Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 32
– Менә шуның өчен Коръән-хафиз кылдың, шуның өчен мәдрәсәдә изелдең, шуның өчен Гарәбстанда өч ел тордың, шуның өчен, әллә ничә мәртәбә тугры килгәндә файдалана алмаенча, гыйффәтеңне сакладың! – диде.
Вәли, ни дигәнене белмәенчә, әллә нинди, бөтен дөньяны куркытырлык тавыш берлә:
– Лулу! – дип кычкырды да егылды. Аның йөрәге ярылды.
Икенче көнне шәһәрнең бөтен мәсҗедләрендә Вәли хафиз рухына тәһлил намазы укылды.
Шәкерт абый
– Сафа мөәззинне, ахирәт, куып чыгаргансың дип сөйлиләр. Кыз сорарга килгән кешене шулай итәргә ярыймыни? – дип, Гөлҗамал абыстай үзенең ахирәте Гайниҗамалга сөальле иттереп карады да чәйне ясарга тотынды.
Самавыр чыжлавы астында Гайниҗамал абыстай уйга калган кеби:
– Шулай иттем шул, ахирәт, – диде дә туктады.
Гөлҗамал абыстай, ишек төбендә борыныны пышкылдатып, әбисенең бернәрсә биргәнене көтеп тора торган килененең угылына күмәч кисәге илтергә бара-бара:
– Ник алай иттең, ахирәт, яхшы йирдән килгәндер бит? Кызыңның бит, әлхәмделиллаһ, яше йиткән. Кызлар бит бу елда егермедән үтсә картка исәпләнә башлый, – диде дә, борылып кайтып: – Чын, ник куып чыгардың? – диде.
Гайниҗамал абыстай:
– Мин шул мәхәббәтсез мөәззинне яратмыйм! – диде дә тагы туктады.
Гөлҗамал абыстай ахирәт дустының күзенә керергә теләгән кеби вә, кереп, шуның эчендә серне күрергә теләгән кеби иттереп карады. Шул күз карау астында Гайниҗамал абыстай бераз кызарып та китте. Ул, ахирәт дустының шул сүзсез сөаленә җавап биргән кеби:
– Була бит шундый, кайсы кешене пәриең сөйми, – диде дә, алдаганыны үзе дә белгән кеби, тагы кызарды.
Гөлҗамал абыстай:
– Бу бит кеше аңларлык түгел. Үзе сезнең шактый якын карендәш тә түгелме соң? Андый-бундый эш булган дияргә, ул – бала-чага атасы, син тагы, әлхәмделиллаһ, угыл-кыз йиткергән кеше. Юк, ахирәтем, син миннән әллә нәрсә яшерәсең. Ахирәт шулай буламыни? Ахирәттән сереңне яшерергә китап та кушмаган диләр. Бир чынаягыңны, чәй тәмсез түгелдер бит? Әле карт моны яңа чәй дип алып кайтты, – диде.
Гайниҗамал абыстай:
– Юк, ахирәт, юк, синнән нәрсә яшерим! Яшерерлек эш юк… – диде.
Аның сүзене тәмам итәргә бирмәенчә, Гөлҗамал абыс-тай:
– Югын юк та, куып чыгаргансың. Баш коданы куып чыгарыр өчен, ахирәтем, миннән яшерәсең яшерүен дә, бик зур сәбәпләр булырга кирәк, бик зур сәбәпләр, – диде.
Гайниҗамал, чәене бераз эчкәннең соңында:
– Мин, шул, шул мөәззинне күрәсем килми. Яшьтән күңелем җәрәхәтләнеп калган! Шуның өчен, шул, чыдый алмадым.
– Ни булды соң, ахирәт?
– Юк, булуын бернәрсә дә булмады… Ничек сөйләргә дә белмим инде, сөйләрлеге дә юк… Ярар инде, ахирәтем, шулай калсын, сөйләтмә инде.
– Сөйләргә теләмәсәң сөйләмә, ахирәтем. Мин ахирәтеңнән яшерерлек зур эш бардыр дип белми идем.
Шул сүзнең артының шөбһәле төсле бетүе Гайниҗамал абыстайны бераз кызартып, уйга калдырды. Ахирәтенең шөбһәсе аның, бер яктан, ачуыны китерде, бер яктан, хурландырды. Ярты ачуланган тавыш берлән ул:
– Ярый, алай булса, сөйлим, ахирәт, дәртең почмаклансын, – диде. – Югары оч янмас борын безнең әтинең йорты хәзерге Галәү тегермәненә чыга торган тыкрык буенда иде. Артымыз суга төшкәнгә, су буенда әни мәрхүм, әллә никадәр түтәлләр ясап, кыяр, кишер, чөгендер, кәбестә утырта иде. Тыкрыкка каршы ягында, әнә хәзер таллар бармы, шунлар урынында, безнең әтиләрнең мал-туар йорты иде. Былтыр Әхмәтсафаның кәҗәсе төшеп үлгәч күмелгән кое – ул безнең бабайдан калган кое иде. Ул вакытта бөтен авылда суының тәмлелеге, суыклыгы берлән дан тоткан иде. Урак өстендә уракка китүчеләр, су алыр өчен, юлаучылар кеби тезелеп көтеп торалар иде.
Безнең әтиләр, бай булмаса да, таза иде: чиләк-чиләк балымыз өзелми, он-тоз өсәгенең төбе күренми иде; мал-туар күп, ашлык мул иде. Заманасымы башка иде, ахирәт, йиреме башка иде, һәр елны ашлык йимерелеп үсә иде. Һәр елны кар төшәр алдыннан гына, көчкә-көчкә генә кырдан керәләр иде. Кыш буе хатын-кыз киндер, алача суга: кызлар тугый, челтәрли иде. Мәдрәсә ул вакытта да бар иде. Ләкин хәзерге кеби калай башлы түгел; әнә хәзер Миңлевәлиләрнең мунчасы бармы, әнә шуның урынында!.. Хәзрәт үзе дә укыта, хәлфә дә китертә иде. Ләкин, хәзерге кеби, кызлар сабакка йөрү юк иде. Әллә күрше авылларда булгандыр да, ләкин безнең хәзрәтнең остазбикәсе андый түгел иде. Мәрхүм, Алла разый булсын, китап сөйләгәндә дә хәзрәтеннән өйрәнеп чыга диләр иде.
Менә мин сигез-тугызга йиткәндә, беркөнне безгә бер егет килде. Мин – әле ул вакыт яланаяк чабып йөри торган бала! Аннан әни дә качмады, җиңгиләр дә качмады. Ул вакытларда бит әле муллалардан, каенаталардан гына качалар иде. Безнең җиңгиләр аңар «Шәкертҗан агай» дип тә йөри башладылар. Менә, ни булгандыр, ул егет мәдрәсәгә күчте. Кайдандыр, хәтеремдә калган, ул безнең әтиләрнең якын карендәшләренең угылы икән дә, безнең авылның мәдрәсәсенә хәлфә булып килгән икән. Егет һәр көнне кеби безгә килә башлады. Таба ашы пешерелдеме – ансыз ашалмады; кунак-төшем булдымы – ул чакырылмый калмады. Әни аңар «Шәкерт» дип йөргәнгә, җиңгиләр «Шәкертҗан агай» дип йөргәнгә, мин «Шәкерт абый» дип йөри башладым.
Безнең әти ашлы-сулы кеше булганга, безнең әнинең кабартмасы, коймагы, кыстыбые, бәлеше, кулламасы данлыклы булганга, кунактан өзелеп тормый идек: шәһәргә бара торган мулла бездә кич кунып китә, базарга бара торган мөәззин бездә ат ашата иде. Ил-көн дә бай булганга, туйлар да хәзерге кеби түгел иде: коданы бер атна сыйлыйлар, кода булып бер атнага баралар иде; туйга куелган бал, сыра бөтен авылга эчерелә иде. Дөньясы ук ул вакыт, ахирәт, башка иде. Безнең җиңгиләрнең әнигә ләм-мим дип әйткәннәрене мин ишетмәдем. Хәзер безнең киленнәр берлән сөйләшеп кара! Бер сүзеңә ун җавап табарлар.
– Шулай, ахирәт, шулай. Әле бит яшь киленем каенсеңлесе берлән орышышырга тотынган. Кайчан төшкән, кайчан килгән бит, орышышырга өлгергән. Бу ел, ахирәт, аналарының сөте берлән үк явызлыкка өйрәнәләр.
– Шулай, ахирәтем. Менә, шулай итеп, бу шәкерт абый безгә ияләште. Аны һәммәмез яраттык. Мунча яккан көнне аны мунчага чакыра идек тә, мунчадан соң ул имам торып әтигә намаз укыта иде. Намаздан соң сузып кына Коръән укый иде. Без һәммәмез бик ихлас берлә тыңлап тора идек; бергә дога кыла идек. Күп вакытта әти шуннан соң аңа сәдака бирә иде; әни һәйбәт май берлән чәй эчертә иде. Мин бердәнбер кыз булганга, билгеле, иркә идем. Самавырның янына гына килеп утыра идем дә чәй эчә идем. Шәкерт абый миңа май бирә, күмәч бирә, мине сыйлый иде. Ул мине сөя, мине ярата иде. Беркөнне ул минем курчакларга аллы-гөлле, алтынлы-көмешле кәгазь берлән бик матур, кызыллы-аллы, кош төсле прәннек тә китерде. Аның перәннеге әллә ничә айга кадәр курчак кунагы уйнарга йитте. Мин аны һәрвакыт курчак уйнаганда, кыз биргәндә генә бирә торган аш иттереп йөретә идем. Менә беркөнне карт җиңгиләрнең агалары кунакка килде. Анларның миннән бер-ике яшьлек кечкенә генә угыллары бар иде. Ул, малай булса да, кызлар арасында үскәнгә, курчак уйный белә иде. Менә без аның берлән курчак уйнадык. Кунакка чакырыштык, кыз бирештек. Иртә берлән мин торсам, прәннек юк. Мин еларга тотындым. Әни килде, җиңги килде; теге малайны кыйнадылар; ләкин прәннек кайтмады. Мин балавыз сыгып утырганда, менә теге Шәкерт абый килеп керде. Ул, минем ни өчен елаганымны белгәч тә, элгәре ул прәннекнең шулкадәр озакка баруына исе китте. Аннан соң ул чыгып китеп, бераз торып, миңа тегеңәрдән дә матур бер прәннек китерде. Шуннан соң мин аны сөя башладым; аңар ияләштем, үзләштем. Ул да, шуны сизепме, килгән саен курчакларның хәлләреннән сораша, прәннекнең нишләвене белешә башлады.
Мин прәннекне ашамый килсәм дә, беркөнне әллә нигә бик тәмле төсле күренгәнгә, кырыеннан тычкан кимергән кеби генә каптым. Авызыма әллә нинди хуш ис керде; тел өстемдә прәннек эреде. Авызымнан шул тәмне бетермәс өчен, тагы аз гына каптым. Авызым тагы тәмләнеп китте. Никадәр авызымнан шул тәмне бетермәс өчен тырышсам да, тагы теге тәм бетте, тагы кабарга тугры килде. Шулай аз-аз гына каба-каба, карасам, прәннек яртыга калган. «Буның берлән нишлим», – дидем дә ашап бетердем. «Үзе егылган бала егламый» диләр, прәннек кызганыч булса да, әни орышыр дип егламадым.
Менә берәр атна вакыт үтмәде – Шәкерт абый минем прәннек беткәнне белде. Ул:
– Кая китте, кая? – диде.
Мин кызардым. Ул, аңлады булырга кирәк, миннән сорап тормады, тагы прәннек китерде. Безнең дустлык тагы ныгыды. Мин курчак уйнаганда, үксез балаларны ашата торган, орышышкан кешеләрне килештерә торган «Шәкерт абый» атлы тагы бер курчак керттем. Туйларда, мәҗлесләрдә аннан яхшылыклар кылдырдым.
Менә беркөнне әти хәзрәтләрне чакырды. Ул вакытта хәзрәт, мәрхүм, Аллаһе Тәгалә разый булсын, Шакир хәзрәт иде. Мин дә шунда булганмын, ахры, ансыны рәтләп белмим, ахырдан гына хәзрәт: «Шәкерт абыйсыннан сабак укырга ярый, язу гына өйрәнмәсен», – дип әйтә диделәр. Мине: «Сабак укый, Шәкерт абыйсыннан сабак укый», – дип сөйли башладылар. Һәммә кешенең кызыгып сөйләгән шул сабак уку мине бераз һаваландырды. Сабак укуның нәрсә икәнене белмәенчә генә, мин шул көнне көтә башладым. Ул вакытларда хәзерге кеби түгел, сабак чын сабак иде. Хәзерге безнең киленнең балалары кеби, «Арба, чана, сука, тырма» укымыйлар иде, китап укыйлар иде. Шуның өчен, хәзерге кеби, авыл сатучысында, мәктәптә ул китап юк иде; шәһәргә барырга кирәк, аннан алырга кирәк иде. Менә китап та булды. Мин сабак башладым. Курчак дәрте бөтенләй сабакка күчте. Мин көне-төне укый башладым. Белмәгәннәремне сорап, әни-җиңгиләрнең башыны әйләндерергә тотындым. Минем сабак бик алга китте: өч-дүрт айда иҗекне сукалый башладым. Икенче елны Коръән укып «Йосыф китабы» на кердем. Өченче ел укысам, бәлки, хәзерге мулла хатыннарыннан ким булмас идем, Шәкерт абый, укырга дип, шәһәр мәдрәсәсенә китте. Мин, йитешлегем аркасында язу танып калсам да, мәгънәле китапка керә алмадым. Тагы мин курчакка кайттым, тагы курчак уенына баттым.
Ләкин Шәкерт абыйны һичбер вакыт онытмадым: көтүдә кызлар берлән сугышсак, бәбкә каравыллаганда карга бәбкәне урласа, әни кыйнаса, һәрвакыт мин Шәкерт абыйны хәтерли идем; аңар сыгына идем. Миңа, ул булса, кызлар кыйный алмас, карга бәбкәне урлый алмас кеби тоела иде.
Менә, шулай итеп, бер-ике ел үтеп китте. Мин унбер, уникегә йиттем. Беркөнне (көз иде) бөтен авыл Дөбрән262 Хәяты әкиятене сөйли башлады. Дөбрән Хәятыны син белмисең. Әнә Җиһанша бармы, тимерче Җиһанша? Шуның сеңлесе, шук кыз диләр иде. Әниләр, җиңгиләр миңа нәрсә булганыны әйтмәсәләр дә, кызлар берлән үзем барып карадым: аның капкасыны буяганнар иде. Без барганда, бөтен урам бала-чага белән тулган иде. Мин нәрсә икәнене, ни өчен буялганыны белмәсәм дә, шундагы кызлар: «Уйнаш иткән!» – диделәр. Берсе:
– Уйнаштан бала тудырган! – диде.
Шул ара да булмады – авылның ул вакыттагы куштаны Хәмит карт, әллә кемнәр берлән килеп:
– Ул нинди оятсызлык! Урамда йөртергә кирәк! Бөтен кырлар кипте, мал-туар өшәнде; бар да шунларның гөнаһ шомлыгы! – диде.
Кызлар:
– Менә урам буе йөртәләр, Дөбрән Хәятыны кара корымга буйыйлар да: «Уйнаш итмә, уйнаш итмә!» – дип, урам буенда йөртәләр; бөтен ир, хатын аның йөзенә төкерә. Аннан ары мәсҗед алдына китереп суктыралар; мулла абзый үзе суктыра, – диделәр.
Җиңги берлән суга барганда күргән Дөбрән Хәяты минем күз алдыма килеп басты: зур, таза, матур, ачык, бербуйдан көлә торган Хәят хәзер, кара корымга буянгач, коточкыч күренде; дөнья анасы кеби тоелды. Елыйсы килү куәте никадәр көчле булса да, мин куркуымнан елый алмадым.
Өйгә кайттым. Әни, мине күргәч, ни өчендер:
– Аллаһе Тәгалә тәүфикъ бирсен, – диде.
Бөтен көн шуның куркусы берлән үтте. Көтүдә бөтен кызлар шуны сөйләделәр; малайлар Дөбрән Хәятының бәетене җырладылар. Көтү керер алдыннан гына, ягъмур ява башлады. Көтә-көтә арып беткәннең соңында берсе: «Көтү түбән очтан керде», – диде. Барымыз да елашаелаша киттек. Барымызга да менә Дөбрән Хәяты корымга буялган көенчә чыгар да алдымызга басар кеби тоелды. Курка-курка, бер-беремезгә тотынышып, сарылышып чабыштык. Кояш баеп, көзге төн караңгылана башлаганда гына, мин, ике сыерны табып, өйгә кайттым. Өйдә абзыйлар, җиңгиләр шалкан кисеп кайткан булганга, шалкан ашарга утырдык; элгәре чи шалкан ашадык, аннан ары әни пешкән шалкан кертте. Мин һәрвакыт пешкән шалканны яратам. Ул көнне бигрәк сөеп ашадым.
Көзге вак ягъмур бөтен дөньяны каплап алды. Мин җиңги берлән тышка чыкканда күзгә төртсәң күренмәс төндә тагы котым очты. Җиңгинең кулына тотынып кына, кычкыра-кычкыра, көчкә өйгә кердем. Миңа шул караңгы төн тагы Дөбрән Хәятыны исемә төшерде. Менә ятарга вакыт йитте. Әни миңа үзләре берлән берочтан түргә урын салды. Мин чәчемне сүтәргә өлгермәдем, урамдан тәрәзә кактылар. Мин куркынып киттем. Күз алдыма тагы Дөбрән Хәяты килеп басты. Ул да булмады, капка ачылды, йортның шул дөм караңгысыны көчкә генә ерып-ерып, фонарь йөри башлады. Озак үтмәде, минем алдыма өстеннән су ага торган Шәкерт абый килеп басты.
Самавыр куелды, яңа шәмнәр ягылды. Өй яктырып, җылынып китте. Минем күңелемнән дә Дөбрән Хәятының хикәясе чыкты.
Әти-әни аны бик кадерләп каршы алдылар:
– Өшегәнсең, туңгансың. Явымы да бит үзәгеңә үтәрлек, тизрәк тишен, тизрәк, – дип тишендерделәр. Юындырып, чәй янына утырттылар.
Минем йокым качты. Шкаф артына сөялеп кенә Шәкерт абыйны карарга тотындым. Аның күзләре үзгәрмәгән булса да, һаман әле көлгәндә күзләре югалып китә торган булса да, аның йөзе шактый үзгәргән иде. Бездән киткәндә кечкенә генә чыгып килә торган мыегы зурайган, сирәк кенә сары гына йоннар аның сакалыны бөтенләй каплый язган, битенә дә әллә нинди, мин танымый торган яңа төс чыккан иде. Кечкенә чакта, беләсең бит, ахирәт, балалар бик тиз үпкәләүчән булалар, мин дә шулкадәр сөйгән Шәкерт абыемның миңа илтифат итмәвенә үпкәли башладым. Аны эчемнән генә: «Нинди мәхәббәтсез, бу минем Шәкерт абыем түгел, бу башка», – дип уйлый башладым. Ни өчендер елыйсым килде.
Җил берлән тәрәзә шакылдап китте. Минем күз алдыма тагы Дөбрән Хәяты килеп басты. Мин дерелдәп, каушап киттем. Шуны күрепме, әти берлән бик тәмле сөйли торган Шәкерт абый:
– Син дә бундамыни, Гайниҗамал? Кил әле бунда, кил! – диде. Минем ачуым бердән язылды. Шәкерт абый, минем баштан сыйпап, күземә карап торганның соңында: «Зур булган инде», – диде.
Әни дә:
– Утыр, кызым, чәй эчәмсең? – диде.
Мин әнигә «ие» дигән күз берлән карадым. Безнең әни, мәрхүм, үзе каймаксыз чәй эчмәгәнгә, һәр кешегә каймак салып ясый иде. Шуның аркасында әти: «Чәйнең тәмене бозасың, затсыз!» – дип, үзене һәрвакыт тирги дә иде. Чит кунак-фәлән булса, әти, әнине чакырып алып:
– Каймак салып ясама! – дип әйтеп тә куя иде. Ләкин, нидәндер, әни әти мәрхүмнең сүзене тутыра алмый иде – һаман каймаклы ясый иде.
Бүген дә шулай булды. Ул вакытлар, беләсең бит, ахирәт, хәзерге кеби, әллә нинди канәфер тәмнәре килә торган чәй юк иде: кара, ак койрыклы чәй иде. Аңар каймак салу, билгеле, шуның нечкә тәмене боза иде. Менә әни миңа да каймаклап ясап бирде. Алдыма зур кашык бал куйды. Мин Шәкерт абыйның сүзләрене тыңлый-тыңлый эчкәнемне дә сизми калдым. Ул үзенең хәзер әллә кайдан ерактан кайтуыны сөйли, әллә нинди мөфти хәзрәт берлән күрешүеме аңлата иде. Әти шунларның һәммәсенә дә: «Шулай диең, шулай диең!» – дип, авызыны ачып тыңлый иде. Ул вакытта мин нәрсә икәнене, кайдан кайтканыны аңламасам да, ул – Шәкерт абыйның мөәззин булыр өчен имтиханнан кайткан вакыты икән! Бердән соң әни миңа тагы берне ясап бирде. Беләсең, балаларга кич чәйне күп эчерү файдалы түгел: йокылары кача, төрле эшләргә сәбәп була. Әни шуны оныттымы, ул миңа өченче чынаяк та ясады. Мин, бунларның мәҗлесләреннән калмас өчен, әнидән «бар инде, кызым, ят!» дидертмәс өчен, һаман эчтем. Менә чәй бетте. Шәкерт абый, мине тагы чакырып алып, башымнан сыйпап:
– Йә, сабак кар астында калдымы? Онытылып беттеме? – диде. Мин бер сүз әйтмәдем. Әни: «Юк, юк, онытылмаган», – дип өлгермәде, әти:
– Бар әле, кызым, китапларыңны китер әле, Шәкерт абыең тыңласын әле, – диде.
Мин китеп Коръәнемне алып килдем. Ачып, кычкырып, әгузе бисмилла әйтеп укыдым. Үземнең Коръән укый торган тавышым үземә ишетелеп, үземнең элгәреге хәлләремне исемә төшерде. Минем күз алдымда Шәкерт абыйның биргән перәннеге күренә башлады; аның тәме авызымда уйный башлады. Мине әллә нинди шатлык биләде. Шәкерт абый: «Онытмаган, онытмаган», – дип, мине бик мактады. «Менә, шәһәрдән кайтсам, үзеңә прәннек алып кайткан булыр идем», – диде дә, кесәсеннән әллә нинди акча савыты чыгарып: «Менә шуңар сатучыдан прәннек алырсың», – дип, зур бер тиен ярымлык бирде. Мин, сөенә-сөенә алып, курчак сандыгыма салып куйдым. Шуннан соң мине яткырдылар. Мин йокы арамда гына Шәкерт абыйның Коръән укыганыны ишетеп күземне ачсам, әти берлән анларның намаз укуларыны, әнинең түргә әтигә бер урын, Шәкерт абыйга бер урын салганыны күрдем. Тагы йокыга киттем.
Менә төшемдәме, көнемдәме, Дөбрән Хәятыны күрә башладым. Ул ялан өст басып тора. Судан мунчала алып чыккан кеше кеби, аның бөтен битене, тәннәрене кара бака яулыгы каплаган, йөзләреннән кара, куе, сазлы су ага; үзе авызыны ачкан да тешене ыржайтып көлеп тора. Мин аннан куркам: «Әни! Әни!» – дип кычкырам, бакырам, качмакчы булам: ләкин аягыма тимер таккан кеби, атлый алмыйм, атласам, алга бара алмыйм. Ул миңа таба килә; минем котым оча; ул мине кочакламакчы була. Кочаклый! Аның кулы берлән минем бөтен тәнем кысыла… Аның тәненнән ага торган кара су миңа тама башлый. Аның өстенә ябышкан кара бака яулыгы миңа ябышмакчы була, җанлы кеби, миңа таба сузыла. Менә ул минем корсагыма килеп ябышты… Аның суыклыгы минем ботларыма кадәр агып китте… Минем йөрәгем ярылды… Тагы кычкырмакчы булдым. Кычкырдым да, ләкин минем тавышыма беркем дә килмәде. Ул салкын бака яулыгы әле минем корсагыма, әле минем бот араларыма кереп йөри башлады. Тагы икенче берсе муеныма ябышмакчы булды… Мин куркуымнан тагы бик каты кычкырып йибәрдем. Үз тавышымнан үзем куркынып уянып киттем.
Уяну берлән, корсагымнан түбәннән сәнәк тармакларымы араландырып ята торган авыр, зур бернәрсә бар икәнене сизендем. Куркуымнан күз ачып күз йомганчы йокым ачылды. Көзге айның нуры берлән яктырган өйдә, күршемдә сузылып ятып, миңа таба борылган Шәкерт абыйны, аннан ерак түгел генә «мыш-мыш» йоклый торган әтине күрдем. Шунларны күрү берлән, шул минем корсагыма, бот арама салынган япьле нәрсә Шәкерт абыйның кулы икәнлегене күңелемә төшерде. Мин аның авыр кулыны алып ташладым. Ул «лап!» итеп идәнгә барып төште. Шуның тавышы берлән минем башым эшләргә тотынды, «уйнаш» дигән сүз колагыма килеп керде…
Мин, алай булгач, уйнаш иттем, Дөбрән Хәяты кебек уйнаш иттем; иртәгә безнең дә капканы буярлар, миңа да «бәет» әйтә башларлар… Шул уйлар мине куркытканнан-куркытты… Хәзер мин үземне кара корым ягылган көенчә урамда йөретәләр кеби күрә башладым. Үземне кара бака яфраклары берлән ялантән өстенә сыланган кеби сизә башладым. Шул хурлыкка ничек чыдарга?.. Мин бер минутта тирләдем, пештем; шабыр суга баттым. Менә гомеремдә күрмәгән рәвештә эчем борып-борып авыртырга тотынды. Минем күңелемә: «Уйнаштан бала табам икән», – дигән уй керде… Шул уй шулкадәр башыма утырды – мин, җиңги бала тапкандагы кеби, көчәнеп-көчәнеп кычкырасым килә башлады. Кычкырырга дигәндә генә әти-әни исемә төште. Мин йир ярылса йиргә керерлек булып оялдым. Шул хурлыкны күрмәс өчен үләсем килә башлады. Алладан, бөтен белгән догаларымны укып, үләргә тели башладым… Эчем басылмады. Дога кабул булмады. Минем ачуым килде: «Үлим, әнә күрше Әхмәтҗанның чәчәктән үлгән кызы кеби үлим!» – дип уйларга тотындым. Ләкин һаман үлмәдем – үләргә юл таба алмадым. Әнә былтыр безнең бер сарык кизләүгә төшеп үлгән иде… Мин дә төшсәм үләрменмени?.. Мин үземне үзем кизләүгә төшкәндә битенә, тәненә әллә никадәр кара бака яфрагы ябышкан иттереп күрдем. Минем эчем «жу-у-у!» итеп китте, тәнем калтырарга тотынды; эчем тагы борып-борып авырта башлады. Мин: «Хәзер менә кечкенә генә бала тудырам, уйнаштан бала тудырам», – дип тагы котым очты. Акыртын гына торып, әти-әнигә белдермәенчә генә, чыгып китмәкче булдым. Тордым. Идәннәр шылтырады, тәрәзәгә бәрелә торган җил моңлап сызгырды. Әллә кая әтәч кычкырды, аның артыннан тагы берсе, тагы берсе! Мине тагы курку биләде… Аяк атлый алмадым. Барып урыныма ятарга теләдем. Анда Дөбрән Хәяты ята кеби тоелды. Мин аның тәннәрене, кулларыны – һәммәсене күрдем. Менә тагы эчем борырга тотынды. Миңа бала – уйнаш баласы – хәзер чыга кеби күренде. Мин баланың ничек туганыны белмәгәнгә, баланы тудырмас өчен, ике кулым берлән корсагымны басып тордым. Тәнем дер-дер калтырап, суыклык сизгәнгә, шундагы түшәккә сөялдем, ышыкландым.
Уянып киткәндә көндез булган иде. Самавыр чыж-чыж кайный, кунакка дип коймак пешә иде. Өйдә беркем дә юк иде. Менә әллә кайдан Шәкерт абый тавышы колагыма чагылды. Шул тавыш башымдагы буаны ерып йибәргән кеби булды. Күз алдыма берсе артлы берсе төнге эшләр килә башлады. Мин, бала табып-тапмаганымны белер өчен, корсагымны капшадым. Ярылган йире юкка, тапмаган икәнмен дип, Аллага шөкерләр әйтергә өлгермәдем, «бәлки, торгач табармын» дигән фикер башыма килде. Тагы оят мине каплап алды. Әти-әни берлән Дөбрән Хәяты күз алдыма килеп басты…
Менә Шәкерт абый берлән әти килеп керде. Мин, йоклаганга салынып, керфек арасыннан гына карадым. Ул хәзер бөтенләй үзгәргән, элгәреге Шәкерт абыйга аз гына да охшамый. Әнә былтыргы ат урлап тотылып урам буенда йөртелгән карак төсенә кергән. Мин аның борылганыны гына көттем дә чабып торып чыгып киттем. Әти дә, борылып карап:
– Кызым, ни булды? – диде.
Теге өйгә дә кермәенчә, абзарга чыктым. Бик озак эчемне карадым. Бала туу галәмәте күренмәгәч, бәлки, әти-әни белмәс дип, азрак ныгыдым. Ләкин өйгә таба борылгач та, тагы менә әни күрер дә уйнаш иткәнемне белер кеби тоелды. Мин тагы кизләүгә төшмәкче булдым. Ләкин аның суы бик суыктыр кеби күренгәнгә, арт капкадан җиңгинең сәнәкләр, тырмалар, көрәкләр күтәреп ындырга киткәнене күреп, аның артыннан киттем. Анда да, анлар янына бармаенча гына, саламда яттым. Кибәннәр арасына барып, берничә мәртәбә эчемне карадым.
Ашыйсы килгәнгә, абзыйлар берлән ашарга кайттым. Йортка якынлашкан саен, теге качкынны күрмим дип курка башладым. Менә капкадан керсәм, ул атка утырып маташа…
– Ә, Гайниҗамал, кил монда, кил! Хуш, сау бул! – диде.
Мин куркып киттем. Аннан ары ачуым килде. Аңар күземне акайтып карадым, ул кызарды.
Шуннан чабып кереп киттем. Әнинең: «Ник Шәкерт абыең берлән күрешмәдең-фәлән?» – дигәнене тыңламаенча, мин курчак сандыгындагы бер тиен ярымны алып, кизләүгә илтеп ташладым. Ул су төбендәге имләп салган йиде төенле чүпрәк янына барып төште. Ул тонык суда ялтырап киткәнгә, мин итәгем берлән бик күп туфрак җыеп килеп, суга ташладым. Анлар, сөйләшә-сөйләшә, суга төшеп киттеләр. Су болганды, акча югалды. Ләкин болганган су тагы Дөбрән Хәятыны исемә төшерде…
Мин артыма карый-карый өйгә кайттым. Шәкерт абыйны күрүдән курыкмаганга, өйгә батыррак кердем. Ашарга утырдым. Ләкин эчем тагы авырта башлады. Әни: «Көне-төне шалкан ашыйсыз да…» – дип, тышка чыгарды.
Көннәр, еллар үткән саен, шул вакыйга хәтердән югалды. Зурая төшкәч, үзем дә шуннан көлә башладым. Ләкин мөәззингә дошманлыгым һаман кимемәде. Аны төшләремдә күреп куркып уянуым әлегә кадәр бетмәде.
Аннан шунсы кызык, ахирәт: менә шул бер тиен ярымлык та һаман мине ташламады; әллә теге имле чүпрәк янына төшкәнгәме, бер-бер кайгы булырга булса, бер-бер кәефсезлек булса, гел шул бер тиен ярымны төшемдә күрми калмадым: йортымыз янганда да шуны күрдем; картым үлгәндә дә күрдем; караклар йортымызны басканда да күрдем, – диде дә туктады.
Гөлҗамал абыстай сузып кына:
– Алай икән, ахирәт! – диде.