Kitabı oku: «Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими»
© Татарстан китап нәшрияты, 2014
© Гайнетдинов М. Г., 2014
* * *
Болгарлашу, исламлашу турында
«Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә…» дигәндәй, мөһим фактларны читкә куеп, сүзне «болгарлар»дан башлыйк әле. Үзгәртеп кору чоры үсеш алган көннәрдә булгандырмы бу, әллә 1991 елның совет режимы умыртка баганасын чытырдатып ваткан август көннәреннән соңмы, инде төгәл генә әйтү дә кыен. «Милләт» дигән сүзне әйтү түгел, ишетүдән дә калтырап, ул тирәдән тизрәк качарга өйрәтелгән татар халкы тормышында, ил йоклаган арада, бер төн эчендә формалашып, мәйданда ике «милли» игезәк – «милли үзәк» һәм «болгарчылар» милли хәрәкәте күренде. Ярсулар, гайрәтләр… Татарга тарих рөхсәт итмәгән бер рәвештә шаулыйлар. Күпләр: «Нәрсә бу?! Әллә мин, йоклап, искәрми калдым микән? Кайчандыр башка халыклар рәвешендә – җанлы кешеләр кыяфәтендә булган татарның кан тамырында җанлану хәрәкәте башланып китте микән?!» – диләр. Алай дисәң?.. Бар ярсулары, бар сүзләре, бар көчләре фәкать бер ноктага – татарның исемен каһәрләүгә, чирканып, нәфрәтләнеп, татарлыктан баш тартуга каратылган «болгарилар»га гына кара! Әнә бит, озын чиратларга басып, үзләренең «болгар» икәнлекләрен изһар итәргә ашыгучылары да – элек тә татарлыклары ташка үлчим генә булган, «майлы сөякләр кимерүче», номенклатура урындыкларына тырмашып утыру өметендә яшәүче «иптәшләр». «Яңа болгарилар» чынлыкта үзләренә охшаш бернинди кысаларга сыймас килбәтсез рәвешкә кертелгән «татарлыкка», ягъни үз татарлыкларына нәфрәтле мөнәсәбәтләрен күрсәтәләр. Аларның гиперболаштырылган бу театраль ярсулары, дәртләре «икенче күренешләр»ендә үк инде мондый кайнарлык, кыюлыкларның эчке ясалмалыгын бөтенләй яшерә алмыйлар. Ясалма тапкырлыклары аркалары ныклы «номенклатур» таянычка сөялгәнен күрсәтә. Эчке дәртсез ярсулары, салкын җанлы кайнарлыклары милли каһарманнар була белгән Баһаветдин һәм Гайнан Вәисев кебек «болгарилар»ның интуицияләренә тоташтыру, шартлау чигенә якынлаштырылган сәхнәләштерү генә. Шуңа да карамастан заманыбыз «болгарилар»ының (чынлыкта «болгавырлар»ының) мондый чыгышлары җансызландырылган татар тормышында гади кешегә, нинди дә булса хәрәкәткә очкынлану җемелдәве күрсәткәндәй кыланып, аларның игътибарларын читкә җәлеп итү, ниндидер хис кузгатып юату булып тора. Шундый тәэсир бүген инде хәтта яшь алмашлар – яңа буын күңеленә ниндидер «җанлылык», өмет чаткысы булып бәрелеп китә ала. Әмма «болгарилар»ның бу казаныш иллюзиясе аларның үз тырышлыклары уңышы гына түгел. Бүгенге «болгарилар»ның кешелек табигатенең асылы – характерлары, булдыклылыклары, тырышлыклары – мондый нәтиҗәлелек күрсәтергә сәләтле түгел. Хәрәкәтләренең йөкләмәсе – «йомышлары» – дәвамлылык, уңай нәтиҗәлелеккә каршы каратылган. Асылда, бу чыгышларның тирә-яктагыларга көчле тәэсир иткән («сокландыргыч») ул сыйфатлары – ягъни бөркәнчекләренең тышкы бизәкләре генә булып, алары да «хуҗалары»ның, ягъни заказчыларының күп гасырлар дәвамында «кул шомарту»дагы бай тәҗрибәсе нәтиҗәсе.
Бу эчке мәгънәсезлекнең нигезе – «болгарилар» хәрәкәтенең конкрет тарихи эчтәлексезлеге. Ул иҗтимагый-тарихи хәрәкәт түгел, башлыча вакытлы сәяси конъюнктурадан файдаланып, «җиңел кәсеп» ияләренең иҗтимагый хәрәкәттә, матур бизәкле бөркәнчекләргә, маскада, пәрдә артына яшеренеп, карьера ясарга кирәкле «ясалма дәрәҗә», «җиңел акча» табу хәрәкәте. Бу «болгарчылык»ны, алда күрербез, реаль болгарларның да Идел киңлекләрендә күренгән көннәреннән, 700 елларның беренче яртысыннан ук, тулы мәгънәсендәге хәрәкәт – төбәктәге җанлану дип булмый. Безнең хәзерге «болгарилар» ниндидер әкәмәтләр күрсәткәндәй итәләр. Ул атамасы белән генә «әкәмәтлеккә» аваздаш. Морад Мулла, Г. Утыз-Имәниләрне болардан аерып караганда, менә 1260–1270 еллар инде «болгарилык»ны чынлыкта (карга кебек) «кычкыра тик кар да кар» дияргә генә була. Безнең арадагы «болгарилар»ның кыланышы ул 1300 еллык «әкәмәтләре» сурәтен көзгедәгедәй төгәл чагылдыра. Аларның болай дау күтәрүләре, тавышланулары халык язмышы җитди тарихи кризис кичергән көннәрдә башлана һәм халыкны берләштерүгә, оештыруга түгел, киресенчә, бүлгәләүгә, илне көчсезләндерү, хәтта таркатуга юнәлтелә. Алар «болгарлык» өчен, күкрәк читлекләрен куптарып, М. Горькийның Данкосы кебек, йөрәкләрен факел итеп күтәрергә җыенгандай кыланалар. Бу «чәпчү» – нәрсәдер булдырырга каратылган җанлану түгел, кәмит, сәхнә уены – җәмәгатьчелекне чуалту белән бергә шунда ук нәтиҗәсез юкка чыга. Һәм бердәнбер максатка – татарны чуалтып, өркетеп какшатуга ирешеп тына. «Болгарилар»ның үз «болгарлык»ларына адресланган «реаль» тырышлыклары да шул ук ясалмалык чикләреннән үз халкына «хезмәтләре», «болгарлар»ны көчәйтүләре шундый ук «сәхнә чыгышлары» («казаныш» – берничәсенең демонстратив рәвештә, паспортларын алыштырып, яңа паспортларына үзләрен «болгар» милләтеннән дип яздырулары) белән чикләнә. Бу да, асылда, болгарларга көч өстим дип түгел, иләс-миләс татар гавамын саташтырып, болгавыр шау-шуны, ыгы-зыгыны көчәйтеп, үзләренең шул «болгарлашу» кармагына «балык» эләктерү максатында эшләнә. Шул бер үк гамәл: хәрәмләшү, алдашу-ялган.
«Болгарилар» демократик (гади хезмәт кешеләре) катлау вәкилләре түгел. Инде югарыда телгә алынган характерлауларда да күзгә ташлана югары катлау вәкилләре. Алай гына да түгел, үзләрен югары катлауның каймагы итеп күрсәтергә яраталар. Даулары да һәрчак хакимият уңайлыкларыннан читләтелгән аксөякләрнең оппозицияләре «привилегияләре өчен тузынулар» чикләреннән чыкмый. Һәммәсе диярлек затлы интеллектуаллар һәм каләм әһелләре. Үз заманы акыл ияләренең дә үтә киткән аристократлары. Әлбәттә, үзләренең нарцислык үлчәмнәренә караганда гына. Нарцислык – җүләрләрчә үз-үзләренә гашыйк җан ияләренең үз бәяләмәләре генә булган «затлылык»тан нинди «затлы нәтиҗә» көтәргә мөмкин?! Ул аларның якынына да килми. Әйтик, менә бер мең дә ничә йөз еллар инде алар күкрәк читлекләрен кубарырлык ярсу белән ниндидер болгар халкының шанын һәм актив эшчәнлеген күкләргә ашырырга теләгәндәй тырышалар. Бүген безнең арадагылары гына түгел, әйткәнебезчә, «ил агаларына» килешүсез оппозиция рәвешендә бер үк диярлек охшаш нәтиҗәләр күрсәтеп, ким дигәндә 1280 еллар буена «болгар» атамасын туглыйлар. Интеллектуаллар, каләм әһелләре. Ул «ниндидер» болгарларның кемнәр икәнен, аларның тарихын, һич югы, ниндидер какшамас нигезле фаразлар белән чынлап ачыкласак, алар үтә затлылыкларын «күп гөнаһлы» без татарлар белән чагыштыргысыз башкарак типта икәнен күрер идек. «Атлантида кешеләредәй югары цивилизацияле болгарларның» – үз бабаларының мәдәни-әдәби бай мирасын, берәмтекләп барлап, безнең көннәргә китереп җиткергәннәрме? Шул затлы болгарлар нәселе буларак, үзләре ул рухи байлыкны үстерүгә, бөтендөнья халкы булмаса, без «кыргый» татарларны шаккатырырлык берәр әсәр иҗат итә алганнары бармы? Юк. Тузан кадәр дә өлеш куша алганнары юк. Бичаралар үзләре мәдәният дигән нәрсә киртәсенең тышкы ягында яшәүчеләргә ошыйлар.
Шушы урында баш хәрефтән языла торган икенче бер «Болгарилар» турында һәм безнең заман «болгарилары»ның «хезмәтләре» хакында тагын бер мәртәбә ике искәрмә биреп үтү сорала. Урта гасырчылык чәчәк аткан көннәрдә, Х–ХIII гасырларда, Идел буе төркиләре арасында дөнья күләмендә дан казанган дистәләгән галим җитешеп чыккан. Алар Урта һәм Якын Көнчыгыш илләренә китеп танылалар. Үз туган җирләренең халыклары белән горурланып, ватаннары исемен үзләренә нисбә (псевдоним) итеп алалар һәм Көнчыгыш илләренә, исеме билгеле булган башкалалары атамасы буенча, үзләрен «Болгари» дип таныталар. Мәсәлән, мәшһүр солтан Мәхмүд Газнәви (967–1030) – остазы Әхмәд Болгари – XII йөздә, тарихчы Ягъкуб бин Ногман, Халид Болгарилар һәм соңгысының шәкерте Сөләйман Саксини – XIII йөздә, Таҗетдин һәм аның энесе Хәсән Болгарилар һ. б. шундый галимнәр. Әлеге «Болгарилар»ның хакимият, административ өстенлек дәгъвачылары «болгарилар» белән бернинди уртаклык-бердәмлекләре юк. Рәхимсез эзәрлекләнгән милли-азатлык хәрәкәтендә «болгари» атамасын пәрдә, калкан итеп файдаланган, Морад Мулла, Г. Утыз-Имәни, Вәисев кебек көрәшче «Болгарилар»ның да «феодаль кормление» өчен (карьера хакына даулашкан) бу атаманы «чыбыркы итеп болгаучы» «болгарилар» арасында бернинди уртаклык, бердәмлек юк.
Безнең көннәрдә, мөгез чыгарып, ниндидер булмаган «болгарилар» исеменнән ясалма гауга чыгарып, тарихны бимазалаучы «болгарилар», XVI гасыр шагыйре Мөхәммәдьяр традициясен яңартып (XVI йөз дәрәҗәсендә үк булмаса да), хәтта ниндидер каләм хезмәте күрсәтүгә ирештеләр. Юлдан яздырылган татарны «болгар» кармагына каптыру мөмкинлеген совет режимы башбаштаклыклары, ниһаять, аякландыра кебек дип уйлаганнар, күрәсең, булачак «болгарлык»ларының ниндидер (килбәтсез) идеологиясен әзерләү хәстәрен күрә башлыйлар. Традициясез, чыганаксыз рәвештә «болгар дастаннары», «Җәгъфәр тарихы», «Мөхәммәдьяр биографиясе», «Мөхәммәдьяр тарихы» кебек «борынгы» болгар фольклорын формалаштыра башлыйлар. «Беренче коймак төерле була» дигәндәй, һәрбер ясалма нәрсә кебек, бу фольклорлаштыру да «рациональләштерелгән» һәм әкиятләштерелгән булып чыга. Совет режимы үзе «фатиха» биргән эшкә Рәсәй дигән патшалыкта мөмкинлекләр чикләнмәгән. Татар тарихы турында («болгар» булмаган кешеләр язган) берәр брошюра чыгару мөмкинлекләре юк заманда Һ. Атласи татар тарихын рус чыганакларыннан борынгы татар язмалары белән сипләүне хәтерләткән типологиядә, димәк, фактлар ягыннан шактый эчтәлекле һәм мәгънәле хәлгә китерелгән. Р. Н. Безертиновның «Татары, тюрки – потрясатели вселенной», «История Великих империй» дигән өч томлы (!) тарих китабы басылып чыга… «Ите булмаганга үпкә дә тансык» диләр. Чын фольклор үрнәкләре сакланмаган икән, ерак гасырлар турында ялган-алдашудан сыгып ясалган фальсификацияләр дә файдалы булып күренә ала. Фольклор калыбындагы хыялый фараз макеты кимчелеклелегендә кебегрәк бер нәрсә булып күренә ала. Кыскасы, бөтенләй булмауга караганда, нәрсәнеңдер булуы, гәрчә ялган булса да, бушлыкны бераз пәрдәли ала. Боларның да барлыгы юклыктан, бушлыктан хәерле. Әмма аларны ниндидер өркеткеч күрсәткән нәрсә – саташуны хәтерләткән килешсез һәм үлчәүсез «болгар» дигән «бәйләнчек» (навязчивыйга әйләнгән) саташулары белән тәмсезләндерүдә. Барлык чамалардан узулары нәфрәт тудыра.
«Болгар» дип котырынулар үз халкы – татарга дошманлыкларын искәртүдән башка бернәрсә дә түгел. Моны болгарга артык бирелгәнлек, аны чиксез ярату нәтиҗәсе – чагылышы дип уйларга бернинди нигез юк. Яратсалар, һич югы, аны белергә, чын, реаль тарихын ачыкларга тырышырлар иде. Болар үзләре әвәләгән, фольклор чикләренә дә сыеша алмый торган буталчыклардан котылу зарурлыгын да сизмиләр. Булган кадәр тарихи хәрабәләрдән саташулы әкиятләштерү дөньясыннан чыгарга куркалар. «Болгарлар»ны, аның тарихи, фактик конкретлыгын шул «хәрабәләр» чикләрендә сакларга (яшерергә) мәш киләләр. Ә бит Идел-Чулман төбәге халкы тарихын гомуми күләмдә күз алларлык материал (хәтта Геродотлар заманнары ераклыкларына кадәр) тарихта бар.
Бу төбәк халкы 2500 еллар дәвамында, башлыча тарихның олы юлында, әмма һәрчакта диярлек күп этнослы (төрле халыкларны берләштергән) олы сәяси-административ берәмлекләр составына кереп яшәгән (кимирлар, скифлар, һуннар, Төрек каганаты, Хәзәр каганаты, Алтын Урда, Мәскәү патшалыгы, Рус империясе, СССР, Россия…). Бервакытта да бу берләшмәләрнең чикләнмәгән хокуклы хакимнәре Урта Иделнең бу халкы булмаган дияргә була. Дөрес, хуҗалык итү үзенчәлеге һәм икътисади яктан, бу бердәмлекләрнең яшәвендә бу ил зур роль уйнаган һәм ул бердәмлекләрдә (XVI гасырларга кадәр) әһәмиятле урын алып торган. Бу халыкның Геродот заманнарыннан тарихка керүе турындагы фикерне беренче рус тарихчысы В. Н. Татищев китабында күрергә мөмкин. Борынгы грек тарихчысы, Геродотның (б. э. к. 484 елларда туа) Көнчыгыш Европа халыклары турындагы мәгълүматларына тукталып, ул чордагы грекларның географик белемнәре (Ойкумена – дөньяның кеше яши торган өлеше) Иделнең көнбатыштан көнчыгышка таба ага торган җиргә кадәр генә җәелүен белеп була, ди. Аның ары ягы – адәм баласы яши алмый торган сихри дөнья, мәңгелек туңлык, суыклык илаһы Борей патшалыгы. Бу дөнья чигендә яшәүче халыкның исемен В. Н. Татищев рус теленә «плешеголовые» дип тәрҗемә итә һәм аларны хәзерге татарларның ерак бабалары дип билгели. Моны русларның үз заманындагы татарларны шул ук исем белән – «гололобыйлар» дип атаулары белән дәлилли. Ул халык яшәгән җирнең ары ягында сихри Рифей тавы урнашкан. Бу тауны Татищев Иделнең Түбән Новгородтан уң ягын җирле халыкның – татарларның да «Тау ягы» («Нагорная сторона») дип атаулары белән аңлата. Шуны греклар хыялларында Җир читендәге әкияти сихри тауга әйләндергәннәр, ди. Чөнки греклардан бер җан иясе дә бирегә аяк басмаган, алар аны күреп белмиләр. Грекларны бу якка үткәрмиләр, бу төбәкне аеруча нык саклыйлар. Моның сәбәбен урта гасыр тарихы буенча беләбез. Чөнки бу төбәк югарыда саналган барлык империяләрнең валюта базасы булган. Әлеге «плешеголовый»ларның ерак бабалары кайчандыр, кимирлар (киммирийцы) вакытындамы, алардан да элегрәкме, фин-угор кабиләләре составындамы килеп, төньяк урман (тайга) халыклары белән кызу сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырганнар. Ышанычлы, хәвефсез һәм күп мал күчерү мөмкинлеге биргән су юлы белән төньяк төбәкләргә авыл хуҗалыгы продукцияләрен, һөнәр кирәк-яракларын һәм цивилизацияле дәүләтләрдән алыштырып алган алтын-көмеш кебек затлы товарлар китереп, аларны кыйммәтле мехларга алыштырганнар. Дөнья базарында ул йомшак мех кыйммәтлектә алтын-көмешкә тиң дәрәҗәдә йөргән һәм иң үтемле, бәясен җуймас әйбер булган. Кимирлар, скифларның кабилә берләшмәләре, күрәсең, шул сәүдәне саклау, үстерүне үз канатлары астына алып, үз илләре хуҗалыгының мөһим һәм мул төшемле бер тармагына әйләндергәннәр. Титул хаким кабиләләр – дала халкы өчен ул мехны дәһшәттән дә куркынычрак урманнан чыгаруны (төньяк сәүдәсен) үз кәсепләренә әйләндерү уен хәтта күз алдына да китерә алмаганнар. Аны бу эшнең осталары – «гололобыйлар» кулында калдырганнар. Аларны яклаганнар, бу эшкә һәвәсләндергәннәр, яшәешләренә һәм кәсепләренә төрле уңайлыклар тудырганнар. Үз төбәкләрендә алар теләсә кайсы хаким кабилә заманында тулы иркенлек (автономия) белән файдаланганнар. Бу байлык чишмәсен сер итеп саклау зарурлыгыннан туган әкиятләрне, Төньяк мех сәүдәсе юлларының котылгысыз һәлакәтле куркыныч булуы турындагы мифларны Идел-Чулман буенда сәүдә итүчеләр, бу сәүдә юлының Дала һәм Якын Көнчыгыш илләренә чыгу юлларын үз кулларында тотучылар бөтен дөньяга җиткергәннәр. Шул рәвешчә аларның борынгы Грециядә таралган өлешләре турында Геродот китабында теркәлеп калган.
Гасырлар үтү белән, бу сәүдә дөньякүләм әһәмияткә ия булган Бөек Ефәк Юлы белән дә ярыша һәм иңгә-иң торып яши алырлык күренешкә әйләнә. Грек колонизацияләре, Искәндәр Зөлкарнәен, Бөек Рим республикасы һәм империяләре җиңүләре дә аның юлын буа алмый. Ягъни югары цивилизацияле, империякүләм сәүдәле, бөек сәүдәле титул халыклар да бу кәсепне үз һөнәренә әйләндергән халыкны бу «сәүдә ияреннән» чөеп төшерә алмыйлар. Сәүдәнең төньяк өлешен «эшләтүче» белгечләр бары тик алар гына. Ул халык, әйткәнебезчә, борынгы фин-угорлар күченеше вакытында ук бу якларга килеп чыга һәм әлеге һөнәрне ныклап үзләштерә. Әмма этник яктан «плешеголовыйлар» финнардан да, угорлардан да түгел, этник төркиләрдән. Димәк, фин-угорлар күченеше вакытында инде аларның бу хәрәкәтенең төрки элементлары да булган. Һәрхәлдә, Геродот вакытында инде алар Ойкумена чикләренә кертелә. Аларның әлеге сәүдә юлы серләрен саклауга каратылган борынгы мифлаштыру элементлары инде Геродот тарихында үз эзләрен искәртә. Әлбәттә, бу «плешеголовыйлар» – хәзерге «гололобыйлар»ның – татарларның – турыдан-туры ерак бабалары.
«Плешеголовыйлар» сәүдәсенең ул заманнардагы кайбер мөһим үзенчәлекләрен, мәсәлән, шул фактка карап билгеләп, күз алдына китереп була. Сасанидлар династиясе (б. э. к. 224–651 еллар) Иран ювелир сәнгатеннән безнең көннәргә рельефлы мифологик геройлар сюжеты вакыйгалары сурәтләнгән, саф көмештән коелган җиде-сигез зур поднос сакланып калган. Шуларның биш-алтысы археологик казынулар вакытында хәзерге Пермь өлкәсе территориясеннән табылган. Бәхәссез, болар йомшак мехка – затлы җәнлекләр тиресенә алыштырылган кыйммәтләр. Мех, бик күп вак тиреләрдән торган, кеше файдалана ала торган әйбер буларак, бернигә яраксыз алтынга караганда да кыйммәтле, ул заманнарның иң ышанычлы бәяле акчасы була. Әлеге көмеш тәлинкәләрне Идел буена китереп чыгарган вакыт (б. э. к. 224–651 еллар арасы), Аттила заманнары 430–450 еллардан да соң булмаган, күрәсең. Борынгы һуннар патшасы Аттиланың Көнбатыш Европага походы – гаскәр, сугыш чыгымнары хисапсыз күп акча сораган. Империя башлыгы, бу зур максатына ирешү өчен, күрәсең, сараендагы алтын-көмеш кебек затлы бизәнү әйберләрен кыйммәтле мехка алыштырырга мәҗбүр ителгән. Күренә ки, бу борынгы сәүдә төбәге һуннар, ягъни төрки кабиләләр берләшмәсе кебек империяләр икътисадында күренекле урын тоткан берләшмәне финанслап саклау һәм аның хәрби сәяси хәятында, союздаш, көрәштәш статусында диярлек яшәгән. Хәрби-сәяси актлар проектын үтәүне әзерләшү эшләре төбәкне (аның кәсебен) читләтеп үтмәгән. Чөнки аларның хуҗалык итү (сәүдә) эшчәнлегенең уңышы, хәвефсезлеге генә түгел, яшәеше дә (берләшмәнең чиксез киңлекләре аша үтү, товарның файдаланучылар кулына күчә торган базарга барып җитүе-сатылуы), кабиләләр берлеге титул халкы сәясәтенә һәм уңышларына бәйле булган. Бу шарт скифлар, һуннар чорында гына түгел, Төрек, Хәзәр каганатлары, Алтын Урда, Бөек Владимир һәм Мәскәү кенәзлекләре (Идел сәүдә юлының ике очы – Новгород-Газна базарларына чыгу) заманнарында да үз көчен саклаган.
Игътибарга алынырга тиешле икенче бер момент – Идел-Чулман төбәге сәүдәгәрләренең үз төбәкләреннән читтә дә мех сәүдәсендә катнашу (читтәге сәүдәне дә үз кулларында калдыру) мәсьәләсе. Алар товарларын Якын Көнчыгыш халык сәүдәгәрләре кулына гына тапшырганнармы, соңгы сатылу базарына кадәр үзләре дә барганнармы? Бу сәүдә юлында союздашлар тиңлек мөнәсәбәтләре урнаштырырга тырышканнар. Һәм ерак илләрдән (Якын Көнчыгыштан) урман халыкларын кызыктырган товарларны белгеч-кәсепчеләр сыйфатында барлап-эзләп, сатып алып кайту зарурлыгы, катгый рәвештә, «плешеголовыйлар» сәүдә вәкилләренең (сәүдәгәрләренең) үз кулларында тотуны мәҗбүр иткән. Борынгы греклар бу «серле сәүдә» дөньясына үткәрелмәү сәбәпле, Идел буйларына үзләре килеп җитә алмасалар да, «алтыннан кыйммәтле» мех хуҗалары, Урта диңгез, Шумер яклары сәүдә кагыйдәләре «либераллашу»дан файдаланып, Грециядә дә, Мисыр, Месопотамиядә дә үз кеше булып беткәннәр. Әмма ыруглык теземенең «хәрби-демократия» этабы кодексында әле ерак чит халыклар казанышына кушылу, үзләштерү программалаштырылмаган була.
440 еллар башында, Көнбатыш яуларын башлап җибәргәндә үк булмаса да, Дунай буйларына барып төпләнгәч, Аттила үзенең таяныч союздаш автономиясе һәм казна өчен мөһим финанс чыганагы булган биләмәсен – Идел-Чулман сәүдәгәрләре төбәген – империясенең «маялык дәүләтчелеге» (һуннар империясенең аерым ояга куелган орлык йомыркасы) итеп оештырып, аерымланган автономиягә әйләндергән һәм «искил» – «чик ил» дип атаганга охшый. Гарәп географлары бу төбәкне шул исем белән атап йөртә башлыйлар. Боларның тугрылыгын, ышанычлылыгын саклар өчен, Аттила үзенең титул күчмәнче халыгының – һуннарның да Җаек – Балхаш арасында күченеп йөргән бер өлешен шул ук исем белән әлеге сәүдәгәрләр иленә һәм халкына кушкан. «Искил» атамасының Кара диңгез буе далаларындагы титул халык скиф (Афина шәһәренең исеме госманлы төрекләрдә Атина дип аталган кебек) «эскид» исеменнән алынган булуы да мөмкин. Кайбер хезмәтләрдә Урта Идел төбәген – «Искилләр иле», халкын «искилләр», «чигилләр» дип язалар. Искил, чигил халкын Идел белән Балхаш арасында күченеп йөриләр дип аңлаталар. Бу күчмә искилләр Төрек каганаты (VI гасыр), Хәзәр каганаты (VII–IХ гасыр) вакытында Идел-Чулман «плешеголовыйлар»ы (зур автономияле сәүдәгәрләре белән) бер халык булып укмашкан дип расларга дәлилләр күренми. Ә Аттиланың сәяси-административ абруе һәм куәте бу ике төркемне, ягъни һуннар-искилләрне, озак елларга бер халык итеп укмаштыра алырлык традицияле иткәнгә охшый. Ике тараф та моны үзләре өчен мәҗбүри дип тапкан, аңа буйсынган, ул бердәмлекне халык, ил исеме итеп күп йөз еллар буена саклап йөртүгә ризалашкан.
Яңа меңьеллык – яңа эра – «плешеголовыйлар»ның Төньяк мех сәүдәсе монополиясенә җимергеч һәлакәтле кизәнүләр (норманнар, варяглар) чорын алып килә. Әле һуннар Идел, Дон, Днепр буйларына килеп чыкканчы ук, кайдандыр Балтыйк буйларыннан готлар дигән герман кабиләсе күтәрелеп, Кара диңгез ярларына, Дунай буйларына кадәр берләштереп, III гасырда остготлар (Көнчыгыш) дәүләтен мәйданга китерә. Күрәсең, бу остготлар дәүләте дә Идел мех сәүдәсенең аерылмас бер тармагы булып яшәгән. Киләчәктә Идел-Чулман төньяк сәүдәсен икенче планга сөрәчәк, «варяглардан грекларга су юлы» дип аталачак сәүдә юлын формалаштыру-җанландыру, актуальләштерү эше башланып китә. Әмма Көнчыгыштан һуннар ташкыны килеп чыгып, остготларның үзләрен Кара диңгез, Днепр буйларыннан Византиягә, Дунайдан ары якларга куып җибәрәләр. Һуннарны Венгрия киңлекләренә алып киткәндә, Аттила «мех-акча» ихтыяҗы чамасыз үскән, мөстәкыйль берәмлеккә әйләнү эзенә төшкән бу яңа су юлларына хуҗа булып, төньяк бүлегенә (Ильмен) – славяннарны, Дала (кыр) өлешенә поляннарны күчереп утыртып калдыра. Кыскасы, Аттиланы «Батый в квадрате» дип атарга мөмкин. Ул көнчыгыш Европаны гына түгел, аның Көнбатышын да (Герман, Франк, Британ, Пиреней (Вестгот, Вандал), Италия (Остгот, Лангобард) кабилә берләшмәләрен дә дәүләтчелеккә оештырышып йөри һәм үз илен – һуннар берләшмәләрен – дәүләтчелек, цивилизациялелек орлыгы итеп, бөтен Европа киңлекләренә сибеп-таратып калдыра.
Идел-Чулман буе искилләрен «болгар» исеменә күчүгә китергән илләренең болгарлар белән кыска вакытлы конгломераты, механик укмашуы, шул җирлектә Аттила хөкүмәтенең глобаль программаларын гамәлгә ашыру юлында башлана.
Көнбатышка яу планын әзерләгән вакытта ук, Аттиланың шул кампаниянең мөстәкыйль бер тармагы – «икенче фронты» итеп Кече Азиягә һәм Византия башкаласы юнәлешендә һөҗүмнәр – яу чабуларны оештыруы күз алдында тотыла. Бу һөҗүмнәрне оештыру хәзерге тарихта утигур, кутригур, акацир кебек кабиләләрдән укмашкан болгарлар дип аталачак төркемгә йөкләнгән булган, күрәсең. Һуннарның бу төркеме моңарчы да Урта Идел Төньяк сәүдәсенең Кара диңгез тармагы – диңгез, Кече Азия бүлентегендә ниндидер роль (кәрван сакчылары) уйнаган булулары мөмкин. Тарих китапларында, аеруча рус тарихчылары хезмәтләрендә (бәлки, ари кабиләләренә карата гына ниндидер мөһим чыгарма ясала торгандыр), борынгы халыклар күченүен «күчмәнчеләр» дигән аңсыз-белемсез «халык көтүе»нең мул сулы Идел буе, Кара диңгезнең төньяк киңлекләренә адашып басып кереп, җәннәттәгедәй гармонияне тупас рәвештә, варварларча бозу-туздыру кебегрәк аңлатыла.
Мәгълүм булганча, «аңлы яшәешкә» күчкән «кеше» дигән зат, кашык алып, алдындагы ашны табактан «чөмереп» авызына китерүне дә башта образлы итеп күңелдән башкаргандай була, шуннан соң гына ул хәрәкәтне тормышка ашыра. Илкүләм еракка күченүләр ул юлның каршылыкларын билгеләп, аларны җиңел үтү мөмкинлекләрен барлау, табу, планлаштырулардан соң гына булуы мөмкин. Мондый хисапсыз күп баскычлы, эпизодлы катлаулы вакыйгалар очраклы рәвештә күзе нәрсәгәдер төшеп, спонтан рәвештә, әзерлексез, ниндидер колачлы максатсыз барлыкка килә алмый… Легендар, эпик Иран-Туран сугышлары аша формалашкан бөек (халыкара) сәүдә – Ефәк Юлы формалашканнан соңгы Арал, Каспий, Кара диңгезнең төньяк ярларындагы олы күченүләрне, күрәсең, ялгышусыз, шул сәүдә юлының төньяк тармагын формалаштыру, саклау, җанландыру өчен көрәш эпизодлары дип билгеләп була. «Иран-Туран сугышлары»ның икенче – «реаль фронты». Әйтик, безнең эра башындагы аланнарның, хәзәр, савирларның (Идел-Кавказга кадәрге юлы) һуннар, аварлар, төркютлар, бәҗәнәкләр (печенеглар) тарафларына хәрәкәтләре, асылда, шул юлны эзгә салу, яклау, җанландыру тенденциясе басымы рәвешендә формалаша дип әйтергә була. Көнбатышка Ефәк Юлының төньяк тармагын формалаштыру, яклау, кабат-кабат җанландыру тенденциясе Алтай, Балхаш, Арал буе күчмәнчеләренең тарихта иррациональ дәһшәтле, килбәтсез вәхшилек узынуы-тузынуы дип билгеләнә торган ташкын булып Көнбатышка, чиксез ераклыкларга агылулары тарих дулкыны дип карала икән, кайбер халыкларның Каспий буе, Кара диңгез аша Кафказ арты, Иран, Кече Азия тарафына шундый ук һөҗүмле агымын Төньяк (мех) сәүдә юлы кузгаткан хәрәкәт дип билгели алабыз. Мондый хәрәкәтләр дә аз булмаган. Л. Гумилёвның «Тысячелетие вокруг Каспия» дигән китабында урын алган синхрон таблицага күз салыйк1. 50 нче еллар – аланнарның Көнчыгыш Европага күченүе; 70 нче еллар һәм 134 ел – аланнарның Мидиягә һәм Парфян (көньяк-көнчыгыш Каспий буена) яу чабуы, 131–140 еллар – хәзәрләр бабаларының Терекнең түбән агымы һәм Сулак буйларына күченүе; 151–160 елларда һуннарның бер өлеше Җаек-Идел буйларына күченүе; готларның Сканздан Висла буйларына күчүе; 191–200 еллар – хәзәрләр һәм барсилларның Кура елгасы ары ягына (Иранга) яу чабуы һәм аланнар тарафыннан тар-мар ителүләре; 220–230 еллар – Дон һәм Кубань елгалары арасында аланнар тәэсире көчсезләнеп, һуннарның көчлеләнүе; 261–270 еллар – Төньяк Кара диңгез буйларын биләгән готларның Кара диңгезнең көньягы һәм Эгей диңгезе буйларын талавы; 361–370 еллар – Кара диңгездән Балтыйкка, Дунайдан (Донга кадәр) готларның Германарих державасы; 370 еллар – һуннарның Германарих империясен тар-мар итүе; 377 ел – Паннониягә (Венгрия-Румыниягә), 381–390 елларда Грециягә һөҗүмнәре; 391–400 елларда һуннарның Сириягә, Месопотамиягә һөҗүмнәре, Византиядә готлар восстаниесен бастырулары.
160–170 елларда – славяннар турында беренче хәбәрләр, 411–420 елларда славяннарның скловеннар, антлар, венеялар исеме белән өч төркемгә бүленүләре. Әлбәттә, 160 елларга кадәр инде славян теле дә, ниндидер форматта кабиләләре дә булган. Әмма төркемнәр, хәрәкәтләр башында торган башка кавемнәргә кушылып, тарихи процессларда бернинди күренекле эшчәнлек күрсәтү белән аерымланмастан, «этник эретмә» хәлендә яшәгәннәр. Аерым каһарманнары кайсыдыр вакыйгаларда тырышлыклары белән ни дәрәҗәдәдер уңай нәтиҗәләр күрсәтсәләр дә, андый уңышлар шул процесс башында торган кавем исеменә язылган. Германарихлар, Аттилалар, Кубратлар, төрек, хәзәр каганатлары, аланнар, аварлар, хәтта бәҗәнәкләр, кыпчаклар заманында да Кара диңгез буе, Каспий алды далаларында славяннар төп кавемнәрдән булмаганнар. Соңрак чордагы кайбер вакыйгаларда аларның исемнәре алгы планда күренгәли башласа да, халыкларның бөек күченүләре вакытында үзләре аерымланып, «ил» (берләшмә) хәленә килеп, үз исемнәреннән яу чабуларын расларлык дәлилләр ул заманнар тарихында күренми. Ул чордагы берәр хәзәр каганының дипломатия шартларына яраша, кайбер һөҗүмнәрдә, үз исемнәрен күләгәдә калдырыр өчен, солых вакытларында Византия һ. б. күршеләр белән үзара кирәксез үпкәләшүләр тудырмас өчен, «тәртипкә буйсынмас», «бозгынчы» славяннар һөҗүме рәвешендә яулар оештыргалаган булуы бик мөмкин. Славян исеме әледән-әле телгә алынудан ул шартларда әле шундый нәтиҗә генә чыгарып була: гот, алан, авар, болгар, төрек, хәзәр каганатлары вакытындагы Кара диңгез буйларыннан славяннар һөҗүменең хәбәрләре, исемнәре телгә алына башлаган көннәрдән бу кабилә исеме әлеге «дипломатия» рәвешендә һәм максатында файдаланылган… Дөрес, күпмедер вакытлардан соң җанлана башлаган аерым кабиләләр арасында, сәүдә табышларыннан үзләрен өлешсез калдыруларына ризасызлык йөзеннән, бу тараф кабиләләренә күршеләрен һәм юлларындагы азгыннар төркемнәрен берләштереп, ризасызлык кузгату, солыхны бозу өчен генә яу чабулар да ишәйгәннән-ишәя барган. Титул кабиләләр кризис кичергән заманнарда (ә алар бик еш кабатланып торган) мондый провакацион яу чабулар тоташ күренешкә әйләнеп, алар турында материаллар төгәл сакланмау сәбәпле, бу ике төр яу чабуларны аерып билгеләү бик кыен. Чынлыкта андый аерып караулар хәзерге тарихта юк та. Ә бу кирәк, чөнки алар – икесе ике нәрсә. Андый провакацион максатлы яу чабулар, күрәсең, башкача, зур сәүдә юлларыннан читтәрәк була яки остготлар кебек читкәрәк кысып чыгарылган герман һәм славян кабиләләр тарафыннан оештырыла. Мәсәлән, варяглар, норманнар, Скандинавия, Балтыйк буе герман кабиләләренең диңгез һәм су юллары походлары активлашкан заманнарда, мех сәүдәсе үзәген («Биармия»не) табып, үз кулларына кертү омтылышлары да мифлаштырылган тарихта бар. Балтыйк диңгезе ягыннан да, Төньяк боз океаны ягыннан да, елгалар буена, урманлыклар (тайга) тирәнлекләренә үтеп, бу сәүдә үзәге турында хәбәрләр җыйганнар. Кола ярымутравы буенча Баренц диңгезеннән Ак диңгезгә үтеп кергәннәр. Җирле кабиләләрнең килешүсез каршылыгы шартларында, кырыс табигатьле, шомлы урманнар эченә йөз еллар буенча акрынлык белән тирәнгәрәк үтеп, Көньякка таба хәрәкәтләнгәннәр. Урман халыклары алар белән очрашулардан читләшкән. Ниндидер билгесез отрядлар искәртмәстән аларга һөҗүм ясап һәм болай да аз санлы отрядларын югалтуларга дучар итеп, калганнарын чигенергә мәҗбүр иткәннәр. Бәрелешләрдә әсир алынган, яраланып кулга төшкән сугышчылар, ихтимал, махсус аларга килеп «юл күрсәтүче» шымчылар («борынгы Иван Сусаниннар») Биармияне күктә очып күченеп йөри торган шаккатыргыч гүзәл сихри дөнья – «алтын иле» (Пермь «Эльдорадосы») итеп күрсәтә торган әкиятләр сөйләгәннәр.
Төньяк мех сәүдәсе магнатлары – Биармия «Уолл-стрит» «финансистлары» (бу «мул байлык» эзләүче башкисәрләрнең Биармияне эзләүдән күңелләрен суыту чарасын тапканнар, күрәсең) – Төньяк урманнары уртасында, ниндидер бер билгесез дәрья (елга) буенда, әкияттә генә булуы ихтимал гүзәл бер шәһәр төзеткәннәр. Ниһаять, армый-талмый эзләүчеләргә әлеге «Биармия»гә юл күрсәтүчеләр «табыла». Алар бу шәһәргә килеп җитәләр. Бәрелешләр башлап, «шәһәрне саклаучы» отрядны тар-мар итәләр, шәһәрне яулап алалар. Адәм заты күрмәгән әкияти шәһәр. Әлеге сакчы отрядтан исән калган җан иясе: «Әйе, бу – Бияр(мия) шәһәре», – дип раслый. Әмма бу шәһәрдә кеше яшәми, хәтта аның тирәсендәге иксез-чиксез мәйданда да бер җан иясе юк. Мех сатып алучылар, шунда тупланып, сәүдә мәйданын үзара бүлгәләп, сәүдәгә таралалар. Ә үзләре моннан иксез-чиксез еракларда – җылы Көньякта яшиләр. Анда халык хисапсыз күп, яхшы коралланган йөз меңләгән сугышчан гаскәрләре бар икән».
Аттила яулары турында риваятьләр әле телдән бөтенләй юкка чыкмаган заманнар. Алар үзләре андый зур гаскәрләр белән бәрелешерлек яу оештыра алмауларын бик яхшы беләләр. Азыклары бетә. Урманнарда яшәүче кешеләрне эзләргә кайсы якка гына отряд җибәрсәләр дә, үтеп булмаслык баткаклыкларга гына барып төртеләләр. Кайтып китүдән башка чара калмый. Кайтып, үзләренең гүзәл Биармия шәһәрен табуларын, әмма анда кеше яшәмәвен хәбәр итәләр. Икенче елны, махсус ышанычлы кешеләр җибәреп, боларның хәбәрен тикшертәләр. Әйе, барысы да «Биармияне ачучылар» сөйләгәнчә. Ул Биармиядә яшәргә «ачтан үлим» дисәң генә барырга мөмкин. Шуннан соң акрынлап норманнар, викингларның Биармияне эзләүләре туктала. Биармия турында тарихка менә шул хәбәрләр генә билгеле.