Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 31

Yazı tipi:

Башкорт бәхете

Инде әллә кайчан, онытылып та бетте, мин бер зур рус авылыннан Ак Иделнең бормаланып киткән башындагы бер авылга барырга ат эзләргә тотындым. Кайсы авылга бару хәбәрем чыгу берлә, базардагы башкортлар, мине сырып алып: «Мин дә мин!» – дип гаугалаша да башладылар. Бердән минем аяк асты тазарды; элгәреге ат таба алмам дип куркулар бетте. Мин сайланырга тотындым: кайсының атыны яратмадым, кайсының арбасыны. Ахырдан бер башкорт: «Минем арбам тимерле», – дигәч, юкәләр берлә бәйләгән, җепләр берлә ныгайткан башкорт арбасына утырып сәяхәт итү Урал тауларында никадәр мәшәкать буласыны хисаплап, тимер арбалы башкортны ялладым.

Юлым озынга күрә, тамакны туйдырыр өчен, бердәнбер мөселман харчевнясенә, дөрестене әйткәндә, мөселман дворына кереп ашарга сорадым. Ашханәнең хуҗасы, минем кеби, шул тирәдә булмый торган киемнән кергән егетне күргәч тә, әлбәттә, хәзер килеп йитеп, нәрсәнең яхшылыгы хакында сөйләшә башлады:

– Ат ите дә бар, лапша да бар, өйрә дә бар; кирәк булса, пилмән дә бар, – диде.

Мин, Казандагы кеби, иң шәбе инде пилмән дип, пилмән кушмакчы булдым. Теге абзыйның: «Ничә?» – дигән сөаленә, үземнең карыным ачлыгыны исәпкә алып:

– Йөз, – дидем.

Абзый:

– Ничә кеше? – диде.

Мин:

– Ялгыз гына, – дигәч, ул аптырабрак карарга тотынды. Мин аның күз каравында: «Кара, нинди генә булса да, йөз пилмән ашамакчы була», – дип таңга калуны күреп: – Әллә аз булырмы? – дидем.

Абзый:

– Юк, булмас. Без итне кызганмыймыз, безнең пилмәннәр һәйбәт була, Сәфәр старшина да бездә пилмән ашый. Күп булмасын дип әйтәм. Ясавын ясарбыз, – диде.

Мин:

– Соң, кешеләр күпме кушалар? – дип сорагач:

– Төрлесе була: иллене дә әйтәләр, егерме бишне дә, унбишне дә, – диде.

Мин, пилмәннең зурлыгыны-кечкенәлегене белмәгәнгә:

– Алай булса син, абзый, уртача кешегә йитәрлек иттереп үзең хәзерлә! – дидем.

Абзый чыгып китте. Ярты сәгать үтмәде, ул мине, башыны иеп кенә чакырып, ак якка алып чыкты. Мин керү берлә, алдыма кызыл зур бер чүлмәк китереп куйды. Мин:

– Никадәр? – дигәч:

– Унбиш, – диде.

Мин, ул унбише туйдыра торган пилмәнне күрер өчен, чүлмәккә тыгылдым. Кашыгымнан берничә мәртәбә төшеп киткәннең соңында бер пилмәнне, өстерәп чыгарып, тәрилкәгә куйдым. Шунда гына мин, бая «йөз» дигәч, абзыйның исе китүенең мәгънәсене аңладым. Пилмән Казандагы, Оренбургтагы мәгънәдә пилмән түгел иде. Ул – чынаяк асты кадәр итеп ясалган, мишәрләрнең кәкәше258 яисә Казаннарның кечкенә бәлеше иде. Буның йөзене түгел, унбишене генә ашап бетерергә минем шикелле дүрт-биш егет кирәк иде. Мин тәрилкәдә җәйрәп яткан шул пилмәннең кай төшеннән башларга аптырап торганда, нинди корал берлә һөҗүм кылырга хәйран булып торганда, теге абзый тагы бер ашаяк бәрәңге берлә бер башкорт тустагы шурпа да алып керде.

Шул ашларның күплегенә мин шатланудан битәр курка башладым. Уйлап-нитеп, кашыкка ярдәмгә пычак сорап алып, пилмәнне дүрт-бишкә кисеп ашарга хәзерләндем. Пилмәннең эченнән ярты кадак чамасы тураган (тапамаган) иткә башка ярты суган, ярты балкашык чамасы борыч та чыкты. Пилмәннең бармактан аз гына нечкә камыр камзулыны читкә этеп, ашарга тотындым. Ашыйсы килгәнгә күрә бисмилланы әйтергә онытсам да, шуның аркасында абзыйның пилмәнене үзем генә түгел, теге «Фәзаилешшөһүр» дәге симез шәйтан берлә бүлешсәм дә, өченче пилмәннән үтә алмадым.

Абзый минем аз ашавыма исе китеп, яратмадымы әллә дип, тагы әллә ниләр китермәкче булса да, мин үзем алган кечкенә карбыз берлә авызны юарга тотынгач, ул калган унике ярым пилмәнне, алты кешегә йитәрлек бәрәңгене, кечкенә генә бала коендырудан артып калырлык шурпаны алып чыгып китте.

Мин карбыз ашап бетерергә өлгерә алмадым, минем башкортым килеп йитте. Мин, үземнең барлы-юклы әйберләремне күтәреп, капка төбенә чыктым. Бер тәртәсе озын, берсе кыска иттереп, эшлеясез камыт берлә җигелгән кабыксыз арба минем исемне китәрде. Мин, арбаның дүрт көпчәгенең дүрт үлчәүдәлегене күреп, башкорт абзыйга карап:

– Ник алдадың, арбаң бик начар ич? Буннан төшеп калмас өчен җәпле кеше кирәк, тимерле дигән буласың! (Әлбәттә, мин «тимерле арба» дигәч, үземезнең якның бай мужикларының таза арбалары дип белгән идем.) Карт ук кешесең, алдыйсың! – дидем.

Башкорт абзый суык кан берлә генә:

– Алдамыйм! Тимерле шул, күрмисеңмени? – дип, элгәре вакытта кабык кадалып куйган, хәзер кеше киемене ерту хезмәтене үти торган кечкенә генә кабык кадагына төртеп күрсәтте. Мин, ачуланасыны да, көләсене дә белми, арбага менеп утырдым.

Юлга чыккач, аты да шул арбасы кеби булды. Тигез юлда начар бара, тау менгәндә, туктый-туктый, эштән чыгара, тау төшкәндә бөтен әйберләрне коеп бетереп дулый торган [булып] чыкты. Шуның өчен теге зур пилмәннәр бик тиз селкенеп бетте. Ләкин озын сахраларда лерт-лерт сыер адымы берлә бару, борылып-борылып төшә торган тауларда тәгәрәп, мәтәкләнеп китүләр бик тиз мине туйдырды.

Мин ни эшләргә аптырап килгәндә, арттан бик яхшы атка утырган, таза арба җиккән бер башкорт егете килеп йитте. Ул минем башкорт берлә сөйләшергә тотынды. Бик тиз сүз миңа күчте. Минем кая баруым соралды. Минем теге башкорттан унике чакрымлы гына авылга баруым беленгәч, тимер арбалы башкортымның авылы мин бара торган авылдан йитмеш чакрым читтәлеге беленгәч, башкортлар арасында мине сату-алу хакында базар китте. Минем башкорт йөз утыз чакрымга бер сум егерме тиенгә килешкән булганга, шуны бүлү хакында байтак тавыш купты. Ахырдан, бунлар егерме тиендә килешә алмаганны күреп, мин, үземнән егерме тиенне кушарга булып, яшь башкортка сатылдым.

Аның аты яхшы, арбасы нык, үзе ачык булганга, юл йиңел булыр кеби күренде. Дөресте дә шулай чыкты. Утырып китү берлә, без сөйләшергә тотындык. Мин иң әүвәл теге «тимер» арбалы башкортның бер сум егерме тиенгә 130 чакрымга баруының, аннан үз авылына тагы йитмеш чакрым борылып кайтырга разый булуының сәбәбене сорадым. Яшь башкорт:

– Кунак булырмын дигәндер. Әле эш өлгермәгән – печән йитмәгән, – диде.

Мин шул бер чәй, бер аш ашар өчен 70 чакрым юлга чыккан башкортка, әлбәттә, исем китми калмады. Сүз берлә юл тиз үтте.

Без Урал тавының төбенә барып йиткәндә, кояш батарга якынлашты. Таудан агып килә торган су янында без кунарга туктадык. Шырлап ага торган чишмәдән салкын суны алып, минем юл чәйнегемә салып, ут ягып, чәй кайнаттык. Башкорт берлә, бер стаканнан гына булса да, бик кәефләнеп чәйгә утырдык. Урал тавының өсткә аварга теләп һаваланып торуы, шырлап суларның агуы, Урал буйларының зур наратлар берлә бизәкләнеп хуш исләрне таратуы, әлбәттә, безнең чәйне тагы тәмлеләтте. Чәй бетү берлә кояш та баеды. Шуны гына көтеп торган кеби, түм-түгәрәк ай, көмеш такта кеби ялтырап, Уралның теге башыннан күтәрелә башлады. Ай, үзе берлә яктылык кына түгел, тынычлык та тараткан кеби, бөтен Уралны тындырды.

Башкорт атыны рәтләгәндә, мин баш астыма бишмәтемне салып, шул ай яктысында Урал тавыны, бабайлар, бабайларның бабаларының үз тавыны карарга тотындым. Ай яктысында аның буе тагы озын кеби тоелды. Аның бормаланып-борылып киткән тармакларының очы ерактагы караңгылык берлә берләшеп китеп, тагы мәһабәтләнде, тагы зурайды. Аның өстендәге агачлар, нечкә генә бер кат караңгылык киеме киеп, тагы юанайды. Анларның яфраклары ай яктысында тагы яшел, тагы матур күренде.

Шылтырап ага торган сулар акты да акты. Анларның шул тавышларыны матур итеп йибәрер өчен кеби, әллә кая тартар кычкырырга тотынды. Аңар каршы әллә нинди бик зур тавыш берлә:

– Һөб, һөб! – дип, күрше күлдә су үгезе кычкырып куйды. (Бу кычкыручы су үгезе булмаенча, кечкенә бер корт булса да, тавышы зурга, безнең халык су үгезе дип сөйли.)

Әллә кайда сыер мөңрәде. Безнең ат айгырланып кешнәп йибәрде. Аңар каршы Урал кешнәп җавап биргәч, ул тагы гайрәтләнеп китте.

Башкорт та, минем яныма килеп, аркасына ятып, күкне, шул матур Уралны карарга тотынды. Аңар да шул матур күк, мәһабәт тау, кызлар кеби пөхтә урман, шул суларның шылтыраулары, нечкә исләренең борынны кытыклаулары, ахрысы, тәэсирсез калмады. Ул, озын гына иттереп сузып:

– Уф-ф-ф! – дип куйды.

Мин, аның шул «уф» ының мәгънәсе бардыр дип уйлап:

– Әйдә, җырлап йибәр! Җырлый беләмсең? – дидем.

Ул:

– Син җырла, синдә Казан көйләре күптер, – диде.

Сандугачлар минем асыл тавышымны ишетеп, тәменнән йөрәкләре ярылып үләрләр дип куркып, Уралны сандугачсыз, шул матур Урал буены музыкасыз калдырмас өчен, әлбәттә, җырларга разый булмадым. Башкорт та җырламады.

Без акыртын гына сөйләшергә керештек. Мин тегеннән:

– Син өйләнгәнме? Сездә туй ничек була? – дип сорадым.

Шул сөаль аның авырта торган йиренә барып бәрелгән кеби булды. Ул, тагы бик зур сулап:

– Өйләнгән! – диде.

Мин:

– Йә әле, сөйлә әле! Сездә туй ничек була? – дип, бик йөдәткәч, ул сөйләргә хәзерләнде.

Ул:

– Мин солдаттан кайттым… – дип хикәясене башлады.

Аның хикәясе гыйбрәтсез булмаганга, мин, хәзер дөньяның икенче кырыенда торганда, шуны хәтергә төшереп язарга булдым.

– Әтием бай булганга, мин, солдаттан кайтыр алдыннан, яңа итек алдым, яңа шинель, яңа куртка тектердем. Туры аткан өчен алган знакны бик матурлап күкрәккә кададым. Юл буе бөтен халык миңа гына карап килде. Станцияләрдән үткәндә, сөт сатучы марҗалар миңа көлеп калдылар. Үземнең башкорт авыллары янындагы стансәләргә йиткәч тә, мин бүрекне кыңгыр киеп чыгып йөрдем. Башкортлар, мине күргәч тә:

– Бу нинди түрә икән?! – дип әйтеп калдылар.

Мин, белмәгәнгә салынып, мыекны борып, һаман йөрдем.

Менә Оренбургка килеп йиттем. Аннан пар ат яллап, кыңгырау тактырып, тарантасның артына гына бояр төсле ятып, кайтып киттем. Юл буйларындагы башкорт авылларында:

– Бу нинди түрә икән?! – дип карап калдылар.

Менә мин авылга кайтып кердем. Бөтен авыл мине күрергә килде, һәммәсе минем шинельнең һәйбәтлегенә, знакның ялтырап торуына, төймәләрнең түрәләрнеке кеби кояшка каршы ялт-йолт итүенә исләре китте.

Әти мин юкта үлгән икән. Әни, сыер суеп, мине кунак итте. Бөтен ил-су минем хөрмәтемә бәйрәм ясады. Без өйдән өйгә кымыз эчеп, сарык ите ашап йөрдек. Аннан соң мин, күрше авылларга да барып, кунак булып килдем. Анда да үземнең киемнең шәплеге берлә исләрене китәрдем.

Менә атна үтте, ике атна үтте, мин йорт эшләрене караштыргалый башладым. Әти үлгәнчүк абый аерылып чыккан булганга, әнием баш булганга, эшне бик чуалчык таптым. Әнинең печәннәре рәтләп өелмәгән, ашлыклары рәтләп урылмаган, сугылмаган булды. Мин акрын гына эшкә кереп киттем. Эшкә барганда, шул шинельләр, курткалар берлә барырга оят булганга, мин берәм-берәм ул киемнәрне ташладым. Элгәре анларны ташлап иске башкорт киемене кию оят кеби тоелса да, бара-тора бөтенләй гадәтләндем. Ул гына да булмады, үземнең шул шинельләремне күргән саен, шунларны киюдә үземнең рәхәт табуыма исем китә башлады.

Әнием карт булганга, шул зур йортны күзләп килергә кеше кирәк булганга, мине өйләндерергә уйладылар. Мин үзем дә чит күрмәдем. Элгәре күрше авылдан, мишәрдән алырга теләдем. Мишәрләрнең кызлары зур, тулы, матур була. Ләкин әниләр, карендәш-кабилә: «Сасы мишәрдән алырга ярыймы соң!» – дип, бик каршы килгәч, анлар юлына төштем. Үземездән сигез чакрымлы бер бай гына башкортның кызыны килештек. Туй булды.

Безнең башкорт гадәте буенча, кызның атасы-анасы берлә күрешүдән элек, кыз берлә күрешергә ярамый. Ата-ана берлә күрешер өчен, кызның анасына төлке эчле камзул, атасына постау җилән бирергә кирәк һәм дә кызның калымыны тутырырга кирәк. Шуның өчен егет берлә кыз арасында аталарыннан яшереп күрешү китә. Шул эшләрдә җиңгиләрнең ярдәменнән башка булмаганга, җиңгиләргә дә әллә никадәр бүләк бирелә.

Менә минем дә туй үтте. Мин, кызны күрергә дип, атка атланып киттем. Җиңгине күреп, аңар зур йон яулык бирдем.

Кояш батар алдыннан, башкорт гадәте буенча, авылның бөтен кызлары берлә минем бикәчем дә урманга китте. Мин шул ун-унбиш кыз арасыннан үземнең бикәчемне танып алырга тиеш. Әгәр үз бикәчең дип башканы тотсаң, бик зур оят була; егетнең булдыксызлыгы беленә. Кайвакытта камчы берлә сабак та укытыла. Күрмәгән, белмәгән кызлар арасыннан ничек танып алырга кирәк? Монда да, әлбәттә, җиңгиләр ярдәменнән башка булмый.

Кулдагы кәнфит, прәннекне күтәреп, куендагы бикәчемнең башына ябарга дигән ефәк яулыкны саклап, мин кызлар артыннан киттем. Җиңги биш-алты тишекле тәңкә бәһасенә минем бикәчемнең күлмәге сары икәнене әйтте. Кызлар бөтен тарафыннан вак кына нарат урманы берлә чормалаган бер аланның читенә туктадылар. Мине күргәч, барысы да яулыкларыны каплаштылар. Үзләре кых-кых көлешә башладылар. Мин шул кызларның иң артында утырган сары күлмәкле кызга ефәк шәлне яптым. Кулым берлә аны тотыйм дип сузылырга өлгермәдем, ул торып чабарга тотынды. Мин аның артыннан киттем. Ул азрак чаба алмады, мин аны куып йитеп, камчы берлә суктым. Бикәчем туктады. Ул куллары берлә күзене, йөзене томалады. Мин аның кулларыны йөзеннән аерып алып үптем. Шуннан, кочаклап алып барып, аны бер нарат төбенә утырттым.

Баеп килә торган кояшның моң гына яктысында мин бикәчемне карарга тотындым. Аның кап-кара сачләре, кара күзләре, түгәрәк йөзләре миңа матур да күренде; ләкин аның йөзендәге, күзендәге балалыгы минем исемне китәрде. Аның ун-унөч яшендә генәлекене белгән булсам да, мин аны һәрвакыт зур, йитеп беткән кыз дип уйларга өйрәнгән идем. Аның йөзе генә түгел, бөтен әгъзаларыннан да балалыктан башка нәрсә тапмадым. Күкрәк дигән нәрсә үсә дә башламаган иде; кул-аяк тулырга да тотынмаган иде. Мин әллә кайчаннан бирле уйлап йөргән шул көнгә ирешкәч, аны кочарга, сөяргә, үбәргә тотындым. Ләкин ул шунларның берсенә дә каршы миңа җавап бирмәде. Алай гына да түгел, ул һаман миннән йөзене яшерүене бетермәде. Мин, үземнең иптәш егетләремнән әүвәлге күрешүнең ничек булганыны ишеткәләгәнгә, бик күбесе үзләренең бикәченең караңгы төшеп, төн булып йиткәч, аерыласы килмәенчә еглаганыны да белгәнгә, минем бикәчемнең шулай суык кылынуына азрак гаҗәпкә калдым. Ләкин аннан әллә нинди мәгънәләр чыгарып торырга өлгерә алмадым, безгә аерылырга вакыт йитте. Мин тагы кысып кочаклап үптем. Ул бу юлы да миңа каршы җавап бирмәде. Мин, айгырыма атланып, камчы берлә сугып, күз ачып күз йомганча, өйгә кайтып йиттем.

Иртәгесен тагы вакыт йитү берлә киттем. Бу юлы аның берлә сөйләшергә, серләшергә булып киттем. Җиңги мине, каршы алып, бикәчемнең яткан келәтенә кертте. Ул тагы минем сөюләремә каршы бертөрле дә җавап бирми башлады. Мин бераз шөбһәләндем. Мин аның берлә сөйләшергә тотындым. Сүзеннән дә бер дә артык мәгънә таба алмадым. Ул бөтен куллары, аяклары берлә бөтәрләнеп ятканга, миңа иркенләп кочарга, үбәргә дә ирек булмады. Мин, шуңар бераз ачуланып:

– Син ник болай кылынасың?! – дидем.

Ул, миңа карамаенча:

– Син марҗалар берлә әллә нинди оят эшләргә солдаттан өйрәнеп кайткан! – диде дә тагы бер сүз дәшмәде.

Минем күңелем шөбһәләнеп китте. Шулай итеп, берәр атна мәгънәсез вакыт үтте. Мин аннан бер көләч йөз, сөю әсәре күрмәдем.

Бер иптәшемә серне сөйләдем. Ул миңа:

– Аның тыпырчынуына, тырмашуына карамаенча, аны үз хатының яса! – дип киңәш бирде.

Шул киңәш буенча мөгамәлә кылсам да, минем бикәч элгәрегедән бозылды. Ул элгәре бер дә минем берлә сөйләшмәде. Ахырдан, мин алган юлымнан барасымны күргәч кенә, ул:

– Зинһар бул, шул солдаттан өйрәнеп кайткан оят эшеңне кылма! – дип ялынырга, ялварырга, егларга тотынды.

Бикәчле кияү булуның бөтен кәефе китте. Мин рәхәтләнеп бер төн уздыра алмадым. Кайвакыт ачуым килеп, аның еглавына-фәләненә карамасам да, аның күз яше минем шул матур көннәремне зәһәрләде. Мин, бик өметсезләнеп, әнигә дә сөйләдем. Ул әллә кемнәрдән өшкертеп китертсә дә – файда чыкмады.

Көн үтте, атна үтте, ай үтте; мин һәр көнне, кич булу берлә, айгырыма атланып китеп, барып кунып, таң ату берлә кайтып-китеп йөрсәм дә, күңелем канәгатьләнмәде. Мин яңадан өйләнергә-фәләнгә, моны аерырга дип уйлый башладым. Әни: «Сабыр ит, сабыр ит!» – дисә дә, күңелемнән өйләнергә карар бирдем.

Бер төнне бикәчем бик ачуны китергәч:

– Син ни эшлисең? Шулай ярыймыни? Мин хатын кирәккә өйләнгән! – дип, тегеннән үземнең разый түгеллегемне белдердем. Шуңар гына аның исе китмәгәнне белгәч: – Алай булса, мин икенчегә өйләнәм! – дидем.

Шул сүз аны бөтенләй үзгәртте. Ул егларга, еглапеглап ялынырга тотынды. Аның берлә генә дә калмады, мине үбәргә, кочарга, сөяргә тотынды. Мин аптырап калдым. Аның теле ачылып:

– Мин сине бик сөям! Шул солдаттан өйрәнеп кайткан эшең булмаса иде, тагы сөяр идем! – диде.

Мин, кызгануданмы, тагы яңадан өйләнү уены куйдым. Ирле-хатынлы булып рәхәтләнеп тора алмасам да, бара-тора әллә рәтләнер дип, калымны да тутырдым. Атасы-анасы берлә дә күрештем. Ләкин бикәчем һаман үзгәрмәде. Мин аны өйгә төшердем. Әни үзене яратты. Сыер, бияне саварга әллә кайчан өйрәнгән, кымызны да ясарга өйрәнгән; аш, икмәк пешерә дә белә, ләкин шул үзе һаман балалыгыннан чыкмый!

Мин, бөтен яшьлегемне харап итмим дип, Борҗан хәзрәткә өшкертергә алып бардым. Бик һәйбәт бер ат бирдем. Ләкин бикәчем үзгәрмәде. Шуннан соң, солдатта вакытта бергә хезмәт иткән бер фельдшер – таныш урысым бар иде, Троицкиның теге ягында тора. Ат җигеп шунда барып, дүрт йөз чакрымнан аны эзләп табып, серне сөйләдем. Ул аптектан алырга әллә нәрсә язып бирде. Өч йөз чакрым булса да, Оренбургка барып, шул даруны алып кайттым. Аннан да файда булмады.

Менә хәзер инде өйләнгәнемә дүрт ел булды, бикәчем һаман шул минем ирлегемне солдаттан өйрәнеп кайткан, кирәкмәгән бер эш дип ышанудан күчә алмады. Инде ни эшләргә белмәенчә торам: өйләнсәм – аны кызганам, өйләнмәсәм – тагы вай! – диде дә туктады. Үзе тагы озын гына итеп сулап куйды.

Түгәрәк ай болыт астына кереп китте. Сөйләүченең йөзе кеби, күк йөзе дә караңгыланды. Тау тагы зуррак кеби күренде, агачлар тагы юанрак кеби сизелде. Караңгылык, йомшак куллары берлә, бөтен Урал буены каплап алды. Башкортның авыр сулавы берлә тартар тавышыннан башка бернәрсә дә шул монды тынычлыкны бозмады.

Менә тагы башкорт, әйләнеп ятып, авыр суларга тотынды. Ат та, иптәшенең кайгысыны сизгән кеби, моң иттереп кешнәп куйды; урман аннан да моң иттереп җавап бирде. Ай болыт астыннан чыгып, бөтен тауларны, агачларны, сузылып яткан иптәш башкортымны ап-ак нуры берлә коендырды. Безнең күзләр берләште. Ул, миннән киңәш көткән, мәслихәт көткән кеби, күзене тутырып карады. Мин, ни әйтергә белми аптырап калып, борылып яттым.

Иртәгесен без башкортның өенә барып йиттек. Башкорт мине бик сыйлады. Мин кымыз, ит ашауны да онытмасам да, теге хикәянең каһарманы – киленне дә күземнән качырмадым. Кечкенә генә, 14–15 яшьләр чамасында, кара чәчле, кара күзле, зур калуш кигән бер бала самавыр керткәч тә, мин, «шулмы?» дигән кеби иттереп, сөальле күзем берлә башкортка карадым. Башкорт мине аңлады. Ул, башыны чайкап:

– Ие! – дип җавап бирде.

Шул баланың нечкә кулларыны, йителмәгән тәннәрене, әллә нинди карт бала төсе чыккан йөзене күргәч тә, шул тормышның трагедиясенең сәбәпләрене тәмам аңладым.

Мин киттем, башкорт һаман әле шул бала хатын берлә калды. Шул бала аның солдаттан өйрәнеп кайткан гөнаһларыны аңлый башладымы, юкмы? Әллә үзе, шул баланы хатын дип тотудан туеп бетеп, үзе кеби таза-нык хатын алдымы? Белмим.

* * *

Бу хикәянең башкорт туены язганда хаталарым булса, белгән кешеләрдән шул хаталарымны күрсәтүләрене үтенәм. Хаталар әһәмиятле булса, икенче нәшерендә төзәтергә вәгъдә бирәм.

Көтелгән бикәч

Вәли мәхдүмнең кечкенә малай вакытында әтисе, кунактан кайтып:

– Угылым, синең бәхеткә Габдерахман хәзрәтнең авыру кызының колагыны тешләдем. Бәхетле икәнсең, терелде! – дигән сүзенә ул әллә никадәр хурланды. Аягыны тибеп-тибеп:

– Мин өйләнмим! Мин шәкерт булам! Мин зур мулла булам! – дип кычкырып еглады. Туталарының, мыскыл итеп:

– Габдерахман мулла кияве! – дигән сүзенә дә хурлана-хурлана алар берлә талашты, сугышты; битләрене тырмады, чәчләрене йолкыды. Кунакка килгән мулланың бундан зур малае да моны:

– Кияү-мияү! – дип мыскыл итүенә чыдый алмаенча, аның яңа кәләпүшене пычракка ыргытты; аның битенә туфрак та сипте. Су коенып кайтканда оршышып киткән күрше малайлары берлә дә шуның хакында әллә ничә сугышты. Үзләренә килгән кунак хатыннарының:

– Менә сиңа Лулуны алып бирәләр инде! – дигән сүзеннән хурланып, чәй яныннан торып та китте. Әнисе берлә ашка барган йирендә шуны сөйли башлагач, ул акырып еглап чыгып та китте. Ләкин һичберсе аны «Лулу кияве» дип үртәүдән туктамады; һичбер урам малае «кияү-мияү» дип мыскыл итүдән айнытмады. Ул кай көннәрне көн буе әллә ничә йирдә аның тәмле уеныны шул «кияү» дигән сүз берлә бозганга, аның шул матур кәефене шул сүз – оят сүз берлә йибәргәнгә, төннәрене үзе белгән догаларны укып, шул кызның үлүене теләде. Шул Габдерахман мулланың бетүене, исеменең онытылуыны, шул малайлар, хатыннар, зур кешеләрнең үртәүләре бетүене Алладан сорады. Күз яшьләре берлә шул теләүнең хаклыгыны ныгайтты.

Ләкин дога кабул булмады. Сөйләүчеләр һаман сөйләде, үртәүчеләр һаман үртәде. Вәли мәхдүм шул оят «кияү» дигән сүздән газап чиккәннән-чикте. Аның бәхетсезлегенә каршы, тагы йитмәсә менә, Габдерахман хәзрәт тә килде. Әллә никадәр муллалар арасында, чәй эчкәндә, Вәли мәхдүм кайнар коймакны күтәреп чыгарганда, Вәли мәхдүмгә карап:

– Мулла Нигъмәтулла, минем кызны шул угылыңа колагымы тешләдеңме? Шәп егет икән. Кил әле, мәхдүм, тәңкә бирим әле! – диде.

Ул шул сүз берлә Вәли мәхдүмнең ябылып килә торган ярасыны тагы уятты. Вәли мәхдүм, тәңкәне алу кайда – тәрилкәне куяр-куймас, кып-кызыл ахак кеби булып чабып чыкты. Беркемгә дә күренмәенчә, печәнлеккә менеп ятып, печәнлекнең түбә ярыкларыннан керә торган кояш нурыны карап-карап, үзенең шул бәхетсезлегене уйларга тотынды. Үзене шулкадәр мыскыл иттерүче әтисенә үч итәр өчен, үзене шулкадәр үртәүче апаларына күз яше агыздырыр өчен, ул үләргә уйлады. Ул үзене үлгән иттереп күрә башлады. Менә әтисенең, әнисенең, апаларының еглавыны күргән кеби булды. Ул анларның шул җинаятьләре өчен җәза күрүләренә шатланып көлеп тә китте. Алладан тагы үлүене, бүген үк, хәзер үк үлүене теләргә тотынды. Алла тагы догасыны кабул итмәде. Үртәүчеләр һаман туктамады.

Вәли мәхдүм үсте. Ул хәзер сарыф та укырга тотынды. Ләкин аның берлә бергә, аннан калмаенча, моның кияүлеге, моны шул сүз берлә үртәү дә үсте. Аны инде өйдә, урамда гына түгел, мәдрәсәдә шул сүз берлә кызарта башладылар. Малайлар гына түгел, зур шәкертләр дә:

– Лулу кияве! – дип үрти башладылар.

Ул Габдерахман хәзрәткә, Лулуга, үзенең шул язмышына кырык мәртәбә ләгънәтләр укыды, кырык мәртәбә әтиләреннән үч алырга вәгъдәләр кылды. Ләкин көн үтте, көн үткән саен, Вәли мәхдүм үсте; ул үскән саен, теге уй аны ташламады.

Менә дәрес «Шәрхе мулла» га да йитте. Ул шул көлүләргә, үртәүләргә бигүк әһәмият бирми башлады. Ул хәзер, элгәреге кеби, «кияү-мияү» дигән тавыштан куркынып качмый башлады.

Менә беркөнне аны мәхдүм итеп кияү берлә кыз янына иртәнге чәйгә чакырдылар. Шул чакыру, аңар тагы үзенең теге Лулу вакыйгасыны исенә төшереп, кәефене йибәрсә дә, ул ашка китте. Аны, аның берлә тагы берничә бай малаены зур, һәйбәт кияү өенә керттеләр. Исле май исе берлә тулган, күбрәк тәрәзәләре капланып, ярты караңгы ясалган бүлмәләр, әллә нинди сер саклар өчен ясалган кеби тора торган калын пәрдәләр, акыртын гына качып йөргәндә аяк тавышыны ишеттермәс өчен, бөтен тавыш-тынны үзенә генә сеңдерергә кеби җәелгән паласлар әллә нинди үзенә бертөрле тәэсир итте; Вәли мәхдүмнең сеңерләреме киерми, аны әллә нинди курку берлә шатлану арасында бер хиснең баскычына бастырды. Пөхтә киенгән үз мәхәлләләренең бай угылы кияүне күрү аны каушатты. Зифа гына буйлы, нечкә генә билле, көләмчән йөзле бикәчне күрү аны кызартты. Ул, кып-кызыл булып, урынына утырып, ясаган чәйне эчәргә тотынды. Әллә никадәр кәнфитләр, чәкчәкләр, башка ашлар берлә тулган өстәл дә аның дикъкатене җәлеп итә алмады. Ул, башыны күтәрмәенчә, алдындагы чикләвекне ашарга, ясаган чәйне чөмерергә тотынды. Кияү:

– Мәхдүм, аша! – дисә дә, ул кәефене боза алмады.

Теге малайлар да күп сөйли алмаганга, барысы да әллә нинди зур бер оят эш эшләгән кеби, әллә нинди бер хис астында изелделәр, бөтен мәҗлеснең тәме булмады. Кияү, шул кәефсезлекме таратыр өчен кеби:

– Менә сезгә машина уйнатыйм әле, – дип торып китеп, озак кына борып уйната башлады.

Вәли, машинаны карар өчен, башыны күтәрде. Аның күзе, машинадан элек, чәй ясап маташа торган бикәчкә төште. Ул аның озын керфекләренең күзене нурландырып торуыны, битенең уртасының аз гына эчкә таба уелып керүене, калфак астында чем-кара саченең кара урмандагы җансыз күл кеби томрап торуыны карарга тотынды. Аның колагы музыка тавышыны ишетсә дә, күзе шул бикәчтән алынмады. Ул бикәч аңар бик матур, бик зифа, бик пөхтә тоелды, ул оҗмахтагы хур кызы кеби, аннан да матур кеби күренде. Аның күңеленә келт итеп Лулу төште. Беренче мәртәбә ул шул фикер килгәндә оялмады, кызармады.

Аның уе Лулуга күчте. Ул да шул бикәч кеби матур, шул бикәч кеби пөхтә, шул бикәч кеби нәзек булып, күз алдына килеп басты. Вәли мәхдүм:

– Ул минеке, ул, шулкадәр матур Лулу минеке! Ул бервакыт, менә шул кыз кеби, минем бикәчем булачак! – диде. Шул уй бу юлы аңар, оят тоелу кайда, хәтта кәефле кеби дә булды. Шул уй аны көн буе ташламады. Кич берлә ул Лулуны төшендә дә күрде. Ул әллә нинди нечкә генә пәрдә берлә капланган кеби томан астында төсле тоелса да, аның озын керфекләреннән нур чәчелгәне күренгән кеби булды. Ул шул төшкә шатланып уянды, шул томанлырак Лулуның сыны аның күз алдыннан китмәде. Габдерахман хәзрәт тә аңар якынрак кеби күренә башлады. Ул шул Лулуны уйлап, шул Лулуны бикәче иттереп уйларга тотынды. Аннан соң аны хатыны иттереп, аннан соң Лулуны остазбикәсе иттереп тә уйлады. Аның күңелендә, әллә нинди, Лулуны күрәсе килү уе туды. Ул шул аны күрү уе берлә авырды. Ахырдан, уйлап-уйлап, Лулуның моннан дүрт йөз чакрымдагы бер шәһәрнең хәзрәтенең кызы икәнлегене хәтерләп, анда барып булмаулары, фәләннәре – һәммәсе күз алдына килеп басып, аны бераз тындырды.

Ул, Лулуга хуҗа булыр өчен, шул оҗмах хурыннан да матур Лулуга кияү булып керер өчен, тырышып укып, мулла булырга кирәк икәненә төшенеп, укырга тотынды. Лулуга кияү булыр өчен тырышырга башлады.

Лулу уе аны ташламаса да, ул мәдрәсәне тәмам итте.

Шул сәгадәтле көн йитә дигәндә, шул, керфекләреннән нур чәчә торган томанлы Лулуны кочакларга, үбәргә, сөяргә сәгатьләр йитә дигәндә, әтисе Коръән-хафиз кылырга259 кушты. Ул, Лулу өчен Коръән-хафиз кылырга да тотынды. Тырышты, тырмашты, Коръәнне ядка алып бетерде.

Шунларның һәммәсене дә Лулу өчен эшләгәнгә, беткәч тә әллә никадәр кәефләнде. Төшендә Лулуны тагы матуррак күреп, тагы теге матур көнне көтәргә тотынды. Ләкин эш тагы кичекте: әтисе «Тәфсир», «Хәдис» укыр өчен Гарәбстанга йибәрергә булды. Лулуның сәгадәте өчен, Лулу ире Коръән-хафизга башка «Тәфсир», «Хәдис» тә укыган булуы өчен, ул Гарәбстанга китәргә разый булды.

Одессада чем-кара саче биленә йиткән бер еврей кызыны күргәч тә, ул Лулуның сачене күргән кеби булды. Шул көнне төнге төшендә ул теге томанлы Лулуны теге еврей кызыныкыннан да зур, куе, матур сачле иттереп күрде.

Парахутта барганда, бөтен парахутны үзенең зифа буе берлә исене китәрә торган грузин кызыны күргәч тә, ул Лулуны исенә төшерде. Аңар Лулу шул грузин кызыннан да зифа, аның сыны да шул грузин кызыннан матур кеби тоелды. Төшендә күргәндә, дөресте дә, ул теге томанлы Лулуны, нурлы керфек, озын кара сачкә башка, грузин кызыннан да зифа, матур иттереп тапты.

Ул, Истанбулда йөргәндә, күзеннән күңеле күренеп тора торган, күзе берлә бөтен дөньяны сөя торган кеби карый торган төрек кызыны күрде. Аның хәтеренә Лулу килеп төште. Аның күзе, теге озын, нур чәчә торган керфек берлә, шул төрек кызының мәгънәле, сөемле күзеннән дә сөемлерәк кеби тоелды. Аннан да мәгънәлерәк кеби күренде. Тагы күргән төшендә ул теге Лулуны матур керфек астыннан бер каравы берлә патшаларны кол итә торган күзле иттереп күрде.

Каһирәдә урамда йөргәндә, ул кобыт кызларының, юри ясап куйган кеби, югарыга таба карап тора торган күкрәкләрене күрүе дә аңар Лулуны уйлатты. Аңар Лулуның күкрәге дә, шул кобыт кызының бөтен дөньяның ирләрене алдар өчен, табигатьнең юри биргән имчәкләреннән дә шәп кеби күренде. Ул тагы күргән төшендә, дөресте дә, аны шул югары таба карап торган күкрәк берлә зиннәтләнгән итеп тапты.

Ул, француз театрында күршесенә утырган бер француз кызының, бөтен тирә-яндагыларны хәйрәткә калдыра260 торган йөзенең матурлыгына гаҗәпкә калганда да, Лулуны уйлады. Аның Лулусының йөзе – шул француз кызының йөзеннән матур, аның Лулусының йөзе бөтен дөньяга кайгысыны оныттырыр кадәр гүзәл кеби тоелды. Төшендә күргәндә, дөресте дә, Лулуның йөзе матурлыгы берлә бөтен дөньяны көлдерерлек икәненә ышандырды.

Ул Мәккә берлә Мәдинә арасында кәрван берлә барган чакта, бер мәнзилдә261, гарәп кызының энҗедән ак тешләрене күреп хәйранга калды. Тагы Лулуны исенә төшерде. Ул Лулуның да тешләре шул матурлыгы берлә бөтен ямьсез сахраны матурландыра торган, матурлыгы берлә шул җансыз ком диңгезенә җан бирә торган гарәп кызының тешеннән дә матур кеби иттереп уйлады. Төя өстендә күргән төш шул фикернең дөрестлегене белгертте…

Коръән, хәдис дәресе тәмам булды. Вәли мәхдүмгә кайтырга рөхсәт килде. Ул үзенең Лулусының сәгадәте өчен шул Гарәбстандагы мәшәкатьләрне дә онытты. Ул, шул сәгадәткә тизрәк, тизрәк дигән кеби, Русиягә таба юнәлде. Юл буе Лулу фикере аны ташламады. Бик аз төн ул Лулуны төшендә күрмәенчә калды.

Өйгә кайтып йитте. Лулу өчен, аның сәгадәте өчен, башына Коръән, тәфсир, хәдис, әллә никадәр фикъһе, ысул мәсьәләләре тутырып, әтисе янына имамлыкка тамга да алды. Шул Лулу өчен, яше егерме йидедә булса да, гыйффәтене дә саклаганга, яучы китү берлә туйны көтә башлады.

Көн үтте, сәгадәтле минутлар якынлашты – кыз вәгъдәләшелде. Туйга кителде. Монда никях та укылды, Вәли мәхдүмне алырга атлар да килде. Дүрт йөз чакрымлы ат сәфәре дә Лулудыр дию берлә тоелмаенча үтте. Сәгадәтле минут якынлашты – шәһәр күренде… Вәлинең күзе алдына: озын сачле, зифа буйлы, матур йөзле, энҗе тешле, зур көләр күзле, нурлы керфекле Лулу килеп басты. Ул аны көтә, аны шул, үзенең шулкадәр мәшәкатьләнеп укуы өчен, шулкадәр зур фидаилек кылып гыйффәтене саклавы өчен, шул матур саче берлә чолгап алырга, шул матур күз берлә көлеп карарга, шул матур ирене берлә үбәргә, шул зифа буе берлә кочагына керергә көтә кеби булды…

– Тыр-р!..

Вәли, сикереп төшеп, әлеге уйдан аерыла алмаенча, ишеккә таба борылды. Ишекне ачу берлә ул, аны «үлием» дип көтеп тора торган Лулуның аягына егылмакчы, аның нечкә кулларыны кысмакчы, аның ут кеби кызу авызыны үпмәкче булды.

Ишек ачылды, ишек ябылды, чаршау селкенде. Вәли: «Лулу!» – дип әйтергә өлгермәде. Күз алдына: зур табак битле, калын куе кашлы, кечкенә күзле, утын кеби зур куллы, чүмәлә кеби зур тәнле бер хатын кулыны сузды.

Вәлинең күз алды караңгыланды… Аның теге хыял кызы моның янына килеп басты. Ул, Вәлигә карап:

258.Кәкәш – эремчек пәрәмәче.
259.Коръән-хафиз кылу – Коръәнне ятлау.
260.Хәйрәткә калу – хәйран булу, гаҗәпләнү, ис китү.
261.Мәнзил – төшә торган урын, туктап китә торган урын, станция.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
20 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1954
Hacim:
591 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04299-7
İndirme biçimi: