иде. Сөннәт сәдакасыны алып, гадәттәге бер икмәкне янындагы малайга күтәртеп, ул күңел тынычлыгы берлән өйгә кайтып китә, бу көнгә шуның берлән эшене туктата иде. Ул шул көнне үзене бөтенләй егетләрчә хис итә, бөтенләй башка кеше булып китә иде. Йокысыны да тыныч йоклый, вак-төяк төш тә күрми, күрсә дә – бабаларыннан Сәлман Фарси хәзрәтне яки Сәедбаттал Газины гына күрә иде.
Иртәгесене ул иртүк чыгып китә, көн буе дүрт-биш йирдә сөннәт кисеп, биш-алты икмәк күтәреп кайта иде. Ашлык булган елларда зур авылда шул хезмәт бер-ике атнага бара иде. Шул вакытта Гөлйөзем әбинең өе икмәк берлән, Сөннәтче бабайның кесәсе зур бакыр акча берлән тула иде. Сөннәт беткәч, бабай тагы, хәл белер өчен, тагы әүвәлге йортка бара, тагы акырып-бакырып чыкмаска теләгән малайларны чыгартып карап: «Менә тәти булган, угылым», – дип, акырган балага тагы черегене сибеп, тагы чәй эчеп, тагы икмәк алып китә иде. Шулай итеп, тагы бер мәртәбә йөреп чыга иде.
Сөннәтче бабай шул эшене тәһарәтле көенчә кылганга, һәрвакыт салават, бисмилла берлән эш башлаганга, балаларның җәрәхәтләре тиз бетәшә, тиз төзәлә иде. Кайвакытларда гына бетәү ярага әйләнеп китсә дә, чебен-черки чыкканча төзәлми калмый иде. Иң актык сөннәт беткәч, Сөннәтче бабай зиярат өстенә барып Коръән укый, хәзрәткә кереп сәдака бирә, остазбикәгә дип йимеш илтә иде. Шуннан соң, күршедән ат алып, сөннәт булган йортлардан сөннәт ашлыгы җыеп йөри, капчык-капчык карабодай, борай, арыш, солы төяп өйгә кайта, өйалдының бөтен өсәкләрене ашлык, он берлән тутыра иде. Җыелган икмәкне сатып, карчыгына күлмәк, алъяпмалык, үзенә күлмәк-ыштан, рамазан никадәр ерак булса да, «санаулы көн үтәр» дип, мәсҗедтә авыз ачтырырга дип, ике кадак хөрмә алып, мөәззингә бирә иде. Шуннан соң ул тагы иске торышы берлән, тагы киләсе елның сөннәт вакытыны көтү өмете берлән яши иде.
Шулай итеп еллар үтә, яшьләр өйләнә, яңа балалар, яңа сөннәтләр йитә, анлар үтә; анлар артыннан килә торган буынның баласы-чагасына рәт йитә иде. Яшьләр картая, картлар үлә, еллар үтә иде. Ләкин бу үткән еллар, аның яшене картайтмаган кеби, аның битенә яңа җыерчыклар да чыгармый вә аның билене тагы бөкрәйтми иде. Ул, дөнья үтүене сизмәгән кеби, һаман элгәреге Сөннәтче бабай булып тора иде.
* * *
Тыйб148 гыйлеменчә мәгълүм: кешенең тәнендәге канының куелыгы вә сыеклыгы, вә ул канның агуы елның фасыллары берлән бик зур мөнәсәбәте бар. Кыш көннәрендә инсаннарның каннары бөрешкән, куеланган хәлдә була. Ул тамырлар буенча акыртын гына ага. Кыш көнендә бер-бер әгъза киселсә яисә тамыр өзелсә, кан, касәдән авыр-авыр чыга торган куе каймак кеби, акыртын гына ага; җәрәхәт тиз бетәшә. Көннәр озая башлап, кояш күбрәк җылыта башлагач, урамнарда сулар җыела башлагач, адәм тәнендәге кан да кояш җылысында эрегән кар кеби языла башлый. Көн җылынган саен, ул сыегая-сыегая килә. Май числосында ул тәмле-татлы язгы сөт кеби була. Шуның өчен ул вакытта кешеләр үзләрене яшәргән кеби хис итәләр, аркаларыннан бик зур йөкне ташлаган кеби, йиңеләеп калалар. Бу вакыт кан үзеннән-үзе кыш буе җыелган бозык, начар каннарны куа башлый. Җәй йитеп, көн кызуланган саен, кан сыекланганнан-сыеклана бара. Кеше тәнендә торасы килмәгән кеби, адәмнең эчендә кайный, яңлышлык берлән кул-баш киселсә, бик күп кан әрәм була. Һавалар суыгая башлап, яшел үләннәр кырау күргәч, кан тагы, сөт өстенә утыра торган каймак кеби, акыртын гына утыра, куера башлый. Кыш якынлашкан саен, аның куеруы арта, шуның өчен гыйльме тыйб ияләре кан алдыру, мөгез салдыруның вакытларыны елның фасылы берлән тәгъйин итәләр149. Һичбер вакытта, аерым бер авыруы булмаса, канның сыекланган вакытында тамырыны кисеп, адәмнең шашкан, чыгарга көтеп кенә торган каныны әрәм итмиләр. Шуның кеби үк, кыш көнендә, куерган, утырган канны йокысыннан уятып, аның ага торган юлыны бозмыйлар, аның буасыны җырмыйлар. Анлар кан алдыру өчен һәрвакыт кыш буе җыелган начар, бозык каннарны, канның үзенең чыгарып-иркенләнеп калырга теләгән яз көнене ихтыяр итәләр. Шул яз көнендә, көннәр җылынып йиткәч кенә, тамырдан кан алалар, мөгез салалар.
Елның фасылларының канның агуына, канның куелыгы-сыеклыгына тәэсире булган кеби, айның, көннең дә тәэсире юк түгел. Айның тулысында кан тулы булганга, кан алу өчен куркынычсыз түгел. Канны туктату авыр булып, теләр-теләмәс, күп кан чыгу ихтималы бар. Айның башында яшь тамырга өйрәнеп бетмәгән каннар чыгып китүләре ихтималы булганга, таза канның чыгып, карт канның калу шөбһәсе бар. Шуның өчен канны алдыруны тулы ай кителә башлагач муафикъ күргәннәр. Айның унтугызынчы, егерме беренче көннәрене бигрәк мәслихәткә санаганнар.
Көннең исеме берлән, көннең вакыты берлән дә канның агуының, әлбәттә, мөнәсәбәте бар. Ләкин көннәр һәммәсе дә Аллаһе Тәгаләнең көне булганга, бу мөнәсәбәтләрне тәгъйин итәргә тыйб галимнәре ирешә алмаганнар. Аллаһе Тәгалә бу серне анлардан яшергән. Шулай булса да, көннәр өчен дә сәбәпләре мәгълүм булмаса да, сишәмбе вә якшәмбе көннәрне артык күргәннәр.
Безнең Сөннәтче бабай, Сәлман Фарси хәзрәтләреннән мирас тарикы берлән сөннәтчелекне алса да, Әбүгалисина хәзрәтләре тарафыннан тыйб гыйльме, гыйльме симия вә гыйльме кимиягә150 иҗазәт алмаганга, әлбәттә, тыйб гыйльменең бу кадәр нечкәлекләрене белми иде. Ләкин исәпсез-хисапсыз еллар хәзрәтләр, муллалар, мөәззиннәр берлән катнашу, анларга исәпсез-хисапсыз мәртәбә мөгез утырту, иксез-чиксез анларның каннарыны алу аңар зур тәҗрибә биргән вә шул кагыйдәләргә аны да алыштырган иде. Ул да һичбер вакыт көз кан алмый, кыш мөгез салмый иде. Ул да һичбер вакыт айның тулысында мөгезене истигъмаль итми151, җәйнең кызуында кан балтасыны тамырга сукмый иде. Ул да һичбер вакытта баш көнендә яисә шимбә көнендә кан эшенә тотынмый иде. Ул кан өчен вакытыны, көнене исәпләп, аены, сәгатене саклап тора иде.
Менә шул көн йитә башлагач, хәзрәт, мәхдүм аркылы яисә хезмәтче аркылы, Сөннәтче бабайга, буш көн (сишәмбе көн) кан алырга керсен, дип, хәбәр иттерә иде. Сөннәтче бабай мөгезләрене җылы суда кат-кат юа, кан тамырына чаба торган балтасыны үткәрә, мөгез астына суга торган пәкесене ныграк очлый иде. Ул шул көн йиткәч, тагы, кияү булып кергәндәге күлмәгене, Кәбир хәзрәттән калган әдрәс камзулыны, мәхдүмәдән килгән кәләпүшене киеп, ап-ак чүпрәккә төргән мөгез салу әйберләрене күтәреп, иртәге чәйне эчкәч тә хәзрәткә китә иде. Хәзрәт аны үзе каршы ала, остазбикә тасларга суларны үзе хәзерли иде. Хәзрәт, тәһарәт алып, кан алу хакындагы хәдисләрне укып, салават әйтеп, килеп утыра иде. Сөннәтче бабай, тагы бисмилла әйтеп, салават әйтеп, хәзрәтнең арт чигәсене бик йомшак кына иттереп кыра иде дә, тагы бер салават, тагы бер бисмилла әйтеп, пәкесенең очы берлән чиртергә тотына иде. Каннар агып, хәзрәтнең муенына төшә башлагач, ул, мөгезне куеп, аның башындагы тишегеннән һаваны суыра да, шуның тишегенә ябар өчен бәйләтелгән сарык имчәкене юешләтеп, тишекне ябып куя иде дә икенче чигәгә чиртергә тотына, аны да шул юл берлән эшләп, мөгез утырта да шунларның тулганыны көтеп тора иде.
Шул вакытта хәзрәт Сөннәтче бабайдан элгәреге заман хәзрәтләре хакында сораша; ул да элгәреге Кәбир хәзрәт, Сафа хәзрәтләрнең кан алдырулары хакында, бер мәртәбә тәбәррәк152 Кәбир хәзрәтнең кан алдыргач һушы китү кыйссасыны, шуннан абыстай мәрхүмәнең хәзрәтенә кан алырга рөхсәт бирмәвене сөйли иде. Һәрвакыт шул хәбәр сөйләнеп бетүгә, мөгезләр кан берлән тула иде дә, тагы бисмилла, салават әйтеп, Сөннәтче бабай, мөгезләрене акыртын гына алып, әүвәлдән хәзерләнгән савытка сала да, катык кеби каткан кара канга карап: «Сөбханалла, хәзрәт, күз тимәсен, каныңыз бик бозылган, кап-кара!» – дия иде. Сөннәтче бабай тагы мөгезне утыртыр өчен урыныны карый, теге, җәрәхәтләрнең кайсы берсе бетәшкән булса, тагы чалгы пычагының очы берлән аркылы-торкылы чиртә иде дә, тагы мөгезне утырта, тагы иске заман кешеләре хакында сүзгә керешә иде. Монысында да кан кара чыкса, Сөннәтче бабай: «Машалла, хәзрәт!» – дип, тагы хәзрәтнең канының бозылуы хакында сөйли, хәзрәт тә, шул бозык канны чыгарып бетерер өчен, тамырдан кан алдырырга уйлый башлый, ләкин һәрвакыт шул мәсьәләгә килгәч: «Мөгез салдыру сөннәт булса да, кан алдыру бидгать153 түгелме?» – дип, пәйгамбәремезнең кан алдыруы хакында ачык ривайәт күргәне юкка шөбһәләнеп, торып, шүрлектән китап алып, китап карарга тотына, шуның хакында ривайәт тапканча маташып, шуннан соң гына разый була иде.
Сөннәтче бабай, сул яки уң кулының терсәкене бөкли торган йиреннән кара тамырыны табып, тагы: «Бисмилла!» – дип, салават әйтеп, балтасы берлән чаба, кан чәчрәп чыгып, фонтан булып түшәмгә таба ата башлагач та, җиз таска хәзрәтнең кулыны бора, үзе тагы, чыккан бер канның суынып-каралып катканыны күргән саен: «Машалла, машалла, хәзрәт, каның бик бозылган икән, кап-кара!» – дип, хәзрәткә сөйли. Хәзрәт, шул бозылган каннан котылыр өчен, һаман агыздырганнан-агыздыра бара иде. Гадәттә, ике-өч чүмеч кадәр агызсалар да, кайсы елларны хәзрәтнең каны бик бозылып киткәнгә, күбрәк тә агызалар, агарга куйган җиз тас тулгач кына тамырны ныклап бәйләп туктаталар иде. Шуннан соң хәзрәт юынырга тотына, Сөннәтче бабай, каннарны күтәреп чыгып, мәхшәр көнне азып-тузып, ияләрене эзләп йөрмәсеннәр өчен, һәр елны күмелә торган, бала-чага маташмый торган почмакка чокыр казый иде дә салават әйтеп күмә иде. Шуннан соң абыстай хәзерләгән самавыр янында чәй эчәләр иде. Сөннәтче бабай хәзрәткә, канны йомшартыр өчен, пешкән каймак ашарга, канны сыеклатыр өчен лимон берлән чәй эчәргә мәслихәт итә иде.
Замана башка булганга, халык ул вакыт таза булганга, хәзрәткә шул кан алдыру начар тәэсир итми иде. Ләкин күп вакытта шул кан алу аңар әллә нинди файдалы булып, йиңеләйтеп тә йибәрми иде. Әүвәл көннәрне бераз башы әйләнеп йөрсә дә, ул бик тиз элгәреге хәленә керә, аз гына да куәте кимегәнене сизми иде. Кан алганнан соң һушы китеп егылулар-фәләннәр хәзрәт берлән һич булмый иде. Чәйдән соң Сөннәтче бабай, дога кылып торып, чәйгә рәхмәт укый, хәзрәт тә, мәшәкатьләнүенә рәхмәт укып, Сөннәтче бабайга берәр бүләк бирә иде. Сөннәтче бабайның мәшәкатьләнүе «бә ризаи Аллаһе Тәгалә» булган кеби, хәзрәтнең дә бирүе «бә ризаи Аллаһе Тәгалә» иде. Бу бирүләр, алулар, хәзерге, безнең замандагы кеби, дуктырга яисә акушеркага бирү кеби эш хакы түләү түгел, бүләк бирү иде. Шуның өчен күп вакыт хәзрәт Сөннәтче бабайга акча бирмәенчә, йә берике генә юган күлмәк бирә, яисә буннан дүрт кенә ел элек алынган читегене тоттыра, яисә Әхмәди хаҗи бүләк иттереп хаҗ мөбарәктән алып кайткан мисвәк шәрифне бирә иде. Сөннәтче бабай бунларның һәммәсене дә бик зур разыйлык берлән алса да, мисвәк шәрифкә аның кәефе тагы күбрәк килә иде. Ул аны Гөлйөзем әбигә кайтып мактаткан кеби, бик саклап кына тота, аны мич янындагы иң кадерле йиргә куя иде.
Сөннәтче бабайның бу бәйрәме дә үтеп китә, ул тагы иске киемнәрне киеп, иске тормыш берлән яши башлый иде. Ул вакытта җәдиде-кадиме, гәзите-мәзите, думасы-бумасы юк; ул вакытта мәктәп, мәдрәсә мәсьәләсе, тел мәсьәләсе, муллалар, яшьләр мәсьәләсе юк иде. Һәр мәсьәлә хәл кылынган, һәр агымга юл билгеләнгән иде. Һәр кешенең вазифасы бер-берсеннән аерылган иде. Яңа эш, яңа хәбәр юк иде. Аның юклыгы да хис ителми, аның кирәклеге дә сизелми иде. Тормыш һәммә йирдә бер форма алган, шул формасыннан бара, шул алган китешендә, җәйге йилсез көнне ашъяулык кеби тип-тигез ага торган Идел кеби ага иде. Аңар каршы торган буа юк, аның агымыны тирескә сөрергә теләгән һавалы йил дә юк иде. Тын иде, тыныч иде; тынычлыкның очы юк иде.
* * *
Шул тынлыкта гомер үтеп килгәндә, шул тынлыкның очы, төбе күрелмәгәндә, беркөнне иртә берлән хәзрәт йоклап ятканда, Сөннәтче бабай, ишекне кагып, хәзрәтне уятты. Калтыраган, каушаган тавыш берлән, бабай:
– Хәзрәт, хәзрәт, карчык авырып китте. «Ясин» укырга рәхим итмәссеңме? – диде.
Хәзрәт, Сөннәтче бабайны юатып: «Иншалла, кичәр, суык тигәндер», – дисә дә, күңеленнән, чыннан да, куркып китте. Тиз генә тәһарәтләнеп, бабай берлән китте. Гөлйөзем әбине яктан якка бәрелә-сугыла торган, «Алла, Алла!» дип ыңгыраша торган рәвештә тапты, бик ихлас берлән «Ясин» ны укыды; бик озын иттереп дога кылды. Сөннәтче бабайны тагы юатып чыгып китте.
Кайтып йитү берлән, самавыр берлән көтеп тора торган остазбикәгә хәлне сөйләгәч, ул да курыкты. Ул, чәене эчәр-эчмәс, хаҗ шәрифтән килгән, балалар авызландырырга тотыла торган хөрмәне алып, кечкенә генә савытка пешкән каймак салып, хәл белергә китте. Күрше Гадилә әби берлән бергә самавыр куеп, мәтрүшкә дә эчертте. Салават шәриф укып, хөрмәдән дә авыз иттерде. Үзе дә дога кылып өшкереп, Гөлйөзем әбине рәтләп яткырды. Өйлә тәһарәте берлән хәзрәт тәрилкәгә зәгъфран берлән аяте шифа да язып йибәрде. Күрше хатыннары берлән абыстай, Гөлйөзем әбине тәһарәтләндереп, аны да эчерде.
Ләкин Гөлйөзем әби йиңеләймәде. Ул икенде намазыны тәяммем берлән генә, хәзрәтнең рөхсәте вә фәтвасы берлән утырып кына укый алса да, ахшам намазыны бөтенләй кыла алмады. Ул башыны күтәрә алмаенча, кайвакыт иссез, хәлсез булып киткәнгә, Сөннәтче бабай башына җыелган бозык каннарны чыгарыр өчен кан алмакчы да булды. Ләкин шундый зур эшне эшләүдә көне, ае тугры килмәенчә, гөнаһлы булмас өчен, ахшамнан соң хәзрәтне күреп сорады. Җәйнең эссе ае булганга, хәзрәт баштан ук: «Ярамый, канның сыекланган чагы», – дип рөхсәт бирмәде. Бабай бик йөдәткәнгә: «Тагы бер-бер ривайәт булмасмы, китапта бер-бер кыйль вә каль154 булмасмы, яравына ривайәт юкмы», – дип, бик озак китап караса да, алдыруның файдасына һичбер дәлил таба алмады.
Хәзрәт ястү намазына тәһарәт алып бетерергә өлгермәде, Сөннәтче бабай, килеп, еглаган тавыш берлән:
– Хәзрәт, бик авырайды, телдән калды, – диде.
Хәзрәт, аның авыраюында, телдән калуында үзене гаепле итеп хис иткән кеби булганга, тиз-тиз китеп киенде. Абыстай да, тагы бераз зәмзәм, кипкән инҗир, имбир алып, аның артыннан калмады.
«Ясин» ны хәзрәт никадәр ихлас берлән укыса да, абыстай да никадәр ихлас берлән шул дарулары берлән даруларга тырышса да, Гөлйөзем әби берсене дә каба алмады. Ул көчкә-көчкә генә бер-ике тамчы зәмзәм суына башка берсене дә йота алмады. Күршенең Мәрфуга әби, Гадилә әбигә төнләргә калдырып, хәзрәт берлән абыстай кайтып киттеләр.
Ләкин иртә берлән, таң атар-атмас, Сөннәтче бабай, килеп, хәзрәтләрне уятып:
– Карчык дөньяны куйды! – диде.
Сөннәтче бабай шул сүзне әйткәндә һәм дә иртә берлән мәсҗедтә, намаздан соң халыкка: «Җәмәгать, карчык дөньяны ташлаган иде, кабер казырга ярдәм итешсәңез лә», – дигәндә дә, тавышында, кылынышында әллә нинди кайгылылык беленмәде. Кылынышларында хәтта бер бәйрәмгә хәзерләнү кеби әллә нәрсәдер сизелде.
Бөтен авыл кабер казырга китте. Бөтен авыл хатыны Гөлйөзем әбинең өстенә җыелдылар. Иртәге чәйне эчкәч үк, абыстай да китап сөйләргә китте. Бик озын иттереп үлем хакында, кабер газабы хакында, оҗмах, тәмуг хакында китап сөйләгәннең соңында, Гөлйөзем әбигә үзе кәфен кисте. Карт мөәззин хатыны, су коеп, үзе Гөлйөзем әбине юды. Хаҗ йиреннән килгән Мәрьям ана чәчене (хөрмә агачының мунчаласыны) зәмзәм суына үзе манып биреп, кәфенне тектерде.
Җеназа да өлгерде. Бөтен авылның картлары тәһлилгә җыелды. Гөлйөзем әбинең әллә кайчан хәзерләп куелган унике тастымаллары тәһлилгә өләшелде; кәфенне бәйләргә куелган кызыл башлы өч сөлгесе хәзрәтләргә бирелде. Сандыгыннан чыккан илле баш берәр тиен ярымлыклар, егерме биш баш өч тиенлекләр җыелганнарга таратылды. Мәсҗед янына җыелган дүрт-биш йөз кеше җеназасыны укып озатты. Җомгага кадәр күмелеп бетеп, хәзрәтләр Сөннәтче бабайның өендә актык фатиханы да кылдылар. Җомга намазыннан соң хәзрәт бөтен мәсҗедтән һәүл намазыны да укытты. Сөннәтче бабай, барысында да бик нык кылынып, үзенең кайгылыгыны артык сиздермәде йә сизенмәде. Җомгадан чыгуга, ул хәзрәтләр берлән ашка да барды. Анда да шактый ашады, эчте.
Менә өенә кайтып китте. Әллә никадәр күрше карчыклары берлән тулган канәфер мае исле өй аны бердән башына суккан кеби кабул итте. Ул, ишекне ачып керү берлән, шул канәфер мае исе борынга керү берлән, карчыгының, Гөлйөземенең, шул, үзе берлән илле, алтмыш, йитмеш ел яшәгән карчыгының юклыгыны, аның тагы бер мәртәбә кайтмый торган йиргә киткәнлегене, аның үлгәнене белде. Ул, шундагы сандык өстенә утырып, бик озак дога кылырга тотынды. Аның карт йөзеннән мөлдер-мөлдер яшь агарга тотынды. Ул, бик озак дога кылып: «Йа Рабби, карчыгымны гафу ит, гөнаһларыны кичер!» – дип, йөзене сыйпады. Шуның берлән ул үзенең күз яшьләрене дә тәмамларга теләсә дә, яшьләр туктамады. Ул, аның үлүенә ышанмаган кеби, өйнең бөтен йирләрене карап бетерде, беркемне дә [күрә] алмады. Бакчасына чыкты. Анда да бер әсәр-галәмәт күрмәде.
Ул, шунларның һәммәсенә ышанып, өенә кереп утырырга өлгермәде, ишекнең тышкы ягында әллә нәрсә тырмаша башлады. Ул: «Гөлйөзем әбинең рухы килде», – дип куркып китеп, ишекне ачты. Үзләренең соры мәчеләре килеп керде. Ул, «мәү, мәү!» дип, әле анда барып, әле бунда килеп, әллә нәрсә эзләп йөри башлады. Бик озак маташканның соңында ул, Сөннәтче бабайның янына килде дә күзенә карап, «мәү-ү!» диде. Сөннәтче бабай мәченең шул кычкыруында аермачык «әби кайда?» дигән сүзне аңлады. Сөннәтче бабайның каткан күзеннән тагы яшь агарга тотынды. Ул мәче берлән сөйләшергә тотынды:
– Әбиең үлде, үлде. Оҗмахка китте, дога кыл, – диде.
Мәче, әллә нәрсә аңлаган кеби, тагы «мәү-ү!» диде.
Сөннәтче бабайга карчыгы төсе – шул мәче бик якын кеби тоелды. Ул аның савытына сөт салды. Ләкин мәче берәр генә кабып караса да ашамады.
Сөннәтче бабай, мәченең дә кайгырганыны күреп, шуннан котылыр өчен, йортка чыкты. Аның күзенә, берсе артлы берсе тезелеп, ана үрдәкнең командасы астында менеп килә торган үрдәкләр күренде. Ул, анларны ашатыр өчен, анларга әбиләре үлгәнене белдермәс өчен, өйалдыннан ярма алып чыгып сипмәкче булды. Моны күргәч, үрдәкләр тагы «бак, бак!..» дияргә тотындылар. Сөннәтче бабай бунларның бакылдауларында да «әби кайда?» дигән сүзне аңлады. Шул уйдан котылыр өчен, ул капка төбенә таба чыгарга өлгермәде, хәзрәтнең угылы, килеп, аны чәй эчәргә чакырып алып китте.
Анда да бербуйдан Гөлйөзем әби сөйләнсә дә, остазбикәнең тәмле чәене эчеп, татлы ашларыны ашап, Сөннәтче бабай азрак күңелене юатты.
Ул, икенде намазыны укып, өенә кайтты. Зур мөгезле карт кәҗә аны кычкырып каршы алды. Ул аның мөгез арасыны кашыды, аны сөйде. Ләкин кәҗә, җилененә сөт тутырып кайтканга: «Савыңыз!» – дип, әбисенә кычкыра башлады. Сөннәтче бабай тагы чыдый алмады: тагы күзеннән яшь акты. Менә күрше килене, килеп, кәҗәне саварга тотынды. Кәҗә, саудырмаска теләсә дә, бик ямьсез тавыш берлән: «Минем сөтемне урлыйлар, минем сөтемне талыйлар, әби, кил!» – дигән кеби, кычкыруыннан туктамады.
Сөннәтче бабай, ахшам намазына барыр өчен, тәһарәт алырга комган эзләргә тотынды. Комганның йирендә булмавы тагы аның исенә карчыгыны төшерде. Ястүгә кадәр ул ялгыз Коръән укып, дога кылып үткәрде. Ястү намазыны укып, гомерендә җәймәгән урыныны үзе җәеп ятты. Ләкин түшәк, ястык аңар ят күренде; ул урын каты тоелды. Өе, шул Сөннәтче бабай өйләнгәннән бирле торган өе, үзенеке түгел, кешенеке кеби сизелде. Ул, белгән бөтен догаларыны укып, йокларга теләде. Тагы янында карчыгы юклыгы аны уятты. Ул бик озак уйлады; үзенең яшьлегеннән алып бүгенге көнгә кадәр уйлады. Көн буе йөреп арыган тән аруына баш аруы да катышты. Ул йокыга китә башлады. Менә кәҗә кычкырды. Аның кычкыруында бабай тагы әбине сагынуын аңлады. Тагы йокы качты; тагы уйлар, тагы кайгылар.
Менә таң якынлашты. Сөннәтче бабай йокыга киттеме-юкмы, ансы мәгълүм түгел – ул ап-ак күлмәктән, көлеп кенә, Гөлйөзем әбинең: «Карт, намаздан каласың!» – дигән тавышыны ишетте, төсене күрде. Ул, сикереп торып: «Әлхәмдүлиллаһ, әһле җәннәттән икән», – дип, ян-янга карарга тотынды. Чынын да намаз вакыты бик йиткәнене сизеп, торып, тәһарәт алып, намазга китте. Намаздан соң хәзрәткә төшене сөйләде.
Хәзрәт:
– Оҗмах әһеленнән икән, – дип, тагы бабайны кәефләндерде.
Ләкин өйгә кайткач, ул тагы ялгызлык хис итте, тагы аны шул киң, зур өй кыса, изә башлады. Ул, өендә утыра алмаенча, капка төбендә, күршеләр янында бакчада тора башлады. Кич берлән һаман ялгыз йокларга өйрәнмәде. Шул ялгызлыкның изүенә хәйлә таба алмады.
* * *
Бер төнне Сөннәтче бабай әллә нинди ямьсез төшләр күреп уянып китте. Бөтен тәненең туңганыны күреп, юрганына тагы бөтәрләнебрәк ятты. Ләкин ни кылынса да, аркасыны җылыта алмады. Ул әйләнде-бәйләнде, урыныны төзәтте, ләкин аркасы җылынмады. Әүвәле йокыга киткән кеби булды, тагы аркасы туңып уянды. Тагы калыкты, тагы уянды. Менә аркасының туңганыны белеп, ярты йокы, ярты уяу көенчә: «Карчык, карчык!.. Арканы җылыт!» – диде. Үзенең тавышыны үзе ишетеп, уянып китте. Шул тавыштан куркып, йокысы качты. Тагы күңеленә Гөлйөзем әбинең үлүе, аның, мәрхүм, һәрвакыт Сөннәтче бабайның аркасыны җылытып йоклатуы исенә төште. Шул рәхәт көннәрне исенә төшереп, аның аркасы тагы туңа башлады. Ул тагы Гөлйөзем әби хакында уйларга тотынды. Уйлый-уйлый, ничектер, «тагы өйләнергә» дигән фикер башына килеп керде. Элгәре ул шул фикерне башыннан ташламакчы булса да, ләкин уй, бизгәк кеби, аны ташламады. Арканың туңуы шул фикергә куәт бирде. Ул минут саен куәтләнә, «өйләнергә кирәк, өйләнергә кирәк» дип уйлый башлады. Бик озак йоклый алмаенча уйлап торганның соңында, ул өйләнү фикеренә килде. Килде генә түгел, шул уйдан аерыла алмады. Ул, бер күрше малаенда күргән уенчыкны аталарыннан таптыра торган тирес бала кеби, шул уе берлән бөтенләй томаланды. Ул шул карардан соң яшәреп киткән кеби булды, аның искедәге киткән яшьлек көчләре кайткан кеби булды. Ул, урынына ятып, шул өйләнүләрне уйлый башлады. Үзенең әүвәлге өйләнүе, бикәчкә билбавының очыны яшереп баруы, ишек бавына кызыл яулык бирүләре, җилән ябынган яшь бикәч берлән бергә ашка йөрүләре, туйлары, уеннары – һәммәсе бөтен вакларына кадәр күз алдыннан үтте. Ул тагы шунларның ләззәтене яңартып ләззәтләнде. Шул вакыттагы шатлыкларны хәтердән үткәреп, тагы рәхәтләнде. Менә ул тагы өйләнә, тагы аңар шул вакыттагы кеби кызык, күңелле була.
Ул, шул уй берлән җанланып, аркасы туңганыны да хәтереннән чыгарып, вакытыннан иртә тәһарәт алып, намазга китте. Намаздан соң хәзрәт берлән сөйли-сөйли, хәзрәтләргә кадәр барып йитте. Чәй янында да шул сүздән туктамады. Хәзрәткә, абыстайга элгәре шул яше онытылган бабайның «өйләнәм» дип йөрүе көлке кеби тоелса да, Сөннәтче бабайның шул уй берлән саташканыны күреп, каршы килүдә мәгънә юклыгыны сизеп, яткан ягына сыйпарга тотындылар. Сөннәтче бабай, тәмам яшьләр кеби, авылдагы тол хатыннарны санарга тотынды. Бик файдалы, кыйммәтле кияү кеби, әллә никадәр тол хатыннарны яратмаенча үтеп китүе хәзрәт берлән абыстайның элгәре бераз исене дә китәрде. «Әллә гакылдан бераз яздымы?» дигән фикергә дә төшерде. Ләкин башка хәрәкәтләре берлән бик гакыллы күренүе тагы анларны ул фикердән кайтарды. Сөннәтче бабай элгәре яучы булырга хәзрәтне яисә остазбикәне кушса да, бабайның күңеле бик югарыдан булганга, төрле хәйләләр табып, хәтта хәзрәт, иске әүлияларның үзләре өчен үзләре яучы булуларыны сөйләп, үзенә баруны мәслихәт итте.
Бабай да, шул сүзне колагына элеп, белгән догаларыны укып, күңеленә иң яраган иске мөәззин хатынына таба китте. Мөәззин хатыны абыстайның йиткән угыллары барлыгыны да хәтеренә китермәенчә, мөәззин хатынының кияүгә барырга теләү-теләмәвене дә уйламаенча, туп-тугры барып керде. Сөннәтче бабайны күргәч тә, мөәззин хатынының угылларының угыллары, чыр-чыр килеп: «Кисә, кисә!» – дип качыштылар. Анлар артыннан кызлары да: «Кисә, кисә!» – дип, почмакларга постылар. Мөәззин хатынының ялгыз гына калуыны ганимәт155 белеп, Сөннәтче бабай тугрыдан-тугры сүз салды. Карт остазбикә, элгәре исе китсә дә, Сөннәтче бабайны азрак гакылга йиңеләйгәндер, ахры, дип: «Утыр, утыр», – дип, сүзне башкага борырга теләде. Ләкин карт һаман үз сүзеннән кайтмаганга, «әлхәмдүлиллаһ, фәкыйрь түгелмен: арышым да бар, кәҗәм дә бик сөтле, бу ел сөннәт тә шактый күп» дип, үзенең яхшы якларыны сөйләп торганга, моның чынлап йөрүене аңлады һәм дә: «Рәхмәт!» – диде дә ничек иттереп – бабаймы, әллә башкачамы әйтергә аптырап торып:
– Минем ул фикерем юк. Ирем мәрхүмгә вәгъдә бирдем. Балаларым да үсте. Менә шунларның балаларыны тәрбия кылып гомер үткәрәм инде, – диде.
Сөннәтче бабай тагы үзенең Сәлман Фарси нәселеннән икәнен дә сөйләнсә дә, ул да тәэсир итмәде. Сөннәтче бабай ясалган чәйне дә эчмәенчә чыгып китте. Чыккан вакытта күңелендә бертөрле хурлану, ачу килү хисе булса да, шул остазбикәнең сүз кайтаруы Сөннәтче бабайның бәгъзе планнарыны бозса да, ул, урамда уйлый-уйлый, ул фикер берлән дә килешеп, түбән очта тегермәнче Фәхринең хатынына китте. Илле-илле бишләрдәге тегермәнче хатынының йортта чебешләр ашаткан йиренә тугры килеп, хәл-әхваль сорашып, янына утырды, сүзне бик озаклап, читтән китереп тормаенча, тугрыдан-тугры: