Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 21

Yazı tipi:

– Миңлесафа, мин сиңа яучылыкка килдем, – диде.

Шул сүзне ишеткәндә, теге хатынның тавыклар, әтәчләрне куарга тоткан чыбыгы кулыннан төште. Шуны гына көтеп торган тавыклар, әтәчләр ябырылып алып, чебешләрнең азыгыны ашарга тотындылар. Теге, аптырап-катып торганның соңында, бабайның туктамый сөйләгән сүзләреннән элгәре, аның йиңеләюенә хөкем итте. Бара-тора ул фикердән дә кайтты; ләкин ни дип җавап бирергә дә, ничек кайтарып йибәрергә дә сүз таба алмады. Уйлый төшәргә вакыт күбрәк ясар өчен: «Утыр, хәзер киләм», – дип, лапас астына җәйгән урынга күрсәтте; үзе базга төшеп, каймаклы катык алып чыгып, бабайның алдына куйды. Бабайның ашый-ашый сүзендә дәвам иткәнене дә күреп, карчык ничек шул ямьсез сүзне бетерергә юл эзләргә тотынды. Ул, мөәззин хатыны кеби:

– Угылым, кызым йиткән; ир тәрбия кылырлык хәлем юк, – диде.

Сөннәтче бабай буңар тагы анда тормыш тормыш түгел – оҗмах икәнлегене сөйләсә дә, ахырдан гына үзенең Сәлман Фарси нәселеннән икәнлегене аңлатып, кыямәт көне Сәлман Фарсиның шәфәгате берлән оҗмахка керү мәгълүм икәнлегене белдерсә дә, карчык әйткән сүзеннән кайтмады.

Сөннәтче бабайның шактый ачуы килеп чыгып китте. Ул хәзер ары яктагы кызында тора торган сөлгече карчыкны сорарга китте. Ләкин сөлгече карчыкның тасма тел кызы, бабайның сүзене ишеткәч үк, бабайны кадерсезләп-кадерсезләп тиргәргә тотынды.

Аннан да бабай бер җылы сүз ишетә алмаенча, күптән түгел генә иреннән аерылып кайткан кырыклы-иллеле бер хатынның энесенә тугры китте. Хатынның килене, артык тамактан котылыр өчен, Сөннәтче бабайның сүзене бик ипләсә дә, энесе каршы бер сүз дә әйтмәсә дә, карчык үзе якын да килмәде.

Сөннәтче бабай юл буенда тугры килгән тагы берничә йиргә кереп, һәммә йирдән җылы сүз ала алмаенча, өметсез өенә кайтты. Иртәгесен дә шуның артыннан йөрсә дә, тагы өметле сүз ишетмәде. Ләкин бунларның берсе дә бабайның эссесене сүндермәде. Киресенчә, аңарда шул фикерне куәтләндергәннән-куәтләндерде. Ул күрше авыллардан сораштыргалый башлады. Күрше карчыкларына-картларына үзенә карчык табарга үтенде.

Менә килеп-килеп карчыклар димләргә тотындылар. Кайсы ул авылда, кайсы бу авылда; бик һәйбәт, бик яшь-фәлән дип мактадылар. Биш-алты сөаль берлән бу карчыкларның һәммәсенең дә торырга урыны юк, фәкыйрь, карт, зәгыйфь, эшкә ярамаган икәнлекләрене аңларга мөмкин булса да, Сөннәтче бабай өйләнү уе аркасында андый эшләрне онытып бетергәнгә, андый кирәкмәс эш берлән вакыт үткәрмәде – карчыкларның һәммәсене яратты, һәммәсенә разый булды. Ләкин берсе әллә нигә күңеленә күбрәк ошаган төсле булды.

Баш коданың сүзе берлән килүендә дә шөбһә булмаганга, ул былтыргы сөннәттән калган ике капчык арышны сатып, күршедән ат алып, теге әдрәс камзулны киеп, күрше авылга да китте. Карчык күңелгә бигүк тулып бетмәсә дә, ит юкта үпкә тансык дигәнчә, бабай разый булды. Хәзрәтләр дә чакырылды, никях та укылды. Буннан соңгысыны бабай никадәр әүвәлге туена охшатырга теләсә дә – охшамады: карчык берлән сөйләргә сүз табылмады; табылса, әллә нигә ул кадәр кызык булмады. Сәлман Фарсины карчык аңламады, карчыкның җеп җерләвеннән бабай бер ләззәт ала алмады. Карчыкның кардәшләренә кунакка бару да әүвәлге кеби күңелле чыкмады, кич үткәрүнең дә мәгънәсе элгәрегечә булмады. Бабай, шунларны аңласа да: «Менә үз өемә килгәч, Гөлйөзем кеби үк булыр, аның үлгәне сизелмәс тә», – дип, күңелене юатты.

Иртәгесен карчыкның агач сандыгыны, бер комганыны арба артына бәйләп, карчыкның тавык йоныннан ясалган ястыгыны астка салып, карчыкны янына утыртып, бабай туй төшерде. Бөтен шартлары тулсын өчен, ул, тавык суеп биреп, карчыгына аш хәзерләргә кушты. Үзе кибеттән дөгесене, йимешене алып кайтып, хәзрәтләрдән икендегә кадәр фатиха кылып чыгарга вәгъдә алды.

Вакыт йитте. Хәзрәтләр килде. Аш өлгерде. Коръәннән соң бабай бүлмәдән алып шурпа бирде. Шурпаның өстендә йөзеп йөри торган пешмәгән суганнар бабайга әллә нигә мәхәббәтсез кеби тоелды. Хәзрәтләрнең сүзе берлән ул үзе дә утырды. Менә аш башланды. Гөлйөзем әбинең шурпасыны табакның төбенә кадәр ашый торган хәзрәтләр берәр капкач та кашыкны куйдылар. Бабай шөбһәләнде, бисмилла әйтеп, ашны капты. Тозсыз, борычсыз, чи суганлы, Идел суы илле батман иттереп пешерелгән шул аш аз-аз гына костырмады. Ул, халыкны кыстап тагы бер-ике капса да, артык өнди дә, кашыгыны суза да алмады. Аш алыштырылды; бәлеш чыкты, өсте ачылды. Кирпеч төсле каткан ярмага мөәззин никадәр шурпа сипсә дә, ул эремәде. Төбенә кадәр ашалып бетмәгәнгә, мөәззин төбене кисмәде дә. Менә тутырган тавык: ул туп эченә тутырып, дошман гаскәренә атып, аның крепостене ватарга ясаган кеби катырылган; киселгәч, йомыркалар беләү кеби ялтырап торалар; тозлылыгыннан авызга кабарлык түгел. Ул гына булса ярар иде, эче әрчелеп бетмәгән: кабырга төбендә әллә никадәр канлы былчырак нәрсәләр калган.

Сөннәтче бабай кайнап торган самавырны күрсә дә, тагы мыскыл булмас өчен:

– Хәзрәтләр, шуның белән тәмам, – диде.

Сөннәтче бабай хәзрәтләрнең: «Алла хәерле гомер бирсен, тигезлек берлән гомер үткәрергә язсын!» – дигән догаларыны ишетсә дә, күңеленнән Гөлйөзем әби китмәде. Ул, шул тәмсез ашлар, шул, халык алдында мыскыл иткән карчык – Гөлйөзем әбинең бәддогасы дип ышанганга, өенә кире кайтмаенча, зияратка китте. Бик озак Коръән укыды, бик озак дога кылды.

Күңеле бераз урынына утырып, ул өенә кайтты. Баягы ашларның буш табак-савытлары янында, кайнаган самавыр алдында карчыгыны йимешләп чәй эчкән көенчә тапты. Ул аның янына утырып чәй эчә башлады. Аның бер сум алтмыш тиенгә алган чәеннән дегет исе, әллә нәрсә тәме сизенеп, ул аз гына сикереп тормады:

– Ник бу кадәр тәмсез? Ашың килешмәгән иде; хәзрәтләр бер дә ашамадылар. Минем мәрхүмә карчык заманында бер тамчы аш калмый иде, – диде.

Карчык, бик зур эш берлән мәшгуль кеби, чәй эчүендә дәвам итте. Картка каршы бер сүз дәшмәенчә, кәҗә сөте алып кереп, чәенә салып эчә башлады. Сөннәтче бабайның әллә ничә еллардан бирле өйрәнгән гадәтләренә илтифат итмәенчә, үзе теләгәнчә кылына торган шул затсыз карчык аны җирәндерде. Ул:

– Намаз йитте, – дип, тәһарәткә су сорап алды. Ни күзе берлән күрсен, комганында лакшәләр156 йөзеп йөри! Ул, тагы ачуланып, тешене кысып: – Казанны пакь тотмаган өйдә бәрәкәт булмый, – дип, пакьләргә кушып, намазга китте.

Кич берлән ул тагы карчыгыны кәҗә сөте берлән бәлеш төпләре ашаган вакытта очратты. Аңар ачуы килүе бетмәде – ул, самавыр янына бик зур бер табак бәрәңге китереп куеп, ашарга тотынды. Бабай шул ашау казаныннан әллә никадәр җирәнде. Икенче чәйнеккә чәйне үзе пешереп, берәр чынаяк чәй эчеп ятты. Ләкин карчыкның мыш-мыш йоклавыннан җирәнеп, ул таң алдына кадәр йокыга китә алмады. Аның туңуы да онытылды.

Ике атна вакыт үтмәде, Гөлйөзем әбинең тарихы онытылган көннән бирле керткән тәртипләре бозылды. Аның заманасында сары гәрәбә кеби ялтырый торган идәннәр мәдрәсә әчелеге хәлене алды. «Английский пыяла» дан ясалган кеби ялтырый торган тәрилкәләр уңмаган хатынның алъяпкычы төсенә керде. Әби заманасында йөзендә аллы-гөлле кояш уйный торган самавыры казан төбе кеби катты. Чынаякларның тоткалары, чәйнекнең капкачлары маңка малайның борыны төсле булды. Әби заманасында пөхтә итеп җыелып куелган мендәрләр урынында карчыкның сәләмәләре өстерәлә башлады. Көз якынлашкан булса да, әллә кайдан әллә никадәр чебен тулды. Анлар, «жу-у-у!» итеп торып чәйгә, ашка төшеп бабайны җирәндергән кеби, бөтен диварларны, сөлгеләр, салфетларны былчыратырга тотындылар. Сөннәтче бабай Селкенчек Фәхриләр өендә генә очраткан сасы ис бөтен өйне тутырды.

Йорт эчендә дә элгәреге низам вә интизам157 бетте. Әби заманасында йомыркасы бар чакта кырылдап хәбәр бирә торган, салып бетергәннең соңында бик озынлап кыткылдап белдерә торган Караколак, Чуар, оя төбе тавыклар да кайсы качып сала башладылар, кайсы читкә киттеләр. Һәр көнне кич берлән көтү кергәндә өйдә була торган үрдәкләр, казлар да су буенда тузылып куна башладылар. Кәҗә дә – әби берлән бабайны ун ел ашаткан, ун ел анларга кәҗә тәкәләре, кәҗә бәрәннәре үстергән кәҗә дә үзгәрде: аның да сөте азайды, сыекланды. Бөтен кышка йитәр дип торган бәрәңгенең яртысы көз кермәс борын бетте. Бөтен кышка дип бабайның хәзерләп куйган утыны эләгеп кенә калды.

Шунларның һичберсе дә Сөннәтче бабайга яхшы тәэсир итмәде. Ул, карчык берлән орышышмаса да, талашмаса да, шул аз вакытта элгәреге, тарихсыз вакытында үткәргән гомереннән картайды. Аның биле тагы бөкрәйде, чәченең агы әллә нинди ямьсез акка әверелде. Ул озын-озын «уф, уф!..» иттереп сулый башлады. Ләкин шунларның барысы да, карчыгы Гөлйөзем әбинең хәтерене калдырган өчен, Аллаһе Тәгалә тарафыннан йибәрелгән бәла дип ышанганга, шул казага сабыр итте. Бөтен гомерене өендә, йортында үткәргән Сөннәтче бабай ике атнада өеннән, йортыннан бизде: ярты вакытыны мәсҗедтә, ярты вакытыны урамда уздыра башлады; мөмкин кадәр өйдә ашамаска, эчмәскә, өйдә утырмаска тырыша башлады. Ул, оясыны былчыраткан каз кеби, иртәдән кичкә кадәр өенә керергә курыккан кеби, өе тирәсендә әйләнә башлады. Аның бөтен рәхәте, тынычлыгы бетте. Ул һәр көнне, күңелене юатыр өчен, карчыгының каберенә барып, Коръән укырга тотынды. Кабер янында бик озак утырып, һәр көнне карчыгы берлән бергә үткәргән гомерләрене уйларга тотынды. Һәр көнне, карчыгы бу көн генә үлгән кеби булып, егламаенча кайта алмады.

Менә беркөнне карчыгының зияраты азрак басылган кеби булды. Иртәгесен бабай балта-көрәк алып килеп, яңа чирәм берлән өстене япты. Тагы беркөнне барганда, әбинең зияраты янында бер бозау ятканны күреп, бабай кабер тирәсене тотарга уйлады. Һәр көнне өйдән акыртын гына агачлар, такталар ташып, зиярат тирәсене чәверде158. Ләкин ахырына йиткәндә генә бер-ике такта йитмәгәнгә, бетмәенчә калды. Бабай иртәгесен, күп уйлап тормаенча, йил капкасыннан сүтеп алып, эшләп бетерде. Шул койманың кадакларыны дүртәр-бишәр мәртәбә какты. Алай да, эш беткәч уйлап торып, өстенә агач утыртырга төшенде. Бакчасындагы кеше буйлык, түгәрәкләнеп килә торган каенны утыртырга уйлап, элгәре ике көн бик һәйбәт иттереп урын хәзерләде. Аннан соң, каенның тамырыны кисмәенчә алыр өчен, ерактан иттереп казып алырга бер-ике көн вакыт үткәрде. Ул да бетте, агач та утыртты. Агач, утыртып бетергәч тә, акыртын гына искән җил берлән, иелеп-сыгылып, моң гына тавыш чыгара башлады. Бабай, шуны күреп, шатланып китте; агачның зикерене ишеткән кеби, моңаеп тыңлап утырды. Шуннан соң һәр көнне кич берлән агачка су китереп сибүне гадәт итте.

Менә беркөнне бабайның моңаеп кына су сибеп кайтканыны остазбикә күреп, малай йөгертеп, чәй эчәргә борып кертте. Ул, остазбикәдән оялган кеби, тагы бөкрәебрәк кенә килеп керде. Остазбикәнең тәмле чәе, һәйбәт ачы күмәче, балы аңар тагы карчыгыны исенә төшерде. Ул, әллә ничә көн чәй эчмәгән кеше кеби, бик тәмлеләп-тәмлеләп эчте. Эчә-эчә, бераз кәефе дә килде. Ләкин шул чәй, шул ачылган самавыр, шул ялтырап тора торган чынаяклар тагы аңар карчыгыны исенә төшерде. Остазбикә дә, хәзрәт тә, бабайның ярты гомерене зияратта үткәргәннән бабайның карчыгыннан разый түгеллегене белгәнгә, элгәре Гөлйөзем әбине сөйләп картның җәрәхәтене ачмаска теләсәләр дә, остазбикә әллә ничек:

– Карчыгың исәнме? Нишләп тора? – диде.

Сөннәтче бабай, иң авырта торган йиренә суккан кеше кеби, бердән чырайларыны сытты, кашыны чытты. Әллә нәрсәгә бик зур көч сарыф кыла башлады. Ләкин картның күзеннән яше ага башлады. Бабай кычкырып еглап йибәрде.

– Сөйләмә, остазбикә, карчык бәддогасы… – дип еглап, кайгысыны тиште.

Берәм-берәм бөтен кайгысыны сөйләп бетергәч, бабай азрак йиңеләеп китте. Ахырдан хәзрәт берлән бу елның сөннәте тугрысында да сөйләште. Бик ихлас берлән кырыгынчы, йөзенче мәртәбә үлем хәлләреннән, Мөнкир, Нәнкир килүләреннән, кабер газабыннан, оҗмах нигъмәтләреннән сорашты. Ахырдан гына, куркып кына:

– Хәзрәт, терек кешегә кабер казырга ярыймы? – дип, хәзрәттән фәтва сорады. Хәзрәт әллә нинди бер әүлияның үз каберене үзе казуыны сөйләгәч, бик зур бер мәсьәлә хәл кылган кеби, шатланып кайтып китте.

Иртәгесен ул, карчыгының аяк очында йир табып, акыртын гына эшкә башлады. Шуннан соң һәр көнне килеп, карчыгына Коръән укып, каенына су сибеп бетергәч тә, бисмилла, салават әйтеп, казырга башлады. Акыртын гына иттереп, тәмле нәрсә ашаганда аз кабып ашаган кеше кеби иттереп, аз-аз гына казыды. Ләкин никадәр аз казыса да, көн үткән саен тирәнләп, сары балчыкка килеп йитте. Яэҗүҗ-мәэҗүҗдән бабай бик курыкканга, сары балчыктан тирәнгә төште. Менә эш ләхеткә йитте…

Ул өйлә намазыннан соң тәһарәт кыстар төсле кеби тоелганга, өйгә кайтып тәһарәтләнеп барырга уйлап, өйгә таба борылды. Күрше йортка көзге ат көтүе бирергә җыелган җыен янына килеп, сәлам биреп, мәсҗед картлары берлән сөйләшеп, акыртын гына өенә юнәлде. Ишекне ачты. Түр башында карчыгының бәрәңге арчып утырганыны күрде. Күзе карчыкның кулындагы былчыранып беткән пәкегә төште. Аның кулында сөннәт пәкесе икәнене күреп, элгәре катып калды, ахырдан ул җенләнгән кеби булды: кычкырырга, бакырырга тотынды, кулы берлән бәреп йибәреп, пәкене алды, үзе кычкырып егларга тотынды. Аңар әллә кайдан көч керде. Кычкырып-кычкырып тиргәргә, кулы берлән бутанырга башлады:

– Чык өемнән, бәдбәхет, чык өемнән! Сәлман Фарси пәкесе, Сәлман Фарси пәкесе! Ни диермен?! Кыямәт көнне ни җавап бирермен?! – дип егларга, карчыкның кулына очраган сандыгыны, комганыны, ястыгыны йортка ыргытырга тотынды, тагы кычкырды, тагы бакырды, тагы еглады. Елан чаккан кеше кеби, кая барырга белмәде, еглап урамга чыкты. Күршедәге халыкка: – Җәмәгать, җәмәгать! – дип, бик каты иттереп кычкыра башлады.

Бөтен җыен, ут-фәлән бар дип, бабайга таба ашыкты. Бабай:

– Менә, җәмәгать, хәзрәти Сәлман Фарси пәкесе!.. Йитмеш мең мөселманның сөннәткә утыртылган пәкесе!.. Хәзрәти Аксак Тимердән калган пәке ул!.. – Ул, шул сүзне әйткәндә, өенә төртеп күрсәтте: – Шул пәке берлән, хәзрәти Сәлман Фарси пәкесе берлән, бәрәңге арчый!.. – диде дә тагы егларга тотынды.

Халык бабайны төрлечә бастырырга теләсә дә, бабай һаман кызганнан-кызды. Ул бөтенләй тилергән кеби булды. Ул, өенә таба барып, йорттагы карчыгыны күреп:

– Кит, шәйтан!.. Гөнаһ шомлыгы, иблис сидеге, пәри ташландыгы, күземә күренмә!.. Талак син, талак син!.. – дип кычкырды.

Халык тагы бабайны бастырырга теләсә дә, ул кычкырып егларга тотынды. Тагы әйләнеп карап, карчыкның йорт уртасында торганыны күреп, тиздән сикереп торып:

– Әле китмәде, шәйтан! Дәҗҗал! Яэҗүҗ-мәэҗүҗ колы! – дип барып, казык алып сугарга күтәрде.

Бер кеше, бабайны кочаклап алып, сугудан саклый алды. Карчык урамга чыгып качты. Бабай аның артыннан ястыгыны, сандыгыны, комганыны, туп уйнаган малай кеби, берсе артыннан берсене ыргыта башлады. Ул тагы еглады, тагы:

– Сәлман Фарси, шәфәгать кыл! Карчыгым бәддогасы, карчыгым бәддогасы!.. – дип, халыкка кайгысыны аңлатырга тотынды.

Ләкин теге карчык тагы йортка керергә өлгерә алмады, ул тагы, сикереп торып, казыкны күтәрде. Бу юлы сугарга да өлгерде, ләкин карчык качып өлгерде. Ул тагы кызды, тагы кычкыра башлады. Кулындагы пәкесене кысып, тагы әллә ниләр сөйләргә тотынды. Картлар, аны бастырыр өчен, төрле сүзләр сөйләргә тотындылар. Ул берсене дә ишетмәде.

Менә бердән аның кып-кызыл бите агарды. Ул калтырана башлады. Ап-ак булып авызыннан күбеге агып, һушсыз булып егылды. Хәзрәт килеп Коръән укыганнан соң аның һушы килсә дә, теле ачылмады. Пәкене никадәр алырга теләсәләр дә, кулыннан ычкындырмады. Хәзрәт килгәч, ул күзе берлән әллә нәрсә эзләнә башлады, кунакларга әллә нәрсә әйтергә теләде, ләкин әйтә алмады.

Өченче көнне хәзрәт, Коръән укып бетереп, янында утырып торганда: «Әти, кунаклар килде!» – дип, әтисене чакырып мәхдүм килеп керде. Бабайның күзе нурланды: ул көлгән кеби булды, әллә нәрсә әйтергә теләгәне беленде, күзе берлән мәхдүмне чакырган кеби булды. Мәхдүм акыртын гына әтисе янына килде. Бабай тагы, күзенә әллә нинди мәгънәләр чыгарып, кулыны селкетә башлады. Мең бәла берлән кулыны күтәреп, мәхдүмгә таба төртте. Һәммә кешегә мәхдүмгә пәкесене, үзенчә, иң кыйммәтле булган мирасыннан – Сәлман Фарси пәкесене бирергә теләвене аңлатты. Мәхдүм аптырап калды. Хәзрәт алырга кушты. Алды. Бабайның йөзенә көләчлек чыкты. Ул әллә нигә шатланган кеби булды. Тагы бик авыраеп: «Алла!..» – диде дә үлде.

Үзе казыган кабергә иртәгесен бөтен авыл җыелып күмде. Күрше карты аның өстенә дә каен илтеп утыртты. Ике каен бер-берсе берлән бәрелә-бәрелә, сөйләшә-сөйләшә үсә башладылар.

Көзге ягъмурлы җилдә өйнең сылаганы изрәп, ул да йимерелде. Усал сыерлар, канауны йимереп, бакчага кереп йөргәнгә, түтәлләр, бакчалар да кешелектән чыкты. Кызыл миләшләрне җыяр өчен бөтен урам малайлары миләшнең ботакларыны сындырып бетергәнгә, ул да икенче елны яфрак ярмады. Корыды.

Бер ике-өч елдан Сөннәтче бабайның йорты урынында тормыш галәмәтеннән бернәрсә дә калмады. Ләкин зияраттагы ике картайган, черегән, беткән картларның өстенә ап-ак тузлы, ямь-яшел яфраклы яшь ике каен үсте. Анлар зурайды, биекләнде, түгәрәкләнде; тавышлы-тынлы, кешеләр аңламый торган тормыш берлән яши башладылар.

Бер тормыш бетте, бер тормыш башланды.

Остазбикә

Сәгыйдә остазбикәдә бер дә артыклык-кимлек юк иде. Ул гади генә авыл остазбикәсе иде. Аның кияүгә чыгуы да муллаларда булганча гади генә булды. Ул кыз булып үсеп килә башлагач та, төрле җирләрдән мулла, мөәззингә, мулла сыманрак булырга тырышкан байларга сорарга тотындылар. Әтисе хәзрәт, мужик халкын яратмаганга, мөәззиннәрне Хуҗа Насретдин хәзрәтләренең мәгълүм ишәге тупрагыннан яратылган дип игътикад иткәнгә159, һәммәсенә сүз кайтара килде.

Абыстай кайвакытларда Сәгыйдәнең буйга җитеп егермегә басуыннан курыккаласа да, хәзрәт, тәкъдире язганы булыр дип ышанганга, һаман үз сүзендә торды.

Менә, еракта гына булса да, яңа указ алган бер муллага Сәгыйдәне сорарга килделәр. Остазбикә булачак авылы кара як булганга, сораган яшь мулланың атасы тирә-юньдә наданлык берлән шөһрәт тоткан Рәхим мулла булганга, кардәш-кабилә әүвәлдән үк чит күрделәр. Ләкин хәзрәт үзе кияү булачак шәкертне әллә кайда гына – шәһәрдәме, Казан юлында пароходтамы – бер мәртәбә күреп ихлас баглаганга, «киңәш итешик» дигән җавапны бирдертте вә башкода булып килгән Фәхри мөәззин артыннан ук абыстайның туган кардәшен ат җиктереп шул авылга, югалган атны эзләргә җибәрделәр… Яшь мулланың бөтен хәле-әхвале, надан Рәхим мулланың хатыны, бала-чагасы, мәхәллә халкы, мәхәлләнең яшь муллага карашы, тирә-юнь муллаларының яшь муллалардан өметләре хакында тулы мәгълүмат китерергә куштылар.

Шундый зур мәсьүлиятле160 эш белән бара торган Шакир мөәззин, егерме елдан бирле икенчегә өйләнергә ниятләп кыз эзләп йөргәнгә, эш арасында эш эшләнер дип, хәзрәтнең тамак толыбын, сатучы Шәмсинең чуар итеген киенеп, сәфәргә чыкты.

Юлда утырып калган карт кызлы Шәмсетдин хәзрәткә кереп кунып чыкты. Үзенең, мөәззин булса да, имам могыйнь, лявазим имам161 икәнен, хәзрәтнең фидия162 алмавы аркасында кулы иркенлеген, гошернең дә шактый күп килүен сөйләп, ләкин җәмәгатенең генә, шул, үзенә муафикъ булып җитмәгәнен, үлек юганда су салып торырлык кадәр мәгълүматы булмавын, кадер кичәсендә, гарәфә көнендә хатын-кызга вәгазь-нәсыйхәт сөйләрлек укымышы юклыгын белдереп: «Хәзрәт, Аллаһе Тәгалә менә үземезгә муафикъ җәмәгать мөяссәр163 итсә иде, дип догада булсаңыз ла!» – диде.

Хәзрәт, догада булса да, кызын бирергә нияте барлыгын белдермәгәнгә, Шакир мөәззин шуннан унике чакрымда тол кызлы бер байга да ат ашатып чыгарга керде… Анда да кич белән ястүне укып, чәй эчеп утырганда, үзенең дәрәҗәсенә җитеп, мәрхүм Закир дамеллага «күңел сабагы» на утырганнан башлап авыл халкы үзен мулла итәргә бик тырышса да, кыямәт көнне, Билал разый Аллаһе ганһенең ливасы164 астында кубудан калмас өчен мөәззинлекне ихтыяр иткәнен сөйләде: «Аллага шөкер, үзе бик яхшы тора, ләкин Аллаһе Тәгаләнең хикмәте – җәмәгате, бик укымышлы булса да, бәйрәмнәрдә «Дөррәтелнасыйхин», «Мөхәммәдия» не ярып салса да, үлек өстендә аңарга башка мәет юылмаса да, сәламәтлеге начар булганга, өй тәрбиясе итә алмый. Хәтта, менә хәзер, хәлифә хәзрәткә «зикер яңартырга» барса да, күңеленнән шул җәмәгате «үлде» дигән хәбәр килмәсен, дип куркып кына бара».

Бай сатучы, шундый, хатыны үлем якасындагы мөәззиннәрне, указ алып мулла булырга авыл табылып та, приговоры җыелып, имтиханы гына кирәк муллаларны ай саен кебек күреп торганга: «Аллаһе Тәгалә, шул, ничек тә бер яклы ясасын инде, болай хәлеңез авыр икән!» – дигән җавапны кайтарды.

Аннан соң, барачак авыллардан шундый өметле җирләр булмаганга, Шакир мөәззин яучы килгән авылга килеп җитте. Мәчеттән ерак түгел генә, таза гына бер мужикка кунакка туктады. Үзенә кыз таба алмаганга, бик ихлас белән, кияү булачак мулланы, атасын, анасын, мәхәлләсен белешергә кереште.

Өй хуҗасы – үткен генә мужик, бик тиз бу хәзрәтме, мөәззинменең ник килгәнен сизеп алып, турыдан-туры сөйләде. Шакир мөәззин аның сүзеннән карт мулланың кирәк үзе, кирәк җәмәгате абыстайның гади мужик икәнен, яңа мулланың бик һәйбәт укымышлы, инсафлы шәкерт икәнен аңлады. Мәхәлләне күзе берлә күрер өчен, Шакир мөәззин авылның теге очына да төшеп китте. Анда барганда, муллаларның өе яныннан үтеп, йорт-җирләрен, тормыш-килешләрен өстеннән генә күздән үткәрде.

Түбән очтагы ат сатарга тели торган яшь егет тә мөәззин абзыйны бик тиз танып алды. Бу да йорт хуҗасының сүзләрен беркетте. Ләкин шуның өстенә: «Абзый кеше! Шунысын әйтәем: берүк, ул йортта килен булып чыдар өчен, кызыңыз шәйтан тиресе киеп килсен!» – диде. Шуннан соң абыстайны сөйләргә кереште.

Иртә белән Шакир мөәззин иртә намазга керде. Кечкенә генә тәрәзәле, караңгы гына мәчет үзенең сәләмә намазлыклары белән бик фәкыйрь төсле күренсә дә, яшь мулланың сузып кына, яхшы гына кыйраәт165 белән имам булуы шактый күңелгә тулды. Ул, иртә намаздан соң ишракъ намазы166 уку гадәте булса да, яшь мулла белән күрешер өчен бергә чыкты вә башмаклыкта сәлам биреп күреште дә.

Яшь мулланың: «Сез кай ягы буласыз, кунак?» – дигән сөаленә Шакир мөәззин муллаларча иттереп, гарәпчә катыштырып: «Без, мәхдүм, монда фи сәбил167 Алла йөри торган мөсафир гына… Хәлифә хәзрәткә зикер яңартырга барамыз. (*) авылыннан», – диде. Шул авылның исемен ишеткәч, яшь мулланың йөзенә кызыл йөгерде. «Бу кем?» дигән сөаль аның башына килеп җитеп, «кем булса да, мине күрергә килгән кеше!» дип, имтиханда булган кебек кабзыятьләнебрәк168 китте. Сүз шунда туктаганда гына Шакир мөәззиннең кунак өе хуҗасы: «Мулла! Безгә чәй эчәргә керик лә. Кунак та менә бездә, мулла кешеләр, сөйләшеп утырырсыз», – диде.

Яшь мулла әллә нинди, хәл итеп булмый торган бер мәсьәләгә терәлеп калган кебек булганга, мужик, сизеп: «Мин хәзрәткә Вахидны җибәргән идем. Ул хәзер килер», – дигәч тә, яшь мулла, җиңеләеп китеп, алга атлады.

Озакламады, дублы туннан, биленә билбау буган бер кеше керде. Мулланың сикереп торуыннан, өй хуҗасының: «Әйдәңез, хәзрәт!» – дип каршы алуыннан шул мужикның эчендә кода хәзрәт яшеренеп торганлыгын Шакир мөәззин күреп алды. Мәҗлестәге сүзләр дә, аннан соң муллаларның үзләренә баргач та ашалган ашлар да – һәммәсе бер сүзне беркетте.

Шул сүзне алып, зикер яңартыр өчен хәлифәгә барганын онытып, үзенең хатыны бүген-иртәгә үләсе булганга өйләнергә теләгәнен дә хәтереннән чыгарып, Шакир мөәззин өйгә чапты.

Шакир мөәззиннең китергән мәгълүматы абыстай, кардәш-кабиләне канәгатьләндермәсә дә, хәзрәт үзе бирү ягында булганга, бөтен кардәш-кабиләне җыеп, кичке ястүдән соңгы озын киңәш мәҗлесендә килен итеп төшермәенчә, аерым тору шарты белән бирергә карар чыгарылды.

Вә шул шартларга разый булгач бирелде дә.

* * *

Туйлары ничек булганын Сәгыйдә, әлбәттә, бөтен вакларына кадәр хәтереннән чыгармады. Ләкин кияү көткән көн бигрәк каты итеп аның күңелендә сеңгән: кодалар килгәндә ул, кечкенә өйдә булганга, каенатасын да, каенанасын да бердән күрмәде. Ирләр чәй эчәргә утыргач кына, кодагыйны югары өйгә алып менгәч кенә ул ярыктан беренче мәртәбә карады. Хәзер дә күз алдында: иң түргә, мулла җизнидән дә югарыга, бер таза кеше утырган; өстендә әллә нинди, мужик баендагы кебек, кытатмы, манчестермы казаки, башында старостаныкы кебек укалы такыя, кулында зур гына, акайган гына мужик килененеке кебек яулык. Менә ул шул яулык белән бик кычкыртып борынын сөртте. Бу кем икән? Кара әле, мулла җизни: «Яңез, кода хәзрәт», – диде. Шул сөйкемсезмени?.. Менә сөйләргә тотынды. Теле гомердә мәдрәсә күрмәгәнме, аю уйнатучы мишәрмени, «да, да…» дип тора.

Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!

Сәгыйдәнең күзенә яшь килергә өлгермәде, зур абыстай, килеп: «Әйдә, тәһарәтең бармы? Каенанаңа күрендерергә», – дип, җилтерәтеп алып китте. Сәгыйдә тын алырга, хәл җыярга өлгермәде, бисмилла дип, бер ягыннан олуг тутасы, бер ягыннан карт җиңгәсе тотып, аны кодагыйларның чәй мәҗлесенә китереп бастырдылар вә бисмиллалар, салаватлар белән: «Кодагый абыстай, киленеңез!» – диделәр. Сәгыйдә ничек күрешкәнен белмәде. Куллары догага күтәрелгәндә дә, ни укыганын хәтерләмәде. Тутасының төртүеннән соң каенанасына сигез чирекле ефәк яулык биргәнен дә, каенанасының зур ике талир тәңкә бүләк иткәнен дә рәтләп сизенмәде. Шул гадәтләр, йолалар бетеп, аяк өстендәге Сәгыйдәгә әнисе: «Утыр, кызым», – дип, йомшак кына әйткәч, Сәгыйдә уянып киткән кебек булды. Ул, акыртын гына самавыр артына утырып, күзен күтәрде.

Түрдә киң генә битле, урта яшьле бер хатын утырган. Чынаякны алганда, аның алдына таба зур, озын яка чылбырлары берсенә берсе бәрелә-бәрелә алга таба бөгеләләр. Күкрәгенә кушып кигән, ике кул иңле укага тезелгән хәситәдә төрле зурлыктагы тәңкәләре шылтырашып акаеп торалар. Колакларындагы хәзерге заманның чулпысы кебек колак алкалары болай да зур колакларын басып, сәлендереп торалар. Ул бер-бер әйбер алыр өчен селкендеме, аның артындагы озын чәч такмасы, аларга тагылган зур чулпылар, кыңгыраулы тайлар җыелган кебек, шылдырау тавышлары чыгаралар. Кулларының саргайган тиреләре өстендә берсеннән-берсе киң, әллә ничәшәр беләзекләр аның кулларын сынганнан калайлаган чәйнек борыны кебек иттереп күрсәтәләр. Юан-юан бармакларда зур ахаклар, фирәзәләр, простой кызыл ташлардан ясалган кашлы, төрле төстәге, алды-артлы киелгән өчәр-дүртәр йөзекләр аның бармакларына кырык тартмачыдагы сатар өчен төрле төстәге, төрле буяудагы йөзекләр утырткан агач төсен бирәләр.

Шул бизәнү генә аз кебек күренгән булырга кирәк, кодагый ап-ак иттереп акшар белән битенә кершән яккан. Иннек белән бит урталарын кызартып, аны буяган чиләк төбенә охшаткан. Тешләренең аклыгы шул матур йөзгә, шул кием-салымга килешеп бетмәс дип уйлаган булырга кирәк, ул атныкы кебек зур-зур тешләрен карага буяган!..

Сәгыйдә бер мәртәбә карады: үзенең каенанасы шул булуга ышанмады.

Икенче мәртәбә карады: үзенең әнисенең кодагые шул булуга ышанмады.

Сәгыйдә өченче мәртәбә карады: бөтен затсызлыкларны тутырып киенгән шул хатынның мулла хатыны булуына, бер яшь мулланың анасы булуына ышанмады.

Тутасының ясаган чәен авызына ала алмыйча, ул һаман шуңарга карады. Хикәяләрдә сөйләнә торган убыр карчыгына охшаган куркыныч каенананың ничек сөйләвен ишетер өчен торып китмәде, китә алмады. Шуны ишетәсе килүе, шуны беләсе килүе аның бөтен йөрәгендә кайный торган күз яшен буып тотты.

Менә ул авызын ачты, аның кара тешләре ыржайды, аның өстләренә элгән төрле тәңкәләре, челтәрләре, төймәләре, хәрәкәткә килеп, йәшел-йәшел тавышлар чыгарды; Сәгыйдә үзенең колагы белән каенанасының тавышын ишетте. Ул тавышны ни дип әйтергә?.. Ул аны аңлатырга әле дә сүз таба алмый. Ул, Сәгыйдәнең моңынча күргән һичбер кешенең тавышына охшамаган кебек, Сәгыйдәнең һичбер төрле кош-корттан да ишеткән тавышына да туры килми. Ул карт урысның йомшак иттереп, матур татар хатыны булып сөйләргә теләгән кылынышына гына аз гына охшый.

Ул шул әфәлем төрле тавышны ишеткәннең соңында, тагы чыдарга тәкате калмаганын белеп, акыртын гына торды. Ишеккә барып җиткәндә, аның ике күзеннән дә яшь куып җитте. Ул, кызу-кызу баскычтан төшеп, караңгы бүлмәгә кереп, акырып-акырып еларга тотынды. Аның артыннан тутасы, аннан соң килгән анасы да аны бастыра алмады. Ул, элгәре тавышсыз еласа да, ахырга таба теле ачылып: «Ни генә гөнаһым булды икән лә, Раббым! Нинди генә кешенең күз яше төште икән лә, Ходаем! Нигә генә бу бәлагә грифтар булдым икән лә!» – дип көйләргә тотынды. Бераздан соң: «Нигә соң миңа ул кадәр дошман булдыңыз, әй әтием, әй әнием, нигә соң мине урамга гына чыгарып ыргытмадыңыз, нигә генә соң мине үстердеңез?» – дип ыңранырга, сыкранырга кереште.

Тутасының: «Угыллары боларга охшамаган», – диюләре, анасының: «Атаңнан курык, кунаклардан оял!» – диюе дә тәэсир итмәде, Сәгыйдә елавында дәвам итте. Кодалар белмәсә дә, абыстай үзе, Сәгыйдәнең туталары, бөтен кардәш-кабиләсе пошындылар, кайгырдылар. Хәзрәт Сәгыйдә белән үзе сөйләп карамакчы булды. Ләкин Сәгыйдә, әтисенә каршы сүз сөйләргә өйрәнмәгәнгә, бер сүз дәшмичә, акрын гына елавында булды. Хәзрәт, зур сүзгә сәбәп булачак булса да, туйны туктату ягын сөйләргә тотынды. Ләкин Сәгыйдәнең тутасы: «Әти, кирәкмәс. Бик матур төш күрдем», – дип, әтисенә ялынганга вә бертуктамыйча: «Боларның мужик икәнен бит без үземез дә белдек. Угыллары охшамаган, ди. Казан шәкерте, ди. Менә хәзрәти Ибраһим, бит, санәм сатучының баласы булган. Хәзрәти Муса, бит, Фиргавеннең тәрбиягә алган угылы булган… Төшем бик матур иде… Сабыр ит, Сәгыйдә, Алла теләсә, бөтенләй уйламаганча чыгар», – дип димли-димли башын әйләндергәч кенә, Сәгыйдә, күңеленнән ышанмаса да, «Беткән баш беткән!» дип, туйны туктатмасыннар дидертте.

Никях мәҗлесе дә шактый салкын үтте. Кодалар, кодагыйларны сыйлау да күркәм үтмәде. Кодаларны озаткан атлар кияүне алып киләсе булганга, Сәгыйдә иртәдән үк, ап-ак балавыз кебек агарып, гомерләре бергә үтәчәк иптәшен көтәргә тотынды. Аның күз алдында теге затсыз авыл старостасы төсле карт белән түбән очның юлаучы кертүче Гыйззәтбануы кебек карчык басып торганга, аның хыялы күптән инде шуларның икесеннән кушып бер егет – бер кияү ясап куйды. Ләкин шулай булса да, күңелнең кырыенда кечкенә генә, нәни генә бер өмет бетмәгәнгә, вакыт якынлашкан саен, аның күңелендә курку белән өмет зурая барды.

Менә кыңгырау тавышы ишетелде. Атасы, анасы, агасы, мулла җизнәсе – барысы да, салаватлар әйтеп, капкага таба киттеләр. Әнисе, «Бисмиллаһи әлләзи…» укып, Сәгыйдәнең йөзен сөртеп, күзеннән аккан яшьләрен тыя алмаенча чыгып китте. Сәгыйдәнең тутасы, авыз эченнән әллә нинди догалар укып, Сәгыйдәнең боздан салкын кулыннан тотып, капкага таба – актык өметкә таба күзен текәде.

Кыңгырау якынлаша башлагач, Сәгыйдәнең тәннәре калтырарга, тешләре шакылдарга тотынды. Тәне, бер җыерылып, бер киерелеп, зыяндаш тоткан кебек булды. Күзләренә әллә нинди ут керде.

Менә капка ачылды. Кыйбла яктан повозкалы атлар чабып килеп керде. Повозка янына – сафланып чалма-чапаннан тора торган Сәгыйдәнең әтисе, җизнәсе янына, сикереп, кияү төште.

156.Лакшә – токмач.
157.Низам вә интизам – тәртип һәм кагыйдә.
158.Чәверү – әйләндереп алу.
159.Игътикад итү – ышану.
160.Мәсьүлиятле – җаваплы.
161.Имам могыйнь, лявазим имам – имамга тиешле эшләрне эшләргә ярдәм итүче.
162.Фидия – кеше үлгәч бирелә торган мал, сәдака.
163.Мөяссәр – җайлы, җиңел үтәлешле.
164.Лива – байрак.
165.Кыйраәт – уку, Коръәнне яттан кычкырып уку.
166.Ишракъ намазы – иртәнге, кояш чыкканда укыла торган намаз.
167.Фи сәбил – юлда, олы юлда.
168.Кабзыятьләнү – каушау.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
20 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1954
Hacim:
591 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04299-7
İndirme biçimi:
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 4,7 на основе 3 оценок
Metin, ses formatı mevcut
Средний рейтинг 5 на основе 2 оценок
Ses
Средний рейтинг 4,7 на основе 12 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 1 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 4 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Ses
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 6 оценок