Kitabı oku: «Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими», sayfa 5
Елгаларны бүлеп була,
Бүлеп була тауларны,
Үткәннәрне ташлар белән
Бүлеп куеп буламы?!
XX гасыр башы мәдәни яңаруының инерция көче тәэсире булгандырмы, югарыда билгеләнгән, тыйнак булса да, мәгариф системасындагы җанлылык галәмәте тамгасыдырмы, совет режимының башлангыч ун-унбиш елында – 20 нче елларда – Такташ, Туфан кебек зур талантлар, күсәкләүләр бураны астында булса да, совет җирлегендә чын шигърият орлыклары тамырландыра алдылар. X. Туфан, төрмәләр, үлем җәзасы, янаулар, сөргеннәр ышыгына сыенып, бу эшчәнлеген хәтта 80 нче елларга кадәр дәвам иттерә алды. Әлеге шагыйрьләрнең чыдамлылыклары, тырышлыклары нәтиҗәсез калмый. Мөдәррис, Зөлфәт кебек яшьләр 60 нчы еллар азагында, югарыда китерелгән өзектә күрсәтелгәнчә, тоталитарлыкның нигез принципларында ялганны тукмап, уяулыкка өндәп чаң кагарга батырчылык итәләр. Бу – шул ук «Такташлык», «Туфанилыклар» яктылыгының киләчәккә юл эзләү күренеше. Ләкин язмышын, киләчәген генә өметле дип булмый. Ягъни «караңгылык гасыры» өстенлеге (монополиясе) җәмгыятьтә һаман төп тенденция дәрәҗәсендә кала бирә. Әмма Такташ, Туфаннар гына түгел, аларга кушылып сәнгатьчәлек ягына «аксап», мәгариф «шаукымы кагылган» (тамгасы салынган) шигырьләр өстәп калдырган Ф. Кәрими, Г. Афзал, С. Хәким, М. Әгъләмов, Зөлфәт кебек, сугыштан соңгы буыннан шул уңышка ирешкән шагыйрьләр дә, дәһшәтле, караңгы Казан ханлыгындагы Мөхәммәдәмин хан, Мөхәммәдьярлар кебек, көл өеме эчендә балкыган очкыннар булып киләчәккә барачаклар дип була.
Күренә ки, бүгенгә (аз булса да) күпмедер фактлар һәм алардан туган кайбер фаразлар нигезендә татар тарихының үткәнен берникадәр тотрыклы тарихи тәртипкә китерү мөмкин. Аны мәдәни-интеллектуаль мирасы нигезендә ике төргә төркемләп була: яктылык гасырлары һәм золмәт (караңгылык) гасырлары. Караңгылык гасырлары тарихта күпчелекне тәшкил итә (еллар, гасырлар күз алдында тотыла). Болгарлар киткәннән соң, монголлар килгәнчегә кадәр булган. «Болгари»лар, Кол Галиләр заманын Үзбәк хан – Рабгузи, Котб, Харәзмиләр заманын (шуннан соңгы Мәхмүд әл-Болгари, Сәйф Сараиларны да аларга кушып) һәм XX гасыр башы – татар әдәбиятының «алтын гасыр»ын… Калыплашкан яктылык елларының саны бердән арта икән, димәк, караңгылык гасырлары яктылык гасырлары белән чиратлаша дип әйтергә була. Югарыда «караңгылык гасырларының абсолют каралык түгел, конъюнктур, «бер көнлек» – гомерсез идеаллар ялчысына (колына) әйләнеп, кысыр иҗатсыз идеалларга хезмәт заманы булганын билгеләгән идек. Кышкы суыкта «үз тәпиен имеп» йоклап үткәргән аю кебек, адәм затына лаек булмаган яшәеш белән яшәү. «Аю йоклый» дип тормый, безнең халык яшәгән урта пояста да кояш һәр көн чыга, дөньяны яктырта. Димәк, яктылык гасырларында яктылык үзенчәлеген тәңгәл билгеләргә теләсәк, аны «мәгариф кояшы»ның үз зенитына күтәрелү очрагы дип күзаллап булыр иде. Күренә ки, тирәлек өчен «гадәти булмаган» гына да түгел, «табигый булмаган» бу югарылыкка зенитка күтәрелеп кенә ирешеп була. Төп һөнәре – халыкара мех сәүдәсеннән мәхрүм ителгән, яңа эшкә керешү мөмкинлеге (мөстәкыйльлеге) юк татар әдәбиятының сыйфат үзенчәлекләре дә аның шул характердагы күренеш икәненә дәлил була ала. Ул көндәлек яшәешнең, реаль тормышның үзеннән үсеп чыккан, аның үзенең чагылышы булганын хәтерләткән күренеш түгел (хәтта күбрәк башка халыклардан алынган нәрсә итеп эшләнә). Тотрыклы, өзлексез яшәеш – процесс сурәтен саклауга әһәмият бирми. Өзек-өзек, очраклы ялкынланулар чылбырын хәтерләтә. Барлык кулланган сюжетлары «гадәтидән» читләшү (аерылу) аша күренекле нәтиҗәләргә ирешүгә генә корыла кебек. Ягъкуб пәйгамбәр балаларының начар гадәтләре затлылык юлында калган Йосыфның әрнүле, фаҗигале киеренке хәлләр – сынаулар аша үтеп, булдыклылык күрсәтеп, «агалары максатын нәтиҗәсезләндерә, төзәтә, үзгәрү юлына чыгара («Кыйссаи Йосыф», 1212). Рабгузиның «Кыйссасел-әнбия»се… Пәйгамбәрләр заманында гадәти тормышта халыкның, аңсызлык күрсәтеп, әхлакый тирән ялгышлыклар упкынына юлыгуы. Мондый һәлакәтле бозыклыклардан читләшкән пәйгамбәрнең Аллаһының рәхмәте, ярдәме белән бу гадәтсезлекләрдән арындыруы сюжетына корылган. Татар әдәбиятында барлык күренекле әсәрләрнең шул ук калыпка салынганын күрсәтеп чыгып булыр иде.
Гасырлар дәвамында бетмәс-төкәнмәс чикләүләр шартларында гына яшәргә мәҗбүр ителгән татар җәмгыятендә әдәбият бердәнбер иҗтимагый хәрәкәт механизмы рәвешенә кереп яши. Скифлар, сарматлар, аланнар, готлар, һуннар, хәзәр-болгарлар заманыннан Төньяк белән Көньяк мех сәүдәсе монополиясен кулларында тоткан би ирләр җәмгыятенең сәяси-административ хәяты (илнең кәсебе буенча) Кара диңгез буе Дала сәяси берләшмәләре белән тыгыз берлеккә кереп яшәргә мәҗбүр була. Далада бәҗәнәк (печенег), кыпчак бердәмлекләренең элементарлашуы, төбәк исламлашуының цивилизацияләрендә югарыда аталган форматтагы әдәби «орлыклану» процессы башлана. Төньяк-Көньяк мех сәүдәсе монополиясе шул нигездә барлыкка килгән халыкның сәяси-административ аерымлыгы абсолютлыгы интернациональләшү ягына сыгылмалы деформацияләнүе һәм илнең иртә һәм бик тиз гомерле (дәвамлы) яшәүчәнлек эзенә тартылуы, төбәктә тамырланган төп этнос тарихының да яшәүчән көч чыганагына әйләнә. Бу аны тарихи (Биармия, Алтын Урда) һәм мәдәни цивилизацион үсү сәләте ягыннан төбәк халыклары масштабында аерым алдынгы сызыкка чыгара. Өч көч чыганагының икесенә югарыда берникадәр кагылдык. Халык тарихында күренекле урын тоткан исламлашу үзенчәлекләренә тагын күз салып үтик. В. Путениковның «Тайны Аркаима» дигән китабында мәшһүр Аркаим тирәсендәге борынгы шәһәрләр иле турында Урал ары ягыннан Фарсы култыгынача су юлы (картасы16), Урал (Репей, Рефей) таулары регионында яшәгән Геродот китабында «плешивые» («аргипарий») һәм «исседоны» («златолюбивые»17) дип аталган борынгы халыклар, аларның югарыда телгә алынган Каспий диңгезе аша Фарсы култыгы, Һинд океанына кадәр сәүдә экспедицияләре ихтималы турында сүз кузгатыла. Замандашлары Урал арты «исседоннары» («златолюбивыйлар») Җаек-Каспий аша интенсив сәүдә монополиясе хуҗалары Урта Идел-Кама буе Мех сәүдәсе монополиясенең су юлы сәүдәсен Дон яисә Днепр бассейны су юлында барлыкка китерергә катнашкан булуы мөмкин. «Сфера влияния», «килешүле конкуренция» дип хәзерге заман категорияләренә тартым фаразлардан тартынмый гына түгел, китабында «Тайны Аркаима» авторы турыдан-туры: «…это была цивилизация, вполне сравнимая с нашей»18, – дип белдерә.
Пәйгамбәр г.с.нең бабасының әтисе Һашим Мәккәдән төньякка, Сүриягә һәм Көньякка, Ямәнгә, Хәбәшстанга һәр елны сәүдә кәрваны оештыруны гадәткә керткән, диләр. Би ир халкы («царские скифы») мех сәүдәгәрләре Сүрия базарларында Мәккә сәүдәгәрләре белән танышып, сәүдә үзәге Мәккәгә дә килеп җиткән булулары бик мөмкин. Пәйгамбәр г.с. үзе дә унсигез яшеннән булачак хатыны Хәдичә р.г. кәрваны белән Сүриягә йөри башлый. Мех сәүдәгәрләренең кайберләре, пәйгамбәр заманында ук яңа дингә тартылып, исламга күңел куя башлаган булулары мөмкин. Пәйгамбәр вафатыннан соң биш ел үткәч, хәзрәти Гомәр хәлифә вакытында ислам гаскәрләре Сүрия һәм Мисырны хәлифәлеккә буйсындыралар. Шунда ук Әрмәнстан, Азәрбайҗан тарафына һөҗүмнәрен дәвам иттереп, 639 елда инде Баш Кавказ тезмәсенә җитеп, Каспий буе далаларына үтү юлында «Тимер Капка» саналган Дәрбәнд шәһәрен кулга төшерәләр. Әлбәттә, алар, бернәрсә белмәгән хәлдә, бу ерак төбәкләргә килеп чыга алмыйлар. Гарәп хөкүмәт һәм гаскәр башлыклары яки берәр Аттиламы яисә Чыңгыз, Батый ханмы, берәр ерак төбәккә яу чабар алдыннан, ул төбәк турында мөмкин кадәр күбрәк географик, хәрби-административ, этник, социаль-икътисади һ. б. мәгълүматлар туплыйлар. Ул мәгълүматларны аларга бу цивилизация күләм хәрәкәт тәэсиренә, идеологиясенә һәм идеалларына тартылган ул төбәк илгизәрләре – авантюристлары (сукбайлары) һәм сәүдәгәрләре яисә ул төбәкләрдә булган, аның аркылысын буйга үткән башка ил сәүдәгәрләре бирәләр. Алар бу шаулы һәм зур шанлы яуларда, аны үз йомышына әйләндереп, юл күрсәтүчеләр булып үзләре дә катнашалар. Хәзрәти Гомәр р.г. заманында Гарәбстан ярымутравыннан киртәләп булмас ташкын булып күрше биләмәләргә җәелгән ислам явы информаторлары һәм «юл күрсәтүчеләре» арасында би ирләр Төньяк мех сәүдәгәрләре дә булган дип кистереп әйтергә бернинди рәсми дәлил булмаган кебек, «була алмый» дип расларга да җитәрлек нигезебез юк. Әнә шул телгә алынган, кабат-кабат игътибар каратылган бәхәссез тарихи фактлар һәм шул халыкның хәзерге варислары этник һәм тарихи үзенчәлекләре андый хәлләрнең булу ихтималына да бернинди шик калдырмый. Татар халкында исламга мөнәсәбәт үзенчәлекләре шундый ихтимал барлыгы файдасына сөйлиләр. Бу татарларның исламга тугрылык «пафосы» гына түгел. Әнә бит 1906 елда ук инде венгр шәрекшөнасы Мисараш, Казанга килеп, хәтта чувашлар арасында тел-этнография материалларын җыеп йөргәннән соң, чувашлар арасында да VII гасырда ук ислам дине тәэсире булган, аның эзләре бүгенге көнгәчә килеп җитәрлек киңлектә һәм тирәнлектә таралган була дигән нәтиҗәгә килә. Ә татарларның бабаларына – би ирләргә – ислам диненең тәэсире шул көннәрдә үк, VII гасырда, күрәсең, чәһарьярлар хәлифәлеге заманында, Багдад, Бохаралар форматында үсеп китәрлек эчке куәткә, интенсивлыкка ия дәрәҗәдә була. Ягъни сәүдәгәрләрнең бер төркеме ислам яуларына кушылып, исламны үз йортлары юнәлешендә җәелдерү көрәшендә катнашсалар, шундый ук кайнарлыкта кабул иткән икенчеләре, ватаннарына кайтып, яңа дин өйрәтүче-таратучыларга әйләнәләр. Кыскасы, 637 еллардан башлап 737 елга кадәр Сакалиба дәүләте ил тормышында ислам актив рәвештә тарала торган бер төбәккә әйләнә.
Искилләр илен исламлаштыруда көтмәгәндә-юрамаганда кискен тизләшү, дөресрәге, тизләштерү моменты булып үтә. Димәшкътагы хәлифәлек сараенда, кайдадыр төньяк урманнары ары ягында, Сакалиба илендә өметле генә исламлашу процессы барган төбәк барлыгын беләләр, аның язмышы, киләчәге турында күпмедер кайгырту күрсәтәләр. 737 елда булачак хәлифә Мәрван, 150 меңлек гарәп гаскәре белән Кавказ алды далаларына чыгып, хәзәр гаскәрен тар-мар итеп, каганат башкаласы Итил каласын алганнан соң, каганны тезләндерү сылтавы белән аны эзәрлекләп, хәзерге Жигули таулары районына кадәр килеп җитә. Бер уңайдан Сакалиба илен һәм яңа гына аларның идарәче династиясенә әйләнгән яңа мөһаҗир-болгарларны ханнарыннан башлап соңгы көтүчесенә кадәр исламлаштырып китәсе итә. Хәзерге Тольятти һәм Мәләкәс (Дмитровград) шәһәрләре тирәсендә, каганның Сакалибада җыйган гаскәрләрен тар-мар итеп, искилләрне һәм «Көмеш-Су» (Нократ) болгарларын үз күзәтүе астында исламлаштырып китә. Бер диннән икенче бер дингә күчү, бүрек алыштырып кию кебек, бердән, җиңел генә башкарыла торган процесс булмаса да, 922 елда Ибне Фадланнар – Багдад хәлифәлеге илчелеге – Болгарга килгәнендә инде би ирләр һәм искилләр берлегенең дә, «көмеш» болгарларның да тулысынча диярлек ислам динендә булганнарын күрәбез. 930 еллардан кабат Дон буйларына, 965 елларда аннан да Венгриягә качып киткән болгарларны венгр тарихында «исмаилитлар» (барысы да мөселманнар) дип атыйлар, алар арасында грамоталыкның югары дәрәҗәдә булуын билгелиләр. Алар венгр дәүләтенең исәп-хисап, финанс һәм язу-сызу эшләрендә эшли башлыйлар. Нократ-Чулман буйларында калганнары да ХV–ХVI гасырларда, Мәскәүнең бөек кенәзләре белән союзда, Казан ханлыгы белән килешүсез сугыш алып барган. Ар (Удмуртия) кенәзләре нәселдәшләре татарлар да ислам динендә булганнар. Сакалиба – Болгар иленең болгар мөселманнары Хәзәр каганаты союздашы Испаниядәге Кордово (Андалузия – Әндәлес) Әмәвиләр ислам үзәге (929 елдан Кордово хәлифәлеге) ориентациясендә калалар. Идел буеның хәзәрләргә оппозициядәге би ирләр, искилләр Бохара, Харәзем аша кәрван йөрткән мех сәүдәгәрләре һәм аларның кавемдәшләре Багдад хәлифәлеге ориентациясендә булалар. Шул җирлектә идарәче болгар һәм би ирләр, искилләр берлеге арасында килешүсез конфликт барлыкка килә. Би ирләр, искилләр – илнең төп халкын һәм төп икътисадын, тотрыклылыгын саклаган катлау – күпчелекне тәшкил итә, һәм Хәзәр каганы яклаган, илбашы үзләреннән сәяси югары булган (административ ресурска ия) болгарлардан өстен чыгалар.
…637–737 еллар арасындагы дин яңарту, исламлаша башлау гасыры – зур борылыш, нигездән яңару заманы. Әмма ул яңа үрләр яулауга, зур алгарышка, яңа баскычка күтәрелүгә әйләнмәгән, көнкүрештәге, киңәю офыгы билгеләнмәгән ягъни «ноктаны» хәтерләткән, яшәеш чикләрендәге хәрәкәт кенә булып кала. Яктыру, мәгърифәт гасырына әйләнми, караңгылык (золмәт) гасыры булып кала. 737 елдагы Мәрван явы төбәкнең исламлашуын яңа югарылыкка – би ир, искил (болгар) халыкларын тулы исламлашу баскычына күтәрсә дә, Ибне Фадланнар илчелегенә, болгарларның хакимияттән һәм илдән куылуы көннәренә кадәр дә шул «золмәт гасыры» форматында кала. Халыкара ислам цивилизациясе эчендәге Әмәвиләр (Кордово-Картәбә) хәлифәлеге белән Габбасилар (Багдад) хәлифәлеге арасындагы тартышуларда катнашып, актив хәрәкәт сызыгына тартылу Урта Иделдәге бу «Ислам утравы» халкын Х–ХIII гасырлар арасында ислам цивилизациясенең стандарты югарылыкларына, тарих заман биеклекләренә тарта. Мәдәни-яңару мөмкинлекләре дәвернең алгы сафындагы халыклар стандартына якынлаша. Дөрес, бүгенге көнгәчә сакланган фактлар буенча ул аерым очраклар җыелмасы гына булып күренә. Фактта чагыштырмача шактый тулы сакланган һәм татар мәдәнияте тарихында иң югары һәм колачлы булып күренгән 1905–1915 еллар күтәрелеше үзенчәлеген искә төшерсәк, бу сыйфат яңару елларының, гомумән, төп үзенчәлеге дип санарга дәлил була ала. Тышкы көчләр тәэсирендә күтәрелеш персонажлары аерым яңа катлам дәрәҗәсенә күтәрелми, казанышлар чор сыйфат билгесе булып җәмәгатьчелек арасында тирән һәм киң җәелми. Сеңеп түгел, шуннан соңгы алгарыш, үсү процессына зарури элемент буларак яңару актуальләшкән моментларда гына яшәүчән традиция функциясен башкара. Ә тарихта, гомумән алганда, җирлексез һәм очраклы, аерым шәхесләрнең гадәттән тыш тырышлыгының очраклы җимеше булып күренә. Борынгы заманда «пеләшбашлылар», «би ирләр» дигән исемнәрен борынгы грек (Геродот) тарихына кадәр җиткерә алган халык элек урта гасырларда норман-варяглар аша ерак Европада (хәтта һавада очып йөрүгәчә җиткән) хыялый (утопик) утраугача үсә. Димәк, бу заманнарда да, шул заманнар цивилизациясенә тартылырлык ниндидер яктыру (алгарыш цивилизация стандартына тартыла), хәтта хәйран калдырырлык узып китү көннәре («гасырлары») булган. Төньяк мех сәүдәсе мифлары, Пермь өлкәсендәге Сасанид көмеш поднослары да ул цивилизацион алгарышның материаль җирлеген искәртәләр. Бу фактларны төбәкнең антик (борынгы) һәм элек урта гасыр тарихы хәлләре һәм казанышлары дип карый алабыз. 922, 930 еллардан (болгарларның куылуы) Казан ханлыгы җимерелгән көннәргә кадәр чәчәк аткан урта гасырчылык дәвере башлана. Төбәк ислам цивилизациясе стандарты сызыгына тартыла, Бохаралар белән тиңләшерлек ислам үзәге формалаша. Җучи династиясе оештырган Бөек дәүләтнең (Алтын Урданың) мәдәни-идеология тормышын ул үз кулында тота. Ул ислам төрки дөньясының алдынгы сызыгында бара. XX гасыр башында төрки әдәбиятны гамәлләштерү (демократизация) һәм иҗтимагый үткенәйтү юнәлешендәге хәрәкәттә ул тагын алгы сызыкта. Аның бу алдынгылыгы, активлыгы формалашуда төрки халыклар арасында бик иртә, 690 еллардан исламлашуы һәм бу исламлашуның катлаулы, тирән эзле озын юл үтүе (Мәрван явы, Әмәвилек байрагын үз иткән болгарлардан аерылу, төрки әдәбият һәм гомум әдәби төрки тел формалаштыру көрәше, Казан хәрби-иҗтимагый фаҗигаләрен җиңү өчен көрәш һ. б.) хәлиткеч роль уйнаган.
Йосыф Акчура чувашларның исламлаштырылуы турында
«Шура» журналының 1908 елгы 4 нче санында Йосыф Акчураның «Бер шәрекшөнас сәяхәте җимешләре» дигән мәкаләсе басыла. 1906 елның җәендә бер венгр ориенталисты Казанга килә. Ул Идел буе халыкларының этнографиясе һәм фольклоры белән кызыксына икән. Күбрәк чуваш авылларында йөри. Й. Акчура аның белән якыннан таныша, ачышлары белән кызыксына. Венгр галиме чуваш телендәге «писмилла», «пирештә», «пәйхампәр», «Газраил», «амин», «савап», «корбан», «сарамат» (салават күпере), «әрәм» (хәрәм) һ. б. шундый ислам дине белән бәйләнешле гарәп сүзләре күп булуына игътибар итә. Үз дини ышануларын өйрәнә һәм чувашларның милли-дини ышанулары мәҗүси (язычный) түгел, монотеистлар булганнар, ди. «Тугры (аны галим «Тәңре» сүзенең чувашча әйтелеше дип аңлата) – бер Алла, аңа гына гыйбадәт кылалар, ди. «Тугры амашлары» («Тәңре анасы») Алла түгел. «Бүләхче» (бүлүче) кешеләр белән Тәңре арасында (фәрештә кебек) бәйләнеш тотучы (арадашчы гына). Тугры амашка гыйбадәт, дога кылмыйлар, корбан чалмыйлар. Туграның рәсемен ясамыйлар, иконалары юк – фетишист, потка табынучы түгелләр. Гыйбадәтләре дога кылу, корбан чалудан гыйбарәт. Гыйбадәтләрендә ислам эзе бар. Гыйбадәт кылганда, кыйблага (кайберләре генә кояш чыгышына) карыйлар. Зур гыйбадәтләрендә, намаздагы кебек үк, сәҗдәгә баралар. Догадан соң бит сыпыралар. Хатыннар ирләре белән бергә торып гыйбадәт кылмыйлар. Атналык бәйрәмнәре – җомга көн. Аракы – хәрәм. Эчкән кешене, үлгәннән соң, шайтан атка әйләндерә, диләр. Шундый үзенчәлекләрне ачыклап, маҗар галиме, чувашлар, болгарлардан, татарлардан элек, VII гасыр азагында хәзәрләр белән ислам динен кабул иткәнгә охшый, ди. Чувашларның исламияте борынгы диннәре белән аралаштырылуын ориенталист ислам диненең чувашлар арасында урнашып җитмәве һәм көнчыгыштан килгән күчмәнчеләр аларны төньякка кысрыклап чыгарып, ислам үзәкләреннән (мөселман хәзәрләрдән) аеруы белән аңлата. «Мөселман татарларның… мөселман чувашлар динен мәҗүсилектән арчып, саф мөселман итәргә җитәрлек вакыт булган. Татар голямасы җитәрлек тырышлык күрсәтмәгән. Чувашлар әүвәлгечә катнаш диннәрендә калганнар», – ди.
Борынгы ханнары, хакимнәре нәселенә һәм атаклы бабаларына тап төшерүдән (кагыйдәләштерелгән) «табу» – тыелу (саклану) күренеше булганмыдыр, Алтын Урда, Казан ханлыгы чыганакларында җирле фикер ияләренең Идел төбәге исламлашуга кагылышлы (яки шуның чагылышы булырлык) берәр ишарәгә юлыкканыбыз юк. Борынгы тәңкәләрдәге, кабер ташларындагы, хуҗалыктагы кулланыш кирәк-яракларындагы язмаларга караганда, Идел буе татарларында ислам традицияләре, болгарлардан соңгы (930–1230 еллар) «болгар» этабында ук инде Бохара, Баласагунилар белән ярыша алырлык мәдәни югарылыкта, тотрыклылыкта, абруйлы традицияләргә ия ислам илкүләм күренешкә әйләнгән була. Мәхмүд Кашгари игътибары, Әхмәд Ясәвиләр заманының – төрки «Ренессансының» Болгар-Бохара сәяси-идеологик диалекталь берлеге-блогы рәвешен алуы кебек фактлар бу этапта «Болгари» голямаларының ислам Көнчыгышында югары абруй казануы бу фикер-карашка җитәрлек таяныч була алалар. Рус тарихчылары хезмәтләрендә дә Болгар төбәге исламнарын мөселманлыкка иң бирелгән… («наиболее злостные…») мөселман дип билгеләнә.
Батый явы (1236–1242) нәтиҗәсендә Идел буенда Җучи империясе (улусы) барлыкка килә. Батый хан вафат булганнан соң, аның энесе – мөселман Бәркә хан (1257–1266) – тәхеткә күтәрелә. Батый һәм Бәркә ханнар вакытында Алтын Урда (Җучи нәселе династиясе биләмәләре) Чыңгыз империясеннән аерылып (Европа тарафында гына түгел), Иртеш, Җидесу, Сырдәрьядан көнбатышка, Монголстан хакимиятенә чик куялар, монгол явын туктатуга ирешәләр. Монгол яуларының христиан (несториан) канатының ислам дөньясына каршы (Көнчыгыштан тәре яулары) ымсынуларын һәм һөҗүмнәрен дә (Хулагу явы) хәрби көч белән тар-мар итәләр. Батый, күп меңләгән гаскәр белән Алтай чикләренә килеп чыгып, Бөек ханның Дәште Кыпчак һәм Идел буена яу чабарга туплаган олы гаскәрен бәрелешсез туздыртуга ирешә. Батый вафатыннан файдаланып, Чыңгыз тәхетен (Батый ярдәмендә) биләгән Мөнке һәм аның туганы Хулагу ханнар – Монгол несторианнары башлыклары – башта Якын Көнчыгышның ислам үзәкләренә каршы Көнчыгыштан тәре явын (Хулагу явын) җанландыруга ирешәләр. Хулагу җитәкчелегендәге (колачы, күләме белән Батый яуларын хәтерләтерлек) яуны Батый хан үз абруе белән басып, катгый туктатып тора. Батый вафатыннан соң, 1256–1257 елларда, Хулагу Иранны, 1258 елда Гарәп (Багдад) хәлифәлеге (ислам үзәк дәүләтенең) башкаласы Багдадны (10 февраль) яулап алып җимерә, яндыра, соңгы хәлифәне җәзалап (20 февраль) үтереп, атаклы хәлифәлекне юкка чыгара. Хулагу, ислам дөньясына каршы яуга күтәрелеп, Амудәрья елгасын кичкәч тә, Батый ханның туганы мөселман Бәркә хан, 1256–1257 елларда Батый хан уллары Сартак белән Улакчыны тәхеттән читләтеп (үтертеп), 1257 елда Алтын Урдада хакимиятне үз кулына төшерә. Алтын Урда исә, Хулагуга каршы көрәшнең төп авырлыгын үз җилкәсенә алып, ашыгыч рәвештә аңа каршы зур яуга әзерләнә. Бу яңа зур яуда Алтын Урда, беренче чиратта, Идел буе һәм Кавказ мөселманнарына, Дон, Днепр, Дунай буе казакларына (Нугай отрядлары) һәм рус кенәзлекләре хәрби көчләренә таяна. Рус кенәзләре Улакчы тәхеткә чыккан заманнарда, Алтын Урдада мөселманнар өстенлек алмасын өчен, Улакчы хан тирәсендә укмашалар. Бу көннәрдә Александр Невский хәтта алар белән бергә була. Реаль хакимият Бәркә кулына күчеп тотрыкланганнан соң, Александр Невский Бәркә хан белән килешергә мәҗбүр була һәм, күрәсең, башка (Төньяк-Көнчыгыш) рус кенәзлекләрен дә шуңа күндерә. (Үзе хәтта Терек явындагы яуда каты яраланып, шул ярадан вафат булганга охшый.) Алардан алдарак (1256 елларда), күрәсең, Киев-Галиция кенәзе Даниил Романович та шул позициягә тартыла. Күрәсең, Багдад тар-мар ителгәч тә, гаскәре тупланып бетүен дә көтмәстән, Бәркә бар булган отрядын Нугай җитәкчелегендә Хулагу ягына күчкән Кавказ арты (Закавказье) биләмәләренә каршы яуга җибәрә. Авыр, киеренке бәрелешләр башланып китә. Нугай отрядлары Аракс ярларына килеп җиткән көннәрдә инде Сүрия, Фәләстыйннәрне басып алып… туздырган Хулагу хан да мөшкел хәлдә кала.
1259 елның августында Хулагуның төп таянычы – бөек хан Мөнке вафат була. Ә биредә төп дошманы – Бәркә явы, Аракс ярларында тупланып, бүген-иртәгә гаскәрсез диярлек калдырылган Иран киңлекләренә ябырылырга җыена. Газа шәһәренә – Мисыр капкасына җиткән, Мисырны басып алырга җыенган гаскәрен туктатып, чиктә ун меңнәр тирәсе генә сакчы гаскәр калдырып, Хулагу барлык көчен төп фронтка – Аракс чикләренә күчерергә мәҗбүр була. Ул көннәрдә үк, папаларның Алтын Урда тарихын чуалтып, талаучы вәхши баскынчылар итеп кенә күрсәтү сәясәтенә буйсындырып, күз дә йоммыйча, мәгънәсезләндерү башланган була. Тарихта Мөнке үлү хәбәрен алгач та, Хулагуның Мисырга һөҗүмен туктатуын аның Монголиягә яңа бөек хан сайлауларына китәргә ашыгуы гына дип аңлаталар. Әмма гаскәрен Тәбризгә күчергәләгән арада инде Кобылайны бөек хан итеп сайлыйлар, имеш, һәм ерак Монголиягә кайтуның зарурлыгы калмый… Бүгенге тарихта шул концепция чикләреннән чыкмыйлар.
Багдад хәлифәлеге тар-мар ителү тарихта күрелмәгән бер рәвештә мөселманнарның дини һәм сәяси үзәге җимерелүе, феодаль таркаулык башбаштаклыкларыннан интеккән Якын Көнчыгыш ислам дәүләтләрендә ислам дөньясының юкка чыгарылуы, һәлакәт сәгате сугуы дип кабул ителә. Якын Көнчыгышта Хулагу явына киртә булырлык хәрби көч калмый. 1252 елда Бохара, Сәмәркандларны алып, Бәркә хан андагы (Мөнке ханның «бишенче колоннасы» булган) Урта Азия несторианнарын тар-мар иткән көннәрендә үк Багдад хәлифәсе белән турыдан-туры бәйләнешкә керә. Урта һәм Якын Көнчыгыш ислам хөкемдарлары белән хәбәрләшә башлый.
1256 елда Батый хан үлгәч тә, Хулагу хан, Амудәрьяны кичеп, ислам илләренә каршы ябырыла. Хулагу явының төп максаты – Алтын Урданы кабат Чыңгыз империясенә кайтару. Моны яхшы аңлаган Бәркә хан аңа каршы хәлиткеч хәрәкәткә күчә. Алтын Урда несторианнары җитәкчеләре Сартак, Улакчы, Баракчин ханишәләрне үтертеп, «христианнар партиясе»н туздырып, Алтын Урдада хакимиятне үз кулына ала. Дөрес, баштарак Бәркәнең үз язмышы да кыл өстендә калган моментлар була. Бервакыт, Улакчы хан тирәсендә укмашып, Ростов, Белозеро-Галич кенәзлекләре җитәкчелегендә барлык Төньяк-Көнчыгыш рус кенәзләре Алтын Урданы христианлаштыру юлына басалар. Улакчы хан заманында, бөек (баш) хан Мөнке җибәргән даруга тирәсендә оешып, бөек хан Мөнке ягына күчү, Монголия-Хулагу явы – яңа тәре явы блокка керү омтылышлары ясап карыйлар… Кыскасы, Бәркәнең дә, Батый ханның Гөек белән тартышуларындагы кебек, бөек хан Мөнке һәм яңа Батый явын хәтерләткән Хулагу хан белән көрәштә, Бәркә хан да һәлакәт якасында калган. Моңа Көнчыгыш Европа христиан коалициясен өстәсәң, Бәркә хан ялгызлыкта, ул заманның иң җимергеч һәм җиңелмәс көче – Чыңгыз экспансиясенә каршы принципиаль һәм тарихи көрәшкә аякланган шартларда, үтә кыска срокта, шул килбәтсез олы каршылыкларны, үзендәге белем, осталык-сәләт көче белән җиңеп, нәтиҗәсезлек хәлендә калдырып, алардан өстен чыга, максатына ирешә. Бу казанышлары аны үз заманының Чыңгыз ханнары, Батый даһилыкларына тиң тарихи шәхес югарылыгына күтәрә. Тарихта исә аның бу олылыгын үз заманында гына һәм анда да нәкъ Хулагу явын тар-мар иткән көннәргә кадәр генә таныганнар. Барлык Якын Көнчыгыш илләре халыкларының соңгы өметләре аңа төбәлгән. Шул заманның күренекле тарихчысы Җүзҗани сүзләренә караганда, Көнчыгыш һәм Көнбатышның барлык ислам шәһәрләрендә җомга хөтбәләрендә (хәлифә исеме телгә алына торган вәгазьләрдә) Бәркә исемен телгә алалар. Аңа Җәмалетдин Ибраһим (күрәсең, «ислам дөньясының иң гүзәл милләт атасы») дигән мактаулы исем бирәләр19.
Хулагу Багдадны алганнан соң, Бәркә хан Хулагу явындагы Алтын Урдадан алынган мөселман отрядларына, Хулагуга буйсынудан чыгып, илгә кайтырга, илгә кайту мөмкин булмаса, Мисырга яки башка берәр мөселман дәүләтенә чигенергә әмер җибәрә. Мисырга чигенгән ике йөзләп Бәркә солдаты 1262 елның 19 ноябрендә Каһирәгә килеп җитә. Бу хәбәрне ишеткән Мисыр хакиме солтан Бәйбарс аларны, гади солдатларны, үзе махсус шәһәр капкасы алдына чыгып каршылап, һәрберсен аерым әкияттәгедәй гүзәл сарайларга урнаштырып, патшаларга гына күрсәтелә торган хөрмәт күрсәтә. Әфганстанга чигенгән отрядлар бу илнең көнчыгышында хәтта үзләренә мөстәкыйль төрки дәүләт – ханлык оештыралар.
Әмма Якын Көнчыгыш, ислам дөньясы инде замана Хулагуларына майлы калҗа булу юлына кысып кертелә башлаган, шуннан башка тарихи йөкләмә юнәлешендә ниндидер нәтиҗәле эш күрсәтә алмый. Бу очракта да үзара чәйнәшү, эчке ызгыш юнәлеше өстенлек ала. Ул шул ислам мәркәзләренең Бәркә тирәсендә һәлакәтле һөҗүмгә берләшү зарурлыгын үзләренең затлы (аристократик) тиреләре белән сиземләгән көннәрендә үк борынлый, зәгыйфь тамырларын шыттыра башлагандай була. Бәйбарслар дәһшәтле дошманга каршы, үтә кыюлык күрсәтеп, хәлдән килгән кадәр көрәшкә өлеш кертергә тырышалар кебек. Хулагу, кечкенә бер отряд калдырып, төп көчләрен хәлиткеч көрәш мәйданына алып киткәч, биредә калганнарга ярдәмгә кайтып килмәячәкләренә ышанганнан соң, бу отрядны Мисыр мәмлүкләре тар-мар итәләр. Колдан патша булган Мисыр мәмлүк солтаннарының моңа башы җитмәс. Тәре яулары мәйданы түгелме бу?! Бу – дөньякүләм сугышның (урта гасырлар Дөнья сугышының) баш штабындагы баш стратегы, Рим папасы. Бу рейд та папа стратеглары өйрәтмәсе буенча әвәләнгән булырга охшый. Шунда ук диярлек эчке таркалуга юнәлтелүе дә шуны күрсәтә.
Бу көннәрдә Мисырның үзендә булган хәлләргә күз салыйк. 1250 елда Әюбиләр династиясеннән соңгы солтан Туран шаһны үтереп, мәмлүкләр хакимиятне үз кулларына алалар. Мәмлүк гаскәр башы Айбәкне солтан итеп күтәрәләр. Җиде елдан соң аны үтереп, берничә айдан хатынны үтереп, Айбәкнең унбиш яшьлек улын солтан итеп күтәрәләр. Ике елдан соң, 1259 елда, мәмлүкләрнең гаскәр башлыгы Кутуз хакимиятне үз кулына ала. Кутуз, Хулагуның төп көчләрен алып киткәннән соң бер ел үткәч, зур булмаган отряд белән (хәтта обозсыз) килеп, 1260 елның 3 сентябрендә Гайн Җәлуд янында яшерен рәвештә Иерусалим (чит ил биләмәләре аша үтеп, сакчы монгол отрядының тылындагы вак-төяк, коралсыз диярлек монгол төркемнәренә һөҗүм итеп, аларны төп отрядтагы иптәшләре ягына куалар. Гаскәрнең нинди булуын, аның көче зурмы икәнен белмәгән Хулагу калдырган отрядның коты алынып, качып котылу юлын эзлиләр. Бәйбарс командасындагы Кутуз гаскәре, иртәдән кичкә кадәрле куып, качучыларны турыйлар. Җитәкчесез калган гаскәр сарык көтүенә әйләнә… Хәзерге тарихта менә шул җиңүне Хулагу явын тар-мар итеп, Якын Көнчыгышны һәлакәттән коткару дип бәялиләр. Солтан Бәйбарс даирәсендәге сәяси фальсификаторлар һәм ялагайлар әвәләгән бу карашны Ватикан мистификаторлары «кухнясы» күтәреп алып, бүгенге көнгә кадәр «хәзерге цивилизация» илләре тарих «фәнендә» альтернативасыз яшәрлек шик, бәхәс кагылмаска тиеш аксиомага әйләндерә. Аңа шәүлә салуы мөмкин фактлар игътибардан читтә калдырыла. Мәсәлән, 1262 елда Хулагу хан, барлык көчен Кавказда туплап, Иранда яңа мобилизация үткәреп, хисапсыз зур гаскәр белән Закавказьеда һөҗүмгә күчә. Бәркә ханның алдынгы отрядлары тар-мар ителә. 1262 елның 20 ноябрендә Хулагу хан, Дербенд янындагы яу сызыгына килеп, «Тимер Капка» дип аталган бу ныгытмага һөҗүм оештыра. Шул ук елның 7 декабрендә Дербенд каласын басып алып, Хулагу явы, ташкын кебек, Кавказ алды киңлекләренә агыла. Бәркә ханның төп көчләре, бөтен җир йөзен каплагандай, Терек елгасының түбән агымында, елганың төньяк ярында урнашкан. Хисапсыз күп тирмәләр, дөяләр, сарык көтүләре. Хулагу явы, боз өстеннән җиңел генә чыгып, төньяк ярга туплана. Һөҗүм башлана. Бәрелеш кызгач, Бәркә гаскәрләре чигенә, кача башлыйлар. Бераз куганнан соң, Хулагу солдатлары дошман ташлап качкан тирмәләрдәге малны таларга ташланалар. Икенче көнне Хулагу зур җиңү бәйрәме үткәрә. 1263 елның 13 гыйнварында Бәркә гаскәре, сиздермәстән килеп, бар көч белән бәйрәм итүче дошман өстенә ташлана. Сыйланучы солдатларны бу тирмәләр арасында тәртипле сугышчан сафка тезеп булмый. Гаскәр шашып кала. Ике яктагы ыгы-зыгыдан, кая ташланырга белмәстән, дөяләр, сарыклар дулап мыж килә. Нәрсә эшләргә кирәген бик яхшы күз алдында тоткан Бәркә гаскәре иртәдән кичкә кадәр дошманын турый. Ниһаять, Хулагу гаскәре ташкын булып кача башлый. Аңын җуйган көтүдәй, Терек бозы өстенә кергән массаны күтәрә алмастан, боз ватылып, кылычтан котылганнары салкын гыйнварда Терек елгасында батып үләләр. Исән калганнарын Аракс ары ягына җиткәнчегә кадәр Бәркә атлылары кылычтан үткәрә. Дәһшәтле Хулагу явы чынлыкта менә шулай тар-мар ителә һәм юкка чыгарыла. Бу дәһшәтле яуны кабат Якын Көнчыгышны таларлык, аяклана алмаслык итеп Бәркә тар-мар итә… «Татар энциклопедия сүзлеге»ннән Хулагу исемен эзләп карасак, Терек сугышы турында белергә теләсәк, Бәркә-Хулагу бәрелешләре турында анда бер сүз юк. Рус тарихында да Бәркә Литва, Польша, Волынь, Византия белән генә сугыша. Бәркәнең Хулагу дәһшәтен тарих битеннән юып ташлавына дәхеле бөтенләй юк кебек күрсәтелә, дөресрәге, бөтенләй күрсәтелми. Тарихи хәлләр, чорның хәлиткеч вакыйгасында илләр, шәхесләр катнашы һәм роле ялган, ясалма-уйдырма хәбәрләр белән алыштырыла, танымаслык бер рәвешкә китерелә. Ул бүген дә шулай яши: Бәйбарс һәм Бәркәгә кемнәрнеңдер (папа, Византия, Иран, гарәп илләре, Европа һәм Русия тарихчылары) субъектив, шәхси теләкләре буенча ике төрле мөнәсәбәт күрсәтелә.