Kitabı oku: «Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими», sayfa 6
Гайн Җәлуд бәрелешеннән соң бер ай үткәч, Бәйбарс, заговор оештырып, солтан Кутузны үтереп, бер айдан гаскәр тарафыннан үзе Мисыр солтаны дип игълан ителә. Ул шул рәвешчә җиңел генә солтан Кутузның җиңүче данын да, тәхетен дә үз кулына ала һәм бар игътибарын, шулай талап, Бәркәнең дә җиңүен тарихта үз исеменә беркетеп калдыра. 1263 елның 21 маенда Терек сугышындагы бөек җиңү хәбәрен китергән Бәркә илчеләре Мисырга килеп җитәләр. Инде Хулагу хәвефе юкка чыгарылган. Бу хәбәр Якын Көнчыгышта Бәркә ханга, аның иленә мөнәсәбәтне шунда ук диярлек нигездән үзгәртә. Бәркә илчеләре Мисырда җиңүчеләр бәйрәме ритуалларын һәм «хаҗ фарызларын» (Мәккәгә бару) үтәп йөргән чакларда ук, чынлыкта Бәркә тырышлыгы белән Хулагу дәһшәтеннән коткарылган Мисыр, аның солтаны, шулай ук Бәркә тудырган ситуациядән файдаланып, – Европа тәре яулары аякландырган Латин империясен (1204–1261) егып, кабат җанландырылган Византия империясе императоры шул ук Бәркәгә каршы мәкер тозагы кора башлыйлар. Бәркә аларның бу сәясәтендә Хулагудан да дәһшәтлерәк төп дошманга әйләнеп кала. Бәркә илчеләре кайту юлларында ук инде бу мәкерле яңа «союз» каршылыгына бәреләләр. Бәйбарс Бәркәгә үз илчеләрен дә боларга кушып Сарайга җибәргән була. Константинополь шәһәренә килгәннәрендә Византия императоры башкалада булмый. Бәйбарс илчесе: «Сез биредә ял итә торыгыз. Солтан миңа бер йомыш тапшырган иде…» – дип, үзе генә император белән очрашуга китә. Күрәсең, алар анда Бәркәгә (Алтын Урдага) каршы көрәш союзын рәсмиләштерәләр. Константинопольгә кайткач, бу союзга Хулагу дәүләтен дә тарту турында яшерен сөйләшүләр башлануга кадәр барып җитәләр. Яңа «союз» планнарын декларацияләү һәм гамәлгә кую эшен дә башлап җибәрәләр. Бәркә илчелегенә уртак обструкция оештыру аша үзләренең Алтын Урдага дошманлык позициясенә күчүләрен искәртәләр. Бер ел буена Бәркә илчеләрен илләренә җибәрмиләр. Төрле уйдырма сылтаулар белән елдан артык Константинопольдә тоталар. Илчеләр хәлне Бәркәгә хәбәр итәләр. Бу демаршның мәгънәсен яхшы аңлаган Бәркә хан, ачудан ярсып, Алтын Урда отрядын җибәреп, союзнигы Болгар патшасы Константин Тих гаскәрләре белән берлектә Константинопольне камап ала. Византия императоры Бәйбарс илчесеннән аларны һичкем тоткарламавы, үз ирекләре белән торулары турында хат яздырып ала. Шул хат белән Бәркә гаскәр башлыгын Византиянең гаепсезлегенә ышандыра; илчеләрен алып, яуны туктатып, кайтып китәргә күндерә… Бәркә, икейөзлеләнүләре өчен, Мисыр илчесен сараеннан куып чыгара. «Хыянәтең өчен хөкем итеп башыңны чаптырмыйм. Бар, хуҗаң хөкем итсен!» – дип, иленнән куып җибәрә. Ике-өч ел эчендә бу каршылыклар зур сугышка кадәр барып җитә, күрәсең. 1266 елда Бәркә бөтен Якын Көнчыгышның котын алырлык зур гаскәр белән тагын, инде күрәсең Бәйбарска каршы яуга күтәрелә, әмма юлда, Тифлис шәһәрендә вафат була. Шул яу, күрәсең, бөтен гарәп дөньясын, ислам галәмен Алтын Урдага каршы куя.
Тизенгаузен китапларында ул заман һәм шуннан соңгы гарәп тарихчыларының Идел буе мөселман дөньясының бер почмагының халкын «Мең дә бер кичә» әкиятләрендәге вәхши «зәңгиләрдән» (кара тәнле кыргый халыклардан) дә дәһшәтле варварлар итеп сурәтләп, бу дошманлашулар авазын «мәңгеләштереп» калдырылуын табып була. Киеренкелек шул дәрәҗәгә җитә ки, Терек сугышының 17 нче елында (бу яуның Көнчыгыш Европа христианнарының соңга калган тәре явы булуы да ихтимал) христиан динендәге Батый хан оныгы Мәнгу Тимер 1280 елда Якын Көнчыгышка, ислам дөньясына каршы 150 мең кешелек гаскәр белән тагын бер зур поход әзерли. Бу бәрелеш рус тарихларында барлык Төньяк-Көнчыгыш рус кенәзләренең зур ризалык, энтузиазм белән Мәнгу Тимергә, яуда катнашырга, Төньяк Кавказга барулары рәвешендә генә сурәтләнә. Ә К. Рыжовның «Мусульманский Восток в VII–ХV вв.» («Все монархи мира» сериясе. Автор бармагыннан гына суырып язмаган булса кирәк) китабында шундый мәгълүмат бар. 1280 елда Мәнгу Тимер 150 мең кешелек зур гаскәр белән «Армения»гә яу чаба (Киликиядәге Гетум оештырган әрмән патшалыгы турында сүз бара). Бу вакытта Мисыр солтаны булган Бәрәк тагын да зуррак гаскәр белән аңа каршы китә. Әмма башкаласына борылып кире кайта. Әрмән җирләренә якынлашкач, гаскәрдә мәмлүкләрнең чираттагы сәяси «чехардасы» башлана: гаскәр, солтан Бәрәккә буйсынырга теләмичә, үз башлыклары Калаунны солтан итеп күтәрәләр. Каһирәгә отряд җибәреп, Бәрәкне тәхеттән читләтәләр (күрәсең, үтерәләр). Мәнгу Тимер гаскәре Хомс шәһәренә якынлаша. Калаун аңа каршы чыга һәм «монгол гаскәрен» тар-мар итә20. Идел буе мөселманнары белән гарәп дөньясы арасында тирән упкын туу һәм аның ике тараф өчен дә һәлакәтле диярлек нәтиҗәләре бу хәбәрдә дөреслек барлыгына ышандыра кебек. Әмил әл-Хөлли, С. Закировларның «милләтләр дуслыгына» һәйкәл итеп эшләнгән язмалары, тарихи кризисларның килбәтсез, кешелексез дәһшәте фактларын «акшарлап», тышкы, ямьле пәрдә белән җиңеләйтү, «өртүләрдән» дә читләшмәгән. Мисыр, Алтын Урда дошманлашуы, тәхет талап кеше хисабына кергән мәмлүкләрнең намуссыз, оятсыз рәвештә кемнәрнеңдер бөек тарихи җиңүләрен талап үзләштерү нәтиҗәсе шул очраклы дәгъвада җиңүләре белән генә чикләнми. Ул Идел буе, Якын Көнчыгыш һәм ислам дөньясы тарихи күчәре орчыгын кирегә әйләнү, коллапс юлына бора. Алгарыш юлына чыккан Европа дәүләтләре тырышлыгы белән көчен, юнәлешен, тәэсирен мең еллар үзгәрешсез саклаган агрессив тарихи хәрәкәткә әйләнә. Тәре яулары, Батый ябырылуы кузгалуына төртке булуы мөмкин. Ә бу олы фаҗиганең, Алтын Урда – Якын Көнчыгыш бәрелешенең күләме, аның үзгәртеп булмас тарих фактына әйләнүе ислам дөньясы өчен Батый ябырылуыннан да, ихтимал, тәре яуларыннан да сискәндергечрәк. Мөнке-Хулагу сары тәре явы, җимерү-җимерелүләре аша Бәйбарс башбаштаклыклары нәтиҗәсе рәвешендә ул тискәре, кирегә әйләндергеч тарихи реальлек булып чыга. Византия, Борынгы Иран шартларында Биармия – Биләр иленең мең еллар яшәгән халыкара сәүдә юлын Бәйбарслар, Хулагу явы һәм илханнар дәүләте булуга ирешә. Сәүдә юлының Югары Идел ерак чикләрен һәм юлларын варяглар, норманнар хәвефеннән саклар өчен, болгарлар хакимлеге елларында чакырып китереп, хәрби заставалар итеп утыртылган Ростов, Суздаль кебек славян дәүләт берләшмәләре тарафыннан көчле тәэсирле чикләнүләргә юлыгуы (Андрей Боголюбскийның Болгарга янаулары, ушкуйниклар), Бөек Алтын Урданы җимерелү, күренмәгән тизлектә юкка чыгу юлына китүен тизләтә. Хулагу явы, илханнар Ираны басымы астында, тарих төзәтү мөмкинлеге калдырмаган Якын Көнчыгышының ислам дөньясы үзәгенең хәле дә Биармия хәленә тәңгәл. Җимереп ташланган Багдад хәлифәлеге төбәкләренә гомумкешелеккә янаган үләт зәхмәте рәвешен алган Хулагу баскыны дәһшәте, котын алып, бөтен гарәп дөньясын Газраил кулында тыпырчынган җан бирүче хәленә төшергән. Гайн Җәлуд җиңүеннән соң алар, Бәйбарсның нәрсә маташтыруы турында да, үзләренең ни эшләүләре турында да уйлана алмаслык рухи халәттә, диңгез уртасында батучының саламга ябышуы рәвешендә, Бәйбарс тирәсенә сарылалар, аның һәр эшен «Вәрхәмләкә!» дип куәтләүдән башка нәрсә белмиләр. Әнә шул рәвешчә гарәп дөньясы да, нәкъ менә сагыздай сыланучы Бәйбарслык (мәмлүклек) тышкы сәясәте IХ йөз ахырларыннан билгеләнә башлаган төшенкелек юлына баскан Якын Көнчыгышны һәлакәт упкынына сөйри.
XX гасыр башларында мәйданда күренгән Урта Идел төбәге исламлашу концепциясе үзенчәлекләре менә шулай котылгысыз һәм зарури рәвештә безне булган, әмма үткән заманнарда ук онытылган – юкка чыгарылган иң караңгы, борынгы тирәнлекләргә тарта. Аларны кузгату татар исламлашу тарихы терәк принципларының килеп чыгу һәм яшәеш рәвешләрен төгәлрәк билгеләү өчен кирәк. Төбәкнең исламлашу тарихына карашны искәрткән сүзләр, ишарәләр тарихка күпмедер билгеле саналган Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы заманнарыннан ук сакланмаган. Беренче башлап ул караңгылык (золмәт) гасыры заманы ядкяре булган Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихе Болгария»сендә аваз сала: пәйгамбәр заманында һәм аның тапшыруы буенча сәхабәләр (беренче мөселман гарәпләр) килеп, «дәүләт дине» рәвешендә (хан сараенда) Болгар төбәгендә ислам динен тамырландыралар. Халык авыз иҗаты хәзинәсеннән алынып «Тәварихе Болгария» әсәренә кертелүе бу версиянең Болгар дәверендә, исламлашу көннәреннән соң ук формалашып, шуннан соңгы заманнарда фольклорга китеп, зур тотрыклылыкка ирешкәнлеген тану булып аңлашыла. Ил гүя аксиомага, догмага, ритуалга әйләндерелгән. Исламлашу хан сарае (хан кызы) белән бәйләп күрсәтелүе – борынгы стандарт. Язма чыганакта аның фольклор стилендә калдырылуы – проблеманың гомумиләштерелүе – илкүләм эчтәлеккә күтәрелү алымы. Конкрет бу очракта аңарда, күрәсең, теге «мәмлүклек», Бәйбарс әдәпсезлеге нәтиҗәсендә Идел төбәге халкы белән гарәп дөньясы – дәүләтләре һәм җәмәгатьчелеге арасында туган җан өшеткеч салкынлыкның ниндидер чагылышы да бар. Ул, ныклап тикшереп, өйрәнеп, анык билгеләүне сорый.
Христиан чиркәвенең тупас һөҗүменә җавап итеп, «караңгылык (золмәт) гасыры»ннан чыгу тенденциясе билгеләнгәч тә, җанлану сиземләнә башлаган көннәрдә үк татар иҗтимагый фикере исламлашу проблемасына игътибарын карата.
Университетның кулъязмалар бүлегендә, И. Готвальд фондында XVIII гасырның беренче яртысында язылган Мансур Борындыкыйның (аны без, хәзерге алфавитка күчереп, «Дин вә әдәп» журналының 2006 елгы май санында бастырып чыгарган идек) Көнчыгыш Төркестан (Кашгар) төрекләренең исламлашу тарихы турындагы язмасы сакланып калган. Ш. Мәрҗани дә Казан, Болгар тарихы турында каләм тибрәтүен шул ук Кашгар төркиләре – хаканнар иле турында каләм сынаудан-шомартудан башлап җибәрә («Гурфат әл-Хавакыйн ли арфәт әл-хәвәкин», 1864 елда басыла). Сәмәрканд мәдрәсәсендә укыганда, Ш. Мәрҗани Якутның «Муъҗан албулдан» (географик сүзлек) китабына юлыга. Бу әсәрдә 922 елның маенда Ибне Фадланның Болгарга сәяхәте турында озын-озын өзекләре сакланып калган. «Мөстәфадел-әхбар…» китабын язганда, Ш. Мәрҗани, Петербург университетының Көнчыгыш факультетында эшләүче шәкерте Х. Фәезхановка хат язып, әлеге сәяхәт турында Көнбатыш китапханәләреннән материаллар эзләтә. 1923 елда Зәки Вәлиди Мәшхәд шәһәрендә аерым кулъязма хәлендә Ибне Фадлан сәяхәтнамәсен тапканга кадәр, бу сәяхәт турында барлык хәбәрләр Якут китабы язмасына гына нигезләнгән була. Ибне Фадланның Болгарга килүенең өченче көнендә, җомгада, моңарчы күрелмәгән бер тантаналы рәвештә Багдад хәлифәсе исемен кушып (исеменә) хотбә укуны барлык галимнәр һәм тарихчылар Болгарның ислам динен кабул итү акты дип бәяли. Ш. Мәрҗани дә моңа ачык аңлатма кертми, Х. Мөслимине тәнкыйтьли, ә бу хатага каршы аваз чыгармый. Шул рәвешчә тарихта «Идел болгарлары 922 елда ислам кабул итә» дигән караш урнаша.
Й. Акчура, венгр ориенталистының фәнни дәлилләренә таянып (венгр галиме исеменнән), Идел буенда Ибне Фадлан сәяхәтенә кадәр дә ислам дине булганы турында сүз кузгата. Фәннилектән ерак торган, фәнни фикер тәртипләрен («гореф-гадәтен») белмәгән татар тормышына бу (яңа) тәкъдим бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыга. Тиздән башланган Дөнья сугышы мәсьәләне көн тәртибеннән оныттыра. Совет режимы исә бу буржуаз (фабрикантлар фамилиясендәге кеше әйткән) фикерне генә түгел, авторның үзен, исемен, иҗади мирасын татар тормышыннан бөтенләй сызып ташлый.
Венгр галиме күрсәткәнчә (Й. Акчура мәкаләсе): Идел буе төркиләренең исламлашуы VIII гасырның башларында була, хәтта алай гына да түгел, аның башлану ихтималы хәзрәти Гомәр р.г. хәлифә заманында (634–644 еллар) гына түгел, ниндидер гадәти булмаган ихтималият чикләрендә, пәйгамбәр г.с. заманында хәтта берәмтекләп күренү ихтималы юк түгел. Мондый фараз кабул ителгән тәкъдирдә дә аның баштан ук «күләгәле» (хаталы-ялгыш) ягы барлыгы ачыклана. Бүгенге гавам карашы «Болгарның исламлашуы» гыйбарәсен болгар халкының ислам динен кабул итүе дип аңлый. Урта Идел төркиләре – «Идел-Чулман халкы исламлашуы» дигәндә, бу мәсьәләдә хакыйкатьтән аерылмыйк дисәк, тагын кылны кырыкка яру сорала. Идел-Чулман төбәгенең үз халкы, асыл халкы болгарлармы, Болгарларның башлангыч чор тарихы, географиясе тарихта күптән инде бәхәсле нәрсә түгел. 630–670 елларда алар Азов диңгезе буенда, Түбән Дон, Төньяк Кавказда булалар, Кубрат хан дәүләтен төзүдә катнашалар. Аспарух хан җитәкчелегендәге төркемнәре Дунай яры ягына, кайберләре Паннониягә (хәзерге Венгриягә), хәтта Төньяк Италиягә күчеп киткәннәр. Дон буенда калганнарының бер өлеше соңра Чулман (Кама, Вятка) буйларына күченеп килгәннәр. Кыска вакытка Көнбатыш Төрек каганаты, соңра VIII гасыр башында мәйданга килгән Хәзәр каганаты хөкеменә буйсыналар. Хәзәр каганаты, Урта Идел, Кама буен да үз хөкеменә буйсындырганда, ихтимал, хуплавы һәм яклавы (инициативасы) белән Нократ Иделенә күчереләләр («Нократ-Көмеш-су-Вятка болгарлары» дип аталалар. Венгр ориенталисты фикерен кулланып, чувашлар VIII гасыр башларында ислам дине кабул итә башлаган дип уйласак, болгарларга якын диалектта сөйләшүче чувашлар да шул Нократка күченүче болгарлар («хәзәрләр») төркемендә Дон буенда яшәгәннәр, ислам динен шул күченәчәк, димәк, башлыча ислам динендә булган болгарлардан кабул итә һәм шул ислам диненә күченүче болгарлар белән Урта Идел якларына киләләр. Димәк, чувашлар гына түгел, алардан элек Кама буена күчереләчәк болгарларның бер өлеше VIII гасыр башларына инде ислам динен кабул итә башлаган була. Бу болгарлар Идел буеның төп халкы түгел.
Венгр галиме күзәтүләренә һәм аның моңарчы күрелмәгән (оригиналь) нәтиҗәләренә нигезләнеп, Й. Акчура Идел буе исламлашу проблемасын яңа фактлар белән ныгытуның яңа мөмкинлекләре юлына борып калдыра. Әмма татарның фәнни гомумиләштерү тәҗрибәсезлеге (мантыйксызлыгы) йөз ел буена бу мөмкинлеккә аз гына да игътибар күрсәтми. Киресенчә, Й. Акчураның үзен дә, исемен дә татар мәдәниятеннән сөрү юлыннан китәләр. Аның мәкаләсеннән шундый нәтиҗәләр чыгарып була. Хәзерге татарларның ерак бабалары би ирләр, биләр, гомумән, төрки халыклардан беренчеләрдән булып исламлашу юлыннан китәләр. (Дөрес, Әмәвиләр гакыйдәсендә.) Икенчедән, исламлашу берьяклы (бер пәрдәле) күренеш кенә булмаган. Башлангыч көннәрдә үк исламның көчле тәэсиренә бирелү ихтималы булган мех сәүдәсе белән шөгыльләнүче кәрванчы (сәяхәтче) биләр хәрәкәтен көчәйтеп, 737 елда Мәрван явы хәрби көч белән төбәкне исламлаштыра. Урта Азия белән сәүдә итүче мөселман биләр сәүдәгәрләренең Багдад гакыйдәсенә акрынлап күчә барулары, Ибне Фадлан илчелеге аша Багдад гакыйдәсе өстенлеге рәсмиләштерелүе һ. б. Соңгы заманнардагы гавам тарафыннан рәсмиләштерелеп, илнең, тарихи конкретлыктан хәбәрсез Якын Көнчыгыш башкала Болгар шәһәре исемен ил, төбәк атамасына әйләндереп, исламлашуда төп роль уйнаган, 200 еллар (730–930 еллар) биредә хөкүмәт башында торып киткән болгарларга нисбәт ителүенә бернинди нигез юк. Болгарлар килеп киткәнче, аз дигәндә 2000 еллар, биредә яшәгән төбәкнең һәм аның төп кәсебе – мех сәүдәсенең монополь хуҗасы булган «плешеголовыйлар», би ирләр (Биарм) төркеме, биредә хөкүмәттән өстен көч булган. Ибне Фадланнар экспедициясендә өч көн генә Багдад гакыйдәсенә разый булып торган Болгар әмире болгар аксөякләре белән кабат Әмәвиләр (Кордово хәлифәсе) гакыйдәсенә кире кайтканнарыннан соң, болгар әмирен тәхеттән читләтеп, биләр идарәсен кабул итә алмаган әмирләрен, кабиләсен алып 930 елларда кабат Дон буена кайтып китәргә мәҗбүр. Киев кенәзе Святослав 965 елда аларны аннан да Венгриягә куып җибәрә…
Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани
Күренекле төрек галиме Фуад Күприлезадә «Төрек әдәбиятында элек мөтәсауфлар» дигән китабында (Истанбул, 1919) Әхмәд Ясәвине «төрек даһие» дип атый. Ул бу капиталь хезмәтенең беренче яртысын Ә. Ясәви, С. Бакырганилар иҗатын тикшерүгә багышлый. Орхон-Енисей, манихей, буддизм, несториан язмалары, борынгы уйгур (караханилар) әдәбияты туплаган традиция-тәҗрибәләрне яңа баскычка күтәреп, җитлеккән урта гасыр (һәм хәзерге дә) гомумтөрки әдәбиятның уртак әдәби телен, җитлеккән әдәби формаларын мәйданга китерүче даһи каләм (һәм талант) ияләре нәкъ менә Әхмәд Ясәви һәм аның шәкерте, дәвамчысы Сөләйман Бакырганилар булган. Төрки әдәбиятының аларга кадәрге иң югары казанышлары – Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» («Бәхеткә илтүче белем»), Мәхмүд Кашгариның «Диване лөгатет-төрк» («Төрки телләр антологиясе») кебек хезмәтләре, «төбәк әдәбияты» чикләрен үтеп, халыкара әдәби стандарт калыбына һәм рәтенә керә алмаганнар. Чөнки иҗтимагый-сәяси алгарыш сызыгында яшәгән барлык диярлек төрки төркемнәр һәм төбәкләр гарәп, фарсы, яһүд (хәзәрләр) телендәге идея-эстетик синкретизм (бердәмлек) таләпләрен үз итәргә мәҗбүр булалар. Шул шартларда Сыгнак-Яса (Төркестан) шәһәрләре төбәгендә Ә. Ясәви, С. Бакырганилар, төрки телдә иҗат итүгә күчеп, фарсы-гарәп матур әдәбиятлары стандартында һәм шул халыкара әдәбиятлар форматында яңа уртак төрки әдәби тел һәм төркиләргә хас шигъри һәм әдәби формалар (жанрлар) мәйданга тудыралар. Бу яңарыш, әлбәттә, аерым шәхесләрнең, ниндидер бер Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганиларның теләге, борчылу нәтиҗәсе генә түгел, кабилә-кавемнәрнең халык (народность) буларак консолидацияләнүе-оешуы. Мәхмүд Газнәви, Төрекмән сәлҗүкләр экспансиясе рәвешендә, – Урта һәм Якын Көнчыгышта, Ефәк Юлының Көнбатыш бүлентегендә, бәҗәнәк, кыпчак-команнарның Иделдән Карпаткача, Кара диңгез алды далаларын биләүләре. Төркиләрнең Якын Көнчыгыш, Византия кебек халыкара сәяси үзәкләр белән бәйләнеш-бәрелеш сызыгына чыгуы. Аурупа тәре яулары уңышсызлыкка юлыгып, бу яуга Көнчыгыш христианнары (несторианнар) васитәсе белән Үзәк Азия күчмәнчеләренең (Елюй Даши һәм кара-кытайлар) тартылуы һәм шул җирлектә төркиләр хәлиткеч роль уйнаган, урта гасырларның күрелмәгән масштабтагы «Бөтендөнья сугышы» – Чыңгыз, Батый яулары, «Нух туфаны» болытлары куера. Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганилар мәйданга китергән яңа гомумтөрки әдәбият – әнә шул бөек тарихи күченеш-алгарышлар (сдвиги) тәэсире һәм чагылышы ул. Олылыгы, тарихта үрнәге булмавы шуны күрсәтә. Бу әдәбиятның тәэсире шунда ук диярлек төрки дөньяның иң ерак төбәкләренә җәелә, гомумтөрки күренешкә әйләнә, халыкара әдәбият рәвешенә керә. Кече Азиягә аны Җәлалетдин Руминың (1207–1273) әтисе (һәм Ә. Ясәвинең дә) мөридләре алып килгән, диләр.
1230 елларның урталарында ерак Идел буенда – Болгар төбәгендә дә инде Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы кебек, шул форматтагы җитлеккән әсәр мәйданга килә. Бөтен бер этносның халыкара алдынгы әдәбиятлар стандартындагы яңа әдәбиятны юктан бар кылган, ислам, төрки дөньяда әдәбиятны формалаштыруга, әдәби яңарышка, алгарышка нигез булып калган күренеш саналырлык иҗат бүгенгәчә әдәбияттан һәм әдәбият тарихыннан тулысынча диярлек читләтелгән хәлдә яши. Аерым чорларда әсәрләре игътибар итәрлек күренгәләп китсә дә, ата – улны, ана кызны белмәс хәлдә яшәгән халыкларда ул яңа җан өрүгә әйләнеп китә алмаган. Әсәрләр әһәмиятен җуеп яраксызга калганнан түгел. Әсәрләр һаман бүгенге укучыга атап язылган кебек. Дөнья – халыкара әдәбиятлар сафында үз урынын булдыру юлына баскан яңа төрки әдәбиятның беренче үрнәкләре, беренче авторы. Шуннан бирле, узган 850 еллар дәвамында, бу әле гомумэтник форматны төгәл саклый алган уникаль күренеш турында төрле заманнарда аның нигез үзенчәлекләрен чагылдырган әһәмиятле яисә кайсыдыр якларыннан баш тартуга каратылган күп фикерләр әйтелгәндер. Ләкин алар беркайчан барланмаган, бер системага китерелмәгән, тәртипкә салып гомумиләштерелмәгән. Әсәрләре дә «паспортлаштырылып», барланып-җыйналып, мирас күләме билгеләнмәгән, атрибуцияләнеп, шул автор әсәре икәне нигезләнеп, үз урыннарына куелмаган. Совет чоры, ниһаять, һичнинди башка тикшеренүләр, фикерләр белән хисаплашмыйча гына, үз идеологиясе нигезендә «гомумиләштерү» – бәяләүне гадәткә әйләндереп кертеп калдырды. Татар әдәбияты белемендә ул «гомумиләштерелгән бәя» ике-өч шалтыравык термин күләменә җиткерелгән: реакцион, мистик, феодаль-клерикал. Шул өч-дүрт каһәрләү сүзе тирәсендә, буш сүзләрдән, икенче көнне үк бернинди мәгънәсе калмый торган итеп, цунами ташкыны уйнаткандай итенәләр. Бу «казаныш» галим битлеге кигән татар полиция культ-потрошительләрендә генә түгел. Үзбәк галиме Н. Мәлләевнең «Үзбәк әдәбияты тарихы» китабын (1963) ачып карасак, анда да кат-кат кабатланучы шул ук декламация күзгә ташлана: феодаль-клерикал төркемнәрнең дөньяга карашы, пессимизм, тәрки дөньячылык, коллык-буйсынучанлыкка чакыручы суфичылык (185 б.). Шулай да «союзный»ның мөмкинлекләре башкачарак.
Әхмәд Ясәвинең «Диване хикмәт» әсәренең барлыкка килү тарихы билгеле түгел… XV гасырда күчерелгән дүрт хикмәтне исәпкә алмаганда, кулъязмаларының иң борынгы дигәннәре XVII гасырга карый. Фирганә, Бохара, Сәмәрканд, Хивада шулай соң (XVII йөзләрдән генә) таралуын төрек галиме Ф. Күприлезадә дә: «Бабур, Нәвоиләрдә Ә. Ясәви турында мифлар бөтенләй юк», – дип билгеләп үткән. Узган XIX гасырның икенче яртысыннан башлап Ә. Ясәвинең «Диване хикмәт» китабы Истанбулда, Казанда, Ташкентта берничә тапкыр басылган… Шигырьләр саны ягыннан иң күләмлесе – Казанда чыккан бишенче басма. «Анда 149 хикмәт булып, аларның 109 ы турыдан-туры Әхмәд Ясәви исеме белән бәйле» дигән кебек сирәк очрый торган кирәкле, файдалы мәгълүматларга да юлыгабыз Н. Мәлләев китабында. Әлбәттә, боларның һәрвакыт тупланырга, туктаусыз төзәтелергә, баетылырга тиешле бер версия генә икәнен дә һәрчак истә тоту кирәк.
Үзгәртеп кору чоры кризиска юлыгып (кыска вакытка, күрәсең), демократия шаукымы йогынтысында «совет декламация стиле» кулланылыштан чыга торган көннәрдә, әлбәттә, бездә – татарларда түгел, «союздаш» кардәшләрдә Ә. Ясәвидәйләрне бәяләүдә «яңа караш» тәэсире дә берникадәр җилкенеп ала. Ә. Ясәвинең 1991 елда Ташкентта басылган «Хикмәтләр» китабына Ибраһим Хаккулов язган зур кереш мәкаләне шундый хезмәтләр рәтенә кертергә була. Автор баштан ук Ә. Ясәви иҗаты кебек уникаль күренешне «Төрек хөкемдарлары караханилар (дөресрәге, Сәлҗүк дәүләте) белән кара-кытайлар сугышлары һәм аларның дәһшәтле нәтиҗәләре белән бәйли. Л. Гумилёв «Поиски вымышленного царства» китабында күрсәткәнчә, Елюй Даши җитәкчелегендәге кара-кытайлар һөҗүмнәре Көнчыгыш христианнары – несторианнар тарафыннан оештырылган Олы даланың (күчмәнчеләренең) беренче Көнчыгыш тәре яулары була. Амудәрья ярларына кадәрге Төркестан биләмәләрен үз хөкемнәренә буйсындырганнан соң, яуларын Котдес (Иерусалим) шәһәренә кадәр дәвам иттерә алыр өчен, несторианнар, күрәсең, үз хөкемнәренә буйсындырылган Төркестан мөселманнарына каршы тәре явы – аларны кысу-эзәрлекләү, көчләп чукындыру, рәхимсез террор һәм үтерү-җәзалаулар сәясәте үткәрәләр. Дини мотивларның соң чиктә активлаштырылуын Ә. Ясәвиләр түгел, несторианнар тагалар. Тарихта бу көчләп «христианлаштырулар», җәзалап үтерүләр һәм, гомумән, Көнчыгыш тәре яулары турында бер авыз сүз дә юк. Ә. Ясәви иҗаты – әнә шул гомумтарих күләм бәрелешләрнең, фаҗигаләрнең көчле һәм әрнүле поэтик кайтавазы. Көрәш, өметсезләнү чигенәчә кысылган Төркестан рәнҗүләренең үз позициясендә нык тору, протест авазы. И. Хаккулов ул протестның бернинди феодаль-клерикаль сыйныфларның өстенлеген саклау, изелгән хезмәт халкын коллык язмышына күндерү түгел (Ф. Энгельс ачыклавына таянып), «Ә. Ясәви иҗадиятенең мәгънәсе (бунтарь-протестлы, көрәшле) мистик эчтәлекле» булуын билгели. Хикмәтләр – шул заманның «нәкис (тупас), хасис (түбән, пычрак) бидинаять» хакимнәре золымы, шәфкатьсезлекләре, кыенлыклар астында түзеп булмас хәлдә калган хезмәт ияләре – игенчеләр, терлекчеләр, һөнәрчеләрнең әрнүле ризасызлык, протест авазы. Әлбәттә, «Диване хикмәт» кебек, дөнья әдәбияты системасында һәм стандартында яңа феномен, төрки әдәбиятлар форматын шәкелләндерүдә беренче адым булган бу күренешне һичкем гади, каршылыксыз күренеш дип расларга батырчылык итмәс иде. Ул, әйтик, ниндидер Павленко-Брежневлар стандартындагы «абсолютны» тапкан беркүзәнәкле социалистик реализм түгел. Әйтик, ул «пролетар-илебей аскетизмы идеологиясе – табигый стихияле халәтен дә түгел. Аны заманының иң күренекле укымышлы нәсел дәвамчысы дөньяга таныткан. Әхмәд Ясәвинең әтисе Ибраһим, бабасы Мәхмүд, бабасының әтисе Ифтиһарлар да күренекле суфи шәехләр булганнар. Ул үзе дә 38 мәртәбә хаҗга барып кайта. Бохарада барлык мөселман дөньясына танылган Иран-Төркестан шәехе Йосыф Хамаданидан (1140 елда 98 яшендә вафат була) суфилык дәресләре алган. Остазы вафатыннан соң ул аның урынына суфилар башлыгы булып кала. «Диване хикмәт»не ул үз исеменнән, үзенең икеләнүләрен, борчылуларын сөйләү рәвешендә (бүгенгечә әйтсәк, лирика жанрында) язган. Һәр шигырь юлы авторның күренекле дин галиме, суфи шәехе, акыл-хикмәт иясе булганын искәртә. Әмма шул фәнни-интеллектуаль нечкә, рухиятчелек югарылыклары пролетар-плебей аскетизмын олы мәдәни югарылыкка күтәрү максатына каратыла, шуны яклый, аның чикләрендә кала. Рәсми хакимият, реакцион феодаль-клерикаль юнәлешкә (партиягә) кискен тискәре мөнәсәбәте аның әсәрләрендә җәйрәп ята. Аның «Рисалә» дигән бер прозаик язмасы сакланган. Анда ул: «Бездин соңра, ахырзаман якын булганда, андагы мөшәехләр пәйда булгай кем, Иблис галәйһел-ләгънә алардан сабак алгай вә һәммә халык аларга мөхиб (гашыйк) булгай», – дип яза. «Диване хикмәт»нең 3521 нче хикмәтендә исә:
Әһле дөнья, халкымызда сәхавәт (юмартлык. – М. Г.) юк, –
Патшаларда, вәзирләрдә гадаләт юк, –
Дәрвишләрнең догасында инабәт (ышаныч. – М. Г.) юк, –
Төрле бәла халык өстенә ягды, дуслар, –
дип, хакимнәргә тел озайта. Шунда ук галимнәр турында болай ди:
Ахырзаман галимнәре залим булды, –
Хуш амәд иткүчеләр (ялагай, ни боерасыз. – М. Г.) галим булды,
Хакны әйткән дәрвишләргә ганим (отыш. – М. Г.) булды,
Гаҗәп шомлы заманалар булды, дуслар.
54 нче хикмәттә: «Мулла, мөфти булганнар – нахак дәгъва кылганнар – акны кара кылганнар…» – дип бәяләнә:
Казый имам булганнар – нахак дәгъва кылганнар,
Ул, хомардик (ишәктәй. – М. Г.) булубән, йөк астында калганнар.
«Хәрам йигән хакимнәр, ришвәт алып йигәннәр»нең барысын да автор (Дантедай) тәмугта яндыра. Шулмы феодал-клерикалларга хезмәт, хакимнәрне яклау?! Биографиясе дә аның бөтенләй башка кеше булганын күрсәтә. Сыгнак шәһәрендә туган. Елы билгеле түгел. Җиде яшендә әтисе вафат булып, Арсланбаб исемле зур шәех (суфи) аны тәрбиягә ала. Ә. Ясәви тормышның эчке тирәнлекләрендәге серләрен аулау мөмкинлекләре белән кызыксына. Ул бөтен гомерен тарикать күнегүләрендә пара-психологик мөмкинлекләрне ачу өстендә эшли. Барлык күнегүләр баскычлар үтеп (өйрәнеп), үзе башкаларны өйрәтү хокукына ия булгач (иршад алгач та), ул, башкаларга охшап, өенә кайтып китми, шәех тәрбиясендә кала. Шул рәвешчә кырык ел гомерен Бохарада үткәрә22. Йосыф Хамаданиның кайчан Бохарага килгәне, Ә. Ясәви аның тәрбиясендә генә булганмы, – бу турыда бер мәгълүматка да тап булмадык. 1140 елда Йосыф Хамадани дөньядан китә. 98 яшенә җиткән картның күп эшләрен элегрәк тә ышаныч казанган шәкерте Ә. Ясәви башкарган, күрәсең. Шәехнең вафатыннан соң суфилар, мөридләр яңа җитәкчеләре итеп Ә. Ясәвине таныйлар. Әмма Ә. Ясәви берничә елдан соң («побыв несколько лет предводителем суфиев в Бухаре»), имештер, ялгызлыкта гыйбадәткә бирелер өчен, ватанына – Ясса шәһәренә кайтып китә. Тарихка мөрәҗәгать итсәк, бу олы дәрәҗәсен калдыру тагын да әһәмиятлерәк хезмәткә каратылган булганын аңлыйбыз. Л. Гумилёвның «Поиски вымышленного царства» дигән китабында бу елларда Бохара якларындагы хәлләр турында шундый мәгълүмат бар. 1130 елларда бу төбәктә мөселманнар арасында үзара сугышлар башлана. Сәмәрканд хакиме Арсланга каршы аңа гаскәргә ялланган төрки карлуклар, гузлар баш күтәрәләр һәм хәрби бәрелештә җиңелеп, «гурхан» – несториан («неверные тюрки») кара-кытайлар башлыгы Елюй Даши ягына качалар. Көнчыгыштан сары тәре походы әзерләү белән мәшгуль Елюй Даши, шул ызгыш-тотрыксызлыклардан файдаланып, 1131 елда Фирганәне басып ала, 1137 елда Елюй Даши Ходжент янында Сәмәрканд тәхетендә Арсланны алыштырган Мәхмүд ханны тар-мар итә. Бу төбәк ислам дөньясы шул яңа тәре явы куркынычы астында кала. Елюй Даши һөҗүмнәренә каршы, – бу төбәкләр «императоры» дияргә була, – сәлҗүкләр хакиме Сәнҗар, Харасаннан, Сеистанн, Газна, Мазандераннан ярдәмче гаскәрләр җыеп, йөз мең кешелек гаскәре белән Сырдәрья буена Елюй Дашига каршы килә. Елюй Даши ислам гаскәрен Сәмәрканд тарафына кысрыклый. 1141 елда Дәрһам елгасы буендагы хәлиткеч бәрелештә Сәнҗар гаскәренең өчтән бере кылычтан үткәрелеп тар-мар ителә. Сәнҗар үзе көчкә качып котыла. Хатыны, киңәшчеләре, гаскәр башлыклары әсиргә алына.
Л. Гумилёв сүзләренә караганда23, Елюй Дашиның бу уңышлары Карл Мартелл (Франция), Аурупага гарәпләрнең юлын бикләгән Лев Исавр I (Византия), Көнбатыш тәре явы каһарманы Готфрид Бульонский җиңүләреннән күпкә масштаблырак.
Амудәрьяга кадәрге җирләр – Төркестан һәм Мәварәэннәһер – кара-кытайлар хакимияте астында кала. Яңа төбәктәге (башлыча төрки) халыкларны несториан христианнар тирәсендә укмаштырып, төп ислам регионнарына, Харасан, Иран, гарәп илләре тарафына соңгы хәлиткеч яуга әзерлекләр башлана. Ислам дөньясы баш өстендә дәһшәтле хәвеф болыты куера. Шул шартларда Бохара суфилары башлыгы Әхмәд Ясәви бу яуга каршы берүзе диярлек, бергә-бер, яуга, көрәшкә чыгасы итә. Шул максат белән ватанына кайтып, Ясса шәһәрендә төпләнә24 һәм, күчмә төркиләрне барынта итеп, Елюй Дашиның яңа җиңүле явында катнашу теләгеннән айныту, бу тәре явыннан читләтү өчен колачлы идеологик көрәш башлап җибәрә һәм, күрәсең, хәлиткеч җиңүгә ирешә. Көнбатыш христианнары хыялый язмалар таратып («Көтүче поп патша Иоан», «Пресвитер Иоан») көткән тәре явы булмыйча кала, укмаша алмый, таркатыла.
Әхмәд Ясәви Төркестан күчмәчеләрен Елюй Даши кулыннан тартып ала, алар күңеленә ислам өчен көрәш рухын сеңдерә. Мондый көтелмәгән тирән каршылыклар кара-кытайлар дәүләтендәге башка каршылыкларны аякландыра, көчәйтә һәм зур явы гына түгел, кара-кытайлар дәүләте үзе дә таркала. Дала несторианнарына зур тәре походын Даланың ерак көнчыгыш чикләрендә, монгол христианнары арасында яңабаштан оештыра башлап, инде несторианнар «неверные тюрки» – «кяфер төркиләр» явы рәвешендә түгел, дәүләт, империя (Монгол, Чыңгыз империясе) рәвешендә оештырып, асыл максатларын пәрдәләндереп, хәрби-административ басым белән Төркестан һәм Кыпчак даласы төркиләрен үз яуларына укмаштырып, бу яуны, күпкә соңга калып, Чыңгыз, Бату яулары рәвешендә үткәрергә мәҗбүр булалар.
Сары тәре яуларын болай чәкәләштерүләрдә Әхмәд Ясәвинең һәм аның «Диване хикмәт»енең өлеше аз түгел. Ягъни Ә. Ясәви иҗаты – аның «Диване хикмәт»е – үз заманының иң олы тарихи тенденцияләре, тетрәнешләре белән тыгыз бәйләнештә формалаша. Шул тарихи өермәләнүләр документы, көчле поэтик авазы булып тора…
Икенче хикмәттә автор:
Сигеземдә (яшендә. – М. Г.) сигез яңдин юл ачылды.
«Хикмәт әйт!» – дип, башларыма нур сачылды, –
дип, сигез яшьтән шигырь яза башлаганын хәбәр итә. 114 нче хикмәттә «4400 хикмәт әйттем» дип белдерә. Е. Березиковта «кайбер чыганакларда хәтта 49900 хикмәт язган» дигән мәгълүмат барлыгы хәбәр ителә. «Диване хикмәт» азагында үзе 122 нче хикмәттә моннан да арттырып җибәрә: «Туксан тугыз мең хикмәт әйтеп дастан кылдым», – ди. (Бу, бәлки, хикмәтләрнең юл саныдыр?)
Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.