Kitabı oku: «Бердәнбер һәм кабатланмас», sayfa 4
– Акчаңны әрәм итмә. Ул прәннек безнең теш үтмәле түгел.
Фатыйма карчык куркып китте. Уйларын беркемгә дә белдермәгән иде ләбаса. Колагына гына ишетелгәндер. Үзен шулай тынычландырырга тырышса да, тирә-ягына борылып карамыйча булдыра алмады. Аның артыннан гына диярлек бер карчык атлый иде. Фатыйма карчыкның аптыраулы йөзен күргәч, ул гаепле елмаеп куйды.
– Бер дә куркытырга теләмәгән идем, малай. Ачуланма, – диде, аннан соң карлыккан тавышын ягымлырак итәргә тырышып, – акчаңны әрәм иттерәсем генә килмәгән иде…
– Ә син… Син каян белдең?
– Прәннек алырга теләгәнеңнеме? – Карчык тагын тешсез авызы белән елмаеп куйды: – Белмим, малай. Үзем шундый мин. Кайчагында үземә кирәкмәгән нәрсәләрне беләм дә башыма бәла алам дигәндәй…
– Шулай диген, ә… – Фатыйма карчык ни әйтергә дә белмәде, – ярый, рәхмәт инде, нәрсә булса да.
– Үзеңә рәхмәт. Рәхмәтең өчен. Югыйсә миңа гел үпкәлиләр генә. Борыласың да мыни?! Теләсәң барып кара. Чәйдә йомшартып булса да ашарсың…
– Шушы якта яшисеңме әллә? – диде карчык, сүзне бөтенләй икенчегә борып. – Алай дисәң, моңарчы бер дә күргәнем булмады.
– Юк, мин бөтенләй икенче җирдә… – Шунда карчык адресын әйтте. – Монда берәүне дәваларга дип килгән идем дә… Хәле аруланмас, ахры.
– Син имчемени?!
– Шул чамарак инде… Хәдичә минем исемем. Бәлки, ишеткәнең дә бардыр әле…
Фатыйма карчык иңнәрен генә җыерып куйды.
– Алай икән… Мин бик ерак тормыйм, чәйгә кереп чыкмыйсыңмы соң? – диде Фатыйма һәм үзенең ник болай диюенә үкенеп куйды. Прәннек алырга баруына кадәр сизеп торгач, Хәдичә карчык аның: «Кермәсә ярар иде», – дип кенә әйтүен дә аңлар да рәнҗер төсле тоелды. Ләкин менә болай, ордым-бәрдем генә дә китеп булмый иде. Ни әйтсәң дә, алар хәзер олы кешеләр, бармак белән генә санарлык калып баралар, бер-берсенә хөрмәт күрсәтмичә торырлыклары юк. Һәм фикерен шомартыбрак куйды: – Әллә ни сыем юк югын да… Сөйләшеп утырсак та күңелле булыр иде…
– Башка вакытта, Фатыйма малай, – диде Хәдичә, ягымлы карап. – Бүген үзеңнең дә тынгылыгың бик булмас төсле… Башка вакытта. Очрашмый тормабыз әле. Әдрисемне беләсең, килеп чык, сөйләшеп утырырбыз.
– Рәхмәт инде чакыруың өчен. Ходай насыйп итсә, бармый да булмас әле.
– Ярый, Фатыйма малай, хуш иттек.
Шул очрашудан соң башкача күрешкәннәре юк иде. Бер танышы Хәдичә карчыкка дәваланырга баруы турында сөйләп, бик мактаган иде бермәлне. Тик аның янына үтү кыен, кешедән бушап тормый, дигән иде.
Фатыйма карчык шуларны искә төшерде дә адымын тизләтте. Бер генә кешегә булса да алданрак керер. Бик озак та атлыйсы калмады инде. Бары тик өйдә генә булсын. Өйдәдер әле ул, өйдәдер. Күңеленә гел шулай сыман тоела.
Ишек төбенә җиткәндә сулышы капкан иде. Баскыч култыксасына тотынып беркадәр хәл алып торды. Бары тик тынычланып калгандай булгач кына кыңгырау төймәсенә үрелде.
Бераздан башмаклар шуышканы ишетелде дә, ишек ачылып китте.
– Уз әйдә, Фатыйма малай…
Хәдичә карчык исәнләшеп тә тормады. Башмакларын сөйрәп кенә атлап түргә узды да җәелгән урынына барып ятты.
– Авырып киттем әле соңгы арада. Ятып кына торам. Бер дә юктан да хәлем бетә. Картлык шатлык түгел инде… – дип тезеп китте ул. – Син кыенсынып торма, әнә теге урындыкны якынрак шудырып утыр. Менә шулай. Китер әле монда уң кулыңны. Син бер дә бирешмәгәнсең әле. Былтыр ничек булсаң, әле дә шулай. Чир алып килмәде инде миңа сине. Балаларың турында борчылып килдең инде.
Фатыйма берни дип тә эндәшә алмады. Кулын Хәдичә карчыкның учына салу белән ниндидер сәер халәт кичерде ул. Бөтен гәүдәсе, бөтен күзәнәкләре таралып тибрәнгәндәй булды. Ниндидер җиңеллек биләп алды. Ул хәтта тирә-якта ниләр барлыгын да, хәтта Хәдичә карчыкның үзен дә күрмәде. Бары тик аның тавышын гына ишетте.
– Ә мин менә сиңа тиешенчә ярдәм итә алмамдыр. Бирешебрәк киттем соңгы арада. Элеккедәй барысын да күрә алмыйм, күңел күзләрем томаланды. Мин менә су күрәм. Чиксез-кырыйсыз су. Моның диңгезме-күлме икәнен дә әйтә алмыйм. Ә бәлки, ул бөтенләй су да түгелдер әле. Бәлки, ул галәм яки вакыт диңгезедер. Һәм шуның уртасында бер түгәрәк күрәм. Бу түгәрәкнең дә ни-нәрсә икәнен әйтә алмыйм. Ләкин балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә – синең балаларың. Сиңа аларның кайда булуыннан бигрәк исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау. Алар… – Кинәт Хәдичә карчык туктап калды. Тирән-тирән сулап куйды. Бераздан дәвам итте: – Менә шул, Фатыйма малай. Күргәннәремнең барысын да әйттем. Авыр нәрсәләр булса, мине гаепләмә. Алдамадым. Артыгын күрә алмыйм. Хәзер хәлем элеккечә түгел. Элек мин күпкә кодрәтлерәк идем. Ә син… Син, Фатыйма… Син бит элек минем сәләтемә ышанмагансың. Шикләнебрәк карагансың. Син шушы көннәрдә генә минем мөмкинлекләрем турында исеңә төшергәнсең икән. Ярый, рәхмәт ышанычың өчен. Рәхмәт. Элегрәк булса, мин сиңа күп нәрсәләр сөйли алган булыр идем. Хәзер хәлем яман. Фатыйма, бик кыен булмаса, кухняга чыгып берәр чәшке су бир әле, малай. Бакыр чәйгүндәгесен агызып бир, ярармы.
Фатыйма карчык күрәзәченең йомышларын үтәде дә чыгып китте. Хәдичәнең хәле авыр иде, ул Фатыйма белән үзе хушлашты:
– Гаепләп калма инде, малайкаем… Миңа азрак ятып торырга кирәк… Сөйләшеп утырып булмый инде бүген… Файдам тисә, мин бик шат булырмын, файдам тимәсә, рәнҗеп китмә… Хуш булыйк, малайкаем…
Урамга чыккач, Фатыйма карчык монда килүенә үкенеп куйды. Бернинди дә якты хәбәр ишетмәде ич. Авыр уйларын таратырлык бер генә нәрсә дә булмады. Карчыкның буталчык сүзләре күңелгә шом гына өстәде. Аларны ничек теләсәң, шулай боргалап була иде. Әмма Айгөл белән Радикның авыр юлга чыгулары һәм бәлагә юлыгачаклары бәхәссез иде. Хәдичә карчыкның сүзе аермачык булып колагында яңгырады: «…балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә – синең балаларың. Сиңа аларның кайда булуыннан бигрәк исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау».
* * *
Нева – Кояшлы күл. Россия
Алар бөтен уңайлыклары булган теплоход көткәннәр иде. Утрауга илтергә тиешле нәрсә кечкенә катер булып чыкты. Монда юынып, ашап, туйганчы йоклап бару турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Бөтен уңайлык – как эскәмияләр һәм катерның борынындагы кечкенә мәйданчык иде.
– Без шушының белән төне буе барабызмы инде?! – диде яшь бала күтәргән марҗа, күңеле кайтып. – Ял итәрсез, йокы туйдырырсыз, имеш…
Пассажирларның барысы да шулай уйлый иде. Ләкин алар сүзгә кушылырга ашыкмады. Бары тик күзләрендә генә теләктәшлек нуры балкып китте.
– Берәр адәм аягы басмаган утрауга илтеп ташласалар да аптырамам хәзер… – Теге хатын иренә борылды: – Карале, Миша… Чынлап та безне шундый утрауга илтеп ташласалар, ә?!
Ире дәшмәде. Сизелер-сизелмәс елмаеп кына куйды.
– Ә анда кыргый татарлар урдасы безгә һөҗүм итсә!..
Бер мизгелгә генә чебен очканы ишетелерлек тынлык урнашты.
Ире аны буш кулы белән муеныннан кочаклап үзенә тартты да маңгаеннан үбеп алды:
– Тынычлан, Анна. Барысы да тәртиптә булыр…
Чынлап та, Анна тынычланды. Башкача аның тавышы ишетелмәде.
Ләкин аның сүзе эзсез үтмәде. «Кыргый татар» сүзе ишетелү белән, Лена балаларына һәм иренә күз йөгертеп алды да пышылдауга күчте:
– Татарча сөйләшмәгез. Авылдан икәнебез болай да күзгә бәрелеп тора. Өстәвенә «кыргый» дип тә көлүләрен теләмим.
– Ә нигә?..
Хәмит каршы килмәкче булган иде. Хатыны шундук авызын япты:
– Тискәреләнмә инде, бәгърем. Үзебез бер хәл, балалар бар бит.
Хәмит елмаеп куйды:
– Ярый, синеңчә булсын…
– Исемнәребезне дә русчалатып кына әйтербез.
– Синең болай да урысныкы бит инде. Елена. Ә менә без нишләргә тиеш? Урыс телендә «х»га башланган исем юк. Сүгенү сүзеннән башка.
– Әти, ә сине Митя диярбез. – Ләйсәннең күңеле күтәренке иде. – Туры килә бит – Ха Мит…
– Юк белән баш катырмагыз әле…
Аннаның сүзе Хәлилне дә уйга салды. Күптин-күп үзгәрешләр булса да, Рәсәй һаман шул икән әле. Татарга булган караш үзгәрмәгән. Шовинизм дигән нәрсә күсәк күтәреп тукмамаса да, менә шулай астыртын гына чеметеп тора. Ярый, болар арасында татар булып күкрәк сугып йөреп булмас. Роберт барыбер русча белми. Инглизчә генә сөйләшерләр. Нәрсә генә дисәң дә, американнар ич әле алар. Ә американнарга русиялеләрнең карашы бөтенләй башка. Һәм ул малаена борылды:
– Роберт, бирерәк кил әле. Сиңа әйтер сүзем бар…
Катер ярдан кузгалып китте.
Елга вокзалында каршы алып, озатып җибәрүче ханымның бер сүзе дә дөрескә чыкмады. Беренчедән, аларны бөтен уңайлыклары булган теплоход көтмәде, икенчедән, әлеге «иске тагарак» Нева ярларының матурлыгын карап барырга ирек бирмәде, ярдан кузгалып беркадәр ара үтү белән, җан-фәрманга алга омтылды һәм, зур суга кереп, офыкның дүрт читендә дә тик су гына күренгәч тә тизлеген киметмәде. Күл эченә кергәч кайда барганыңны аңларлык түгел иде. Пассажирларның кайберсе хәтта катер йөртүчеләр үзләре юлны белә микән, адашмаслар микән дигәнрәк шик белән дә баш ватты. Тик башкаларның көлүеннән куркып, әлеге сүзләрен кычкырып әйтергә курыктылар. Хәер, сәбәбе ул гына да түгел иде. Әле алар беркем белән дә ныклап аралашмыйча, бер-берсен читтән генә күзәтәләр иде. Юл озын, кирәк булса, танышырга өлгерерләр. Ә әлегә…
Бу өлкәннәргә кагыла иде.
Күңелләре мәхәббәткә бөреләнгән яшүсмерләр, әлбәттә, алай уйламады. Һәм өлешләренә шушы «иске сал» эләгүенә алар сөенделәр генә. Беренчедән, монда каюталар юк иде. Һәркайсы үз бүлмәсенә кереп бикләнмәгәч, бер-берсен күрү, күзләр белән генә булса да аралашу мөмкинлеге бар. Икенчедән, катер бик тиз бара һәм караңгы төшкәнче, бәлки, Җәннәт утравына килеп тә җитәр. Ә анда инде күзең төшкән кеше белән туйганчы аралашырлык аулаграк урыннар да табылыр. Утрауның матурлыгы күреп туймаслык, диделәр бит.
Елга буйлап барганда, катер бик кызу җилдергәндәй тоелса да, зур суга кергәч, тизлек сизелмәде. Моторның ялкыткыч бертөрлелек белән гүләве астында вакыт бик акрын үтте. Кайчагында алар бу халәттән мәңгегә дә чыга алмаслардыр, гомерлеккә шушы суда дулкын яруга хөкем ителгәннәрдер сыман тоелды. Юлга кузгалганда ниндидер күтәренкелек белән балкыган йөзләр акрынлап сүрәнләнде.
Хәлил телефонын алды. Нью-Йорк урамында очрап кунакка чакырган кешегә шылтыратырга иде исәбе. Ләкин антенналар шкаласында бер шакмак та күренмәде. Шулай да ул аның номерын җыеп карады. Файдасыз. Ахырда трубканы кесәсенә кире салып куйды да тәрәзәгә капланды.
Хәмит гаиләсенә күз салды. Хатыны, башын аның иңенә терәп, күзләрен йомган иде. Ләйсән белән Ләис икесе ике якка карап тынып калган. Бар да нидер көтә. Ул балаларына нәрсәдер әйтмәкче булды да, әйтмәде.
Кинәт ул үзләре ягына кемнеңдер карап торганын тойгандай булды. Шунда борылды. Эскәмиядәге кыз аларга бөтенләй карамый иде. Ә янындагы адәм башын күкрәгенә салындырып йокы симертә. Гомумән, салонда уяу пассажирлар калмаган иде бугай. Хәер, алай түгел. Әнә бит баягы хатын иренә нәрсәдер сөйләп бара. Аның кыяфәтендә арыганлык та, күңел кайту да сизелми. Алар янындагы ир белән хатын да пышылдашып кына нәрсәдер турында гәпләшә.
Бераздан Анна бөтенесен дә уятырлык көр тавыш белән:
– Әфәнделәр һәм ханымнар! – диде. Пассажирлар башын күтәреп шул якка карагач, елмаеп куйды: – Сез ялга барасызмы, әллә үлемгәме?! Бернинди дә күтәренкелек сизмим. Бәлки, юлны кыскартыр өчен берәрсе кызыклы нәрсә сөйләр?!
Әлбәттә, һичьюгы, шулай иткәндә тамчы да начар булмас иде. Әмма тыңларга әзер булсалар да, сөйләргә җыенучылар күренмәде.
– Үзегез сөйләсәгез генә инде… – диде кемдер авыз эченнән генә. – Без ни ул…
– Безнең арабызда бөтен Җир шарын аркылыга-буйга урап чыккан мәшһүр сәяхәтче Андрей Николаевич бара, – дип, күршесендәге иргә борылды Анна, – бәлки, ул күргән-белгәннәре белән уртаклашырга теләр?
– Белмим, нәрсә турында гына сөйлим икән… – дип, иңнәрен сикертте Андрей Николаевич. – Күп җирләрдә йөрелде инде.
– Һиндстан турында сөйләгез! – дип кычкырды Ләйсән, мәхәббәт темасын өмет итеп.
– Әйе, иң куркыныч вакыйганы! – дип элеп алды Анна. – Менә болай йоклап барырга түгел, ә күзне йомарга да куркырлык булсын.
Пассажирларның бер ише елмаеп, бер ише кул чабып куйды. Андрей Николаевич кыенсынып кына уртага чыгып басты да тынып калды. Бу уртачадан калкурак буйлы, нык гәүдәле ир иде. Күрер күзгә утыз биш яшьләр тирәсендә генә булса да, кыяфәтендәге ниндидер сыйфат олпат кеше итеп карарга мәҗбүр итә. Бәлки, дөнья гизеп, күпне күргән, күпне кичергән затларның барысы да шулайдыр.
– Куркыныч нәрсә дисез инде… – диде ул, тамак кыра биреп. – Куркыныч нәрсәләрне күп күрдем мин. Әмма шуларның берсе мәңгегә дә онытылмаслык булып күңелемә кереп калды. Миңа Непалдагы Кали алиһә храмында булырга туры килде. Анда керү бары тик индусларга гына рөхсәт ителә, ә башкаларга бөтенләй мөмкин түгел диярлек. Аннан соң, аяк киемнәреңне салып, тездән кан елгасы буйлап атларга кирәк. Иртәдән кичкә кадәр монда чират өзелми. Килүчеләр үзләре белән корбан китерә. Әйтик, кәҗә алып киләсең икән, аны ишек төбендә үк су белән коендырасың һәм мәхлукның ризалыгын сорыйсың, бары тик ул ризалык белдереп кагынса гына дин әһеленә тоттырасың, ә ул аны шунда ук чала да каны белән храм стеналарын юа. Киселгән башын шундагы шүрлеккә утыртып куялар. Храмнан ерак түгел изге ут янында китерелгән корбанның итен ашарга мөмкин. Монда көненә әллә ничәшәр мең хайван чалына. Һавада кан пары, кан һәм үлем исе. Мин анда, урындагы гадәт буенча, ап-ак киемнән барган идем. Кинәт артымда нәрсәдер чыжлап узды, ул да булмый, өстемне нәрсәдер юешләп үтте – кемнеңдер корбанын суйдылар. Урындагы халык мондый нәрсәләргә тыныч карый. Барысы да кан эчендә йөри, стеналар канга каткан, храм үзе дә ерактанрак караганда кан парына күмелеп утыра. Стенада куерган кан кичкә кадәр уч яссылыгы булып ката. Кич җиткәч, аны су белән юып алалар. Кали алиһә культына меңнәрчә еллар элегрәк бу храмда кешеләрне дә корбанга китергәннәр. Ниндидер җитди эштә зур уңышка ирешергә телисең икән, үгез белән генә алдырып булмый, монда инде зуррак корбан кирәк. Корбанга адәм затын китерү алиһәдән җаның теләгәнне сорарга мөмкинлек бирә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Һиндстанда һәм Непалда кешене корбан итү катгый тыела.
Непалда мин җитәрлек озак яшәдем. Үзем дә буддизм һәм индуизм нигезләре белән таныш булгач, акрынлап ышанычлы кешеләрнең берсенә әверелдем. Сүз арасында урындагы бер егеткә мин алиһәгә «җитди корбан» китерү күренешендә катнашырга теләвемне белдердем. Ул башта куркуга калды. Чит ил кешесенең анда катнашуы башка сыймаслык хәл. Әгәр сизеп калсалар, мине дә, аны да юк итәчәкләр иде. Ләкин мин өч мең доллар турында сүз кузгаткач, ул уйлап карарга вәгъдә бирде. Бу алар өчен чиксез зур акча һәм аның хакына гомереңне куркыныч астына куярга да мөмкин. Бер атна үтте, ике, өч… Мин инде бу сөйләшү турында оныта да башлаган идем, көннәрнең берендә әлеге егет килде дә үзе хәбәр салды:
– Синең теләгеңне үтәргә мөмкинлек бар. Әгәр акчаңны күрсәтсәң, әзерләнә башлыйбыз.
Акчаны ул бармакларын төкерекли-төкерекли җентекләп санады да кире бирде. Мин ничек булырын күз алдына да китермәгән идем. Зоопаркка яки берәр театрга барган шикелле, хәзер барырбыз да карарбыз төсле тоелган иде. Егет миңа мәктәп баласына карагандай итеп карап куйды да аңлатырга тотынды:
– Синең йөзеңне үзгәртергә кирәк. Дүрт көн чамасы кырынмыйча торсаң, сакал-мыек басар да каралык өстәр. Ә чалма белән чапанны, гомумән, кием-салымны үзем алып килермен.
Бер атна чамасы вакыттан соң килешенгән урында мине искедән иске машина көтеп тора иде инде. Егет хәтта акчаны кабаттан чутлап та тормады, калтыранган куллары белән кесәсенә яшерде. Без таулар арасына барып җиткәч кенә туктадык. Минем кыяфәттән ул канәгать калды. Кырынмаган, юынмаган, кара тузанга баткан, өстәвенә беркадәр ябыккан да. Ярты сәгатьләп барганнан соң, без ярым җимерек храмга җиттек. Егет шунда пышылдап кына әйтеп куйды:
– Әгәр тотылсак, мине үтерәчәкләр.
Мин бу эшкә ник тотынуым өчен үкенә идем инде. Храм эче ярым караңгы иде. Бары тик бүлмә уртасында гына яктырак, анда торымбашлар яна, җимерек түшәмнән яктылык төшә. Калганын юньләп хәтерләмим. Ниндидер сәер халәттә идем. Гипнозланган сыман. Якында гына кемдер бала күтәреп тора иде. Ниндидер чүпрәккә төрелгән шәрә кыз. Ул тигез сулап йоклый, куллары салынып төшкән, чәчләре җилкәсенә җыеп таралган иде. Кызга алты яшь тә, уникене дә бирергә мөмкин иде. Кали алиһәгә корбан китерү өчен кызлар кулайрак санала. Аларны кечкенә чакларыннан ук сатып алалар да билгеле бер яшькә кадәр үстерәләр. Ундүрткә җиткермиләр, куркыныч…
Мин икегә бүленгәндәй булдым. Моңарчы бер генә ауропалы да күрмәгән нәрсәне күрәсе килә иде, әлбәттә. Шул ук вакытта мин моның үтереш икәнен яхшы аңлыйм һәм әлеге җинаятькә каршы төшәсем килә иде. Ләкин бармак очын селкетерлек тә көчем юк сыман иде. Йола ни рәвешле үткәнен ачык хәтерли алмыйм. Башта ниндидер җырулар, дога укулар булды, аннан соң кайдадыр якында бик матур хәнҗәр ялтырап китте. Кызның бугазын шултиклем пөхтә итеп кистеләр ки, бернинди тартышу-чәбәләнү дә, кычкыру да булмады. Каны да теләсә кайда чәчрәмәде, махсус кәсәгә генә акты.
Көмеш белән йөгертелгән бу кәсә кечкенә баланың баш сөягеннән ясалган иде. Бераздан кызның өзелгән башын, югарыга күтәреп, читкә алып киттеләр. Мөлдерәмә тулы кәсәне түгәрәк буйлап җибәрделәр. Кемнеңдер дога укыгандагы кебек тавышы ишетелде. Теләк телиләр иде булса кирәк. Бераздан кәсә миңа да җитте. Мин, әлбәттә, эчмәдем. Иренемне кәсә читенә тидереп, йоткан хәрәкәт ясадым да ары җибәрдем. Һәм бернинди теләк тә теләмәдем. Миндә бер генә теләк котыра иде – моннан тизрәк чыгып качу һәм кабат беркайчан да килмәү теләге.
Кәсә түгәрәк буйлап әйләнеп чыкканнан соң, кызның гәүдәсен алып киттеләр. Мин инде косар чиктә идем. Аякларымны киереп бастым, ә алар калтырыйлар иде. Шунда юлдашым миңа кагылды. Китәргә вакыт иде.
Пассажирлар дөньяларын онытып тыңлыйлар иде. Сөйләүченең теле бик үткен булмаса да, вакыйгалар коточарлык иде. Шуңа да алар һәрнәрсәне күз алдыннан үткәреп, үзләре күргән шикелле итеп тыңладылар. Һәм Андрей Николаевич тынып калгач та, ниндидер хәрәкәт ясап, тынлыкны бозарга җөрьәт итмәделәр.
– Бетте, – дип елмайды Андрей Николаевич, мондый чиркангыч нәрсәне сөйләүдән котылуына шатлангандай. – Бетте.
– Берәр күңеллерәк нәрсә турында сөйләсәң булмый идеме инде, – дип шелтәләп алды хатыны. – Болай да билгесезлек эчендә йөзгән кешеләрнең йөрәген кузгатмасаң.
– Шулай шул, карчык… – дип елмайды сәяхәтче, – гафу итәсез инде…
– Ә Кали алиһә кем була ул? – Бу Радик иде. Ул әле махмырдан чыгып җитмәгән, аңа болай да куркыныч. Ләкин әлеге сәяхәтчегә ул рәхмәт укыды. Андрей Николаевич, пассажирлар арасында курку атмосферасы тудырып, аны, Радикны, ялгызлыктан коткарды ич. Әгәр Николаевич булмаса, ул берьялгызы гына курку эчендә чәбәләнергә мәҗбүр булыр иде. Ә хәзер барысы да курка, шулай булгач, барысы да бертигез. Радикның әлеге халәттән чыгасы килми иде, ул куркынычлар темасын дәвам итәргә теләде.
– Кали алиһәме?! – Андрей Николаевич куркыныч нәрсәләр сөйләргә теләми иде инде. Ләкин кыскача гына аңлатып бирерлек сүзләр дә таба алмады, – Кали алиһә… Ягез, кем аңлатып бирә?!
Лена алгарак омтылып куйды:
– Хәзер… – Ул, рөхсәт сорагандай, Хәмиткә күз ташлады. – Миңа әле күптән түгел генә индуизм белән кызыксынырга туры килде. Белүегезчә, һинд мифологиясендә борынгы дәвер, явызлык белән изгелек көрәше сурәтләнә. Бу алышу бик тә аяусыз булган һәм һәр ике яктан да меңләгән корбаннар таләп иткән. Бу хакта «Деви Махатмья» китабы җентекләп сөйли. Шушы ук трактатта алиһә хакында да әйтелә. Дөньядагы барлык явызлыкны юк итүче алиһәнең исеме берәү генә түгел. Шакти, Лолита, Деви… Хәтта «Аллаһ» дигән сүз дә аның бер исемен аңлата. Ходайның кодрәте чиксез һәм ул явызлык белән дә, изгелек белән дә идарә итә ала. Аның нәфрәте коточкыч көчкә ия. Моны күз алдына китерү өчен Коръәндәге Кыямәт көнен, йә булмаса, Библиядәге замана ахыры күренешен исегезгә төшерү дә җитә. Шулай итеп, алиһәгә бирелгән исемнәрнең күплеге ачыклана төшә. Аны Нәфрәт чыганагы, Галәм ләгънәте дип әйтү дә, шул ук вакытта Шатлык диңгезе, Бәхет бирүче дип әйтү дә дөрес булып чыга. Кали Ходайдагы җимергеч көчнең бер чагылышын аңлата. Кызганычка каршы, динне дә үз мәнфәгатьләре өчен файдаланырга тырышучы кешеләр бар. Кали культының барлыкка килүенә шундыйлар сәбәпче. Авыл халкының наданлыгыннан файдаланып, аларны алиһә хөрмәтенә адәми заттан корбан китерүгә кадәр этәргәннәр. Әлбәттә, дин әһелләренең Ходай хакына үтерүне акларга тырышуы яңалык түгел. Мөселманнарның шәһитләрен, христианнарның тәре йөртүчеләрен генә искә алу да җитә. Ләкин Кали культы вәкилләрен бары тик сатанистлар белән генә чагыштырырга мөмкин.
Хәмит, хатынына карап, мыек астыннан гына елмаеп куйды. Укытучы. Чир китә, гадәт китми, дигәннәре шушыдыр инде. Һәркайда үзенең өстенлеген исбатларга күнеккән хатын канәгать иде. «Үзебез авылдан гына булсак та, менә нинди нәрсәләрне беләбез әле без!» дигәнрәк кыяфәт белән басып тора иде ул. Бәлки, Лена дөрес сөйләгәндер. Хәмит ул кадәресен белми. Ләкин хатыны аңа аз гына кызганыч булып тоелды. Үзен башкалардан өстенрәк итеп күрсәтергә тырышканда, ул гел шулай тоела иде.
– Рәхмәт! – диде Радик, әлеге теманың туктамавына күңеле булып. – Ләкин нигә без гел чит илләр турында сөйлибез әле, шайтан алгыры! Бу төбәктә дә җан өшеткеч хәлләр еш булып тора бит…
Андрей Николаевич аңа рәхмәтле караш ташлап алды. Коточкыч вакыйгалар турында сөйләшү аның өчен дә кирәк иде.
– Ә сезнең Әҗәл утравы турында ишеткәнегез бармы? – диде ул, үзалдына елмая биреп. – Безгә турагентсво хезмәткәре Мәхәббәт утравы турында да, Оҗмах утравы хакында да күп сөйләде, әлбәттә. Ләкин шушы күлдә, кайдадыр Әҗәл утравы дигән урын да бар бит…
– Анда, мөгаен, җен-пәриләр оясыдыр инде…
Бу тагын Радик иде. Әтисенең күңелсез күренешләрдән тәм табып утыруын Айгөл өнәмәде. Акрын гына урыныннан торды да палубага чыгып китте. Радик нидер әйтергә дип укталып куйды, әмма эндәшмәде.
– Кызыклы утрау ул. Анда адәм баласына яшәү өчен нәрсә кирәк, барысы да бар. Ризык та, куыш та… Хәтта алтын-көмешләр дә тулып ята. Ләкин утраудан бернәрсә дә алып чыгарга ярамый икән. Нәрсәдер алып кайтырга теләгән кешеләр һәрвакыт фаҗигагә эләгә…
Ләис инде күңеле белән бөтенләй пассажирлар арасында түгел иде. Ул урыныннан кузгалды да акрын гына ишеккә юнәлде. Туганының кайда киткәнен чамалаган Ләйсән ялварулы карашын Робертка төбәде. Күзләре очрашкач, ул да Ләис артыннан иярде. Роберт русча бөтенләй диярлек аңламый иде. Ул да әтисенә карап алды да, тегесе ризалык биреп баш каккач, ишеккә атлады.
– Сезнең анда да булганыгыз бармы? – дип сорады Анна, елмая биребрәк. Ул йоклап барган пассажирларны кузгата алуына шат иде бугай. Ләкин Михаил гына әлеге сөйләшүләрне бик өнәп бетермәгәндәй тоела иде.
– Юк, минем анда булганым юк. Булырга да язмасын. Чөнки соңгы елларда ул утраудагы хәлләр бигрәк куркынычка әйләнгән дип сөйлиләр. Монда ниндидер сәбәп белән килеп эләккән кешеләр кире кайта алмый, алар ничектер кинәт юкка чыгалар икән… Элек алай булмаган. Хәзер исә… Миңа кунакханәдә берәү сөйләп торган иде. Күл буйлап сәяхәткә чыккан бер гаилә, катерлары ватылып, шушы утрауга эләгә. Яннарында балалары да була аларның. Биш бала. Һәм һәр кич саен аларның бер баласы юкка чыгып тора. Биш көн эчендә боларның бер баласы да калмый. Һәм ничек кенә эзләмәсеннәр, берсен дә таба алмыйлар. Ә балалары югалып беткәч, кинәт катерлары төзәлә дә ниндидер көч боларны шунда куып кертә, кире өйләренә кайтырга мәҗбүр итә…
– Йа Ходай!..
– Әгәр без дә шунда эләксәк?!
Андрей Николаевич пассажирларның котын ала алуына шат иде бугай. Ул бик тәкәббер кыяфәт белән иңнәрен генә сикертеп куйды:
– Кем белә?! Барысы да Ходай кулында…
Анна инде үзе башлаган уенның шулай куркыныч тонда тәмамлануына үкенә иде шикелле. Ул таяныч эзләгәндәй Михаилга карады.
– Без бит анда эләкмәячәкбез, Михаил? Эләкмәячәкбез бит?
– Юк, кадерлем… – Михаил елмаерга тырышты, ләкин авыз еру гына килеп чыкты. Ахырда ул, үз йөзен күрсәтмәс өчен, хатынын куенына кысарга мәҗбүр булды: – Юк, без андый хәлгә юлыкмабыз.
Ләкин Анна тынычланмады:
– Син үзгәрдең, Миша. Син дулкынланасың. Мин беләм, син нәрсәдер сизенәсең… Син һәрвакыт алдан сизәсең…
Михаил карышып нидер әйтмәкче иде, тик тиешле сүзләр табалмады. Хатыны хаклы иде. Михаилның күңеле тыныч түгел, җанын нәрсәдер кимерә кебек иде. Ләкин моны хатынына белдерергә ярамый, ниндидер җылы сүз табып, аны барысы да яхшы икәненә ышандырырга кирәк.
– Юк, кадерлем… Бары тик гөнаһ сүз сөйләшкәнегезгә генә эчем поша. Ходай андый сүзләр сөйләшергә кушмый бит…
Аларның сүзен барысы да ишетте һәм барысының да күңеленә шом оялады. Лена Хәмиткә карап куйды:
– Балаларга күз-колак булырга кирәк.
– Алар бит яшьләр… – дип каршы төште ир, – үз тиңнәре белән үзләренә кызыклы темаларга сөйләшсеннәр. Әллә син аларның шушында кирәк-кирәкмәс сүз ишетеп торуын теләр идеңме?!
Хәмит, әлбәттә, дулкынлана иде. Тыныч чагында ул бу тиклем озын сөйләми. Лена дәшмәде. Хәзер ул ире белән килешергә тиеш иде. Шулай яхшырак була.
Хәлил ишеккә күз салды, ләкин тышка чыгып китәргә кыенсыныбрак калды. Бары тик балаларның дүртәүләшеп гәпләшеп торганын тәрәзәдән күреп алгач кына тынычлангандай булды.
Радик та күзләрен кая куярга белми азапланды. Ул курка иде. Нәрсәдән икәнен дә белми хәтта. Махмыры интектергәндә гел шулай була. Әле шуның өстенә ниндидер куркыныч һава бар иде. Сулыш алганда да салкынлык булып тын юлларына урала ул, бала йоннарын кабарырга мәҗбүр итә. Бая теманы тирәнгәрәк җибәрергә тырышып дөрес эшләмәде. Үзе генә курыкса, бу халәте озакка барачак түгел иде. Хәзер барысы да куркуга калды, һәм дөнья чынлап та куркыныч сыман тоела башлады.
Андрей Николаевич белән аның хатыны гына тыныч иде бугай. Һәрхәлдә, аларның йөзендә башкаларныкындагы шикелле шүрләү галәмәте сизелми иде. Ләкин куркыныч белән тулы бүлмәдә тыныч кала алу үзе үк шомлы сыман тоела иде.
Пассажирлар бер мәлгә тынып калдылар.
Мотор гүләгәне һәм тыштагы яшьләрнең катер тавышын күмәргә тырышып нәрсәдер сөйләгәне генә ишетелде.
– Сәлам!
Айгөл колак төбендә генә яңгыраган тавыштан дертләп китте дә артында кем торганын күреп елмаеп җибәрде:
– Рәхмәт сиңа…
– Леон… – Ләис үз сүзеннән үзе елмаеп җибәрде, – Леон мин.
– Рәхмәт сиңа, Леон. Ә минем исемем Ай… Аида була…
Кыз, назлы елмаеп, кулын сузды. Ләис кыздан күз алмыйча гына иелде дә үбеп алды.
– Ниһаять! – диде ул, җиңел сулап.
– Нәрсә «ниһаять»?
– Мин инде синең белән танышудан өмет өзә язган идем. Һәм менә, ниһаять…
– Мин дә бик шат, – дип елмайды кыз.
– Кара әле боларны! Кияү белән кәләш! – Елмаеп әйтелгән бу сүзләрне икесе дә шатланып кабул итте. Ә Ләйсән, аларның янына ук килеп, икесенә дә сокланулы караш ташлады: – Нинди бәхетле парлар! Хәерле сәгатьтә!
Айгөл-Аида аз гына уңайсызлангандай тоелды.
– Ә мин Люда, – диде кыз һәм Ләискә күрсәтеп өстәп куйды: – Менә бу иптәшнең бертуган апасы.
– Бу иптәшнең исеме бар. Картлыгың белән хәтерләмәсәң, исеңә төшерәм, мин синең Леон абыең булам. Ә бу – Аида…
Ул арада ишектән Робертның башы күренде. Ләис-Леон апасына карап күз кысты. Айгөл-Аида аңлап елмайды. Люда-Ләйсән егеткә карап кул болгады:
– Кил монда.
Роберт елмаеп алар ягына атлады. Килеп җитү белән, кызларга елмаеп карады да Леонга кул сузды:
– How do you do! My name is Robert.
Бер мәлгә барысы да аптырабрак калды.
– Леон… – диде егет, тагы нәрсә әйтергә белмичәрәк, – Ле-он…
– Ә мин – Люда, – дип кул сузды Ләйсән, – танышуга шатмын.
– Аида…
– Excuse me, but I do not talk on russian2.
– This bad, – дип елмайды Ләйсән. – My english simply terribly…3
– You are an american? – дип елмайды Ләис. – Never saw the alive American! Dead too…4
– You all speak in english?5
– Yes! Signifies, all shall talk in english…6
Дөнья кызык, әти-әниләре яныннан китү белән бөтенесе дә руска әйләнде. Ә Робертны күргәч, барысы да инглизчәгә күчте. Һәм алар танышуны дәвам иттеләр…
Коточкыч вакыйгалар хакындагы хикәяттән куркып тынып калган өлкәннәр дә бераздан һушларына килде. Дөресрәге, аларны бу халәттән Радик алып чыкты. Арада иң нык курыкканы ул иде. Ничектер авыр иде аңа. Ниндидер бәлагә юлыгыр да һәлак булыр, ә аның дөньяда кайчандыр яшәгәнлеге хакында бернинди дә хәбәр-хәтер дә калмас сыман иде. Ә аның бу дөньядан бер эзсез үк китәсе килми иде. Шуңамы, кинәт торып басты да, барысы да ишетерлек итеп:
– Минем исемем – Роман! – диде. Юк, ул кыланмады да, алдашмады да. Ул бу дөньяда әнисе өчен генә Радик иде. Ә калганнар инде унсигез яшеннән бирле Роман дип йөртә. Ул үзе дә моңа күнеккән иде.
Бер мизгелгә тынлык урнашты. Һәм бераздан берәм-берәм исемнәрен атарга керештеләр:
– Минем исемем – Елена. Ә ирем – Николай. Улыбыз – Леон, кызыбыз – Люда.
– Минем исемем – Хенк. Нью-Йорктан. Улым – Роберт. Инглизчә генә сөйләшә…
– Андрей. Хатыным – Ольга.
Кинәт бөтен дөньяны яңгыратып тыштан тавыш ишетелде. Бераздан ишек ачылып китте һәм анда яшьләр күренде. Алар шатланышып кычкыралар иде:
– The Land! The Island!
Өлкәннәр берни аңламыйча аптырап калды. Бары тик Хәлил-Хенк кына елмаеп тәрәзәгә бакты һәм башкаларга тәрҗемә итте:
– Җир! Утрау!
Барысы да бер булып тышка атылып чыкты.
– Җир! – дип кабатладылар барысы да бертавыштан. – Утрау!
Михаил гына бернәрсә дә дәшмәде. Баштарак кечкенә бер нокта булып күренгән утрау котылгысыз тизлек белән якынлаша иде. Хәзер инде андагы таулар да, тау итәкләрендә үскән агачлар да аермачык күренә. Утрау әллә ни зур түгел иде. Ләкин анда бернинди ял итү комплекслары да, парклар да, затлы коттеджлар да юк, бары тик ярдан ерак түгел урында бердәнбер ике катлы йорт кына бөршәеп утыра. Моңа әле беркем дә игътибар итмәде бугай, әмма Михаил барысын да искә алып бара, һәм аның күңеле тыныч түгел иде.
Ул елга вокзалындагы мөлаем ханымның сүзләрен искә төшерде: «Без барасы утрау Ярымай утравы дип атала. Аңлавыгызча, ул кыйгач ай рәвешендә. Ләкин мин аны Җәннәт утравы дип атар идем. Монда сезнең бөтен хыялларыгызны да тормышка ашыру мөмкинлеге булачак. Затлы коттеджлар, рестораннар, сауна-бассейннар, уен заллары турында әйтеп тә тормыйм… Сезнең әкият иленә сәяхәт кылырга хыялланганыгыз бар идеме? Теләгегез кабул булу алдында тора дип уйлагыз…»
Бер мизгелгә генә барысы да күз алдына килеп басты.
Әмма бу вәгъдә ителгән утрау түгел иде. Бу бөтенләй башка утрау иде.
Хәер…
Ник шулай шомлы уйларга бирелә әле ул?! Теге ханым бит кечкенә утраулар турында да сөйләгән иде. Бәлки, бу шуларның берсе генәдер?! Әлбәттә, шулай. Һәм ул озатучы ханымны кабат күз алдына китерде: «Күл шулай ук кечкенә оҗмах утрауларына да бай. Якын-тирәдә яшәүчеләрнең кайберләре монда үзләренең ширбәт айларын үткәрә. Сезнең арада да икәүдән-икәү генә калырга теләгән гашыйклар бар икән, берәр тәүлеккә утрауда калу мөмкинлеге булачак. Анда махсус коттеджларыбыз бар, һәм хезмәтчеләребез теләсә нинди теләгегезне үтәргә әзер тора…»